Логотип Казан Утлары
Хикәя

АҢЛАМАДЫ


Анна Павловна Латугина, урамга карап күзләрен бер ноктага төбәгән килеш, кабинетының тәрәзә каршында басып тора. Ләкин ул беркемне дә күрми, һичбер нәрсәгә игътибар итми. Аның уйлары һаман бер борчу тирәсендә чуала — ничек, нилектән болай булды? Тышта дөнья гөр килә. Кырыйларында тополь агачлары үсеп утырган киң тротуарлардан кешеләр үтеп тора. Фара нурлары белән алар- ның күзләрен камаштырып, әрле-бирле автомобильләр чабыша, теңкәгә тиеп гүли-гүли, трамвайлар уза. Урамның каршы ягында, бер кабы- нып-бер сүнеп, аллы-гөлле реклама утлары яна. Шундагы репродуктордан йолдызларга таба мәхәббәт һәм чәчкәләр турында сагышлы бер җыр агыла. Анна Павловна күңелендә бер мәлгә бу җырның сүзләре тукталып калды: «...оныта алмам серле күз карашың». «Анда да бик күп күзләр карады һәм барысы да миңа ачу белән карады»,—дип уйлап куйды ул. Латугина, күксел тамырлар тибеп чыккан нечкә беләкләрен артка куйган килеш, бармакларын шытырдатып кысты, һәм, тынгысызланып, иркен кабинеты буйлап йөренә башлады. Аны һаман бер сорау газаплый — ничек болай булды ул? Бу сорау инде аның күңелендә моннан өч сәгать элек, шәһәр партия конференциясендә чакта ук туган иде. Конференция беткәч, Анна Павловна туп-туры горисполкомга килде, һәм шуннан бирле ул әле дә булса йомшак абхаз келәмен таптый, үзен газаплаган сорауга җавап эзли, ләкин таба алмый. Анна Павловнаның өйгә кайтасы килми. Аида ул үзен Петр көткәнне, аның борчылып торганын, өйдә мескен Аликның юклыгын да белә. Ләкин хәзер Латугинаның аларны күрәсе килми. Нәрсә сөйләшер ул алар белән? Сез дә гаепле, диярме? Юк, алай әйтә алмас ул. «Моңа әгәр кем дә булса гаепле икән — үзем генә гаепле»,— дип уйлый Латугина. Шулай да бу уй әле аның аңында әбиләр чуагының чыңлап торган һавасында йөзгән пәрәвез шикелле генә чагылып китә иде. Анна Павловна, йомшак креслога килеп, хәлсез генә утыра һәм үзенең тормышы турында уйлана башлый. Петрга чаклы булганнары — беренче иренең үлүе, тол калуы, улы Аликны тәрбияләве, горисполком председателе итеп сайлануы — болар барысы да, хәтер томанына күмелеп, Петрның киң җилкәле, төз һәм сөйкемле фигурасы белән каплана. Петр Ильич белән алар нефтьчеләр киңәшмәсендә танышканнар иде. Трибунага урта буйлы, чегәнгә тартымрак, таза гына бер кеше менде. Ул бераз кысыграк чем-кара күзләрен зал өстеннән йөртеп чыкты да, калын тавыш белән, Латугина өчен аңлашылып бетмәгән ниндидер мөһим бер нәрсә турында сөйли башлады. Ораторның кызыклы бер мөһим нәрсә хакында сөйләгәнен Анна Павловна залның тын калуыннан, барлык президиум членнарының сөйләүчегә таба борылуларыннан ук сизеп алды. Ул президиумда үзе белән янәшә утырган партия шәһәр комитеты секретареннан: — Кем бу?—дип сорады. Тегесе бер сүз белән генә: — Малыгин, — диде. Секретарьның җавабыннан Латугина берни диярлек аңламады, шулай да кайтарып сорарга батырчылык итмәде — секретарь ашыгып кына блокнотына нидер язарга тотынды. Анна Павловна ораторны игътибар белән тыңлый башлады. Малыгин, һәрбер сүзне тын зал өстенә ташлар алдыннан үлчәп караган кебек, ашыкмыйча, салмак кына сөйли. Басым ясап әйтергә теләгән кайбер фразаларны, авызыннан чыгуга учына кысып алган шикелле, уң кулын селтән көчәйтебрәк җибәрә иде. Латугина сүзнең нефть ятмаларын эзләү эшенә