Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЙГЫЛЫ СОЛДАТ

* Штеттиннан көньяктарак, Одер елгасы буенда, кечкенә бер шәһәр бар. Аның исеме Грайфенхаген. Одерны кичәр өчен без шушы шәһәргә туплана башладык. Бу урында Одер ике тармаклы. Апрель урталары булганга, су күтәрелгән һәм, ике тармак бергә кушылып, Одер дүрт-биш километр киңлектәге елга төсенә кергән. Теге якта таулар күкселләнеп тора. Шул тауларда — гитлерчылар. Елга алар каршында, көмеш табак кебек, җәелеп ята, алар су өстендәге кечкенә генә хәрәкәтне дә ачык күреп торалар. Безнең Одерны кичәргә хәзерләнүебезне дә алар сизми булмас, сизә торганнардыр. Хәер, аз-маз гына фикер йөртә торган һәрбер кеше өчен табигый, ачык нәрсә инде бу: немец-фашист армиясенең измәсен изеп килгән һәм фашистик Германияне тәмам тар-мар итәргә карар кылган куәтле Кызыл Армиянең Одерда гына тукталып калуы мөмкинме соң! Шуңар күрә дә Одерның теге ягында, тауларда, аерата борчылу, хәвефләнү сизелә. Пулеметлар төн ката өзлексез «тегү тегеп» чыгалар. Одер өстенә ракеталар ява... Безгә мондый хәл белән исәпләшмичә булмый. Ток-томал гына көмеш табак өстенә сибелсәң, бөтен армияңне дә су төбенә салырга мөмкин. Җентекләп хәзерләнү мәсьәләләре мине аеруча дулкынландыра, чөнки минем ротам елганы беренче булып кичә башлаячак. Ашыгыч эштә теңкәңә тия торган нинди дә булса берәр нәрсә була бит ул. Мин дә шунсыз котыла алмадым. Үз ротам өчен һәрберсе 9—10 сугышчыны күтәрерлек унөч көймә хәзерләткән идем. Сугышчыларым арасыннан дүрт-биш. ишкәкче дә табылды. Калган җиде-сигез ишкәкчене саперлардан бирергә вәгъдә иттеләр. Мин шуларны көтеп йөри башладым. Ләкин шул сигез саперны, операция менә башлана, менә башлана, дигән көннәрдә генә бирделәр. Ай-Һай, бу яңа операциягә тотыныр алдыннан гына ротаңа яңа кешеләр килүе! Сез моның никадәр борчулы нәрсә икәнен аңласагыз иде! Син кешеләрне өйрәнмәгәнсең дә, белмисең дә, ә шулар белән утка керергә кирәк булачак. Нишлисең, аларны төрле хәлләрдә, төрле эш барышында озаклап- озаклап күзәтергә, өйрәнергә хәзерендә мөмкинлеге дә, вакыты да юк инде. Алай да калган кадәре хәзерлек эшләре барышында мин аларны, ичмасам, бераз сынап карарга карар кылдым. Шуны әйтергә кирәк, Одерның бу ике тармагы бер-берсенә тар каналлар белән тоташтырылган. Ике тармак арасындагы болынга су җәелгән булса да, бу судан көймә үтәрлек түгел,— сай. Көймәләрдә көнбатыш тармакка каналлардан гына чыгарга мөмкин. Минем кайсы каналдан үтәчәгем хәзер билгеле инде. Одерның көнчыгыш тармагы тулысынча безнең кулда булудан файдаланып, мин төннәрнең берсендә 4 көймәгә утырып, канал башын барып карадым. (Төплә монда куркыныч түгел: фашистлардан шактый ерак, алар аткан ракеталар яктысы монда килеп җитә алмый. Авиацияләре дисәң — авиацияләренең күптән канаты сынган, күк түбәсе — күптән безнеке иде инде!) Шул ук төндә биш ишкәкчемне, һәрберсенең үз көймәсен китертеп, суга алып төштем һәм аларга да канал башын илтеп күрсәттем. Бу бер уңайдан алар өчен күнекмә алу кебек тә булып чыкты: Одерныц ике тармагы да бер тизлектә ага. Бу агымда ишкәкчеләр көймәне ничек тотарга икәнен чамаладылар. Яңа килгән саперларны да мин, көймәләре белән таныштырып, беренче төндә үк Одерга алып чыктым. Алар белән дә шул ук эшне кабатларга булдым. Суга төштек. Алар, әйтелгәнчә, миннән бераз гына арттарак калып, яхшы гына киләләр. Эчкә җылы йөгерә... Менә инде яр, менә миңа дигән канал. Канал башында алар минем көймәм тирәсенә тезелеп туктадылар. Тик арадан