Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТЛАР СОЮЗЫ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ ҮЗӘК КОМИТЕТЫНА 


Совет язучыларының Икенче Бөтенсоюз съезды Советлар Союзы «Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетына үзенең кайнар сәламен жибәрә. Без, бөек Ватаныбызның күп милләтле әдәбияты вәкилләре, әдәбиятыбызны армыйталмый алга, яңа казанышларга һәм жиңүләргә алып бару турында зирәк кайгыртучанлык күрсәтүе өчен үзебезнең Коммунистлар партиясенә рәхмәтебезне белдерәбез. Коммунистлар партиясе тарафыннан рухландырылган һәм аның җитәкчелегендәге совет халкы социалистик экономиканың нигезен — авыр индустрияне армый-талмый үстерә, Совет дәүләтенең куәтен барлык чаралар белән ныгыта; дөнья тарихында беренче тапкыр буларак атом төшенең чиксез энергиясе безнең илебездә кешеләр файдасына хезмәт итә башлый; иң күп сулы елгаларда — Волгада, Обьта, Ангарада кыска гына срокта бербер артлы гидростанцияләр төзелә; авыл хуҗалыгы эшенең бер елында гына да бик күптән яки беркайчан да сөрелмәгән 17 миллион гектардан артык чирәм жир сөрелде. Илебезнең югары уку йортларында укучы студентлар саны 2 миллион кешегә житте. Советлар Союзының тугандаш халыклары үзләренең барлык материаль һәм рухи көчләрен куәтле чәчәк аттыруга һәм күтәрүгә ирештеләр. Безнең съездыбыз трибунасы төрле телләрдә ижат итүче, ләкин бердәм максат белән — коммунизм төзү өчен, тынычлык һәм барлык халыклар арасында дуслык өчен көрәш максаты белән берләшкән сүз осталарының туганнарча дуслыгы трибунасы булды. Горькиебызның: «совет язучыларының. икенче съезды Көнбатышның һәм Көнчыгышның күп дистәләрчә язучылары белән, Кытай, Индия язучылары белән бизәлер...» дигән сүзләре тормышка ашты. Бөтен дөньяның прогрессив язучылары, халык демократиясе илләреннән, капиталистик илләрдән килгән дусларыбыз һәм кунаклар безгә үзләренең дуслык һәм сәлам сүзләрен алып килделәр, тормышны яклап, үлемгә каршы, халыкларны сугышка тартырга хәзер торучы кара көчләрнең казынуларына каршы безнең белән бергә тавышларын күтәрделәр. Череп таркалучы капиталистик дөнья кешелекне рухи хәерчелек хәленә, мораль деградациягә дучар итәргә омтыла. Империализм әдәбияты кешенең дәрәҗәсен төшерергә, начар инстинктлар уятырга, Горь- кийпың: «Кеше — ул горур яңгырый!» дигән рухланулы лозунгысын сызып ташларга маташа- Безнең әдәбиятыбыз туганнан бирле аның әсәрләре кешегә һәм кешелек дөньясының якты киләчәгенә какшамас ышану белән сугарылганнар. Аның геройларының образлары — бөтен кешелек дөньясының бәхете өчен көрәшүчеләр барлык илләрнең гади кешеләренә якын һәм кадерле булып әверелделәр. Безнең әдәбиятыбызның көче—.аның тормыш белән, халыкның барлык фикерләре, хисләре һәм батырлыклары 

 
