Логотип Казан Утлары
Роман

ТУКАЙ 

 

ӨЧЕНЧЕ ӨЛЕШ ҖАЕ К 
7 һәм шуннан сон Габдулла көн-төн бернәрсә белән хыялланып, кабынып йөрде: — Кайчан Йосыфтан хат килеп төшәр, кайчан ул аны Казанга чакырыр? Кайчан ул Казанга барып чыгар, алдынгы яшьләр яши торган Мөхәммәдиягә барып керер, андагы әдәбият түгәрәкләрендә, җилем басмалы газеталар чыгара торган яшерен оешмаларда болгана, кайный башлар? «Мәгариф»не Кәбир әфәнде янадан үз кулына алды һәм аны баштагы эзенә төшереп җибәрде. Газетаның сугышчан рухы бетте, анда мәдрәсәгә җәгърәфия һәм тарих исламия кертелү уңае белән бертуктаусыз шапырынулар, корьән тәфсире турындагы мәкаләләр, инде йөз тапкыр тугылган «гыйлем кирәклек» турында фәлсәфә сатулар китте. Ярулла үзенең урта юлдан шома гына бара торган фикерләрен бертөсле тонда озын һәм зарыктыргыч иттереп яза башлады. Габдулла бөтенләй язмас булды. Кәбир әфәнде аны чакырып үгетләп карады: — Габдулла әфәнде, мин сезне аңлыйм, сездә инкыйлап каны кайный, сез хәзерге тәртипне берьюлы сындырып, берьюлы яңаны менгезү теләге белән янасыз. Ә мин янмыйммыни? Мин кайнамыйммыни? Мин дә янам. Мин дә кайныйм. Ләкин миндә ул ялкынны урынында, вакытында кулланырга ярдәм итә торган тормыш тәҗрибәсе бар. Сездә ул юк һәм, әлбәттә, монда сез гаепле түгел, сезнең яшьлегегез гаепле. Сез миңа һәрвакыт Базаровны күрсәтәсез. Әйе, үзенең мөстәкыйльлеге белән ул минем дә мәхәббәтемне үзенә тарта. Безнең дә үз вакытында үз милли нигилистларыбыз булыр, инша алла! Ләкин аның язмышы нәрсә белән бетә? Вакытсыз сүнү белән... Ни өчен? Вакытыннан элек туган өчен, Габдулла әфәнде, вакытыннан элек туган өчен, ха-ха-ха-ха! Габдулла, кабынып, дулкынланып әйтте: — Билгеле бер идеал өчен көрәшеп тә, берәүгә дә билгесез булып үлү, ләкин баш имичә, үзеңнең горурлыгыңны үзең белән алып китү — бу никадәр гали, бөек... Бу, әлбәттә, исән калып, истибдад күләгәсенә яшеренеп яшәүгә караганда куп артык, күп артык. Браво, браво, Габдулла әфәнде, мин дә бу мәсьәләдә сезгә кушылам! Ләкин безнең көннәр алда әле...  
                     1 Ахыры. Башы 4—7 саннарда. 
23 
 
Ярый, алайса, сез бүген миңа нишләргә кушасыз? — Языгыз! Милли әдәбиятыбызның кирәклеге турында, милли сәнгатебезне тудыру турында... Габдулла андый мәкаләләрне язмады, бәлки Крылов мәсәлләрен тәрҗемә итәргә утырды. Читләтеп әйтелгән сүз, «эзоп теле» иң хәрәкәтчел, иң кирәкле корал иде хәзер, һәм мәсәлләр «Мәгариф»тә берәм-берәм чыга башладылар. Ләкин бу да Габдулланы канәгатьләндермәде. Йосыф киткәннән бирле ул үзен һаман ярдәмчесез, киңәшчесез кеше итеп хис итте, аның канаты каерылып калды. Дөрес, аның янына Гайниядән адашы килеп йөри иде әле. Ул Габдуллага берәр яңа чыккан китап алып килә һәм алар аны икәүләп, мавыгып укыйлар; Габдулла адашына Казанда Мөхәммәдиядә куелган спектакльләр турында сөйли, адашы аның белән кабынып китә һәм: — Эх, бездә дә шундый бернәрсә ясап аласы иде! — дип тирән сулап куя иде. Беркөнне алар «Бәхетле Мәрьям» китабын алып, үз яннарына тагын Мортаза һәм Каюм шәкертләрне кушып, «спектакль» ясадылар. Сәхнә- сез-нисез, бүлмә уртасына утырып һәрберсе үз рольләрен укыдылар алар. Шәкертләр, тирәләй тезелеп, моны бик кызыксынып карап утырдылар. Спектакльнең кызыгы бигрәк тә Габдулла ролендә булды. Ул, үз роленнән чыгып, бик күп яңа сүзләр кушып, авылның кара, фанатик мөдәррисе булып кыланды. Адашы аңа иярде һәм яңа фикерле мөгаллимне уйнап, иске мәдрәсәгә каршы каты-каты сүзләр әйтте. Тамашачылар гөр килеп кул чаптылар... Ләкин шушы спектакльдән соң Хәйруллин кинәт Мотыйгыягә йөрүдән туктап калды. Аннан соң моның сәбәбе мәгълүм булды. Гайниянең мөдәррисе үз шәкертенең чит мәдрәсәдә «спектакль» уйнавын һәм анда карт мөдәррисләргә каршы каты сүзләр әйтүен ишетеп, аны «авылына язып җибәрү һәм мәдрәсәдән куып чыгару» белән куркыткан һәм Мо- тыйгыяга йөрүдән катгый рәвештә тыйган булып чыкты. Габделвәли һаман да аның белән бергә шигырьләр укый һәм әдәбият турында мавыктыргыч әңгәмәләр алып бара. Ләкин татар тормышына, аның хәзерге көн тәртибендә торган бурычлары мәсьәләсенә килгәндә, Габделвәли көчсез һәм Габдулла үзен кызыктырган мәсьәләләрдә Вәлидән җавап ала алмый иде. Киресенчә, Габдулла соңгы вакыгта үзе Габделвәлине кызыксындыра башлады. Габделвәли аңардан рус әдәбияты турында бик күп нәрсә белде, рус әдәбияты аша руслар арасындагы азатлык хәрәкәте белән танышты. — Габдулла әфәнде, сез миңа ничек инкыйлапчы булырга кирәклекне өйрәткән китап табыгыз... — Турыдан-туры инкыйлапчы булырга өйрәткән китапны минем күргәнем юк, әфәндем! Ләкин алдынгы рус әдәбиятының һәр китабы инкыйлапчы булырга өйрәтә. Менә сез минем «Ник йоклыйсың мужик?» дигән шигырьне яраттыгыз. Ул уянырга чакыра торган шигырь. Мин аны рус шагыйре Кольцовтан икътибас итеп яздым. Ләкин нәрсә миңа моны язарга кушты? Обломов... Рус язучысы Гончаровның үз гомерен йоклап уздырган Обломов дигән герое белән танышу моны язарга мәҗбүр итте мине. Габдулланың бу фикере үзенең яңалыгы белән Габделвәлигә искиткеч тәэсир итте. Ул Габдулладан «Обломов»ның эчтәлеген сөйләп бирүне үтенде... Аннан соң беркөнне Габдулла иптәшен Сәфәргә алып барды. Сәфәр ул вакыт Мирхәйдәр абзыйның таныш механигы ярдәме белән сабын заводына урнашкан һәм вокзал янындагы бер саңгырау карчыкның өендә, аена өч тәңкә түләп, фатирда тора иде.  
24 
 
Габтмлла Сәфәрне Габделвәли белән таныштырды. Мөгамәләсе белән ачык ап-ак тешләрен күрсәтеп ягымлы елмая торган кунак егет Сәфәргә бик ошады. Аның политик эмигрант икәнен белеп алу Сәфәрне ана бигрәк тә якынайтты. Габдулланың, соравы буенча ул Гаоделвәлигә әлеге прокламацияне күрсәтте һәм аның эчтәлеген татарча аңлатып бирд<--ралП йөрәкле кешеләр язган моны,—диде Габделвәли. — Әмма кайда алар, бармы алар безнең Җаекта? Сәфәр «бар» да, «юк» та димәде, ул зарланып алып китте: — Эшче аз бит монда. Көч аз бит. Эх, хәзер Казан ничегрәк кайный торгандыр! Мин Питер белән Мәскәүле әйтмим дә инде. Бакчы, анда ниндирәк забастовкалар кабынып тора!.. Менә бу листовкалар бар да шуннан бит... Сәфәрдә булганнан соң Габдулланың Казанга китү теләге тагы да ныграк көчәйде. Ниһаять, Йосыфтан хат һәм аның белән бик күп яңа хәбәрләр килеп төште. «Казан кайный, — дип язылган иде Йосыфның хатында. — Мин тагын бик күп нәрсәләр белдем, бик күп хәлләргә төшендем, һәм үземнең Уральскидан китеп, монда килүемә чиктән тыш шат һәм бәхетлемен. Ләкин мин мондагы хәләхвәлне хатка яза алмыйм. Үзең килерсең, барын да күрерсең һәм хәйран калырсың. Тик хәзерге вакытта Казан мәдрәсәләрендә энә төртер урын юк. Менә яз көне шәкертләр таралыр, урыннар киңәер. Мәдрәсәләр ачылганчы кая да булса эшләп торырсың. Аның өчен мондагы мөмкинлек Җаектагыдан күбрәк. Ләкин хәзер килеп чыгуны мин иртәрәк дип уйлыйм...» — Бусы да «иртәрәк!» Юк! К чорту! Я хәзер, я бервакытта да түгел!— дип уйланды Габдулла һәм үгетләүләр, кыстаулар киртәсенә барып төртелмәс өчен Җаектан берәүгә дә әйтми шыпырт кына китеп барырга булды. Ләкин бернәрсә аны тукталып уйланырга мәҗбүр итте: ә ничек Мирхәйдәр абзыйларга әйтми китеп барырга? Ә Сәрвине ничек калдырырга? Ярый, ул Мирхәйдәр абзый белән барып саубуллашыр да, ә ничек Сәрви белән саубуллашыр? Бу кызны ул ничек шул көе генә калдырып китәр? Ниһаять, ул мондый фикергә килде: Сәрвине яраткан өчен дә, аңардан башка аның тормыш мәгънәсе җуелачак булганлыгы өчен дә аңа һичшиксез китәргә кирәк. Казанга барырга, җәмгыятьтә тиешле урын алырга, эшләргә, акча табарга һәм кайтып Сәрвине алып китәргә! — Шулай гына. Тик шулай гына! Ул елларны шәкертләр арзанга төшерер өчен һәм уңайлык өчен уртак аш пешерә торганнар иде. Өч-дүрт шәкерт һәркайсы икешәр-өчәр тиенгә чирек кадак чамасы ит сатып алып, аны җепкә бәйләп уртак чуенга я кастрюльгә пешерергә салалар һәм пешеп чыгу белән һәркайсы кастрюль тышында калдырылган үз җебеннән тотып, үз өлешен тартып чыгара иде. Бу уртак ашка кимендә һәр шәкерт биш тиен акча кертергә тиеш иде. Габдулла бу ашлардан баш тартты һәм ашка бирелә торгап биш тиенне аерым төенгә «юл акчасы» итеп җыйный башлады. Иптәше Габделвәлидән башка тагын ике кешегә ул үзенең серен ачты: Яруллага һәм апасы Газизәгә. Ярулла аңа бик кирәк вакытларда акча биреп торудан бервакытта да баш тартмады. Монда да ул аңа һичшиксез ярдәм итәргә булды. Апасы Газизә Габдулланың китәсеи ишеткәч, «мин тагын ялгыз каламмыни инде шулай?» дип елап алды. Аннан соң ул күзләренә тулышкан яшь аркылы аның керләрең юды, киемнәрен ямады, төймәләрен такты... «Капкага хәтле генә озатам» дип чыкты да, аерыла алмый, энесен мәдрәсәгә хәтле озата барды. Эиесе аның туган илен, яшьлеген,, йөрәгендәге иң кадерле истәлекләрен гәүдәләндереп торучы беодәибео туганы иде бит...  
25 
 
