Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Прозаиклар секциясендә. 13 январьда прозаиклар секциясенең отчет-сайлау җыелышы булып үтте. Секциянең 1954 елгы эше турында доклад белән Г. Әпсәләмов чыкты. Докладчы язучылар эшендәге уңай һәм кимчелекле якларны күрсәтте, әдәби мирас, әдәби осталык, тел, яшьләр белән эшләү һ. б. мәсьәләләргә тукталды. Фикер алышуларда А. Шамов, М. Әмир, Ә. Еники, X. Госман, И Нуруллин, М. Хәсә- нов, Г. Ми некий һәм Г. Ахунов иптәшләр катнаштылар. Алар уңай герой, конфликт, әдәби алымнар, әдәби тәнкыйть һәм әдәбиятның башка мәсьәләләре буенча үзләренең фикерләрен әйттеләр һәм әдәбиятны үстерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр керттеләр. Җыелыш проза секциясенең эшен канәгатьләнерлек дип тапты һәм секция бюросының яңа составын сайлады. Бюроның председателе итеп Ә. Еники, председатель урынбасары итеп И. Гази, членнары итеп Г. Әпсәләмов, Г. Минский һәм Ф. Хөсни иптәшләр сайланды. Секциянең 29 январьда уздырылган чираттагы утырышында яшь язучы Р. Төх- фәтуллинның «Таныш гөрелте» исемле хикәяләр җыентыгын укып тикшерү булды. Кереш сүзне Г. Бәшпров ясады. И. Гази, А. Шамов, Г. Галиев, Г. Иделле, С. Сабиров, М. Хәсәнов һ. б. иптәшләр Р. Төхфә- туллинның әдәби осталыгы үсә баруын, җыентыкка кергән хикәяләрнең, гомумән алганда яхшы булуын һәм шул ук вакытта төзәтелергә тиеш булган кимчелекләр, җитешсез урыннарны билгеләп үттеләр. Утырыш яшь язучыга иҗади ярдәм итү атмосферасында үтте. 15 февральдә проза секциясенең чираттагы утырышында М. Хәсәновның нефтьчеләр тормышына багышланган «Кыюлар юлы» исемле яңа повесте турында фикер алышу булды. Җыелышта сүз алып сөйләүче Г. Минский, А. Шамов, Ф. Хөсни, Г. Әпсәләмов, Г. Иделле һ. б. иптәшләр повестьнең эшләнеп бетмәгәнлеген, күп кенә кимчелекләрдән арынмаганлыгын әйттеләр һәм авторга үз әсәрен яңадан эшләргә тәкъдим иттеләр. Шагыйрьләр секциясендә. 12 январь- д а шагыйрьләр секциясенең отчет-сайлау җыелышы булды. 1954 елда секциянең эше турындагы докладны Сибгат Хәким ясады. Докладтан соң чыгышларда катнашучы 3. Нури, С. Баттал, Г. Кашшаф, Ш. Мөдәррис, Г. Латыйп, Н. Арсланов, Ә. Исхак иптәшләр поэзиянең бүгенге торышы, шагыйрьләр алдына совет язучыларының Икенче Бөтенсоюз съезды куйган таләпләр, аерым шагыйрьләрнең иҗатларына, шигырьләрнең художество эшләнешенә, шигырь формаларына караган төрле мәсьәләләр турында сөйләделәр, секция эшендәге кимчелекләрне тәнкыйть иттеләр, бу елда секциянең эшен яхшырту буенча үзләренең тәкъдимнәрен әйттеләр. Шагыйрьләр секциясе бюросына Шәйхи Маннур (председатель),. Әхмәт Исхак белән Шәрәф Мөдәррис (урынбасарлар), Зәки Нури (секретарь), Сибгат Хәким иптәшләр сайланды. 16 февральдә шагыйрьләр секциясенең чираттагы утырышында шагыйрь Шәрәф Мөдәрриснең «Кызыл мәйданда» исемле яңа поэмасы тикшерелде. Поэма турында доклад белән Г. Хуҗиев чыкты. Фикер алышуда Н. Арсланов. С. Хәким, 3. Мәҗитов. Ә. Давыдов, Г. Кашшаф, Ш. Маннур, Г. Ахунов иптәшләр катнашты.