Логотип Казан Утлары
Хикәя

МӘХӘББӘТ

 Гайшә йокысыннан сискәнеп уянып китте дә, йөгереп хәле беткән кешесымак, аһылдап торып утырды. Өстендәге ак простынясы кроватьтан түбәнгә салынып әкрен генә шуып идәнгә, аяк астына, төште. Ә аны уяткан тавыш кайдадыр бик еракта тагын берничә тапкыр тонык кына кабатланды да тынды. — Тук... тук... ту-к!.. «Әллә йөрәгем шулай тибәме минем?» Ул балалар кулы кебек кечкенә генә кулын ашыгып йөрәгенә куйды. «Юк. йөрәгем тукылдамый...» Тавыш кайдадыр әкрен генә тагын кабатланды. — Тук... Ту-к... Гайшә йөгереп барып тәрәзәне ачып җибәрде. Түземсезләнеп, тирә- ягына каранды. Тын да алмый бик озак тыңлап, көтеп торды. Ләкин якын тирәдә беркем дә юк иде. Тирә-як тып-тын. Шәһәр әле йокыдан уянмаган. Офыкта чакчак кына агарып җәйге таң сызылып килә. Таң нуры белән тоныклана төшкән ярты ай түбә өстендә моңсу гына кырын басып тора. Тәрәзә янында үскән яшь сирень, шомырт агачларыннан, клумбадагы гөлләрдән таралган яфрак, үлән исе, таң җиленә кушылып, бүлмәгә кереп тула. Яфраклар арасында, берөзлексез чутылдашып, карабаш, тургайлар сикерешә. «Ә анда, ул йөргән җирдә, бу вакытта сандугачлар сайрыйдыр...» — дип уйлый Гайшә, һәм аңа тагын да авыррак, күңелсезрәк булып китә. Җәйге таңның бөтен бу матурлыгы буш, кырыс, салкын, мәгънәсез булып тоела башлый. Гайшә тәрәзә төбенә менеп утырды. Ай нурлары, сирень яфраклары арасыннан, аның нәзек сынын чак кына каплап торган алсу ефәк эчке күлмәк итәкләренә, тәрәзә бусагасына сузып салынган ялангач аякларына төшеп, көмеш тәңкәләр булып сибелеп яттылар. Таң җилләре аның кара болыт шикелле булып, кулбашларын каплап торган калын чәчләрен сыйпап уйнады. Ә ул боларның берсен дә тоймады. Уйлары аны ерак үткәннәргә, бала чакларына алып кереп китте. Ул, бик күп яшәгәи кеше шикелле моңаеп, үткәннәрен сагынып уйланды. Ничек уйланмасын? Аңа егерме җиде яшь бит инде. Үкенечле мәхәббәт беләи зарыгып үткән яшьлекне кызганып искә алмаслык та түгел иде шул. ... Менә гамьсез, шаян бала чак. Мәктәпнең соңгы классларында укыганда Гайшә юктан-бардан чырык-чырык көлеп йөрүче кечкенә генә чандыр гына бер кыз иде. Унбиш яшьләр чамасы иде шикелле. Ә ул — Гадел уналтыларда булгандыр. Гайшәдән бер класс алда укый иде” ул Юантыграк, урта буйлы, калын кара кашлы, киң, текә маңгайлы акьп- 62 лы карашлы бу егетне шәп укуы, комсомол, пионер эшендә актив эшләве, мәктәптә яшь флотчылар түгәрәге оештырып, җәй көннәрендә көймәдә'Агыйдел не, Карапделне айкап чыгучы кыю егет булуы өчен мәктәптә барысы да ярата иде. Ә Гайшә аны аеруча көчле бер тойгы белән ярата: Гадел аңа дөньяда тиңе булмаган баһадир булып күренә. Гайшә аңа сокланып бетә алмый. Ни генә кыланса да, ни генә сөйләсә дә, хәтта, тик кенә торса да, Гадел аңа гаҗәп сөйкемле булып күренә. Аның, һәрвакыт Гаделне күреп кенә торасы, ул булган урында буласы, ул сулаган һаваны сулыйсы килә. Ә инде әллә нидә бер аның белән әз генә сөйләшергә туры килсә, Гайшә шатлыгының иге-чиге булмый иде. Гайшә шулай барган саен, үзе дә сизмәстән, ниндидер билгесез бер көч