Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЛЛАНУР ВАХИТОВ

(Тууына 70 ел тулу уңае белән)

Быел татар халкының данлыклы улы, үзенең бөтен тормышын Коммунистлар партиясенә һәм Совет властена багышлаган Мулланур Ва- хитовның тууына 70 ел тула. Мулланур Вахитов бөтендөнья пролетариаты юлбашчысы, социалистик дәүләт һәм Коммунистлар партиясенең нигезен салучы В. И. Ленин һәм аның көрәштәше И. В. Сталин белән турыдан-туры элемтә тотып эшләгән беренче татар революционеры булды. Мулланур Вахитов — катлаулы тормыш юлы үткән һәм, нәтиҗәдә, Коммунистлар партиясенә аерылгысыз рәвештә килеп кушылган ялкынлы революционер. Мулланур Вахитов— 1885 елны Пермь губернасы (хәзерге Молотов өлкәсе) Кунгур шәһәрендә туа. 1907 елда Казанда реальный училищены тәмамлый. Шушы ук елны Петербургтагы политехник институтка кереп укый башлый. Дүртенче курска җиткәч, аны институттан чыгаралар. Аннан соң ул Петербургның психоневрология институтының экономик бүлегенә укырга керә. Ләкин аны, политик яктан ышанычсыз студент санап, моннан да куып чыгаралар. Бу юлы инде М. Вахитов нинди дә булса башка институтка керү хокукыннан мәхрүм ителә һәм башкаладан китәргә тиеш була. Империалистик сугыш елларында ул транспортта эшли, тимер юл эшчеләре арасында пропаганда эше алып бара. Мулланур Вахитовның актив революцион эшчәнлеге, үзе әйткәнчә, 1917 елның февраленнән башланып китә ’. Аның татар буржуазиясе белән беренче тапкыр ачыктан-ачык бәрелеше 1917 елның 7 мартында Казан шәһәре мөселманнарының гомумшәһәр җыелышында була: монда ул буржуазиянең татар халкының сыйныфларга бүленүен инкарь итәргә маташуын кискен рәвештә фаш итә. Мулланур Вахитов 1917 елның апрелендә, татар буржуазиясенең                      „1 «Хөррият» газетасы, Төньяк өлкәсе Коммунистлар Союзы һәм Петроград Мөселман Комиссариаты органы, № 9, 1918 ел, 29 нчы июль. 9 «Правда» газетасы, № 100. 23(10) май, 1918 ел. Казандагы төп оешмасы булган мөселман комитетына капма-каршы буларак, Социалистик Комитет төзи. Социалистик Комитетның ■ төп максаты татар пролетариаты арасында социализм идеяләрен пропагандалау һәм татар эшчеләрен социалистик хәрәкәткә хәзерләү иде. Шушы максаттан чыгып, Социалистик Комитет эшчеләр клубы, эшчеләр театры һәм социаль фәннәр өйрәнү курслары оештыра8 9. Социалистик Комитет, оешуның беренче чорында, турыдан-туры Казан партия оешмасы контроле астында эшли. Казан Коммунистлар оешмасының күренекле җитәкчесе иптәш Шейнкманның Социалистик Комитет оештырган эшчеләр клубында татарлар өчен лекцияләр укуы һәм аның Мулланур Вахитов белән дуслык элемтәләрендә булуы үзе генә дә моны раслаучы факт булып тора.
