Логотип Казан Утлары
Поэма

ИДЕЛ ХИКӘЯСЕ

★ 
ПоэмаV 
Үтте көннәр, зарыктырып үтте, Аналары әле Питерда; Аны көтте һәркем, сөенеп көтте. Тизме икән чыгар кайтырга? 
Кар сулары акты. Идел тулып, Актарылып бозлар актылар; Ярларында аның, шалаш корып. Балыкчылар учак яктылар. 
Инде тынды апрель ташулары;' Кар астыннан чыкты игеннәр — Яшелләнә уҗым басулары, Яфрак ярыр тиздән сиреньнәр. 
Огородников озак көттермәде; Көндәгечә, менә бүген дә, Чиккән күлмәк киеп килеп керде, Чуклы билбау аның билендә. 
Күптән таныш аның киемнәре — Чуваш халкы шулай киенә. Туган йорты кебек якын күреп, Узды егет таныш өенә. 
һәм елмаеп куйды: — Владимир Ильич, Соңламадым бугай, күрәсез? — Әйе, сез, Никифор Михайлович, Сүзегездә тора беләсез. 
— Мин бүлдердем, ахры, гафу итегез, Чумып тагын тирән хисләргә, Сез, Владимир, нидер укый идегез. — Теге китап... «Нәрсә эшләргә?»... 
— Яхшы сезнең теләк, уегыз. — Бергә булсын барыр юлыбыз, —
                     V Ахыры. Башы дүртенче санда. 
33 
 
 
Дип Владимир килеп кулын кысты, Күп җылырак итеп көткәннән; Кем соң аның яңа, якын дусты, Танышлармы алар күптәннән? 
...Үткән елның көзе иде бу, Алмагачлар алма койганда; Ә балыкчы инде үзенең Җылымнарын кире җыйганда; Киткән чакта кошлар көньякка, йөзеп аяз, зәңгәр һавада; Ишекләре гимназиянең Ачылганда инде яңадан, Килде ялгыз чуваш егете, Якты иде аның өмете; Сорады ул ихлас күңеленнән: Хәзерләүне латин теленнән. Карагандай итеп бүрегә, Карадылар аңа биредә; Укытучы әйтте аңарга: Килдек, — диде, — шундый карарга; Шушы сезгә безнең сүзебез: Рус та түгел икән үзегез; Акчагыз юк шуның өстенә, Эшләп булмый, димәк, һични дә... 
Ачу чыкты егет йөзенә, Сизмичә ул хәтта үзе дә: Изүчеләр сез!—дип кычкырды. Күзләрендә нәфрәт очкыны Ялкынланды һаман көчлерәк, Ялкынланып типте яшь йөрәк. — Ишеттегез менә сүзең, дип. Чыгарыгыз куып үзен, дип,— Боерык бирде шунда директор, Хаксызлыгың, имеш, белеп тор... — «Менә алар ничек уйлыйлар; Ник кешене болай хурлыйлар? Ә хаклык бит аның ягында»,— Дип Владимир һәркем алдында: — Сезне,—- диде,—үзем хәзерлим, Иптәшегез сезнең хәзер мин. 
Гимназия кинәт гөж килде; Владимирда — һәркем күзләре; Аяз көнге яшен шикелле Тоелдылар аның сүзләре. 
Директорның ике уң кулы Өйләренә килде соңыннан; — Ульянов бит. Имеш, кем улы Чыгып бара әхлак юлыннан. 
Үзегез, имеш, уйлап карагыз, Кемне яклый сезнең балагыз? 
3. wc. ә.- № 5.
34 
 