белән аның янына тартыла, ничек тә очрашырга, сөйләшергә тырышып кына тора башлады, һич югында карандаш очын сындырып булса да тәнәфес вакытында йөгереп Гадел янына кереп чыга иде ул. — Гадел, пәкең бармы? Карандашымны гына очлап алыйм әле. Хәзер безгә сызым дәресе, — ди. Гадел, йомшак кына елмаеп, аңа карап ала да, кесәсеннән кечкенә генә пәке чыгара. — Кая, үзем очлап бирим. һәм ашыкмый гына бик матур итеп карандаш очлый. Гайшә үзенен кыюлыгыннан, Гаделнең нидер аңлавыннан оялып, уңайсызланып, кып- кызыл булып аның янында тик кенә басып тора. Акылы белән бер минут тормый йөгереп чыгып китәргә, яңадан бу класска беркайчан да кермәскә, Гадел белән очрашмаска уйлый. Ләкин аяклары урыныннан кузгалмыйлар. Күзләре Гаделнең киң маңгаена төшеп яткан кара ефәк чәчләренә, карандашка текәлеп куе керфекләр белән ябылган акыллы күзләренә, мускуллары беленеп торган матур гәүдәсенә аеруча килешеп торган шакмаклы күк ковбойкасына сокланып туймыйлар. Ә йөрәге, билгесез шатлык белән очар кош кебек ярсып, талпынып, ашкынып тибә. Шулай тәнәфес үткәне сизелми дә кала. Звонок була. Гайшә карандашын алып, рәхмәт әйтергә дә онытып, үз классына йөгерә, һәм аякларының кая басканын тоймый, күз алдында кемнәр барын, кемнәр югын күрми, онытылып, партасына барып утыра. Бара-тора Гайшә мәктәптән кайткан чакта да гел генә Гадел беләк бер вакытка туры килә башлады. Алар уку, класс хәлләрен сөйләшеп, яки бөтенләй бер сүз дә сөйләшми генә, һәркайсы үз өе ягына борылганчы, бер-ике кварталны бергә үтәләр. Шулай бер-ике ел үтте. Алар үсә төштеләр. Бу вакытларда инде Гайшәгә Гаделне күрер өчен ниндидер сылтау табып аның классына керергә дә, оялуыннан кызарынып, бүртенеп, аның кайтырга чыгуын кайдадыр көтеп торырга да туры килми башлады. Хәзер инде Гадел үзе һәр мөмкин булган урында аңа очрап кына торды. Карандашын да Гайшәнең янына үзе үк килеп очлап китә. Дәрестән соң калып Гайшә өчен авыррак булган алгебра, физика дәресләрен дә әзерләшеп бирә. Кайтканда элекке кебек Гайшәдән алда үз өйләре ягына борылып китми, һәрвакыт Гайшәләрдән арырак бер кешедә ниндидер йомышы булып чыга. Яки бүген дәрестә башы авыртынкыраган, шуңа һавада озаграк буласы килә. Шулай итеп һәр мөмкин булганда Гайшәне өенә, капка төпләренә хәтле озатып куя. Катокта да, кинода да алар һич тә уйламаганда очрашып кына торалар, һәм бер-берсенә оялчан гына карап көлү, елмаю һәм йөрәктә кайнаган хисләргә һич тә бәйләнеше булмаган темаларга сирәк-мирәк сөйләшкәләп алудан торган бу гади очрашулар алар- ның йөрәкләрендә саф бер сөенеч тойгысы уята. Алар аруны-талуны, ялкаулануны, күңелсезлекне белмиләр. Моңа кадәр уртачарак укып килгән Гайшә дә хәзер Гадел кебек әйбәт укый башлады. Ул үзендә искиткеч егәрлелек, көч, зирәклек артканын тойды. Бу дуслык аларга илдә барган каты, авыр сугыш аркасында килеп туган бөтен кыенлыкларны, 63 юклыкларны җиңел кичерергә мөмкинлек бирде. Алар кышын тырышып укыдылар, өйдә, семьяда бөтен эшне алып бардылар, җәен колхозга, совхозга барып кыр эшендә эшләделәр. Аларныц көннәре тиз һәм