Логотип Казан Утлары
Хикәя

АЙ ЮЛЫ


1 Фердинаит Миңлебаев белән Ләйлә Исмаева ял йортына барышлый «Габдулла Тукай» пароходында таныштылар. Җәйнең кызарып җиләк пешә торган чагы иде. Миңлебаев, татарларда сирәк очрый торган аксыл чәчле, күк күзле бер егет, пароход тирәсендә уйнаклаган дулкыннарга карый-карый палубада йөргән чагында, кинәт туктап, салоннан ишетелгән музыка тавышын тыңлый башлады: кемдер татар көе уйный иде. Юк, бу радио түгел, салон тәрәзәләреннән агылган бу нәфис көйдә радио музыкасында була торган металл салкынлыгы юк. Фердинаит, галстугын төзәтеп, шул якка таба китте. Узышлый тәрәзәгә күз төшерде. Ак челтәр якалы зәңгәрсу күлмәк кигән бер кыз, башын арткарак ташлап, кулларын чөеп-чөеп, пианинода уйнап утыра иде. Миңлебаев салон ишегеннән килеп кергәч, кыз кинәт уйнавыннан туктады һәм, гүя чыгып китәргә җыенган кебек, аягүрә басты. Ул күптәй түгел генә балалыктан чыгып, җиткән кызга әйләнгән нечкә буйлы, шөпшә кебек нечкә билле матур бер кыз иде. һәртөрле матурлыкны яраткан Фердинаит, үз каршысында кызарынып басып торган кызга сокланып, елмаймас җиреннән елмаеп җибәрде: — Ник тордыгыз, уйнагыз әле,— дип үтенде ул. Кыз, уйныйммы икән, юкмы икән дигән кебек, икеләнеп, кызарынып, бераз басып торды, аннары, борылып, пианино янына утырды, ләкин артында ят, җитмәсә чибәр, яшь егет басып торганлыктан, аның куллары бәйләнде. Ләйлә, яшереп-нитеп тормыйча: — Кеше карап торганда мин уйный алмыйм,— диде һәм, тагын да уңайсызлана, кызара төшеп, ни өчендер елмаеп куйды. — Алайса, мин борылып утырам, карамыйм,— дип, Фердинаит арты белән утырган булды. Ләйлә бер көй уйнарга тотынды. Егет, кызны күрү өчен башын борып, аның ак клавишалар өстендә очынган кулларына сокланып, бик җитди төс белән тыңлады. Кызның бармаклары клавишалар өстеннән соңгы тапкыр йөгереп үтеп, көй тәмам булгач, Фердинаит, кул чабып, мактап, Ләйләне тагын кызартты. Әкренләп сөйләшеп киттеләр. Алар икесе дә студент булып чыкты. Аерма тик шунда: Миңлебаев инде быел өченче курсны бетергән, ә Исмаева әле бары икенчегә генә күчкән. Ләйлә, үзе кебек үк студент белән сөйләшүен белгәч, бик үк тартынмый, сүз әйткән саен кызарынмый башлады. Сөйләшә-сөйләшә, салоннан палубага чыктылар. Дулкыннар өстендә ялтырап, тирбәлеп торган кояш яктысыннан икесенең дә күзләре чагылып китте.  

 
Пароход, агым көчсезрәк урыннарны саплан, әле оер яр , ’ че ярга сыенып бара иде. Менә ул текә кызыл яр оуениаи уза Миңлебаев, кинәт аска, суга таба күрсәтеп: — Ләйлә, карагыз әле, карагыз тизрәк!—диде. Ләйлә егет күрсәткән урынга карады. Пароход артыннан очып Jy- - гәп акчарлакның шәүләсе ап-ак булып су өстеннән узып китте. 1\ыз, шәүләне тотарга теләгәндәй, талпынып: — Ай, матур!—дип кычкырып куйды һәм, башын күтәреп, ераклаша барган акчарлакны күзәтеп тора башлады. — Ләйлә,— диде егет,— сезгә мәктәптә нинди тел укыттылар? — Ник? Французча. — Без немецча укыдык. Акчарлак немецча беләсезме ничек? Die Mowe. Татарча матуррак — ак-чар-лак! Матур бит? — Бик матур,— диде кыз. — Хәзер без бара торган ял йортында сезнең булганыгыз бармы? Юк? Ай, урыны! Гаҗәп әйбәт! Күз алдыгызга китерегез: текә, биек яр. Яр астында зур елга җәелеп ята, ә өстә, яр башында, нарат урманы! Урманда җиләк! Тукай әйтмешли: «Күз ачып йомганчы һичшиксез җыярсың бер чиләк!» Мин айдагы урманны үз өемне белгән кебек бе- ләм. Теләсәгез, мин сезгә җиләкне утырып җыя торган урыннарны күрсәтермен, ярыймы? Тик, карагыз аны, бүтән берәүгә дә әйтмәссезме? Ләйләгә Миңлебаев торган саен ошый барды: бик ачык күңелле егет икән. Мин матур дип борын күтәрми, үзен әллә кемгә куймый. Борын күтәрүчеләрне Ләйләнең җене сөйми иде. Аның өчен кеше гади булсын, ачык булсын. Алар көн буе палубадан кермәделәр. Ак чыбык креслоларга чыгып утырган картрак кешеләр, матур егет белән матур кызның көле- шә-көлешә сөйләшеп йөрүләренә, я акчарлакларга икмәк кисәкләре ыргытып шаяруларына, я бул.маса янәшә утырып шыпырт кына нидер сөйләшүләренә сокланып, аларның бәхетләреннән көнләшеп, үзләренең яшь чакларын исләренә төшереп утырдылар. Фердинантның ял йорты башлыклары арасында танышлары, дуслары, дөресрәге, әтисенең дуслары бар икән. — Мин анда, бер ай да, ике ай да тора алам,— диде ул.— Теләсәгез, сезне дә бер айга да, ике айга да калдырта алам. Телисезме? Калдыртыйммы? Пароход ял йортына барып туктагач, Фердииаит, ике кулына ике чемодан тотып (берсе Ләйләнеке, берсе үзенеке), озын, текә баскыч буйлап, яр башына менеп китте. Ләйлә аның артыннан, егетнең күләгәсенә баса-баса, буш кул белән генә менде. Әнисе, Ләйләне ял йортына озаткан чагында: «Аң бул, кызым, әйбәт кенә йөр, беренче тапкыр барасың», дип әйтеп калган иде. Әнисенең бу сүзләрен Ләйлә: «Кара аны, кызым, егетләр белән чуала күрмә», дип аңлаган иде. Ә менә ул, ял йортына килеп аяк басмас борын ук, егет белән танышып, аңа чемоданын һәм чемоданы белән бергә күңеленең дә бер кырыен биреп өлгерде. Чынлап та, нишләп әле ул үзенең йөген кешедән күтәртте? Үзе күтәреп менә алмаслык кызмыни соң ул? Баскычның яртысына җиткәч, Ләйлә егеттән чемоданын кире сорады: — Бирегез, арыгансыздыр. — Мин арыганмы? — Фердинант, елмаеп, үзенең арымаганлыгын күрсәтү өчен, икешәр-өчәр басманы берьюлы атларга тотынды. Кыз аның артыннан хәтта өлгерә алмый башлады.— Я,— диде егет, менеп җиткәч, артына борылып,—сез арыганмы, мин арыганмы? Чемодан өсте- нә үзегез утырсагыз да, «эһ» тә итмичә күтәреп алып менә наем Мин бит спортсмен! Тау башында Ләйлә, ялынып диярлек сорап, чемоданын егеттән алды, икесе дә туктап, яр астына карадылар. Баскыч өстән аска хәтле

