Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЫЕЛГЫ ЯЗДА


Быелгы кышның йомшак якларын сизеп алган яз тизрәк үзенең язлыгын итәргә ашыкты. Март ахырында инде шаулап гөрләвекләр акты, кечкенә елгаларда хәтта боз да кузгала башлады. Ләкин күпкә түгел. Кыш яңадан кайтты. Елгалар тагын боз белән капланды. Юл өзеге бетте. Пыяла кебек каты кар өстеннән ун көн буе бертуктаусыз машиналар чапты. Әмма моңа карап кына орлык амбарларында, парник хуҗалыкларын- да эш тукталмады, колхозга күченеп килгән МТС тракторларының көчле гөрелтесе тынмады. Халык күңелендә быелгы хезмәт язы январьдан ук башланган иде. «Яңа юл» колхозы кешеләре күңелендә дә яз хисе иртә уянды. Ул хисләргә партиябезнең январь Пленумы карары канат бирде, һәм күп тә үтмәде, газеталар тагын бер яңалык китерде: колхозларда яңача планлаштыру тәртибе игълан ителде. Халыкта мондый сүзләр йөрде: — Кукурузны әйтәм, зурга өметләндерә, шуңа торак мәйданын да күп сорый. — Кунак булып түгел, кырларыбызга хуҗа булып килә.' — Бит үзебез планлаштырачакбыз, кайбер әрәм тамак культураларнң чәчү әйләнешеннән кысрыкларбыз да... ... «Яңа юл» колхозы каршындагы башлангыч партия оешмасы секретаре Зәйнуллин кабинетына кереп-чыгып йөрүләр соңгы вакытларда аеруча ешайды. Керәләр, түргә узалар, тәрәзә төпләрендәге торф-черемә чүлмәкләргә утыртылган кукуруз үсентеләрен иелеп карыйлар, стенада эленеп торган басу картасына күз салалар, һәркем үзенең йөрәгендә саклап йөрткән яшерен уйларын, күңелгә тынгы бирмәс фикерләрен уртага салып сөйләшергә гадәтләнгән биредә. Секретарь килүчеләрне, үз гадәтенчә, урыныннан торып, аяк өсте басып каршы ала, зур кулы белән авырттырырлык итеп кулларын кыса. Алар Зәйнуллинның сүзендә тору- чан һәм принципиаль җитәкче икәнен яхшы беләләр, шуңа күрә, җитди мәсьәләләр кузгалганда, секретарь янына киләләр. ...Соңгы вакытта колхоз тимерчесе коммунист Гыйльфанов Карамга бер уй тынгы бирмәде: МТС ка нибарысы ике генә кукуруз .чәчкеч кайткан. Шуларга гына өмет итеп ятсаң, өметең акланмавы мөмкин. 145 гектарны кулдан гына чәчкәндә — ай-һай!.. Кукуруз чәчү срогын ничек тизләтергә? Берәр җаен табарга иде. Ул, өенә кайткач, шушы уй белән ашарга утыра, шул уй белән йокларга ята торган булды, кәгазьгә ниндидер сызымнар төшереп маташты, аларны правление членнарына күрсәтте. — МТСта бездән башлырак кешеләр утыра, кирәксә җаен табарлар үзләре, — дип карадылар моңа кайберәүләр. Гыйльфанов күңелен төшермәде, партия оешмасы секретаре янына килде. Зәйнуллин тимерченең мөһим мәсьәлә күтәргәнлеген шунда ук
5* 67 
 
 
гөшепеп алды. МТСларда да шул хакта баш ваталар бит, гади чәчкеч машиналарын кукуруз чәчүгә көйләү турында уйлашалар. Үз колхозыңда шундый машина булса, начармыни. Секретарь бу уңай белән үзе янына колхоз председателе Гыймадиевиы да чакырды. Тимерчегә, һич кичекмәстән, үз конструкциясен гамәлгә ашыру өстендә эшли башларга киңәш иттеләр. «Мөгаен бер-бер хикмәт чыгар...» Ә колхоз активисты Кәшби абзыйны башка бер нәрсә борчый иде. Кукуруз зур мәйданнарга чәчеләчәк. Аны яралгы чагында каргалардан саклап калып булырмы? Шул мәлгуньнәр узган ел парникка чәчелгән кукуруз үсентеләрен торф-черемә чүлмәге белән күтәреп киткәннәр, имеш. Чын булса, клуб мөдире Борһанов үзе күргән, диләр. Былтыр киндерне чыпчыклардан Саклау әмәлен Кәшби абзый бик оста хәл иткән иде. Ул киндер җиренә тавык үләксәсе элеп куйды. Ит исен сизеп карчыгалар килде. Ул ерткыч кошлар бит киндер чыпчыгын тотарга да бик әвәсләр. Ияләшеп киттеләр шулай. Колхоз киндерен чыпчыклардан җәй буе карчыгалар саклады... Быел ул болай фикер йөртә: кукуруз җирендә берничә көн мылтык белән торырга кирәк булыр. Аткан каргаларны казыкка элә барырга. Шулай итсәң, тереләре аның ерактан ук өркеп качачаклар. Кәшби абзый шундый хыяллар белән партия оешмасы секретаре бусагасына аяк басты. Ул ата-бабалардан килгән кайбер тәҗрибәләр турында да