Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ШИГЫРЬ РИТМИКАСЫ


 Шигырь үзенең төзелеше ягыннан — аерым үзенчәлекле итеп оештырылган эмоциональ сөйләм. Шигырьдәге эмоциональлек андагы сүзләрнең эмоциональ эчтәлекле булулары һәм интонация, пауза, аваз охшашлыкларының билгеле тәртиптә чиратлашулары нигезендә барлыкка килә. Шигырь, эмоциональ сөйләм буларак, интонация һәм паузаларга бик бай. Аның шулай икәнлеген һәр шигырь юлы азагында зур тукталыш (пауза) булуы гына да күрсәтеп тора. Тикшерүчеләрнең әйтүенә караганда, А. С. Пушкин прозасында, мәсәлән, пауза белән сүзләр саны 1 : 4, ә шигырендә — 2:5 чагыштырмасына туры килә. Пауза, интонация, шигырь юлы һәм андагы иҗек саны яки басымнарның билгеле тәртиптә чиратлашулары шигырьнең ритмик нигезен тәшкил итә. Ритм шигырь техникасының үзәгендә ята, һәм ул төрле система телләрдә төрлечә формалаша. Билгеле булганча, шигырьнең ритмик төзелеше, башлыча, дүрт төргә — тоник, силлабо-тоник, силлабик һәм метрик (антик) системаларга бүленә. Кайсы телдә нинди системаны нигез итеп алу телнең фонетик төзелеше нинди булуга карап йөри. Әгәр телдә басымлы иҗек басымсыз иҗеккә караганда күп көчле әйтелсә яки шуның белән бергә басымнар төрле сүздә төрлечә куела торган булса, андый телләрдә шигырь төзелеше тоник яки силлабо-тоник сис- 1 Бу мәкаләне басу белән бергә, редакция әдәбият белгечләрен, шагыйрьләрне кузгатылган мәсьәләләргә карата фикер алышырга чакыра. темага корыла (мәсәлән, рус, немец, инглиз телләрендә). Ә инде басымлы иҗек басымсыз иҗектән үзенең көче белән артык нык аерылып тормаса яки шуның белән бергә басым телдәге һәр сүзнең диярлек билгеле бер иҗегенә (мәсәлән, соңгы иҗеккә — француз телендә, соңгы иҗектән алдагы иҗеккә — поляк телендә) даими рәвештә беркетелгән булса, андый телләрдә шигырь төзелеше силлабик системага нигезләнә (француз, итальян, грузин, әрмән, поляк, татар, башкорт, казах телләрендә һ. б.). Сузыклар озынлык-нечкәлектә бер- берсеннән аерыла торган телләрдә, мәсәлән, борынгы грек, латин телләрендә, гарәп телендә метрик система кулланыла. Мондый шигырьләрдә озын һәм кыска сузыклар, үзара чиратлашып, үзенә бертөрле ритмомелодии яңгыраеш хасил итәләр. Теоретик әдәбиятта метрик системаны квантитатив (микъдари) шигырь төзелеше, ә тоник, силлабо-тоник һәм силлабик системаларны — квалитатив (сыйфатый) шигырь төзелеше дип, ике зур төркемгә берләштерәләр. Сүздәге реаль басымнарның шигырь юлларында билгеле сайда кабатланып килүе (бер иҗекле сүзләргә, кирәгенә карап, басым төшәргә дә, төшмәскә дә мөмкин) тоник системадагы ритмны хасыйл итә. Тоник ритмда басымсыз иҗекләрнең саны һәм аларның басымлы иҗекләргә карата нинди тәртиптә урнашкан булуы бөтенләй исәпкә алынмый яки, бераз исәпкә алынса да, математик төгәллек, эзлеклелек
89 
 
 
сакланмый. Шуның өстенә, соңгы чор тоник шигырьләре (В. Маяков- скийда һ. б.) өстәмә паузаларга бай булулары белән дә аерылып торалар, ягъни аларда, бер шигырь «Улы белән икенче шигырь юлы арасында барлыкка килгән төп паузалардан тыш, шигырь юлларын логик- семантик бер бөтен тәшкил иткән синтаксик берәюекләргә — аерым сүз яки сүз тезмәләренә бүлгәләп, киртләч-киртләч итеп бирү аркасында туган паузалар да кулланыла. Бу өстәмә паузалар шигырьнең интонацион басымын, динамикасын арттыралар, ритмик агышын сөйләү стиленә якынайта төшәләр. Мәсәлән, түбәндә китерелгән өзекнең һәр юлында бер яки ике өстәмә пауза бар, беренче юл дүрт иҗектән, икенче һәм өченчесе — җидедән, дүртенчесе — тугыздан тора һ. б., ләкин басымлы иҗекләрнең саны һәр юлда да бертигез — өчәр-өчәр: 
У нас 
семь дней, у нас часов — двенадцать. Не прожить себя длинней. Смерть не умеет извиняться. Если ж с часами плохо, мала календарная мера, мы говорим — «эпоха», мы говорим — «эра». Мы спим ночь. Днём совершаем поступки. Любим свою толочь воду в своей ступке. (В. Маяковский, «Ленин») Әлбәттә, юл саеи кабатланып килүче реаль басымнар саны мондагыча гел бертөрле генә булмаска, бәлки бер ритмда һәм рифмадаш юлда бертөрле, мәсәлән, дүрт, икенчесендә — икенче төрле, мәсәлән, өч, һәм ул саннар саф тоник шигырьләрдә даими рәвештә юл саен үзара чиратлашып, аралашып торырга да мөмкин. Тоник шигырьләрдә шулай ук басымнар гына түгел, кай очракларда иҗекләр дә бер үк микъдарда чиратлашып килә ала. Ләкин төп хикмәт шунда — биредә басым- лыбасымсыз иҗекләрнең чиратлашуында эзлекле бер тәртип сакланмый. Бу әле генә китерелгән өзекнең ритмик схемасында 
да бик ачык күренә («—»— басымлы иҗек, «—» — басымсыз иҗек, « I » — бер юл эченә кергән вак юллар аралыгы яки өстәмә пауза): 
 
 
  Схемада басымлы-басымсыз иҗек- ■ ләрнең чиратлашуында кайбер тәртиплелек күзәтелә, ләкин бу тәртиплелек, беренчедән, төрле юлда төрлечә ритмик буыннар (стопалар) кабул итә, икенчедән, эзлекле түгел. Әгәр киресенчә булса, безнең алда тоник шигырь түгел, ә силлабо-тоник шигырь торыр иде. Силлабо-тоник шигырьләрдә иҗек саны да, сүз басымы тәртибе дә бер үк дәрәҗәдә исәпкә алына. Бу системадагы ритмда сүздәге реаль басымнар саны тоник шигырьләрдәге шикелле һәр юлда да бер үк булмаска мөмкин, ләкин басымсыз иҗекләрнең, басымлы иҗекләр кайда торуына карап, билгеле бер тәртиптә урнаштырылуы — мәҗбүри, ягъни биредә, реаль басымнар белән беррәттән, реаль булмаган басымнар (өстәмә басымнар) да калкып чыга (бер иҗекле сүзләр, кирәгенә карап, басымлы да, басымсыз да була алалар), һәм, нәтиҗәдә, басымлы-басымсыз иҗекләрнең математик аныклык белән билгеле бер тәртиптә үзара чиратлашуы барлыкка килә (тик юл азагында гына ул тәртипкә туры килми торган бер яки ике артык иҗек системалы рәвештә
90 
 
 
кабатланып торырга мөмкин). Мәсәлән: Мон дядя самых честных правил Когда не в шутку занемог, Он уважать себя заставил, И лучше выдумать не мог. (Л. С. Пушкин, «Евгений Онегин») Бу өзекнең беренче юлында дүрт, калганнарында өчәр реаль басымнар бар («не мог» әйтелештә бер сүз булып китә, басым соңгы иҗеккә төшә). Ләкин ул басымнарның кайсы иҗектә килүенә карап басымсыз иҗекләр шундый тәртиптә урнаштырылганнар, нәтиҗәдә аерым сүзләргә өстәмә басымнар төшә (занемог, уважать, выдумать) һәм басымлы-басымсыз иҗекләр үзара чиратлашалар булып чыга. Менә ул шигырьнең ритмик схемасы: 
Монда басымлы иҗек басымсыз иҗектән соң килә, ягъни ямб хасил була (--'—). Мондый берәмлекләр ул схеманың һәр юлы саен дүртәр- дүртәр. Димәк, әсәр дүрт буынлы (русча — стопа) ямб үлчәве белән язылган. Басымлы-басымсыз иҗекләрнең билгеле бер тәртип белән чиратлашу формалары — ритмик буыннар берничә төргә бүленә: ике иҗеклеләр- дән — хорей (—^--), ямб (—z—); өч иҗеклеләрдән — дактиль анапест (-—' ——), амфибрахий (■___) Һ. б. Менә шул берәмлекләр һәм алар- ның төрле санда, төрле вариацияләрдә кулланылуы силлабо-тоник шигырьнең ритмик нигезен, ритмик төзелешен тәшкил итә. Шигырь юлларында иҗекләрнең билгеле санда, ә цезураларның (әгәр алар кулланылса) — билгеле тәртиптә кабатлануы яки чиратлашып торуы силлабик, системадагы ритмны төзи. Цезура дип шигырьне һәр юл саен билгеле урыннарда ике сүз арасыннан аерым кисәкләргә бүлүме атыйлар. Цезура силлабо-тоник шигырьләрдә дә булырга мөмкин, ләкин силлабик шигырьләрдә ул һәрвакыт диярлек кулланыла, һәм анда аның роле аеруча зур. Күп очракта силлабик шигырьнең ритмик үзенчәлеге шигырь юлында 
ничә иҗек булуга карап кына түгел, анда ничә цезура һәм барыннан да бигрәк аның ничәнче иҗекләрдән соң килүе белән дә билгеләнә. Чөнки цезурада, беренчедән, азмы-күпме тукталыш — пауза ясала, икенчедән, цезура белән чикләнгән иҗеккә һәрвакыт ритмик басым, күбесенчә сүз басымы һәм кайвакытта — логик басым төшә; еш кына очракта цезура, шигырь юлы шикелле, җөмлә составындагы мәгънәви синтаксик бөтеи- нәр — синтагмалар чигенә дә туры килә. Нәтиҗәдә цезурага беткән һәм шулай ук юл азагы иҗекләренә туры килгән иҗекләр, башка иҗекләргә караганда, көчлерәк яңгырыйлар. Бер яктан, менә шул юл азагында һәм цезура чикләрендә көчәйтелгән басымнарның (ритмик басымнарның), икенче яктан, юл азагы һәм цезура паузаларының юл саен билгеле тәртиптә кабатланып яки чиратлашып торуы силлабик шигырьнең ритмик нигезен, ритмик системасын тәшкил итә. Кайбер теоретиклар, мәсәлән, проф. Л. Тимофеев («Теория стиха», Госполитиздат, М., 1939 ел, 183 бит) силлабик шигырьне, анда ритмик (тоник) басымнарның юл саен билгеле санда чиратлашып яки кабатланып торуыннан чыгып, тоник шигырьнең үзенә бер төре дип атыйлар. Ләкин мондый караш белән тулысымча килешү дөрес булмас иде. Чөнки тоник шигырь белән силлабик шигырь арасында ритмик охшашлыклар булу белән бергә, аерымлыклар да җитәрлек. Охшашлык шунда — тоник системада да, силлабигында да ритмик яки башкача әйткәндә—тоник басымнар саны һәр шигырь юлында билгеле микъдарда чиратлашып килергә тиеш. Әмма аерма шунда, беренчедән, ритмик басымнар тоиик шигырьләрдә һәрвакытта да сүздәге реаль басымнарга, аларның һәрберсенә төшә, ә силлабик шигырьләрдә сүз
91 
 