 
чемоданлы һәм чемодансыз кешеләр белән тулган иде, пароходның зәңгәр путалы морҗасыннан аксыл төтен чыгып тора, малайлар, пароход койрыгыннан сикереп, су коеналар иде. Фердинант чемоданын бер кулыннан икенче кулына күчерде дә: — Кузгалдыкмы, Ләйлә? —диде. Менә алар, ял йортының «Хуш киләсез!» дип язылган зур капкасыннан кереп, як-ягыиа төрле чәчәкләр утыртылган, сап-сары итеп ком сибелгән юл белән регистратурага таба киттеләр. Ләйлә, тәмле ис сизгәндәге кебек, һаваны иснәп: — Ай, нарат исе!—дип куйды. 
2 Ял итүчеләр, кичке ашны ашаганнан соң, кайсы кая таралыштылар. Берәүләр, кино карарга дип, билетка менеп китте, икенчеләре — өйалдыңда домино «сугарга» утырды, өченчеләре — биегән, җырлаган җиргә кызлар карарга, егетләр күзләргә киттеләр, ә дүртенчеләре, җиргә сеңгән су кебек, кичке урман эченә кереп, юк булдылар. Ләйлә белән Фердинант, кайбер бүтән ял итүчеләр кебек, текә яр башындагы скамья- лариың берсенә, зур-зур нарат агачлары астына килеп утырдылар. Бераздан соң, тау астында сузылып яткан елгага ай шәүләсе төште. Сары шәүлә башта, суга тиеп-тиеп кенә киткәләгән кебек, тирбәлгәләп торды. Ай югарырак күтәрелә барган саен, аның судагы шәүләсе яктыра төште. Менә бервакыт бөтен елга аркылы киң, якты юл сузылды. Ләйлә белән Фердинант, яр астындагы шушы чайкалып, тирбәлеп торган көмеш юлга сокланып, су буендагы балыкчылар яккан утларга карап, күңелләренә ни килсә, шуны сөйләшеп утырдылар. Фердинант ял итәргә килүче кызлар арасында Ләйләдән башка бер генә дә күз төшәрлек матур кызның булмавын әйтте. Егетнең авызыңнан шундый мактау ишетү бик күңелле булса да, Ләйлә аның бу сүзләренә каршы төшәсе итте: янәсе, ничек инде шул хәтле хатын-кыз арасында бер генә матуры булмасын! Юкны сөйләмәгезче, зинһар. — Чынлап, чынлап,— дип тотынды егет,— кайсы кәрлә, кайсы шүрәле кебек озын, ябык, кайсы киенә белмәгән, өсләренә карарлык түгел. Ләйлә үзенең әле рәтләп кеше күрә алмаган булуын әйтте. Ул көндезге аштан соң йоклап алган, торгач бераз рояльдә уйнап утырган... — Ләкин бу ял йортында кызык икән,— диде Ләйлә,— кешеләр төшке аштан соң ял итәргә яткач, Главный аллея буйлап, кемдер чатыр- чотыр мотоциклда чабып йөри башлады. Егет, сүзне мотоцикл кебек күңелсез нәрсәдән күңеллерәк нәрсәгә борырга теләп: — Сез рояльдә гаҗәп матур уйныйсыз икән, ә менә мин өйрәнә алмыйча калдым,— диде. — Калдым дияргә әле сез кырыкка җитмәгән ич. — Юк инде, күңелне икенчегә салдым: спорт яратам, спортка талантым бар,— диде Фердинант,— мин шәп йөзәм. Менә бу елганы йөзеп чыгу миңа берни түгел. Ник башыгызны борасыз, әлә ышанмыйсызмы? Киресенчә, Ләйлә ышанды, чөнки егет таза, чынлап та спортсмен булса кирәк, димәк, шушындый киң елганы аркылы йөзеп чыкса да гаҗәп түгел. Фердинант Ләйләнең кайсы корпуста, нинди бүлмәгә урнашкан булуын сорады. — Кояш ягындамы? Кысан түгелме?—диде.— Бүлмәгезне ошат- масагыз, мин начальство белән сөйләшеп карармын, яхшыракка күчерерләр. 

 
 _  Рәхмәт. Бүлмәбез бик яхшы,— диде кыз. Террасада домино уйнап утыручыларның өстәлгә гөрс-гөрс сугулары, клубтагы кино аппаратының өзлексез «дырылдап» торуы монда хәтле ишетелә иде. Менә, бию мәйданында булса кирәк, тагын күңелле "музыка яңгырый башлады, янәшә генә кемнәрнеңдер чыркылдашып көлеп җибәрүләре ишетелде. — Бер нәрсә сорасам, үпкәләмәссезме? — диде Ләйлә. — Мин үпкәли белмим, сорагыз. — Ни өчен сезнең исемегез немецча, ә фамилиягез Миңлебаев? — Әти шулай куштырган. Бик ямьсезмени? — Түгел дә... әллә ничек шунда. Безнең класста Альбатроса Фәсхет- динова дигән бер кыз бар иде. Бик әйбәт укыды, ә исеме колакка ят булып ишетелә иде. Бәрәңге вареньесы дигән кебек. — Иптәшләрем миңа Федя дип кенә дәшәләр, сез дә шулай дәшегез. Ай баш очына диярлек менеп җитте. Елгадагы көмеш юл бик зурайды, киңәйде. — Карагыз әле! — Ләйлә кулы белән елгага таба төртеп күрсәтте. Ап-ак ай юлы өстендә бер кара нокта кыймылдый иде. — Көймәдә йөриләр,— диде Фердинант,— әйдәгез без дә төшәбез. — Бүген соң инде. Чынлап та, кереп ятарга чаң суга башладылар. Бию мәйданындагы музыка тынды. Доминочыларның гөрс-гөрс бәргән тавышлары да ишетелми башлады. Балыкчылар яккан утлар да әкренләп сүрелде, тик ай юлы гына, зурайганнан зураеп, үзенә бертөрле елгасыман сузылып ята иде. • Ләйлә белән Фердинант скамьядан тордылар да электр фонарьлары балкыган, тәмәке чәчәкләре исе аңкып торган Главный аллеяга таба китеп бардылар. Аларның каршысына төркем-төркем булып, шаулашып, кинодан кайтып килүчеләр очрады. Иртәгә көймә белән теге якка комга чыгарга сүз куешып, алар күңелле генә аерылыштылар. Ләйлә белән бер бүлмәдә торучы кызлар кайсы кинодан, кайсы танцыдан шау-гөр килеп кайтып керделәр. Нинди егет белән биюләрен, кинода кем белән утыруларын, кемнең яхшы биюен, кемнең аю кебек селкенүен сөйләргә, көлешергә тотындылар. — Ә син,— диделәр кызлар Ләйләгә,— танцыда да юк идең, кинода да күренмәдең, кайда йөрдең? Ләйлә үзенең яр башында скамьяда утыруын әйткәч, кызларның берсе, теленә шайтан төкергән бик чаясы: — Кара аны, кызый,— диде һәм, бик мәгънәле итеп, бармак янады. Ләйләнең бүлмәдәшләре берәм-берәм йоклап беттеләр, ә аны ни өчендер йокы алмады. Күзләрен йомса, күз алдында яп-якты ай юлы сузылып тора, я, ап-ак булып, акчарлак шәүләсе үтеп китә, я балыкчылар уты янып тора башлый. Аның әле бервакытта да пароход палубасында егетләр белән болай рәхәтләнеп сөйләшеп йөргәне, күңеленә ошаган егет белән янәшә утырып, тау башыннан ай юлына, балыкчылар утына карап торганы юк иде. йоклый алмыйча ята-ята, ай тәрәзә турысына килеп җитте. Идәнгә тәрәзә рамасының зур, кара шәүләсе төште. Ләйлә, җәймәсен башына тартып, күзләрен йомды. «Мин сезгә җиләкле урыннарны күрсәтермен, ярыймы?» — Гүя бу сүзләрне егет менә хәзер яңадан аның колагына пышылдады, шундый рәхәт булып китте. Елга кебек сузылган ай юлы, кып-кызыл булып^пешкән, өзелеп төшәргә торган җиләкләр, судагы акчарлак шәүләсе, балыкчылар уты — шулар барысы бергә, күзгә күренмәле зур шатлыкка әверелеп, кызның йокысын алып качтылар. Ләйлә арып йокыга киткәндә инде таң аткан иде. Төшендә дә ул ай юлын күрде. Имеш, Фердинант белән кулга-кул тотынышып, шушы ай

 
- ьпшаи оаралар икән. Елга өстенә, кап-кара булып, тәрәзә рамасынын шәүләсе төшкән. Күләгә шундый зур, елганы аркылы кисеп чыга язган, шулай да оу Ләйләне бер дә гаҗәпләндерми, имеш. Алар көмеш юлдан оаралар да баралар, ләкин бу ни хәл? Ләйлә кинәт кулларын канат ке- оек селкеп җибәрде дә айга таба күтәрелә башлады. Очып бару шундый рәхәт, шундый рәхәт, Фердинант белән скамьяда янәшә утырудан да рәхәтрәк... Тукта әле, Федя кайда соң? Федя юк. Ул юк, ә Ләйлә һаман оча да оча... 