 
Соны моның, имеш, шәп булмас,. Ярамый бу, ничек дисәк тә; Өстәвенә, имеш, бу чуваш Полшшядә начар исәптә. 
Балагызга ана булыгыз, Ул тыңларга тиеш анасын, Шушы чуваш белән улыгыз Өзсен, имеш, үзенең арасын. 
Җавап бирде ана боларга: — Ныклап,— диде,— уйлап карадым. Начар нәрсә күрмим моңарда һәм улымның яклыйм карарын; Хакыйкатьне чөнки аңлый ул, Алдый белми дус һәм ишләрен. — Дөрес, әнкәй! Минем сүзем шул: Ничек әйттем — шулай эшләрмен; Ике төрле сөйли алмыйм мин һәм әхлакны шулай аңлыйм мин. 
Шушы көннән башлап бергә алар, Улларыдай бер үк ананың; Быел язын мәктәп тәмамлыйлар. Тормыш көтә алда алариы. Бер хис белән тибә ике йөрәк: Ия булу кирәк белемгә, Тормыш алда, өйрәнергә кирәк Алга карап яши белергә. Дуслар менә китап дөньясында; Сөйлим дисәң сөйләр сүзенне, Киңәшчең дә алар, дусларың да. Ачучы да алар күзеңне. Менә Пушкин. Күп ел элек моннан, Хыял итеп ирек дөньясын, Җырлаган ул, «безне сокландырган Ирек таңы балкып туасын». Бу — Некрасов, Щагыйрь-гражданииның: «Лаеклы бул туган халкыңа, Кер син утка Ватан намусы өчен, •Карашың һәм сөю хакына... Кер, һәлак бул... Бушка китмәс үлемең...» Дип, азатлык өчен янганы, Җырчы улы булып илебезнең һәм солдаты булып калганы. Чернышевский, Добролюбов, Герцен. — Гыйлем-белемнәрнең барысына Ия булыйк, кеше булыйк, дисәк, Шушы менә безнең арсенал,— Ди Владимир, бераз уйланып, Киләчәк көн белән юанып.
з* 35 
 
 
Менә Виссарион Белинский, Гынгысыз һәм күпме күргән ир; Алдан күреп тулы бер гасырны,. Хакыйкатьне әйтеп биргән ир: ~ Сокланабыз безнең оныкларга, Алар шуңа шаһит булачак: Россиябез тиздән бар дөньяга Маяк булып балкып торачак. 
... Киңәшәләр озак, һәм аларның Борчулары, гүя, басыла; Якты йөзе кебек аналарның, Алларында китап ачыла. 
Өйрәнәләр бергә латин телен, Зур сынауны кирәк узарга; Бер кыш кына үтте, алар бүген Җитте килеп Юлий Цезарьга. 
Өметләре якты Никифориың, Күңеле белән шуны тойганга: Ул Владимир белән, уңар юлы Аның белән бергә булганда. 
Бүген аның әйтер сүзе кыска (Шат елмаю чыккан йөзенә): — Ышанырга мөмкин сездән дуска, Нәкъ ышанган кебек үзеңә! 
6 Кайтты ана. Ләкин балаларын Нәрсә диеп икән юатсын? Бер җылы сүз әйтеп, ул аларның Сөенечләрен ничек яңартсын? Ни көтәләр алар күз алмыйча? — Әнкәй,— диләр,— юлың уңдымы? Ана дәшми. Аның йөзе уйчан, Берәр нәрсә тагын булдымы? Ни китерер таңда туасы көн, Борчулы һәм ерак юлдан соң? Астырылган Саша... Семьяларын Нәрсә көтә тагын моннан соң? Владимир да бүген саран сүзгә; — Кемнән,— ди ул,— киңәш алырга? Юк, ярамый болай! Кирәк безгә Башка бер юл белән барырга.— Килеп баса тәрәзә буйларына, Шушы хисләр белән уралып; һәм Сашаның киткән юлларына Карап тора, озак уйланып. Ява яңгыр... Яңгыр астында Сүнеп барган учак каршында,

 
 
Балыкчы карт, ялгыз утырып, Кемне уйлый, болай онытылып? Кузгала ул шалаш яныннан, Күтәрелә елга ярыннан; Юл тота ул туры Сембергә, Кемнең икән хәлен белергә? Ишетепме өлкән картлардан Танышлары тирә-яклардан Юл тоталар барысы бер йортка: — Кемнәр салды сезне бу утка? 
Киң күңелле безнең рус кешесе, һәм колачы җитә барысына; Ике иңен куеп күтәрешә, Кайгы төшсә әгәр башыңа. 
Киңәшәләр: — Моны нәрсә дисе, Очраклы бер хәлме, язмышмы? — Юк, башкача эшләү кирәк иде, Александр, диләр, ялгышты. 
— Ярый, әйтик, патша үтерелде, ди, Ә ни файда безгә моңардан?.. Икенчесе килер. Әллә керән Татлыракмы булыр тормадан?.. 
Огородников тора бер почмакта, Сабыры җиткән соңгы чигенә; Чак-чак тыя яшен. Мондый чакта Кичермисең, күңел, ни генә? 
— Ана, ана, авыр көннәреңдә Ничек итеп сиңа булышыйк? Сарылмасак синең иңнәреңә, Без кемгә соң барып елышыйк? 
Узган тормыш. Бу җир өсләрендә Кемнәр генә гомер сөрмәгән; Кемнәр генә гомер эчләрендә Сездән хөрмәтшәфкать күрмәгән!? 
Карап язмыш кырын күзе белән, Мин — ятимне читкә типкәндә, Яхшы күңелең, якты йөзең белән Үз балаңдай якын иткәнгә,. Сезнең өчен, ана, бөтенесен Эшләр идем, килсә кулымнан. Киләчәгең булмас үкенечле, Барса улың әйткән юлыннан. 
Никифорны яхшы аңлый ана, Уй-хисләрен күптән белгәнгә; Үз улыдай итеп карый аңа, Үзе шулай якын күргәнгә. Гынгы тапмый һаман ана күңеле, Борчылуы чыккан йөзенә;
37 
 