 
дәге һәрбер реаль басымга түгел, тик цезурага һәм юл азагына беткән иҗекләргә генә төшә, — димәк, биредә реаль басымнар саны, тоник шигырьдәгепең киресе буларак, һәр юлда да, асылда, бер үк микъдарда була алмый; икенчедән, силлабик шигырьләрдәге ритмик басымнар чиратлашуын гына алсак та, анда билгеле бер тәртип бар икәнен күрәбез: ритмик басым силлабик шигырьләрдә даими рәвештә билгеле бер иҗекләргә (ягъни цезура һәм юл азагы чикләренә) төшә, һәм шуңа күрә беренче ритмик басымга кадәр һәр юл саен гел бер санда, икенче ритмик басымга кадәр — икенче бер санда басымсыз иҗекләр яки, чыннан да басымлы булса да, ритмик басымны үзләренә алмаган иҗекләр килә һ. б., ә тоник шигырьләрдә басымлы-басымсыз иҗекләрнең чиратлашуында, югарыда әйтеп үтелгәнчә, андый даими тәртип юк. Менә силлабик шигырьгә бер мисал һәм аның ритмик схемасы (биредә һәм алда кулланылачак билгеләр: «—» — сүздә басымлы иҗек, «•—'» — басымсыз иҗек, «_/.»— басымлы иҗеккә төшкән тоник басым, «_?.» — басымлы иҗеккә төшкән көчле тоник басым, » — басымсыз иҗеккә төшкән тоник басым,«д^» — басымсыз иҗеккә төшкән көчле тоник басым, «| » — цезура, « || » — юл азагы); Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Ул егылган арып»,— дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр, ('A-I. Җәлил, «Ышанма») -^|| М 
^-11 Бу юлларны ритмик яктан шигырь иткән нәрсә — тоник басымнарның һәм цезураларда да, юл азагында да килгән паузаларның һәр юлда бер үк тәртип белән чиратлашуы. Реаль сүз басымнарының чиратлашуында да берникадәр тәртиплелек сизелә (беренче һәм дүртенче юлларда җиденче иҗеккә кадәр ямб тәртибе, икенче һәм дүртенче юлларның соңгы өч иҗеге — анапест һ. б.), ләкин ул тәртиплелек һәр юлда да математик аныклык белән эзлекле рәвештә сакланмый, һәм бу — 
силлабик шигырьләр өчен гомуми күренеш. Дөрес, аерым очракларда эзлекле ритмик буыннар белән төзелгән строфалар да күренгәли — моңа мисалларны француз, поляк, итальян поэзиясеннән дә, татар поэзиясеннән да эзләп табарга мөмкин, мәсәлән, шул ук Муса Җәлилдән: Ак мамык мендәрнең Эченә күмелеп, Ул йоклый, төсенә Сокланып үләрлек! («Бала йокысы») Бу строфада цезура гына түгел, ритмик буыннар да (анапест) эзлекле рәвештә саклана: —-I —II I —II 
Ләкин мондый очраклыклар гына силлабик шигырьләр өчен гомум кагыйдә була алмый. Муса Җәлилнең шул шигыре үк берничә строфада ул эзлеклелекне җимереп ташлый, мәсәлән: Шылт иткән тавыш юк, Бүлмәдә шундый тын. Кешеләр сөйләшә Үзара шыпыртын. 
  Кайберәүләр, безнең шигырьләрдә ритм бар, ритм булмаса, безнең шигырьләр шигырь була алмыйлар, димәк, татар телендә шигырь төзелеше— силлабо-тоник, дип баралар. Мондый фикернең, наив икәнлеге үзеннән-үзе аңлашыла, чөнки ритмсыз, гомумән, бер телдә дә шигырь була алмый, ритм — шигырь төзелешенең җаны, нигезе. Ләкин ритм, телнең үзенчәлегеннән чыгып, төрле телдә төрлечә формалаша,—бу турыда алдарак әйтелде инде. Икенче берәүләр исә, татар шигырьләрендә сүз басымының урыны ритмик буынга (стопага) җайлаштырылып үзгәрте
92 
 
 
лергә мө.мкии, мәсәлән нигә, кайчан, тукта кебек сүзләрдә басым беренче иҗектә икән, шигырьдә ул, ямб яки анапест таләбе буенча, соңгы иҗеккә күчә, яки кирәгенә карап, сүз басымы бер сүздән икенче сүзгә күчәргә мөмкин, мәсәлән, әле генә китерелгән куплетта «тавыш юк, шундый тын» сүзләре, анапестка туры килсен өчен, алардагы беренче сүз үзенең басымын бөтенләй югалтырга һәм аны үзеннән соң килгән сүзгә бирергә тиеш була. Дөресендә исә, шигырьгә кердем дип, бер сүз дә үз басымын югалтмый, аның басымы башка сүзләргә дә тапшырылмый, шулай ук ул басым цезура яки юл азагы чигендәге сүз басымы кебек өстәмә басым — ритмик басым алып та көчәйми, ә гадәттәгечә кала. Моның шулай икәнлеген эксперименталь фонетика гына түгел, гади колак та бик яхшы тоя. Өченче бер әдәбиятчылар, югарыда күрсәтелгән очракларга — реаль басымнары ритмик буыннар урнашу тәртибенә чынлап та математик төгәллек белән туры килә алган кайбер мисалларга таянып, татар телендә шигырь төзелешен силлаботоник диләр. Мондый фикерне рус һәм көнчыгыш телләре белгече Ф. Коршта, тюрколог Н. Ка- тановта, шулай ук кайбер татар, башкорт әдәбиятчыларында да очратырга мөмкин. Мәсәлән, Г-җап Сәгъди болай яза: «...силлабо-тоник шигырь төзелешендә төп үлчәү биш: ямб, хорей, анапест, дактиль, амфибрахий булып, аларның һәрберсе җиңеләйтелгән, авырайтылган булырга һәм стопаларның саны төрлечә (ике стопалы, өч стопалы һ. б.) алынырга, шулай ук стопалар аралашып, кушылып (дольниклар рәвешендә) килергә мөмкин. Силлабо- тоник шигырь төзелеше системасында ритм төзелеше әнә шулай. Татар телендәге шигырьләрдә тоташ анапест, яки дактиль, яки амфибрахийлар белән язылган шигырьләр юк. Татар телендәге шигырьләр күбрәк дольниклар белән (ике һәм өч иҗекле стопалариы аралаштырып) языла» («Әдәбият теориясе», Тат- госиздат, 1939 ел, 100 бит). Күрәсез, татар телендә силлабо-тоник шигырьләр язу өчен нинди читенлекләргә төшәргә туры килә: тоташ бер төрле ритмик буыннар беләи язып булмый — 
долышкларга мөрәҗәгать итәргә кирәк була. Ләкин дольниклар куллануда — ике һәм өч иҗекле ритмик буыннарны аралаш- тыруда да математик аныклыктагы билгеле бер тәртип таләп ителә ич! Ә татар шигырьләрендә хәтта андый закончалык та эзлекле саклана алмый. Г-җан Сәгъди, ни өчендер, аны истән чыгара. Югарыда күрсәтелгән карашларның, шулай итеп, берсе дә чынбарлыкка туры килми. Тикшеренүләр күрсәтә — татар телендә һәм гомумән төрки телләрдә шигырь төзелеше тоник яки силлабо-тоник түгел, ә чын-чыниан силлабик. Тел үзе кабул итмәгән системаны аңа көчләп тагуның һич кирәге юк. һәр ритмик система үзенчә яхшы, ләкин телнең фонетик үзенчәлеге аны тулысынча кабул иткәндә генә яхшы. Тегенди- мондый чыгармаларның, көйсезлек- ләрнең яки читенлекләрнең булуы — ул тел өчен андый система бармый дигән сүз. Мәсәлән, унҗиденче йөздә рус һәм ^украин поэзиясенә поляк әдәбияты йогынтысы белән силлабик шигырь төзелеше килеп керде. Унҗиденче — унсигезенче йөзләрдә Симеон Полоцкийдан алып Кантемирга кадәр булган шагыйрьләр шул системада яздылар. Ләкин тора-бара силлабик системаның рус теле үзенчәлекләренә тулысынча туры килми икәнлеге ачылды. Чөнки бу телдә басымлы иҗекләр басымсыз иҗекләрдән күп көчле; шуңа күрә басымлы иҗекләрне цезура һәм юл азагы иҗекләрендә генә тәртипле куллану, ә калган иҗекләрдә басымлы белән басымсызларның аралашуында нинди дә булса тәртипнең сакланмавы шигырьнең ритмик агышында кытыршылыклар, абыиу- сөртенүләрне китереп чыгара, аннан соң рус телендә басымнар, басымсызлардан күп көчле булу өстенә, күчмә дә, ягъни төрле сүздә төрле иҗеккә төшә, ул гыиа түгел, кайбер' сүзләрнең формасы үзгәрү белән, басым урыны да үзгәрә. Менә шу- ларның барысы да рус шигырь төзелешен, рус теленең табигатенә туры- килмәгән силлабик системаны таш
93 
 
 
 
