Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАРИ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ УҢЫШЛАРЫ


 Тугандаш халыкларыбызның куп милләтле әдәбиятында мари әдәбияты да үзенең тиешле урынын яулап алды. 1934 елда, совет язучыларының Беренче бөтенсоюз съезды вакытында, безнең мари әдәбияты әле үзенең беренче үрнәкләре белән генә катнашкан иде. Нәкъ шушы елларда бөек Горький, илебезнең бөтен халык иҗаты ташкынына мари, чуваш, бурят һәм коми халык иҗатының да саф чишмәләре килеп кушылуын әйтте. Шушы Беренче съезддан соң узган егерме ел вакыт эчендә Мари республикасында мари язучылары- ның 134 исемдәге китаплары ярты миллионнан артык тираж белән басылып чыкты. Егерме ел вакыт эчендә Мари язучылары оешмасы күзгә күренеп алга атлады, моны проза, драматургия, поэзия һәм тәнкыйть кебек жанрларның үсүе дә, әдәби әсәрләрнең идеяхудожество дәрәҗәсе күтәрелү дә раслый. Мари әдәбиятында поэзия хаклы рәвештә алдынгы отряд булып санала. Аның беренче башлангычлары 1905— 06 елларда, беренче рус революциясе елларында ук, башлана. Поэзияне башлап җибәрүче, мари телендә беренче шигырь һәм мәсәлләр язучы беренче мари шагыйре ГерасимовМикай булды. Әмма киң агым булып тулы тавыш белән үсү юлына мари поэзиясе Бөек Октябрь революциясеннән соң гына чыкты һәм сугыш алды елларында, беренче бишьеллыклар чорында, буржуаз милләтчеләр бетерелеп, әдәбиятка яңа, яшь көчләр килгәч, бик нык үсеп китте. Мари әдәбиятына бу елларда Шадт Булат, Феодор Маслов, Илья Стерль- ников, Пет-Першут, Миклай Казаков, Никандр Ильяков, Анатолий Бик, Макс Майн, Василий Элмар, Василий Рожкин, Василий Чалай, Антонов Ивук һ. б. язучылар килде. Аларның шигырь һәм поэмаларында яңа идеяләр, яңа темалар урын алды. Алар бүгенге көнгә, совет чынбарлыгына мөрәҗәгать итеп, совет кешеләре турында җырладылар. Буржуаз милләтчеләргә капма- каршы буларак, әдәбиятта партиялелек идеясен якладылар. Алар мари халкына бәхетле, якты тормыш биргән социализм иле Конституциясенә, Ватанга, совет кешеләренең шатлыклы азат хезмәтләренә дан җырладылар, юлбашчыларыбыз Ленин белән Сталинның поэтик образларын тудырдылар. Шәхси милекчелек чиреннән, наданлыктан, дин сөременнән һ. б. ш. капиталистик калдыклардан арынган яңа кешеләр — күмәк хезмәткә, фән һәм культурага омтылучы, кыю рәвештә коммунизм төзүче совет кешеләре — мари шагыйрьләренең әсәрләренә үзәк герой булып керделәр. Мари поэзиясе үзенең укучыларында совет патриотизмы хисе тәрбияләде һәм тәрбияли. Сугыш алды елларында, бишьеллыклар чорында мари поэзиясе социалистик реализм юлына нык аяк басты. Рус классик поэзиясенең һәм совет поэзиясенең уңай йогын
84 
 
 
тысы астында мари шигыренең формасы да камилләшә барды. Мари поэзиясе сугыш алды елларында ныклы адымнар белән классик силлабо-тоник шигырь төзелешенә күчте. Бу юлда Казаков һәм Илья- ков кебек шагыйрьләрнең иҗаты зур роль уйнады, алар мари совет поэзиясенең нигезен салучылар булдылар. Силлабо-тоник шигырь төзелеше уй һәм хисләрне ачыграк, төгәлрәк һәм иркенрәк чагылдырырга мөмкинлек бирде, мари поэзиясен рус классикасына һәм рус совет поэзиясенә якынайтты. Рус шагыйрьләре Пушкинны, Лермонтовны, Некрасовны һәм шулай ук тугандаш әдәбият шагыйрьләре Җам бул белән Тукай әсәрләрен мари теленә тәрҗемә итү мари