күңелле үтте. Менә кырык дүртенче елның язы килеп җитте. Бу елны Гадел авыл хуҗалыгы институтының беренче курсын тәмамлады. Ул хәзер элеккедән дә киң кулбашлы, таза гәүдәле, кушылып үскән калын кара кашлы егет иде. Ул Гайшәгә хәзер аеруча матур, баһадир егет булып күренә. Гайшә яшерен генә аңа карап, сокланып бетә алмый. Гаделнең куе, кара чәчләреннән, йомшак кына бала йоны белән капланган яңакларыннан сөясе, акыллы, горур, якты күзләренә озак-озак, берөзлексез карап утырасы килә аның. Бу елны Гайшә, унынчы классны отличнога тәмамлап, институтка керергә дәртләнеп йөри иде инде. Ул нәзек, озын буйлы, уйчан гына карашлы, басынкы холыклы, сөйкемле бер кыз булып үсеп килә иде. Шулай алар үсеп җитеп, бер-берсенә сокланып, куанып бетә алмый торган бер чакта Гаделне дә Ватан ил сакларга чакырды. Туган ил, бөтен көчне җыйнап, дошманга азаккы ударны бирергә әзерләнә иде бу елда. Гадел иртәгә военкоматка барыр кичне алар таңга хәтле бергә булдылар. Башта паркта, парк ябылгач, үз урамнарында әкрен генә йөрделәр. Шушы кичне Гадел аны беренче тапкыр култыклап алды. Гаделнен кулы беренче тапкыр үзенең беләгенә тигәч, Гайшәнең бөтен тәненә ниндидер көчле ялкын таралды. Моңача беркайчан да татылмагаи искиткеч татлы бер хистән башлары әйләнеп, чайкалып китте. Гадел дә, күрәсең, шушындый ук тойгыны кичергәндер. Алар бик озак бер сүз дә сөйләшә алмый йөрделәр. Шулай да тиздән аерылышу куркынычы аларның кыюсызлыгын җиңде. Гадел аңа шушы кичне, беренче тапкыр, үзенең сөюен әйтте. Гайшәнең куанычының иге-чиге булмады. Бу минутта дөньяда аннан да бәхетле бер кеше дә юк иде. Ә төи шундый кыска булды. Күз ачып йомганчы үгте дә китте. Алар берни дә сөйләшергә өлгерми калдылар. Сөйләшер сүз дә тапмадылар. Хәер, бу минутта аларның йөрәгендә ургылган кайнар хисләргә тиңләшерлек сүзләр бар идемени?!. Алар аерылышкан минутларда нәкъ менә шушындый, бүгенгедәй таң сызылып килгән чак иде. Гадел аны капка төпләренә кадәр озатып килде. Шушында Гадел аны беренче тапкыр үпте... Гайшәнең йөрәге, юк, йөрәге генә түгел, бөтен тәне мәхәббәт утында дөрләп янды. Ул бер минутка гына исен югалткандай булды. Аяк буыннары хәлсезләнеп, егылып китә язды. Гадел аны бала кебек итеп күтәреп алды да болдырларына илтеп бастырды, һәм: — Хуш. Көт, Гайшәм! Мин кайтырмын!.. — диде дә йөгереп капкадан чыгып китте... Күз ачып йомган арада гына булып үткән бу кабатланмас бәхетле минутлар Гайшәнең күңелендә, болытлы күктә балкыган яшен чаткылары кебек кенә яктырып, сызылып калдылар. Ә аннан соңгылары барысы бер үкенеч, җан әрнеткеч күңелсезлекләр генә иде. Гайшә, гадәтенчә, моннан аръягын уйламаска, искә төшермәскә, урынына барып ятарга да каты йокыга талырга теләде. Ләкин ниндидер көчләр аны кузгатмадылар, уйлар эченә һаман тирәнрәк тартып алып керә бардылар, һәм ул уйчан күзләрен һаман әкренләп яктыра барган аксыл офыкка текәп утырды да утырды. Таң җиленең дымлы, салкынча дулкыннары арка буйларын өшетеп, чымырдатып үтүен дә, кешеләрнең уянып, ара-тирә йөрештерә башлавын да тоймады ул. н ... Гадел