Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОСТАФА НОГМАН ШИГЫРЬЛӘРЕ

1944 иче елда Мостафа Ногманның «Давыллы еллар лирикасы» исемле беренче җыентыгы басылып чыккан һәм анда шул көн сорауларына җавап бирә торган шигырьләр урнаштырылган иде. Ул шигырьләрнең күпчелегенә карап, шагыйрьнең чыннан да дулкынланып, тирән кичерешләр белән язганлыгын аңларга мөмкин. Моннан соң төгәл ун ел узгач, авторның икенче китабы XXXVII XXXVIII басылып чыкты. Җыентыкка 36 оригиналь һәм 6 тәрҗемә әсәр урнаштырылган. Аларның кайберләре, мәсәлән, «Апрель җилләре», «Таммерфорс таңнары», «Негритянка Москвада», «Метро кызына», «Безнең яз», «Каен төбендә», «Минем иркәм — артиллерист» һәм башка шигырьләре, «Совет әдәбияты» журналында басылып, җыентыкка яңадан, кайбер урыннарына төзәтмәләр кертеп урнаштырылганнар. Яңа җыентык авторның иҗади үсеше ничек формалашуын һәм нинди яңа алымнар, нинди темалар кузгатканлыгын күрсәтә. Китапка тупланган шигырьләрнең темалары шактый чуар булса да, идеяхудожество үзенчәлекләре белән алар бер-берсенә якын торалар. Бу шигырьләрдә халыкның партиягә, аның нигез ташын салучы даһиларыбыз В. И. Ленин һәм И. В. Сталинга булган мәхәббәт хисләре, туган илебездә барган бөек төзелешләр, тыныч хезмәт кешеләре уйлары һәм тойгылары чагылды- рыла. Менә җыентыкка беренче булып 1 Мостафа Ногман. Апрель җилләре. Шигырьләр. Таткнигоиздат, 1954 ел. Ш. Маннур редакциясендә. Издательство редакторы Г. Зайнашева. 88 бит, бәясе XXXVIII сум 30 тиеп. урнаштырылган «Апрель җилләре» исемле шигырь. Автор бу шигыре белән В. И. Ленинның Финляндиядән Россиягә кайтуын сурәтли. Даһи юлбашчының Россия халкын көрәшләргә чакырып язган «Ерактан хатлар»ы безнең җиңү юлында маяк булып, яктыртып торуын сөйли. Бу вакыйганы тулысынча күз алдына китереп бастыру өчен автор башта укучының фикерен табигать күренешенә, әкрен генә искән апрель җиленә, язгы ташкында китүче бозларга юнәлдерә дә: Бөдрә төтеннәрен җилгә бөркеп Фин ягыннан поезд ашкына,—ди. Шуннан соң ул Ленинның бу поездда Россиягә кайтып баруын әйтә. Шул фикерләрне көчәйтү, тагын да тирәнәйтү һәм укучы күңелендә туган тойгыларны арттыру максаты белән шагыйрь машинистка эндәшә: Әй, машинист. беләсеңме икән, Маршрутың Тарихларга сызылып калуын, Бу поездда туган Россиягә Ленин үзе кайтып баруын?! Шушы юлларда халыкның бөек даһига булган мәхәббәте, кайнар хисләре чагыла. Автор бу хисләрне тагында куерту өчен вакыйганы шаулы вокзалга күчерә, В. И. Ленинның вагон ишегеннән күренү моментына туктала, халык күңелендә туган көчле тойгыларны поэтик чаралар белән әйтеп бирә. Шигырь укучы күңелендә тирән эз калдыра. 120 Җыентыктагы «Ленин тауларында» «Казан егете», «Таммерфорс таңнары». «Каен төбендә», «Вер егет кайтты флоттан», «Таң алды» исемле шигырьләр шулай ук уңышлы иҗат ителгәннәр. 