Логотип Казан Утлары
Поэма

ИДЕЛ ХИКӘЯСЕ

1 Җитте тагын ямьле яз көннәре, Тәрәзәңне ачып куй да син, Күбекләнеп аккан гөрләвекнең Саубуллашу җырын тыңла син. Кичер күздән Идел киңлекләрен: Су астында калды тугайлар; Дәртләндереп барлык күңелләрне, Сайрый күктә җырчы тургайлар. Канат җилпеп сыерчыклар сайрый,. Төркем-төркем казлар киләләр; Балыкчылар ятьмә, җылым карый, Кузгалалар ишкәк, көймәләр. Кузгала боз. Идел суы арта, Шаулый елга ташкын көченнән. Автозавод корпуслары калка Язгы аксыл томан эченнән. Ульяновск бу. Күптән таныш җирем. Бакчалары әле бөредә. Ачар өчен күңел бөреләрен Мин яңадан килдем бирегә. Дымсу җиле исә көньягының, Китерә ул язның сулышын. Мин тоям күк Идел буйларында Ильич эзләренең җылысын. Апрель, апрель, безнең күңелләргә Шушы көннәр белән кердең син: Кояшлы яз алып килдең җиргә, һәм Ильичны алып килдең син. Бүген менә аның туган көне; Бу шатлыкны, җырым, син сөйлә! Нинди якты бүген Идел күге, Кояш нинди җылы нур сибә! Шушы менә үскән йорты аның, Өй артында таныш тирәкләр; Гүя, атаң йорты якынлыгын Тоеп тибә монда йөрәкләр.

 
Урый сине тирән дулкынлану, Дәшмитынмый эчкә үтәсең; һәм юксынып шунда Володя ны, Күңелең белән аны көтәсең. Менә хәзер яшь гимназист егет, Шат елмаеп ихлас күңелдән, Китапларын тотып, җил-җил атлап, Өстендәге көрән шинельдән Кага-кага язның җепшек карын, Кайтып керер кебек тоела; Бер килсәң син монда, Шушы сагыну Калыр синең гомерең буена. Ул яраткан көйнең ноталары Ачык калган рояль өстендә; Тыңлар идек аны бергә утырып, Менә бүген, апрель кичендә, Тик үзе юк. Бары рәсемнәрдән Төбәгән ул таныш карашын; һәм бүген дә дәфтәр битләрендә Кипмәгәндәй язу карасы. Гади бүлмә. Ялгыз тәрәзәсе Карый йортның ишек алдына; Танырсың син анда һәрнәрсәне, Күңел биреп күзең сал гына. Китаплары һаман аны көтә, Саргайганнар ачык битләре; һич онытылмас бер сәхифә итеп Хәтерлисең аның үткәнен. Тик сөйләшеп булмый үзе белән, Табар идек җавап барысына. Ягымлы һәм уйчан йөзе белән Ана баса килеп каршыма. Гүя, карыйм күзләренә аның, Узганнарын искә төшерәм; һәм кайгысын аның үз анамның Кайгысыдай итеп кичерәм. 
2 ...Урамнарда тынган март бураны, Кояш карый алар йортына; Кыегында сары нарат йортның Күгәрченнәр гөрләп утыра. Ана күңеле бүген тапмый тынгы; Утлар йотып көнең үткәндә, Шулай була, әйе, якыныңны йөрәк белән зарыгып көткәндә. Ул Сашасын шулай югалтырмы? Моңа ничек күңел ышансын? Уйларында тагын Петербург, Нәрсә көтә улын моннан соң?..