ультратавыш кертү хакында барганлыгын аңлап алды. «Күрәсең, геолог», — дип куйды ул күңеленнән һәм Малыгинга нигәдер кызыксыныбрак карый башлады. Аның бөкрәебрәк торган борынын, бәләкәй генә юка колагын, алга чыгып торган нык ияген күрде. Сумала төсле чем- кара чәчләре, буйсынмыйча, аның текә маңгаена төшә. Малыгнп аларны әледәи-әле артка кайтарып сала иде. Утырыш залыннан чыгып барганда, Анна Павловна белән горком секретаре артыннан әлеге калын тавышлы кеше куып җитмәсә, бу очрашу, бәлкем, шулай бер эзсез генә калган да булыр иде. — Василий Григорьевич, бер генә минутка мөмкииме?—диде Малыгин, секретарьга мөрәҗәгать итеп. Туктадылар. Малыгин килеп җиткәч, секретарь Латугинаны аның белән таныштырды. — Нефть разведкасының яңа начальнигы,—диде секретарь. Малыгин каты итеп Анна Павловнаның кулын кысты. Шул чакны Латугипа аның наянрак карашын, күз төпләрендәге вак кына куе җыерчыкларын күреп алды. Ягымлы, ачык йөзле икән. Малыгин, горком секретарена мөрәҗәгать итеп, нефть разведкасы өчен администрация бинасы салу эшендә үзләренә шәһәрнең ярдәме кирәклеге турында сүз башлады. — Менә анысын Латугина белән сөйләшегез инде, — диде секретарь.— Ул шәһәрнең хуҗасы, кирәкле кешегез нәкъ ул үзе була. Малыгин сораулы кыяфәт белән Анна Павловнага карады. Анна Павловна исә, үзе һич уйламастан, аңа елмаеп куйды һәм ягымлы тавыш белән: — Андый эшләрне узып барышлый гына хәл итеп булмый. Горис- полкомга килегез, сөйләшербез, — диде. — Яхшы. Кайчан килергә соң? — Иртәгә сәгать өчләр тирәсендә килегез. Буламы? — Бик була. Иртәгесе көнне Анна Павловна эшкә барганда үзенең яратып йөртә торган челтәр якалы соры күлмәген киде, озын толымын урап куйды. Шул чакны Алик, әнисенең киенгәнен-төзәтенгәнен күреп: — Әни, бүген театрга барасыңмы әллә? —диде. — Ю-ук!—диде Анна Павловна, каушап калып, һәм йөзе кинәт кызарып китте. Эшкә баргач, горисполкомдагы бүлекләрнең җитәкчеләрен кабул иткәндә, булачак очрашу турындагы уй юк-юк дигәндә дә аның күңеленә кереп чыккалады. Латугина, үз-үзенә ачуы килеп: «Нәрсәгә болан җебеп төштем соц әле. Нигә шаккаттым аңа?» — дип, Малыгин турындагы уйларны куып җибәрде. Малыгин килеп кергәч, Апиа Павловна аны юри салкын чырай беләпрәк каршы алды. Алар беравык эш турында сөйләшкәннән соң. үзләре дә сизмәстән, сүзне Москвага күчерделәр.Малыгин күптән түгел генә шуннан кайткан, ә Апиа Павловна шәһәр эшләре белән анда барырга җыенып нерп икән. Шәһәргә газ кертәчәкләр. шунлыктан күп кенә мәсьәләләрне министерстволарга барып хәл итәргә кирәк иде. Малыгин белән сөйләшүе җиңел икән, гәпләшеп утыру өчен кызык кына кеше икән ул. Шул вакыттан башланып китте. Баштарак алар, тормышта булып •торганча, бер-берсенә симпатия белән йөрделәр. Динары, төзелеш эшләре буенча берничә мәртәбә очрашканнан соң, дуслаштылар. Анна Павловна Малыгин белән күрешкән чакларда яшәреп китә, кояш яктысына таба үрләгән гөл кебек, аңа тартыла иде. «Гаҗәп, аның янында үземне гел хатын-кыз итеп кенә спзәм һәм аңа күбрәк ошыйсым килә»,— дип уйлап куя иде ул кайвакытта. Алар арасындагы дуслык, ныгый барып, икесе өчен дә зуррак, кадерлерәк бер нәрсәгә әйләнде. Бер көнне шулай кич белән, театрдан чыгып, тын урамнан кайтканда, Малыгин аны үзенә тартып, кайнар сулыш белән ялкынланып әйтте: — Аннушка! Тормышым да, шатлыгым