Ритмик басым, ритмик группаның ахыргы иҗегендә — цезура яки юл азагы чигендә, анда сүз басымы бу- лубулмавына карамастан, барыбер барлыкка килә. Аерма тик шунда — суз басымына туры килмәгән ритмик басым сүз басымына туры килгән- дәгегә караганда, көчсезрәк була. Әлеге мисалда «кагылмыйча», «нишлим, нишлим» ритмик группаларындагы ритмик басымнар белән шундый хәл («^>,« —сүз басымына туры килмәгән ритмик басымнар). Татар телендә өч һәм аннан артык иҗекле күп кенә сүзләрнең беренче иҗекләрендә, азактагы төп басымнан тыш, гадәттә, өстәмә басым да була. Шуның шикелле үк, ритмик группаларда да ярым басымнар булуы күзәтелә. Ярым басымнар, ритмик группаның озынлыгына, аңа ничә сүз керүенә, ул сүзләрдә басымнарның ничәнче иҗектә килүенә карап, аның төрле иҗекләрендә һәм һәрвакыт беренче иҗегендә була. Ритмик группаның беренче иҗегендә ярым басым булу басымы беренче иҗектә килгән сүзләрне шигырь калыбына сыйдыру өчен зур уңайлылык тудыра, ягъни андый сүзләрне юл башына яки цезурадан соң ук кую ритмга һичнинди кытыршылык китерми, мәсәлән: Нигә?.. Нигә синең шаян күзләр Күзләремә болай багалар? Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр Керфек очларыңнан тамалар?! (һ. Такташ, «Урман кызы») Татар теленең фонетик төзелеше, бигрәк тә басымлы иҗекләрнең басымсызлардан әллә ни көч белән аерылып тормавы аңа шигырь юлында якн цезуралар арасында ба- сымлы-басымсыз иҗекләрне эзлекле рәвештә математик аныклык белән билгеле бер тәртиптә чиратлаштырмаска юл ача, ә басымнарның күбесенчә соңгы иҗеккә беркетелгән булуы цезура һәм бигрәк тә юл азагы иҗекләрен азмыкүпме сизелеп торган сүз басымы белән ныгытырга, димәк, ритмик басымны көчәйтергә, аны тулысыңча тониклаштырырга мөмкинлек бирә,— менә шул сәбәпләр аркасында татар теле силлабик системадагы шигырь төзелеше өчен бик уңай җирлек булып чыга. Әлбәт
лап, үз җирлегенә әйләнеп кайтырга — силлабо-тоник һәм тоник системаларга нигезләнергә мәҗбүр итте. Русның халык шигыре системасы тоник яки музыкаль-тоник икәнлеген дә исәпкә алсак, хәзерге саф тоник һәм силлабо-тоник системаларның рус поэзиясендә тирән тамырлары бар икәнен күрербез. Татар телендә шигырь төзелешенең силлабик системага корылган булуына төрки телләрнең эчке закончалыкларын, фонетик һәм грамматик табигатен гаять тирән аңлап эш иткән зур тюрколог — академик В. Радлов моннан йөз елга якын элек үк инде игътибар иткән (кара: W. Radloff, «Uber die Formen der gebundenen Rede bei den altaischen Tataren», Zeitschrift fiir Volkerpsicho- logie und Sprachwissenschaft, Vierter Band, Berlin, 1866 ел, 92—94 бит; «Proben der Volkslitteratur der tiir- kischen Stamme Siid-Sibiriens», III. Theil, St. Petersburg, 1870, XXII— XXV бит). В. Радлов шигырьнең цезуралар белән бүлгәләнгән кисәкләрен ритмик буын термины белән йөртә. Ләкин силлаботоник системадагы ритмик буын (стопа) төшенчәсе белән бутамас өчен, аларны ритмик группа дип атау тагын да яхшырак һәм дөресрәк булыр. Акад. В. Радлов ритмик группалардагы төп һәм ярым басымнарның урыннарын, аларның сүз басымына карата булган мөнәсәбәтен дә билгеләп үтә. Шигырьдәге басымлы иҗек һәрвакыт сүз басымын да үзенә алырга тиеш, ди. Ety, әлбәттә, һичшиксез дөрес, тик аерым очракларда гына — басымы соңгы иҗектә булмаган сүзләр ритмик буын ахырына туры килгән сирәк очракларда гына ритмик басым сүз басымыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Мәсәлән: 
Язмыш көлде, үлем кагылмыйча Үтте яннан минем тирәләп. Нишлим, нишлим, соңгы минутымда Пистолетым итте хыянәт. (М. Җәлил, * «Кичер, илем») 
94 
 
 
тә, татар телендә дә шигырьне, югарыда күрсәтелгәнчә, силлабо-тоник системада язарга, ягъни сүзләрне ул системаның нигезен тәшкил иткән ритмик буыннарга яраштырып сапларга мөмкин, ләкин мондый тырышлыктан барыбер артык файда юк: төп сәбәп һаман да бер — басымлы һәм басымсыз иҗекләр арасында зур аерма булмау. Басымлы иҗек белән басымсыз иҗек арасында аерма зур булган телләрдә басым даими рәвештә сүздәге билгеле бер иҗеккә беркетелсә дә, беркетелмәсә дә, силлабик шигырьләр язып булмый, яки, язып булса да, шигырь кытыршы чыга, аның чит системага, чит җирлеккә корылганлыгы сизелеп тора. Шуны да әйтергә кирәк, берничә телдә кабул ителгән, берничә телнең фонетик үзенчәлекләренә тулысынча туры килгән бер үк ритмик система шул телләрнең төрлесендә төрлечә, төрле үзенчәлекләрдә һәм үлчәүләрдә формалаша. Димәк, без биредә шигырь төзелешендәге гомуми эчке закончалыклардан хосусый эчке закончалыкларга таба сүз йөртергә тиеш булабыз. Мәсәлән, француз, татар, поляк телләрендә шигырь төзелеше силлабик, ләкин бу система ул телләрнең төрлесендә төрлечәрәк реальләшә. Татар шигыренең ритмик үзенчәлеге полякныкыннан да бигрәк — французныкына якынрак, чөнки француз телендә һәм күпчелек татар сүзләрендә басым соңгы иҗеккә төшсә, поляк телендә соңгы иҗекнең алдында тора. Аннан соң телнең грамматик үзенчәлекләре, әйтик, бер телдә сүзләрнең күбрәк иҗекле, ә икенчесендә азрак иҗекле булуы, яки бер телдә предлоглар, ә икенчесендә кушымчалар яки послелоглар кулланылу да шигырь төзелеше, шигырьдәге ритмик система өчен барыбер түгел. Шигырь ритмикасына теге яки бу үзенчәлекләр бирүдә аларның тәэсире, әлбәттә, булмый калмый. Менә шуңа күрә дә һич икеләнүсез әйтергә мөмкин, теге яки бу әдәбиятның спецификасы, милли формасы охшату-чагыш- тыру, эпитет, стилистик һәм син- таксик конструкция үзенчәлекләрендә, жанр төрлелекләрендә һ. б. гы- па түгел, аның шигырь техникасы ритм, рифмалар, строфалар системасындагы үзенчәлекләрендә дә бик ачык чагыла. 
Кайсы гына шигырь төзелешен алып тикшергәндә дә, сүзне элек шигырь үлчәве дигән термин белән башлап китәргә туры килә. Бу термин, безнең аңлавыбызча, ритмик системага нинди берәмлек нигез итеп алынса, шул берәмлекнең саны һәм исеме белән йөртелә. Тоник шигырь сүзнең реаль басымнары билгеле бер санда чиратлашуга яки аралашуга корыла, шуңа күрә анда шигырь үлчәве дә һәр шигырь юлында даими рәвештә кабатланган реаль басымнар саны белән йөртелә, мәсәлән, «дүрт басымлы шигырь», «биш басымлы шигырь» һ. б. Силлабо-тоник шигырьләрдә басым- лы-басымсыз иҗекләрнең билгеле бер тәртиптә аралашып килүе — кайсы да булса төрдәге ритмик буыннар тәртибендә чиратлашу нигез итеп алына,— шул исәптән ал арда шигырь үлчәве дә ритмик буынның, (стопа) саны һәм исеме белән атала, мәсәлән, «биш буынлы хорей», «ике буынлы анапест», «дүрт буынлы ямб» һ. б. Силлабик системада исә ритмны ритмик группалар, цезураларда һәм юл азагында ясалган паузалар хасил итә. һәр ритмик группада берәр-берәр көчле басым — тоник басым була,— кайбер француз теоретиклары шигырь үл- чәвен шул басымнар саны белән генә йөртәләр. Ләкин силлабик шигырьнең ритмик төсмере, ритмомелодии агыш үзенчәлеге шигырь юлларында тоник басымнарның, югарыда әйтелгәнчә, ничә булуына карап кына түгел, ә ул басымнарның ничәнче иҗекләрдән соң килүенә һәм шигырь юллары гомумән ничә иҗектән торуына да карап йөри. Димәк, шуңа күрә дә без биредә шигырь үлчәвең һәр юлда ии- чәшәр тоник басым булуына карап кына билгели алмыйбыз. Шигырь юлында ничәшәр иҗек барлыгын һәм цезураларның ничәнче иҗекләрдән соң килгәнен әйткәндә генә, шигырь үлчәве анык билгеләнә ала. Аннары, цезураларның урыннары әйтелгәч, тоник басымнарның саны
95 
 
 
да шунда ук күз алдына килеп баса: һәр ритмик группада тоник басым соңгы иҗектә — цезура чигендә һәм шигырь юлы азагында була, әйтик, шигырь юлы ике цезурага бүленә икән, ул санга берлене (юл азагындагы көчле тоник басымны) китереп кушасы кала, ягыш ул шигырьдә өч тоник басым бар булып чыга. Мәсәлән, түбәндә өзеге китерелгән шигырь шул ритмда — «дүртенче һәм алтынчы иҗекләрдән соң килгән цезуралы ун-тугыз үлчәве» белән язылган: Саргайдылар > имән | яфраклары || Көтү йөргән | чишмә | тавында. || Көтүченең | курай | моңы калды || Камышларның | кичке | шавында. || (Г. Латыйп, «Көтү кайтам) Шигырь үлчәве, шигырьнең эчтәлегенә карап, төрлечә булырга мөмкин, ләкин шуның белән бергә ул тарихи үсеше ягыннан да үзенчәлекле. Акад. Ф. Коршның эзләнүләренә караганда («Древнейший народный стих турецких племен», Записки Вост. отд. Имп. рус. археол. общества, том XIX, С. П-рг, 1909), төрки халыклар шигыре төзелешендә иң борынгы форма — күбесенчә дүртенче иҗектән соң килгән цезуралы җиде-җиде үлчәве. Аның яралгылары төрки халыкларының VIII йөз хатирәсе — 732 елда үлгән принц Күл Тәгии һәйкәле язмалары чәчмә телендә үк инде күренгәли,— һәм бу, әлбәттә, очраклы хәл түгел: ул — төрки халыклар поэзисендә андый үлчәүнең бик ерак заманнардан ук килүе турында сөйли. Бу үлчәү белән XII йөз шагыйре Хуҗа Әхмәт йәсәүи үзенең күп кенә шигырьләрен («Хикмәтләр»ен) яза. Шул ук үлчәү 1303 елда төзелгән «Кодекс команикус»та — XV гасырда Литва һәм Волыниягә күчкән караимен татарлары такмакларында, хәзерге һәм борынгы татар халык җырлары, мәкаль-әйтемнәре һәм табышмакларында тулып ята, мәсәлән: Ике егет | киләдер, || Каенсарга I җитәдер: || «Каенсарның какысын, || Без ашарбыз | татлысын, 1| Ят авылның I кызларын || Без алырбыз I яхшысын*. || Авыл башлап | ни бетте? || Көн бетте дә | ай бетте. || 
 Язма әдәбиятта бу үлчәү янына унбер-унбер үлчәве дә килеп кушыла. 1069 елда Йосыф Баласагыилы тарафыннан язылган борынгы уйгур дидактик поэмасы «Кудаткы бслег», мәсәлән, шул үлчәүгә туры килә. Борынгы татар әдәбияты әсәрләреннән Мөхәммәдьяр Мәхмүтнең «Нуры Сыдур» китабында да (1541 ел) шуны ук күрәбез. Бу үлчәүләр үз чиратында сигезәр һәм уникешәр иҗекле үлчәүләрне барлыкка китерәләр (мәсәлән, XII йөз хатирәсе «Йосыф вә Зөләйха» уникешәр иҗек белән язылган). Си- гез-җиде үлчәве дүрт юллы строфаның иң элек соңгы ике юлында формалашкан, аннан соң бөтен строфаны биләп алган булса кирәк. Моны бигрәк тә халык шигырьләре (җыр, бәет, мәкаль, әйтем, такмаклар) формалашу процессын җентекләбрәк тикшергәндә күрергә була: Аккош атсаң, | ятып ат, 1| (7) Тимәс микән түшенә. || (7) Кичтән ятсаң, | исәпләп ят, || (8) Кермәс микән | төшеңә. || (7) Бүгенге поэзиядә шигырь ’ үлчәүләре гаять күп, ләкин иң күп кулланыла торганнары ике: уи-тугыз һәм сигез-җиде үлчәүләре. Аннары җиде- җиде, сигез-сигез, тугыз-тугыз, ун- ун, унике-унике үлчәүләре китә һ. б. Силлабик шигырьләрнең ритмикасын тикшергәндә, цезуралар системасына зур игътибар юнәлдерелергә тиеш, чөнки цезура — бу төр шигырь төзелешенең үзәгендә ятучы бик әһәмиятле ритмик чараларның, берсе. Цезурада азмы-күпме пауза ясала; цезура шигырь юлларын ритмик группаларга аера, һәр ритмик группада, бигрәк тә соңгысында, азаккы иҗек көчле басымга — тоник басымга ия була. Ләкин биредә шуны да әйтергә кирәк: цезура һәр шигырьдә дә булмаска яки, булса да, һәр юлда да эзлекле сакланмаска яисә төрле строфада төрлечә килергә мөмкин. Цезура сакланмау берничә строфадан торган әсәрнең бер- ике урынында гына очраса һәм ул билгеле бер эмоциональ-интонацион максат белән генә эшләнгән булма- са, гомуми ритмны боза — шигырьне кытыршы итеп күрсәтә. Әгәр инде
96 
 