Иртәгесен ул соң гына уянды. Күзләрен ачып җибәрсә, бүлмә эче яп-якты кояш нуры белән тулган. Кызлар, урыннарын җыеп, каядыр чыгып киткәннәр: күрәсең, тау астына су коенырга төшкәннәрдер. Ләйлә сикереп торды, юынды һәм көзгедәй елмаеп карап торган чибәр кызга бармак янап («Мин сине!»), тиз генә киенә башлады. Ашарга чакырып, чаң суктылар. Ләйлә, көзге алдында борылгалап, кара чәч бөдрәләрен рәткә китерде, өстендәге күлмәген арка ягыннан күрү өчен,, әле уңга, әле сулга әйләнде, үзенең матурлыгына куанып, көзгедәге кызга тагын бер елмайды да йөгерә-йөгерә чыгып китте. Менә безнең кызыбыз тәрәзәләре ачып куелган, гөр килеп торган ашханәдә котлет белән бәрәңге боткасы ашап утыра. Шул чакны башын яп-якты итеп китәрткән, өстенә җиңсез ак майка, ак чалбар, ак туфлялар кигән бер «дядя» ашханәгә бик эшлекле төс белән килеп керде дә ял итүчеләр белән кычкырып исәнләште. — Бәрәңге боткалары тәмле булсын,— диде ул һәм ясалмарак бер елмаю белән елмайды. Барлык ашап утыручылар башларын калкыттылар. Ләйлә дә тавышка борылып карады. «Дядя» бүгенге күңел ачу «программасын» ял итүчеләргә әйтү өчен кергән икән. Гадәттәгечә, кич белән клубта кино күрсәтеләчәк, өч сум акча биргән кешеләр кинога «бушлай» кертеләчәк, мәйданда аяктан егылганчы бию, ә көндез, менә хәзер, бәрәңге боткасын ашап бетергәч, «күмәк кызыну» белән «күмәк коену» булачак. «Дядя» бүгенге программаны сөйләп бетерде дә, эшем кешесе кебек,, җитди кыяфәт белән чыгып та китте. Ашханәдән кайткач, Ләйлә чәчәкле җиңсез сарафанын киде, калын сөлгесен иңбашына салды һәм, көзге алдында бер-ике бөтерелеп алгач, йөгереп чыкты да тау астына, елга буена төшеп китте. Фердинант анда, көймә алып; Ләйләнең төшкәнен баядан бирле зарыгып көтә иде инде. Ләйлә. сикереп көймәгә керде, көймә чайкалып киткәч, «Ай!» дип чак кына егылмыйча калып, көлә-көлә койрыкка барып утырды. Менә кузгалып та киттеләр. Алардан да алдарак чыгучылар булган икән. Фердинантның көймәсе, елганы аркылы кичеп, комга килеп туктаганда, берәүләр инде су коена, берәүләр кызынып ята, ә берәүләр кайнар ком өстендә куышып йөриләр иде. Волейбол тубы чөеп уйнаган чакта, ак трусик кигән Гәрәй исемле бер егет гел Ләйлә тирәсендә чуалды: тупны гел аңа таба чөйде, Ләйлә кулы белән чөелгән тупларны гел үзе тотарга азапланды, ә бер тапкыр, Ләйлә комга батып егылып киткәч, атылып килеп, Фердинанттан элек кызны тартып торгызды. Фердинантка бу бер дә ошамады. Ул ак трусиклы егеткә яратмыйча карапкарап торды да: — Нәрсәсенә масаеп, кызга сагыз кебек сылана әле бу? — дип уйлады.— Үзенең ни матурлыгы, ни ние. Аяклары чат йон, күкрәге йон, аркасына хәтле йон үскән. Тегесенең дә күзе-башы бөтенләй акайды,— дип, кыз турында да яратмыйча уйлап куйды.  
10 
 
Чынлап та, әгәр Ләйлә хәзер үзенә читтән карап тора алса, тупны сикереп бәреп җибәргәндә күзләренең ялтыравын, егетләр алдында үзе тә белештермичә чытлыклануын күреп, гаҗәпкә калыр, хәтта оялыр иде, чөнки' мл боларның берсен дә шулай итим әле дип, белеп эшләми иде. Бер" тапкыр Ләйлә Фердинант чөйгән тупны, тота алмыйча, комга төшереп җибәргәч, Федя, күңеленнән Ләйләгә үпкәләп: »Теге йон тәпи чөйгән тупны төшермәс иде әле»,— дип уйлады. Аның уйныйсы килми башлады. «Бик эссе, мин коенырга киттем» дигән булып, Фердинант уеннан чыкты. Ул, Ләйлә дә чыгар, дип өметләнгән иде. Әмма Ләйлә, Фердпнантның дөньяда барлыгын да оныткан кебек, һаман очынып- очынып ТУПНЫ Гәрәйгә таба бәрә, үзе юкка да, барга да чырык-чырык көлә иде.' Фердинант, тешләрен кысып, күңеленнән тәмам җенләнеп: «Бик исем китте!» дип уйлады. Ул, елга буена йөгереп төшеп, шапыр- шопыр суга барып керде, ләкин каршысына елап йөзеп килгәнне күреп, кинәт артына чигенә башлады: елан, башын күтәреп, борыла-сырыла ярга таба йөзә иде. Тузбаш кына ич бу! Агулы елан түгел. Фердинант еланны судан тотып алды да беләгенә чорнап куйды. Шушы килеш аның Ләйлә каршысына барасы килде. Юк, бу килеш түгел, муенга чорнап барырга кирәк, тагын да эффектлырак булсын. Фердинант, еланны муенына шарф кебек итеп чорнап, уен барган җиргә йөгерде. Чабып килеп җитте дә уенга кушылды. Ләйләнең күзләре зураеп, кулындагы тубы комга төшеп китте. Федяның муеныннан елан башы сузылып карап тора нде. Уен тукталды. Егетләр, кызлар Федяны сарып алдылар. Ләйлә, бик якын килергә куркып, ерактан: — Федя, ташлагыз, Федя...—-дип ялынырга тотынды: аның чыраена курку да. җирәнү дә чыккан иде.— Ташлагыз инде, Федя, ташлагыз, мин сездән сорыйм. Федя еланны муеныннан сүтеп алды да: — Кем тотып карый? Мәгез,— дип кызларга сузды. Тегеләр, чырый- чырый килеп, кайсы кая качтылар. Әлеге ак трусиклы Гәрәй исемле егет, Фердпнантның каршысына килеп, еланны аның кулыннан алды һәм, болгап торып, кире су өстенә атып бәрде. Ләйлә, салкын гына карап алып, Фердинант яныннан китеп барды. Кояш яман кыздыра. Комга яланаяк басып булмый башлады. Гәрәй: •Кызлар, әйдәгез су коенабызмы?» дип, бер төркем кыз белән елга буена төшеп китте. Ләйлә дә шул төркемгә кушылды. Фердинант калган кызлар белән су янына төшеп барганда, ясалма сары бөдрәле, калку күкрәкле ямьсезрәк бер кыз Фердинант янына килде. — Ай, ничек курыкмадыгыз? — диде һәм, көләргә кирәк булудан бигрәк, үзенең матур көлүен егеткә ишеттерү өчен булса кирәк, көлеп җибәрде. — Агулы түгел ич ул. — Барыбер елан. Фу! — Кыз үзенең каршында яшь һәм чибәр егет түгел, ә елан басып торган кебек, күзләрен зурайтып, иңбашларын җыерып. калтыранып куйды. Фердинант күзләре белән Ләйләне эзли, бу бөдрә башны күрәсе дә килми, ә үзе шулай да кыз белән көлә-көлә сөйләшә иде. Кыз үзенең матур тавышы белән бөтен су буен яңгыратып көлеп-көлеп җибәрә, үзе ни өчендер егеттән гел бераз алгарак чыгып бара. Фердинант, аның бо- лай итүенә сәерсенеп, башта аңламыйрак барды. Ниһаять, кызның хәйләсен төшенеп алды. Кыз, ахрысы, үзенең матур, төз аякларын егеткә күрсәтү өчен шулай алгарак чыгып бара иде. «Мескен,— дип Фердинант аны кызганып куйды,— башка сокланырлык җире булмагач, аякларына сокландырмакчь^ була икән. Бичара, бәхетсез кыз». Фердинант «бөдрә башның» туры аркасына, зифа гәүдәсенә күз төшерде. Аның аяклары чынлап та бик матур икән. Андый матур аяк
11 
 