белгәннәреиең барысын аңа түкми-чәчми сөйләп бирде. Күпчелек колхозчыларга хас шундый иҗади активлыкны әледән-әле сизеп, йөрәк белән тоеп тору Зәйнуллинны чиксез куандыра иде. Башлангыч партия оешмасында егермегә якын коммунист санала. Алар барысы да колхоз производствосының җаваплы участокларына беркетелгәннәр. Колхоз председателе Гыймадиевка килгәндә, үзе әйтмешли, ул болай бик үк «грамотный бәндә» түгел. Ләкин эшне оештыра белә, төн йокысы белән исәпләшми торган тынгысыз җитәкче. Ул, кемгә дә булса ачуы килгәндә еш кына бүреген яки кепкасын салып, ялтыравыклы баш түбәсен күрсәтә: — Әй, егетләр, соңгы бөртек чәчләремне коеп бетердегез ләбаса... — ди. Ул чыннан да, кешеләр белгәннән бирле инде, «Яна юл» колхозында председатель булып эшли. Колхозчылар ата кешегә ышанган шикелле, аңа зурлап, олылап карыйлар. Зәйнуллинга председательнең тик бер ягы гына ошап бетми: председатель кайбер очракларда алдагы перспективаны күрми эш итеп җибәрә, көндәлек вакыйгалар дулкыны аны еш кына күмеп ташлый. Партия оешмасы секретаре үз чиратында моны, әлбәттә, исәпкә ала. Бигрәк тә хәзер, январь Пленумы карарыннан сон, перспективасыз яшәү — күзне йомып йөрү дигән сүз. Соңгы көннәр аеруча тынгысыз булды. Колхозның биш елга перспектив үсү планын төзергә кирәк иде. Моның өстендә башлыча райком инструкторы, партия оешмасы секретаре, МТС белгече һәм колхоз хисапчысы коммунист Каримов иптәшләр утырды. Гыймадиев исә агымдагы эшләр белән мәшгуль булды. Перспектив планның этәргеч ноктасы итеп кайсы санны алырга? Әгәр узган елга карап ориентир тотсаң — бөртеклеләр өчен ул ел корылык елы булды. Ләкин яшелчә, бәрәңге көтелгәннән яхшы булды. Бу урында МТСның баш агрономы Фадеев «ярдәмгә» килде. Әлбәттә ул «Яңа юл» колхозына үзе барып йөрмәде, болай телефоннан гына әйтте: — Башлангыч нокта итеп соңгы өч елның уртасын алыгыз. Калган колхозларга да шундый күрсәтмә бирелде... — диде. Мондый принципка беренче булып Зәйиуллин каршы чыкты. «Ничек уртачасын? Без быел зур мәйданнарда уҗым тукландырачакбыз. Кар сулары тоттык. Чәчүлек орлыкларны иң югары кондициягә китердек. Димәк, «ходайдан» көтеп ятмыйбыз. Аннан соң элек ел саен ике ярым, өч
68 
 
 
центнер ашлыкның җиргә коелып калуын исәпкә алсаң... Әйе, плаи реаль мөмкинлекләрдән чыгып һәм моңа кадәр файдаланылмый килгән резервларны исәпкә алып төзелергә тиеш. Артка карап ориентир тотуга мин каршы...» * Секретарьның бу фикеренә райком инструкторы да, колхоз активистлары да кушылды. Югарыдай тәкъдим ителгән сигез ярым центнер урынына, быел һәр гектардан уртача унбер центнер иген уңышы яулап алу өчен көрәшергә дип карар кабул ителде. Әмма перспектив планның һәр пунктын шул рәвешчә тпрәнтеи уйлап, иҗат бизмәненә салып үлчәп эш итәргә туры килмәде. План, әлбәттә, колхозчыларның гомуми җыелышында тикшерелде, аңа кайбер төзәтмәләр дә кертелде. Ләкин ничек тикшерелде соң? Борчак чәчкән шикелле, трибунадан саннар... саннар... саннар гына сибелде, һәрберсен тотып алып, кем аларның серен ачарга өлгергән?! Чөнки баш белгечләр: «тизрәк... тизрәк... тизрәк...» дип ашыктырдылар МТС кабинетыннан. Урыннарга барып, бу эш белән аларның үзләренә шөгыльләнергә кирәк иде дә бит. Нәкъ шул нәрсәнең җитенкерәмәве МТСтагы олы абыйларны соңыннан райком каршында уңайсыз хәлдә калдырды да. Перспектив планнар җыеп алынгач, баш белгечләр, аларның очын-очка китерә алмыйча, ике көн. ике төн кабинетта бикләнеп утырдылар. Баш зоотехник беләп баш агрономның хәлләрен аңлаган кешеләр район партия активы җыелышында ирония катыш көлеп: «Ярый, бәхетләре, икесе дә авырып котылды»,— диделәр. Колхозчыларның гомуми җыелышында перспектив планны раслау мәсьәләсе тавышка куелгач, Зәйнуллин башлап үзе кул күтәрсә дә, хәзер ул план белән канәгать түгел иде. Күңелендә аның нинди уйлар өлгереп килгәнен кайбер коммунистлар, шул исәптән председатель Гыйма- дпев та сизенә иде инде. 