 
 
цезура сакланмау чагыштырмача күпкә китсә яки цезура төрле строфада төрлечә куелса, әсәрнең гомуми ритмик агышы азчылык цезуралар артыннан түгел, ә юл азаклары басымы һәм паузасы биргән ритмик төсмергә генә иярә, щул ритмны әсәрнең буеннанбуена алып бара, ягъни гомум ритм аратирә очраган төрле-төрле цезураларны «бар дип тә белми», бары тик юл азакларын гына ритмик тукталыш һәм тоник басым дип таный. Г. Тукан әсәрләренең күбесе, мәсәлән, шундый ритмга корылган. Аннары кайбер ирекле шигырьләрдә юлларны мәгънәви кисәкләргә бүлү нәтиҗәсендә туган үзенә бер төр. «тәртипсез» цезуралар — семантик цезуралар да кулланыла.— бу турыда бераз соңрак әйтелер. Шигырьдә сүзләрне цезуралар аралыгына яки бөтен бер юлга этел- мәстөртелмәслек итеп, эмоциональ- музыкаль яңгыраешлы итеп урнаштыру телдән үзенә бер төрлерәк син- таксик төзелешне, күбесенчә инверсион тәртипне таләп итә. Шигырьдә синтаксик чаралар күп төрле, тик алар әле бездә махсус рәвештә өйрәнелмәгән генә, мәсәлән, шигырь ритмы аксамасын яки эмоциональлек көчәйсен өчен, кайвакытта нинди дә булса бер сүзнең урынын алыштырып кую гына да җитә һ. б. Шулай ук кайбер морфологик яки фонетик процесслар да шигырь ритмикасы өчен барыбер түгел. Мәсә- лән, цезуралар аралыгында яки бөтен бер юлда, ритм таләбе белән яки орфоэпик норма буларак, сүз белән сүз арасында ике янәшә сузыкларның берсе йотылырга яки дифтонг хасил булырга, сузык кыскару (синкопия) яисә өстәлү (протеза һәм парагогия) күренешләре килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән: Һәм бригада | калды кырда || Дуслашып яз I таны белән. || Җиңүне алар ' үлчәделәр || Карыш белән, I адым белән. || (•9. Давыдов, «Солдат турында баллада») Биредә аерып күрсәтелгән янәшә сүзләрдә беренче сүзнең азагындагы сузык икенче сүзнең башындагы сузык тарафыннан йотыла (элизия). Мондый күренеш татар орфографиясендә чагылдырылмый. Көнбатыш Европа телләрендә йотылган аваз апостраф белән күрсәтелә, мәсәлән, шул 
рәвешчә: «җиңүн- алар». Сагындым бит I сине, I тугай авылым*. || Синнән чыгып | киткән | көнемнән || Алып менә | ярты | гомерем үтте, || Юк, чыкмыйсың | минем | күңелдән. || (С. Баттал, «Авылыма») Тисса, Одер, Висла, Дунай || һәм Влдава аркылы || Күперләр салдык ашкынып, || Биреп йөрәк ялкынын. || (Мөхәммәт Садри, «Төзүче») Бу мисалларның беренчесе—ритм таләбе буенча сүздә бер сузык кыскаруын (авылым, гомерем урынына аулым, гомрем), икенчесе — сузык өстәлүен күрсәтә (Влдава сүзе Выл- дава булып әйтелә) *. Хәзерге вакытта татар шагыйрьләре каршында ритмик төрлелекләрне арттыру өчен шигырь үлчәүләрен төрлеләндерү, ул үлчәүләрдә цезуралар системасын үстерү, катлаулы цезуралар куллану — бер төрле цезура белән икенче төрле цезураны эзлекле һәм билгеле тәртиптә үзара аралаштыру мөмкинлекләрен табу бурычы тора. Түбәндә кайбер ешрак кулланыла торган үлчәүләрнең иң гади цезуралар системасына берникадәр күзәтү ясала. Мисаллар цезуралар системасы эзлекле сакланган, цезуралары һәр строфада да бер төрле булган әсәрләрдән алындылар. * Г. Тукайда иң күп кулланыла торган унбиш-унбиш яки уналты- уналты үлчәвендә цезура, күбесенчә, сигезенче һәм, сирәгрәк, унынчы яки тугызынчы иҗектән соң килә, димәк, ул үлчәүдә төп ике тоник (ритмик) басым бар (цезура чигендә һәм юл азагында): Җиктереп пар ат, Казанга | туп-туры киттем карап, || Чаптыра атларны кучер, | суккалап та тарткалап. || («Пар ат») 
' Аваз йотылу, дифтонг хасил булу, сузык кыскару яки өстәлү турында кара: Л. Җәләй, «Татар теленең орфоэпик нигезләре», Татгосиздат, 1953; Р. Шакирова, «Хәзерге татар теле фонетикасына кереш», Таткнигоиздат, 1954.  
7. „С. Ә," N 8. 97 
 
 
Бу үлчәү хәзерге шагыйрьләрдә бөтенләй диярлек кулланылмый. Кулланылса да, сигезенче яки унынчы я тугызынчы иҗекләрдән соң килгән цезура бер шигырь юлын икегә әйләндерә яки әйләндерә яза: Тик ул гөлнең зәңгәр күзләрендә I шундый шатлык, көрлек. || Әйтерсең, ул—багананы түгел, | тауны күтәрерлек. || (Ә. Фәйзи, «Яшьлек») Сирәк кулланыла торган унөч-ун- өч үлчәвендә цезура сигезенче яки дүртенче һәм сигезенче иҗекләрдән соң куела; димәк, биредә ике яки өч тоник басым була: Юл буенда | тузан уйный, I тузан кабара, | Таң атканда | яшь егетләр | сугышка бара. | Бер чибәр кыз, | юл буенда [ талга сөялеп, | Сөйгән ярын | көтеп тора, | еш-еш тын алып. || (Ә, Ерикәй, «Юл буенда») Уиике-унике һәм унике-сигез үлчәүләрендә цезура—дүртенче һәм сигезенче иҗекләрдән соң; димәк, боларда тоник басым өчәү: Яшь баласын | тирбәткәндә | һәрбер ана, Ц Тимәсен, дип | тели җил һәм | яңгыр аңа. || (К. Нәщми, «Әниләр теләге») Француз телендә унике-унике үлчәве белән язылган шигырь алек- сандрик шигырь дип йөртелә. Шунсы характерлы, анда цезура алтынчы иҗектән соң куела. Татар телендә исә андый цезура шигырь юлын тулысынча ике кисәккә өзә һәм шул нигездә цезурасыз яки цезурасы өченче яки дүртенче иҗектән сон булган алты-алты үлчәве барлыкка килә: Иркәли I таң кошын || Зөбәрҗәт | тамчылар. Ц Әйтче, бу 1 күренешкә || Сокланмый I кем чыдар. || (М. Җәлил, «Сандугач һәм чишмә») Уибер-унбер үлчәвендә цезура өченче һәм алтынчы иҗекләрдән соң булырга мөмкин. Мәсәлән, арадаш, параллель һәм әйләнмә рифмалар куллануда, шигырь юлларын цезураларга бүлү һәм гомумән шигырь техникасында гаять зур төгәллек һәм эзлеклелек күрсәтә торган шагыйрь Шәрәф Мөдәрриснең «Син, болай, белдекле...» сонеты нәкъ шул ритм — өчәр-өчәр тоник басым белән язылган: Син, болай, | белдекле. | Хәреф таный сың... || Аңлыйсың | беркадәр | „сатира" сүзен,— || Күзлегең ! өстеннән I залга карыйсың, || Чәйнисең | лыгырдап | сафсата чүбен. || 
Бү үлчәү борынгы әдәбиятта, Г. Тукай, М. Гафури иҗатларында бик еш күренә, ләкин цезуралар куллану аларда эзлекле түгел яки бөтенләй юк: Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә, || Яд итәрләр кем белә? Рәхмәт илә. || Бер заман бардым Печән базарына, [| Шунда мин таптым азык язарыма. || (Г. Тукай, «Яңа кисекбаш») Г. Тукайдан китерелгән беренче строфага карап, анда цезура дүртенче иҗектән соң тора дияргә мөмкин. Ләкин ул караш берничә юл түбән төшкәч үк җимерелә. Мәсәлән, биредә шул ук әсәрдән алынган икенче бер строфада цезура өченче, бишенче һәм җиденче иҗекләрдән соң килә ала. Менә шундый төрлелек булганга күрә, ул поэманың, шигырь төзелеше цезуралы түгел, ә цезурасыз дияргә туры килә. Моның шулай икәнен Г. Тукайдан алынган өзекнең Ш. Мөдәррис строфасына караганда башкача ритмда яңгыравы ук күрсәтеп тора. Димәк, «Яңа кисекбаш»та ритм цезурадан башка гына, иҗекләрнең юл саен билгеле бер санда кабатлануы, ягъни һәр юл азагында бер көчле тоник басым һәм пауза булуы аркасында барлыкка килә (әлбәттә, бу әсәрдә сүзләрне шул үлчәүгә җайлаштырып сайлау, сүз тәртибе, индивидуаль поэтик синтаксис турында да бик җентекләп сөйләргә булыр иде, ләкин болары — башка мәсьәлә). Ун-ун үлчәвендә цезура дүртенче, алтынчы, бишенче иҗекләрдән соң килә ала. Бишенче иҗектән соң булганда ул, күбесенчә, биш-биш үлчә- вен бирә: Идел өстендә || Тирбәлә томан. || Аккош нидәндер || Шикләнә сыман. [I (Ф. Кәрим, «Идел») 
98 
 