Иртәгә юлга чыгарга булып Габдулла дәү апасы һәм Мирхәйдәр абзыйлар белән күрешеп кайтыр өчен мәдрәсәдән чыгып китте. Дәү апасы урыныннан торып утырган, ләкин бик-бик бетеренгән, аның кыяфәте «мин инде барыбер озак яшәмәм» дип әйтеп тора иде. Габдулланың Казанга китү хәбәрен ул бик тыныч каршы алды. — Ходай тәгалә изге юл бирсен, балакай! Яңадан күрешә алмабыз инде, безне дә догаңнан ташлама! —диде. Мирхәйдәр абзыйларда Сәрви генә өйдә, ул курчак уйнагандагы кебек, алдына төрле төстәге корамалар җәеп, нидер тегеп утыра иде. Габдулла килеп керү белән ул тиз генә урыныннан кузгалып, алдындагы корамаларны сәкегә алып куйды, кайчысы идәнгә шалтырап төште, үзе гаепле генә каушап Габдулланы: — Әйдә, Габдулла абый, түрдән уз! —дип каршы алды. Габдулла күреште һәм аның салкын бармакларын үз кулына алу белән һаман шул бер уй аның исенә килеп төште: — Бу бармаклар да шулай әнисенеке кебек тырпаеп калырлар микәнни? — Әти, нигә килми икән, дип юксынып тора иде сине, Габдулла абый, — диде Сәрви. — Ә син?—дип сорыйсы килде Габдулланың, ләкин сорарга кыймады, шул ук сүзне ул икенче төрле итеп әйтте: — Ярый инде юксынучылар булгач... Сәрви шулай ук әйтергә теләгән сүзен әйтергә кыймаган кебек, кызарып аска карап куйды һәм шунда ук кинәт кузгалып: — Утыр, Габдулла абый, мин хәзер самовар куям, әтиләр дә кайтып җитәргә тиеш, — диде һәм самоварга барып тотынды. — Сәрви, алайса мин сиңа булышыйм, — дип Габдулла урыныннан кузгалды. — Юк, юк, Габдулла абый, кирәкми, күмергә буялырсың,—диде кыз куркып һәм самовар белән Габдулла арасына керебрәк. Габдулла җорланды: — Шәкерт күмергә буялырмын дип курка, ди, ә күмернең шәкерткә буялырмын дип коты оча, ди. Сәрви җиңел генә келтерәп көлеп куйды: — Нишләп шәкерткә буялырмын дип коты очсын инде күмернең? Син бигрәк, Габдулла абый. — Ничек коты очмасын? Син шәкертне мәдрәсә ашханәсендә күргәнең юк, Сәрви. Ул күмергә дә буялган, корымга да каралган, җитмәсә, өс-башы майга катып беткән, ә син минем күмергә буялуымнан куркасың. Курыкма, бир самоварны... Габдулла абыйсының каләм тотып кына язарга яратылган шәкерт бармакларын Сәрвинең бер дә генә кара эшкә тидертәсе килмәгән иде шул! Ләкин Габдулла үзе килеп, ирексезләп самоварга тотынгач, ихтыярсыз юл куярга мәҗбүр булды. — Юк, юк, Сәрви, икәүләп куйыйк дисәң, син әнә суын сал, калганын мин үзем эшләрмен. — И, Габдулла абый, бер дә яхшы түгел инде. — Яхшы гына түгел, Сәрвй, бик шәп барып чыкты әле бу. Безнең бер дә генә менә болай иркенләп сөйләшеп утырганыбыз юк иде бит әле синең белән. Самовар янында бергә кайнашу сылтавы Габдулланы һаман кыюландыра һәм сүзчәнләндерә барды. Әллә каян сүзләре табылды, әйткән бер сүзгә Сәрви матур гына кеткелдәп көлүе белән җавап бирә барды. Габдулла сүз арасын җыр белән дә җилемләп алды: Самавыр куйдым күмерсез, Кайнап чыгар күрерсез, ди,
26 
 
Ике матур бергә килсә, Аның берсе гомерсез, ди...   PJ нинди матур җырлар беләсең, Габдулла абый! Бер-икесен миңа да язып бирер идең... — Бирермен, бирермен, Сәрви. Мии аны сиңа хатка язып җибәрермен. _ Ничек инде ул, хатка? — И, әле аны әйтмәгәнмен, мин кптәм бит... Сәрвинең кашлары маңгаена күтәрелде: — Кая, Габдулла абый? — Казанга... — Озаккамы? — Бәлки бөтенләйгә... Сәрви ни әйтергә белмәде. Самовар янында чүгәләп утырган җиреннән эшен онытып, башын боек кына бер якка салган килеш, кулындагы чыра пычагының очы белән идәнне чокырга тотынды. Сүз Тыйды. Габдулла аны яңадан ялгап алып китәргә теләде. — Я, Сәрви, әйт инде берәр сүз. Сәрви дәшмәде. — Әллә мин сине ачуландырдым инде? Габдулла иелебрәк Сәрвинең күзенә карарга тырышты. Сәрви кииәт икенче якка борылды һәм битен кулы белән каплады. Габдулланың аңында яшен чаткысы кебек бернәрсә чагылып үтте, һәм ул аның яктысында бернәрсәне сизеп, шәйләп өлгерде: аның Җаек- тан китүе Сәрви өчен барыбер түгел икән. Сәрви аны җибәрәсе килми икән! Бу Габдулланың йөрәген кызга иксез-чиксез рәхмәт тойгысы белән тутырды һәм ул моны ничек кенә булса да кызга белдерергә тиеш тапты. Мөмкин булса ул хәзер менә шунда, кызның аякларына егылып «рәхмәт сиңа моның өчен, рәхмәт сиңа!» дип әйтер иде. Ләкин ул андый хәрәкәт белән кызны сискәндерүеннән курыкты. — Сәрви, мин китеп озак тора алмам... Барыбер... сезне сагынып кайтып килермен... Миңа үземә дә сездән башка... менә синнән башка күңелсез булыр... — диде ул. Сәрви дәшмәде. Габдулла, аны көлдереп, күңелен ачарга уйлады, һәм үзенең кайчандыр аңа бүләк алып килүен һәм бирә алмый, кире алып китүен сөйләп көлдерәсе килде. Ул кесәсенә салып алып килгән әлеге муенсаны алып, Сәрвигә сузды- — Сәрви, менә мин моны сиңа кечкенә генә бүләк итеп алып килгән идем. Сәрви борылып карады һәм муенсаны күреп, аның күзләрендә кызларга хас кызыгу, соклану уты кабынып куйды. Ләкин ул бүләкне алмый, борылып, кире элекке хәленә кайтып утырды. — Кирәкми миңа бүләк, Габдулла абый. Мин... оин.. үзең киткәч, нәрсәгә ул миңа? —диде Сәрви һәм тыенкы гына үксеп елап җибәрде. Габдулла шунда ук Сәрви янына килеп чүгәләп утырды һәм, борчылып, аның җиңенә тотынды: — Куй, Сәрви, борчылма, бетсен,— дип юатырга тотынды ул.— Синең күз яшең әллә ничек минем йөрәгемә килеп тия. Бик каты килеп тия. Я инде, бетсен. Беттеме? Габдулла, иелеп, Сәрвинең күзләренә карады. Сәрви кулы белән күзләрен каплады. Габдулла аның бармаклары аша яшь аркылы елмайган күзләрне күреп алды һәм рәхәтләнеп көлеп куйды. — Котны очырдың, малай, мин кызларның яшеннән бик-бик куркам бит... — И, аларның яше, Габдулла абый!—диде Сәрви һәм самовар исеңә төшеп, шакмак ярырга тотынды. — Аларның яше кояш чыккандагы чык кебек оча да бетә. Менә мин ирләр елавыннан куркам...  
27 
 
Ә син аны күргәнең бармы? Бар. Бервакыт минем абый кайтып елады. Тимерша абый... — Нигә? Сәрви, кызларча беркатлы һәм бик сөйкемле итеп абыйсының мастерскойдан хаксызга куылуын, абыйсының дәшмәүчән табигате белән моңа каршы тора алмавын һәм бер сүз дә әйтә алмагач, үзенең эченә тулган әрнүен күз яше белән аңлатуын сөйләп бирде. Г абдулла аның ни сөйләгәнен тыңламый, кызның «аннан соң, аннан соң...» дип сөйләү рәвешен, аның шул вакыт күзләрендә абыйсын кызганудан туган матур моңсулыкны күзәтеп, сокланып торды һәм уйланды: — Карале син, бу фирештә үз матурлыгын үзе белми бит... Сәрви, сөйли-сөйли, самовар янындагы шакмакларны чыра пычагы белән уртага яргалый иде. Бер шакмакны ул яра алмый торганда, Габдулла: — Сәрви, бир, мин ярып бирим, — дип аның кулына тотынды. Сәрви пычакны бирмәде. Бер минутка Сәрвинең кулы Габдулла кулы эчендә калды. Гаҗәп! Бая гына суп-суык кул хәзер ут кебек кызган. Ул аны Габдулла абыйсының кулыннан көлә-көлә тартып алырга тели, ә Габдулла аны җибәрә алмый: аның үз кулы кызның кулына бәйләп куйган кебек... Тартып алыр хәл дә, тәкать тә юк... Мөмкин булса, Габдулла Сәрвинең кулларын шул көе тоткан хәлдә ташка әверелер иде! Михайлов- скийда магазин тәрәзәсе төбендә ул шулай, берберсенең кулларына тотынышып, таш булып каткан ике курчакны күргәне бар. Ниһаять, Сәрви кулын тартып алды. — Синең кулларың нинди эссе,— диде Габдулла.— Син авырмыйсыңмы, Сәрви? — Синең дә кулларың эссе, Габдулла абый! Беләсеңме нигә? Өебез бик эссе. Безнең әти өйне эссе итеп яктыра. Туктале, ишекне бераз кысып куйыйм... Сәрви сикереп торды һәм барып ишекне кысып кына ачып куйды. — Әниең кайтып керсә, кирәгебезне бирер. Былтыр мин сезгә беренче тапкыр килгәндә, аның беренче сүзе миңа: «ишекне ныграк ябып кер» дигән сүз булды. Сәрви кычкырып көлде. — Безнең әни кирәк булса да, булмаса да сукранырга ярата инде. Син курыкма, Габдулла абый, без аны әни кайтканчы ябарбыз... Сәрви ишеккә торып киткән арада Габдулла идәндәге вак кына шакмакларны алды да, аларны «биш таш» уйнагансыман сибеп җибәрде. — Әллә биш таш уйный беләсеңме, Габдулла абый? — Сәрви, минем белмәгән уеным юк. Әйдә, уйныйбызмы? — Әйдә!—диде Сәрви, балаларча беркатлы итеп һәм самовар янына килеп утырды. Алар «биш таш» уйный башладылар. Сәрви Габдулланың «биш ташны» чәчеп, һәм аларны, берәм-берәм чөеп икенче кулының идәнгә бастырылган бармаклары аша оста чыгаруын күреп исе китте. — Габдулла абый, каян син болай өйрәндең? — Аннушка өйрәтте мине. — Кем, кем? Аннушка? Сәрвинең йөзендәге елмаю кинәт сүнде. Ул бик җитди итеп Габдуллага карады. — Әйе... Ул мин кечкенә чакта, Казанда, Яңа бистәдә... Сәрви берьюлы тынычланды һәм, берни дә булмаган кебек, шакмакларын чөяргә тотынды. Сәрвинең Аннушка белән болай җитди кызыксынуы Габдуллада рәхәт бер гаҗәпсенү тудырды. Сәрвинең көнләп соравы аның егетлек горурлыгын китерде, шул ук вакыт бу аны Сәрвигә тагы да ныграк бәй
28 
 
ләче Аның башыннан: «Минем мондый бәхетле минутларым булганы бар идеме?» — дигән сорау һәм шунда ук «юк иде, юк иде.». — дигән җавап чагылып үтте. Моңарчы бит ул кешеләрне сөю бары аның үз өлеше генә дип унлап йөри һәм чит кешеләрдән, туган булмаган кешеләрдән берәүнең дә аны сөю .мөмкинлеген күз алдына китерә алмын иде. Якты минутлар... Алар елт-елт итеп үтеп киткәләделәр. Шул ук Сәрви белән үткән җәйне су юлында очрашу соң! Дөрес, андагы очрашу бер-ике сүз белән генә бетте- — .Мин кайтканчы китмә, Габдулла абый,—диде Сәрви. — Ярый, Сәрви, син кайтканны көтәрмен,—диде Габдулла. Аннан алар аерылыштылар. Ләкин Габдулла ул очрашуны үзенең хыялында күпме баетты. Имеш, ул очрашу аның белән генә бетмәгән, юк, юк! Габдулла шунда Сәрвине су буена хәтле озата барган. Менә Сәрви басмага басып кер чайкый башлаган. Габдулла аңа булышкан булып, аңа су чәчрәткән... Сәрви дә аңа су чәчрәтү белән җавап биргән... Габдулла аңа: Су буена барма, җаныем, Су чәчерәр битеңә, — дип җырлаган. Сәрви дә аңа җыр белән җавап биргән. Аннан соң керләрне чайкап бетергәч, Габдулла аларны кәрзингә тутырып, ярга менгезеп куйган. — Сәрви, бир көянтәңне. Үзем генә алып кайтып куйыйм,— дигән ул. — Юк,— дигән Сәрви һәм көянтәсен тотып йөгереп киткән. Габдулла аның артыннан! Су буенда Сәрвинең көмеш кебек саф көлүе бертуктаусыз яңгырап торган... Габдулла Сәрви белән самовар янында «биш таш» уйнап утыра. Аңа хәзер бу чынлык аның әлеге су буе хыялыннан да көчлерәк һәм татлырак. Менә бу мунча өйдә, самовар янында, ул үзен су буенда гына түгел, икәүдән икәү әллә кайларда, әкияттәгесыман сихерле урманнар һәм болыннар буйлап гизгән кебек тоя... Казанга китәргә җыенулары да, төянеп әзерләп куйган сандыгы да, Йосыфның хаты да, берсе дә аның исендә юк... — Кайсы кулы корган ишекне ачып калдырды болай? Кемнең кулы артына җитми йөри? — дип сукрана-сукрана Миңниса апа кайтып керде. Сәрви дә, Габдулла да үзләренең бәхетле ялгызлыклары белән онытылып, ишек ябуны исләреннән чыгарганнар! Нигә, була бирсен! Бер- берсен ярата торган кешеләрнең бәхете янында әниләрнең, әбиләрнең сукрануы нәрсә ул! Киресенчә, Сәрви дә, Габдулла да карчыкны кочаклап аласылары, аны тотып зыр-зыр әйләндерәселәре һәм «ачуланма инде, әни! Я, бетсен инде, Миңниса апа!» дип үбеп аласылары килә! Миңниса апа артыннан ук Мирхәйдәр абзый кайтып керде һәм аның борчулы кыяфәте Габдулланы мәхәббәт исереклегеннән берьюлы айнытып җибәрде. — Ә, кунак бар икән,— диде Мирхәйдәр абзый һәм Габдулланы күрү шатлыгы аның борчылуын баса төшкәндәй булды. — Кәефләрең ничек, Мирхәйдәр абзый?—дип Габдулла аның борчылып кайтуының мәгънәсен беләсе килде. — Кәефләрне үзең дә беләсеңдер инде, ишетеп килгәнсеңдер,— диде, табышмак кебек итеп Мирхәйдәр абзый. — Юк,—диде сагая төшеп, Габдулла.—Нәрсә бар, Мирхәйдәр абзый? — Сон, япон сугыш башлаган бит безгә каршы, нәләт суккыры! — диде Мирхәйдәр абзый һәм бүреген салып, сәкегә ыргытып бәрде. 
29 
 