Көннәр уза торды. Кукуруз үстерү буенча һәр бригада саен комсомолец яшьләр звенолары төзелде. Алар ярыша-ярыша тирес черемәсе хәзерләү эшенә керештеләр, көл, кош тизәге җыйдылар. Ә кичләрен уку өендә кукуруз игү агротехникасын өйрәнә торган булдылар. Тимерче Гыйльфанов Карамның хыялы тормышка ашты. Ул, сигез рәтле ташландык чәчкечнең төрле частьларын алып, өч рәтле кукуруз чәчкеч машина конструкцияләде. Бөтен авыл күз алдында кардан ачылган тау битендә машинага сынау үткәрелде. Сынау яхшы нәтиҗә бирде, һәр җитмеш сантиметр саен өч-дүрт орлык төшеп кенә бара. Колхоз хисапчысы коммунист Кәримов, счет төймәләрен тарта-тарта, исәпләп тә чыгарды: атлы кукуруз чәчкеч машина кимендә алтмыш-җитмеш эш кулын алмаштырачак. Әйе, көннәр бер-бер артлы уза тора. Тик колхозга эшкә кайткан кыр гвардиннары-механизаторлар гына бераз моңаеп йөриләр. Прицепщиклары дисәң — җимертеп эшләрдәй егетләр. Машиналар бүгеннән үк походка әзер. Ә МТС белән колхоз арасында договор һаман юк та юк. Ике арадагы договорга кул куюның быел болай озакка сузылуын һәркем үзенчә юрады. Перспектив планнар белән авызлары пешкәч, МТС җитәкчеләре хәзер эшне җиренә җиткереп башкарырга исәп тоталар, ахры, диделәр берәүләр. Икенчеләре моны аларның тиз борыла алмаучанлы- гыннан күрде. Ни булса да булгандыр анда, апрель урталарында кулына типовой договор проекты тотып колхозга Минзәлә МТСының башлангыч партия оешмасы секретаре Закиров иптәш үзе килде. Икенче көнгә, механизаторлар белән берлектә, колхозчыларның гомуми җыелышы билгеләнде. Закиров — МТСта әле яңарак кеше. Колхозга килеп төшү белән аны эштән кайтучы бер төркем ферма кызлары сырып алды. Урамда танышу башланды. Арадан бер кыюрагы сүз башлап та җибәрде:
69 
 
 
— Сез, абый, кукуруз буенчамы? — диде. Закиров көлемсерәп җавап бирде: — Я, шулай да булсын ди. Агитацияләргә, димәк... Мине ярдәмчегә алыгыз, абый. Закиров башта сүзнең кайсы якка борыласын аңламый торды. Икенче бер яшь кенә кыз ачыклык кертте: — Гафу итегез, иптәш вәкил, фамилиягезне белмибез, менә кукуруз силосы базын ачкач, сыерларыбыз сет бирүләрен бермә-бер арттырдылар. Ай, ул күбрәк булса... Закиров шаярту тонына күчте: — Сез алайса, кызлар, агитациягә мохтаҗ түгел? — Юк, — диештеләр алар. — Сыерлар безне үзләре агитацияләп торалар, кукуруз силосы бирмәгән көнне мөгрәүләре көне буе колак төбендә... Партиябез карарларының колхозчыларда шундый дәрт уятуын үз күзең белән күреп тою секретарь өчен күңелле иде. Ул яшь терлекчеләрне берникадәр сынап карамакчы булды: — Әгәр фермагыз янында үз көчегез белән, әйтик, бер ун гектар кукуруз тәрбияләп үстерсәгез.... Закиров әйтеп бетергәнче, кызлар аның сүзен элеп алдылар: — Үстерәбез, үстерәбез, абый. — Безгә җыелма силос башнясы кайтартыгыз. Кемдер шунда арттан ишетелерлек итеп өстәп куйды: — Баш зоотехник үзе килергә вакыт тапмаса, хат язсын. Монысы МТС вәкиленең бераз кәефен җибәрде. Бу сүзләрне ул үзенә төрттереп әйткән шикелле аңлады. Баш зоотехник—коммунист кеше, аңарда учетта тора бит. 
Колхоз правлениесенә килеп кергәч, Закиров тагын да уңайсызрак хәлдә калды. Ул керү белән үк, колхоз җитәкчеләре типовой договор проектын кулларына алып, саннар буенча күз йөртә башладылар. Беренче булып председатель сүзгә килде: — И, егетләр, пар җирләрен ат белән сөрергә калдырганнар... Закиров җавап урынына, артык уйлап тормыйча, МТС советында әйтелгән аерым фикерләрне кабатлады: — МТС резинка түгел, иптәшләр. Аны теләсәң пичек сузып булмый. Эшне фәкать МТС карамагында булган машиналар көченнән чыгып кына планлаштыру турында югарыдан катгый приказ бар. Безгә договорның реаль булуы кирәк... Сүзгә Зәйнуллин кушылды: — Ялгышмасам, быел бездә тракторлар көче узган елгыдан кимрәк түгел. Ә былтыр пар җирләренә ат кертмәдек бит. Чыннан да, МТС та быел трактор көче узган елгыдан ким түгел иде. Ләкин графикта каралган яңа эш төрләре артык күбәеп китте: терлекчелектәге күп хезмәт сорый торган процессларны механизацияләү, бәрәңгене квадратлапоялап утырту, кукуруз чәчү, алариың рәт араларын эшкәртү, салам җыю, төзү материаллары ташу... МТС быел, йомшак сөрүгә күчереп исәпләгәндә, барлыгы сиксән мең гектар җир эшкәртергә тиеш. Шул эш күләме үлчәвен төрлесенә бүлгәли торгач, пар җирләренең бер өлешенә көч җитми калган, күрәсең. МТС җитәкчеләре бу юлы «колхозда атлар барыбер тик ята, атларга да өлеш калсын» дигән принциптан чыгып эш иткәннәр. Правлениедәгеләрне договор проектындагы тагын бер пункт аптырашта калдырды. Колхоз быел көз ике мең дүрт йөз тонна кукуруз силосы салырга тиеш. МТС силос турауның фәкать дүрт йөз тоннасын гына үз өстеиә ала.
