Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШТАТТАН ТЫШ АКТИВ

★ Алдан ук әйтеп куям: юлым уңды. Хәер, башта сөйләп бирим әле, аннан соң әйтерсез: уңганмы, юкмы... Редакциядән задание алуым булды, Яңгыр Яуды авылына китеп баручы машинага да юлыктым. Авыл советы башкарма комитеты секретарена ни йомыш белән килүем турында сөйләп тә бетермәдем, почмакта чүгәләп тәмәке тартып утыручы зур гәүдәле таза гына кеше минем яныма килде. Гәүдәсенә һич тә ятышмаганча кечкенә, йомшак кулын сузып исәнләште. — Ә-ә... сезгә мин кирәктер әле. Язып алыгыз. Фамилиям Тимеркәев... һәм ул үтә нәзек калдырып үстергән сары мыегын сыпырып, борчак кадәр генә соры күзләре белән елмаеп, каршыма килеп утырды. Тарта торган тәмәкесен тирән итеп суырып алды да, әле бер якка, әле икенче якка төтен боҗралары очыра башлады. Минем моңа игътибар иткәнемне сизеп, ул зәңгәр боҗраларны тагын да тырышыбрак очырырга кереште. Кесәсеннән кызыл җеп белән чигелгән озын чуклы, ким дигәндә биш стакан тәмәке сыярлык янчык чыгарып миңа сузды. — Рәхим ит. Орлыгын, курортка баргач, Грузиядән алып кайттым. Үзем үстергән тәмәке. Тартмаганымны белгәч, ул янчыгын шунда ук кесәсенә яшерде. Хәзер мин сезгә әйтә алам: редакция миңа авыл советы активы турында очерк язарга кушкан иде, һәм мин аны язачакмын. Очеркымның баш герое Тимеркәев булачак. Минем бурыч аны тирән һәм киң итеп өйрәнүдән тора. Менә мин аның кечкенә, тыйнак күзләренә’карыйм... ...«Канцеляриягә, типсә тимер өзәрлек, тотса тимер сындырырлык кеше керде. Ул Тимеркәев Тимергали иде.» Юк, бармый. Гел тимер-томыр гына була. Әгәр менә болайрак башласам: «Өстенә район масштабындагы начальникларның костюмына хас — яшел фуражка, яшел гимнастерка, яшел галифе, яланаякларына керзовый тапочка кигән Тимеркәев почмакта утыра иде». Юк, почмакта түгел, ә... ә... кайда утыра иде дияргә? Тимеркәев, әйтерсең, минем уйларым белән очрашты. Кеше белән сөйләшкәндә дә язуыннан аерылмый торган озынча йөзле, киң калын мыеклы секретарь тәрәзәдән кемнедер күреп, кул болгады да урамга чыгып китте. Шуны гына көтеп торган Тимеркәев секретарьның сырган мендәр салынган урындыгына барып утырды... Булды. Шулай язам. «Тимеркәев эштән арып кайтуына карамастан, секретарьга булышып утыра иде». Тик менә кайда, кем булып эшли икән соң әле ул? Тимерчеме, ат караучымы, әллә балта остасымы? Алай дисәң, куллары бер дә тимерченекенә дә, балта остасыныкына да охшамаган, кызларныкысыман, бәләкәй, йомшак куллар. «Сезнең профессиягез нинди?» дип ачыктаи-ачык сораргамы, әллә үзе әйткәнне көтәргәме? Сораса — ни гаеп? Сорыйм. Юк, сорамыйм, үзе әйтсен әле бар икән. Мин моны беренче күрүдә үк йларын «күрә» белә. A'teiio әле дә, секретарь сикереп торды. Минем янга килеп, беләгемЛӘП_2°Мин сезнең халыкка нәрсә кирәклеген беләм, иптәш корреспондент Ниндие кирәк булса, шундыен йөз проценты белән табып бирермен. Мин шатлыгымны белдердем. Ул, минем сүзләремне ишетмәгән төсле, сөйләвен дәвам итте. Ә хәзер безгә барып, капкалап алыйк. Китап вакытында ашап- эчкәнне