 
Ә карашы тыныч Володяның, Юатырга тели анасын: — Кайгыларын, әнкәй, бу дөньяның Яшең белән юа алмассың... Әйтер сүзе шушы. Моңа өстәп, Нәрсә дисен тагын аңарга? Мондый чакта ана уй-тойгысын, Ана кичерешләрен аңларга Ялкынлы һәм сизгер йөрәк кирәк, Ул йөрәк бар аның улында; Юлдаш булсын кайнар мәхәббәте Анасының гомер юлында. Рәсеменә карый якын күреп — Сөеклесен уйлый ул һаман. Гадәтенчә, коңгырт чәчен үреп, Түбәсенә җыеп ураган. Җитәмени ана сабырлыгы Мондый чакта аерым яшәргә,— Китәр өчен чыгып бер ялгызы Җыена ул ерак сәфәргә. Володясы күзен төби аңа: — Әйтәм, әнкәй, ихлас күңелдән: Саша белән безнең юлларыбыз Аерылалар тәмам бүгеннән. — һаман,—диде ана,— аңлап җитмим, Нәрсә булды сезгә, балалар? — Мин ышанып әйтәм: алар, әнкәй, Тапталган юл белән баралар. 
Китте ана. Аңа куллар болгап, Балалары озатып калдылар. Калды Сембер. Сызрань юлы буйлап Кыңгыраулар чыңлап бардылар. Зәңгәр күктә йөзде март кояшы, Ул аңлата иде яз башын. Юл буена ана ялгыз башы Уйлап барды улы язмышын. Янып барды бер үк хисләр белән, Бер омтылыш иде аңарда: — Сорамаска шәфкать һичберәүдән^ Ә нык торып көрәшеп карарга. 
3 Китте ана, туганнарын җыеп, һәркайсының тыңлап киңәшен, йортларында өлкән кеше булып,. Юатучы булып һәммәсен, Володясы калды. (Аерылганга Атна инде була иртәгә.)  

 
Көннәрен ул туганнары белән, Китаплары белән үткәрә. /Менә әле, кайтып мәктәбеннән, Китап алып тагын кулына, Дулкынланып, якты өмет белән, Утырган да тәрәзә буена. Үткәннәрне кичерә уйларыннан, Хәтерли ул Казан артларын, Ерак Кокушкино авылына Кунак булып барган чакларын: Әйтерсең лә, Идел киңлекләре Ачылып китә аның алдында: Күп сулы ул. Кайнап, күбекләнеп, Дулкыннары шаулый ярында. Ульяновлар пароходта бара, Семьялары белән җыелып; Утырганнар чыгып палубага, Кояшында язның җылынып. Тагын дүрт-биш юлчы бара анда, Дулкын җырын тыңлап ярларның; Яшь Ульянов бара яннарында, Киңәшләрен тыңлап аларның. Җәйге яңгыр килә көньягыннан, Вакыт-вакыт дымсу җил бәрә. Көрәктәй киң, чал сакаллы агай Трубкасын кабызып җибәрә. — Без,— ди агай,— хуҗа ялчылары, Хезмәт белән гомер итәбез; Кыш көннәрен, Билдән карны ерып, Төннән-төнгә урман кисәбез. Чатнап тора кышкы зыкы салкын, Күз ачкысыз була бураны; Тавышына үткен балталарның Шаулап тора нарат урманы. Колач җитмәс юан бүрәнәләр Аунап үтә безнең җилкәдән. Эшебездән байлар кинәнәләр, Байлар тия безнең теңкәгә... Агай куя тирән көрсенеп, Бөтенесен уйдан кичереп. — Язлар килә, Көзен киткән кошлар Суларына кайта әйләнеп. Ә без инде, Без, бәхетсез башлар, һәр ел саен салга төялеп, һәм аерылып туган илебездән, Еракларга агып китәбез; Хәсрәт йөри калмый эзебездән, Менә шулай гомер итәбез.  