Сигезенче бүлек 

«Сугыш» дигән хәбәр йөрәкләрне кисеп үтте. Нинди сугыш, кем белән сугыш икәнлеге билгеле булып өлгермәде, пәркем үзенең якыны, туганы, ире, атасы турында уйлап алды. Ирләр борчылдылар, хатыннар еларга тотындылар. Кешеләр каядыр йөгерделәр, нәрсәдер эшләп өлгерергә ашыктылар. Михайловский буйлап газета сатучы малайлар бер яктан бер якка чаптылар һәм, әйтерсең, ниндидер шатлык хәбәр иткән кебек күтәренке тавыш белән кычкырдылар: — Япония белән сугыш! Япония белән сугыш! Порт-Артурны тупка тоту! «Паллада» крейсерын батыру!.. Урамда атлы казачийлар үзләренең знамялары белән күренделәр, алар алдындагы җиз трубалар ниндидер сугышчан маршлар уйнадылар. Шәһәрнең икенче ягында икенче бер оркестр «Боже, царя храии»ны уйнады. Урамга зур тәреләр күтәреп, көмеш чәчаклы әллә нинди киң киемнәр кигән поплар чыктылар, аларга әллә ничаклы кеше иярде... Мөселманнарның корбан гаете шушы көннәргә туры килде. Таш мәчеттә гает намазыннан соң Рәкыйп мулла Тулбаев «Падишаһе әгъзам император Николай хәзрәтләре һәм аның гали хандай гаиләсе» сәламәтлегенә дога укыды. Аннан соң казачийлардан Шакир Габдүшев дигән нугай татары чыгып, халыкны падиша гаскәренә ярдәм итәргә, «Кызыл тәре» оешмасына акча җыеп тапшырырга чакырды... Бәйрәм — бәйрәм булмады. Бәйрәмнәрдәге кебек аз булса да күңел ачып, елмаеп утыру урынына бик күп семьяларда, елаша-елаша, хатыннар ирләрен, балалар аталарын, карчыклар балаларын сугышка озаттылар. Халык сугышка «яшьләрне кырырлар инде» дип көткән иде. Ләкин яшьләрне калдырып, «запаснойларны» җыйдылар. Урамда козырексыз кокардалы фуражка һәм соры шинель киеп, киң каеш буып алган көрәк сакаллы кешеләр күренделәр. — Баласы-ние юк яшьләрне калдырып, олы яшьтәгеләрне җыймаса, ятимнәр әзрәк калыр дип курыктылар микәнни, башлары йөзтүбән кил- герләре! — дип карганды карт-коры. Вокзалда хатыннар үзләренең көрәк сакаллы ирләрен озатып, өч-дүрт баласын кочаклаган килеш боегып калдылар... Аннан бар да тынды. Җаек элеккедән дә боеграк, дөмегеп яши башлады. Тик фронтка китә торган атлы казачийларның җырлары гына ара-тирә шәһәрнең тынлыгын бозгалады. Габдулла Казанга китмәде. Бу сугыш аңа аның бәхетен буарга үрмәләп килә торган үрмәкүчсыман бер хәшәрәт булып күренде. Менә, менә, ул үрмәләп Җаекка килә, һәм кешеләрне берәм-берәм үзенең йонтач тәпиләре астында сыта, изә, менә ул Сәрвигә килеп җитә... Юк! Габдулла Җаекта калырга тиеш һәм бөтен көчен куеп, бердәнбер бәхетен — Сәрвине сакларга тиеш! Үзенең китми калуын ул шулай аклады, һәм бу сылтауның килеп чыгуына кинәнеп куйды. Ә эшнең дөресенә килгәндә, ул инде бу мәсьәләне үзе дә сизмәстән, бер көн Сәрви белән самовар янында шакмак уйнап утырганда ук хәл иткән иде. Сугыш бу мәсьәләне тизрәк чишәргә бер сылтау гына булды. Ниһаять, Габдулла Кырлайдагы Фазылның сабан туенда Галимҗанны җиргә күтәреп салганда каян көч алганын, Гөләнвәрнең Фазылга хат яздырганда ии өчен яңа күлмәкләрен киенеп, бизәнеп утыруының мәгънәсен төшенде. Ул хәзер үзе сөя иде. Сәрви яныннан кайткан көнне кичен ул юрган астына кереп яткач, Сәрвинең аны яратуы турында уйлап, шуның бәхетеннән күңеле нечкә
30 
 
реп китте. Ул хәзер Сәрвидән аерылуны берничек тә күз алдына китерә алмый иде. Ничек, ничек сон, ул Казанга кйтеп барырга җыенган? Ничек ул моны күз алдына китерә алган? Аерылу менә хәзер коточкыч нәрсә булыр иде! һәм ул үзен Сәрви белән аерылышкан хис итеп, үзен һәм Сәрвине аяп елап җибәрде. Мендәрен күз яше белән шулкадәр чылаткан иде ки, аңа йоклар алдыннан мендәрнең икенче ягын әйләндереп ятарга туры килде. Габдулла моңарчы Мирхәйдәр абзыйларга сирәкләп кенә барып чыга торган иде. Хәзер аның аларга бармый торырга тәкате калмады. Алгы җомгада ук дәресләрдән бушау белән ул Мирхәйдәр абзыйларга китте. Мирхәйдәр абзыйлардагы хәл бер атна эчендә танымаслык булып үзгәргән иде. Өй эче шыгрым бала-чага белән тулган, Нәгыйм абзый шинель киеп, каеш буып алган да, фуражкасың салып, түбәтәйчәң генә утыра. Хатыны Майсафа, кечкенә, какча гәүдәле хатын, балаларын кочаклап, чаршауга төреп бәйләгән зур төен өстенә утырган да, алдында берни дә күрми, күзләрен әллә кая еракларга текәп тынган. Аның алдындагы балаларының күзләре шинель киеп алган аталарына юнәлгәннәр. .Мирхәйдәр абзый тезләренә терсәкләре белән таянып, идәнгә карап, Миңниса апа, Сәрви һәм Рәүф сәкедә уйга калып утыралар... Алар арасында Тимерша гына юк, ул эштә... Габдулланың килеп керүе дә өйдә элекке кебек җанлылык тудырмады. Тик Мирхәйдәр абзый гына башын күтәреп: — Әйдүк, Габдулла дус, — дип дәште һәм сәкедән урын күрсәтте.— Утыр менә шунда кереп... Нәгыйм абзый Габдулла килеп керү белән өзелеп калган сүзен әкрен генә дәвам иттерде: — Күрәсене күрми, гүргә кереп булмый... Бер без генә түгел, бөтен ил белән, әйе... һәркем үз әтичествасын сакларга тиеш. Безнең присяга бар. Как же! Нәчәльство әйтә: озакка бармас бу сугыш, озакламый җиңеп кайтып килербез, ди. Менә тик бабай белән әбигә, Тимершага авырлыгы... Балаларның өс-башын рәтләдем инде рәтләвен. Киләсе елгача ялан өс йөрмәсләр. Тик менә ашарларына азык калдырып булмады. Алай бик авырга килерлек булса, кәҗәне, кош-кортны суегыз, жәлләмәгез. Баш исән булса, мал табылыр. Я, бер дога кылыйк! Ишалунга соңга калуым бар... Мирхәйдәр абзый, торып, шүрлектән түбәтәен алып киде һәм, утырып, һәммәсе белән бергә кул күтәреп дога кылды. Аннан соң бар да кузгалыштылар. Өйдән мәет чыгаргандагы кебек, балалар һәм хатын- кыз лышык-пышык елаша башладылар. Күзенә яшь тулган, әмма аиы тыеп калыр өчен иренен тешләгән Сәрвине юату теләге белән Габдулла аңа дәшмәкче булган иде, ләкин үзенең тавышы, чыга алмый, тамагында кысылып калды. Ул үзе бу озату белән әсәрләнеп калган иде. Нәгыйм абзый япон сугышына китеп барды... 
2 Әрнеп елау, эчке өзелү белән сулыгулар Габдулланың колагыннан китмәде. Алар төрле яктан ишетелә торган елаулар, сыкранулар белән кушылдылар. Сугышта үлгән кешеләрнең хәбәрләре килә башлады. Ятим калган семьяларның кайгысына әле үлем хәбәре килмәгән семьялар иярделәр: — Илаһи, безнеке дә үлсә нишләрбез? Ә Җаек бит ул диңгездән бер тамчы. Димәк, бөтен Рәчәй менә шулай ыңгыраша? Димәк, бөтен диңгез ярсуына түзә алмый үкерә. Шул гына җитмәгән иде! Кая бара бу тормыш? Тагын ниләр көтә бичара кешеләрне?. 
31 
 
Башында туган бу каһәр суккан сорауларга җавап эзләп, Габдулла рус газеталарына ташланды. Ләкин «Уральский дневник» газетасындагы японнарның бер-бер артлы безнең позицияләрне биләү хәбәре, шулай да боларны вакытлы стратегик чигенү, дип аңлаткан, «японнарны без барыбер җиңәрбез!» дип мактанган ялган патриотлык шапырынулары Габдулланы канәгатьләндермәде. Тик кечкенә хәрефләр белән җыелган «Герой татар» дигән нәни генә хәбәргә тукталып, ул бераз уйланып торды. Анда ниндидер Габделхап(?) Мамии дигән рядовой солдатның фронтта күкрәгенә пуля үтеп керүе, госпитальдән аны өенә кайтарып җибәрергә булгач, солдатның аны кире кагуы һәм яңадан үзен Порт-Артурга җибәрүләрен соравы турында язылган иде. — Молодец!—дип горурланып куйды Габдулла. — Сынатмаган бит татар исемен. Ләкин нигә ул Габделхап? Габделхак булырга тиеш. Бу газеталар һәрвакыт татарча исемнәрне бозып басалар... Габдулла үзен борчыган сорауларга җавап таба алмый аптырап йөргән көннәрнең берсендә мәдрәсә тормышында булып алган бер вакыйга яшен чаткысы кебек хакыйкатьнең бер өлешен шактый ачык чагылдырып ташлады. «Биш кунак» 2 көннәре узып, язгы җылылар башланган иде. Базар көнне казах шәкерте Иргалине башы-күзе канга тузган хәлдә мәдрәсәгә алып кайттылар. Бөтен мәдрәсә аякка басты. Мондый хәлнең моңарчы булганы юк иде. Иргалине арбасына утыртып китерүче бер казачий урыс эшне болай аңлатты: — Бу егет гаепле түгел. Үрәтник үзе гаепле монда. Мин аңлатып бирим. Станицадан килгән безнең бер казачий, атын урамдагы баганага бәйләп, харчевняга кергән. Ну, атын чишеп алып киткәннәр. Җаекта була торган хәл. Тавыш купкан: кем алып киткән дә кем алып киткән? Ну, ат карагы расписка калдырмаган, монда үрәтник эшне аерып, аңлатып бирергә тиеш. Шуның өчен ул үрәтник. Ну ул каракны эзләп, тикшереп азапланасы килмәгән, үзенә эшне җиңеләйтер өчен тоткан да, казачийларның колагына пышылдаган: дескать кыргызлар эше бу... Киткән дөмбәсләшү казачийлар белән кыргызлар арасында. Ну кыргызларны кысрыклый башлаганнар. Бу егет яклап чыккан үзенең якташларын. Моның өстенә ябырылганнар тегеләр. Бу егетнең энә очы хәтле дә гаебе юк. Мин кыргызларны беләм. Алар белән бергә, мин Себердә эшләп йөрдем. Да, горячий халык, но честный халык. Алар минем үземне бервакыт үлемнән алып калдылар... Иргали шуннан соң бер ай авырып ятты. Шул вакыт эчендә аның янына мәдрәсәдә моңарчы күрелмәгән ят казахлардан берничә кеше килеп китте. Алар егеттән сорашып, базар вакыйгасын бәйнә-бәйнә язып алдылар һәм аңардан ниндидер кәгазьләргә кул куйдырдылар. Бервакыт мәһабәт кыяфәтле, яхшы гына киенгән бер казах беләк студент формасы кигән яшьрәк, үткен күзле, тулы гына битле бер казах егете килеп керделәр. Алар сәкедә яткан Иргалинең янына утырып, аңа төрле сораулар бирделәр һәм үзара нидер киңәштеләр. Аннан ниндидер мәсьәләдә алар арасында килешмәү килеп чыкты. Алар мөмкин хәтле шыпырт сөйләшергә тырышсалар да Габдулланың урыны Иргалинеке белән янәшә булганга чыбылдык аша һәммәсе аермачык ишетелеп торды. — Юк, юк алай түгел, Исагулов, — диде өлкән казах. — Син рус мәктәбендә укыган кеше, син казахның тарихи тенденциясен, аның
                     2 Казахларда «биш кунак» дип сонга калган язгы суыкларга әйтәләр. Бу турыда аларның шундый хикәяләре бар: имеш, язның беренче жылы көннәренә ышанып бик җиңелчә генә киенеп биш кеше ерак авылга кунакка киткәннәр. Юлда суыклар башланган һәм биш кунак шунда туңып калганнар. 
32 
 
