Логотип Казан Утлары
Роман

ТУКАЙ

 ӨЧЕНЧЕ ӨЛЕШ ҖАЕК 5 Егет тә, кыз да кеше кулында үскән ятимнәр булгач, мәһәр, бирнә, туй бүләкләре буенча гадәттә була торган сатулашу һәм кыркылышулар билгеле бер чамадан узмадылар. Кичатна яучы килде, икенче кичатианы Госмановларда колак сөенчесе булды. Мәһәр белән бирнәнең тәгаен күләмнәре, кодаларга тиешле туй бүләкләре һәм туйның вакыты шунда билгеләнде. Туй алдыннан егет йортында «сандык котлау» мәҗлесе булды. Мәһәр һәм туй бүләкләре салынган ике тоткалы калай сандыкны кунаклар алдына чыгарып утырттылар. Бүләкләрне караганнан соң һәркем хәлле — хәленчә бүләк, я акча чыгарып салды. Ниһаять, билгеләнгән туй көне — җомга көн килеп җитте. Чакырылган сәгатькә өй кунаклар белән тулды. Аларны, байлыкларына һәм дәрәҗәләренә карап, Госмановларның өске һәм аскы өйләренең бөтен бүлмәләренә табын-табын итеп утырттылар. Өстәге түр бүлмәдә муллалар белән берлектә кодалар табыны булды. Никах шушы табында укылды. Габдулла яңа чалбарын читек кунычына тыгып кигән, өстеиә яңа ак күлмәк белән камзол, башына кара хәтфә кәләпүш киеп алган да, бер өскә менеп, бер аска төшеп, өйдәге хатын-кыз кушкан бөтен йомышны үтәп, савыт-сабадыр, тастымалдыр ташып йөри, шул арада муллалар табынында булган сүзләргә колак салып өлгерә, никах укыганны тыңлый. Никах укучы мулла Галиәсгардән кызның исемен, яшен, мәһәренең күләмен, аннан соң егетнең дә, кызның да ризалыгын сорый. Риза, риза!—ди Галиәсгар кыз турында шик калдырмаслык тавыш белән. Тик «риза булмый кая барсын?» дип кенә өстәми. Шулай да кызның үз ризалыгы кирәк. Шаһитләр белеп килсеннәр, — ди никах укучы. Ике кеше, мәҗлестән чыгып, кыз бикләнгән почмак бүлмәнең ише- генә киләләр. , Габдулла өчен бу көтелмәгән борылыш. Аның апасы риза түгел бит пәм ул аны менә хәзер кычкырып әйтә ала! «Мин риза түгел'» —дип пип г^»Ла! Шупнан соң шаһитләр кайталар да «кыз риза түгел!» — д п хәбәр итәләр. Мулла: «алайса мин никах укымыйм, хушыгыз!» — Дәвамы. Башы дүртенче санда.

 
Аппсм^п* Гпг;КИТӘ кунаклар аптырап калалар. Туй мәҗлесе тарала. Апасында, Гаодулла үзе дә әй куаналар, әй куаналар!.. аодулла апасының «риза түгел» җавабын үз колагы белән ишетәсе llvM ике шаһитнең артына килеп баса. Шәһитләрнең берсе акрын гына кызның ишеген шакый һәм ишек аша гына: — Кыз ризамы? — дип сорый. Ике шаһит ишеккә колак салалар. * аодулла да колак сала һәм үзе йөрәгенең леп-леп тибүен ишетеп тора. Риза, — ди эчтән бер хатын-кыз тавышы. Габдулла аптырап китә: бу бит апасының тавышы түгел. Бу бит теге Зөһрә тавышы... Габдулланың бу эшне тиз генә шәһитләргә аңлатасы килә (чынлап та, алар, мескеннәр, аның апасының тавышын каян белсеннәр?) — Юк, юк,—ди ул, кабаланып,— моны минем апа әйтмәде, моны теге Зө... Ләкин шунда көтелмәгән эш булып куя. Кемдер Габдулланың биленнән кысып ала да аны ишек алдына алып чыгып китә. Анда аны берничә кеше, шулар эчендә Шәпеш, битәрләргә тотыналар: — Син тик тор, яме? Олылар эшенә тыгылма, белдеңме? Моны Шәпеш әйтмәсә, Габдулла бәлки бер сүз дәшмәс иде. Ләкин аның аңа җен ачуы кузгала: — Минем апа риза түгел бит! Мигә алдыйсыз? — ди ул, еларга җитешеп кычкыра. Шул вакыт Гыймади, килеп, Габдулланың култыгыннан ала: — Әйдәле, кем, Габдулла!.. Алар аска төшәләр, һәм Гыймади Габдулланы аулаккарак тартып, аны үгетли: — Габдулла, син инде олы шәкерт, ә үзең һаман юләр. Соң белмисеңмени, синең апаңның никахы инде күптән синең белән миннән башка сөйләшеп куелган. Хәзер бөтен дөнья килеп кычкырса да, никахны боза алмый. Аннан соң шөкер ит, апаңны алтмыш яшьлек картка бирмәделәр. Әнә теге тирече Хәмәтшаның унҗиде яшьлек кызын Гайнулла карыйга бирделәр, уйлап кара! Никахның икенче көнендә үк муенына бау салган җирдән коткарып алдылар үзен. Аннан соң барыбер качып китте... Габдулла бераз тынычланды һәм хәзер инде аның кияүне күрәсе килә башлады: — Чынлап та, нинди микән? Кияү никах мәҗлесендә булмады. Ул никах мәҗлесеннән соң кияү егетләре мәҗлесендә булырга тиеш. Габдулла түземсезлек белән кияүне көтәргә тотынды. Никах мәҗлесе таралып, бераз вакыт үтте. Ул арада хатын-кыз тагын, йөгерешә-йөгерешә, бер табынны җыя, икенчесен хәзерли башлады. Озакламый, кияү егетләре белән бергә, кияү үзе килеп җитәргә тиеш иде. — Киләләр!—дип кычкырды кемдер. Бар да капкага йөгереп чыктылар Ләкин бу Чаган күпереннән чыгып килә торган почтаның кың- гыраулы параты булып чыкты. Хатыннар һәм кызлар тагын үз эшләренә йөгерештеләр/ Озак та үтмәде, Галекәй йөгереп кайтып хәбәр итте: — Туй килә! Атлар хәзер генә зур урам белән югарыга менеп киттеләр... — Алайса, алар Нугай базарыннан борылып киләләр инде, — диде КеМЦьшлап та Нугай базары ягыннан бик күп кыңгырауларның күмәк яңгыравы ишетелде. Кыңгырау тавышлары якынлашты, якынлашты... Менә Столыпинский чатыннан шәп тарантасларга җигелгән атлар килеп чыктылар һәм җил-давыл өертеп, тузан туздырып, Госмановлар урамы на борылдылар. 

 
Габдулланың бөтенләй тыны кысылды. Тәртәләренә тагылган аллы- гөлле тасмаларны һәм чуптарлы сөлгеләрне байраклар кебек итеп жичсЬеодәтеп томырылган атлар кәрванын хәзер дөньядагы бер көч тектата алмас, ул үз юлы өстендә туры килгән бөтен нәрсәне җимереп, таптап үтәргә һәм башсыз яшьлек тантанасын итәргә ирекле кебек то- РЛДЫ. Менә ул искиткеч кәрван, йөз тоякның тупылдавы, коточкыч сызгырулар һәм шатлык тавышлары белән өермә туздырып, юк, үзләре өебмә булып, боларның өстенә киләләр, килеп җиттеләр... һәм Габдулланы искиткеч бер соклану, дулкынлану, каушау тойгылары астында калдырып, җил кебек узып киттеләр. Тик алар артыннан ияргән көчле җил генә тузаннары белән Габдулланың битенә килеп бәрелде. Габдулла, күзләрен челт-челт йомгалап, Гыймадига карады һәм гаҗәпсенеп: Нигә алар узып киттеләр, — дип сорады. — Шулай кирәк, — диде Гыймади.— Егет бервакытта дакыз капкасына берьюлы килеп керми, шулай узгалап, назландырып йөри, дип җавап бирде. Озак та үтмәде, котчыккыч кәрван, баягы кебек җил-давыл куптарып, кире әйләнеп кайтты һәм Госмановларның капкасы алдында тукталды. Кәрван артыннан һәм як-ягыннан йөгергән малайлар, үсмерләр дә шулай ук капка алдына тукталдылар. Аннан соң бөтен урамнан, күрше урамнардан карты-яше, ире-хатыны, гади тамашачылар булып, җыела башладылар, һәм биш минут эчендә урам халык буасы белән буылды. Бар да, алар белән бергә Габдулла да, кияүне күрергә тырыштылар: — Кая кияү, кая? — Әнә ул кызыл билбаулы. — Юк, ул түгел, әнә гармонь тотканы. Кияү егетләренә мөрәҗәгать иттеләр: — Кияү кайсы? Кияү егетләре кияүне күрсәтмәделәр. Киресенчә, алар: — Менә мин кияү! — Юк, ул түгел, мин кияү! — дип җорландылар. Аннан соң: «Кияү килмәгән әле, киләсе бар», — дигән хәбәр таралды. Кияү үзе белән килгән кияү егетләре арасында иде. Ләкин йола аны берәүгә дә күрсәтергә һәм белдерергә кушмады. Кияү егетләре кияүне, яшерергә тырышып, кыз өенә алып керделәр. 

Габдулла өчен туйның иң кызык өлеше шушы кияү егетләре мәҗлесе- булды. Никах мәҗлесендәге муллалар, картлар, кодалар туеның капма- каршысы буларак, бу мәҗлес бөтен шартлы мөнәсәбәтләрдән азат хәлдә, шатлыклы шау-шу белән гөж килде. Мондагы йолалар да ниндидер шаянлык, шуклык очкыннары белән чәчрәп, сирпелеп торды. Егетләр түр бүлмәгә кергәндә, идәнгә җәелгән зур ашъяулыкның дүрт почмагына йола буенча дүрт шәм кабызып куелган иде. Башлап кергән кияү егете, килеп, шәмнәрнең дүртесен дә сүндереп чыкты. Аннан J!™6 ТабЫНГа тҮгәРәкләнешеп утырдылар. Кияүне, кеше күзеннән утыпттыпяп”’ г/ргӘ тҮгел ЮРИ ишек кырына, почмаккарак елыштырып чар7авы аРтынДа, алгы якта, кыз-кыркын, килен- пышты^п £В1елдылаР һәм чаршауны ача төшеп, кияүне карарга тырыштылар Араларыннан кыюрагы әкрен генә дәшеп тә карады: — Күрсәтегез инде киявегезне? сен күрсә^^ егетләр аларга кияү егетләренең бер

 
СР * 3УР та^ак белән токмач чыгарып утырттылар. Арадан вер ны аокь?лыт1^ЛХРГӘ/ҮЛӘ башлады- Ләкин> ах наяннар, кызлар токмач- р?вт„. т^гел> оерәр аршин озынлыгы итеп, буйга кискәннәр. Егетләр гаҗәпләнгәндәй иттеләр: Бу нинди дилбегә? — диде берсе. Дилбегә булса, нәзек булыр иде, билбау бу, — диде икенчесе. — Ничек ашарга соң моны? — дип сорады өченчесе. Чаршау артыннан бер шаяны дәште: — Ашый алмасаң, муеныңа ура, кайткач, әниең турап бирер. 1окмачтан авыз иткәч, егетләргә зур гына бәлеш чыгарып утырт- 
— Тимерчедә ул пычак бер кочак, без кочакны пычаклап, әй лә... пычакны кочаклап йөрмибез, бирмәсәгез, сындырып та ашый белербез. Бәлешне, кереп, кире алып чыгып киттеләр һәм кискәләп керттеләр. Кактөш белән дә эш шулай булды. — Ай-Һай, бу кибән биек икән, ничек башларбыз? — диде бер егет. Кактөшне дә алып кисеп керттеләр. Егетләр, кактөштән авыз итеп, шулай ук аны шаяртып мактадылар: — Бу ашарлык икән. — Кактөшкә охшый бу. — Тешкә кысылмый... Табындагылар тарафыннан әйтелгән һәрбер сүз һәм чаршау артыннан ташланган һәрбер җавап мәҗлестә әллә нихәтле шатлык тудырды, көлеш, шау-шу бер минутка да туктамады. «Кияү сые» итеп куелган бер чирек бал да үз эшен эшләде. Шулай да егетләр артык исермәделәр, ләкин шактый кызмачаланып алдылар. Арадан берсе чыбылдыкка карап: — Кем, кодача, карале, минем сиңа дип әйткән бер җырым бар иде, үз бакчам, үз кыярым, ачулансаң, синең ихтыярың, — диде һәм әкрен генә тавыш белән җырлап җибәрде: 
Кәләнферкәй белән ай ак бадъян Кай җирләрдә чәчәк ата икән? Габдерахман сөйгән ярын тапты, Безнең ярлар кайда ята икән?.. 
Аннан соң тагын кияү белән кыз өйләре арасында кодалар аш-суга йөрделәр, күп тапкыр акчалар, бүләкләр салдылар. Мәһәрне һәм бирнәне тутырып бирмәү аркасында сүзләр һәм үпкәләшләр дә булып алды. Егет йортында Галиәсгар бай утырып килгән атның койрыгын кемдер кисеп китте Моны аның ниндидер дошман кешесеме, әллә Газизәне алырга йөреп тә ала алмаган берәү тарафыннанмы эшләнгән эш диделәр Кияү’ягыннан вәкил булып утырган агасы Зөлкәфил дигән кода бик үпкәчел булып чыкты. Күрсәтелгән хөрмәттән ул ниндидер кимчелек табып хәтере калып, кыз өеннән чыгып китте. Ул Җаектан кырык чакрым җирдәге Кушым дигән нугай авылыннан килгән иде. Аның атына утырып авылына таба китеп баруын белгәч, артыннан ат белән куа чыктылар Шәһәрне чыгып ике чакрым киткәч, аны куып җиттеләр һәм кире кайтырга димли башладылар. Ул үз сүзен сөйләде:
Алла, бәлеше бик биек икән, ничек моның өстенә менәргә? - - диде егетләрнең берсе. — Зарар юк, баскыч киртләрбез. Тик менә җиңгиләр усал икән, пычак куймаганнар. — Егетләрнең үзләрендә була пычак, — диделәр, көлешеп, чаршау артыннан. 

