Логотип Казан Утлары
Роман

ТЫН ДОН


(Беренче китаптан өзек) 
Безнец данлы җиркәебез сука белән казылмаган... Ат тоягы белән безнец җиркәебез сукаланган, Ә ул данлы җир чәчелгән казакларның башы белән. Безнең тын Дон бизәкләнгән япь-яшь тол хатыннар белән. Ятим бала-чага белән чәчәк аткан тын Дон буе, Дон дулкыны ташып аккан ата-ана яше белән. 
Әй син, безнец әткәебез, тын Дон суы! Ой, ник болай, тын Дон, болганып агасың? Ах, мин, тын Дон, болганмыйча ничек агыйм! Минем төптән салкын чишмә бәреп тора һәм ак балык, мин — тын Донны, болгандыра. (Казакларның борынгы о^ырлары.) 
Беренче бүлек 
I Мелеховларның йорты — хуторның иң кырыенда. Терлек өчен бүленгән арт як ишек алдының капкасы төньякка, Дон елгасына чыга. Мүк белән яшькелтләнеп торган акбур кантарлары арасыннан сигез сажень- лы текә ярны төшкәч тә — су буе: чын сәдәптәй чәчелеп яткан бака кашыклары, үзләрен дулкыннар үбеп шомартып бетергән һәм бормалы соры тасма төсле булып тезелгән чуерташлар, ә инде аннан арырак — җил астында шадраланып, кара кучкыл булып кайнап аккан Дон елгасы. Көнчыгышта — кызыл талдан үрелгән ындыр читәннәре артында — Гетман юлы, аксыл әремнәр, һәм ат тояклары белән тапталган соры, әрсез бака яфраклары, ә юл аерылышында — часовня; аның артында рәшә белән өретелгән дала. Көньякта — акбурлы тау сырты. Көнбатыш якта, — мәйданны үтәдән-үтәгә кисеп, тугайлыкка табан сузылган урам. Бусыннан элгәре төрек сугышы вакытында хуторга казак Прокофий Мелехов кайтты: Төркиядән ул шәлгә төренгән кечкенә генә буйлы хатын ияртеп китерде. Бу хатын һәрвакыт битен каплап йөри һәм үзенең сагышлы кыргый күзләрен бик сирәк күрсәтә. Аның ефәк шәленнән ниндидер таныш булмаган, ерак исләр аңкый, аллыгөлле бизәкләре хатыннар йөрәгендә көнчелек уяталар иде. Әсир төрек хатыны Прокофийиың ата-анасын үз итмәде, һәм карт Мелехов озакламый улын йорттан бүлеп чыгарды. Аңа булган үпкәсен үлгәнчегә кадәр саклап, улының йортына аяк басмады. Прокофий тиз арада йорт торгызып алды: балта осталары өй салып бирделәр, шуның янына ул үзе терлек абзары рәтләде дә, чит җирдән
61 
 
 
ияртеп кайткан, бөкре хатынын көз җитү белән үк яңа хуҗалыкка алып кигте. Ул хатыны белән бергәләп үзләренең әйберләре төялгән арба артыннан хутор буйлап барган чакта олысы, кечесе — бөтен халык ябырылышып урамга чыкты. Казаклар, аны-моны дәшми, мыек астыннан гына көлешеп тордылар, хатыннар әче тавыш белән үзара чәңгелдәштеләр, бит-куллары юылмаган бала-чага өере Прокофийның артыннан үртәп озатты. Ләкин ул, чикмән төймәләрен ычкындырган хәлдә, хатынының нәзек беләген үзенең кара учына кысып тоткан килеш, сөрелгән буразна өстеннән баргандай, акрын гына атлап барды, аксыл чәчле башын аска имәде, — бары тик аның яңак сөяге астындагы төерләре генә бүртенеп, тәгәрәп йөрделәр һәм, таштан ясалгандай хәрәкәтсез кашлары арасында бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Шул вакыттан алып, аны хуторда сирәк күрделәр, ул мәйданга да йөрмәде. Дон кырыена салынган өендә беркем белән аралашмый яши бирде. Хуторда аның турында әллә нинди әкәмәтләр сөйләделәр. Кырда бозау көтеп йөрүче балалар Прокофийның кичләрен, шәфәкъ яктысы сүрелеп барган чакта хатынын күтәреп, Татар курганына чаклы алып барганын күрдек, дип сөйләделәр. Имеш, анда ул хатынын, курган түбәсенә алып менгәч, гасырлар буенча ашалып, күзәиәкләнеп беткән ташка аркасы белән утырта да, үзе дә аның янына урнаша, һәм алар шунда озаклап далага карап утыралар. Шәфәкъ яктысы сүнеп беткәнче карап утыралар да, аннан ул хатынын чикмәненә төреп, өенә күтәреп алып кайта, имеш. Хутор халкы, бу сәер кыланышларны ничек дип аңларга да белмичә, төрлечә баш ватты; хатыннар, сүзгә мавыгып, баш карарга да вакыт таба алмадылар. Прокофийның хатыны турында да төрлечә сөйләделәр: берәүләр аны күз күрмәгән, колак ишетмәгән дәрәҗәдә чибәр диделәр, икенчеләре — бөтенләй киресен әйттеләр. Бары тик хатыннар арасында барысыннан да башсызрак жалмерка Мавра, камыр өчен ачыткы сораган булып, Прокофийларга барып кайтканнан соң гына бөтенесе хәл ителде. Прокофий үзе ачыткы алырга базга төшкәй арада, Мавра ул төрек хатынының бернигә яраксыз адәм актыгы икәнен күреп өлгерә... Бераз вакыт үткәч, башындагы яулыгы бер якка шуышкан һәм үзе кызарынган Мавра тыкрыкка җыйналган хатыннарга теле-телгә йокмый сөйләде: — Кай җирен яраткандыр инде аның, җанкисәкләрем? Хатыны хатын төсле булса икән ичмасам... Бездә кызлар да аңардан көррәк булып үсәләр. Биле өзелергә генә тора, шөпшә төсле; күзләре кап-кара.^шуи- дый зур, шулай итеп текәп карый, җен кебек, алла сакласын, йөкле бугай үзе тагын, билләһи! Хатыннар: — Йөкле? — дип гаҗәпләнештеләр. — Мин кечкенә бала түгел лә инде, үзем өчне табып үстердем. — Ә төскә-биткә ничегрәк? — Төскә-биткәме? Йөзе сап-сары. Күзләре моңлы-ы, — чит җирдә рәхәт түгел күрәсең. Тагын менә нәрсә, хатыннар, ул... Прокофийның чалбарын киеп йөри. Хатыннар куркынган кыяфәт белән барысы берьюлы ах-ух килделәр: — Иу-у-у?..  _  Үзем күрдем — чалбар кигән, лампаслары гына юк тик. Иренең өйдә кия торган чалбары, ахрысы. Өстендә озын күлмәк, аның астыннан балакларын оек балтыры эченә кертеп кигән чалбары күренеп тора. Шуны күрүемә йөрәгем урыныннан купты... Хутордагылар үзара, Прокофийның хатыны сихерчелек итә икән дип, пышыишашын сөйләнделәр. Астаховларның килене (ә алар хутор читендә, Прокофийлардан ерак түгел торалар иде): Троица бәйрәменең икенче көнендә таң алдыннан Прокофий хатынының яланаяк, яланбаш

 
 