милли аерымлыкларын аз беләсең. Бу турыда мин шактый беләм, һәм син мина бу мәсьәләдә юл куп! Казахның аерым хезмәтчел сыйныфы юк. Казах бердәм, тоташ бер милләт ул. — Юк, юк, дөрес түгел! Казахның бае бар, баеннан күбрәк гидае бар. — Димәк, сез безне абсолютизмга каршы барган җирдән борып, казахның гидаен казахның баена каршы аяклаидырмакчы, казах белән казахны сугыштырмакчы буласыз? — Ә сез, милли бердәмлек дигән булып, казахның ярлы күпчелеге өстеннән бер төркем казах солтаннарының һәм байларының камчысын уйнатмакчы буласыз? Юк, казах халкы ул сезнең солтан һәм байлар азчылыгы түгел, бәлки гидайлар күпчелеге. — Менә Русня япон сугышыннан җиңеп чыксын әле. Күрсәтер ул сезгә гидайлар күпчелеген? — Ә кем әйтте сезгә Русня җиңеп чыгар дип? Рус армиясенең бертуктаусыз чигенүе сезгә җиңү булып күренәмени? — Җиңелсә, бигрәк тә яман. Җиңелүнең авырлыгы иң беренче нәүбәттә колонпзацияләнгән халыклар өстенә төшәчәк, менә безнең өскә. Патша хөкүмәте үзенең сугышта җиңелү үчен бездән алачак, күреп тор! — Ә менә бездән акыллырак кешеләр әйтә: патша гаскәренең җиңелүеннән патша гына оттыра, ә халык ота, ди. Патша бу сугышны халыкның революция настроепиесен җимерү теләге беләи башлады бит; сез аны беләсезме? Ләкин ул үзенең исәбендә бик нык ялгышты. — Кем әйтә аны, социал-демократлар әйтәме? — Кем генә әйтмәсен, бу сүз гаять нык логика нигезенә корылган. — Сез миңа социализм сабагы укымагыз. Мин аның өчен карт инде. Менә сез адвокат икән, бу казах егетенең правосын яклап чыгарга тиеш. Менә сезгә конкрет хәл. Монда марксизм не причем. Монда гуманизм кирәк. — Сезнең сыйныфсыз гуманизм, либераль гуманизм Россия халыкларын менә шушы хәлгә китереп җиткерде дә. Сез уйлыйсыз, бу базардагы сугыш очраклы хәл? Юк, бу абсолютизмның төп сәясәте, аларга милләтләрне үзара сугыштырырга кирәк. Милләтләр үзара ызгышкан цаен алар өстеннән хөкем йөртү җиңелрәк бит. Моңардан рус шовинистлары гына түгел, казах шовинистлары да файдаланалар. Аларга да казах өстеннән хөкем йөртү җиңеләя. — Казахның баласы түгел син, гой!—дип төкерекләрен чәчрәтә- чәчрәтә кыза башлады өлкән казах. — Син яман атадан туган, урысның айтканын хуплап торасың, гой!.. — Юк,— диде тыныч кына яшь казах.— Казахның баласы Абайның әйткәне бар: Бай сәелде, Бер бәелде, Елде җаксы калмады. Елдеге еркек Боска селтек Кагып елин кармады. Ишектән бергә килеп кергән ике казах чыгып киткәндә аерым-аерым чыгып киттеләр. Иң элек карт казах кузгалды һәм «сау булыгыз» урынына, ачуына буылып, «молокосос!» дип чыгып китте. 
3 «Тыңлап торган» дип шикләнмәсен өчен, Габдулла Исагуловка сүз кушарга базмады. Ләкин чыбылдык артындагы бу әңгәмә аның күңелендә уйлар давылы кузгатты һәм бик күп сораулар тудырды. Бу сорауларга җавапны, бирсә, Сәфәр генә бирә ала иде. Шуңа күрә ул тотты 

 
•£а ^әФәРгә китте. Ләкин Сәфәр өенең ишеге йозаклы булып чыкты. 1 абдулла йозакка карап бераз уйланып торды да, борылып, Мирхәйдәр абзыйлар ягына атлады. Мирхәйдәр абзый өйдәге бала-чаганы «шаулыйсыз» дип ишек алдына куып чыгарган да, үзе сәке өстенә менеп яткан иде. Габдулла аның хәлен сорады. - Чүп өстенә чүмәлә дигән кебек, барысы бер җиргә килеп өелде инде, диде хәлсез өзек-өзек тавыш белән Мирхәйдәр абзый. — Семьябыз зурайды. Ирләрдәй, эшләп йөрүче бер Тимерша калды. Мин егылдым. Хатын белән ике кыз көн-төн кешегә кер юып китергән акчалары чак-чак кына кара икмәккә җитеп тора... — Алар кайда соң әле? — Су буенда, кер чайкыйлар... Аларга да кыен инде, бик кыен... Нишләргә?.. ’— Сәфәр абзыйның килгәне бармы? Кайда ул? — Юк... Ул эләккән... — Ничек эләккән? — Шулай. Эшчеләрне эш ташларга котырта дип, завод хуҗасы аны үзе полиция кулына тотып биргән... Ну, кесәсеннән кәгазьләр тапканнар... Аңа исең китмәсен, Габдулла... Бер ул гына түгел, бик күп кешеләрне утыртканнар, һәр заводтан, һәр мастерскойдан утыручы бар... Макаров тегермәненнән берьюлы егерме кеше, мин сиңайтим... — Нәрсә бу, Мирхәйдәр абзый? Сез бит инде олырак, дөнья күргән- рәк кеше, сез белергә тиеш моны... — Дөнья күргән дип, укымаган туң баш белән күпне белеп булмый шул, туган! Менә мин үзем моның сәбәбен патшада дип беләм. Ә менә' теге үлчәүләр магазинының хуҗасы Потап Михайлыч бөтенләй башкача уйлый. Монда патша гаепле түгел, министрлар, сукин сыннар, гаепле, ди... Японнар аларны сатып алганнар, ди... Ә патша аларга сүз әйтергә курка, ди... Ул гәзиткә карап сөйли бит... Тимерша мастерскойдан кайтып керде. Мирхәйдәр Габдуллага биргән җавабыннан үзе дә канәгатьләнмәде, шуңа күрә килеп керүе белән үк Тимершага дәште: — Я, Тимерша, сезнең ничек анда, мастерскойда?.. — Бер көе, әти... — Ничек бер көе булсын, юләр! — дип яткан җиреннән кызып алып китте Мирхәйдәр абзый. — Неужели сезнең мастеровойлар бар да менә синең кебек йоклаган? Тимерша җавап бирмәде. Ул үзенең эштә пычранган эш итеген, мышныймышный салды да, аларны күтәреп, өй алдына чыгып китте... Мирхәйдәр абзый дәвам итте: — Рәүфтән нәрсә чыгар инде... Әмма Тимершабыз юаш үсте-... Бик юаш... Ничек яшәр инде үзенә башка. Теләсә кем чукыр... Заманы шундый бит... Бу заманда яшәр өчен тешле-тырнаклы булырга кирәк... Мирхәйдәр абзый фәлсәфәгә бирелеп китте: — Көч юк кешедә, менә нәрсә. Бу дөньяда көчсез, гарип булып яшәүдән яшәмәвең артык... Ә яшәгәч-яшәгәч инде, көчле булып яшә... Юк, туктале, көч дип мин беләк көчен генә әйтмим, Габдулла. Акыл көче дә көч. Менә атсыз арба уйлап чыгарганнар. Афтаиабиль. Ун ат тарта алмаганны тарта бит ул. Сәгатенә егерме чакрым. Аны бит акылы белән көчле кеше уйлап чыгарган. Болан булгач, очып йөрергә дә күп калмый. Ә нигә кеше” очып йөри алмый? йөрергә тиеш... Әнә шүрлектән күк кенәгәне алып бир әле, Габдулла дус!.. 1 абдулла үрелеп шүрлектән күк дәфтәрне алып бирде. Мирхәйдәр абзый, урыныннан күтәрелә төшеп, башын стенага терәде һәм дәфтәрне күкрәгенә ачып салды да анда калтыранган тәҗрибәсез кул белән ясалган төрле сызыкларны күрсәтергә тотынды. 3. „С. Ә.“ № 8. 33 
34 
 
— Габдулла, менә мин сиңа әйтим әлс үземнең башта йөргән әйберне... Моны, аңласаң, син генә аңларсың... Өйдәгеләргә сөйләп караган идем, көләләр генә... Мпңпнса апаң мине карт юләр дип сүгә. Менә карт юләр ул аякка бассын әле. Ул күрсәтеп бирер әле сезгә кем юләр икәнне... Менә карале син монда... һәм Мирхәйдәр абзый Габдуллага үзенең галәмәт бер машина уйлап табу хыялын, әлеге сызыкларга күрсәтеп, сөйләп бирде. 
4 Мәдрәсәгә кайткач, Габдулла Габделвәлигә тәкъдим ясады: — Габделвәли әфәнде! Минем баш берни эшләми. Тотып стенага бәр. аннан чыпчык борыны хәтле фикер төшмәячәк. Тирә-ягымны каһәрле сораулар чолгап алганнар да, миңа һөҗүм итәләр. Качыйк шулардан яшел урман эченә, агар су буена! Габделвәли иптәшенең тәкъдимен шатланып кабул итте. — Безнең бүгенге капитал, — диде Габдулла, — ике удовольствие- нең берсенә генә җитә. Я күмәчкә, я тәмәкегә. Кайсын алабыз? — Әлбәттә, тәмәке, — диде Габделвәли. — Дөрес, —диде Габдулла. — Күмәч алмыйбыз, «Чагаң рестораны» белән канәгатьләнәбез... «Чаган рестораны» дигән сүз Чаганнан вак кына балык тотып, шуны пешереп ашау дигән сүз иде. Икесенә бер кармак алып алар чаганга төшеп киттеләр. Юлда алар өч тиенгә махорка, калган бер тиенгә телеграмма сатып алдылар. Телеграмманың ике яклы файдасы бар иде: әүвәле укыйсың, аннан тәмәкегә төрәсең. Чаганнан алар икесенә нечкенә-кечкенә биш балык тоттылар һәм тирә-яктагы коры-сарыны җыеп ягылган учак өстенә үзләре белән алып чыккан калай савытта шул балыкларны пешерергә куйдылар. Балык пешкәнче алар телеграмманың язусыз читләрен ертып, юан итеп тәмәке төрделәр һәм бик зур ләззәт белән төтен чигәргә керештеләр. Сүз һаман яшәгән заманнан һәм урыннан зарлану төсендә барды. Габдулланың зарлануына каршы иптәше: — Сез миннән бәхетлерәк, Габдулла әфәнде. Сез Русиядә яшисез. Рус телен беләсез, аның әдәбиятын укып ләззәтләнәсез. Мин берни дә белмим. Мин телсез һәм чукрак. Яңадан Төркиягә кайтыргамы? Ләкин төрмәгә кереп утырыр өчен генә кайтуның мәгънәсе нәрсә? Яшь төрекләр оешмасыннан күңелем бөтенләй кайтты. Анда эре җир биләүчеләрнең балалары тора. Мин төрек феодаллары җәбере астында газап чигеп үлгән Анатоли крестьяны улы. Бер инкыйлап түгел, биш инкыйлап булса да, аның башында яшь төрекләр торганда, минем мәнфәгать 3 аларныкы белән бервакытта да туры киләчәк түгел,— диде. — Ул гына да түгел. Пашалык исеме алса, яшь төрекләрнең һәр- кайсы Габделхәмитнең кулын үбәргә әзер торалар. Шуннан соң инкыйлап нәрсә алар өчен? — диде Габдулла. — Инкыйлап алар өчен — җир, орден, дәрәҗә, пашалык, — диде Габделвәли. — Менә нәрсә алар өчен инкыйлап... Мин беркөн сезнең теге шигырьне язып куйган идем... Ул кесәсенә тыгылып, куен дәфтәрен алды һәм укып алып китте: — Шимди сез ләхдә кадәр мәддахе залим улдыңыз. Залимә коллык фәкать тәкъриреңез, тәхриреңез 4.  
                     3 Мәнфәгать — интерес. 4 Бу, Тукайның шул елларны яшь төрекләргә каршы язган шигыреннән. Өзекнең тәрҗемәсе: Сез кабергәчә изүчене (Габделхәмитне. — Ә. Ф.) мактаучы булдыгыз. Сезнең язганнарыгыз аңа кол булуга чакыра. 
3« 35 
 