 
 _  JQK< кайтмыйм, мин әйтсәм, кырт кисеп әйтәм, мин шундый кеше. Кода кешене шулай хөрмәт итәләр икән, ярар, белдек. Бай түгел дип мыскыл итәргә нечу, мин, әлхәмделилла, тоже үземә күрә баи. Галиәс- гарнец тәрәзәләре егерме булса, минем дә тәрәзәләрем, санап карасаң, әтхәмделилла, бик күп. Мин мактанмыйм гына. Рәхмәт! КУЫП килүчеләр аның көен табарга тырыштылар. Шунда ук алып килгән аракыны ачып, кыр уртасында утырып эчтеләр, җырлап бирә- бнрә коданы эчерделәр. Ниһаять, коданың күңеле нечкәреп китте, ул тегеләрне кочаклый һәм үбә башлады. Аны кире алып кайттылар. Ләкин яшь җизни кыз катына кергәндә, Габдулланың кызлар белән бергә «ишек бавы» тотуы аның өчен бөтенесеннән кызыграк булды. Ул апасын киендергән җирдә Фәйрүзә һәм башка кызлар белән беррәттән, бер кереп, бер чыгып йөрде. Кызны киендергәндә җиңгәләр бар да катнаштылар. Ләкин эш аның чәчен үрүгә килеп җиткәч, җиңгәләренең олысы һәм тәҗрибәлерәге: — Чәчен тигез кеше үрсеи, тигезсез кеше үрмәсен, бәхете белән үрелсен!—дип бу эшне дәү апаның уртанчы кызы Фатыймага тапшырды. Газизәнең чәче үрелеп, бөтен яхшы киемнәре кидерелеп, бизәнде- релеп, исле майлар сөртелеп тәмам булганнан соң, Габдулла апасына карап, аның матурлыгына исе китте һәм хәтта беравык сүз катырга базмый торды. «Шамахаи шаһбикәсе дә минем ападан матуррак түгел», — дип уйлап куйды ул. Аннан соң җиңгәләрнең берсе: «Кияү килә!» — дип кереп әйтте. Кызлар һәм алар белән бергә Габдулла баскычтан йөгереп төштеләр һәм тышкы ишекнең тоткасына ябышып, аны тартып тордылар. Кияү килеп ишекне тартты һәм аның әллә ничә кул тарафыннан тотылып торганын белгәч, кесәсеннән биш тиенлек бакыр алып, ишек ярыгына сузды. Кызлар ишекне кысып кына ачтылар һәм бакырны күреп, ишекне шап итеп кире яптылар. — Көмеш бир син безгә,—диделәр эчтән кызлар, — күрәсе көнегез бакыр кебек төссез булмасын, көмеш кебек ялтырап торсын! Кияү кесәсеннән икенче акча чыгарды. Бусы көнә суына манылган бакыр тәңкә иде. Кызлар аны да алмадылар һәм: 
Ишек бавы бер алтын, Безнең апай мең алтын, Бирсәң күп бир син безгә, Без разый түгел азга, Яудыр алтын-көмештән, Бакыр төрмә кәгазьгә... Габдуллага килгәндә, ул апасын мең алтынга да бирмәс иде. Ниндидер оер ят кешенең монда кереп аның апасына хуҗа булуы ниһаять боп„^г1паИ аЛЫП КИТүе ГабдУллаиь1Д моңарчы үзен җылытып килгән рд р иң якын туганлык җылысының 
мәңгегә суынуы, сүнүе дигән апьшНии^гАС°тттЯШЬ җизнн Габдулланың апасын бөтенләй үз йортына әй көтте‘5' r^6nvn0HHA КИЧ Га1™мал Габдулланы чәй янына әй көтте, күомЭе^пм,и.^ДУ бу ВаКЫТ Чаган бУендагы куаклык янында кеше Хизмәстән кыпаш!пп утырган Да’ ЯШЬЛе кү3е белән сУга каРап, Ү3е д сизмәстән җыр шыңшып, моңаеп утыра иде: 
Кайда гына барсаң ай бер кояш, Күбәләктәй газиз җанга көч...
дип җырлап алып киттеләр. Кияү аларга берничә кемеш акча биргәч кенә алар ишекне ачтылар. „ «Ишек бавы» өскә менгәч, кыз ишеге янында, тагын бер тапкыо ка- оатланды. г н 
н 
 
Чынлап та, яшь җизни Газизә апаны үзенә алып киткәч, Габдулла у өйдә тугансыз оер үзе калды, аның өчен ямансу көннәр башланды, пәм ул үзенең бу яңа хәленә бик авыр күнекте. Элекке өй йомышларыннан тыш апасының өй эшләре дә хәзер Габдулла өстенә йөкләнде. Аны йомышка тагын да күбрәк йөгертә башладылар. Кызыл күлмәк киеп, алдыпа ак алъяпкыч бәйләгән Габдулланы һәрвакыт мичкә өстенә утырып су ташыган, я ишек алды себереп йөргән, яисә, базарга барып, кәрзин белән нидер алып кайтып килгән хәлдә очратырга мөмкин иде. Эш Габдулланы артык авырсыидырмады. Ул аңа, хәтта, апасы киткәннән соң тугай бушлыкны тутырырга ярдәм итте. Ләкин Габдулла русча китаплар укый башлаган һәм алар аша аның алдында яңа дөнья ачылган чак иде бу. Ул инде Әхмәтша учитель китапханәсендәге китапларны укып бетерә язды, Пушкинның «Алтын әтәч»е артыннан ул аның башка әкиятләрен, Лермонтов, Кольцов шигырьләрен, Крылов мәсәлләрен укыды. Учитель аңа китап җиткерә алмый аптырады. Габдулла күзенә чалынган русча язуларның берсен дә укымый калмады, кибеттән әйбер сатып алып кайткан кәгазь капларны актарды: товар үлчәгәндә авыр тартсын өчен юри калып итеп, китап, газета, журнал битләреннән җыеп ябыштырылган бу кәгазь каплар аның китапсыз калган көннәрендә китап хезмәтен үтәделәр. Шуңа күрә бу ике хәл: йомышка йөгерү һәм китап белән мавыгу бер-берсеиә бик нык комачаулады. Беркөнне Габдулланы итче Лотфуллага җибәрделәр. — Кабыргасыннан кистереп дүрт кадак елкы ите алып кайт. Кара аны, ябык ит алып кайтма!—диделәр аңа. Габдулла алъяпкычының бушый төшкән бавын тартыбрак бәйләде дә, кечкенә кәрзинме алып, чыгып китте. Лотфулла кибетенә барып җитәр өчен Пугай базарын үтәргә, шәһәр уртасындагы зур урамны аркылы чыгарга кирәк иде. Ә бу тирәдә унике яшьлек малайга тукталмый гына һәм берни белән дә мавыкмый гына үтеп китүләре ай-һай кыен: дөнья хәтле кызыклар тулып ята монда! Габдулла мавыгып, тукталып йөрүләрнең нәтиҗәсен бик ачы татып белә, шуңа күрә ул уңга-сулга карамый гына, базар һәм олы урам тавышларына колак салмый гына узып китәргә тырыша. — Күн!—дип кычкырган тавыш килеп керә аның колагына. — Иләк!—дип кычкыра аңа каршы икенчесе. Габдулла белә: базар башында акча чөяләр. Печтек кенә күз төшереп үтәсеме әллә? Юк! Тукталып калырга Габдулла инде җитәрлек дәрәҗәдә олы һәм «борынына ис кергән» егет. Ул акча чөючеләрне җәһәт кенә үтеп китә. Ул хәтта, халык төркеме эчендә кечкенә мәйдан ясап алып, маймыл биетеп торучыны карарга да тукталмый. Дөрес, аның бу тамашаны берничә тапкыр күргәне бар, ләкин ул караган саен аның бер яңа ягын табып рәхәтләнә. Ләкин бу юлы ул аны да узып китә. Ул ара булмый, Михайловский чатыннан ямьсез, бака тавышлы быргысын кычкырта-кычкырта самокат килеп чыга да Габдулланың борын төбеннән генә узып китә. Җаек каласы өчен бу соңгы техника яңалыкларының берсе: кеше бер-бер артлы тагылган ике тәгәрмәч өстендә бер якка да авышмыйча, аяклары белән кечкенә көпчәкне алмаштилмәш әйләндергәләп тәгәри бирә! Габдулла, үзе дә сизмәстән, тукталып калды, ләкин самокат туктамады, коточкыч тузан куптарып, узып китте. ‘ Габдулла бу тамашадан айный, юлын дәвам иттерә һәм моны шулай VK үзенең мавыкмавына, исе китмәүгә сылтый. Ләкин ул да булмый, чаттагы әйләнмәле витринада коточкыч юан беләкләрен иңбашына хәтле күтәргән бер сурәт аңа чекерәеп басып тора. Дөрес, бу — карчыкларның чайкап эчәр өчен мәзиннән зәгъфран карасы белән ясаттырып алган
12 
 
дию сурәтенә охшый. Ләкин аның астына язылганы кызык. Татарча итеп әйткәндә ул менә болай була: Анонс. Җирле театр. Җомга көн 23 июльдә Тамашачылар теләве буенча бары бер генә тапкыр. Гаҗәп аттракцион Артист Тютин бөгә олы кеше бармагы калынлыгындагы тимерне. Йота яна торган әйберләрне. Программадан тыш декламация сөйли һәм җырлый чегән романсларын. 
Нинди кызык! Юк, шулай да Габдулла ашыкты. Укып бетерер-оетермәс, ул алга йөгерде. «Калганын кайтышлый укырмын!» дип күңеленә беркетеп куйды ул. Ниһаять, Габдулла Лотфулла кибетенә килеп җитте. Бу — тактадан корыштырган кибет—ак калай ябылган өстәле белән урамга карап тора иде. Өстәл өстендә сыер һәм сарык итләре эре- эре кисәкләргә чабылып, сортларга аерылып, тезеп куелган. Эчке стеналарда бөтен-бөтен куй итләре, елкы ите, сап-сары май оеләи капланган сыер түшкәсенең арт саннары эленеп торалар. Аның астында ит чаба-чаба кискәләнеп, чокыраеп беткән зур гына агач кискә. Кискә өс- тенә киң йөзле үткер балта чабылып куелган. Өстәлнең уң ягында асылмалы бизмән һәм эреле-ваклы берничә гер. Бизмән белән янәшә зарга ит бик чамалы керә... Алар сөйләшкән арада Габдулла да тик тормады. Гер белән бастырылып куелган 
әлеге кәгазьләргә күз төшерде. Иң өстәге кәгазьдә ике рәсем дә бар иде. Габдулла, якынрак килеп, җентекләбрәк карады. Рәсемнәрнең берсе — бик күп медальләр һәм аксельбантлар таккан калын гына ак мыеклы бер генералның гаскәр парады кабул итеп торуын күрсәтә, икенчесе — бер хатынның кухняда этне кыйнап торуын, шул арада бер якта мәченең өстәл өстендәге ит кисәген эләктереп; күзләрен эт кыйнаучы хатынга таба каракларча әйләндергәләп ит ашап торуын көлке итеп ясаган бик кызык рәсем иде. Габдулла шул рәсем астындагы кыска-кыска итеп көйләп язылган юлларны укый башлады һәм мавыгып китте. Ниһаять, шигырьне укып бетереп, башын күтәргәндә теге казах киткән, аның урынына оер кыз ит үлчәтеп басып тора, ә Лотфулла абзый, ит үлчи-үлчи, әлеге сүзләре белән товарын мактый иде. Габдулла тик торырга теләмәде, кәгазьләрнең өскесен ике бармагы белән сак кына күтәрде дә аның астыидагысыиа күз төшерде. Бусы шома кәгазь өстенә төшерелгән машиналар һәм аларның кисәкләрен күрсәткән рәсемнәр булып чыкты. Габдулла бу биттә артык тукталып тормады, аны күтәреп, өченче кәгазьгә күз салды. Ләкин шул вакыт Лотфулла абзыйның: QtIO Улым> сиңа ит кирәк идеме?—дип дәшүе Габдулланың монда ни Kvu ,,nffraHJiereH исенә ™шеРде- Тик менә ниндирәк ит алып кайтырга йом^пЯп1Ь?,\°гЬ1ТЫПпҖИ?Әр1'Ә11 “Де ул> шуңа КҮРӘ- «Үзләрен челт-челт иомгалап, ул бераз Лотфулла аозыйга карап торды. Шуннан соң гына:
генә бер якта ит төрер өчен хәзерләнеп куелган кәгазьләр өеме тора, һәм ул җилгә тузмасын өчен гер белән бастырып куелган... Габдулла кибеткә килеп җиткәндә кара сакаллы, җете кызыл иренле, таза гәүдәле Лотфулла абзый бер казахка ит үлчәп тора, тегесе бизмән тәлинкәсенә салынган кисәкне яратмый, икенчене, әнә теге чөйдә эленеп торган арт саннан кистереп салдырасы килә, ә Лотфулла абзый һаман үзенекен эшли һәм бизмәнгә салынган итне мактый иде: — Юләр син, бу бит менә дигән кабырга ите, сөякле дисең, бик кызык кеше икән син, ит сөяксез буламы? Ашка өресе чыга аның. Мондый итне син, агай-эне, базар бетереп эзләсәң дә таба алмыйсың. Хәзер ба 
13 
 
