Логотип Казан Утлары
Публицистика

НУР БАЯН ХАТЛАРЫ 


Шушы елның 23 апрелендә күренекле шагыйрь Нур Баянның фронтта батырларча һәлак булуына ун ел тулды. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк кулына корал алып, барлык көчен Ватанны саклауга, фашистларны тар-мар итүгә багышлаган патриот шагыйрь фронтта, ут эчендә чакта да иҗат итү уе белән борчылып яши. Ул тыныч көннәрнең тизрәк кайтуын, кызу иҗатның яңадан ялкынлануын түземсезлек белән көтә. Бу турыда аның фронттан язган хатлары сөйлиләр. Бу хатларның әдәбиятны өйрәнү өчен һәм шагыйрьнең тормышын тулырак күз алдына китерү өчен иҗтимагый-әдәби әһәмияте бар. Шунлыктан без И. Гази һәм Г. Кашшаф иптәшләргә җибәргән хатлардан берннчәсен урнаштырабыз. 19. II. 45 ел датасы белән язылган хат — Н. Баянның соңгы хаты. 
Кашшаф дус! Матур җәй. тагын үтеп китү алдында. Ә көрәшеп аласы җир нихәтле зур әле! Сводкаларны күрәсеңдер, быел җәй давыллы өермә безнең яктан кузгалды. Нам не страшны ни «тигры» и ни «фердинанды», как Гитлер их малюет. Сугыш кырында дистәләгән җимерек, безнең батырлар тарафыннан яндырылган «тигр»лар тезелеп калалар. Ах, нинди көчле без!.. Дошманның кул-аягы быел сынарга тиеш. Ә аннан соң җиңү шәрәфенә бергәләп тост күтәрербез. Нигә хәлең турында хат язмыйсың?.. «К. Т». [«Кызыл Татарстан»] газетасында редактор кем? Туиш һәм Сәйдәшләр ни эш бетереп яталар? Җ. Фәйзи кайда? Барысына да миннән фронт сәламе. Бер күреп сөйләшәсе иде. Миндә инде нинди яңалыклар! Бу яңалыкларны сөйләү өчен көн-төн кирәк. Кайтсам — бер утырырбыз. Я синең түрдә, я минем түрдә. Күптән түгел Максудтан хат алдым. Ул безнең яктагы бер татар газетасында редактор ярдәмчесе булса кирәк, ә үзен күргәнем юк, хәер, ул тылда, ә мин алгы сафта. Күрешү миңа кыенрак. Гаепләмә, тагын бер рәсем җибәрәм. Син бу рәсемне дә тегеләре янына куй... Син, дус кеше, сакларсың. Якын дуслык сәламе белән кулыңны кысам. I I у р. Р. S. Семьяңа Украинаның кайнар сәламе. 23. VII. 43. 
Гази дус!1 Син хәзер шундый чиновник булып киттең ки, хәтта хатны да дистәләрчә, барысына да бертөрле итеп, машинкада гына бастыра башладың. Мин сиңа шигырь белән тулган бер дәфтәр һәм соңгы рәсемемне җибәргән идем, синнән хәзергәчә ләм-мим. Алдыңмы, юкмы — белмим. Үземдә оригиналы да калмады. Үземә килгәндә, хәзергә ярыйсы. /Минем өчен икенче орден вәгъдә итәләр. Уйлыйм, озакламый бу вәгъдә эшкә ашар. Хотя эш орденда 
’ Г. Кашшафка язылган хаттан.  
104 
 