да — бөтен барлыгым син минем! Спнсез бүтән яши алмыйм, — диде. Анна Павловна бары: — Бәгырем! — дип кенә әйтә алды. Ул бөтен барлыгы белән Малыгин иркенә тартылды, иртәнге чык тамчыларын йоткан үлән кебек, аның иркәсенә бирелде. Бу төнне ул Петр Ильич янында уздырды... Тол хатыннарның мәхәббәте татлы да, шомлы да. Җил түнгәләкие очыртып киткән кебек, ул Анна Павловнаны тормыш кыры буйлап бөтереп алып китте, һушына килеп, уйлап карарга да ирек бирмәде. Петр Ильичның хатыны барлыгын, хатынына карата аның күңеле суынганын белде ул. моңа Анна Павловнаның күңеле, кояшлы җәй иртәсеи- дәге кебек, ачылыбрак, күтәрелебрәк кенә китте. — Син минеке. — диде ул, пышылдап, Петр Ильичка сыена төшеп.— Бөтен барлыгың белән минеке. Сине беркемгә дә бирмим... Петр Ильич аның буйсынучан кайнар тәнен тагын да катырак кысты, зәңгәр күзләреннән үпте. Үзләренә өйләнешергә кирәклекне беренче булып ул әйтте. — Алик белән сөйләш тә, мин сезгә күчәрмен, — диде Малыгин, үтенеп. — Икебезнең арада булган хәлне гомер буе кешедән яшереп йөрмәбез бит инде. — Сөйләшеп карармын, — диде Анна Павловна тонык кына тавыш белән. Шулай да Латугиианың күңеле тыныч түгел иде. Аны улы белән сөйләшәсе сүзләр бик борчый, бер сорау тынгысызлый иде. «Үги әтисе хакындагы хәбәрне ничек кабул итәр ул?» Алик шушы бер-ике ел эчендә шактый буйга үсеп, зур булып килә иде инде. Ул әнисе белән икәү генә торырга, аңа бераз баш булырга да гадәтләнгән иде. Әтисенә әни тиешле әбисе, кунакка килгәләгән чакларда, Анна Павловиага еш кына: — Күрче син аны, коеп куйган әнисе бит. Бала, аиага охшаса, бәхетле була, — ди торган иде. Латугина улын ике куллап бөдрә чәчләреннән кочты, ачылып торган йомры маңгаеннан үпте. Ул үзе дә улын үземә охшаган дип таба иде. Әнисенеке шикелле бераз чөелебрәк торган кечерәк кенә борынлы, сызылып торган юка иренле; киң, куе кара кашлары, кош канатларыдай, җәелеп киткән, йомшак кыиа йомры иягендә, нәкъ уртада, Анна Павловпаныкы шикелле үк кечерәк кеиә бер миңе дә бар. Ә менә күзләре — әтисенеке төсле, яшькелт; кыска керфекләре уртасында кысылыбрак торалар. Алик та һәр нәрсәгә, әтисе кебек, күзләрен кыса төшеп, сагаеп карый. Малыгин хакында улы белән сөйләшәсе сүзләрне Анна Павловна гадәттәге иң гади бер нәрсә шикелле башлады. Улының сагаебрак
калган күзләренә карамаска тырышып: Беләсеңме, Алик, диде ул, — безгә Петр Ильич дигән бер абый киләчәк. Килсен, минем анда ни эшем бар, — диде Алик илтифатсыз гына. Латугина дулкынлана башлады: Аңламыйсың син, болай гына килми ул, бөтенләйгә... Синең әтиең була. Алик аңлап алды, бөтен тәне җыерылып, йөзе агарынып китте, һәм үксеп әнисенә ташланды, куллары белән ябышып, шашынып елый башлады. — Кирәкми, әнием... Килмәсен! Куркып, аптырап калган Латугина үзе дә елап җибәрде, бөтенләй урынсызга Петр Ильичны мактарга кереште: — Яхшы кеше ул, улым. Үзеңне яратыр, сөеп торыр. Малай, үкереп елый-елый, үз сүзен тукый бирде: — Яратмасын... Кирәкми. Үги әтисен Алик сагаеп каршылады. Петр Ильич малайның күңеленә юл табарга ничек кенә тырышса да, аның бу тырышулары, таш кыяга бәрелгән диңгез дулкыннары шикелле, җимерелә торды. Алик үзен элек әнисе белән икәү генә торгандагы кебек тота, Малыгинны бар дип белми, аңа илтифат та итми иде. Үги әтисе әйткән кечкенә генә сүзгә дә сырты белән