Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ ХӨСНИНЕҢ ЯҢА ПОВЕСТЕ

Фатих Хөсни — егерме биш ел буе иҗат тәҗрибәсе туплаган үзенчәлекле язучы. Әдәбиятка ул коллективлашу елларында үзенең шигырьләре, хикәяләре һәм үткен новеллалары белән килеп керде. Вак хикәяләр һәм новеллалардан тыш ул берничә повесть һәм пьеса да язды. Укучылар массасына бу язучы оста хикәяче булуы белән танылды. Ф. Хөснинең геройлары — бүгенге көн кешеләре, тормышны яңа баштан үзгәртеп коручы совет кешеләре. Укучылар бу язучының һәрбер әсәрен көтеп каршы алалар һәм яратып укыйлар. Менә күптән түгел Таткнигоиздат Фатих Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар» исемле яңа повестен аерым китап итеп бастырып чыгарды. Бу повестьның талантлы язылуы турында аның журнал вариантыннан соң ук матбугатта берничә кеше телгә алды. Язучы, повестен китап итеп чыгарганчы, аның өстендә тагын эшләгән һәм ул моның белән, һичсүзсез, күп откан. Ф. Хөсни үзенең әсәрләрендә тормыш конфликтларын ике кеше арасындагы мәхәббәт тирәсенә үрел үстереп чишәргә ярата. Соңгы повестенда да ул үзенең бу яраткан алымына турылыклы булып калган. «Авыл өстендә йолдызлар» повесте март башы пейзажын сурәтләү белән башланып китә. Шушы оста сурәтләнгән яз башы картинасы укучыны әсәр эченә алып керә. Мһнә без, «киң толып эчендә болай үзе шар кебек түгәрәк күренсә дә, шулай да йоннан гына төрелгән кеше булмаска охшаган» атаклы Борнай МТСының трактор бригадасы бригадиры Айдар Зөбәеров белән танышабыз. Ул, «яшьлеге инде узып баруга карамастан, мөлаемлыгы кимемәгән, киресенчә, бөтен җиреннән, хәтта бишмәт сырларыннан да тән тулылыгы беленеп торган «Прожектор» колхозының кырчылык бригадиры Тәзкирә Солтанова- ның йөрәген кузгатып китә. Язгы эшләр белән бергә Айдар белән Тәзкирә арасында керсез мәхәббәт башлана. Озакламый яшьлекләре инде узып бара торган бу егет белән кыз арасына «җете кызыл тиз уңа, 117 диләр, кара аны, көттереп торган оәхетеңиең бизәге тиз очмасын», дип 1әзкирәне үзенчә кисәткән «избач Халидә» килеп керә. Бу хәйләкәр изоач бер кичне аулак өйдә Айдарны эчереп, аның белән бер постель- дә төн кунуга ирешә. Шуннан соң ике бригадир арасында нәкъ тормыштагыча кайбер аңлашылмаулар булып ала. Аннары көзен Тәзкирә колхоз председательләре хәзерләү курсына киткәч, Айдар, йорт җанлы әтисе Гафиятулланың килен алып кайт дигән таләбенә буйсынып, Халидәгә өйләнә. Ләкин Айдар белән Халидә бер-берсен бөтенләй белмәгән булып чыгалар һәм, ахырда, бу ясалма рәвештә, егет белән кызның яратышуларыннан башка корылган .семья җимерелә. Повестьның соңгы битендә Айдар Наратбаш авылында Тәзкирәләр өе каршында туктап кала. Повестьның кыскача эчтәлеге шундый. «Авыл өстендә йолдызлар» Ф. Хөснинең үзенә генә хас, җиңел һәм сыгылмалы тел белән язылган. Ул беренче битләреннән үк укучыны үзенә «кадаклый». Китапның соңгы битен укып чыккач, үзеңдә яңа гына танышкан геройлар белән аерылышасы килмәү хисе тоясың. Син уйларында, телисеңме, теләмисеңме, «Авыл өстендә йолдызлар»да сурәтләнгән Наратбаш авылына күчәсең. Иркен колхоз кырлары, Наратбашның электр нурларына коенган урамнары, тере кешеләре күз алдына баса. Синдә бу кешеләрнең язмышлары, аларның алдагы тормышлары турында кызыксыну уяна. Югарыда әйтеп үткәнебезчә, Ф. Хөсни — яратып укыла торган күренекле язучы, оста мастер. Бу хәл безгә язучыга карата зур таләпләр куярга хокук бирә. КПСС Үзәк Комитетының Язучыларның II съездына җибәргән котлавында «Социалистик реализм бурычлары дәрәҗәсендә булу — кешеләрнең чын тормышын, аларның хисләрен һәм уйларын тирәнтен белү дигән сүз, аларның кичерешләренә тирән