шулай китте. Башта ул Свердлов шәһәрендә ниндидер беп курс үтте. Лейтенант булып чыкты. Аннан сугышка китте. Гайшәгәгади G4 кыска, ләкин сөю, сагыну хисләре белән тулы булган хатлар килеп кенә торды’ Гайшә дә язды. Аның бер хатына каршы икене, өчне язды. Ә җиңүле, давыллы сугыш дәвам итте. Гаделләр дошманны Карпат тасларында тукмыйлар иде инде. Радио һәр көн берсеннән-берсе шатлыклырак. данлырак җиңүләр турында хәбәр итеп тора. Җир өстендә шатлык белән кайгы тойгылары бергә кушылып ургыла, ажгыра,^кайный. Чөнки схтыш корбансыз булмый, һәр көн почта кемгә дә булса якынының яралануы, яки һәлак булуы турында хәбәр дә китерә. Җиңү шатлыгына кайгы’тасмасын китереп урый. Менә күрше Хәсән абый бер аягын калдырып кайтып килде. Култык таякларына таянып, шинель ча- бүларын ялбырдатып атлап килгән чакта Гайшәгә ул менә хәзер таеп егылып китәр дә тротуарга гөрселдәп төшәр төсле тоела. Аңа бу зур гәүдәле, җирән мыеклы, шаян күзле, илгәзәк кеше бик кызганыч булып китә, һәм ул аңа карап, эченнән: .«Юк, юк. Гадел алай ярты гәүдә булып кайтмасын. Бер кулсыз калса да аяксыз калмасын...» — дип уйлый, һәм үз уеннан үзе куркып, сискәнеп китә. «Ничек мин шулай уйлый алам? Юк, юк, Гадел сап-сау көе кайтсын. Нигә, сугышта бөтен кеше дә үлеп яки яраланып бетәмени? Исән-сау йөргән кешеләр азмыни? Әнә әниемнең энесе артиллерист — Талип, сугышның башыннан бирле фронтта, бер дә яраланганы юк бит!.. Әйе, бу шулай. Ә әтием?.. Минем кадерле әтием сугышның башында ук һәлак булды бит. Ленинград янында ук ятып калды бит ул... Юк, юк, Гадел исән-сау кайтырга тиеш...» Шулай көннәр, айлар үттеләр. Данлы кырык бишенче елның язы килеп җитте. Безнең гаскәрләр дошманны үз өнендә кыйрата башладылар. Гаделнең соңгы хаты Берлиннан килде. «...Ике көн инде, Берлин урамында сугышабыз. Җиңү, җиңү, җиңү көне җитте, Гайшәм!.. Шатлан, тиздән күрешербез...» Ничә еллар буе бөтен йөрәкләр йотлыгып, интегеп, ашкынып көткән, миллион-миллион кешеләр аны тизләтү өчен бөтен көчләрен, каннарын, гомерләрен биргән бәхетле көн килеп җитте. Сугыш безнең тиңсез җиңүебез белән тәмамланды. Аяусыз сугыш аерган мең, миллион йөрәкләр яңадан кушылдылар. Тик Гадел генә кайтмады. Сугыш беткәч аннан һичбер хат та, хәбәр дә булмады. Суга баткан кебек тавышсыз, эзсез югалды ул. Ай, нинди авыр булды бу кайгыны кичерүе. Кияүгә чыгарга да өлгермәстән, «тол» булып калудан да авыр кайгы бармы икән?! Ире үлгән хатын, ичмасам, кайгысын башкаларга сөйләп уртаклаша. Ә ул кемгә сөйләсен? Егете үлүне зур кайгыга санаучылар бармыни? Аның сөйгән, сөелгән бәхетле минутларын белгән кеше булмаган кебек, көйгәнен дә аңлар кеше юк. Ә әнисе аңа хәтта соңгы вакытта бик еш ачулана да, үпкәли дә башлады. — Сугыш туктап, кешеләр кайта башлагач, кайгым яңарды. Әтиең мәрхүм үлмәгән булса, ул да хәзер кайтыр иде, дим. Авыр миңа. Шундый вакытта, ичмасам, кайгымны уртаклашып, шат, көләч булып та йөрмисең, — ди ул. Ә соң Гайшә аңа ни әйтә алсын? Ничек көләч булсын? Аның үзенең йөрәгендә ике кайгы бит. Әтисе өчен дә, Гаделе өчен дә сызыла