 
Бер кузгалса әгәр давыл көнне, Тынамыни диңгез тиз генә?! 
Володясы моны аңлый барысын, Тик әйтергә тапмый җай гына; Балаң ничек тыныч карый алсын, Ана, синең авыр кайгыңа? 
Менә рәсеме сөйгән абыйсының, Аердымы язмыш үч итеп? Аңа төбәп уйчан күз карашын, Гүя, аны тере хис итеп: — Юк, туганым,— диде ул,— ялгышкансыз, Сез көрәштә ялгыз икәнсез; Юк, Бу юл белән,— ди ул,— китмәбез без, Без башка юл белән китәрбез! 

Алмагачлар инде яфрак ярды, Яфрак ярды инде тирәкләр; һәркөн саен тормыш алга барды, Чынга аша барды теләкләр.— Дуслар бүген мәктәп тәмамлыйлар, Мөмкин моны сүзсез аңларга, Көниәр-төниәр утырып көч куюлар Китерерме шатлык аларга? 
Тәрәзәсен ачып урам якның, Көтте ана улы кайтуын, Үзе генә белеп, шушы чаклы Якын итеп күңеле тартуын. 
Көтте ана. Улы кайтып кергәч, Күңеле аның китте яктырып, Аңа булган кайнар мәхәббәтен, Ышанычын тагын арттырып. 
Шатлыгы зур: алтын медаль белән Тәмамлаган улы укуын. — Котлыйм сине! — диеп, чын күңеленнән Елмаеп һәм сузып уң кулын, Огородников соңра керде килеп, Узган кебек туган өенә; Көндәгечә, чиккән күлмәк киеп, Чуклы билбау буган биленә. 
Уйлый егет: күрдек бу көннәрне. Ә рәхмәте кемгә барсының? Ана күңеле, күпме күңелләрне Юатырлык көчең бар синең!
38 
 
 
Сездән күрдем анам иркәләвем, Анам сүзен сездән ишеттем; Туганлыкның чыннан ни икәнен Семьягызда сезнең хис иттем. 
* * Владимирга ана күз төбәгән, Улы һаман китап өстендә; Үзгәрде ул, саранланды сүзгә Бу борчулы көннәр эчендә. 
Сөя иде, дулкыннарны ярып, Көймә-каекларда йөрергә; Балык тотып, ярда учак ягып, Уйнап-көлеп сулар керергә. 
Сөя иде тимераякларда Тау шуарга һәр кич кышларын; Язга чыккач, яшел урманнарга Җибәрергә очырып кошларын. Теләкләре аның башка бүген, Үзгәрттеләр аны бу еллар; Яшенләнә Россиянең күге, Күкрәүләре тизме булырлар? Истә Орехово-Зуевоның Узган елгы январь көннәре, Ник коелды эшчеләрнең каны? Тетрәтмәс бу кемнең йөрәген? Ул яңадан кушылып китә сүзгә: — Болай уйлыйм, әнкәй, мин үзем. Яңа кеше — эшче туа бездә, һәм әйтер ул тиздән үз сүзен: Үзгәртергә кирәк дөньяны, Үзгәртергә тиеш без аны. 
. * V & Алар тагын Идел буенда; Нәрсә икән ана уенда? Әнә саллар... Саллар кәрваннары Агып килә ерак яклардан; Кемнәр икән озата бара аны, Күңелләрдә күптән сакланган ('алчы картның җыры нигә тынган, Кайда бүген учак иясе? Белсәң иде, кая илтеп суккан Язмыш аның тормыш көймәсен? Җыры гына аның бүген дә Яңрый гүя колак төбендә: Кайда икән агым су башы, Ниләр генә күрми ир башы...
39 
 