поэзиясенең идеялелеге һәм осталыгы үсүдә зур роль уйнадылар. Бөек Ватан сугышы чорында мари поэзиясе, барлык совет поэзиясе кебек үк, яңа үсеш чорына аяк басты. Шагыйрьләр сугышның беренче көненнән башлап халыкны тиңдәшсез бөек көрәшкә — фашист илбасарларыннан туган илебезнең азатлыгын саклап калырга чакырып, ялкынлы шигырьләрен иҗат иттеләр. Шагыйрьләрнең күбесе фронтка китте. М. Казаков сугыш вакытында «Ут эчендә», «Безнең урамда бәйрәм» исемле җыентыклар бастырып чыгарды. Н. Ильяков- ның «Утлы еллар», Шадт Булатның «Ватан чакыра», М. Майнның «Ант», «Баһадирлар», Ф. Маслов- ның «Туган як», В. Рожкинның «Сугышчан байрак», В. Чалайныи «Яшьлек» исемле җыентыклары чыкты. Бу авыр сынау көннәрендә әдәбиятка яңа шагыйрьләр дә килде: мари поэзиясенә С. Вишневский «Көнчыгыштай искән җил», «йөрәк чакыра» исемле шигырь җыентыклары белән, Г. Матюковский «Җиңү юлы белән», М. Большаков «Утлы заман» исемле шигырь җыентыклары белән килеп кушылдылар. К- Беляев, А. Кашошков шигырьләр яза башладылар. Сугыш чорында мари әдәбияты активрак, баерак, күп кырлырак булып әверелде. Сугыштай соң мари поэзиясенең, гомумән барлык әдәбиятның, үсешендә, Партия Үзәк Комитетының 
идеология мәсьәләләренә багышланган карарлары гаять зур роль уйнадылар. Әдәбиятта партиялелек һәм халыкка хезмәт итү принцибы — мари әдәбиятының нигезен, тематикасын һәм формасын менә шулар билгеләде. Аның төп юнәлеше совет кешеләренең коммунизм төзү өчен илһамлы иҗади хезмәтен һәм тынычлык өчен көрәшен гәүдәләндерү булды. Сугыштан соңгы чорда мари поэзиясендә аеруча күзгә ташланган шатлыклы бер күренеш — мари шагыйрьләренең күренекле әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү булды. М. Казаковның «Поэзия җан дустыбыз» исемле русча җыентыгы 1951 елда Сталин премиясе белән бүләкләнде. В. Чалайиың «Язгы көн», М. Майнның «Гөсләләр бәхет турында җырлый», С. Вишневский- ның «Туган як басулары», Г. Ма- тюковскийның «Шигырьләр» исемле җыентыклары русчага тәрҗемә ителеп басылып чыктылар. Шактый гына уңышларыбыз булуга карамастан, дөресен әйтми булмый, безнең мари поэзиясе партия һәм халык куйган таләпләргә җавап биреп бетерә алмый әле. Нәрсәдә күренә соң бу? Беренчедән, мари поэзиясендә яңаны тою хисе җитеп бетми, кайбер шагыйрьләр тапталган юлдан бара бирәләр. Шулай ук эшчеләр һәм колхозчылар тормышын поэзиядә яктырту буенча да мари шагыйрьләре әкренрәк кыймылдыйлар. Тагың шуны да әйтергә кирәк, жанрлар төрлелеге өчен көрәш тә җитәрлек җәелдерел- мәгән. Безнең тормышыбыз катлаулы, бай һәм күп яклы, шулай булгач, ул сәнгатьтә дә күп төрле формаларны таләп итә. Соңгы елларда безнең поэзиядә лирика жанры беркадәр уңышлы адымнар ясады, А. Бик, М. Якимов матур- матур лирик шигырьләр яздылар, ләкин биредә поэзия үсеше өчен хәвефле тенденцияләр дә сизелә. Кайбер шагыйрьләр лириканы ар
85 
 
 
 
