Логотип Казан Утлары
Очерк

АВЫРЛЫК ҮЗӘГЕ

★ Сентябрьнең аяз көннәре иде. Туевларның семья киңәшмәсендә киләсе якшәмбедә бәрәңге алырга дигән карар чыгардылар. Дөрес, Иван Дмитриевичны зуррак эшләр борчый иде. Әмма хатыны — Анастасия Андреевна искәртеп куйды: — Бүгең тагын фермада дуңгыз балалары чинаша. Көннәр бозылачак. Бәрәңге алуны кичектерергә ярамас... Якшәмбе көнне Анастасия Андреевна, таң беленү белән үк торып, аш хәзерләде дә Иван Дмитриевичны ашарга чакырды. Ләкин ире өйдә юк иде. Анастасия Андреевна өйалдына чыкты һәм аптырап, тукталып калды. Инструментлар салынып, кадакка элеп куелган сумка да юк иде. Ире киткән, алдаган аны... Бу ялны бәрәңге алынмый калды дип бел! — Бар икән күрәчәкләрем! Нинди гөнаһ шомлыкларым аркасында туры килдем икән мондый иргә? Чыннан да, Анастасия Андреевнаның күпме канын бозды инде ул. һаман да шул машина дигән нәрсәсе аркасында. Көне-төне шуны гына уйлый, бөтен тынычлыгын югалтты, ябыгып бетте инде. Төшендә дә винтлары, гайкалары белән саташа. Әле'менә үткән төнне дә, күзен йомарга өлгермәде, кулларын бутый-бутый, шул канау казыгычы турында мыгырдана башлады. Анастасия Андреевна, чәчен ашык-пошык кына рәтләде дә, иңенә сырмасын салып, МТСка йөгерде. Менә, күрмәсәң — күр: эш киемен киеп алган, битләре буялып беткән Иван Дмитриевич — машинасы янында уйга калып басып тора. Хатынының якынлашуын күргәч, кулына ачкыч алды да машинасы өстенә менеп, нәрсәнедер боргаларга кереште. Директор машинаны дүшәмбе көн сынап карарбыз дигән иде. Шуңа күрә Иван Дмитриевич, семья киңәшмәсе карарын бозып, бер үзе генә машинаны тикшереп карарга дип килгән иде. Ул каушап калуын хатынына сиздермәскә тырышып: — Настя, әйдә булыш! — дип кычкырды. Анастасия Андреевна, шаярып торырга исәбе юклыгын чырае белән аңлатып, ирен нык кына тиргәде дә кайтып китте. Иван Дмитриевич аның артыннан күңелсез генә карап калды. Аннары ул, батыраеп атлый- атлый, двигатель янына килде һәм кабыза торган ручканы көч белән борып җибәрде. Двигатель беравык шарт-шорт килеп маташты да җай гына эшли башлады. Шуннан ул элеваторны эшләү җаена күчерде, тапшыргыч механизмнарны карап чыкты һәм лебедканы тоташтырып җибәрде. Электростанция почмагыннан агрегатка чаклы сузылган трос лебедка барабанына чорнала башлады. Агрегат акрын гына урыныннан кузгалды, элеватор эшләргә тотынды, һәм чылбырлы тәгәрмәчкә беркетелгән алты чүмеч алтысы да бербер артлы җиргә кереп китте, ул арада транспортер люгыннан туфрак агыла башлады. Әкрен генә хәрәкәтләнгән агрегат янында өерелеп төшкән туфрактан таучык хасил булды. 7. „с. ә.- № 7. 97 98 Кинәт машина эчендә нәрсәдер чытырдады. Двигатель тынып калды. Иван Дмитриевич кашын җыерды. Төгәл исәпләнеп бетмәгән икән, дпп уйлап куйды ул. Тельман МТСында тормышның тыныч кына аккан саклары бар нде. Сукалыйсын сукалыйлар, чәчәсен чәчәләр, үзләренә тиешлесен җыеп алалар да шуның белән эш бетә. Башкасын сорамыйлар иде. Ләкин соңгы елларда эшләр башкачарак булып китте. Терлекнең азыгы өчен дә, баш исәбе өчен дә, яшелчә өчен дә син җавап бир. Станция директоры Павел Петрович, алдына җәеп салынган кәгазьгә— МТС эшләре планына караштырып, шаяртып әйтеп куйды: — Уракчы да, җырчы да, кубыз уйнаучы да без. Бу план югарыдан килгән. Планда терлекчелектәге аеруча күп хезмәт сорый торган эшләрне механизацияләү турында задание күрсәтелгән