Логотип Казан Утлары
Комедия

ЖАМАЛИ АБЗЫЙ 


Бер пәрдәлек ^комедия К А Т II А ШАЛА Р: I 1. Җам ал и абзый —сельпо заготовщигы, ябык йөзле, кәҗә сакаллы, авы зында берничә генә теше калган. Башында колакчын бүрек, бүрек астыннан каешланып беткән түбәтәй чите күренеп тора. Күн сумка аскан. Аягында тула оек һәм тирән галош. 55 яшьләрдә. 2. Сәхипҗамал — аныц хатыны. 3. Әнвәр — журналист. 25 яшьләрдә. Фотоаппарат аскан. 4. С а ф а абзый — авыл советы дежурные. Урта яшьләрдә. 5. М ала й. — 10—11 яшьләрдә. Җамали абзыйның йорты. Ишек алды. Түрдә баганада бизмән эленеп тора. Анын янында зур табаклары асылынган үлчәү. Шул тирәдә тимер-томыр өеме. Бер читтә эт оясы. Икенче якта арбаның арт тәгәрмәчләре күренеп тора. Уң якта өйнең, ике тәрәзәсе. Тәрәзә янында кечерәк кенә өстәл. Өстәл өстендә счет, квитанцияләр һәм посылка ящигы. Пәрдә ачылганда Җамали а б з ы й өстәл_ янында утыра. Счет сала. Карандашын авызына кабакаба яза. Җамали. Вә янә алдым ун баш куян, һәркайсы 800 әр грамм ит өчен, җәмгысы буладыр 8 килограмм. Вә янә капчык өчен чигерәбез 600 грамм. Буладыр... Сафа белән Әнвәр керәләр. Сафа. Исәнлекме, Җамали абзый. Әнвәр. Исәнмесез. Җамали (сикереп тора). Ә, кунак бар икән, хәзер, хәзер... (Баскан җиреннән мыгырданып.) Вә янә Фатиха Фәсхиевадан 20 даиә йомырка. (Күзлек аша карап.) Я, хуш киләсез, кем дип әйтим үзегезне. Әнвәр. Мин, Җамали абзый, газетадан. Сезнең авылга килгән идем. Сафа. Газетка яза торган кеше инде бу. Җамали. Бик әйбәт, бик. һәркемнең үз кәсебе, дигәндәй. Крестьян әнә җир сөрә, икенчеләр таш күмере чыгаралар, Ташкентта әнә мамык, дөге, дигәндәй. Берәүләр гармун тартып көн итә, икенчеләр җырлагандай итенә, һәркемнең яшисе килә -шул. Ә н в ә р. Ә сез, Җамали абзый? Җамали. Без үзебез, энем, көн-төн хөкүмәт өчен тырышып йөрүче бер бәндә инде. Тире-ярысын җыйныйбыз, тавыгын-күкәен алабыз... Сафа. Җамали абзый ул әнә, тимер-томырын да ала, куяи-муянын да. (Киная белән.) Барысына да өлгерә. Әнвәр. План яклары ничегрәк? Җа м ал и. Аллага шөкер, дигәндәй, ансын болан гына әйтәм, кадәри хәл тырышабыз инде. 100 белән генә чикләнмибез. Заманасы шундый бит. 

 
Әнвәр. Заманасы?.. Җамали. Хәзерге заманда һәр нәрсә арттырып үтәлә диюем инде. Сафа. Я, ярый, мин китим. Җамали абзый, Казан кешесе фатирда сездә калыр. Авыл советы шулай диде. Бала-чагагыз юк, тыныч. Ә|Ц’Вәр. Каршы килмәсәгез генә... Җамали. Ярлы кеше димәсәгез, рәхим итегез. Ачык чырай, такта чәй, дигәндәй. Сафа. Хушыгыз, Әнвәр иптәш. Ә инде сөзмә, катык ашарга үземә килерсез. Әнвәр. Рәхмәт. Сафа китә. Җамали. Минем сыер алырлык хәлем юк. Кәҗә белән тереклек итәбез. (Кычкырып.) Сәхипҗамал, анасы, самовырыңиы яңартып җибәр әле, кунак бар. (Өйгә кереп китә.) Әнвәр. Оригинальный кешегә ошый. Очерк языйм әле үзе турында. Югыйсә бездә мондый кечкенә винтиклар онытыла. Кечкенә, берәү дә игътибар итми торган тип бу. Бик әйбәтләп очерк язам. (Блокнот һәм автомат ручкасын ала, йорттан күз йөртә, яза, йөренә.) Тырыш кешегә охшаган. Барысы да үз урынында. 
