Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ПОЭЗИЯСЕНЕҢ КАЙБЕР ОБРАЗЛАРЫ

 Беренче рус революциясе елларында әдәбият мәйданына чыккан, үзенең бөтен талантын һәм гомерен .халык азатлыгын, революцион-де- мократик идеалларны җырлауга багышлаган Тукай, үз чорының кон- крет-тарихи шартларыннан чыгып, халыкка хезмәт итүдәге изге теләкләрен тормышка ашыруда рус классик әдәбияты мирасыннан үрнәк алды. аның алдынгы идея-эстетик традицияләрен үз иҗатында дәвам иттерде һәм үстерде. Шагыйрьнең рус классик әдәбиятыннан тәрҗемә иткән әсәрләре дә шул турыда сөйлиләр иде. Тукайның рус классиклары әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүе аның иҗатындагы образлар системасының баюына да зур йогынты ясый. Тукай әсәрләрендәге образлар системасын шушы күзлектән карап тикшерү зур әдәби-художество әһәмиятенә ия булып тора. Тәрҗемәләр аша кергән поэтик образлар лирик әсәрләрнең дә аерылмас бер өлеше булдылар. Шундыйлар рәтенә, мәсәлән, шагыйрьнең ирексөючән идеалларын ләм көрәшкә омтылу теләкләрен чагылдыручы кояш, диңгез, каракош, алмаз, кошчык (кош), о/(ил образлары, керәләр. Тукай үзенең тәрҗемәләрендә рус классикасы әсәрләренең төп идеяэстетик юнәлешен билгели торган образлар системасын үзгәртмичә саклаганга күрә генә аларның рухын, эчтәлеген, эмоциональ көчен укучыга җиткерә алды. Рус әдәбиятының уңай йогынтысы Тукайның беренче әсәрләрендә үк сизелә. Бу йогынты рус классикларының әсәрләрендәге образларны файдалануда күренә һәм ул образларны теге яки бу планда куллану Тукайның идея үсешен ачыкларга да ярдәм итә.. Биредә шунысы характерлы: иҗатының соңгы елларында ул образларны Тукай ничек файдаланган булса, иҗатының башлангыч чорында да аларга шундый ук эчтәлек бирергә омтыла. Тукайның беренче әсәрләрендә үк рус классикасының поэтик образлары шагыйрьнең ирексөючәнлек идеалларын ч а г ы л д ы р д ы л а р. Диңгез якасында торып, без сусамыйк,— Хөрриятнең диңгезләре ташый имди... ...Мазлумнарга якты, нурлы көннәр килде,— Азатлыкның кояшы туды имди. («Дусларга бер сүз», 1905) «Шәкертләремез хөррият кояшы туып дөньяны яктырткач, борынгы истибдат караңгылыгында кеше төсле булып күренгән мөдәррисләрнең кем икәнлекләрен таныдылар». («Хиссияте миллия», 1906) «...Ул («Тәрҗеман» газетасы — Р. Б.) хәзерге хөррият диңгезе ташыган вакытта да һаман черносотенный мәсләк тотып, һәммә бюрократларның, хәтта ишаннар вә мулла л а р н ы ң хәер - ха һ ыдыр ». («Тәрҗеман»ның татарларга галәкасе», 1906) Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, Тукай «азатлык» (хөррият) сүзенә бәйләнештә диңгез һәм кояш образларын куллана. Бу деталь Тукай тарафыннан файдаланылган образларның эчтәлеген характерлый. 3 >.С. Ә." № 6. 113 • Яки: Шигъре Лермонтов вә Пушкин: олуг саф диңгез ул, Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай— оч йолдыз ул, — дип язды Тукай, рус һәм татар әдәбиятының бәйләнешен яклавы өчен аны эзәрлекләүче буржуаз милләтчеләргә җавап итеп, һәм ул милләтчеләрне «диңгез ярында өреп торган көчек» белән чагыштырды. Син дә шул диңгез ярында, әй агу йоткан көчек! Телләрең сузган буласың, җитми, җитми, кит күчеп. («Җавап», 1911) Рус классикасыннан тәрҗемә ителгән әсәрләр бу образларның Тукай иҗатында формалашуын һәм тәмам ныгып калуын ачыклау ягыннан да әһәмиятде. Бу яктан караганда, без беренче чиратта «Мәхбүс» (1906) шигыренә