Логотип Казан Утлары
Публицистика

Таҗи Гыйззәт, Халик Садри, Иван Заботин

ТАҖИ ГЫЙЗЗӘТ [| Татар совет әдәбияты республикабыз хезмәт ияләре арасында зур популярлыкһәм тирән мәхәббәт казанган күренекле драматург, РСФСРиың һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Таҗи Кәлим улы Гыйззә- товны югалтты. Таҗи Гыйззәт 1895 елда Татарстан АССРиың Красный бор районы, Барҗы-Умга авылында ярлы крестьян семьясында туган. Ул яшь вакытыннан ук патша Россиясендәге эксплуатация изүенең бөтен авырлыгын татыган. Совет власте урнаштырылганнан соң Таҗи Гыйззәткә җәмәгать эшенә кушылырга һәм драмтүгәрәкләр оештыруда үзенә хас энергия белән актив катнашырга мөмкинлек ачыла. Кызыл Армия сафларында хезмәт иткәндә (1919—1921 еллар) Таҗи Гыйззәт Самара шәһәренең драма студиясендә укый һәм аны тәмамлаганнан соц артист була, ә 1922 ел ахырыннан инде Татар дәүләт театрында (хәзерге Академия театры) эшли башлый. Сәхнәдә 30 елга якын эшләве чорында Таҗи Гыйззәт үзен сәләтле һәм талантлы артист итеп күрсәтте һәм бу вакыт эчендә күп һәм җаваплы рольләрне башкарды. Театрда эшләү аңа, драматург буларак, үсәргә күп яклардан ярдәм итте. 1923 елда Таҗи Гыйззәтнең беренче әсәре — «Чаткылар» пьесасы сәхнәгә куелды. Шул вакыттан бирле ул 30 дан артык драма әсәрләре язды. Шуларның күбесе Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә барды, ә кайберләре хәзер дә бара. Аның «Чаткылар», «Наемщик», «Мактаулы заман» пьесалары, «Ташкыннар» трилогиясе, «Тайма- совлар», «Изге әманәт», «Бишбүләк» һәм башка әсәрләре татар драматургиясенең алтын фондына керделәр. Драматург рус һәм татар халыкларының дуслыгына, күп милләтле Россия халыкларының азатлык өчен көрәшендә рус пролетариатының җитәкче роленә зур игътибар бирде. Таҗи Гыйззәт әсәрләрендә татар халкының якты хыяллары, омтылышлары, оптимизмы һәм патриотизмы, хатын-кызның коллыктан азат ителүе һәм аның социализм төзүдә актив катнашуы, гражданнар сугышы фронтларында һәм Бөек Ватан сугышы елларында фашизмга каршы көрәштә сугышчыларның геройлыгы гәүдәләнә. Таҗи Гыйззәтнең әсәрләре социалистик Ватаныбызга, Коммунистлар партиясенә тирән мәхәббәт хисе тәрбияли, коммунизмның җиңүе хакына халыкны хезмәттә яңадан-яңа батырлыкларга рухландыра. Таҗи Гыйззәт күп тапкырлар Татарстан совет язучылары союзы прав- лениесенең члены итеп сайланды. Союз правлеииесендә күп кенә җаваплы эшләр башкарды. Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү өлкәсендә күренекле хезмәтләре өчен Совет хөкүмәте Таҗи Гыйззәтне ике тапкыр «Почет билгесе» ордены һәм медаль белән бүләкләде. Таҗи Гыйззәтнең бөтен әдәби эше драматургларга драматургия сәнгатен үстерү хакына нык һәм тырыш хезмәт үрнәге булып хезмәт итә. Таҗи Гыйззәт армый-талмый эшләүче һәм игътибарлы иптәш иде. Сөеклебез Таҗи Гыйззәтнең якты образы безнең йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Г. Әпсәләмов, Х.Әбҗәлилов, М. Әмир, Г. Ардаров, А. Әхметов, Г. Бәширов, Г. Болгарская, И. Гази, М. Гайнуллин, Г. Гобәй. Ә. Давыдов, Ә. Еники, Ә. Ерикәй, Н. Жарков, Е. Жилина, Ю. Закиров, А. Зайцев, Б. Зернит, Г. Иделле, Ф. Ильская, Н. Исәнбәт. Ә. Исхак, Р. Ишморат, Камал III, Г. Кашшаф, Г. Кайбицкая, М, Колодин, Ш. Маннур, Г. Насрый, К. Нәҗми, X. Рәхмәтуллин. Г. Рябков, Ш. Сармсаков, Г. Сафин, X. Усманов, Ж,. Фәйзи, Г. Халит. X. Хәйри, С. Хәким, Ф. Хөсни, М. Хөсәен, К. Фасеев, Ә. Фәйзи. А. Шамов, Г. Шамуков, Н. Якушенко, X. Җәмил.