Җамали чыга. Җамал и. Әйдә, энем, кул юып алыйк. Менә комган шәриф. Әнвәр. Әһә, комган. Бик күптәнге, ахры. Җа м ал и. Үзем белән яшьтәш дисәм дә ялган булмас. (Әнвәргә карап.) һи, син, энем, мондагы тимер-томырны язып хикмәт чыгар дисеңме? Әнвәр. Чыгар, Җамали абзый. Шаярма, син җыйган тимер-томырлар заводларга китә, эретелә, металл була, син алган кош-кортлар- ашханәләргә. Хөкүмәт эше бит алар. Җ а м а л п. Рәхмәт инде, безнең кечкенә эшкә зур бәя биргәч, рәхмәт. Капчык күтәргән м ала й керә. Малай. Җамали абзый, куяннар китергән идем. Җ а м а л и. Әйбәт булган. Җамали куяннарның колакларыннан тотып берәм-берәм карап, санап үз капчыгына сала, капчыкны бизмәнгә элеп үлчи башлый. Әнвәр карап тора, рәсемгә төшермәкче була. Әнвәр. Җамали абзый, бик аз гына селкенми торыгыз әле. Менә шулай, шулай. Җамали сакалын сузып, куяннарны тотып тора. Әнвәр рәсемгә төшерә. Җамали. Син, Миңлеәхмәт, үлчәгәнне карап тор, соңыннан сүз- мүз булмасын. Малай. Әй, ул бизмәнне белмим мин. Үлчи бир, Җамали абзый. Җамали. Аллага шөкер, дигәндәй, кеше хакына тигәнебез юк. Менә карап тор: ун куяның буладыр — уналты килограмм, чигерәбез капчыкка 800 грамм. (Өстәл янына барып квитанция яза. Әнвәр карап тора.) Әнвәр. Эшне төгәл алып барасың үзең. Җ а м а л и. Как же... Әнвәр. Әһә, исәп-хисап эшләре искечә, гарәпчә языла икән. Җа м ал и. Ансы үзем өчен генә. Менә кәпитансалариы урысча язам. Ансын да булдырабыз, энем. (Малайга.) Миңлеәхмәт, әтиеңә әйт, ике куяныгызны бераз шикләнеп алам, кабул итмәсәләр, кире кайтарырмын. Хөкүмәткә дигән куяннар алар...  
10 
 
М а л а й. Нәрсә?.. Җ а м а л и. Кечерәкләр. М ал а й. Кечерәкләре мамыклы да эле... Җ а м а л и. Ансын белеп сукалыйсың. Бар, бар, әниеңә булышырсың, кайт. Кечкенә кеше күп сөйләшми ул. М а л а и ящикка салган куяннарны карап, башларыннан сыйпап тора. Әнвәр. Куяннарыңнан аерылып булмыймы әллә? М ала й. II, абый, үзем үстердем шул мин аларны! Күзләре бик матур аларның. Ярый, хушыгыз... (Үзе һаман куяннарга карап тора. Әнвәр аны рәсемгә төшереп ала.) Җ а м а л и. Хуш иттек, Миңлеәхмәт, хуш. М ала й сискәнеп китә, елмая. М ала й. Хушыгыз. (Әнвәргә карап.) Күзләре бик матур аларнын, абый. (Чыгып китә.) Әнвәр (карап кала). Нечкә күңелле малай икән!.. Әнвәр бакчага кереп китә. Җам ал и Әнвәр киткән якка карап ала, тиз генә капкага таба бара, кычкыра. Җ а м а л и. Әй, кара әле, Миңлеәхмәт. Булмаса, теге ике куяныңны хәзер үк алып кит. Малай керә. Җамали колакларыннан тотып ящиктан ике куян алып малайга суза. Малай. Нәрсә бирәсең син миңа?.. Җамал и. Сарык түгел инде. Куянны да танымый башладыңмыни?.. М ала й. Таный башлаганга әйтәм. Болар минем куяннар түгел ич. Җамал и. Ә, кем куяннары, ди. (Әнвәр чыккан якка карап елмаеп.) Шәһәр кунагы куян алып килмәде, бугай. Малай. Үзем үстергән куяннарны танымаска. Син әле боларны бөтенләй икенче ящиктан алдың. Абау, бигрәк өтек куяннар... Җамали. Аллага шөкер, дигәндәй, кеше хакына