берсе, караңгы канал ярларын төсмерләп алгач та, ишә-ишә туп-туры каналга кереп китте. Мин аларның берсенә дә каналга керергә кушмаган идем. Бу соңгысының башбаштаклыгы минем гаять дәрәҗәдә ачуымны кузгатты. Мин бу егетләрнең башта ук тезгеннәрен ныклап тотарга карар кылдым. Тавышым еракка китмәсен өчен, тешләремне кысып, шыпырт аваз белән генә бик ачулы итеп: — Кирегә! Кирегә борыл! —дидем. Мин, бу тар каналда мондый зур көймәне ничек борсын, көймәне харап итте инде, дип борчылып торганда. ишкәкче аны, компас стрелкасы шикелле, «ялт» иттереп борып куйды да башка көймәләр рәтенә килеп туктады. — Фамилияң ничек? — Кочерга. — Шаярмыйча әйт! — .Микола Кочерга. Мин аларның һәммәсен дә кире Грайфенхагенга алып чыктым. Көймәләрне тиешле җиргә урнаштыргач, ишкәкчеләр, артиллерия утыннан сакланып, таш стена буена тезелделәр. Мин: — Кочерга!—дидем. — Мин! — Алга чыгып басыгыз. Ул саф алдына чыгып, сафка йөзе белән борылып туктады. Мин аның төсен белеп калырга теләдем һәм, йөзенә фонарь яктысы төшердем. Бу — түгәрәгрәк йөзле, чөймә борынлы, кара кашлы, егерме биш белән утыз арасындагы бер кеше иде. Минем аның йөзенә якты төшерүем аны хурсындырды бугай, ул түбән карады. — Бу нинди башбаштаклык!—дидем мин тетрәнүле тавыш белән. Минем баягы ачуым суынып җитмәгән иде әле, мин аңа яхшы ук каты кагылдым булса кирәк. Ул минем сүзләрне, тәртибен китереп, төз баскан килеш, һичнинди хәрәкәтсез тыңлап торды. Мин, аның үз-үзен болай тотышыннан үз файдама нәтиҗә чыгарып, үз-үземнән канәгатьләнә дә башлаган идем инде. Әмма ул һич көтмәгән тынычлык белән: — Иптәш капитан, мин каналның ярлары ишкәккә комачауламыйлар микән, дип, киңлеген чамалап кына караган идем,— диде. Командир була торып та, минем исемә килмәгән мондый бик мөһим нәрсәне истә тотуы һәм сүзен сөйләгәндәге сабырлыгы белән ул мине тәмам аптырашка төшерде. Хәтта бер минутка исәпхисабымны чуалтып ташлады. Мин, аның бик урынлы әйтелгән сүзләренә тиешле игътибар бирәсе урында, шелтәле төстә: — Мин сезгә сүз әйтергә рөхсәт итмәдем!—дидем. Ул кырт киселде, каршы ләм-мим дәшмәде. — Сафка басыгыз! — дигәч, шулай ук сабыр адымнар белән сафка барып басты. Мин ишкәкчеләргә подвалга кайтырга (чөнки ротаиы 5 подвалга урнаштырган идем) һәм ял итәргә кушып, үзем батальонга киттем. Мин, батальоннан кайтып, подвалга төшкәндә, төн уртасы үтеп киткән иде инде. Бу вакыт сакчылар гына уяу, бүтәннәр һәммәсе дә идәндә иокльшлар иде. Мин, кесә фонарем белән яктыртып, борын төртер урын эзли башладым. (Тормыш кирәкярагымны караштыручы ординарецым, көндезге артиллерия атышы вакытында каты яраланып, госпитальгә киткән, ә яңасы юк иде әле). Аргы почмактан бер тавыш ишетелде: — Иптәш капитан, бирегә килегез, биредә урын бар. Аркылы-торкылы егылып йоклаучыларга басмас өчен, сакланып кына атлап, күрсәткән урыпга барып яттым. Плащ-җиләнемә бөркәнеп, күзләремне йома-йома күпме генә тырышсам да, йокыга китә алмадым. Күңелемне ниндидер саңгырау гына бер дулкынмы, кузгалам-кузгалам дип торган бер җилкенүме, әллә тагын үз-үземнәи канәгать булмаумы,— кыскасы, үзем дә төшенеп җитмәгән бер томанлы тойгы тынычсызлый иде. Әле тегеләйгә, әле болайга әйлән- гәләп шулай ятканда, күршем: — йоклап булмыймы, иптәш капитан? — диде. — Әллә нигә йокы качкан. Күршем тирән итеп бер сулады. — Тиздән таң да атар инде,— дип куйды ул. Мин аның да йоклый алмый ятканын аңладым. Безнең арада акрын-акрын сүз бәйләнеп китте. Ул үзе Пронядан I башлап килә икән инде. — Жуков белән Конев