 
Хуҗа җыя хезмәт җимешләрен, Хуҗаныкы җир-су, урманнар, Ә без — җиргә Кайгы-хәсрәт өчен, Газап-михнәт өчен туганнар. Кулын сузып соцра бер якка, Күз карашын төби еракка: — Әнә кырлар, һәр көн шунда кунып, Игенчеләр иген игәләр; Ә үзләре алар җирсез-сусыз, Икмәктозсыз җәфа чигәләр. Кайчан китәр дөнья уңайга? Без эзләгән туры юл кайда? Сөйләп китә икенче бер юлчы, Без дә, диеп, сезнең кебекләр. Комбинезоны беткән мазутланып, Аягында иске итекләр. — Кушылам, ди, сезнең сүзләргә, Мөмкин тагын күпме түзәргә? Заводларда булган кеше күрә: Тиртузанга батып эшчеләр, Кан төкерәтөкерә, төннән-төнгә Хуҗалары өчен эшлиләр. Барасы юк ерак. Мин үзем дә Егерме ел эшлим заводта; Ә хуҗаның җылы бер сүзен дә Ишетмәдем һичбер вакытта. Кирәк безгә алга карарга, Хакыйкатьне эзләп табарга. Болай диләр Сормовода безнең: Шәфкать, диләр, көтмик һичкемнән; Тулуы җитте ачу диңгезенең, Боз кузгалыр, диләр, тиз көннән. — Дөрес,— диде Илья Николаевич,— Чын хакыйкать сезнең сүзегез. Өстәп куйды эшче: бу диңгезне Кузгатырга тиеш үзебез... Шушы хакыйкатьне ишеткәч, Йөрәгеннән аны хис иткәч, Ачылып китте Владимирның йөзе, Фикер итте: «Бу — чын гадел сүз: Боз кузгалыр тиздән... Бу диңгезне Кузгатырга тиеш үзебез...» 
Сембер инде калды еракта; Башка сулар ага бу якта. Менә үзе таныш Кокушкино, Күп тапкырлар моннан узылган; 

 
Менә үзе таныш Үшнә суы, Борма юллар ясап сузылган. Якын гына бакча. Тирә-якта Куерып үскән яшел үләннәр. Володялар иркен аланлыкка Җиләккә дип җыелып килгәннәр-. Ерак түгел, әнә йөри көтү, Каплап алган Үшнә тугаен. Кемдер анда, үзәк өзгеч итеп. Татарча җыр суза моңаеп: Сайрый тургай, сайрый тургай, Баласын җуйды микән? Газиз башым нигә болай Бәхетсез булды икән? Сары, сары, сап-сары ла Сары чәчәк саплары; Үтте микән, алда микән Рәхәт күрер чакларым? — КехМ моңая болай күңеле тулыш. Кемен җуйган, кемен сагынган? — Ул — көтүче малай гомер буе, Ятим малай сабый чагыннан. — Белик барып, нигә ачына, Нинди кайгы төшкән башына? ❖
 Күл буена инде төште көтү, Акчарлаклар төште суларга. Җәйнең җилсез көне, һава бөркү. Зәңгәр рәшә уйный кырларда. Сузган каен җиргә күләгәсен, Толымтолым яшел чук аскан. Володялар белән — җыр иясе, Алар, гүя, сагынып очрашкан. Сөйләп бирде малай күргәннәрен, Ниләр кичергәнен башыннан. Бәрәңгенең көлдә пешкәннәре Тәмле булды кунак ашыннан. Үскән малай йорттан йортка йөреп, Төш кадәр дә рәхәт күрмәгән; Кем дә аны, бәбкәм, күз нурым, дип^ Күкрәгенә кысып сөймәгән. Азмы инде күз яшьләрен түккән, Ачялангач, тормыш төбендә? Өсте-башы аның тетелеп төшкән, Кат-кат ямау һәрбер иңендә. — Тормышның,—ди,—үги баласы мин,. Аңларсыз,— ди,— дуслар, бәлки сез; Иортсыз-җирсез, ата-анасыз мин, Юктыр җирдә миннән бәхетсез.  
9* 
 
Ул йөрәген шулай ачып бирде: — Башым тагын ниләр күрәсе? Володяны озак ачындырды, Көендерде болар һәммәсе: — Кем төшергән аны бу көннәргә, Бәхетен аның болай ким итеп? Нигә мәктәп мондый ятимнәргә Ишекләрен ачмый киң итеп?.. 
Батты инде кояш офыкта, Янып тора охшап ул утка. Көтү кайтты. Күксел тузан-болыт Күтәрелде авыл өстенә. Теге малай кайтты маллар куып, Тир-тузанга батып, кич кенә. Аркасында оек-чабатасы; Чыбыркысы һаман иңендә. Володялар аны, чыгып каршы, Көтеп алды капка төбендә. Сөйде ана бала иңнәреннән, Шатлык белән күмеп йөрәген, һәм Володя үзе сөеп кигән Шомырт кара сатин күлмәген Сузды аңа. Дуслык-якынлыкны Тойды йөрәк шушы минуттан; — Рәхмәт сезгә! Сезнең яхшылыкны, Гомерем булса, мәңге онытмам! Кулын сузды соңра Володяга: — Яхшы икән, дускай, күңелең; Синең кебек дусны бу дөньяда Тәүге тапкыр әле күрүем. ❖
 ...Узып китте ямьле җәй айлары, Салкынайды инде һавалар; Тынып калды тагын Зөя буе, Су керергә төшми балалар. Ярларында учак ялкынланмый, Саллар акмый тулып Иделдән; Күптән инде, җыеп җылымнарын, Балыкчылар китте биредән. Кырлар инде ак кар ябындылар-, Боз каплады елга өсләрен; Ак болытлар ерак агылдылар, Бизәп кышның айлы кичләрен: Илья Николаевич юлдан кайткан, Җылынып та әле җитмәгән; Сакалмыегына ябышып каткан Бозлары да эреп бетмәгән.
10 
 
