Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛИКЪ САДРИ ӘСӘРЛӘРЕ

Халикъ Садри әдәбиятка давыллы революция көннәрендә, шулай ук илдә социализм төзү елларында катлаулы тормыш һәм көрәш мәктәбен үтеп килгән күренекле язучы. Ул 1890 елда Самара губернасы, Бугуруслан өязе Иске Ярмәк авылында (хәзерге Куйбышев өлкәсе, Камышлы районы) ташчы-батрак семьясында туган. 1891 елгы каты ачлыкта аның әтисе, ә 1896 елда әнисе үлә. Ятим калган дүрт баланың тормышы көннәнкөн начарлана бара. Халикъ яшьтән үк авыл кулакларына ялланып эшләргә мәҗбүр була. Ярлылар һәм байлар тормышы арасындагы кискен контрастны ул бик яшьтән күрә. Аны берәүләрнең паразитик тормыш итүләре, ә икенчеләрнең ачлыктан һәм ялангачлыктан интегүләре борчый, ул моның сәбәпләрен эзли башлый. 1900 елда ун яшьлек Халикъ Гасыйм исемле тимерче ярдәмендә Бугурусланга китә һәм анда татар мәдрәсәсендә укый, бераздан һөнәр училищесына керә. Бу елларда ул матур әдәбият белән дә таныша, соңрак Г. Тукай, М. Гафури әсәрләрен укый башлый. Беренче рус революциясе, реакция һәм яңа революцион күтәрелеш елларында Халикъ Садри Бакуда нефть промыселларында, Оренбург һәм Уфа шәһәрләрендә төрле типографияләрдә кара эшче, машинист ярдәмчесе һәм машинист хезмәтләрен үти. 1917 елгы февраль революциясен ул Самарада каршылый. Бу — Халикъ Садрииың снаряд заводында механик булып эшләгән чагы була. Ул монда атаклы революционер, Коммунистлар партиясенең һәм совет хөкүмәтенең күренекле эшлек- лесе Валериан Владимирович Куйбышев белән таныша. Халикъ Садри эшчеләрнең революцион хәрәкәтенә актив катнаша башлый, шулай ук үзенең политик белемен күтәрү өстендә дә күп эшли. 1917 елның 3 мартында ул В. В. Куйбышев рекомендациясе белән Коммунистлар партиясе сафына керә. «Мине революцион эшкә беренче өйрәтүче кеше иптәш В. В. Куйбышев булды» дип яза ул үзенең автобиографиясендә. Февраль революциясеннән соң X. Садри В. В. Куйбышев җитәкчелегендә завод эшчеләре арасында революцион агитация алып бара, аларны социалистик революциягә хәзерләүдә катнаша. Ул татар эсерларына, буржуаз милләтчеләргә каршы да актив көрәшә. 1917 елның октябре килеп җитә. Илдә социалистик революция башлана. Большевиклар партиясе җитәкчелегендә Халикъ Садри да вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерүдә актив көрәшүчеләрнең берсе була. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң Халикъ Садрига үзенең талантын һәм оештыру сәләтен җәеп җибәрергә бөтен мөмкинлекләр ачыла. Ул Самара губкомы каршында большевикларның татар- башкорт секциясен төзи һәм аның председателе булып сайлана. Илдә гражданнар сугышы башлангач, X. Садри кызыл партизаннар отряды төзи һәм чехословак ак бандаларына каршы сугыша. Соңыннан бу отряд танылган революционер большевик Галактионов җитәкчелегендәге Кызыл Армия отряд 110 лары сафына кушыла. 