бит аның йөрәге. Шуңа күрә ул хәзер күләгә кебек тын булып калды да инде. Хәтта быел укуын да дәвам итә алмас кебек тоя башлады ул үзен. Укуны ташлап берәр заводка эшкә керергә, яки авылга — колхозга китәргә теләде. (Ул быел медицина институтының икенче курсында укырга тиеш иде.) Ләкин әнисе Шәмсия апа моңа якын да килмәде. — Укуыңны тәмамла. Аннан теләгән җиреңә китеп эшләрсең,—диде. Шәмсия апа тегү фабрикасында эшли иде. Ул үзенең тырышлыгы һәм партия оешмасының ярдәме аркасында гади эшчедән мастер дәрә- җәсенә күтәрелгән, вакытында укып калуның никадәр кирәклеген үз җилкәсендә татып аңлаган кеше булганга, бердәнбер кызына, һичшиксез, югары белем бирергә тели иде. — Менә миңа яшь чакта укырга туры килмәде. Ятимлек, юклык тең- кәне корытты. Ә син бәхетеңнең кадерен бел. Укы, тырыш. Укыган кеше, теләсә, халыкка, илгә күбрәк тә, яхшырак та хезмәт итә ала, —дип кабатларга ярата иде ул. Гайшәгә үзен ныклап кулга алып, укуын дәвам иттерүдән башка чара калмады, һәм шушы көзне аның йөрәген астын өскә китереп дер селкеткән бер вакыйга булды: сул аягын тубыгыннан югалтып Гадел кайтып төште. Ул данлы җиңү көне алдыннан гына яраланып госпитальгә кергән. Башта, хәле авыр булганлыктан, хат яза алмаган. Ә азактан үзенең бу хәле Гайшәгә начар тәэсир итәр дип, язарга теләмәгән. Гадел белән очрашу вакыйгасын Гайшә беркайчан да тыныч кына искә ала алмый. Әллә нинди көтмәгәнчә мәгънәсез, үкенечле очрашу булды бу. Хәзер аны гомер буе ачынып искә алырга гына калды. ...Менә култык таякларына таянып Гадел аның алдында басып тора. Үзе нигәдер, гаепле кеше шикелле, йомшак кына елмая. Аның күзләрендә талганлык, йөзендә алсулык күренә. Ун елларга торырлык давыллы ■бер ел аны да, Гайшәнең үзен дә танымаслык итеп үзгәрткән. Алар хәзер икесе дә моннан ел ярым элекке, Гаделне озаткан кичтәге балалар түгел иде инде. Алар хәзер, шушындый каты сугыш чорына гына хас рәвештә, аз вакыт эчендә күпне кичергән, бер ел эчендә күп елга зурайган кешеләр иде. Мондый кешеләргә аңлашу, сөйләшү, йөрәктә кайнаганны ачып салу да, гамьсез бала чактагы шикелле үк җиңел түгелдер... Шуңа күрә дә бу очрашу шулай һич тә көтмәгәнчә, теләмәгәнчә килеп чыкты да инде. Әллә ни булды ул көнне Гайшәгә: ул әллә каты сагынуданмы, әллә үлде дип кайгырудан соң кинәт куануданмы, әллә Гадел һич тә ул теләмәгәнчә, ул көтмәгәнчә яраланганга, шундый сөйкемле, матур гәүдәле егетне шушылай гарип итеп кайтарган шәфкатьсез сугышка әрнүдәнме, ■белмим, ул ни әйтергә, нишләргә дә белми катты да калды. Гаделенә бер генә җылы сүз дә әйтә, шатлыгын да, кайгысын да- белгертә алмады, йөрәгендә тулышкан сөю, сагыну, көенү тойгыларын да сөйләмәде. Аның сүзләре искиткеч коры, салкын, мәгънәсез булып чыктылар. Моны күреп Гадел дә йөрәген ачмады. Ул үзенең кызгану, жәлләүгә түгел, ә чын мәхәббәт тойгысына хаклы булуын яхшы аңлый иде. Сүзләр бер дә ябешмәделәр. Алар гомум хәлләр турында гына сөйләштеләр. Ә үткәннәрне кузгатырга, мәхәббәт турында искә алырга берсенең дә батырлыгы җитмәде. Озакламый Гадел китте, һәм шуннан соң