килеш безнең абзарда сыер савып утырганын күрдем дип, ант итте. Имеш, шуннан соң сыерның җилене, корышып, бала йодрыгы чаклы гына булып калган, сыер сөт бирми башлаган һәм озак та үтми үлгән. Ул елны гомердә булмаган дәрәҗәдә терлек үләте башланды. Д011 янындагы комлык һәр көнне кырылган сыер һәм бозау үләксәләре белән чуп-чуар булды. Үләт атларга да күчте. Станицаның көтү кырларында йөргән елкы өерләре көннән-көн кимеде, һәм менә шуннан соң урамнар, тыкрыклар буйлап кара хәбәр таралды... Казаклар хутор җыеныннан туп-туры Прокофийга бардылар. Хуҗа баскычка чыгып алар белән исәнләште. — Нинди яхшы ният белән килдегез, картлар? Төркем баскычка табанрак килеп, телсез кебек дәшми-тынмый торды. Ахырында бер кызмача карт сүз башлап кычкырды: — Чыгар сөйрәп убырлыңны! Суд ясыйбыз!.. Прокофий өйгә йөгереп кермәкче булган иде дә, өйалдыңда аның артыннан куып җиттеләр. Урам кушаматы буенча Люшня дип йөртелгән, озын буйлы батареец, Прокофийның башын стенага бәрә-бәрә, үгетләргә тотынды: — Шаулама, шаулама, шаулыйсы булма!.. Сиңа тимәбез, ә хатыныңны төйгечләп җиргә кертербез. Бөтен хуторның терлексез калып һәлак булуына караганда, аның башын бетерү яхшырак. Ә син шаулама, югыйсә башың белән стенаны изәрмен! Баскыч янындагылар: — Ишек алдына сөйрәп чыгарыгыз ул әнчекне! — дип кычкырдылар. Прокофий белән полкташ казак, бер кулы белән төрек хатынының чәченнән урап тоткан килеш, икенче кулы белән аның кычкырып ачылган авызын каплап, өйалды аша сөйрәтеп чыгарды да, толпаның аяк астына ыргытты. Хатынның ачы тавышы башкаларның акырган тавышларын ярып үтте. Прокофий алты казакны як-якка этәреп ташлап, өйгә атылып керде дә, стенада эленеп торган кылычын алды. Казаклар берберен тапташып өйалдыңнан чыгып чаптылар. Прокофий ялтырап, зыңгылдап торган кылычың баш өстендә уйнаклатып болгый-болгый, баскычтан йөгереп төште. Толпа каушап, ишек алдына таралды. Прокофий йөгерергә салмак батареец Люшняне амбар янында куып җитеп, кылычы белән арттан сулъяк җилкәсеннән кыеклап биленәчә үтәләп чыкты. Казаклар читән казыкларын суырып, ындыр аша далага сибелделәр. Ярты сәгатьтән соң кыюлана төшкән толпа тагын йорт катына килде. Ике разведчик курка-курка гына өйалдына үтте. Прокофийның хатыны кухня бусагасы төбендә, башын ничектер җайсыз итеп артка кайшалды- рып, кан эчендә ята иде. Прокофий, чыелдап елаучы йомарлакны — җитлекми туган баласын — тире тунга төреп маташа, ә үзенең башы калтырый, күзләре бер ноктага текәлеп катып калган иде. 
Прокофийның хатыны шул ук көнне кичен үлде. Җитлекми туган баланы, әбисе, Прокофийның анасы, кызганып, үзенә алды. Аны парда бүрткән көрпә эченә салып, бия сөте эчереп асрадылар, һәм бер ай вакыт узгач, бу төреккә тартым кара тутлы малайның үлмәячәгенә ышанганнан соң, аны чиркәүгә алып барып чукындырдылар. Аңа бабасының исемен кушып, Пантелей дип атадылар. Прокофий исә каторгадан унике елдан соң гына кайтты. Чал кергән һәм кыскартып киселгән җирән сакалы һәм өстендәге рус киеме аны бер дә казакка охшамаган чит кеше төсле күрсәтә иде. Ул, кайтып керү белән улын алды да, үз хуҗалыгында дөнья көтә башлады. Пантелей кара тутлы, шук малай булып үсте. Төсе-бите, килеше- сыны белән ул анасына охшаган иде. 62
63 
 
 
Прокофий аны күрше казакның кызына өйләндерде. Шул вакыттан алып төрек каны казак канына аралашып китте. Хуторда кәкре борынлы, кыргый чибәрлек белән матур казак — Мелехов лар токымы, урам теле белән әйткәндә төрекләр, шуннан таралды. Атасын күмгәннән соң Пантелей хуҗалык эшенә бирелде, өй түбәсен яңартты, буш яткан җирдән ярты десятина чамасы җир кисеп, ишек алдын зурайтты, яңа сарайлар һәм тимер түбәле амбар салдырды. Түбә ябучы аның кушуы буенча тимер кисентеләреннән ике калай әтәч ясан, амбар түбәсенә утыртып куйды. Алар үзләренең ваемсыз кыяфәте белән Мелеховларның ишек алдын ямьләндереп, аңа үзүзеннән канәгать һәм байсымак төс керттеләр. Яше тау түбән тәгәри башлагач, Пантелей Прокофьевич, базыкла- нып, аркылыга җәелде, бераз бөкрәя төште, ләкин шулай да килбәтле карт булып күренә иде әле. Ул үзе коры сөякле, аксак (яшь чагында императорский смотрда ат чабышы вакытында сул аягын сындырган), ә сул колагына ярым ай итеп ясалган көмеш алка киеп йөри иде. Аның кап-кара чәче һәм сакалы картайганчы үз төсен җуймады. Ачуы чыккан чакларда Пантелей Прокофьевич үз-үзен белешмәслек хәлгә килә иде. аның кайчандыр чибәр хатынын вакытыннан элек картайтып, битләрен җыерчыкландырып, хәзерге хәленә китергән нәрсә дә аның шул холкы булды, күрәсең. Аның, хәзер инде өйләнгән, өлкән улы Петр анасына охшаган: кечкенә гәүдәле, курнос борынлы, бодай төсле сары бөдрә чәчле, коңгырт күзле. Ә кече улы Григорий нәкъ атасы төсле: аның борыны да нәкъ шулай тилгән томшыгы кебек салынып төшкән, кайнар күзләре дә шулай ук бераз кылыйсымак һәм күгелҗем, очлы яңаклары да шулай бит уртасы кызаручан коңгырт тире белән капланган, ә үзе, Петрдан алты яшь кече булуга карамастан, аңардан буйчанрак. Григорий гәүдәсен дә нәкъ атасы төсле бераз алга бөгеп йөри, хәтта аларның елмаюларында да икесен дә җәнлеккә охшата торган ниндидер бер уртаклык бар иде. Алар өй эчендә тагын атасының иркә кызы — озын куллы, зур күзле Дуняшка белән Петрның имчәк балалы хатыны Дарья бар. — ЛАелехов- ларның бөтен семьясы менә шулардай тора иде. 
II 
Көл төсле таң күгендә сирәк йолдызлар тирбәлделәр. Болыт астыннан җил исте. Дон өстендә ургылып аккан томан акбур тавы битеннән чокырга табан башсыз соры еландай үрмәләде. Донның сулъяк яр буендагы комнар, чоңгыллар, камышлы сазлыклар һәм чык белән капланган урман — барысы да салкын таң кызыллыгы белән дөрләп янды. Офык артында кояш чыга алмыйча зарыкты. Мелеховлар өендә иң элек Пантелей Прокофьевич йокыдан уянды. Канва белән чигелгән күлмәгенең изүен төймәли-төймәли баскычка чыкты. Чирәм баскан ишек алдына көмештәй чык төшкәй иде. Терлекләрне тыкрыкка куып чыгарды. Дарья эчке күлмәктән генә йөгерә-йөге- рә сыер саварга китте. Аның яланаякларының ап-ак балтырына угыз сөтесыман чык чәчрәде, тапталган чирәмдә төтен төсле эз төшеп калды. Пантелей Прокофьевич, Дарья таптап узган чирәмнең яңадан баш калкытып тураюын карап торды да, өйгә керде. Ачык тәрәзә төбенә өй түрендәге чия агачыннан җансыз алсу чәчәк коелган. Григорий кулын бер якка ташлап йөзтүбән йоклап ята иде.  _  Гришка, балыкка барасыңмы? Григорий, акрын гына: — Нәрсә? —дип сорады да аякларын кроватьтан салындырды. — Барыйк, таң атканчы утырырбыз.
64 
 