язган «Салика», «Айвика», «Яңа җимешләр» һ. б. әсәрләрен халык яратып карый. Мари драматурглары А. Волков, Н. Арбан, К. Исаков. И. Ялмарий, Н. Потапов, И. Смирнов иптәшләр дә шушы юнәлештә эшлиләр. Безнең яшь драматургиядә тагын шатлыклы факт шул: соңгы вакытта язылган пьесаларның күпчелеге бүгенге темаларга, алдынгы совет кешесенең образын гәүдәләндерүгә багышланган; драматурглар үзләренең бу мактаулы эшләрендә бөек рус әдәбияты традицияләреннән һәм мари классигы М. Шкетан традицияләреннән өйрәнәләр. Безнең җәмгыятьтә яшәп килгән искелек калдыкларын камчылауга да драматургиядә шактый урып бирелә. Берара туктап, тынып торган комедия жанры соңгы елларда шактый ук җанланды. И. Ялмарий «Хәерле иртә» исемле комедия, А. Волков «Тормыш чакыра» (Ксения) исемле пьеса язды. Бу әсәрләрдә искелек калдыклары каты тәнкыйть ителә. Драматургиядә җитешсезлекләр бармы? Бар, билгеле. Иң элек, бездә әле халык яратып карый торган пьесалар, А. Волков, И. Ялмарий әсәрләре кебек пьесалар — сирәк кунак. Моның сәбәбе, беренчедән, драматургларның тормышны өйрән- мәүләрендә булса, икенчедән, ихтимал, драма, комедия кебек катлаулы жанрларны иҗади өйрәнмәүлә- рендәдер. Менә шуңа күрә пьесаның нигезенә ятарлык тормыш конфликтларын дөрес тотып алу һәм- аны үткен итеп тамашачыга җиткерү безнең драматургларда җитеп бетми. Күп кенә очракларда тормышның күләгәле яклары бөтенләй онытыла, тормыш алсуга манып күрсәтелә. Тормышны шулай лаклау, әлбәттә, кешеләрне авырлыклар белән көрәштән читкә алып китә иде һәм ул сатира кебек сугышчан жанрның үсүенә дә^киртә булып торды. Тагын шунысы бар: безнең драматурглар еш кына «производство конфликтлары», иске һәм яңа эш методлары арасында каршылык эзлиләр, әмма шул яңа методны тудыручы кеше
тык интим планда хәл итәләр, турысын гына әйткәндә, альбом шигырьләре язу белән мавыгалар. Бу шигырьләрнең геройлары яратышалар, ачуланышалар, сагышка баталар, көтә-көтә кайгыга сабышалар. Ләкин бу нәрсә хакына эшләнә соң? Ни өчен? Болар барысы безнең тормышыбызда нинди урын тоталар? Бу сорауларга без әлеге «лирика»дан җавап таба алмыйбыз. Онытмыйк: бездә бит лирика өчең лирика, поэзия өчен поэзия дигән нәрсә юк. Без интим хисләр аша, замандашларыбызның чынбарлыкка булган мөнәсәбәтен белдерергә, яңа, коммунистик мораль сыйфатларын, аң үсешен күрсәтеп бирергә тиешбез. Безнең мари поэзиясе, башка жанрларыбыз белән чагыштырып караганда, халык арасында популяррак жанр, әмма аның үсүе өчен әле чикләнмәгән мөмкинлекләре бар, чөнки үзәк матбугатта басылган рецензияләргә караганда, без башка халыклар поэзиясеннән шактый артка калып барабыз. Мари драматургиясе соңгы биш- уи ел эчендә- шактый күренекле уңышларга иреште. Әгәр Бөек Ватан сугышына хәтле, мари әдәбиятының классигы, талантлы драматург М. Шкетан үлгәннән соң без Г. Ефруш, Н. Иванов һәм С. Николаев кебек драматургларның кай- бер пьесалары турында гына сүз алып бара алсак, хәзер исә бездә унга якын талантлы драматург бар һәм аларның пьесалары Мари Дәүләт театрында уңышлы рәвештә куелып киләләр. Алар арасында халыкка киң танылганы — С. Николаев. Ул инде чирек гасыр буе мари драматургиясен уңышлы әсәрләр белән баетып килә. Мари әдәбиятының классигы М. Шкетанның уңай традицияләрен дәвам итеп һәм мари музыкаль драматургиясенә нигез салучы И. С. Ключников- I Палантайның бай мирасына ихти рам белән карап, С. Николаев мари әдәбиятында яңа жанрны — музыкаль драма һәм комедия жанрын тудырды. С. Николаевның халык авыз иҗаты һәм музыка мирасына таянып 

 