1905 елның декабрь аенда, Финляндиянең Таммерфорс шәһәрендә большевикларның конференциясе җыйнала. Дйоида хатлар яки иптәшләре аша гына элемтә, тоткан ике даһи — Ленин белән Сталин очраша. «Таммерфорс таңнары» исемле шигырь әнә шул дулкынландыргыч тарихи вакыйгага багышланган. Шагыйрь ике даһиның очрашу моментын шактый ук матур итеп ача алган. Менә халык йорты. Зал тын. Ильич җыелыш башланганчы конференциягә килгән делегатлар белән фикер алыша. Шул вакыт аның алдына куе кара чәчле, җитди егет килеп туктый. Шуннан соң автор аларның тормышларына хас булган үзенчәлекләрне сөйли башлый. Берсе бала чактук киң Иделдә Моңлы халык зарын тыңлаган, Икенчесе — Кавказ тауларында Давылларга кушылып җырлаган. Бу юллар даһиларның халык вәкилләре булуын, халыкның моң-зарларын тыңлап үсүләрен чагылдыра. «Бер егет кайтты флоттан» (җыр) шигыре егетнең вакытлыча гына авылга отпускыга кайту вакыйгасын сурәтли. Биш куплетлы шигырьдә автор авыл кызларының егеткә карата булган мәхәббәт хисләрен дә, егетнең сылулыгын да шигъри юллар аша матур итеп әйтеп биргән. Кич. Авылның тын һәм саф һавалы матур киче. Урамда күңелле музыка тавышы яңгырый. Бу музыка сызылып таңнар атканда да тынмый. Кем уйный соң шулкадәр матур итеп? Флоттан авылын, туган авылын сагынып кайткан егет уйный аны. Гармонь моңнарында аның туган илен сагыну хисләре чагыла. Бу шигырьләр Мостафа Ногманның һичшиксез уңышлы әсәрләре. Кызганычка каршы, җыентыктагы барлык шигырьләрне дә шулай уңышлы язылганнар дип әйтеп булмый әле. Җыентыкка урнаштырылган күп кенә әсәрләр ав горның IH- рэитен уйламыйча, оик ашыгып кына эшләгәнлеген күрсәтеп торалар. Тел һәм эчтәлек ягыннан зәгыйфь эшләнгән әсәрләр дә юк түгел. Кайбер шигырьләрендә автор үзенең әйтергә теләгән фикерләрен әйтә алмый, бәлки, коры декларатив һәм примитив юллар гына иҗат итә. Мисалга «Көз җыры» исемле шигырьне алыйк. Биредә автор көз аеның матур көннәрен, зәп- зәңгәр һаваны, көз яме белән бизәлгән урманны, буш калган кырларны сурәтләп бирергә тырыша. Ләкин укучы күз алдына көзге табигатьне матур итеп китереп бастыра алмый. Куплет саен автор үз- үзенә каршы килә. Шигырьнең өченче куплетында, мәсәлән, үләннәрнең көз көне дә ямь-яшел булулары турында яза да, бишенче куплетта: Көз яме белән Бизәлгән урман, Алтын суына Манылгансыман, — дн. Ничек инде үләннәр көз көне ямьяшел булсыннар ди дә, урмандагы агачлар һәм үләннәр генә саргайган булсыннар ди? Гомумән, автор бу шигырендә туган илнең матур көзен, аның үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен дөрес һәм көчле итеп, укучыны үзенә тартырлык итеп бирә алмаган. Мондый уңышсызлыклар хезмәт темасына язылган әсәрләрдә аеруча нык сизелә. «Казаннан ерак түгел җирдә» исемле шигырендә автор производство кешеләрен санап чыгу белән генә чикләнә, аларның эшләрен, образларын укучы күз алдына китереп бастыра алмый. Таулар үренә күтәрелгәч бер завод күренә, биредә самолет та, корыч комбайннар да эшләмиләр. Шулай да анда илгә бик кирәкле бер заказ эшләнә. Вакыйга пыяла цехына күчерелә, без стекловар Кәрим белән танышабыз. Ләкин без аның, исемен генә беләбез дә, зәңгәр күзлекләре аркылы пыялага карап торуын гына күрәбез. KciM СОҢ ул Кә рим, ничек эшли соң ул, ни өчен