1918 елның апрелендә X. Садрины Казанга татар социалистлары киңәшмәсенә җибәрәләр. Ул монда да чын большевикларга хас ныклык һәм энергия белән эсерларга һәм башка контрреволюционерларга каршы көрәштә катнаша. Татарстан автономияле республикасы төзелгәндә, X. Садри Москвада Кремльдә Татар-башкорт коммунистлары киңәшмәсендә була һәм В. И. Ленин һәм 14. В. Сталин белән очраша, Татарстан вәкилләренең берсе булып, Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасын игълан итү проектына кул куя. Гражданнар сугышы бетеп, илне торгызу һәм сугыш җимереклекләрен төзекләндерү башлангач, X. Садри производствога эшкә китә, ә 1925—28 елларда Казанда коммунистлар университетында укый. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң X. Садри Казан трампаркының партия оешмасы секретаре, «Спартак» фабрикасының директоры булып һ. б. җаваплы урыннарда эшли. Электән үк шөгыльләнеп килгән уйлап табу эшен X. Садри бу елларда тагын да активрак дәвам итә. Производство өлкәсендәге төрле ачышлары өчен СССР Үзәк Башкарма Комитеты аны көмеш значок белән бүләкли. X. Садриның фән һәм техника өлкәсенә карата 7 китабы басылып чыга. Бөек Ватан сугышы алдыннан X. Садри тулысыңча диярлек язучылык эшенә күчә. Аны 1936 елда кандидат, ә 1939 елда Совет язучылары союзы члены итеп кабул итәләр. Бөек Ватан сугышы елларында Халикъ Садри, фронтта кулына корал тотып, фашистларга каршы көрәштә актив катнаша. Ул батальон комиссары була, дивизия политбүлегендә эшли. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен аны «Ватан сугышы», «Кызыл йолдыз» орденнары һәм медальләр белән бүләклиләр. Сугыштан соңгы елларда X. Садри Татарстан Совет язучылары союзы каршында СССР литфонды уполномоченные булып эшли. ТАССРпың 30 еллык юбилеенда ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. Халикъ Садри шушы елның мартында 65 яшендә үлде. Халикъ Садриның әдәби эшчән- леге революциягә кадәр үк башлана. Яшьтән үк Г. Тукай, ЛА. Гафури әсәрләре белән таныш булган яшь егетнең үзендә дә язу дәрте туа. 1910 елдан башлап «Вакыт», «Йолдыз» газеталарында ул үзенең мәкаләләре белән катнаша, 1912 елда Уфада аның машинистлар тормышың чагылдырган «Тегермәндә» исемле кечкенә хикәясе басылып чыга. Аның бу һәм шушы елларда язылган башка хикәяләрендә хезмәт ияләренең авыр тормышы сурәтләнгән. Ул хикәяләрнең әдәби эшләнеше югары түгел әле. Аларда авторның үзенә генә хас булган иҗади йөзен дә күреп булмый. Халикъ Садри 1919 елда «12 ел сөргендә» исемле бер пәрдәлек драма яза. Бу үз вакытында клубларда шактый күп куелган һәм совет тамашачыларының игътибарын билгеле дәрәҗәдә яулап ала алган пьеса. Язучының «Волга буенда сугышлар» исемле 5 пәрдәлек драмасы да шушы елларда язылган. Ләкин әле бу пьеса да примитив урыннардан азат түгел, аның әдәби әсәр буларак әһәмияте дә түбән. Бу елларда X. Садри төп игътибарын фәнни-техник китаплар иҗат итүгә юнәлдерә. Тик 30 нчы еллардан башлап, Казанда коммунистлар университетын бетергәч кенә, X. Садри чын-чыннан язучылык эше белән шөгыльләнә башлый. Аның бер-бер артлы «Ил батырлары» (1935), «Тимерче малае» (1936) повестьлары, «Зиатдин балалары» (1936) исемле очеркы һәм «Безнең таң» (1937) повесте басылып чыга. Авторның «Тимерче малае» әсәре урта яшьтәге балалар өчен язылган. X. Садри бу повестей империалистик сугыш, революция һәм гражданнар сугышы чорын тасвирлауга багышлый. Вакыйгаларны ул яшь малай Тәкыйулла авызыннан сөйләтә. Безнең күз алдыбыздан яшь Тә 111 кыйулланың алачыкта тимер өрдерүдән