70 
 
 
Мондый хәлләрдә чәчрәп чыгарга яраткан клуб мөдире — өлкән яшьләрдәге коммунист Борһапов шунда ук кирәген әйтеп бирде: — Бәләкәй баш белән уйланылгап бу. һе, балта белән силос турарга кушалар... Башкалар дәшмәде, һәркем бу соңгы санны төзәтеләсе нәрсә дип кенә уйлап куйды эченнән. Баш белгечләрнең шундый җитди мәсьәләне баш белән уйламыйча хәл итүләренә МТС вәкиле үзе дә аптырап утырды. — Дөресен әйткәндә, договор проектына күз йөртеп чыгарга да вакыт тимәде, — дип акланырга тырышты ул. — Белгечләр «фабрикасыннан» ничек килеп чыкса, шул килеш... Бәлки, техник хата киткәндер... Монысын җыелыш карамагына куйганчы ук төзәтербез. Чынына килгәндә исә, биредә бернинди сап яки хәреф хатасы юк иде. МТС кабинетында утыручылар шулай исәп тотканнар: барлыгы силос турагыч җиде машина бар. Узган ел алар фәлән кадәр тонна силос тураганнар. Әйдәгез, быелга да шул «мөмкинлек»ләрдән чыгып планлаштырыйк. Яна машиналар кайтса, тагын күз күрер... Ләкин МТС җитәкчеләре бер нәрсәне истән чыгарганнар. Силос массасы җитмәү аркасында, турагыч машиналар узган ел ничә көн җилдә сызгырып, яңгырда тутыгып тик тордылар икән? Тәүлек әйләнәсенә сменалап эшләү оештырылдымы икән? Сүз барышында председатель Гыймадиев менә шуларны китереп чыгарды. — Колхоздан колхозга дөрес график буенча йөртеп эшләткәндә, төнге сменалар оештырганда, ул машиналар, сиңа әйтим, йөге-йөге белән чәйнәп төкерәләр. Силос массаңны давай, давай гына...—диде ул, МТС вәкиленә аңлатып. Пар җирләре турында Зәйнуллинның артык сүз куертып торасы килмәде. — Гомуми җыелыш карамагына калдырыйк монысын, — диде ул, За- кировка карап. — Җыелыш үз фикерен әйтер. Партия оешмасы секретаре бу сүзләрне әйткәндә ике нәрсәне күз алдында тотты. Беренчедән, колхозчыларның бу хактагы уен белү кирәк иде аңа. Ә икенче ягы шул: «Яңа юл» колхозы җитәкчеләренә моңа кадәр дә МТС белгечләре белән күп тапкырлар эләгешеп алгаларга туры килде. Ләкин алар, һаман саен «тырнак астыннан кер эзлисез» дип, Зәй- нуллинны, я булмаса, Гыймадиевны гаепләп калдыралар иде. Менә җыелыш ни дияр, әйдә, МТСның партия оешмасы секретаре иптәш Закиров үзе ишетеп кайтсын әле. Зәйнуллин, «алар» алмашлыгын кулланганда, баш зоотехник белән баш агрономны күз алдында тота иде. Бу ике өлкән белгечнең икесе дә— электән район авыл хуҗалыгы бүлегендә, күп еллар буе дүрт стена арасында кояш нуры күрми утырган кешеләр. Әле МТСка күчкәч тә, баштарак аларга артык җиляңгыр тимәде. Планнар югарыдан төшеп торды. Төп эш — терлекчелек фермаларында ничә «баш», ничә «койрык» барлыгы турында сводкалар язу иде... Ә менә хәзер эш бөтенләй башка. Хәзер бит «Ничә тавыгыгыз бар?» дип сорамыйлар, «Күпме йомырка аласыз?» диләр. «Күпме терлек асрыйсыз?» димиләр, «һәр 100 гектарга ничә центнер ит, май аласыз?» дип сорыйлар. Хәзер производство планнарын да урынга барып, колхозчылар белән бергә төзергә һәм аны тормышка ашыру өчен бергәләп көрәшергә кирәк. Баш агроном белән баш зоотехник та бер заман кыймылдашып алдылар. Вакыйгалар ташкыны ташып китеп, асларына «су» керә башлагач, кабинетларыннан кузгалдылар. Тик күпкә түгел. Элекке «авыру» аларны яңадан йомшак урынга тартты. Алар партия активы җыелышларында үзләрен бик каты тәнкыйть уты астына алганда да, керфек какмыйча тыңлап, түземлелек саклап утырырга өйрәнеп киттеләр...
71 
 
 
Зәйнуллин шуларны хәтерләп, МТС ның партия оешмасы секретарена иөрәгендәген белдереп куярга кирәк тапты: ■ Ну, үзләре дә пешеп чыккан нәрсәләр икән, договор проекты эченә Дуңгыз баласы кыстырып җибәргәннәр бит! 
