Логотип Казан Утлары
Хикәя

МИНЕМ СӨЕКЛЕМ 



Күңелсез уйларга бирелеп, Ашыт буенда утырам. Бәхет миннән бөтенләй читтә йөри кебек. Язгы чәчү башланганнан бирле эшемдә гел уңышсызлыкларга очрыйм. Башта бригадада аш пешерүче Хәдичә апа авырып китеп, тракторчыларны тукландыру эшенә зыян килде. Ул бәладән генә котылган идем, икенчесе калкып чыкты: бүген бер тракторчым, абайламый эшләп, кулын имгәтеп ташлады. Хәзер инде ул больницада ята. Язгы Ашыт ургылып-ургылып ага, күктә энҗедәй йолдызлар, бер- берсе белән күз кысышкандай, җем-җем итә. Елга аръягындагы әрәмәлек өстеннән, бакыр тәңкә төсле булып, ай калкып килә. Тирә-як шундый матур, шундый ямьле! Тик минем күңелне генә кара болытлар каплап алган. Кинәт артымда чыбык-чабык чытырдавы ишетелеп куя. Мин сискәнеп китәм һәм тавыш килгән якка борылып карыйм. Карасам, ни күрим— миннән бер җиде-сигез адым ераклыкта Гөлчирә басып тора. Ул көздән бирле инде урман участогы конторасында хисапчы булып эшли. Кич белән нигә килде икән бирегә? Ярый инде, мин аптыраганнан килеп чыктым, ди, ә ул? — Вакыт бик соң бит, Гөлчирә, нишләп йөрисең бер үзең? Гөлчирә яныма килеп утыра һәм, миңа җавап бирәсе урында, ул да сорашудан башлый: — Ә син нишләп болай бик күңелсез утырасың? — Күңелсез булырсың, әгәр кырда бер-тракторың тик торса. Быел минем алты тракторым язгы чәчүгә беркетелгән. Шуның бишесе эшли, алтынчысы икенче сменада тик тора. Тракторчы кулын имгәткән... Вакыт көтми бит ул... Ә «Җанкисәгем» килеп чыкса тагын? Аннан инде бетте дигән сүз. йөрәгемне кисәкләргә телгәләячәк. Күрәм: Гөлчирәнең төсе үзгәреп китә. — Кем ул, нинди җанкисәгең бар синең? — ди ул, кинәт кенә, һәм күзләрен тутырып миңа карый. — Әллә шуны да белмисең? Безнең директор инде. Шундый тәмле телле ул — һәммәсенә гел «җанкисәгем дә җанкисәгем» дип кенә тора... — Ә син МТСка шалтыратмадыңмыни соң? — Шалтыраттым. Шалтырату гына түгел, бора-бора телефон ручкасын сындырып төшерә яздым. «Бүгеннәрдә беркемне дә җибәрә алмыйм, бер өчдүрт көн чамасы түзәргә туры килер», — ди баш механик. Шундый кызу эш өстендә миңа һәр сәгате кадерле бит аның. Җитмәсә, мыскыл итә бит әле. «Авылыгызда трактор йөртә белә торган берәр
60 
 
