Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

★ 
ИСЕМСЕЗ ХАТЛАР ТУРЫНДА 
Аңлый алмыйм мин һаман да, Әйтегез, зинһар, шуны: Шундый хатларны язарга Кайсының бара кулы? 
Чеп-чи ялгап һәр юлында, һәр сүзе — пычрак яла. Күпме чын иптәш турында Ул сине шиккә сала! 
Тикшереп бушка шуларны, Никадәр вакытың уза, Әрнетеп шулар җаныңны, Күпме нервыңны боза! 
Үз-үзең белми йөрисең Шундый чакларны, — дисең. — Әйтегезче: нишләтергә Андый хатларны? — дисең... 
Әйтсәм-әйтнм, тыңла, дустым, Мин моның юлын беләм: Ат та бәр мичкә аларны, Тот та син эскәк белән. 
Шик тә төшмәс башкаларга һәм буялмас үз кулың... Юкса, син үзең ачасың Андый хатларның юлын! 
ТӘНКЫЙТЬКӘ МӨНӘСӘБӘТ МӘСЬӘЛӘСЕНӘ КАРАТА 
Син берәүне тәнкыйть итсәң: — Бик дөрес! Әйбәт,— ди ул. Әшнәсенә тел тидерсәң: — Бу — нахак! Гайбәт!—ди ул. Инде үзен тәнкыйть итсәң: — Бу — яла!—дип кычкыра.

 
 
ЯЛАГАЙ БЕЛӘН БЮРОКРАТ (Мәсәл) Чыкмасмы, дип, бер эш, Пешереп бик күп бәлеш, Чакырып кунакка, Язу җибәрде ялагай Бер бюрократка. Шуннан соң ул бер ай Бюрократтан җавап көтте. Көтә-көтә шулай Ай ярым да үтте, Ике ай да үтте, Бәлешләр дә катып бетте. 
Бу мәсәлдән моральны Эзләп тә торма хәтта: Нинди мораль булсын Ялагай белән бюрократта?! 
ЭПИГРАММАЛАР 
ШӘРӘФ МӨДӘРРИСКӘ 
Күптән инде әйтте ул: «Тормышны Өйрәнәм, дип, шәпләп бүгеннән...» һәм... күзәтә күптән һәр күренешне- Әмәт тавы биеклегеннән. 
МӘХМҮТ ХӨСӘЕНГӘ Язабыз да, басабыз да — Каләм кулларыбызда! Шаулап сулар агып тора Шигырь юлларыбызда. Н. Киз ә н о R