тукталырга тиешбез. Монда әсәрнең идея һәм эмоциональ эчтәлеге, рухы каракош, азатлык кошы, экргл, диңгез һ. б. ш. поэтик образлар аша чагыла. Биредә без әле «/Мәхбүс»кә кадәр үк кул л а и ыл га ндиңгез об р а з ы н ы ң мәгънәви яктан ныгуын һәм формалашып җитүен күрәбез. Шунысы характерлы: монда диңгез образы Тукайның беренче әсәрләрендәгечә, образның эчтәлеген ачыклый торган башка сүз берәмлеге белән бергә түгел, аннан башка гына бирелгән. Азатлык идеясен чагылдыручы диңгез образын инде Тукай үзбаш поэтик компонент буларак куллана («Җавап» һәм «Бер татар шагыйренең сүзләре»). Шигырьдә диңгез образы кебек, җил образы да — шагыйрьнең азатлыкка, иреккә омтылуын чагылдыручы поэтик деталь. Бу ике образның Тукайның «Җил» (1909) исемле тәрҗемәсендә дә үзара гармоник бәйләнештә һәм бер үк идея планында килүе аларның Тукай иҗатында Пушкин әсәрләре йогынтысында формалашуын тагын да ачыклый төшә. Исәр җил, көчлесең, син батырсың; Ачулансаң, җиһанны кузгатырсың. Бик иркенләп исәсең җир йөзендә, Котыртып болгатасың диңгезен дә. Алар шагыйрьнең ирексөючәнлек идеяләрен чагылдыралар һәм соңыннан бернинди дә эпитетсыз үзбаш мәгънәле поэтик образ булып кулланылалар. Образ үзе тәмамланган бер поэтик компонентка әверелә. Моны Тукайның рус классикасыннан тәрҗемә иткән әсәрләре дә раслыйлар. Бу образларның поэтик формалашуын тикшергәндә, бик табигый рәвештә, ал арның чыганакларын чыннан да рус әдәбиятына бәйләү дөрес булырмы икән, дигән сорау тууы мөмкин. Безнеңчә, бу сорауга уңай җавап бирергә кирәк. Әлбәттә, бу образлар Тукайга кадәрге әдәбиятта да очрый. Ләкин алар Тукай тәрҗемәләрендәге идея-эстетик планда бирелмичә, күп кенә очракларда абстракт күренешләрнең детальләре буларак китереләләр һәм динисеитименталь мотивлар белән •сугарыла торганнар иде. Азатлык һәм ирексөючәнлек идеяләрен чагылдыра торган бу образлар Тукай әсәрләренә рус әдәбиятының уңай йогынтысы нәтиҗәсендә һәм рус классикасы әсәрләрендәге идея нагрузкасы белән килеп керделәр. Беренче чиратта Пушкин һәм Л е р м о нто в и ы ң Тукай тара ф ы н н а н татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләрендәге фактлар әнә шундый фикергә килергә этәргеч ясыйлар. Мәсәлән, Тукай үзе дә Пушкин һәм Лермонтов поэзиясен, аның рухын диңгез һәм кояш образлары белән бәяли, һәр очракта бу образлар Пушкин һәм Лермонтов иҗатының ирексөючәнлек характерда булуын билгелиләр. Т у к а й, П у ш к и н н а н һә м Лермонтовтан үрнәк алып, нинди генә каршылыкларга да карамастан, үзенең иҗади эшчәнлеген дәвам иттерәчәген белдереп, болай ди: Шагыйрь гомере хәсрәт, кайгы күрсә, күрер, Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез. («Бер татар шагыйренең сүзләре», 1907) Яки: Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш, Ай кебп пурпы алардап икътибас иткән бу баш. («Кыйтга», 1913) 114 Билгеле, Тукай бу образларны үзенең уңай идеалларын сурәтләү өчен генә файдаланмаган. Сүз образларның. үзбаш поэтик компонент буларак, авторның иреккә, азатлыкка омтылу настроениеләрен чагылдырулары турында бара. Мәсәлән, кайбер очракларда җил образы, трансформацияләнеп, азатлык идеяләренә бөтенләй капма-каршы, настроенпене дә белдереп килә. Образларны мондый планда файдаланган очракта, Тукай алармы үзләренә аерым мәгънәви эчтәлек туплаган образлар итеп бирми, ә шул образларның эчтәлеген ача торган