 
i н-тугыз үлчәве — сөйләү стиленә иң якын үлчәү. Шуңа күрә кайбер шагыйрьләр (һ. Такташ һ. б.) аны үзләренең ирекле шигырь төзелешенә нигез итеп алганнар. Гадәттә, бу үлчәү цезураны алтынчы яки дүртенче һәм алтынчы иҗекләрдән соң кабул итә (башкача әйткәндә, анда ике яки өч тоник басым була): Ишеттем мин кичә I берәү җырлый || Чын безнеңчә матур, милли көй; || Башка килә | уйлар төрле-төрле, | Әллә нинди i зарлы, моңлы көй. || (Г. Тукай, «Милли моңнар») Ай урагың салып • иң башыңа, || Кояш нурларыннан | нур алдың, || Кояш нурларыннан нур алдың да || Салкын чишмәләрдән су алдың... || (Н. Исәнбәт, «Уракчы кыз») Ун-җиде һәм ун-алты үлчәүләрендә цезура, күбесенчә, кулланылмый; кулланылса, ул, гадәттә, дүртенче иҗектән соң килә: Таң алдыннан әгәр шушы кырда || Сузсаң гармонеңны, || Иң башта шул нарат тыңлап тора || Синең бар моңыңны. || (С. Хәким, «Нарат») Тугыз-тугыз үлчәве чагыштырмача соңгырак чорда һәм ун-тугыз үлчәвендә бер иҗек төшеп калу нәтиҗәсендә туган булырга кирәк. Цезура анда я бөтенләй булмый, яисә өченче һәм алтынчы яки дүртенче һәм алтынчы иҗекләрдән соң куела: Күптән тынды I апрель ташуы, || Кабат гөрләр, җылы яз килсә. || Кара-кучкыл . бодай басуы, || Дулкынлатып | аны җил исә. || (Г. Хуҗи, «Хәлисә») Өченче һәм алтынчы иҗекләрдән соң килгән цезуралы тугыз-тугыз үлчәве алты-өч үлчәвенә әверелергә мөмкин: Илемнең өстендә || Матур төн, || Жәйге җил искәли || Акыртын. || (Ә. Давыдов, «Җырла, Робсон/») Тугыз-сигез үлчәве татар поэзиясе өчен хас түгел (сигез-тугыз үлчәве очраштыргалый), ләкин рус поэзиясендә ул, күбесенчә, дүрт буынлы ямб яки хорей рәвешендә, бик еш кулланыла. Анда бу үлчәү үзенең кулланылыш сферасы ягыннан безнең ун-тугыз үлчәвенә эквивалент була ала. Аны, цезуралар куелышының җаен табып, татар теле җирлегенә күчергәндә бик 
яхшы булыр иде, чөнки ул вакытта рус телендәге иҗек саны ягыннан бер үк булган әсәрләрне үлчәвен арттырып яки киметеп тәрҗемә итәргә туры килмәс иде. Шулай да татар тәрҗемә әдәбиятында һәм фольклорда бу үлчәүнең кайбер үрнәкләре бар, мәсәлән: Туганнар, ' күңелдән | берләшеп, || Торыйк, бер аякка | басыйк || Иркенлек, сәгадәт багына, || Ягез лә, | башлап юл | ачыйк. || Беләмсез, I туганнар, кем идек, || Дөньяга ни өчен килдек? || Иркенлек I вә дуслык, > җир, ирек—|| Менә без I ни өчен | килдек. || («Татар халык иҗаты», Татгосиздат, 1951) Цезураның бу рәвештә торышы (өчәрөчәр иҗек аркылы килүе) рус телендә так иҗекле ритмик буыннар — анапест яки дактиль белән язылган шигырьләрне тәрҗемә итәргә уңай булыр иде. Ләкин җөп иҗекле ритмик буыннар — хорей һәм бигрәк тә ямб белән язылган әсәрләрне, мәсәлән, A. С. Пушкинның «Евгений Оиегин»ын татарчада бирү өчен дүртенче һәм алтынчы иҗекләрдән соң килгән цезураларны алу уңышлырак булачак. Тугыз-алты яки алты-тугыз үлчәвендә цезура дүртенче иҗектән соң килә: Мөмкин түгел. | Бүген җыелыш. || Син дә эшсез I йөрмә, || Мусин белән I бергә || Профсоюзга взнос җыегыз. || (111. Мөдәррис, «Гыйшык ялкыны», Пародия) Сигез-сигез үлчәве, күбесенчә, цезурасыз кулланыла; әгәр цезура дүртенче иҗекнең азагына төшсә, дүртдүрт үлчәве барлыкка килергә мөмкин (Г. Тукайның «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» шигырендәге кебек): Кеше гашыйк кара кашка, || Минем теләкләрем башка: || Әйләндерергә мин телим || Дошманнарны тораташка. || (Г. Камал, «Минем теләк»)
7* 99 
 
 
Җиде-җиде һәм бигрәк тә сигез- Җиде үлчәве татар халык җырларында һәм шагыйрьләрнең җыр текстларында үзәк урынны тота; аларда цезура дүртенче яки өченче иҗектән соң куела яки бөтенләй куелмый: М и и е м и р кә м М и н з ә л ә дә | ] Туып үскән бер матур, п Миизәләгә | бара алмасам, || Аны кемнәр | юатыр. («Минзәлә», Татар халык щыры) Иркәм минем | бик күркәм, || Яратмый дип | юк үпкәм; Керфекләре гөл генә, || Түбән карый | гел генә. || (М. Җәлил, «Сәгать») Сигез-җиде һәм җиде-җиде иҗекле үлчәүләр рус әдәбиятында да еш кулланылалар. Бу яктан алар һәр ике телдә бер-берсенә тулысынча эквивалент була алалар. Татар текстларын шул үлчәүдәге рус халык музыкасына җырларга мөмкин булу гына да аны бик ачык күрсәтеп тора (мәсәлән, Татарстанның Акташ районы Илтән Бута авылы яшьләре татарча җырларны рус көе «Подгорная»га әйтеп бииләр). Аерма тик ритмик агымның юнәлешендә: татар телендә ритмик басььм җөп һәм так иҗекләргә (дүртенче иҗектән соң килгән цезурага һәм юл чикләренә), ә рус телендә—күбесенчә гел так иҗекләргә генә төшә (хорей). Сигез-алты яки сигез-биш үлчәүләрендә, гадәттә, шигырьнең һәр юлы өчен дә уртак цезура булмый. Җидеалты һәм сигез-дүрт үлчәүләрендә цезура дүртенче иҗектән соң килә; шул ук үлчәүләрнең цезурасызлары да күренгәли: Үтте көннәр... | Кояштан ]| Бөркеп торды i эссе... || Ап-ак шәлгә I төрендеЦ Алмагачлар | өсте. || (Ш. Мөдәррис, «Яшәү көче») Җиде-өч үлчәве җиде-җиде үлчәвеннән кыскартылып ясалган булырга кирәк. Аида, гадәттә, цезура булмый: Болындагы чәчәкләр || Сөйләшә: || — Бигрәк игътибарсыз кыз || Миләүшә! п (Ә. Исхак, «Миләүшә») Татар поэзиясендә күбрәк кулланыла торган үлчәүләрнең һәм алар- дагы цезураларның иң гади төрләре, нигездә, менә шулар. Ул төрләр биредә, башлыча, дүрт яки ике юллык строфалар күләмендә генә күр сәтелеп үтелделәр; әмма строфалар татар поэзиясендә, бигрәк тә хәзергесендә, күп төрле формаларда төзеләләр, төрле-төрле сандагы һәм үлчәүдәге юлларны берләштерәләр. Ул төрлелекләр 
җырларда аеруча нык чагыла. Мәсәлән, М. Хөсәеннең татар милли музыкасы классигы Салих Сәйдәшев музыкасына язылган «Кара урман» текстында һәр куплет алты юлдан тора, ул куплетларның беренче юлында —дүрт, икенчесендә—җиде, өченче һәм алтынчысында — тугыз, дүртенче белән бишенчесендә — алты иҗек бар; өченче һәм алтынчы юлларда алтынчы иҗектән соң цезура килә: .Кара урман, || Аланында ак томан, || Борма юлларында юк тузан. |. Дәһшәтле елларда || Сине, кара урман, || Туган йорты итте | партизан* || «Кара урман» җыры буеннан- буена менә шундый бер үк формада төзелгән куплетлардан—строфалардан тора. Әгәр бу форма әсәриен буеннан-буена шулай бер төрле ка- батланмаса, ягъни төрлетөрле үлчәүдәге юлларны куллануда симметрия сакланмаса, ул чакта строфа тәртибендә төзелгән шигырь турында түгел, ә строфаларга бүленмәгән ирекле шигырь төзелеше турында сүз алып барырга кирәк булыр иде. Строфа, цезуралар системасы — татар шигырь ритмикасының үзәк моментлары, ләкин болар янына әле тагын бер бик әһәмиятле ритмомелодии чара — рифмалар килеп кушыла. Рифма хәзерге аңлауда — ритмик берәмлекләр азагының бер төрле яңгыравы, аваздаш аһәңлеге, ул — нинди дә булса ритмик рәтнең төгәлләнү күрсәткече. Рифманың ритмик рәт төгәлләнү күрсәткече икәнлеге бигрәк тә ирекле шигырьләрдә нык сизелә. Ирекле шигырьдә кайда нинди ритмик рәт.
100 
 