 
Әрнү белән ана: белмим,—диде,— Нигә, дөиья, тигез түгел син? Кайгыбызны бәлки сыйдырыр идең, Нигә, күңел, диңгез түгел син?.. 
Шушы аның әйтер сүзләре: — Юк, бер заман дөнья үзгәрер. — Бу хакыйкать, әнкәй. Ләкин бераз Башкачарак аңлыйм мин аны, Юк, көтмәскә кирәк үзгәрүен, Үзгәртергә кирәк дөньяны; Көрәшергә кирәк. Ана әйтә: — Әйе, улым,— ди ул,— син хаклы; Үзгәртергә кирәк. Бу хакыйкать, Чишмә суы кебек, саф, якты. 
Җирдә инде айлы июль киче, Яшьләр җыры гөрли аръякта; Ә Владимир, онытып бөтенесен, Күңеле белән йөри еракта. 
Алда — зур юл... Шушы хисләр белән Сөендереп үтә кич бүген; Ул, әйтерсең, инде ачып керә Университетның ишеген. 

Кайчан гына болар хыял иде, Өмет иде бары күңелдә; Җитте вакыт, көткән көннәренең Чын икәнен таңда күрергә. 
Кала Сембер, кала якыннары, Аерыламы егет озакка? Китә ерак, Идел дулкыннары Озата барыр аны еракка. 
Күзен төби ана якын күреп, Нинди җавап көтә ул аннан? Гадәтенчә, коңгырт чәчен үреп, Түбәсенә җыеп ураган, 
Югалткан ул тагын бар тынгысын, Нәрсә дисен бүген аңарга? .Мондый чакта ана уй-тойгысыи, Ана кичерешләрен аңларга Сизгер йөрәк, кайнар йөрәк кирәк, Шундый йөрәк аның улында; — Без башка юл белән китәрбез, ди, Бәхетен тапсын шушы юлында. 
Әнә кырлар, һәркөн шунда кунып, Игенчеләр иген игәләр;
40 
 
 
Ә үзләре алар икмәк-тозсыз, Җирсез-сусыз михнәт чигәләр. 
һәркайда бит хезмәт кешесенең Өлеше шундый, көне караңгы; Балтиктагы Питер эшчесеме, Тишүчеме ташлы тауларны, Уралдагы корыч коючымы, Тукучымы — ул кем булмасын, Тормыш итә газап-михнәт чигеп һәм нәләтләп коллык дөньясын. 
Кемнәр үтә, тукта, таш юл буйлап. Кем бастырган корал астына? Юл моңнарын әгәр торсаң тыңлап, Тетрәмәс тик салкын таш кына. — Безнең башлар китә Себер, Әйләнеп кайтырмы бер?.. 
Кирәк түгел моны тору сөйләп, Гомер юлы мәгълүм үзеңә: Башлана ул бишек җыры белән, Богау чыңы белән өзелә. 
Тора ана юл буена басып; Туры килеп юлы Сембергә, Газиз кызы — сөйгән Аннасы да Сөреләме әллә Себергә? 
Тукта, кем ул карап уза борылып,. Кайсыбызны күреп белгән ир? — Эшчесе ул, әйе, Сормовоның, Боз кузгалыр тиздән,— дигән ир. 
Мазутланып беткән комбинезоны: Чал чәчләре кепка астыннан Күзенә төшкән. Төзәп винтовкасын, Конвой килә аның артыннан. 
Килә конвой төзәп винтовкасын; Бигрәк авыр сөрген юллары; Атлый эшче җиргә горур басып һәм күтәреп башын югары; Уйлый, димәк: Без кайтырбыз барыбер, Ни булса да безнең күрәчәк; Безнең бәхет, безнең тормыш алда һәм безнеке, дуслар, киләчәк! — Киләчәге, әйе, бар аларның; Җитәр өчен азат көннәргә, Менә, әнкәй, газиз балаларың Таянырга тиеш кемнәргә,— Ди Владимир, ана йөрәгендә Ышаныч һәм өмет уятып; Тормыш—диңгез;
41 
 
 
Тукта, давыл үтәр Төбенәчә аны кузгатып.— Шушы хисләр бүген Владимирда; Өмет сөртә ана яшьләрен; Басып тора улы палубада, йөзе тыныч, саргылт чәчләрен Сибелдерә җәйге талгын җил, Су салкыны килгән таңгы җил. 
Юлга чыга якты таңга карап, Өмет-хыяллары бу аның; Әйтерсең лә, алда ачыла бара Офыклары яңа дөньяның 