эпитет итеп кертеп җибәрә. Бу, мәсәлән, азатлыкка, иреккә булган омтылышның бик сүрән генә чагылышы да бик нык эзәрлекләнгән Столыпин реакциясе елларында хезмәт ияләренең авыр тормышын сурәтләгән «Көзге җилләр» (1911) исемле шигырьдә дә шулап. Моны образның үзенең хәрәкәтләре күрсәтеп тора: «өй түрендә эн;ил елый». «Мәкаләи мәхсуса» (1912) исемле әсәрдә бу образ беренче рус революциясеннән соң реакциянең котырынуын күрсәтә. Тукай реакция елларында туган күңелсез тормыш атмосферасы һәм үзенең Мәҗит Гафури белән очрашуы турында сөйләп, болай дип язды: «Россиядә хәзер уйнаган җилләр вә Россия һавасы безнең бөтен коллегаларымызны шул халәте рухиягә китергән... Әйе, әле күздән яшемез дә кипмәгән. Киләчәктәге шатлык яки ерак, яки юк». «Мәхбүс» шигырендә ирексөючәнлек идеалын чагылдыруга буйсындырылган каракош образы тулы- сынча формалаша. Бу образ Тукай иҗатына беренче рус революциясенә кадәр үк И. А. Крыловның «Каракош һәм Тавыклар» (1808) исемле мәсәленең тәрҗемәсе белән килеп керә. Бу мәсәлнең моралендә (Тукайда ул бирелмәгән), талант хакында хөкем итәргә алынганда, аның төрле «биеклекләрен» үзең күреп белергә кирәклек турында сөйләнә. Каракош образы монда әдәби эшчәнлек хакында фикер йөртү белән бәйләнештә бирелә һәм үзенең «болытларга кадәр күтәрелә алу» сәләте белән обывательләргә ■ «тавыклар»га каршы куела. Соңыннан Тукай бу образны Пушкин кулланган мәгънәдә файдалана. Крылов мәсәленең тәрҗемәсе һәм Пушкин шигыре буенча без бу образның Тукай иҗатыңдагы үсеш юлын ачык билгели алабыз. Каракош образы Тукайның «Өмет» (1908) шигыренә поэтик деталь бу-, лып керә. Ул, И. А. Крылов мәсәлләреннән алынган башка детальләр белән бергә, якты акыл иясе булган горур шагыйрьне гәүдәләндерә ‘. Кош яки кошчык образларына тукталыйк. Алар Тукай әсәрләрендә бик еш очрыйлар һәм, башка образлар кебек үк, азатлык идеяләрен чагылдыралар. Диңгез, кояш образларының беренче гәүдәләнешендәге кебек, «Мәхбүс» шигырендә дә кош образы «азатлык кошы» формасында, үзенә хас аергыч сүз белән бергә кулланыла һәм аның идеясе соңыннан тулысы белән кош образының үзенә генә күчә. А. Н. Плещеевның «Кошларга», Ф. Туманскийның «Кошчык» шигырьләренең тәрҗемәләрендә кош образы нәкъ әнә шул планда чишелә дә. Бу образның характерлы ягы шунда, ул һәрвакыт шагыйрьнең эксплуататорлар җәмгыятендәге хәлен гәүдәләндерә торган «тимер читлек» обстановкасын- да бирелә. Бу «Мәхбүс»тә дә, «Кошларга» (1909) һәм «Кошчык» (1909) шигырьләрендә дә шулай: Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым, Күңелсез тоткынымны киң яшел урманга кайтардым. Тукай «Өзелгән өмет» (1910) шигырендә, «тимер читлек»не чынбар1 Тукай тәрҗемә иткән шул ук мәсәлнең поэтик компоненты булган һәм «Август башы» (1908), «Яшен» журналы турында» (1908) кебек әсәрләрдә очрый торган яшен образы да шундый ук үсеш юлы кичерә. Бу образ башка тәрҗемә әсәрләрдә туры- дан-туры кулланылмаса да, аның мәгънәви яктан байый баруы рус классикасы, аерым алганда, Пушкин йогынтысы астында барган дип әйтергә була. Чөнки мәсәлдәге башка поэтик образларның Пушкин рухында һәм ирек сөючәилек идеяләре яктылыгында үстерелеше яшен образының да шул ук сызыкта үстерелешенә һәм баюына йогынты ясый. 8’ 115 лык белән конкретлаштырып һәм җәмгыять тарафыннан рухи изелү, газаплану хисләрен чагылдырып, Очты дөнья читлегеннән тарсынып, күңелем