 
Григорий, мышиый-мышный чыбылдык өстеннән чалбарын тартып төшерде дә, аның балакларын ак йон оек эченә кертеп калдырып, башмагының эчкә кайтарылган задингын төзәтә-төзәтә озак киенде. Атасы артыннан өйалдына чыгышлый карлыккан тавыш белән: — Балык тотарга җим пешергәнме соң әни? — дип сорады. — Пешерде. Син баркас янына бара тор, мин хәзер. Карт бүрттерелгән, хуш исле арышны күлмәк итәгенә бушатты, тәгәрәп төшкән бөртекләрне хуҗаларча учына җыеп алды да, сулъякка янтаеп. аксаклап, яр буена китте. Григорий авызын турсайтып баркаста утыра иде. — Кая табан ишәргә? — - Черный ярга табан. Әнә теге агач төбе янына, беркөн утырган төшкә барып карыйк. Баркас, койрыгы белән җирне сыдырып суга төшеп утырды да, ярдан кузгалды. Көчле агым, аны яны белән борырга тырышып, чайкалдырып алып китте. Григорий ишмичә генә, баркасның йөрешен ишкәге белән турылап барды. — Иш инде. — Уртага чыгып алыйк әле. Баркас, көчле агымны аркылы кисеп, сулъяк ярга табан юнәлде. Хуторда каракаршы кычкырышкан әтәчләрнең тавышлары, алариың артларыннан куып җитеп, су өстендә гүләп яңгырады. Баркас, асты куышланып үзе су өстенә чыгып торган кара ярга кырые белән ышкылып үтеп, чоңгылга килеп туктады. Ярдан биш саженьнар чамасында суга баткан карама агачының кәкре ботаклары күренеп тора. Аның әйләнә- тирәсендәге су соры күбек чыгарып бөтерелә иде. Пантелей Прокофьевич, улына шыпырт кына: — Син чиш. мин җим ташлый торыйм, — дип кулын муенлы чүлмәкнең авызына тыкты. Арыш бөртекләре чәчрәшеп су өстенә сибелгәч, кемдер «шик!» дип пышылдаган төсле булып китте. Григорий бүртенгән орлыкларны кармакка тезде дә елмаеп куйды. — Кап, балык, кап, эресе дә, вагы да. Суга алкаланып төшкән кармак җебе, скрипка кылысыман тартылды да, батыргычы су төбенә төшеп җитү белән тагын бушады. Григорий кармак сабының очын аягы белән кысып тоткан килеш, кыймылдамаска тырышып, кесәсеннән тәмәке янчыгын алды. — Эш барып чыкмас, әти... Айның кечерәйгән чагы бит. — Шырпы алып килдеңме? — Әһе. — Бир әле. Карт, тәмәкесен кабызды да, агач төбенең теге ягында чыга алмыйча торган кояшка карап алды. — Сазан төрлечә каба ул. Ай азагында да тотыла кайчакны. Григорий: Пантелей Прокофьевич юеш сакалын җиңе белән сөртеш 
— Көтеп тор хәзер!—дип куйды. Баткан карама агачының шәрә ботаклары арасыннан тагын ике сазан сикереп чыкты, аларга караганда кечерәк өченчесе һавада башы белән оөтерелеп яр читендә арлы-бирле сугылды  
— Вак оалыкларның җим ашаулары сизелә, — дип көрсенеп куйды. Баркас янындагы су кинәт чапылдап ургылды һәм гүя кызыл бакырдан коелган төсле ике аршин озынлык сазан, бөгелмәле киң койрыгы белән суны ярып, ыңгырашып югары сикерде. Бөрчек-бөрчек су тамчылары баркас өстенә чәчрәделәр. 
5. «с. ә.- № 5. 65 
 
 
Григории, сабырсызланып, тәмәкесенең, юешләнгән төбен чәйнәде. Тонык кояш ярты имән биеклеге күтәрелгән иде инде. Пантелей Прокофьевич җимне салып бетергәннән соң, кәефсезләнеп, иренен турсайтып, кармак сабының хәрәкәтсез башына күзен текәп карап утырды. Григорий, тәмәке төпчеген төкереп ташлап, аның барып төшүен ач}7 белән карап торды. Ул, үзенә туйганчы йокларга ирек бирмичә, иртән таңнан уяткан атасын эченнән генә тирги иде. Ач карынга тарткан тәмәке авыз эчен сасытты, һәм аннан өтелгән йон исе килә башлады. Григорий, учлап су алыйм дип, иелгән генә иде, — су өстеннән ярты аршин чамасы биеклектә тырпаеп торган кармак сабы, кинәт селкенеп, акрын гына төпкә шуды. Атасы, тыны бетеп: — Тарт!—дип кычкырды. Григорий, сискәнеп, кармак сабын тартып чыгарган иде дә, ләкин аның җепле башы тизлек белән суга чумып, кармак сабы коршау кебек бөгелде. Сыгылмалы кызыл талдан ясалган кармак сабы, чыгырлы машина белән тартылгандай, зур көч белән түбән тартылды. Карт, баркасны ярдан эчкә этәреп, ыңгырашып: — Тот! — дип кычкырды. Григорий кармак сабын күтәрергә көчәнеп караса да, булдыра алмады. Юан җеп чырт итеп өзелде. Григорий баскан җирендә тайпылып китте. Пантелей Прокофьевич кармак очын җимгә кертә алмыйча, быдыр- быдыр сөйләнде: — Ну, үгез! Григорий, дулкынланып көлә-көлә, кармакка яңа җеп бәйләп суга ыргытты. Батыргычы су төбенә җитү белән кармак сабының башы бөгелде. Григорий елганың уртасына табан ыргылган балыкны көч-хәл белән су төбеннән аерып: — Менә ул, шайтан!...— дип куйды. Кармак җебе ачы сызгырып суны ярып үтте, аның артындагы су сыек яшел тасма булып сузылып калды. Пантелей Прокофьевич кыска бармаклары белән соскыч сабын бер тотып, бер ычкындырып утырды. — Су өстенә чыгар үзен! Тот, югыйсә пычкыдай кисәр! — Курыкма! Зур саргылт-кызыл сазан, өскә күтәрелеп, суны күбекләтте дә, киң маңгайлы тумпак башын бөгә төшеп, тагын төпкә чумды. — Шундый баса, кулым оеды хәтта... Юк, тукта әле! — Тот, Гришка! — Тота-ам! — Кара* баркас астына җибәрмә!.. Кара! Григорий сулу алды да кырын яткан сазанны баркас кырыена тартып китерде. Карт соскы белән иелгән иде дә, сазан, соңгы көчен җыеп, яңадан төпкә китте. — Башын күтәр син аның! Җил йотсын бераз, юашлана төшәр. Григорий сазанны арлы-бирле йөртеп әлсерәткәннән соң, яңадан баркас кырыена тартып китерде. Балык, авызын зур итеп ачкан килеш, борынын кытыршы баркас кырына төртте дә, саргылт-кызыл алтын төсле канатларын җемелдәтеп, тынды. Пантелей Прокофьевич аны соскычка сала-сала: — Сугышырлыгың калмаган инде, — дип кычкырып куйды. Тагын бер ярты сәгать чамасы утырдылар. Сазан сугышы тына барды. — Кармакларны җый, Гришка. Соңгысын эләктергәнбез, ахрысы, артык көтеп ала алмабыз.
66 
 
 
Җыендылар. Григории баркасны ярдан су уртасына этеп җибәрде. Юлның яртысын үттеләр. Григорий, атасының чыраена карап, аның нидер әйтергә теләгәнлеген сизсә дә, карт, тау астына сибелеп утырган хутор йортларына караштыргалап, дәшми-тынмый бара иде. Бераздан ул аяк астында яткан капчыкның бавын бөтергәләп, кыяр- кыймас кына сүз башлады: — Син, Григорий, менә нәрсә... Мин күрәм, син Аксинья Астахова белән... Григорий, кызарып, читкә борылды. Күлмәк якасы аның кояшка янган таза мускуллы муенын кисеп кереп, ап-ак эз калдырды. Карт инде ачулырак һәм катырак сөйләргә тотынды: — Син кара аны, малай, мин болай гына сөйләп калмам. Степан безнең күрше ул һәм мин аның хатыны белән шаярырга ирек куймам. Бу эшнең зурга китүе бар, ә мин алдан әйтеп куям сиңа: бер-бер нәрсә сизсәм — үтергәнче кисәрмен! Пантелей Прокофьевич, кулын йодрыклаган килеш, кабарынкы күзләрен кыса төшеп, улының йөзе агара баруын карап торды. — Кеше сүзе ул, — диде Григорий су эченнән чыккан кебек тонык тавыш белән һәм туп-туры атасының күгелҗемләнеп торган ике күз арасына карады. — Тик кенә тор син. — Кеше ни сөйләмәс... — Цыц, эттән туган нәрсә! Григорий ишкәк өстенә иелде. Баркас тирбәлеп сикерергә тотынды. Койрык артында чупырдаган су бөтерелеп бии башлады. Пристаньгача икесе дә дәшми-тынмый бардылар. Инде ярга килеп җитәрәк атасы Григорийның исенә төшереп куйды: — Кара аны, онытма, булмаса — бүгеннән башлап уен мәйданына йөрүеңне туктат. Йорттан аягыңны атлыйсы булма. Менә шул! Григорий дәшмәде. Тик баркасны туктаткан чакта гына: — Балыкны хатыннарга бирергәме? — дип сорады. Карт бераз йомшый төште. — Купецларга илтеп сат, тәмәкелек акча булыр үзеңә. Григорий атасының артыннан иренен чәйнәп барды. Ачулы күзләрен аның баш артына текәгән хәлдә, «Җибәрми генә кара, тышаулап куйсаң да бүген уен мәйданына барам», дип уйлады. Өйгә кайткач, Григорий, сазанның тәңкәләренә ябышып кипкән ком бөртекләрен бик яхшылап юып төшергәннән соң, аның саңаклары аша чыбык кидереп алды. Капка төбендә аңа үзе белән яшьтәш күптәнге дусы — Митька Коршунов очрады. Митька көмешле бил каешының очы белән уйнап килә иде. Аның кысыла төшкән керфекләре арасыннан оятсыз, түгәрәк соры күзләре майланып елтырыйлар. Күз алмасы песи бәбәге төсле тырпаеп тора, шуңа күрә дә Митьканың күз карашы агылып торган төсле әллә ничек тотрыксыз иде. — Кая барасың балык күтәреп? — Бүгенге табыш ул, купецларга илтәм. — Моховларгамы әллә? — Шуларга. Митька сазанны күзе белән үлчәп алды. — Унбиш кадак булырмы? — Унбиш ярым. Бизмәндә үлчәдем. — Мине дә алып бар, сатулашырмын. — Әйдә. — Ә магарычы? — Килешербез, юкны сөйләп торма. Чиркәүдәге гыйбадәттән чыккан халык урамга тарала иде. 
67 
5* 
 