 
питмик берәмлек ятканлыгы, башлыча, рифмалар аша беленә. Шигырьнең музыкальлеген, ритмик көчен арттырудан тыш рифманың мәгънәви әһәмияте дә зур. Чөнки шигырь юлы азагына — зур пауза янына куелып, көчле тоник басым белән сугарылган һәм аваздаш яңгырауга ия булган сүзнең укучы яки тыңлаучы дикъкатен аеруча үзенә тартуы — табигый, һәм шунлыктан яхшы шагыйрьләр мәгънәсе әһәмиятлерәк булган сүзләрне рифмалаштырырга тырышалар да. Хәзерге татар шигырьләрендә рифма, башка күп кенә халыклардагы шикелле, юл азакларында килә. Ләкин акад. В. Радловның тикшеренүләренә караганда, төрки халыкларның борынгы поэтик иҗатларында рифма, киресенчә, юл башына куела торган булган. Моның сәбәбен акад. В. Радлов төрки телләрнең грамматик үзенчәлекләреннән күрә: «Төрки телләрдә барлык грамматик үзгәрешләр, барлык сүз ясалулар.—ди ул,—сүз тамыры иҗегенә билгеле аффикслар ялгану белән эшләнә. Сүз тамыры иҗеге — нык һәм үзгәрешсез, андагы сузык калган кисәкләрнең сузыгы нинди булуын билгели, аны, сүз тамыры иҗеген, сүзнең нигез кисәге дип тә карарга була. Шуңа күрә рифма өчен барыннан да бигрәк нәкъ менә шул сүз тамыры иҗеге (сүзнең беренче иҗеге) яраклы булып табылган да» (югарыда күрсәтелгән хезмәтнең беренчесе). Төрки телләрдә, шул исәптән татар телендә дә, рифманың борынгы чорларда юл башында килгән булуы, чыннан да, бик ихтимал. Моның шулай икәненә ишарә итүче фактлар татар халык иҗатында бүгенге көндә дә җитәрлек. мәсәлән: 
Сандугачка җим салмыйсың, Сайрый бирсен дисеңме, Сагынганда юк сәламең, Саргаеп үлсен дисеңме? 
Яара бүркең киеп кил, Караңгыда танырмын. Караңгы дип килми калма, Карты чыгып алырмын. 
/7ар буена төшкәнем юк, Пафрак йара тал-тирәк. Пана дисәм — йалкьшы юк, //алкыйсыз папа йөрәк. 
Акад. В. Радлов төрки телләрдәге шигырьләрдә эчке рифма, тартыклар 
һәм сузыклар аһәңлеге киң кулланылуын да күрсәтеп үтә. Татар халык иҗатында андый мисаллар шулай ук тулып ята: 
Буй белән түгел, уй белән. 
Кумәк күтәрсә, кулие күтәрер. 
Сары ат җиктем, газлар кичтем, Сары ат гплкыи алсын дип. Чит җирләрдә бик күп йөрдем, Башым гыйбрәт алсын дип. 
Тцп-туп итеп баскан туры атның, 77/быклары яшел тут икән. Төшмәсен лә гыйшкың матур ярга, Гомерләрдә сүнмәс ут икән. 
Эчке рифма еш кына очракта теге яки бу кичерешкә, эш яки хәрәкәткә аваз ияртү рәвешендә төзелә. Соңгы җырда, мәсәлән, уңышсыз мәхәббәткә дучар булган кешенең уфтану тавышы — «у» авазлары ишетелә. Әгәр «Кара урман» җыры сүзләренә, бигрәк тә М. Хөсәен текстына игътибар итсәк, айда иксез- чиксез зур, калын, карт урманның мәһабәт сулышын — куе һәм салмак, иркен һәм көчле яңгырашын — «а» авазларын тоябыз. Менә шулай теге яки бу авазның шигырьгә билгеле бер эмоциональ төсмер, аерым үзенчәлекле музыкаль яңгыраш бирүе шигырь техникасында авазлар аһәңлеге дип йөртелә. Димәк, югарыда китерелгән мисалларның күбесендә эчке рифма бер үк вакытта аваз ияртү алымы да, аваз аһәңлеге дә булып тора. Гомумән, юл башы рифмасы, эчке рифма, аваз ияртү яки аваз аһәңлеге теге яки бу эмоциональ-семантик максат белән шулай ук юл азагы рифмасына да үтеп керергә мөмкин, мәсәлән, әле генә китерелгән куплетларда моны бик ачык күрергә була. Тартыклар яки ярым сузыклар аһәңлеге (аллитерация) мәкаль һәм әйтемнәрдә күбрәк кулланыла, чөнки җырда аның тәэсир көче әллә ни зур түгел:  
101 
 
 
Сыртың сынса да сереңне бирмә. Амәнәткә хыянәт итмә. Байга йалланган малай йаллаган. Хәзерге чор татар халык җырларында юл башы рифмасы куплетның һәр юлында да, ике яки өч юлында да килергә мөмкин. Шуның белән бергә ул һәрвакытта да диярлек юл азагы рифмасы белән бергә кулланыла. Бу факт юл башы рифмасының инде бөтенләй бетә баруы турындамы, әллә ул рифманың аваз аһәңлеге яки эчке рифма төсендә юл азагы рифмасы белән янәшә яшәве һәм яшәячәге турында сөйлиме? һәрхәлдә, әле аны ныклап тикшерәсе, ачыклыйсы бар. Татар телендә юл азагы рифмаларын, шул телнең фонетик үзенчәлегенә — сингармонизм законына туры килгән рәвештә, калын (арткы рәт сузыклары катнашлыгында төзелгән) һәм нечкә (алгы рәт сузыклары катнашлыгында төзелгән) рифмаларга бүләргә мөмкин (әлбәттә, андый бүленеш эчке һәм юл башы рифмаларына, аваз аһәңлеге төрләренә дә карый, тик ул турыда югарыда тукталышмады гына). Авазлар аһәңлегенең таләп итүе буенча, гадәттә, калын сүзләр — калын сүзләр белән, нечкәләре — нечкәләр белән рифмалаша. Калын сүз белән нечкә сүз рифмалашканда, башлыча, характерлы яңгырауга ия булган тартыкларны (мәсәлән, «ш», «ч», «с») эченә алганнары гына әйбәт рифма бирә ала. Аннары ачык һәм ябык рифмалар — сузык һәм тартыкка беткән рифмалар китә. Күбесенчә, сузыкка беткән сүз — сузыкка беткәне белән, тартыкка беткәне — тартыкка беткәне белән рифмалаша. Әсәрнең эмоциональ үзенчәлекләренә туры килгән хәлдә, ачык һәм ябык рифмалар үзара чиратлашып килергә дә, я гел ачык, я гел ябык рифма гына кабатланып торырга да мөмкин. Рифмалашу тәртибе буенча, арадаш, янәшә һәм әйләнмә рифма төрләрен аералар. Бездә рифмалашу традициясе бик үзенчәлекле булуга карамастан, күпчелек шагыйрьләр, башлыча, арадаш рифманың икенче һәм дүртенче юллар рифмалашу төрләреннән генә файдаланалар. Татар шигыре цезуралар системасына, ягъни тоник басымнар төрлелегенә көннәи-көн байый бара, ә рифмалашу системасында, киресенчә, бер урында таптану, илтифатсызлык сизелә. 
Рифмалашу тәртибе строфа төзелеше белән тыгыз бәйләнештә тора. Татар строфасында һәр шигырь юлы, нигездә, җөмләнең нинди дә булса чагыштырмача тәмамланган бер синтаксик өлешенә — билгеле бер төшенчәне алган сүз тезмәсенә, яки иярчен я баш җөмлә чигенә туры килә. Ә еш кына очракта строфаның һәр ике яртысы — беренче ике юлы бергә һәм икенче ике юлы үзенә бергә һәркайсы аерым-аерым җөмләләр тәшкил итә. Әйбәт шагыйрьләрдә силлабик шигырьләргә хас булган бу үзенчәлек һәрвакыт диярлек эзлекле саклана. Аларда бу кагыйдәдән тайпылу, ягъни бер төшенчәне эченә алган сүз тезмәсен ике юл арасында таркату — сүз атлату (enjambement) билгеле бер эмоциональ яки семантик максат белән генә эшләнә. Мәсәлән, Муса Җәлил үзенең бер шигырендә «үлем җәзасы» сүз тезмәсен — икесе бер төшенчә белдерә торган сүзләрнең беренчесен бер юлда калдыра, икенчесен — икенче юл башына күчерә. Моның белән шагыйрь хөкем ителүченең нинди җәзага тартылуына, ул җәзаның нинди коточкыч икәнлегенә аерым басым ясый: Хөкем булды, аны үлем Җәзасына хөкем иттеләр. Ул еламый, соңгы күз яшьләре Күптән инде агып киттеләр... (<Мәхкүм>) Татар поэзиясе строфа төрләренә шактый бай. Иң еш кулланыла торганы — дүрт һәм аннан кала ике юллы строфалар. Кайбер җырларда һәр строфа азагы саен кабатлана торган үзенә бертөрле төзелешле строфалар — рефреннар да була, мәсәлән, уен җырларында. Халык иҗатында, башлыча, икенче һәм дүртенче юллар рифмалаша, шулай ук беренче, икенче һәм дүртенче юллар рифмалашу формасы да бар. Мондый строфаларда рифмалашкан юллар иҗек саны ягыннан, күбесен
102 
 
 
чә, бер-берсепә тигез (гадәттә, җидешәр иҗек), рифмалашмаганнар ры — бер иҗеккә артык булып чыга. Мәсәлән: Күк күгәрчен ояда, Оялары пыяла. Күгәрченнәр күк гөрләшеп, Без яшибез дөньяда. Строфа төзелеше рифмалашу тәртибе белән генә түгел, югарыда күрелгәнчә, цезуралар системасы белән дә тыгыз бәйләнештә тора. Шупа күрә цезуралар системасын җентекле өйрәнү эше шигырьнең строфа төзелеше, шигырь үлчәве белән органик берлектә алып барылырга тиеш. Шунсы да әһәмиятле, строфа төзелешендә шигырь үлчәве, цезуралар системасы төрле телләрдә төрлечә. Мәсәлән, француз телендәге ирекле шигырьдән башка шигырьләрдә строфалар, нигездә, бер үк үлчәүдәге — озынлыктагы юллардан гына торалар (мәсәлән, һәр юлы сигезәр, унар яки уникешәр иҗектән торган строфалар турында сөйләргә мөмкин һ. б.) Анда тигез- ле-тигезсез юллардан төзелгән строфалар бик сирәк, булганнары да билгеле бер стандарт формада һәм исемдә йөртелә, мәсәлән, шундыйлардан унике-сигез үлчәвен — ямб строфасын күрсәтергә мөмкин (ләкин биредә ямб дигәннән басымсыз- басымлы иҗек чиратлашу тәртибен түгел, ә унике һәм сигез үлчәүләренең— юлларының строфада чиратлашын аңларга кирәк). Икенче яктан, кайсы гына телдә булмасын, строфа һәм цезуралар системасы, гомумән, шигырьнең ритмикасы, әлбәттә, әсәрнең идеясе, эчтәлеге һәм художество үзенчәлекләреннән аерып алгысыз. Шигырь үлчәве, цезура, строфа төрләре әсәрнең эчтәлеге нинди булуга карап йөри, дөресрәге, конкрет тойгы чын шагыйрьдә шигырьнең беренче юлларыннан ук үзеинәи-үзе диярлек тиешле формаларга салынып бирелә. Димәк, шигырь ритмикасын тикшерү үзмаксат булып калмасын өчен, берүк вакытта әсәрнең эчтәлегенә дә бик нык игътибар итәргә кирәк була. Татар шигырь ритмикасына карата югарыда әйтелгәннәрнең барысы да, нигездә, төзек поэтик формаларга, оашкача әйткәндә, классик поэ- • зия формаларына карыйлар. Хәзерге чор татар әдәбиятында әле тагын башка төр поэтик формалар — Һади Такташ исеме белән беркетелгән ирекле шигырь төзелеше ритмикасы да бар. 
Иң элек «ирекле шигырь» төшенчәсенә һәм терминына карата бер- ике сүз. Рус поэзиясендә бер-берсенә синоним булырлык «вольный стих» һәм «свободный стих» терминнары астында үзләренең формалары белән беркадәр уртаклыклары булган ике төрле шигырь төзелеше аталып йөртелә. Уртаклык шунда — бу һәр ике төр шигырьдә дә иҗекләр саны төрле юлда төрлечә, бердән алып, шигырь юлы сыйдыра алган кадәр- чә. Аермалары — «вольный стих» та басымлы һәм басымсыз иҗекләр билгеле бер ритмик буын тәртибендә, башлыча, ямб тәртибендә, чиратлашалар,— димәк, мондый шигырь силлабо-тоник системаның үзенә бер төре булып санала, аның белән, күбесенчә, мәсәлләр языла (мәсәлән, И. В. Крылов мәсәлләре),— шигырь төзелеше силлабик булган телләр өчен ул бармый; «свободный стих»та басымлы һәм басымсыз иҗекләрнең нинди дә булса ритмик буын калыбында чиратлашуы да, һәр юл саен реаль басымнарның билгеле бер санда кабатланып килүе дә сакланмый. «Свободный стих»ның бу соңгы үзенчәлеге аны тоник шигырьдән дә ераклаштыра. Аннан соң анда һәр строфа интонацион бөтенлек, син- таксик симметриялелек (бер строфа — бер җөмлә) белән аерылып тора, мәсәлән: Слетают листья на дороги, В овраги, в логи, В поля, Где изморозью смочена земля. (Эм. Верхарннан — В. Брюсов тәрҗемәсе) «Свободный стих»та рифма һәрвакыт кулланыла. Рифма «вольный стих»та да була. Ләкин бу соңгы төрдәге шигырь белән язылган драма әсәрләрендә рифма кулланылмаска да мөмкин (ак шигырьнең «вольный стих»ка корылганнары). «Свободный стих»ны башлап Аме
103 
 