гаскәрләре Берлинга җиткәннәр икән дип сөйлиләр. Дөресме, иптәш капитан? — Дөрес. — Җимерелә бит бу, фашистлар Германиясе, наконец, ә! Ул бу сүзләрне күңелен тутырып килгән шатлык, соклану хисе, үзенә махсус ашыгу-кабалану белән әйтте. Миңа рәхәт булып китте. Рәхәт булып китте, чөнки, янымдагы иптәшемнең, караңгыда үзен күрмәсәм дә, күңелендәгесе күренеп калды: аңарда да нәкъ минем үз күңелем түрендә яралган хис кузгалган икән. Аның сүзләре бәгырем уртасындагы әлеге үз бәпкәмә дәрт бирделәр. Бәпкәм, тый гына яткан урыныннан кузгалып, гүяки, аз гына киерелде, сузылды — «үсте» һәм' нәни нәфис канатчыкларын, тәти генә җилпеп, бераз төзәткәләде дә, ипләнде, күңелем уртасыннан җайлап кына урын алды һәм бөтен эчке дөньяма ямь биреп тора башлады. Иптәшем сүзен дәвам иттерде: — Никадәр кан койдыртты, нихәтле хәсрәт чиктерде явыз. Хәзер үзенең соңгы сәгате җитеп килә инде. Бар иде, иптәш капитан, шушы кабахәтнең үз туфрагына аяк басар көн булырмы, дигән чаклар. Миң, шул көйгә дип, күңелемнән бер ният тә беркетеп куйган идем. — Шулаймыни?—дидем мин, кызыксынып.—Нинди ният иде соң ул? — Аны хәзер сөйләп бирүе дә кыен инде,— диде ул, әллә инде серен ачарга икеләнде, әллә үзе өчен аеруча мәгънәсе булган истәлекләре диңгезенә чумды,— тынып калды. Тик аның әледән-әле тирән-тирән сулап куюы гына ишетелә иде. Шулай ята торгач, ул кинәт кенә, сер сөйләгәндәге кебек, йомшак, хәтта юаш бер тавыш белән: — Фашистлар минем баламны үтерделәр... сабыемны... Әнкәй карчыкны да, иптәшемне дә...—дип куйды. Кинәт әйтелгән бу сүз күңелгә бик авыр тәэсир итте. Мин тетрәнеп киттем. Шунда ук минем күз алдыма шомарып беткән артыш таягына таянган, бөкресе чыккан, чал чәчле әби шәүләсе, аның дерелдәп торган куллары, кулларының күгелҗем тамырлары килеп басты. Үзенең саф табигате белән кеше тормы- I П р о н я — Белоруссиядәге елга, 1944 елгы җәйге һөҗүм вакытында кичелгәи су. 6 шьш нурландырып, мәхәббәт җылысы белән ямьләп торган сабып баланы һәм аның анасын күрдем... — Минем ниятем дә шуңа бәйләнгән иде, днп дәвам иттерде күршем,— Германия туфрагына аяк бассам, бер генә тере немецны да калдырмыйча, кырып барачакмын дигән идем. — Соң? — дидем мин, хәзер күршемнең бу нияте өчен тынычсызлана башладым. х — Кышын, Ыарев елгасыннан кузгалып киткәч, Көнчыгыш Нруссия- гә килеп кердек. Ничә ел буе көткән көн килде! Шул еллар эчендә биш кат яраланып, биш кат госпитальдә ятып чыктым, биш кат фронтка килдем. Шулай ут, азап эчендә сугыша-сугыша көтеп алган көн килде. Ул көннәрдә йөрәгем йөрәк түгел, котырган машина иде минем. Немец туфрагын таптап барган аякларым — аяк түгел, канат иде. Шунда мин, дошман канына сусап, тизрәк аның оясын айкап чыгарга ашкындым. Күңелемнән: «Менә аның авыллары, менә аның шәһәрләре, менә аның нәсел-нәсәбен барып басам, сытам, изгәлпм!»—дия-дия бардым. Үзегезгә мәгълүм, без аның авылларына, шәһәрләренә кергәндә, аларда бер җан иясе дә булмый торган иде. Хохенштенн, Морунген якларына барып чыккач кына немецларны күрергә туры килде. Алар зур-зур арбаларга төялеп, ташлап качкан шәһәрләренә, авылларына кайталар иде инде. Аларны беренче күргәндә, минем ачуым күкрәгемә сыеша алмый ташый, тынымны көчкә-көчкә ала идем. Шундый хәлдә, автоматымны тотып, бер арба янына килдем. Арба төбенә күз салсам, калтыранып киттем. Арбада — балалар, иң простой, нарасый сабый балалар. Җитмәсә күзләрен миңа текәгәннәр. Берсе, һичнинди мәкерсез елмаеп та куйды. Бер минутка мин аптырап катып тордым да, исемә