Җыелыш көндез җыйналды. Мәсьәлә мөһим, һәр пунктын җентекләп тикшерергә кирәк иде. Көн кисәк җылынып китү сәбәпле, бүген тау итәкләреннән котырынып аккан гөрләвекләр канауларга гына сыеша алмады. Олы урамны, клуб һәм правление алларын су басты. Ләкин моңа карап берәүнең дә өйдә утырып каласы килмәде. Кешеләр коймаларга тотына-тотына, таштан ташка сикереп, тизрәк клубка үтәргә һәм уңайлырак урын алып калырга ашыкты. Клуб эче шыгрым тулы иде. Беренче рәттә, үз бәяләрен белеп, эре генә төс белән, механизаторлар утырышкан. Алар янында кырчылык бригадалары бригадирлары, чал сакаллы колхозчы картлар... Президиум өстәле артында — МТС вәкиле, колхоз җитәкчеләре, производство алдынгылары. Колхоз председателе Гыймадиев, кечкенә генә керештән соң, сүзне МТСның партия оешмасы секретаре Закировка бирде. Тегесе, трибуна алдына чыгып, договорны укырга кереште. Правление өендә бәхәс куптарган пунктка җиткәнче, зал, тынычлык саклап, зур игътибар белән тыңлап утырды. Договор бит гади кәгазь кисәге генә түгел. Быелгы уңышның язмышы шуңа бәйләнгән... Гыймадиев белән Зәйнуллин мәгънәле итеп бер-беренә карашып алгаладылар. Кинәт... зал шыбырдашып куйды. Арадан кемнеңдер каты итеп тамак кырганы ишетелде. Председатель бүлдермәскә кушты. Договорны ахырына кадәр укып чыгарга булдылар. МТС вәкиле трибунадан төшүгә, берьюлы унлап кул күтәрелде. Беренче сүзне алгы рәттә утырган җитмеш яшьлек колхозчы Әхмәт бабайга бирделәр. — Җәмәгать, — дип башлады ул сүзен, күпне күргән картларга гына хас дулкынланган моңсу тавыш белән, — МТС ка рәхмәт инде. Сарык йоннарын алуга кадәр машинага көйләде. Башкасы турында әйтеп торасы да юк... Әхмәт бабай калтыранган куллары белән механизаторларга төртеп күрсәтте: — Менә алар, рәхмәт төшкерләре, үзләре бармак белән генә санарлык, ә бөтен колхоз эшен диярлек үз җилкәләрендә күтәрәләр... Шуннан соң карт сүзне атлар темасына борды: — Бөтенләй хөррияткә чыктылар колхоз атлары, үзләре ашыйсы азыкны да трахтырдан ташыталар. Мин сүзне шуңа бормакчы булам. Тирес чыгарумы, агач материаллары ташумы анда, боларын без хәзергә колхоз атларына калдырыйк. Абзарга кереп, сәгатьләр буе тирес төягәнне көтеп тору трахтыр эше түгел. Шушы фикерне мәгъкуль күргәндә, мин әйтәм, ат сабаннарын кузгатып, пар җирләрен боздыруның кирәге калмас. Рәнҗетмик колхоз кырларын... Әхмәт бабай пар җирләре мәсьәләсен бик оста чиште. Бу фикергә каршы килүче булмады. Бу турыда механизаторларның да үзара күп тапкыр сөйләшкәннәре бар иде. Әхмәт бабай артыннан колхозчы Гайнетдинов Кирам чыгып сөйләде. Ул мәсьәләнең «мөгез»еинән тотып алды. — Никита Сергеевич Хрущев авыл хуҗалыгы алдынгылары киңәшмәсендә пар җирләре—ул безнең күтәрелмәгән чирәмнәребез, диде,— дип сөйләп китте Гайнетдинов,—ягъни яшел масса чабып алу өчен анда
72 
 
 
кукуруз яки үлән чәчәргә мөмкин. Ә МТС нәрсә тәкъдим итә безгә? Әгәр барлык техниканы үз вакытында нар җирләрен эшкәртүгә кушмасак, анда «яшел конвейер» үсмәячәк. Пар җирләре элеккечә, көзгә кадәр яткын җирләр булып калачак... Аннан сон оратор, Әхмәт бабай сүзләрен куәтләп, болай диде: — Машиналар көчен эш тармакларына бүлгәләгәндә, МТС җитәкчеләре еш кына колхозларның үзенчәлекле якларын исәпкә алмыйлар, арифметик урта саннар белән генә эш итәләр. «Яна юл» колхозының, мәсәлән, берничә двигателе, өч йөк машинасы бар. Нигә МТСка шулар башкарасы өлешкә дә тыгылырга кирәк икән? Аннан соң әйтәләр безгә, көчебез җитми, МТС, имеш, резинка түгел... Гайнетдинов ахырдан шундый тәкъдим кертте: — Колхоз галиме Терентий Мальцев методы буенча тәҗрибә өчен быелдаи ук бер 20—30 гектар җир эшкәртүне договорга кертергә... Чыгып сөйләүчеләр күп булды. Колхоз тимерчесе комсомолец Хәми- дуллин, хисапчы Кәримов, клуб мөдире Борһанов, терлекчелектә эшләүче кызлар бер-бер артлы сүз алып сөйләделәр. Алар МТС җитәкчелегендәге кимчелек якларны, шул исәптән «Яңа юл» колхозына беркетелгән яшь белгеч Сәлимованың эшен каты тәнкыйть утына алдылар. Яңа тәкъдимнәр дә күп булды: терлекчелектәге күп хезмәт сорый торган эшләрне механизацияләүне кызулату, фермаларга электр үткәрү, колхозда агрономия йорты булдыру, тагын башкалар... Зәйнуллин җыелыш буена үзен шат сизде. Аның күзләре йөрәктән туган эчке бер елмаю белән балкый иде. Ул әйтәсе фикерләр әйтелеп бетте инде диярлек. Тик бер тәкъдим генә калган иде: — Ике арадагы договорның үтәлешен, элекке шикелле, ел ахырында түгел, ә квартал саен тикшереп барырга. Үз чиратында Закиров МТС җитәкчелегенә карата әйтелгән дөрес тәнкыйть һәм договор проектына кертелгән эшлекле төзәтмәләр өчен колхозчыларга рәхмәт белдерде. Биредә күтәрелгән мәсьәләләрне кайту белән МТС каршындагы башлангыч партия оешмасы җыелышына куячагын әйтте. 
Җыелыш халыкта яңа дәрт кузгатып җибәрде. Кешеләр өйләренә шау- лаша-шаулаша таралыштылар. Шунда бер үткен теллесе әйтеп куярга да онытмады: — Шаблонның койрыгына бастык, шәй... Көн инде кичкә авышып килә иде. Зәйнуллин МТС вәкиленә терлекчелек фермалары ягыннан бер урап килергә тәкъдим итте. Алар шул якка менеп киттеләр. Аның секретарь Закиров белән байтактан бирле инде бер аерым калып сөйләшәсе килә иде. Уртаклашырдай сүзләр күп. Аны бигрәк тә «Яңа юл» колхозына беркетелгән МТС белгече Сәлимованың эш стиле канәгатьләндерми иде. Ул ничектер шунда шәһәр белән ике араны таптап гомер уздыра. Ире Минзәләдә яши, үзе бирегә килеп-китеп кенә йөри. Җыелышларда Сәлимова гәүдәсе белән генә катнаша, яңа проблемалар күтәреп чыгуны ул үзенә артык йөк дип саный. Күптән түгел шундый нәрсә билгеле булды: колхоз тавыклары кабыксыз йомырка сала башлаганнар. Күрәсең, аларга минераль азык — известь, күмер кебек әйберләр җитешмәгән. Ә Сәлимова моның белән кызыксынырга уйламаган да. Терлекләр гомумән бернинди рационсыз ашатыла. Монда да күбрәк МТС белгече гаепле. Зәйнуллин МТСның партия оешмасы секретарена болар турында сөйләмичә булдыра алмады. Закиров аиы сүзсез генә тыңлады. Аннары ахырдан: — Баш зоотехник еш буламы сездә? — диде. — Онытканда бер.  
