Логотип Казан Утлары
Роман

ТУКАЙ

ӨЧЕНЧЕ ӨЛЕШ ' ҖАЕК 8 Икенче көнне Гомәр хәлфә шәкертләре сабакка бөтенләй килмәделәр. Габдулла буш сыйныфта бераз уйланып утырганнан соң, ниндидер карарга килгәнсыман, кискен хәрәкәт белән урыныннан торды. Аның күңелендә хәзер бернинди төшенкелек һәм үкенеч юк, киресенчә, ул үзсүзлелек белән, башын ими, үчегеп, авырлыкка каршы бару тойгысы белән тулы иде. Сыйныфтан чыгып, ул мәдрәсәне караучы Хәмидулла абзый янына керде. Хәмидулла абзый Гомәр хәлфә сыйныфында булып узган вакыйганы белә иде инде. Ләкин ул сүзне үзе башламый, аны Габдуллага тапшырды. — Хәмидулла абзый, — дип сүз башлады Габдулла, — минем сыйныф таралып бетте... — Ничек таралып бетте? — Шулай. Алар минем укытуны яратмый өйләренә кайтып киттеләр һәм. минем фикеремчә, яңадан мәдрәсәгә килмәячәкләр. — Бу бит бездә моңарчы булган хәл түгел, Габдулла әфәнде! — Беләм. Мондый хәлне минем дә күргәнем, ишеткәнем юк иде. Ләкин нишләмәк кирәк? Менә шулай булды... — Димәк, сез мөгаллимлектән ваз кичмәкче буласыз? 4 5 һәм шунда Габдулла Хәмидулла абзый өчен көтелмәгән җавапны бирде. — Юк, мин ваз кичмим. Мин сыйныфны яңадан җыярга телим. — Яңадан җыярга?!—дип, гаҗәпләнеп, кайтарып сорады Хәмидулла абзый. — Әйе. Мин моны эшләргә тиеш. Бернигә карамастан. — Белмим, белмим,—дип баш чайкап торды Хәмидулла абзый һәм өстәп куйды: — Хәзер инде балалар үзләре килергә теләсәләр дә, ата-аналары җибәрмәс... — Сез миңа нишләргә киңәш итәсез соң? 4 Дәза.мы. Башы 4, 5, 6 саннарда. 5 — баш тартмакчы. 15- — Минме? Минемчә, хәзер бу мәсьәләне үз уңаена куярга кирәк. Бу вакыйгага артык зур әһәмият бирү — аны җәгьли 6 рәвештә күпертү булыр иде. Балалар яңадан җыелсалар җыелырлар, җыелмасалар юк, ләкин һәрхәлдә бу мәсьәлә акрын гына тынарга һәм онытылырга тиеш.. Мин моны сезгә карата ихтирамым булганга күрә әйтәм, Габдулла әфәнде! — Рәхмәт, Хәмидулла абзый, сезнең миңа карата булган яхшы теләгегездә минем шигем юк. Ләкин мин балаларны җыям. — Әгәр дә җыя алмасагыз? Аннан соң бу скандалга әйләнәчәк. Дуслар арасында да, дошманнар арасында да бу никадәр сүзләр тудырачак. Белмим, белмим... — Мин ул сүзләрдән курыкмыйм, Хәмидулла абзый! Минем моңа каршы үз дәлилләрем бар. Сыйныфны мин Гомәр хәлфәдән ничек алып калган булсам, аңа шул көе тапшырырга тиешмен. Бу әңгәмәдән һәр ике як уз фикерләрендә калып аерылыштылар. Габдулла шәкертләрен җыеп алырга карар кылды. Ләкин ничек? .Мәктәп күршесендә торучы сәгатьче Камали малаеннан башка бер укучының да торган өен ул белми иде. «Камалиларга кереп, аның малаеннан укучыларның торган өйләрен сорашып белергә кирәк», — дип уйлап алды ул һәм шул ниятен җиренә дә җиткерде. Камали малае Сафуан үзе малайларга ияреп кенә укырга йөрмәвен, малайлар килсә, ул да киләсен вәгъдә итте һәм Габдуллага өч шәкертнең адресын әйтеп бирде. Габдулла аларны бер кәгазьгә язып, чыгып китте. Иң башлап ул Габдерахман һәм Рәүф дигән малайлар торган йортның адресы белән китте. Алар икесе дә Җаек күпереннән ерак түгел, яр өстендәге бер йортта торалар, тик берсенең атасы — йорт хуҗасы, икенчесе — аның фатирчысы иде. Җаекиың теге ягыннан искән каршы ачы җил Габдулланың шәкерт җиләнен салдырып алырга теләгәндәй өзгәли, Габдулла уң кулы белән җиләннең якаларын күтәреп, аның эченә иякләрен яшерергә тырыша, сул кулы белән итәкләрен җыеп, үзенең тезләрен капларга азаплана. Җил бит алмаларын ашый, йон бияләйнең тишекләреннән кереп бармакларны куыра, аларны йомарланырга мәҗбүр итә. Габдулла кулын авызына тери, тыны белән бияләй аша бармакларын җылытырга тырыша. Әмма алар җылы сулыштан дымланалар гына, ә дымлы кулны суык бигрәк тә аяусыз өтә. Җилдән Габдулланың күзләре яшь белән томалана, суык җил аның җиләне аша кереп, үзәккә үтәргә тырыша. — Хәч-ч-ч!—дип, әллә каян үзәгеннән чыгарып, әрнеп куя Габдулла, бөгәрләнә төшеп. Ниһаять, ул йортны номеры белән эзләп таба һәм туңып каткан капканы күшеккән куллары белән көчкә генә ачып керә дә, йорттагы беренче ишекне шакый. Аның күңелендә хәзер Рәүф тә, Габдерахман да, мәктәп кайгысы да юк. Аның күңелендә бары җылы өйгә килеп керү һәм җылыну, җылыну... Аңа ишек ачалар. Өйдән җылы һава аның битенә килеп бәрелә. Ул тизрәк үзен өертеп китергән суыкны тышта калдырып, артыннан ишекне ябарга, җылы белән икәү генә калып, рәхәт кенә эрергә ашыга. йорт чиста, идәне сары лак белән ялтырап тора, ишектән түргә таба тар гына палас сузылып киткән. Җитмәсә тагын, кухнядан чыш-пыш таба тавышлары чыга, борынны яңа гына пешкән кабартма исләре кытыклый... — Сезгә кем кирәк иде? — дип, ишек чаршавы артыннан яшеренә төшеп дәшкән хатын-кыз тавышы җылыга эреп киткән Габдулланы тиз генә зиһенен җыеп алырга мәҗбүр итә: ә, чынлап та аңа ни кирәк? — Ә, әйе... Миңа Габдерахман дигән'егет кирәк иде... 6 Җ ә г ъ л и — ясалма. 16 — Нигә кирәк иде ул? — Ул бүген мәктәпкә килмәде. Нигә килмәде икән ул? Менә мин шул турыда үзе белән, мөмкин булса, ата-анасы белән сөйләшмәкче идем... — Нигә, син аның хәлфәсе мәллә? Габдулла, үзе дә сизмәстән, үзенең өс-башына карап алдьт Бу шикләнү катыш сорау чынлап та урынлы иде. Яше һәм гәүдәсе оелән дә, килеш-килбәте белән дә ул чын хәлфәгә охшаудан ерак иде. — Мин аның хәлфәсе урынына калган кеше. Чаршау артында чыш-пыш сөйләшеп алдылар. Аннан калынрак тавышлы хатын, — әле сөйләшкән хатынның анасы булырга тиеш, — үпкәләгәнсыман дәште; — Килмәсә дә килмәс шул: ата-бабадан калган уку белән укытмыйча, баланың йөрәгенә ятмаган әллә нинди ят уку белән укыткач... — Нинди ят уку? Нигә йөрәгенә ятмасын? — дип сүз башлады Габдулла,— ул яңача укуны теше-тырнагы белән якларга әзер иде. Ләкин аны шунда ук бүлдерделәр: — Малай өйдә юк хәзер. Атасы янына кибеткә киткән иде. — Тиз кайтыр микән соң ул? Габдулла «тиз» дигән сүзне болай гына әйтте лә! Ул аны менә бу май кебек җылы өйдә озаграк та көтеп утырырга риза иде. — Юк. ул озак тормас, хәзер кайтып җитәр, тышта ачы җил, туңгансыңдыр. менә җылы кабартма белән берәр чынаяк чәй эчеп алыгыз! — дип әйтсә ни булган, юк! Хуҗа хатын кырт кисте: — Ул әле тиз кайтмас. Атасы аны тегүчегә алып барам, тун үлчәтәм, дип сөйләп торган иде. Габдуллага бу йортта тагын Рәүф Мирвәлиевнең кайда торганын сорап белүдән һәм чыгып китүдән башка эш калмады. 9 Мирхәйдәр абзыйның өе йортның түрендә хуҗаның ике катлы өеннән түбәнрәк мунча белән рәттән иде. Дөресе, бу өй хуҗаның элекке мунчасы иде. Хуҗа яңа мунча салырга уйлагач, иске мунчаны сүттермәде, яңасын аның белән янәшә китереп салдырды да, монысына фатир җибәрде. Аена өч тәңкә фатир хакы китереп торырлык кураны нигә сүтте- рергә, дип уйлады ул. Мирхәйдәр абзый үзенең биш кешелек семьясы белән кереп тулгач, мунча бөтенләй кечерәеп калды. Мирхәйдәр абзыйга өйалдын икенче кат такта белән әйләндереп, ике такта арасына пычкы оны тутырып, өстәмә бүлмә ясарга туры килде. Шуңа күрә, өйалдына керәм. дип ишек ачкан Габдулла өйнең үзенә килеп керде. — Ишекне ябыгыз тизрәк, суык кертәсез!—дип кычкырды түрдән бер карт кына хатын-кыз тавышы. Габдулла тиз генә ишекне япты һәм тыштан кергән суыкның томаны таралгач кына түр бүлмәдә тимер мич алдында тезләнеп, аны ягып азапланган карчыкны күрде. — Рәүф дигән шәкерт шушында торамы? — Чыгып киткән иде, хәзер кайтыр, — диде карчык һәм кулындагы ботаклы агачны тимер мичнең кечкенә авызына сыйдыра алмый, сукранып, алып китте. — Утыны да чи булгач инде, ичмасам, адәм рәтле кискәләп кертсеннәр иде, — юк! — куллары корыгандыр шул... Габдулла карап торучы була алмады, «Сез аны менә болай!»—дип карчыкның эшенә тыгылды һәм агачны алып, аны икенче башы белән мичнең авызына этәреп жибәрде. Аннан ул калган коры-сарыны да мичкә тутырды. Карчык бу көтелмәгәндә килеп чыккан ярдәмче аркасында беразга бушап калган кулларын үз иркенә куеп, чүгәләгән хәлендә калды һәм утыннан зарлануын гомумән тормыштан зарлануга әйләндереп җибәрде. Кыен инде, — кыен, дөньяны бер үзенә алып барырга калгач... Минем булышлыгым нәрсә дә, Рәүф белән Сәрвәрнең булышлыгы нәрсә? Ярын әле өлкәне тимер юлда эшли, тапканын берсен алып кайтып биреп тора. Ул да булмаса, нишләр идең?.. ^Карчык^тагын әллә ниләр, әллә ниләр сөйләнде. Ул сөйләнгән арада Габдулла бүлмәнең эчен, җиһазын күзәтеп чыкты һәм бер нәрсәгә гаҗәпләнде. Бу бүлмәдәге әйберләр кешедәге төсле түгел, әллә нинди үзенә башка бертөрле. Өстәлдәге гади лампа өстенә аның төбеннән үк кәкрәеп менгән тимергә беркетеп калай түгәрәкләр корылган, урындыклар һәм өстәлләр туры аякларда түгел, бәлки аркылы-торкылы беркетелгән аякларда басып торалар. Күрәсең, алар тупсалар белән беркетелгәннәр дә аларны теләсә кайчан җыеп алырга, бөкләп куярга була. Стенада нәзек кенә тимер кыршаулар асылынып тора, ә аларга әллә нихәтле ачкычлар, йозаклар, боҗралар, тагын әллә нәрсәләр кидерелгән. Тагын да гаҗәбрәк, шулар белән беррәттән скрипка эленеп тора. Габдулланың скрипка күргәне бар, әмма бу әллә нинди кызык төзелешле, яшелгә буялган, ә колаклары агач түгел, җиз... Кем уйный икән соң бу скрипкада? Карчык тынып калды. Инде Габдуллага ни булса да әйтергә кирәк иде. — Сез Рәүфнең әбисе буласызмы? — дип сорады ул. Карчык җавап бирми бераз алдына карап торды да: — Юк. Мин аның әнкәсе булам, — диде. Габдулла үзенең ялгышын сизеп алды. Кешене, бигрәк тә хатын-кыз халкын, олыгайтып сөйләргә ярамауны ул белә иде инде. Ләкин карчык моңа үпкәләп тормады, сөйләп китте: — Әби булып беттем шул инде. Иртә картайтты мине бу каһәр суккан тормыш. Югыйсә, әнә тәрбиядә торгач, безнең хуҗаның хатыны Бибилатыйфә белән бер яшьтә без... Бер елны диярлек кияүгә чыктык... Аңа кара да, миңа кара. Кем аңа кырык бишне бирер? Утыз биштән- ары берәү дә бирмәс. Ә миңа инде алтмышны бирүчеләр бар. Менә ул гомер дип әйтеп әйткән нәрсә... Хәзер ул, Бибилатыйфәны әйтәм, кордаш итеп кереп караганы да юк. Ә яшь чакта без аның белән ахирәт дуслар идек бит. Икебез дә бер төсле җиләк кебек кызлар идек... Бертуганнар кебек дип йөртәләр иде үзебезне... Габдулла бу бетәшеп бетә язган карчыкның җиләк кебек кыз чагы булуын күз алдына китереп бетерә алмады, ишек шыгырдап ачылды, һәм өй тагын тыштан кергән суыкның пары белән томанланды. Карчык тагын бая Габдуллага кычкырган тавыш һәм шул ук сүзләр белән тизрәк ишекне ябарга боерык бирде. Ишек ябылу белән томан да таралды һәм нәкъ әкияттәгесыман аның эченнән бер кыз килеп чыкты... Кызарып туңган бит алмалары һәм үзенең туңуына да карамастан, елмаеп торган күзләре белән менә бу кыз, ичмасам, чынлап та җиләккә охшый иде! — йомышка җибәрер хәл юк инде сезне, — дип аңа ташланды карчык, — китәсез дә олагасыз. Чишенеп торма, чиләк белән су алып кер дә тимер мич өстенә утырт, абыеңның эштән кайтуына кияр күлмәге юк, юып алырсың... — Туктале, әнкәй, кулларымны җылытыйм бераз, өзелеп төшә яздылар,— диде кыз һәм, елмаеп, Габдуллага карап алды. Ул чишенеп-нитеп тормастан мич янына килеп чүгәләде дә, уа-уа кулларын мичкә якынайтты. Арзанлы муслиннан теккән иске бишмәтеннән яше белән күптән чыккан иде инде ул. Инде килеп чүгәләгәч һәм кулларын мичкә сузгач, бишмәт бөтенләй өтек булып калды. — Минем җиләннән дә өтек, ничек түзә бу кыз суыкка? — дип уйлап алды Габдулла. 2. ,с. Ә", № 7. 17 КИТАП Ресяублука ко* i 18 Тимер мичнең кыз килеп чүгәләгән ягы, инде ут кебек кызарып, янып тора иде. Кыз нәкъ шуның уртасына балаларча җиңелчә генә төкереп кунды, мич сырты чышт итеп китте. __ Төкермә утка, авызың чабырыр, юньсез!—дип ачуланды карчык. __ Әп, күпме төкергәнем бар. ичмасам, бер генә дә чабырганы юк әле! — дип көлде кыз һәм тагын Габдуллага карап алды. — Ничә яшь соң бу кызга? —дип унлап кунды Габдулла. — Буйга- сынга 16 ________ 17 яшь бар. ә кыланышлары 12—13 яшьлек балаларпыкысыман. Үзенә килешеп тора тагын... Ул арада кыз чыгып китте дә, тыштай чиләк белән су алып кереп, аны мич өстенә утыртты. Шунда ук өстендәге бишмәтен салып ыргытты һәм үзенең ябык кына, ләкин төз һәм сыгылмалы буен кысып торган иске соры күлмәктән калды. Аннан ул, шүрлеккә үрелеп, ашъяулыкка төргән икмәк- түтәрәмен алды да аны күкрәгенә куеп кисте һәм, түтәрәмне тагын ашъяулыкка төреп шүрлеккә куйды. Шүрлеккә үрелгәндә аның күкрәкләре киерелеп,- матур гына калкып куйдылар һәм бу яшь шәкертнең күзеннән читтә кала алмады. — Ул нинди вакытлы-вакытсыз ашап утыру, ди, ул? — дип сукранды карчык. Ләкин кыз аңа әһәмият бирмәде. — Илаһи ачыктым соң. әгузе бисмилла... — диде ул һәм, утырып, икмәк валчыгын алдына төшермәскә тырышып, телемне авызына китерде... Начар гына җиһазлы шыксыз өйгә бу кыз белән бергә ниндидер тыныч ягымлылык иңде. Габдулланың үзенең дә, җиләнен салып, мич янына аякларын бөкләп утырасы килде. Ләкин аны берәү дә җиләнен салырга кыстамады. Шул ук вакыт аның монда ни өчен килүе белән дә берәү дә кызыксынмады. Әйтерсең, бу өйгә теләсә кай вакыт, теләсә кем керә һәм теләгәнчә утырып чыгып китә ала, монда «нигә килдең?» дип тә, «кая китәсең?» дип тә сорамыйлар. Шундый тәртип монда... Шулай да Габдулла болан тик кенә утырырга уңайсызланды. — Рәүф тиз кайтыр микән? — дип сорау бирде ул. Шуңа җавап биргән кебек ишек артында шыгырдаулар, кеше тавышлары ишетелде һәм, ишек ачылып, ике кеше ниндидер зур гына әрҗә кебек әйберне ишектән кертә башладылар. — Почмагы белән, почмагы белән!—диде олылар тавышы. — Почмагы белән кертсәң, аягы сыймый, — диде яшь тавыш. Ниһаять, алар көч-хәл белән әрҗәне бүлмә уртасына кертеп утырттылар. Озак кына ишек ачылып торудан һәм бозланып торган әрҗәдән өн кинәт суынып китте. Карчык, бертуктаусыз сукранып, әрҗә өстенә ябышкан карны сыпырырга, чүпрәк белән сөртергә тотынды. Бу ниндидер авыл хуҗалыгы машинасының бер өлеше, дөресрәге, машинаның механизмы бушатылган агач тартмасы иде. 10 — Шаулама, карчык, син бернәрсә дә белмисең, — диде карт.— Менә монда чормадагы теге тәгәрмәчне утыртып, аны менә бу кечкенә тәгәрмәчкә каеш белән ялгап җибәрдеңме, бернинди токарный станок кирәк түгел. Теләсәң — зиңгер машинасы кебек аяк белән әйләндер, теләсәң— моторга ялгап җибәр... Бу уртача буйлы, ләкин киң сөяклелеге белән карсак күренә торган 55—60 яшьләр арасындагы кеше иде. Аның ир уртасыннан картлыкка авышын баруын битен каплап алган сакалындагы ярым кара, ярым соры, ярым чал төсләр әйтеп торалар. Мәчет белән тыгыз бәйләнеше юк бугай бу картның: мыеклары мөселман картларыиыкысымап җеп кебек кенә 9 * 19 калдырып кырылмаган, бәлки рус мыегы кебек күпереп һәм бераз бөтергә- ләнеп, чигә сакалына килеп тоташалар, ә чәч күптән кыркылмаган һәм кәләпүш белән капланмаган, югарыдагы өч төрле төс белән ала-кола булып бераз тырпаен тора. Шулар янына ниндидер тискәрелек белән яиып торган зур күзләрне китереп кушсаң, бу карт башта кечкенә баланы куркытып елатырлык коточкыч булып күренә. Ләкин менә ул сиңа текәлеп карады, сакал-мыекларыи тибрәтеп куйды, сөйләшеп алып китте һәм коточкыч карттан берни калмады. Аның күзләренә җылылык җәелде, аларда балаларча беркатлы ышану, өмет, шатлык очкыннары елтырады. Биш-ун минут та үтмәде, ул инде үзе белән сөйләшергә кызыксындыра торган ягымлы әңгәмәдәш булып китте. Тик карчык кына аның әңгәмәсе белән кызыксынмады. — Бетмәде инде, бетмәде таманысы, — дип кыркулашты ул, — сезнең станокларыгыз белән минем чәчем агарды инде. Миңа дисә, җыеиысын яргалап мичкә ягасы! Бүтән файдасы юк сезнең җен әкәмәтләренең. Акылга утырмый картайдың инде. Әнә синең кордашлар базарда сәүдә итеп үзләренә йорт салдылар. Галәви әнә кибет ачып җибәрде. Яшь чакта син алардан ким идеңмени? Көчең бар иде, акылың бар иде... — Я җитте, хатын! Кеше күзенә карап тормыйбыз бит? Тормыйбыз. Әлхәмделилла! Акылга утырмый картайдың дигәнең, менә анысы дөрес. Минем әти карт авылның яртысын салып биргән балта остасы, мич чыгаручы, ат дагалаучы, шуның өстәвенә сөяк утыртучы иде. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр аз ди торган иде, мәрхүм. Әгәр дә мәгәр яшьләй минем башка уку исе кергән булса, мин икенче төрле картаер идем, акылга утырып... Укып булмады мат частна! Шунда аның күзе Габдуллага төште. Ул аңа карап, күптән аның белән сөйләшеп утырган кешесыман дәвам итте: — Әнә теге Михайловскийдагы бизмәннәр, машиналар сата торган Потап Михайлич бармы? Шул әйтә: Мирвәлиеч, ди, напрасно укымагансың син, ди... Сиңа физика белән химика укырга кирәк иде, шаккатыргыч машиналар ясар идең син, ди. Шулай дими, бервакыт мин аңа двигательнең агач уенчыгын ясап илттем. Су да кирәкми, пар да кирәкми, пружин да кирәкми, шундый двигатель. Берннсез үзен-үзе әйләндерә. Тәгәрмәчкә шундый кечкенә герләр тагыла, берсе төшеп киткәндә, гернең икенчесе менеп өлгерә дә тәгәрмәчне әйләндереп төшеп китә, ә аңынчы тегендә өченче гер менеп өлгергән, шайтан икән чистый!.. Мирхәйдәр абзый рәхәтләнеп көлеп куйды һәм дәвам итте: — Ну көче күпкә бармый, кәнишнә, туктый. Нигә дисәң, уенчык. Ә менә син аны нәстәяшни итеп ясап кара әле... Өй биеклеге итеп... Герләренең авырлыгын төгәл үлчәп, бөтен җирен төгәл утыртып, эшне җиңеләйтә торган тагын берничә хикмәт уйлап табып... Билләһи туктата алмыйсың! — Соң Потап Михайлович ни диде ул машина турында?—дип кызыксынды Габдулла. Аны инде йөзе куе төк белән капланган, фанатик күзле бу кеше гаҗәпсендерә башлаган иде. Мирхәйдәр абзый бер сүз дә әйтми, утырган урыныннан торды да, өстен салып, киемен чөйгә элеп куйганнан соң, яңадан килеп Габдулланың каршысына утырды һәм үзен тыңлаучы табылуына бик канәгать хәлдә сөйләп алып китте. — Потап Михайловичмы? — дип башта кайтарып сорады ул. Күрәсең, бу сорау шактый озын аңлатма бирүне таләп итб иде. Ләкин ул сүзен шундук ялгап алып китә алмады, карчыгы аның шактый җиткән чәчле яланбашына түбәтәй китереп кидерде. — Түбәтәеңне киеп сөйләш, ичмасам, адәм тәганәсе! Шәкерт кеше гаеп итеп китәр үзеңне... Мирхәйдәр абзый онытылган бер гадәтне исенә төшергәнсыман түбәтәен басып, аны арткарак чөеп куйды да, сөйләп китте: 20 — Потап Мп.хайлпч үзе берни дә әйтмәде. Ул минем машинаны алып калды да ике көннән килергә кушты. Шуннан ярар. Килдем мин моңа ике көннән соң. «/Мирвәлиен, ди бу миңа әйтә, әйдәле минем контор! а керик, ди. Керәбез коиторга. Керсәк, пуф! итеп тора торган калын кара мыеклы, ак якалы бер атвокатсыман кеше утыра. «Мирвәлиен, — ди миңа Потап Михайлпч, — мөнә бу кеше химик-мөханик була. ?1\аәк өстенә тимер юл күпере салган кеше бу... Укуның чигенә чыккай кеше инде, сүзнең кыскасы»... Ярар... «Ну, знаком, — мин әйтәм, как?» Бик эре сөйләшә бу минем белән. Теләр-теләмәс кенә сөйләшкән шикелле... Әллә нинди миң аңламаган сүзләр кыстыра. Мин Потап Михайличка карыйм, ягъни, нәрсә сөйли бу? Потап Мнхайлич әйтә: бу адәм сине мондый эшләргә конарлыгы бар, дип әйтә. Тик моңа гыйлем генә җитми. Бернәрсәсез үзлегеннән әйләнә торган машина уйлап табу белән дөньяда бик күп гыйлем кешеләр әллә кайчаннан бирле баш ваталар инде, вә ләкин аны уйлап табу мөмкин түгел, ди... Ну, мин моңа каршы төшәм, мөмкин! — минәйтәм, — сез теләсәгез нишләгез! Мии барыбер, минәйтәм, моның очына чыгам... Шуннан соң теге химик-механик миңа кәгазьдә әллә нинди сызыклар сызып, сыйфырлар сугып күрсәтә. Мөмкин түгел, дигәнне әйтмәкче була, ягъни... Ну, минем аңа каршы җавабым юк, мин аның сызыкларын да белмим, сыйфырларыи да төшенмим... Эх, минәйтәм, сыздый-быздый китерергә өйрәнеп булмады бит яшь чакта. Әйтеп бирер идем мин бу «мыек батырга»! Бу урында Мирхәйдәр абзый, ачынып, тел шартлатып, йомарланган куллары белән һаваны кисеп куйды. — Сүз ачарга уңае килеп тора,—дип Габдулла эченнән генә шатланып алды һәм шунда ук үз мәсьәләсенә күчүне кирәк тапты. — Бик дөрес нәтиҗә ясадыгыз, Мирхәйдәр абзый, — диде ул. — Картайгач менә болай үкенеп утырмас өчен яшь чагында укып калырга кирәк, дөрес! — Бик дөрес, бик дөрес! һай, кадерен белмәгәнбез яшьлекнең. Соң аның мөмкинлеге дә шул хәтле генә булган шул, туган! Иман шарты белән әфтияк укыттылар да, безне укудан алып, олау йөртергә җиктеләр. Без Казан белән Әгерҗе арасында олау йөрттек. Дөньясы шулай кушты. Мәсьәлә дөрес эздән читкә тайпыла башлады, һәм Габдулла аны яңадан дөрес сызыкка төшерергә тырышты. — Менә мин — мәдрәсәдән, сезнең улыгыз Рәүф турында сорашырга килдем, Мирхәйдәр абзый! Яхшы гыиа укып барган җиреннән мәктәпкә йөрмәс булды. Моны ничек дип аңларга боерасыз? Миңниса җиңги (карчыкның исеме шулай иде) Мирхәйдәр абзыйга авыз ачарга да бирмәде, үзе тезеп алып китте: — Аңлап торасы юк. Әнә безнең хуҗаның улы Габдерахман бөтен җире җитеш, өсте бөтен, ашаганы бал да май була торып, укуын ташлады да кибеттә атасына булышырга тотынды. Бездән акыллырак кешеләр шулай иткәч, безгә ни кала? Укып, укып та адәм рәтле көн күрә белмәгән кешеләр бик күп. Бер дә укымый кеше булган кешеләр дә бар... Мәсьәлә кинәт чуалып китте, һәм тормыш тәҗрибәсе күбрәк булган бу олы кешеләр белән бәхәскә керү һәм аларны җиңеп чыгу Габдулла өчен җиңел түгел иде. Ул берьюлы гына сүз таба алудан гаҗиз булып, тирә-якка карап алды, һәм аның күзләре Сәрвинеке (кызның исеме шулай иде) белән очраштылар. Сәрви оек бәйләп утырган җиреннән маңгай аша Габдуллага текәлгән һәм аның мыскыллы елмайган күзләре: — Әйтер сүзең калмадымы? Шулардай җиңдереп торасыңмы? — дигәнсыман үртәп торалар иде. Габдуллага әллә каян көч кереп китте, әллә каян сүзләре табылды: — Әгәр дә сез малаегызны укудан күршегез Фәйзерахман аерган кебек аерсагыз, дөрес булмас. Фәйзерахман бай аерган булса, ул үзенең 21 байлыгына, дәүләтенә ышанып аера. Сез нәрсәгә ышанып аерасыз? Кибетче малае кибетче булып калыр. Сез улыгызга нинди байлыгыгызны мирас итеп калдырасыз? Мин беләм, Рәүф тә менә шулай, атасы кебек, картаер. Ул да киләчәк көнендә «әх, яшь чагымда укымаганмын бит», дип үкенеп утырыр. Менә шундый үкенечне мирас итеп калдырасызмы сез аңа? Карчыгының каты басымыннан соң тынып калган Мирхәйдәр абзый янә телгә килде: — Дөрес әйттең, шәкерт! Гомер буе атасы белән анасына нәгъләт укыр. Терсәкне тешләрдәй булыр, әмма инде эш үткән, шабаш! — Шуны әйтегез әле миңа, — дип мәсьәләне суытмаска, киресенчә, аны дөрләтеп җибәрергә тырышты Габдулла. — Сезнең күрше үзенең улын нәрсә дип укудан туктаткан? Миңниса җиңги сүзне Габдулланың авызыннан өзеп алды: — Дингә каршы укыталар, дип, дингә каршы укыталар, дип туктатты. Шулай итми, берәүнең дә үзенең хак диненә каршы барасы килми... — Дингә каршы анда берни дә әйтмәделәр, — дип сүзгә катнашмый булдыра алмады Рәүф, — Габдерахманның әтисе үзенең прикащигын куып чыгарган, кибеттә кеше калмагач, улын укудан алган. Хәзер Габдерахман кибеттә әтисенең кул астында йөри... — Алайса, син ни дип укуыңны ташлап кайттың? — дип, дәшми торган арада көч җыеп алган Мирхәйдәр абзый кычкырып куйды. — Без өч малай кайтмый идек. Бар да кайтып беткәч, без дә киттек. Бүген мин бармакчы идем дә... — Мин җибәрмәдем, — дип улының сүзен бүлде Миңниса җиңги.