сизгерлек күрсәтү һәм моны реалистик әдәбиятның чын образларына лаеклы булырлык дәрәҗәдә, мавыктырырлык һәм аңлаешлы художество формасында сурәтли белү... дигән сүз» диелә. Без биредә «кешеләрнең чын тормышы» дигәннән, кешеләрнең хезмәтләре дигән мәгънәне дә аңлыйбыз. Чөнки совет кешесен хезмәттән тыш күз алдына китерү мөмкин түгел. Бездә кешеләр үзүзләрен эштә күрсәтәләр. Шушы хакыйкатьне искә алып, Ф. Хөсни үзенең геройларының хисләрен, уйларын бирү белән бергә, аларны хезмәт процессында да шул ук дәрәҗәдә таләпчәнлек белән сурәтләгән булса, «Авыл өстендә йолдызлар» повесте тагын да отышлырак чыккан булыр иде. Повестьта без Айдарның эшен бераз күрсәк тә, Тәзкирәнең кырчылык бригадиры буларак эшен бөтенләй диярлек күрмибез. Без бу кызның колхоз правлениесендә колхоз председателе Хәйрулла абзыйсыннан әсәр дәвамында берничә тапкыр наряд алганын укыйбыз. Шул гына. Башка без аны үзенең бригада членнары арасында, эш өстендә (шома Хәдичә белән сөйләшүен телгә алмаганда) бер генә тапкыр да күрмибез. Соңыннан Тәзкирә Почет билгесе ордены ала. Бу югары бүләкне алу өчен кызның тырышлыгын коры сөйләү генә аз, аны күрсәтергә кирәк иде. Ләкин повестьта бу юк. Менә әсәрнең тракторчыларның сәгатьлек графикка күчү турындагы өлешен алыйк. Язучы моны бик примитив биргән. Авторның әйтергә теләгән нәрсәсе, натурадан дөрес күчерелгән булса да, укучыга барып җитми. Повестьның бу урыннарын укыгач, хезмәттә сәгатьлек график куллану, һәрбер кеше, кесәсендә сәгать йөртеп, эш вакытында ун-ун- биш минут саен сәгатькә карап эшләүгә, ә смена азагында бланк тутыруга гына кайтып кала микәнни дигән уйга киләсең. Ф. Хөсни, геройларының эчке дөньяларын тулысынча ачып, шуның аша тормышны бирергә тырышкан. Ләкин бу әле аның барлык геройлары да бердәй үк эшләнеп җиткәннәр дигән сүз түгел. Алар, чыннан да, авыл өстендәге төнге йолдызларны хәтерләтәләр. Кайберләре аларның җете янган Чулпан кебек калку, ә кайберләре исә күренеркүренмәс 118 балкыган йолдыз кебек сүрән бирелгәннәр һәм өстән-өстән генә сурәтләнгәннәр. Тулырак бирелгән образларга Айдар, Тәзкирә, Халидә, Гафиятулла образларын кертергә мөмкин. Ә «Прожектор» колхозы председателе Гыйбадуллпн, тракторчы Хәйдәров, МТС партоешма секретаре Александров һ. б. образлар төссез һәм берьяклы итеп сурәтләнгәннәр. Әсәрне укып чыккач, синдә «Прожектор» колхозы председателе Гыйбадуллпн ни өчен эшеннән алынды икән дигән сорау туа. Повестьта без. «Гектарыннан 16 центнер! Моңа кадәр иген бик уңган елларда да гектарыннан 12—13 центнердан артык уңыш алмаган «Прожектор» колхозы өчен бик зур эш бу. Димәк, берсен-берсе тәнкыйтьлитәнкыйтьлп эшләгән эшләр бушка китмәгән, димәк, алынган йөкләмә артыгы белән үтәлгән» (150 бит) дигән юлларны укыйбыз. Бу бит Гыйбадуллпн җитәкчелек иткән колхоз. Бәлки аны хатынын урак өстенә кадәр эшкә чыгармый яткырган өчен эшеннән алганнардыр? Бу образ бөтен тулылыгы белән ачылып бетмәгән. Язучы, күрәсез, бер-берен тәнкыйтьли-тәнкыйтьли эшләгән эшләр бушка китмәгән, ди. Әсәрдә без бу тәнкыйтьне күрмибез. Автор, бәлки, тракторчы Хәйдәров сай сөргән җирне яңадан сөрдерүне күз алдында тота торгандыр? Ләкин зур уңыш алу, тирән сөрүгә генә кайтып кала микән соң? Юк шикелле. Әсәр тракторчылар турында гына язылмаган. Колхоз, колхозның кешеләре турында да язылган. Ләкин бу кешеләрнең эшләре кая? Ничек итеп, нинди юллар белән бу кешеләр гектарыннан уртача 16 шар центнер уңыш җыеп алалар, бу күрсәтелми. Ә моны — бүгенге авылдагы хезмәт процессын күрсәтергә кирәк иде. Үзсүзле Хәйдәров белән соңыннан нәрсә була? Язучы аны әсәрнең яртысында бөтенләй оныта һәм яңадан