73 
 
 
— Ә баш агроном? Алар, минемчә, икесе бер калыптан. Закиров, бераз иренен тешләп торганнан соң, әйтеп куйды: Балык башыннан исләнә, дип халык бик дөрес әйтә. Сәлимовапы элек белгән кешеләр мактап бетерә алмыйлар. Аңа юнәлеш бирүче юк, димәк. Моңа каршы Зәйнуллин да үз фикерен өстәде: — ААинемчә, безнең эштә иң явыз дошман — стандарт уй йөртү, стандарт җитәкчелек итү. Баш белгечләрнең икесе дә нәкъ менә шуның белән авырыйлар шикелле. Көлке килеп чыга бит, алар МТС зонасына кергән һәр колхозга типтигез итеп, гектарыннан 16 шар центнер кукуруз орлыгы алуны планлаштырганнар... Зәйнуллииның күзләре кинәт очкынланып китте. Ул сүзне колхоздагы МТС белгечләренә күчерде: — Беләсезме, кемнәр алар МТС белгечләре? Алармы, алар, мин әйтер идем, колхозларның аллалары. Әйе, әйе, көлмәгез. Элек уңышны «ходай»дан ялварып көткән булсалар, без аны хәзер агротехника фәне нигезендә яулап алабыз. Ягъни бөтен табышмакның төене МТС белгеченә килеп бәйләнгән дигән сүз. Закиров хәйләкәр генә елмаеп алды... — Димәк, сезнеңчә, МТСның баш агрономы Фадеев баш алла булып чыга, шулаймы? Алар, күңелле генә көлешә-көлешә, Ык елгасы буена якынлаштылар. — Диңгез шикелле җәелгән,—дип куйды Закиров, еракка күз атып, — су эчендә никадәр тал чыбыклары үсә, аларны бер-бер эшкә яратып булыр иде... 
Закиров шул кичне үк МТСка китеп барды. Зәйнуллин исә өенә кайткач та озак вакыт йоклый алмыйча ятты. Әлеге уйлар тынгылык бирми иде аңа. Зөһрә ханым ире өчен чынлап торып борчыла башлады, һәрвакыт шулай, башына бер уй төштеме, ашавын, эчүен оныта, йокысыз кала. Мондый чакларда Зөһрә ханым: «Картымның нервылары тузган, сугыш үзенекен иткән...» дигән нәтиҗә чыгарып куя. Зәйнуллин 22 ел укытучы булып эшләгән кеше. Бөек Ватан сугышы көннәрендә аңа разведка взводы белән командалык итәргә туры килгән. Ул күп шәһәрләрне, авылларны дошман тырнагыннан коткарышкан. Сугышта каты яраланган. Пуля батыр разведчикның сул кулын һәм үпкәсен тишеп үтә. Сугыштан соң Зәйнуллинга күп укытырга туры килми. Элекке яра кузгала башлагач, врачлар аңа тынычрак урын сайларга кушалар. Ул авылда клуб мөдире булып эшли башлый. Аннан соң авыл советы председателе постына күтәрәләр, һәм, ниһаять, моннан ике ел элек аны «Яңа юл» колхозы каршындагы башлангыч партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Соңгысы, әлбәттә, врачлар рецепты буенча түгел, ә коммунистлар ихтыяры белән, тормыш кушуы буенча. ...Ул колхозның перспектив планы турында уйланып ятты. 1958 елда «Яна юл» колхозы миллионер булырга тиеш. Миллион сум доход... Күпмени ул безнең колхоз өчен? Ни өчен быел шуңа ирешмәскә? Зәйнуллин үзләреннән унбиш-уналты километр ераклыктагы «Дружба» колхозын күз алдына китерде. Ул республикада дан тота. Ләкин табигый байлыклары ягыннан «Яна юл» колхозыннан аның нинди артык ягы бар? Киресенчә. Бездәге Ык елгасы айда юк. Бездәге йөзәрләгән гектар көтүлекләр аларда юк. Алар шулай ук безнең шикелле, миллионлаган тонна торф запасына да хуҗа түгелләр. Чәчү җирләре безнекеннән күп өлеш кимрәк, эшче көчләре шулай ук. Терлекчелек фермаларына килгәндә, бездәге биналар аларныкыннан бер дә ким түгел. Ярый, «Дружба» колхозының алма бакчасы, атаклы Костины бар, ди. Ә бит андый
74 
 
 
бакча бездә дә юк түгел. Мең төп алмабыз, ике гектар карлыган, ике гектар кура җиләге... Байлык эчендә яшибез, байлыкны таптан йөрибез... Димәк, «Дружба»да булган кадәресеииән дә оста файдалана беләләр... Ул күңеле белән йорт саен кереп, һәр колхозчыны, һәр коммунистны барлап йөрде. Менә бакчачылык бригадасы бригадиры Шпһапов Мөҗәй. Ул җыелышта, үзеннән алда утырган кемнеңдер баш очында кулларын уйната- уйната, дулкынланып сөйләгән иде: — Ачуым килмәгәе, яшелчәчелек уңышы буенча, билләһи дип әйтәм, без бөтен СССРга рекорд суга алабыз. Сакларга урынын гына табыгыз... Юкка гына әйтмәде ул бу сүзләрне. Узган ел яшелчәдән югары уңыш алынды. Ләкин дәүләткә нибарысы 18 центнер гына яшелчә сатылды. Хезмәт көннәренә бүлгәннән соң калганиарының бер өлешен көздән үк кадерсезләп, терлекләр аяк астына салып таптаттык, 460 центнеры өшеп, череп әрәм булды. Яшелчәне кышка саклау турында сүз чыккач, мәсьәлә төзү материалларына килеп терәлде: я яшелчәне, яки бозауларны туңдырырга... Зәйнуллин «карчыгын» уятмаска тырышып,'акрын гына торып кухня ягына чыкты. Сукыр лампа яндырып, бер кәгазь кисәгенә саннар төшерә башлады... 