ярата. Мин секретарьга карадым. Ул күзлеген салып, мина сигнал бирсә дә, аның нәрсә аңлатканына төшенмәдем: барырга кушамы, калыргамы? — Рәхмәт, иптәш Тимеркәев, мин капкалап алырга өлгердем инде, — дип кыстаттым. — Аш ашка, урыны башка, дигән китапта. Әйдәгез, ашагач рәхмәт әйтерсез. Районнан гына түгел, Уфадан килгән җаваплы иптәшләр дә миңа кагылмый китми. Әйдә, әйдә. Китап кыстатканны яратмый. Соң мин героемның көнкүрешен белергә тиешме? Тиеш. Андый-мондый кеше түгел. Актив. Секретарь нигәдер күз кысты кысуын. Бәлки аның күзе үзе шулай «челт-челт» итеп торадыр. Ярый, ни булса ул — киттем. Героемның тормышын карап кайтам. Без — урамда. Тимеркәевнең юк-барга исе китми икән. Мактанмый. Зарланмый. Эш хакында елмаеп кына сөйләп кайта. — Эш тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел. Биш төрле комиссиядә членмын. Алты урында болай, йомшак күңелле булуым сәбәпле, булышам. Актив булып эшләүдән дә күңелле, мәшәкатьле эш юктыр. — Зарланасызмы, мактанасызмы, иптәш Тимеркәев? — Зарлану да, мактану да сәламәтлеккә файда итми, ди китап. Кайбер пешәр-пешмәс очерк, хикәяләрдә: «Ул какча чырайлы, бик тынгысыз тере кеше иде», дип язарга яраталар. «Тынгысыз», «тере» сүзләрен язарга минем дә хакым бар, әмма Тимеркәевне какча да, тулы да дип әйтүе дөрес үк булмас: ул чиертсәң каны чыгарга торган кып- кызыл чырайлы, түптүгәрәк битле, симез, озын кеше. Шундый авыр гәүдәсен җеп-җиңел йөртүенә ничек аптырамассың да, кечкенә генә соры күзләренең бөтен нәрсәне дә күреп өлгерүенә ничек гаҗәпләнмәссең... Менә шакмаклы кепкасына шиңеп беткән чәчәк кадаган бер егет урамның икенче ягыннан тәмәке тартып бара. Тимеркәев кулы белән һава яра-яра аны кисәтә: Шәрип, ташла, көйнең мунча кебек эссе икәнен тоймыйсыңмы әллә? Шаярып йөргән оала-чага да коры калмый. Тимеркәев чәнчә бармагы белән аларны чакырып ала: — Сез пионер түгелмени? — Пионер, иптәш Тимеркәев... (Гаҗәп: аңа балалар да, карчыклар да, барсы да «иптәш Тимеркәев» дип эндәшә.) — Пионер булгач, нигә колхозчыларга югалтусыз уңыш җыйнап алү өчен ярдәмләшмисез? Нигә актив катнашмыйсыз? Бригадир Миргалим агай әйтте, әле сез яшь, уйнап калыгыз, диде. — Яшь диме? һы. Алайса уйнагыз. -rvKTMfiir?IHv ™КТ^ беләи ябылган алты почмаклы зур йорт каршында ивкен vown оима биек, капка киң теләсә нинди автомашинаң бик шша^кеолрк nS?еК' 5үренеп Т0Р а: аР занга төшмәгән. Инде ишек ал- аркылы^чыга ЛӘ’ ^имеркәев көлтә ташучы малайларны күреп, юлга — Тр-р... р... Пигә туктатасың, Тимеркәев агай? Тигә икәнен үзем беләм? Мансур, әтиеңә кайткач әйт- бүген үк 70 Аның бер кызык гадәгс сизеп калдым: ул кешенең у керде. Тимеркәев урыныннан 71 заемын түлән бетерсен. Налогы да калган, бугай. Ә син, әниеңә кисәт: базарга чапмасын. Хәзер уттай эш вакыты. Базарда түгел, басуда актив эшләргә кирәк. Ычкыныгыз. Ипләп йөрегез, атларыгыз тирләмәсен. Ашлык коелмасын. На-а... а!.. Ишек алдында безне бәләкәй бозау чаклы овчарка алгы аякларын күтәреп каршы алды. Хуҗа аңа ачуланып кычкыргач, эт алты почмаклы өйсымап эшләнгән