башлап заводта квалификацияле эшче булып күтәрелүенә кадәр булган авыр тормыш һәм көрәш юлы үтә. Аның ихтыярын март бураннары да, теңкәсеиә тигән ачлык та, төрле заводлардан куылып чыгу да каушатмый. Ул эшчеләр коллективына эләгә, рус һәм татар большевиклары ярдәмендә революциягә аңлы рәвештә катнашу югарылыгына үсеп җитә. X. Садриның бу әсәре Октябрь революциясенә кадәр эшче-крестьян балаларының искиткеч авыр тормышта яшәүләрен сурәтләп кенә калмый, аннан чыгу юлларын да күрсәтеп бирә. Ул совет укучыларында иске тормышка карата нәфрәт, ә социалистик ватанга мәхәббәт тәрбияли. Шуңа күрә укучылар язучының бу әсәрен яратып каршы алдылар да. Аның 1951 елда икенче басмасы, ә 1952 елда русчага тәрҗемәсе дә басылып чыкты. Халикъ Садриның сәхнә әсәрләре иҗат итү өстендә дә эшләвен әйтеп киткән идек. Аның 1935 елда чыккан «Партизаннар» драмасы, колхоз-совхоз театрларында күп тапкырлар куелып, тамашачыларның уңай бәясен яулап алды. X. Садри республикабызның курчак театры һәм сукырлар җәмгыяте өчен дә пьесалар бирде. Бөек Ватан сугышы чорында X. Садри берничә очерк яза, ә сугыштан соң яңадан зур әсәрләр өстендә эшләвен дәвам итә. Газета һәм журналларда аның шигырьләре, хикәяләре һәм очерклары да чыгып килә. 1947 елда «Совет әдәбияты» журналында «Идел буенда» исемле хикәясе басылган. 1949 елда ул үзенең Сталинград өчен сугыш эпизодларын тасвирлаган зур повестен тәмамлый. 1948 елда X. Садри Әнәс Камал белән берлектә «Юллар» пьесасын язды. Бу пьеса колхоз-совхоз театрларында зур уңыш белән барды. Язучы 1950 елда «Бәхет» пьесасын иҗат итә, ә 1952 елда «Таң кызы» пьесасын тәмамлый. Соңгы елларда язучы үзенең элекке зур әсәрләрен әдәби эшләнеше ягыннан тагын да үстерүгә зур көч куйды, ул шулай ук яңа әсәрләр иҗат XXV Халикъ Садри. Ил батырлары. Сайланма әсәрләр. Редакторы Г. Зайнашева. Таткнигоиздат, 1954 ел. итү өстендә дә тырышып эшләде. Безнең алдыбызда язучының 1954 елның ахырында «Ил батырлары» XXV исеме белән чыккан сайланма әсәрләре. Бу җыентыкка авторның «Ил батырлары», «Безнең таң» повестьлары һәм «Йөзмә госпитальдә» исемле очеркы урнаштырылган. Китапның ахырында язучы турында биографик белешмә дә бар. Бу җыентыкка язучы үзенең иң әһәмиятле әсәрләрен сайлап керткән. Аның ул әсәрләр өстендә каткат эшләвен дә әйтеп китәргә кирәк. Без бу әсәрләрдән язучы иҗатының төп юнәлешен, аның художество үзенчәлекләрен күрә алабыз. Революциягә кадәр авыл батракларының газаплы тормышын, ал арның шәһәргә китеп, заводфабрикаларга эшче булып ялланырга мәҗбүр булуларын, кыскасы, үзенең әсәрләрендә аларның пролетарлашу процессын оста күрсәтеп бирү — Халикъ Садриның бу җыентыгына кергән ике әсәренә дә хас нәрсә. Татар әдәбиятында ул илдә капитализм үсә барган саен авылда сыйнфый дифференциациянең көчәя баруын һәм авыл батракларының пролетарийлар армиясе сафларына күчүләрен әдәби сурәтләү чаралары аша күрсәтеп бирүче пионерларның берсе булды. Язучы завод-фабрикаларда татар эшчеләренең искиткеч каты эксплуатацияләнүләрен тасвирлап кына калмады, аларның рус пролетариаты белән берләшеп, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә революцион көрәш алып баруларын