Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

КОСАЯ ГОРАДА УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Патриот шагыйрь Муса Җәлил үзенең героик тормышы һәм поэзиясе белән күп милләтле совет укучыларының сөекле шагыйре булып1 калды. • j • ■ ■ Шушы елның июль аенда Тула өлкәсенең Косая Гора поселогында, шагыйрьнең иҗатына багышлап, укучылар конференциясе уздырылды. Конференция метал- „ лургия заводы эшчеләренең, инженерларының, партия работникларының актив хәзерлеге һәм катнашы белән үтте. Бирегә татар язучылары Әхмәт Фәйзи, Әмирхан Еники, шагыйрьнең тормыш иптәше Әминә Жәлилова, «Литературная газета» вәкиле К- Лапин, «Советская Татария» корреспонденты С. Мокшйп килгәннәр иде. Кич сәгать 8 дә завод клубына эшчеләр, инженерлар, хезмәткәрләр, мәктәп балалары һәм башка күп катлау укучылар җыелды. Конференция татар язучылары- ның Тула металлургларына язган хатын уку белән башланды. Бу хатта татар язучылары Косая Гора металлургларының үтенечен — шагыйрь Муса Җәлилнең үлемсез әсәрләрен рус телендә бастырып .чыгару өчен нинди эшләр башкаруларын, металлургларга зур уңыш теләүләрен һәм үзләре дә, Муса Җәлилнең ялкынлы иҗаты үрнәгендә, укучыларның югары таләпләренә җавап бирерлек әсәрләр өстендә армый-талмый эшләячәкләрен әйткәннәр иде. Залда утыручылар Татарстан язучыларына җылы хатлары өчен, укучыларга бүләк итеп шагыйрьнең китапларын җибәрүләре өчен, .бердәм кул чабып, чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Укучылар шагыйрьнең тирән патриотик рух белән сугарылган соклангыч әсәрләре турындагы фикерләрен, тәэсирләрен чыгып сөйләделәр. «Безнең конференция ясавыбызның тагын шул ягы әйбәт,— диде инженер Алексей Житков, — без, Тула металлурглары, бүген татар язучыларын һәм кешелек дөньясына Муса Җәлил шикелле Ватан азатлыгы өчен батыр көрәшүчене биргән халыкны котлыйбыз. Фашистлар тарафын нан Моабит төрмәсенә ябылган шагыйрь шундый үлемсез батырлык эшләү өчен кайдан көч алган соц? Аның батырлыгына халык белән тирән бәйләнеше көч биргән, шагыйрь халыкның коммунизм өчен көрәшенә үзенең бөтен сәләтен куйган. Социалистик дәүләтебез үскән һәм ныгыган саен шагыйрьнең иҗаты да чыныга, байый барган». Партбиблиотека мөдире Борис Калиничев, өлкән машинист Василий Печников, библиотека мөдире Галина Ефимова һәм башкалар да үзләренең чыгышларында Муса Җәлил поэзиясенең гүзәл сыйфатларын билгеләп үттеләр. «Муса Җәлил шигырьләрендә якты нур һәм шатлык күп, — диде Б. Калиничев. — Аларда патриотизм тойгысы белән югары художество осталыгы бергә кушылган. Шагыйрьнең шигырьләре халык тормышын дөрес чагылдыралар, шуңа күрә алар чын халыкчан әсәр булып саналалар. «Күлмәк» шигыре, «Сандугач һәм чишмә» балладасы һәм башка бик күп әсәрләре халык авыз иҗаты белән аваздаш булып яңгырыйлар. Муса Җәлил — татар шагыйре, ләкин ул татарларның гына түгел, русларның да, украиннарның да, белорусларның да уй- тойгыларын чагылдырды. Без аны күп милләтле совет халкы шагыйре дип атарга бик хаклыбыз. Аның исемен үз иленең бөек шагыйре дә, бөек гражданы да булган Рылеев, Маяковский исемнәре белән бер рәткә куярга мөмкин. Муса Җәлил поэзиясе совет кешеләрен һәркайчан сокландырачак, күп буыннарны тәрбияләячәк». Язучы Әхмәт Фәйзи .үзенең шагыйрь турындагы истәлекләрен сөйләде. Конференциядә катнашучылар Әминә Җәлило- ваны бик җылы каршыладылар. Ул үзенең ире — тугрылыклы тормыш юлдашы, гүзәл дусты, башкаларның хәлен уртакла- шучаи тыйнак кеше /Муса турындагы хатирәләрен уртаклашты һәм металлургларга ^истәлеккә Муса Җәлилнең сугышның беренче көннәрендә кызылармеец формасында төшкән рәсемен бүләк итте.