эшләгәндә дә тальян гармонь уй- нап тора? Мастер Петров аны ни өчен мактый? Без бу сорауга җавап таба алмыйбыз, образны күзалла- мыйбыз. Кәрим бер дә исе китми генә, бернинди авырлыксыз эшли бирә. Ә азмы шундый билгесез образлар бу шигырьдә? Кечкенә китап бите белән алты битле шигырьдә, җиде кеше, исемен санап чыгу үзе генә дә гаҗәп хәл. Бар да геройлар, бар да шул заводта эшлиләр. Тик аларның берсен дә укучы күрми дә, сизми дә. Мастер Петров образы да соңына кадәр ачылмаган. Әсәргә табигыйлек җитеп бетми. Урыны-урыны белән автор укучы ышанмаслык фикерләр әйтеп ташлый. Пыялачы кыз Мәрьямнең үрелеп кенә мичтән эретмә алуына, Кәримнең ялкыннарны үтеп мич төбеннән проба ала алуына кем генә ышаныр икән? «Поездлар кәрваны», «Съезд ачылган көнне», «Волга — Дон каналы» исемле шигырьләр дә коры санап чыгуга кайтып калалар. Бу шигырьләрдә хис, лирика, авторның уйланулары җитеп бетми. Мостафа Ногман татар халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итеп, үзе дә җырлар тудырырга омтыла. Дөрес, дүрт юллы халык җырларының алдагы ике юлы, соңгы ике юлга бөтенләй бәйләнмәгән булса да, алдан нәрсәнедер хәбәр итеп куя. Ләкин халык җырларындагы бу алымга ияреп, шагыйрь бәйләнешсез юллы җырлар тудырырга тиеш түгел. Татар халык җырларының күпчелегенә 8 һәм 7 ле үлчәү хас. Мотафа Ногманның «Күл буенда» исемле шигыре (җыры) әнә шул үлчәүгә нигезләнеп язылган. Хәтта шигырьдәге «буйларында — уйларымда, йөрәгемне — теләгемне, томан — чыгар- сыман» кебек рифмалар турыдан-ту- ры халык җырларыннан алынганнар. Шигырьнең исеме җисеменә һич тә туры килми. Исеменә караганда ул күл буендагы бер вакыйганы сөйләргә тиеш иде. Кызганычка каршы, шигырьдә без аны күрмибез. Әсәр укучыда җылы тәэсир - калдырмый. «Кышкы бер кичтә», «Әйдәгез кырларга» (пионерлар җыры) исемле җырлар шулай ук уңышсыз язылганнар. Сурәтләү чараларын, төрле чагыштыруларны куллануда куп кенә төгәлсезлекләргә, кабатлауларга юл куела. Бу хәл Мостафа Ногманның поэтик чаралардан тиешенчә файдалана алмавын, сүзләрнең мәгънәсен төшенеп җитмәвен күрсәтә. «Ашкына» сүзен ул төрле предметларга карата, дөрес һәм дөрес булмаган урыннарда куллана. Фин ягыннан поезд ашкына, ул (кешегә карата) ашкына башлый Ильичкә, йөрәк ашкынып тыңлый, күңеле ашкынган, җитез хыяллары ашкына һәм башкалар. Шулай ук ярсыну, җилкенү, талпыну сүзләре дә автор тарафыннан урынсыз кулланылганнар. «Ут диңгезе кебек җемелди ул». «Ут корабы кебек балкып торган завод» шикелле бер үк төрле чагыштыруларны авторның уңышы дип әйтеп булмый, әлбәттә. Саф бөртек, саф көмеш, саф пыяла, аксыл томан, күксел томан, бөдрә чәч, бөдрә тал, бөдрә төтен кебек сүз тезмәләре күп шигырьләрдә кабатланган. Шагыйрьнең уңай һәм кимчелекле якларын күрсәтү белән бергә, җыентыкны төзүчеләргә дә азрак үпкә белдермичә булмыйк Җыентыкта билгеле бер система юк. Әсәрләрне яки тематикаларына, я булмаса язылган елларына карап, бер системага салырга кирәк иде. Кызганычка каршы, бу эшләнмәгән, шигырьләр кайсы-кая чәчелеп урнаштырылганнар.