һәм, нәтиҗәдә, үзләренең «таңнарын» яулап алуларын күрсәтте. «Ил батырлары» повестеның беренче юлларыннан ук безнең күз алдыбызга революциягә кадәрге авыр, реаль тормыш картинасы килеп баса. Әсәрнең төп геройлары Кайман белән Фатыйманың әти-әнилә- 112 ре дә, шул газаплы тормыштан җәфа чигеп, һәлак булалар. Кайман белән Фатыймага да шул тормыш юлын үтәргә туры килә. Ләкин, әти-әииләре кебек, алар иске тормышның корбаннары булып калмыйлар, капиталистик стройны җимереп. яна, ирекле тормыш тезүче пл батырлары булып җитешәләр. Аларныц һәр икесенең дә тормыш юллары үзенчәлекле. Фатыйма яшь- лп үк кулак Фатих Арсланов семьясына эләгә, аларда «килмешәк» бала булып яши, һәртөрле кимсетү- тәргә дучар була. Ә Кайман, әтисен таш басып үтергән көннән башлап, байлар кулында хезмәтчелектә йөри, заводфабрпкаларда кара эшче булып көн үткәрә. Ул эшчеләр белән аралаша, революцион хәрәкәткә катнашып китә, ә инде хикәянең ахырына көрәшләрдә чыныккан революционер булып формалаша. Автор бу образның формалашу процессын оста сурәтләп биргән. Кайман беренче сынауны Хәмит бай кибетендә малайлыкта эшләгән чагында үтә. 'Монда Кайманга сыйнфый дошман булган Хәмит бай белән беренче тапкыр пычакка-пы- чак килеп бәрелешергә туры килә. Ул шуннан соң кибетне ташлап чыгып китә. Бу вакыйгадан соң шәһәр урамына ташланган Кайманның заводка килеп керүенә, аның эшчеләр белән аралаша башлаячагына шик калмый. Беренче тапкыр бай белән бәрелешеп алуы һәм кибетне ташлап чыгып китүе, берьяктан, Кайманның эшчеләр сафына килеп керүенә этәргеч булса, икенчедән, бу аның сыйнфый аңы үсүенә, сыйнфый дошманнар белән бунтарьларча ялгыз гына көрәшеп булмаячагын аңлауга сәбәп була. Кайманның рус эшчесе Назар белән очрашуы һәм аның белән революцион листовка басуда катнашуы да аның характеры ныгуына, революцион аңы үсүенә уңай йогынты ясый. Шуның өсте- нә эшчеләр хәрәкәтенә катнашу, берничә мәртәбә төрмәдә утырып чыгу, революционерлар белән аралашу һ. б. Кайманда марксистик идеяләрне кабул итәрлек җирлек хәзерлиләр. Ул революцион теорияне өйрәнә. Капиталистик стройга каршы көрәшкә өндәп, эшчеләр һәм крестьяннар арасында агитация ясый. Шәһәрдән яңадан үз авылларына әйләнеп кайтканда аны инде Каенлы халкы үзенең җитәкчесе, юнәлеш бирүчесе итеп таный. Автор Кайман образы аша эшчеләрнең авылда, крестьяннар арасында революцион агитация алып баруларын оста күрсәтеп биргән. Оренбургта эшләгәндә инде Кайман чын мәгънәсе белән аңлы революционер булып җитешә. Ул Бөек Октябрь көннәрен профессиональ революционер буларак каршылый, революциянең җиңүенә турыдан- туры аның өлеше дә керә. Хикәянең соңгы битләре гражданнар сугышы вакыйгаларын тасвирлауга багышланган. Хәзер Кайман, кулына корал тотып, социалистик революция казанышларын акгвардеец- лардан һәм чит ил басып алучыла- рыннаи саклаучы. Ул полк командиры. Автор Кайманның ил батыры булу дәрәҗәсенә үсеп җитүендә рус пролетариатының, Коммунистлар партиясенең роле искиткеч зур икәнен кат-кат басым ясап әйтеп үтә. Ә Фатыйма образы башкачарак бирелгән. Ул тормыш авырлыгын, ачлыкны һәм ялангачлыкны Кайманга караганда азрак күрсә дә, аның яшьлеге төрле кимсетүләр белән үтә, язмышы