Социалистик Комитет 1917 елның 15 июненнән башлап «Кызыл Байрак» исемендәге газета чыгара башлый. Газетаның редакторы Мулланур Вахнтов була. РСДРПның Казан Комитеты органы «Рабочий» газетасы «Кызыл Байрак»ның большевистик юнәлештәге газета булуы турында язды, һәм, чыннан да, Мулланур Вахитов бу газетаның беренче номерында ук «Бөтен власть Советларга!» дигән большевистик лозунгны кыю рәвештә күтәреп чыга. Шунда ук ул крестьяннарга җир бирелүне, завод- фабрпкаларның эшчеләр кулына күчүен. империалистик сугышны туктатуны, дәүләт думасын таратуны. патша хөкүмәте белән союзник- лар арасында төзелгән яшерен договорларның игълан ителүен һ. б. таләп итә. Бу газетада «Правда»да басылып чыккан мәкаләләр дә урнаштырыла. Мулланур Бахитовның революцион чыгышлары һәм мәкаләләре татар хезмәт ияләре арасында зур популярлык казандылар. Казанның Крестовников, Алафу- зов һәм башка эре заводлары Социалистик Комитетның терәк пунктларына әйләнделәр. Мулланур Вахитов эшчеләр массасы белән якыннан элемтә тота, митингларда, җыелышларда, буржуазия вәкилләрен фаш итеп, кайнар чыгышлар белән чыга. Социалистик Комитет, Казан партия оешмасы күзәтүе астында, партиябезнең аграр мәсьәлә буенча булган лозунгларын татар крестьяннары арасында популярлаштыру буенча да эш күрсәтте. Бу эш «Кызыл Байрак» газетасы битләрендә дә, турыдан-туры халык арасында агитация ясау юлы белән дә алып барылды. Мулланур Вахитов татар крестьяннары арасында зур авторитет казана. 1917 елның июнендә булган крестьян депутатларының губерна съездында катнашучыларның күпчелеге татар буржуазиясенең контрреволюцион политикасын фаш итүче Мулланур Вахитовны яклап чыга. Агымдагы момент турында чыгыш ясаганда, М. Вахнтов, съезд делегатларына мөрәҗәгать итеп, болай дп: «Эшчеләр сыйныфы сезгә җир һәм 
урма н н а р н ы по мещи к-җи р б и л ә ү че - ләр кулыннан тартып алу өчен чын күңелдән булыша; җир алганнан соң сез дә үзегезнең дусларыгыз — эшчеләрне онытмассыз. Бөтен за- водфабрпкалар пролетариат геройлары кулына күчәргә тиеш икәнлекне онытмагыз». М. Вахитовиың бу сүзләрендә без эшче-крестьян союзының большевистик идеясен күрәбез. Съезд, М. Вахитовиың доклады буенча чыгарган карарында, эшче, крестьян һәм солдат депутатлары Советына, капиталистлар интересында алып барылган сугышны һич кичектермәстән туктатуга ирешергә, дигән таләп белән мөрәҗәгать итә. Мулланур Вахитов үзенең Казан чорындагы революцион эшчәилеген- дә кайбер вак буржуаз ялгышлар да җибәрә. Моның сәбәбе, беренчедән, Мулланур Вахитовиың бу чорда әле марксистик-ленинчыл теорияне тулысынча аңлап бетермәве һәм, икенчедән, Социалистик Комитетка кергән вак-буржуаз партия вәкилләренең йогынты ясаулары белән аңлатыла. Үз эш чәйлегендәге уңай якларга да карамастан, Социалистик Комитет эзлекле пролетар оешма булмый. Аның буржуазиягә каршы көрәшне һәр очракта да ахырына кадәр дәвам иттерә алмавы шуның белән аңлатыла. Шәһәр думасына һәм учредительное собраниегә сайлаулар вакытында Социалистик Комитетның буржуаз оешмалар белән блокка керү фактлары да әнә шул турыда сөйли. Мулланур Вахитовиың революцион эшчәплегем аңлау, шәхесен дөрес бәяләү өчен аныц Совет хөкүмәте составында эшләү чорын күздән кичерергә кирәк. Шул вакытта гына аныц Коммунистлар партиясе һәм бөек Ленин һәм Сталин белән бергә эшләү йогынтысы астында ничек итеп элекке ялгышларыннан арына баруын, чыныккан революционер-большевик булып җитешүен күрергә мөмкин. Мулланур Вахитов Петроградка 1918 елның 7 январенда килә. Бер генә көй элек контрреволюцион Учредительное собрание Советларның II Бөтеироссия съездында кабул ителгән җир турындагы, солых турындагы, Россия халыкларының хокуклары һ. б. турындагы карарларны раслаудан баш тарта. Мулланур Вахитов, һич икеләнеп тормастан, Учредительное собра- ниеие ташлап чыккан большевикларга кушыла. Ул Халык Комиссарлары Советы карарларын чын йөрәктән яклый һәм Учредительное собраниедәге мөселман фракциясенең Әхмәтбәк Цаликов җитәкчелегендәге уң канатының Советка каршы чыгышларын кискен төстә гаепли. Мулланур Вахитовиың башкаладагы (башта Петроградта, 1918 елның мартыннан — Москвада) революцион эшчәилеге В. И. Ленин һәм И. В. Сталин белән, Милләтләр эше Халык Комиссариаты, Хәрби һәм Диңгез эшләре Халык Комиссариаты белән (М. Вахитов һәр ике комиссариатның составында тора) тыгыз бәйләнештә була; 1918 елда, январь аеның беренче яртысында, Милләтләр эше Халык Комиссары И. В. Сталин М. Вахитов белән берничә тапкыр беседа үткәрә һәм, Халык Комиссариаты составында мөселманнар эше буенча Комиссариат оештырырга кирәклекне әйтеп, Мулланур Вахитов- ка аның Комиссары булырга тәкъдим итә ’. Ә 17 январьда Ленин һәм Сталин эчке Россия һәм Себер мөселманнары эше буенча Комиссариат оештыру турындагы декретка кул куялар. Комиссар итеп Мулланур Вахитов билгеләнә. Мондый милли комиссариатлар башка халыклар буенча да оештырыла. Мәсәлән, поляк, белорус, әрмән, еврей һ. б. халыклар эшләре буенча төзелгән комиссариатлар шундыйларга керәләр. 
