Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ Июньдә Татарстан совет язучылары союзы правлениесенең киңәйтелгән утыры- шы^ булды. Анда язучы Г. Әпсәләмов <. хәрби-художество әдәбияты буенча Москвада үткәрелгән Бөтенсоюз киңәшмәсенең эше турында белдерү белән чыкты. Ул үзенең < чыгышында Татарстан язучыларының Бөек Ватан сугышы темасын аз яктыртуларын, Совет Армиясенең сугыштан соңгы торышы турында бөтенләй язмауларын күрсәтеп үтте. Ватан сугышында һәлак булган язучыларның китапларын басып чыгаруда ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ 8 нче июньдә язучылар союзы каршындагы шагыйрьләр секциясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Утырышта язучы һәм әдәбият белгече Хатип Госман «Поэзиядә романтизм мәсьәләсе» исемле доклад белән чыкты. X. Госман үзенең докладында мәсьәләнең теоретик ягын тикшергәннән соң, татар совет поэзиясендә романтика белән сугарылган әсәрләрнең үрнәкләрен китерде һәм шул уңайдан һ. Такташ, М. Җәлил, Ф. Кәрим, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи, С. Хәким иҗатларына тукталды. Шул ук вакытта докладчы хәзерге көндә романтик әсәрләрнең аз булуын әйтеп үтте һәм шагыйрьләрне чын поэзия белән сугарылган совет чынбарлыгын романтик сурәтләр белән чагылдырырга чакырды. Докладтан соң фикер алышуларда Б. Гыйззәт, С. Баттал, С. Хәким, Ә. Еники. Ә. Давыдов, М. Мазунов. Н. Юзеев, 3. Нури, Ш. Маннур һ.’б. иптәшләр катнаштылар. Утырышта шактый кызу гына бәхәсләр дә булып узды. Чөнки куелган мәсьәлә үзенең эчтәлеге белән актуаль һәм әдәбиятта әле тиешенчә тикшерелмәгән, хәл ителмәгән якларны кыю рәвеш- * тә күтәрә. Секция тарафыннан укучылар җәмәгатьчелегенең бу мәсьәләгә игътиба- К рын тарту, фикер кузгату, һичшиксез, дө- рес һәм урынлы дип табылды. Шагыйрьләр секциясенең 22 июньдә уздырылган чираттагы утырышында шагыйрь М. Хөсәеннең «Сөюем хакына» дигән шигырьләр циклы тикшерелде. Г. Ахунов иптәш үзенең кереш сүзендә һәм фикер алышуда катнашкан Н. Арсланов, Н. Дәүли Ә. Ерикәй, Г. Латыйп, Ә. Юнус, М. Саттаров һ. б. иптәшләр М. Хөсәен шигырьләренең җитешсезлекләренә тукталдылар һәм авторга циклын яңадан эшләп чыгарга, төзәтергә киңәш бирделәр. 14 нче июньдә прозаиклар секциясенең утырышы үткәрелде. Утырышта сюжет буенча фикер алышулар булды. Язучы Әмирхан Еники кереш сүз белән чыкты. Ул, татар совет әдәбиятының кайбер уңышларын искә алу белән бергә, әле безнең әдәбиятта җитди кимчелекләр булуын, кайбер осәрләрне укучыларның яратып каршы алмауларын күрсәтеп үтте. Моның сәбәбе, беренче чиратта, сюжет сызыгының таркаулыгында; әсәр үзенең эчтәлеге белән укучыны кызыксындыра алмавында, диде. Фикер алышуларда катнашкан И. Гази, Ф. Хөсни, С. Баттал, Г. Әпсәләмов, Н. Исәнбәт, А. Расих, Нур Гыйззәтуллин һ. б. иптәшләр үзләренең сюжет турындагы фикерләрен әйттеләр, төрле жанрларда сюжетның нинди булырга тиешлеген, сюжет һәм конфликт, сюжет һәм образ, сюжет һәм вакыйга мәсьәләләрен күтәрделәр.