Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

ДАВИД ГУРАМИШВИЛИ (1705—1792) Бөек грузин шагыйре Давид Гурамишвилинең тууына июль аенда 250 ел тулды. Д. Гурамишвили Грузиянең борынгы башкаласы Мцхетадан ерак булмаган Сагу- рама авылында туа. 1727 яки 1728 елның җәендә коралланган лезгиннар төркеме Давидны көчләп Дагстанга алып китә. Тиздән ул моннан кача һәм Төньяк Кавказда казак хуторларында торыр урын таба. Д. Гурамишвили 1729 елда Москвага килә, ә 1737 елда бөтенләй рус гражданлыгына күчә. Д. Гурамишвили алдынгы рус культурасының Грузиянең киләчәк үсеше өчен булган әһәмиятен беренчеләрдән булып аңлый. Давид Гурамишвили берничә походта . катнаша. 1739 елда Днестрдагы Хотин крепостен штурмлауда, 1742 елда шведларга каршы алып барылган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1758 елны, җиде еллык сугышның башында ук, Гурамишвили пленга эләгә һәм берничә ел Магдебург крепостенда ябылуда була. 18 гасырның 70 нче елларында Д. Гурамишвили отставкадагы поручик чинында Украинада (Миргород шәһәрендә) яши башлый һәм тулысы белән әдәби эшкә бирелә. 1792 елда Миргород шәһәрендә үлә. Гурамишвили шигырьләр язу белән үзенең туган авылы Сагурамада ук шөгыльләнә башлый. Ләкин алар безгә кадәр килеп җитмәгәннәр. 1774 елда грузин телендә язылган әсәрләреннән җыентык төзи, ә 1787 елны аны, «Давитиани» исеме астында, яңадан күчереп яза. Беренче мәртәбә 1870 елны басылган бу җыентык 2 зур поэма һәм лирик шигырьләрдән тора. «Грузия зары» исемле поэмада Грузия тарихының караңгы чоры —18 гасырның беренче яртысы, төрек һәм иранлыларның, тау кабиләләренең Грузиягә һөҗүм итүе, феодаллар арасындагы ызгыш искиткеч көчле һәм дөрес итеп сурәтләнә. Бу патриотик поэма чын драматизм һәм тирән лиризм белән сугарылган. Гурамишвили байлар сыйныфының пычраклыкларын фаш итә. «Грузия зары» поэмасы, Гурамишви- линең лирик шигырьләре кебек үк, сагыш, ватанны сагыну, җимерелгән өметләр турында сөйли. «Көтүче Кацвия» поэмасы Д. Гурамишвили иҗатында аерым урын алып тора. Монда көтүче кыз һәм егетләрнең идиллик тормышы турында җырлана. Гурамишвили хезмәт халкының әхлакый яктан чисталыгын яратып сурәтли. Лирик шигырьләрнең күпчелеге җыр жанрында язылган. Монда шагыйрь грузин, рус, украин халык җырлары мотивларыннан файдаланган. Давид Гурамишвили халыклар дуслыгы, Грузияне Россиягә кушу идеяләрен җырлаган шагыйрь. Аның әсәрләрен СССР халыклары яратып укыйлар. 1949 елда Гурамишвилинең Миргородтагы каберенә. Украина һәм Грузия халыкларының какшамас дуслыгы билгесе итеп, һәйкәл куелды. КОНСТАНТИН НИКОЛАЕВИЧ БАТЮШКОВ (1787—1855) Күренекле рус шагыйре К. Н. Батюшков 1787 елда Вологда шәһәрендә бөлгенлеккә төшкән дворян семьясында туган. Пансионны бетергәннән соң, ул халык мәгарифе министрлыгына эшкә керә. Швеция һәм Франция белән булган сугышларда рус армиясе офицеры сыйфатында катнаша. 1815 елны политика һәм әдәбият өлкәсендәге реакционерларга, консерваторларга каршы көрәш алып- барган «Арзамас» исемле әдәби түгәрәккә член булып керә. 1817 елда үзенең «Шигырь һәм прозада язылган тәҗрибәләр» исемле бердәнбер китабын чыгара. 1819 елдан алып Неаполь дәге рус дипломатик миссиясендә эшли. 1821 елда психик авыру белән авырын башлый һәм 1855 елның 19 июлендә үлә. Батюшков иҗатының беренче чоры (1802— 11) ирексөючәнлек һәм тормыш белән ләззәтләнү рухында үтә. Батюшков, мәгърифәтчелек философиясе идеяләре өчен көрәшүче буларак, җиңел, гүзәл поэзияне яклап чыга. Шушы позиңиядән то- оып, ул реакцион язучыларның — шишков- чыларның әсәрләренә пародияләр яза (Шишков—19 йөз башындагы пң реакцион дворян катлауларының идеологы, рус әдәби телен чиркәү һәм дини китаплар теле белән алмаштырырга тырышучы кеше). Батюшковның шишковчыларга булган сатирасы ул заманда бик киң таралган була. Үзенең элегияләрен мәхәббәт һәм дуслык темасына багышлап. Батюшков авылның тыныч йортында яшәүче бәйсез кеше образын сурәтли. Шуның белән бергә, ул дөньяви "шатлыкны, дөньяви мәхәббәтне яклап һәм раслап чыга («Күңелле сәгать», 1806; «Минем пенатларым», 1811). Батюшковның тормышчан поэзиясе аның стиль үзенчәлекләрен дә билгели. Белинский Батюшков шигырьләрендә пластика, скульптуралылык күп булуы турында сөйли. Аның шигырен колак кына ишетми, күз дә күрә. 1812 елда Батюшков дошманнан үч алырга чакырган, патриотизм белән сугарылган шигырьләрен яза («Дашковка» «Әсир» һ. б.). Ләкин 1812 елдан соң Батюшков иҗатына реакцион идеяләр үтеп керәләр, аның кайбер элегияләрендә мистик настроениеләр яңгырый башлый («Өмет», 1815; «Дустыма», 1815). Ләкин бу мотивлар шагыйрь иҗатының төп темасын — «дөньяви шатлыклар»ны җырлауны күмеп китә алмыйлар. Батюшков берничә проза әсәре дә язды. Аларда ул тарихи, культура һәм эстетик проблемалар күтәрде. К. Н. Батюшков яшь Пушкин лирикасына зур йогынты ясый. «Батюшковның шушы бер хезмәте генә дә, — ди В. Г. Белинский, — аның исеме рус әдәбияты тарихында яратып һәм хөрмәт белән искә алыныр өчен җитә»