Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘХМӘТ ИСХАК ШИГЫРЬЛӘРЕ 


Була авыр һәм бик озыи Тауга менү юлы. Хәтта кечрәк үргә менгән һәркем белә моны. 
Шуңа тау ул — нишләтәсең! Төшү ләкин аска Була, диләр, шактый җиңел һәм шулай ук кыска. 
Зур тау иде минем алда. Мин илле ел мендем. Аның җиңел түгеллеген. Үзем татып белдем. Мин очында хәзер аның. Йөрмәгән юл — алда. Б ел м и м: н и н д и к ы е н л ы к л а р Көтә мине алда? Нинди булыр аннан төшү? — Торам, карап аска. һәм мин күрәм: булмас җиңел, Булса да ул кыска... Яздым моны шуның өчен: Менгән чакта, улым, Эшләп калдыр күбрәк эшләр, Озын чакта юлың! 
Ник син, кырым, якты кырым, Дулкынланасың болай? Җавап итеп, алтын җырын /Кырлады миңа бодай: — Шатлыгым зур — шуңа күрә Дулкынланам, туганнар. Кем көн саен була миндә, Бу шатлыкны шул аңлар. Күпме гомер сөрмәдем мин, Ниләр генә күрмәдем! — Ләкин мондый кешеләрне һәм кадерне белмәдем.

 
Күп кичердем мин башымнан. Шундый чаклар бар иде: Тик күз яше һәм тир белән Сугарды кеше мине. Мин корыдым, киптем бары... Ә бүгеи эшләр бүтән: Күңелсез, авыр ул чаклар Кайтмаска үтте күптән. Кеше хәзер, ни кирәксә, Бирә миңа барын да. Тулып ташый алтын соклар Минем башакларымда. Куйган көчен игенченең Аклап зур шатлык белән, Кешеләргә көннәи-көн мин Күбрәк бәхет китерәм. Күреп бәхтен кешеләрнең, Ничек соң шатланмаска, Күңеле кебек аларның, Ничек дулкынланмаска? 
язгы хыял Алтын кояш коя алсу нурлар Җем-җем карлы кырлар өстеиә. Кар астыннан гүя шаулы җырлар. Гөрләвекләр җыры ишетелә. 
Кыр ягыннан йомшак җилләр белән Исеп китә җепшек кар исе. Җир йөрәге шунда нишли икән? Ничек шуны ачып карыйсы? 
Китә язган чакта җиргә тиеп Кар тотучы кызның көрәге, Якты язның якынлыгын сизеп, Тибә микән җирнең йөрәге! 
Бу, диярсез, хыял җимеше генә, — Бернинди дә йөрәк юк анда! Алай булса, нәрсә соң ул тибә, Дөп-дөп итеп, тамчы тамганда? 
❖ :j: Яраланды минем күкрәк сугышта. Озак яттым, ала алмый сулыш та. Төзәлмәс тиз яраң, — диде дәвачы. — Фәкать сабрың, — диде барлык дәвасы. Озак үтми, ләкин, тордым яңадай, Йомылды, калмады эз дә ярадай... Кара, зинһар, йөрәккә, әй, кара күз: лра салдың аңа, әйтеп авыр сүз.
1945 
 
Диделәр: — Тиз төзәлә мондый яра. Озак йөрдем, ышанып, мин бичара. Гомер үтте, ләкин ярам төзәлми, һаман әрним, авыртуга түзәлми. 
ЗӨҺРӘ 
Чиләкләрен асып көянтәгә, Уртасында айның бер ялгыз, Ала алмый күзен, җиргә таба Карап тора, басып, гүзәл кыз. 
Үгилекнең изү-кысуына Түзә алмый, ташлап җирне ул, Айга менгән. Карап моңсу гына, Басып тора шуннан бирле ул. 
Карашыннан аның җир өстенә Сагышлы нур гүя коела. Туган җирне ташлап китүенә Ул үкенә төсле тоела. 
Булса иде әгәр мөмкинлеге, Кайтыр иде төсле яңадан... Эх, бу туган җирнең якынлыгы! —- Аерылмасын кем дә аңардан! 

Янып, көеп, кайнар юллар кичкән чакта. Чишмә табып, суырып суын эчкәй чакта. Кипкән ирен татлы дымга тигән чакта, Эх, аерылмый бер эчәргә!—дигән чакта. Гел уйладым синең татлы иреннәрне, Иреннәрне иреннәргә тидергәнне...