 ләр бер читтә кала. Геройларның рухи дөньясын тирән ачып бирә белмәү, үз геройларын типиклаштыра белмәү күп кенә яшь драматургларның җитешсезлеге булып тора. Соңгы елларда безнең драматургларның музыкаль пьесалар белән генә мавыгуларын да шулай ук драматургиянең бер яклы үсеше дип карамыйча булмый. Музыкаль комедияләр кирәк. Ләкин музыкасыз драмаларны да онытмаска кирәк. Островский, Горький, Тургенев, Г. Камал, М. Шкетан һ. б. драманың гүзәл үрнәкләрен бирделәр. Мари драматургиясенең үсешенә безнең шагыйрьләребез дә ярдәм итә алыр иде. Шигырь белән язылган пьеса, драматик поэма, опера либреттолары әле һаман иҗатчыларын көтеп яталар. Драматургиягә поэзия килеп керү, күтәренке хисләрне, тирән лирик тойгыларны, бүгенге көннең бөтен пафосын шигырь аркылы театр тамашачысына җиткерү безнең шагыйрьләребез өчен дә, театр өчен дә бик файдалы булыр иде, без моңа ирешә алабыз һәм ирешергә тиешбез. Мари совет әдәбиятында проза — башкалар белән чагыштырганда, яшьрәк һәм акрынрак үсүче жанр. 1924 елда Москвада мари әдәбиятының беренче проза әсәре: М. Шкетанның «Божьи грехи» исемле беренче хикәясе басылып чыга. М. Шкетан үз иҗатында бөек рус әдәбиятыннан, аеруча М. Горь- кийдан, өйрәнде. Үзенең хикәя һәм повестьларында ул Октябрьдан соң халыкның иҗат көчләре уянуын сурәтләде һәм Шкетан реализмы социаль чынбарлыкның гүзәл якларын матур итеп ачып бирүгә бик нык ярдәм итте. Партиябез һәм хөкүмәтебез ярдәме аркасында мари әдәбиятында М.. Шкетан традицияләрен дәвам иттерүче талантлы яшь язучылар күтәрелеп чыктылар: Д. Орай. Н. Ильяков, Н. Лекайн, Г. Ефруш, А. Айзенворт, К- Беляев, М. Азме- кей, К. Васин һәм башкалар мари әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керттеләр. [' '■ 86 \ Яшь язучылар үзләре белән яңа темалар алып килделәр. I раждан- нар сугышы, колхоз тормышы, совет кешеләренең патриотизмы, Совет Армиясе тормышы темалары мари прозасы әсәрләрендә төп урынны алды. Яшьләр мари халкы тарихын яңача 
яктырта башладылар. Жанрлар мәсьәләсендә дә беркадәр үсеш сизелә. Әгәр дә /М. Шкетан зур әсәрләр жанры өстендә эшли генә башлаган булса һәм мари әдәбиятында «Эреигер» романына чаклы зур жанрлы әсәр күренмәгән булса, утызынчы еллар ахырыннан башлап бүгенге көнгә кадәр мари әдәбиятында яңа романнар иҗат ителде: Д. Орайныц «Томаннар аша», Ы. Лекайнның «Тимер куәт», «Ватан сугышы уты эчендә» романнары басылып чыкты. Хәзер Н. Ильяков, И. Васильев, А. Березин яңа романнар өстендә эшлиләр. М. Шкетаннан соң иҗат ителгән романнарның иң уңышлысы Д. Орайның «Томаннар аша» исемле романы. Әсәр, авторның уе буенча, НЭП чорындагы мари авылының социалистик чорга керүен чагылдырырга тиешле. Роман мари халкының 1923 елдан 1941 елга чаклы булган тормышын үз эченә ала. Ләкин автор вакытсыз үлеп китү сәбәпле романдагы үзәк фикер яртылаш кына эшкә ашырыла алды. Романның беренче китабы гына язылды һәм 1951 елда бу китап мари китап издательствосы тарафыннан басылып чыкты. Әмма шушы тәмамланмаган китапта да без мари әдәбиятындагы зур бер прозаикның чыныгып килгән осталыгын, мари халкы тормышын бик яхшы белгәнлеген, халык теле, халык иҗаты байлыгыннан оста файдалана белүен күрәбез. Бүгенге көндә мари прозасының икенче бер зур вәкиле Н. Лекайн уңышлы гына иҗат итеп килә. Ул 1935 елдан бирле инде мари халкы тормышына багышланган романнар сериясе өстендә эшли. «Тимер куәт» һәм «Ватан сугышы уты эчендә» дигән исемнәр астында романның ике китабы язылган иде, күптән түгел генә ул тарихи-революцион темага «Элгәрләр җире» исемле яңа

 