әйләнә, елый һәм, әнисе юатырга керешсә, аңа кычкырына башлый иде: — Бәйләнмәсен миңа!.. Монда миңа әллә кемнәр бәйләнергә... — Оят түгелме сиңа, Алик, — ди Латугина, улын орышып, — Петр Ильич нишләп әллә кем булсын, синең әтиең ул. — Минеке түгел ул, синеке, үзеңнеке белән үзең сөйләш,— ди малай, зәһәр ачу белән. Латугина, ачуы чыгып: — Петр Ильичка каршы дәшсәң, тотып кисәрмен, — дип яный улына. Ә ирен: — Тора-бара җайланыр әле, Алик ияләнер,—дип тынычландыра. — Мин үзем дә шулай уйлыйм, — ди Петр Ильич, аның фикеренә кушылып. Болытлар җил белән таралган кебек, бу дошманлык та, вакыт узу белән, бетә барды, ләкин дусланырга тырышкан үги әтисенә малайның күңел почмагы ачылмады. Аликның өнәмәве Петр Ильичны һаман борчый иде. Малыгин хәтта малайга ярарга тырышкан кебек була башлады, әнисе орышканда аны якларга керешә, ләкин моңа каршы Аликның салкын күз карашын гына күрә иде. — Аңламыйм,— ди Петр Ильич хатынына, зарланып. — Нигә яратмый ул мине, мин аңа нәрсә эшләгән? — Малай әле ул, тормышны аңламый, менә шул, — ди Латугина. Анна Павловна үзендә улына карата ниндидер бер үртәлү тоя башлады. Бигрәк тә гел яхшы укып килгән Аликның кинәт укуына салкын карый башлавы, дәрес калдырулары аның кәефенә тия иде. Дүртенче класс укытучысы, Латугинаны мәктәпкә килергә чакырып, берничә тапкыр горисполкомга шалтыратты. — Алик бөтенләй тыңламый башлады, — диде ул, зарланып. Латугина мәктәпкә барырга һаман вакыт таба алмады. Телефон аша мәктәп директоры белән күңелсез бер сөйләшүдән соң, Анна Павловна Малыгиннан: — Петр, мәктәпкә барып, Аликның укытучысы белән сөйләшче, — дип үтенде. Петр Ильич мәктәпкә барды. Караңгы озын коридорда дәрес беткәнне көтеп торды да, чыңгылдап звонок булуга, класска керде. Укучылар, аны хөрмәтләп, берьюлы аягүрә бастылар. Тик бер Алик кына, башын аска иеп, партасында утыра бирде. Петр Ильич, үги улына таба карамыйча, ак чәчле, ябык кына укытучы хатын белән ашыгып сөйләшә башлады. — Мин Аликның әтисе, беләсем килә... Шул чакны Алик, сикереп торып, парта капкачын шапылдатып япты да, агарынып, усал тавыш белән кычкырды: — Дөрес түгел, Мария Михайловна, минем әтием сугышта үлгән... Малай китапларын алды да, йөгереп, класстан чыгып китте. Укытучы аптырашта калды, Петр Ильичны үзе белән класстан алып чыкмакчы булып, каударлана башлады. — Укытучылар бүлмәсендә сөйләшербез, анда тынычрак,—дпде ул. Малыгин, түнеп калган кебек бер хәлдә, укытучы артыннан чыгып китте. Аңа бик тә уңайсыз иде, гарьлек иде. Ул укытучының сүзләрен рәтләп ишетмәде, сүз җаена туры килсә-килмәсә дә: «Шулай... Шулай!»— дип җөпләп торды. Күз алдында үги улының ачудан тартышкан йөзе, колак төбендә аның «минем әтием сугышта үлгән» дигән сүзләре- пде. «Нәрсә өчен шулай рәнҗи ул миңа, аңа нинди начарлык эшләдем мин?» — дип, пошынып уйлана бирде Малыгин. Укытучы аңа Аликның нинди фәннәрдән артка калуын, тәртибе ягыннан да бик үк әйбәт түгеллеген ашык-пошык, бутап-бутап аңлата иде. Петр Ильич, сүз җаена туры китерсә-китермәсә дә: — Яхшы, яхшы!