ганцыр3РДЗ ^астыРып 1<Уе*'1ган скульптураларда гына булса була тор- Кыз йөгереп килгән уңайга суга кереп егылды да үзенең яңгыравыклы тавышы белән көлеп җибәрде. Фердинант та көлә-көлә аның янына су эченә егылды. Коенып чыккач, Фердинант, Ләйләнең ялгыз чагын туры китереп, боздай салкын тавыш белән: Немецлар әйтмешли, бу айне альте Гешихте,— диде. — Аңламаган кешеләр өчен менә тәрҗемәсе: это старая история! Сез мине көнләштерергә телисез, ә мин көнләшә белмим!—Аптырап карап торган кызга шушы сүзләрне таш аткан кебек атты да китте барды. Кайтыр вакыт җитеп, кешеләр көймәләргә төялә башлаганда, Фердинант ерактай күреп торды: аның көймәсенә, Ләйлә янына Гәрәй кереп ишкәкләрне кидертте. Башта Фердинант йөгереп бармакчы, «Төшегез минем көймәдән!» дип кычкырмакчы да булган иде. Көймәгә Ләйлә белән Гәрәйдән тыш бүтән кешеләр дә кереп тула башлагач, бармады. Гәрәй, йонлач аякларын көймә кабыргасына терәп, каерып ишеп җибәрергә әзер торган килеш: — Берәү дә калмыймы? — дип сорады. Ләйлә Фердинандның үпкәләвем бая туп чөеп уйнаганда ук сизгән иде. Бөдрә кыз белән юри су коенуын, аның белән сөйләшкән чакта, юри кычкырып-кычкырып көлүен Ләйлә ишетеп-күреп торды. Хәзер, кайтыр вакыт җиткәч, Фердинандның килмичә йөрүенә дә сәбәп әлеге шул үпкәләү икәнен Ләйлә бик яхшы белә иде. Гәрәй: «Берәү дә калмыймы?» дип сорагач, Ләйлә: «Туктагыз», диде. Ком өстеннән кирегә таба китеп баручы Федяга күрсәтте. Ягъни егетне чакырырга кирәк. Башлап Ләйлә үзе кычкырды, аннары бөтен көймәләре белән «Фе-дяү, кайтабыз!» дип кычкырдылар. Матур аяклы кыз: «Барып алып килимме?» дип, урыныннан сикереп торган иде, Ләйлә, кашларын җыерып: — Кирәкми,— диде.— Нәрсә аның артыннан йөрергә! — Ә үзе эченнән: «Кара бу бөдрә башны, егеткә күзе төшеп өлгергән»,— дип уйлады. — Кайтасы килгәч, кайтыр әле,— дигән булды ул,— көймәләр кала ич. Гәрәй, аякларын терәп, ишеп җибәрде, көймә, төбе белән комга ышкылып, кузгалып китте. Кызлар җырлый башладылар. Ләйлә, җырның сүзләрен уйчан гына кабатлап, бармакларын суга тыгып барды. Күңелендә ниндидер тавыш: «Син аны үпкәләттең, үпкәләттең»,— дип кабатлый иде. Менә бервакыт, җыр өзелеп торган арада, бөдрә кыз утырган җиреннән сикереп куеп: «Әнә ул!» дип, куанычыннан көлеп үк җибәрде һәм туфлиларын тоткан ялангач кулы белән су өстенә күрсәтте. Бөтен кеше ул күрсәткән якка таба борылып карады. Фердинант инде елганың уртасына килеп җитә язган, ләкин, күрәсең, әле бер дә арымагандыр, чөнки судан яртылаш чыгып, бик ансат, бик җиңел йөзә иде. Ләйлә бер генә күтәрелеп карады да тагын башын иде. Күңелендәге тавыш: «Егет синең өчен елга кичә, — дип кабатлый башлады, — синең өчен, синең өчен кичә». Фердинантның нияте, көймәне куып җитеп, хыянәтче кызның күз алдында, ниһаять, теге йон тәпи алдында, елганы уйиый-шаяра аркылы йөзеп чыгу иде. Ләкин егет көймәне куып җитә алмады. Көймәдәгеләр барысы берьюлы күтәрелеп карагач, ә бөдрә кыз кулын болгап кычкыргач, Фердинантның йөрәге куанычыннан сикереп куйды. Әһә, күрделәр! Ялт, суга чалкан төште дә, кулларын баш астына тыгып, терсәкләрен тырпайтты, аяк очларын судан чыгарды: һичбер хәрәкәтсез яткан килеш әкрен генә агып төшә башлады. 
12 
 