беркайчан да Гайшә янына килмәде. Әй, ничек сагынды, ничек көтте аны Гайшә... Нинди авыр, газаплы булды бу көтүләр... «Шулай ук мине яратмады микәнни?.. Яратмаган, юри генә йөргәндер... Яратса, яралангач хат язмый түзмәс иде... Яратса, минем беренче күрүдә каушап калуыма карап, болай ташлап китмәс иде... Ярый, Гадел, яратма. Ә мин сине барыбер яратам, ләкин бел, мин сиңа соранып бармам. Мәхәббәт хәер түгел ул. Аны теләнеп, соранып алып булмый...» Гайшә шулай уйланды, көтте. Ләкин Гадел килмәде дә килмәде. Алар башка очрашмадылар. Гадел институтына кереп укуын дәвам итте. Шулай өч-дүрт ел үтеп китте. Гайшә врач булып* Гадел агроном булып чыкты. Гайшәне шәһәрдә, больницада эшкә алып калдылар. Гадел аспирантурага керде. Гайшәнең әнисе Шәмсия апа кызы өчен чынлап борчыла башлады. — Башлы-күзле булыр чагы җитте бит инде. Нигә соң бер дә егет сөйгәне күренми. Ямьсез дә, эшлексез дә кыз түгел ләбаса, — дип аптырады ул, хәтта туры килгәндә, үзе яхшы дип тапкан егетләрне өйгә, 5 .С. Ә.* № 6. 65 66 кунакка чакыргалап карады. Булмады. Гайшә алар белән очрашырга да, сөйләшергә дә теләмәде. Әнисе ачулана, кунакларга игътибарлы булырга өнди башласа: ' ___ Әни, минем ашыгыч эшем бар. Мине өйгә — авыру янына чакырт каннар, авыруны көттерергә ярамый бит, — дип җавап кайтарды. Шәмсия апа бу чарадай кул селтәргә мәҗбүр булды. Институтта да, эшкә тотынгач, бергә эшләгән җирдә дә аны яратучы егетләр булды. Эшчән, тырыш, басынкы холыклы, дулкынланып торган озын кара чәчле, бөтен йөзенә ниндидер гаҗәп матур сөйкемлелек, яктылык бөркеп торган уйчан кара күзле бу кызны яратмаслык түгел иде. Ләкин аның йөрәгендә Гаделдән башка беркемгә дә урый юк иде. һаман Гаделне генә ярата, аның өчен генә яна, көя иде ул. Тик бу хисие Гаделгә белдерергә, аны эзләп табарга аның горурлыгы ирек бирмәде. Әгәр Гадел үзе килеп кабат бу турыда үзе сүз башламаса, ул үзенең саргаеп үлгәндә дә моны әйтмәячәгенә, белдермәячәгенә төшенә иде. Чиксез авыр да, газаплы да иде аның бу яшерен мәхәббәте. Шулай еллар үттеләр. Гадел аспирантураны бетереп чыгуга белгечләрне партия авылга, авыл хуҗалыгын яңадан аякка бастыру өчен көрәшкә чакырды. Бу чакыру буенча үзе теләп районга китүчеләрнең берсе Гадел булды. Гадел китәр кичне алар ничектер, искәрмәстән генә урамда очраштылар. Гадел аны капка төпләренә хәтле озатып килде. Сүзләр, тагын һич кенә дә ябешмәделәр. Йөрәкләрендә кайнаган мәхәббәт хисләрен, үпкәне, сагыну, зарыгу тойгыларын ачып салырга, аңлашырга икесенең дә һаман көчләре җитмәде. Капка төбенә килеп җиткәч, Гадел маңгаеннан тамчылап агып торган тирләрен сөртә-сөртә, бераз эндәшми торды да, сүз уңаенда гына: — Мин авылга китәм. МТСка. Анда врачлар да кирәк бит. Гайшә, син ничек карыйсың моңа? — дип сорады. Гаделнең киң, текә маңгаена яткан тирән ике сызыкка карап, йөрәге сызлап: «Яшьлек үтә бит... Ни уйлый икән бу? Шулай ук теге вакытта, яратам, дип юри генә әйтте микәнни? Яшьлек хатасы гына булды микәнни?..»