Ул һәр мәктәп, һәрбер бала өчен йөрәгеннән тирән кайгырып, һәр кешедә якты өмет хисе һәм ышаныч хисе калдырып, Кышын булса — салам чанасында, Җәен булса — гади арбада, Карамыйча ачы бураннарга, Җиляңгырга, эссе һавага, йөреп чыга бөтен губернаны, һәр күңелдә сөенеч уятып; һәрбер авыл якын күрә аны, Хөрмәт белән кала озатып. Тәрәзәдә әле күзләре, Күңеле болай кемне эзләве? Ачкан капка ябылып өлгермәде, Җырлап калды ачык көенә; Улы өйгә җилдәй кайтып керде, Китапларын асып иңенә. — Я, Володя, улым, хәлләр ничек, Укуларың яхшы барамы? — Яхшы, әткәй, бөтенесе «бишле»,— Көндәгечә аның җавабы. 
Истәлеге болар үткәннәрнең, Ерак калды инде ул көннәр; Тирән эзен ләкин ул көннәрнең Саклый әле һаман күңелләр.— Узган елның январь ае иде, Аталары үлде. Ярадан йөрәкләре савыгып өлгермәде, Утка салды дөнья яңадан... Яктырырмы тиздән уйчан йөзләр, Кем күңелгә салыр юаныч? Владимирда бүген барлык күзләр, Бөтен өмет, бөтен ышаныч. Уйлана ул, тәрәзәгә килеп, Күзен төбәп ерак офыкка; Аналары кайда ачыныпкөеп йөри икән шушы минутта? 
4 Ул Питерда инде. Ерак юлын Якын итеп килде бирегә, Тоткындагы сөйгән газиз улын, Газиз кызын үзенең күрергә. Күз алдында менә Петербург, Бистәләре төтен эчендә; Көн тудымы — завод гудоклары Гөрләп тора шәһәр өстендә.  
11 
 
Нева суы менә шушы инде, Күмелгән ул кышның карына. Исә язын дымлы диңгез җиле, Бассаң чыгып Балтик ярына. Тапты ана эзләп төрмә йортын, Тирән аның йөрәк ярасы: Газиз кызы Аннасы да тоткын, Нәрсә көтә ике баласын? Әйтте аңа патша чиновнигы: — Сез законны, ханым, аңлыйсыз; Җәза көтә ике балагызны, Ә моңарга ничек карыйсыз? Ачынып торды ана сүзсез калып: — Кемнәр салды безне бу утка? Киңәш алыйм, тукта, кемгә барып. Ялгызмы без авыр минутта? Юк, Россия тора безнең артта, Безнең иңдә — халык иңе, дип, һәр намуслы ана мондый чакта Минем кебек эшләр иде, дип, Җавап бирде ана: әйе, беләм, һәм кабатлап әйтәм тагын да, Горурланам балаларым белән, Чөнки хаклык алар ягында. Ялгышкандыр бәлки минем улым, Кирәк тапса — үзе сөйләр ул; Чикләсәгез әгәр гомер юлын, Керсез намус белән үләр ул. — Әйе,— диде патша чиновнигы,— Семьягызны сезнең беләбез, Бөтенесе безгә ачык моның, Шигебез юк. Шуңа күрә без: Улыгызга начар кешеләрнең йогынтысы, дибез, булгандыр; Ул үзе дә инде эшләренең Соңы өчен үкенә торгандыр. Кирәк түгел артык күз яшьләре, Бер генә шарт: шәфкать көтәрсез, Ачыклауда аның иптәшләрен Бәлки безгә ярдәм итәрсез... — Хакыйкатьне мин башкача аңлыйм, Баламның да телим белүен: Хыянәттән мең кат артык саныйм Керсез намус белән үлүен,— Диде ана, тыныч кына итеп, һәм, кузгалып өстәл чатыннан, Чыгып китте. — Каты чикләвек бу,— Дип калдылар аның артыннан.
12 
 