матур оясына кереп китте. Тирә-ягына күз төшереп алам. Менә күптән түгел эшләнгән ак мунча. Күп кенә колхозчыларның өйләрендә электр уты юк әле. Тимер- кәевнең мунчасына да чыбыклар сузылган. Яшь алма, миләш, карлыган агачлары челтәрле зәңгәр койма белән әйләндереп алынган. Тавыклар зур читлектә; казсыман эре, ак үрдәкләр кое янында эшләнгән кечкенә генә бассейнда йөзеп йөриләр. Ике-өч елга җитәрлек имән, чаган утыны мич өчен аерым, учакка ягар өчен аерымаерым киселеп, ярылып өелгән. Мин соклануымны кычкырып әйтеп салдым: «Мул торасыз, иптәш Тимеркәев». Тимеркәев әдәпле генә елмайды. — Коммунизмга якынлашабыз, иптәш корреспондент. — һәм өч урыннан зур-зур йозаклар белән бикләнгән өй ишеген ачты. — Пожал- •сты, рәхим итегез. — Хатын эштә. Кызым фермада, малай Октябрьскида. Сыйларга сын булса да, әзерләргә кеше юк. Гаепләмәгез инде. Ул өстәлгә үзе чәчеп үстергән кыяр, помидор, үзе утырткан, хәтта үзе алып, урталайга ярып пешерелгән бәрәңге, ак һәм кызыл эремчек, бал, май, салкын сөт, каймак, селедка, ак һәм кара икмәк куйды. Мин кул юып кергән арада, мич башыннан җиз кранлы бал мичкәсе дә төшерелгән иде. Тимеркәев миннән: «Эчәсеңме?» дип сорап тормады, стаканга бал агызды. Тәлинкәгә түгелгән берничә тамчы балны үзе эчте дә, стаканны миңа сузды. — Үз умартам балы... Үзем әчеткән. Пожалсты, рәхим ит. Мин эчмим дигәч, ул кыстап тормады. Мичкәнең пробкасын ачып, балны кире салды. Аның бу кыйланышы миңа ошады: димәк, ул эчү белән мавыгучы кеше түгел. Тимеркәев тагын минем уемны сизеп алды. — Минем эчүгә һәвәслегем юк. Болай, килем-китем булганда гына сирәкмирәк эчкәлибез. Гомер буе ураза тотып яшәү дә килешеп бетми бит. Сез ничек уйлыйсыз, иптәш корреспондент? Ул тавыклар кыткылдаганны ишетте дә, минем җавабымны көтеп тормый, тышка чыгып китте һәм ике-өч минуттан бер фуражка йомырка алып керде. Йомыркаларны кровать астындагы каз оясына бушаткач, ул тагын чыгып китте. Мая йомыркасын да ялгыш алып кергән икән. Аның саклыгы, пөхтәлеге таң калырлык, гайбәтче кеше өчен, анекдот итеп сөйләрлек иде. Ул стенадагы календарьның кичәге битен бритва белән кисте дә, өстәл тартмасындагы калай савытка салып куйды. Өйдәге мебель, савыт-саба, бөтен нәрсә үз урынында: әйтерсең, алар- ны башка урынга куярга мөмкин дә түгел, ярамый да. Әмма шунсы гаҗәп, мин кош теледәй хат язарлык кәгазь заты да күрмәдем. «Сезнең китапларыгыз кайда?» дип сорарга җыенгач кына, исемә төште — башка бүлмәдәдер. Өе өч бүлмәле бит. Яши белә бу Тимеркәев... Тамак ялгап, тагын урамга чыккач, мин Тимеркәевнең бәрәңге бакчасы башка кешеләрнең бакчасыннан бер ярым-ике тапкыр зуррак икәнен күреп алдым. Бәрәңгене ул квадратлап-оялап утырткан. Ә-ә... төшендем. Сорап та торасы юк, Тимеркәев я агроном, я агротехниктыр. Аның әллә нинди комиссияләрдә, әллә нинди эшләре бар икән_____ без кич белән очрашырга булып аерылыштык. — Кунарга безгә кайтасыз. Эттән курыкмагыз, — ул, иелеп, колагыма пышылдады. — «Актив» дип ике генә эндәшсәң, ялагайлана да кптә ул. Аның исемен авылда беркем