— Дингә каршы укытыр хәлем юк. — Дөньялык өчен кирәк гыйлемне укыту ул дингә каршы укыту дигән сүз түгел, җиңги! Сез бит балагызны мулла ясарга түгел, дөньялыкка ярый торган кеше ясарга, укымышлы, һөнәрмәнд кеше ясарга укытасыздыр? Мирхәйдәр абзый хәзер генә менә шул турыда үкенеп сөйләп утырды түгелме? Мирхәйдәр абзый башындагы түбәтәен үк ыргытып бәрде. — Дөрес әйтте бу, мат частна! Син бутама, карчык, эшне моннан болай, яме? Мин улыма мәктәпне ташларга рөхсәт иткәнем юк һәм итмәм. Башымдагы чәчем коелып беткәнче укытырмын, әмма укытырмын! Малчайт! Белдеңме шуны? Ирме мин сиңа, кем? Мин өйрәтермен сезне! Менә мин үләрмен, мине кәфенгә төреп кабергә илтеп тыгарсыз, аннан соң үз белдегегез белән яши башларсыз... Ә хәзергә мин сезнең командир. Ир хакы белән ата хакы нәрсә, беләсезме шуны? Бу юлы Миңниса җиңги бер сүз дә дәшми почмакка барып утырды һәм ачу белән кабасындагы сүсне йолка-йолка, сүзе ишетелер-ишетел- мәс мыгырданды: — Белмәгән кая!.. Бик!.. Эш кырдың инде... Ләкин аның бу төртмәле сүзләре баягыча көчле басым ясау теләге белән түгел, бәлки, соңгы сүз минеке булсын, дигәнсыман үзсүзләнеп әйтелгән көчсез каршылык кына иде. Бу ир белән хатын бер-берсенең темпераментын, кайчан кызарга, кайчан туктарга кирәклекне бик яхшы беләләр иде, күрәсең! 11 Үзенең уйлап табу идеяләрен уртаклашучыны очраттымы, әллә, чынлап та, гыйлем ияләренә булган мәхәббәте көчле идеме, Мирхәйдәр абзый Габдулла белән берьюлы дуслашып китте. Ул аны ай-ваена куймый чәй эчәргә кыстап калдырды һәм үзенең уйлап тапкан яки табарга ты 22 рышкан әйберләрен сөйләп бирде. Аның үз турында] ы хикәясе, I аодулла берни әйтмәсә дә. һәрвакыт: — Әле син аны әйтәсең, менә мин сиңа күрсәтим әле, дип әле чормага менеп төшү, әле базга төшеп менүләр белән бүленә барды. I аб- дмлланың алды әллә нинди аңлаешсыз гаҗәп корылышлы тартмалар, серле ящикләр белән тулды. Аларның кайсы кер юа торган аппарат, кайсы берьюлы биш каеш телә торган илле пычак һәм башкалар булып чыктылар. Аннан соң Мирхәйдәр абзый, бик зур сер итеп, Габдуллага иске чүпрәкләргә төрелгән бер әйберне мич башыннан алып төшеп күрсәтте. Бу v.i үзе ясаган ике көпшәле ау мылтыгы иде. Ул бәлки Габдулланы караңгыга кадәр тоткан булыр иде, тик Габдулла аңа үзенең әле тагын берничә урынга барасын, бу әйберләр белән бик нык кызыксынуын һәм, әгәр мөмкин булса, тагын бер тапкыр килеп чыгарга теләге барлыгын әйткәч, аны тотмады. — Ишек алдында байның эте бар, тешли күрмәсен, — дип, Мирхәйдәр абзый Габдулланы үзе озата чыкты һәм капкадан чыккач та әле чатка хәтле озата барды. Аерылганда ул: — Син курыкма, хәлфә! Безнең урамда яши торган шәкертләреңнең һәммәсен без сиңа Рәүф белән икәүләп җыеп китерербез. Беркая да китмәсләр. нибуч!— диде һәм Габдулланы үзенә яңадан чакырып калды. Габдулла үзе дә .Мирхәйдәр абзыйдан бик канәгать булып аерылды. Аның белән сөйләшү буенча, ул инде бу урамдагы балалар янына кереп тормастан, Форштад урамына таба юнәлде. Ул тагын биш-алты йортта булды. Төрле йортта аны төрлечә кабул иттеләр. — Шул синмени ул гәзитчә укыта торган хәлфә? — дип каршы алдылар аны бер өйдә.— Урысның гәзите белән укыткач, моннан соң «мәчетне.- «собор» дип, «мулланы» «священник» дип, «мәхәлләне» «приход» дип атарга кирәк булып чыгамы инде сезнеңчә? Гәзиттә шулай дип басканнар бит, югыйсә!.. Әрхәрәйләр безне чукындыра алмагач, инде сезне, тар балакларны, җибәрделәрмени безне чукындырырга? Габдулла аңа бер сүз дә төшендерә алмады, фанатик кызганнан- кыза барды. Эш таякка барып җиткән иде инде, әле дә ярый, Габдулла тиз генә чыгып китеп өлгерде. Соңыннан ул, бу «гәзитчә» дигән сүзнең «җәдитчә» дигән сүз икәнен төшенеп, көлеп җибәрде. Ә бер өйдә аның үзенә «дәрес» бирергә керештеләр. Гаять зур гәүдәле, калын тавышлы, карт кына юан хатын, кулындагы дисбесен бармаклары белән аралаштыра-аралаштыра, сөйләп китте: — Син, хәлфә, жирне карбыз кебек була ул, дип сөйләгәнсең икән, әстәгъфирулла тәүбә! Каян алып әйттең ул тузга язмаган сүзне? Җиребез аллаһы тәгаләнең кодрәте белән үгез мөгезендә, үгез балык мыегында басып тора, беләсең килсә! Китапта шулай язган, ата-бабадан риваять булып калган бу, беләсең килсә!.. Көләргә дә, еларга да мөмкин иде бу хәлләргә! Шундый чор иде. Ләкин, бәхеткә каршы, бу гомуми хәл түгел иде инде. Семьяларның бик күбесе яңача укырга да, русча укырга да каршы түгелләр, ләкин аларны мәктәпкә йөртүдән тормышның авырлыгы туктатып, тыеп тора иде. Бер өйдә Габдулла укучының анасы авырып ятканны күрде. Авыр, бик авыр иде бу семьяның хәле. Ире күптән үлгән, хезмәт итә торган олы улын ни өчендер төрмәгә утыртканнар, хәзер өйдә бердәнбер сәламәт ир кеше булып, шушы малай калган. Габдулла, әлбәттә, бу ярлылык һәм мохтаҗлык белән бәхәскә кермәде, хатынга тизрәк терелүен теләп чыгып китте... Кайтышлый ул үзенең учителенә керде. Бу аңа хәзер бик, бик кирәк иде. 23 - Өч кеше килер синең сыйныфка, ләкин син чигенмә, — диде, киңәш итеп карт педагог. — Эшеңне дөрес башлагансың! Курыкмый дәвам иттер! Ул Габдуллага Оренбургтан инде басылып кайткан үзенең «Төрки теле» дигән китабын тапшырды һәм аның белән ничек укытырга кирәклекне кыскача гына сөйләп бирде. Аннан соң Габдулланың соравы буенча ул аңа иске кара тактаны бирергә һәм, кирәк булганда, ярымшарлар картасын биреп торырга вәгъдә итте... Учителеинәи чыгып мәдрәсәгә кайтканда, Габдулла кызык бернәрсә сизде. Учителенә ул арын, йончылып килеп кергән иде, ә хәзер аңардан бернәрсә калмаган, аңа җиңел. Хәлфәсенең «Эшеңне дөрес башлагансың» дигән сүзе аны бөтенләй канатландырды. Юл буе ул шуны гына уйлап кайтты. Икенче көйне сыйныфка биш бала килде. Габдулла күңелен төшермәде. — «Өч кеше килер синең сыйныфка, ләкин син чигенмә! Эшеңне дөрес башлагансың...» Бу сүзләр аның колагында һаман чыңлап торалар иде әле. — Башка килүче булмас, хәлфә абзый! Укыйбызмы, әллә таралышабызмы?— дип куелган сорауга, Габдулла: — Укыйбыз, малайлар!—дип, үз иптәшләренә эндәшкән кебек, эндәшүен сизми дә калды. Шулай ук үз кордашлары тарафыннан гына әйтелә торган бу эндәш малайларга шундук барып җитте. Бу беркөнге «әфәнделәр» түгел иде инде. Малайлар урыннарына утырып китапларын тартып чыгардылар. — Беләсезме нәрсә? — диде Габдулла, ниндидер сер әйтергә җыенган кебек һәм сыйныфта элек-электән яшәп килгән сәндерәләргә һәм шүрлекләргә күз йөртеп чыкты. — Нәрсә, нәрсә ул, хәлфә абзый! — дип сорадылар, кызыксынып, балалар. — Юк! — диде, нидер уйлап алып, Габдулла. — Анысын мин сезгә әйтми торам әле. Аның өчен биш кенә кеше аз. Менә бераз җыела төшик... Ә хәзер әйдәгез минем белән!.. Укучыларын ияртеп, ул Әхмәтша учитель мәктәбенә китте һәм алар аннан кара такта белән җәгърәфия харитасы (география картасын ул вакыт шулай атыйлар иде) алып кайттылар. Мәдрәсә укучылары бүген гомерләрендә беренче кат тактага чыгып, аңа акбур белән яздылар. Беренче кат алар төрле буяулар белән буялган, ниндидер серле сызыклар сызылган, нокталар төртелгән ярымшарлар картасын күрделәр һәм аның нәрсә икәнен аңладылар. Бу дәресне уздыруда Габдуллага школада алган белеменнән тыш Каюм Иасыйриның «Җәгърәфияи кәбир» («Зур җәгърәфия») дигән китабы ярдәм итте. Укучылар дәресне кызыксынып тыңладылар. Аннан сораулар булды. Башта алар бик беркатлы сораулар иде: — Урал суы өстән аска агып төшә. Анысын белдек. Ә менә бу су ничек астан өскә агып менә? Су өскә таба агамыни? — Урал суы булгач, аның янында безнең мәдрәсә булырга тиеш ■бит, кайда ул? — Бу сары белән буяганы сары туфрак, кызыл белән буяганы кызыл туфрак буламы инде? — Җирнең орчыгы бар, дидең бит, хәлфә абзый. Ул нинди орчык, тимерме, агачмы? Кайсысы чынлап та беркатлы, ләкин кайсысы шаяртып бирелгән бу сорауларның барсына да Габдулла бик канәгатьләнеп җавап бирде. Чөнки бүген шаяртып бирелгән сораулар да өченче көнге кебек мыскыл итеп бирелгән сораулар түгел, күңел күтәренкелегеннән бирелгән дусларча сораулар иде. 24 Икенче көнне сыйныфта сигез бала, өченче көнне берыолы унбиш бала ОҮЛДЫ. — Габдулла абзый, җыелып алгач, нидер эшлпоез дигән идеи, — дип кызыксынды малайларның берсе, онытмаган, хәтеренә салып йөргән икән! — Ие, менә хәзер аны эшләргә була!—диде Габдулла, дәртләнеп, һәм беркөнге шикелле сәндерәләргә һәм шүрлекләргә күз йөртеп чыкты. Малайлар аның күзләренең ипчектер комарланып елтыравын сизеп алдылар. — Беләсезме, нәрсә? — дип сүз оашлады 1 аодулла. — Без яцача скый башладык. Ә укый торган сыйныфыбыз һаман иске. Нигә кирәк безгә менә бу сәндерәләр? Нигә кирәк безгә менә бу шүрлекләр, чолгау киптерә торган аркылы колгалар? Нигә кирәк безгә кандала һәм борча оялары? — Алып ташлыйбыз, Габдулла абзый! — Җимереп ыргытабыз, хәлфә абзый! —Алып керегез өй алдыннан балта белән лом! — дип боерык бирде Габдулла. Малайлар җәһәт кенә балта белән лом алып керделәр. — Әйдә! — дип команда бирде Габдулла һәм малайлар белән бергә үзе дә сәндерәләргә һөҗүмгә ташланды. Бер минут эчендә сыйныф каерылган такталарның шыгырдавы һәм шакылдавы, кадакларның чыгырдап суырылу тавышы белән тулды. Бүлмәдә тузан күтәрелде. Габдулла үзе почмактагы иң нык беркетелгән сәндерәгә тотынып, тешләрен шыгырдатып кыскан хәлдә, аны каерырга кереште. Тактаны беркеткән кадаклар чыгыр-чыгыр килеп суырыла башладылар. Аның саен Габдулла үчегеп каерды һәм тешләрен кысып: — Әһә! Суырабызмы тешләреңне! Әле син бирешергә теләмисеңмени? Тукта, бирешерсең! — дип сөйләнде. Әйтерсең, бу — сәндерәләр түгел, ә гомумән — искелек, консерватизм үзе, һәм бу. чыгырдап суырылучы — кадаклар түгел, бәлки искелекнең черегән, какшаган тешләре! Аеруча бер ләззәт бар иде бу вату, җимерү, суыруда! Сәндерә, шүрлек һәм аркылы таякларны җимереп, идәнгә өеп ташлаганнан соң, эшнең икенче өлеше башланды. Малайлар агач һәм такталарны тышка чыгарырга, идәнне себерергә, стеналардагы үрмәкүч ояларын сыпырып төшерергә тотындылар. Габдуллага боерып торасы да калмады, балалар бөтенесен үзләре белеп, үзләре кирәк табып эшләделәр һәм бу эштә үзләрен сыйныфның тулы хуҗасы итеп тойдылар. Ул арада ашыгып, ах-вах итеп, сыйныфка Хәмидулла абзый килеп керде һәм гайрәтләнеп: —Бу ни эш?! Шәкертләр, Габдулла әфәнде, бу ни хәл?!—дип сорады. — Бумы? Бу искелекнең тәхетләрен тар-мар итү!—дип шатлыклы елмаю белән җавап кайтарды Габдулла. Бу елмаю гайрәтләнеп кергән Хәмидулла абзыйны бөтенләй тугарып ташлады. Ул берьюлы йомшап: — Мөдәррискә ни дип җавап бирербез?—диде. — Җавабын үзем бирермен, сез хафаланмагыз, әфәндем!—диде Г аодулла. Бүлмәнең иркенәеп һәм яктырып калуын күргән Хәмидулла абзый үзе дә бу эшне дөрес тапты, ләкин берьюлы тынычлана алмады: — Ярый ла, нәтиҗәсез генә, шау-шусыз гына үтеп китсә!—диде ул. Габдулла шундук төшенеп алды: «Ярый ла бу мәдрәсәнең хуҗасы Мортаза байга барып җитмәсә!»—дигән сүз иде бу. — Шау-шусыз гына узгач, үзгәреш тә булмый ул, әфәндем!—дип җорланды Габдулла. Юк, ул үзе дә моның шау-шусыз бетмәячәген сизенә һәм борчыла, ләкин җимерү дәрте һәм яңалык өчен көрәш шатлыгы аның борчылуыннан көчлерәк иде. 25 12 Шау-шу, чынлап та, булды. Бу вакыйгадан сон. ике көн узгач, сыйныфка, дәрес вакытында мөдәррис белән бергә Мортаза бай килеп керде. Куркуыннан шәүлә булып калган бичара Хәмидулла абзый да аларга ияргән иде. Мортаза бай калын җилкәсенә нык утыртылган башын бормый гына, күзен каш астыннан гына йөртеп, сыйныфны күзәтеп чыкты да, Габдуллага .карап түгел, мөдәррискә ка^ап: — Шулай итик инде алайса, без салдыра торыйк мәдрәсәне, сезнең хәлфәләрегез аны җимерә торсын! Алга китәрбез без шулай булгач! Милләтебез бик тәрәкъкый итәр! —диде. Мөдәррис үзе бу сәндерәләрнең кирәксезлеген күптән сизсә дә, алар- ны алып ташлатыр өчен бай белән киңәш итүнең уңаен таба алмый йөрде. Сәндерәләрнең алынып ташлануы өчен ул үзе генә Габдуллага бер сүз дә әйтмәс иде бәлки. Ләкин Мортаза байның шелтәсе аны: — Мәслихәт кылышып эшләргә кирәк иде, әфәндем! — дип Габдуллага кисәтү ясарга мәҗбүр итте. Габдулла алдында бер сүз әйтмәсә дә мәдрәсәдән чыккач, Мортаза бай мөдәрриснең колагына салды: — Миңа ошамый сезнең бу шәкертегез. Бик үзбелдекле булып кылана. Ирек куйсаң, ул, алла сакласын, әллә ниләргә барып җитәр. Мин үзем яңалыкка каршы түгел, үзегез беләсез. Әмма, килеп киңәш ит, сора! Ә бу нәрсә? Бунт? Ул йонтач калын кашларын бер-берсенә кушып ачуланыпмы, уйланыпмы торды-торды да мөдәррискә әйтте: — Ышанычлырак бер-ике шәкертне сайлап, бүген минем янга җибәрегез әле!.. ...һәм икенче көнне мәдрәсәдә олы шәкертләр арасында ниндидер ыгы-зыгы башланды. Алар яши торган зур почмак бүлмә ишеге һәм стенасы аша кызу-кызу сөйләшкән тавышлар ишетелде: — Кара такталары-ниләре белән бергә чыгарып ыргытырга кирәк! — Бу — урыс зимназиясе 1 түгел! Бу — дини мәдрәсә! Шунысы гаҗәп, бу тавышлар бары олы шәкертләр бүлмәсендә генә барды һәм шуннан читкә чыкмады. Габдулла һәм иптәшләре торган урта бүлмәдән узганда, бу шәкертләр нигәдер үпкәләгәнсыман, авызларына су капкандай, бер сүз дәшмәделәр. Хәлне анлап алган Шадра Йосыф Габдуллага күз кысты һәм: — Күрдеңме? йодрыкларын кесәләренә тыгып узалар, — дип көлде. һәм, чынлап та, Фәттахларның Габдуллага каршы чыгулары стена аркылы шаулаудан һәм йодрыкны кесәгә тыгып йөрүдән ары узмады. Бердән, алар үзләренең азчылык булуларын сизделәр, икенчедән, Габдулланың теленнән курыктылар. Габдулла һәм аның иптәшләре бу каршылыкның кем тарафыннан оештырылуын сизеп алу белән бигрәк тә үчектеләр. Алар бу шәкертләргә карата: — Байгура шымчылары! — Көзге чебеннәр! — Пишкадәм җөбеииәр!7 8 — дигән кушаматлар тактылар. Эш кушамат белән генә дә чикләнмәде. Алар үзләренең торыш-нөрешләреи юри тегеләргә каршы куйдылар. Бу иң элек бәдрәфкә комгансыз йөрүдән башланды. Ә шау-шу көнне кич белән мәдрәсә капкасы төбендә Шадра Йосыфның берәүдән дә яшерми тәмәке тартып торуын күрделәр. Габдулла мәдрәсә эчендә үзенең түбәтәен салып яланбаш йөри башлады 7 — гимназиясе. 8 Җөбеииәр — куркаклар. 2б һәм чалбар балагын читек эченнән чыгарып, чнтек^өсгенпән салындырып куйды. Аңа тагын берничә шәкерт ияреп, яланоаш йөри башладылар һәм балакларын чыгарып салдылар. Ләкин 6v иреккә cvcay, иреккә ашкынуны ялгыш аңлаулар да оулды. Беркөн төнлә белән Вафа лаякыл исереп кайтты һәм мәдрәсә буйлап сүгенеп йөрде. Аннан ул җәмәгать сәкесенең уртасына, идәнгә егылып, шунда төи буе ыңгырашып, косып, авырып чыкты. ' _ ЕГОр хәлфәдән дәрес алып кайткан бу! — дип көлештеләр үзара шәкертләр. «Егор хәлфә» дигәннәре Сабур урамында эчемлекләр сата торган Егор дигән кеше булып, аннан мәдрәсәнең олырак шәкертләре һәм яшьрәк хәлфәләр шешә белән яшереп кенә сыра алып кайталар һәм яшереп кенә эчкәлиләр пде. Сыйныфның бөтенесе җыелып, укулар тәмам эзгә төшкән, балалар моңарча күрелмәгән бер дәрт белән, бирелеп, укый гына башлаганнар иде. Иң кызу дәрес вакытында беркөнне сыйныфка тыны-көне бетеп, агарынып, тагын Хәмидулла абзый килеп керде. Габдулла да, балалар да аптырап калдылар. — Габдулла әфәнде, мәдрәсәне яптырасыз бит! Коточкыч эш эшләгәнсез бит! — дип ярсынды Хәмидулла абзый. — Ни булды, әфәндем?—дип сорады Габдулла. Җайланып килә торган эш белән канатланган укытучыны кинәт шикләнү, курку чолгап алды: «әллә тагы җимереләме минем эш?!..» — Мине полицмейстер чакыртып алды, — дип дәвам итте Хәмидулла абзый, — мин әле генә шуннан киләм. Бик яман кисәтү ясадылар. Нигә кирәк иде сезгә, нигә кирәк иде балаларны налог белән куркытып җыярга? — Нинди налог, әфәндем?! .Мин берни төшенмим... — Сез балаларны: «Әгәр дә укырга йөрмәсәгез, сезнең аталарыгызга налог салына», — дип куркытып җыйгансыз бит! — Минем тарафтан андый эшнең булганы юк, әфәндем! Бу ниндидер аңлашылмау, — диде Габдулла һәм, балаларга әйләнеп, аларга мөрәҗәгать итте: — Балалар! Менә әйтегез, торып! Кайсыгызны мин, налог түләтте- ,рәм дип. куркытып чакырдым? Сыйныфны тынлык басты. Арттагы скамьядан бер бала торып: — Безне шулай дип кисәттеләр,—диде. Габдулла, гаҗәпләнеп, балага карады. Бу май заводында эшләүче кешенең улы Мөхәррәм иде. — Минме сезне шулай кисәттем?—дип сорады Габдулла. — Юк, Рәүфнең атасы, Мирхәйдәр абзый... Мәсьәлә ачыла башлады. — Тагын кемне шулай кисәттеләр? — дип сорады Габдулла. Тагын шундый бер бала табылды. Калганнар һәммәсе бернинди кисәтүсез, үз ирекләре белән килгәнлекләрен әйттеләр. 'Мирхәйдәр абзый чынлап та Габдулла алдында чын күңеленнән үз вәгъдәсендә торган. Ул үзенең улы Рәүф белән унлап семьяда булып, аларның балаларын мәктәпкә өндәгән. Әмма шулар арасында ике семья артык дәрәҗәдә фанатик һәм тискәре семьялар булып чыкканнар. Менә шунда Мирхәйдәр абзыйның ачуы килеп, ул «налог түләтәләр» дигән хәйлә кулланырга мәҗбүр булган. Монда, һичшиксез, аның өндәүчелек сәләтенә караганда уйлап табучылык сәләте өстенлек алган!.. Габдулла Хәмидулла абзый алдында әлеге куркытып китерелгән ике балага мөрәҗәгать итеп әйтте: — Балалар! Сезне бирегә «налог түләтәбез» дип куркытып китергәннәр икән, бу дөрес эш түгел. Бернинди налог түләтү юк. Укысагыз да, укымасагыз да сезнең үз ихтыярыгыз! Китапларыгызны җыегыз да, 27 хәзер үк торып өегезгә юнәлегез һәм моны ата-аналарыгызга кайтып әйтегез! Берсе дә урыныннан кузгалмады. Ягез, сыйныф сезне көтеп тора алмый, безгә дәресне дәвам иттерергә кирәк!—дип Габдулла яңадан теге ике малайга дәште. Шул вакыт малайларның кайсыныңдыр борыны бушап китте, ул аны бер-ике рәт тартып алды да лышкылдап елап җибәрде. Бу мәсьәләгә бөтенләй икенче төс кертте. Малайлар икесе дә яшь аркылы: — Безне берәү дә куркытмады. Без үзебез килдек. Инде нигә куасыз безне мәктәптән? — дип сөрән салдылар. Габдуллага балаларны тынычландырырга һәм аларны кире утыртып дәресне дәвам иттерергә туры килде. Аннан соң Гомәр хәлфә хаҗдан кайтып керде. Балалар Габдуллага һәм аның укытуына шул хәтле күнегеп, ияләшеп алганнар иде, Гомәр хәлфәнең кайтып төшүе алар өчен көтелмәгән күңелсез хәлгә әверелеп китте. Гомәр моны төшенеп алды һәм, Габдулла башлап җибәргән яңача укуны үзгәрешсез дәвам иттерергә вәгъдә итеп, сыйныфны тынычландырды. Габдулла үзе дә балаларга ияләшеп өлгергән иде. Ул да алар белән элемтәне өзмәскә вәгъдә итте. Алтынчы бүлек. 