Питерда яз инде. Чал Неваның Ярларында кайный дулкыннар; Үтеп китәр апрель озакламый, Башланырлар тиздән ак төннәр. Тыңлап узды ана дулкын җырын; Пөрәгенә тынгы тапмыйча, Уйлап чыкты соңра якыннарын, Төн буена керфек какмыйча. — Володям да,— диде,— юк янымда,. Кемгә сөйлим бүген уемны? Ничек итим? Туар көн таңында Үлем көтә минем улымны... Янды ана шушы хисләр белән, Бер омтылыш иде аңарда: — Сорамаска шәфкать һичберәүдән, Ахырынача көрәшеп карарга. 
Иртә иде әле. Аксыл томан Төшкән иде Балтик ярына; Көндәгечә ана, торып таңнан, Килде тагын улы янына. — Рәхмәт,— диде Саша, аны кочып,— Онытмыйсың, әнкәй, балаңны; Тик кызганыч, безнең очрашуның /Минутлары хәтта санаулы. Әнкәй бәгърем, син бишектән башлап Төбәгәнсең безгә күзеңне; Ә моннан соң кабат аерылышсак, Бер күремме якты йөзеңне?.. — Тупла, Саша, бөтен ихтыярың, Батыр бул син авыр минутта; Сиңа, улым, анаң әйтә моны, Анаң әйтә, шуны онытма. — Киңәшеңә рәхмәт. Ә соң, әнкәй, Аня хәлен әле белдеңме? Белсәң әгәр, туган итеп әйткән Җылы сүзен алып килдеңме? — Әйе, килдем. Аня әйтте сиңа: Саша,— диде,— мине аңларсың; Тормыш алда, һәм ышанып моңа, Син дөрес юл әле сайларсың. — Бәхет,—диде Саша,—моны аңлау,— Киләчәкне уйлап сөенде: — Әйе, Аня, сезнең тормыш алда, Минем өчен ләкин соң инде...

 Яшь йөрәге аның янып типте, 'Сизеп таңда нәрсә көткәнен. Яшен тыеп, ана улын үпте: — Аерылырга вакыт җиткәнен Беләсең бит. Тыңлыйм, әйт, кадерлем, Кирәкмиме берәр әйберең? — Таба алсаң, әнкәй, китер әле Шигырьләрен Генрих Гейненең. Володяга, әнкәй, сүзем тапшыр: Онытмасын туган агасын; Күрешүебез булса соңгы тапкыр, Хәсрәт белән искә алмасын... — Нигә, улым, соңгы тапкыр, дисең? — Шундый, әнкәй, хөкем карары... Карашына туплап йөрәк хисен, Ике күзен тутырып каравы Җитте барып ана йөрәгенә; Соңра үзе якын килде дә, Башын куеп аның күкрәгенә: — Хуш, кадерлем, әнкәй!—диде дә, Шигырь укып китте ул аннары, Шундый иде соңгы юллары: — ...Оныта алмас газиз аналары Канлы кырда үлгән улларын... — Балам минем, Сашам,— диде ана,— Беләсең бит ничек кирәген; Улым, минем күзләремә кара, Аңла, улым, анаң йөрәген; Әйтер сүзем сиңа шушы хакта: Көч тап барысын җиңеп чыгарлык; Ихтыярың тупла. Авыр чакта Булсын синдә тимер чыдамлык. — Дөрес, әнкәй, дөрес. Синең сүздә Хакыйкатьнең үзен күрәм мин; Намусыбыз шулай куша безгә, Шуны, әнкәй, аңлап үләм мин... 
* * Иртәгесен ана сөеклесен Өлгермәде килеп күрергә, Хәл ителгән иде бөтенесе, Аерылдылар шулай гомергә... (Дәвамы бар)