1 «Чулпан» — Милләтләр эше Халык Комиссариатының Үзәк мөселман Комиссариаты органы, № 1, 1918 ел, 18 январь. Милли Комиссариатларның һәр' кайсы пролетариат диктатурасы органы булып тора. Оештырылуның беренче көннәрендә алариың функцияләре киң һәм күпкырлы була. Алар теге яки бу 
милләт тормышындагы барлык мәсьәләләрне дә хәл итә торган булалар. Экономика һәм культура мәсьәләләре дә, азык- төлек белән тәэмин итү һәм мәгариф эшләре дә, илнең оборонасын ныгыту һәм хәрби частьлар оештыру, хезмәт һәм социаль тәэминат һ. б. һ. б. мәсьәләләр дә алариың көндәлек эшчәилегенә керә. Соңга таба, гомуми совет органнары тиешенчә формалашып һәм ныгып җиткәч, Милли Комиссариатлар үзләре өчен бөтенләй үк хас булмаган бу вакытлы вазифаларны совет органнарына тапшыралар, алариың үзләрендә бары тик агитацияпропаганда һәм культура-агар- ту эшләренә бәйле мәсьәләләр геиэ кала. Беренче көннәрдә Татар-Башкорт Комиссариаты, көнчыгыштагы аерым халыкларның тормыш үзенчәлекләреннән чыгып, Совет власте декретларының һәм карарларының проектларын төзи, халык мәгарифе, культура-агарту һәм урыннарда статистик мәгълүматлар җыю эшенә җитәкчелек итә. Комиссариат эшчеләрне эшкә урнаштыру, алар арасында профессиональ хәрәкәт җәелдереп җибәрү белән дә шөгыльләнә. Шушы максат белән 1918 елның мартында Москвада мөселман эшчеләренең конференциясе үткәрелә. 1918 елның январь аенда Советларның III Бөтен Россия съездында «Хезмәт ияләре һәм изелгән халыкның хокуклар декларациясе» расланды. Шушы декларация нигезендә Россия эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советы Республикасы дип игълан ителде. Совет республикасы ирекле милләтләрнең ирекле кушылуы җирлегендә совет милли республикаларының федерациясе сыйфатында төзелде. Советларның III съезды Россия халыклары хезмәт ияләрен үз өлкәләрендә нинди конкрет политик фор
80 
 
 
маларда конституцияләшергә һәм үзәккә карата нинди мөнәсәбәттә булырга теләүләре турында фикерләрен әйтергә чакырды. Башка милләтләрнеке шикелле, татар буржуазиясе дә, үзәктәге властьны үз эшенә катнаштырмау һәм үзенә контроль ясатмау өчен, автономия алырга омтылды. Ләкин татар һәм башкорт хезмәт ияләре арасында, буржуазиянең контрреволюцион омтылышларына капма-каршы буларак, үзәк Россиянең революцион пролетариаты белән якынлашу теләге көннән-көн үсә барды. Татар һәм башкортлар арасындагы берничә революцион оешма, РСФСРның бер өлеше буларак, ТатарБашкорт Совет Республикасы төзергә дигән таләп күтәреп чыктылар. Мондый таләп, мәсәлән, 1918 елның февраль аенда Советларның Казанда чакырылган Гадәттән тыш Өлкә съезды тарафыннан кабул ителә. Революцион оешмаларның шушы таләпләренә таянып, Милләтләр эше Халык Комиссариатының күрсәтмәләре нигезендә, М. Вахитов житәкчелегендәге Татар-Башкорт Комиссариаты «Татар-Башкорт Совет Республикасы турында Положение» проектын төзеде. Бу проект 1918 елның 20 мартында Й. В. Сталин карамагына бирелде. 1918 елның 23 мартында «Татар- Башкорт Совет Республикасы турында Положение» И. В. Сталин һәм М. Вахитов имзалары белән игълан ителде. Ленин белән Сталин бу «Поло- жение»нең зур политик һәм халыкара әһәмияте барлыгын күрсәттеләр, чөнки ул, беренче автономияле республиканың проекты буларак, «мөселман Көнчыгышы халыкларына изелүдән котылу юлын яктыртучы җанлы маяк булып» 10 хезмәт итәргә тиеш иде. Милләтләр эше Халык Комиссариаты һәм аның .милли Комиссариатлары Коммунистлар партиясенә Россиянең рус булмаган башка милләтләре арасында агитация-про- паганда һәм культура-агарту эше алып баруда гына ярдәм итен калмадылар, бәлки илебездәге төрле халык хезмәт ияләрен яшь Совет Республикасын                      10 И. В. Сталин. Әсәрләр, 4 том, 97 бит. 