1 Ул арада Фәттах Уел ягына ниндидер бер башкорт авылына мулла булып китте. Моның өчен аңа бик күп көч куярга, бик зур сәләтлек күрсәтергә туры килде. Бервакыт Җаекта мәдрәсәләр арасында хәбәр таралды: Уел ягында ниндидер бер бай гына авылның мулласы үлгән икән дә, аның мужиклары Җаекка мулла алып китәргә килгәннәр икән. Дөресме, түгелме бу, тикшерелеп тә өлгермәде, хәбәр Җаекның өч мәдрәсәсен дә хәрәкәткә китерде. Мотыйгыя дә, Рәкыйбия дә, Гайния дә үзләренең күзәтче- ләрен һәм өндәүчеләрен шыпырт кына мәйданга чыгардылар. Хәбәр чынлап та дөрес булып чыкты һәм мулла эзләүче мужикларны «аулау» башланды. Мужиклар иң әүвәле һәр мәдрәсәнең мөдәррисләре белән әңгәмәдә булдылар һәм ни өчендер Мотыйгыянең мөдәррисе алариың күңеленә ята төште. Ул аларга үз мәдрәсәсенең олы шәкертләреннән Фәттахны тәкъдим итте. Эш Фәттах шәкертнең үзен кереп күрүгә терәлеп калды. Фәттахның ишләре аның уңышын шактый көнләп каршы алдылар. Ләкин шулай да алар үз мәдрәсәләренең патриотлары икәнлекләрен күрсәттеләр. Мужиклар килер көнне олы шәкертләр яшәгән дәрес бүлмәсе кунак көткән кебек тантаналы төс алды. Мич алдына эленгән чолгаулар яшерелде. Керле мендәрләр өсте чигелгән намазлыклар белән капланды, шәкертләрнең тәбәнәк өстәлләренә мәдрәсәнең бөтен бүлмәләреннән җыйналып алынган китаплар өелде. Шәкертләр чапаннарын киеп алдылар һәм чалмаларын «мысырча» кыйгачлап урадылар. Фәттах үзе чапанның иң яшелен киеп, чалмасың мөмкин хәтле күпертеп урады да, аның юри озын итеп калдырылган койрыгын арттан алып җилкә аша алга чыгарып куйды. Дус шәкерте Вафа аның күзләренә сөрмә тартты, мыек белән сакалларына һәм түшенә гатырша мае сөртте. — Әмҗәкүп!— дип кычкырды ишектән агайларның килүен кисәтер өчен махсус куелган шәкерт. Бу «мужиклар» дигән сүзнең шәкертләр телендә мыскыллап әйтелә торган рәвеше иде. Шунда ук Фәттах түргә аслы-өсле өелгән мендәрләр өстенә барып утырды һәм «Мишкать»нең * кң зур. калын итеп басылган китабын тезләренә ачып салды. 1ал- ма/чапан кигән башка шәкертләр шундый ук олы китапларны ачып аның алдына киезгә тезләнделәр. Ишектән түгәрәк кызыл төймәле туннар кигән өч мужик белән Хәмидулла абзый килеп керде. ‘ __ Әссәламегаләйкем!—дип сәлам бирде мужикларның берсе, һәр хәрефне җиренә җиткереп, тавышны борынгарак җибәреп һәм сузып, булачак мулла сәламне кайтарды: — Вәгаләйкемәссәля-я-о-ум! Хәмидулла абзый шәкертләргә дәресне дәвам иттерергә кушты, үзе мужикларга ишеккә табарак бер сандык өстеннән утырырга урын күрсәтеп, алар белән шыпырт кына нидер сөйләшергә тотынды. Үзен кыз күзәтүче кияү кебек күзәтергә килгән мужикларга сынатмас өчен Фәттах бөтен көчен куйды. Ул гарәпчә сүзләрнең тәмам үзәген чыгарып. шәкертләргә «Гакаид»тән төрле сораулар бирде. Тегеләр җавап кайтардылар. «Яшь мөдәррис» аларның җаваплары белән канәгатьләнмәде, кызып китте: — Хәшәпләр, шуны да белмисезме? Шәригатебезнең әмре мәгърүф, нәһи мөнкәр булган шәпләреннән кайсын сәләф вә кирамән катибәйн инкарь кыла? Сорауның бернинди фикергә корылмаган, кара мужикларның күзләренә төтен җибәрер өчен генә кайнатылган сүз боткасы икәнен бер шәкерт төшенеп өлгермәде ахры, каршы төште бит. Ул: — Ла нөсәлләм! — Әмре мәгърүф, наһи мөнкәр булган эшләрне инкарь кылу... — дип кенә башлаган иде, «яшь мөдәррис» янындагы таякны алып тегенең җилкәсенә берне «тамызып» алмасынмы! — Кит, хәшап, күземә күренмә! Шәригатебезнең әсәсе гомумиясен аңламаган ишәк, син үзеңнең мәхәллә әһелләреңә моны ничек аңлатып бирерсең? Шәкерт: «ыэ-мыэ» итеп урынында утырып калмакчы иде, ләкин икенче тапкыр күтәрелә башлаган таяк аны тиз генә бүлмәне ташлап чыгып китәргә мәҗбүр итте. Кергәннән бирле яшь мөдәрриснең «гыйлеменә» исләре китеп, авызларын ачып утырган мужиклар бу вакыйгадан соң булачак мулланың зур гыйлем иясе икәненә шик тотмадылар. Гыйлеме булу өстенә күсәкне дә җиңел уйната белүе бай мужикларда: — Мәхәллә кешеләрен тота белер бу! — дигән ышаныч калдырды. Алар булачак имамнарыннан бик канәгать булып чыгып киттеләр... Алар, чыгып, яңадан әйләнеп кермәслек дәрәҗәдә мәдрәсәдән ераклашу белән үк шәкертләр берьюлы хәрәкәткә килделәр. Чапаннар, чалмалар салынып ташланды. Шау-шу, көлеш эчендә шәкертләр бу спектакльнең уңышлы чыгуыннан кинәнделәр. Чыгып киткән мужикларның ничек авызларын ачып карап _ утыруларын һәм күргән, ишеткәннәрен никадәр ышаныч белән кабул итүләрен сөйләп, алар булып кыланып күрсәттеләр. Барысыннан бигрәк Фәттах бик канәгать иде. Ул алдагы атна кичне криндел һәм чикләвек алып кайтып, иптәшләренә сый оештырырга вәгъдә итте. Ләкин «сый» булмый калды. Аның урынына Фәттахка башка төрле «сый» турында уйлап, үрсәләнеп йөгереп йөрергә туры килде. Көтелмәгән җирдән килеп чыккан «көндәшлек» маҗаралары бөтен эшне җимереп ташлый язды. Рәкыйбияләр Фәттахның мужикларга ошавын ишетү белән дөр куптылар. Бигрәк тә теге кышны моназарага килеп кыйналып киткән «.Мулла Җәләлче» кара шәкерт Фәттахның «Мулла Җәләлие» 1 «М иш кать» — шәкертләрнең зур күләмле дәрес китабы. 28 29 гүгел, «Гакаидне» юньләп белмәвен әлеге мужикларга ирештерде. Мужиклар бу икенең аермасын белмәсәләр дә, кара шәкертнең авызыннан сибелеп торган гарәп сүзләренең Фәттахныкына караганда күбрәк, тагы да аңлаешсызрак икәнен ишетеп бөтенләй аптырашта калдылар. Кара шәкерт Фәттахны алар алдында моназарага чакыртып хур итәргә вәгъдә итте һәм аңа чакыру җибәрде. Фәттах бармады гына түгел, бәлки шәкерт телендә очравы мөмкин булган бөтен хурлау сүзләре белән мыскыллап җавап язды. Рәкыйбияләр моны мужикларга Фәттахның мөна- зарадан куркуы итеп аңлаттылар һәм, дөресен әйтергә кирәк, хакыйкатьтән ерак китмәделәр. Фәттахның эше бөтенләй сыекланды. Менә шунда Шәпеш ярдәмгә килде. Шәпеш Фәттахның беренче хәлфәсе булып, аңардан укыган чакта ук ул хәлфәсенә юмакайлык күрсәтеп, ышаныч казанып өлгергән, аның иң якын шәкертенә әверелеп киткән иде. Шәпештә укуын тәмамлап, икенче хәлфәләргә күчү белән якынлык өзелмәде, бәлки ул зурлар арасында була торган әшнәлеккә, хәтта дуслыкка әверелде. Менә хәзер Фәттах аңа киңәш сорап барды. Шәпеш эшне җайларга алынды. Җаек- ның үзендә торучы бер олы шәкертнең өендә «бал мәҗлесе» оештырылды, һәм Шәпеш: — Бездә, Җаекта, мосафирләрне хөрмәт күрсәтми җибәрү гадәте юк, — дип, әлеге мужикларны «сыйга» чакырды. Фәттах акчаны кызганмады. Балның эченә бер штоф акны алып кайтып кушты. Мәҗлес бик күңелле узды. Мужиклар тәмам ипкә килеп, шунда егылышып калдылар. Фәттах Шәпешне өенә хәтле озата барды. Аңа Шәпешне берничә тапкыр егылган җиреннән тартып торгызырга, култык астыннан тотып өстерәп барырга туры килде. Ләкин ул моны авырсынмады. Ул үзенә мондый зур хезмәт күрсәткән «остазын» кулларына күтәреп, әллә кайларга хәтле илтергә риза иде. Ул төнне Җаекиың бары кар яктысы белән генә агарып торган караңгы урамында шундый әңгәмәне ишетергә мөмкин иде: — Их, Шәфигулла абзый, җаным, бәгърем син минем!.. — Оэ... ә-ә-ә... ккко... — Син бит, беләсеңме, минем өчен нинди зур хезмәт күрсәттең... — Аккк... уккк... ххххх... — Синең аркаңда бит мин, беләсеңме, кем хәзер? Их, әүлия кеше бит син, Шәфигулла абзый! Борыннарына чиерттек бит Рәкыйбияләр- нең! Онытмам мин моны, Шәфигулла абзый, аккошым, валлаһи онытмам!.. 2 Фәттах мулла булып китте. Ләкин аның ничек мулла булып китүе, әлеге мужикларны каршы алу спектакленнән алып, Фәттахның исерек Шәпешне мәҗлестән җитәкләп алып кайтуына кадәр булган маҗара бөтен мәдрәсәгә билгеле булды. Бу исә Габдуллалар төркеменә көләр өчен чүмереп бетергесез материал бирде. Ләкин яңа фикерле яшьләр көлү белән генә чикләнмәделәр. Искелеккә булган нәфрәт аларны кыю сөйләргә, кыю хәрәкәт итәргә дә өйрәтте. Башта бу тышкы үзгәрешләрдән күренде. Шәкертләр бер-бер артлы чәч җибәрергә тотындылар. Йосыф белән Вафа дигән шәкертләрнең чәчләре күпереп артка ук ятып тора, Габдулланың чәче тегеләрнеке хәтле үк озын түгел, шуңа күрә артка ятып тормый, бәлки керпе энәләресыман тыңлаусыз тырпаеп торалар иде. Габдулла көн саен аларны су белән чылатты һәм артка җибәрергә тырышып, каяндыр табып алган тарак кисәге белән әй тарады, әй тарады... Бер үзгәреш икенче үзгәрешне китереп чыгарды. Чәч җиткереп ялаибаш йөрүчегә инде читек белән кәвеш килешми иде хәзер. Мотыйгыядә беренче булып, Габдулла штиблет алып кияргә булды. Лә- 30 кин штиблет алып кию дигән сүз, ул әйтергә генә ансат! Метрика язып, китап күчереп алган акча ачлы-туклы торырга гына җитә. I омәр хәлфә сыйныфы өчен килеп торган снгез-ун сум айлык килер дә бетте. Нишләргә? Шул вакыт Габдулланың исенә Гурьевта кызыл мал белән сәүдә итүче кардәшләре килеп төште. Алар күптән түгел генә Гурьевта булган бер Җаек кешесе аша мәдрәсәдә гыйлем алып ятучы ятим туганнары Габдуллага ун сум акча җибәргәннәр иде. Акчаны алып кайткан кеше аны Габдуллага тапшырды һәм малайның рәхмәте бераз корырак чыккандай күренгәч, аны үгетләп алды: — Хәзерге заман яшьләрендә менә элекке кебек олыларга хөрмәт юк. Ә картлар алар хөрмәт яраталар бит. Хөрмәт итә белсәң, алар киләчәктә дә мәрхәмәтләрен кызганмаслар. Менә син агаларыңа, бик зур рәхмәтләр укып, хат* язып җибәрсәң икән. Әлхәмделилла, хат язарлык кына гыйлемең бардыр инде... Габдулла язарга вәгъдә итте. Ләкин инде шактый вакыт узып китүгә карамастан, хатны язып җибәрергә җай чыкмады. Инде менә штиблет алып кию кайгысы башка килеп төште, һәм Габдулла шунда ук хат язарга утырды. Әүхәдине күргәне булмаса да, Габдулла моннан берничә ел элек җизнәсе исән чакта килеп чыккан Әхмәдулла абзыйсын күреп белә иде. Бу, кыска муенлы, карсак кына юантык кеше эшләгән кечкенә хезмәтенә каршы тау хәтле әҗер көтә торган үпкәчел адәм һәм бик кыркылучан сәүдәгәр иде. Штиблеткә җитәрлек акчаны каерып алыр өчен Габдулла үзенең хатында абзыйсының менә бу йомшак якларын файдаланырга кирәк тапты һәм озын гына итеп язган хатына шундый сүзләр кыстырды: «...Хәзрәтеңезә мәгълүм булсын, Садыйк Әмиров исеменә җибәргән ун сум акчагызны 22 нче апрельдә ахшамнан соң юлкып алдык. Безнең кеби ятим шәкерт нә кадәр шатланганы һәм нә кадәр сезгә рәхмәт укыганы сезләргә билгеледер. ...Шәһәремездәге дамелла ахун Мотыйгулла хәзрәт илә үземнең хәлфәм һәм Сибгатулла хәзрәт мәхдүмнәренең остазы Сираҗетдин хәлфәгә ■сезләрнең хәзер җибәргән ун рубляны күрсәткән идем, бу рәвешле кычкырып сезләргә хәер дога кылдылар: «Ярабби илаһи, шушы ятим шәкертнең хәленә мәрхәмәт кылып акча җибәргән Гурьев байларының күңелләрен һәрвакыт шат кыл...» ...Инде сездән үтенечем: бән бичараны үзегездән гайре адәмнең күзенә тилмертеп карата күрмәгез, һәрвакыт аллах тәгалә хәзрәте күңелегезгә тәүфикъ нуры кертеп, изгелек кылмак, сәдака вирмәк ниятегез булса, мине дә исегезгә төшерегез. Мәкәрҗәгә барышлый безне зиярат итәрсез дип апай белән икебез дә Гурьев тарафына дүрт күз белән карамак- табыз. ...Даимән хәерле гомерләрегезне теләп язучы Мөлла Габдулла бине мелла Мөхәммәтгариф». Хат җибәрелде һәм бай кардәшләрнең һичшиксез килеп чыгуын көтеп аласы гына калды. Инде Габдулла белеш-танышларыннан кайчан, нинди ярминкә буласын, Гурьев байларының Җаек аша кайчан үтәсе- ләрен сораша һәм тикшеренә торды. Сорашыр өчен дип ул беркөнне дәү апаларына барып чыкты. Бу аның моннан күчеп киткәннән бирле монда икенчеме, өченчеме тапкыр гына килүе булып, соңгы килүеннән соң бер елга якын вакыт узып киткән иде инде. Картайган Акколак аны карлыккан тавыш белән ялкау гына өреп каршылады. Аннан ул аны хәтерләп танып алды, ләкин элекке кебек аның аякларына килеп сыенмады, «әле оин дә дөньяда бармыни?» дигәнсыман читтәнрәк карап калды. Ишек алдындагы бөтен нәрсәдә, бер тупсасы каерылып төшкән һәм кыйшаеп торган келәт ишегендә, өске йортка менә торган баскычның какшап, шалтырап торган такталарында, ишек алдын басып, куе булып 31 үскән песи борчагында — һәммәсендә Габдулла ниндидер картаю, зәгыйфьләнү билгеләре сизде. Эчке бүлмәдә, мамык шәл бөркәнеп, май аенда туңып утыра торган дәү апа Габдулланы әллә ничек таиыр-таны- мас каршы алды һәм: — Кем ул анда? Габдулла, бу синме? Тавышың бөтенләй үзеңнеке түгел ләбаса, танымый торам. Кай арада үсеп киттең болай? Илаһи гомер дип әйтеп әйткән нәрсә!—дип бертуганының кулына карап башын селкеп торды. Аннан ул Габдулланың килми йөрүенә үпкә тотып, яшь катыш тавыш белән зарланып алды: — Җизнәң үлгәч, безне бөтенесе ташлады. Газизә дә сирәк килә. Элекке байлык юк шул инде. Җизнәң алып китте бөтен бәрәкәтне. Алланың рәхмәте төшсен, бер Галекәй генә, үз итеп, килеп тора... Габдулла шунда Галекәйнең мәдрәсәне ташлагач, приказчик булып эшли башлавын, ә Фәйрүзәнең дәү апаларда калып, элек Гайни эшләгән өй эшләрен башкарып торуын белеп алды. Аннан соң ул төп мәсьәләгә күчеп, Гурьевтан килгәи-киткән кеше юкмы?—дип сорашты. Апасы берәүнең дә килмәгәнен, әмма һәр ел ярминкәгә барышлый Әхмәдинең кереп чыга торган гадәте барлыгын әйтте: — Килеп чыгарга тиеш инде, ярминкә вакыты килеп җитте. Ул сиңа ярдәм иткән икән, бик әйбәт, алла разый булсын! Болай һиммәтчел кеше инде үзе. Тик менә син... Ул Габдулланы кинәт күргән кебек, гаҗәпсенеп, аңа баштанаяк күз йөртеп чыкты, һәм: — Туктале, Габдулла, — диде, килеш-килбәтеңне нигә болай итеп йөртәсең? Чалбарыңны чыгарып салгансың, ә ул башыңдагы чәчеңне ник болай җибәрдең, поп чәче кебек тора ич! Илаһи! Бөтенләй шәкерт кыяфәтең калмаган лабаса. Син Әхмәдулла абзаңны сорыйсың, аның нинди диянәтле, тәкъва кеше икәнен 'белмисеңмени син? Юк, юк, болай ярамый. Кайт та чәчеңне алдырып ташла, шәкертләрчәрәк итеп киен. Әхмәдулла абзаң яратмас болай... ...Габдулла, дәү апасыннан чыгып, мәдрәсәгә кайтканда: — Чынлап та, дәү апа белеп әйтә, — дип уйлады. Мин бу кыяфәт белән туган абзыйга күренә алмыйм бит. Ничек ул минем баштан чыккан соң әле? Нишләргә? Әхмәди абзый өчен чәчне кырып ташларгамы? Юк, бу мөмкин түгел! Бу инде мәсләксезлекнең дә иң әшәкесе була. Мөмкин түгел. Чәчемне кыркып ташлаганчы, мин Әхмәди абзый белән очрашмауны артыграк күрәм... Аннан соң ул шундый карарга килде: — Юк, чәчне кырыкмаска, аны кәләпүш һәм бүрек астына яшереп, абзыйны каршы алырга! Әхмәди белән Әүхәди абзыйларның ярминкәгә узу көннәре килеп җитте. Габдулланың чәчен кәләпүш кенә капларлык түгел иде. Шуңа күрә ул Вафаның кырпу бүреген сорап алды һәм чәчен шуның эченә яшереп, чалбарын читек эченә тыгып, өстенә үзенең иске шәкерт камзо- лын киеп йөри башлады. Ләкин тәгаен көннәр дә узып китте. Мәдрәсәгә аны эзләп килүчедә, сорашучыда булмады. Габдулла инде ярминкәнең ачылганын көтеп, китәсе һәм узасы сәүдәгәрләрнең анда китеп һәм узып беткәнен сорашып белде. — Керми китте бит бу карун! —дип уйлап алды Габдулла һәм, ачуланып, өстендәге шәкерт камзолын салып ыргытты, бүрекне Вафага кайтарып бирде һәм чалбарын яңадан читек өстенә чыгарып салды. Шул көнне кич ул мәдрәсәнең тәрәзәсе аша кемнеңдер тавышын ишетте: — Габдулла дигән шәкерт монда торамы? — Кайсы Габдулла ул? Габдуллалар бездә сиксән сигез, — дип җавап бирделәр аңа. — Тукаев Габдулла, — диде әлеге кеше. Тукаев дигән фамилияне шәкертләрдән берәү дә белмәде. 32 — Нинди Тукаев икән ул?—дин Габдулла да кызыксынды, һәм тиз генә ишек алдына, әлеге сорашып торучы кеше янына чыкты. Ни күзе белән күрсен, аның алдында Әхмәдулла абзый үзе басып тора! Анысы нәрсә, Габдулла үзе тырпаеп торган чәчләре белән яланбаш көе Әхмәдулла абзыйсы алдында басып тора, һәм аңа инде кире әйләнеп мәдрәсәгә керүгә, кырпу бүрекне киеп алып, чалбарны куныч эченә тыгуга юл калмаган! Ул бер минутка каушап калды һәм башлап нәрсә әйтергә белми торды. Шуннан соң гына ул абыйсы янына килеп ике кулын сузды һәм бу бик сәер чыкты. Бу очрашуның шаһиты булып тнрә-якта карап торган шәкертләр берберсенә карап елмаештылар. Абзыйсы Габдулланың кыяфәтенә һәм киемкилбәтенә гаҗәпсенеп карап торды, ләкин үзенең гаҗәпсенүен нинди сүз белән аңлатырга белмәде, әйтте салды: — Хаҗәтханәгә дә комгансыз йөрисеңме? — Комгансызмы? — дип кайтарып сорарга туры килде Габдуллага: җавап уйлап табар өчен аңа бераз вакыт кирәк иде. — Юк, шәкертләр комган белән йөриләр... .Моны: «Шәкертләр комган белән йөриләр, мин — шәкерт, мин дә комган белән йөрим», — дип тә, шул ук вакыт... «мин йөрмим, шәкертләр йөриләр».— дип тә аңларга мөмкин, һәм Әхмәди абзыйның моңа бәйләнергә хакы бар иде. Ләкин ул моңа бәйләнеп тормастан, аның чәченә күз төшереп алды да: —Чәчтараш белән дә дуслыгың юк күрәсең, —дип куйды. Габдулла моңа шәкертләр арасында аеруча таралган бер «фәтва» белән җавап бирде: —Әбүгалисина энесе Әбүхарис белән ел ярым тау тишегендә гыйль- ме тәхсиль итеп ятканнар. Чәчләре җилкәләренә, сакаллары кендекләренә җиткән, тырнаклары җитеп тәннәренә кисеп кергән. Рәсүлебез Мөхәммәтнең чәчләре колак йомшагына кадәр төшеп торган. —Шулайдыр инде, без кара халык күп нәрсәне белми торганбыздыр,— дип. чын күңеленнәнме, үпкәләү йөзеннәнме әйтеп куйды абзый кеше һәм мәдрәсә ишеге янындагы аслы-өсле куелган таш өстенә утырып, кесәсен актара башлады. — Тагын бер ун сум гына булса да тамызмас микәнни бу карун? — дип уйлап куйды Габдулла. Аның инде абзасыннан акча каерып алып калу өмете беткән иде. Чынлап та абзый кесәсеннән акча түгел, баш яулыгы зурлыгы кулъяулыгы чыгарып, маңгаен, муеннарын сөртергә тотынды. —Ну, чорт с тобой! Тавык симерсә, йомырка салудан туктый, дип синең турыда әйтәләр бит, — дип уйлап алды Габдулла һәм, бу эшкә артык исе китмәде. Ул үзен кызыктырган икенче мәсьәләгә күчте. —Сез ниндидер Тукаевны сорадыгыз түгелме? — дип сорады ул. — Нинди Тукаев ул? —Кем булсын, син... Синең фамилияң атаң ягыннан Тукаев була бит инде. — Тукаев? —«Мохтасар» тышына синең атаң Мөхәммәтгариф шулай язып калдырган. Без үз фамилиябезне шулай йөртәбез... Габдулла үзенең шәҗәрәсеIX белән кызыксынды. Әхмәди абзый аны ерак бабаларга китеп белмәсә дә, белгән хәтлесен санап бирде. —Синең атаң Мөхәммәтгариф, аның атасы Мөхәммәтгалим, аның атасы Шәмсетдин, аның атасы Туптулы, аның атасы Туккай... — Туккай? — Әйе, Туккай. Ягъни атасы «Туп-тулы» буш түгел, улы «Туккай», IX Ш ә ж ә р ә — ата-бабалар исемлеге. Родославная. 3. ,С, Ә". № 7. 33 «ачкан» түгел. Элекке заманда исемнәрне шулай тулылыкка, туклыкка юрап кушканнар лабаса... ...Әхмәдулла абзый чынлап та Габдуллага бер тиен дә бирмәде. — Ярминкәдә табышлар булса, кайтышлый кереп чыгармын әле, бәлкем,— дип китеп барды. Ләкин Габдулла аның бу вәгъдәсенә әһәмият бирмәде. Аның игътибарын Әхмәдулладан ишеткән шәҗәрәсе биләп алды. Шушы көннән алып ул «Мөхәммәтгарифов» дигән фамилияне ташлап, үзен «Тукаев» дип йөртә башлады. 4 Яңа дәвер кешесенең ничек киенергә, үзен ничек тотарга, нәрсә сөйләргә тиешлеген мөдәрриснең улы Кәбир әфәнде кайтып күрсәтеп бирде. Зур галим булып кайту теләге белән әтисенең акчасына Мисырга киткән, анда Җамигыльәзһәр мәдрәсәсендә дәрес тыңлаган Кәбир әфәнде шул ук вакыт Россиядә татарлар арасында нинди җилләр искәнне, яшьләрнең нинди фикерләр белән кабынып йөрүен иленнән килгән хатлар аша белеп, танышып торды. Мисырдан кайтып төшкәннең икенче көнендә үк ул мәдрәсәгә килде һәм буйсыны, кием-килбәте, үзен тотуы, сөйләшүе белән шәкертләр һәм хәлфәләрнең исен китәрде. Ул буйга мәһабәт булып үсеп җиткән, үзенең туры сынын кысып тора торган карлыгач койрыклы фрак өстеннән, җилбәгәй җибәреп, яшеллекызыллы буй-буй ефәк чапан киеп алган, ялт итеп тора торган американ күннән тегелгән штиблет өстеннән кара постау чалбарны чыгарып салган, фрак астындагы ак жилет өстеннән алтын сәгать чылбырларын ике якка аерып элеп куйган, елтырап тора торган чем-кара озын чәчләре өстенә тәбәнәк кырлы куе кызыл фәс утыртылган. Куе кара кашлар зур үткер күзләрне күләгәләп, ә кылычаеп торган озын һәм матур борын егетнең йөзенә матур горурлык биреп торалар... — Я ходая, бар икән безнең мөселманнардан да шундый мәһабәт кешеләр!— дип ахылдыйлар шәкертләр белән хәлфәләр. Аңа карап, көнләү катыш горурланып куялар. «Хәзрәтнең улы чәч җиткергән, штиблет кигән» дип яманлап карау юк! Бөтенесен аның мәһабәте баскан. Ул үзендә кыяфәт ягыннан да, кием ягыннан да, белем ягыннан да өстенлек сизә булырга кирәк: танышлар белән дә, яңа кешеләр белән дә бер үк төсле, лее китми һәм курыкмый сөйләшә, куллары белән иркен хәрәкәтләр ясап куя һәм сүз уңаенда туктап, кычкырып бер көлеп ала. — Безнең Җамигыльәзһәрдә, — ди ул, Мисырда үзе укыган мәдрәсәнең исемен еш кына телгә алып, — безнең Җамигыльәзһәрдә тәфсир һәм аның хәреф шәрехләре генә өч ел укыла. Әлбәттә Бохараи шәриф бу мәсьәләдә бик нык артта кала. Бу мәсьәләдә Җамигыльәзһәрне автомобиль итеп алсак, Бохараи шәрифне, әлбәттә, ябага тай итеп аңларга кирәк, ха-ха-ха-ха-ха! Габдулла аны Мисырга киткәнче күреп калган, Кәбир әфәнде дә Габдулланы үзенең атасына китаплар, метрикалар күчерүче шәкерт итеп танып белә иде. Шуңа күрә Габдулла аның янына килеп күрешүне тиеш тапты, ләкин аның мәһабәте белән каушап, үзенең ярлы шәкерт кыяфәтеннән оялып, нишләргә белми аптырап калды. Шунда аны Кәбир әфәнде үзенең үткер күзе белән күреп алды да: — Ә, Габдулла дус! Безнең Җаекның Җамигыльәзһәрен тәмамлыйсызмы инде, ха-ха-ха-ха-ха! —дип, үзе кулын сузып аның белән күреште. — Кара, кыяфәтенә караганда бер дә мөтәкәббир түгел, бик ачык егет икән,— дип уйлап алды Габдулла. Аның бу киң күңелле, иркен карашлы кеше белән сөйләшәсе, үзенең серләрен аның белән бүлешәсе килде. «34 Шул көнне кич күчерелгән китапның бер өлешен Габдулла мөдәррисләргә илтә китте һәм анда Кәбир әфәнде белән очрашты. — Ә. Габдулла әфәнде! Әйдәгез, әйдә, мин юкта мәдрәсәдә ниләр белды, хисап бирегез, ха-ха-ха-ха-ха! — дип каршы алды ул аны. Габдулла ана үзенең укытуларын, шуның белән бәйләнгән күңелсезлекләрие һәм шатлыкларны сөйләп бирде. Аннан соң Йосыфның Казаннан алган хаты турында, хат итеп түгел, үзе ишеткән хәл итеп, Мөхәммәдиядә театр уйналуны дәртләнеп сөйләп бирде. Бу Кәбир әфәндене гаҗәпләндермәде. Ул мбны күптән билгеле булган мәсьәлә итеп кабул итте һәм: — Нигә, без дә уйныйбыз! Ха-ха-ха-ха-ха! Без дә спектакль хәзерләп куябыз. — диде. — Аннан соң ниндидер җилем басмада «Иттифак» дигән гәзит бастырып. мәдрәсәләргә таратканнар. 