Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ДУСЛАР

Балалар өчен язылган һәрбер китап нинди дә булса бер яңалык алып килергә, балаларны яңа дуслар белән таныштырырга, эшкә, укуга дәрт уятырга һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Бала, китапны укып чыккач, безнең чынбарлыкның әле үзе белеп җиткермәгән берәр ягын төшенсен. Укуда, эштә, уенда үзенең яңа дусларының тавышын ишетсен, аларга карата үзенең мөнәсәбәтен белдерсен. Китап бала аңына керерлек кызыклы вакыйгалар, аның уе тимәгән фикерләр, нур чәчеп тора торган матур образлар, сурәтләү чаралары белән яктыртылган очракта гына моңа ирешергә мөмкин. Биредә күзәтелә торган балалар китаплары төрле авторлар тарафыннан башкарылган һәм алар балалар дөньясының билгеле ягын конкрет алып сурәтлиләр. Б. Рәхмәтнең «Бакчада күңелле» дигән китабында балалар * бакчасы, Ә. Давыдовның «Серле бөртекләрле — колхозда пионерларның игенчелек эшенә ничек ярдәм итүләре, хыяллары, 3. Нуриның «Син мәктәпкә йөрисең» исемле әсәрендә баланың дөньяга карашын көчәйтү -максаты белән уку әсбапларының ясалу процессы турында сөйләнә. Алынган темаларны авторлар укучыга ничек ачып биргәннәр соң? Алар сурәтләгән геройлар чынлап та балаларның яңа дуслары була i алырлармы? һичшиксез, бу китапларда балалар үзләренең яңа дусларын күрерләр, алар белән бергә шатланырлар, бергә укырлар, бергә уйнарлар. Менә Б. Рәхмәт шигырьләре. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның кызыклы дөньясы, бакчадагы рәхәт тормышы күрсәтелә. Язучы баланы пөхтәлеккә өйрәтү, тәртипкә күндерү максатыннан чыгып эш итә. Бу яктан караганда авторның «Бакчага килгәч» шигыре аеруча игътибарга лаек.  
119 
 
Элгечләр өстендә — Буя ул ы рәсемнәр. Төлке дә, керпе дә, Калмаган берсе дә. Крокодил — Вилнеке, Ә әтәч — минеке. Пальтомны «әтәчжә Бирәм мин килгәч тә. Бик әйбәт ул әтәч! Ул мине өйрәтә, Ялгышып, кешенең Пальтосын кимәскә. Биредә пальтоны «әтәчжә 'бирү күренеше бик үзенчәлекле. Шигырь балада йорт кошларын, хайваннарны ярату хисе уятса, аннары аны тәртипкә өнди, билгеле бер кагыйдәне, дисциплинаны төгәл үтәргә өйрәтә. «Пыяла диңгез» шигыре .баланы табигать күренешләре — су һәм судагы балыклар белән таныштыра. Болар барысы да бу яшьтәге балалар өчен бик тә әһәмиятле. Баланың мәктәпкә кергәнче үк инде күз алдына китерүен булдырырга кирәк, аны ’ туган җиребезнең төрле картиналары белән аз-азлап кына таныштыра барырга хәзерләргә кирәк. Шул ноктадан чыгып караганда, югарыда әйтелгән шигырьләр белән беррәттән тагы «Телеңне чыгарма» һәм «Гөмбә җыйганда» исемле шигырьләр бик кызыклылар. Биредә балалар, кайчы белән кисеп, кәгазьдән төрле әйберләр ясыйлар. Шул чакта Диләрә телен чыгара. Иптәшләренә бу ошамый һәм аңа берсе әйтә: 
— Телеңне чыгарма, Чыгарма, кисәрсең. Нишләрсең кискәчтән, Диләрә, — дим аңа... Баланың шундый реплика ташлавында, аның үз тавышы яңгырап тора. Үз ишеңне тизрәк аңлыйсың, дигәндәй, бу әсәрнең идеясе дә авторның шушы алымны куллануы аркасында балага тиз һәм конкретлаштырылып барып җитә. «Кадерле төс» дигән музыкаль күренеш бигрәк тә уңышлы дияргә кирәк. Бертөрле дә мораль, әхлак сүзләре тукымыйча, автор партиягә, безнең кызыл байракка мәхәббәт тәрбияләү кебек катлаулы идеяне гади генә итеп, җанлы образлар аша укучыга җиткерә. Биредә балалар табигатьтә булган билгеле бер төстә киенәләр (яшел, зәңгәр, аккош, кура җиләге һ. б.). Ә арадан берәү — Гүзәл — төсләр сайлый. Балалар әйләнбәйлән уйныйлар. һәрбер төс уртага чыгып бии. Шактый гына бииләр, ләкин Гүзәл теләгән төсне һаман таба алмыйлар. Зөбәржәт. 