Никадәр дөрес бу! Сез бит төрекләрне явыз солтанның сараен аның өчен төрмәгә әйләндерергә чакырасыз, бу берәр яшь төрекнең башына килер идеме? Юк, мең мәртәбә юк. Афәрин, Габдулла әфәнде, күп яшәгез безнең язмышыбызны чын күңелдән кызгана белүегез өчен! — Мин үзем бәхетсез Россия улы. Безнең Николай сезнең Габделхәмиттән кай ягы белән артык? Ул чирәм өстенә ятып телеграмманы күздән кичерергә тотынды. — Укы, әфәндем, телеграммаларны!—диде Габделвәли.— Бер дә булмаса, дөньяда ниләр бар, шуны белик. Габдулла русча телеграмманы укып тәрҗемә итә барды: — Безнең Николайның хатыны, императрица, бала тапкан. Исемен Алексей куйганнар, һәм инде ул... Нәрсә язган монда? Ха-ха-ха! Тыңлап тор! һәм ул инде бөтен казачий гаскәрләренең атаманы итеп билгеләнгән!.. Ике иптәш бу хәбәрдән, егыла-егыла көлделәр. — Алла, алла, ашамаган эчемне кату алды!—дип эчен уды Габдулла. — Мондый атаманы булган казачий гаскәргә хәзер бернинди дошман алдында да куркыныч түгел инде, — дип көлде Габделвәли. — Әйе, әйе, японнарның эше начар хәзер,—диде Габдулла. — Алар бөтен фронт буйлап чигенә башлыйлар инде... Менә кара, нәрсә яза: японнар Ляоянны тупка тоталар. Интересно! Японнар үз позицияләреннән безнең Ляояига таба чигенәләр!.. Иптәшләр тагын егыла-егыла көлделәр. Көлеп туйгач Габделвәли: — Я, тагын нәрсә бар? — дип сорады. — Калганы кызык түгел... Менә Иранда... — Иранда нәрсә бар? — дип сорады Габделвәли, учак янында булышып. — Безнең ресторан ашы пешеп җитте, табынга рәхим итегез, Габдулла әфәнде! Алар ашарга утырдылар. Биш кечкенә балык олы телдән кече телгә дә җитмәде. Габделвәли балыктан бушаган савыт белән су алып менеп чәй кайнатырга куйды. Аның кайнаганын көтеп, тагын тәмәке тарта башладылар. — Я, я, Иранда ниләр бар? — дип кайтарып сорады Габделвәли. Габдулла укып тәрҗемә итеп бирде: — Ираида ачлык соң чигенә җиткән. Аның көньяк вилаятьләрендә чуалышлар башланган... — Чуалышлар? — Әйе. Ач халык, демонстрация ясап, пайтәхеткә 5 кермәкче булган. Полиция белән канлы бәрелешләр бара... — Менә нәрсә кирәк безнең Төркиягә!—дип аягүрә басты Габделвәли һәм еракка карап уйланып калды. — Безнең Россиягә дә кирәк ул, — диде Габдулла. — Неужели безнең халык әле изелүнең соң чигенә килеп җитмәгән? Нигә без һаман йоклыйбыз? Иран чуалышлары турындагы хәбәр Габделвәлигә бик каты тәэсир ясады. Мәдрәсәгә кайтканда да, кайткач та ул көнне Габдулла белән бик аз һәм бик таркау сөйләшеп, үз уйлары белән мавыгып йөрде. Габдулла төнлә белән аның йокламыйча, бер торып, бер ятып, бер өйал- дына чыгып тәмәке тартып йөрүен сизде... Ә иртән, Габдулла әле урыныннан тормаган иде, иптәше аның янына килеп утырды да әкрен генә:
                     5 Пайтәхет — башкала. 
36 
 
— Габдулла, син йоклыйсыңмы әле?—дип сорады. — Юк, уянып киләм, — диде Габдулла, күзләрен тырнап. — Алайса мин сиңа бер сүз әйтим, берьюлы йокың ачылыр. — Я. я, әйт!.. — Мгш Иранга кптәм. Габдулла шундук урыныннан торып утырды һәм Габделвәлигә карап катты. — Әйе, әйе, берни эшләми, киләчәкне онытып, Җаек мәдрәсәсендә оеп ятуның бер чиге булырга тиеш иде. Менә ул килде. Мин Иранга китәм! Белмим, мине анда ни көтә торгандыр. Бәлки мин анда барып та җитә алмам. Ләкин һәрхәлдә мин бер халыкның бәхете өчен көрәшкә барган чакта егылып үлгән шәһит булып үтәрмен... Габдулла бу көтелмәгән хәбәрдән әле һаман айный алмыйча: — Кайчан китәргә уйлыйсың соң? — дип сорады. — Мин инде хәзер,—диде Габделвәли.—Мөдәррискә һәм Кәбир әфәндегә барып, күрешеп кенә кайтасы. Аинан соң юлга... — Юлга акчаң юк бит синең. Мин сиңа акча табып бирермен. Тукта, уйлап бетердеңме син? — Уйлап бетердем. Кайгыртуың өчен рәхмәт. Минем әле менә соңгы чиктә сата торган сәгатем бар. Минем өчен борчылма. Иткән ярдәмнәрең. тарттырган тәмәкеләрең өчен рәхмәт, әфәндем! Исән булсам, мин сине онытмам... ...һәм шул көнне Габделвәли Бохар ягына китә торган казах олауларының берсе белән китеп барды. Аерылыр алдыннан ике иптәш бер- берсенә ташланып кочаклаштылар. Тамакларына тыгылган төер алар- га бер-берсенә ни булса да әйтергә ирек бирмәде. Ләкин күзләреннән тәгәрәгән яшь сүздән көчлерәк иде... 

Мәдрәсә ачылганчыга кадәр Габдулла иптәшсез-нисез ялгыз яшәде. Ниһаять, мәдрәсә ачылды. Шәкертләр берәм-берәм җыела башладылар. Габдулла мәдрәсәдә калган бердәнбер сердәшләре Ярулла белән Иргалине көтте. Ләкин авырып Гурьевта калуы һәм быел мәдрәсәгә килә алмавы турында Ярулладан хат килеп төште. Ә Иргали быел мәдрәсәгә соңгарып кына килеп җитте. Кыйналудан соң ул, бераз ятып алгач, авылына кайтып киткән иде. Анасы да, атасы да бөтен көчләрен куеп, улларын тизрәк савыктырырга, аны яхшырак кунак итәргә тырыштылар һәм инде яңадан мәдрәсәгә шәһәргә җибәрергә теләмәделәр. Иргали качып киткәндәй китеп барды. Нигә дисәң, яз көне авырып кайтканда, Исагулов аңа русча укырга киңәш биргән һәм бу юлда үзенең ярдәмен кызганмаска вәгъдә иткән икән. Моны ишеткәч, Габдулла Иргалине бөтереп алды: — Димәк, син аны беләсең? Кемең ул синең? Якыныңмы, танышыңмы ул? — Беркемем дә түгел,—диде Иргали. — Авырып ятканда минем янга аны әлеге Бөркетбай дигән казах алып килгән иде. Беренче тапкыр мин аны шунда гына күрдем. Аннан соң ул минем кемлегемне, ата-аналарымны, аларның кәсепләрен сорашты. Минем атам казахның бер гидае. Тормышыбыз начар. Шулариы белгәч, ул миннән сорашып алып китте: мәдрәсә укуы сине канәгатьләндерәме? Русча укыйсың киләме? Мин әйттем: башта без укый бирдек, укуыбыздан нинди файда, нинди зарар, тикшермәдек; аннан соң бездәге Йосыф, I абдулла дигән шәкертләр күзләребезне ачтылар. Хәзер ииде безне бу уку канәгатьләндерми, яңача укыйсыбыз, русча өйрәнәсебез килә, дидем. «Те
37 
 
релгәч миңа кил, яхшырак мәктәпкә урнаштырырга тырышырмын, бер дә булмаса, үзем укытырмын», — диде ул миңа. Үзе чакырдымы? Адресын да бирдеме?—дип бик нык кызыксынды Габдулла. Исагулов белән яз көне очрашудан соң ул: «Бу ягымлы һәм акыллы егет беләи мин нигә якынианрак танышмадым, нигә мин аның кайда торганын сорашмадым?» — дип үкенеп йөргән иде. Инде менә хәзер аның беләи яңадан очрашуга бик шәп сылтау килеп чыкты. — Иргали, мине дә алып барсаңчы үзең белән,— диде ул, мәсьәләне турыдаи-туры куйды. — Ул үзе дә әйткән иде... — Нәрсә дип? — Иптәшеңне, шул татарның егете Абделдәие 6 дә алып кил, — Диде. — Соң ник син аны миңа моңарчы әйтми тордың, киттек! — диде Габдулла... Октябрьның соңгы көннәре иде. Төш урталары булуга карамастан, дөнья эңгер вакытындагы кебек караңгы, Җаек өстендә күңелсез соры томан әйләнә, һавада чебениәрсыман сирәк-сирәк кар очкалый һәм ул аяк астына төшеп юеш җир өстендә шунда ук эри. Ләкин Габдулла шат. Менә ул, ниһаять, аңа билгеле булмаган бик күп нәрсәләрне белә торган, аның сорауларына җавап бирә алырлык кеше янына бара. Шул сорауларны ул тагын бер тапкыр үзенең башында барлап, аларны тәртипкә тезә. Бөтенесеннән бигрәк аны борчыган мәсьәлә шул: — Акыллы кешеләр, әлбәттә, бар. Алар, халык бәхете өчен газиз гомерләрен корбан итәргә әзер торган хәлдә, көчлеләргә каршы яшерен эш алып баралар. Ничек табалар соң алар берсен берсе? Бу гали фикердәшләр ничек оешып алып китәләр? Менә ул да, Габдулла да, шул гали фикер белән янып йөри бит. Ләкин нигә ул читтә? Аңа ышаныч юкмы? Әллә моңа аның каһәр суккан шәкертлек исеме комачаулыймы? — Юк, мин Исагулов алдында моны турыдан-туры әйтермен, мин аны ышандырырмын, ул мине аңлар!—дип уйлый Габдулла. Исагуловның торган йорты Гимназический урамның аргы очындагы ике катлы агач йорт булып чыкты. Урамдагы парадный ишек янына килеп, ике шәкерт башта нишләргә белми тордылар: — Ишекне шакыргамы, тәрәзә кагаргамы? — диде Иргали. — Юк, — диде Габдулла, — бу байлар йөри торган ишек. Әйдә, без ишек алдыннан керик... һәм алар капкага кереп киттеләр. Өйалды ишеге ачык иде, шуңа күрә монда алар нәрсәне шакырга, ничек шакырга белми, аптырап калдылар. Ул арада ишектән, көянтәсен култык астына кыстырып, кулына буш чиләкләр тоткан бер рус хатыны килеп чыкты. Габдулла аңардан Исагуловның кайда торуын сорады. Хатын: «Белмим, әнә ул ишекне шакыгыз»,— дип өскә менә торган ишекне күрсәтеп, китеп барды. Иргали күрсәтелгән ишекне әкрен генә шакыды. Шәкертләр икесе дә колакларын ишеккә салыбрак тыңлап тордылар. Чыгучы булмады. Габдулла ишек тоткасыннан тотып, нык кына берничә тапкыр тартты. Ниһаять, эчке ишек ачылды. Кемдер сак кына ишек янына килде һәм йомшак кына хатын-кыз тавышы: — Кем анда? — дип сорады. — Бу — без,—диде Габдулла, — безгә господин Исагулов кирәк иде... — Ул монда тормый, — диде хатын-кыз тавышы. — Без ул үзе биргән адрес беләи килдек. — Сез кем соң?  
                     6 «Габдулла»ның казахча әйтелеше. 
38 
 
— Аның якташлары. Мәдрәсә шәкертләре... Шуннан соң гына ишек кысылып ачылды һәм, киңрәк ачылырга ирек бирми, шунда ук эчтән бер чылбыр тартылды.  __  Нинди сак кешеләр тора монда,—дип уйлап алды Габдулла. Кысылып ачылган ишек ярыгыннан яшь кенә сары чәчле ханымның ак чырае һәм уйчан гына соры күзләре күренделәр. — Исагулов монда тора иде. Хәзер ул юк, — диде хатын. — Кайда соң ул? — Сез белмисезмени? — Юк, белмибез... — Аны алып киттеләр опт... — Кая? — Төрмәгә алып киттеләр, әйе, әйе, — диде куркынган күзләре белән шәкертләргә текәлеп әлеге ханым һәм ниндидер, төзәтүе мөмкин булмаган эшкә үкенгәнсыман. әкрен генә башын чайкап торды... 