Ул, әйләнеп ятып, яңадан йөзә башлаганда, көймә инде ярга якынаеп бара иде. Фердинант: «Мине көтәрме, әллә «тегенең» белән менеп китәрме?» дип, Ләйлә турында уйлап, ашыкмыйча гына йөзде. Гәрәй, ташлар өстенә сикереп төшеп, көймәне ярга тартты, кызларны. кулларыннан тотып, берәм-берәм чыгарды. Ләйләгә егет аның кулын барысыныкыннан да озаграк җибәрми торган кебек тоелды һәм уңайсызланды. хәтта кызарды. Барысы да сикерешеп төшеп беткәч, Гәрәй, ишкәкләрне алырга дип, яңадан көймәгә керде. — Кайсыгызның монда әйберләре кала? Көймә янындарак басып торган Ләйлә: — Федяныкыдыр.— диде.— Барыгыз, мин үзем утырып торырмын. Бөдрә кыз Фердинантиың чыгып җитүен яр буенда көтмәкче булган иде. әмма Ләйләнең көймә янында утырып калуын күргәч, көтмәскә булды. Ишкәкләр тоткан Гәрәйне куып узды да, матур аяклары белән грациоз итеп атлый-атлый, бөтен кешедән алда тауга каршы менеп китте. Фердинант ярга килеп җитте. Менә бераз агарынган, трусик балакларыннан су агып торган егет ташлар өстенә чыкты да, араларында үпкәләшү дә, бернәрсә дә булмаган кебек, елмаеп, Ләйләгә таба килә башлады. Кыз аны салкын каршылады. Ләкин бу салкынлыкның ясалма салкынлык булуын кызның күзләре үк әйтеп тора иде. Егетнең шулай, берни булмаган кебек, елмая-елмая судан чыгып килүен Ләйлә ошатты. Нигә яшереп торырга? Федяның бүгенге барлык кыланышларын: елан тотып килүен, үпкәләгән булып, теге якта калуын, аннары барлык ял итүчеләр алдында шушындый киң елганы аркылы йөзеп чыгуын һәм боларның барысын да Ләйлә өчен эшләвен кыз яратты. Федя көймә янына килеп җиткәч, Ләйлә: — Әнә киемнәрегез,— диде, үзе, кырт борылып, яр буендагы сукмак белән китеп барды. Ай бу кызларны! Каян өйрәнәләр икән алар шулай кырт борылып,, ташлап китеп барырга! — Ләйлә, туктагыз! Федя, Ләйләне куып җитеп, аның белән янәшә бара башлады. Көн шундый эссе, шундый бөркү, кайнар һава биткә каплана. Ләйлә, ташлар арасыннан бәреп торган чишмә янына туктап, су эчте, битләрен чылатты. Бу чишмәне узып бераз баргач, икенчесе янына туктап, агач күләгәсенә утырдылар. Ләйлә, ниһаять, елмайды, аннары көлеп үк җибәрде. — Федя, ник үпкәләп йөрдегез? — Мин үпкәләп йөрдемме? Уйлаганым да юк! Вообще мин үпкәли белмим. Фердинантның Гәрәйгә булган ачуы яңадан кабара башлады. — Теге егетнең бабасы аю булмадымы икән? Я маймыл? — диде ул. Чишмә кырыена иелгән, битен салкын су белән юып маташкан Ләйлә «кавап урынына аңа бер уч салкын су сипте. — Чынлап-чынлап,— дигән булды Фердинант.— Көн буена авызыннан кеше көлдерерлек бер үткен сүз чыкмады. Күрәсең, аның теле дә маймылныкыннан бик ерак китмәгәндер. Ә менә, минемчә, ул әйбәт егет! — Нәрсәсе белән әйбәт? — Ә нәрсәсе белән начар? ~ Юк, нәрсәсе белән әйбәт? Нәрсәсе белән? Я. әйтеп карагыз. — Миңа ошый. «Аңа ошый! Оялмый да бит», дип уйлады Фердинант. — Минемчә, маймыл! Аю!
•13 
 
Сез аны белмисез ич! — диде, кызарынып, Ләйлә — Ә сез беләсезме? Мии дә белмим. Белмәгән кеше турында начар итеп уйлый да алмыйм. Бәлки, ул бик яхшы кешедер. Бәлки, таланттыр — Ну, талант... Егет мыскыллап көлеп җибәрде. Тау башында чаң суктылар. — Әйдәгез, чакыралар,— диде Миңлебаев. Ләйлә, чишмәдән аерылып китә алмыйча, тагын беркавым чыптыр- данды. Баскычтан күтәрелгәндә дә, алар әле һаман бәхәсләшәләр иде. Аштан соң, «мертвый час»ка хәтле дип, скамьяда утырып тордылар. Егет бу юлы инде гел лирик темаларга гына сөйләшеп утырды. Менә Главный аллеяда чатыр-чотыр мотоцикл чабып йөри башлады. — Әнә теге шайтан арбасы чыкты,— дип көлеп җибәрде Фердп- нант,— «мертвый час» вакыты җиткәндер. Әйдәгез, кузгалыйк. Ләйлә, скамьядан торып, итәкләрен сыпырды. — Кем соң ул шулай чатыр да чотыр? — Безнең радиоузел технигы Иванов. Радио «мертвый час»ка туктап торган арада чыгып йөреп керә. Кызны озатып җибәргәч, Федя үзләренең бүлмәсенә кайтты. Укый торган китабын алып, чишенеп, урынга сузылып ятты. 
4 Беркөнне Ләйлә, иртүк торып, су коенырга китте. Сөлгесен тотып тау астына төшеп барганда, кемнеңдер елганың уртасына хәтле йөзеп кергәнлеген күрде. «Федя кыланып йөридер әле» дип, Ләйлә кулларын авызына куйды да: «Федя!» дип кычкырырга, сөлге болгарга тотынды. Федя, кызның тавышына борылып, кулын изәде һәм ярга таба йөзә башлады. Ләйлә, сарафанын салып, калкып торган түшендәге зәңгәр күкрәкчәсен төзәтте дә әкрен генә суга кереп китте. Федя аны кырын ятып йөзәргә өйрәткән иде. Менә Ләйлә, нәкъ Федя өйрәткәнчә, бер иңбашы беләи суны ярып, уң кулы белән яннан каты-каты ишеп, бик тиз йөзеп кереп китте. Бер күтәрелеп караган чагында, Федя әле шактый ерак иде. Икенче тапкыр башын күтәреп, елга өстенә караса, Федя... юк, бу Федя түгел ич, ә Гәрәй... инде кызның янында ук иде. Ләйлә, алдануына кәефе китеп, ярга таба борылды. Егет: «Иртәләр хәерле булсын!» дип, кызны матур көн белән котлады да аның белән янәшә йөзә башлады. Алар, киенеп, тауга менеп барганда, коенырга төшүчеләр белән бөтен баскыч тулган иде инде. Каршыларына Фердинант очрады. Ул күрмәмешкә салынып үтеп китмәкче булды, әмма Ләйлә, елмаеп: — Федя, бик озак йоклыйсыз,— дип егеткә дәште. — Аның каравы Гәрәй белән сез бик иртә торасыз,— дип чәнчеп куйды Фердинант. Иртәнге аш вакытында тагын теге «дядя» кереп, бүгенге көннең программасын әйтә башлаган иде, кайсыдыр бик әче тавышлысы: — Беләбез,— дип кычкырды.— Бүгенгесен дә, иртәгесен дә, тагын бер атнадан, бер айдан ни буласын — барысын да беләбез! «Күмәк кызыну» да «күмәк коену» булачак, менә шул! «Дядя», елмаерга тырышып, әче тавышлы кешене тыңлап бетерде, аннары:

 
— Белмисез икән,— диде.— Бүген иртән клубта шахматчылар ярышының решающий партиясе уйнала. Ә көндез ни буласын әлеге әнә кычкырган иптәш әйтте инде. Ашханә гөр килеп көлеп җибәрде. Ял итүчеләр, үзләре йөреп, шахмат ярышы оештырганнар иде. «Чүпкә чыгыштан» уйнадылар, ягыш бер партия оттырган кеше уеннан төшеп кала барды.* Фердинант, гәрчә яхшы уйный белсә дә, уенга катнашмаска булды, беренчелекне әллә аласың, әллә юк, ә икенче, өченче урын өчен аның «баш ватасы» килми иде. Ә үзе һәр көн уенны карарга йөрде. Беренче көнне Гәрәй бер ак сакаллы, күзлекле карт белән уйнады. Картның ладьясы «вилкага» эләгеп, карт оттырды. Кул кысышканда Гәрәйнең кыяфәте: «Зинһар, гафу итегез, мин гаепле түгел, үзегез оттырдыгыз», дигән шикелле иде. Икенче партияне Гәрәй ничьяга бетерде, өченчесен тагын отты. Уенның икенче көнендә, ул рәттән өч кешене егып салды һәм математика укытучысы Сәлим Вәлпев белән финалга барып чыкты. Бүген хәлиткеч партия уйналачак. Менә шуның өчен Фердинант, соңгы бәрелешне карап торырга дип, Ләйләне клубка чакырды. Ләйләнең бүген урманга җиләккә барасы килгән иде, ләкин Фердниант бик кыстагач, партия уйналып беткәннән соң барырбыз дип вәгъдә дә иткәч, калырга риза булды. Уен башланган көнне Фердниант, Гәрәйнең «уйнап маташуына» көлебрәк карап, аның отылуын көткән иде: ягъни, күр дә тор, борынын сугып канаталар ул «йон тәпи»иең. Ләкин Гәрәй бик ота башлагач, Фердинант, «бу башковатый малай икән» дип, күңеле белән аның ягына күчте. Гәрәйнең уенын, комбинацияләрен мактый башлады. Ләйлә белән бергә клуб ишегеннән ашыгып килеп кергәндә, халык инде уенчыларның өстәлен сарып алган иде. Гәрәй өчен «янучылар» Гәрәй ягыннан өелеп карап тора, ә укытучы Сәлим Вәлпев өчен «көючеләр» аның ягыннан өелеп карап тора. Уенчылар ход ясаган саеи, ике як икесе дә чыштын-пыштын килеп, кызу-кызу сөйләшеп, хәтта бәхәсләшеп алалар. Фердинант белән Ләйлә керделәр дә Гәрәй янына килеп бастылар. Фердинант, әкреи-әкрен кешеләрне аралап, эчкәрәк үтте һәм Ләйләне, үзенең култык астыннан уздырып, алга чыгарды. Бөдрә кыз, иреннәрен кысып, Сәлим ягыннан карап тора иде. Фердинант, аны күргәч, көлемсерәп: «Нәрсә аңлый инде бу бичара,— дип уйлады.— Монда бит аяк белән мактанып булмый, бу бит су буе түгел». Сәлим, булачак сакал урынын, ягъни ияген тоткалап, бик озак уйлаганнан соң, атын чигендереп куйды. Аның өчен «янып-көеп» торучылар: «Ах!» дип, кычкырып җибәрделәр. Берсе хәтта учы белән үзенең маңгаена сукты. «Бетерде, харап итте!» Кайберәүләр кашларын җыеру белән чикләнделәр. Бөдрә кыз да кешедән күрә кашларын җыерган иде. Фердинант Ләйләнең колагына иелде. — Беләсезме ник ахылдадылар? Ләйлә, белмим дип, иңбашларын сикертте. Фердинант шыпырт кына аңлатырга тотынды. Әнә теге проходной пешканы гына этеп куясы урында, ул, ялгышып, атын чигендерде. Шушы йөреше белән ул үзен суйды. Аңладыгызмы? Ләйлә тагын иңбашын сикертте. Хәзер аңларсыз. Безнең Гәрәй хәзер үзенең короле белән «дош- ман» пешкасының юлын кисәргә тиеш. 1 әрәй, Федяның сүзләрен расларга теләгәндәй, королен пешка янына алып китте. Менә күрдегезме! — Фердинант куаныңыннан Ләйләнең беләген кысып куйды.—Үлде хәзер Вәлиевнең проходной пешкасы! Ә бая бер 14
15 
 
адым атлатып куйган булса, Гәрәй хәзер аны куып җитә алмас иде. Сәлимнең эше капут! Фердинант шулай Ләйләнең колагына сөйләп торган арада, Сәлим тагын аты белән йөрде. Бу юлы инде Фердинантның үзенә «Аһ!» итәргә туры килде. Гәрәйнең короле «вилкага» эләккән иде. Вәлиев өчен «хәсрәтләнүчеләргә» җан кереп китте. Кайсыдыр: «Әһә, Гәрәйнең слоны үлде!» дип шатланып куйды (ягъни, корольне «вилка»дан коткаргач, слон ашалырга тиеш иде). Ләйлә: «Ни булды? Ни булды?» дип, Федяның җиңеннән тарта башлады. Фердинант аңлатып бирде. Ләкин әле Гәрәй ягындагыларга паникага төшәргә, Вәлиев ягындагыларга сөенергә иртәрәк икән. Гәрәйнең слоны ашалуын ашалды, әмма аның каравы, чылбыр алкалары кебек, бер-берсенә тоташкан өч пешкасы бишенче параллельгә аяк басты. Гәрәй, «дошманның» проходной пешкасын короле белән ашап, тизрәк үз пешкалары яйыиа ашыкты. Сәлим, аты белән килеп җитеп, Гәрәйнең бер пешкасын ашап өлгерде, ләкин калган икесе, корольгә сыенып, алга таба омтылды. Менә хәзер Сәлимгә чынлап та «капут» иде. Гәрәйнең алгы пешкасы сигезенче сызыкка атылып барып чыккач (ягъни, король хатынына әйләнгәч), Вәлиев, елмаеп: «Җиңелдем», диде. Гәрәй яклылар егетне котларга, селкеп-селкеп кулларын кысарга тотындылар. Җиңүчегә бүләк тапшырганда, әлеге теге ак майкалы ялтыр башлы «дядя», урындыкка менеп басты да: — Беренче премия Гәрәй Хәйруллин иптәшкә!—дип, халык арасында башын иеп уңайсызланыбрак басып торган Гәрәйгә зәңгәр флаконлы одеколон, кызыл савытлы бер кисәк сабын һәм бер тарак бирде. Гәрәй бүләкне кая куярга белмичә аптырап торганда, Фердинант аның янына ташланды, Гәрәйне кочаклап ук алды. — Талант! Талант! — диде.— Сине беренче тапкыр күргәндә үк мин Ләйләгә әйттем: бу башковатый егет булырга тиеш, моның күзләрендә үк нидер бар, дидем. Шундый дустым булу өчен мин бик шат. Телисеңме, мин сине җиләкнең оясына, ятып җыя торган җиренә алып барам? Яратам талантлыларны! Мин үзем дә талантлы спортсмен! Фердинант, Ләйләгә карап алып (янәсе, хәтерлимсең, елганы ничек йөзеп чыктым!), елмаеп: — Киттекме урманга? — диде. Аннары тагын ялт итеп Гәрәйгә борылды:— Синең әле срок тиз бетәме? Пароходта бергә кайтырбыз. Руслар әйтмешли, синең белән бер сразиться итмәкче булам. Пристань начальнигы Андреев белән үзем сөйләшермен: ул безгә яхшы каюталар бирер. Акча күп китәр дип борчылмагыз, акча миндә бар.— Ул кесәсенә сугып куйды.— Ничек, бергә кайтабызмы? Ләйлә нидер әйтмәкче булып авызын ачкан иде, Фердинант аны бүлдерде. — Туктагыз! Өр-яңа фикер: әйдәгез, талантлылар өчен ашханәдә аерым өстәл сорыйбыз. Талантлар өстәле! Ничек, сорыйбызмы? Кулына одеколон, сабын, тарак тотып торган Гәрәй, кинәт Ләйләгә таба әйләнеп: — Ләйлә,— диде,— сезгә бүләк итәм, алыгыз, тартынмагыз,— һәм зәңгәр флаконлы одеколонны кызга сузды. Ләйлә, кызарынып, кулларын селкеп: — Юк, юк, рәхмәт, кирәкми, рәхмәт,— дип, артка таба чигенә башлады. Федя белән Гәрәй, икәүләп, одеколонны көчләп диярлек кызның сумкасына салдылар. — Ә менә бусы,— диде Гәрәй һәм сабынны учында сикертеп алып, Фердииантка бирде,— сиңа! Федя сабынны кулына алды да: — Талантның талантлыга бүләгеме? — диде.— Рәхмәт! Ләйлә, тоты
16 
 
гыз: бусы миннән,— шулай дни. Федя сабынны Ләйләгә бирә башлады. Кыз тагын кулларын селкергә тотынды. — Юк, юк, бүләкне бүләк итмиләр. — Ә мин итәм! Көчлән сабынны кызның сумкасына салдылар. — Ә тарак үземә!—диде Гәрәй. — Ә җиләк оясы миннән, киттекме урманга? Алар өчәүләп урман сукмагы белән китеп бардылар. 

