Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

МАРК ЛИСЯНСКИЙ ★ ТУГАН ИЛ 
Озак көткән ярлар күренә инде, Шаулап тынды ерак диңгезләр. Саумы, гадел, якты, гүзәл илем! — Йөрәгемдә йөрде бу сүзләр. Балачактан таныш елга булдың, Очсыз-кырыйсыз океан булдың син; Лермонтовның томан эчендәге Җилкәнедәй күренеп тордың син. Син Пушкинның үлмәс җыры булып Кердең, илем, безнең күңелгә. Киңлек, болын, иген кырларыңны Тапмадым мин башка бер илдә. Син, әйтерсең, әкият йорты булдың, Калкулыкта иде урының; Булдың таңда пионерлар горны, Җылы сулышы арыш кырының. Булдың безнең армас-талмас хыял, Якты өметләрнең чынлыгы; Чайковскийның сүзсез җыры булдың, Левитанның алтын тынлыгы. 
Алтын чәчле сылу кыз булдың син, Андыйны мин башка күрмәдем; Ул килә иде чыклы болыннардан, Киеп кояш төсле күлмәген. 
Булдың безгә газиз ана йорты һәм Чеховның чия бакчасы; Бу бакчада Горький давылы булдың; Саклый әле күңелем барчасын. 
Украина җыры, Рус әкияте, Идел булып уйга син кердең, Кердең карлы Кавказ тавы булып, Тайгалары булып Себернең. 
Безгә икмәк, һава һәм су булдың Якты йолдыз — томан эчендә;  
64 
 
 
Сүнмәс шәфәкъ булып янын тордьш, Нур балкытып җирнең өстендә. 
Спн ак каеп булдың, туган илем, һәм сүнмәс ут булдың еракта; Охшадың спн, илем, гвардияче Полк өстендәге байракка. 
Күп трубалы шаулы завод булдың, Даладагы төзелеш булдың син; Окоп булдың, Дошман ала алмаган Биеклектәй горур тордың сип. 
Син гүзәллек һәм батырлык булдың, Булдың, илем, безгә барысы да; Яшь кыз Зоя һәм Кошевой булып Бастың килеп безнең каршыга. 
Спи чишмәсе булдың җылылыкның, Юлыбызда якты нур булдың; Газиз ана булдың халыкларга, Ильич туып үскән ил булдың. 
Спн — Дөнья державасы. Паспортыңда — Горурлыгың синең һәм даның; Күтәрде аны безнең Маяковский Баш очына үзенең — югары. 
Барлык тере һәм үлгәннәр исеме, Болыннарың, игенкырларың, Барысы сыйды минем йөрәгемә, — Киңлек, урман, елга-суларың. 
Мин әкияттән әкиятләргә күчтем, Уздым илләр, ерак юлларны; Бер сугышта, солдат итеге киеп, Гизеп чыктым бөтен дөньяны. 
Кичтем барлык ел га-диңгезләр не, Барлык дәүләтләрне күрдем мин, Әйтү өчен менә бүгеи сиңа: — Саумы, гүзәл туган илем!—дип. 
МИНЕМ ДУСТЫМ 
Дустым бик үк ошап бетми Акылсыз һәм чибәрләргә; Имеш, төскә матур түгел, Имеш, инсаф белми бер дә. 
Тормыйча бер дә тартынып, Күзгә карап әйтә ул гел: Кызганычка каршы, дуслар, Барыгыз да дустым түгел!

 
 
5. .C. Ә." № 8. 65 
Тартмый аны симезләрнең, Сорыларның күңелләре; Шыңшучыны сөйми бер дә — Шунда моның бөтен сере. Шуның өчен тели алар Калдырырга аны нульгә. Ә мин чиксез сөям аны Иң яхшы дус итеп җирдә. Сөям аны күзләренең Үткенлеге, кыюлыгы өчен һәм тегеләрдә булмаган Кискен турылыгы өчен! 
ИДЕЛ ИРТӘСЕ Су өстендә йөгерек дулкыннар Тирбәлдерә төнге томанны. Сузып гудок бирә пароход, Яңгыратып Идел буйларын. Бакен бүген, гүя, тынгысыз, Ут күзләре карый еракка; Кургаш төсле дулкын өстеннән Таралалар нурлар һәр якка. Бакен, гүя, бергә борчыла, Тели безгә ярдәм итәргә. Төн дә түгел инде, һәм көн дә Туып җитми язгы иртәдә. Алсуланып, беленер-беленмәс Таң сызылды офык читендә, һәм күренде безгә Тутаев — Таныш шәһәр томан эчендә. Ачыкланды офык гөмбәзе, Караңгылык артка чигенде. Үтеп киттек, инде Тутаев — Таныш шәһәр күздән күмелде. Таң Иделгә нурлар өстәде, (Карап торсаң, исең китәрлек), Үләннәргә — чыклар сафлыгы, Күк йөзенә — якты зәңгәрлек. Калдырды таң безне гаҗәпкә, Без сокланып карап туймыйбыз; Нурлар уйный, гүя, могъҗиза; Идел һәм таң белән сулыйбыз. Баржа тарткан, килә пароход, Алда — Ярославль нурлар эчендә, һәм Советлар Союзы Гимны Гөрләп ага Идел өстендә. 
Гали Хуҗиев тәрҗемәләре.