да Кайманныкына караганда катлаулырак була. Ул медицина факультетын бетерә, кулак Арсланов аны капиталистик җәмгыять хезмәтчесе, либераль карашлы буржуаз интеллигентка итәргә тели. Ул да булмый, аңа Хәмит бай малае контрреволюционер Фәрит өйләнмәкче була. Ә гражданнар сугышы көннәрендә ул ак бандалар кулына эләгә. Аны Кайман җитәкчелегендәге полкның уңышлы һөҗүме генә аклар армиясенә мәсхәрәле рәвештә хезмәт итүдән коткарып кала. Нәтиҗәдә, Фатыйма да, Кайман шикелле үк, социалистик революция казанышларын саклауда актив көрәшә башлый һәм алар ил батырлары булып чыныгалар. Яшьли үк ятим калып, кулак семьясында үскән, азмы-күпме кулак тәрбиясендә 8. ,с. Ә.* № 7. 113 алган Фатыйманың мондый катлаулы һәм каршылыклы юл үтүе табигый дә. Ләкин ул катлаулы процесс автор тарафыннан психологик яктан тиешенчә нигезләнгән дип әйтеп булмый. Язучы боларны тасвирлап күрсәтми, ә әйтеп бирү белән чикләнә. Гомумән. Фатыйма образы, Кайманга караганда, тоныграк эшләнгән. Әсәрдә сыйнфый дошманнардан Хәмит бай, аның улы Фәрит һ. б. образлары бирелгән. Ал арның барысына да тукталып тормыйча, Фәрит образы турында гына берничә сүз әйтеп китик. Яшьтән үк иркә үскән, өйдә төрле әләк-чәләкләргә өйрәнгән Фәрит, үсеп җиткәч, полиция йомышларын үтәп йөрүче шпикка әверелә, ә әсәрнең ахырында контрреволюционер булып китә. Ул совет властена каршы көрәшә һәм, нәтиҗәдә, каһәрле үлем белән үлә дә. Автор бу образ аша социалистик революция һәм гражданнар сугышы елларында буржуазиянең советка каршы булган һәртөрле мәкерле хыянәтчел эшләрен фаш итә. Фәрит политик җәһәттәй, шпионлык һәм хыянәтчел эшләрдән башка нәрсәгә сәләтле булмаган шикелле, мәхәббәт, семья тормышында да череп таркалган. Автор Фәрит образында буржуазиянең, сыйныф буларак, тормышның барлык өлкәләрендә дә череп таркала баруын ачык күрсәтеп бирә. Әсәрдә капма-каршы булган ике линия, ике сыйнфый көч сурәтләнә. Шәһәр пролетариаты һәм авыл батраклары капиталистларга һәм кулакларга каршы рәхимсез көрәш алып баралар. Ләкин автор сыйнфый катлаулануларның һәрбер сыйныфның үз эченә кадәр үтеп керүен, бер сыйныф эченнән дә төрле сыйнфый көчләрнең үсеп чыгуын күрсәтми. Шуңа күрә әсәрдә революция һәм гражданнар сугышы чорында булган сыйнфый көрәш гадиләште- релебрәк бирелгән кебек тоела. Әсәрнең уңышлы якларыннан тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк, автор шәһәрдә барган революцион хәрәкәт белән авыл батракларының кулакларга каршы сыйнфый көрәшен оста бәйләп алып бара, революцион пролетариатның авылда барган сыйнфый көрәшкә җитәкчелек итүен оста сурәтләп бирә белә. Моңа әсәрнең төп геройларының ярлы крестьян семьясыннан чыккан кешеләр булуы да ярдәм иткән. Җыентыкка кертелгән «Безнең таң» повестенда да, «Ил батырла- ры»ндагы кебек үк, революциягә кадәр авылда ярлы крестьяннарның газаплы тормышы, кулаклар һәм батраклар арасындагы сыйнфый каршылыкларның көчәюе, ниһаять, эшчеләр сыйнфы җитәкчелегендә ярлы крестьяннарның социалистик революциягә актив катнашулары сурәтләнгән. Әсәрнең үзәгендә Габдулла һәм Заһидә образлары. Габдулла да Кайман шикелле үк, яшьли ятим калып, газаплы тормыш юлын үтә. Ул авылда көтүче булып