тигәнебез юк. Я. ярар, карт кеше яңлышмый булмас. Ярар, кала бирсеннәр. (Халыкка карап.) Ахыр заман фетнәләре. Белмәгән нәрсәләре юк. Mi а л а й (ящиктагы куяннарны карап). Үзем үстергән куяннар шул алар. Бер парын мәктәпкә дә бирдем әле. Малай китә. Җ а м а л и. Вә янә алдым Миңлеәхмәттән ун куян. Сәхипҗамал (тәрәзәдән). Атасы, керегез, самавырым өлгерде. Җамали (бакча янына барып). Әйдә, кунак, чәйләп алыйк. Әнвәр чыга. Әнвәр. Бәрәңге уңган икән быел. Җамали. Сәхипҗамал апаң уңганга ул, энем. Әйдә, кунак. Без ярлыларда әллә ни сый булмаса да, Сәхипҗамал апаңның яңа гына мичтән чыккан әпәе белән такта чәй — ачык чырай. Әнвәр (өстәлгә күрсәтеп). Әллә биредә генәме? Ачык һавада. Көн әйбәт. Җамали. Алай да була. (Табуретканы итәге белән сөртә.) Рәхим итегез. Кунак теләгәч... Әнисе, алып чык самавырыңны! 'Сәхипҗамал самовар алып чыга, өстәл хәзерли башлый. Әнвәр йорт эчен карап йөри. Сәхипҗамал (Җамаливың колагына). Әтисе, май куйыйкмы?.. Җ а м а л и. Май?.. Нишлик икән соң?..  
11 
 
Сәхипҗамал. Булган нәрсәне куймыйча килешмәс. Җам ал и. Килешмәс, дисеңме? Бик килешер. Бик. Казанына кайткач, сатып алып ашар. Без ярлы кешеләр... Куй күбрәк итеп арыш әпәен... Әнвәр (арбаны карап). Печән чабып алып кайткансың икән, Җамали абзый. Җамал и. Ә, әйе, кәҗәгә. Ә н в ә р. Үлән астында ямь-яшел... Җамали. Себеркелек. Чабынырга. Әнвәр. Ә себеркелек астында?.. Җамали (халыкка карап чыраен сытып). Менә бәла. (Әнвәргә карап, елмаеп.) Ә ансы тәртәгә — колхозга. Әнвәр. Шундый калыннар?.. Җ а м а л и. Калын дип инде... Сәхипҗамал. Чәем ясалды, әйдәгез. Җамали. Әйдә, кунак, кулларыңны юып кил. (Комган алып бирә. Әнвәр лапаска кереп китә. Җамали Сәхипҗамалны бармагы белән изәп ияртеп куяннар салынган ящик янына алып килә, колакларыннан тотып бер куянны ала да Сәхипҗамалга суза.) Сәхипҗамал. Бәй, миңа? Җ а м а л и. Әйе, үзебезгә. Кичә теге кыз китергән куяннардан ярты куян эконом булып калган иде. Бүген менә бу малайдан, Миңлеәхмәттән, ярты куян. Җәмгысы буладыр бер бөтен эконом куян. (Счет төймәсен тартып куя.) Сәхипҗамал. Шулай итеп, теге, үзебезнең ящиккамы, карт?.. Җ а м а л и. Май кап. Аллага шөкер, дигәндәй, аз-мазлап булса да килә торсын. Кеше хакына тимибез, тырышып тапкан мал. Сәхипҗамал. Бая .Янбаш Мостафа хатыны бер дистә йомырка китергән ие. Җ а м а л и. Такта чәй сорыймы? Сәхипҗамал. Юк, кызының кырыгын укыган иең бит — шуның өчен, ди. Җамал и. Дога кылып алгансыңдыр бит? Сәхипҗамал. И, мин андый доганы белмим ич инде. Җамали. һи, исең киткән икән — ун йомыркага ярамаган тагы... Иреннәреңне кыймылдатып, битеңне сыйпап куйсаң, җиткән. (Дога кылган кебек итә.) Сәхипҗамал. Ансын шулай иттем инде. Җ а м а л и. Я, ярый, әйдә чәйләп алыйк. С әх ип җ а м а л. Карт, бу ниндирәк кеше икән, юньсезгә йөрми торгандыр бит?.. Җ а м а л и. Шаулама, гәзиткә язам, ди. Сәхипҗамал. Ә?.. Беркөн кәпирәтив Шакирны гәзиткә язганнар, судка бирәләр икән,— дигәннәр ие. Җамал и. Юк, бу