Менә кайтып китәр көннәр дә якынлашты. Клубта саубуллашу концерты оештырылды. Ләйлә рояльдә Бетховенның «Ай сонатасын» уйнады. Фердинант, кызның акчарлак кебек очынган кулларын күзәтеп, көйнең матурлыгы белән сихерләнеп, «талантлы, талантлы!» дип пышылдап утырды. Шатлыктан, рәхәттән күңеле тулып ташыган Фердинант үзе белән янәшә утыручы дусты Гәрәйгә: — Бик талантлы кыз, бик!—дип әйтмичә түзә алмады:—Мин аның талантлы икәнен беренче күргәндә үк сиздем. Талант талантны сизә икән. Менә бервакыт безнең Фердинант чүпкә дә санамый торгаи бөдрә кыз, киң итәкле, чуар бизәкле сарафан киеп чыгып, шундый котырынып биеде. Фердинант аның сәхнәдә очынып йөрүләренә, каш сикертеп, күз уйнатып, өермәләнеп-өермәләнеп узып китүләренә ирексездән сокланып утырды. «Кара син аны!» дип, гаҗәпләнеп, терсәге белән Гәрәйгә төрткәләп алды. Бөдрә кызны да талантлылар рәтенә кертергә туры килде. Аңардан соң, ике кыз чыгып, берсе Алябьевның «Сандугач»ын җырлады, икенчесе аңа рояльдә уйнап торды. Болар туталы-сеңелле кызлар икән, студенткалар икән. Фердинантка тагыи сокланырга, «талант!» дип пышылдарга туры килде, чөнки кызның, сандугач сайраган кебек, чут-чут итеп җырлавы чынлап та бик матур иде. Сәхнәгә яңа кеше чыккан саен, талантлы кеше дә арта барды. Гәрәй, Фердинанттан көлеп: — Син әйтәсең, аерым өстәл сорыйк дисең... Бер өстәл түгел, биш өстәл дә җитмәс боларга,— диде.— Бөтен ял йортын «Талантлылар ял йорты» дип атасак кына инде... Концерттан соң. Фердинант, Гәрәй, Ләйлә һәм бөдрә кыз (аны Фердинант үзе барып чакырып китерде) ай нуры астында аллеяда сөйләшеп йөрделәр. Фердинант, үткен сүзләрне борчак урынына сибеп, кызларны өзлексез көлдереп торды. Гәрәй дә шактый ук тел бистәсе булып чыкты. Фердинант аны сөйләшергә бу хәтле остадыр дип башына да китермәгән иде. Хәтта бераз көнләшеп тә куйды. Бөдрә кыз, исеме белән әйтсәк Әминә, рәхәтләнде көлеп! Ләйлә дә бик калышмады. Дүртәүләп, балалар кебек шаярышып, чырык-чырык көлешеп, әле агач астында басып тордылар, әле скамьяга килеп утырдылар, я тагын сикерешеп торып, аллея буйлап куышып йөрделәр. Бер тапкыр Федя Ләйләне агачлар арасында куып тотты да кочаклап үпте. Ләйлә, аның кысып тоткан кулларыннан ычкынып, сулышы кабып, аллеяга йөгереп чыкты. Инде күптән кайтып йокларга вакыт, э болар һаман уйнашып, чабышып йөриләр. Менә бераз тыннары кысылган Гәрәй белән Әминә скамьяга килеп утырды, Ләйлә беләи Фердинант та, аерылып йөрүне уңайсыз санап, алар янына килделәр. — Карагыз әле,— диде Фердинант,— әйдәгез тагын бер ун көнгә калаоыз. Мии директор белән сөйләшермен, калдырырлар. Сөйләшимме? Ә. Әйдәгез алайса пароход белән түгел, ә самолет беләи кайтабыз. 

 
1 әрәй, без синең белән самолетта да сразиться итә алабыз бит. Кызлар, кайтабызмы? Кызлар, пароходта гына кайтыйк, диделәр. Гәрәй дә кызларны яклады: ашыгыр җир юк, пароходта иркенләп, рәхәтләнеп кайтырбыз. — Сез теләсәгез нишләгез, мин самолетта кайтам,— диде кинәт Фердинант.— Мин очарга яратам. Әллә инде миндә кош табигате бармы икән? Яратам очарга, бетте-китте. Бәлки, сез акча күп чыгар дип куркасыздыр? Акча миндә җитәрлек. Ягез, кем минем белән? — Ул Ләйләгә таба карады. Кызның билгеле инде Федя белән кайтасы килә, әмма... иптәш кызларыннан аерылып, егет белән самолетта ялгыз гына кайтып китәргә уңайсызланды. Аннары акчасы да такы-токы гына, ә кешедән, бигрәк тә егетләрдән, бурычка акча сорап торуны ул бер дә яратмый иде. Юк, ул пароходта гына кайта, Федяның да пароход белән генә кайтуын үтенә. — Юк, мин сүземнән кире кайта белмим,— диде Федя,— мин самолет белән! Сау булыгыз! Үлсәм-нитсәм, бәхил булыгыз,— һәм үзен очып баручы, ә тегеләрне җирдә карап калучы итеп хис кылып, кул изә- гән булды. ;Меиә кайтыр көн дә килеп җитте. Фердинантның бәхетсезлегенә каршы, күк йөзе чалт аяз иде. Болытка сылтау итеп, пароходка калырга мөмкинлек һич булмады. Теге вакытта кызулык белән әйтеп ташлавына соңыннан бик үкенсә дә, берни эшли алмады, ул бит әйткән сүзеннән кайта белми торган кеше. Самолетка утыру өчен, моннан егерме километрдагы Ч. шәһәренә су трамвае белән кайтырга кирәк иде, ә трамвай тәүлегенә бер генә тапкыр килеп китә. Самолет иртәгә таң белән очасы булганга, Фердинант, төшке аштан соң, китәргә җыена башлады. Главный аллеяда мотоцикл, яшен аткан тавышлар чыгарып, арлы- бирле чабып йөри калды, ә Фердинант, чемоданын күтәреп, су трамваена төште. Кызлар, бигрәк тә Ләйлә, аны бүген китмәскә кыстап карадылар. Кал пароходка, иртәгә бергә китәрбез, диделәр. Ләкин юк, җиңә алмадылар. Кешенең күңеленә кош табигате кереп утырган булгач, күрәсең, аны очудан туктатып булмыйдыр. Ләйлә белән алар икәү генә нидер серләшеп алдылар, аннары Фердинант, барысы белән дә саубуллашып, чемоданын алды да кузгала башлаган су трамваена йөгереп кереп китте. Тегеләр, яулык болгап, куллар изәп, пристаньда басып калдылар. 
6 Икенче көнне, төшке аштан соң, ике кызны ияртеп, Гәрәй пароходка төште. Бик тырыша торгач, кызлар өчен бер каюта ала алды, үзенә каюта эләкмәде, өченче класска алырга туры килде. Беркавым өчәүләп югарыгы палубада йөрделәр. Пароход сызгырды да кузгалды. Халык тулы пристань артка таба китте. Ничә тапкыр менгән, ничә тапкыр төшкән озын, текә баскыч, кичләрен сөйләшеп утырган тау башлары, уйнашып, көлешеп йөргән аллеялар, утырып ял иткән скамьялар, җыелып бетмәгән җиләкләр бар да калды. Ләйләнең күңеле тулып елыйсы килә башлады. Ул, Әминәдән яшереп, тирән генә бер көрсенде, елга өстендәге күңелле дулкыннарга, уң яктан сузылып бара торган урманлы тауларга карап, моңсу гына елмаеп куйды. Федя инде кайтып та җиткәндер, инде шәһәрдә йөри торгандыр. Озакламас, Ләйлә дә кайтып җитәр. Алар тагын күрешерләр. Аңа хәзер боегырга, еларга түгел, ә куанырга, шатланырга кирәк, һәм менә Ләйлә, елмаеп, Әминәгә килеп сыенды, ягымлы итеп, Гәрәйгә карап куйды. Кинәт талпынып, кычкырып җибәреп, Ләйлә су өстенә күрсәтте. Акчарлакның ап-ак шәүләсе елга өстеннән узып китте. Өчесе дә, башларын күтәреп, һавадагы акчарлакларга карап тора башладылар. 
2. ,С. Ә." № 8. • 17 
18 
 