хезмәт итүдән башлап социалистик революциядә аңлы революционер буларак катнашу дәрәҗәсенә күтәрелә. Габдуллага да күп төрле сынаулар үтәргә туры килә. Авылда сабан туенда Габделкадыйр бай малае белән көрәшүдән башлап, вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерү сугышларында катнашуга кадәр, ул һәрбер бәрелештә җиңеп чыга. Автор Габдулланың сабан туенда бай малаен егып салуында ук киләчәктә җиңү аның ягында булачагына символик рәвештә ишарә ясый. Габдулла шәһәргә килгәч, эшчеләр белән аралаша, төрле забастовкаларда актив катнаша, яшерен революцион түгәрәкләргә йөри. Бо- ларның һәммәсендә дә аңа рус эшчеләренең, рус революционерларының зур ярдәмен күрәбез. Әсәрдә Габдулла белән Заһидә арасындагы мәхәббәт тә матур сурәтләнгән. Аларның икесен дә уртак бер нәрсә — яңа таңның атуы өчен көрәш берләштерә. Бу көрәштә Заһидә — Габдулланың иптәше, беренче ярдәмчесе. Заһидәнең революцион көрәшкә катнашуына аның Габдулла белән танышуы, аны яратуы зур этәргеч ясый. Габдулла аны марксистик әдәбият белән дә таныштыра. Заһидә ярлы крестьян семьясында туган, мәдрәсәдә белем алган 114 һәм авыл укытучысы булу дәрәҗәсенә ирешкән. Аның әти-әниләре авыр тормыштан газап чиккәннәр, алар үзләренең кызының яхшы тормышта яшәвен телиләр. Ләкин алар кызларына бәхетле тормышны бай кешегә кияүгә чыгу тәэмин итәр дин уйлыйлар. Заһидә сыйнфый дошманнар изүен Габдулла шикелле үк үз җилкәсендә татым аса да, аның сыйнфый аңы Габдулланыкы югарылыгында булмаса да. алар авыр тормыштан әти-әниләре уйлаганча котылып булмаячагын сизә. Шуңа күрә ул, үзен Хаҗи бай малаена көчләп бирү куркынычы тугач, кискен рәвештә хәрәкәт итә дә. Заһидә сөйгән егетенә ябышып чыгудан да тартынмый. Шуннан соң ул үзенең тормышын Габдулла белән бергә революцион көрәшкә багышлый. Заһидә образы Фатыйма образына караганда тулырак, матуррак сурәтләнгән. Әсәрдә рус эшчеләре вәкилләреннән революционерлар Чуйков, Адамов, Котляренко һ. б. образлар бар. Алар рус һәм татар эшчеләре арасында большевистик идеяләр тараталар, аларның революцион хәрәкәте белән җитәкчелек итәләр, татар пролетариатының үз арасыннан да революцион көрәш белән җитәкчелек итә алырлык кешеләр хәзерләү өстендә эшлиләр. Халикъ Садриның бу ике әсәрендә дә милләтләр дуслыгы аеруча матур һәм ышандырырлык итеп сурәтләнгән. Халикъ Садриның сайланма әсәрләренә кергән өченче әсәре Бөек Ватан сугышы истәлекләреннән алып язылган. Автор «йөзмә госпитальдә» исемле очеркында совет кешеләренең батырлыгын, ватанга мәхәббәтен һәм фашист илбасарларга көчле нәфрәтен сурәтли. Язучы бер пароходта гына барган вакыйгалар аша бөтен совет армиясенең һәм тылдагы хезмәт ияләренең эшләрен һәм теләкләрен күрсәтеп бирә алган. Алар барысы да бер теләк — дошманны тизрәк юк итү теләге белән яшиләр, шуның хакына фронтта да, тылда да үзләрен аямыйча көрәшәләр. Очеркта язучы үз башыннан үткән сугыш эпизодларын сурәтләгән. Әсәрне укыганда безнең күз алдыннан бик күп кешеләр үтәләр. ...