түгел, ә Гитлерны тизрәк тар-мар итәргә кирәк. Син Кировны беләсең бит? мин аның үзен күрә алмасам да шәһәрен күрдем. Икенче төрле әйткәндә, Днепрның уң ягы миңа нык таныш. Җимерек авыллар, утка тотылган шәһәрләр үтеп алга барабыз. Минем уем әнә шул эшләр белән күмелгән. Үземә карата командование тарафыннан караш яхшы. ...Мин, фронтта булсам да, баш түбәсендә кара козгыннар очсалар да, тирәякта бомба, снарядлар ярылсалар да, тик ятмыйм. Очерклар, шигырьләр язгалыйм. Ләкин ул шигырьләр үземне канәгатьләндермәгәч, тәнкыйтьчеләр кулына азык итеп бирәсем килми. Бәлки, уңай килеп, яхшырак әйбер язармын, шул вакыт сезгә җибәрәм. Ә хәзер газета аша дошманга ук атам, пуля яудырам, геройлар белән бер сафта атакага барам һәм западка таба атлыйм. Мин белмим, башкалар ничек правление җыелышына катнашалардыр, миңа ул нәрсә насыйп түгел, күрәсең. Максудтан әле кичә генә хат алдым, ул бер шигыремне үз газетасында басмакчы була. И. Гази да бер хат язып ташлады. Шулай итеп, синнән башка (артык эшең күптер, күрәсең) барлык иптәшләр дә хат язалар, хәтта Саба, Арча кебек районнардан, мине югалтып, укучылар хат язалар. Тавышың ишетелми, сагындык. Журнал чыгу белән башлап сине эзлибез, ник язмыйсың, халык сине көтә, диләр. Бәлки минем укучылар мине көтәләр булыр, нишлим соң, язу эшендә мин хәзер саран булып киттем. Язасы иде, вакыт тар, дус. Өстебезгә холера төсендә килгән немецларны кыйнау белән гомер һәм көн үтеп китә. Миндә соңгы айларда русчадан тәрҗемә ителгән шигырьләрем бар иде, подшивкам машинам белән бергә янып китте һәм күп кулъязмаларым һәлак булды, хәерле булсын. Барысына да немец гаепле. Бер әйбер (озын, әлбәттә) язып ятам. Әгәр чикли алсам, җибәрермен. Хәзергә эшеңә уңышлык теләп — Майор Баян 2. II. 44. Р. S. Барлык дусларга да сәлам әйт. 
И б р а й мала е! VII Язган хатыңны алдым. Рәхмәт. Тик хатны син артык саран язасың. Димәк: Ике сукыр бергә очрашканнар, Берсе шагыйрь, берсе язучы. Икесе дә соры шинель киеп Калырлардыр инде, ахрысы... Юк, Икесен дә ерак Татарстан Кыры көтә булыр, зарыгып, Алма бакчалары шаулый булыр, Дусларының җырын сагынып. Да, өч ел инде шигырь сирәк язам, Ибрай. Өч ел инде юньле-рәтле әйбер язганым юк. йөрәк сызлый. Язасы килә. Ә бомба, снаряд, мина сызгырулары башымдагы барлык уйларны җимереп китәләр. Кызык, ике ел ярым бу ямьсез корычлар минем кырымда шартлыйлар. Ә шулай да мин бәхетле. Я минем түбәм аша очалар, я тирә-ягымда ярылалар. Әйтерсең, мин сәламәт калырга тиеш. Ихтимал, мин әле җырларга тиешмен. Егетләр хат язмыйлар. Ни булгандыр, белмим. Тик Әмир һәм Ерикәйнең Татарстан әдәбияты турында чыгышлары булган, имеш, дип ишеттем. Т. е. «Литература и искусство» газетасында правление йомгагын укыдым. 
                     VII И. Газига язылган хаттан. Автор Ибраһим Газины шаярып шулай атый. 

 
Мин хәзер Татарстаннан ерак. Кайчагында Динмөхәметов кына хат яз- галый. Ә башкаларның, вакыты юк, күрәсең. Батталдан ике хат алдым. Барысы шул. Кемнең ни эштә икәнен белмим. Клава мине алдады. Йорт-илемне пыр туздырып Москвага күчте һәм соңыннан: «Если у тебя есть большевистская совесть, то аттестат вышли маме. ...Но в жизни моей произошел тяжелый казус, который во всяком случае послужит тебе предлогом порвать наши семейные узы, судьба мне преподнесла горький урок. Писать об этом не собираюсь, т. к. сия забота заденет других», — дип хат язды. Хәзер өтелгән тавык кебек, хәтта квартирсыз, библиотекасыз калдым. Кайгырмыйм, чәнчелеп китсен! Баш исән булса, мал табылыр. Сагындым, Ибрай. Күреп сөйләшәсе иде. Өч ел гомер әкиятсы- ман үтте. Хат яз. Сәлам белән — Нур Фәезгә сәлам диген. Синең хатта число булмаса да мин язам. Бу хат 1.08.44 язылды. 
Д у с К а ш ш а ф! Берәүдән дә хат алганым юк. Хәер, адресымны да белмиләр булыр. Мин хәзер элекке урында эшләмим. Ике айдан артык госпитальдә ятып чыктым. Көрәш бит. Көрәштә ранен буласың, авырыйсың... һ. б. Күп шәһәрләр кичтек. Украина даласыннан Венгриягә килеп җиттек. Хәзер Вена капкасын кагабыз. Башны-уйны шагыйрьлек чыбыркылый. Язарга вакыт юк... Татарстанның бәйрәменә катнашасы килә. Дусларны күрәсе килә. Либретто яза башладым, башлаган килеш тора. «Фронттан хатлар» исеме астында шигырьләр яза башладым; беренче хатны акка күчерергә вакыт юк. Күрәсең, минем өлешкә соңгы көнгә кадәр көрәшү картасы чыккандыр. Баштан алып соңгы көнгә кадәр фронтта. Материалга бай, тик вакыт кирәк. Хәтта инде Татарстанның җырларын да онытып барам. Ә артистларны ишеткәнем дә юк. Язасы, җырлыйсы килә... Мин П-Украина фронтында. Кулыңны кысып — Нур. 19. II. 45. Р. S. Дусларга сәлам.