килеп, кискен генә борылдым һәм алга киттем. Минем баламны, бәлки, шуларның атасы үтергәндер. Ләкин нишләмәк кирәк, ерткыч синең балаңны үтергән дип, үзең ерткычка әверелер хәл юк. Кем белгән, ул балалардан, бәлки, рәтле кешеләр чыгар. Бәлки, алар аталары шикелле явыз булмаслар... — Сез дөрес эшләгәнсез,— дидем мин аңар. Әмма ул минем бу сүзләремә кайтарып бернәрсә дә әйтмәде, тирән итеп бер көрсенде генә. Шуннан мин үземнең бу сүзләрем аңа ошамаганлыгын аңладым һәм тизрәк аның күңеленә якынрак бүтән нәрсә әйтергә ашыктым: — Фашистлар бөтен кылган явызлыклары өчен тиздән җавап бирергә тиеш булырлар. Шушы елганы гына кичик... — Мәгәр үтергән кешеләрне безгә терелтеп бирә алмаслар инде алар. Сезнең гаиләгез нихәлдә? — диде ул миңа кинәт. Мин үз гаилә хәлемне сөйләп бирдем. Ул мине тыңлап ятты да: — Сугыш беткәч, сез үзегезнең гаиләгезгә кайтырсыз. Менә мин нишләрмен? — диде, һәм шул соравын, хәтере калгансыман, икенче кат кабатлады:—Мин нишләрмен? Кемгә кайтырмын? Мин бу сорауга һичнинди дә җавап бирә алмадым. Күршем миннән җавап көтми дә иде, әлбәттә. Аның бу сүзләре миңа төбәлгән сорау булудан бигрәк, аның үз-үзе белән сөйләшүе, күңелен үртәгән газаплы сорауга үзлегеннән җавап табарга тырышып, фикер йөртүе иде. Без подвал караңгылыгында озак кына сүзсез яттык. Ниһаять, мин, торып утырып, папирос чыгардым һәм аңа да тәкъдим иттем. Ул, караңгыда кулымны кармалап тапкач, папиросны алып, рәхмәт әйтте. — Утыгыз бармы? — дидем. — Бар. Ул кесәсеннән зажигалка алып кабызды һәм башта миңа сузды. Утны үз папиросына китергән чагында мин, кызыксынып, кайсы солдатым белән сөйләшүемне белер өчен, аның йөзенә карадым. Дөресен әитим, аптырап киттем: каршымда ишкәкче Кочерга иде. 7 Хәзер миндә йоклау исәбе бөтенләй бетте. Мин плащ-җиләнемне иңемә салган килеш тышка чыктым. Тышта таң аткан, тымызык жиңел һава тора иде. Мин каршыдагы кирхегәII үтеп, аның манарасына мендем, таң атканда Одер өстен карыйсым килде. Безнең һөҗүм таң алдында башланачак булса, бу вакытта күз күреме ничек булуын чамаларга кирәк иде миңа. Менә Одер көмеш шикелле ап-ак булып ага. Сулдарак зур тимер юл күпере. Ул берничә урыннан жимертелгән. Каршыда— теге якта әлеге таулар, хәзер алар күкселләнеп түгел, аксылланып торалар. Сул кулда тау битенә ябышып бер авыл тора, нәкъ каршыда ниндидер хутор, уңда — нарат урманы һәм, кыйгачланып, югарыга юл менеп китә... Минем бу күзәтүем бик урынлы булып чыкты. Шул көнне кичен без боерык алдык. Караңгы төшкәч тә мин бөтен ротамны унөч көймәгә төяп каналга кердем. Тар каналда көймәләр бер-бер артлы кәрван булып тезелгәннәр. Салмак кына йөзәбез. Тынлык саклап, үзара, күбесенчә, ымлашып кына аңлашабыз. Тик тирә-якта камышлар гына кыштырдап ала, ишкәкләргә бәрелеп, су чылтырап куя... Шулай без канал беткәнче бардык. Монда инде Одерның көнбатыш тармагы башлана. Безгә, шушы урында туктап, таңны һәм артиллерия һөҗүме башлануын көтәргә кирәк. Одер өсте караңгы. Шулай да безнең килгәнне немецлар сизделәр, ахры, минометлардан ата башладылар. Безнең тирәдә әле анда, әле монда су астыннан куак-куак чаткылар атылып чыга, бу шулай миналар шартлый иде. Шул хәлдә унунбиш минут үткәч, миңа инде яраланучылар да барлыгын хәбәр иттеләр. Канал көймәләр белән тулганга, яралыларны артка җибәреп булмый; мин аларны, яраларын бәйләп, көймә төбенә салырга куштым. Башкалар, минем әмерем буенча, көймәләрдән төшеп, тездәй су булса да, канал буена яттылар. Бу үлем куркынычын бераз гына булса да киметә