 
Юлдан, бер-берсе белән янәшә тезелешеп, Шамильләр дигән кушаматлы өч агай-эне килә. Олысы, .кулсыз Алексей уртадай бара. Мундирының кысан якасы аның сеңгерле муенын турайтып тора, сирәк бөдрә сакалы кәпрәеп алга очлайган, ә сул күзе әледән-әле тартылып йомылып ала. Күптән инде, ату кырында Алексейның кулындагы винтовкасы шартлап, затворының кисәге аның битен эштән чыгарган. Шул вакыттан бирле ул кирәккә дә, кирәксезгә дә күз кыса, аның бөтен бите буйлап сызылган зәңгәр җөе бөдрә чәч астына кереп югала. Сул кулы терсәгеннән алып өзелгән, ләкин Алексей бер кулы белән дә тәмәкене оста төрә: янчыгын калку күкрәгенә кысып тоткан килеш, кәгазьне күпме кирәк шул чаклы итеп, теше белән ерта да, соскыч төсле тотып, тәмәкене көрәп ала һәм бармакларын күз ияргесез тизлек белән йөртеп, төрә дә ташлый. Кеше әйләнеп карарга да өлгерми, ә Алексей инде, күзен кыскалап, әзер цыгаркасы- иың башын чәйни-чәйни ут сорый. Ул үзе кулсыз булса да, хуторда беренче сугыш чукмары иде. йодрыгы да әллә ни зур түгел — ташкабак чаклы гына; ә шулай да ничектер бер тапкыр җир сөргән чакта аның үгезгә ачуы килгән, янында чыбыркысы булмаган, — йодрыгы белән бер суккан икән, — үгез буразнага ауган, колакларыннан шыбырдап кан киткән, көч-хәл белән аякка бастырганнар. Калган ике энесе Мартин белән Прохор икесе дә бөтенләй Алексейга охшаганнар иде. Шундый ук тәбәнәк буйлы, имән кебек киңнәр, тик куллары гына икешәр. Григорий Шамильләр белән исәнләште. Митька сөяге чытырдар дәрәҗәдә башын икенче якка борып үтте. Чөнки масленица бәйрәмендәге йодрык сугышы вакытында Алешка Шамиль, Митьканың яшь тешләрен бер дә аяп тормыйча, йодрыгы белән шундый кундырган иде ки, Митька кадаклы үкчәләр белән тырналган күгелҗем боз өстенә үзенең ике азау тешен төкереп ташлады. Алар турысына җитәрәк Алексей бер-бер артлы дүрт-биш тапкыр күз кысып куйды. — Балыгыңны сат! — Ал. — Күпме сорыйсың? — Бер пар үгез дә өстәвенә хатыныңны бирерсең. Алексей, күзләрен кыса төшеп, гарип кулын болгады. — Әкәмәт, ах, әкәмәт!.. Охо-хо-ха, хатынымны дисеңме... Ә балаларын алырсыңмы? — Үзеңә маяга калсын, югыйсә Шамильләрнең токымы корыр, — диде Григорий, шаяртып. Чиркәү алдындагы мәйданга халык җыйналган иде. Уртада ктитор баш өстенә каз күтәреп, кычкырды: — Илле тиен. Бир-дек. Кем күбрәк бирә? Каз муенын боргалады да кешене кимсеткән кыяфәт белән үзенең фирәзә төсле күзен кысты. Түгәрәк эчендә шулар янында тагын күкрәге медальләр, крестлар белән тулган ап-ак чәчле бер карт кулын оолгый иде. — Безнең Гришка бабай төрек сугышы турында нидер ялганлый. Әйдә барып тыңлыйк, — диде Митька, аңа күзе белән ымлап күрсәтеп. — Без аны тыңлаган арада сазан сасыр, өрелә башлар.  _ Өрелсә — үлчәве артыр, безгә файда ич. Мәйданда, сынык тәртәле янгын мичкәләре коргаксып утырган янгын сарае артында, Моховлар йортының яшел түбәсе күренә иде. Григорий белән Митька, үзара сөйләшеп, баскыч каршына туктадылар. 
1 Ктитор — чиркәү старостасы.  
68 
 
 
Баскыч тотмаларына кыргый виноград агачы уралып үскән. Баскычка иренчәк, чуар күләгә төшкән иде. — Күрәсеңме, Митрий, кешеләр ничек торалар...  _  Ишек тоткасына чаклы алтынлы. Митька терраса ишеген ачты. Террасадан: — Кем бар анда? —дип кычкырдылар. Алдан, каушый-каушый гына, Григорий керде. Үзе сазан койрыгы белән буяулы идәнне себереп барды. — Сезгә кем кирәк? Талдан үрелгән качалкада — бер кыз утыра. Аның кулында чынаяк тәлинкәсе тулы җир җиләге иде. Григорий кызның җиләк капкан тулы алсу иреннәренә дәшмитынмый карап алды. Кыз, башын ия төшеп, егетләрне баштанаяк күздән кичереп чыкты. Митька, Григорийга ярдәмгә килеп, тамак кырып йөткереп куйды. — Балык алмыйсызмы? — Балык? Хәзер әйтәм. Кыз, качалканы тирбәтеп, урыныннан торды да, яланаягына кигән чпгүле туфлиләрен лыштырдатып, чыгып китте. Кояш яктысында үтәли күренгән күлмәк аша Митька аның таза аякларының сизелер-сизелмәс шәүләсен һәм эчке юбкасының итәгендә дулкынланып торган киң челтәрен күреп калды. Кызның шәрә балтырларының атластай аклыгына хәйран булды, тик түгәрәк үкчә турысы гына сөт кебек саргылт булып тора иде. Митька Григорийга төртеп куйды. — Күрче, Гришка, юбкасы нинди... Пыяла төсле, бөтенесе үтә күренә. Кыз, коридор ишегеннән кереп, йомшак кына итеп, креслога утырды. — Кухняга үтегез. Григорий аяк очы белән генә басып өйгә кереп китте. Митька бер аягын читкәрәк сузган килеш, күзен кыса төшеп, кызның башындагы чәчен ике алтынсу ярым түгәрәккә бүлеп торган ап-ак чәч юлына карады. Кыз үзенең тынычсыз шаян күзләре белән аны баштанаяк сөзеп чыкты. — Сез биредәгеме? — Шушындагы. — Кем соң сез? — Коршунов. — Ә исемегез ничек? — Митрий. Кыз үзенең алсу тырнакларын берәм-берәм җентекләп карап чыкканнан соң, тиз генә аякларын җыйды. — Кайсыгыз балык тота сезнең? — Минем дусым, Григорий. — Ә сез балык тотасызмы? — Тотасым килгәндә мин дә тотам. — Кармак беләнме? — Кармак белән дә, безнеңчә әйткәндә, прнтуга белән дә. Кыз, бераз дәшми торганнан соң: — Минем дә балык тотасым килә, — дип куйды. — Тотасыгыз килә икән, барырбыз алайса. — Ничек эшләргә икән аны? Юк, чынлап та! — Бик иртә торырга кирәк. — Торуын торырмын, тик уятырга гына кирәк мине. — Уятырга була... Ә әтиегез? — Нәрсә әтием? Митька көлеп җибәрде.
69 
 