.Моннан соң бер ай чамасы вакыт узды. Көзге пычраклар шәкертләргә беркая чыгарга ирек бирмәделәр. Мәдрәсәдә җәмәгать эшләре сүнгән, «Мәгариф» газетасын чыгару тукталган, «Гыйльми мәҗлесләр» ясау кайгысы беткән иде инде. Кәбир әфәнденең газета чыгаруны сорап биргән прошениесенә Питербургтан «Дини китаплардан башка нәрсә чыгарырга рөхсәт юк» дигән кәгазь килеп төште. Кәбир әфәнде татарча тәфсир язарга тотынды. Габдулла бизгәк белән калтыранып йөрде-йөрде дә, ниһаять, урын өстенә егылды. Иргали аның өчен кулыннан килгән бөтен ярдәмен кызганмады: Кәбир әфәнде кушуы буенча иптәшенә дарулар алып кайтты, аңа чәй кайнатып эчерде, аш пешереп, җылы шулпа тәкъдим итте. Ләкин Габдулла ашны ашамады, «кирәкми» дип башын гына селекте. Габдулланы терелтүгә Кәбир әфәндедән башка Гомәр хәлфә дә, хәтта мөдәррис үзе дә катнашты. «Тыным килешмәсме» дип, ул Габдулланы өшкереп тә карады. Шул вакыт Габдулла бернәрсә уйлап ятты: — Сез нәрсә! Менә Сәрви булсын иде шушында. Аның бер генә тапкыр маңгаемнан сыйпап алуы торып аягыма басарга җитә калыр иде. Авыруыннан бигрәк аны эч пошу җәфалады. Хәлен сораучыларга ул: — Хәлем ярыйсы, тик менә эч пошуга түзәр хәл юк,—ди иде. Төннәрен аның бизгәге көчәя башлый һәм ул үзенең коргаксыган күзләрен түшәмгә текәгән килеш, әллә саташып, әллә аңлы рәвештә: — Динам, Динам минем, кая синең озын таягың, кая? Кил инде, коткар инде мине, — дип сөйләнә иде. Беркөн кич белән шундый уяулы-йокылы хәлендә ятканда ул, каяндыр кызлар тавышы белән аермачык өзелеп әйтелгән: — Габдулла абый, җаным, — дигән сүзләрне ишетте һәм уянып башын күтәрде. — Ә? Кем дәшә мине?—дип сорады ул. Җавап биреп дәшүче булмады. Бөтен мәдрәсә үлеп йоклый иде. «Төшемдә ишеткәнмен икән», — дип уйлады Габдулла, башын кире мендәренә салды һәм үзе дә йоклап китте... Ниһаять, ул бераз савыгып, мәдрәсә эчендә акрын гына йөри башлады. Шунда гына шәкертләр аңа үзләренә сөт китерә торган күрше Марфаның сүзен, ниндидер кызның Габдулланы эзләп килеп тә, мәдрәсәгә керергә базмый кире китүен әйттеләр. — Соң нигә аны миңа шундук әйтмәдегез? — дип иптәшләрен битәрләде Габдулла. — Аның кайгысы идемени, башыңны күтәрә алмый ята идең бит, — диделәр иптәшләре.  
39 
 
Аны эзләп килгән кызның Сәрви икәнен, монда ниндидер үкенечле оер хәл барлыгын I абдулла йөрәге белән сизеп алды. Ул, таякка таянып булса да, Мирхәйдәр абзыйларга барып кайтырга булды һәм монда аны иптәшләре дә, Гомәр хәлфә дә тотып кала алмадылар. Иргали аны үзен генә җибәрәсе килмәде, ияреп китте. Урамда чын кыш иде инде. Калын кар катлаулары урамга, өй һәм каралтыларга, язга хәтле эремәскә булып, тыгызланып, сылашып каткан, һава куе сыкы белән җемелдәп, уйнаклап тора иде. Ике шәкерт киез итекләре белән тыгыз кар өстеннән шыгырт-шыгырт атлап киттеләр. Иргалигә Габдулланы җитәкләргә туры килмәде, киресенчә, Габдулла әллә каян килгән көч белән җәһәт-җәһәт атлый, Иргали хәтта аның артыннан өлгерә алмый һәм моңа бик гаҗәпләнә иде. Габдулла Мирхәйдәр абзыйларга нәкъ беренче тапкыр килгәндәге кебек, эссе итеп ягылган өйне суык пар белән тутырып килеп керде. Нәкъ шул вакыттагы кебек, карчык: — Ишекне ябыгыз тизрәк, кайсы йөри анда? — дип сукранып каршы алды. Килеп керүчеләрнең берсе Габдулла икәнен белеп алу белән ул аңа таба әйләнде. — Габдулла, улым, бу синме?—диде дә тавышы киселеп калды, һәм ул яулык чите белән, карт күзләреннән саран гына агып чыккан яшен сөртеп алды. Габдулланың теленә иң беренче булып: — Нәрсә булды? — дигән сорау килде һәм ул сәке өстендә дәшми яткан Мирхәйдәр абзыйга карап, эсселе-суыклы булып китте: «Әллә үлгәнме?!» Мирхәйдәр абзый чак-чак, кузгалыр-кузгалмас селкенеп куйды. Юк, ул үлмәгән, әлбәттә, ләкин авыру аны аяусыз буып алган, ул кузгала да алмый... — Сәрви китте бит!—диде карчык, күзләрен Габдуллага мөлдерәтеп. Шунда гына Габдулла өй эченә күз йөртеп алды. Өйдә карт белән карчыктан һәм бер почмакта йөзләренә сары иңгән, дәшмичә тик кенә утыручы ике ябык кына баладан башка берәү дә юк иде. — Кая китте? — дип аптырап сорады Габдулла. — Сөйләмә дә инде... Бик ерак... Мирхәйдәр абзый авыр гына кузгалып һәм ыңгырашып куйды. Карчык торып аның өстендәге юрганын рәтләде һәм картның нәрсә әйтергә теләвен аңлагансыман: — Я, комачауланма, гомерлеккә китмәде бит, кайтыр, анда ичмасам үз мөселманнарың кулында, өсте бөтен, тамагы тук булыр... — диде. Габдулла Мирхәйдәр абзыйга таба атлап куйды. Карт чалкан яткан, үзенең фикерен Габдуллага аңлата алуга тәкатьсезлектән, күзләре яшь белән тулган иде. — Сәрви тук якка китте, — дип әллә Габдуллага аңлатыр өчен, әллә үзен юатыр өчен сөйләп алып китте карчык, — шул яктан килгән кызыл баш мөселманнары алып китте үзен. Үз кызыбыз кебек итеп асрарбыз, дөньялар рәтләнгәнче бездә торыр, аннан соң, бөтен тәрбиясен җиренә җиткереп менә дигән итеп киендереп үзегезгә кайтарырбыз, диделәр... — һн-и-и, — дип әрнеп ыңгырашты Мирхәйдәр абзый. Бу аның: «һи, юкны сөйләмәче зинһар, әрәм иттең инде кызны!» — дигәнсыман әрнүе иде. — Нинди мөселманнар? Кай якка алып киттеләр? — дип теленә килгән беренче сүзләр белән сорый башлады Габдулла. — Бохара ягына, Бохара ягына,—диде карчык. — Ярдәмнәре дә бик зур булды. Менә шул яктан алып килгән бер капчык йөзем белән бер капчык дөге калдырдылар, илле тәңкә акча бирделәр. Менә бу балаларны туйдырырга кирәк бнт.  
40 
 
Ул почмакта утырган балаларга төртеп күрсәтте. — Сез Сәрвине саткансыз бит! — дип, үзен-үзе белешмәстән, кычкырып җибәрде Габдулла. Карчык сискәнеп Габдуллага карады һәм акланырга тотынды: — Нишләп сатыйк ди, кем үз баласына дошман, аның өсте бөтен,, тамагы тук яшәвен кайгыртып җибәрдек без анда... Нишләп сатыйк ди без, юләр! Үзе дә бик риза булып, бик куанып китте... Мирхәйдәр .абзый тагып әрнеп, ыңгырашып куйды. Карчыгы аңа таба борылды да: — Нигә, үз теле белән ризалык бирде ләбаса, — диде. Габдулла ышанмады, кайтарып сорады: — Сәрви үз теле белән ризалык бирдеме? Ул кызлардай ризалык алуның ансат юлын Газизә апасының туе буенча белә иде инде. Карчыкның җавабы керделе-чыктылы булды. — Нигә бирмәсен? Башта бирмәде шул, аннан соң ул да бит адәм баласы, ашыйсы да килә, киенәсе дә килә. Кыз кеше бит. Бик елады инде үзе, бик елады. — Соң ничек итеп әллә каян килеп кергән җиде ятка ышанып үз балаңны биреп җибәрергә мөмкин?—диде Габдулла, ярсуын көч-хәл белән тыярга тырышып. — Юк, алар үзләре андый-мондый кешеләр түгел. Менә шунда, түргә намазлык җәеп намаз укыдылар алар. Аннан соң үзләре үк әйттеләр: «Сез кызыгызны безгә ышанып бирегез, без сезгә килер алдыннан мәхәллә имамыгызда булдык һәм аның фатихасын алдык, ышанмаса- гыз барып сорагыз»,—диделәр. Барып сорадык, Гайнетдин карый фатихасын бирде. — Мин хәзер төшенә башладым,— диде Габдулла.— Димәк, алар иң элек, менә мондый күчтәнәчләре белән барып, Гайнетдин карыйның, авызын томалаганнар. Шуңа күрә ул сезгә фатиха биргән. — Белмим, белмим, сез үз муллагызга ышанасыздырмы,, юкмы, без үз хәзрәтебезгә ышанабыз... — Убырлы карчык син!—дип кычкырасы килде Габдулланың. Ләкин ул үзен тыеп калды һәм бу тыелу аңа бик авырга килде. Ул бүз кебек агарып китте, куллары калтырана башлады, тез буыннары аны тотмас булды. Иргали аны тиз генә тотып алды һәм урындыкка утыртты. — Моны сезгә Сәрви гафу итмәс!—диде хәлсез тавышы белән Габдулла. — Моны мин дә сезгә гафу итмәм! Моны беркем дә сезгә гафу итмәс!.. һәм ул саубуллашмый-нитми, Иргалигә тотынган хәлдә, кузгалып, чыгып китте. Габдулланың күз алдында бөтен нәрсә инде үзенең элекке төсен җуйган, урам да, йортлар да, буранлый башлаган көннең йөзгә китереп бәрә торган каты кар бөртекләре дә аның өчен юк, дөнья ниндидер мәгънәсез караңгы бушлык булып калган һәм андагы һәрнәрсә әллә нинди әһәмиятсез, кирәксез нәрсәләргә әверелгәннәр иде. Сәрвисез дөнья аның өчен дөнья түгел иде инде. Мәдрәсәгә ул аңгы-миңге кайтып керде. 

Берничә көн узып, үз-үзеи белештерми йөрү аңлаешлы кайгыга әверелгәч, баш миңгерәве йөрәк сызлавы белән алышынгач кына, Габдулла үзенең башыннан узган фаҗиганы әкрен-әкрен төшенә
41 
 
башлады. Димәк, «таягыңны бир инде, Дина, коткар инде мине!» дип яткан Габдулла янына аның Сәрвие үзе ярдәм сорап килгән һәм котылу эзләп йөргән. Габдулла абыем, җаным, кайда син? — дигәндер инде, өзелеп, бичара кыз. Мин генә, тик мии геиә аның соңгы өмете булганмындыр. Ә мин үзем егылып, берни белми ятам. Каһәр суккан шәкертлек!.. Тимерша, мәдрәсәгә килеп, атасының үлем хәбәрен әйтүе Габдулланы гаҗәпләндермәде. Тик әллә нинди өметсез үкенү тойгысы аның йөрәген авырттырып иги башлады. — Мии бит аның белән саубуллашмый чыгып киттем, Миңниса апа бер хәл, әмма Мирхәйдәр абзыйга ачуланырга хакым бар идеме минем? Юк иде! Хәтта Миңниса апага да ачуланырга хакым юк иде минем. Үлеп яткан ирен, почмакта ачлыктан саргаеп, боегып утырган балаларны үзен аклау дәлиле итеп күрсәтте бит ул миңа, минем күзем чыкмаган иде бит шунда! — дип ул үзен әрни-әрии битәрләде. Шуннан соң Габдулла шәкертләргә мөрәҗәгать итте: — Сез беләсез, — диде ул, — мин мәдрәсәдә яшәгән гомеремдә бер тапкыр гына булса да сәдәка өчен мәет күмәргә бармадым. Менә бүген мин сәдәкасыз күмәргә барам һәм сезнең кешелек хисләрегезгә мөрәҗәгать итәм. Мин иң якын кешемне югалттым. Җирләп кайтыйк шуны. Ләкин алдан ук әйтеп куям: сәдәка булмас! Җитәрме шуңа сезнең кешелегегез?.. Габдуллага иң элек Иргали иярде һәм аларга тагын егермеләп шәкерт кушылды. Алар килгәндә Мирхәйдәр абзый беркөнге авырып яткан урынында ята, аның ияге күтәрелгән, ияк очындагы ак сакалы түшәмгә карап, очлаеп тора, маңгаенда үлем белән тартышу газапларының эзе җыерчыкланып каткан иде. Габдуллага ул үзенең ирешә алмаган хыяллары өчен үкенеп, очып йөрергә теләгән күгенә соңгы кат карап калырга теләгәндәй башын чөеп ятасыман тоелды. Сөяккә калган куллары гәүдәсенең буена сузылып салынган, бармаклары йодрыкка йомарлана төшкәннәр һәм алар тирегә кисеп кергән кислота, купорос эзләре, караеп торган зур-зур сөялләр белән кабарынып, бирчәеп торалар иде. — Гомер буена эшләп-эшләп тә, ни ял, ни рәхәт белмәгән куллар,— дип, йөрәге белән әрнеп, уйланып торды Габдулла һәм ул исән вакытны саубуллашмый, тотып кысмый чыгып киткән кулларны хәзер барып тотмый булдыра алмады. Мирхәйдәр абзыйны шәкертләр хирыссыз ‘-нисез ул вакытта мөмкин булган һәм шәкертнең кулыннан килгән хөрмәтнең бөтенесен күрсәтеп җирләделәр. Аннан соң Габдулланың кайгысы тирән уйлану белән алышынды. Ул иптәшләре белән бик игътибарлы, ләкин бик аз сөйләште, китап укымас, язу язмас булды, төсе, кыяфәте, үзен тотуы һәм сөйләшүе белән ул үзе дә сизмәстән, кинәт олыгаеп китте. Ниндидер онытылган нәрсәне исенә төшерергә теләгән кеше шикелле маңгайларын җыерып ул һаман борчылып йөрде һәм иптәшләренә таркау гына сораулар бирде. — Кем, ди, нишләгән, ди? Кайсыгыз сөйләде соң? Кайдадыр, нәрсәдер булган... Кемнәрдер патшага каршы купканнармы, әллә патшалар кешегә каршы нидер эшләгәнме?.. Әллә мин боларны барын да төшемдә күрдемме?.. Чынлап та, Габдулла үз-үзен белештерми йөргән чагында ниндидер өзекөзек хәбәрләр ишеткән, ләкин алар аның авыр кайгы белән томаланган аңына үтеп керә алмаганнар, ләкин миенең кайсыдыр күзәнәк- 
1 Хирыссыз — үзләренә файда өмет итми.
42 
 