иде. Планы аның үтәлүен үтәлә, ә менә фермаларга суны берничә километрдан мичкә белән ташырга туры килә. Партия җыелышында: фермаларга су кертергә траншеяләр, силос чокырлары казырга кирәк, — диделәр. Әмма болар зур хезмәт сорый иде. Бу эшләрне моңарчы механнзацияләштерә алганнары юк иде әле. Экскаватор юк. Барысы да сөйләп бетергәч, МТС ның өлкән механигы Иван Дмитриевич Туев сүз алды. Гадәттә тыныч холыклы, салмаграк күренгән бу кеше сизелерлек дәрәҗәдә дулкынлана иде. Ул сары керфекле түгәрәк күзләре белән әле президиумда утыручыларга, әле ишек төбендә өелеп торган механика, мастерское эшчеләренә сынап, кырыс кына карап ала. йөзенә аның тир бөртекләре чыккан. Иван Дмитриевич авыр сулап куйды да сөйли башлады: — Су үткәрү эшен озакка сузу — терлекчелекнең үсешен аңлы рәвештә тоткарлау дигән сүз. Минем уемча, без үзебез канау казыгыч ясый алабыз. — Кулданмы?—дип кычкырды берсе. — Кирәк-ярагын, материалын каян алырбыз? — дип сорады МТС директоры Павел Петрович. — Минемчә, иң элек иптәш Туев үзенең фикерен әйтеп бетерсен. Аннары без сөйләрбез, — диде партия оешмасы секретаре Нуретдинов, җыелышка мөрәҗәгать итеп. — Иван Дмитриевич, безнең түбәндәге нәрсәләрне беләсебез килә: канау казыгычның төзелеше белән сез үзегез яхшы танышмы, сездә аның сызымы бармы, бу эшне безнең мастерскойда башкарып булырмы? Туев аның сорауларына җавап биреп бетерде дә: — Мин бу тәкъдимне барыбыз бергә, күмәк көч белән, тормышка ашырырбыз дигән исәп белән керттем, — диде. Иван Дмитриевич озак вакытлар кеше белән аралашмый йөрде. Бик катлаулы исәп-хисап эшләре белән мәшгуль иде ул. Аннары ул колхозларда ешрак була башлады. Терлекчеләр белән сөйләште һәм бар җирдә дә диярлек: МТС, шул исәптән өлкән механик үзе, фермаларга су кертү эшен озакка сузды, дип зарлануларын ишетте. Бервакыт ул «Восток» колхозында булып кайткач (бу колхозда су үткәрү өчен көрәк белән канау казый башлаганнар да, ташлаганнар икән), мастерской мөдиреМа- курин янына керде. Василий Кузьмич Тельман МТСы оеша башлаган көннән биредә эшли һәм станциянең төп белгече санала иде. — Син нәрсә, Иван, бу көннәрдә балтасы суга төшкән кеше кебек йөрисең, — дип каршылады ул Туевны. — Кермисең дә, сөйләшмисең дә. Әйт әле. канау казыгыч турында син чынлап әйттеңме, әллә мактандың гынамы? Туев та үз чиратында: 7* 99 Ә сии үзең ничек уйлар идең соң? — дип сорады. — Зур эш турында кайчан да булса уйнап әйткәнем бармы минем? Алайса, минем ярдәмемә ышанып тор, — диде Макурин. — Ике оаш бер оулмас, кеше алдында хур булмас. Алар кабииетсымак, кечерәк бер бүлмәгә керделәр. Бензин сеңеп беткән өстәл өстендә кырык төрле инструмент, детальләр ята иде. Шушында кергәч, Туев үзенең уен сөйләп бирде, сызымнарын күрсәтте. Ул, армиядә булганга, траншея казыгычның төзелешен яхшы белә иде, ә менә хәзер шундый ук казыгыч эшләп бирә алмый, чөнки МТС шартларында аның узелларын, детальләрен коеп булмый, кул астыпда булганыннан гына файдаланырга туры килә. Василий Кузьмич, Туевны тыңлап бетерде дә, аңар токарьлар, слесарьлар һәм фрезеровщиклар белән якынрак аралашырга, бигрәк тә тимерче Николай Евлантьевка таянырга киңәш итте. Эшне аның белән башлап җибәрергә туры килер, диде. Евлантьев, үз эше белән мавыгып, Туев һәм Макуринның килеп керүләрен сизмәде. Ул ниндидер зур-зур детальләрне чүкеп маташа. Кечкенә алачык кызган тимер, күмер