 
кеше юкмы соң?» — ди. МТСта булмаган тракторчы авылда ипчек булсын инде? Каян алыйм мин аны? — Ә «Җанкисәгеңә» әйттеңме соң? — Әйттем дә бит, әйткән белән ни файда... Гөлчирә беравык дәшми тора. Аннары бер чуерташ алын суга ыргыта да. миңа таба борылып, көрсенеп куя: — Әне-е-е... Начар пкәп шул!..—ди. — Әйтеп торасы да юк инде,—дим мин, Гөлчирәнең болай хәлемне уртаклашуына куанып. Гөлчирә болытлар арасында адашып калган айга, йолдызларга карый. Без тын утырабыз. Кайдадыр эт өрә. Ай нурларыннан авыл өйләренең тәрәзә пыялалары ялтырый. Колак төбемдә, теңкәмә тиеп, ниндидер бер кош чут-чут итә. Югары очтан җырлап төшкән яшьләрнең көр тавышлары ишетелә: Сәхраларда очасыңмы Син, сары күбәләгем? Сине сөям, сине көтәм, Син генә теләгәнем... Шушы җырны Гөлчирәгә җырлыйсым килә. Җырларга да, җырны, тыңларга да яратам мин. Ә безнең колхоз егетләре җырлаганны, белмим, кем генә яратмас икән? Шундый матур җырлыйлар, — тыңлый- тыңлый күңелләрең җиңеләеп, җаның рәхәтләнеп китә. Кинәт авыл урамындагы җыр авазларын басудагы трактор гүләве күмеп ташлый. Бу—Мирсәетов тракторы. -Мин аның машинасын гүләвеннән үк таныйм. -Мотор гөрелтесе арасыннан ике тапкыр шартлау тавышы ишетелеп куя. Әйтерсең, ике көпшәле мылтыктан аттылар! '— Ипләбрәк, ипләбрәк кылан, юньсез!—дим мин. Гөлчирә сискәнеп китә: — Кемне болай тиргисең? Мин тиз генә җавап бирмим. Аннары, әле генә исемә килгәндәй: — Үземне тиргим, башка кемне булсын, — дип куям. — Шушы бәладән котыла алырлык бер әмәл дә таба алмагач, ничек тиргәмисең инде үзеңне? Гөлчирә көлемсерәп миңа карый: — Әллә үзем табып биримме ул әмәлне? — ди ул. — Әһә, таптым. Беләсеңме, сине кем коткарыр? Сөеклең бармы синең? Менә тамаша! Нишләп минем сөеклем булмасын, ди, егет кеше ич мин? Гөлчирәне сөям мин. Тик менә әйтеп бирергә кыюлыгым гына җитми. — Мыскыл итмә инде, Гөлчирә! Минем сөеклем... тракторчы түгел бит... әә... Мин соңгы сүземне әйтеп бетерә алмыйм, кыюсызланып, туктыйм. — Үзең тракторчы булгач, сөеклең дә тракторчыдыр, бәлки? — ди Гөлчирә, көлемсерәп, һәм «хуш»ын әйтеп, китеп тә бара. — Хуш,—дим мин, ә үзем ул киткәнгәме яисә башка бер сәбәптәнме, тагын да боега төшәм. — Сөеклем! Сөеклем!—дим мин, пошынып. Икеләтә эчем поша: кырда эшләргә тракторчы булмаганга да, Гөлчирәне сөюемне һаман да үзенә әйтеп бирергә кыюлыгым җитмәгәнгә дә... Түбәннән, камышлар арасыннан, канатларын җилпеп, бер төркем кошлар очып китә. — Сөеклем! Сөеклем! —дим мин һәм тагын да көрсенеп: — Эх, тракторчы, тракторчы! — дип куям. Аннан тәмам ачуым чыга да, нишләргә белмим, елга өстенә кунган ай күләгәсенә төкерәм.
61 
 
 
Шулай ике көй бер тракторым икенче сменада тәки тик торды бит. Аннары түзә алмадым, кичкә табан кыр станыннан авылга кайтып киттем. «Тукта әле, мин әйтәм, рация белән эш чыгара алмадым, бул- маса, райком секретарена шалтыратып карыйм, бәлки ул «Җанкисәгемә» ныклабрак әйтер». Ләкин бу эш тә барып чыкмады. Райком секретаре колхозларга киткән икән. Төш вакытларында МТСтан «Җанкисәгем» килеп төште. Аның кайчандыр зәңгәр буяуга буялып та, хәзер ала-чуар төскә кергән «газик» машинасы колхоз правлениесе янына килеп туктады да, тагын бер усал фырылдап, тынып калды. Машина эченнән туптай тәгәрәп, үзе тәбәнәк, үзе түгәрәк «Җанкисәгем» килеп чыкты. Аның коңгырт кашлары астыннан карап торган күзләрендә, өлгереп җиткән карбыз кебек тулы йөзендә, елмаеп торган калын иреннәрендә ниндидер шатлык балкый иде. Мин аның каршысына килеп чыкканда, ул тагын да җанлана төште һәм көчле көр тавыш белән: — Я, эшләр ничек соң, җанкисәгем? Бар тракторың да кырдамы? — дип сорады. «Җанкисәгем»иец бу холкын һич кенә дә яратмыйм мнп. һәрвакыт ул шулай, гел сорау сүзләре белән генә сөйләшә. — Тракторлар бары да кырда, тик менә... — Нәрсә ул тагын «тик менә»? Яле, җанкисәгем, «тик менә»сез генә сөйләшик. Җенем сөйми шул «тик менә», «ләкин», «мөмкин бул- са»ларны. Кызу эш өсте, язгы чәчү кампаниясе сүзләре түгел алар. Гомумән, яхшы сүзләр түгел. Но, әгәр инде башлагансың икән, әйдә, нәрсә «тик менә»? — Шул, тракторчы һаман больницада ята. Аның урынына кеше юк. Бер трактор икенче сменада тәйи эшләми бит, — дим мин. — Ә синдә, җанкисәгем, ничә трактор эшләргә тиеш соң? — Алты... Шул алтынчысы эшләми. «Җанкисәгем» аптыраган кыяфәт белән миңа текәлә. Ниһаять, аның якты күзләрендә тагын көлемсерәү очкыннары хасил була һәм ул миңа бармак янап: — Шаярма, шаярма, җанкисәгем!—дип куя.— Тапкансың, молодец, бригадир! Кичә генә приказ яздым. Шулай кирәк аны, әллә кайдан килгәнне көтмиләр, уз тирәңнән эзләп табалар. Молодец!.. Ярый, хуш, «Кызыл йолдыз»га ашыгам,— ди ул һәм, тавык адымнары белән генә атлап, «газигы» янына юнәлә. Мин һични аңламыйм, артыннан тузан өермәсе күтәреп, ераклаша барган автомобильгә карап калам. Әллә нинди тамаша булды бу. Мин «Җанкисәгем»не җиде төн уртасындагы кап-кара болыт итеп көткән идем, ә ул кояш төсле балкып килеп чыкты. «Тапкансың, молодец, бригадир»,— ди. Кемне таптым? Кем молодец? Мин беркемне дә тапмадым, «Җанкисәгем». Трактор эшләми, ә син, ярдәм итәсе урында, болытлар арасыннан кояш булып калкып килеп чыктың да тагын күздән югалдың. Шулмы молодец? Тракторчыны кем эзләр дип беләсең? Тагын минме? Юк инде, агай-эне, миндә тракторчылар курсы юк... һәрвакыт шулай, киләләр дә китәләр... Мотоциклыма атланам да кырга чабам. Әле ерактан ук басу буйлап йөргән тракторларны күрәм. Саныйм: бер... ике... өч... дүрт... биш... алты... Алтынчысы каян килеп чыккан соң әле моның? Тагып саныйм: дүрт... биш... алты... Күзләремне уып карыйм: бер трактор ике булып күренмиме?.. Юк. күзем алдамый, басуда төп-төгәл алты трактор эшли. Ничек булды соң әле бу? Әллә Кәрпмов икенче сменага да чыкканмы?