Симез генә елкы ите үлчәп җибәрсен әле дигән иде дәү апа,— Галиәсгар байның кайнешеме әле син’ — Ие... — Күпме сорадылар? — Дүрт кадак... , Була ул... диде Лотфулла һәм өстәлдәге итләрне күзе белән оарлап чыкты да анда Госмановларга яраклысын тапмады, ахры, борылып чөйгә үрелде һәм аннан симез арт санын алып, кискә өстенә китереп салды. Габдулла йомышын әйтү белән үк күзләрен әлеге сурәт астындагы язуларга күчерде. Лотфулла абзый итне чапкалап, бизмәнгә салып, үлчәп бетергәнче, Габдулла тагын бераз укып өлгерде. Итнең кәгазьгә төрелеп өстәлгә шап итеп куелуы гына аңа укуын бүләргә кирәклекне искәртте. Ул, акчаны түләп, итне кәрзиигә салды. Шулай да ул өченче кәгазьдәге аучы әкиятен укып бетерми торып китәсе килмәде: — Лотфулла абзый, менә моны гына укып бетеримче! — дип сорады. — Укы, укы!—диде кибетче. — Теләсәң менә тагын!—дип ул икенче җирдән бер өем кәгазьне өстәлгә әлеге кәгазьләр өстенә китереп салды: йомышка йөрүче малайларны үз кибетенә ияләштерер өчен алар белән мөмкин хәтле ягымлы һәм сүзчән булырга тырыша иде ул. Габдулла рәхәтләнде генә! Хуҗаның рөхсәте дә булгач, ул, бер уч кәгазьне үзенең алдына алып, кибет янындагы зур ташка утырды һәм сурәтләрне карарга, аларның астына язылган сүзләрне укырга тотынды. Ул алар белән шулкадәр мавыгып китте, ит кибете янында искәнеп йөрүче зур кара маэмайның кәрзин янына килеп җитүен сизми дә калды. Кинәт кәрзин авып китте, Габдулла сикереп торды һәм, куркып, бөтен көче белән: — Чәбә!—дип кычкырды. Эт итне эләктереп алып китәргә өлгерә алмады. Ләкин бу вакыйга Габдулланы тәмам айнытып җибәрде. Итче дә: .— Улым, сине көтә торганнардыр, бар кайт инде!—дип дәште һәм өстәп куйды: — Ит кирәк булса, башка җиргә барма, миңа гына кил, миндә мондый кәгазьләр күп, кирәк икән, мә, беразын алып кит, тагын кил, тагын бирермен!.. Габдулла өйгә ярты сәгатькә кичегеп кайтты. Бу —дәү апаның, бигрәк тә Зөһрәнең җен ачуын кузгатты. Кибетеннән ашарга дип кайткан Галиәсгарнең көйсезләнүенә каршы дәү апа эшне: — Ашыбыз бүген бераз- соңга калды шул. Иткә Габдулланы җибәргән идем. Әллә кайда олагып йөрде шунда... —дип аңлатты. Габдулла җизнәсе белән бу турыда, һичшиксез, җитди әңгәмә буласын сизенеп, ашарга өске өйгә менмәде. Аның урынына ул келәт башына менеп, чорма тәрәзәсе янында әлеге кәгазьләрне актарып утырды. Ләкин кичен ул барыбер җизнәсе белән очрашты. Галиәсгар аны «тискәре» дип орышты. Бу сүзне Зөһрә эләктереп алды һәм урыны чыкса да чыкмаса да аңа «тискәре» дип дәшә торган булды. Шуннан соң боларга протест йөзеннән Габдулла алъяпкычын алдына түгел, артына бәйләп йөри башлады. — Котсыз, нигә болай алъяпкычыңны артыңа бәйләп йөрисең? — дип сорады аңардан дәү апасы. .. — Үзегез мине «тискәре» дип әйтәсез бит! —дип җавап бирде Габдулла. — Тискәре менә шулай була инде... Ләкин шуннан соң Габдулла, йомышы төшсә-төшмәсә дә, итче Лотфулла янына барып чыкты һәм аның кәгазьләрен актаручан булып
14 
 
китте. Кызыгракларын сорап та, туры килгәндә оолаи сорамый гына да алып кайткалады һәм аларны пөхтә генә бөкләп китаплары янына салып куя иде. Бу аның үзенә күрә бер өй китапханәсенә әверелде. 
Ул арада Галиәсгар байның сәүдәләре киңәеп китте. Шәһәрдә үз кибетендә ул «кыргыз товарлары» әзерләде, ә Кунарбай аларны, үзенә билгеле күләмдә процент алып калу шарты белән, казах далаларының ерак почмакларына илтеп, я акчага сатты, я куйга алыштырды. Госма- новның шәһәр сәүдәсенә таяныч булыр дип башланган бу эш татар һәм казах баеның төп кәсепләренә әйләнде. Казах халкының, бер яктан, үз байлары һәм түрәләре, икенче яктан, патша колонизаторлары тарафыннан коточкыч рәвештә таланган чоры иде бу. 1868 нче елгы положение буенча казах халкы өстендәге власть солтаннардан авыл старшиналарына, бай аксакалларга күчте. Бер талаучы китте, ләкин тагын да хәйләкәррәк һәм комсызрак икенче талаучы килде. Халык өстенә салым байлыкка карап түгел, тирмә башыннан салынды, һәм бу өзгәләнгән иске тирмәсеннән башка берние булмаган ялчыны бай казах белән бер чамада ук түләргә мәҗбүр итте. Түләү алганга кәгазь-фәлән биреп тормастан, түрәләр, салымның бер өлешен генә казнага тапшырып, күп өлешен кесәләрендә калдырдылар. Җитмәсә алар «кара чыгын» дигән үз салымнарын уйлап чыгардылар. Халык түләми булдыра алмады, түләмәсә казахның бие аның өстенә ике-өч өлеш арттырылган штраф китереп салды. Өстән караганда, бөлгән, белдерелгән халык белән сәүдә итү отышсыз булырга тиеш иде. Юк, Госманов белән Кунарбай моның үзен табыш чыганагы итеп файдаландылар. Алар халыкка малны бурычка саттылар яки товарны сатып алыр өчен акча биреп тордылар. Яңа туган бозау хакы белән бирелгән бурычны алар берничә вакыттан сыер бәясе белән кайтарып алдылар. Бурычка кергән кеше бернәрсәсе белән дә түли алмаса, аңардан хезмәт белән биш өлеш арттырып түләттеләр. Кунарбай бурычын түли алмаган бер казахның яшь һәм матур гына кызын бурыч бәрабәренә алып кайтты һәм аны, куйлары белән беррәттән, Әндиҗанга илтеп сатты. Бурыч сораучыларның бер өлешен ул Госма- новка җибәрде. Госманов күп вакыт, ал арның түли аямаячакларын белә торып, бурыч бирде һәм аны бурыч дәрәҗәсеннән дүрт-биш өлеш артып киткән тире бәясе белән кайтарып алды. Ростовщиклыкның иң котырган чагы иде бу. Авырып, хезмәте белән дә бурычын кайтара алмаган Түрәгол дигән казахның күз яшенә карамастан, суд үтәүчесе аның актык куен тартып алып Госмановка бирде. Шуннан соң озак та тормады, Госманов ниндидер ашказаны авыруы белән интегә башлады. «Мөгаен, шуның яше тотты мине», дип курыкты Галиәсгар бай һәм куйны Кунарбай аша тегеңә кире кайтармакчы булды. Ләкин соң иде инде. Кунарбай Түрәголның үлгән хәбәрен алып килде. Галиәсгар, аның хатыны, бала- чагасы калмаганмы дип, аларны эзләтте. Түрәгол йортсыз-җирсез генә түгел, нәсел-нәсәбе корыган, семьясыз бер байгыш булып чыкты. Бу вакыйга Габдулланы бик нык борчыды. Комсыз сәүдәгәрләрнең корбаны булып үлгән Түрәголны кызгану тойгысы Габдулланың йөрәгендә җизиәсенә һәм Кунарбайга карата нәфрәт һәм чиркәиү тойгысы тудырды. Шуның оелән аның җизиәсенә булган иң соңгы туганлык хөрмәте дә йөрәгеннән җуелып ташланды. дәпГиХТХ,ТТЛеп бер атиа йөргӘн бУады’ тагыи егылды. Әллә ника- Se ик? өиө п нарЫ УКЫП КараДЫ’ ИӘЗер корбаи чалДЬ1Рды, быелгы зә- катен ике өлеш игеп арттырып таратты. Ураза ае иде, хәзрәткә әйтеп.
15. 
 
ураза буена көн саен алты шәкертне үзенә исһтарга (авыз ачарга) йөрергә кушты. Ай буена Гайниямал аскы өйдә, үзе ураза көйгә, шәкертләр өчен я токмач, я бәрәңге шулпасы пешерде. Кояш баюга ук башларына тәвәккәл бүрек, өсләренә әдрәс бишмәт киеп аның өстеннән билбау буган, муеннарына ак йон шарф урап; аякларына оек я читек өстеннән әлбәттә бер җире көеп чыккан ак киез ката, я кызыл чуптарлы киез итек кигән шәкертләр бер-бер артлы сәлам биреп килеп керделәр, Гыймади алармы каршы алды. Киез ката һәм итекләрен салып, аларның ишек төбендәге ләгән өстендә карын каккалаганнан соң бер якка тезеп куйдылар да, өсләрен салып, сәкегә ашъяулык тирәли менеп утырдылар һәм, догасын укып тормый гына, «аллаһе әкбәр» дип битләрен сыйпадылар. Габдуллага да алар янында утыргаларга туры килде. Яңа бистәдәге Сәхәби шәкерт тагын аның күз алдына килеп басты. Авыз ачарга килүчеләр хуҗалар алдында никадәр тыйнак һәм суфи күренергә тырышсалар, шулкадәр алар Габдуллага әһәмият бирүне кирәксез санадылар. Табында җайлырак урынны сайлап өлгерер өчен алар кабаланып чишенделәр, бер-берсеннән узышып табынга омтылдылар һәм, утырышканда, хуҗаларга сиздерми генә, терсәкләре белән төртешеп алдылар. Утыру белән үк аларның комагай күзләре ашъяулык өстеннән тәгәрәп, табынның хәлен шунда ук тикшереп алдылар. Тоз кабып «авыз ачкач» та ураза тотканы да, тотмаганы да бер үк төрле ачарбаклык белән ашка үрелделәр. Иптәшенә эләккән зуррак, симезрәк калҗаны күреп, икенче шәкертнең күзендә көнчелек уты янды һәм ул кашыгы белән иптәше алдынарак үрелә төште. Гомумән, шәкертләр, үз алларындагын ашауга караганда, иптәшләренең алдына үрелүне артыграк күрделәр. Аларның әз генә капкан булып авызларына зур калҗаны сыйдыра алулары һәм аны чәйнәгән чакта сиздерми генә икенче калҗаны алып җиңнәренә тыгулары Габдулланың исен китәрде. Баеның боерыгын үтәү йөзеннән шәкертләрне өенә кабул итеп, алар- ны ашатып-эчертеп җибәргәннән соң, Гыймади һәрвакыттагыча артларыннан: — Соры кортлар! Юк, соры кортлар гына түгел, үләксә кортлары, дип сукранып калды. — Нишләсеннәр инде,'ачлар бит, — дип Гайни шәкертләрне бераз акларга тырышып карады. — Беләм, шәкертнең ачы да бар, — дип җавап бирде аңа Гыймади, — Алар менә болар шикелле комагай түгел, менә шуның өчен ач. Болар ач түгел бит. Болар — комсыз... Шул ук шәкертләрнең кече иптәше булган Габдулла бу сүзләрне үз битенә сугылган чыбыркы кебек итеп кабул итте һәм, ашау-эчүен онытып, янып утырды. Беркөнне Габдулланы мәдрәсәгә барып, сигез шәкертне Галиәсгар өстендә коръән чыгарга чакыртыр өчен җибәрделәр. Бу, гадәттә, авы- руның хәлен җиңеләйтү теләге белән эшләнә торган дини йолаларның берсе булып, бу эштә катнашкан шәкертнең сәдакасы кырык-илле тиен чамасы була торган иде. Габдулла, килеп, хәбәрне салып та өлгермәде, шәкертләр дер куптылар: — Мин барам, мин! — Торып тор, син үткәй атнаны Якуб байны өшкерергә бардың, бу юлы мин барам. — Юк, минем бер тапкыр да барганым юк, мин барам. — Алдама, Кәҗә Вәлинең хатыны үлгәч, кабер өстенә коръән укырга кем барды? — Казый абзый, мине җибәр, минем әзер тәһарәтем бар.
16 
 