кошы, — ДИП ЯЗДЫ. Иҗат азатлыгын яклап, эксплуатация дөньясына тирән нәфрәт хисе белдереп, Пушкин һәм Лермонтов кебек, «Буйсынма! Син бөек!» лозунгысы астында кешелек һәм шагыйрьлек дәрәҗәсен сакларга чакырып, Тукай үзенең дустына шул замандагы мохитның йогынтысына бирелмәскә киңәш итә һәм бу идеяне кош образында чагылдыра. Бел: килешмидер сиңа бу вак мәгыйшәт, вак торыш; Чөнки мәңгегә очалмас, йортта күп асралса кош. Тукай поэзиясендә кош образы хатын-кыз азатлыгын яклаганда, аның авыр хәленә теләктәшлек күрсәткәндә, аңа карата симпатия белдергәндә дә кулланылды. Бу момент шагыйрьнең «Эштән чыгарылган татар кызына» (1909) һәм «Поезд барган көйгә» (1911) шигырьләрендә бик ачык күренә. Беренче шигырьдә Тукай җәберләнгән, урамга чыгарылып ташланган татар кызының кызганыч хәлен сурәтли һәм аңа мөрәҗәгать итеп, Атылган кош, адаштырган эттәй, Үткәннәргә мәэюс карыйсың, — дип яза. Икенче шигырьдә Тукай әле капитализм җәмгыяте сазлыгына батарга өлгермәгән кызны «һавадагы кош» белән чагыштыра. Тукай иҗатына рус классикасы аша кергән поэтик образлар шагыйрь үзе тәрҗемә иткән әсәрләрнең оригиналларында, поэтик деталь буларак, кулланылмаган булсалар да, тәрҗемәдә үзләрен ачык сиздерәләр. Бу хәл теге яки бу рус шагыйренең бөтен иҗатын тулаем үзләштерүдән килеп чыга, һәм аерым әсәрләрне тәрҗемә иткән вакытта поэтик образ стихияле рәвештә килеп керә. Мәсәлән, Тукайның Лермонтовтан тәрҗемә иткән «Вәгазь» (1907) шигырендәге хдн.җәр образын бары тик шушы нигездә генә аңлатырга мөмкин. Икәү булганчы, булмак ялгыз артык... ...Күңелдән дә алай ук рәнҗемисең Дә күрмисең ике хәнҗәр ачысын. Тукайның рус классикларына багышланган яки турыдан-туры алар йогынтысында язылган әсәрләрендәге поэтик образлар да шул турыда ук сөйлиләр. Ләкин моннан чыгып, хәнҗәр образы Тукайның башка әсәрләрендә очрамый дип расларга ярамый. Тәрҗемәдән китерелгән өзек образның әсәргә стихияле рәвештә килеп керүен характерлый һәм аның чыганагын гына билгели. Үзенең киеренке рухи кичерешләрен тасвирлау максатыннан чыгып, Тукай аны башка шигырьләрендә дә файдалана. «Дөньяда торыйммы дип киңәшләшкән дустыма» (1907) исемле шигырьдә бу образның кулланылуы, югарыда әйтелеп үткән «Вәгазь» шигырендәге кебек үк, әсәрнең эмоциональ киеренкелегенә бәйле. Биредә автор хәнҗәр образы аша шул замандагы чынбарлыкны фаш итә торган тирән кичерешләрен чагылдыра. Капиталистик җәмгыятьтә гаделлекнең, тугрылыкның булмавы, ялганның, алдашуның хакимлеген сурәтләп, намуслы кешегә яшәүнең авыр икәнен әйтеп, шагыйрь: Үл! Туфрак бул, кайт аслыңа, аслың яхшы, Хәнҗәр белән күкрәгеңә кастың яхшы, — дип язды. Образны шул рәвештә куллану идеятематик яктан да бер-берсенә якын торган бу ике әсәрне бергә бәйли. Шагыйрь бу образны моңсу настроениеләрне, вакыт-вакыт авыр күңел төшенкелеге мотивларын чагылдыру өчен генә файдаланмый, ул аны беренче чиратта Пушкинда һәм Лермонтовта булган мәгънәсендә ала. Ашап яткан соры кортка кадалдым мисле хәноңәр мин. («Соры кортларга», 1906) Диңгез, кояш образлары кебек үк. хәнҗәр образы да шагыйрьнең шәх- 116 сен характерлаучы деталь булып тора һәм анын иҗатының идея юнәлешен билгели. Рус классикларыннан тәрҗемә пткән әсәрләр ое- лән килеп кергән башка образларны та Тукайның рухи йөзен күрсәтүче, апын ндея-эстетик позициясен билгеләүче образлар дин карарга кирәк. Тукай беркайчан