телгә дә алмый. Бәлки ул Айдар белән Тәзкирә арасындагы мөнәсәбәтне үткеиләштерү, яки Айдар характерын тирәнтенрәк ачу өчен генә кирәк булгандыр? Хәйдә- ровның тулысынча бирелмәве белән һич тә килешеп булмый. Бу нәрсә авторның тормыштагы кискен фактларны читләтеп, аларга күз йомып узуыиарак охшап кала. Повестьта тагын МТС партоешма секретаре Александровның бирелеше, безнең карашча, схематик. Ул укучы күз алдына партия җитәкчесе булып түге,ч, нотык укып йөрүче, кешеләрне татулаштырырга тырышучы, тормыштагы «җыерчыкларны» тигезләүче булып килеп баса. Бу образ үзен бары тик Айдар бригадасы тракторчылары каршында америкалыларның Арарат тауларында, безнең чикләребез тирәсендә, Нух көймәсен «эзләп» йөрүләре турында сөйләгәндә генә күрсәтә. Тракторларны МТС ишек алдыннан колхозга капка ачып озатканда без ни өчендер аның йөзендә МТС партоешма секретарен түгел, МТС сто- рожын күрәбез. Ул капка төбендә, әлбәттә, бик кирәк һәм бик әһәмиятле нәрсәләр турында сөйли. Ләкин мондый нәрсәләрне МТСныц кызыл почмагында яки ремонт .мастерскоенда МТС ның бөтен тракторчыларын җыеп сөйлиләр шикелле. Әгәр дә партоешма секретаре язын МТС капкасыннан чыгып киткән һәрбер бригадага тракторлар гөрләве астында речь сөйли китсә, МТСта ун гына бригада булсын ди, тавышын югалтмас идеме икән? Мондый хәлләр бәлки 1930 елларда МТСлар яңа төзелгән чорда булса булгандыр, хәзер һәрбер трактор бригадасы радио аша диспетчер белән сөйләшеп утырганда моңа ышанып булмый. Әсәрдә тагын матур булмаган охшатулар, кабатлаулар, сүз уйнату белән мавыгу күренешләре дә юк түгел. Мәсәлән, «Стан урнашкан межаның ике ягында, бераз эчтәрәк, һәркайсы бу сменада үзе эшләргә тиешле загоннар башына ике трактор килеп туктаган. Ерактан караганда, алар сөзешергә торган ике үгез (?) кебек күренәләр, ләкин сөзешергә туры килмәячәк, чөнки тирәсендә кешеләр күп чуала. Менә берсе, чиләк белән су алып килеп, «үгез»нец мөгез төбенә салкын су койды, икенчесе — кап-кара чиләк белән .май алып килеп, аның сыртына агызды. Ул да түгел, өченчесе 119 , «үгез»нең ярты корсагын ачты да, үзе башы ’белән аның эченә кереп китте кайда монда сөзешеп торырга, тирәсендә бөтерелеп йөриләр». Бу юллар белән язучы нәрсә бирергә тели? Бу ялган эффект артыннан куу түгелме? Шул, башка түгел. Тагын «Нух көймәсе», «Гай- рәтулла» сүзләре геройларның сөйләмендә генә түгел, авторның үз сөйләмендә дә бит саен диярлек кабатланалар. Алармы укыйукый күңел болгана башлый. Китапның теле кайбер урыннарда художестволы сөйләмнән мәкалә теленә тартым телгә күчеп китә. Мәсәлән, 18 иче биттә III глава бо- лай башлана. «МТС коллективы, тракторларга һәм тагылма коралларга ремонтны 20 мартка төгәлләп, дәүләт комиссиясе тарафыннан ремонтның сыйфаты яхшы дип табылды. Аннары, шушы зонадагы колхозларның председательләре, трактор бригадалары бригадирлары, райком вәкилләре катнашында, МТС советының жыелышы үткәрелде һәм монда инде алда торган гомуми бурычлар турында да сөйләделәр, узган елгы эшләр сезонында кулны тоткан кимчелекләрнең сәбәпләрен дә искә төшерделәр. Мәсәлән, Фрунзе исемендәге колхозның председателе узган ел язгы чәчү вакытында МТС бригадасының договорда күрсәтелгән сроктан ике көнгә кичегеп килүен, кызып кына эшли ° башлагач, бер тракторның ватылып ике көн эшләмичә ятуын тәнкыйтьләде». Нәкъ протоколдагыча. Мондый урыннар әсәрдә, кызганычка каршы, шактый. Автор үз-үзенә ныклы таләп куеп эшләгән булса, мондый нәрсәләрне без бөтенләй очратмас идек. Без Ф. Хөсни иптәш киләчәктә тудырачак әсәрләре өстендә тормышны тирәнтенрәк өйрәнеп, үзенә күбрәк таләпчәнлек куеп эшләр дип ышанып калабыз.