белми. Сез дә кычкырып әйтергә тырышмагыз инде. 72 Мин кичкә чаклы бик күп кешеләрне күрдем, сораштым. Киңәшләштем Әмма бер генә кеше дә Тимеркәевнең кайда, кем булып эшләве турын та өзеп кенә әйтә алмады. Берәүләр «һә-әй шуны» дип кул селтәделәр/ Икенчеләр: «аның эшләмәгән эше, җитмәгән җире юк. Ул бит актив»,— дип әллә көлделәр, әллә хуплап әйттеләр. u Хәзер мин дә шиккә калдым. Кем соң ул Тимеркәев? Канда эшли? Тотам да секретарьдан сорыйм. Сорадым. Минем җитди соравыма, ул шаяртып, гел мәкаль-әйтемнәр белән генә лсаван кайгарды. _ Сабыр иткән морадына ирешкән, ди... Күпкә түзгәнне, азга түзегез. Бүген кич актив җыелышы. һич тә көтмәгән идем, Тимеркәев актив җыелышына соңлабрак килде. Канцеляриягә керү белән өстәл янына үтте. Яшел фуражкасын салды да. бер кулын чалбар кесәсенә тыгып, икенчесе белән һава яра-яра. сөйләп алып китте. — һәркем, иптәшләр, халыкара хәлнең начар хәлдә икәнлеген газе- тажурналдан укып, радиодан ишетеп белә... Ике кулын таягына, ә ияген кулларына куеп утырган бер карт канцелярияне яңгыратып төчкерде. Халык шаулап алды. Тимеркәев нигә- көлгәнлекне аңламый, кашын җимерде. — Бу көлке хәл түгел, иптәшләр... — Кем снңа көлке ди? Миңа томау төште... Халык тагын көлде. Председатель кызыл карандаш белән буш стаканга сукты. Тимеркәев иркенләп китте: — Иптәшләр, халыкара хәлдән мин үзебезнең Яңгыр Яуды авылының хәленә күчәм. Әле бездә йөз процент мөмкинлекләре булса да, йөз проценты белән җыем-салымын үтәмәгән агайлар күп кенә. Налог, заем,, сөт, май, ит, йомырка түләргә пассив караучы иптәшләр байтак кына әле- бездә, иптәшләр... Баягы карт түзмәде: «Кемнәр!» — дип кычкырды. Тимеркәевкә бу сорау ошамады. — Иптәш председатель, мине бүлдерәләр. Председательгә дә бу сүз ошамады: — Мин дә сине бүлдерәм, Тимеркәев. Без бүген бөтенләй икенче- мәсьәләне — сәламәтлек саклауның торышын тикшерәбез. Тимеркәев кинәт нәзек, йомшак тавыш белән сөйли башлады: — Мин сельпо правлениесенең утырышында пренияләр сөйләп соңладым. Гафу итегез, иптәшләр. Сәламәтлек саклау ул, иптәшләр, һәркемгә: яшенәкартына, хатынына-кызына, егетенә-иренә — бөтенесенә дә йөз проценты белән кирәк нәрсә. Китапта: тазалык — зур байлык, дигән. Мин актив буларак шуны әйтәм... Баягы карт — Әхмәдулла бабай — артык түзеп утыра алмады, күрәсең. Укучы бала кебек, башта кулын күтәрде, аннан торды. — Син миңа төшендереп бир әле: нәрсә соң ул әктиф? Нәрсә соң ул’ пассиф? Тимеркәев оүлдергәнгә кәефе китеп, «прениясен» дәвам итте. Сәла.мәтлек ул, иптәшләр, таза кешегә дә, чирле кешегә дә бик кирәк нәрсә. Әхмәдулла бабай Тимеркәевнең каршысына ук килеп басты: пассиф1 ?