Үзең сөйгән төстән Сиңа нәрсә кирәк? Гүзәл. Әйтсәм әйтим инде — Пешкән кура җиләк. Зө-бә рҗәт. Ә-ә —... белдек, белдек! Сиңа, Сиңа Кызыл кирәк. Шулай итеп, кызыл төсне эзләп табалар. Аннары барысы бергә җырлыйлар. Кызыл була гөләп, Кызыл була миләш... Бу төс безнең өчен Якын барлык төстән. Кызыл безнең байрак, Безнең галстук та... Монда шунысы әйбәт: укучы үзеннәнүзе менә шушы тәрбияви әһәмияткә -ия булган мәгънәне аңлауга килә. Баланың кызыксынучанлыгы зур, һәм ул яңа дуслар белән танышудан .бер дә туймый. Аның тагы да күбрәк беләсе, күрәсе килә. Менә ул «Серле бөртекләр»не укый башлый. Әсәр «Бик авыр, бик авыр Рөстәмгә...» дигән сүзләр белән башланып китә. Нишләп авыр икән соң аңа? Сер менә нәрсәдә икән: Рөстәмнең күкләргә менеп очасы, иптәшләре алдында мактанасы килә Рөстәм данга сусап йөри, ләкин аны бе?р каян да таба алмый. Беркөнне Рөстәмнең бригадир әнисе янына бригадир Гатаулла абзый килә һәм серле бөртекләр турында сөйли. 
Янәсе, син аның Серен бел генә, Бик зур көч бирә ул Бөтен илеңә.


 
Ярләм 1ГТӘ ул Бөтен эшеңә, Баһадирлар көчен Бирә кешегә. 
Рөстәмгә шул гына кирәк. Ул колхоз амбарына бара да бодай бөртекләре сорап ала һәм аны кесәсенә сала. Рөстәм көтеп йөри: менә, -менә ана көч керер, ул баһадир булыр, «аңарга явар бар дөнья даны!» Ләкин ул никадәр генә көтсә дә аңа көч тә, дан да килми. Классташлары басуга көл сибәргә, җир ашларга китәләр,* -ә Рөстәм бармый, — тиңмени ул хәзер аларга! Ул данны бер үзе генә дә яулап ала алыр. Рөстәм бөртекләрне кесәсендә бик озак йөрткәннән соң, ал арны җиргә чәчә. Барыбер аңа көч килми дә килми. Менә бервакыт коры жил килә дә аның бодайларының кыякларын көйдерә башлый. Инде нишләргә? Аларны саклап Рөстәм хәлдән тая. Ләкин шул чакта коллектив көче аңа ярдәмгә килә. «Аерылма- саң, улым, илдән, курыкмассың коры җилдән», — ди Гарәфи бабай Рөстәмгә. Әнә шулай образ беркадәр юмористик сызыкта алына. Данга сусап хыяллану балага бик хас, шулай ук балада әле «минминлек» тә шактый көчле була. Шул яктан караганда, Рөстәм образы бик әһәмиятле. Автор коллективтан аерылуның, ялгыз үзеңә генә дан алырга сусауның соңы нинди начар, көлке булып бетүен сурәтли. Рөстәм шул кимчелеге белән күз алдына килеп баса, аның белән дәрестә булган вакыйга, шулай ук аның коры җил белән көрәше бик нык истә кала. Әсәр коллектив көчнең һәм хезмәтнең безнең тормышта зур роль уйнавын ышандырырлык образда сурәтләп бирүе белән уңышлы. Рөстәмнең классташларыннан аерылып йөрүе, бернәрсә эшләмичә хыялланып йөреп кенә дан яулап алырга омтылулары көлке астына алына, масаючанлык тәнкыйть ителә. Соңыннан Рөстәм иптәшләре белән колхозчыларга булыша башлагач кына рәхәтлек тоя һәм шул чагында гына дан килүен белә. Болар барысы Рөстәм образы аша күрсәтеләләр. Шуңа күрә дә 120 образның тәэсир итү көче -шактый көчле. Үзенең бераз кимчелекле һәм хыялчан характеры белән Рөстәмне укучылар үзләренең якын дусты итеп -кабул итәләр. Ә менә икенче бер «Син мәктәпкә йөрисең» исемле китап балага яңа нәрсәләр турында сөйләп аңлата. Бигрәк тә «Синең сумкаңда» дигән шигырь 