_ Казый абзый, аның кыйраәте - төзек түгел. Ул тәҗвит* белми. 
баоыога тиеш шәкертләрнең исемнәрен әйтте, һәм алар ип- тэишәоенең көнче карашлары астында, җәһәт кенә комганнарын күтәреп, тәһ2 алырга йөгерделәр. Казый чыгып китү белән дөмоәсләшү баш- пнты Олы гына бер шәкертнең борынын сугып канаттылар. Аннан соң Йвыш тынды. Шәкертләр үз почмакларына таралыштылар һәм ерактан беә берсен ашардай булып, акрын, ләкин эчләреннән кайнашып чыккан әр£үлеРтавыш белән «шулай итим, болай итим!» дип сүгенделәр. Габдулланың күз алдында булган бу әшәке ыгы-зыгы, акайган күзләр, авыз- ларчан чәчрәгән төкрекләр, кырык тиен акча өчен бер-берсен ашарга әзер торулар аңарда ниндидер җирәнү тойгысы уятты.^ Бу аның шушы мәдрәсәдә укуын, аның шәкертлеген мыскыл иткәндәи булды, һәм ул шуннан соң бик озак моны оныта алмый йөрде. Галиәсгар кадер киче көнне икенде белән ахшам арасында дөньядан китте. Җиназасыннан соң кергән хәзрәт Галиәсгарнең өй җәмәгатен: — Изге айларда, җитмәсә, кадер киче көнне мәрхүм булды. Изге жан икән. Урыны мотлак оҗмахта булырга тиеш, — дип юатты... 
Дүртенче бүлек 
Аннан соң Госманов өендә мирас бүлү, компаньоннар һәм кредиторлар белән исәп-хисапны өзү башланды. Әллә никадәр кеше килде, китте, әллә кемнәр белән югарыда каты-каты сөйләшүләр булып алды, ниләр сөйләшкәнне Габдулла гына түгел, бөтен җиргә борынын тыгарга ярата торган Галекәй дә белми калды. Габдулла өскә менмәде, ә Галекәйне беркөн Зөһрә апа «йөрмәгез чуалып, монда сезнең бер эшегез дә юк» — дип, ишекне ачып, чыгарып җибәрде. Кемнәрдер төен-төен әйберләр күтәреп килделәр. Кемнәрдер ниндидер төеннәрне күтәреп һәм атка, дөягә салып алып киттеләр. Моңа кадәр бу йортта күренмәгән, ләкин кардәш саналган агайлар кырпу бәрән бүрекләрен маңгайларына оасып кигән хәлдә, кулларын бишмәтләре астыннан артка кушырып, келәтләргә кереп, нидер карап йөрделәр. Алар балаларны юкка исәпләп, аларны күрмичә уздылар, ләкин өй алдында яткан һәр нәрсәгә, аунап ята торган тәгәрмәчкә, камыт бавына, хәтта, урталай сынып, эшкә ярамый ята торган күчәргә, ачулангансыман, чәнчеп карадылар. Аннан соң зур кенәгәләр һәм счетлар тоткан конторщиклар, күзлекле нотариуслар җәһәт-җәһәт хәрәкәтләр белән бер килеп, бер китеп _ _ л •• Р ' колагына бары өйдә сөйләнеп бетмәгән сүзләр нең койрыклары һәм аерым сүз кисәкләре генә килеп кергәләде: — Анысын нотариус карар... — Бездән эш тормас... Монда суд берни дә эшли алмый... — Кредит... — Гербовой акча... нән7еоиНб«™ИӘН С°Ң Габдулла бу й°Ртта озак яшәмәде. Дәү апага иреи- Ү:J тугТньшш^лУ«Г,ТНЫ Ү3 ™әсеиа йөкләү авырга киаде ахрьъ ул ^иь?кыерсытаУбашлап^Л^а“Га бөтеилаи-?т кешегә караган кебек карый, РСЫТа башладьЕ Әйтерсең, Габдулланың туган кардәше дәү 2 Кыйраәт — коръән уку. әҗв ит-коръәнне дөрес укырга өйрәтү. 

 
апасы түгел, бәлки җизиәсе булган! Элек-электән кырыс Зөһрә, әтисе үлгәч, бөтенләй чыгырыннан чыкты. Беркөнне I абдулла, мәктәптән кайтып, аскы өйгә кереп тормастан, ниндидер йомыш белән өскә менде. Шунда аңа нәрсә өчендер дулап өйдән чыгып килүче Зөһрә килеп бәрелде дә этәреп җибәрде; — Кит әле, юл өстендә торма! Бәрәкәтсез! Бу сүзне Габдулла берьюлы төшенде. Әтисенең үлүен Зөһрә Габдулладан күрә— Габдулла килде дә өйдән бәрәкәт очты! Менә! Габдулла йомышын ук онытып, кире аскы өйгә төшеп китте. Ул кергәндә, Гыймади белә.н Гайния әйберләрен җыйнап һәм төйнәп торалар иде. — Фатирдан күчәсезме әллә?—дип сорады, гаҗәпләнеп, Габдулла. — Бикә безгә яңа урын табарга кушты,—дип җавап бирделәр аңар. — Ә без? — Ә сез?.. Сез бикәнең канат астында каласыз... — диде ике төрле мәгънә беләнрәк Гыймади. Әйе, бу канат асты никадәр «җылы» булачагын Габдулла бик яхшы белә иде. һәм ул Гыймадилар киткән көннең икенче көнне үк, китап һәм дәфтәрләрен үзенең кечкенә агач сандыгына тутырып алды да, култык астына өтек кенә мендәрен һәм өзгәләнеп беткән кечкенә юрганын кыстырып, мәдрәсәгә күчеп китте. Аида аны күптән иптәшләре чакыра һәм аның хәлен аңлап белә торган Гомәр хәлфә дә аңа күптән күчеп килергә киңәш итә иде. Дәү апасы Габдулланың мәдрәсәгә күчүенә каршы килмәде, аның сандыгына ашамлыклар салды һәм чын күңеленнәнме, тыштан гынамы, аның артыннан: — Габдулла, кайтып йөрерсең бит, безне онытып ташламассың бит? — дип калды. Габдулла күчкәндә кыш уртасы булганга күрә, мәдрәсәдәге бөтен җир, хәтта җәмәгать сәкеләре һәм сәндерәләр аркылыга-буйга шәкертләр тарафыннан биләнеп беткән, сузылып ятарлык та буш урын калмаган иде инде. Шуңа да карамастан, ишле җәмгыять ябык кына гәүдәле кечкенә Габдулланы бик теләгәндә үз эченә сыйдыра ала иде. Ни әйтсәң дә, аларның һәркайсы уку шартларында Габдуллага теге я бу кадәр я иптәш, я кордаш иде бит. Ләкин Габдулла култык астына әлеге мендәре белән юрганын, икенче кулына сандыгын тотып килеп кергәч, иптәшләр дә, кордашлар да, ниндидер эш тапкан булып, Габдулланы күрмәмешкә салыштылар, ә кайбере «эш кешесе» кебек каядыр ашыгып чыгып та китте. Тик сәндерәдә озын аякларын салындырып утырган бер киң кара кашлы, ачулы зур күзле таза шәкерт кенә бу эшкә әһәмият бирде һәм калын тавыш белән: — Вөҗдансызлар! Үз иптәшегезне сыйдырырлык химмиятегез дә юк бит сезнең!—дип сүгенде. Бу — Габдулла белән бергә Әхмәтша учи- тельгә йөри торган Йосыф шәкерт иде. Учительдә ул үзенең русча белеме белән артык алдынгы исәпләнмәсә дә, мәдрәсә шәкертләре арасында ул русчаны иң шәп белүче санала, хәтта шуның өчен аны «Урыс Йосыф» дип йөртәләр иде. Ләкин Йосыф та сүгенү белән генә чикләнеп калды, Габдулланы үзенең янына сыйдыру аның уена да кермәде. Идән уртасында басып торуның да бер чиге бар бит әле. Габдулла ул чикне узып, инде кире чыгып китү дәрәҗәсенә җиткән иде. Ләкин шул вакыт мич аралыгыннан нәзек кенә ирләр тавышы килде. — Габдулла әфәнде, күзлеләр сиңа урын бирмиләр икән, әйдә, күзсез суфи абзаң янына кил... ...һәм Габдулла тар гына аралыкта, Сәлүк суфи янында урнашып калды. 2, „С. ә.- № 5. • 17

18 
 
 
Апалык тар һәм мич башына ташланган киез итекләр, иске туннар- иын‘ачышкан’ исләре белән аңкып тора нде. Ләкин андамыни хикмәт? Г 1бт\-тла өчен бәйсез, буйсынусыз яшәүнең тәүге һәм пц иркен көннәре' нде бу' Күңелдә киңлек тантанасы булганда, урынның тар булуы бер- н:юсә’тә түгел икән ул. Күңеле тар яки бәйле, буисынучан кешеләр өчен генә иркен сарайлар да, зур шәһәрләр дә, хәтта киң дәүләтнең иркен чикләре дә тар. _ „ . „  __ Хәзер самавы-ы-ыр куеп җиоә-рерое-е-ез! Ләззәтлә-ә-әп кенә бер чә-ә-әй эчеп алырбы-ыыз!—диде кунакчыл тавышы белән сузып- сузып Сәлүк суфи һәм сәкедәй шуышып килде дә, аякларын идәнгә төшерде. „ „ _____ .. Сәлүкнең күрмәвеннән файдаланып, Габдулла елмаеп куйды. Мәдрәсәдәге бик күп мәзәкләрнең чыганагы иде бит бу самавыр. Бер карчыкның мирасы һәм гүр сәдакасы булып калган әйбер, дип сөйлиләр иде аны. Имеш, яшьрәк чакта Сәлүк суфи Мәүгузә исемле бер тол карчык өенә еш кына кнлгәләгән. Карчыкка моның китап сүзләрен, ыспай иттереп, нәзек тавышы белән китапча сузып сөйләве бик ошый икән. Шуңа күрә, ул килгән саен, карчык аны сөйләтеп утырыр өчен самавыр куеп чәй эчерми торып җибәрми икән. Бу идиллиягә суфи шулкадәр өйрәнеп,, ияләшеп киткән, карчыктан бер ун яшькә яшьрәк булуына карамастан, тоткан да, читләтебрәк, үзенең өйләнергә теләге барлыгын әйтеп салган. Семья кору хыялларының чигеннән күптән узган карчык тегенең тәкъдимен шулай ук читләтебрәк кире каккан. Бу кире кагуны суфи үзенең гомерлек хыялы җимерелү итеп кабул иткән һәм шуның хафасыннан бер атка чамасы беркая чыкмый урын өстендә авырып яткан. «Рәнҗеттем, ахры, алла юлындагы кешене», дип, борчылып, карчык моның янына килгән һәм болай дигән: — Суфи, йөрәгеңә авыр алма, миңа дөнья рәхәте турында уйларга соң инде, намазлык өстенә утырып, дисбе тартып, ахирәт турында уйларга кирәк. Әмма, бер үк, күңелең миңа рәнҗемәсен. Үлеп-нитеп китсәм, самавырым сиңа калыр, шулай дип әйтеп куйдым. Фидиям да, гүр сәдакам да шул булыр. Минем өчен коръән укырсың... Аннан соң карчык үлеп киткән. Аның васыяте буенча самавырны суфига биргәннәр. Карчыкның үлеп китүе суфи өчен бик ямансу тоелса да, самавырлы булу куанычы аның кайгысын җиңгән. Мәдрәсәдә моңарчы ара-тирә генә кунарга кертелә торган суфины, ул самавырлы булып алгач, бөтенләйгә мәдрәсәдә яшәүче итеп кабул иткәннәр. Әлбәттә, монда да чарпылышсыз булмаган. Самавырлы шәкертләр, «болай да тыгыз» дип, суфины һаман да кертмәскә тырышканнар. Әмма самавырсыз шәкертләр төркеме үзләренең күпчелеге белән тегеләрне җиңгәннәр. Самавырны кочаклап килгән суфи, тантаналы рәвештә, менә шушы аралыкка мәдрәсәнең гулы хокуклы яшәүчесе булып кереп урнашкан Ләкин, шул инде, суфиның гомер тарихында бәхет белән бәхетсезлек һәрвакыт кулга-кул җитәкләшеп йөргәннәр. Самавырсыз шәкертләр шунда ук суфиның мәдрәсәгә кереп урнашуын җыелышып яңа самавырдан чәй эчү белән билгеләргә тиеш тапканнар. Арада самавырны «куя оелүче» иң «маһир» кешеләр табылган. Киткән эш бүлешу — Син су китерәсең... - — Син чыра теләсең... — Син күмер саласың... 
киткән йомычка һәм кумеонек 1|1ги^а'5Ы11а ке₽теп куелган. Дөрләп янып
2* 19 
 