1— Штож! Без дә чыгарабыз гәзит, ха-ха-ха-ха-ха! Без дә бастырабыз • җилем басмада... Габдулла, үзенең фикерләренең мондый җиңел һәм тиз эләктереп алынуын күреп, шатлыгыннан нишләргә белмәде. «Әйе, әйе, Кәбир әфәнде кебек егетләр барда без дә Казаннан калышмабыз», — дип уйлап куйды ул. Бигрәк тә аңа Кәбир әфәнденең авыр мәсьәләләр алдында каушап калмавы, аларны һичсүзсез тормышка ашырырга әзер торуы ошады. Озак та үтмәде, мәдрәсә стенасында Кәбир әфәнде белән Габдулла икәүләп язып элгән зур игъланны бөтен мәдрәсә җыйнаулап укыды. Анда болай дип язылган иде: «И г ъ л а н Озакламый Җаекның /Мотыйгыя мәдрәсәсе таләбәләре 1 тәшәббесе10 11 илән «М ә г а р и ф» исемендә әдәби вә иҗтимагый җәридә (журнал) чыгарылачак. Шул җәридәгә хәзердән үк мәдрәсәбезнең мөхәррирләре, шагыйрьләре тарафыннан язылган мәкаләләр, шигырьләр, руман һәм театруга гаит әсәрләр кабул ителә. Аннары җәридәиең мөхәррире Әлхәҗелхәрәмәен мелла Кәбир Әлҗаикый Әләзһәригә вә яки җәридәиең сәркатибе Габдулла әфәнде Тукаевка тапшыру риҗа ителә12 . һәйәтетәхририя13» Ике-өч көн дә үтмәде, аның янына тагын бер игълан ябыштырылды. Анда: «Тиздән Мотыйгыя таләбәләре тарафыннан гаять зур программа илән гыйльми мәҗлес уздырылачак. Милли җырлар һәм нотыклар белән катнашырга теләге улмыш кешеләр «Мәгариф» һәйәт тәхририясенә белдерсеннәр иде» дип язылган иде. 5 һәм чынлап та Кәбир әфәнде бирелеп, җиң сызганып эшкә тотынды. Ул мәдрәсәдә мөдәррис атасының ярдәмчесе булып, аның шәкертләрен укытырга алынуына карамастан, шәкертләрнең яңалыкка булган омты 10 Шәкертләре. - Башлавы, инициативасы. 12Үте иелә. 13Редколлегия. 0* 35 лышларын яклаучы һәм үзе шул омтылышта катнашучы булып китте. «Мәгариф» газетасын төн йокламый язып утырган Габдулла белән бергә, ул да язышты, мәкалә һәм шигырь араларына чәчәкләр, төрле бизәкләр төшерде һәм алариы Габдуллага күрсәтеп мактанды: — Биллаһи шәп була бу, Габдулла дус, иеме? Казандагы гәзитне ничек дидең әле, «Иттифак» дидеңме? «Иттифак»ның борынына чиертә бу, ха-ха-хаха-ха! Габдулла аңа сак кына каршы төште: — Тышкы күренеше белән бәлки чиертер дә, әмма эчке ягы, мөндәриҗәсе белән эшләр сыек булмасмы? — Мөндәриҗәсе белән дә безнеке шәп булыр! Менә бу сезнең Крыловтан икътибас иткән мәсәлләр татар галәмендә беренче әле, Габдулла дус! Ә Ярулла Морадиның хикәясе! Ә минем «Мисырга сәяхәт яки Җа- мигыльәзһәр кичәләре»? Ха-ха-ха-ха-ха! Әлбәттә, анда синең йөгерек каләм күп ярдәм итте. Синдә үткер каләм куәсе бар, әфәндем! Әйе, әйе... Сиңа руман язарга кирәк, һәм без киләсе номердан милли руман бирә башлыйбыз. — Нинди милли руман? — Мәхәббәт турында. — Аны кем яза? — Аны менә синең белән мин язам. — Әфәндем, руман язар өчен маузуг кирәк бит, аны каян аласың? — Мин бирәм, иеме? Минем башта ун руманга җитәрлек маузуг. Но минем каләм синекенә караганда бераз... ягъни мин яза беләм, ләкин... һәм «ААәгариф»нең беренче номеры язылып стенага кадакланды. Дөрес, бу әле Казанның «Иттифакы» кебек мәдрәсәләргә ислах таләп итеп чыкмый, бары гыйлемнең кирәклеге турында гомуми сүзләр генә яза иде. Ләкин аны шәкертләр өелешеп укыдылар һәм бик күңелле яңалык итеп кабул иттеләр. Бу яңалык белән хәтта хәлфәләр арасында да кызыксынучылар булды. Гомәр хәлфә алдагы номерга газетаны котлап мәкалә язып бирде һәм мәкаләсен «Афарин безнең мәгариф юлында фидакарьләрчә хезмәт күрсәтүче„гайрәтле яшь каһарманнарыбызга!» дип төгәлләде. Аннан соң шәкертләр Кәбир әфәнде кул астында гыйльми мәҗлескә хәзерләнә башладылар. Зур бүлмәгә тәбәнәк өстәлләрдән җыйнап биеклек ясадылар һәм аның алдына озын чаршау кордылар. Мотыйгыянең уз шәкертләре һәм Гайния, Рәкыйбия мәдрәсәләреннән килгән кайбер кунак шәкертләр белән бүлмә шыгрым тулгач, Кәбир әфәнде мәҗлесне ачты. Берничә сүз белән мәҗлеснең теләген аңлатканнан соң, ул сәхнәнең уртасына намазлык җәеп утырды да, Мисыр мәкаме белән яңгыратып корьән укып җибәрде. Корьәнне укып бетерү белән сикереп торды да җыелганнарга мөрәҗәгать итте: — Ягез, җәмәгать! Инде һәркем шушы мөнбәргә менеп үзенең йөрәгендә кайнаган фикерләрне әйтсен. Нотык сөйлим дигән кеше нотык сөйләсен, шигырь әйтим дигән кеше шигырь әйтсен, милләтебезне тәрәкъкый иттерү йөзеннән без бүген бөтен мөмкинлекләргә киң мәйдан ачтык... Кәбир әфәнде артыннан сәхнәгә Ярулла Морадов менде һәм «Безгә үзебезнең әдәбиятыбызны тудырырга кирәк; башка милләтләрдәге кебек бездә дә үз мөхәррирләребезне, үз шагыйрьләребезне булдырырга вакыт»,— дип, бик дулкынланып, нотык, сөйләп төште. Аннан соң Кәбир әфәнде тарафыннан хәзерләнгән ике шәкерт чыгып бастылар һәм Кәбир әфәнденең кулы белән ясаган ишарәсеннән соң, мөнаҗәт көенә җырлап алып киттеләр: Инсан улан өстенә тау Төшсә дә хәуф итмәсен, Ватынан хәуф итсә дә ул, Заһиран белгертмәсен... 36 Алар җырлап бетергәч. Го.мәр хәлфә һәм Ярулла Моради кебек кабынып китүчән берничә кеше: — Яшәгез! Күп яшәгез! — дип кычкырдылар. Аннан соң казак шәкертләреннән Иргали белән Сөннәт карп бер-бер артлы чыгып казакча үләннәр 14 әйттеләр. Тыңлаучылар алариы да бик яратып каршыладылар. Ул арада чаршауның уң ягында өзек-өзек кенә җәһәт тавышлар ишетелде: — Укы. укы! — Юк, укымыйм... — Ялындырма инде. Габдулла әфәнде! — Ялындырмыйм да, укымыйм да. — Нигә укымыйсың? — Кеше көлдереп... Чын шигырь булса икән... — Мортаза байдан курка ул. — Минме? — диде Габдулла, — куркаммы? — Курыкмасаң укы, — диде аңа якынаеп һәм батырлык бирергә тырышып Йосыф. — Укыйм! — диде Габдулла. һәм аны кыстаучылар исләренә дә килеп өлгермәделәр, Габдулла биеклеккә чыгып басты да кулындагы кәгазьгә күз төшереп алганнан соң кычкырып укып китте. Бу — мәдрәсәне төзәттерүдә, аны җиһазландыруда күп хезмәт күрсәткән Хәмидулла абзыйга багышланган, аны күкләргә күтәргән мәдхия шигыре иде. Ләкин шәкертләрнең аны укырга кыстаулары аның Хәмидулла абзыйга багышланган юллары өчен түгел. .Мортаза байга килеп бәрелгән сүзләре өчен иде. Ул сүзләр тыңлаучыларда аеруча җанлылык тудырдылар, хәтта, Йосыфның башлавы белән. тыңлаучылар. Мотыйгыядә беренче тапкыр, укуны бүлеп кул чаптылар. Алкышларга сәбәп булган юллар менә болар иде: Моннан әүвәл барча искеләр иде, Хал телилә мәдрәсә сөйләр иде, Дияр иде сез мине ,ник бакмыйсыз, Ник карамыйсыз да ник чистартмыйсыз? Аглар иде банием үлдеме диеп, Яисә шартладымы, бөлдеме диеп. Дияр иди: Мортаза бай, Мортаза бай, Син нигә бигрәк саран булдың болай; Нигә алдын, син мине карамагач. Үз малың үз файдаңа ярамагач. Мортаза бай, син төзәтмәссең бугай; Мин телимен алладан икенче бай. Иң көчле нәрсә — вакытында куелган нокта, диләр. Бу бик дөрес. Мәҗлес шушы күтәренкелек ноктасында бетәргә һәм кешеләр кичәдән алган шатлыклы тойгы белән таралырга тиешләр иде. Ләкин көтелмәгәндә Кәбир әфәнде чыгып игълан итте: — Әфәнделәр, инде хәзер милли көрәш ачабыз, кем кемне җиңә? Башта моны аңламый тордылар. Аңлаганнары: — Ул нигә кирәк инде? — дип сорадылар. Кәбир әфәнде яңадан сүз алып, болай диде: — Әфәнделәр! Монда: милли көрәш ачуның нигә кирәге бар? — диделәр. Мин моңа кушылмыйм. Мәдәни алга киткән милләтләрдә әдәбият, театр булганы кебек, спорт һәм цирк кебек сәнгатьләр дә бар. Ул бездә дә булырга тиеш һәм аның бернинди дә гөнаһысы юк. Рәсүлебез гарәпләр арасында мондый һөнәрләргә бик зур юл куйган... Кәбир әфәнде көрәшчеләрне дә алдан хәзерләп куйган икән, ике шәкерт сөлгеләр тотып сәхнәгә чыктылар һәм көрәшергә тотындылар. Лә- 14 Үләннәр — жырлар. 37 кпн урынның тарлыгы һәм өстәл аякларының зәгыйфьлеге бу тамашаны кызыксынып карарга мөмкинлек бирмәде. Көрәшчеләрнең берсе икенчесен күтәреп җиргә салуы белән алар астындагы өстәл шытырдап җимерелде һәм көрәшчеләр икесе дә тамашачылар күз алдында каядыр аска төшеп киттеләр. Залда бик каты көлеш күтәрелде. Кәбир әфәнде чаршауны тартырга кушты һәм шуның белән кичә тәмам булды. Габдулла халыкка ошамас дип куркып кына чыгып сөйләгән шигыренең көтелмәгән уңышы белән дәртләнеп, канатланып китте һәм, йокларга теләмичә, Йосыф белән урамга чыкты. Йосыф аңардан: — Габдулла, син бу Кәбир әфәнде турында ни уйлыйсың? Минемчә ул бераз, ничек дип әйтим... Габдулланың бүген берәүгә дә ачуланасы килмәде, шуңа күрә ул Кәбир әфәндене яклый төште: — .Минемчә, Кәбир әфәнде бик энергичный егет.. Дөрес, ул бөтен нәрсәгә берьюлы тотына, бөтен нәрсәне берьюлы эшләп ташларга тели, ләкин бу аның көче күплекне, аның ташып торуын күрсәтә, һәрхәлдә, моның безгә файдадан башка бернәрсәсе дә юк, — диде. 6 Ә икенче көнне мәдрәсәдә Габдулланы күреп, Кәбир әфәнде: — Габдулла әфәнде, мин безнең булачак руманның исемен таптым: «Бәхетле Мәрьям»! Шәп бит, ха-ха-ха-ха-ха! Син бүген безнең өйгә куна кил. Бездә яңа гына килеп төшкән «Тәрҗеман», «Шәркы Рус», «Та- раблес» газеталары бар, укырсың... Аннан соң мин сиңа руманның мәф- һүмен XV сөйләп бирермен,—диде. һәм Габдулла сөйләшенгән сәгатьтә мөдәрриснең өенә барып чыкты. Бу читән коймалы беркатлы агач өйләр арасында кукраеп утыра торган ике катлы таш йорт иде. Ялтырап торган сары буяулы текә баскычтан Габдулла өокә менеп китте. Кәбир әфәнде югында Габдулланың бирегә берничә тапкыр килгәне бар, ләкин аның бөтен йомышы һәрвакыт ишек төбендә хәл ителә һәм аңа түргә узарга хаҗәт булмый иде. Бу юлы Кәбир әфәнде аны: — һа, Габдулла әфәнде, рәхим итегез!—дип ачык чырай белән каршы алды да түр бүлмәгә алып кереп китте. Анда нәзек кенә гәүдәле, туры гына килешле борынлы кыз, фортепианода ниндидер ноталарны алмаш- тилмәш кабатлап, уйнап утыра һәм, үзе уйнаганга ияреп, авыз эченнән сүзсез генә шыңшый иде. Бүлмәнең икенче почмагында идәнгә утыртылган чүлмәк савытлардагы зур фикуслар һәм пальмалар астында, биек артлы урындыкта, тугыз-ун яшендәге бер малай алдындагы каен яфрагына карап, бик тырышып, телләрен чыгарып, дәфтәренә акварель буяу белән рәсем төшерә иде. — Менә, таныш булыгыз!—диде Кәбир әфәнде, бүлмә эчендәге- ләргә эндәшеп. — Талантлы яшь әдипләребездән Габдулла әфәнде Тукаев... Фортепиано тавышы тынды. Кыз абыйсына, аннан Габдуллага карап, тыйнак кына урыныннан торды. Рәсем төшерүче малай, урыныннан тормый гына башын күтәреп, авызын бераз ача төшеп, Габдуллага карап калды. Габдулла кып-кызыл булып кызарды һәм бүлмә уртасында кулын кая куярга белми, аптырабрак басып калды. Аны беренче тапкыр менә шундый зиннәтле зур бүлмәдә яхшы киенгән һәм яхшы тәрбия күргән кешеләр алдында тәкъдим итәләр һәм ничек итәләр бит әле: талантлы яшь әдибебез... XV М ә ф һ ү м — эчтәлек. 33 — Нигә кирәк инде бу кадәр арттырып җибәрү? Кәоир әфәнде һәрвакыт, һәрнәрсәгә берәр күперенке исем тагарга ашыга, дип уйлап алды ул. Аның моңа, аннан соң үзенең бу кыз белән егет алдында малайларча кызаруына ачуы килде. — Ә менә бу минем бүлмә, — дип, Кәбир әфәнде Габдулланы зал белән янәшә бүлмәгә җилтерәтеп алып кереп китте. Бу келәмнәр белән түшәлгән, шкафларына күп итеп зур-зур китаплар тезгән, стенасына пыялаланган рамаларда төрле шәһәрләрнең буяулы фотокүренешләрен элгән бүлмә иде. — Менә болар Әндәлестәге Испания мәгърурларының газаматлы сарайлары Әлхәмра, Әлбәйза... Ә менә болары Босфор күренешләре, ЧанакКалга бугазы, ә менә бусы Ая Суфия мәсҗеденең шәрык яктан күренеше... Ә болары Италия күренешләре: Неаполь, Венеция... Габдулланың күзе рәсемнәр астындагы өстәлдә урнаштырылган матур вазаларга, котыйчыкларга һәм ни өчен кирәклеге билгеле булмаган төрле вактөяккә төште. — Ә, болармы?—дип элеп алды Кәбир әфәнде. — Бу «диңгез күбегеннән» ясалган ваза... Эшләнүе Юнанстанда... Мин аны Истамбул базарында сатып алдым. Шәп бит, ха-ха-ха-ха-ха! Бусы фил сөягеннән эшләнгән уенчык кылыч. Одессада сатып алдым... Китапның киселмәгән битләрен кисәр өчен әйбәт. Ә менә бусы кара савыты. Чын яшьмә ташыннан. Менә бусы чылбырлы каләм. Күрәсең, чын сәдәф! Шәп бит, ха-ха-ха-ха-ха! Әле моннан шәбрәкләре бар. Хәзер күрсәтәм... Кәбир әфәнде тиз генә барып ишекне бикләп килде һәм акрын гына сөйләп алып китте: — Алар минем чемоданда. Ләкин мин аларны әтиләргә күрсәтмим. Ник дисәң, безнең шәригатькә сыеп бетми торган нәрсәләр. Ул почмакта торган крокодил тиресеннән эшләнгән соры чемоданны барып ачты, һәм аннан фарфор статуэтканы алып килеп өстәлгә бастырып куйды. Бу бер кулы сынган, гәүдәсе белән бер яккарак янтаеп торган Венера Мплосскаяның зәвыксыз гына эшләнгән сыны иде. — Шәпме? Ха-ха-ха-ха-ха! Бу борынгы грек скульптурасы... Күрәсең, ул бөтенләй ялангач!.. Безнең муллаларча әйткәндә, нәмәхрәм. Ләкин Европада бу гади һәм табигый әйбер. Анда кешенең ялангач гәүдә матурлыгы сәнгать үрнәге булып хезмәт итә. Ә бездә хатын-кыз ходай биргән йөзен дә якты дөньяга күрсәтә алмый: гаүрәт санала... Беләсеңме нәрсә, Габдулла әфәнде! Безгә хатыннарыбызның чапан бөркәнеп йөрүенә каршы көрәш ачарга кирәк. Менә без руманыбызда шуны күрсәтик. Европа хатын-кызлары күптән инде үзләренә хокук яулап көрәшәләр. Бу феминизм дип атала. Без дә үзебезнең татар хатынкызлары арасында феминизм хәрәкәте оештырырга тиешбез. Шәп бит, ха-хаха-ха-ха! — «Шәп бит» белән «ха-ха-ха-ха-ха» сыз гына булса, тагын да шәп булыр иде, — дип уйлап алды Габдулла. Кәбир әфәнденең «шәп бит»- ләре һәм «хаха-ха»лары аны бераз туйдыра башладылар. — Аннан соң, бездә музыка юк, — дип дәвам итте Кәбир әфәнде. — Кубызга каршы сугыш ачарга кирәк безгә... һәм европалылар кебек һәрбер гаилә үзендә фортепиано булдырырга тиеш. Ул гына да аз, бездә көйләрне нота белән яза белә торган композиторларыбыз, үзебезнең милли композиторларыбыз булырга тиеш. Әйдәле, мин сиңа үзем чыгарган оер көйне фортепианода уйнап күрсәтим. Ул, җиңеннән тартып, Габдулланы залга алып чыгып китмәкче иде, ләкин шундук исенә килеп, тиз генә өстәл өстендәге статуэтканы алып чемоданына салды да, аны бикләп куйды һәм ачкычны кесәсенә тыкты. Аннары ул, Габдулланы залга алып чыгып, фортепиано янына килде. Туганым, тор әле, — диде ул, сецелесен фортепиано яныннан кузгатып, мин Габдулла әфәндегә үземнең музыкаль әсәремне уйнап күрсәтим... 39 Кыз, торып, бер якка китте. 1орып киткәндә ул Габдуллага мәгънәле генә карап алды. Габдуллага бу: «Минем абыйга исегез китмәсен, ул шундыйрак инде», — дигән төсле булды. Габдулла аңа карап, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Кәбир әфәнде фортепианога утырып, иң элек иркен хәрәкәтләр белән аккордлар алды. Аннан Габдуллага билгеле булмаган ниндидер бер көйне уйный башлады. Берсен уйнап бетереп, икенче куплетка күчкәндә ул үзенең көчле тавышы белән җырлап алып китте: Минем сөеп җиккән атым Кара берлән тимер-күк, Сагынганда айга карыйм, Ай да ялгыз минем кү-ү-үк. Абау ла-а-а Гайшә-ә-ә-әм!.. Өчме-дүртме куплет җырлаганнан соң, ниһаять, ул соңгы нотаны бик нык күтәреп, җырын төгәлләде һәм, нокта куйган кебек, клавишага нык кына сугып алды да урыныннан торып, бер зур эштә җиңеп чыккан пәһлеван кебек, Габдуллага карап калды һәм бераз тыны бетеп: — Я, ничек, шәпме? — дип сорады. — Шәп!—диде үз сүзенә ышаныр-ышанмас Габдулла, ләкин шунда ук ул татар җырының басынкы моңын сагынып куйды. Аңа Кәбир әфәнденең соңгы нотаны күтәреп куюы ни өчендер ошамады. Бу «шәп!» Кәбир әфәндене яңадан канатландырып җибәрде һәм ул сөйләп алып китте: — Сиздеңме, татар җырының строен үзгәртәм мин. Мин аңа яңалык кертәм. Мин аңа Европа җырлары төсе бирәм. Итальяннарда Карузо, ә русларда Шаляпин шулай җырлый. Ә син беләсеңме, Габдулла дус, мин озакламый Җаекта үземнең концертымны бирәм. Безгә үзебезнең милли концертларны оештырырга кирәк. Җаекта гына түгел, хәтта Казанда, Уфада, Ореибурда... Шәп фикер бит, ха-ха-ха-ха-ха! — Шәп фикер, — диде Габдулла. — һәм сезнең тавышыгыз моңа мөмкинлек бирә. Ләкин сез халык тарафыннан үзләшкән «Әллүки», «Тәфтиләү», «Кара урман» кебек көйләрдән башласагыз икән... — Әлбәттә, әлбәттә! Ләкин алар белән генә чикләнергә ярамый. Безгә үз композициябезне тудырырга кирәк. Татар музыкасын граммофонга яздырырга кирәк, беләсезме шуны? Габдулланың исенә Алты-биш Саный килеп төште. Ул бер көн Габдулланы базарда очратып: — Килеп чык, Габдулла, мин граммофон сатып алдым, исең китәр!—дип үзенә кунакка чакырган иде. Ашарга чакырылып, мөдәрриснең бөтен семьясы белән бер өстәлдә ашка утыргач, аның биредән чыгып китү һәм каядыр я Сапый абзый, я Мирхәйдәр абзый кебек гадирәк семьяга барып, гадирәк өстәл янында утыру теләге тагы да артты. Бай һәм тәкәллефле семьяда ул уңайсызланып, читсенеп утырды. Ләкин ул бүген Кәбир әфәнденең чакыруы белән бире куна килгән һәм аның «Бәхетле Мәрьям» дигән руманының эчтәлеген тыңлап чыгарга тиеш иде. Аштан соң алар Кәбир әфәнденең бүлмәсенә кереп бикләнделәр. 7 Кәбир әфәнде Габдуллага үзенең беренче мәхәббәтен һәм өйләнүен сөйләп бирде. Бик күп гади яратышу һәм гади өйләнешүләрнең берсе иде бу, аерып язарлык кызыклы бер әйбер дә юк иде. Кәбир әфәнде бер байның Мәрьям исемле кызына гашыйк була. Кыз да моны ярата. Кызның ата-аиалары да егетне үз кияүләре итеп күрәселәре килә. Ләкин турыдан-туры аңа үз кызларын димләргә кыймыйлар. Егетне сынар 40 эчен алар аңа икенче кешенең кызын димлиләр. Юк, егетнең күңеле Мәрьямдә! Ниһаять, егет белән кыз кушылалар. Майда искелек оелән яңалыкның да кечкенә каршылыгы чагылып куя. Кызның атасы искерәк карашлы, наданрак кеше. Кияү — укыган һәм яңа фикерле егет. Бабай белән кияү башта бср-берсен аңлап җиткермиләр. Ләкин тора- бара кызның атасы бөтен мәсьәләдә кияүнең фикеренә кушыла... Кәбир әфәнде үзенең хикәясен бик зур дәрт белән, кабынып, Һәм көлә-көлә сөйләп бирде. — Я ничек, шәпме? — дип сорады ул. Арганлыктанмы, әллә бу мәхәббәт мәсьәләләре әле яшь Габдулланың зәүкын биләп өлгермәгәннәр идеме, ул бу хикәядә «шәп!» дип әйтерлек берни дә тапмады. Кәбир әфәнде авызын бераз ача төшеп, Габдулланың хикәяне бәяләвен көтеп тора иде. Габдулла тиз генә: — Хикәягез' әйбәт, ләкин, минемчә, исеме җисеменә бераз туры килеп бетми... — диде, — Нигә туры килмәсен, бик шәп туры килә: «Бәхетле Мәрьям»! — Мин аны «Бәхетле Мәрьям» дип түгел, «Бәхетле Кәбир» дип куяр идем... — Юк, юк, «Бәхетле Мәрьям», «Бәхетле Мәрьям»! Аның исеме Һичшиксез шулай булырга тиеш. Минем үземә ул искиткеч ошый, ха-ха- ха-ха! — Нәрсәсе белән бәхетле соң ул, сезгә кияүгә чыгуы беләнме? — дип сорамакчы иде Габдулла, ничектер тыелып калды. — Менә сез шулай мин сөйләгәнчә язып китерегез әле, Габдулла әфәнде!— диде Кәбир әфәнде, — аннан соң без аны бергә укып чыгарбыз... — Язып карармын, Кәбир әфәнде, — диде Габдулла, — ләкин берәр нәрсә чыгармы-юкмы, ышандыра алмыйм... — Чыгуында шик юк, әфәндем! — дип канатландырды аны Кәбир әфәнде Һәм өстәп куйды: — каләм тибрәтү Һәм истигъдад сездән, каләм хакы миннән!.. Укулар тукталган, шәкертләр таралышып бетеп баралар иде инде. Габдуллага үз чыбылдыгы эчендә урын ягыннан да, вакыт ягыннан да иркенчелек туды Һәм ул хикәяне язарга утырды. Эш бик авыр башланды. Габдулла хикәяне Кәбир әфәнде сөйләгәнчә башлап карады — ошамады. Ул аны сызып ташлады, үзенчә башлады. Бер язды, бер бозды, башлап алып китә алмыйча, дәфтәр читләрен каләм белән сырлап, чуарлап бетерде, кош сурәтләре төшерде. Ниһаять, берни дә чыгара алмагач, каләмен ташлап, мәдрәсәдән чыгып, Чаган буена төшеп китте. Анда ташып килә торган Чаган өстенә таш ыргытып, «беленнәр» ясарга тотынды. Кояшның су өстендә куе шәүләләр ясап елкылдавы һәм талгын гына тирбәлеп торуы Габдулланы тирбәтә башлады... һәм аның башында хикәядән бернәрсә дә калмады. Ул, иксез- чиксез киңлек эчендә яз ихтыярына бирелеп, сихерләнгән кебек тынып калды. Яна бистәгә бәреп кергән Идел ташуын менә шулай карап торды ул кайчандыр... Әллә ул аны төшендә күрдеме?.. Ә менә Кырлайда Ия ташыганны ул бүгенге кебек хәтерли... Бусы инде төш түгел... Бу чын... Айдагы су керүләр... Судан чыгып шомыртка барулар, аннан чикләвеккә... йөрәк чемер-чемер итә... Әй рәхәт!.. Әйтерсең, ул хәзер Чаган буенда түгел, Ия буенда басып тора... Менә, менә хәзер аны әнисе, Зөһрә апа, чакырып алыр төсле: — Габдулла! Кайда югалдың таманысы! Ә әтисе белән кырга, тырмага барулар... Сәгъди абзый елмаеп күккә карый: «Бәрәкәте белән килсен ипде бу җәй...» Ул вакыттагы авырлык- 41 лар да, күңелсезлекләр дә бүген әллә ничек үзенә башка яктырып, салават күпересыман, төрле төстәге нурлар белән чачакланып торалар... Ә беренче тапкыр мәктәпкә бару... Кызларның артыннан чәчүргечләрен тарту... корым белән мыек буяп, мулла абзый булып кыланулар... «Кә- лимәтен таибәтен, безнең әнкәй бай хатын»... Ә абыстай, абыстай... Иләгән он өстенә бармак белән «апара» дип язган беренче язу... Булсын иде әле менә хәзер шул «апара» абыстай!.. «Ярый, Бибизөһрә, калсын, атнага бер пүлән утын, бер шешә кәрәчин китерерсез». Габдулла мәдрәсәгә йөгерә һәм чыбылдык артына атылып керә. Өстәл янына утырып, ачылып куелган дәфтәрнең чиста битеннән язып алып китә,г китә... һәм инде туктала алмый. Ул үзенең абыстайда укып йөрүләрен яза һәм сизенә: Кәбир әфәнде болай сөйләмәгән иде бит. Ләкин ул моны язмый булдыра алмый. Кәбир әфәнде сөйләмәгән иде, дип, боларны язмый калдырса, һичшиксез, хикәянең бер чите китек булачак. Кем сүзе генә булмасын, ул кәгазь өстенә әйбәт төшеп утырган икән, бар, син аиы сызып ташлап кара! 8 Ике көн урыныннан кузгалмый диярлек утырды Габдулла, һәм өченче көнне ул язганын Кәбир әфәндегә укырга алып килде. — Булдымы?!