мактап язам, ди. Безнең, карчык, аллага шөкер, дигәндәй, планмылаи белән эшләр шәп бит. Әй, менә такта чәй генә бетеп китте. Әнвәр керә. Җамали. Я, әйдә, әти мәрхүм әйтмешли, утырып сәдис, знакум. Утырышалар, чәй эчә башлыйлар. Җа мал и. Гаеп итмәгез инде, бер сыебыз да юк. Майның да беткән чагы. Тормышыбыз бераз авыррак. Бала-чагалардан да ярдәм аз. С ә х и п җ а м а л. Аларның да шул үз семьялары, дигәндәй. Әнвәр (иснәп). Җамали абзый, каяндыр алма исе килә түгелме соң?.. Җ а м а л и. Булмастыр. Әнә теге агачның исе бик хуш безнең.
12 
 
Сәхип җ а м а л. Гаҗәп агач инде ул... Әнвәр (өстәлдәге ящикны ала). Оһо, күчтәнәч, Ташкенттан икән. Исламов Җамалпга дигән икән. Мөмкпнме? (Бер алма ала.) Ай, алмасы да алмасы. Җ а м а л и белән Сәхипҗ а м а л аптырап калалар. Пауза. Җ а м а л и. Әй, әнпсе, шуны кунак алдына да куя белмисең. Булган нәрсәне... (Тиз генә ящикны Әнвәрдән алып Сәхипҗамалга суза. Ачулы итеп әйтә.) Бар. һәйбәтләп юып алып кил. (Әнвәргә карап елмаеп.) Яшелчәне аны юмыйча ашарга кушмый китап. Әнвәр. Ансы дөрес, Җамалп абзый. Сәхипҗамал өйгә кереп барганда абынып егыла, кулындагы ЯЩИГЫ җиргә төшә, алмалар чәчелә, ящик эченнән бер каракүл кисәге дә килеп чыга. Җам ал и сикереп торып. Сәхипҗамалны төртеп җибәрә, үзе каракүлгә ташлана. Җамал и. Һәй, аягың черегән нәрсә... С ә х и п җ а м а л. Аягыңны сузып утыргач... Әнвәр алмаларны җыярга булыша. Җам ал и аны ящик янына җибәрмәскә тырыша. Әнвәр. Оһо, монда кара алмалар да күп кенә күренә. (Берничә каракүл кисәген алып селкә.) Җам ал и (каракүлләргә үрелә). Бүләк ул, энем, бүләк. С ә х и п җ а м а л. Әйе, Тәшкәндәге кызыбыздан, үзебез өчен. Икесе дә каракүлләрне Әнвәрдән тартып алып өйгә кереп китәләр. Әнвәр аптырап карап кала. Посылка ящигын ала. Әнвәр. Менә сиңа бүләк!.. Өстә — алма, аста — каракүлләр!.. Бәлки, чыннан да үзләре өчендер. Картлар бит... Аяк очларына гына басып, алак-ялак карана-карана Сәхипҗамал чыгып китә. Сафа керә. Сафа. Нихәлләр бар, Әнвәр энекәш? Әнвәр. Әйбәт әле, Сафа абзый. Сафа. Үзең кереп чыкмадың. Нәгыймә апаң үзең кертеп чык, эше күптер, дигәч, менә катык — эчеңә китәр ятып. Шәһәр кешесенә тансык аш ул. Әнвәр. Рәхмәт, Сафа абзый. Сафа. Кичә фермада булгансың икән. Кызлар кәртечкә сорыйлар. Әнвәр. Казанга кайткач эшлим. Җибәрермен. Газетадан да күрерләр. Сафа. Җамали абзыйны төшергәнсеңдер?.. Әнвәр. Төшердем, Сафа абзый. Ләкин бераз гына шик төшә башлады әле миңа. Сафа. Шик?.. Әнвәр. Әйе. Сафа. Шулаймы? Болай караганда, үзләре ярлы гына көн итәләр күк. Очын очка гына ялгап торалар. Хәер, Ташкенттагы балалары аз- маз ярдәм итәләр, бугай... Ә|нвәр. Аз-маз?.. Сафа. Җамали абзый үзе дә Ташкентка баргалап йөри. Юкка түгелдер инде. Әнвәр. Менә шул-шул. Баргалап, әвеш-түеш иткәләп йөрмиме икән?.. Сафа (йөренә). Үзе бит ул алла, алла дип гел алланы телгә генә алып тора... Ә и в ә р. Ансы инде аның үз эше. Сафа. Шулай... Ничек дип язарсың икән инде Җамали абзый турында?.. 