һәм шуның өчен алар моны бик теләп эшләделәр. Күпләрнең гәүдәләре бөтенләй суга күмелеп, су өстендә башлары гына күренеп калды. Өстәвенә алар, су тимәсен өчен, автоматларын баш очларында тоталар. Берничә сәгать буе шушы хәлдә калыр өчен, кешегә, әлбәттә, бик зур түземлек, бик зур чыдамлык кирәк. Сугышчылар, тешләрен кысып булса да, моңа түзделәр, таң атуын көттеләр. Менә, ниһаять, таң да ата башлады. Одер өсте акрыи-акрын ачыла бара, теге як яр да иртәнге томаннан арына, безнең каршыга таулар тезмәсе күтәрелә иде. Мин дулкынланам һәм дулкынлану, күңелемнән тәнемә үтеп, тезләремне дерелдәтә башлады. Мин инде минутларны гына түгел, секундларны да саныйм, бу таң алды тынлыгының менә-менә җимерелүен һәм һөҗүмнең тизрәк башланып китүен түземсезләнеп көтә идем. Шул чакта дымлы һава саңгырау гына туп тавышын китерде, югарыдан снаряд фырылдап үтте, ул, каршы яктагы таулар арасына төшеп, таң алды тынлыгын дер селкеткәндә, артта инде берничә туп берьюлы гөрселдәде. Ул да булмады, «катюшалар» үкерергә тотынды. Югарыда күк бертуктаусыз чыжылдый башлады, йөзләгән, меңләгән, снаряд һәм миналар явып, теге яктагы тау битләрен берничә секунд эчендә төтен, сөрем, тузан болытлары белән каплап ташладылар. Бу вакытта мин үземнең көймәгә ничек торып басканымны хәтерләмим, тик бөтен көчкә кычкырганымны гына беләм: — Көймәләргә! Тирә-якта күренеш кинәт җанланып китте: су астыннан сугышчылар калкып чыктылар һәм каналда тезелеп торган көймәләргә омтылдылар. II Кирхе — чиркәү. 8 — Алга!—дип кабатладым мин. Үзем Кочерга көймәсендә идем. Ул кызу-кызу ишә башлады. Канал башыннан Одерга^ чыгып киттек. Безнең, көймә беренче, безнең алда һичкем юк иде. Бу беренче, көймәдә унбер кеше: үзем, ишкәкче, өч пулеметчы, калганнары автоматчылар. Йөк авыр булса да, ишкәкче җитез эшли. Одерның уртасына җиткәнче әллә ни зур кыенлык очрамады. Әмма су уртасына җиткәч, немецлар бик каты артиллерия һәм миномет уты ачтылар, пулеметлардан сиптерә башладылар. Безне котырынган ут чолгап алды. Тпрә-якта әледәп-әлс су баганалары үсеп чыгалар да. безнең өскә авалар. Елгада дулкын күтәрелде, елга казан кебек кайный, көймәне як-якка чайкалдыра иде. Анысы гына җитмәгән кебек, снаряд кыйпылчыгы көймә төбен тиште, көймәгә су керә башлады. Суны туктатырга һичнинди әмәл юк. Көймә батып, без шунда һәлак тә булган булыр идек. Монда безне ишкәкченең зирәклеге коткарды: ул мондый хәлне алдан ук уйлап, элек үк күп санда эреле-ваклы бөкеләр хәзерләгән һәм көймә төбенә салган булган. Ул шулардай зуррагын тартып чыгарды да көймәдәге тишекне томалап куйды. Су туктады. Без дә- юлны дәвам иттердек. Елганың уртасына җиткәндә үк пулеметтан ут ачарга кушкан идем. Ярга якынлаша башлагач, автоматчылар да ут ачтылар. Хәзер инде безнең көймә су өстеннән гүяки ут керпесе кебек булып шуа иде. Мин, бүтән көймәләремне күрер өчен, артка карадым. Хәзер су өстен хисапсыз күп көймәләр чуарлый. Алар әле монда, әле тегендә кинәт күтәрелеп, кинәт тагын суга батып уйнаган су баганаларына бер ышыкланалар, бер тагы ачыкка чыгалар. Өч көймә хәзергә зыян-зарарсыз килә. Дүртенче көймәнең хәле мөшкел: пулемет утына эләкте, ахры—берәү минем күз алдымда ук суга авып төште. Башкалары көймә төбенә егылганнар булса кирәк, ишкәкче дә сафтан чыккан булырга охшый: көймә үз уңаена чайкала-чайкала түбәнгә агып төшеп китте. Бишенче көймәдәгеләр хәзергә җил-яңгырсыз киләләр. Алтынчы көймә яңарак кына ярдан аерылган, ләкин ул шунда ук артиллерия утына эләкте һәм су