Менә зур гәүдәле, чәчләренә чал кергән капитан Д. И. Дурашин. Ул Идел пароходларында инде 35 еллар чамасы капитан булып эшли. Капитан үз гомерендә Волга елгасында никадәр йөк, күпме кеше йөртмәгән. Тыныч төзелеш елларында ипчәмә ничә җаваплы рейслар ясамаган ул! Аңа хәзер тагын да җаваплырак, тагын да авыррак бурыч йөкләнгән. Бу юлы ул хәрби рейс ясый. Аның пароходы хәзер «йөзмә госпиталь», Сталинград фронтында яраланган бик күп солдатлар шушы госпитальдә дәваланалар. Пароход коллективына ул яралыларны үлемнән саклап калу бурычы гына түгел, фронтка ярдәм итү, Сталинградка яңа сугышчылар илтү бурычы да йөкләнгән. Аңа ярдәмгә билгеләнгән хәрби комиссар да капитанның үзе кебек үк карт кеше. Бу инде Халикъ Садри үзе. Алар гражданнар сугышы чорында ук Советлар властен чит ил интервентларыннан саклап калуда катнашкан өлкән гвардия вәкилләре. Ул гвардиянең бу дәһшәтле сугышта да сынатмаячагына, бәлки җиңеп чыгуына ышанасың. Укучы күз алдыннан бик күп сугыш геройлары үтәләр. Менә 62 иче армиянең ком андующие генерал-лейтенант (хәзер Советлар Союзы Маршалы — М. X.) Чуйков. Ул Сталинград шәһәрен дошман һөҗүменнән саклаучы армия белән җитәкчелек итә. Автор дәһшәтле сугыш эпизодларын читтән күзәтүче рәвешендә генә сурәтләми, ул аларда турыдан-туры үзе катнашучы, вакыйгаларның үзәгендә торучы, «йөзмә госпитальнең» политик җитәкчесе. Бу очерк Бөек Ватан сугышы елларында Халикъ Садриның үзенең батырлыклары турында сөйли. Язучының 1954 елда чыккан җыентыгына кергән әсәрләрне аларның беренче басмалары белән чагыштырып карау авторның күп кенә кимчелекләрне төзәтү, уңышсыз урыннарны төшереп калдыру һәм кыскарту өлкәсендә зур көч куеп эшләвеи күрсәтә. Бу яктан алганда, җыентыкның редакторы Гөлшат 8»- 115 Зайнашеваның хезмәте дә игътибарга лаеклы. Ул, әсәрләрне тагын да яхшырту теләге белән, зур көч куеп, тырышып һәм күңел биреп эшләгән. . Язучы төп игътибарын әсәрләрне идея эчтәлеге ягыннан тулыландыруга юнәлткән. Төзәтүнең түбәндәге линияләр буенча баруын әйтеп китик: 1) Эшчеләр белән крестьяннар арасындагы дуслыкны сурәтләүгә аеруча игътибар бирү. Ярлы крестьяннарның алпавытларга һәм кулакларга каршы көрәшендә пролетариатның җитәкче ролен тагын да калкурак итеп күрсәтү. Автор моңа әсәргә кайбер өстәмә эпизодлар кертү, яки аерым образларның характерын үзгәртү нәтиҗәсендә ирешә. «Ил батырлары» хикәясенең яңа басмасына, мәсәлән, Кайманның туган авылында ярлылар арасында революцион агитация алып бару эпизоды өстәлгән. 2) Халыклар дуслыгы мәсьәләсенә тагын да ныграк игътибар итү, рус пролетариатының татар пролетариатына җитәкчелек ролен тагын да ачыграк күрсәтеп бирергә омтылу. Мисал өчен Кайманның рус эшчесе Назар белән очрашу һәм аның кушуы буенча беренче тапкыр революцион листовкалар басуда катнашу эпизодын китерергә мөмкин. Бу — хикәянең беренче басмасында юк. 3) Пролетариат белән буржуазия, ярлы крестьяннар белән кулаклар арасындагы сыйнфый каршылыкларны тагын да көчлерәк, алар арасындагы контрастны тагын да ачыграк итеп күрсәтеп бирергә омтылу. Моны ике әсәрдә дә күрергә мөмкин. Халикъ Садри татар әдәбиятында мемуар жанрын төсмерләтүче беренче язучы булды дисәк, ялгышмабыз. Башка татар совет язучыла- рыннан ул үзенең шушы ягы белән дә аерылып тора. Аның әсәрләре, башлыча, авторның үз тормышыннан алынган материалларга таянып иҗат ителгәннәр. Кайман, Габдулла, Тәкыйулла