—дип шатланып каршы алды аны Кәбир әфәнде. — Белмим, Кәбир әфәнде! Язуын яздым, ләкин куркам, сез ачуланырсыз... • — Нигә? — Сез сөйләгәнчә итеп булдырып булмады. Хыял бик комачаулады... Кәбир әфәнденең йөзендә борчылу күренде. Ул бер сүз дә дәшми, әкрен генә тыңларга утырды. Габдулла укып китте... Кәбир әфәнденең йөзендә шәүләләнгән болыт тарала, җуела барды, борчылу тынычлануга әверелде, ниһаять, аның йөзендә елмаю пәйда булды, аннан соң ул Габдулланың укуы белән ләззәтләнеп, көләргә тотынды, «Габдулла әфәнде, яшә!» «Афарин!» — дип кычкырып куйды, кайбер урыннарын кайтарып укытты: — Туктале, тукта, ничек, ничек дигән? Үзе көмеш йөзекне бер мыскалдан артык кию дөрес түгел, ди, үзе өч кадаклы көмеш сәгать тагып йөри, ә? Ха-хаха-ха-ха! Кайтарып укы әле шул төшен! — Яле, яле, тагын бер кайтарып укы: «Урамда кәҗә кычкырса, үзенең яраткан мәзине азан әйтәме әллә дип колак саламы? Ха-ха-ха-ха-ха! Каян уйлап таптыгыз аиы., Габдулла әфәнде? Ха-ха-ха-ха-ха! — Мин хатын-кыз белән сөйләшкәндә кара күзлегемне киям, диме? Ха-хаха-ха-ха! Ә теге хатын нәрсә ди, нәрсә ди? Кит моннан, без бәбәк, диме? Күзеңә без кадалгыры, ди, ә? Ха-ха-ха-ха-ха! Ай, Габдулла әфәнде! Хикәя укылып беткәнче Кәбир әфәнде көлүдән туктамады, күзләреннән бертуктамый ага торган яшьне сөртә-сөртә, яулыгы манма су булды. Хикәя укылып беткәч, ул, Габдуллага ташланып, аны кочаклап үпте: — Яшәгез, Габдулла әфәнде! Сездән һичшиксез даһи бер язучы чыгачак, менә мин әйткән ие диярсез! Бу китап үзе генә дә сезнең исемне мәңге калдырырга җитәчәк!.. Яхшы сүз ишетергә зар булып яшәүче һәм тәмле сүзгә балавыз кебек эреп китүче Габдулланың үзе өчен дә хәтта бу сүз артыкка китү булып күренде һәм ул тизрәк акланырга ашыкты: — Кәбир әфәнде, бу, беренчедән, сез әйткәнчә даһиларча язылган: әйбер түгел, икенчедән, бу бит сезнең хикәя... — Ничек минем? 42 — Ягъни сез сөйләгән хикәя. Сезнең тәрҗемәи халь... — Ә, әйе, әйе... Ләкин моны бит сез яздыгыз, шуңа күрә сез үк моның, өстенә «Габдулла Тукаев» дип кул куярга тиеш. — Юк!.. Кулны сез куярга тиеш... Хикәя — сезнең тәрҗемәи халь, һәм «мин» дип беренче шәхес исеменнән язылган... Сезнең тәрҗемәи халь өстенә мин кул куя алмыйм... — Мин дә кул куя алмыйм, чөнки моны мин язмадым... Ниһаять, хикәянең өстенә берәүнең дә исемен куймаска, әгәр дә басылып чыга-иптә калса, нашириең генә исемен куярга дигән карарга килделәр. Аннан соң тагын бәхәс чыкты. Кәбир әфәнде куен кесәсеннән калын бумаҗнигын чыгарып, аннан шыгырдап торган унар сумлык ике кызыл кредит кәгазе алды һәм аиы Габдуллага сузды. — Бусы — хезмәт хакы. Габдулла алмады. — Сез нишлисез, Кәбир әфәнде? Нигә шул хәтле? Мин моиы язганда бернинди хезмәт җәфасы сизмәдем, киресенчә, моны язу миңа чиксез ләззәт кенә бирде. — Юк, юк, кире какмагыз! һәр әдип үзенең хезмәте өчен каләм хакы ала һәм бу гонорар дип атала. — Алайса, аның биш сумы да җитәр... Кәбир әфәнде көчләп диярлек, әлеге ике билетны Габдулланың кесәсенә салды. Кәбир күп юанып торырга яратмый, уйлаганын шунда ук эшкә ашыра торган кеше иде. Шуңа күрә ул озак уйлап тормады, җыенды да Петербургка китеп барды. Бердән, аның атасының Петербург ахуны Гатаулла хәзрәткә ниндидер китаплар сорап язган йомыш хатын тапшырасы һәм ул китапларны алып кайтасы бар иде. Икенчедән,—һәм бусы аның Петербургка баруының төп сәбәбе иде, — хикәяне Петербургта цензурадан тиз генә уздырып, шунда ук бастырып алып кайтырга кирәк иде. Югыйсә Казанның университет, Черков яки Кукубин типографияләрендә, я Оренбур типографиясендә бастыру мәшәкатьлерәк, цензура анда китапны әллә ничә айлар йөртә, ә Кәбир әфәнде көтәргә яратмый иде. 9 Унар сумлык ике кызыл билетны үз кесәсендә үзенеке итеп тою Габдуллага башта бик сәер булды. Үз гомерендә бервакытта да аның мондый зур акчага ия булганы юк иде әле. Аннан соң, көтелмәгәндә килеп чыккан акча бит әле бу. Мондый акчаны табар өчен ничәмә айлар буенча ничә мичкә су ташырга, яки җир казырга, яки балалар укытырга кирәк. Аннан соң авыр хезмәтне башкарганнан соң көтеп алынган акча ничә әйтсәң дә үзенең иң баштагы бәясен җуя. Алынасы акча кешенең күңелендә әллә ничәмә төрле кирәк-яракка алдан ук бүленеп беткән, җитмәгән, «ах, тагын шул чаклы булсачы!» дигән үкенеч тойгыны тудырып өлгергән була. Шуңа күрә ул кешенең кулына диңгездән бер тамчы булып килеп керә һәм эһ дигәнче эреп, таралып бетә. Ярлы кеше акчаны кесәсеннән чыгарасы килми күпме генә кысып торса, акча шулкадәр аның кесәсеннән җиңел шуып чыга. Аның өчен ярлы кесәсендә тынычлык юк. Шуңа күрә «ярлы кешенең акчасы әтәч булып кычкыра» диләр. Байның эше башкача. Аның акчасы магнит кебек үз янына икенче акчаны тарта. Акчаны акча ясый. Байның акчасы әтәч булып кычкырмый, оясыннан бер күгәрчен булып мыштым гына очып чыга да ун күгәрчен ияртеп алып кайта... Габдулланың кесәсендәге егерме сум хәзер бер әтәч булып түгел, йөз әтәч булып кычкыра: 43 f I абдулла, син хәзер нинди бай! Син хәзер күптәнге хыялыңны җиренә җиткерәсең, чыгасың да базардан менә дигән шиблет алып киясең! — дип кычкыра бер әтәч. — Шиблеттан дөнья хәтле акчаң артып кала әле синең, сип әле өс- теңә менә дигән бер кыска пинжәк алып кия аласың, — дип кычкыра икенче әтәч. — Син хәзер үзең теләгән китапны толчок чүплекләреннән актарып түгел, Михайловскидагы китап магазинына кереп сайлап ала аласың, — дип кычкыра өченче әтәч. — Сынатма, сынатма, «Дюшес» папиросының адвокатлар тарта торган иң шәп сортын алып кабыз! —дип ядәчен киерә үҗәт бер көзге әтәч. Габдулла Михайловский буйлап бара. Аның кесәсендә ике кызыл билет. Ул кулы белән кесәсенә кагылып ала һәм тегеләр шыгырдап куялар. Габдулла кинәт үзендә ниндидер бер тыелгысыз көч сизә. Аны горурлык, әйе, әйе, горурлык чолгап ала. Ул күкрәген киерә төшә. Урамда баручы кешеләргә карап: — Минем кесәдә нихәтле акча, ә бу юләрләр шуны белмиләр, — дип уйлый ул һәм аның көләсе килә. Ничек ул моңа кадәр белми йөргән: күкрәген һәм корсагын киереп, борынын чөеп йөрүчеләрнең сине баса торган мәһабәте ул берни түгел икән, ул тик бары кесәләрендәге акча киертә икән аларның күкрәкләрен, чөйдерә икән аларның борыннарын... Габдулла аяк киемнәре магазинына керә. Прилавка артында торучы, һәрбер кергән кешегә: «Пожалуйста, ни боерасыз?» дип, кырык тапкыр иелеп каршы алучы приказчик Габдуллага күз кыры белән генә карап куя. — Бу да покупатель булып кергән була бит әле, акчасыз галах! — дигәнсыман тоела ул Габдуллага. Ә Габдулла эчтән генә аңардан көлә: — Менә мин күрсәтим әле сиңа, акчасыз галахны!—ди ул һәм приказчикка кыю гына мөрәҗәгать итә: — Покажите мне шиблеты! Приказчик теләр-теләмәс кенә аның алдына арзанлы ботинкалар китереп куя. — А нет ли получше? Приказчик гаҗәпләнебрәк Габдулланы күзләре белән үлчәп ала һәм өске шүрлеккә үрелә төшеп, яхшырак штиблетларны алып Габдулла алдына куя. Габдуллага кунычы резин белән тарттырылган, шул ук вакыт шнурок белән бәйләнә торган бер штиблет ошый. — Сколько стоит такой? — дип сорый ул. Бу товарны сатулашып сата торган магазин. Приказчик бу покупа- тельнең бик озак сатулашасын белеп, штиблетның үз бәясеннән күрәләтә арттырып сорый. Ләкин Габдулла, сатулашып, бу приказчик алдында үзенең дәрәҗәсен төшерәсе килми, ул шундук аңа: — Төреп бирегез!—ди. Приказчик Габдуллага күзен тутырып карый һәм аның тәкәбберлегеннән бер нәрсә калмый. Ул тавышын мөмкин хәтле төчеләндерергә тырышып, һәм Габдулла алдында иелә төшеп: — Бәлки сез үлчәп карарсыз, — ди. Габдулла сер сынатмауның соңыиа хәтле бара һәм коры гына: — Нет уж, чего там, заверните! — ди. Габдулла ботинкаларны төрдереп ала да аларны култык астына кыстырып, ишеккә юнәлә һәм үзе сизә: приказчикның гаҗәпсенгән күзләре аның аркасына тишәрдәй булып карыйлар. Ул гәүдәне мөмкин хәтле төз сакларга, адымнарын саташтырмый, эре генә басарга тырыша. Әмма артындагы күзләр аны рәхимсез бораулыйлар. Ишек тоткасына тотыныйм дигәндә генә, Габдулланың аяклары чалшаеп китә һәм ул абынып куя. 44 — Извиняюсь!—ди ул ни өчендер һәм кем алдындадыр, аннан тиз генә чыгып китү ягын карый... Аннан ул тагын урам буйлап китә. Әтәчләр инде хәзер барысы берьюлы «гөж!» килеп кычкыралар. Габдулла Шубников һәм Логашевлар- ның әзер кием магазинына керә. Приказчик аның кул астында аяк киеме магазинында пөхтә итеп бәйләнгән төргәкне күреп ала һәм кырыкка сыпа: — Пожалуйте-с!.. Что вам угодно-с? Пальто? Ппджак-с? Юк. бу приказчик товарны үлчәүсез генә төреп бирергә теләми. Ул бөтен түземлек белән Габдулла алдына әллә ипчә пиджакны җәеп сала һәм берәмберәм аларны кидереп карый. Габдулла кәгазь этикеткалары асылынып торган пиджакны киеп, көзге алдында басып тора, ә приказчик анын тирәсендә, әйтерсең, аякларда түгел, пружиналарда басып, сыгылгалап йөри, йомшак кына итеп пиджакның итәкләрен тартып куя, җилкәсенә басып ала. — Прилестно-с! Как на вас сшито-с! Бу кадәрле тәкәллефтән Габдулла каушап кала, үзен көзгедән күрмәс була, киемнең ничек утырганын да сизми, бары авыз эченнән үзалдына кабатлый: — Я ходая! Акча нишләтә, акча нишләтә?! Төргәкләрен күтәреп магазиннан чыга да, ул бакалея кибетенә кереп, чәй, шикәр, калач, хәлвә, йөзем кебек әйберләрне берьюлы күп иттереп ала. — Мул булсын, апаларга күчтәнәч итеп алып барырмын. Суфины да сыйларга кирәк, — дип уйлый ул. Әлеге үҗәт әтәч аны Егор хәлфә янына кереп чыгарга кыстый һәм Габдулла аннан бер бутылка портер эчеп чыга. 10 Габдулла мәдрәсәгә кайтып киенеп ала. Үлчәми алуның бәласе: штиблетлар шактый зурлар. — Ну ничего, — дип уйлый Габдулла, — тора-бара минем аяк та үсә төшәр, шиблет та утырыр... Аның каравы пинжәк шәп утыра бугай. Менәтерә үлчәп алгач!.. Ләкин пинжәк тә шәп утырмый. Аның җилкәсе Габдулла җилкәсеннән артып асылынып тора. Ләкин Габдулла аны «яңа кием шулай булырга тиеш инде ул» дип уйлый. Инде акча яңа пиджак кесәсендә шытырдый. Алып кайткан ак калач белән хәлвәне ул Сәлүк суфи алдына куя. — Аша, суфи абзый, сыйлан, бүген дөнья безнеке, — ди ул. —Габдулла, рәхмәт төшкере, — дип гаҗәпләнә суфи, — каян килде- бу дәүләт сиңа? Габдулла бераз кызмача һәм аның күңеле күтәренке: — Эчеп җибәр салганын, сорама каян алганын! Бер байлыкта, бер ярлылыкта, суфи абзый! — Болай ярамый бит, Габдулла! Әйдә, чәй эчеп җйбәрәбез, ай рәхмәт төшкере! — Юк, юк, суфи абзый, рәхмәт. Минем ашыйсым да, эчәсем дә килми. Егор хәлфә кибетендә сыра эчеп чыктым мин. Ул моны мактанып һәм бераз горурланып әйтә. Суфи абзый аптыравыннан сукыр күзенең аклары белән түшәмгә текәлеп: — Син нәрсә сөйлисең, мелла Габдулла!—дип кычкыра. — Шулай, шулай, суфи абзый! Мин сиңа бик табигый хәл турында сөйлим, — ди Габдулла һәм, кесәсеннән «Дюшес» коробкасыи чыгарып, аннан бер папирос ала да, аны авызына кабып, кабызып җибәрә. Суфи 45 борынын күтәреп искәнә һәм соң дәрәҗәдә гаҗәпсенүеннән тотлыга төшеп: — Дө... дө... дөхан чигәсең түгелме? — дип сорый. Габдулла яңа штиблетлар киеп алган аякларын аерыбрак куйган, кулларын чалбар кесәләренә тыккан килеш суфига караган да, авызыннан төтен җибәрәҗибәрә елмаеп тора. Суфи телсез кала... ❖ * ❖ Хәзер Габдулланың тамагы тук, өсте бөтен, — менә хәзер ул кардәшыруына да, дус-ишләреиә дә бик иркенләп барып чыга ала. Ләкин мәсьәлә: бу яңа киемнәр белән урамга ничек чыгарга? Бу бит беренче тапкыр һәрбер таиыш-белешнең күзенә ташланачак. Ә ул һәрбер кызыксынучан кешенең күзләре өчен мәрәй булуны яратмый. Ул болай итә: күчтәнәчле төргәкләрен алып капкадан чыгу белән таныш-белешләр йөри торган мәдрәсә, мәчет һәм школа урамы белән китми, тиз генә шәһәр читендәге урамга тайпыла да «ындыр артыннан» Газизә апалары торган урамга барып чыга. Монда инде ул үзен тыныч хис итә. Киеигәи-ясанган Габдулла урам буйлап бара. Аның исенә Әптелбәр беләп икәүләп яңа читекләр киеп, Яна бистә урамында йөрүе килеп төшә. — Син чүгә төшеп бас! Шулай иткәч үкчәсе тузмый аның, — ди Әптелбәр... Яңа бистәдәге балалыгын сагыну аның йөрәген кысып ала. — Бичара Әптелбәр!.. Кайда, нишли икән ул хәзер?.. Әптелбәр Талипне искә төшертә. — Талип кайда икән? Ул киткән Каспий ягында бик яман шторм булган, Гурьевны җир йөзеннән себереп алып китә язган бит. Исән микән Талип? Энесен яхшы киемнәрдә күрү Газизә өчен зур куаныч булды. Ә энесенең күчтәнәчләре бөтенләй аның күңелен йомшатып җибәрде. Савраска Габдерахман, кайнишенең яхшы якка үзгәрешен күреп, аңа булган мөнәсәбәтен кинәт үзгәртте. — Юк, юк, чәй эчерми җибәрү юк, — дип ул Габдулланы кузгалган җиреннән кире утыртты. Чәй янында ул Габдулланы бик сансынып, олы кешеләр белән сөйләшкән кебек сөйләште. Ләкин Габдулла аның әңгәмәсен өнәмәде, тыштан гына аның сүзләренә кул куеп утырса да, эчтән: «син бит минем белән түгел, минем киемем белән сөйләшәсең», — дип уйлап утырды. Аннан соң ул Газизә апасына яңадан кереп чыгарга вәгъдә итеп, дәү апаларына китте. Дәү апаларының аскы ишекләре эчтән бикле булганга, аңа аны шакып ачтырырга туры килде. Ишекне Фәйрүзә чыгып ачты. Ул инде нәзек кенә булып буйга җиткән, зур соры күзләрендә инде балалык гамьсезле- геннәи берни калмаган, аларда олы кешеләрдә генә була торган яшерен сагыш чагылып тора иде. — Габдулла абый икән, — дип ягымлы гына елмайды ул һәм Габдулланың сузган кулын кысып, аңа баскычтан менеп китәргә юл бирде. Дәү апа авырып ята иде. — Күчтәнәчеңнән бигрәк, искә төшереп килүең өчен рәхмәт, балам, — диде дәү апа, күңеле йомшап. — Шулай кергәләп йөр, дөньяныкын белмәссең, без бүген бар, иртәгә юк, тәкәббер булма, — диде. Аның яныннан Габдулла шактый авыр тойгы белән чыкты. Мохтаҗлыкны моңарчы белми яшәгән дәү апа, бүген байлыгыннан мәхрүм калган хәлдә, иң соңгы байлыгы булган саулыгы белән саубуллашып, әрнеп ята. Габдулла бераз уйланып калды. Бу бозылган кәеф белән аның мәдрәсәгә кайтып керәсе килмәде. Ул тотты да Мирхәйдәр абзыйларга китте. 46 Әлеге беренче тапкыр барудан соц Габдулла Мирхәйдәр абзыйларда тагын ике тапкыр булды. Соңгы баруында Мирхәйдәр абзый аны, хөрмәт итәсе килеп, «әче су» белән сыйлап җибәрде. Габдулла аны бик аз гына, Мирхәйдәр абзыйның күңеле булсын дпп кенә авыз итте һәм яратмады. Аның соңыннан башны әйләндерүе дә «Егор хәлфә» портерысыман рәхәт булмады. Ләкин Мирхәйдәр абзый үзе ул «суны» бик тәмләп, бик кадерләп, әз-әзләп кенә эчә һәм эчкән саеи бераз чыраен сытып, җиңен иснәп куя иде. Хәзер юлда барганда Габдулланың исенә шул килеп төште һәм ул. базар башындагы кәҗүикәгә кереп, шул «суның» зур гына бер шешәсен алып чыкты. — Инде карчыкка нәрсә алыйм икән?—дип бераз уйланып торганнан соң, Габдулла аның өчен җимеш рәтеннән бер кадак хөрмә сатып алды. — Ярар, хөрмәсен ашар., төшләрен дисбе итеп тезәр, — диде ул: эченнән генә елмаеп. Аның карчык белән мөгамәләсендә җылылык юк, аңа ул Сәрвинең анасы, Мирхәйдәр абзыйның хатыны итеп кенә тиешле хөрмәтне күрсәтә иде. Эш Сәрвигә килеп җитте. Габдулла өчен бу бөтенләй башка мәсьәлә иде инде. Эче шуклык белән тулган, ләкин аны кеше алдында үлчәп кенә чыгара торган бу тыенкы туташ Габдулланың күңелендә һаман саен бер кылны әкрен генә чиертеп тора. Үткән баруында Габдулла Мирхәйдәр абзый күрсәткән машиналарның мае белән керләнгән кулларын юарга ишек алдына чыкты. — Бар, шәкерт абзыеңның кулларына су сал, — диде әтисе кызына. Сәрви җитез генә комганны алды да, Габдулла янына чыгып, аның кулларына су сала башлады. Габдулла сынап торды: Сәрви суны Габдулланың учына шундый туры китереп һәм төгәл иттереп коя, Габдулла ирексез: «эшкә ябешеп тора тагын үзенең кулы» дип уйлый. Ләкин шунда ук көтелмәгән хәл булып ала. Су Габдулланың учыннан читкә түгелә башлый, Габдулла кулын су агымы астына күчерү белән ул туктап кала. Габдулла күзен күтәреп кызга карый. Кыз иреннәрен кысып, елмаюын тыеп тора. Ә күзләр Габдулланың баш өстеннән каядыр еракка текәлгәннәр. — Минем белән шаярамы бу, әллә аның уе кем булса да башка берәү белән мавыгып, мине онытканмы?—дип уйлый Габдулла, һәм бу соңгы уй ни өчендер аның йөрәген чеметеп куя. Аннан соң Мирхәйдәр абзыйлардан чыккач, юл буе һәм мәдрәсәгә кайткач, кичкә кадәр ул үзе дә сизмәстән: Әйдә, җаный, суларга, Су чәчрәтеп уйнарга, — дигән җырны бертуктаусыз шыңшып йөри... Дөрес, Габдулла ул кызны ут йотып сөйми әле, ләкин аңа булган мөнәсәбәте кояшның бик зур булып чыгар алдыннан, күк читендә нәзек кенә шәфәкъ уты булып, кабыныр-кабынмас тетрәнеп торуына охшый. Егет, я син бу әлегә тетрәнеп кенә торган нәзек ут шәүләсеннән качып кит һәм аны онытып өлгер, я син аның кабынып китүен көтеп ал да, аның көйдергеч ялкыны эчендә көл булырга әзер тор! Габдулла бу хәлләрне төшенми, аның бит үз гомерендә бер кызны да сөйгәне юк әле... Габдулла Сәрви турында уйлый-уйлый, инде бер исле сабын, бер кызлар тарагы, бер кечкенә күбәләк итеп ясаган арзанлы брошка сатып алган һәм аларның берсеннән дә канәгать түгел. Аларның һәркайсы: «Юк, мин Сәрвине шатландырырлык әйбер түгел» — дигәнсыман, ничектер моңаеп торган төсле... Габдулла моннан чыгып, зуррак кибеткә керә һәм аның күзләре өстә эленеп торган озын муенсаларга төшә. Аларның берсе, борчактай вак кына ак төймәләр белән тезелгәне, сәдәф кебек елкылдап, Габдулланың күзләрен камаштыра. Ул аның бср-берсе бер сум бу- 47 луыиа, һәм бер үзе бөтен алынган күчтәнәчләр һәм бүләкләр бәясе булуына карамастан, сатып ала... I абдулла олы базардан чыгып Урал буена таба атлый. Менә ул Мирхәйдәр абзыйлар тыкрыгына килеп керә. Урам буш, тын. Тик аргы очтан көянтә башларына юылган керләр салынган кәрзиннәр элеп бер кыз килә. Юеш кер авыр булырга кирәк, кызның нәзек кенә буе көянтә астында сыгыла төшкән, үзе бу авыр йөкне җилкәсеннән тизрәк төшерер өчен барасы җиренә җәһәт-җәһәт атлый. Менә аларның аралары якынлашты. — Бәй, бу Сәрви бит!—дип гаҗәпләнү катыш эченнән генә шатланып куя Габдулла һәм туктап кала. Кыз килеп җитү белән үк әкрен генә: — Сәрви!—ди. Сәрви күзләрен күтәрә һәм, туктап, кәрзиннәрен җиргә куя. Очрашуның көтелмәгәндә кинәт булып куюы аны каушатып җибәрде ахры, ул кызарып елмая. — Безгә киләсеңме, Габдулла абый?—ди ул, йомшак кына тавыш белән. Бик гади сүзләр бит инде болар. Әмма Сәрви авызыннан алар әллә ничек ягымлы тезелеп чыгалар да, бер җиргә түгелми-чәчелми, шып итеп йөрәккә кереп утыралар. Бу кадәр ягымлы эндәшүгә каршы мөмкин хәтле ягымлырак җавап бирергә тырышып, Габдулла: — Әйе, сезгә киләм, исәнме, Сәрви! —ди һәм аның үз тавышы үзенә ошамый, ул әллә ничек тупас, дорфа килеп чыккай төсле. Алар күрешәләр. Габдулланың исенә муенса килеп төшә һәм ул кесәсенә тыгыла. Тик аның кулы ябешкән кебек кесәсендә торып кала. — Ничек чыгарып бирәсең, нинди сәбәп белән? Тик торганнан әллә ничек уңайсыз килеп чыга лабаса бу... Шулай уйланып ала Габдулла һәм кулын кесәсеннән чыгармый гына: — Мирхәйдәр абзый өйдәме? — дип сорый. — Өйдә. Кунаклар белән утыра. — Нинди кунаклар? — Җизни, аннан соң бер Казан кунагы, — ди Сәрви һәм* Габдулла йөзендәге аптырап калуны күреп: — Юк, юк, син бар... Әтигә күңелле булыр. Ул һаман-һамаи сине: «килмәдеме?» — дип сорашып тора... Габдулланың аптыравына бөтенләй ул сәбәп түгел. Аның башында: «Муенсаны кесәдән чыгарыргамы, юкмы?» — дигән фикерләр бер-берсе белән тартышалар. Чынлап та ничек бирәләр кызларга бүләк? Нәрсә әйтәләр биргән чакта? Менә ул нәрсә генә әйтсә дә, әллә ничек тупас чыгар төсле... һәм Габдулла, муенсаны кесәсендә калдырып, кулын чыгара да кәрзингә үрелә: — Авыр түгелме, Сәрви? Бир, мин сиңа моны су буена хәтле күтәрешеп барыйм. — Юк, юк!