ләрендә эләгеп калган килеш, хәзер берәм-берәм томанлы гына терелә, калка башлаганнар иде... Иптәшләре аңа ул арада Җаек кешеләренең акылын биләп алгац чын һәм уйдырмаларның бөтенесен сөйләп бирделәр: — Мастеровойлар купкан икән... — Студентлар патшаны үтерә язганнар икән... — Патша тәхетен ташлап качкан икән... — Җаекта атаман йортының нигезеннән ун потлы бомба тапканнар икән... — Кышкы тәгътилгә 7 кайткан студентлар Михайловскнйда флаг күтәреп йөргәннәр икән... — Зур базарда бер кешене тотканнар икән, кесәсеннән баш сөяге төшерелгән бик күп кәгазьләр чыккан икән. — Җаекта япон шпионнары йөри икән, алар койрыклы була икән, әмма койрыкларын чалбар балагына яшереп йөриләр икән. Беркөн шуның берсен мунчада тотканнар икән... Габдулла газеталарга ташланды. Реакцион казачество органы булган «Уральский листок» Питер эшчеләре арасында чуалышлар турында язып китә дә, моны япон агитациясенең нәтиҗәсе дип атын. Имеш, хәзерге көндә Балтик диңгезендә японнарга каршы оештырыла торган өченче эскадраны Тын океанга китермәс өчен япон агентлары эшчеләр арасында коткы тараталар!.. Либераль юнәлештәге «Уралец»ның язуынча, ниндидер яшерен партия кешеләре эшчеләр арасында коткы тараталар, халыкны хәзерге көндә яшәп килә торган тәртипкә каршы баш күтәрергә өндәү алып баралар, шуның нәтиҗәсе буларак Питерда Сенат мәйданында эшчеләр белән атлы казаклар арасында канлы бәрелешләр булган... Ләкин яхшыгамы бу, ямангамы, газета үзеннән бер сүз кушып әйтә алмый, дөресрәге, вакыйганың сәбәпләрен ачып бирүдән саклана. Икенче көнне мәдрәсәдә шәкертләр арасында «Михайловскнйда студентлар патшага каршы кәгазьләр ябыштырып йөргәннәр икән»,— дигән хәбәр таралды. Габдулла тотты да тиз генә Михайловскийга чапты. Кәгазь ябыштыру хәбәре дөрескә чыкты. Ләкин Габдулла аны укып өлгерә алмады. Ул килеп җиткәнче ябыштырылган кәгазьләр полиция тарафыннан ерткаланган, алар урынында ертылган кәгазьдән калган эзләр генә стеналарда агарып торалар, кыюрак һәм шундый эшләргә һәвәсчән кешеләр ак тапларда эләгеп калган кайбер хәрефләрдән сүзләр оештырырга азапланалар иде... Әмма Габдулланың шәһәргә чыгуы бушка китмәде. Ул Форштадт урамы буйлап конвой астында килә торган студентлар төркеменә очрады. Кылычларын кыныннан чыгарып өскә каратып тоткан стражниклар сагы астында дүрт студент килә, көн суык булуга карамастан, алар көмеш төймәле, кара шинельләрен каптырмыйча, җилбәгәйләп, бүрекләрен артка чөеп киләләр, ниндидер тискәре усаллык чагылып торган йөзләре һәм күзләре: — Алып барыгыз, алып барыгыз, анда баргач без нишләргә икәнне белербез!—дигән кебек тоелалар иде. Габдулла аларның бу кыяфәтләренә сокланып, хәтта аларның кыюлыкларына бераз көнләшеп куйды. — Кара, исләре дә китми үзләренең! Габдулла бернәрсәне төшенеп алды: әлеге ябыштырылган кәгазьләргә боларның да һичшиксез катнашлары бар иде. Мәдрәсәгә кайтып кергәч, Габдулла аптырап китте: мендәрләр һәм юрганнар, өстәл өсләрендәге китаплар үз урыннарыннан идән уртасына ыргытылганнар, һавада кәгазьләр һәм мендәр йоннары оча, шулар
                     7 Тәгътилгә — каникулга. 
43 
 
эчендә Ряхов һәм тагын ике полицейский әрле-бирле тузынып йөриләр, әшәке сүзләр белән сүгенәләр, юл өстепә туры килгән әйберне атлап чыкмыйлар, аяклары белән тибеп кенә очыралар иде. Сәлүк суфый, коты очып, аралыкта утыра иде. Менә аның, яныиа полицейскийларның кечерәк гәүдәлесе боҗыр кебек килеп җитте. Суфый- ның самоварны саклап калыр өчен сәке астын итәге һәм куллары белән каплап утыруында ниндидер шикле хәл күреп, ул сукыр картны бер якка селтәп җибәрде дә, астан самоварны тартып чыгарды һәм ни өчендер эченә һәм морҗасына күз салып алганнан соң, аны идән уртасына күтәреп бәрде. Бөтенесеннән бигрәк Ряхов шашынды. Кан алган күзләрен усал •акайтып, ул шәкертләр өстенә карлыгып кычкырынды: — Бөтенегезне тотып астырырмын! Юк, мин сезне биетермен әле! Мин күрсәтермен сезгә күрмәгәнегезне! Мерзавецлар! Сукин сыннар! Габдуллага ул инде бу юлы элеккегечә көлке булып түгел, бәлки куркыныч һәм чиркәнеч булып күренде. Полицейскийлар киткәндә үзләренә ияртеп, әлеге чәчтарашлык белән хыялланып йөргән Сираҗетдин Билуковны да алып киттеләр: аның сандыгы төбеннән алар майлы кара чүпрәк эченә төрелгән һәм бик нык үткерләнгән «шикле» пәке таптылар. Аннан соң тагын бер хәл булды. Мәдрәсәгә Тимерша килеп керде. Аның сул күзенең өсте маңгай аркылы кыйгачлап сыдырылган һәм канланып кара көеп тора иде. — Сиңа ни булды? — дип Габдулла аңа ташланды. — Берни дә булмады. Урядник камчы белән сыйлап алды. — Ни өчен? — Берни өчен дә түгел. Бүген иртән мастерскойга эшкә килеп керүем булды, урядник йөгереп килде дә камчысы белән тартып алды, менә шуннан шулай. Мин читкә тибәрелдем, берни аңламыйм: нигә, ни өчен? Шул ара мастерскойдан миңа кычкыралар: «Мирвәлиев, курыкма, бире кил!» Мин алар яныиа. Урядник акырына, ә мастеровойлар янына килергә курка. Эш болай икән: мастеровойлар эш ташларга булганнар, шуңа күрә урядник тыштан капкага берәүне дә җибәрмәскә азаплана. Шуннан соң мастеровойлар бөтенесе берьюлы капкага таба кузгалдылар. Урядник бервакыт урыныннан торып сызмасынмы! Үзе йөгерә, үзе сызгырта, малай! Ә без туп-туры Винклер заводына, аннан Макаров тегермәненә! Андагы мастеровойларны эш ташларга димләргә исәп. Эш барып чыкмый. Винклер заводы янында безнең өскә атлы казаклар килеп чыга, ыгы-зыгы китә. Ну, тегеләр кораллы, ничек каршы торасың? Таралабыз. Мин слесарь Ваня белән идем. Юлда бу миңа әйтә: «Син, Мирвәлиев, өеңә кайтма,— ди.— Полиция хәзер мастеровойларны ауларга керешер: тотып, кайсын эшкә, кайсын төрмәгә озатыр. Ә синең маңгаеңда әнә нинди билге: забастовщик, значит. Без әле тагын җыелырбыз, син безнең белән связь тот!» Шуннан менә мин синең янга килдем. Өйгә кайтып булмый. Үзебезнекеләр чакырмас борын эшкә дә чыкмыйм. Мин бөтен күңелемне биреп эшләргә тырышам, ә ул миңа :камчы белән суга. Ни өчен?.. Моңарчы дәшми йөргән бу эшченең күзләре хәзер ачу белән янганын күреп Габдулла бик нык гаҗәпсенде. — Кара син! Хәтта мыштым Тимерша телгә килде! Әнә кая таба бара эшләр! Ә мин? Нигә болай мин генә хәрәкәтсез? Үз-үзепнән канәгатьсезлек Габдулланың эчен тырнады. Ләкин пичек эш башларга, нәрсәдән башларга? Кем аңа юл күрсәтер? Ул инде бу сорауларны Сәфәр алдында да, Исагулов алдында да куярга теләп карады. Тик ул алар белән очраша алмады. Мондый хәлләрдә акыллы киңәш сорап бара торган бер генә кеше калды: Әхмәтша учитель. Габдулла тотты да учителенә китте.

44 
 
 
— А, Габдулла дус, күптән күрешкән юк. Кара, бөтенләй үзгәргән, өстендә кара пальто, мин спңайтим, каты якалы тужурка, чәчләр җитү, каралып мыек чыгып килә, бөтенләй студент булган бу! Тик менә ябыга төшкән, авырып алган дип әйтимме, әллә укулар бик авырмы, гыйлем алу — энә белән кое казу шул ул. Карт учитель үзенең шәкертен шундый сүзләр белән каршы алды, һәм алгы бүлмәдә өске киемнәрен салдырып элеп куйганнан соц аны түр бүлмәгә алып керде. — Картның кәефе күтәренке бүген, нигә икән? — дип уйлап алды Габдулла. Ләкин керү белән каушап калды: бүлмә уртасындагы өстәл өстендә киң җилкәле, зур гына чал чәчле, зур борынына киң көянтәле пенснэ утырткан, калын мыеклары тәмәке белән саргая төшкән берәү бик мавыгып китап актарып утыра иде. Әхмәтша, шәкертенең каушап калуын күреп аны тынычландырырга ашыкты. — Габдулла, мни сезгә, шәкертләремә, сөйли торган идем бит, минем Сергей Константинович дигән дустым бар дип. Менә ул үзе инде, таныш... Аннан соң ул: — Сережа, менә мин татар яшьләренең алдынгыларыннан берсе белән таныштырыйм әле үзеңне,— дип әлеге чал чәчлегә эндәште. Шунда гына чал чәчле күзләрен китаптан Габдуллага күтәрде һәм, урыныннан кузгала төшеп, аның сузылган кулын кысты: — Мин үземнең танышларым санының алдынгы яшьләр хисабына үсүенә шат,—диде ул һәм карт учитель белән шәкерт арасында башланган әңгәмәгә юл куеп, күзләрен яңадан китапка күчерде. Бу — Казан университетын бетергәннән соң анда земство врачы булып эшләгән һәм, заманның атаклы марксистларыннан берсе белән хат алышканы сизелеп, хөкүмәт түрәләре тарафыннан ераграк, эшчеләр хәрәкәтеннән читтә яшәүче казах далаларына олактырылган карт революционер иде. Ул Казанда чагында университеттагы этнографик җәмгыятьтә Каюм Насыйри белән очрашкан һәм аның белән дуслашып киткән иде. Бу дуслык Каюм Насыйрида күрәзәлеккә каршы көрәшү, дәва үләннәре җыю һәвәсен кабызып җибәрде, ә Сергей Константиновичны мәгърифәтче ясады, ул врачлыгы белән беррәттән өязләрдә «ино- родецлар» өчен өч еллык земство мәктәпләре ачу эше белән мавыгып йөрде. Алар икәүләп татарлар өчен беренче газета чыгару теләге белән дә кабынып йөрделәр, ләкин аларга бу эшне хөкүмәт рөхсәт итмәде. Беренче тапкыр Сергей Константиновичны Әхмәтша белән Каюм Насыйри таныштырды. Хәзер Сергей Константинович Уральск өлкәсенең Тимер районында казахлар арасында врачлык итә һәм вакыт-вакыт үзенең Казан дусты Әхмәтша янына килеп чыккалый иде. Габдулла бу картның китапны укып, алдындагы кәгазьгә ниләрдер' яза барганын күзәтеп, «Нәрсә яза икән? Бу картның язганы тикмәгә түгел, без белмәгән бик күп нәрсәне белергә тиеш бу карт»,—дип уйлап алды һәм учительгә борылды: — Әхмәтша Җаббарич,—дип гадәтчә эндәште ул аңа, — сез яң- лышмадыгыз, мин авырып яттым һәм соңгы вакыйгалар турында берни белмим, — диде. — Шулаймыни? Коточкыч хәлләр булган бит Питерда,—дип карт учитель Сенат мәйданына эшчеләрнең хатыннары, балалары белән бергә үз хәлләрен, авыр язмышларын патшага сөйләп бирү һәм аның сүзен ишетү өчен килүләрен, анда бу коралсыз халыкны атлы казаклар кургаш ядрә һәм сөиге белән каршы алуларын, меңнәрчә халыкның ядрә һәм сөнгедән, казак атларының тояклары астында калып һәлак булуын,
45 
 