 
 
Җан көчем белән педальгә басып, мотоциклның йөреш тизлеген, арттырам. Әле кыр станына барып җитмәс борын ук: — Кем ул «ДТ-54»кә утырган? Кем чәчкечне тарта? Әллә Кәримов- мы тагын?—дип кычкырам. Учетчик кыз Сәлимә, ишетмәдем дигәндәй, башыи чайкап күрсәтә, кулын болгый. — Я, болгама кулыңны, болгама!—дим мин, аның янына килеп җитеп. — Икенче сменада алтынчы тракторчы каян килеп чыкты, дип сорыйм ич мин синнән. — Ниндидер бер кыз шунда, — ди Сәлимә, ә үзе нигәдер көлемсери. Учетчикның ипләп әйтмәгәненә ачуым килә. — Кем? Нинди кыз ул тагын? — дим мии җан ачуымны чыгарып, ләкин Сәлимәдән ипләп җавап алмагач, тракторны куып китәм. Карыйм: чыннан да тракторга бер кыз утырган. Кайдан ул? Кем кызы? Тракторчының йөзе-бите шундый каралган, мин аны һич кенә дә таный алмыйм. — Син кайдан буласың, сеңелем? МТСтан «Җанкисәгем» җибәрдеме әллә? — дип кычкырам мин аңа. Ул энҗедәй тигез тезелгән ап-ак тешләрен күрсәтеп көлә һәм миңа күптән таныш булган мөлаем тавыш белән: — Мин мондагы! Онытмасаң, шушы лесхозда эшли идем,—дип минем кебек үк кычкырып җавап бирә. Менә тамаша, Гөлчирә ич бу! — Каян килеп чыктың әле син? Кем җибәрде? Трактор йөртергә кайчан өйрәнеп өлгердең?—дип бер-бер артлы сораулар яудыра башлыйм. — МТС җибәрде, гаризамны канәгатьләндерделәр, менә шул! — ди Гөлчирә һәм төрттереп өстәп куя:—Хәтерең бик зәгыйфь икән. Мәктәпне исеңә төшер. Син дә бит анда бер занятие үткәреп киткән идең. Кара әле, чыннан да мии моны истән чыгарганмын бит. Гөлчирә, унынчы классны тәмамлаганда, мәктәп янында оештырылган тракторчылар түгәрәгенә йөрде ләбаса. Түгәрәк җитәкчесе авырып киткәч, үзем дә двигательнең эчке төзелеше буенча анда бер занятие үткәргән идем бит. Их, бу хәтер дигән нәрсәне! Башым-күзем тәмам әйләнгән икән. — Гөлчирә, җаным, гафу ит, онытканмын,— дим мин, бу хәлне искә төшереп, һәм уйга бирелгән килеш бер якка янтаеп китәм. Эһ итәргә дә өлгермим, мотоцикл өстеннән лап итеп җиргә барып төшәм. Трактор миннән ераклаша бара. Мин күземне ала алмыйча аны озатып калам һәм, әкрен генә: — Сөеклем!.. Сөеклем!.. — дип кабатлыйм.