—ди Сәрви, куркып, кәрзиннәренә тотына һәм аларны иңбашындагы көянтәгә элә башлый. — Авыр булыр бит, Сәрви? — Юк, бөтенләй җиңел... һәм Сәрви әллә каян килгән җиңеллек белән кәрзиннәр тагылган көянтәне җилкәләренә күтәрә дә, нәзек кенә гәүдәсе белән тураеп куя. — Бар инде, Габдулла абый, — ди ул, елмаеп, Габдуллага, — тик. мин кайтканчы китмә! Габдулланың йөрәге рәхәт кенә кысылып куйды. — Мин кайтканчы китмә!.. Кем әйтте бу сүзне? Шушы нәзек кенә зифа буйлы, елмаеп торган кыз әйтте бит! Шундый гади иттереп әйтте, аның чын күңелдән әйтелүенә энә очы хәтле генә дә шик тоту мөмкин түгел. 48 Кыз җиңел генә атлап китеп барды. Карале, нинди җиңел атлый ул, әйтерсең, аның корзиннәрендә берни юк. Габдуллага очраудан элек авыр кәрзнниәр астында сыгыла төшкән гәүдә әллә кая булган! — Димәк, мин аңа ниндидер дәрәҗәдә кирәк? Габдулла кесәсеннән муенсаны тартып чыгара һәм Сәрви артыннан йөгермәкче була. Ләкин кинәт бу бүләк муенса кызның: «Мин кайтканчы китмә», — дигән сүзе алдында бөтенләй әһәмиятсез, төссез һәм бик арзанлы бер әйбер булып кала. — Ярый, әл дә акылым җитте, чыгарып бирмәдем бит, нинди мәгънәсез булыр иде, — дип шатлана Габдулла. Аның Сәрви сүзенә җавап итеп, кыз артыннан кычкырасы килә. — Сәрви. Сәрви, мин синең капкаңа сөялеп, син кайтканны бер сәгать кенә түгел, бер көн, бер атна, бер ай, бер ел... гомер буе көтәргә риза!.. Менә кыз яр өстенә барып җитте һәм сукмак белән аска төшеп китте. Г1ң элек ул аяклары тиңентен, аннан бил тиңентен күмелде, аннары кәр-зиннәрениләре белән бөтенләй юк булды. Ләкин ул күмелгән җирдә ниндидер яктылык Габдулланың күз алдында һаман җем-җем итеп торды. Аннан соң аның исенә әлеге җыр килеп төште: Эх, җаный, су юлы, Бик сагындым бу юлы... Туктале, нигә китмәде соң ул аның белән су буена? Юк, ай-ваеиа карамый, көянтәне аның җилкәсеннән алырга һәм аны су буена илтеп куярга тиеш иде ул. Нинди шәп сылтауны кулдан ычкындырды бит! Ә су буенда алар нихәтле сүз сөйләшеп өлгерерләр иде. Юк, алай түгел. Сәрвинең нихәтле сүзен ишетер иде ул! Тукта, әле дә соң түгел бит әле. Артыннан йөгерергәме әллә. Килешми шул инде. Мөмкинлекне ычкындырдың, шәкерт! Эх! һәм Габдулла, борылып, әкрен генә Мирхәйдәр абзыйларга таба атлады... 11 Габдулла Мирхәйдәр абзыйларда гөр килеп торган мәҗлескә тап булды. Кечкенә генә өйдә стенага терәтеп куелган өстәл тирәсендә Мирхәйдәр абзый белән аның улы Тимершадан башка тагын ике кеше утыра. Аларның берсе, кара мыеклысы, гармоньны тезенә куйган да, күзләрен түшәмнең почмагына текәп, онытылган хәлдә, татарның моңлы гына бер көен уйный, Мирхәйдәр абзый, скрипкасын күкрәгенә терәп, аны көянтәгә охшый төшкән смычок белән сыза, сары мыеклы берәү аларга кушылып җырлый иде. Кечкенә өй шыгрым тулы. Ул инде шушыннан артык берәүне дә үзенә кабул итә алмый. Шулай булуга карамастан, Габдулланың килүен бу өйдә ясалмасыз шатлык белән каршы алалар. Уен, җыр тынып кала. ' , ‘ — Әйдүк, Габдулла ду-у-ус! —дип Мирхәйдәр абзый урыныннан кузгала һәм скрипкасын бер якка куя. — Менә рәхмәт килеп чыгуыңа! — Бөтенләй үк хурлап йөрмисез икән әле, хәлфә! — ди Миңниса җиңги. — Утыр, җылы бәрәңгедән авыз ит! Өстәлдәге табакта кабыгы белән пешерелгән бәрәңге ярым-йорты гына ашалган көе суынып утыра. Табак белән рәттән, бушап кала язган аракы шешәсе... — Хурлап йөрми, дигәнең дөрес түгел, җиңги,—ди гармонь тотып утыручы мыеклы егет. — Әнә, шешә төбе күренгәч кенә килде бит!.. Өстәл тирәсендәгеләр елмаештылар. Габдулла гармоньчының өскәрәк бөтерелеп торган кара мыегына күз төшереп, уйлап ала: 4. »с. Ә.“ № 7. 49 Хәерлегә түгел моның мыегы. Кызлар мондый мыекка үлеп китәләр... Аның күз алдына тагы Сәрви килеп баса һәм көйләшүме, нәрсәдер аның эчең көйдереп ала. — Хәлфә безне бервакытта да гаеп итеп йөрмәс! — ди Мирхәйдәр абзый һәм шешә төбендәге аракыны чынаякка салып Габдуллага суза.— Менә! Үзенә язган ризык тартып китергән аны монда... — Туктагыз әле, — ди Габдулла, бераз кызарына һәм елмая төшеп, — безнең кесәдә аның дәвамы бар иде... һәм ул кесәсеннән әлеге зур шешәне чыгарып өстәлгә утырта, мәҗлестә бу гадәттән тыш күтәренкелек тудыра. — Менә терә! — дип Мирхәйдәр абзый ни әйтергә белми шешәгә карап тора. — Хәлфә дигәнегез тиктәс кеше түгел икән. Без башлаган әлхәмнең сөбханәкәсен укып бирде бит! — ди сары мыеклы, тере күзле кеше, үзе мыекларын бер якка кыйшайтып көлә. — Юкка акча бетереп йөрисең, хәлфә! — ди, битәрләп, Миңниса җиңги. — Шул шайтан ачыткысына әрәм булган акчаны кешенеке булса да кызганам илаһи!.. Гөиаһысы ничаклы тагы!.. Габдулла хөрмәле төргәкне алып Миңниса җиңгигә бирә. Миңниса җиңги төргәк эченә күз төшереп ала һәм рәхмәт укый: — Алла разый булсын инде, бигрәк хөрмәтләдең! — Менә син, кайнегәч, хөрмә теләгән идең, хәлфә килеп сине хөрмәтләде, — ди әлеге сары кеше. Бу сүз уйнатуга бар да елмаешып куялар. Габдуллага бу тапкырлык аеруча ошый. Ул сары кешенең янындагы буш урынга барып, аның белән янәшә утыра. Мирхәйдәр абзый Габдулла алып килгән шешәнең төбенә сугып, бөкесен атып чыгара да аракыны чынаякларга бүлә. — Ягез әле, салган ашны суытмыйк! —дипг ул үз чынаягын, башлап, кулына ала. Бар да аңа иярәләр һәм чынаякларын күтәреп эчәләр. Габдулла гына авызын тидерә дә чынаягын кире өстәлгә куя. — Юк, юк, хәлфә, ярамады бу, бетереп куй! — Әйе, әйе, син бит монда муллалар мәҗлесендә түгел, оялма! — Муллалар үзләре эчми, дип беләсезме? Эчәләр, сиздермиләр генә... Габдулланың чынаягын кире күтәрттеләр һәм, кыстап, тагын бераз эчерттеләр. Мирхәйдәр абзый өстәлдә турап куйган суганның бер кисәген тозга манып алды да Габдуллага тоттырды һәм: — Э-э-эх, шәкертләрчә эчәсең, Габдулла дус!—диде. — Эчә белми икән, бик әйбәт! Өйрәнмәсен дә! — дип үзенекен өстәп куйды Миңниса апа. — Әйтерсең кешене эчәргә кеше өйрәтә!—дип, Мирхәйдәр абзый аңа каршы төште. — Дөнья өйрәтә аны, җан кисәгем! — Шул хәтле ачы нәстәне... — Эх, җиңги, дөнья аңардан да ачыра-а-ак, — дип сузып куйды гармоньчы. — Менә мин сиңа карап торам әле... Нигә күзләрең кызарып, күз кабакларың шешенеп тора синең? Нигә синең кулларың менә болай яргаланып, бирчәеп беткән? Ә мин беләм нигә? Без эшләп чыгарган сабынның ачысы ашаган аны... — Сөйләмә дә, кем, Сәфәргали! Шул сабын, сода ачысы белән кулсыз калырбыз инде ахры без... — Ә нигә ачы ул сабын, беләсеңме шуны? Юк. белмисең син аны, Миңниса җиңги! Менә без, шул сабынны кайнатучылар, Крестовников- иың мастеровойлары, беләбез аны... — Габдулла дус, бу сезнең якташ бит! Казаң кунагы бу, — дип таныштырды аны Мирхәйдәр абзый. Ләкин Казан кунагы моны ишетмәдеме, әллә моңа әһәмият бирмәдеме, бүленгән сүзен җиңгигә карап дәвам иттерде: 50 Син аны, апай кеше, аның эченә салынган сода яисә поташ белән генә ачы дип беләсеңме? Юк! Безнең күпме ачы тир сыгылып салынган 5л сабыйга! Уйнап сөйли бу, дип уйлый күрмә. Л'1епә безне, унике кешене, заводтан куып чыгардылар. Ни өчен, дип сорарсың. Әйтеп бирим. Минем белән бергә шәм казанында эшләүче Ефим, минем иптәш, алты потлы сабын кисәген күтәреп илткән җиреннән сөртенеп егылды да, сабын астында калып изелде. — Абау илаһи!—дип, Миңниса җиңги куркынып, әрнеп куйды. — Коточкыч таза кеше иде үзе, мин сиңа әйтим! Салсал кебек. Сабынны цехтан складка ташый иде. Кызганып карап торганым бар: маңгаеннан, яңакларыннан кара тир юл-юл булып ага иде бичараның. Шуның өчен хуҗа күпме түли иде, диген: утыз биш тиен көмеш! Алты бала туйдыра иде шул акчага. Бар, хуҗага барып зарланып кара: пожалыста! Ул сине тотмый, риза түгел икәнсең, рашчот ал да, чыгып кит заводтан. Синең урыныңа капка төбендә тилмереп эш көтеп торучы сала халкы бетәсе түгел! — Соң, балалары кем кулына калды? — Шул ук заводта эшләп имгәнгән, эшкә ярамый торган әнкәләре кулында. — Ул нишли инде бичара шул хәтле бала белән? — Нишлиме? Закон буенча балаларны завод үз тәрбиясенә алырга тиеш иде. Нигә дисәң, ул аларның аталарын үтерде бит! Юк. Крестовников дурак түгел: фабричный инспекторны сатып алып, рабочий үзе гаепле, дигән решение чыгартты да, хатынга башаягы утыз сум акча биреп җаваптан котылды. — Эт икән!—диде Мирхәйдәр абзый. — Шул хатын кебек, бала тудырып, бала үстереп карасын иде ул мәлгын!—дип ярсынды Миңниса апа. — Аны әйтәсең син, Миңниса апай! Ирле-хатынлы Сарычевлар эшлиләр бездә. Шуның хатыны шәм казаны янында егылып, эшләгән җирендә тапты үзенең баласын. Күтәрешеп өенә алып кайтып куйдык. Баласы авыру туды, бичараның. Авыру баласын калдырып, тагын казан янына килеп басты бу. Үзе дә терелеп җитмәгән бит әле. Соң нишләсен? Килмәсә, тегендә капка төбендә кешеләр күп. Алалар да куялар моның урынына. Шуның баласы, анасының сөтенә тилмереп, ачтан үлде, бичара. — Анасының сөте беткән идемени? — Бетмәсә ни! Смотритель хатынны баласын имезергә кайтармады. Ничә тапкыр ялварып сорады хатын. Бер көтү эт асрый иде шул Варлов дигән канечкеч. Сарычева баласын имезеп килергә сорагач бу: «Әнә минем өемдә өч этем мине көтеп тилмереп утыралар, мин кайтмыйм бит!» — дип җавап биргән, явыз! Габдулла Сәфәрнең сөйләгәнен шулкадәр бирелеп, әсәрләнеп тыңлады, хәтта шул сүзне үзе дә колагы белән ишеткәндәй кашларын җыерып куйды. Ниһаять, ул: —Э-э-х! Җиһан апа кирәгие монда, Җиһан апа! —дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды. — Кем, кем?—дип кызыксындылар Сәфәрне тыңлап утыручылар. Шунда гына Габдулла үзенең тойгыга бирелеп китүен сизеп алды һәм әйткәнен бер-ике сүз белән бетерергә ашыкты: — Юк, бер хатынны әйтәм... Безнең авылда... — Соң, соң?—дип Мирхәйдәр абзый да, Миңниса җиңги дә үзләренең кызыксынуларында нык тордылар. Габдуллага аплатып бирергә туры килде. — Мин үскән Кырлайда шулай Хафиз дигән бер оаи, Җаобар дигән ялчысының хакын басып калырга маташкан иде. .Шунда Җиһан дигән. 4* 51 хатын килеп чыкты да, шундый өереп алды байны, бөтен авылның нее китте! — Түләттеме соң? — Түләтү генә түгел!—дип башын күтәреп ияк кагып куйды Габдулла. — Кая керер тишек тапмады баең!.. — Анысы ничек булгандыр, положим, — дип Сәфәр ышанмыйчарак Габдуллага карап куйды. — Мин дә шуны әйтәм, — дип сүзгә кушылды Нәгыйм абзый, әлеге сары кеше, — Макаров тегермәнендә без дә шулай дулап карадык, тегермән буш торган көннәр өчен бездән чигереп алып кала башладылар. Без, кубып, хуҗаның үзенә киттек. Фабричный инспектор килде. Шулай да шулай. Чигерүне туктаттылар туктатуын. Әмма шуннан соң тегермәндә кычкырып сөйләшкән өчен дә штраф сала башладылар. Каезлыйлар гына! Шулай итеп, Макаров тегермән тик торганда югалткан акчасын икеләтә кайтарып алды и шуның өстәвенә эшчене дәшмәскә өйрәтте. Менә терә сиңа! — Безне дә шулай иттеләр шул менә, — дип сүзендә дәвам итте Сәфәр. — Ефим егылгач, без эш ташлап контора алдына бардык. Безне, көйләп-чөйләп, тынычлап кайтарып җибәрделәр. Ә икенче көнне безне, башлап йөргән унике кешене, пашпортларга «шайтан печәте» сугып, куып чыгардылар. — Нинди «шайтан печәте» ул?—дип кызыксынды Миңниса апа. — Ниндиме? Пашпортыңа «забастовщик» дип печать сугалар да, син шуның белән шайтан каргаган кебек йөрисең шәһәрдән-шәһәргә, за- водтанзаводка өстерәлеп. Шул печатькә күз төшереп кенә алалар да: «Юк бездә эш!» Шабаш! Хут кәкрәй дә үл! Менә нәрсә уЛ «шайтан печәте»! — Бу бит бөтен байлар, безгә, мастеровойларга, каршы сүз беркеткән, дигән сүз?! Моны Мирхәйдәр абзый әйтте. — Ий-ех! — дип йөрәгеннән чыгарып кычкырып җибәрде Сәфәр. Бар да аңа карадылар. Сәфәрнең күзендә әллә нинди куркыныч ут кабынган, бик каты бер сүз әйтергә җыенып та сүзен таба алмагандай, аның иреннәре тетрәнеп торалар, ә үзе, кемнедер өзгәләп ташларга теләгән кебек, куллары белән кыска һәм кискен хәрәкәтләр ясый иде. Нәгыйм аны тынычландырырга теләп дәште: — Я, төкер әле, Сәфәр, куй әле дөнья сүзен! Күтәреп җибәр әле менә моны! Ул аракы салган чынаякны Сәфәргә сузды. — Юк! — дип кычкырды, кулының учын чынаякка каршы куеп, Сәфәр. Бу шул кадәр көчле һәм кискен әйтелде, кыстарга яратучы Нәгыйм чынаякны берсүзсез кире өстәлгә куярга ашыкты, ә Сәфәр кинәт урыныннан сикереп торды һәм, мич янына эленгән чүмечне кулына эләктереп,'ишекне бәреп чыгып китте. — Тимерша, бар әле, — диде, бераз тынычсызланып, Мирхәйдәр абзый. Тимерша торып, Сәфәр артыннан чыгып китте. Габдулла, үзе белән Сәрви арасына килеп кергән купшы мыекларны онытып, Сәфәрне чын күңеленнән кызгана башлаган иде инде. Ләкин шул вакыт су буеннан кайткан Сәрви килеп керде һәм әлеге мыеклар тагын аның күз алдына килеп бастылар. — Әтәчләнә геиә! Барыбер китереп сугалмый!—дип уйлап алды ул Сәфәр турында. Яңа бистәдә «ватам тәрәзәгезне!» дип әтәчләнгән Вәли абзый һәм, Җиһан апа әйткәнчә, «сукмас олы күтәрә» торган кырлайлар тагын аның исенә төштеләр... 52 12 Сәфәр чыгып йөгерү белән мәҗлес айнып китте. Шешәдәге һәм чынаяклардагы аракының эчелеп бетмәвенә карамастан, берәү дә аңа сузылмады. Нәгыйм абзый бөтенләй урыныннан ук кузгалды. Аны кыстый башладылар: — Кая кузгаласың, утыр әле, кияү!.. — Юк, рәхмәт. Балалар көтә торганнардыр. Ә Майсафа миннән башка бер минут яши алмый. Аллага шөкер, хатын бик ярата әле!.. Телгә тапкыр кияүне көлешә-көлешә озатып, бар да ишек алдына чыктылар, i абдулла да чыкты һәм шунда ук күзләре белән Сәрвине эзләргә тотынды. Аның күзе бауга керләр элеп торучы Мнңниса апага төште. Сәрви кая соң? 1 абдулла өй артына таба каерыла төште. Анда яр өстендәге скамья янында Тимерша Сәфәрнең башына чүмеч белән су коя, алар янында Сәрви ак сөлгене ике кулына элеп тоткан килеш басып тора иде. Бу торышы белән кыз Габдуллага бигрәк тә зифа күренде һәм ул моны аның мыеклы егет алдында юри матур күренергә тырышып, купшыланып торуына сылтады. Менә кыз Сәфәргә сөлгене сузды һәм елмаеп нәрсәдер әйтте. Егет тә аңа елмаеп җавап бирде. — 1\ара инде, — дип эченнән генә сызып алды Габдулла, — үзе: «Габдулла абый, мин кайтканчы китмә!» диде, инде хәзер икенче егет белән кылчыкланып тора. Менә син ул кыз халкына ышан! Ачуы чыгып, ул инде Мирхәйдәр абзый белән саубуллашып, тиз генә китеп барырга уйлаган иде. Ләкин шунда Сәфәр, Габдулланы күреп, дәшеп өлгерде: — Шәкерт кеше, синдә тәмәке бар бугай, сыйланып алыйк булмаса! Габдулла китәргә уйлагач та, аның, йөрәгендә ике теләк үзара тартыша башлаганнар иде. Бер теләк: «егет бул, шул кыз алдында сынатып торма, эре генә чык та кит, теге аптырап калсын!» ди, ә икенче теләк: «и-и-х, хәзер менә шунда өермә чыксын иде дә Сәрви белән икебезне бергә кушып, өереп алып китсен иде, миңа инде аңардан башка яшәү юк!» —ди иде. Шуңа күрә Сәфәрнең дәшүе шулкадәр вакытлы һәм шулкадәр урынлы булды, Габдулланың Сәфәр янына, Сәрви басып торган җиргә/йөгереп барып җитәсе килде. Ләкин ул үзен тыеп калды һәм, сынатмаска тырышып, кесәсендәге тәмәкене юри ашыкмый гына чыгара башлады. «Дюшес» тартмасын ачып иң элек ул аны Мирхәйдәр абзыйга сузды. Аннан соң Сәфәр белән Тимерша килеп җиттеләр һәм берәр папирос алдылар. Габдулла күз кырые белән генә Сәрвинең сөлгене тотып өйгә кереп китүен күреп калды, һәм кереп барганда аңа Сәрви болан таба күз ташлап алгандай тоелды. — Әйдә, алайса бераз һавада утырып алыйк! — диде Мирхәйдәр абзый, һәм бар да яр өстендәге скамьяга барып утырдылар. Кичке сәгать сигезләр булуга карамастан, кояш әле Җаек өстендә шактый биек тора, шулай да өйнең күләгәсе скамьяда утыручыларны капларга җитә иде. Җаекның Бохара ягы дип аталган аргы ягы гаять тын киңлек булып җәелеп ята, һәм исәр-исмәс җил белән әкрен генә тузанланып, тынгысызланып торган юл да, шул юл буйлап ялкау гына атлаучы дөяләр кәрваны да бу тынлыкны һәм хәрәкәтсезлекне боза алмыйлар иде. — Я, душ ничек булды? — дип кызыксынды Мирхәйдәр абзый. Похмельдән бернәрсә дә калмагандыр шәт? — Ә! —дип нидер исенә төшкәндәй җиңел генә көлеп алды Сәфәр. Шәп булды, Мирхәйдәр абзый! Теге нәрсә башны бик томалап ташлаган иде, каһәр! Хәзер, әйтерсең, менә монда ике яклап (ул ике кулы белән ике чигәсен күрсәтеп алды) форточка ачтылар! Аннан бераз уйланып алганнан соң өстәп куйды: 53 — Нервалар шундый минем, Мирхәйдәр абзый! Эчәргә ярамый. Бөтенләй ташлыйм инде... — Булдырып булса, хәерле эш инде үзе... Ташлауны әйтәм... — дип куйды Мирхәйдәр абзый. — Булдырырга кирәк, Мирхәйдәр абзый!—диде Сәфәр һәм папиросын нык кына суырып алганнан соц дәвам итте: — Бервакыт шулай Казанда хәрчәвнәгә кереп утырдык. Әлеге шул бая мин әйткән мәрхүм Ефим, Исмәгыйль абзый, аннан Алафузовтаи берәү — Садыйк дигән кеше, минем белән яшьтәш булыр... Мин бернәрсәгә аптырадым. Без бөтенне күтәреп эчкәндә, Садыйк авызын гына тидереп куя. «Син нәрсә, ишанга барып кул бирдеңме әллә?» — дип сорыйбыз. «Болан да акылым ярты-йорты, инде аны да эчеп бетерсәм, нәрсә кала?» — ди бу. «Менә синең акылың бар,—ди Исмәгыйль абзый аңа каршы, — ә минеке юк. Ярар, ә бай бит икебезне дә үгез урынына бертигез җигә. Шуннан соң синең акылыңның ни кирәге бар?» — «Бар икән шул, ди, Садыйк әйтә, менә сез баядан бирле Крестовниковны сүгеп утырасыз: «сукин сын»да «сукин сын»... Иөз тапкыр сүгегез, мең тапкыр, аңардан Крестов- никовиың мыек очындагы бер генә төге дә кыймылдамый. Аңардан безнең тормышка берәр файда киләме? Юк! Шабаш! Ә Питерда Обухов заводында мастеровойлар нишләгәннәр? Ә Ростовта? Ә Сормовода? Байларны приказчиклары-ниләре белән өстәл астына кереп качарга, полицияне чигенергә заставить иткәннәр. Менә акыл! Шуннан соң безнең колаклар үрә торды. Сөйлә дә сөйлә! Ничек булган бу эш? Энәсеннән җебенә хәтле сөйләп бирде безгә бу. Исең-акылың китәрлек эшләр эшләнеп ята дөньяда, ә без хуҗаны сүгеп хәрчәвнәдә эчеп утырабыз. Әллә ничек булып китте. Оят та, ачу да килә... Менә шундый хәлдә калдык. Безнең үз кеше иде ул, ышанычлы кеше. Ул безнең янга эчәргә түгел, по душам сөйләшер өчен килеп утырган икән. Шуннан соң ук безгә кесәсеннән чыгарып бер язу тоттырды... — Нинди язу? — дип кызыксынды Мирхәйдәр абзый. Габдулла да, түземсезләнеп, кузгалып куйды. Ләкин Сәфәр җавап бирергә ашыкмады, ул сүнгән папиросының очын Мирхәйдәр абзый папиросына терәп кабызып алды һәм аны берничә тапкыр тирән-тирән генә суырып, тузгытып төтен җибәрде. Шуннан соң гына ул артына һәм тирә-ягына карап алды да: — Монда ышанычлы кешеләр. Бу шәкертне дә менә Тимерша мактап сөйләп торды. Алайса мин сезгә бер нәрсә күрсәтим... — диде. һәм ул бумажнигын чыгарып, аның акча сала торган җирен түгел, шуның артын каерып, кулын әллә кая эчкә тыгып җибәрде дә, аннан саргаеп беткән бер кәгазь тартып чыгарды. Бу кәгазь җилем басмада шактый эре хәрефләр белән язылган прокламациянең яртысы булып, ул да дүрткә бөкләп төрү һәм бумажиикта озак яту аркасында тузып, ки- сәкләнеп беткән иде. Шуңа күрә Сәфәргә аны бик кадерләп, бик зур саклык белән тез өстенә җәеп салыр өчен шактый вакыт кирәк булды. — Менә, шәкерт, укы!—диде ул Габдуллага, — тик, пожалыста, шыпыртрак... Габдулла иелә төшеп прокламациянең исән калган яртысында шул юлларны укыды: «Кушылыгыз бергә, дөньяның малсызлары! Бетсен капиталистлар! Бетсен самодержавие!» Бу сүзләр Габдуллага бик нык тәэсир иттеләр. Аларны ул үзенә ышанып әйтелгән сер итеп кабул итте һәм бу аларның әһәмиятен аның каршында тагы да ныграк арттырды. Габдулла берьюлы берничә яшькә үсеп киткәндәй булды... ...Мирхәйдәр абзыйлардан ул Сәфәр белән бергә чыкты һәм алар зур собор мәйданында аерылыштылар. Башта Габдулланы яшьсенеп, аңа өстәнрәк карап сөйләшкән Сәфәр, аерылышканда, аның кулын дусларча 54 кысып торды һәм киткәндә: «кара, сер—сер көе калсын!» дигәнсыман мәгънәле генә карап алды. Габдулланың күңелендә бу кара мыеклы таза егеткә карата читсенү тойгысының эзе дә калмады. Киресенчә, ул хәзер аңа карата күңелендә дуслык җылылыгы тонды, ә аның тормышта Габдулла белмәгән серләрне белүе аны бик зур хөрмәткә лаек югарылыкка күтәрде. — Сәрвине аңа көнләдем, нинди юләрлек, мин дә, Сәрви дә аның алдында балалар гыиа бит әле! —дип уйланды ул. Аннан соң аның киткән чакта Сәрви белән, сынатмаска тырышып, салкын гына саубуллашуы күз алдына килде. — Я. балалык түгел дпң инде! Сынатмый, имеш!