кызыклы. Биредә укучы кәгазьнең агачтан ничек ясалуын, карандашның, буяуларның ташкүмердән эшләнүен һәм китапларның, уку әсбапларының язылуын образлы сөйләм аша аңлый һәм белә. Әсәр, шулай итеп, укучының дөньяга карашын киңәйтүне максат итеп куя һәм сөйләп бирү алымы белән шул куйган бурычын үти. Автор моның өчен шактый уңышлы эпитетлар, чагыштырулар куллана. Син каләм алдың күптән; Ул үзе бик кечкенә. Шундый кечкенә иткән Аны бик зур көч кенә: Берәүләр аны койган, Берәүләр очлы иткән, Берәүләр номер куйган, Берәүләр билен кискән. Әсәр укучыга табигать белеме бирә, производство процессы белән таныштыра. «Безнең лагерь урма- ны»ндагы «табигать алифбасына өйрәнүләр» шулай ук укучыга уку дәверендә һәм практикада кирәк нәрсәләр. Уңышлы яклар белән бергә бу китапларда укучыга бернәрсә дә бирми торган шигырьләр дә очрый. Шулардан Б. Рәхмәтнең «Бакчада һәммә нәрсә бар» дигән -шигырен алырга була: Бакчада бар «Зис»лар, «Победа», «Москвич»лар... Барсы бар: зур йортлар, Фабрика, заводлар. Тик алар тартмалар күк кенә — Кечкенә. Эченә сыймыйсың... Беркем дэ күренми эчендә. Бөтен шигырь шул. Моңда шигырьне шигырь итә торган төп элемент буларак, образлылык җитешми һәм шул ук вакытта шигырь укучы

 
га да бернәрсә бирми. Шигырьдә әйтелә торган фикерне үзенә туплаган художестволы деталь юк. Әйтик, үсемлек кояш яктысыннан башка да «үсә». Ләкин аңарда яшел яфрак, чәчәк кебек аны үсемлек итә торган сыйфатлар булмый инде. Ул сыйфатны аңа кояш нуры гына бирә. Зәгыйфь үсемлекнең кемгә дә файдасы юк. Биредә дә нәкъ шулай. Шундый кояш нурында тотасы калган шигырьләрне «Син мәктәптә йөрисең» китабында да очратырга була. («Балкый елка утыбыз», «Көймә чыга ерак юлга», «Язны каршылау»). Китапларда кайбер тел җитешсез- лекләре дә очраштыргалый. Талгын җилләр саклык белән Җиргә җәя яшел келәм. (Ә. Давыдов) Бу юлларны берничек тә аңлап булмый. 
Чанада шуабыз; Ычкынып чанабыз — Төшеп тә калабыз. (Б. Рәхмәт) Биредә «ычкынып чанабыз» әй- ләнмәсе дөрес кулланылмаган. Чана ычкынып китә дип яки икенче төрле итеп бозмыйча әйтергә булыр иде. Бу китаплардагы рәсемнәр дә бик матур буяулар белән оста итеп эшләнгәннәр. Бигрәк тә «Бакчада күңелле» исемле китап бу яктан яхшы башкарылган. Җыеп әйткәндә, бу китаплар үзләренең матур образлары белән, балага таныш булмаган яңа әйберләр турында сөйләве һәм хәтергә сеңеп кала торган рәсемнәре белән балага яңа дуслар алып килгәннәр. Алар- ны укучылар үзләренең якын дуслары итеп кабул итәрләр дип ышанырга кирәк.