да тәрҗемәләр аша кергән образларны үз әсәрләренә механик рәвештә күчереп утыртып куймый. Алар һәрвакыт шагыйрьнең үзенең идея-эстетпк карашларын чагылдыралар һәм шагыйрьгә татар поэзиясенең традицион образларын яңача, яңа яктылыкта карарга мөмкинлек бирәләр, булышалар. Мәсәлән, бу момент сандугач (былбыл) образының мәгънәви үсешендә күренә. Сандугач — Тукай иҗатында шагыйрь образын һәм поэзияне сынла идыручьк Тукай ОУ традицион образны рус классикларын тәрҗемә иткәнгә кадәр дә файдалана. Тукайның беренче чор иҗатында сандугач образы илдә революцион күтәрелеш белән килгән шатлыклы настроениеләрие, «милләтнең былбыллары сайрап-сайрап торган» вакытны белдерә. Тормыш күренешләренә тирәнрәк үтеп керү белән Тукайның бу образы икенче төс ала'бара, аның ирек- сөючән табигатен ачып бирүче образ максатын үти башлый. «...Га» (мәслихәт, 1908) дигән шигырендә Тукай үзен «бүлмә сандугачы» итеп калдырырга, иҗтимагый бурычны үтәүдән ваз кичерергә теләүчегә үзенең нәфрәтен белдерә: Бар та бер кош кибетеннән былбыл ал; Ал да читлеккә куеп сайрат аны, Мактасын хөснеңне, син саргайт аны. Гукай «Уянгач беренче эшем» (1913) дигән мәкаләсендә. «Мәхбүбтәге, «Өзелгән өмет»тәге тоткын кебек^үк, үзен «бәхетсез почмакның әсир былбылы» дин атый. Болар оарысы Тукайның традицион образлар системасын, зур социаль-поэтик идеяләрне, тирән кичерешләрне чагылдырырлык итеп үстерүе турында сөйлиләр. Бу очракта рус классикасыннан тәрҗемә ителгән әсәрләр үзләре дә зур роль уйнадылар. Шундыйлардан «Фатыйма белән сандугач» (1908) шигырен мисалга китерергә була. Ф а т ы й м а: Ни өчен сип сайрамыйсын, сандугач? Шат була күплем минем син сайрагач. Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың, Ник күңелсез син болан бөктең башың?.. С а п д у г а ч: Белмисеңме сип, читен мәхбүслек ул, Булса да алтын, һаман да читлек ул. Без Туканның ирексөючәнлек һәм азатлык идеалларын гәүдәләндерүче лирик образларын ни дәрәҗәдә рус классикасыннан кергән дип әйтә алабыз? Татар халкының авыз иҗатында һәм телендә алар булганнармы соң? һичшиксез, булганнар. Тукайның рус классикасыннан бу образларны кабул итүе турында сөйләгәндә иң элек аның демократик идея-эстетик позициядән чыгып, ул образларны татар телендәге аерым сүз һәм тел берәмлекләренә, тәгъбирләренә яңа тирән мәгънә салуы, аларны зур эмоциональ көчкә ия булган, югары идеалларны чагылдырган образлар итеп үстерүе турында сөйләргә кирәк. Рус классикасының һәм аңардан тәрҗемә иткән әсәрләрнең уңай йогынтысы татар теленең художество мөмкинлекләрен әдәбиятта ачарга ярдәм иттеләр. Тукайның новаторлыгы бу яктан да ачык күренә. Рус классик әдәбиятының алдынгы эстетик традицияләре һәм татар поэзиясенең художество мөмкинлекләре Тукайның поэтик осталыгында органик рәвештә кушылып, бер бөтен булып гәүдәләнделәр. Бу момент шагыйрьнең лирик әсәрләрендә генә түгел, аның сатирик образлар системасын баетуда да зур роль уйнады. Рус классикасындагы кебек үк, халыкның телгә осталыгын файдаланып, халык иҗаты образларын кулланганда һәм ул образларны әдәби әсәр алдында торган бурычларга буйсындырганда гына үткен сатира көченә ия булган әсәр тудыру мөмкин иде. 117 Рус кл а сс и к а с ы н и а и тәр җе м ә ителгән әсәрләргә кертелгән халык иҗаты образлары Тукай сатирасының художество компонентларына әверелделәр һәм аның художество спецификасын