якларга мобилизацияләү һәм Кызыл Армиянең милли частьларын оештыру буенча да зур эш башкардылар. Мулланур Вахитов үзе, Милләтләр эше Халык Комиссариатына билгеләнгәннән соң, иске армиянең Петроград һәм Москвадагы мөселман частьлары солдатларын яңа төзелеп килгән Кызыл Армия сафына тарту эшенә актив катнашып эшли, солдатлар арасында чыгышлар ясый, алар белән сөйләшә һ. б. күп эшләр башкара. Кызыл Армия һәм Хәрби Диңгез флоты төзү турында Ленин декретлары игълан ителгәннән соң, Татар- Башкорт Комиссариаты «мөселманнарның социалистик армиясен» төзү эшенә керешә. Ул чорның конкрет- тарихп шартларында татар-башкорт частьлары төзү ихтыяҗы Кызыл Армия сафларындагы русча начар белүче татар-башкорт солдатлары арасында агитация-пропаганда эше алып бару кирәклеге белән бәйләнгән иде. Шулай ук мондый частьлар төзү Хәрби Шураның бөтен Россия территориясенә таралган частьларындагы солдатларны совет власте ягына, Кызыл-Армия сафларына тарту өчен дә кирәк иде. Совет хөкүмәте Татар-Башкорт Комиссариатының милли частьләр төзү эшендәге инициативасын хуплап каршы алды. Мәсәлән, 1918 елның 2 маенда Милләтләр эше Халык Комиссариаты, Хәрби һәм Диңгез эшләре Халык Комиссариаты һәм Үзәк Татар-Башкорт Комиссариаты белән килешеп, «мөселман эшче-крестьян Кызыл Армиясе» төзү турында карар кабул итте. Частьлар оештыру һәм агитация эше бигрәк тә чех-словаклар мяте- жы башлангач көчәеп китә. Бу мятеж кузгалганнан соң, 1918 елның 16 июнендә, Татар-Башкорт Комиссариаты «Барлык мөселман хезмәт ияләренә» Ленин һәм Вахитов имзалары куелган махсус өндәмә белән мөрәҗәгать итте. Бу өндәмәдә, ТатарБашкорт Совет Респуб- 
5 ,с. Ә,- № 8. 81 
 
 
'шкасыи яклап, интервентларга һәм акгвардиячеләргә каршы ашыгыч рәвештә корал алып көрәшкә чыгар- |’а чакырылган иде. Чех-словаклар Татар-Башкорт Совет Республикасы территориясенә кереп, Казанга якынлаша башлагач, ТатарБашкорт Комиссариаты алдына комиссариат работникларының турыдап-туры фронтка чыгуы, республиканың дошман кулына эләккән районнарында һәм фронт тирәсендәге җирләрдә эш җәелдереп җибәрү мәсьәләсе килеп баса. Бу хакта Милләтләр эше Халык Комиссариатының 1918 елның 28 апрелендә үк кабул ителгән махсус карары бар иде. Бу карарда дошман кулындагы районнарда яшерен эш алып баручы оешмаларга ярдәм итү өчен, фронт тирәсендәге хезмәт ияләрен интервентларга каршы көрәшкә туплау өчен оештыручы- эмиссарлар җибәрергә кушыла иде. Совет хөкүмәтенең бу карарын истә тотып, Мулланур Вахитов фронтка китәргә була. Нәбиулла Вахитовның әйтүе буенча, Мулланур Вахитов фронтка китәр алдыннан Владимир Ильич Ленин янында булган. В. И. Ленин аңа бу юлы Казанга кермәскә, анда Комиссариатның башка берәр членын гына җибәрергә тәкъдим итә. Ләкин Мулланур Вахитов, Милләтләр эше Халык Комиссариатының Үзәк ТатарБашкорт Комиссариаты председателе, республика Реввоенсоветы янындагы Үзәк Мөселман хәрби коллегиясе председателе һәм Татар-Башкорт Совет Республикасы Советларының Учредительный съездын чакыру буенча төзелгән Комиссиянең председателе буларак, үзенең өстендә - зур җаваплылык ятканын аңлый һәм бөтен көче белән фронтка китәргә омтыла. Шуның өстенә, ул партия чакыруын да онытмый. Билгеле булганча, баш күтәргән чех-словак отрядларына каршы 1918 елның июлендә Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты партия мобилизациясе игълан иткән иде. 1918 елның 5 августында М. Вахитов Казанга килә. Шул ук көнне үл, 1 нче татар-башкорт батальоны комиссары Сафа Гобәйдуллин- Корбанаевиың әйтүенә карагайда, губерна хәрби комиссары янында киңәшмәдә була. 