белән, Коммунистлар партиясенең героик көрәше белой аерылгысыз элемтәдә булуында. Совет әдәбияты Бөек Октябрь социалистик революциясенең максатларыннан аерылгысыз. Безнең күп милләтле әдәбиятыбыз тарихы социалистик стройның үсеше картинасын, зур кыенлыклар белән тулы булган халык көрәше картинасын, авыр көрәштә ирешелгән зур җиңүләр картинасын гәүдәләндерә. Совет язучылары үзләренең романнарында һәм повестьларында, поэмаларында һәм пьесаларында, шигырьләрендә һәм җырларында чынбарлык хакыйкатен революцион үсештә чагылдырырга омтылалар. Икенче Бөтенсоюз съездында кабул ителгән СССР Язучылар союзының яңа Уставында без социализм әдәбиятының югары бурычы турында болан дидек: Социализмнан коммунизмга күчә бару шартларында совет матур әдәбиятының ижтимагый-үзгәртү һәм актив тәрбия роле чиксез үсә. Совет әдәбияты коммунизм идеяләренең гүзәллеген һәм бөеклеген югары художество формасында ачып бирергә, кешеләрнең аңында капитализм калдыкларына каршы нәтиҗәле көрәшергә, үз геройларының образларында аларның күпьяклы хезмәт эшенең, иҗтимагый һәм шәхси тормышларының барлык якларын гәүдәләндерергә, тормыни каршылыкларын һәм конфликтларын кыю күрсәтергә тиеш. Совет әдәбияты яңа нәрсәне чагылдырып кына калмый, бәлки аның җиңүенә барлык чаралар белән ярдәм итә. Совет матур әдәбияты бөтен революцион дәрт белән совет кешеләрендә патриотик хисләр тәрбияләргә, халыклар арасында дуслыкны ныгытырга, куәтле тынычлык, демократия һәм социализм лагереның тагын да туплануына булышлык итәргә, пролетар интернационализм һәм хезмәт ияләренең туганнарча бердәмлеге идеяләре урнаштырырга тиеш. Яңа Уставыбызның бу сүзләрендә безнең омтылышларыбыз гына түгел, бәлки совет социалистик әдәбияты инде ирешкән казанышлар да чагылган. Укучыларыбыз булган халык — коммунизм төзүче халык безнең әдәбиятыбызны нәкъ әнә шушы сыйфатлары өчен ярата да. Шушы сыйфатлар аркасында әдәбиятыбызның күп китаплары бөтен тормышка — тыныч елларда һәм сугыш елларында совет кешеләренең дусына һәм юлдашына әверелде. Без, СССР язучыларының Икенче съезды делегатлары яхшы беләбез: үзенең барлык казанышларына да карамастан, безнең әдәбиятыбыз әле үзенең югары бурычын җитәрлек тормышка ашырудан ерак тора. Социализм иленең зур тизлек белән үсә бара торган чынбарлыгы монументаль әсәрләрдә, зур художество көче булган образларда гәүдәләндерүне таләп итә. Героик партиябезнең, яңа җәмгыятебезнең тарр- хын яхшы белергә һәм чын күңелдән яратырга кирәк. Яңаның искегә, гомерен кичергәннәргә каршы көрәшен тирәнтен ача белергә, коммунизмның гүзәллеген һәм бөеклеген ышандырырлык итеп бирергә, тормыш каршылыкларын һәм конфликтларын кыю күрсәтергә кирәк. Чын сүз остасы хезмәте кебек тырыш һәм саф күңелле хезмәт зур культура һәм зур осталык белән кушылганда гына безне үзебезнең халык укучысының рухи сорауларын һәм таләпләрен тормышка ашыруга якынайта алачак. Социалистик реализм — кешелек дөньясының художество үсеше тарихында яңа адым. Бүген моны дөньяның барлык илләрендәге — совет язучысы сүзе үтеп керә торган барлык илләрдәге кешеләр аңлый. Бөтен дөньяда безнең әдәбиятыбыз идеяләренең һәм образларының йогынтысы елдан-ел үсә. Безнең совет язучыларының - Икенче Бөтенсоюз съезды иң көчле тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть билгесе астында үтте. Төрле буыннарда


 