Ниһаять, кызларның ял итеп аласылары килде. Алар каюталарына кереп киттеләр. Гәрәй, урынны алып куймагайлары дип, аска, өченче класска төшеп китте. Бераз сузылып ятып торды. Ләкин урын каты, баш астында юк. кабыргалары авырта башлады. Торып, дүртенче класска чыкты, тимер мичкәләр, өеп-өеп куелган агач ящиклар, калын-калын тюклар, чәй эчеп утыручы яисә идәндә сузылып ятучы кешеләр арасында арлы-бирле йөренде, машина бүлегенең тәрәзәсе янына килеп, андагы ялтыр башлы, зур, озын тимерләрнең җәлт-җәлт әйләнүләрен карап торды. Үзе эшли торган яп-якты завод цехы, андагы иптәшләре кылт итеп исенә төште. Ул быел кичке институтта соңгы кышын укыячак инде. Эшләү дә, уку да — икесе бергә җилкәне шектый каты баса. Көздән үк, җиң сызганып, диплом эшенә тотынырга кирәк булыр. Аста, машина бүлегендә, кулларын майлы чүбек белән сөртә-сөртә килүче бер кеше күренде. Гәрәй тәрәзә яныннан китте. Эче пошып, кызлар янына менде, аларның каюта ишекләрен какты. Кызларның эчәселәре килгән икән. Өчәүләп салонга чәй эчәргә кер- мәкче булдылар. Ләкин ул арада пароход сузып кычкырта башлады. Ниндидер пристаньга килеп җиттеләр булса кирәк. — Туктагыз,— диде Гәрәй,— җиләк-мазар алып керә алмаммы, ә сез чәй заказать итә торыгыз. Пристаньга килеп чыкса, каршысында чемоданын тоткан Фердинант елмаеп басып тора. Гәрәй аптырап китте. — Ничек болай? Очмадыңмыни? Фердинант самолетка өлгермәгән икән, йоклап калган. Хәер, ул моның өчен тамчы да кайгырмый, киресенчә, иптәшләрем, дусларым белән бергә-бергә пароходта кайтырмын дип, сөенә генә. — Сезне ташлап китеп ялгыш иттем,— дигән булды Фердинант. — Соңга калыбрак булса да, ялгышны төзәткән яхшы,— дигән булды Гәрәй, көлеп. — Хәзер керәбез. Кызларга җиләк кенә алам. Салонга Гәрәй белән бергә Фердинант та балкып килеп кергәч, кызлар башта аптырап калдылар, аннары, сөенешеп, кычкырып җибәрделәр. Ах, Федя! Ничек болай? Ник очмадың? Фердинантка, барысын да сөйләп, Гәрәйгә аңлаткан кебек, аңлатып бирергә туры килде. — Оча алмавыма мин шат,— диде ул,— сез дусларым янында бер рәхәтләнеп кайтырмын ичмаса. Әминә егетне чәй янына утырырга кыстый башлады. Фердинантның эчүдән бигрәк ашыйсы килә икән. Ул, бармагы белән изәп, ак алъяпкычлы яшь кенә официантканы үз янына чакырып китерде. — Менә нәрсә, акыллым,— диде,— миңа бер порция натуральный шницель бирәсез... ә менә минем дусларыма...— һәм ул җиләк белән чәй эчеп утырган кызларга, балкашыгы белән чәен болгатып торган Гәрәйгә таба карап алып, — ә сезнең өчен, дусларым, нәрсә? — дип сорады. Тегеләр: — Безнең ашыйсыбыз килми, эчәсебез генә килә,— дигәч, Федя, елмаеп, иңбашларын җыергандай итте дә, көтеп торган официант кызга борылып, әйтте: —_ Аларга берәр пирожный китерерсез, яме, акыллым? Уйный-көлә шницельне ашап, чәйне эчеп бетергәч, Фердинант кесәләрен капшый башлады: янәсе, берегезгә дә түләргә рөхсәт юк, барыгыз өчен дә үзем түлим. Шулай да Ләйлә үзе өчен аңа түләргә рөхсәт итмичә, сумкасыннан акча чыгарып, тиз генә официанткага бирде. Аңардан күрә Әминә дә, Гәрәй дә үзләре түләделәр. Фердинант әле бер кесәсенә, әле икенче кесәсенә кереп-кереп чыкты. Аның яңаклары кызара башлады, күз карашлары мескенләнеп китте. Әминә, бу кыланып безне көлдермәкче була икән дип белеп, рәхәтләнеп шыркылдарга тотынды.
2* 
 
Официантка, алъяпкыч кырыен бөрештергәләп, сабыр гына көтеп тора иде. Фердииант, барлык кесәләрен актарып, нибары дүрт сум илле тиен акча таба алды. — Әллә инде пристаньда урлаттым, әллә... беткәнен сизми дым,— дип мыгырданып, бик уңайсызланган хәлдә, яңадан кесәләренә кереп чыкты. Әминә тиз генә телен тешләде. Ләйлә дә бик уңайсызланды, Федя өчен үзе түләмәкче булып, тизрәк сумкасына тыгылды. Ләкин ул арада инде Гәрәй түләп өлгерде. — Бер дә борчылма, була торган хәл,— диде ул һәм урыныннан торды. Кызлар да, урыннарыннан күтәрелеп, чыга башладылар. Фердп- нант кесәсеннән блокнотын алып, Гәрәйгә: — Адресыңны әйт,— диде.— Юк, юк, әйтмәсәң, мин синең дусың түгел. Гәрәй әйтергә мәҗбүр булды. Кичен, Ләйлә белән Фердииант пароход палубасында утырганда, урак хәтле генә булып калган иске айның сары шәүләсе су өстенә төште. Шәүлә, чайкалып, калтыранып, дулкыннар өстендә биеп-биеп, пароход артыннан ияреп бара башлады. Фердииант, саргылт ай сукмагына караган килеш, зур сөенеч хәбәр иткән кебек, күңелле тавыш белән кызга әйтеп куйды: — Ләйлә, әйдәгез, моннан кайткач, Кырымга барып киләбез. Я пароход белән Әчтерханга төшәбез! Сезнең Әчтерханда булганыгыз бармы? И, андагы карбызларны белсәгез! Рәхәтләнеп бер Әчтерхан карбызы ашап кайтыр идек. Булмаса, әйдәгез Кавказга самолет белән очабыз! Сезнең диңгездә коенганыгыз бармы? Их, белсәгез иде диңгез суында коенуның рәхәтен! Әйдәгез. Кыз, төнге елга өстенә карап, уйга калган иде. Нәрсә турында уйлый соң ул? Бәлки, теге вакыттагы кебек, ай юлында көймә күренмәсме дип көтеп утырадыр? Бәлки, туп уйнаган, җиләк җыйган, аллеяда куышып йөргән чакларын исенә төшергәндер? Каян беләсең бит кешенең ни уйлаганын... — Ләйлә, сезгә ни булды? Ник дәшмисез? Кыз җавап урынына тирән итеп сулап куйды. — Әйдәгез булмаса, рояльдә берәр нәрсә уйнап күрсәтегез. Ләйлә иренеп кенә башын чайкады: юк, аның бүген бер дә уйныйсы килми шул. Алда, уң як ярда, җем-җем иткән бик күп утлар күренде: пароход зур бер пристаньга якынаеп килә иде булса кирәк. Егет яр буен сарып алган шушы күңелле утларга күрсәтеп: — Карагыз әле,— диде, — нинди матур! Ә! Матур бит? Кыз борылып карады. «Чынлап та, бик матур икән», диде, ләкин аның тавышында ни соклану, ни шатлану ишетелмәде. Кара әле, ни булды бүген безнең Ләйләгә?