50 мең сум. Монысы яшелчә сатудан колхоз хисабына керергә тиешле булып та, юкка чыккан, җилгә очкан доход. Узган елгы 12 гектар мәйданның киндере дә һаман көлтәдә килеш ята. Әгәр аны Баш- кортстандагы Бакалы заводына илтсәң, тагын бер 50 меңеңне өстәргә була. Ә терлекчелектән алыначак доход? Бер ике йөз баш дуңгыз симертеп куйсак... Бит кукуруз массасы ашый башлагач, сыерлар да сөткә саранланып тормаслар... Димәк, без быелга планлаштырган 600 мең сум доходны инде узган елда ук алганбыз булып чыга. Тик аларның кайберләре бухгалтерия балансына гына эләкми калганнар. Зәйнуллин зур иттереп тагын бер санны язып куйды: 145 мең. Бу — быел колхоз производствосында шушы кадәр хезмәт көне эшләнергә тиеш. Барысы шул 145 мең эченә тупланган. Ә аның артында җанлы кешеләр тора. Иҗади фикер йөртү, оешканлык һәм дөрес исәп-хисап... Моннан соң сызгырган өчен дә хезмәт көне язуга чик куярга кирәк. Ул, утыра торгач, бүлмә тәрәзәләрен алсу нурга манып, таң атып килүен дә сизми калды. Сукыр лампаны өреп сүндерде дә, юыиып-нитеп тормыйча, киенә башлады. «Бер урап кайтыйм әле». Тышта һава шундый саф. Күңелләргә яңа көч, илһам бирә торган иртәнге сафлык. Тирәктә җилкенә-җилкенә сыерчыклар сайрый. Ә югары очта сузыпсузып ферма әтәчләре кычкыра. Зәйнуллинның колагына тимерчелек алачыгы ягыннан ниндидер чыңлаган авазлар ишетелде. Димәк, йоклап ятмыйлар, таңнан эшкә тотынганнар. Гыйльфанов тагын нәрсәдер иҗат итә булыр... Оешма секретаре олы урам буйлап акрын гына терлекчелек фермалары ягына күтәрелде... Председатель Гыймадиевның калын тавышын ишетүгә, ул сискәнеп китте. — Бәй, нишләп болай таң тишегеннән?! Зәйнуллин да председательгә шул ук сорауны бирде. Алар бер-берсен аңлашмагансымак кыланып, иңбашларын сикерткәләп алдылар... — Хәерле иртә! — Сиңа да шулай ук. Гыймадиев шунда ук бүгенге иртәнец беренче тәэсирләре турында сөйли башлады. Аның йөзе бераз ачулы иде... — Фермаларда йөреп чыктым. Үрчибез, кем. Ике тана бозаулый алмыйча азаплана иде, бозауларны үземә алышырга туры килде... И, егетләр, ике ветсанитар асрыйбыз, фермада берсенең дә эзе юк.  
75 
 
 
Зайнуллин колхоз председателен кичә Закиров белән сөйләшеп торган урынга алып килде. Моннан караганда, бөтен тирә-юнь, уч төбендәге шикелле, ярылып ята. Секретарь, Ык буе болыннарында елга камышлары шикелле тирбәлешеп утырган талларга күз йөртеп, әйтеп куйды: — 1 аллар болынга һөҗүм итәләр, кысрыклыйлар безне. Шуларны быел җир асты базлары төзегәндә файдалансак, ә? Стеналарын талдан үрәсең дә балчык белән сылап җибәрәсең... Җир асты базың булса, кыш буе сиңа свежий кәбестәсе, тозлы помидоры, кыяры... Ул чагында, туган, хатының авырганда, Минзәлә базарыннан кәбестә, кишер эзләп йөрисе булмас, шәһәр халкы безгә үзләре агыла башлар. Гыймадиевның иптәше инде күп еллардан бирле гипертония авыруы белән азаплана иде. Аңа барлы-юклы бер кило алма өчен «Дружба» колхозына, свежий кәбестә эзләп шәһәр базарына бик еш чабарга туры килә иде. — Дөрес, — диде ул, башын кагып һәм бераз уйланып торды. — Ул тал чыбыклары силос траншеялары өчен дә бара бит. Иовороссийскидан цемент килгәнен, Чаллыдан кирпеч кайтартылганын көтеп ятып булмас... Председатель Зәйнуллинның игътибарын авыл уртасындагы бер ачык урынга юнәлтте: — Кичә җыелышта телгә алынган агрономия йортын шунда салырга кирәк... Гыймадиевның бу фикере секретарьга ошап куйды. — Әйе, безнең шикелле миллионер колхозга зур эшмени андый йортны торгызу. Председатель, үз колакларына үзе ышанмагандай, Зәйнуллинга сораулы караш ташлады. — Каян килгән ди ул миллионер? — Перспектив планны яңадан карап чыгабыз. «Яңа юл» колхозы бы- елдан ук миллион сум доход китерә алмаса, просто, оят булачак, һәр гектардан алыначак уңыш хакында да тагын бер кат уйлашырга кирәк. Колхозчылар үзләре әйтеп торалар бит, чирәм җирләргә чәчеләчәк тары культурасы быел кимендә 18—20 центнер уңыш бирер, диләр. Ә без уникешәр центнердан планлаштырдык. Бу халык инициативасын артка сөйрәү түгелме?! Без кайчакта перспектив планны мичкә кыршавы урынына гына күрәбез, шул план белән үз аякларыбызны үзебез тышаулыйбыз. Мин үзем шулай аңлыйм: колхозның перспектив планы ул — файдаланылмый яткан резервларны хәрәкәткә китерүче көч булырга тиеш... Колхозда эш иртәсе башланды. Парник хуҗалыкларында, орлык амбарлары янында кешеләр кайнаша иде инде. 