 
нан соц, мәдрәсәгә зәһәр төтен исе таралган, ниндидер үткер кызган ис чыга башлаган. Шәкертләрнең берсе, исенә килеп, кычкырып җибәргән: — Әүхәди, ә сип самавырга су салдыңмы? — Нигә салыйм? Миңа бит су алып килү генә тапшырылган иде... Самавыр янына йөгереп килгәндә, ул инде утырган җиреннән бер якка кыйшаеп төшкән, сары җиз ниндидер күкле-яшелле төскә кергән. Шунда ук күмерне бушатып, трубага су салу да файда итмәгән, самавырның аягы кубып төшкән. Бу хәбәрне суфига ниндидер эчке канәгатьләнү һәм ләззәт белән самавырлылар төркемендәге бер шәкерт кереп әйткән. Шуннан суфи бер сәгать буе урыныннан кузгала алмый телсез утырган. Бу кинәт булган бәхетсезлек аны кузгалу һәм ни булса бер сүз әйтү сәләтеннән мәхрүм иткән. Шуннан соң гына ул: — Гомер буе бәхетең шул төсле булгач, нишлисең инде,—дип бик гирән бер көрсенеп куйган һәм, бишмәт итәген кайтарып, күзләрен сөртеп алган. Аннан самавырны Нугай базары янындагы чиркаска алын киткәннәр. Калын җирән мыеклы, ябык кына кызыл чырайлы, зур усал күзле чиркас, самавырны карагач, һәрбер сүзне сытып чыгаргандай, чыкылдатып: — Бббурая бобер манат, кургашын иккки манат! — дип үзенең хөкемен чыгарган. Шәкертләр өч манат акча түләргә хәлләреннән килмәгәч, аякны утыртудан баш тартып, самавырның тишелеп чыга язган төбенә илле тиенлек кургаш ямау салдыру белән чикләнгәннәр. Ләкин шуннан соң инде суфи самавырын берәүгә дә ышанмаган, кармалап, капшанып булса да аны үзе куйган, үзе суын түгеп, көлен каккан, аны кирпеч вагы белән агарткан, борыны тыгылса, самавырны сөлге белән урап, борынны үзе өргән. Бу юлы да ул, самавырны сәке астыннан үзе тартып чыгарды һәм, үзе ышанган кечкенә Каюм шәкертне ияртеп, самавырны ашханәгә алып чыгып китте. Габдулла да алар артыннан чыгуны һәм аларга булышуны тиеш тапты. Самавыр вакыйгасы никадәр кызыклы булса, .менә хәзер аңарда су кайнату шулкадәр катлаулы булды. Утырта торган аягы булмаганга күрә, самавырны суфи, шәкертләр ярдәме белән, мич янындагы электән хәзерләнеп куелган кирпечләр өстенә утыртты һәм аумасын өчен ике колагына бәйләнгән бауларны стенадан чыгып торган кадакларга тарттырып, бәйләп куйды. Шуңа күрә монда бу самавырны «куйдым» дип әйтәсе урынга «астым» дип сөйлиләр һәм аны шаяртып «асылмалы самавыр» яки «кабул булмаган сәдака» дип йөртәләр иде. Кайнап чыгу белән самавырны чишеп алып, мәдрәсә бүлмәсенә алып керделәр һәм, почмактагы тәбәнәк өстәл янына китереп, шулай ук колакларындагы җепләр белән стенадагы кадакларга асып куйдылар. Караңгы төшеп килә иде инде. Каюм тиз генә бишле лампаны рәтләп ут кабызып җибәрде һәм ватылып төшкән башына калай әйләндереп утырткан куыкны лампага кигезде. Суфи төрле җирдә аунап каралып беткән бер шакмак шикәр белән сәдакадан килгән ике арыш шишарасын өстәлгә чыгарып куйды. Каюмнең куяр нәрсәсе юк иде. Ул үзенең калай кружкасы белән генә килеп утырды. Габдулла өйдән биш данә пешкән күкәй, зур гына таба күмәче, бераз юача, кәгазьгә төреп чирек кадак чамасы «лампачи» алып килгән иде. Ул алариың бөтенесен сандыгыннан чыгарып уртак табынга җәеп салды һәм ярлы суфи белән бернәрсәсе дә юк Каюмне сыйлау мөмкинлеге аның күңеленә рәхәт бирде. Әй тәмләп эчтеләр алар шунда чәйне! Габдулла яхшы өйдә, яхшы зур самавырдан чын кытай чәен дә җизнәләрендә бу кадәр ләззәт белән эчкән чагын хәтерләми. «Такта чәем, якты чыраем» иде шул бу, төгендәге кебек «бөртек чәем, төртеп эчерәем» түгел иде!  

20 
 
 
Бирегә күчкәннән соц Габдулланың мәдрәсәдә һәм школада укуы да әллә ничек күңеллерәк, дәртлерәк булып китте. Быел аның хәлфәсе дә Шәпеш түгел, әлеге «белом мин сезне, наяннарны!» дигән кебек хәйләкәр генә елмаеп йөри торган Сираҗи хәлфә иде. Дөрес, аның дәресләре һаман шул ук гарәп сарфы белән нәхүе һәм дини мәсьәләләр булды. 
Зарабә —сукты бер ир үткәй заманда. Зараба—сукты ике ир үткән заманда. Зарабу— суктылар күп ирләр үткән заманда. Ниндидер ирләрне ниндидер үткән заманда сугыштыруның, татар шәкерте өчен нинди әһәмияте барлыгын тикшереп тормастан, Габдулла аларны бүгенге көн өчен яраштырып алып китте. Сәлүк суфиның шешә тотып Гайнетдин карый кибетенә киткәнен күрсә, ул шундук шәкертләргә: «Зарабә. зараба, зарабу— кәрәчин алырга бара бу!» — дип хәбәр итте. Фәсен кыңгыр салып, хушбуй сөртеп купшыланып чыгып баручы Фәттах шәкертне күргәч, ул: «Зарабә, зараба, зарабу — кызыйлар карарга бара бу!» — дип, шәкертләрне көлдерде. Яшереп кенә эчеп йөрүче олы шәкерт, мыек Вафаның чыгып китүен күргәч, «Зарабә, зараба, зарабу— базарга кабарга бара бу» — дип, шәкертләр өчен күңелле минутлар тудырды. Аннан соң аның мәдрәсәдә олы шәкертләр укый торган китапка ияреп җырлаган: 
Гыйльме мантыйкның маузугсы, Мәкаләте санидыр. Ашыйк, эчик, уйныйк, көлик, Бу дөньялар фанидыр.— дигән җыры инде мәдрәсәнең бөтен шәкертләре тарафыннан җырлана башлады. Гомумән, Габдулланың җырчылык даны тиз арада бөтен мәдрәсәгә таралып өлгерде. Атна кичләрне, дәрестән бушагач, шәкертләр симәнкедер, чикләвектер сатып алып, әлеге почмак өстәл тирәсенә җыелдылар. Көйләп «Мөхәммәдия» укуларның, тышка ишеттермәскә тырышып «Тәфтиләү» яки «Зиләйлүк», «Ашказар» яки «Сакмар» көйләрен көйләп утыруларның уртасында һәрвакыт Габдулла булды. Дөрес, Габдулладан тыш мәдрәсәдә тагын Самат атлы бер җырчы малай бар иде. Күп вакыт Габдулла белән Самат парлап та җырлап җибәрәләр. Саматның тавышы хәтта Габдулланыкыннан көчлерәк һәм яңгыравыклырак чыга. Ләкин тыңлаучылар Габдулланың эчке моң белән җырлаган тавышын ярата төшәләр иде. Кайбер атна кичләрдә аны яшь хәлфәләр, үз бүлмәләренә чакырып, алдына төрле сый куеп, аның җырлавын үтенәләр. Габдулла кесәсеннән кечкенә дәфтәрен чыгарып, анда язып барган җырларына карап ала да, күзләрен йома төшеп: 
Җилфер-җилфер дә генәй, ай, йөргәндә. Җил ачадыр минем куенымны, Ябыгып, җитеп кенә, ай, йөргәндә, Жыр ачадыр минем күңелемне... — дип җырлап алып китә иде. Озак та утмәде, бу җыр кичәләренең даны бүтән мәдрәсәләргә барып җитте һәм андагы җыр сөючеләр атна кичләрне Мотыйгыягә берәм- берәм килеп чыккалап тордылар. Үзләре җырлаштылар. Бу кичәләр хәтта җырлый белми торган һәм, гомумән, музыкадан ерак кешеләрнең дә дәртен кузгатты. Хвалыинан килгән Шәймәрдән исемле мишәр шәкерте беркөнне: Кая мин дә бер җыр әйтеп бирим,—дип, «Шиповой калюса» дигән озын көйле бер җыр җырлап бирде:
21 
 
 
Ши-и-и-ново-а-а-а-й, һай, ка-а-алю-ю-ю-са Каты йө-йө-йөресә шипка-а-а алянаа-а. Габдулла аның җырыннан түгел, аның җырла}' рәвешеннән бик зур ләззәт таба һәм ул килгән саен: — Шәймәрдән, җырла әле теге «Шиловой калюса»ны, ул синең бик шәп чыга!— дип үсендерә, тегесе бу сүзне чынга алып, иренми, яңадан җырлап бирә иде. Шул ук атна кичләрне шәкертләрнең кара-каршы җырлауларында да Габдулла алдынгылыкны бирмәде. Тик язга таба килеп чыккан бер Мирхәйдәр Чулпани дигән шагыйрь кеше үзенең олылыгы һәм тәҗрибәсе белән яшь шәкертне чигендерә төште. Бу кайчандыр шушы мәдрәсәдә укып киткән, аннан соң Бозаулык ягында мөдәррис булып торган, шунда хөкүмәткә каршы ниндидер сүзе өчен төрмәдә утырып чыккан 40—45 яшьләр чамасындагы бер кеше иде. Ул элек тә мәдрәсәдә җыр чыгаруда, кара-каршы җырлауда алдынгы булып танылган һәм Габдулла аның турында ишетеп белә иде. Сирәк кенә сакаллы, саргайган чандыр йөзле бу кешенең күзләре әле һаман ниндидер яшьлек уты белән очкынланып торалар һәм аның үзен тоту, сөйләшү рәвешләре дә башкаларга охшамаган иде. Өч ел буе мәдрәсәдән аерылып торуына карамастан, ул бу юлы да сәлам биреп-нитеп тормастан: — һәй, кайда яңа җырчыларыгыз, кем белән үлән 1 әйтешәбез? — дип килеп керде. Мәдрәсәнең олы шәкертләре һәм хәлфәләр аны бик канәгатьләнеп, шаулашып каршы алдылар. — Сиңа каршы куярдай җыручыбыз булса, менә Габдулла әфәнде инде! — диделәр аңа һәм шул көнне кич белән карт шагыйрь белән яшь җырчының очрашуы булды. 
Һәлак итте бези, һай, бу җәһаләт, Кара шәм якты безгә бу сәфаләт, — дип мөхәммәдия көйләреннән берсе белән көйләп алып китте Чулпани. 
Күңелдә юк икән фәнгә юнәлеш, һәлак итте, дию, үзе юләр эш, — 
дип җавап бирде Габдулла. Габдулла җавап бирә алырмы, бирсә нәрсә әйтер дип тынгысызланып утырган шәкертләр һәм яшь хәлфәләр: — һәй, яхшы әйтте! — дип, иркен сулап куйдылар. Чулпани тагын икешәр юллы берничә шигырь әйтте, Габдулла аңа шундый ук ике юллар белән җавап кайтара барды. Ләкин әле бу Чулпаииның яшь шәкертне сынап каравы гына икән, ул үзенең шигырьләрен гарәп һәм фарсы сүзләре белән авырайта, фикерләрен катлауландыра барды. Габдуллага җавап кайтару авырая төште һәм, ниһаять, ул Чулпаииның бер шигыренә җавап бирә алмый тукталып калды. Чулпани җиңеп чыкты. Ләкин карт шагыйрь моның белән масаймады, киресенчә, Габдулланы мактарга тотынды. — Бу яшендә шигырь әйтешә белгән шәкертне мин әле гомеремдә беренче тапкыр очратам, маша алла! йөрәгендә бик бай хәзинә ята бу әфәнденең. Тик аның ачкычын гына табарга кирәк. Аның ачкычы гыйльме гаруз... — диде. Гаруз — гарәпнең шигырь теориясе дигән сүз иде. Габдулланың аны ишеткәне бар, ләкин өйрәтүчесен таба алганы юк иде әле. Аннан COIL моңарчы ул «шагыйрь булырмын, шунда гаруз миңа кирәк булыр» — дип башына да китермәде. Бу каракаршы шигырь әйтешүне ул үзенең әле Кырлайдагы һәм Кушлавычтагы иптәшләре белән кара-каршы җыр әйтешүенең дәвамы итеп карады. Тик ул вакытны бу әйтеш урам так
                     1 Үлән —җыр, шигырь (казахча). 
22 
 