 
шуңа җавап итеп бөтен Рәчәй күләмендә эшчеләрнең бер-бер артлы эш ташлауларын, дулкынланып, сөйләп бирде. Г абдулла учителе сөйләгән коточкыч хикәя тәэсире белән һәм Сенат мәйданындагы хәлләрне күз алдына китерергә тырышып, бераз сүзсез торды. Аннан соң бу вакыйгага эшчеләрнең эш ташлау белән җавап бирүләрен искә төшереп: — Ә без соң нишләргә тиеш?—дип сорамый булдыра алмады... Ләкин моңа карт учитель җавап биреп өлгермәде, Сергей Константинович укып утырган китабының бер җиренә бармагы белән төртеп — Менә!—дип куйды. Әхмәтша да, Габдулла да аңа әйләнеп кара-’ дылар. — Афанасий Прокофьевич Щапов кырык ел моннан элек әле татарларны һәм көнчыгышның башка халыкларын гомуми Европа семьясына кертү, аларга белем һәм ирекле хокуклар бирү безнең бурычыбыз дип язган... — Ул мәгънәле генә баш бармагын күтәреп, Габдуллага бик җитди итеп карады, әйтерсең, бу эштә бөтен мәсьәлә аңа терәлеп тора,— ирекле хокуклар... Аңладыгызмы? Ул урыныннан торды һәм Габдулла янына ук килде. — «Без нишләргә тиеш?» дип сорадыгыз сез, егет!—дип дәвам итте ул. — Эшне патша хөкүмәтенең уттан да яман курыккан нәрсәсеннән — берләшүдән башларга кирәк. Бит патшалык итүче династиянең тарихы халыкларны аеру, бүлгәләү политикасына корылган иде, — алай идарә итү җиңелрәк... Сергей Константинович ачыну катыш дулкынлану белән татар, чуваш, мордва халыкларын көчләп христианлаштыру турында сөйләп бирде. — Булмаса иде шул миссионерлар, — диде ул, — лука канашевич- лар, амфитетровлар, ильминскийлар, — булмаса иде шулар, татарлар һәм башка халыклар рус культурасына үзләре үк, ирекле рәвештә әллә кайчан, моннан берничә йөз ел элек кушылган булырлар иде... — һәм әгәр дә ул миссионерларга безнең татар муллалары ярдәм итмәгән булсалар, — дип өстәде Әхмәтша. — һичшиксез, — диде Сергей Константинович, — православие белән ислам шул ук бер медальнең ике ягы бит! Бер вакыйга минем исемдә... һәм ул яшь чагында Казанда кара динче Ильминскийны күмүне үз күзе белән күргәнлеген, аның мәетен Казан муллалары кайгылы башларын аска игән хәлдә озата баруларын сөйләп бирде. — Башкача булу мөмкин түгел иде, Ильмииский бит «инородецлар- ны» гимназиягә кертүгә каршы көрәште. — Гимназия белеме алган инородец «политиканы» аңлый башлый, дип курыкты ул. Ә муллаларга шул гына кирәк иде... — Нәкъ шул чорны, — дип дәвам итте Сергей Константинович, — онытылмас дустым Каюм Насыйрович белән без икәүләп беренче татар газетасы чыгару турында губернаторга прошение биргән идек. Безнең үтенечне губернатор кире какты һәм моннан соң андый эшләр белән шөгыльләнмәскә кисәтте. Хәтеремдә, һәм мин моны бервакытта да онытачак түгелмен, Каюм Ыасыйриның бу кире кагып язылган кәгазьне укыган чагында күзләре яшь белән тулды. Бу яшьләр миңа аныкы гына түгел, бөтен татар халкының яшесыман булып тоелды. Менә шулай, минем кадерле дустым (ул үзенең кулларын дусларча Габдулланың җилкәләренә салды), мин — карт рус һәм сип яшь татар, туганнар, бергәләп бу яшьне сөртергә һәм мәңгегә сөртергә тиешбез... Бу сүзләр Габдулланы ирексездән кабындырып җибәрде. Сергей Константинович аның күңелен фикерләренең яналыгы һәм үзенең
46 
 
 
хосусый ягымлылыгы белән алды. Шул минутта Габдулла шушы ча.м мыеклы земский врач пи әйтсә шуны үтәргә әзер иде.  __  «Әйтегез, — һәм мин берни алдында тукталып калмаячакмын!» дип ул чак кына ычкындырып ташламады. 

Учнтелсинән Габдулла күп нәрсәнең серенә төшенеп кайтты. Әллә кайчаннан бирле Сәфәр яки Исагулов өчен хәзерләгән: «халык бәхете өчен көрәшүче бу яшерен оешма кешеләрен каян табарга, аларга үзеңне ничек тәкъдим итәргә, ничек аларга кушылып китәргә?» — дигән сорауларның җавабы үзеннән-үзе чишелде. — Аларны эзлисе юк,—диде гади генә иттереп Сергей Константинович аңа, — без шундый вакыйгалар алдында торабыз ки, тиздән яшерен көрәшүчеләр дә, ачыктан-ачык баш күтәрүчеләр дә, ватан һәм халык бәхете өчен бер сафка тезелеп, янәшә торып көрәшәчәкләр... Егерменче январьда төнгә каршы, Макаров тегермәнендә бик көчле ут чыкты. Ялкын башта түбә өстенә күтәрелде, аннан соң бөтеиләк күтәрелеп китәргә көч таба алмагандай, түбә өстендә һәм йорт эчендә дөрләп китте. Ике катлы бинаның тәрәзәләре эчтән тетрәп янган кызыл ут белән балкыдылар һәм ниндидер бәйрәм иллюминацияләрен хәтерләттеләр. Макаров тегермәне кечкенә шәһәр тормышында әһәмиятле генә урын тота — үзенең гудоклары белән ул вакыт билгели иде. — Макаров сызгыртты, тор тизрәк, — дип хатыны ирен эшкә уятты. — Әнә Макаров сызгыртты, минем әле самоварым да куймаган,— дип хатыны чиләккә, суга омтылды. Гайнулла карыйга чыгасы килми, үзенең сөйгәне белән сүз куешкан Сания качар сәгатен Макаров тегермәненең иртәнге гудогына билгеләгән, дип сөйлиләр. Бу тегермәндә элек-элек тә янгыннар булгалап тора иде. Ләкин бу шундый гади янгыннарның берсе булса, бу төнне бу хәтле халык җыелмаган да булыр иде бәлкем. Тик янгын чыккандагы тизлек һәм көтелмәгәнлек белән шәһәргә хәбәр таралып өлгерде: — Үч итеп төрткәннәр икән! — Тегермәннән алып китеп ябылганнар өчен!.. Бу хәбәр янгынга гомуми вакыйгалар белән бәйләнешле серле төс бирде. Суыкка һәм ярым төнгә карамастан, тегермән тирәсендәге урамнарны халык сырып алды. Ут шәүлесе бер кабынып, бер сүрелә төшеп, кешеләрнең йөзләрендә чагылып торды. Тегермәннең гудогы күңелләргә шом биреп бертуктаусыз улады. Әйтерсең, бөтен Җаек килгән иде бу янгынга. Габдулла монда бер дә уйламаган кешеләрне очратты. — Габдулла, син түгелме соң, улым? — дип берәү аның җиңеннән тартты. Габдулла әйләнеп карады. Аның янында алты-биш Сапый басыи тора иде. Ул янгын турындагы сүзләре белән беррәттән үзе белгән башка хәбәрләрне дә тезеп сөйләп алып китте: — Менә бит! Бердә генә дөньяга «мин, мин» дип күкрәк киереп йөрергә ярамый. Макаровны әйтәм. Кичә тегермәнче иде. Ә бүген бөтенесе көлгә әйләнде. Хәтсез страховой ала инде ул. Каерып ала инде ул аны. Шулай да, ничә генә әйтмә, дөньяда берни мәңгелек түгел, уйлап карасаң. Бар да фани. Әле Бәдри абзый сине сорап торды... — Нинди Бәдри абзый? — Кушлавычтан Бәдри абзыйлар килеп төште бит, син ишетмәдеңмени әле? йорт-җирләрен сатып күчеп килгәннәр бит... Авылда рәт
47 
 
 
беткән... Бар да фани... Син дә менә безне бөтенләй онытып җибәрдең... Килеп тә чыкмыйсың... Аннан соң каяндыр Гыймади килеп чыкты. Ул бөтенләй Сапый абзый сөйләгәннәрнең киресен сөйләп ташлады. — Күрдеңме, Габдулла! —диде ул ниндидер күтәренке күңел белән, — әйттемме мин сиңа! Габдулла аның нәрсә әйткәнен исенә төшерергә теләп карады, төшерә алмады. Гыймади дәвам итте: —; Башланды бит! Кайчан булса да бер башланырга тиеш иде инде... Әбугалисина хикмәтләреннән ким түгел монда эшләр! Менә күрерсез әле, монысы әле аның әлхәме генә... Йөзтүбән килер әле!.. Тетрәп янган ут шәүләсендә аның күзләре коточкыч шатлык белән яналар иде. Аның абага чәчкәсен сагалап өзеп алу һәм бәхетле булу хыялы Габдулланың исенә төште. Әйтерсең, Гыймади хәзер менә шул бәхет чәчәген сагалап, ниһаять, өзеп алган. Тетрәнеп янган ут шәүләсе Җаекны басып торган төнге күкне ниндидер гадәттән тыш көч белән әллә кайларга хәтле югары күтәреп куйган иде. Габдулла Яңа бистәдә дә, Кырлайда да янгыннар күрде. Ләкин бу үзенең зурлыгы һәм эчке сере белән бөтенесеннән көчлерәк иде. Габдулла артына әйләнде. Анда утка караган бөтен шәһәр өйләренең тәрәзәләре үзләре янган кебек ялкынланып тезелеп торалар, йөрәк бер куркып кысыла, бер ашкынып әллә кайларга очына иде. Янәшә төркемдә Габдулла бер мастеровой киемендә рус кешесенең кызыпкызып сөйләп торганын ишетте: — Ә сез уйлыйсыз, халыкның яше бертуктаусыз агып кына торырга тиеш, халык бертуктаусыз иңрәп кенә яшәргә тиеш, дип беләсезме? Юк, һәрнәрсәнең чиге бар. Карагыз, әнә ул төрмәдә кемнәр генә утырмый? (Ул тәрәзәләрен шулай ук ялкынга чагылдырып утырган ерактагы төрмә бинасына күрсәтте.) Анда җинаятьчеләр генә утыра дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз. Анда бернинди җинаять эшләмәгән кешеләр дә утыралар. Просто... болай... Әшәкелектә, пычракта, тынчуда яшәргә теләмәгән өчен... Әшәке тәртипләргә буйсынырга теләмәгән өчен... Габдулла шунда ук Сәфәрләр, Исагуловлар турында уйлап алды: — Әйе, шуның өчен генә утыралар бит алар бу төрмәдә... Сергей Константиновичның сүзләре искә килеп төште: — Без бөек вакыйгалар алдында торабыз... Тетрәнеп янган кызыл ут шәүләсе Җаекны басып торган төнге күкне ниндидер гадәттән тыш көч белән әллә кайларга хәтле югары күтәреп куйды һәм күк ул төнне халык ачуын көзгедә чагылдыргансыман кызарып, чайкалып, ялкын сулап торды. Күңелләрдә: «Кан яна, кан... нахакка түгелгән каннарның шәүләсе уйный...» — дигән уй чагылып үтте. «Шулай башлана микәнни? — дип йөрәге белән ашкынып уйланды Габдулла. — Шулай гына була күрсен инде! Ниләр генә әйтер идең... Җиһан апа әйтмешли, кизәнү генә булып калмасын иде инде. Суккач- суккач чәлпәрәмә китерерлек итеп, берәгәйлерәк, берәгәйлерәк китереп сугасы иде! Бөтенесе өчен! Халыкның иксез-чиксез тамган күз яше өчен, хаксызга түгелгән каны өчен! Яңа бистәдәге Нигъмәтҗан абзый, Кырлайдагы Җаббар абзыйлар, аларның бәхетсез тормыш белән җәфаланган балалары Габделбәрләр, Тимриләр, Талипләр, бер пот дөге бәрабәренә сатып җибәрелгән Сәрвиләр өчен! Кичерелгән бөтен үксезлек хәсрәте өчен! 
...Җаекка килгәннән бирле аңлашылмаган бик күп нәрсә бу төнне Габдулланың башында үзенең чишелешен тапты. Күтәрелгән күк түшәме белән бергә Габдулланың күз алдыннан ниндидер авыр кара 

 
 
пәрдә дә күтәрелде. Ул үзен яңа гына тау тишегеннән якты дөньяга чыккан кеше итеп хис итте. Әбугалнснна да шулай бер вакыт тау тишегеннән якты дөньяга килеп чыга! Әйе, әйе! Ләкин ул тау тишегеннән дөнья хәтле белем хәзинәсе төяп алып чыга. Ә Габдулла... Ул моннан тугыз ел элек шулай ук гыйлем һәм тәҗрибә алырга сусап, Җаек мәдрәсәсенә килеп керде. Ләкин ул анда бернинди белем алмады, киресенчә, ул шул «Җаек мәдрәсәсе» дип аталган тау тишегендә берни белми, дөмегеп яшәде. Искелекнең, кара көче «гыйлем» дип аның башына кибәк тутырды. Акыл һәм белемнең якты чагылышын ул менә хәзер тау тишегеннән чыккач кына күрде. Булмаса иде шул гомер эчендә Әхмәтша учительдәи уку, рус әдәбияты белән танышу, Заһир Бигиев романнарының тәэсире, ул бүген Сәлүк суфый кебек дөм сукыр булып калган булыр иде. Шулай дип уйлады Габдулла. Ул инде үзенең күз алдында яңа көннең таңы сызылып килгәнне күрә һәм шуның хакына үзенең җаны-тәне белән бөтен нәрсәгә — яшәргә дә, үләргә дә әзер иде! 1947—1953 Москва, Казан, Уральск, Кырлай