—дип ул үзен-үзе битәрләде, һәм Сәрви хәзер аның алдында бөтен шикләрдән әрчелгән, бары аны гыиа, аны гыиа балаларча ярата торган беркатлы кызга әверелде. Чынлап та, кул биргәндә ул Габдулланың күзләренә ниндидер сорау биргән кебек, кашларын почмакландыра төшеп карады. «Габдулла абый, инде китәсең дәме? Без синең белән бер авыз сүз дә сөйләшеп өлгермәдек бит әле...» дигән сүзне әйтте бу караш. Ләкин Габдулла инде үзенең ясалма бәйсез кыяфәтен үзгәртеп өлгерә алмады, салкын гына кул бирде дә китеп барды. Юләр! Ах ю-ләр! Юк! Моның белән бар да бетмәде әле! Ул моны төзәтәчәк, һичшиксез. Ул монда яңадан килер. Яңадан Сәрвине күрер, һәм яңадан аның алланып торган озынча тырнаклы шома гына бармакларын кулына алыр. Алар гадәттәгечә салкынча һәм бераз дымлы. Нигә дисәң, аның куллары гел суда: ул я тагаракта кер юа, я керне Җаекка илтеп чайкый... Озак, озак аның кулларын үз кулларында тотып җылытасы килә Габдулланың! һәм шунда Сәфәрнең тәүге сүзләре аның исенә килеп төшәләр: — Миңниса апай, нигә синең кулларың болай яргаланып, бирчәеп беткән? Без кайнаткан сабынның ачысы ашаган аны... Миңниса апаның бармаклары Габдулланың күз алдына килә. Алар чынлап та яргаланып, бирчәеп беткәннәр. Чәнчә белән атсыз бармаклары бик ямьсез кәкрәеп, тырпаеп торалар, йомарланмыйлар да, тураймыйлар да... — Чынлап тамы, Сәрвинең дә бармаклары шулай булып калыр?!! Юк, юк! Габдулла моңа юл куймас! Ул бөтен көчен куеп аны кер юудан коткарыр. Ул үзе юар Сәрви юасы керне! Ә Сәрви тамбур энәсе белән яулык, сөлге чигеп, күп булса күлмәк тегеп кенә утырыр! Ә Габдулла аңа бөтен кирәкне китереп кенә торыр. Ул аның ире булыр! Шундый кайгыртучан, шундый яхшы күңелле, ягымлы ир булыр ул аңа! Дөнья эңгер-меңгергә күмелеп бара. Урамнардагы өйләрдә инде ут алынган. Габдулла юлның тигезен, чокырын исәпкә алмый бара бирә. Хәтта ул, дәртенә сыеша алмый, таурак урыннарга юри менеп китә. Аның башында чыгып җитмәгән макмыр шаулый. Колаклар гөж килеп чыңлыйлар. Ләкин аңа рәхәт! — Юк, яманга түгел, яхшыга чыңлыйлар, яхшыга!—дип уйлый Габдулла... Җиденче бүлек 1 Икенче көнне иртән Габдулла бик озак йокы белән өн арасында изрәп ятты. Мәдрәсә тәрәзәсеннән төшкән кояшның нурлары аны һаман бимазалады, ул алардан качып һаман күләгәгә шуышты, шуышты... Ләкин ул тирән йокы белән йоклап китә алмады. Кичәге макмыр аның башын кургаш тутырган кебек авырайтып, томалап торды. Ара-тирә генә 55 ул оеп киткәләде һәм шундук Сәфәрнең, мыегын бөтергәләп, үзенә карап торганын күрде һәм Сәфәр аңа һаман бер сүзне тукыды: — Син аны салкын су белән, салкын су белән!.. Ахырысы, Габдулла юрганын ачып ташлады һәм торып утырды: әйе, чынлап та Чаганга йөгерергә һәм суга чумып алырга кирәк! Ләкин нәрсә бу? Күзләрен йомган арада аңа карап торган Сәфәрнең күзләре өнендә дә аңа карап торалар. Әнә! Габдулла аларга текәлеп карый. Күзләр аңа елмаялар. — Сабахларыңыз хәерле улсун, әфәндем! — ди аңа карап утыручы. Бу киң җилкәле таза гына егет. Ул Габдулладан ерак түгел генә аякларын бөкләп идәнгә утырган, кулларын күкрәгенә кушырган да, Габдуллага елмаеп карый. Габдулла аптырабрак аңа сорау бирә: — Сез әйттегезме «салкын су, салкын су белән» дип? — Юк, мән дәелем... Төрекчә сөйләшә... Габдулла уңайсыз гына кызарына һәм бер сүз дәшми, тиз генә чыгып китәргә җыена. Ул сөлгесен чөйдән алып ишеккә юнәлә, ләкин әлеге егет аны туктатып өлгерә: — Сиз чимәгә гидиюрсез? Мән һәм сизниңлә гидиюрем! ’.. Ул утырган җиреннән җиңел генә сикереп тора. Бу — буйга уртачадан тәбәнәгрәк, ләкин киң җилкәле, киң маңгайлы, кыска гына кара чәчле, зур кара күзле тере генә кеше. ЛАыек Сәфәрнеке кебек зур түгел, ләкин елкылдап торган чем-кара, матур гына бөтерелгән мыек... Алар Чаганга төшеп китәләр. Габдулла юлда аның кемлеге белән кызыксына. Ләкин егет үзе турында күп сөйләргә яратмый, күрәсең: — Габделвәли, Стамбулдан. Мосафир, — ди һәм үзе турындагы мәгълүматны шуның белән чикли дә, Җаек турында, аның табигате, аның кышы һәм суыклары, аларның дәвамлылыгы турында сорашырга тотына. Габдулла мөдәррискә килә торган төрек газеталарын һәм китапларын укып, төрекчә шактый төшенә башлаган иде инде. Шуңа күрә аңа Габделвәли белән аңлашу читен булмады. Ул аның бөтен сорауларына җавап бирә б.арды. Ярга барып җитү белән Габдулла тиз генә чишенде дә суга кереп китте һәм чиркәнчек алыр өчен чумып алырга ашыкты. Өч тапкыр чумып алганнан соң ул чәчләрендәге суны сыпырып төшерә-төшерә һәм авызына кергән суны пошкырып чыгара-чыгара, ярга күз салды. Габделвәли күлмәген салган да күкрәгендә бөдрәләнеп торган кара төкләрне кулы белән сыйпый-сыйпый, көлеп Габдуллага карап утыра иде. — Нигә төшмисез? Су бик шәп!—дип кычкырды Габдулла. Габделвәли үз телендә: «Сезнең бу гаять зур суыгызга кереп батуымнан куркам!» дип кычкырып көлде. Аннан соң ул суга сикереп төште һәм үзенең бик шәп йөзүче икәнен күрсәтте. — Куркам, дигәч, мин сезне чынлап та йөзә белми икән, дип торам,— дип гаҗәпсенде Габдулла. — һа, Габдулла әфәнде! Мактанудан булмасын, без Кара диңгез буенда үскән егетләр, — диде, хәйләкәр генә елмаеп, Габделвәли. — Каян бу минем исемне белә, — дип эченнән генә гаҗәпләнеп куйды Габдулла. Аннан соң билгеле булды: Габделвәлине мәдрәсәгә китерүче мөдәррис һәм аны каршы алучы Сәлүк Сафый Габдулла турында бөтен мәгълүматны аңа биреп бетер'гэннэр икән... Судан чыгып алар яр башына менеп утырдылар һәм, кояшта кызынакызына, ашыкмый гына киенделәр. , 1 — Сез су керергә барасызмы? Мин дә сезнең белән барам! 56 ^Габделвәли кесәсеннән бик арзанлы нәзек кенә папирослар чыгарып Г абдуллага тәкъдим итте. Алар тәмәке тартырга тотындылар. Габделвәли кызыксына калды: — Сезне шагыйрь дпп сөйлиләр?.. Габдулла, кызарынып: — Мобаләга Габделвәли әфәнде!—диде. — һәрбер назым 16 17 язган кеше шагыйрь түгел, кешеләр арттырып сөйлиләр. Габделвәли мәгънәле генә иреннәрен тешләде һәм күзләре белән генә елмаеп куйды. — Яшерегез, яшерегез, ләкин барыбер миннән яшерә алмассыз! — ди иде аның, бу елмаюы. Аннан сон. ул үзенең шигырь яратуын, төрек һәм француз шагыйрьләрен яратып укуын сөйләде, һәр ике телдә бер-ике юл шигырь укып алды. Габдулла француз телен беренче тапкыр ишетә иде. Француз шигыре үзенең шигырь аһәңе, яңгырашы белән Габдулланы бөтенләй гаҗәпләндерде: — Карагыз әле, шигырь дип әйткән нинди көчле нәрсә! Ул ацлаеш- сыз телдә дә шигырь булып яңгырый... — Чөнки йөрәк теле бу! — диде, кулын күкрәгенә куеп Габделвәли. Бу Габдулланың кайчандыр бала чагында ишеткән «күңел күзе» дигән төсле яңгырады. — Пөрәк теле... Әйе... — дип Габделвәлине дөресләп куйды ул. һәм ул Габделвәли белән уртак телне тапты. Алар танышуларының беренче көненнән үк дуслашып киттеләр. Дуслашкан саен Габделвәли үзенең монда килеп чыгу тарихын ача барды. Ул качак булып чыкты. Стамбул университетында укыганда, студентлар хәрәкәтенә катнашып, бик нык полиция эзәрлекләвенә эләккән һәм шунда Россиядән килгән Кәбир әфәндегә очрап, аның киңәше белән Россиягә качып киткән һәм туп-туры Җаекка килеп чыккан. Ниһаять, Габдулла Кәбир әфәндегә килә торган төрек газеталарында укып белмәгән коточкыч хәлләрне Габделвәли авызыннан ишетеп белде. Төрек халкының феодаллар тарафыннан таланган иң кара елларында «Мине тәхеткә утыртсагыз, мин сезгә конституция һәм реформалар бирәм!»— дип алдап тәхеткә менеп алган солтан Габделхәмит үзенең теләгенә ирешү белән ил өстендә элекке феодаллардан да ерткычрак үз хөкемен урнаштыра. Аның ялган вәгъдәләренә ышанып, аны тәхеткә менгезүгә булышкан кешеләрне «ә, әле сезгә конституция кирәкмени?» дип төрмәләргә яба, сөргенгә озата. Халык һәм дәүләт интересларыннан күз йомган, бары үзенең шәхси тынычлыгы өчен генә тетрәп торган солтанның капризы өчен Стамбул, Измир, Анатоли шәһәрләренең урамнарында каннар түгелә, Босфор төрмәсендә кешеләрне тере көе таш капчыкларга тутыралар, халыкның иң талантлы вәкилләре, язучылары, тарихчылары, художниклары Гарәбстан чүлләренә сөргенгә җибәреләләр һәм шунда аның үтә зарарлы һавасына түзә алмый һәлак булалар. Канлы солтан үзенең «йолдыз сараенда» җарияләре белән көн-төн типтерә, кәефләнә, аның өчен хөкүмәт казнасы акча җиткерә алмый. Халык өс- тенә яңадан-яца салымнар салына. Халык тәмам бөлә. Провинцияләрдә ачтан үлә башлыйлар, солтанның анда эше юк. Типтерер өчен аңа акча кирәк. Ләкин налог түләүчеләрнең тиреләре җиде тапкыр туналган, си- 16 .Мобаләга — арттырып әйту. 17 Назым — көйле әйбер. 57 •езенче тапкыр тунау мөмкин түгел. Шунда солтан дәүләт банкысын инглиз һәм француз банкирларына тапшыра: «Алыгыз, әнә сезгә халык, теләсәгез ничек талагыз, менә сезгә җир, концессияләр төзегез, теләсәгез нишләгез, тик миңа акча гына бирегез, минем кесәмдә акча өзелмәсен!» Дәүләт һәлакәт чокыры алдына килеп баса. Солтанның канлы сәясәте белән ризасызлык җәмгыятьнең бөтен катлауларын чолгап ала. Шымчылар моны солтанга җиткереп торалар- һәм үзенең шәхси тынычлыгы өчен тетрәп торган солтан һәрбер шик астына алынган кешене, ул кем генә булмасын, ачыктаначык яки яшерен рәвештә үтерүләр оештыра, алдап, кая булса да чакырып, яки ашка агу салып үтерүләр хөкүмәтнең сәясәтенә әверелә. Боларныц берсе дә канлы солтанга үзен җирдәге мөселманнарның бердәнбер хәлифәсе итеп атарга комачауламый. Ул аларның, шулар эчендә Россия мөселманнарының да, дини фанатизмнарын файдаланып, Госманлы империясенең чикләрен әллә кайларга җәеп җибәрү хыялы белән яши. Габделвәли бу хәлләрне сөйләп беткәннән соң, французча бер шигырь укыды һәм аның Виктор Гюго шигыре икәнен әйтте. Аннан соң ул аның эчтәлеген төрекчә сөйләп бирде. Сәләмә киемнәргә төренгән бер дәрвиш урамда ефәк киемнәргә төренгән, алтыннар белән зиниәтләнгән һәм мәһабәт аргамакка атланган төрек пашасының атын тезгененнән тотып туктата һәм аңа шул сүзләрне әйтә: Факеллар төтенлиләр, һәм алар сине табутын, янында көтәләр... Синең явызлыгың егылган халык өстенә тулышкан касә булып түгелә. Назлы үләннәр өстендәге урак кебек селтәнәсең син кешеләр өстендә. Зиннәтле, мәһабәт сараең белән масаясың син, Ә ул сөякләр өстенә корылган бит! Бел: соңгы сәгатең якынлаша, егылыр синең пайтәхетең! Аяк баскан җиреңдә, аяк астыңда каберлек ачылыр! Теге дөнья богауларыннан сиңа котылу юк! — Карале, бу бит нәкъ теге Сәфәр күрсәткән кәгазьдәге «Бетсен самодержавие!» дигән сүзләр белән туры килә! Шигырь Габдулланың күз алдында үзенең абстракт мәгънәсеннән чыгып тормыш белән бәйләнгән реаль мәгънәгә әверелеп китте... Беркөнне ул Габделвәлидән иртәрәк торды һәм аның ягына күз төшерде. Габделвәли кыска гына пальтосы астында бөгәрләнеп яткан, пальто астыннан аның ялан аяклары чыгып тора, бер аягын ул кырын яткырып, икенчесен идәнгә бармаклары белән чәнчеп куйган иде. Шунда ук аяк очында аның штиблетлары тора, алар артык дәрәҗәдә тузган, берсенең табаны кубып, авызы ачылган... — Берсе ашарга сорый моның, ә икенчесе ничек икән? — дип, кызыксынып, Габдулла икенче штиблетны күтәреп карады һәм аның табаны бөтенләй юк икәнен күрде. Иптәше уянгач, ул аңа тәкъдим ясады: — Әфәндем, сезнең штиблетларны чыгарып ташларга вакыт җиткән. Без бүген сезгә базардан яңа штиблет алырбыз. Мин беләм, сезнең, мосафир кешенең, акчасы юк. Сез кайгырмагыз, миндә акча бар... Габделвәли бу тәкъдимне катгый рәвештә кире какты. — Юк, аяк киеменә әле түзәрмен. Миңа корал гына табып аласы, мин үзем башмакчы, — дип көлде ул һәм өстәп куйды. — Тәмәке юк, менә мин аңа түзә алмыйм. Миңа дуслык ясыйсыгыз килсә, бер пачка тәмәке алыгыз!.. 58 Габдулла шунда ук тәмәкегә торып чапты һәм кибеттә, акча түләгәндә, аның исе китте: кесәсендә калган акча штиблет алырга түгел, бүген өчен икесенә ашарга чак-чак җитә иде... Ул Габделвәлигә тәмәке алып кайтып бирде. Ләкин, сынатмас өчен, аңа акчасы беткәнлекне әйтмәде. Шул көнне үк ул мөдәррискә барып алда күчереләсе китаплар, эшләпәсе эшләр хисабына дип өч сум акча алып кайтты. Бу аларпыц икесенә дә мәдрәсә ачылганчы күмәч алып чәй эчеп яшәргә һәм тәмәкегә аптырамаска җитте. Кайбер көннәрне алар Чаганга төштеләр һәм анда тотылган кечкенә чабакларны шунда ук кыздырып ашадылар, кастрюля белән чәй кайнатып эчтеләр, аннан сон, тәмәке тарта-тарта шигырьләр турында сөйләштеләр. Габдулла башта төрек һәм француз шигырьләре белән кызыксынды. Төрек шагыйрьләре Габделхак Халит, Намык Кәмал белән, француз шагыйрьләре Гюго, Барбье белән ул шунда танышты. Аннан соң ул үзе Габделвәлине тагар һәм рус әдәбияты белән таныштырырга тотынды. Габделвәлине Заһир Бпгпев романнары бик кызыксындырды. Аңа Лермонтов шигырьләре, аеруча аның Пушкин үлеменә язган шигыре бик ошады. Аннан соң алар бергәләп Тургеневның «Рудин»ын укыдылар. Габделвәли үзенә аерым, русча-төрекчә лөгать дәфтәре ясады һәм Габдулладан русча өйрәнергә тотынды. 2 Мәдрәсә ачылуга Кәбир әфәнде Питербургдан кайтып төште. Аның артыннан зур гына багаж белән апельсин сарысы төсле, юка гына кәгазьгә басылган тышлыкта кечкенә генә күләмдә «Бәхетле Мәрьям» китабының тиражы кайтты. Кәбир әфәнде шунда ук Габдулланы үзенә чакыртып, анда алар китапны тагын бер тапкыр басма хәлендә укып чыктылар. Үзе язган әйбернең басма китап рәвешендә чыгуы Габдуллада көтелмәгән шатлык белән бергә беренче «мөхәррирлек» 18 горурлыгы да тудырып өлгерде. Китапның ике данәсен мәдрәсәгә алып кайтып, берсен шәкертләр яткач, иркенләп үзе генә укып чыгар өчен мендәр астына салып куйды, икенчесен иптәшләренә укырга бирде. Ләкин бу китапта күпме дә булса үзенең катнашы барлыгын ул берәүгә дә әйтмәде, «кем язган?» дип сораучыларга ул бары «Кәбир әфәнде әсәре» дип кенә җавап бирде. Шәкертләр китапны көлешә-көлешә, бик кызыксынып укыдылар. Ишетеп, башка мәдрәсә шәкертләре дә килеп җиттеләр. Кәбир әфәнде аларга китапның Мортаза бай кибетендә сатылачагын әйтеп җибәрде. Ике меңлек тиражның бер өлеше казак арасында йөри торган таныш сәүдәгәрләргә тапшырылды. Күп тә үтмәде, китаплар сатылып беттеләр, хәтта җитми дә калдылар... Габдулла көн саен шәкертләр яткач, бишле лампа яктысында «Бәхетле Мәрьям»не ачты һәм һәрбер ачуда аны төрлечә аңларга тырышып укып чыкты. Әйтик, беренче көннәрне ул бары үзе язганның басма хәрефләргә әверелүенә гаҗәпләнеп, сүзләрнең бер-бер артлы тигез сафларда тезелеп торуына сокланып укыды. Аннан соң ул аны язучысы булып түгел, киресенчә, үзенең моны язучы икәнен онытырга тырышып, китапны беренче тапкыр кулына тоткан гади укучы булып укып чыкты: нинди тәэсир калдыра икән? Аннан соң ул аны иң таләпчән кеше, әйтик, Әхмәтша учитель күзлегеннән карап, һәрбер җөмләсенә, һәрбер сүзенә бәйләнеп укып чыкты. Аннан соң бу китапның кемдә нинди тәэсир калдыруын беләсе килеп, аны бай хуҗа булып, приказчик булып, сала мужигы булып, Сәфәр яки Мирхәйдәр абзый булып, Саҗидә һәм Газизә апалары булып, ниһаять, Сәрви булып укып чыкты һәм һәрбер укуында ул китапның аерым якларын ача барды. 18 Мөхәррирлек — авторлык. 59 Менә ничек була икән ул китап язу, аны бастырып тарату һәм аны уку!— дип, ул таңга калды. Аннан соң ул мәдрәсә тормышына чумды. Җәйге очрашулар, Сәфәр һәм Габделвәли белән танышулар, прокламация сүзләре, «Бәхетле Мәрьям»иең басылып кайтуы — болар һәммәсе аның мәдрәсә тормышына өр-яңа төс бирделәр. Ул инде хәзер былтыргы, аннан битәр өченче елгы 1 абдулла түгел, тышкы кыяфәте белән дә, эчке дөньясы белән дә интеллигент Габдулла, яңа фикерләр белән кабынып алган, нидер эшләргә теләүче, эзләнүче тынгысыз Габдулла иде. Аның киеме, кыяфәте, үзен тотуында, сөйләшүендәге бәйсезлеге берьюлы әллә нихәтле иярүчеләр тудырып өлгерде. Берсе Габдулла кебек штиблет киеп алды, икенчесе чәчен Габдулла тараганча тарап йөртә башлады, өченче берәү Габдуллага иярүне тәмәке тартуда күрде, дүртенче берәү карт хәлфәләр белән кычкырып һәм үзен аларга тиңләп сөйләшүне үрнәк итеп алды, һәрхәлдә Габдулла мәдрәсәнең төче камырына бик ачы чүпрә салды, камыр чемер- чемер итеп, әчешеп, күпереп китте. Габдулланың беренче эше яз көне бүленеп калган «Мәгариф»не дәвам иттерү тәкъдиме белән Кәбир әфәндегә бару булды. Ләкин Кәбир әфәнде «Мәгарифне» инде үтелгән баскыч, шәкертлек мавыгуы дип кенә карый һәм халык өчен зур күләмдә басма газета чыгару фикере белән мавыгып йөри иде. Басма газета турындагы фикер Габдулланың дәртен тагы да ныграк кабызып, дөрләтеп җибәрде. — Басма газета?! Үз телебездә?!! «Бәхетле Мәрьям» чыкканнан соң инде ул бу эшкә гамәлгә ашуы читен булган хыял дип карамый, бәлки реаль эш итеп карый иде. — Кәбир әфәнде моны да булдырыр!—диде ул. Ләкин басма газета, ни булса да, һавадагы торна иде әле., аңа карап Габдулланың кулындагы чыпчыкны да очырасы килмәде. Ул «Мәгариф»- не дәвам иттерәчәген әйтте. Кәбир әфәнде аның редакторы булудан баш тартса да, аның дәвам итүенә каршы килмәде. Габдулла җиңен сызганып «Мәгариф»не чыгару эшенә кереште. Ул һәрбер иптәшенә мөрәҗәгать итеп, үтенеп, кыстап, мәкаләләр яздырып алды. Укып чыкканнан соң алар аңа ошамадылар, һаман шул ук былтыр «Мәгариф»тә урнаштырылган фикерләр: наданлыкның зарары, гыйлемнең кирәклеге, яхшы тафсир һәм тәҗвитнең юклыгы, фәлән-фәсмән... һаман бер балык башы! Алайса нәрсә язарга, ничек язарга? Габдулла аптырап калды. Шул вакыт мәдрәсәгә соңгарып кына Казаннан Йосыф кайтып төште. Габдулла аны атлыгып каршы алды: — Я, я, сөйлә тизрәк. Казанда эшләр ничек? Йосыф Габдуллага карады да: — Ятабыз икән без монда дөмегеп! — диде. — Нигә? Ни өчен? Я, сөйлә инде, нигә зарыктырасың? — дип Габдулла иптәшен бөтереп алды һәм куыра башлады. — «Мөхәммәдия» шәкертләре дулашып мәдрәсәгә яңа программа керттергәинәр. Аида җәгърәфия, һәндәсә, риязият1 , табигать дәресләре, рус теле һәм әдәбияты бар. Без нәрсә карап ятабыз? Алар үз байларыннан мәдрәсәләренең төзәтелүен, тазартылуын таләп иткәннәр һәм кешечә тора башлаганнар. Бөтен җирдә тәмизлек, төзеклек, якты, җылы... Без кайда яшибез? Дәрвишләр тәкиясе19 20 белән безнең мәдрәсә арасында нинди аерма бар? Алар бердәм кузгалганнар шул. Алар мәдрәсәнең мөтәвәлли байлары һәм мөдәррисләренә каршы «Тәрәкъкый» дигән газета 19Һәндәсә, риязият — геометрия, математика. 20Тәкиясе — дәрвишләр торагы. €0 чыгарганнар. Аларга җилем басмада яшерен басыла торган «Җөмһүрият» газетасы килеп тора. Менә аның бер данәсен миңа да биреп җибәрделәр. Мә, укы! Аннан, ышанычлырак шәкертләргә укытырбыз, хәзергә әле бу ачыктаначык кычкырып укыла торган әйбер түгел, бу газета уңае белән Казанда полиция эзәрлекләү алып бара, чыгаручыларны эзлиләр, таба алмыйлар. Аны миңа да әйтмәделәр. Ләкин болай үзара пышылдап кына Хөсәен, Гафур учитель дигән исемнәр телгә алына. Ләкин алар да тәгаен түгел, чама белән генә әйтелгән исемнәр, һәрхәлдә Казанда бик көчле яшерен оешма булырга тиеш. Анда урысның иң көчле кешеләре инкыйлап XXI фикерләрен мастеровойлар, студентлар арасында тараталар икән. Бер төрлеләре: юк, иикыйлабе гомумияне мастеровойлардан түгел, крестьяннан көтәргә кирәк, алар белән эшләргә кирәк, дигән фикерне куәтлиләр икән. Ләкин алар бик аз, ди һәм алар- ны гомумән мастеровойлар белән студентлар бик куәтләмиләр, ә крестьян аларны бөтенләй белми, ди. Әнә, укып кара, шактый нәрсә аңларсың... Габдулла газетаны йотлыгып укып чыкты. Моңарчы рус китапларында һәм журналларында күзгә чагыла торган, ләкин бервакытта да Габдулланы кызыктырмаган бу партия, класс, рабочий вопрос, социализм, демократия кебек сүзләр хәзер ниндидер якын мәгънәләр булып очкынлана, кабына башладылар. Габдулла бу газетада беренче тапкыр «социал-демократия» дигән сүзне укыды. Аннан соң «Җөмһүрият»не яшерен генә Вафа. Ярулла, Мортаза һәм Иргали укып чыктылар. Газетаның эчтәлеген Габдулла Габделвәлигә сөйләп бирде... Йосыф белән әңгәмәдән һәм «Җөмһүрият»не укып чыкканнан соң «Мәгариф»кә нәрсә язарга, ничек язарга мәсьәләләре үз-үзләреннән чишелделәр. «Җөмһүрият»не укып чыккан шәкертләр шунда ук үзләренең, теләкләрен мәкалә итеп язарга утырдылар. Йосыф белән Ярулла программа төзү, фәннәр кертү турында, Вафа мәдрәсәне төзекләндерү турында, Иргали казаклар арасындагы уку-укыту эшләренең артталыгы турында язып бирделәр. — Габдулла, синең «Гыйльми мәҗлес»тә укыган шигыреңне язарга кирәк. Байның колагына барып җитмәгән әле ул, газета аша бик тиз барып җитәр. Габдулла ул шигырен төзәтеп газетага кертте. Ләкин ул гына аны канәгатьләндермәде. Ул гомумән шәкертләрне, шәкертләрне генә дә түгел, гомумән татар халкын уянырга чакырып нидер язасы килде. Шунда аның исенә бервакыт рус шагыйре Кольцов җыентыгында табып укыган бер шигырь килеп төште. Дөрес, анда шагыйрь аерым бер мужикның йокысы турында гына язган. Ләкин шул ук шигырь бит Габдуллага гомумән «уяну» фикерен ачып салды! һәм Габдулла шул шигырьне табып, яңадан укып чыкты. Аннан соң ул каләм, кәгазь алып, шул шигырьнең татарча яңгырашын эзләргә кереште. Аның алдында ачылып куелган китап бөтенләй онытылды. Кольцов фикерләре аның үз фикерләре белән бәйләнеп, үрмә гөлгә сырылган колмак кебек бергә үрелеп китте... Ник йоклыйсын, мужик? Яз җитте һәм үсте Чирәмнәр йортында, Тор, уян, күтәрел! Үз-үзеңә кара, Кем идеи, кем булдың? Нәрсә бар милкеңдә? Күршеләр бай булды, Ашлары май булды, XXI Инкыйлап — революция. 61 Син, ялкау, йоклагач, Янчыгың сай булды... Иттеләр өмәләр, Җыйдылар гөмбәләр, һәр михнәт соңыннан Рәхәтле көн дә бар... • Хак сүзне әйткәнгә, Киң күңелең тарайса, Урыныңнан кузгалма, йоклый күр алайса! Габдулла үзе яза, үзе гаҗәпләнә: китап сүзләрен түгел, халыкның үз сүзләрен сорап тора шигырь. «Нигә алай?» дип сорый үз-үзеннән Габдулла һәм шунда ук җавап бирә: «халыкның үз уйларын аның үз теле белән әйтми, гаруз формасы белән ничек әйтәсең? Юк, я мин моны аңлап бетермим, я Чулпани монда нәрсәдер бутый...» 