 
макларыннан торган, ә хәзер ул, Габдулла, ни әйтсәң дә, гыйлем исе иснәгән, күп китаплар укыган шәкерт... Чулпани белән очрашу Габдуллага бер нәрсәне аңлатты: Габдулла, бик теләсә, олы гына кешеләр белән дә шигырь әйтешә ала, ләкин бу әйтешүләрдә җиңеп чыгар өчен аңа бер нәрсә җитми икән — гаруз, һәм ул Чулпани белән дуслашып китте, аңардан гаруз өйрәнергә тотынды. Чулпани мәдрәсәдә бер ай чамасы торды һәм бик зур теләк белән Габдуллага шигырь гыйльменең серен үзе белгәнчә ачарга тырышты. Татарның халык әдәбияты белән уртак бер нәрсәсе булмаган гарәп шигырь теориясе Габдулланы ялгыш эз белән алып китте. Габдулланың үсеше өчен гаять зур роль уйнаган һәм уйнаячак халык әдәбияты, аның җыры һәм бәете кинәт кирәксез әйбер булып калдылар. — Алай түгел, алай ярамый, бу шигырь теле түгел, бу урам теле! — дип Чулпани Габдулланы һаман халык теленнән һәм аның әдәбиятыннан гарәп һәм фарсииың суфилык әдәбиятына, урта гасырга таба өстерәде. Борынгы көнчыгыш шигыренә ияреп язылган аерым әсәрләрдән тыш берни дә юк. татарның киң халык аңлый торган үз шигыре тумаган иде әле. 4 Менә яз килеп җитте. Чаган, ярыннан күтәрелеп, мәдрәсәнең арт капкасына кадәр менде. Шәкертләр зур түземсезлек белән җомга көнне көтәргә тотындылар һәм шул көнне көймә белән Чаган өстенә чыгуның хәстәрен күрә башладылар. Җомга көн иртүк алар, алдан сөйләшеп кую буенча, мәдрәсә белән күрше сәгатьче Камали абзыйдан һәм балыкчы Кузьмадан ике көймә алып, аларны янәшә куеп, икесенең өстенә аркылы китереп такталар җәйделәр. Такталарга түшәлгән киез өстенә зур гына самавыр утырттылар һәм ярдан акрын гына кузгалып киттеләр. Ташу, киң булып, әллә кайларга, Әнисим күлләренә кадәр җәелгән; язның көмеш кояшы астында бөтен дөнья елкылдап, тирбәлеп тора; Роща ягыннан искән әкрен җил, гәүдә аша йөрәккә үтеп, күңелләрне кымырҗытып уза; ә уртасына төтен һәм пар чыгарып баручы зур самавыр утыртылган куш көймә, диңгез корабысымаи, акрын гына Рощага таба йөзә иде. — Я, егетләр, җырлап җибәрик!—диде көймәдәгеләриең берсе. — Сабыр итик, бераз ярдан ераклаша төшик, югыйсә, хәзрәт ишетер, — диде икенчесе. — Юк, егетләр, Мөхәммәдиядән башлыйбыз,—дигән тәкъдим ясады I абдулла. — Аның өчен хәзрәт бер сүз дә әйтмәс. Ә Рощага җитәрәк -Зиләйлүк» белән «Кара урмаи»нарга күчәрбез. һәм ул иптәшләренең җавабын да көтмәстән Мөхәммәдиянең «Чөн адәм җәннәтә керде» шигырен үзенчә үзгәртеп җырлап алып китте. 
Чөн адәм Рощага керде... Шәкертләр, көлешә-көлешә, Габдулланың җырын күтәреп алдылар һәм һәркайсы җырга Габдулла кебек бер үзгәреш кертте. Шигырьдәге «иблис», «елан», «дөя» сүзләре шәкертләрнең яратмый торган казый һәм хәлфәләр исеме белән алыштырылды: 
Хуҗа Әхмәтләрә ирде, Аны курде бакып Шәпеш... Ярдай ераклашкан һәм Рощага якынайган саен, шәкертләрнең тавышы көрәя, аларның яз шатлыгы белән туган тойгылары, шушы Чаган гашкынысыман, күкрәкләренә сыеша алмый таша, таша... Ниһаять, Габ
23 
 
 
дулла түзми, «Мөхәммәдиямне бер якка куеп, нәзек кенә тавыш белән сызып җиоәрде: 
Кара да гынай урман, караңгы төн... Яхшы атлар кирәк үтәргә... Көймәдәгеләр бердәм күтәреп алдылар: 
Карурманны чыккан чакта Кисеп алдым куш тирәк... һә-ә-әй! Дөньяда дус-иш кирәк... Бу бердәм күтәреп алынган җыр үзенең көче һәм моңы белән бөтенесенә ошады. Әйтерсең, кыш буе шәкертләрнең эчләренә җыелган әр, каргыш, нужа, кимсенү һәм әрнүләр ниндидер кара төер булып күкрәкләренә тыгылган да, алар көр тавышлары белән хәзер аны берьюлы чыгарып ташлыйлар, күкрәкләрен тазарталар. Бу бердәм, көр тавышта кешене басып торган кара көчләргә протест та, үзләрен кеше итеп санау тойгысы да, кыш суыкларыннан һәм мәдрәсә богауларыннан котылу шатлыгы да яңгырый. Габдулла моны аеруча нык тоя һәм ул тагы да дәртлерәк ашкыну белән дәвам итә: 
Заманалар авыр, еллар ябык, Дус-иш кирәк дөньялар көтәргә!.. Аңа кушылгансымаи ерактан икенче яклап килә торган көймәдән гармонь һәм русча җыр тавышлары ялганып китә, аларга Ротадан «чиер, чиер, чүк, чүк» дип кошлар сайравы кушыла. Җыр тына. Су өстенең ниндидер талгын, тантаналы чайкалу тавышы белән ишкәкләр шыгырдавы гына кала. Аннан югары күтәрелгән ишкәкләрдән чәчрәп калган алтын тамчылар чулт! чулт! итеп су өстенә сирпеләләр. Кинәт күңелне рәхәт талгынлык баса. Күзләр су белән күк тоташкан томанлы сызыкка текәләләр. Бөтен нәрсә: су, күк, офыктагы җиңелчә генә сирпелгән болытлар — бар да, бар да рәхәт кенә эреп утыргансыман тоелалар. Аларның тынлыгына ияреп күңелләр дә рәхәт кенә эри, күзләр дымлана... Күңелне ниндидер тирбәткеч моң баса һәм ни өчендер елыйсы, тәмле иттереп күз яше түгәсе, кемгәдер назланасы, кемгәдер бик җылы сүзләр әйтәсе һәм иркә сүзләр ишетәсе килә. Шунда кемдер килеп башыңнан акрын гына сыйпый башласа, күзләргә мөлдерәп тулган яшь шунда ук чишмә булып агып китәр төсле... Ул арада көймә тегермән буасына килеп җитте һәм ярга борылды. Шәкертләр, рәхәт талгынлыктан айнып, чынбарлыкка кайттылар. — Койрыкны бор, койрыкны! — Сул якны иш!   Әнә теге тирәккә якынлаш! — дип тавышлану китте. Көймәләрдә ыгы-зыгы башланды. 

Самавырны, ишкәкләрне, алып килгән төенчекләрне күтәреп ярга менделәр. Елга ярындагы куаклык араларында язгы дым бетеп җитмәгән иде әле. Шәкертләр аны бата-чума үтеп, инде кибеп өлгерГән һәм яшь үлән белән яшәреп утырган аланлыкка чыктылар. Үләннең балаларча беркатлы, саф үтә яшеллеге шәкертләрне сокландырды. Алар аңа гаҗәпләнеп караган хәлдә сихерләнгән кебек бераз тын тордылар. Аннан кинәт барысы берьюлы хәрәкәткә килеп, кем тарафыннандыр мәйданга • берьюлы ыргытылган тупларсымап тәгәрәшә һәм сикерешә башладылар. Иосыф, аяк-кулларында әйләнеп, аланлык буйлап тәгәрмәчсыман тә
24 
 
 
гәрәп китте һәм башкаларны тәгәрәшүдән туктатып үзенә сокланып ка- ' рарга мәҗбүр итте. — һәй, алай гына мин дә беләм!—дип кычкырды Гаодулла. Ул шунда ук кулларын тырпайтып үлән өстенә ташланды һәм бер-нке рәт таянып алганнан соң: лып! — итеп җиргә егылды. Шатлыклы бердәм көлеш астында ул турсаеп урыныннан торды һәм: — Монда җире тигез түгел. Кырлайда чагында мин менә шулай тәгәрәп Өчилегә барып, кайта торган идем, — дип шәкертләрне тагын көлдерде. Аннан соң, араларыннан иң яшь шәкертне әйберләр янында калдырып, утырыр өчен урын сайларга таралыштылар. Урман төрле яктан кычкырган тавышлар белән туды. — Малайлар! Таптым! — Монда килегез! Менә дигән урын! — Анда сазлык. 'Менә монда тау сыртында утырабыз! — Юалык таптым, егетләр, бире килегез! Ниһаять, шәкертләр беренче аланлыктан ерак түгел, Чаганның Ждекка килеп кушылган турында, карт кына бер тирәк янына җыелдылар. — Мин тапкан юалык шәп иде, малайлар!—дип Вафа үзенең бу урыннан ризасызлыгын белдереп куйды. Үзен саисытырга теләве аның самавыр иясе булуы беләирәк тә бәйләнгән иде. Ләкин ул да тарткалашып тормады, күпчелеккә кушылды. Ботаклардан коры-сары сыидыргалап, самавырга салдылар һәм аны шаулатып җибәрделәр. Аннан соң ашамлык төрелгән ашъяулык чишелеп, табынга җәелде, аның өстенә юача, чикләвек, көнбагыш, чуклы конфетлар чәчелде. Габдулла көттермәде, кесәсеннән агач шакмак чыгарып, аны чорнаган җепне сүтеп җибәрде дә шакмакка ипләштереп кертелгән кубызны урыныннан чыгарып авызына китерде. — Яле, Габдулла, «Әпипә»ие! — «Корсын балам»ны! — Гидергәйне! — Юк, юк, теге үзең алып килгән Казан көен!—дип заказлар яза башлады. Кинәт бар да тын калдылар. Дугалап эшләгән тимер ырнау эчендәге җиз тел уенчының бармак тибрәтүе белән әллә нинди сер сөйләгәнсы- ман акрын гына зыңлый башлады: — Зың! Зың! Зың! Зың!.. Габдулла көй уңаена кашларын алмаш-тилмәш сикерткәләде, озын керфекләрен чөйгәләп куйды, тешләре арасыннан кысылып чыккан сулышына тавышсыз гына үзенең эчке моңын кушып җибәрде, һәм бу әлеге серле зыңлауны уйнаучының талгын тына йөрәк җырына әйләндерде. һәрберсенең туган авылы, туган йорты, балалыгы белән бәйләнгән матур истәлеге күз алдыннан кичте. Көй араларында шәкертләр тойгыга бирелеп: — Әйт шуны! — Менә бу шәп! — Өзәсең бит үзәкне!—дип куйдылар. Калын битле кыска гына тере һәм чем кара күзле казах егете Иргали хәтта: — һай, кубыз тарткан бармакларыңнан айналаеи! — дип эчке соклану белән өзелеп куйды. 
6 Ул арада самавыр шаулап чыкты. Алып килгән чынаякларга һәм ai ач купыларга чәй ясалды. Сый башланды. Иң элек табындагы сыйга Әүхәди ташланды һәм, комагайланып, юачаларны бер-бер артлы авы
25 
 