 
— Карак дип уйламагае... Өстеңә эт җибәрүе бар. MA г К сүзне сөилисез! Мин бер үзем генә почмак бүлмәдә йоклыйм. ‘ 1енә бу тәрәзә.— Ул бармагы белән тәрәзәгә күрсәтте. — Мине алырга килсәгез тәрәзә чиертерсез дә, мин торырмын. Кухнядай тавышлар ишетелде: Григорийныкы — юаш, ә кухарканың тавышы калын һәм майлы булып яңгырады. Митька, казачий каешының тонык көмеше белән уйнап, дәшми- тынмый торды. Кыз беленер-беленмәс елмаеп: — Сез өйләнгәнме?—дип сорады. — Ник? — Болай гына, кызыксынып сорыйм. — Юк, буйдак. Митька кинәт кызарынды, ә кыз. елмаеп һәм җиләкләре идәнгә коелган җир җиләгенең сабагы белән уйнап, сораштырды: — Ничек соң, Митя, кызлар яратамы сезне? — Кайсылары ярата, кайсылары юк. — Ка-ра син аны... Ә нишләп сезнең күзегез мәче күзе төсле? Митька аптырап китте. — Мәче-е күзе? — Ие шул, нәкъ песи күзе. — Әнидәндер ул... Ансына минем катнашым юк. — Ә сезне нигә өйләндермиләр соң, Митя? Митька минутлык каушавыннан айныды да, кызның сүзләрендә мыскыллау сизеп, соры күзләрен җемелдәтте. — Әйләнгечем үсмәгән. Кыз бик гаҗәпсенгән кыяфәт белән кашын югары сикертеп, кызарып, урыныннан торды. Урам як баскычтан аяк тавышы ишетелде. Кызның, көлүен яшереп, кыска гына елмаеп куюы Митьканы кычыткан чаккан кебек итте. Митька яныннан иркен, шевро ботинкалары белән йомшак басып, үзенең симез гәүдәсен эре генә тотып, Сергей Платонович ЛАохов үтеп китте; Митька, аңа юл биреп, бераз читкә тайпылды. Бераз алга үткәч, Мохов башын бормый гына: — Миңа килдегезме? — дип сорады. — Балык китергәннәр алар, әткәй. Григорий да чыкты, аның кулы буш иде. III Григорий уен мәйданыннан кайтканда беренче әтәчләр кычкырган иде инде .Өйалдымнан аның борынына әчегән колмак һәм кипкән Мәрьям-ана үләне исе бәрелде. Ул аяк очы белән генә атлап өйгә керде, чишенде, бәйрәмдә генә кия торган, лампаслы чалбарын яхшылап элеп куйганнан соң, чукынды да, ятты. Идәнгә тәрәзә аша алтын ай яктысы төшкәй, һәм тәрәзәнең рамы аны тәре төсле итеп дүрткә кисеп күрсәтә. Почмакта чигелгән сөлгеләр астындагы көмешле иконалар тонык кына елтырыйлар, кровать чыбылдыгы өстендәге чебеннәрнең эчпошыргыч бызылдавы ишетелә иде. Григорий инде йокыга китәм дигәндә генә, кухняда абыйсының баласы елый башлады. Майламаган арба төсле бишек шыгырдарга тотынды. Дарья йокылы тавыш белән: — Цыц син, әшәке бала? йокламыйсың да, тынмыйсың да,— дип, мыгырданды да акрын гына җыр башлады: Колода — дуда, Где ж ты была?
70 
 
 
Коней стерегла. Чего выстерегла? Коня с седлом С золотым махром... 6 ’ Григорий бишек шыгырдаган тавышка изелеп йокыга китеп барыш- чыГг «Иртәгә Петр лагерьга китә бит. Дашка баласы белән кала... Печәнне анардан башка чабарбыз инде»,—дип уйлап кунды, һәм башы белән кайнар мендәргә күмелде, ләкин бәйләнчек тавыш һаман колактан китмәде. А где ж твой конь? За воротами стоит. А где ж ворота? Вода унесла 7. Григорий сузып-сузып кешнәгән ат тавышыннан сискәнеп уянды. Тавышы буенча Петрның стройга йөри торган аты икәнлеген таныды. Йокыдан әлсерәгән бармаклары белән бик озаклап күлмәгенең изүен төймәләде дә, тирбәткеч җыр агымына ияреп, тагын йокыга китә язды. 
А где же гуси? В камыш ушли. А где ж камыш? Девки выжали. А где ж девки? Девки замуж ушли. А где ж казаки? На войну пошли...8 Йокы белән ватылган Григорий, абзарга кереп, атны тыкрыкка чыгарды. һәм битенә ничектер пәрәвез тиеп кытыклагач, кинәт йокысы качты. Дон елгасы өстендә беркем дә аяк басмаган дулкынлы ай юлы кыйгачланып ята. Су өстендә — томан, ә югарыда тары бөртегедәй сибелгән йолдызлар. Ат, Григорий артыннан ияреп, аякларын бик саклык белән генә басып атлап килә. Ярның суга төшә торган турысы бик әшәке иде. Аргы якта үрдәкләр кычкырды, яр буендагы майлы суда вак балыклар тотарга чыккан җәен өскә ургылды да гөрселдәп яңадан суга төште. Григорий су читендә озак басып торды. Яр буеннан черегән үлән исе аңкый, юеш, төче ис бәрә. Атның авызыннан бер-бер артлы су тама иде. Григорий үзенең йөрәгендә рәхәт, җиңел бушлык сизде. Шундый яхшы һәм уйлыйсы да килми иде. Кайтышлый ул кояш чыккан якка карады, анда күксел төстәге ярымкараңгылык таралып беткән иде иңде. Ат абзары янында әнисе очрап:
                     6 Куыш курай син, Кайда идең соң? Мин атлар бактым. Ни алып кайттың? Алтын укалап Иярләгән ат... 7 Атың кайда соң? Капка артында. Ә капка кайда? Су агызып китте. 8 Ә казлар кайда? Камышка качты. Ә камыш кайда? Кызлар урдылар. Ә кызлар кайда? Кияүгә китте. Казаклар кайда? Сугышка китте. 
71 
 
 
• Синме бу, Гриша? — дип сорады. — Бүтән кем булсын. Атны эчердеңме? Григорий теләр-теләмәс кенә җавап бирде: — Эчердем. Әнисе ягар өчен тизәк алырга чыккан һәм тизәкне алъяпкычына тутырган килеш гәүдәсен артка ташлап, ләпшердәгәи яланаяклары белән картларча лаштырлоштыр атлап бара иде. Астаховларга барып, уятып килер идең. Степан безнең Петр белән бергә бармакчы иде бит. Таң салкыны килеп бәрелү белән, Григорий үзенең гәүдәсенә тыгыз сиртмә үткәрелгән төсле булып, калтырап куйды. Аңа каз тәне чыкты. Ул, өч басманы сикереп атлап, Астаховларның аяк баскан саен гүләп яңгырый торган баскычына йөгереп менде. Ишекләре бикле түгел икән. Кухняда идәнгә җәелгән половик өстендә Степан йоклый, ә хатыны аның култык астына башын куеп яткан иде. Яңа гына беленә башлаган таң яктысында Григорий Акспньяның тездән югары күтәрелгән эчке күлмәген һәм каен төсле ак аякларын күрде. Ул, каракларча күз йөртеп алды да, үзенә дә ят тоелган тавыш белән карлыгып кычкырып җибәрде: — Әй, кем бар? Торыгыз! Аксинья йокы аралаш үксеп куйды. — Әй, кем син? Кем бу? — дип, кабаланып, ялан кулы белән аякларын капшап, эчке күлмәк итәген төшерде. Аның йокы аралаш тамган селәгәе мендәрдә тап булып калды, татлы да соң хатыннарның таң йокысы. — Мин бу. Әни сезне уятырга җибәргән иде. — Без хәзер... Үтәрлек тә түгел безнең монда... Борчадан качып идәндә йоклыйбыз. Степан, тор, ишетәсеңме? Григорий, Аксиньяның тавышыннан аның җайсызлануын аңлап, китәргә ашыкты. 
Май числосындагы лагерьларга хутордан утызлап казак китә. Җыйналу урыны мәйданда иде. Сәгать җиделәргә өстенә көймәләп брезент корылган повозкалар, җәйге парусин күлмәк кигән, корал тоткан җәяүле һәм атлы казаклар барысы да мәйданга агылдылар. Петро атының өзелгән тезгенен ашык-пошык тегеп, баскычта утыра иде. Пантелей Прокофьевич, улакка солы сибеп, Петрның аты тирәсендә йөри, үзе аратирә: — Дуняшка, сохари капчыгының авызын тектеңме? Дуңгыз маена тоз сиптеңме? — дип кычкырып куя иде. Бит алмалары чәчәктәй кызарган Дуняшка ишек алды буйлап, аш өе белән ике арада карлыгач кебек очып йөрде, һәм әтисенең кычкыруларына, көлеп кул гына селтәде.  _  Сез, үз эшегездә булыгыз, әткәй, мин абыйның әйберләрен шундый әйбәтләп салырмын, Черкасскига чаклы урыныннан кузгалмас. Петро, сумалалы җеп очын төкерекли-төкерекли, башы белән атына ымлап: — Ашамадымы? — дип сорады. Аңа каршы атасы, салмак кына: — Көйши әле,— дип җавап бирде дә кытыршы учы белән ияр киезен капшап карады. — Киезгә кечкенә генә бер балчык, яисә печән бөртеге ябышса, аз гына юл үткән арада да атның аркасын канатканчы ышкый бит ул. — Ашап туйгач, туры атны эчерегез, әткәй.  
72 
 