һәм янган корым исе белән тулган иде. Евлантьев ишеккә арты белән тора, чүкеч астыннан көлтә-көлтә очкын чәчри. Тимерченең күлмәге тәненә сыланып ябышкан һәм кайбер урыннарда ап-ак булып тир тозы утырган иде. Евлантьев кызган тимерне ыргакка әйләндереп, сулы кисмәккә батырды. Тимер чыжылдап сүнде, һәм ап-ак куе пар кунакларны баштанаяк каплап алды. Шуннан соң гына ул аларга борылып карады: — Тикмәгә генә минем янга килмәгәнсездер,— диде Евлантьев, Туев белән исәнләшеп. — Нәрсә, машина ясау уе тынгылык бирмиме әллә? Шулайдыр шул. — Ясау уе гына түгел хәзер. Ул инде эшкә кереште, — дип куйды М а кури и. — Тотыиса булдыра ул, анысына шикләнмим мин,—диде тимерче. — Ярдәм-мазар кирәк булса, рәхим итәсез. Шул көннән башлап Туев тимерчелеккә бик еш килә башлады. Үзенең булачак машинасы өчен тапкан бөтен әйберне монда ташыды ул Алачык ишек, алды тимер-томыр складына охшап калды. Тимер өрлекләр дисеңме, төрле зурлыктагы шестернялар, комбайн тәгәрмәчләре дисеңме, — барысы да бар иде монда. Ярдәмче эшче механизмнарны беркетү өчен нигез итеп, иске «Коммунар» комбайны рамасы алынды. Элеватор рамасын ясау өчен эшкә яраксыз трактор сабаннарын файдаландылар. Чылбыр тәгәрмәчләр элеватор чылбырына әйләнде. Аңа иске трактор чәчкечләре тугымнарыннан алты чүмеч ясап урнаштырдылар. Ял көннәрнең берсендә Туев күршедәге Чулпан МТСына барып кайтырга булды. Бәхетенә каршы, бер йөк машинасы шуннан бензин алырга бара икән. Әллә инде Туевның конструкторлык нияте турындагы хәбәр монда килеп җиткәнгәме, әллә күршеләргә хөрмәт йөзеннәнме, Чулпан МТСы директоры Демьянов аны ачык чырай белән каршы алды һәм үзенең механигына яраксызга чыккан трактор частьлары арасыннан Туев ошатканнарын барын да биреп җибәрергә кушты. Туев шофер булышлыгы белән машинага гусеницаның йөрткеч тәгәрмәчләрен, як-яктагы тапшыру шестерняларын, бүкәннәр һәм башка детальләр төяде. Иван Дмитриевич, үзен дөньяда иң бай кешедәй хис итеп, өенә кайтып китте. Алар үз МТСларына якынлашканда, капка янында Павел Петрович басып тора иде. Җибәргән кешеләрнең бензин алып кайта алмаганлык- ларын белгәч, шоферны да, Демьяновны да орышып алды, ә инде сәер йөкне күргәч, бөтенләй ачуы чыкты. 100 — Үзебездә тимер-томыр азмыни? Кеше чүбен ташырга булганнар! — Бу бит безнең өчен хәзинә, Павел Петрович! — дип, ышандырырга тырышты аны Туев. — Демьяновка рәхмәт диегез инде. Аның ярдәме тиде. МТСта канау казыгыч ясау буенча эшләнгән эшләр берәүгә дә сер түгел иде. Шулай да бу турыда бик шауламадылар. Приказ чыгаруның да. заказ бирүнең дә кирәге юк иде. Директор рәсми рәвештә кушмаса да, Макурин, Туевка кирәкле детальләрне һәм узелларны хәзерләү өчен, слесарьларга, тимерчегә нарядлар бирә торды. Бу көнгә кадәр директор Туевның ниятенә артык игътибар итми иде, хәер, комачауламый да иде. Бүген исә, директор ачуланып алгач, Иван Дмитриевич борчыла калды. Тимерче, шушы хәлне Туевның үзеннән ишеткәч, гади генә итеп аңлатты: — Хәзер әле директордан: казыгыч ясадыгызмы? — дип сорамыйлар бит. шуңа күрә синең эшең дә аның өчен арбага бишенче тәгәрмәч куйган кебек кенә. Пар сөрү эше начар барганга, комбайннар урып-җыю эшенә хәзерлексез булганга кеше борчылып, көеп йөри. Менә син бүген аның нәкъ шундый чагына туры килгәнсең. Шушы көннән башлап Туев, аз гына да вакытын әрәм итмәслек итеп, үзенә график төзеде. Көндезен ул терлек азыгы