баганасына ышыкланды. Су баганасы кире елгага батып киткәч, мин аны кабат күрә алмадым. Ул баткан, аңарда утырып килүчеләр суга сибелгәннәр һәм, дулкыннар белән көрәшә-көрәшә, ярга чыгарга маташалар иде. < Мин бер көймәмне яралылар белән каналда калдырган идем. Моннан башка Одерга тагын алты көймә чыгарга тиеш иде. Алар кайда? Шулай уйлап торганда, үзем барган көймәдә кинәт кискен ыңгырашу ишеттем. Карасам, аяк астымда пулеметчы егылып ята иде. Аның күзләре йомылган, шул арада йөзе агарынган, авызыннан кан килә, ул үлә иде. Безне бер төбәп алган дошман пулеметчысы моның белән генә калдырмады, ул безгә, тәмам каныгып, өзлексез ут сиптерә иде. Аның пулялары безнең тирәдән, баш очлардан үтеп, көймә янында гына суга кадалалар. Көймәдәгеләр башларын яшерергә тырышалар. Мин үзем дә иелә төшәм. Ишкәкче дә иелә төшә, ләкин үзе ишүдән туктамый иде. Шулай барганда көймәдәгеләр арасыннан тагын: — Ай! — дигән ыңгырашу тавышлары ишетелде. Бу юлы бер сугышчым үлгән, өчесе яраланган булып чыкты. Яралылар, ярдәм сорап, кычкыралар, әмма аларга тиз генә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге юк иде. Мин аларга: — Түзегез, иптәшләр! Түзегез! Тиздән яр!—дигән сүзләрдән башка яхшы нәрсә әйтә алмадым. Ярга җитәргә чыннан да берничә минутлык кына юл иде инде. Ләкин без ярга якынрак барган саен, дошман пулеметлары тагын да яманрак котырыналар, көймә тирәсендәге су, боз яугандагы кебек, шыбырдап тора иде. Ниһаять, бер уч пуля көймә төбен умырып ук алды. Көймә, бик тиз су тулып, бата башлады. Мин: 9 ' pi a. дип кычкырдым. Башлап суга исән калган икс автоматчы сикерде. ,у монда сай, билдән генә иде. Алар ата-ата ярга таба йөгерделәр. Алардан соң пулеметчылар төшеп, пулеметны күтәреп чаптылар. >ез суга Кочерга белән бергә сикердек. Ул көймәне ярга таба этәрә калды, мин тизрәк алга чаптым. Менә, ниһаять, яр. Менә аяк астында яр оуе комнары ярмалана, вак ташлар шыкырдый. Менә түмгәк. Менә үлән. Менә безнең артта бер тотам җир кисәге — безнең плацдарм! Безнең яшәү мәйданыбыз! Уртага пулемет, ике якка ике автоматчы куйдым. Гитлерчылар белән ике арада канлы тартыш башланып китте. Мин үзем хәзер вакыт узганын тонмыйм. Бер миңа монда килеп төшкәнгә мең ел үткәндер кебек тоела, бер әле менә яңа гына килеп төштек төсле хис итәм. Бу, әлбәттә, кызу сугыш дәрте белән исерүдән килә. Мин шул исереклектә төш күрә башладым, кемдер минем яныма килеп, колагыма: — Коткардым, — дип пышылдады. — Кемне коткардың? — дидем мин, ачуланып. — Яралыларны. Яр буена чыгарып, яраларын бәйләдем. Мин пышылдаучыга әйләнеп карадым. Шул карау аркасында айнып киттем: янымда Кочерга ята иде. Мин ярым аптырап: — А!—дип куйдым. — Менә патроннары,— диде ул, янындагы солдат капчыгына күрсәтеп. Бу мине бик сөендерде, чөнки патрон бетеп килә иде инде. Кочерга автоматын җайлап тотты да немецларга ата башлады. Мин артка карадым. Бу вакыт яр буена тагын бер көймә килеп туктады. Көймәдән биш кеше төште. Алар минем янга килеп яттылар. — Бүтәннәр кайда? — Бер кеше үлде. Дүрт кеше яраланды. Ишкәкче дә яраланды. Менә өченче көймә килеп туктады. Бусыннан сигез кеше төште. Без хәзер унтугыз кеше булдык. Бу хәл күңелне бераз күтәрә. Ләкин югалтулар зур. Беренче өч көймәдәге утыз кешенең унбере сафтан чыкты да инде. Дүртенче көймә бая ук су уңаена агып киткән иде. Ул көймә белән ун кеше югалды. Мин хәзер бишенче көймәне зур түземсезлек белән көтәм. Аңарда — станоклы пулемет. Менә ул якынлашып та килә инде. Ул исән-сау килеп