3 Газета язылып стенага эленүе белән шәкертләр аның янына килеп ябырылдылар. Чыгаручылар газетаның шәкертләргә бу кадәр нык тәэсир ясаячагын үзләре дә көтмәгәннәр иде. Куркаграк берничә шәкерт кенә мәкаләдәге: «Без бу тәртипне байларыбыздан, мөтәвәлли вә мөдәррисләребездән таләп итәбез!» дигән сүзләрне укыгач, шыпырт кына китеп бардылар һәм гомумән газетаны күрмәгәнгә, укымаганга салыштылар. Калган шәкертләр хәрефен дә калдырмый, укып чыкканнан соң да газета яныннан китә алмый, басып тордылар, кайбер урыннарны кабатлап укыдылар. Газета янында төрткәләш китте: — Кит әле, син укыдың ич! — Юк әле, укып бетермәдем... — Икенче кат укыйсың ич! — Кая өскә менеп барасың? — Алла, аягыма бастың! Ниһаять, газетаны бөтен шәкертләр укып чыктылар. Мәдрәсәдә ниндидер тулгану башланды. Гадәтчә тәртип бозылды. Шәкертләр дәрескә утыру урынына «Беренче садә»ны яңгыратып җибәрделәр. Зур шәкертләр бүлмәсеннән, чыбыгын тотып, Әхтәм казый килеп чыкты һәм чыбыкны уңгасулга чажлатып, дәрескә утырырга чакырып йөрде. Кинәт Йосыфлар почмагында шау-шу купты. Шәкертләр бар да шунда өелделәр. Анда Йосыф, казый чыбыгының очыннан тотып алган да җибәрми тора, казый чыбыгын тарткалый һәм кычкыра иде: — Син нишлисең дәюс! Мин сине хәзрәткә әйтеп, чоланга яптырырмын! — Әйтә бир, яптыра бир! — дип аңа каршы төште Йосыф. — Ләкин кеше булып җиткән шәкертләр өстеннән чыбык уйнатырга юл куймабыз. — Әйе, әйе, юл куймабыз! — дип кычкырдылар шәкертләр. — Мин сине мәдрәсәдән кудыртырмын! — Бик шәп булыр! Без яхшырак мәдрәсәгә күчеп китәрбез. Зур шәкертләр арасыннан үгетләүчеләр табылды: — Шәкертләр, яхшы түгел, хәзрәт дәрескә керергә тиеш ләбаса! — Егетләр, ташлагыз, кирәкми, мөтәвәллиләр алдында яхшы түгел... Кемдер барып әйткәнме, тыны-көне бетеп, Хәмидулла абзый йөгереп килеп керде. — Бу ни эш? Нинди башбаштаклык бу, ә? Шәкертләр! Мәдрәсә бераз тынып калды. — Хәзрәткә ишетелер., нәрсә әйтербез? Йосыф тавышын мөмкин хәтле- басынкырак ясарга тырышып: 62 — Без мәдрәсә тәртибенә каршы берни дә эшләмибез. Киресенчә, мәдрәсәнең хәлен кайгыртабыз,—диде. Хәмидулла Габдуллага карады: мепә ул ни әйтер икән? — Хәмидулла әфәнде, — днде Габдулла, — тәрәкъкый бездән күп нәрсәдән ваз кичүне, күп нәрсәне яңартуны сорый. Шәкертләр шул турыда борчылалар һәм бу борчылуны без урынлы дип саныйбыз... Хәмидулла абзый Габдулланы шәкертләрнең акыллысы һәм сүзне үлчәп сөйләүче дип таный иде. Шуңа күрә ул аның җавабыннан соң уйланып калды. — Ярар, бу турЬща мәслихәт кылышырбыз. Ләкин, зинһар, бу башбаштаклык рәвешендә булмасын. Бүгенге хәлне без мөдәррискә ирештермәбез, үзара бетсен!.. Инде бөтен мәдрәсә кубып кычкыра башлады: — Ничек үзара гына? Мөдәррис моны ишетергә тиеш! — Мөтәвәллиләр дә ишетергә тиеш. Мәдрәсәне төзәтү алар эше ләбаса! — Фәннәр кертелсен безгә! — Рус теле кертелсен! — Яна хәлфәләр чакырылсын! Хәмидулла абзый нидер әйтергә теләп карады, аның тавышы ишетелмәде. ул кулын күтәреп, башын иеп, шәкертләрнең тынуын көтеп торды. Шәкертләр тынмадылар. Шуннан соң ул’Габдулла янына килеп болай диде: — Габдулла әфәнде, әйтегез иптәшләрегезгә, мин аларның теләкләрен мөдәррискә һәм мөтәвәллиләргә ирештерермен. Ләкин зинһар бу мәдрәсәдән читкә чыга күрмәсен, мәдрәсәбезне хур итмик! Алла хакы өчен! һәм ул чыгып китте. Ул көнне мөдәррис дәрескә кермәде. Шәкертләр Габдулла дирижерлыгы астында «Беренче садә» һәм «Бәхилләшү»не җырладылар. Шәкертләрнең бүген йокылары качты. Мәдрәсә гадәттәгедән бик соң гына тынды. Габдулла почмагында ут һаман сүнмәде. Габдулла, Йосыф, Габделвәли шыпырт кына сөйләшеп утырдылар. Габделвәли бу хәлләрнең Стамбул университетында булган, ләкин студентлар үзләренең теләкләренә ирешә алмыйча, күп кенә шәкертләрнең кулга алынуы белән тәмам булуын сөйләде. — Без яңлыштык, — диде ул, ачынып. — Полицияне куркытыр өчен безнең кулда корал түгел, коры таяк та юк иде. Әгәр дә без аларны университетка кертмичә кайтарып җибәрә алган булсак, безнең бик күп юлдашларыбыз иректә калырлар иде, хәзер алар зинданда утыралар... — Әйе, дөрес әйттегез, әфәндем, — диде Йосыф. — Мөхәммәдияләр бу мәсьәләдә сездән уздырганнар. Будочник XXII киләсен белеп, алар мөдәррискә барганнар һәм аңардан «бездә тынычлык, ул-бу юк» дип, будоч- никны кире борып җибәрүен таләп иткәннәр. — Шуннан, шуннан?!—дип бик нык кызыксынды Габдулла. — Шуннан шул. Мөдәррис шәкертләрнең таләбен үтәргә мәҗбүр булган һәм будочникңы борып җибәргән. — Аларның кораллары булганмы? — дип сорады Габдулла. — Менә нинди кораллары булган аларның,—диде Йосыф һәм чалбар кесәсеннән балавызлы соры җепкә тагылган бер кадаклы гер чыгарып күрсәтте. Габдулланың исе китте. XXII Будочник — городовой. 4 63 Мәдрәсәдә укуларның гадәттәге тәртибе бозылды. Шәкертләр нидер көтү, шикләнү һәм икеләнү тойгылары астында йөрделәр. Хәлфәләр һәм бигрәк тә мөдәррис шәкертләргә аеруча игътибарлы, ягымлы күренергә тырыштылар. Ләкин Йосыф шәкертләрнең исенә төшерә торды: — Ышанмагыз, йомшак җәеп катыга утыртмакчы булалар алар... Ниһаять көттереп-көттереп мәдрәсәгә ике фән керттеләр. Берсе җәгъ- рәфия, икенчесе тарихы исламия. Ал арны укыту Гомәр хәлфә белән Кәбир’ әфәндегә тапшырылды. Мәдрәсәне төзекләндерү эше мичләрне сылау, баскычның шылдырап торган такталарын ныгыттыру һәм бер- ике яңа такта китереп кадаклау белән чикләнде. Шәкертләрнең бер өлеше моны шәкертләр хәрәкәтенең бик зур җиңүе итеп карадылар. Олы шәкертләрдән берәү моны «мөдәррис һәм мөтәвәллиләрнең зур' һиммәте» дип «Мәгариф»кә мәкалә язып бирде. Ләкин ул мәкалә «Мәгариф»тә чыкмады. Аның урынына «Шәкертләрнең чын ислах сорау вакыты килде» дигән зур таләпләр куеп язган исемсез мәкалә чыкты. Шул мәкалә чыккан көнне Йосыф мөдәррис дәресендә: — Рәхмәте илаһия мәсьәләсендә сез куйган чикләү белән мин риза түгел. Мортаза байның мөселман паспорты булуы аркасында җәннәткә керергә хакы булып та, әйтик, Лев Толстой җәнапләренең шул паспорты булмау аркасында җәннәткә керергә , хакы булмавына мин ышанмыйм! — диде. Мәдрәсә шартларында һәм ул вакытта бу коточкыч дәһрилек һәм хәтта революционерлык иде. Йосыфның бу каршы сүзе, бигрәк тә аның гади хәлфә алдында түгел, мөдәрриснең үз алдында әйтелү вакыйгасы мәдрәсә өстеиә гаять зур бомба килеп төшү тәэсирен ясады. Йосыфның кыю соравы, ә мөдәрриснең бу сорау алдында читен хәлдә калуы шәкертләрне бик нык гаҗәпләндерү белән бергә, алар арасында үз-үзләренә ышаныч һәм кыюлык тудырды. Шәкертләр мәдрәсәдәге уку һәм тормыш тәртипләрен кычкырып, курыкмый тәнкыйть итә башладылар, Хәмидулла абзый белән аяк терәп сөйләштеләр. Хәлфәләр белән шәкертләр арасы кискенләшә барды. Мөдәррис, аның улы Кәбир әфәнде, Хәмидулла абзый бөтен көчләре белән тавышны мәдрәсәдән тышка чыгармаска, хәтта Мортаза байга да җиткермәскә тырыштылар. Тавышны мәдрәсәдән тышка чыгару дигән сүз бу мәдрәсәгә полициянең игътибарын төшерү дигән сүз иде. Кәбир әфәнде үзе дә реформаларга каршы түгел һәм аның мөдәррис атасы да улының фикере белән бик исәпләшә иде. Шуңа күрә мөдәррис тә, хәлфәләр дә мәдрәсәгә әледән-әле «ул-бу юкмы?» дип кереп йөри торган полицейский Ряховны һәрвакыт «мәдрәсәдә тынычлык, борчылырга урын юк» дип көйләп озаталар иде. /Моңарчы атна саен кереп йөри торган Ряхов шуннан соң инде ике атнага бер генә тапкыр керә торган булды. Полицейскийның озынча яңаклы, беленер-беленмәс сары кашлы, кечкенә күзле, шакмак борынлы, очлары өскә бөтерелеп торган калын мыеклы, кырылган киң иякле йөзендә һәрвакыт кешеләргә карата: «Дөньяда чынлап та яшәргә хаклы зур дәрәҗәле кешеләрне борчудан башка сезнең тормышта бер эшегез дә юк бит. Булуыгызга караганда сезнең булмавыгыз хәерлерәк. Шулай да, әйдә, яши бирегез! Нигә дисәң, дөньяда мин бар бит әле, ә мин бар вакытта патшага һәм югары түрәләргә сезнең тарафтан куркыныч юк!» дигән ышаныч бик ачык күренеп тора иде. Аны, күп балалы кеше булып, хөкүмәттән алган акчасы семьясын туйдырырга җитми, шуңа күрә ул кешеләрдән взятка ала һәм аны гаепкә санамый, хөкүмәт бирә торган жалованьега табигый һәм законлы өстәмә итеп кабул итә, дип сөйлиләр иде. 64 Соңгы вакытта ул мәдрәсәгә ике атнага бер тапкыр һәм, әлбәттә, җомга көн килеп чыга. Нигә дисәң, башка көннәрне шәкертләр һәрвакыт мулла һәм хәлфәләр карамагында булалар, ә җомга көнне «ул юләрләр» үз карамакларында калалар һәм һичшиксез өсләреннән карап торуга мохтаҗлык сизәләр, дип уйлый иде ул. Шуның өстәвенә җомга көн шәкертләр плаудыр, бавырсактыр пешерәләр, йөземләп чәй эчәләр һәм, ул килеп керсә, аны һичшиксез кыстап чәй эчәргә утырталар иде. Чәй янында аның теле чишелеп китә һәм чәшкене җәелгән бармаклары әстенә тоткан хәлдә ул басынкы гына калып тавыш белән сөйләнә иде: — Татарлар яхшы халык алар. Менә җомга көннәрне алар эшләми. Безнең православныйлар арасында да воскресенье көнне эшләмиләр. Ну алар арасында сукин сыннар бар. Эшлиләр и төрле китаплар укыйлар, куелган порядокпы бозалар. Воскресенье ни өчен бирелә? Шуның өчен бирелә: син чиркәүгә бар. Аннан чык та аз гына аракы эч. Христианның җаны йомшасын, шул вакытта гына ул алланы һәм императорны яратыр. Безне нәрсә харап итә? Җанның катылыгы харап итә безне... Шәкертләр күп вакыт аның ни сөйләгәнен аңлап та, аңламыйча да «да, да!» дип утыра бирәләр һәм үз фикеренең каршылыкка очрамый, һәрвакыт дөресләнеп торуы аңа горурлык һәм күңел рәхәте бирә, аның саен ул үзенең үгетләрен дәвам иттерә иде. Кайчагында ул дини фәлсәфәләргә дә кереп киткәли иде. — Конешно, мөселман ул православный түгел. Әгәр дә бөтен дөнья православный булып бетсә, бу бик шәп булыр иде. Немец ни өчен православный түгел? Үзенең ахмаклыгы аркасында. Ну мөселман — тоже кеше. Аны обижать итәргә ярамый. Вера разный, а бог один... Кемгә ничек, ләкин Габдуллага бу полицейскийның мәдрәсәгә килүе әллә нихәтле кызык минутлар тудыра торган иде. Кайбер сүзләрен шәкертләргә аңлата алмыйча, Ряхов: — Сез әйбәт кешеләр, но жаль: русча белмисез, — ди торган иде. Шунда шәкертләр: — Бездә русча белүче бар,—дип Габдулланы дәшеп ала торганнар иде. Габдулла килә торган иде, ләкин русча белүен яшереп, аның белән русча белер-белмәс татар булып сөйләшә башлый иде: — Ни дисең, Җантимер агай? XXIII Безнеке урысча белгәнский, мин сине аңлаганский, әйдә, үзеңнең борчакны сибә биргәнский! Шәкертләр моңа түзә алмый, башта пысык-пысык килеп, соцга таба егыла-егыла көлә башлыйлар иде. Ряхов көлми, үзенең гадәттәге җитди эрелеген саклап, Габдулланы тыңлап тора да, шәкертләрне ачулана иде: — Сез нигә көләсез, юләрләр! Конешно, ул урысча мала-мала белеп бетерми, но өйрәнергә тырыша. Мин бит үзем татарча да беләм. Мин даже евренчә аңлыйм. Да!.. Именно!.. 5 Дүшәмбе көн иде. Көтелмәгәндә «Җантимер» килеп керде. Бүген ул керә торган җомга да түгел, шул ук вакыт ул узган җомганы гына кереп чыккан иде бит? Шәкертләр, бигрәк тә Габдулла, аптырап калдылар. Бу аптырауның сәбәбе шунда иде: мәдрәсәдә Габделвәли белән тагын бер паспортсыз шәкерт яши һәм һәрвакыт җомга көннәрне Җантимер килеп керер алдыннан алар мәдрәсәдән чыгып торырга тиешләр иде. Бу юлы «Җантимер» кергәндә алар мәдрәсәдә калдылар һәм паспорт тикшерү була-иитә калса, уңайсыз хәлгә төшү бик ихтимал иде. Габдулла моны сизеп алды һәм Габделвәли белән әлеге паспортсыз XXIII Тукай бу исемне «жандарм» дигән сүз урынына, көлеп кулланган. 5. „С. Ә.’ № 7. 65 шәкерткә тиз генә җыенып чыгып китәргә кушты да,, үзе «Җантимер»не каршы алырга чыкты. һа! Хороший знакомый! —дип Габдулла үзенең кунакчыл тыныч тавышы белән мәдрәсәдә тынычлыктан башка берни дә юк икәнен аңлатырга тырышты. — Ни өчен сез безгә килгәнский, ничек диңгезгә төш- мәгәиский, кадерле кунак булганскнй, сезгә ни хөрмәт итимский? — диде. Ләкин бу юлы полицийскийның йөзендә гадәттәге тынычлык юк, аның кечкенә күзләре бөтен нәрсәгә чәнчеп карыйлар һәм тынычсыз рәвештә әйләпгәләп торалар иде. — А ну-.ка!—дип кычкырды «Җантимер».— Кайсы монда собрание ясый? Кем монда правительствога каршы незаконный сүзләр сөйли? Габдулла өчен бу көтелмәгәнчә килеп чыкты. Ләкин аңа гаҗәпләнеп тукталып калырга ярамый, «Җантимер»не мавыктырып, паспортсыз ике шәкертнең чыгып китүен җайларга кирәк иде. Шуңа күрә ул: — Да, да, дөрес әйткәнский! Әйдә, менә монда кереп утырганский, ә сез анда шыпырт кына чыгып киткәнский!—дип аңа ишеккә арты белән торган урындыкны күрсәтте. Полицейкий утырып өлгергәнче үк Габделвәли белән әлеге шәкерт чыгып киттеләр һәм Габдулла иркен тын алып куйды. Ләкин паспортларны тулаем тикшерү булмады. Ряхов утыру белән үк гадәттәгедән катырак кычкырып: — Кем монда Уразев Йосыф и Тукаев Абдулла, — дип сорады. Йосыф шунда ук шәкертләрне ерып килеп чыкты да, «мин!» дип, аның борын төбенә үк килеп басты. — Ну, ну, — син!—диде бераз чигенебрәк полицейский һәм аны күкрәгеннән этәреп арткарак бастырып куйды. Габдуллага чыгып басасы юк, ул баядан бирле полицейский алдында басып тора иде инде. — Паспортларыгызны! — диде боерык тавышы белән полицейский. Йосыф та, Габдулла да барып сандыкларыннан паспортларын алып килделәр һәм аларны Ряховка бирделәр. Ряхов паспортларны алып, аларны бик озак әйләидергәләде, битләрен тәрәзә яктысына тотып, андагы һәрбер язудан берәр гаеп табарга тырышты. Йосыфның паспортындагы бер җирне аның үзенә күрсәтеп ул: — Бу нәрсә?—дип сорады. Йосыф ул күрсәткән урынга карады. Паспортның ике башлы кара кош төшерелгән җирендә полиция түрәсенең әллә ниләр кыландырып куйган имзасының бер сызыгы кара кошның муеныннан эләктереп алган ыргак кебек кәкрәеп тора иде. — Подпись, — дип җавап бирде Йосыф. — Мин синнән аны сорамыйм, дурак! — дип кызып алып китте Ряхов. — Бу нинди ыргак бу, мин синнән шуны сорыйм, молчать! Аннан соң ул «һым-һым» дип ачуланып мыекларын чәйнәп торды- торды да, паспортларны ияләренә кайтарып бирде һәм аларга ышанмыйча гына карап: — Мәдрәсәдән чыгып кайларда йөрисез? Кемнәрне күрәсез? — дип сорады. — Бәдрәфкә чыгабыз,—диде Йосыф. — Күрше Камалиның кәҗәсен күрәбез, — диде Габдулла. — Молчать! — дип кычкырды «Җантимер» һәм урыныннан сикереп торды. — Мин сезгә күрсәтермен ничек собрание ясарга! Мин сезгә алай гына да күрсәтмәм! Мин сезгә шулай күрсәтермен,-што сез... мотри! Ул бармак янады да чыгып китте. Гадәттә, ул чыгып киткәч, Габдулла аныңча кыланып һәм сөйләнеп шәкертләрне көлдерә торган иде. Бу юлы ул булмады. Иң элек Габдулла үзе, сәерсенеп, сорау бирде: — Кем барып әйткән? — Әлбәттә, мөдәррис белән хәлфәләрдән берәрсе, — дип шикләнде Йосыф. 66 — Юк.—диде Габдулла. — Мөдәррис алай итмәс. Мин аны да, Кә- бир әфәндене дә бик яхшы беләм. Бу — Мортаза Гобәйдуллнн эше... — Димәк, безнең үз арабыздай кемдер Мортазага барып әйткән, — диде Вафа. Икенче көнне Мортазаның икенче бер бай белән мәдрәсәгә килеп керүе шәкертләрнең уйларын тагын чуалтып җибәрде. ЛАортаза бай Хәмидулла абзый аша мөдәррисне һәм бөтен хәлфәләрне чакырттырып алды да, алар алдында бөтен шәкертләргә мөрәҗәгать итеп, болай диде: — Шәкертләр, без мәдрәсәбездә милләтебез өчен терәк, булырдай галим кешеләр җитешсен дип акча бирәбез. Без аны фетнә оясына әйләндерүгә юл куймыйбыз. Кулыбызда мөфти хәзрәт җәнапләренең бөтен мәдрәсәләргә һәм мәчетләргә язган хаты бар. Ул анда, мөселманнарны фетнәгә иярүдән кисәтеп, алариың һәммәсен бер җепкә тезелергә чакыра. Ә без нәрсә күрәбез? Менә нәрсә күрәбез без. Бүген миңа полициядән хәбәр иттеләр. Мәдрәсәнең ике шәкерте, мөселманчылыкның тамырына балта чабып, шәкертләр арасында фетнә чыгарырга маташалар икән. Безнең мәдрәсәгә андый кешеләр кирәк түгел. Рус мәктәпләрендә дә андый студентларны тотмыйлар, патша хәзрәтләренең әмере шулай. Менә ул шәкертләрнең исемнәре: Йосыф Уразаев һәм Габдулла Тукаев... — Нишләтәсез, асарга уйлыйсызмы безне? — дип сорау бирде кинәт Йосыф һәм аның кычкырмый гына, ләкин эчке ачу белән әйтелгән бу сүзе мылтык аткан кебек чатнап чыкты. Үзен бик тыныч һәм эре тотарга тырышкан Мортаза бай үзе дә сизмәстән ярты адым артка чигенеп куйды. Шәкертләр кузгалыштылар. — Алла сакласын! — диде Мортаза бай. — Сез безгә усаллык теләсәгез дә, үз мөселманыбызга каршы усаллык безнең ниятебездә юк. Без бары сезнең мәдрәсәдән чыгып китүегезне генә телибез... Әңгәмәнең бәхәскә әйләнеп китүеннән куркып булырга кирәк, ул сүзен тиз генә шуның белән бетерергә карар итте һәм, мөдәррис белән Хәмидуллага бер-ике сүз әйтеп, әлеге бай белән чыгып китте. 6 «Мәгариф» газетасының тезгенен үз кулыннан җибәреп, мәдрәсә тормышыннан чит мәсьәләләр белән мавыгып китүенә Кәбир әфәнде үкенеп бетә алмады. Эшнең ике шәкертнең куылуына, бигрәк тә үзенә якын һәм кирәк кешенең—Габдулланың куылуына кадәр барып җитүен ул башына сыйдырмый иде. Ул әтисе янына йөгереп керде. — Әти, Габдулланы булса да алып калырга кирәк,—диде Кәбир әфәнде, — тәрәкъкый өчен көрәш вакытында, гомумән, шәкертләрне мәдрәсәдән куу татар дөньясында безнең исемгә бик зур тап төшерәчәк. Хәзер үк, Хәмидулла абзыйны да алып, өчебез бергә Мортаза байга барырга кирәк. Алар өчәүләп, Мортаза байга бардылар һәм ике шәкерт өчен үтенә башладылар: — Алар безнең иң яхшы һәм дәресләрендә иң алдан бара торган шәкертләребез иде. Яшьлекләре белән төрле коткыга ияреп киткәннәр икән, куып чыгару юлы белән түгел, бәлки үз яныбызда калдыру юлы белән аларны һәлакәттән коткармабызмы? — диде Хәмидулла абзый. — Габдулла әфәнде — чын талант иясе. Милләтебезнең тәрәкъкыен кайтару йөзенә без андый яшьләрне саклап алып калырга тиешбез, — диде Кәбир әфәнде. Мөдәррис болармы дөресләгәнсыман башын селеккәләи торды. Башта Мортаза: «Бу минем эшем түгел, полиция кузгаткан эш» — дип аяк терәп маташты. Ниһаять, мөдәррис белән Кәбир әфәнденең үтенечләренә үзенең ышанычлы кешесе Хәмидулланың да тавышы кушылгач, бай Габдулланың калуына риза булды. Шуннан соц тегеләр Йосыф турында сорап та тормадылар. Үзенең мәдрәсәдә калдырылып та, Йосыфның куылуын ишеткәч, Габдулла да сандыгын җыйный башлады. — Ә син кая җыенасың? — дип сорады Йосыф. — Син кая җыенасың, шунда,—диде Габдулла. — Сине бит кумыйлар... — Юк, минем дә мәдрәсәдән куылу белән мактанасым килә. Калуның хурлыгы куылудан әшәкерәк,—диде Габдулла. — Юләр булма, укуыңны дәвам иттер,—диде Йосыф. — Мин моннан үзем китәргә йөри идем, Казанга күчү ул минем күптәнге хыял. Руслар әйтмешли, не было счастья да несчастье помогло. — Мин дә Казанга бару белән хыялланам бит! — Бик шәп! Алайса менә мин анда барып урнашыйм һәм сиңа да нигез ясап куйыйм. Тик син миңа хатны өзмә, мин дә сиңа язып торырмын. Дуслар шуңарда килештеләр. — Ләкин киткәндә әйтеп китим, син монда бер кешедән саклан, — диде Йосыф. — Беләсеңме, Мортаза безнең алда бик шәп спектакль ясап күрсәтте бит. Әйтерсең, полиция аңа хәбәр иткән дә, ул шуннан соң гына безне килеп куып чыгара. Юк! Эш бөтенләй киресенчә. Полициягә ул үзе хәбәр иткән. Шуннан соң гына бит безгә теге «Җантимер» килеп паспортларыбызны тикшереп йөрде. — Бай аны каян белгән? Мәдрәсә хәлен аңа җиткермәскә тырыштылар бит? — Аның монда мәдрәсәдән торып сүз ташып торучы шпионы бар. Фәттахның чәйдәше Суфьян... Икенче көнне Йосыф, җыенып, якын иптәшләре белән генә күрешеп, кечкенә сандыгы белән китеп тә барды. Алдан сөйләшү буенча, ул Нугай базарында бер кешенең олавына утырып тимер юлга төшәргә тиеш иде. Ләкин китүенә ярты сәгать тә узмады, ул сандыксыз гына йөгереп кайтты. — Нәрсәңне онытып калдырдың? — дип каршы алдылар аны. — Әйтәсе сүзем калган. Барыгыз, Суфьянны чакырып чыгарыгыз әле, — диде. Камзулчан, түбәтәйчән генә Суфьян йөгереп чыкты. Бу — еш кына хәтемгә, корьән чыгарга йөри торган нәзек озын буйлы бер малай иде. — Нәрсә, Йосыф абый, җаным! — диде ул, гадәтенчә төчеләнеп. — Син төчеләнмә, төчеләнмә миңа, Суфьян, янымарак кил! — диде Йосыф. Суфьян, нидер сизенеп, ишектән кире кереп китмәкче булган иде, Йосыф аны җитез генә үрелеп, эләктереп алып өлгерде һәм шундук икенче кулы белән тегенең авызына китереп сукты. Суфьян атылып, бусагага аркылы барып төште, һәм яңадан торып китә алмый, шунда ятып калды. Ул кулы белән авызын тоткан, бармак араларыннан кан ага, үзе елый иде. — Ничего, бер генә теш белән котылуыңа нәзер сәдакасы бир, җасус! Инде әгәр дә мәгәр мин минем Габдулла дус белән берәр хәл булганын ишетсәм, синнән генә күрермен. Ул вакыт миннән игелек көтмә. Кайтып синең тешеңне сындыру белән генә калмам, муеныңны өзәрмен! — диде һәм шундук китеп тә барды. Вакыйганы карап торучы шәкертләр ни әйтергә белми, авызларын ачып карап калдылар. (Ахыры киләсе санда)