—дип җөпләп торды. Кич белән ул боларның барысын да Anna Павловиага сөйләде. — Нишләргә соң, нишләргә? — диде ул, гаепле кешесыман. — Нишләргә кирәклеген беләм мин, — диде Латугина, тонык кыиа тавыш белән. Шул көнне Анна Павловна, сүзсез генә һәм салкын кан белән, улын үткәзерлек итеп тотып ярды. Малай әнисенең кулларыннан ычкынырга омтылмады, хәтта кычкырмады да. Әнисе читкә төртеп җибәргәч, бары бер-ике тапкыр тешләрен шыкырдатты да, күзләрен зур ачып, сәерсенеп әнисенә карап алды һәм, күлмәкчән килеш, квартирдан чыгып чапты. Өйгә кире кайтмады. Латугина белән Петр Ильич аны төн буе иптәш малайлары яныннан эзләп йөрделәр, милициягә хәбәр иттеләр—Алик юкка чыкты. Икенче көнне иртән аларга әбисе килде. Карчык, Петр Ильичка карамыйча гына, кырыс тавыш белән Анна Павловиага: — Җыеп бир Аликның киемнәрен, гайрәтле бикә, — диде. — Рәхәтләнгән малайны кыйнап. Кызартмаган җирен калдырмаган. Монда кайтырга теләми ул. Анна Павловна, хатын-кызларча сузып, үкереп елап җибәрде. Карчык һаман да шул кырыс тавыш белән: — Үкерәсең юк. Үлек озатмыйсың. Малайның да бит холкы бар, онытмаска кирәк анысын. Хәзергә үз янымда торып торыр, рәнҗүләрен онытсын, — диде һәм, Петр Ильичка карап, әйтеп куйды: — Син дә бик булдыргансың, малай белән сөйләшмәгән-нитмәгән: синең мәктәпкә килүеңне телиме ул, юкмы. Бәлки, ул әнисен көткәндер, әни мине исенә төшерер әле, минем турыда уйлар, дигәндер. Шулай ул, җанкисәкләрем. Тормыш итү — ансат кына эш түгел. Алик әбисе янында торып калды... Анна Павловна, үзенең иркен кабинетындагы йомшак креслога утырып, менә шулариың барысын да уйлый. Авыр аңа, гарьлек. Конференция трибунасына чыгып, үзен гаепләүчеләргә рәнҗи ул. «Ни өчен, нинди гаебем өчен шулай сөйләделәр?» — ди Латугина, аптырап. Ичмасам, горисполком эшендәге кимчелекләрне тәнкыйтьләсәләр, Латугина ул сүзләрне дөрес дип кабул итәр иде. Шәһәр зур, Анна Павловнаның үз эшенә күрә кимчелекләре, җитешсезлекләре бар. Ләкин делегатлар  оашка нәрсә хакында, Анна Павловнаның шәхси тормышы турында сөйли башладылар. Монысын инде Латугииа аңлый алмады, ниндидер вакчыл, яман бер нәрсә кебек тойды. Латугииа чыгып сөйләүчеләрнең сүзләрен алдан ук кирегә алып, шикләнеп тыңлады һәм алариың үзе өчең чын күңелдән борчылуларын сизмәде. Делегатлар аңа үзләренең зур семьясындагы бер кеше итеп карадылар,' аңың тормышы турында уз тормышлары кебек якый һәм үз итеп сөйләделәр, һәр төрле гайбәтләргә юл калмасын, диделәр. Ә менә Анна Павловнага алар барысы да үч алыр өчен сөйлиләр кебек тоелды. Бу сүзләрне ул менә хәзер үзенең тыныч кабинетында утырганда да шулай дип аңлады. Ул, конференциядә сөйләгән сүзләргә үртәлеп, уйлана бирде: «Имеш, Латугииа улын тәрбияләү эшенә телефон аша гына катнашты». Нигә алай диде мәктәп директоры? Анна Павловка бит мәктәпкә горисполкомда эшләре күп булганга бара алмый йөрде. Алик хакында аның укытучысы белән телефон аша сөйләшергә дип килешкәннәр иде алар, һәм Анна Павловка үзе мәктәпкә шалтыратка- лагаи да иде. Моның ни гаебе бар соң? Латугииа мәктәп директорының нилектән болай сөйләвең хәтерләргә, сәбәбен табарга тырыша. Күптән түгел генә шәһәр советының башкарма • комитетында булган бер утырыш исенә төште. Аида директорның отчетын тыңлаганнар иде. Мәктәптә өлгерешнең түбән булуы өчен директорга нык кына эләккән иде. Аны Латугииа да тәнкыйтьләде. «Менә конференциядә шуның үчен кайтарды инде ул миннән,— дип уйлый Анна Павловна. — Кунак ашы кара-каршы, диләр. Дөрес икән». Баш архитектор Митин дә көнләшүдән сөйләгән кебек тоелды аңа. Студент вакытта алар Митин белән