13 
 
Ә и в ә р. Ашыкмыйм әле. С а ф а. Дөрес эшлисең. 
Җ а м а л и керә. 
Җ а м а л и. Исәнлекме, Сафа? Сафа (җитди). Исәнлек! Хушыгыз, Әнвәр иптәш. (Чыгып китә.) Җ а м а л и. Моңа ни булган тагы!.. Таракан дуласа, мич башын җимерә, дигәндәй... Әнвәр (аппаратын алып чыгарга тора). Мине көтә торганнардыр, барып төшереп кайтыйм әле. Җ а м а л и. Кемнәрне? Ә и в ә р. Кәлимулла бригадасын. Җ а м а л и. Ә мине тагын бер тапкыр төшермисезмени инде?.. Әнвәр. Вакыты җиткәч төшерербез, Җамали абзый. Җа м ал и. Әһә, шулай диген. Әллә мин теге бүләкләрдән соң... Ә н в ә р. Җамали абзый, сезнең авылда мулла-фәлән юк бугай. Үлгәннәрне ничегрәк күмәсез? Җамали. Үлгәч, асрамыйбыз — күмәбез. Чакырсалар үзем дә бар- галыйм. Халыкка хезмәт итүдән баш тартмыйбыз инде аны. Әнвәр. Аңлашыла, Җамали абзый. Я, ярый, мин китим. (Китә.) Җамали аны капкага хәтле озата бара. Карап кала. Җ а м а л и. Тукта, моңа ни булган? Нәрсә шашып йөри ул?.. Капкадан атылып-бәрелеп С ә х и п җ а мал кайтып керә. С ә х и п җ а м а л. Эш харап, карт! Авыл советына милиция килгән, сине җиткерделәр микән әллә? Җамали. Ә!.. Мөгаен, шулайдыр... Биклә капканы! Кертмә бер- сеп дә. (йорттагы бәрәңге базына төшеп китә. Сәхипҗамал капканы тартып тора.) Сәхип җ а м а л. Берәү дә юк, өйдә кеше юк дим. Фу. беркем дә юк икән ич... (Изүен ачьш төкерә.) Әстәгъфирулла, күземә әллә кемнәр күренә башлады. Баздан башта кечкенә генә сандык килеп чыга. Аннары Җамали үзе күтәрелә һәм сандыкка ташлана. Бүреге бер якка кыегайган. Буялып беткән. Җ а м а л и. Кертмә, карчык, кертмә... Хәзер, хәзер... (Сандыктан төргәк-төргәк кәгазь акчалар алып өстәлгә куя башлый, куллары калтырый, күзләре акайган.) Кертми тор, карчык, кертми тор!.. (Акчаларны кочаклап.) 'Аллага шөкер, дигәндәй, исәннәр икән, кадерлеләрем, исәннәр икән!.. С ә х и п җ а м а л. Җыештыр инде тизрәк, килеп керсәләр нишләрсең. Җамали. Киен, карчык! Сызыйк, Ташкентка сызыйк!.. Сәхипҗамал. Бу вакытта нинди поезд бар ди соң? Җамал и. Товарный да ярый безгә. (Кычкырып.) Киен диләр бит сиңа!.. Юньлерәк әйберләреңне ал. Сәхипҗамал. Булды, бетте, карт, киенәм, алам. Җ а м а л и. Шәл-мәлләреңне, фуфайка-муфайкаларыңны кат-кат ки. Әйбер күп булмасын. Сәхипҗамал өйгә кереп китә. Җ а м ал и акчаларын кочаклап тоткан килеш шашып йөри. Җамали. Нәрсәгә төрим, кая куйыйм? (Каракүлләргә төрә башлый. Шул вакыт капкадан Сафа килеп керә. Җамали акчаларны өстәлгә чәчеп җибәрә, үзе алар өстенә каплана.) Бирмим, хәләл көчем белән табылган акчалар! Бирмим!.. С а ф а. Беләбез нинди юл белән табылганны.