гы, төрле милләтләрдәге язучыларны югары идея-художество таләп- чәилегенә чакыру берләштерә. Ләкин без халык өчен эшли ала торганнардан һәм эшләргә тиеш булганнардан кимрәк эшләдек! Яшьләр һәм балалар безнең әдәби геройларыбызны үзләренә иптәш итәрлек, үрнәк алырлык итеп язарга! Укучы-хезмәт иясе безнең героебыз артыннан иҗат дөньясына һәм бөек яңа стройны — кешеләр арасында акыллы һәм гүзәл мөнәсәбәтләр строе урнаштыру өчен көрәш дөньясына барырлык итеп язарга! Иң ерак илләрдәге өлешсез кешеләр өчен безнең сүзебез авыр көрәштә ярдәм итүче дус һәм туган сүзе булып, азатлык гимны булып яңгырарлык итеп язарга! Социалистик реализм методы язучы индивидуальлекләрнең, стильләрнең байлыгын, төрле иҗади агымнарның ярышын күздә тота. Идея- ләреб-езн-ең бөек хакыйкатен, тормышыбызның байлыгын һәм күпьяклылыгын яхшырак чагылдыру өчен армый-талмый яңадан-яңа художество чаралары эзләргә кирәк. Совет язучыларыныц Икенче съезды, әдәбиятыбызның йомшак якларын һәм кимчелекләрен тәнкыйть итеп, Советлар Союзының барлык язучыларын классик рус әдәбиятының, СССРда яшәүче тугандаш халыклар әдәбиятларының, шулай ук бөтендөнья әдәбиятының иң яхшы традицияләрен тагын да тирәнрәк үстерергә, совет социалистик әдәбиятыбызның инде булган традицияләрен кыю урнаштырырга, чит илләрдәге дусларыбызның художество осталыгының кыйммәтле тәҗрибәсен ижади өйрәнергә чакырды. Совет язучылары яңа әдәби кадрларны күтәрү һәм тәрбияләү эшен кискен төстә яхшыртырга һәм бу әһәмиятле эштә Горький васыятьләрен һәм традицияләрен тормышка ашьнрырга тиешләр. Совет язучыларыныц Икенче Бөтенсоюз съезды Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетын ышандыра: совет интеллигенциясенең зур отряды булган әдәбият эшлеклеләре, Коммунистлар партиясе тирәсенә тупланган хәлдә, үзләренең иҗади тырышлыкларын арттырырга һәм халыкның таләпләрен үтәргә хәзер торалар. Совет язучыларыныц Икенче съезды әдәбиятыбызның үсешендә әһәмиятле тарихи вакыйга булды. Язучылар үзләре берләшкән Союзның эшен тамырдан яхшыртырга, үз сафларында тәнкыйтьне көчәйтергә, барлык тынычлану һәм масаю күренешләрен бетерергә, осталыкка карата югары таләпчәнлек өчен көрәшергә тулысынча хәзер торалар. Язучылар социалистик реализмнан һәртөрле читкә китүләргә каршы, буржуаз-милләтчелек һәм космополитик идеология күренешләренә каршы, буржуаз натурализм һәм формализм йогынтыларына каршы даими көрәш алып барырга тулысынча хәзер торалар. Совет язучылары үзебезнең туган халкыбыз, партиябез фикерләре һәм хисләре белән яшиләр һәм эшлиләр. Без бөтен дөньяда тынычлык эшен яклыйбыз һәм аның җиңүенә бөтен рухи көчебез белән хезмәт итәргә телибез. Хәзер дөнья күгендә яңадан кара болытлар калыкты. Ләкин явызлык эшләнә калса һәм яңа бөтендөнья сугышы башлап җибәрелсә, совет язучылары үткән сугыштагы кебек үк — Германия фашизмына каршы сугыштагы, гитлерчылар тираииясенең тар-мар ителүе белән тәмамланган сугыштагы кебек үк, үзләренең талантларын, үзләренең осталыкларын, үзләренең тормышларын һич аямыйча социалистик Ватаныбызга ярдәмгә* бирерләр. Яшәсен Советлар Союзы Коммунистлар партиясе һәм ань!ң Үзәк Комитеты! Яшәсен коммунизм! Совет язучыларыныц Икенче Бөтенсоюз съезды.