бергә укыганнар иде. Бөдрә чәчле, тиктормас Коля Митин аңа мәхәббәтен белдереп, тормышының бәхетсез булуы турында сагышлы шигырьләр яза иде. Митин белән Анна Павловна бер-берсен дус иттеләр, укып чыкканнан соң да алар арасындагы дуслык сүрелмәде. Дөрес, эшләре буенча алар арасында фикер үзгәлекләре бар иде. Мәсәлән, Митин шәһәрнең үзәгендәге иске йортларны сүтеп, алар урынына күп катлы яңа йортлар салу фикерен күгәреп чыкты. Латугииа шәһәр читендәге предприятие директорларының фикерен — заводлар тирәсендә поселок салуны яклады. Шулай да эш буенча булган бу бәхәс үзара дуслыкка комачауламаган иде. Ә менә Митинның конференциядәге реченә шаккатарлык булды. Архитектор әлеге таралып торган бөдрәләрен сыпыргалап алды да, Латугииа утырган якка карап, совет семьясының нигезләре турында сөйли башлады. Бигрәк тә шунысы бит әле: ул туп-туры Анна Павловна исеменә сүз ташлап: — Латугииа кеше семьясын җимергән, үзенекен кора алмаган, — диде. Пигә кирәк инде шулай, «кеше семьясын җимергән» дип, яңгыравыклы сүзләр сөйләргә? Әгәр ул семья үзе җимерелгән булса, нәрсә диярсең? Петр Ильич, яшьлек аркасында, буш, җилбәзәк бер кыз белән мавыккан, бергә тора башлап, ниндилеген белгәч, күңеле сүрелгән. Көчләп яраттырып булмый бит. Әллә Латугинаның яратырга хакы юкмы? Алар бер-берсен яратыштылар — менә шул. Митинның анысында эше юк. Ул, кызыл авызланып, алариың дуслыгына пычрак якты, болгатты. Бәлки, алариың яшьлегеннән көнләшә торгандыр? Яки Аииа Павловнаның эшендәге уңышларыннан көнләшәдер. Шундый речь чыгып сөйләргә аны нәрсә мәҗбүр иткәндер, аңлашылмый. Бигрәк тә обком секретареның сүзенә хәтер калырлык иде: — Семья мәсьәләсендә иптәш Латугииа коммунист кеше — җитәкче кеше өчен һич гафу ителмәслек политик сукырлык күрсәткән. Семья коммунист кешенең шәхси эше генә түгел, зур дәүләт эше дә ул, — диде секретарь. 

 
 
Ул Латугиианы яклап бер генә сүз дә әйтмәде. Аның нигә шулай әйтмәве Анна Павловна әчеп сер түгел. Моннан ярты ел элек Латуги- нага. башка берничә йортны калдырып, обком работниклары һәм секретарь үзе торган йортка газ керттерергә кушканнар иде. Ул вакытны обком йортына чираттан алда газ кертергә дигән тәкъдимгә, секретарь үзе дә, Анна Павловна шикелле- үк, гаҗәпләнгән иде, шул эшне эшләтергә йөрүчеләрне нык кына кыздырган иде. Анна Павловна, обком секретареның принципиаль булуын күреп, куанган иде. Ләкин конференциядә ул секретарьның теге газ мәсьәләсен онытмаганлыгын белде. «Исеннән чыгармаган икән, үчен кайтарды», — дип уйлап куйды Латугипа. Партия конференциясендә булган хәлләрнең сәбәбенә төшенеп беткәннән соң, Анна Павловна, күңеле бушап, җиңеләеп китте. Ул йомшак креслодан тиз генә торды да, хәтфә келәмгә баса-баса, тәрәзә каршына килде. Хәзер инде ул урамда кешеләр азайганын да, трамвай тавышлары тынганын да, реклама утлары сүнгәнен дә искәрде. Югарыда, күктә, көмеш төсле җем-җем килеп, киек каз юлы сузылган иде. «Вакыт соң икән инде, бик озак утырганмын», — дип куйды Анна Павловна. Рәхәтләнеп бер киерелеп алды да, ашыгып, өенә кайтып китте. Иренең ишекне ачкач сорау катыш каравын күреп, арыган тавыш белән әйтте: — Уйласаң исең китәр, Петр! Конференциядә Алик белән минем турыда ничаклы гауга чыгардылар, партиянең шәһәр комитеты пленумы членлыгына кандидатурамны төшерделәр...