 
риканың XIX йөз прогрессив шагыйре Уолт Уитмен (1819—1892, «Үлән яфраклары» җыентыгы), аннары — француз телендә язган Бельгия шагыйре Эмиль Верхарн (1855—1916) куллана. Бездә «свободный стих» белән М. Кузьмин, В. Хлебников, В. Брюсов (Эм. Верхарииы тәрҗемә иткәндә) һәм иҗатының башлангыч чорында В. Маяковский берникадәр мавыга. Рус поэзиясендә В. Маяковский исеме белән бәйләнгән яңа шигырь тезелеше аңа кадәр булган шигырь төзелешләренең һәркайсыннан үзенә кирәкле поэтик алымнарны, ритм, рифма формаларын туып һәм формалашып килгән яңа чорның дәртле сулышына, көрәш һәм корылышның шау-шулы дулкынына, грандиоз адымнарына, тигезле-тигезсез ритмына — сугышчан рухтагы сөйләү стиленә һәм марш темпына җайлаштырып сайлап алудан һәм, иҗади рәвештә үстереп, тиешле поэтик формаларга салудан гыйбарәт. Яна шигырь системасын иҗат итү өчен В. Маяковский карамагында музы- кальтоник төзелештәге рус халык шигыре һәм классикларның шул ук төрдәге кайбер әсәрләре (мәсәлән, А. С. Пушкинның «Балык һәм балыкчы турында әкият»е, «Көнбатыш славяннарның җырлары», М. Ю. Лермонтовның «Купең Калашников турында җыр»ы һ. б.), XVII—XVIII йөзнең силлабикасы, Тредняковский һәм Ломоносовлардан башланган һәм А. С. Пушкин, М. Лермонтов, Н. Некрасов иҗатлары белән ныгытылган силлаботониканың классик төре, ниһаять, «вольный стих» һәм «свободный стих» шигыре төзелеше формалары була. В. Маяковский шуларның барысыннан да файдалана, аларның теге яки бу үзенчәлекләрен иҗади үзләштерә, ул системаларның һәм формаларның барысында да диярлек үзе дә язып карый, ләкин ныклап торып тоник системага туктала. Маяковскийның иң яхшы әсәрләрендә реаль басым, тоник системага хас рәвештә, ритм- даш юлларда билгеле бер санда кабатланып бара, ләкин шул ук вакытта анда, югарыда күрсәтеп үтелгәнчә, шигырьнең интонацион көчен арттыруга өстәмә паузалар — шигырь 
юлларын логик басымга, мәгънә бөтенлегенә карап бүлгәләүче, әгәр шулай әйтергә яраса, «семантик цезуралар» да кулланыла. Шуның өстенә аларда басымлы-басым- сыз иҗекләрнең чиратлашуында да берникадәр тәртиплелек күзәтелә. Тик бу тәртиплелек силлабо-тони- када күзәтелгән бертөрлелек — я ямбның гына, я хорей яки дактиль- ның гына кулланылуы түгел, ә төрле-төрле ритмик буыннарның үзара аралашуы. А. С. Пушкин, башлыча, ике иҗекле ритмик буыннарны, бигрәк тә ямбны кулланса, В. Маяковский гел ямб белән генә эш итүдән мөмкин кадәр ераграк тора, ямб яки хорейны ул — өч иҗекле ритмик буыннар (дактиль, анапест, амфибрахий һ. б.) белән аралаштырырга тырыша (мәсәлән, югарыда китереп үтелгән өзектә). Яңа чорның ритмикасын шигырь техникасына күчерү буенча В. Маяковский башкарган эшне татар поэзиясендә һ. Такташ үти. Әлбәттә, Такташ татар теленең фонетик үзенчәлекләреннән чыгып эш итә, шуңа күрә, яңа шигырь төзелешенең характеры һәр ике телдә бер үк булуга карамастан, ритмик нигезләре төрлечә булып кала: рус телендә — тоник, татар телендә — силлабик. Такташ тоник системага гына түгел, силлаботоника һәм «вольный стих»- ка да нигезләнә алмый, чөнки моның өчен, югарыда әйтеп үтелгәнчә, басымлы иҗекнең басымсыз иҗеккә караганда шулай ук көчле булуы кирәк. Ләкин аның каравы бу таләп мәҗбүри булмаган тагын бер шигырь төзелеше—«свободный стих» бар. «Свободный стих»ның француз теле җирлегендә, мәсәлән, Э. Верхарн иҗатында бик иркен кулланыла алуы шуңа күрә бер дә очраклы хәл түгел. «Свободный стих»ны, анда басымлы һәм басымсыз иҗекләрнең чиратлашуында билгеле бер тәртип сакланмаганга, проф. Тимофеев тоник шигырьнең үзенчәлекле бер төре ди икән («МСЭ», 1941, «Стихосложение»), шул ук сәбәптән чыгып, аны силлабик системаның да үзенә бер төре
J04 
 
 
дияргә була. Чөнки теге очракта да, монысында да конкрет шигырь системасының төп принцибы җимерелә: тоник шигырьдә реаль басымнар, ә силлабик шигырьдә — иҗекләр билгеле санда даими рәвештә чиратлашып килергә тиеш, ләкин «свободный стих» ул кагыйдәләргә буйсынмый,—димәк, иң яхшысы — аны һәр ике системага да нигезләнә ала торган үзенә башка шигырь төзелеше дип карарга кирәк. «Вольный стих» һәм «свободный стих» терминнары татар теленә бер төрле үк итеп — «ирекле шигырь» дип тәрҗемә ителә алалар. Ләкин биредә «ирекле шигырь» дигәннән «свободный стих»ны аңларга кирәк, чөнки, алда искә алып үтелгәнчә, «вольный стих» төзелеше татар теленең табигатенә туры килә алмый, шуңа күрә аның өчен махсус термин эзләп торуның да бу очракта әллә ни кирәге юк. Һади Такташ үзенең яңа шигырен ритмик мөмкинлекләре белән силлаботоник һәм тоник системаларга караганда да эластиграк булган силлабик системага, аның да ирекле шигырь төзелешенә китереп кора, чөнки андый шигъри төзелеш сөйләү стилен, сугышчан, күтәренке рухлы интонацияләрне чагылдыру өчен иң уңай чара була. Ирекле шигырьнең кайбер мисаллары татар классик поэзиясендә дә күренгәли, мәсәлән, Г. Тукайның «Бичара Бибиҗиһан» исемендәге пародиясендә: Бичара Бибиҗиһан — Бу китапта беренче каһарман, Закир да типларны матур җыйган, Гажәп инде, беренче кәррә тоткан каләм белән Шап! Бибиҗиһанның башына салам белән. Күгәрченкәем шунда ук ава, Кяр итми дәва. Читен шул суллык тартышы, Төшкәндер пристав каргышы. Бу өзектә иҗекләр саны — төрле юлда төрлечә, рифмалар, күбесенчә, строфа шикеллерәк итеп төзелгән янәшә юлларга төшә. Такташ шигыре исә мондый ирекле шигырьләрдән бик нык аерыла. Беренчедән, шагыйрьнең иң яхшы әсәрләрендә, иҗекләр саны төрле юлда төрлечә булса да, күпчелек юллар өчен уртак сан — уртак үлчәү барыбер саклана. Бу уртак сан, артык яки ким якка чигенүләр белән, күбрәк ун-тугыз, сирәгрәк — сигез-җнде үлчәвенә 
кайтып кала. Икенчедән, Такташ шигырь юлларын, логик басым максатыннан чыгып, Маяковскийдагы шикелле, семантик цезураларга яки аерым- аерым юлларга — зур паузаларга бүлгәләп бирә. Ритмик группаның соңгы иҗегеннән соң пауза никадәр зур булса, ул иҗектә тоник басым да шулкадәр көчлерәк була, димәк, моның белән шагыйрь силлабик шигырьне тагын ныграк тониклаштыра төшә. Шуның өстенә аның күпчелек шигырь юлларында дүртенче яки алтынчы иҗекләрдән соң ритмик цезуралар да, димәк, уртача көчтәге тоник басымнар да кулланыла. Өченчедән, андагы ярым-йорты юлларны билгеле бер тәртип белән бөтен хәленә китергәндә, еш кына очракта дүрт юллы яки кайчакта икешәр юллы строфалар хасыйл була. Өзек-өзек итеп бирелгән юллар дүрт юллык строфа төзи алса, рифмалар, гадәттә, өченче һәм дүртенче юлларга туры килә. Мисал өчен «Киләчәккә хатлар» һәм «Мокамай» әсәрләреннән өзекләр китерик: Ерак үткәннәрдән хәбәр алу, (10) Белмим, сиңа кызык булырмы? (9) Тик, 1 Бер вакыйга бүген миндә сиңа/ (11) Хат җибәрү фикерен тудырды. (9) («Киләчәккә хатлар») 
Белмим, I Әллә күпкә, ) (12) Әллә бик озакка, I Ахры, мәңге оныта алмамын (9) Тамбов урманнары уртасында (10) Усак яфраклары шаулавын... (9) («Мокамай») 
Күрелгәнчә, бу әсәрләрнең төп үлчәве ун һәм тугыз иҗекләрдән тора. Әле монда, әле тегендә бу үлчәүдән чигенүләр дә бар. Ләкин алар шигырьнең ритмикасын төрлеләндерү, поэтик сөйләмне гадәттәге сөйләм темпына якынайту максаты белән эшләнгәннәр. Юлларны өзек-өзек итеп бирү, ритмик цезураларның бе
105 
 