һ. б. образларның тормыш юлы Халикъ Садриның үз тормыш юлын бик нык хәтерләтә. Әсәрнең мемуар характерында булуы аның художестволы хикәяләү формасында язылуын да билгели. Язучының барлык әсәрләрендә дә диярлек вакыйгалар беренче заттан, авторның үз исеменнән сөйләнелә. Язучыга вакыйгаларны, берсе артыннан икенчесен тезеп, хикәяләү рәвешендә тасвирлау хас. X. Садри- га геройларның эчке кичерешләрен оста итеп бирү, алардагы психологик үзенчәлекләрне төрле хәрәкәтләр, үз-үзләреп тотышлары аша бирә белү осталыгы җитеп бетми, һәрбер геройның индивидуаль сызыклары, үзенә генә хас булган характеры аның сөйләү теле һәм стиль үзенчәлекләре әдәби чаралар аша биреп җиткерелмәгән. Халикъ Садри табигать күренешләрен бик оста сурәтли. Авыл ярлыларының газаплы тормышларына ул табигать дөньясының матурлыгын, гармониясен каршы куя. Алар арасындагы кискен контрастка ул үзенең һәрбер әсәрендә диярлек басым ясый. Бу фонда кешеләр тормышындагы гаделсезлек тагын да калкурак, тагын да ачыграк булып күренә. Шуңа күрә аның укучы күңеленә тәэсир итү көче дә арта төшә. Ләкин бу контраст геройларның үзләренең сүзләре һәм эчке кичерешләре аша бирелмәгән, автор бу турыда үзе сөйли. Халикъ Садри әсәрләре шулай ук композицион яктан да бераз таркаурак, язучыга берничә җирдә барган вакыйгаларны бергә бәйләп алып бару осталыгы җитеп бетми. Шуңа күрә ул аларның барысын да бер-бер артлы үткән эпизодлар рәвешендә хикәяли. Язучының иҗатында натурализм элементлары да күренгәләп китә. Аңа билгеле бер күренешнең типик моментларын сайлап алу осталыгы җитми. Моңа «Безнең таң» әсәре мисал була. Безнең карашыбызча, язучы авыл ярлыларының авыр тормышын сурәтләгәндә күбрәк вак-төяк нәрсәләр белән мавыга. X. Садриның әсәрләре нигездә гади тел белән язылган. Язу стиле төзек, сурәтләү чараларына бай. Автор халык мәкальләрен һәм әй 116 темнәрен дә бик уңышлы куллана. Ләкин аның әсәрләрендә бертөрле яңгырашлы җөмләләр дә шактый күп очрый. Андый җөмләләр гадәттә фигыль белән бирелгән хәбәргә тәмамланалар. Язучының шулай ук аерым геройларның уйлау һәм сөйләү үзенчәлекләрен бирү осталыгы да җитәрлек түгел. Халикъ Садри үзенең иҗат дәверендә татар әдәбиятының классик язучыларыннан бертуктаусыз өйрәнде. Аңа бигрәк тә М. Гафури якын иде. ярлы крестьяннарның авыр тормышын күрсәтүдә ул аның традицияләрен дәвам итте. X. Садри әсәрләрендә әдәби яктан шактый матур һәм оста эшләнгән эпизодлар аша татар эшчеләренең һәм крестьяннарының царизм вакытындагы газаплы тормышы, эксплуататорларга каршы революцион көрәше, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә аларның азатлык таңын яулап алулары тасвирлана. Халикъ Садри әсәрләре совет укучыларында эксплуататорлар җәмгыятенә көчле нәфрәт, ә социалистик ватанга, якты тормышка алып чыккан Коммунистлар партиясенә мәхәббәт тәрбиялиләр. Халикъ Садри гади бер язучы гына түгел, ул үзе дә иске тормышны җимереп, яңа тормыш төзүдә актив катнашучы ил батыры, язучыреволюционер. Аның тормыш юлы һәм иҗаты социалистик революциягә һәм Коммунистлар партиясенә бирелгәнлекнең, коммунизм эше өчен кулындагы корал һәм каләме белән армый-талмый көрәшүнең якты үрнәге