 
 _  Гришка Донга алып төшеп эчерер. Әп, Григорий, атны алып төш. Ак кашкалы, чандыр, биек гәүдәле доп айгыры уйнаклап китте. Григорий аны кече капкадан алып чыкты, сул кулы белән ялына чак кына тидерелеп өстенә сикереп менде дә — юрттырып китте. Ярдан төшкән чакта йөгәнен тарта төшеп караган иде дә, ләкин ат, адымын ялгыштырып, тау түбән ыргылды. Григорий артка кайшалып, ai өстендә бөтенләй яткан хәлдә диярлек барган чакта, чиләкләр күтәреп тау түбән төшеп баручы хатынны күрде. Сукмактан читкә борылды һәм, бор- кырап күтәрелгән тузанны куып үтеп, суны ярып керде. Гәүдәсен тирбәтеп, таудан Аксинья төшеп килә иде, ул ерактан ук һава ярып кычкырды: — Котырган шайтан! Таптый яздың ич атын, белән! Туктале -менә, әтиеңә әйтим әле ничек йөрүеңне. — Я-я, күрше, тиргәнмә. Иреңне лагерьга озаткач, хуҗалыкта минем дә кирәгем булыр, бәлки. — Бик кирәгең бар, шайтан! Григорий: — Печән өсте башлангач, үзең сорарсың әле, — дип көлде. Аксинья, басма өстеннән җитез генә бөгелеп, көянтә башындагы чиләкне батырып, су алды да, җилгә кабарынган юбкасын ике аяк арасына кыстырып, Григорийга карады. — Ну, ничек, Степаның җыендымы? — диде Григорий. — Ә сиңа нәрсә? — Кара син нинди... Сорарга да ярамый әллә? — Җыенды, я? — Җалмерка булып каласың, димәк? — Димәк, шулай. Туры айгыр авызын судан калкытып, ирененнән агып төшкән суны чыпырдатып чәйнәгәннән сон, Донның аргы як читенә карап, алгы аягы белән суга тибеп куйды. Аксинья, икенче чиләген тутырып алды да, көянтәсен иңбашына куеп, җиңелчә тирбәлеп тауга менеп китте. Григорий аның артыннан ук атын кузгатты. Җил Аксиньяның юбкасын җилфердәтә, аның кара тутлы муенындагы вак кына бөдрә чәче белән уйный. Авыр төен булып уралган чәч өстендә, аллы-гөлле ефәк белән чигелгән шлычкасы ут уйный, юбка эченә кертеп кигән алсу күлмәге, аркасына һәм тулы җилкәсенә сыланып кына тора иде. Тауга менгәндә, Аксинья алга иелә төшеп атлады һәм аның күлмәк астында аркасының урта бер җире буйдан-буйга чокырайганлыгы ачык күренде. Григорий Аксиньядан күзен алмыйча һәрбер хәрәкәтен карап барды. Аның Ак
синьяга тагын сүз кушасы килә иде. — Иреңне сагынырсыңмы икән? Ә? Аксинья, юлыннан тукталмый гына башын борып, елмайды. — Сагынмаска. Үзең өйлән әле менә, — ул сулыш алган арада сүзен бүлә-бүлә сөйләде, — өйләнеп кара, шуннан соң белерсең, сөйгән ярны сагынып-сагынмауны. Григорий, атын алгарак куа төшеп, Аксинья турысына җиткәч, туп- туры аның күзенә карады. Ә кайбер хатыннар ирләре китүгә куаналар бит хәтта. Безнең Дарья, Петр китсә, симерә башлый. Аксинья борын тишекләрен киереп сулады, аннан, чәчен төзәткәләп: — Ир дигәнең, елан түгел ул, ә шулай да канны суыра. Сине кайчан өйләндерәбез инде? — диде. Белмим, әти нәрсә дияр. Хезмәттән кайткач булыр, мөгаен. — Яшь бит әле син, өйләнмә. — Ә нәрсә? пи;~ 'К‘елегеи киптеРә ул кешенең.— Ул маңгай астыннан гына Григо- Р-.га карап алды; иренен йомган килеш кенә саран елмайды, һәм Гри- 
73 
э 
 
 
— Берәрсеиә күзең төштеме әллә? Нәрсәгә дип күз төшерергә. Менә син Степаныңны озатырсың... — Минем белән шаярма син! — Сугарсыңмы? — Степанга бер генә сүз әйтермен... — Мин синең Степаныңны... — Кара аны, батыр егет, күз яшең тамар. — Куркытма, Аксинья. — Куркытмыйм мин. Син кызлар тирәсендә чуал. Тик сөлге чигеп утырсыннар сиңа, ә син миңа күз төшерәсе булма. — Юри карармын менә. — Ну, кара алайса. Аксинья ачусыз гына елмайды да, атның яныннан әйләнеп үтмәкче булып, сукмактан читкә чыккан иде, Григорий атын аркылыга борып аның юлын кисте. — Җибәр, Гришка! — Җибәрмим. — Тилермә, иремнең әйберләрен җыйнасым бар... Григорий, елмаеп, атны кыздырды: айгыр алга атлап Аксиньяны ярга китереп кысрыклады. — Җибәр, дим, шайтан, әнә кешеләр килә! Күрсәләр, әллә ни уйларлар! Ул куркынган күзләре белән як-якка каранып алды да, чыраен сыткан килеш, артына әйләнеп карамый гына үтеп китте. Петро баскычта өй җәмәгатьләре белән саубуллашып тора иде инде. Григорий атиы иярләде. Петро, кылычын тоткан килеш, баскычтан ашыга-ашыга йөгереп төште дә, Григорийның кулыннан тезгенне алды. Туры айгыр, юлга чыгасын сизеп, тынычсызланып таптанды, авызлык тимерен чәйнәде. Петро аягын өзәңгегә кертеп, ияр очына тотынган хәлдә, атасына дәште: — Кашкаларны эш белән бик йончытма, әткәй! Көз җиткәч, сатарбыз. Григорийга ат аласы бар бит. Даладагы печәнне сатма, кара аны: быел болындагы печәннең нинди икәнен үзең беләсең. Атасы, чукына-чукына: 
 __  Ярый, алла юлдашың булсын. Хәерле сәгатьтә, — диде. Петро, өйрәнгән гадәт буенча җиңел генә сикереп, үзенең таза гәүдәсен ияр өстенә атландырды да, күлмәгенең аркасында каеш белән кысылып купшып торган җыерчыкларын төзәтеп куйды. Ат капкага табан юнәлде. Аның аяк атлау тактына селкенеп барган кылычның башы кояш яктысында тонык кына елтырап китте. Дарья, баласын кулына күтәргән килеш, ат артыннан кузгалды. Анасы, җиңе белән күзен һәм алъяпкыч почмагы белән үзенең кызарган борынын сөрткәләп, ишек алды уртасында торып калды. _ Абый, пирожки! Пирожкины онытып калдыргансың! Бәрәңге пирожкие!.. Дуняшка, кәҗә кебек спкеренгәләп, капкага йөгерде. Григорий аңа ачуланып кычкырды: — Нәрсәгә акырасың, тиле! Дуняшка, калиткага сөялеп: — Пирожки калды-ы!—дип шыңшыды һәм аның чыланып беткән кайнар битенә, ә битеннән кофтасына күз яшьләре тамды. Дарья, кулын маңгаена куеп, иренең тузан белән пәрдәләнгән ак күл
РЬПҖЬ/НУОИ^С-ГАоятсыз комсызлыгын һәм аз гына каба- р- " " н оеренче тапкыр күрде. Үзе атынып ялын тарткалап: — биләнәсем килми, болай да яратып бирде. r v әле берәрсе, — дип җавап 
74 
 