 
ренчесен (дүртенче иҗектән соңгысын) эзлекле сакламау да шул ук максатка юнәлдерелгән. Такташ шигыре паузаларга бик бай. Паузалар тулы юллар аралыгында һәм цезураларда гына түгел, өзек-өзек юллар аралыгында да барлыкка килә. Аннан соң өзек- өзек итеп бирелгән һәр кисәккә көчле логик басым төшә, логик басым астына, әлбәттә, мәгънәсе контекст өчен әһәмиятлерәк булган сүз туры килә. Төрле-төрле поэтик алымнар, мәсәлән, өзек яки тулы юлларны бер үк сүздәй башлаулар да (соңгы өзектә — «әллә» сүзеннән) шигырь ритмикасына билгеле бер музыкаль төсмер,— матур аһәңле яңгыраш бирәләр. Нәтиҗәдә, Такташ шигыре интонацион яктан гаять көчле, төрле-төрле паузаларга һәм басымнарга бик бай булып чыга, ләкин моңа карап аны, кайберәүләр әйткәнчә, тоник шигырь дияргә ярамый,— ритмик система (силлабик) белән шигырь төзелеше (ирекле шигырь) төшенчәләрен бер-берләре белән бутамаска кирәк. Такташ ритмикасының төп үзенчәлекләре, нигездә, менә шулар. Шул рәвешчә, һ. Такташ бөтен дөнья әдәбиятында У. Уитмен, Э. Верхарн һәм өлешчә В. Маяковский исемнәре белән билгеле булган ирекле шигырь төзелешен татар поэзиясендә беренче булып иркен куллана, аны яңа формадагы шигырь төзелеше итеп татар теле җирлегенә тулысынча урнаштыра. Үз чорында һәм хәзер дә Такташка иярүчеләр, нәкъ аныңча язарга тырышучылар да күп очрады, ләкин һаман да Такташ — Такташ булып, аның стиле тик үзенә генә хас стиль — кабатланмаучан, матур, индивидуаль стиль булып калды. Такташка ияреп тә, аның кебек үк матур яза алмауның төп сәбәбе— бу оригиналь шагыйрьнең поэтик һәм техник алымнарына хәрефкә хәреф кенә ошарга тырышуда, аны иҗади рәвештә үзләштерә алмауда булды. Үзеңнән нинди дә булса оригиналь яңалык кушмыйча, әзер шаблонны хәрефкә хәреф кабатлауның уңышсызлыкка китерәчәге, әлбәттә, һәркемгә дә ачык. Шуңа күрә дә, киресенчә, Такташ һәм шулай ук Маяковский алымнарын яңа чорда яңача кулланган, теге яки бу дәрәҗәдә 
иҗади үзләштергән шагыйрьләр генә сөйләү стилендә язу буенча кайбер әсәрләрендә үзләренең индивидуаль поэтик йөзләрен күрсәтә алдылар. Мәсәлән, Әнвәр Давыдовның колхоз тормышын чагылдырган поэмаларын һәм шигырьләрен, «Мәхәббәт каһарманы» сатирасын Такташ — Маяковский традицияләренең уңышлы дәвамы дип карарга мөмкин. Ә. Давыдов шигыре ритмикасының үзенчәлеге шунда— ирекле шигырь анда билгеле чамада гына ирекле: шигырь үлчәвеннән тайпылулар, гадәттә, ике- өч иҗектән артмыйлар. Билгеле булганча, шигырь үлчәвеннән читкә чыгып китүләр Такташта ешрак һәм күбрәк иҗекле. Аннары Ә. Давыдовның шигырь үлчәве, һ. Такташныкына караганда, күп төрлерәк. Ә. Давыдов, ритмик цезуралар белән беррәттән, кайбер шигырьләрендә цезурасы зуррак булган «семантик цезуралар» да куллана — юлларны, Маяковскийдагы шикелле, баскыч- баскыч итеп өзгәләп бирә, ә Такташта андый өзекләр аерым-аерым юллар тәшкил итә: «семантик цезура» паузасы юллар арасы цезурасыннан, һәрхәлдә, кыскарак була, димәк, бу һ. Такташ белән Ә. Давыдов ритмикалары арасына, сизе- лерсизелмәс булса да, аерма кертә. Мәсәлән: Нигә болай күңелем ашкына? (10) Бигрәк матур бит кичке Москва. (10) Яктылык урамда һәм күк йөзендә, (11) Ә иң көчлесе — кешеләр күзендә. (11) Москва халкы! Гаепләмәссез әле сез, (12) Артык шатлыклы булса төсем. (9) Күрәм, һәр телдә әзер җылы сүз (10) Мине кунакка дәшү өчен. (9) (Ә. Давыдов, «Москвада») Кыскасы, Ә. Давыдов һ. Такташ шигырен тагын да ныграк «ирекле- ләндерү»гә түгел, ә классик шигырь
106 
 
 
белән ирекле шигырь урталыгында торган ярым ирекле төзелешкә алып бара (биредә, әлбәттә, Ә. Давыдовның, әйбәт шигырьләре күз алдында тотыла), һәм шулай булырга тиеш тә, чөнки, беренчедән, сөйләү стилендә язам дип, артык «иреклелә- неп» китү шигырьне шигырьлектән чыгарыр иде, икенчедән, юл өзекләрен дә үзара рифмалаштыра башласаң, шигырь гел бер төрле тонда, башлыча, ироник тонда гына яңгырар иде, ә өченчедән, гәрчә иҗтимагый төзелеш белән шигырь төзелеше арасында һичнинди бәйләнеш юк шикелле күренсә дә, һәр заман үз стилен таләп итә,— иҗтимагый тормышы даулы-шаулы, көрәшле- гаугалы, кешеләр арасындагы яңа мөнәсәбәтләр дә әле генә ачыкланып барган бер чорның нервлы, ти- гезле-тигезсез ритмы өчен, халык тулы мәйданнарда яки шау-гөр килеп торган залларда чыгып сөйләү өчен, ирекле шигырь кулайрак табылса, иҗтимагый тормышы инде тәмам ныгыган, эзлекле бер тәртипкә утырган куәтле бер чорның көчле һәм тигез агышлы ритмы өчен иҗек саннары һәм цезуралар системасы гаять төгәл формаларда чиратлашкан классик шигырь төзелеше яхшырак булыр шикелле тоела. Ярым ирекле шигырь В. Маяковский шигырьләрен тәрҗемә итү өчен бик уңай: «Өйгә», «Язгы мәсьәлә», «Совет паспорты турында шигырь», «Литейщик Иван Козырев...», «Куз- нецкстрой...», «Казан», «Иптәш Неттегә...» һ. б. татар теленә шундый шигырь белән әйбәт кенә тәрҗемә ителгәннәр (В. Маяковский, «Сайланма әсәрләр», Татгосиздат, К-, 1949). Ләкин татар поэзиясендә ирекле шигырь төзелеше әле моның белән генә бетми. Татар поэзиясендә ирекле шигырьнең тагын бер төре — мәсәл шигыре бар. Мәсәл рус телендә, башлыча, «вольный стих» белән язылса, татар телендә аның өчен ирекле шигырь бик уңышлы кулланыла. Мәсәл шигырендә һичнинди төп үлчәү булмаска мөмкин. Анда, әйтергә теләгән фикернең эчтәлегенә муафикъ булганыңча, бер иҗектән алып уникеунөч иҗеккә кадәр төрле-төрле үлчәүле юллар үзара аралашып, төрлечә рифмалашып киләләр. Мәсәлән, Зәет Мәҗи- товның «Сандугач һәм карга» дигән мәсәленнән бер өзек: 
Кунып -шунда агачка, (7) Әйтте ул сандугачка: (7) — Җитәр, дускай, җитәр болан сайрарга 
(И)’ Мин теләмим синең җырны тыңларга. (11) Күрмим синдә яңа тавыш, яңа моң, (11) Күрмим синдә чагылышын яңаның. (Ц) Ошамагач инде җыр каргаларга, (Ц) Ошармы башкаларга? (7) Шуңа күрә, (4) Әптәм мин, карга-түрә: (7) — Кирәк сиңа дөрес юлны күрергә. (11) Кирәк карга төсле җырлый белергә. (11) Мин җырлыйм калын тавыш, шәп бас белән (11) һәм (1) Баш белән. (3) Сайрап йөрмә үзеңчә, (7) Кычкыр, дускай, минемчә. (7) Сүзгә катнашып, тургай (7) Әйтте болай: (4) — Карга агай, дөрес, тавыш — бас синең, (Н) Әйбәт эшли баш синең, (7) Әмма нинди мәгънә бар (7) Кычкырудан кар да кар?1 (7) Мәсәл шигырьнең төп үзенчәлеге, шул рәвешчә, — төрле юлларның төрлечә үлчәүдә килүендә һәм озын юлның да, кыскасының да үзара төрле формаларда (күбесенчә, янәшә юлларның) рифмалашуында. Төрлетөрле озынлыктагы юлларның, хәтта бер иҗектән генә торганының да ритмдаш булып (күбесенчә, так иҗекле юллар — так иҗек- леләр, җөп иҗеклеләр — җөпләр белән ритмдаш булалар, мәсәлән, унбер - җиде, сигездүрт, өч-бер һ. б.), көтелмәгәндә рифмалашып куюы әсәрнең ироник яки саркастик тонын арттыра, тасвирланган объектны тагын да көлкерәк итүгә китерә. Шуңа күрә мондый төзелештәге шигырьне мәсәлдә генә түгел, гомумән һәртөрле сатирик һәм юмористик шигъри әсәрләр өчен дә кулланырга мөмкин. Художество эшләнеше югары булган мәсәлләрдә цезуралар системасы да эзлекле сакланырга тиеш. Чөнки, алда әйтелгәнчә, цезура — силлабик шигырьләрнең тоникасын арттыруда иң әһәмиятле моментларның берсе, цезура — хәзерге чор силлабик шигырьләрнең ритмик 

 
 нигезе. Мәсәл шигыре төрле-төрле үлчәүдәге юллардан торганлыктан, цезуралар да әсәрнең буеннан-буе- на билгеле бер урыннарда гына була алмыйлар, ә шул әсәрнең һәр юлында индивидуаль рәвештә — шигырь үлчәвенә һәм рифмалашучы юл ритмына туры килгәнчә, югарыда күрсәтеп үтелгән тәртипләрдәгечә куелалар, мәсәлән, унбер һәм җиде иҗекләрдән торган юллар рифмалашса, цезура беренче юлда — дүртенче һәм сигезенче иҗектән соң, ә икенчесендә — дүртенчесеннән соң килсә, әйбәтрәк була: 
Карга агай,1дөрес, тавыш — | бас синең, || Әйбәт эшли баш синең. || Ә түбәндәге очракта цезура сакланмаган — шуңа күрә ритмда да кытыршылык сизелә: 
Мин җырлыйм калын тавыш, шәп бас белән һәм Баш белән. 
Шул рәвешчә, татар телендә силлабик ритм системасына корылган шигырь төзелешен иң элек төп ике төргә — классик һәм ирекле төрләрдәге 
шигырь төзелешләренә бүләргә мөмкин. Ирекле шигырь төзелеше үз чиратында өч төргә — тулысынча ирекле, ярым ирекле һәм мәсәл шигыре (яки күп рифмалы) төрләренә бүленә, һәртөрле шигырь төзелеше үз урынында яхшы, шуңа күрә, бары тик теге яки бу шигырь төзелеше генә, әйтик, Такташ һәм Маяковский традицияләренә нигезләнгән шигырь төзелеше генә әйбәт, тик шуны гына активлаштыра төшәргә кирәк, дию дөрес булмас иде. Ирекле шигырь төзелеше сөйләү стилендә язу, декламация өчен кулайрак булып, җыр текстлары өчен бөтенләй ярамаса, классик шигырь — Г. Тукай һәм М. Җәлил иҗатларына бәйле шигырь төзелеше теләсә кайсы максатка да бара — җыр текстлары өчен дә, сөйләү стиле — декламация өчен дә бик яхшы кулланыла ала. Димәк, классик шигырь төзелеше — универсаль шигырь, һәртөрле максатка да ярый торган шигырь, һәм аны тагын да ныграк үстерү, аның цезуралар системасын, строфа һәм рифмалашу төрләрен баету Г. Тукай, М. Җәлил традицияләрен дә, һ. Такташ һәм В. Маяковскийны- кын да уңышлы дәвам итү дигән сүз.