Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУЛМЫЕВ ДАН ЭЗЛИ 


Уйлыйсың, уйлыйсың да, уйлана торгач күңел төшеп китә, хәерсезме. Төшмичә! Яшең утыз бишкә җитсен, ә исемеңне биш кеше дә белмәсен... Әнә Гарифуллин — бөтен шәһәр таный үзен. Авылларда да беләләр аны. Белмичә! Атна саен афишаларда шакмак хәтле хәрефләр белән фамилиясен басып чыгаралар: «Баш рольдә Гарифуллин». Әле ничек таныйлар диген?.. Сәхнәгә кыяфәтен үзгәртеп, сакал-мыек ябыштырып чыкса да — «Гарифуллин» диләр. Ә син көпә-көндез, шәһәр урамнарында, үз кыяфәтеңдә гизсәң дә, танучы юк. Минем күрше Шакирҗанов бик әйбәт кеше. Культурный. Ничә гөрле газетажурнал алдыра. Кайчак мин аның янына кергәлим. Беркөн, әлеге уйларым борчый башлагач, Шакирҗановка кердем. — Иптәш Шакирҗанов, мәйтәм, Тукай әйтмешли, сиңа килдем киңәшкә. — Рәхим ит, нинди киңәш? — дип сорый теге. — Син, мәйтәм, грамотный кеше. Минем фикерне тиз аңларсың. — Тыңлап карыйк, сөйлә, — ди ул. — Минем фикерем бик серьезный: дан турында. Дөньяда яшәгәч, мәйтәм, данлы булып яшисе килә. — Бик әйбәт фикер! Безнең заманда данлы булу өчен мөмкинлекләр күп, хезмәт белән дан ала кеше, намуслы эш белән... — Анысы шулай, мәйтәм, хезмәт, эш — күркәм сыйфат инде ул. Тик мин әйтәсе килгән фикер бөтенләй башка. Әнә Гарифуллинны бөтен шәһәр таный. Даны бар, значит. Ә бит артист кына. Артист булу — нинди хезмәт, нинди эш инде ул?! — Шулай дисең икән, артист булырга кирәк, — ди Шакирҗанов. — Юк, мәйтәм, минем артисттан да югары буласым килә... — Режиссер дисеңме? — Түгел. Я-зу-чы! — Яза беләсеңме соң? — дип сорый Шакирҗанов. — Как же, мәйтәм, семилетка бетердем лә. Шакирҗанов бераз вакыт уйга калган төсле дәшми торды да: — Кара әле, сине гонорар кызыксындырамы әллә? — дип сорады. — Миңа гонорары кирәкми, мәйтәм, миңа даны кирәк. — Язып кара,—ди Шакирҗанов. Шуннан соң, кичләрнең берсендә, хатын йокыга киткәч, шыпырт кына урынымнан тордым да язарга утырдым. Элегрәк хатын алдында яза башлаган идем, «кемгә хат язасың!» — дип күсәк күтәрде. «Хат түгел, мәйтәм, хикәя язам». «Шул яшеңә җитеп таки акыл кермәде үзеңә. Әкият язып утырганчы берәр файдалы эш эшләр идең», — ди хатын. Шул сәбәпле хатыннан яшереп язарга булдым.

 
 
Бик читен эш түгел икән. Нәкъ мин сайлаган эш. Әйтәм язучылар- калынкалыи китаплар бастырып кына торалар. Мин дә хикәяне язып бетердем дә редакциягә җибәрдем. Шул көннән башлап йөрәк лепелдәпме лепелди. Ай-яй читен икән бәхетле минутларны көтеп алу! Журнал чыга тора, ә минем хикәя күренми. Беркөнне хатын, базардан кайтып керүгә, акаеп миңа карады: — Сиңа әйтәм, әллә берәр гөнаһ эшләдеңме? — ди. — Юк, мәйтәм, нинди гөнаһ эшлим икән?! — Учитель Әхмәдулланы күрдем. Шул әйтә: «Иреңне журналга басканнар», — ди. Ипчек итеп урынымнан сикереп торуымны, ничек итеп өйдән чыгып китүемне, ничек итеп кпоскага барып җитүемне, журнал сатып алуымны үзем дә белмим. Чынлап та! Журналның битләреннән эзли торгач, килеп җиттем бит. Менә ул! Минем исемем Һәм фамилиям. Бик матур итеп, елмаеп миңа карап тора.А «Булмыев иптәшнең хикәясе дә тормышка бик җиңел карау нәтиҗәсендә язылган. Ул хикәясен: «Чыршы агачлары яшелләнеп яфрак ярган көннәр иде...» дип башлап китә. Чыршының яфраклы агач булмавын һәм аның җәен-кышын яшеллеген җуймавын автор белергә тиеш иде. Без аңар бу уңайдан шагыйребез Г. Тукайның «Чыршы» исемле шигырен укырга киңәш бирәбез. Аннары, ул хикәя персонажларының мөнәсәбәтләре турында: «Ал арның мәхәббәтләре кукуруз агачы күләгәсендә башланып, килешкән камырдай күпергәннән-күпер- де»,— дип яза. «Камырланган мәхәббәт» мәсьәләсен бер читкә куеп, без бу уңайдан иптәшкә Марк Твенның «Мин ничек итеп авыл хуҗалыгы газетасының редакторы булдым» дигән хикәясен укып чыгарга киңәш бирер идек. Иптәшнең татар әдәби телен белүе дә бик чамалы. Ул «шулай»ны «шылай», «мәсьәлә»ие «мәськәлә», «тели»не «кели» дип яза. Бер урында «сатсафа» дигән сүзне аңламыйча аптырадык (сафсата дип язарга теләмәдеме икән? Ләкин, теләк кенә җитми, күрәсең, яза белергә дә кирәк. Ред.» Кайчы белән әлеге сүзләрне кисеп алдым да бумажникның бәләкәй бүлегенә салып куйдым. Документ ич ул. Нихәтле кеше укыр әле бу сүзләрне. Журналның тиражы тугыз мең биш йөз! Шул кичне Шакирҗанов үзе миңа килеп керде. Елмая теге: — Я, укыдыңмы?!—дип сорый. Түбәм күккә тия икән, дип торам. Ә үзем эчемнән генә: «Укырсың әле. Бер тапкыр гына да түгел, бик күп тапкыр укырсың әле минем фамилияне. Менә мин редакцияләргә хикәяләр тойдыра башлыйм әле»,— дим. Ә тегеңәр: — Как-же укымаска! Күрдеңме, абзагызны Тукай, Мартынов кебек язучылар белән беррәттән язып чыгарганнар,— дим. Шул төнне таңга кадәре керфек тә какмыйча берьюлы дүрт хикәя яздым. Бүген барысын да конвертлап редакцияләргә җибәрәм. Ә җавап бирмичә хәлләре юк аларның. Вот, шулай итеп, тагын да газета-журнал битләрендә минем фамилиям — «Булмыев иптәшнең хикәясе...» Әйдә, бассыннар гына. Хикәямне басалармы, фамилиямне басалармы — бассыннар гына, дан ич. Ә миңа шунсы кирәк аның...