хәзерләүгә бәйләнешле эшләрне башкара, министерство өчен сводкалар, отчетлар төзи, ә кичен үзенең кадерле эшенә керешә. Эш озакка сузылды. Узеллар кабат-кабат эшләнде. Баш элеватор балансиры белән дә озак маташырга туры килде. Тимерче алачыгы кечкенә булганлыктан, озын өрлекне учакта кыздырырга мөмкин түгел иде. Монысы өчен дә алар озак баш ваттылар. Үзенә бер генә юл тапкай тычкан начар тычкан дигәндәй, Евлантьев көтмәгәндә генә, алачык стенасын тишеп, өрлекне шуннан туп-туры учакка тыгарга булды. — Моның өчен эләгә бит сиңа, — диде аңар Туев. — Берсен ясыйлар, икенчесен җимерәләр, диярләр. — «Евлантьев стенаны шулай тишек килеш калдырыр» дип уйлыйсыңмы әллә син? — диде тимерче. — Балансирны эшләп бетерәбез дә, стенаны типтигез итеп сылап куям. Беркем белмәячәк! Ниһаять, барлык газаплар артта калды. Хәзер инде агрегат усадьба- ның иң күренекле урынында тора. Павел Петрович, урып-җыю эшләренә баштанаяк чумса да, вакыт табып. усадьбага килде һәм машинаны җентекләп карап чыкты. Канау казыгыч ошады аңар. Аның кушуы буенча, дүшәмбе көнне машина сынап каралырга тиеш иде... Ә менә хәзер Иван Дмитриевич, семья киңәшмәсе карарын янә дә директорның боерыгын бозып, монда килде һәм... үзенең ялгышын тапты. Зур ялгыш иде бу. Туев элеватор балансирының авырлык үзәген дөрес исәпләп таба алмаган, шуңа күрә дә элеватор, эшче механизмнар авырлыгын күтәрә алмыйча, сыгыла башлаган. «Авырткан җир тизрәк бәре- лүчән була шул», — дип уйлап куйды Туев һәм үзен авыруга ашыгыч операция ясарга җыенган хирург хәлендә хис итте. Иван Дмитриевич элеваторны сүтте дә тимерченең өенә китте. Евлантьев та бу көнне, МТСның башка эшчеләре кебек, бәрәңге ала иде. — Ну. кәефләр ничек, механик? — диде ул, Туевның сәламен алып. — Иртәгә машинаның туган көне бит. — Кичектерелә,—диде механик, көрсенеп. — Бәлешнең эче пешеп җитмәгән. Тимерче сагая калды: — Нәрсә булды? — Ашыгып ашка пешә язганмын. — Ничек? — Өрлек түзмәде. • Аптырама, — диде тимерче, ихлас күңеленнән. — Бер сугып кына имән сынмый бит. Алачык стенасын да беренче җимерүебез генә түгел. Көннең икенче яртысын һәм төне буе механик белән тимерче учак янында эшләделәр. Туев дүшәмбе көнне иртән двигательне тагын кабызды, канау казыгычның катлаулы механизмын тагын хәрәкәткә китерде. Бу юлы инде авырлык үзәге төгәл билгеләнгән иде. Тапкырлык, тырыш хезмәт һәм үз максатыңа ирешүдәге кыюлык үзенең нәтиҗәсен бирде. МТС кешеләре, эшкә килгәч, гаҗәп бер хәл күрделәр. Кое яныннан алып электр станциясе бинасына чаклы су кертү өчен тип-тигез кырыйлы, тирәм канау казылган иде. Иван Дмитриевичның машинасын карарга дип Анастасия Андреевна да килде. Ул, шатлыктан яшьләнгән күзләре белән ягымлы гына елмаеп, якын итеп, үз итеп, иренә карады. Вак-төяк тормыш мәшәкатьләре, ире яиып-көеп йөргән эш каршында, чүп кенә кебек булып тоелды аңа. Бу хакта иренә дә әйтәсе килгән иде. Ләкин ул озак тоткарлана алмады, дуңгыз караучы булып эшләгән җиренә — Ворошилов колхозына ашыга иде. Анастасия Андреевна үзен дулкынландырган бу нәрсәне Иван Дмитриевичка бер-ике авыз суз белән генә дә әйтеп бирә алган булыр иде. Ләкин аның әйтәсе сүзләре ничектер бик гади һәм бик гадәти килеп чыкты: — Китим, колхозчыларны куандырыйм, — диде ул. — Ә син, Ваия, бәрәңге өчен борчылма. Бәрәңгене без сеңелем белән алып, бетердек инде. Ярый, мыштырдамагыз. Эшләгез...