121 
 
I ХАЛИК САДРИ J 
Озак һәм каты авырудан соң, күренекле татар язучысы коммунист Габделхалик Гарнф улы Садриев (Халик Садри) үлде. Халик Садри 1890 елда Куйбышев өлкәсе, Камышлы районының Иске Ярмәк авылында батрак семьясында туган. Кече яшеннән үк ул авыл байларында батрак, ә аннары заводларда һәм нефть промыселларында кара эшче булып эшләгән. Халик Садри Февраль революциясенең беренче көннәреннән үк эсерларга һәм меньшевикларга каршы көрәштә актив катнаша. Ул 1917 елның мартында Коммунистлар партиясенә керә. Бөек Октябрь социалистик революциясе көннәрендә Самара (хәзер Куйбышев) шәһәрендә вакытлы хөкүмәтне төшерү һәм Совет власте урнаштыру өчен сугышларда турыдаптуры катнаша. Октябрь социалистик революциясеннән соң Халик Садри партиянең Самара губерна комитетының татар-башкорт секциясе председателе итеп сайлана, ә аннары Кызыл Армиядә хәрби комиссар булып эшли, партиянең Бугуруслан өяз комитеты һәм Самара губерна комитеты члены итеп сайлана. 1928 елда татар коммунистлар университетын тәмамлаганнан соң, ул ВКП(б) Өлкә Комитеты Партколлегиясе президиумы члены булып эшли. Партия кайда гына җибәрсә дә, ул дәүләтебезне ныгыту, илебездә социализм төзү өчен көрәшкә бөтен көчен бирә. Бөек Ватан сугышы елларында Халик Садри, Совет Армиясендә хәрби комиссар буларак, кулына корал тотып, гитлерчы илбасарларга каршы сугыша. Халик Садриның әдәби эше Октябрь революциясенә кадәр үк башлана. 1913 елда аның «Тегермәндә» дигән беренче хикәясе басыла. Революция елларында һәм аннан соңгы елларда ул вакытлы матбугат битләрендә ялкынлы мәкаләләр белән чыга, хикәяләр, хезмәт халкы тормышыннан драмалар яза. Аның «Безнең таң», «Ил батырлары», «Тимерче малае» хикәяләре, «Юллар» һәм «Бәхет нурлары» пьесалары укучылар һәм тамашачылар арасында популярлык казандылар. Ул үзенең әсәрләрендә татар эшчеләренең һәм крестьяннарының революциягә кадәрге тормышы һәм самодержавиегә каршы, рус пролетариаты җитәкчелегендә азатлык өчен көрәше картиналарын сурәтли, совет кешеләренең хезмәттәге батырлыкларын күрсәтә. Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары һәм татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Халик Садри ике тапкыр Кызыл йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Почет билгесе» ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Халик Садри игътибарлы иптәш иде, гадилеге һәм тыйнаклыгы белән аерылып тора иде. Коммунистлар партиясенең турылыклы улы, талантлы язучы һәм сөекле иптәшебез Халик Садриның якты образы безнең йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Г. Әпсәләмов, М. Әмир, А. Әхмәт, В. Баранов, Г. Бәширов, Г. Галиев, И. Гази, Г. Гобәй, М. Долгов, Ә. Давыдов, Ә. Ерикәй. Ә. Еники, Б. Зернит, X. Җәмил, Г. Иделле, Н. Исәнбәт, Р. Ишморат. Ә. Исхак, Г. Кашшаф, У. Камаев, Ә. Камал, Н. Мосолов, Ш. Маннур, Ш. Мөдәррис, К. Нәҗми, Г. Насрый, Б. Рәхмәт, М. Садри. И. Туктаров, X. Госманов, К. Фасеев, Ә. Фәйзи, Г. Халит, X. Хәйри. С. Хәким, Ф. Хөсни, А. Шамов.

