Логотип Казан Утлары
Мәсәл

ЧЕЛӘН

Әйткәннәр Челәнгә: юбилейдә Сип, дигәннәр, докладчы бул әйдә! Юбиляр — бака, ул таныш сиңа... — Әйе, әйе, бик таныш тема. Ярый, мин риза. Тик шундый шарт булсын: Сөйләгән өчен аерым хак булсын, Аннары журналда басыгыз, Гәзиттә бирегез өзекләр,— Үзегез беләсез, егетләр, Докладлар ясамый кайсыгыз... Кыскасы, Челән һәммәсен яхшылап белешкән, әйбәтләп, кул сугып килешкән, һәм зур дәрт белән эшкә керешкән. Уйланып йөри ул зур сазны таптап, Машинка китертә — суктыра шап-шап, Цитаталар китерә — бик күпне һәм кат-кат, Кайберләрең хәтта күңелдән ятлап, һәм әзер була доклад! Килеп җитә юбилей көне, Телгә йокмый Челәннең теле — Юбилярны күкләргә күтәреп мактый: — Ул,—ди, — күлләрдә һич бушка ятмый, Тормышны күзәтә — бак-бак-бак! — ди; Булачак хәлләрне алдан сизә ул, Теләсә нинди тирәнлектә йөзә ул; Гайбәтче түгел, һәм яла якмый, һәрвакыт кыюлар юлыннан атлый. Алай гынамы соң, бик әйбәт сикерә, Чебеннәрнең, мин әйтим, эшләрен китерә... Өзек артыннан китереп өзек, Китә тезеп, китә тезеп... Шундый әйбәт доклад ясый, Ахырга таба тавышлары карлыга башлый. Ә җыелыштан соң — тота да баканы ашый! Әйтәсе килә кайбер тәнкыйтьчеләргә: Охшамасыннар иде шушы Челәнгә.