 
мәгенә карап калды. Пантелеи Прокофьевич, капканың черегән баганасын селкетеп, Григорийга карады да: — Капканы төзәт әле син, почмакка терәткеч тә утырт, — диде. Аннан, бераз уйлап торганнан соң, яңа хәбәр әйткәндәй итеп: — Киттё Петро,— дип куйды. Григорий читән аша Степанның җыенганын күрде. Яшел йои юбка кигән Аксинья аның янына атын җитәкләп китерде. Степан, елмаеп, аңа нидер әйтте. Аннан хуҗаларча, ашыкмый гына, хатынын үпте дә байтак вакыт кулын аның иңбашыннан алмыйча торды. Эш белән һәм кояшка янып каралган кулы Аксиньяиың ак кофточкасы өстендә күмер төсле булып күренде. Степан Григорийга арты белән басып тора иде, читән аша аның матурлап кырылган тыгыз муены, аз гына салынып төшкән киң җилкәсе һәм, — хатынына табан иелгән чакта, — бөтерелеп куелган сары мыек очлары күренде. Аксинья нәрсәдәндер көлеп, юк дигәнсымаи итеп, башын чайкады. Зур гәүдәле кара айгыр өзәңгесенә аяк басылу белән бер якка кайшалып куйды. Степан атын ашыктырып капкадай чыкты, ул ияр өстенә ябыштырылгандай утырган, ә Аксинья өзәңгегә тотынган килеш, күзләрен югары күтәреп, иренең күзенә сөеп һәм комсызланып карап бара иде. Алар шулай күрше йорт яныннан үтеп, чаттан борылып, күздән югалдылар. Григорий алардан күзен алмыйча, озак карап озатты. IV 
Кичкә табан яшенле яңгыр килә башлады. Хутор өстенә соры болытлар салынып төште. Җил белән тузгыган Дон бер-бер артлы ишелеп килгән дулкыннарын ярга китереп бәргәләде. Хутор читендәге яшь урманнар артында коры яшен яшенли, аратирә күк күкрәгән тавышлар гөрселдәп җирне баса. Болыт астында, канатларын җәеп тилгән очып йөри. Аның артыннан кычкыра-кычкыра каргалар куып баралар. Болыт, салкын сулышын бәреп, көнбатыш яктан, Дон буйлап килә. Яр буендагы болыннар артында күк йөзе куркыныч кара төскә кергән, ә дала нәрсәдер көткән кебек тынлыкка талган. Хуторда дөбер-шатыр тәрәзә капкачлары ябыла, кичке гыйбадәттән кайтучы карчыклар чукына-чукына өйләренә ашыгалар иде. Мәйданда өермә белән бөтерелгән тузан баганасы күтәрелде һәм язгы кояш кызуы белән авырайган җиргә беренче яңгыр бөртекләре сибелә башлады. Дуняшка, кыска толымнарын уйнаклатып, ишек алды буйлап йөгереп үтте, тавык кетәгенең ишеген шапылдатып япты да, киртә алдында тукталып калган ат кебек, борын тишекләрен киереп, ишек алды уртасына туктады. Урамда балачагалар сикерешеп уйныйлар. Күршенең сигез яшьлек малае Мишка бер аягы беләи тыраклап сикерә, ул башына әтисенең картузын кигән һәм бу картуз аңа бик зур булганлыктан, күзенә төшеп, әйләнеп йөри иде. Мишка, сикергәләп, әче тавыш беләи такмаклады: Дождик, дождик, припусти, Мы поедем во кусты, Богу молиться, Христу поклониться!IX Дуняшка, Мишканың чебиләнеп беткән аякларына шулай яланаяк килеш бөтен көче белән җирне таптавына ды. Аның да яңгыр астында сикерәсе һәм, чәче куе, бөдрә
                     IX Яптыр, яңгыр, юл бирче, Куаклыкка үтикче, Табынырга аллага’, Баш ияргә Гайсага. 
карап, аның кызыгып тор- булып үссен 
75 
 
 
өчен, башын яңгырга чылатасы килде, Мишканың иптәш малае кебек, чәнечкеле үләнгә мәтәлеп төшүдән дә курыкмыйча, юл тузанына баш гүоән басып торасы килде, — ләкин тәрәзәдән, ачулы кыяфәт белән иреннәрен кыймылдатып, әнисе карап тора иде. Дуняшка, көрсенеп,, өйгә кереп китте. Шыбырдап эре яңгыр ява башлады. Нәкъ өй түбәсе өстендә шартлап күк ярылгандай булды һәм аның ватыклары Дониың аргы ягына тәгәрәп киттеләр. Өй алдында әтисе һәм тиргә баткан Гришка, бөтерелеп төрелгән балык ятьмәсен ян бүлмәдән сөйрәтеп чыгарып яталар иде. Григорий Дуняшкага: — Тегәрҗеп белән юан инә китер әле, тиз бул! — дип кычкырды. Кухняда ут яндырдылар. Дарья ятьмәне тегәргә утырды. Карчык, баланы тирбәтә-тирбәтә, мыгырданды: — Синең шул булыр инде, картлач, бер дә юкны уйлап чыгарасың. Йокларга ятар идегез, керосин көннән-көн кыйбатлана, ә син яндырасың. Ул ниткән балык тоту ди хәзер? Кай шайтаныма бармакчы буласың? Батып үләрсез әле, анда тышта котың чыгарлык бит. Кара, кара ничек уйнаклый! Я, ходаем, тәңрем Гайса... Кухня бер секундка күз камаштыргыч яктырып китте дә тынып калды, яңгырның тәрәзә капкачларын тырнавы ишетелде, шуның артыннан ук күк гөрселдәде. Дуняшка, чәрелдәп кычкырып, ятьмә өстенә йөзтүбән капланды. Дарья тиз-тиз генә ишек-тәрәзәләрне чукындырып алды. Карчык бик каты куркынып, үзенең аяк тирәсендә сыйпанып йөргән песигә карады. — Дунька! Куып җибәр әле шул каһәр..., и аллам, кичер мин гөнаһлы бәндәңне. Дунька, песине ишек алдына чыгарып ташла, дим. Перес син, кабахәт! Кадалып кит... Григорий, башын ятьмә таягына куеп, тавышын чыгармый гына эче катып көлде. Пантелей Прокофьевич җикеренеп кычкырды: — Я, нәрсә ду куптыгыз? Туктагыз! Хатыннар, тизрәк тегегез әйдә! Беркөн үк әйткән идем мин сезгә ятьмәне карап куегыз, дип. Карчыгы: — Нинди балык булсын инде хәзер,— дип сүз башлаган иде дә, карт аңа сөйләргә ирек бирмәде. — Аңламыйсың икән, тик кенә тор! Нәкъ стерлядь тота торган чак. Балык хәзер давылдан куркып ярга килә. Су болгангандыр инде. Дуняшка, бар чыгып тыңла әле, су нишли икән? Дуняшка теләр-теләмәс торып, кырын-кырын гына ишеккә юнәлде. Карчык һаман тынмады:  __  Ятьмә белән сөзәргә кем бара соң? Дарьяга барырга ярамый, күкрәгенә суык тидерүе бар. ' _ Гришка белән без икәү, ә икенче ятьмәгә — Аксиньяны һәм тагын берәр хатынны дәшербез. ' Дуняшка сулышы бетеп йөгереп керде. Үзенең керфекләрендә яңгыр тамчылары калтырый иде. Аңардан юешләнгән кара балчык исе аңкып китте. о — Елга шундый шаулый, котың очар! — Балык сөзәргә барасыңмы безнең белән? — Ә тагын кем бара? — Хатыннарны дәшәрбез. — Барам! — Алайса бишмәтеңне ки дә Аксиньяга чап. Барырга булса, Малаш- ка Фролованы да чакырсын! Григорий: — Ул туңмас, ата дуңгыздай симез ул, — дип елмаеп куйды. — Гришуиька, сиңа коры печән алырга иде, йөрәк турысына куярсың, эчеңә суык үтәр юкса, — диде анасы.
76 
 
 
— Григорий, бар печән алып кил, карчык дөрес әйтә. Тиздән хатыннарны ияртеп, Дуняшка да кайтты. Өстенә күк юбка һәм ертык кыска бишмәт киеп, биленә бау бәйләгән Аксинья гадәттәгедән кечерәк һәм ябыграк булып күренде. Ул, Дарья белән көлешә-көле- шә, башындагы яулыгын салды да чәчен ныклап төенләде һәм, башын артка кайшалдырып, яулыгын ябынган арада 1 ригорпйга салкын гына карап алды. Юан Малашка бусага төбендә оек кунычын күтәреп бәйли- бәйли, салкын тиеп карлыккан тавыш белән сөйләнде:  __ ’Капчыклар алдыгызмы? Валлаһи без бүген сыпырып салабыз инде балыкны. Ишек алдына чыктылар. Җепшенгән җир өстенә куе яңгыр коя, ул, җыелган суларның өстен күбекләндереп, гөрләвек булып Донга агып төшә иде. Григорий алдан китте. Аның күңелен сәбәпсез шатлык баскан иде. — Карап бар, әти, биредә канау. — Әй-яй, караңгы! Малашка: — Аксюшка, миңа тотын, ни күрсәк тә бергә күрербез, төрмәгә дә бергә керербез, — дип карлыккан тавыш белән шаркылдап көлде. — Кара әле, Григорий, Майданниковлар пристане түгелме соң бу? — Ие шул. Пантелей Прокофьевич көчле җил тавышын җиңәргә тырышып кычкырды: — Шушыннан... башлыйк... Малашка: — Ишетелми, абзый! — дип хырылдады. — Аллага тапшырып сөзә башла... Мин эчкәрәк керәм. Эчкәрәк ке- рәм, дим... Малашка, кая тартасың, чукрак шайтан? Мин тирәннән сөзә башлыйм!.. Григорий, Гришка! Аксинья яр буйлап барсын! Дон ыңгырашып үкерә. Җил кыеклап яуган яңгыр ятьмәсен өзгәләп йолкый иде. Григорий, аягы белән су төбен капшап керә торгач, билдән суга күмелде. Күкрәккәчә үрмәләгән сыланчык салкын йөрәкне коршаулагандай кысты. Дулкын биткә һәм кысып йомылган күзләргә камчы белән суккан төсле килеп бәрелә. Ятьмә шар кебек кабарып тирәнгә тарта. Григорийның йон оек кигән аяклары комлы су төбеннән акрын гына шуышып баралар. Ятьмә таягы кулдан ычкынырдай булып тартыла. Су барган саен тирәнәя иде. Чокыр икән. Кинәт аяк төшеп китте. Агым . ыргылып, уртага агыза, үзенә тарта, суыра башлады. Григорий бөтен көчен җыеп, уң кулы белән ишеп ярга табан йөзәргә тотынды. Кайнап торган бу кара упкын аны гомердә күрелмәгән дәрәҗәдә куркыта иде. Ул арада аягы йомшак су төбенә тиеп шатланып китте. Тезенә ниндидер бер балык бәрелеп үтте. • Кайдандыр караңгылык эченнән атасының тавышы ишетелде: — Тирәнгәрәк кер! Ятьмә янтаеп тагын тирәнгәрәк шуды. Агым тагын аяк астындагы җирне умырып алып китте дә, Григорий, башын артка кайшалдырып, төкеренә-төкеренә йөзәргә тотынды. — Аксинья, җаның бармы синең? — Бар әле хәзергә. — Яңгыр туктыймы әллә? — Кечкенәсе туктап килә, зурысы башланыр хәзер. Син акрынрак сөйлә. Әти ишетсә, ачулана башлар. — Атаңнан куркып торган сине әйтер идем... к^гяТИп11НуТТаИ дашми‘тьшмь1й йөзделәр. Су, сыланчык камыр төсле, кузгалырга да ирек бирми иде. 1 — Гриша, яр читендә төбер бар бугай... Әйләнеп үтәргә кирәк.
77 
 