җитсә, плацдармны киңәйтү өчен сугыш башларга мөмкин. Башка көймәләремнең нихәлдә икәнен һич белерлек түгел. Немецлар артиллерия утын көчәйтәләр, су өстендә шторм котырына, һичнәрсә күреп булмый, теге яр белән элемтә юк. Ахырда мин Кочерганы теге як ярга кайтарырга карар кылдым: . — Ике көймәнең берсенә яралыларны төя, икенче көймәне буксирга ал да теге як ярга чык. Анда минем ярдәмчемне күр. Калган кешеләрне тизрәк бирегә чыгарсын. Үзе дә чыксын. — Була! Берничә минут үтүгә ул ярдан аерылып китте. Тиздән ул елга уртасына җитеп, су баганалары арасында күздән югалды. Шул арада ярга бишенче көймә килеп туктады, һичнинди зыян-зарарсыз килеп җиткән бердәнбер көймә. Нинди сөенеч! Шуннан соң мин Одерга әйләнеп карамадым. Немецлар, безне суга алып ташларга уйлап, контратакага күчтеләр. Аларның контратакасын бик зур көч куеп, озак көрәштән соң кире кайтардык һәм үзебез һөҗүмгә күчтек. Алда тау: югарыда немецлар, түбәндә — без. Без ут кичеп шул тауга үрмәлибез. Миндә тагын баягы ярсу кузгалды. Мин тагын вакыт чиген югалттым. Тау башын күрергә теләп, күтәрелеп караган идем, анда йолдызлар җемелдәвем күрдем. Димәк, төн булган. Бер каравымда анда .кызыллык иде, бер карауда күзләрем чагылды — кояш иде. Минем .хәзер бөтен игътибарым каршыдагы дошманның торышына, аның хәрәкәтләренә юнәлгән. Миңа төрле хәбәрләр белән килгән элемтәчеләрнең 10 хәзер мин йөзләрен күрмим, тавышларын гына ишетәм. Чөнки аларга әйләнеп карарга вакытым юк. Кочерганың тавышын мин осрничә тапкыр ишеттем. Берсендә ул: — Сезнең боерык үтәлде. Чыгалар. Мин уноер кеше китердем, диде. Икенчесендә: — Елгада понтоннар йөри башлады,— дип хәбәр итте. Өченчесендә: — Елгада — амфибияләр ’,— диде. — Амфибияләр?!—дип кабатладым мин, чиксез шатланып. — Әйе. Артиллерияне чыгаралар. — Артиллерия хәзер безнең белән?! — дидем дә, мин, бу шатлыклы хәбәрне әйтүемнән соң, Кочергага әйләнеп карадым. Аның кара күзләре балкый, башы ялангач, башы тирәли ак марля уралган, марля түгәрәге уртасыннан чәчләре тузгып тора иде. Хәзер безне һичкем, шайтаны белән килсә дә, кире чигендерә алмас! Күпләпкүпләп патрон, гранаталар да килә башлады. Дәрт күңелгә сыеша алмый ташый... Без элеккедән дә ныграк сугышырга тотындык. Бервакыт кинәт каршыда атыш басылып, яшел диңгез шәүләсе чагылып китте. Мин гаҗәпкә калдым: без инде тауны үткәнбез һәм кырларга килеп чыкканбыз икән. Артка карадым. Одер күренми, ул инде тау артында калган. Юлларда безнең беренче танклар күренде. Мин өлкән начальнигымнан ротаны җыярга һәм барлау үткәрергә боерык алдым. Сугышчыларым каршыма килеп тезелделәр. Исемлек барлаганда күп кенә фамилияләр җавапсыз калды,— аларның ияләре я яраланган, я үлгән иде... Исән калган сугышчыларымның йөзләрен күреп үтәсем килде. Кайда туктап, кайда адымымны акрынайтып, сафны карый-карый, сугышчыларым алдыннан йөреп әйләндем. Алар күзгә күренеп ябыкканнар, битләрен сакал-мыек баскан, кием-салымнары тишелеп, пычранып беткән. Аларның бөтен күренеше әле генә үлем белән якага яка килеп көрәшүнең бер шаһите иде. Мин аларга: — Кайсыгыз яралы? — дидем. Дәшүче булмады. — Кайсыгыз авыру? — дип сорадым. Соравым җавапсыз калды. Кыйпылчык Кочерганың маңгай тиресен суелдырып үткән икән. Мин аңар санчастька китәргә тәкъдим иттем. Ул дәшмәде, хәрәкәтсез калды. Мин аның хәзер бездән аерыласы килмәвен аңладым. Без дошманны куа киттек. Шул китүдән туктамыйча, кечерәк бер шәһәргә барып җиттек. Вакыт төн, һәм шәһәр яна иде. Шәһәрдә дошман каршылык күрсәтеп