Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия


ИКЕ ТИРӘК ТУРЫНДА 
Кис диделәр аңа Казанкага Карап үскән бер карт тирәкне. Егет күңеле ләкин газаплана: «Кисү генә, ди ул, кирәкме? 
Төбе калыр — чиксез калын, хәтәр... Туры килсә суга чумарга, Мөмкин, ди ул, имгәнүең хәтта Аяк-кулың бәреп шуңарга. 
/Монда, ди ул, бульдозер да кирәк...» Кирәк икән — алар күп монда! Төбе-тамыры белән ауды тирәк, Инде хәзер тирәк юк монда. 
Ә тирәкнең исә икенчесен — Карт тамырдан үскән иң кечесен, Саклык белән казып алды да, Яңа ярга, Кремль алдына, 
Утыртты ул... Башын җилләр тарар, Яфраклары ел да яңарыр. Яңа диңгез көзгесенә карар Гүзәл кызы тирәк-ананың. 
СӨЙЛӘШӘЛӘР КЕБЕК 
Кремль буе. Очын күккә чөеп Сөембикә манарасы баскан. Тимер чыңлый каты ташка тиеп, — Субай суккан тавыш килә астан. 
Биек кран бетон умырып ала, Җитез борыла аның шулчак муены. Авыр йөкләр күтәрүе аңа Әйтерсең лә, бары курчак уены. 
Әйтерсең лә, шулай очына да: Бик масайма, ди ул, Сөембикә — Кирәк икән, синең очыңа да Үрелергә минем буем җитә!

 
Сөйләшәләр кебек, әйтә кебек Бу сүзләрен кран чын йөрәктән... Моны аңа яшь кранчы егет Өйрәтмичә тагын кем өйрәткән! 
СВАРЩИК КЫЗГА 
Җылы җилләр канатына кунып Яз килде дә җирне яшәртте, Ләйсән сипте куе кара болыт, Еракларда яшен яшьнәтте. Юк, ышанмыйм ләкин кем әйтсә дә Күкне генә яшен ярганга! Сине күрдем чөнки мин, Мәйсәрә, Кара төндә монтаж барганда. 
Баш әйләнер күрсәң каркасыңны, Ә син, күрәм, җиңел менгәнсең. Очкын белән язып бар хисеңне, Яшьнәтәсең җирдә мең яшен. 
Елмаясың елтыр битлек аша Әйтеп, гүя, шуны язам дип: Корабльләр безгә якынлаша, Укысыннар бу порт Казан дип!

Шатлык белән аңа күз юнәлтә. Җирдә зуррак ләззәт бармы соң! 
Ә ул?., йокысыз төннәрендә тоя: Яну арта һаман йөрәктә, Үзе юаткан кешеләрдән җыйган Хәсрәт аны шулай көйрәтә. Күз алдында кан-яшь шәүләләре, — Тырышса да котылу юк аңа. Ул ишетә: йөрәгендә әле Үлмәс мәхәббәте саклана. 
Зур уй белән тетрәп, ул думбрасын, Ала... Ләкин җавап бирми ул... Кыллар өзелеп тынган инде барысы... Үлем авазын бирә соңгы кыл. Батыр булып үтте ул авыр юлын, Тыныч яткан каберендә аның Балкып тора язу: «Монда йоклый Иң күңелле кешесе дөньяның». Әнвәр Давыдов тәрҗемәләре.