Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

НУР БАЯНГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ 19 нчы майда В. И. Ленин исемендәге республика китапханәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган күренекле татар совет шагыйре Нур Баянның тууына 50 ел тулуга багышланган кичә уздырылды. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турындагы доклад белән филология фәннәре канЯШЬ ҺӘМ БАШЛАП 13 майда Язучылар союзының Г. Тукай исемендәге клубында яшь һәм башлап язучылар кичәсе булып үтте. Кичәне шагыйрь Зәки Нури ачты. «Бүген без бу залга татар әдәбиятының яшь алмашы тавышын тыңларга җыелдык,—диде ул. — Сәнгать армиябез сафларын тулыландырырга тиешле резерв бездә кечкенә түгел. Газета һәм журнал битләрендә, «Үсү юлы» альманахында без яиадан-яңа исемнәрне күреп торабыз. Яшь язучыларның 1954 елда үткәрелгән II конференциясендә инде кулга тотарлык әсәрләре булган 60 лап автор катнашты. Укытучы Солтан Гыйлемханов, журналист Рәфак Тимергалин, редактор Хисам Камалов, «Чаян» работнигы Шәүкәт Галиев, инженер Рәкыйп Саттаров, пенсионер Әхәт Дибаев, аспирант Зәет Мәҗитов иптәшләр үзләренең беренче китаплары белән әдәбият ишеген кыю шакыдылар. Прозаиклардан Рәкыйп Шәйхетдинов һәм Ра- 'фаил Төхфәтуллин иптәшләрнең беренче китаплары алар талантына өмет тудырды. Хәзер Р. Шәйхетдиновның икенче повесте әзер, Төхфәтуллин яңа хикәяләр яза, Нурихан Фәттаховның беренче романы һәм Гариф Ахуновның беренче повесте тикшерелде. Илдар Юзеев, Рәшит Гәрәев һәм тагын берничә яшь автор яңа җыентыклар хәзерләделәр. Болар инде ишек шакучылар гына түгел, ә әдәби бүлмәгә үтеп кереп һәм шунда үзләренең эш өстәлләрен куеп чынлап торып эшли башлаучылар дияргә мөмкин. Татарстан чикләреннән ерактагы каләмдәшләребез дә игътибардан читтә түгелләр. Чкалов өлкәсеннән Зәкәрия Ахмеров, Чилябе өлкәсеннән Мәсъгут Кәримов дидаты X. Мөхәммәтов чыкты. Докладтан соң нәфис сүз остасы Айрат Арсланов Нур Баян шигырьләрен укыды, шагыйрь Сиб- гат Хәким чыгыш ясады. Кичәдә язучылар, укучылар, эшче яшьләр һәм авыл китапханәсе работниклары катнаштылар. ЯЗУЧЫЛАР КИЧӘСЕ иптәшләр аеруча тырыш эшлиләр. Шунысы яхшы, яшь кадрларның бөтенесе диярлек әдәбиятка югары белем белән килә, беренче әсәрләрен югары уку йортларында яза башлый. Киләчәкнең тормыш тәҗрибәсе белән дә баетылгач, андый иҗат, әлбәттә, күпне бирә алыр. Турысын гына әйтергә кирәк, бездә әле әдәбиятның яшь кадрларын үстерү эшендә бөтенесе дә ал да гөл түгел. Маяковскийча әйтсәк, күп кенә әсәрләрнең кәүсәсендә дә: Яшел тармаклар сирәк әле хәзергә, Әдәбият кәүсәсендә яшеллек сирәк. Ныклы тармак булу өчен — шагыйрьгә Осталыкны ныгытырга кирәк. Безнең башлап язучыларны һәм яшь язучыларыбызның һәркайсын «ныклы тармак» итү өчен өлкән язучыларның барысының да уртак тырышлыгы һәм яшьләрнең үзләренең тормышны өйрәнү, әдәби осталыкка өйрәнү буенча аннан да зуррак тырышлыгын көтеп калырга кирәк». Кичәдә яшь һәм башлап язучылардан 1\ Ахунов, X. Камалов, Н. Фәттахов, Й. Юзеев, М. Хуҗин, Р. Шакиров. М. Ла- тыйфуллин, Г. " Мөхәммәтшин, А. Кәли, Р. Гарипов, Л. Айтуганов, К. Латыйпов, Ә. Рәшитов, 3. Абдуллин, М. Саттаров, Ф. Хисмәтуллин, Р. Әхмәтҗанов, Ф. Мансуров иптәшләр үзләренең әсәрләрен укыдылар. Соныннан яшь башкаручылардан йолдыз Бурнашева, Дилбәр Бурнашева һәм Ф. Әхмәдиев иптәшләр концерт бирделәр. Кичәдә өлкән буын язучылардан бик күп иптәшләр катнашты. Кичәне шагыйрь Әнвәр Давыдов алып барды.