Киңәшмәдә тиз вакыт эчендә татарбашкорт батальоны нигезендә полк оештырырга һәм татар бурҗуазиясеп окоп казу эшләренә тартырга карар ителә. Мулланур Вахитов татарбашкорт батальонына чех-словакларга каршы чыгарга приказ бирә. Бу батальонга Москвадан М. Вахитов белән бергә килгән кызылармеецлар командасы да кушыла. Эшче отрядлары Казан шәһәрен саклауда искиткеч батырлык күрсәтәләр. Ләкин 7 августта Казан, төрле сәбәпләр буенча, безнең гаскәрләр тарафыннан калдырыла. Мулланур Вахитов яшерен рәвештә эшләүгә күчә. Шәһәрне интервентлар алу белән реакция котырына башлый. Азмы- күпме шикле кешеләрне тикшерү- сезиисез аталар. Контрразведка Мулланур Вахитовиы да бик нык эзли. Шуңа күрә ул семинария укытучысы Харис Фәйзуллии фамилиясендә йөрергә мәҗбүр була. /Мулланур Вахитов эшчеләр арасында революцион эш алып бара, якын-тирә авылларга чыгып йөри. Шундый авылларның берсендә (Бо- городск) Мулланур Вахитовиы кулга алалар. Мулланур Вахитовның шуннан соңгы язмышы тик 1926 нчы елда гына ачык беленә. Бу елны Казанда интервентларның хәрби-кыр суды председателе полковник Тение эше буенча суд процессы була. Судта 1918 елның августында хәрби-кыр судының Мулланур Вахитовиы атарга хөкем иткәнлеге ачыла. Чехлар тарафыннан пленга алынган һәм М: Вахитов белән бер төрмәдә утырган кызылгвардияче Ка- ленков Мулланур Вахитов тормышының соңгы сәгатьләре турында болай сөйли: «... август көннәренең берсендә, төнге сәгать уйнар тирәсендә безнең, камерага кораллы ике акгвардияче һәм бер офицер килеп керделәр. «Вахитов мондамы?»— дип сорыйлар. Иптәш Вахитов бу вакытта  ятып тора идо, аз гына күтәрелде дә, «монда», ДИП җавап бирде. Шуннан соң офицер тупас итеп: «әйдә, киен... сине губерна төрмә- сенә күчерәләр», — дип кычкырды... Камерадан чыгып барганда, иптәш Вахитов: «Сау булыгыз, иптәшләр, әгәр иреккә чыксагыз, бер төркем сатлык җаннарның, изүенә һәм башбаштаклыгына каршы көрәшегез, буржуйларны куыгыз...» — диде. Иптәш Вахитовны губерна төрмәсенә бару юлында, мунча янында атып үтергәннәр. Моны без ике-өч көн узгач белдек». Татар халкының күренекле улы Мулланур Вахитов Совет власте һәм Коммунистлар партиясе эше өчен әнә шулай һәлак була. «Жизнь национальностей» газетасы үзенең 1920 ел 24 нче декабрь номерында болай дип язды: «Мулланур Вахитов үзендә революцион энергия, көчле характер, ачык фикер һәм сирәк очрый торган ораторлык сәләтен 
талантлы рәвештә берләштергән» коммунист иде. Төркня Коммунистлар партиясен оештыручы Мостафа Субхи Көнчыгыш Коммунистик оешмалары Үзәк. Бюросының III Коммунистик Интернационалга ясаган отчетында, эсер һәм меньшевикларның пычрак эшләрен фаш итеп, болай диде: «Безнең иптәшләребезне, беренче чиратта Мулланур Вахитовны, алар атып үтерделәр» 
Татарстан хезмәт ияләре үзләренең турылыклы улы Мулланур Вахитов истәлеген хөрмәт итәләр. Илебезнең дәүләт учреждениеләре, колхозлар, мәктәпләр, китапханәләр, пароход һәм урамнар Мулланур Вахитов исемен йөртәләр.