— дип уйланып торган Гайшә, аның бу соравын ишетми калды. — Ә? —диде. Гадел аның бу кадәр игьтибарсызлыгына тагын да ныграк хәтере калып: — Я, ярый. Хуш, Гайшә, — диде дә китеп тә барды. Ул бу көнне, протезын төзәтергә биргәнлектән, култык таягы белән йөри иде. Аның аяк тавышы тротуарга каты бәрелеп бик озакка хәтле — Тук... Тук... Ту-к!.. — дип, ишетелеп торды. Ул аяк баскан уңайга, ачуланып, — УҺ... Уһ... Уһ!..—дип, уһылдап та барадырсыман тоелды Гайшәгә. Ул Гадел китеп югалган караңгы тротуарга текәлеп бик озак басып торды, йөрәгенең ниндидер кисәкләре әрнеп, өзелеп төшкәнсыман булды. — Гадел, җанььм, китмә! Кире борыл! Мин сине бик, бик яратам бит. Элеккедән дә, бала чактагыдан да ныграк яратам!—дип кычкыра- сы, аның күкрәгенә ятып үксеп-үксеп елыйсы килде аның. Ләкин ни өчендер боларның берсен дә эшли алмады. Каты авырудан яңа гына торган кеше кебек, хәлсезләнеп, коймага тотыиа-тотыиа өйгә кереп китте. Ул кичкә дә менә инде тагын бер ел үтте. Ләкин Гаделнең бу соңгы карашы, соңгы аяк тавышы Гайшәнең хәтереннән беркайчан да чыкмады. Хәзер инде бу тавыш аны йокысыннан да сискәндереп уята башлады. «Инде нишләргә? Ичмасам хат та язмыйсың бит!.. Кайда син, Гадел?!. Мин синсез яши алмыйм, Гадел!..» 5* 67 Уенын, шушы урынына җиткәч, Гайшә йөрәгенә түзми, тәрәзә төбеннән сикереп төшеп, торып китте. Ашыгып өстенә киенде. «Җитте, җитте, китәм. Монда башка кала алмыйм. Мин дә синең кебек чирәм җирләргә китәм, Гадел. Бәлки мин сине анда табармын... Бәхетемне кайтарырмын. Син мине аңларсың, Гадел...» Ул өстәлдән, кичә килгән «Правда» газетасын алып, чирәм җирләрдә эшләп йөрүче хатын-кызлар турында тагын бер тапкыр укып чыкты, һәм ашыгып, райкомга гариза язарга утырды. «...Мине Алтайга җибәрегез. Мин врачлар кирәк булган урында эшләргә телим...» — дип язды ул. Ул гаризасын язып бетерүгә, бүлмәгә әнисе килеп керде. Шәмсия апа күптән йокысыннан торып, иртәнге чәй әзерләп йөри иде инде. Ул иртә үк торып, кайдадыр китәргә ашыгып җыенган кызына борчылып карады. — Кызым, сиңа ни булды? Бүген йокламый чыктың түгелме? Гайшә йокысызлыктаи талган күзләрен әнисеннән яшерү өчен көзгегә караган булып, арты белән әйләнде. — Йокладым, әни, нишләп йокламыйм, — диде. Шәмсия апа башын гына чайкап куйды да, халат кесәсеннән бер хат чыгарып бирде: — Мә, кызым. Кичә соңлап кайткач, бирергә онытканмын. Гайшә ничек әйләнеп, әнисенең кулыннан хатны кинәт тартып алганын белми калды. — Хат!.. Кемнән, әни?!. Соңгы вакытларда ул һәрбер хатны шулай ашкынып, яшерен өмет белән каршы ала. Гаделдән түгеллеген белгәч, аның секунд эчендә балкып киткән бөтен шатлыгы югала, ул тагын күңелсез, сүзсез булып кала иде. Әле дә аиың күзләрендә таң чулпаныдай балкып киткән шатлык очкыны шунда ук сүрелде. Ул хатны теләми генә укырга тотынды. Ләкин хатның азагына җитә башлагач, аның йөзе тагын да яктырып, күзләре бәхет очкыны бөркеп, балкып китте. Ахыр ул бөтенләй җанланып, кечкенә чагындагы кебек, көлеп, сикереп, биеп, әйләнеп китте, һәм үзе дә сизмәстән әнисен кочаклап кат-кат үбеп алды. — Энекәем, матурым, мин авылга китәм!.. МТСка!.. Эшкә!.. — Менә... Картайган