карады, ләкин аның каршылыгы озакка бармады, җимерелде. Янгын яктырткан шәһәр урамнарына безнең танклар, үзйөрешле артиллерия, мотогаскәрләр шаулап килеп керделәр һәм, тукталып тормастан, алга үтә башладылар. Янгын котырынган яктан, балаларын кулларына тотып, карт-корыларын җитәкләгән хәлдә, йөзләрчә, меңнәрчә немецлар килә. Котырынган янгын, зур ялкын камчылары белән кизәиә-кизәнә, гүяки аларны куып килә. Алар, ачулы көтүчедән өреккән көтү кебек, шәһәрнең караңгы кварталларына таба чабалар иде... Без ут котырынган кварталларга барып җиткән идек инде. Шунда дөрләп янган өй янында бер хәлгә очрадык. Чәчләре тузган, төсе киткән бер немец хатыны, шашынып елап, янган өйгә таба омтыла. Әмма аны шунда җыелып торган немецлар, кулларыннан ныклап тотканнар да, җибәрмиләр иде. — Нишләгән ул? — дип сорады минем янымда торучы Кочерга. Үз нәүбәтемдә, мин немецлардан сорадым. Бу хатынның яшь баласы шул өйдә ут эчендә торып калган икән. Моны ишетү белән Кочерганың 1 Амфибия корыда чаба, суда йөзә торган автомашина. төсе үзгәреп китте. Аның күзләрендә ниндидер хәвефләнү билгесе чагылып үтте. Мин аның иреннәре тетрәнүен күреп калдым. Шул вакыт янгын эченнән ниндидер бер тавыш ишетелгәндәй булды. Ул, бәлки, оала тавышы да булмагандыр, ләкин шунда торучылар аны, һичшиксез, оала тавышына юрадылар. Бала анасы тагын да көчлерәк шашына, йолкына башлады. Без тын калдык. Кинәт Кочерга ярым шыпырт, ләкин ашыгыч һәм тынычсыз тавыш белән миңа мөрәҗәгать итте: Иптәш капитан, плащ-җиләнегезне бирегез,— диде. Мин аңар әйләнеп карарга да өлгерә алмый калдым, ул минем иңемнән плащ- җиләнне салдырып, үз өстенә каплады һәм шунда һичкем көтмәгән бер нәрсә эшләп ташлады: плащҗиләине бөркәнде дә, йөгереп барып, өйнең бу вакыт ялкын ургылдыра башлаган парадныена кереп югалды. Мин үзем дә сизмәстән, бер-ике адым алга атлап: — Тукта! — дидем. Ләкин соң иде инде, йорт каршында басып торучылардан һәммәбез дә — без дә, немецлар да — таш кебек катып калдык. Ул дөрләгән ут эченә тереләтә кереп китүе белән һәммәбезне дә таңга калдырды, без бу кадәр зур кыюлыкны кинәт кенә акылга сыйдыра алмыйча, күзләребезне парадныйга текәп, телсез тора идек. Шул хәлдә күпме вакыт узгандыр, аны әйтү хәзер мөмкин түгел инде. Әмма ул, безнең көткәнебезгә каршы, бөтенләй икенче яктан килде дә чыкты. Аның кочагында ак төргәк, башындагы ак марля төтенләнә, үзе, ахры, башы әйләнеп, исерек кеше шикелле чайкалгалый иде. Ул, шул хәлендә туктап, кул аркасы белән күзләреннән нәрсәнедер сыпырып ташлады да, туп-туры теге хатын каршына килеп, ак төргәкне аңа сузды. Немец хатыны шундый ук шашыну белән: — Майн кинд! III — дип, төргәкне алып, күкрәгенә кысты, бала елый башлады. Немец хатыны хәзер Кочерганың кулларын үбәргә омтыла, аның аяк астына баш ормакчы була иде. Ләкин Кочерга бик гади генә борылды да, көек исе аңкытып, безнең янга килде һәм шундый ук гадилек, хәтта кыюсызлык белән генә: — Санитар кайда? Иңбашым пеште, ахры, — диде. Мин шунда ук санитарны китерергә куштым... Без соңыннан аның баланы ут эченнән ничек алып чыгуы турында никадәр сөйләтергә тырышсак та, сөйләтә алмадык. Шул турыда ишеттеме— аның чырае бозыла, төсе китә, ул сүзсез кала иде. Әмма, аның каравы, берәребез белән икәүдән-икәү калган чакларында, ул үзенең гаиләсе турында сөйләргә ярата, әгәр сердәше күңеленә ошап, аның каршында артык дәрәҗәдә ачылып китсә, ул бер көрсенә дә: — Гитлерчылар минем баламны үтерделәр... Сабыемны,— дип кабатлый торган иде. Май, 1946.