 
И. П. ЗАБОТИН 
Озакка сузылган каты авырудан соң, танылган язучы Иван Петрович Заботин үлде. Совет әдәбияты сафыннан иҗади көче чәчәк аткан чагында аның иң талантлы вәкилләренең берсе китте. Иван Петрович Заботин зур тормыш мәктәбе үтте. Ул 1908 елда крестьян семьясында туган. Казанда урта һәм югары белем алган. Шунда ук аның хезмәт эше башлана. Белгечлеге буенча инженер булган Иван Петрович әдәбиятны чын күңелдән ярата. Аның беренче әсәрләре 1947 елда «Литературный Татарстан» альманахында басылып чыга. Кыска гына срок эчендә Иван Петрович безнең республикабызда һәм аннан тыш еракларда киң танылган язучы булып әверелә. Аның «Лобачевский» романы совет әдәбиятының алтын фондына керер. Бу романда язучының таланты да, аның хезмәтне бик нык сөюе дә, күпьяклы белемнәре дә ачык чагыла. Художество тәрҗемәсе өлкәсендә дә Иван Петрович күп эшләде. Ул рус укучыларын Шәриф Камал, Мәҗит Гафури һәм башка татар язучы- ларының әсәрләре белән таныштырды. Иван Петрович безнең көннәрнең геройлары турында очерклар һәм хикәяләр язып, вакытлы матбугатта да якыннан катнашты. Иван Петрович Заботинның үлүе белән Татарстан Совет язучылары союзы рус секциясенең тәҗрибәле һәм сизгер җитәкчесен югалтты. Яшь иҗат көчләрен тәрбияләү белән бергә, ул үзе дә тырышып һәм күп укыды, катлаулы һәм кыен эшне — язучылык осталыгын үзләштерә барды. Киң күңелле, бетмәс-төкәнмәс иҗади энергияле кеше буларак, ул ару- ны-талуны белмичә эшләүче яхшы иптәш иде. Иван Петрович Заботин турындагы истәлек безнең күңелләребездә мәңге сакланыр. Г. Әпсәләмов, М. Әмир, К. Александров, А. Әхмәт, М. Әхметов, Г. Бәширов, С. Бирюков, Я- Винецкий, И. Гази, Г. Гобәй, А. Гомәр, Ә. Давыдов, М. Елизарова, Ә. Ерикәй, Т. Журавлев, Б. Зернит, П. Евгеньев, Г. Иделле, Н. Исәнбәт, Ә. Исхак, Р. Ишморат, Г. Каш- шаф. Н. Козлова, М. Колодин, К- Лебедев, Ш. Маннур, А. Мелуз- ников, Г. Нәбиев, К. Нәҗми, А. Норден, Г. Насрый, Г. Паушкин, X. Рәхмәтуллин, Г. Рябков, 3. Тинчурин, X. Госман, Г. Халит, X. Хәйри, С. Хәким, Ф. Хөсни, М. Хөсәен, Ә. Фәйзи, К. Фасеев, А. Шамов, Л. Юдкевич, Н. Якушенко, Т. Ян