әниеңне ялгызын гына ташлап китәргә калган иде. Башкасы беткән иде, — дип сукранды Шәмсия апа. һәм күзлеген киеп, хатны алып, урындыкка барып утырды. Гайшә шатлыктан атылып чыгып барган йөрәген көчкә тыеп, бәхетле карашларын әнисенә төбәп, аиың каршысында басып торды. Хат Гайшәләрнең элекке күршесе, үткән ел ире — инженер Гайса абый һәм балалары белән МТСка эшкә киткән укытучы Фатыйма ападан иде. Фатыйма апа үзләренең МТС та бик яхшы урнашуларын, иренең баш инженер булып эшләвен, эшнең бик күп, бик авыр һәм бик күңелле булуын, үзенең укыту эшен дәвам итүен белдергәннән соң, МТСта врач җитешмәвен әйтеп, Гайшәне шунда эшкә килергә чакырып язган иде. «...Шәһәрдә ансыз да врачлар күп. Монда кил. Яңа больница салынып ята. Син монда үз алдыңа эшләп, җитди эшкә өйрәнерсең, — дип язган иде ул. һәм хатның азагында гына Гайшәнең күңелен тиңсез шатлык, ярсу, өмет белән тутырган бер хәбәр дә язып куйган иде. — Безнең МТСта баш агроном булып Гадел Галләмов эшли. Үткән ел безнең белән бер вакытта монда килгән иде. Үзен бик яраталар. Эш өчен генә туган кеше, дип йөртәләр. Чөнки ул бөтен дөньясын* онытып эшкә бирелгән дә куйган. Хәтта үзенең шәхси тормышы, семья рәхәте турында да уйлый белми. Яшь түгел бит инде. Утызны куа. Ә хатын- кыздан .малай шикелле кача. Монда кайсыбер хатын-кызлар үзен бик күзләргә тырышып карыйлар да, һич тә эшләре барып чыкмый үзе безнең семьяга бала кебек ияләшеп алды. Бушаган вакытта килеп, балалар белән уйнап, чәй эчеп китә. Мин аны жәлләп, өс-башын юып, караштырып та җибәрәм. Улым кебек ул миңа. Әле оер көн шулай икебез генә калгач, мин аңа моңа хәтле берничә тапкыр оашлап га җавапсыз калган соравымны тагып кабатладым. — Нигә син, Гадел, өйләнмисең? Болай кыен бит, дим. Ул яшь егетләр шикелле кызарып-тирләп, бик озак эндәшми утырды да: — Өйләнер өчен яратырга кирәк бит. Ә мин үз гомеремдә, малай гына чагымнан бер кызны гына яраттым, һаман да аны гына яратам. Тик ул мине яратмый инде, —диде дә башын түбән иде. Гайшә, ялгышмасам, син мәктәптә Гадел белән бер вакытта укыган идең шикелле. Шушы хәтле әйбәт кешенең мәхәббәтенә бәя бирми йөргән кыз кем икән ул? Белмисеңме? Мин ул кызны әрләп хат язар идем...» Менә шушы сүзләр Гайшәнең йөрәгенә рух, җан өрделәр. Күз ачып йомганчы ул яңадан туды. Үзен элекке, Гаделне фронтка озаткан кичтәге кебек яшь, шат, бәхетле тойды, һәм бала шикелле очынып: — Китәм, шунда, Фатыйма апалар янына, врач булып китәм, әни! — дип кабатлады. Шәмсия апа аналарга гына хас сизгерлек белән, кызының йөрәгендә нәрсә ятканын, ни өчен кызының моңарчы беркемне дә яратмавын шунда ук аңлап алды, һәм кызының кулыннан тартып үз янына утыртты да, йомшак кына итеп чәчләреннән сыйпады. — Бар, балам, бәхетле бул. Гайшә Алтайга китәргә теләп язган гаризасын, төзәтеп, Гадел эшләгән МТСка җибәрүне сорап яңадан язды да, әнисен тагын бер кочаклап үбеп, йөгереп чыгып китте. — Энекәем, матурым, мин райкомга киттем!.. — Бар, балам, бәхетле, хәерле юл, — дип кабатлады әнисе һәм яшь- •ләнгән күзләрен халат җице белән сөртеп алды.