Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ИКЕНЧЕ БЕТЕНСОЮЗ СЪЕЗДЫ РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

«Дөньяның хәзерге прогрессив әдәбияты» турында Ы. С. Тихонов доклады буенча. Совет язучыларының Беренче съездыннан соң егерме ел вакыт узды. Бу вакыт эчендә.дөнья әдәбиятында зур үзгәрешләр булды. Икенче бөтендөнья сугышында фашизм көчләрен җиңеп чыгу Көнчыгыш Европаның күп кенә илләрен империалистик изелүдән коткарды һәм.бу илләрнең халыклары өчен азатлыкка һәм тормышның яңа формаларын төзүгә юл ачты. Бөек Кытай Халык Республикасы барлыкка килде. Халык Ко-’ реясе сугышларда чыныкты- һә^м ныгыды. Вьетнам халыклары, азатлык һәм бәйсезлек яулап алып, үзләренең демократик республикаларын тудырдылар. Болар барысы да бәйсезлек алган халыкларның куәтле иҗади энергиясе белән рухландырылган прогрессив әдәбиятның яңа күтәрелешен китереп чыгарды. Мөстәкыйль яшәү мөмкинлеге алган һиидстанда әдәбият күренекле уңышларга иреште. Көнчыгышның башка илләрендә уянган халыкларның тавышы торган саен көчлерәк ишетелә. Капиталистик Европа һәм Америка илләрендәге халыкларның политик аңнары, аларның тынычлыкка һәм социаль дөреслеккә какшамас ихтыярлары үсте. Кызу рәвештә үсеп бара торган алдынгы әдәбиятның иң яхшы көчләре прогресс һәм тынычлык байрагы астына берләштеләр. Узган егерме ел эчендә барлык алдынгы кешелек дөньясы өчен якын һәм кадерле булган күп кенә әсәрләр тудырылды. Бу елларда совет әдәбияты һәм бөтендөнья прогрессив әдәбияты арасында якынлык туктаусыз үсә барды. Кешелек дөньясы культурасының киләчәге интереслары, гомуми тынычлык интереслары, язучы-гуманист- ларның бу дуслыкларын, аларның милләтләренә, дини, философик һәм эстетик ышануларына карамастан, бер үзәккә туплый, ныгыта. Хәзерге халыкара шартлар, халыклар арасында үзара аңлашу, дуслык, тынычлык өчен, кешелекнең яшәвенә куркыныч тудырган реакциянең кара көчләренә каршы көрәш өчен алдынгы культура мастерларының тыгыз бәйләнештә торуын таләп итә. Со-вет язучыларының Икенче съезды дөньяның төрле илләреннән килгән кадерле кунакларны кайнар рәвештә котлый һәм аларга үз халыкларының иминлеге өчен эшчәнлекләрендә уңышлар тели. Съезд үзләренә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында Москвага килә алмаган башка күп кенә безнең якын дусларыбызга чын йөрәктән кайнар сәлам җибәрә. Ул прогресс һәм тынычлык идеалларына турылыклы булган барлык язучыларга сәлам җибәрә. Халыкларның иң яхшы омтылышларын, аларның тынычлыкка һәм азатлыкка омтылышларын тасвирлаучы әдәбиятның чәчәк атуына һәм киңәюенә бернинди каршылык та комачаулый алмый. Дөнья әдәбиятының гомуми үсеше интереслары өчен, аларның якынлыгы өчен, тынычлык өчен көрәшүче язучыларның иҗади тәҗрибәләрен үзара туктаусыз уртаклашып торулары әһәмиятле. Совет язучыларының Икенче съезды төрле илләрнең язучылары тарафыннан үзара фикерләрнең, информацияләрнең, басмаларның алмашынуына тагы да киңрәк шартлар тудырырга кирәклекне басым ясап әйтеп уза. Яңадан чыгарыла башлаган «Иностранная литература» журналы бөтен илләрнең яхшы теләктәге язучылары арасында иҗади тәҗрибәне уртаклашу буенча әһәмиятле мәсьәләләргә зур игътибар юнәлтергә тиеш. Шул ук бурычлар тулысы белән чит ил телләрендә чыга торган «Советская литература» журналы редакциясе алдында да тора. Съезд язучылар Союзының яңа правлениесеиә барлык илләрдәге хәзерге язучыларның иң яхшы әсәрләрен СССР халыклары телләренә тәрҗемә итүне киң җәелдерү эшен йөкли.


 
Без, кешелек культурасының киләчәген һәм халыклар арасындагы дуслыкны кадерле дип санаган барлык язучыларга үзләренең иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлекләренең төн мәсьәләләрен тикшерү өчен, шуның белән хәзерге әдәбиятның барлык җанлы көчләренең аралашуын ныгыту өчен очрашырга вакыт җитте, дип уйлыйбыз. Совет язучыларының Икенче съезды 1955 елда язучыларның халыкара очрашуын оештыру турында төрле илләрнең язучылары тарафыннан күтәрелгән'тәкъдимне тәбрикли һәм аңа теләктәшлек белдерә. Бу очрашу вәкилләрнең киң күләмдә катнашулары нигезендә үткәрелергә мөмкин. \ның платформасы тынычлыкны һәм культураны саклау платформасы булырга тиеш. Совет язучыларының икенче съезды, үзенең эшен төгәлләп, прогрессив әдәбиятның авторитеты һәм көче елдан-ел үсә барыр дип ныклы ышаныч белдерә. Прогрессив әдәбиятта халыкларның яңа бөтендөнья сугышын булдырмау өчен көрәш ихтыяры, халыкларның тормышка һәм бәхеткә булган ихтыяры, кешелекнең бөек иҗади мөмкинлекләренең тулы чәчәк атуына булган ихтыяры тупланган.