^ СИН МИҢЗ төшендереп бир: ИӘР СӘ соң У л әктиф? Нәрсә соң ул Тимеркәевнең исе китмәде. — Монда председатель мин түгел — Вафин, әнә аңардан сора, — диде дә буш урын булса да почмакка барып чүгәләде. Председатель актив белән пассив саналган кешеләр турыиаа җиңел, тел белән, кыска гына аңлатып бирде. ' ИМ12 ХТ ДуЛЛа бабай ул сҮ зләРДән әллә канәгать булды, әллә юк. Уры- нына оарып утырды. х — Монысын инде, җәмәгать, кәнсәләрдәге бөтен кешедән дә сорыйм. Әгәр дә ки мин заемга егерме биш сумга язылып та, аны шушы көнгә чаклы түләмәсәм... Секретарь аны бүлдерде: — Син бит өч йөз сумга язылдың, да, шул көнне үк түләдең, Әхмәдулла бабай. Карт аның сүзләренә игътибар итмәде. — Әгәр дә ки минем хатыным ике йөз илле, кызым белән улым икесенә алты йөз хезмәт көне эшләп тә, минем илле бер хезмәт көнем генә булса... Әгәр дә ки бәрәңге бакчасын зурайтыр өчен, мин кеше йөри торган тыкрыкны бетерсәм. Әгәр дә >ки мин беркатлы кешеләрне әче бал белән төчеләндереп, үземә җиляцгыр тидерми генә, көне-төне үз ихатамда суалчаисымак чокынсам, әгәр дә ки... мин кешеләрне тырышып эшләгез, әктиф булыгыз дип үгетләп тә, үзем мәсәргән ялкау булсам, әйтеп бирегез әле, мин кайсы якка керәм: пассифкәме, әктифкәме? Бу юлы хикәя, романнарда гына очрый торган тынлык урнашты. Мин ярсып көттем: кем шундый ялганчы актив икән? Ул кеше мондамы, юкмы? Л1онда булса үзен ничек тотар? «Бурның бүреге яна» дигән борынгы мәкаль бар бит. Бу юлы да бурның бүреге янды. Беркайчан да тынычлыгын бозар төсле тоелмаган Тимеркәев кинәт сикереп торды. — Аңа ышанмагыз. Ул, иптәш корреспондент, гаугачы, бәлаче. Аның бабасы да минем бабай белән гомер-гомергә булышкан. Ул үзе дә көн күрми, кешегә дә көн күрсәтми... Әллә юри, әллә томау төшкәнлектән, Әхмәдулла бабай тагын төчкереп җибәрде. Иллеләп кеше илле төрле тавыш белән кычкырып көлде: «һо-һо-һа... һә-һәһә... һи-һи... эһ-эһ...» Тимеркәев чәбәләнергә тотынды: — Иптәш корреспондент, иптәш председатель... Син яңа кеше — белмисең. Мин чирле. Справкам бар. Миндә гипер, гипер... гипер-манпя... Миңа а-авыр эш ярамый...—һәм азаккы тапкыр атакага барырга тырышып, ул тавышын көчәйтте. — Мин алты урында член, биш урында кандидат... — Ул хәзер нәрсә әйткәнен белми, кечкенә йодрыгын һавада болгый-болгый җикеренде. — Синең бабаң минем бабай белән гомер- гомергә булышкан, син дә шулай... Синең миннән көләргә хакың да, праваң да юк... Мин... Мин актив... Бердәм һәм көчле көлүдән канцеляриянең түшәме селкенде, тәрәзәләре чыңлады.. Әйтерсең, бу вакытта да көлмәсәң, я авызың кыйшаер, я көлүдән гомергә мәхрүм булыр идең. Шуңа күрә дә һәркем үзенчә, рәхәтләнеп, эчен уауа көлде. Фәкать бер генә кеше — арада иң озын, иң таза кеше — Тимеркәев кенә чак-чак еламый бер башына урын тапмый калтыранып торды. Утырыш беткәч, мин үз зарымны председательгә сөйләп бирдем. Карап торуга гамьсез, шаян күренгән Вафин озак кына эндәшми торды. — Сез очерк та, фельетон да языгыз. Бездә Әхмәдулла бабай кебек активлар, чын активлар бик күп... Алар безнең терәгебез, ышанычыбыз. Ә күз кысарга яратучы секретарь үзенчә киңәш бирде: — Сез очеркыгызны тотыгыз да фельетонга әйләндерегез. Ә «актив» дигән сүз алдына тагын ике сүз өстәп языгыз. — Нинди сүзләр? — «Штаттан тыш актив». һәм мин колхозның чын активлары турында башка вакытта очерк язарга вәгъдә итеп, менә шушы фельетонны яздым да, секретарь кушкан исемне бирдем. Менә хәзер әйтә алмыйм инде: юлым уйдымы, юкмы...