 
Җ а м а л и. Нәрсә бар, Сафа, нигә килдең? Сафа. Авыл советыннан. Сине алып килергә куштылар. Җ а м а л и. Мине? Нигә? Сафа. Кешеләрне алдап яшәвең өчен. Җ а м а л и. Алдап?.. Сафа. Анда синен, гөнаһларым, барысы да язылган. Зиннур карттан дүрт дистә йомырка алгансың, үзең әйтмешли, ул торадыр 18 сум, биргәнсең бер такта чәй. Күрдегезме — чәй 12 сум 50 тиенлек. Җамал и абзый кесәсенә каладыр күпме?.. Җ а м а л и. Күпме дип инде... Сафа. Бер Зиннур карттан гына да 5 сум да илле тиенне чәлгәнсең булып чыга. Ул бала-чаганы утыртуларың синең исәпсез булган. Аннан әвеш-түеш. Ташкент, каракүл... Без капчыкта ятмый шул ул. Җ а м а л и. Аз-маз булгандыр инде... Я, Сафа, син яхшы күңелле кеше. Карт көнемдә мәсхәрә иттермә. (Акчаларым жыя). ЛАә, бераз ал да (берничә акча суза) безгә хәер-фатиха бир, өйдә юклар ие, диярсең... Мә, мә. Ал да... Сафа. Ә, вжәткә. Юк инде, ансына бармыйм мин. Җам ал и (бераз акча өсти). Мә, Сафа туган, өстәдем — ал да... Сафа. Аз. Өстә тагым бераз. Җа м ал и (икеләнеп тора да өсти). Мә, хәләл мал, жәл түгел. Сафа. Юк, нәкъ яртысы булса, риза. Җам ал и (кычкырып). Юк, инде, бик җитеп беткән. (Акчаларын кочаклап сәхнә буенча йөри.) Көчкә-көчкә генә атлап Сәхипҗамал чыга. Кат-кат киенеп килбәтсез юан булган. Сафа аңа карап елмая. Сафа. Ай-Һай, Сәхипҗамал апа, сиңа ни булды?.. Ничек тазарган... Борчак чүмәләсемени... Җ а м а л и. Я, Сафа туган, синеңчә булсын. (Акчаларны икегә бүлә, үзенә дигәнен каракүлгә төрә). Әнә, нәкъ яртысын, ал да без сызыйк. Сафа (акчаларны ала). Хәзер риза. (Җитди). Ә инде, Җамали абзый, калганнары турында авыл советында сөйләшербез. Авыл советы члены Сафа Мөхәммәтшанга вжәткә бирүеңне дә делога теркәрбез. Әйдә, әйдә!.. Җ а м а л и н ы алып чыкмакчы була. Тартышалар. Әнвәр керә. Әнвәр Сафа абзый, нәрсә бу?.. Сафа. Менә бу жинаять иясен авыл советыма алып китәм. (Җама- лины алып чыга башлый, ул тартыша. Шул вакыт Әнвәр аны рәсемгә төшерә.) Ә н в ә р. Үпкәләштән булмасын, Җамали абзый. Сүземдә тордым. Тагын бер тапкыр төшердем үзеңне. Проявить итү белән икейөзле бәндә килеп чыгачак: совет хезмәткәре һәм спекулянт йөзе. Сафа. Вжәткә бирүче дә... Әнвәр. Әйе, очерк урынына, фельетон... Сафа Җамалины алып чыга башлый, Сәхипҗамал Җамалиның акчаларын алмакчы була. С ә х и п ж а м а л. Акчаларны биреп калдыр, карт. Җ а м а л и. Бирмим, хәләл малларымны берәүгә дә бирмим. Сафа. Әйдә, әйдә, Җамали абзый... Законга каршы кь^мә... Сәхипҗамал. Бир, карт, акчаларыңны биреп калдыр... Карышма... (Тартышалар.) Пәрдә