Бер айдан артык вакыт үтте. «Яңа юл» колхозы иртә культуралар чәчүне срогында төгәлләп, бәрәңге утыртуга, кукуруз чәчүгә кереште. Кукуруз үстерү звенолары кинәт киңәеп китте. Башта һәр звено биш-алты колхозчыны берләштергән булса, хәзер инде алар илле-алтмыш кешене эченә алган бригадаларга әверелде. Чөнки кукурузның байтак өлешен квадратлап-оялап кул белән чәчәргә туры килде. Басуның бер башыннан, МТСта махсус көйләнгән чәчкеч ярдәмендә, механизаторлар эшкә тотынды. Икенче бер урыннан тимерче Карам абзый конструкциясендәге өч рәтле чәчкечкә участок бүлеп бирделәр. Кол- хозчыконструктор үзе иҗат иткән чәчкечкә җигү өчен утардагы иң «акыллы» ике атны сайлап алды һәм бөтен эшен калдырып, кукуруз чәчәргә үзе чыкты. Яңа чәчкеч башта бераз «кәҗәләнеп» алды. Орлыклар кайчагында тиешле квадратка төшми калалар. Карам абзыйга кулына таяк тотып, сошнпкларга суккалап йөрергә туры килде. Кайберәүләр, моны күреп, шаярткалап та алдылар:
» 
 
 
— Иптәш конструктор, иң. кирәкле частен куярга оныткансың бит. Ләкин машинаның бу кимчелеге шул көнне үк бетерелде. МТС механизаторлары ярдәмгә килде. Халык таңнан алып кич күз бәйләнгәнче кырда булды. Шәһәрдән көн саен класслары-класслары белән колхозга шефлык итүче урта мәктәп укучылары килеп тордылар. Райком инструкторы да, колхоз җитәкчеләре дә кырдан кайтып кермәделәр. Яңа эш. Белмәгәнне өйрәтергә, күрсәтергә кирәк. 1 Клуб мөдире Борһанов кырга бара торган юлларны фанера такталарга ясалган төрле плакатлар белән бизәп чыкты. Бер плакат колхозчыларның игътибарын аеруча үзенә тартты: зур иттереп кукуруз чәкәне ясалган. Аның һәр орлыгы оясыннан дуңгыз башы карап тора. Колхозчылар, плакатларга күз төшереп, үзара: — Борһанов кукуруз үстереп, дуңгыз симертергә дә өлгергән, әйдәгез, ашыгыйк без дә, — диештеләр. Шунсы гаҗәп, МТС ның баш белгечләре (алмаштырып куйганнар- мыни) көн саен кырда күренә торган булып киттеләр. Алар теге договор вакыйгасыннан соң «Яңа юл» колхозында да берничә тапкыр булдылар. Райком инструкторы «мин аларны үзем аркан белән тарттырып алып киләм» дип мактангалый мактануын, ләкин эш андамыни. Килүләре хак. Бер көнне баш агроном Фадеев хәтта кул белән үзе кукуруз утыртышты. башкаларга киңәшләр биреп йөрде. Моны күреп торган Зәйнуллин, елмаеп, председательнең кабыргасына төртеп куйды: — Кара, кара... «тормыш казанына бер килеп эләксәң», шулай кайната да, пешерә дә ул. Гыймадпев та сүзгә кушылды: — Тормыш, кем, катып калганны да бөгелергә мәҗбүр итә. Баш агроном китәргә җыена башлагач, Зәйнуллин аны якындагы тау астыннан чылтырап агып яткан чишмә буена кул юарга чакырды. Секретарь, чишмәне мактый-мактый, ятып суын эчте: — Эх, суы ла, суы, зәм-зәм чишмәсемени. Бөтен халык шуннан эчә... Үзе эчеп туйгач, баш агрономга тәкъдим итте: — Рәхим итеп татып карагыз, иптәш баш агроном, безнең авыл чишмәсеннән эчкәнегез юктыр әле... Биредә бер генә чишмә түгел иде. Түбәндәрәк алар, тагын берничә урыннан юл ярып, чылтырап яталар... Биектә, нәкъ баш очында, тургай сайрый. Басу түреннән трактор гөрелтесе ишетелә. Кайдадыр шул тирәдә тимерче Карам абзыйның кукуруз чәчкече зыңгылдап куйган шикелле. Авылның аргы ягында, терлекчелек фермалары янында МТС экскаваторы силос траишеялары казый. Аның үзенә генә хас гүләгән тавышы бирегә үк килеп җитә. Үзара көлешүләр, канатлы сүзләр ишетелә... Зәйнуллин бер минутка тынып, шул тавышларга колак салып, басу ягына карап торды. Аннары, баш агрономга таба борылып, сорап куйды: — Ишетәсезме, күңелле бит?! Аның йөзе, сабый балаларныкы шикелле, аңлатып бетергесез эчке бер шатлык белән тулы иде.

Мипзәлә, Апрель—май, 1955 ел.