 
эрсәдер бик каты килеп бәрелеп Григорийны әллә кая еракка алып ыргытты. Су, яр җимерелеп төшкәндәй булып, һава яңгыратып чәчрәде. даядыр су читендә Аксиньяның:—А-а-а-а!—дип, чинап кычкырган тавышы ишетелде. Куркынган Григорий, су өстенә калкып, аның тавышы килгән якка йөзә башлады. — Аксинья! Җил тавышы һәм аккан су шарлавы гына ишетелә иде. Григорий куркуыннан калтыранып кычкырды: — Аксинья! Аңа каршы ерактан атасының тонык тавышы ишетелде: — Э-гей!! Гри-го-ри-ий! Григорий колачлап йөзәргә кереште. Аяк астыннан нәрсәдер тотып алган иде дә, ул ятьмә булып чыкты. Аксинья елаган тавыш белән эндәште: — Гриша, син кайда? Григорий, дүрт аяклап мүкәләп ярга чыгып, ачуланып кычкырды: — Нишләп дәшми тордың син? Су читенә чүгәләп утырган килеш, дер-дер калтыранып, чуалган ятьмәне рәтләргә тотындылар. Ертылган болыт ярыгыннан ай күренде. Су буендагы болыннар артында акрын гына күк күкри, җир өстендә сеңми яткан су елтырый. Яңгыр белән юылган күк йөзе җитди һәм аяз иде. Григорий ятьмәне тарткан арада Аксиньяга карады. Аның бите акбур төсле агарган, ләкин чак кына кайтарылып торган кызыл иреннәре көләләр иде инде. — Шундый итеп китереп бәрде мине ярга табан, акылымнан яздым, котларым да калмады! Син баткансындыр дип уйладым мин,—диде Аксинья. Ал арның куллары очрашты. Аксинья үзенең кулын Григорийның җиңенә кертмәкче булды. — Җиң эчең нинди җылы. Ә мин тундым. Тәннәрем чәнчешә башлады, — диде ул, зарланып. — Менә кайдан бәреп чыккан ул, каһәр суккан җәен! Григорий ятьмә уртасындагы аркылысы аршын ярым чамасы ертыкны җәеп күрсәтте. Комлык буйлап кемдер йөгереп килә иде. Григорий Дуняшканы таныды. Ерактан ук кычкырды: — Җеп синдәме? — Монда. Дуняшка тыны бетеп йөгереп килде. — Нишләп утырасыз монда? Әткәй җибәрде мине, тизрәк килсеннәр, ди. Без анда бер капчык стерлядь торык. Дуняшканың тавышы бик шат яңгырый иде. ■ Аксинья, калтыранып теше-тешкә бәрелгән хәлдә, ятьмәнең ертыгын текте дә, алар җылыныр өчен йөгерә-иөгерә комлыкка киттеләр. Пантелей Прокофьевич суга бүртеп кытыршыланган һәм батып үлгән кешенеке төсле өрелгән бармаклары белән тәмәке төрә-төрә, оаскан урынында биеп, мактанды: — Бер кердек, сигез балык эләкте, ә икенче керүебездә... — ул сулышын җыеп тәмәкесен кабызды да, дәшми генә аягы белән капчыкка төртеп күрсәтте. Аксинья кызыксынып карады. Капчык эченнән кыштырдаган тавыш килә: анда тере стерлядьлар бер-берсенә ышкылып кыбырдашып яталар иде.  __  Ә сез нишләп торып калдыгыз? — Җәен ятьмәне ертып үтте. — Тектегезме?

 
 
— Ничек кирәк алай күзәнәкләрен эләктереп кундык шунда... — Ну, алайса елга борылышына чаклы барыйк та, өнгә каитыроыз. Кео әйдә. Гришка, нәрсә чыгымлап торасың? ‘Григорий агачтай катып, аякларын алмаштырып куйды. Аксинья шундый калтырана, Григорий аның калтыравын хәтта ятьмә аша сизә иде. — Дерелдәмә!  __  Бер дә дерелдәмәс идем дә, сулышымны ала алмыйм.  __  Менә нәрсә... Әйдә чыгабыз, чәнчелеп китсен балыгы! Зур сазан ятьмә аша бәрә башлый. Григорий адымын ешайтып, ятьмәне бора да, таягыннан тарта, Аксинья иелеп яр читенә йөгереп чыга. Елгага агып төшкән су ком өстеннән кыштырдап үтә. Балыклар тыпырчыналар. — Болын аша кайтабызмы? — Урман аша якынрак. Әй, сез тизме анда? — Кайта торыгыз, артыгыздан куып җитәрбез. Ятьмәне генә чайкыйбыз. Аксинья, чыраен сытып, юбкасын сыкты да, балык тутырылган капчыкны җилкәсенә салып, юргалап йөгерде. I ригории ятьмә күтәреп бара иде. Иөз сажень чамасы үткәч, Аксинья ухылдарга тотынды. — Тәмам хәлдән тайдым, аягымны да атлый алмыйм. — Былтыргы чүмәлә тора әнә, җылынырсың бәлки? — Чынлап та, өйгә кайтып җиткәнче үләрсең болай. Григорий чүмәләнең башын каерып ачты да уртасын казып чокырайтты. Озак яткан печәннән кайнар черек исе бәрелде. — Уртасына кер. Мич башы кебек монда. Аксинья капчыкны ташлап, муеннан печәнгә кереп күмелде. — Менә рәхәт! Григорий да салкыннан калтыранып аның янына ятты. Аксиньяның юеш чәченнән дулкынландыра торган хуш ис килә. Ул башын артка ташлаган хәлдә, авызын бераз ача төшеп, тыныч кына сулап ята иде. Григорий, аңа иелеп, шыпырт кына дәште: — Чәчеңнән тилебәрән исе килә синең. Беләсеңме, аның чәчәгенең исе дә нәкъ шундый... Аксинья дәшмәде. Аның башак кебек нәзек айга текәлгән күз карашы ерак һәм томанлы иде. Григорий кулын кесәсеннән чыгарды да, кинәт Аксиньяның башын кочаклап үзенә табан тартты. Аксинья кискен хәрәкәт ясап ычкынмакчы булды. — Җибәр. — Дәшмә. — Җибәр, кычкырам югыйсә! — Тукта әле, Аксинья... — Дядя Пантелей!... Якында гына камырлык агачы артыннан Пантелей ПрокосЬьевичның тавышы килде: — Адаштыңмы әллә? Григорий, иренен кысып, чүмәлә өстеннән сикереп төште Карт, якынлаша төшеп, яңадан сорау бирде: — Син нәрсә кычкырасың? Адаштыңмы әллә? тооа^зХтТт^гЛ263’1 ШуГаИ яулЫгьш төзәтеп, чүмәлә янында басып гора, үзенең өстеннән пар күтәрелә иде. — Адашуын адашмадым, тик туңып үлә яздым менә. — 1ю, хатын, кара әле, чүмәлә ич бу. Җылын бепаз Аксинья, капчыкны алырга иелеп, елмайды. Р с. Ә д һ Ә м о в а тәрҗемәсе.