да характерладылар. Тукайның сатирик әсәрләрнең тәрҗемәләренә халык поэзиясе образларын кертеп җибәрү факты, аның рус классик сатирасының идея-эсте- тик принципларын дәвам иттерүен күрсәтү белән бергә, ул әсәрләрнең бу принципларны тормышка ашырудагы роленә һәм халык иҗаты образларының, сатирик образлар буларак, формалашуындагы әһәмиятенә бер ишарә булып тора. Тукай поэзиясендәге образлар системасы, борынгы татар поэзиясенең һәм аның XX йөз башы эпигоннарының, абстракт, төссез образларыннан үзләренең реалистик, тормышчан булулары белән аерылып тордылар һәм киң катлау хезмәт ияләре массаларына аңлаешлы булдылар. Рус классикасыннан тәрҗемә ителгән әсәрләрнең образлар системасын биргәндә дә Тукай шушы күзлектән чыгып эш итте. Тукайның рус классик әдәбиятыннан үзләштергән образлар системасы күп кенә очракларда үзенең идея эчтәлеге белән ул образларны алып килгән тәрҗемә әсәрләр югарылыгында гына калмадылар. Бу яктан караганда да, без, Тукай рус классик әдәбиятының традицияләрен үстереп җибәрде, дияргә хаклыбыз. Мәсәлән, «Татар яшьләре» (1912) шигырендә Тукай иҗатына И. А. Крыловның «Водолазы», «Булат» мәсәлләренең тәрҗемәләре аша килеп кергән диңгез төбе гавваслары. алмаз образлары XX йөз башындагы революцион көрәш планында кулланылдылар. Мәгърифәтчелек идеяләрен революцион көрәш максатлары белән органик рәвештә бергә бәйләп, Тукай татар яшьләренең революцион күтәрелешенә дан җырлады һәм болай дип язды: Тик болар кирәк безгә диңгез төбе гавваслары. Өстә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар, Жиргә рәхмәт күк төшәр, яшьләрнең изге кастлары; Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау аслары; Күк булып күьфәр һавада хөр яшәү даулашлары; Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары. Хезмәт ияләренең яңа революцион күтәрелешенә жавап итеп язылган бу шигырь шушы чордагы демократик катлауларның теләкләрен ачып салды. Биредә гавваслар, алмаз һ. б. образлар үзләрен бары тик мәгърифәтчелек идеяләрен чагылдыру ноктасыннан гына күрсәтмиләр, алар татар шагыйренең революциягә чакыруын да аңлаталар. Билгеле, бу образлар инде Крылов мәсәлләренең идеологии рамкаларында гына калмыйлар, үзләрен яңа яктылыкка, революциоидемократик идеяләр яктылыгында күрсәтәләр. Ирексөю- чәнлек һәм көрәш символы булган хәнҗәр образы да шушы максатка буйсынган. Шигырьнең башка поэтик образлары да шушы ук планда бирелгәннәр. Тукайның рус классикасыннан тәрҗемә иткән әсәрләре ярдәмендә татар поэзиясенә кертелгән образлар системасы татар поэзиясенең үз хәзинәсенә әйләнде. Ул татар поэзиясе арсеналының аерылгысыз органик бер кисәге булып китте. Аны бүгенге көндә дә татар совет шагыйрьләре үз әсәрләрендә уңышлы кулланып киләләр. Татар совет шагыйрьләренең ул образлар системасыннан файдалануы Тукай иҗатының реалистик һәм демократик принципларын яңа тарихи шартларда дәвам итү, Тукай образларын социалистик җәмгыять идеяләрен чагылдыру өчен файдалану төсендә дәвам итә. Тукай образлар системасы белән булган бәйләнешне күрсәтүдә Г. Камалның Бөек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә яулап алынган азатлыкка дан җырлаучы «Таң» (1918) шигыре үзенең эчтәлеге һәм художество кыйммәте белән дә үрнәк булып тора. Рәхәтләндерә йөрәкне ирек җилләре, Нинди нурлы безнең ирек илләре, Турайды эшченең бөгелгән билләре, Ни өчен бу сәгадәт моннан йөз ел элек килмәде*. Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романының исеме дә аллегорик^рәвештә алынган. Язгы о^илләр образында автор татар халкының рус халкы белән берлектә социалистик революциягә үсеш юлындагы революцион көрәше планында куллана. Кави Нәҗми бу образны хезмәт ияләренең буйсынмас, ирексөючән рухын чагылдыруда да файдалана. Бу турыда аның ' 1944 елда язылган «Язгы җилләр» шигыре сөйли. Г. Камал шигырендәге кебек үк, бу әсәрдә Советлар иленең бөеклеге, буйсынмаслыгы чагыла. Автор, совет халкының җиңүенә тирән ышаныч белдереп, үзенең чын йөрәктән чыккан хисен язгы җилләр образы аша бирә: «Яз җилләре — җиңү җилләре»,— ди автор. Үзенең лирик, рухи җылылыгы белән укучыны тартып торган күңел кошы образын талантлы совет шагыйре Фатих Кәрим поэзиясендә дә очратабыз. Ватанга, дошман алдында баш имәгән совет анасына һәм аның баласына үзенең иң изге хисләрен белдергәндә Фатих Кәрим шушы образны куллана. Тирән сулыш алып борылды ул, Күз сирпеде аккош ягына һәм сикерде, кинәт канатланып, Төнбоеклар арасында яткан Күңел кошы— улы янына. («Партизан, хатыны», 1943) Г. Камал да, Ф. Кәрим дә, К. Нәҗми дә Тукай кулланган бу поэтик образларны үз иҗатларына механик рәвештә күчермиләр. Бу образларның эчке колоритын үзгәртеп, алар бу поэтик детальләрнең яңа мөмкинлекләрен таптылар. Бу образларны шул ук рәвештә башка шагыйрьләр дә файдаландылар. Фатих Кәримнең «Илле егет» (1934) поэмасында тимер рәшәткә артына ябылып куелган тоткын образы Тукай тарафымнан тәрҗемә ителгән Пушкин әсәренең мөмкинлекләре аша капиталистик илләрдәге хезмәт ияләренең азатлыкка омтылу хисләрен ачып бирү үрнәге булып тора. Поэмада ирексөючәнлек мотивлары һәм хисләре кош, дулкын, диңгез һ. б. поэтик образлар аша чагылды рыл а л а р. Эчкә баткан серле тәрәзәләр Караганнар океан ягына, Моң басканда, тоткын Дуспшләрен Дулкыннарга карап сагына... Тәрәзәгә кунмый Үтеп бара, Канатларын җилпеп яз кошы, һәм Морита Очкан кошка карап җыр башлады. Бу җыр сөйли тоткын язмышын. Һәм, ниһаять, фашистлар тарафыннан Моабит төрмәсендә ерткычларча үтерелгән герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Кошчык» шигыренә игътибар итик. Шагыйрь, концлагерьда кеше чыдамаслык авыр шартларда яшәвенә карамастан, Ватанга турылыклы булуын сурәтли, «көрәш кырыннан үзенең соңгы җырын», азатлык символы — кошчык образы аша чагылдырып, туган иленә кайтара. Югарыда китерелгән мисаллар барысы да Тукайның рус классикасыннан керткән образлар системасының татар совет поэзиясендә тоткан урынын һәм әһәмиятен ачыклыйлар. Шулай итеп, рус классик әдәбиятының Тукай иҗатына ясаган уңай йогынтысы татар поэзиясендәге образлар системасының баюына, ул системаның татар халык иҗаты һәм теле нигезендә үсүенә, традицион поэтик образларның Тукай иҗатының идеяэстетик яктылыгында уйланып куллануына зур этәргеч ясый. Тукайның рус классик әдәбиятының алдынгы идея-эстетик традицияләрен конкрет тарихи .шартларда дәвам итүе һәм үстерүе аның рус әдәбиятыннан тәрҗемә иткән әсәрләре ярдәмендә барлыкка килгән образлар системасының һәм, гомумән, бөтен поэзиясендәге образлар системасының үстерелешендә дә чагыла. Тукайның рус классикасыннан үзләштергән поэтик образлары татар поэзиясенең үз байлыгына әверелделәр һәм үзләренең яңа мөмкинлекләрен татар совет шагыйрьләренең дә иҗатларында күрсәттеләр.