Болар инде ерак калган көннәр, Барысын сагынып искә аласың; Тирбәлгәннәр күпме чал дулкыннар, Күпме сулар аккан аннан соң; Тик онытылмый һаман бу хикәя, Саклый аны Казан каласы, Салкын Себер, карлы Финляндия, Саклый аны Разлив шалашы. 
Ильич янды бөек максат өчен: — Үзгәртергә кирәк дөньяны, Бу — эшчеләр, игенчеләр эше — Үзгәртергә тиеш без аны. 
Көн шикелле якты хакыйкать бу,, һәр күңелгә нурын сузды ул; Цехларына эшче Путиловның Ильич белән бергә узды ул. 
Бу хакыйкать көрәш утларында Корыч белән бергә чыныкты; Сталинны ерак Туруханда Шушы бөек максат җылытты. Бу хакыйкать һәр йөрәккә җитте,. Яңа тормыш, ирек таңында Ул партия күкрәгендә типте Октябрьның бишеге янында. 
Юк, югалмас ул көннәрнең даны, Хәтерләрдә мәңге калыр ул; Залп тавышы белән «Аврора»ның Гасырларга яңрап барыр ул. Шушы хисләр белән дулкынланып, Чыктым аның үскән йортыннан. Гөрләвекләр ага урам тутырып, Яңа узган яңгыр артыннан. 
Дымсу җиле исә көньягының,— Син тоясың язның сулышын;
42 
 
 
Апрель җиле, гүя, килә алып Бөтен илнең йөрәк җылысын. 
Кояшлы һәм җылы яз көннәре, .Алмагачлар әле бөредә; Ачар өчен күңел бөреләрен Мин яңадан килдем бирегә. 
Таныш булса, иптәш, бу як сиңа, Чыкмагандыр әле уеңнан, Исеңдәдер: шәһәр бакчасына Күтәрелгәч Идел буеннан, Күз карашын төбәп еракларга, Таныш күреп һәрбер якташын, Басып тора Ильич пьедесталда, Иңбашына салып пальтосын. 
Басып тора, Разлив шалашыннан Смольныйга кайтып килгәндәй, Олы юлга үзе алып чыккан Зур корабка юнәлеш биргәндәй. 
Басып тора, гүя тере булып, Өмет өстәп һәрбер күңелгә, :Күрсәткәндәй бүген яңа юлны Ерак җәелеп аккан Иделгә. 
Карашында ышанычын күрәм, Кайгыртуын тоям чын дусның; Әнә шушы якынлыгы белән, Хакыйкате белән тормышның, Бишек җыры белән аналарның Онытылмаслык булып гомергә, . Якты өмет булып, яшьлек булып Керде Ильич безнең күңелгә. 
Атлап узгач мәктәп бусагасын, Ягымлырак итеп һәркемнән, Өмет белән төбәп күз карашын, Ул елмайды китап битеннән. 
Яныбызда итеп тойдык аны, Гүя, аның тавышын ишеттек; Муеныбызга кызыл галстукны Ильич таккан кебек хис иттек. 
йөрәкләрнең һәрбер тибешен Бирик, диеп, Ленин эше өчен, Сафларына бастык комсомолның, Булыйк, дидек, синең солдатың; Корчагиннар ике йөз патрон белән Бергә алган яшьлек мандатын һәркайсыбыз бәхет итеп санап, Алдык, гүя, Ильич кулыннан; Атладык без шулай, алга карап, Тормышның киң якты юлыннан.
1940—1954 
 
 
Коммунистта күрдек чын кешене, Таяндык без аңа һәр җирдә; Йөрәкләргә салдык бу исемне, Намусыбыз итеп йөртергә. 
Үзгәртәбез агым сулар юлын, ГЭСлар өчен цемент коябыз; Партиянең җитәкләүче кулын Ильич кулы итеп тоябыз. 
Мин бу җыр өчен ун ел буе яндым, Ун ел буе аны эзләдем; һәм аңарга йөрәгемне салдым, Укучылар әйтсен сүзләрен. 
Ага Идел тулып ярларыннан, Саллар килә бозлар артыннан; /Кигулинең күксел тауларыннан Күтәрелер тиздән ак томан. 
Апрель, апрель, безнең күңелләргә Шушы көннәр белән кердең син: Кояшлы яз алып килдең җиргә һәм Ильичны алып килдең син!