 
зына гутыра башлады. Челән кебек озын, ябык һәм һәрвакыт ач йөри торган шәкерт иде бу. Аның артыннан башкалар да ашъяулык өстендәге сыйларга кул суздылар. Черт! Черт! — итеп чикләвек һәм көнбагыш ярулар китте. Габдулла табыннан бераз читтәрәк утыра иде. Ул үрелеп чуклы конфетның берсен алды да, — бу мәсьәләдә ул әле һаман Кырлайдагы Апуш иде,— яңадан урынына кайтып, яшел чирәм өстенә чалкан әйләнеп төште. Күктә зәңгәр ефәк өстендәге серле ак бизәкләр булып болытчыклар сирпелеп торалар иде. — Егетләр!—диде бераздан Габдулла, болытлардан күзен ала алмыйча. Кызык берәр сүз ишетергә әзерләнгән кебек елмаебрак бар да аңа карадылар. Ләкин ул бер кызык сүз дә әйтмәде. Тик уйчан гына тавыш белән сорау бирде: — Кемнең кем буласы килә? Көтелмәгән сорау булып чыкты бу. Шуңа күрә берәү дә берьюлы гына җавап бирә алмады. — Сакал-мыек чыгаргачмы? — дип сорады шадра Йосыф һәм бераз көттереп торганнан соң, — путешественник, — дип җавап бирде. — Анысы нәрсә тагын? — диештеләр шәкертләр. — Сәях була безнеңчә, — дип аңлатты Габдулла. — Ил гизүче... — һи, аның нәрсәсе бар?—дип каршы төште мыек Вафа, — сәүдә ачарга кирәк. Ил гизеп мал җыеп буламыни? Әнә Хуҗа Әхмәт хәлфә нишләтте? Гайнетдин карый белән кәрәчин кибете тотудан башлап алып китте. Ә хәзер югары базарда үз алдына таш кибет салдырып җибәрде. Кая таба! — Кәрәчин нәрсә ул? — диде Әүхәди, — пикарни ачып, күмәч кенә пешереп торсаң иде менә! Күңеленнән күмәч кайгысы чыкмаган бу ач шәкертнең хыялыннан бар да кычкырып көлделәр. Китте, минсиңайтим, бервакыт тегене үртәү: — Пикарни ачсаң, син күмәчеңне үзең ашап бетерер идең... — Әйе! Син пикарни ачсаң, шәһәр ач утырыр иде. — Биллаһи! Ярый әле сине ходай-тәгалә пикарни хуҗасы итмәгән! — Юк, мин чәчтараш булам, — диде Сираҗетдин Билюков дигән мишәр егете, һәркем аның сандык төбендә әллә ничә кат чүпрәккә төрен кадерләп кенә саклый торган үткен мирас пәкесе барлыгын белә иде. Шуңа күрә аның сүзенә шаяртып өстәүләр булды: — Иң кирәге бар инде синең. Шуның янына аяклы көзге белән бер йорт сатып аласың гына бар. — Габдулла әфәнде бик дөрес сорау куйды,— дип сүзгә катышты Гурьевтан килеп укып ятучы Ярулла дигән шәкерт. Бу — Габдулладан бер-ике яшькә олырак, спай киенеп йөри торган нәзакәтле генә егет иде. Ул аталарыннан еш кына акча һәм күчтәнәч алып тора, бүгенге юача белән чикләвек аның пае иде.  _  Безгә милләтебез өчен файдалы эш күрсәтергә кирәк. Мин үзем милләт өчен файдалы китаплар язучы мөхәррир булыр идем... Шәкертләр бу фикергә каршы да килмәделәр, шул ук вакыт бу алар- да артык кызыксыну да уятмады. Мулла булып, бай кызына өйләнергә хыялланып йөргән Фәттах үз фикерен яшерер өчен Мостафага бәйләнде.   Безнең Мостафа нигә бик мыштым гына утыра әле. Беләм, беләм мин аның нигә дәшмәгәнен. Мулла булып бай кияве булырга исәп тота уЛ< диде ул һәм ясалма рәвештә көлеп җибәрде. Юаш Мостафа кып- кызыл булды. Фәттахка шул гына кирәк иде: __  Әнә, әнә, кып-кызыл булды малаең! Дөрес икән! Габдулла үзенең юаш иптәшен яклауны тиеш тапты һәм: — Юк, Мостафа мулла булырга да, юрга булырга да җыенмый. Ә менә мин чынлап та бай кияве булырга йөрүчеләрне беләм.
26 
 
 
Фәттах, сизенеп, сүзне икенчегә борып җибәрергә теләде: — Туктале, тукта, Габдулла, ә син үзең соц, үзен, кем булыр идең, пигә әйтмисең? Духтырмы? — Минме? Шөпшә булыр идем, — диде Габдулла. — Шөпшә?! — Әйе. Шөпшә булып, бай кияве булырга теләвен яшерергә азапланган кешеләрнең борынын чагар идем... Бар да көлеп җибәрделәр. Иргалигә бу аеруча ошады. — Уибуй, Абделлә! Бу үзең уйлап тапкан сүзбә? Фәттах әнә борынын тотып куйды, гой. — диде. Фәттах үзе дә сер бирмәскә тырышты, иптәшләре белән бергә көлеште. Ашап, эчеп, күңелләр көрәеп алгач, егетләр җырга күчтеләр. Башта Габдулла моңлы итеп «Сакмар»ны җырлады. Аның «Үсәдер кызлар әнкәсе куенында» дигән сүзләре шәкертләрне кызлар мәсьәләсенә күчен җорланырга, кыю-кыю гына сүз уйнатып алырга мәҗбүр итте. Аннаң күмәкләп «Тәфтиләү» көенә «Инсан улан» шигырен җырладылар: Инсан улан өстенә тау Төшсә дә хәүф итмәсен, Батыйнан хәүф итсә дә ул, Заһиран белгертмәсен, дигән шәкертләр җырың Габдулла: Инсан улан өстенә мич Ауса да хәүф итмәсен, Фатыймац сөйсә дә сине, Заһирга белгертмәсен! — дип үзгәртеп очлады һәм җырны, бәетләрне, монаҗәтләрне үзгәртеп җырлауга оста Габдулланың бу яңа импровизациясе шулай ук шәкертләрнең һушына китте. Ниһаять Иргали дә түзмәде, ул кулында юк думбраны чирткәнсыман итеп: Һәй! Домбраң көйгә киләмәү борамаса, Кем белер кемнең җаен, сорамаса, Ир җигит мал тапкан мән ни буладе, Кодаем бер җагыннан корамаса, Ай-бай! — дип әллә кайларга киң ташу өстенә яңгырап киткән сузынкы тавышы белән җырлап бирде. Аннан соң шәкертләр тагын әлеге аланлыкка чыгып тәгәрәшә һәм сикерешә башладылар. Фәттах белән Иргали билләреннән алышып, көрмәкләшеп алып киттеләр. Мыек Вафа белән Шадра Йосыф бер якка утырып «төтен чигәргә» тотындылар. Яшь шәкертләр аларның бу «батырлыкларына» исләре китеп карадылар. Мәдрәсәдә бу, әлбәттә, бик зур язык санала, әмма шул ук вакыт үзенец кыюлыгы белән шәкертләр арасында ниндидер курку катыш кызыгу тудыра иде. Китте шәмшәкәр уйнау. Шәкертләр берсе өстеннән берсе сикерештеләр. Габдулла: — Миңа берәү генә җитми, торыгыз икәү! — дип, ике шәкертне аллы- артлы тезләренә таяндырып куйды да, ерактан йөгереп килеп, сикермичә, кыйгачлап узып китте. Шау-шулы көлеш, сызгырыш Рощаны яңгыратты. Шәкертләр озакмы сикерешкән һәм аунашкан булырлар иде, билгеле түгел, әмма кемнеңдер исенә килеп төште: — Егетләр, төш җиткән, җомгадан калабыз!.. Сискәнешеп, кайсы төшлеккә, кайсы үзләренең күләгәләренә карадылар. — Кара әле, чынлап та, малайлар! Хәзрәт кирәкне бирер! Шатлык кинәт сүрелде. Шәкертләр теләр-теләмәс кенә кузгалыштылар да, әйберләрен җыйнап алып, көймәләренә юнәлделәр.
27 
 
 
Туган семья җылылыгыннан мәхрүм диярлек үскән Габдулла иптәшләр семьясында сүнми торган, бер җирдә сүнсә, икенче урында кабынып, ялганып китә торган яктылык һәм җылылык тапты. Шадра Йосыф оеләи, I урьевтан килгән Ярулла белән, үзенең чәйдәше Мостафа белән, аннан соң Гайнетдин казый мәдрәсәсеннән килеп йөри торган Миңлебай ләируллин атлы шәкерт белән ул аеруча дуслашып китте. Казан ягыннан, Мораса авылыннан, килеп укып ятучы Миңлебай үз авылында ук үтә зиһенле һәм кыйраәтле 2 шәкерт булганга коръән ятларга утыртылган. Аның хәлфәсе: «Миңлебай» ул мужик исеме, син галим буласы кеше, исемеңне «Габдулла»га алыштырырга кирәк, — дигән тәкъдим ясаган. Кешеләрне бу исемгә күнектерү өчен Хафиз карый аңа шундый киңәш биргән: «Миңлебай» дип дәшсәләр, сии әйләнеп карама, ишетмәгәнгә салыш. «Габдулла» дип дәшсәләр генә әйлән! Миңлебай киңәшне тоткан һәм, чынлап та, өендәге семьясы да, урамдагы иптәшләре дә тиз арада аның яңа исеменә өйрәнеп киткәннәр. Габдулла белән танышып алганнан соң, алар бер-берсен «адаш» дип йөри башладылар. Бу иптәшләр күмәкчәсе Габдулланың гомер юлындагы яңа табышы булды. Ул аңа чытырдап ябышты. Бара-тора ул үзен аңардан башка ялгыз итеп күз алдына китерә алмас булды. Ләкин ул иптәшләрен төчелексез, беркатлы ярату белән яратты. Хәтта аның чәнечкеле теленнән иптәшләре җәберсенәләр дә иде, шулай да Габдулланың ачы теле төбендә дуслык тойгысы ятуын сизделәр алар. — Синең телеңә эләкмә инде, — диде бер рәнҗегән иптәше, — синең тел Сираҗетдин пәкесеннән ким түгел. Габдулла аңа: — Дөрес әйттең. Ләкин мин телне аның пәкесе кебек чүпрәккә төреп, сандык төбенә салып йөртә алмыйм инде, — диде. Ләкин менә укулар тукталды. Шәкертләр кайсы кая таралышып беттеләр. Баераклары туган якларына, үз семьяларына кайтып киттеләр. Олырак шәкертләрнең бер төрлесе казах арасына, «молдәкә» булып, балалар укытырга, кайбере Оренбург ягына йон юарга, кайбере ерак приискаларга, кайберләре Мәкәрҗә ягына официант булып эшләргә таралыштылар. Мич арасында яшәгән Сәлүк суфины һәм кая китәргә белми аптырап калган һәм әңгәмә сөйми торган^ бер авыру шәкертне исәпкә алмаганда, Габдулла буп-оуш мәдрәсәдә оер үзе калды. Күмәк- чәдән башка яшәүнең читенлеген Габдулла менә шунда тагын да кискенрәк тойды. Дөрес, бу вакытлы хәл иде. Ләкин Габдулла моңа шактый вакыт күнегә алмый аптырап, ямансулап йөрде. Эч пошуын басар өчен ул Сәлүк суфи белән берәр бәхәс тапты һәм бу күп вакыт суфиның ачулануы белән бетте. Беркөн суфи намазлыгы өстендә дисое тартып утырды-утырды да «Мөхәммәдия»дән шушы сүзләрне көйләп җибәрде: Аны белмәдикем рәхман, Бирептер анлара иман... Габдуллага бәхәс кабызып җибәрергә җитә калды бу. — Суфи абзый кара инде, оҗмахта Адәм белән Хавва оодаи җимешен урлап ашаганны ходай тәгалә белми калган! һәрнәрсәне күреп торучы ходайның тегеләрне сизми калуы ничек була инде ул? _ Тәүбә әстәгъфирулла, диген, сафсата!3 — дип чәпчеп китте суфи,
                     2 К ы й р а ә т — коръәнне яхшы уку. 3 Сафсата — юк-бар сүз, ересь. 
28 
 