 роман язып бетерде. Авторның максаты мари авылының ярты гасырлык тормышын художестволы картиналар аша күрсәтүдән гыйбарәт. II. Лекайнның романнары үзләренең . тематикасы ягыннан мари әдәбиятының үсүе өчен шактый әһәмиятле. Моның шулай икәне «Тимер куәт» романының беренче китабындагы зур осталык белән язылган .финалыннан, шул ук романның икенче китабыннан, «Ои- чеко» (Алга) журналында басылып ята торган «Элгәрләр җире» исемле яңа романнан да күренә. Мари прозасында сугыштан соңгы елларда җанлылык аеруча сизелә башлады. Яңадан-яңа зур әсәрләр һәм күп кенә яшь прозаиклар әдәбиятка килделәр. В. Юксерн, И. Васильев, В. Иванов, К. Исаков, А. Шагаев, П. Никифоров шундыйлардан. Маслов, Арбан, Чалай, .Волков кебек шагыйрьләр яки драматурглар проза жанрында да эшли башладылар. Прозаның тематикасы да киңәя. Әгәр элегрәк мари әдәбиятында эшчеләр тормышына аз игътибар бирелеп, күбрәк авыл хезмәт ияләре турында язылган булса, хәзер, безнең яшь мари промышленносте вәкилләре сугыштан соңгы байтак әсәрләрнең төп герое булып киттеләр. Ильяков повесте, Чалай, Рожкин, Тиманов хикәяләре һәм очерклары моңа мисал була алалар. Художество эшләнеше ягыннан бу әсәрләрнең шактый җитешсезлеклә- ре булуга карамастан, язучыларның эшчеләр тормышына таба йөз белән борылулары әйбәт факт һәм мари прозасының алга таба тагын бер адым атлавын күрсәтә. Мари әдәбияты егерме ел эчендә күп кенә тәрҗемә әсәрләре исәбенә дә баеды. 1934 елдан 1954 елга кадәр тәрҗемә әсәрләре 576 мең тираж белән басылып чыкты. Шулар арасында Пушкин, Чехов, Короленко, Шевченко, Горький, Маяковский, Серафимович Һ. б. бар. Язучыларның Беренче бөтенсоюз съездында А. М. Горький, тугандаш республика әдәбиятларының үсешенә йомгак ясап, аларның үз республикалары, үз халкы өчен генә түгел, Советлар Союзының барлык халыклары өчен дә эшләвен әйткән иде. Бик тапкыр әйтелгән бу сүзләр бүген үзләрен тулысынча расладылар. Башка күп кенә тугандаш әдәбиятларыбыз 
белән бер сафта, мари әдәбияты да киң аудиториягә — зур вкуслы Һәм таләпчән рус укучысы алдына чыга. Рус укучысы мари әсәрләре турында фикер йөртә, теләкләрен һәм тәнкыйть сүзен әйтә, болар барысы мари әдәбиятының алга таба үсешенә уңай йогынты ясый. Нәтиҗә итеп шуны әйтергә мөмкин: революциягә кадәр язма әдәбияты булмаган мари халкы Совет власте елларында үз туган телендә матур әдәбиятын барлыкка китерде, поэзия белән драматургиядән башлап, зур полотнолы проза әсәрләре тудыруга кадәр үсте. Унбиш- егерме ел вакыт эчендә мари әдәбиятында повестьлар, романнар барлыкка килде. Узган белән чагыштырып караганда, болар барысы безнең зур уңышларыбыз, халыкның иҗат көчләре чәчәк атуы. Ләкин әле тынычланырга иртә. Без уңышларыбызны элекке хәлебез белән генә түгел, киләчәгебез, алдагы бурычларыбыз белән дә үлчәргә тиешбез. Халык язучылардан яңаданяңа әсәрләр көтә. Өзлексез киләчәккә омтылганда гына, иртәгәге көнгә карый белгәндә генә, замандашларыбызиын, күп яклы, рухы белән гаять бай образын күңелгә ятышлы, чын, ышандыргыч итеп сурәтләргә омтылганда гына без төп бурычыбызны үтәгән булырбыз. Совет кешесенең титан образын бөтен мәһабәтлеге белән сурәтләү — мари язучылары каршында торган беренче чираттагы бурыч.