 
ләкин үзе Габдулланың соравына берничек тә җавап бирә алмады. Габдулла аның саен бәйләнде: — Менә шуны язган кеше тәүбә итсен, пигә мин итим! Ул бит ходайны берни дә белми торган итеп чыгара. Нигә, шулай түгелмени? _ Китапта шундый сүзләр була, сафсата, ул бер төрле языла, икеш че төрле аңларга кирәк аны... — Ничек алай инде ул? Китапта алланы, бер вә бар, дип язалар. Мин аны, ике һәм бер дә'юк, дип аңларга тиеш буламмыни? — Көфер сөйлисең, ләгыйнь, тәүбә, диген! Әйттем, кайттым, диген! Кире аңларга тиеш нәрсәнең лаземе була, лазем 4 түгеле була, шуны да аңламыйсың. — Аңламыйммы соң? Диндә тәмәке тартмагыз, аракы эчмәгез дигән сүз бар. Аны киресенчә аңларга кирәк, әлбәттә. Бу — лазем була. Инде менә муллаларга гошер бирегез дигән сүз бар. Моны да киресенчә аңларга кирәк. Аларга сукыр бер тиен дә бирергә ярамый... — Тьфү, билләһи! Авызыңа иблис төкергәндер синең, ләгыйнь, сафсата! Кит, тотынма, тәһарәтсез кулың белән самавырга! Мин аны бисмилла әйтеп кенә тотам. Син дәһри белән моннан соң минем алыш-би- решем юк! Габдулла бу мәзәк бәхәстә җиңеп чыгуы белән канәгатьләнеп көлә һәм тына. Сәлүк суфи, чынлап та, аңа үзенең төпсез самавырын бирмәс була. Ләкин, күп тә үтми, ул үзе үк ямансулый башлый һәм Габдулланы дәшеп ала: — Ләгыйнь икәнсең, бар инде алайса, куеп җибәр самавырны, бер ләззәтләп чәй эчеп алыйк, дамелла Габдулла!.. 
8 Чәй дә эчелә, Сәлүк суфи белән бәхәсләр дә, самавырдан бөркелгән парсыман, шунда ук юкка чыга. Мәдрәсә эчен авыр тынлык баса. Тәрәзә пыяласында бәргәләнә торган шөпшәнең ярсый-ярсый бызылдавы да ул тынлыкны бозмый, киресенчә, ул аның эч пошыргычлыгын арттыра төшә. Габдулла, урыныннан кузгалып, тәрәзәгә бара һәм аны ачып шөпшәне чыгарып җибәрә. Тышта ком бураны... Җаекның июль-август айлары өчен табигый картина бу... Кара тузан Каспий ягыннан искән җил белән җпрне-күкне иңләп шәһәр өстенә кемнеңдер каһәре булып дулап килә. Габдулла, үзенең Казанда калган әнкәсе Газизә апайга хат язганда дөрес адресын күрсәткәннән соң. шаяртып: — Город Комбуранский, Чокыр-чакыр урамский, — дип язсаң да килер, - дип куйган иде. Бу уен сүздә, уйлап карасаң, никадәр чынлык! — Тәрәзәне яп, дамелла Габдулла, тузан кертәсең бит өйгә! — дип сукрана Сәлүк. Габдулла, әйтерсең, аны ишетми, тәрәзәдән ком бураны аша, еракка, Чаганның ар якларына, Әнисим күлләренә карап тора. Язгы ташудан соң бик нык кайткан һәм саегып калган Чаганның комлы ярлары буйлап өермәләр биешеп уза... — Эх,шул өермә булып, бөтерелеп үтсәң иде бер!—дип уйлана Габдулла. Нәрсәнедер өерәсе, кыйратасы, тамырыннан куптарып ташлыйсы килә аның. Тик нәрсәне? Ул аны үзе дә белми. Җилнең яңа дулкыны тәрәзәне шалт итеп яба. Сәлүк суфи моны Габдулла япты дип уйлый: «Минем сүзне тыңлый үзе тагы» — дип кинәнеп куя. Газизә апа янына барыргамы әллә? — дип, Габдулла уйланып кала һәм шунда ук фикереннән кире кайта: юк! Яшь җизние — «Савраска I абдерахман» өйдә бит! Габдулланы күрсә, ул нидер йотып, аны тама
                     4 Лазем — тиеш. 
29 
 
 
гыннан үткәрергә белми йөргән күркә кебек «голдыр! голдыр!» килә оашлый, кикеренә, аның саруы кайнарга тотына. Габдерахман үзе күптән түгел генә баеның йөгәненнән котылган, те- Iеләй итеп, болай итеп җыйган акчасы белән тире сәүдәсенә керешкән егет. Шул акчасын да ул туйга тыгып бетерә язды. Хәзер аның иң курыккан нәрсәсе^оер-оер көтелмәгән хәл: янгын, талану, югалту, тире бәяләре төшү, бер-бер кардәш ыруы белән берәр хәл булып, моңардан ярдәм сорап килү, теге, бу... Шулай булгач, ул карун кебек саран һәм артык сак булырга тиеш иде. Бу андый түгел. Көтелмәгән хәлләрдән куркуы аркасында, ул артык акча җыймый, тапкан берсен типтереп бетерергә ашыга. Аның иң кызыккан һәм кәеф тапкан әйбере — ат. Кыбырсынып торган таза күк айгырны каралы-кызыллы лак белән буяган, елтырап торган җиңел генә пролеткага җигеп, дилбегәләрне күтәрелеп, сузылып торган кулларына тоткан килеш, кирәк булса-булмаса, шәһәр уртасыннан узып китүе үзе нәрсә тора! п Кем оу уклау йоткан кебек утырып бара?—дип көлеп сорыйлар кайберәүләр аның турында. Ләкин аның юртагына, аның төз сынына, кырынрак салган кырпу бүрегенә, очларын бөтеребрәк җибәргән мыегына карап, сокланып калучылар да була: — Карасана, кемәй, нинди сылу кеше! Аның купшы юртак җигеп, елтыравык пролеткада кәефләнеп йөрергә яратуы кеше күзендә билгеләнми калмый: «Савраска» дигән кушамат тагалар үзенә. Менә шул Габдерахман кайиеше Габдулланы күрү белән телдән кала, аны очкылык тота башлый. Үксез кайнеше, әйтерсең, аның менә шул «кәефләнеп яшәвен» тартып алырга, аның җилкәсенә менеп атланырга дип килә! Юк, юк! Ул бары хатыны Газизәне генә белә, ә аның үксез, ярлы туганнарын ул: «зиайт ни зиайт!» Болай да бу өйләнүендә ул шактый оттырды. Дөрес, ул Газизәне яратып алды. Ләкин шуның белән бергә Галиәсгар байның балдызы итеп алды бит ул аны. Бай придан һәм киләчәктә Галиәсгар бай белән компаньон булу өметләре бар иде бит аның. Кайда булып бетте алар? Бай үлде. Компаньонлык планнары, бай семья белән туган-тумача булу, йөрешү хыялы юкка чыкты. Шуның өстәвенә менә монда бер ятим һәм ярлы шәкерт килеп «аның җилкәсенә менеп утырырга» тора! әлбәттә... 1 
Беркөн Газизә апасы Габдулланы урамда очратты һәм, бик рәнҗеп, аны битәрләде: — Жизнәң белән холыкларыгыз килешми икән, миңа кинә тотып 1 йөоуеп нәосә’ Туган-тумачадан бизгән кардәш турында укыган китап- ,** ' ӘЙТӘ? Әнә дәү апа авырып ята: Габдулланың киткәннән бирле бер <илеп караганы да юк, ди. Тәкәбберлегеңме бу синең? — Жизни үлгәч Галекәйие сыйдырдылар, мин сыймадым бит, инде нигә миңа ронжи?-диде Габдулла, - юк, мин анда бармыйм. Җизни бер яры киткән арада синең яныңа барып чыгармын әле... 
Габдулла җизпәсенең үзенә карашын һәм аның фикерләрен сизеп алу белән аларга йөрмәс булды. Урамда очраганда да ул аңа сәламне ярлы һәм ятим Габдулла булып түгел, аңардан да баерак, тәкәбберрәк кеше булып, башын күтәребрәк биреп китә башлады. Габдерахман, хәтта, бер көн кайтып, хатынына зарланып торды: 
 _  ул СПНең энең нишләгән, йөз мең тапкан мәллә, җизнәсе белән бөтенләй әлләкем булып исәнләшә?! Кешеләрнең үзара мөнәсәбәте байлык, дәрәҗә оелән генә билгеләнә дип белгән, шулай тәрбияләнгән кешенең бу гаҗәпләнүе табигый иде, 
1 К и н э тоту — ачу саклау (китапча). 
30 
 
 
һәм ул «Савраска»ныц каядыр сәүдә белән китүен ишетеп, апасы янына барып чыкты. Тәрәзәләре яшел гөлләр белән челтәрләнеп торган, апасының сәләтле куллары белән җыештырылган җыйнак һәм чиста әйтә өч-дүрт кенә сәгать булса да үз өендә, үз семьясында утырган кебек утырып калды ул. Апасы ана керләрен алын килергә кушкан иде. Энееенен намазлыкка төргән керләрен актара-актара Газизә: 
 __  Әбәү, Габдулла, намазлыгын бигрәк каралган, бик еш намаз УКЫЙСЫҢМЫ соң син? — дип сорады. — Намаз укуныкы түгел ул, апа, — дип җавап бирде Габдулла,— ашханәдә аш пешергәндә аны алъяпкыч птеп бәйлим, корымлы табалар, качтрюлләр тотарга туры килә, шуңардан карала ул... Аннан соң. апасы кер юган арада, Габдулла йөгерә-йөгерә һәм бик зур теләк белән аның савыт-сабаларын юып йөрде. — Кирәкми, Габдулла, үзем юармын, — дип карады апасы. — Юк. апа, бу миңа үз өемдә, үз семьямда эшләп йөргән төсле рәхәт бирә, — диде Габдулла һәм, кирпеч вагы төеп, самавыр агартырга тотынды. Аңа чынлап та бик рәхәт иде. Саҗидә апасыннан соң аның өчен туганлык җылылыгы саклап килгән бердәнбер кеше иде бит Газизә. Алар эшли-эшли бик күп сүзләр сөйләштеләр шунда. Габдулла Өчилене, Кырлайны, Яңа бистәне исенә төшерде. Газизә әти-әииләре турында әле- гәчә Габдуллага билгеле булмаган нәрсәләрне сөйләп бирде. Әтисе Мөхәммәтгарифнең Әтнә базарыннан кызмача кайтып: — Минем улым мулла булмас, алла боерса!—дип өстәл сугуын хәтерләде. — Менә кызык! Ни өчен мин мулла булырга тиеш булганмын соң, нигә ул алай дип әйткән икән? — дип төпчеде Габдулла. Хәзерге чор өчен табигый булып килә торган бу сүзнең ул чор өчен өр-яңа һәм кыю сүз булуын ул төшенмәде. Бит киявенең шул сүзе һәм гомумән муллаларга хас булмаган холкы, эчкәләргә яратуы өчен бабасы — кызы Мәмдүдә янына килеп: — Бу эчкече белән торганчы, әллә аерыласыңмы? — дип язып бирде. (Бу вакыт Мөхәммәтгариф каяндыр «төшереп» кайткан да түр башында сәкедә черем итеп ята иде). Шунда аның кызы, Габдулланың анасы, Мәмдүдә камыш каләмен загфыран карага манып атасына: Мине аннан аерганнан, Илтеп утларга салганнан, Ля язарры, вә лә янфәгъ, Моны фәһем ит, газиз әткәй! 1 — дип язып бирде һәм сөйгән ире Мөхәммәтгарифтан аерылуны кискен рәвештә кире какты. Габдулла апасыннан бу вакыйганы ишетеп, бигрәк тә анасының шигырь язуын белеп, бик әсәрләнде. Ул бу дүрт юлны кабат-кабат эченнән укып утырды, аннан соң апасына: Апа, мин дә бик күп җыр беләм бит, — диде һәм мәдрәсәдә атна кичләрне җырлый торган җырларны сыздыра башлады. Ак иделкәй буе андызлык, Ай-Һай гына безнең ялгызлык, Яшь чагында аңсыз түгел идем, Кисте муенымны ялгызлык... Газизәгә бу бик нык тәэсир итте. Ул да үзенең әкрен генә тавышы оелән үз җырын ялгап алып китте: Биек, биек кенә ай өйләрдән Төтен генә чыга кыл кебек, Чит җирләрдә яшәү бик ямансу, — ----------------  Бер көннәрем тоела ел кебек. 1 — Ни зарар, я ни файда? Шуны уйла, газиз әткәй!

 
 
Аннан алар икәү бергәләп җырладылар. Габдулла үзе җырлый, үзе: «Әй тагын шулай бераз утырсамчы, җизни генә кайтып кермәсәче!» дип уйлана иде. Габдулланың, исенә Казаннан киткәндәге җыр килеп төште: 
Аяз гына булса айга көч, Болыт булса гына көнгә көч, Кая да гына барсаң тик бер кояш Күбәләктәй газиз җанга көч... Газизә кер юып торган җиреннән кинәт идәнгә утырды да, башындагы яулыгын кайтарып, күзләрен каплады. — Апа, ни булды сиңа? — дип, Габдулла йөгереп килде һәм, апасының җилкәсенә кулын салып, аның янына утырды. Апасы шунда ук аны кочагына кысып алды һәм энесенең битләреннән, күзләреннән үпте. Габдулла уңайсызланып китте, ләкин апасының кочагыннан аерыла алмады. Ул үзенең иреннәрендә яшьнең тозлы тәмен тойды, тик кем яше, үзенекеме, апасыныкымы, белмәде. (Дәвамы бар)