Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ЯЗУ ЧЫЛ АРЫНЫҢ ИКЕНЧЕ БӨТЕНСОЮЗ СЪЕЗДЫ РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

«С о в е т әдәбиятының торышы һәм бурычлар ы» т у- рында А. А. Сурков доклады һәм Б. II. Полевой, К. М. Симонов, С. Вургун, А. Е. Корнейчук, С. А. Герасимов, П. Г. Антокольский, М. Ф. Рыльский, М. Ауэзовһәм Б. С. Рюриковны ң өстәмә докладлары буенча. 
Совет язучыл арының Икенче Бөтенсоюз съезды Беренче съезддан соң үткән вакыт эчендә күп милләтле совет әдәбиятының шактый зур җитди уңышларга ирешүен билгеләп үтә. Совет язучылары тарафыннан социалистик төзелеш пафосын, совет халкының Бөек Ватан сугышы елларында үлмәс патриотик фидакарьлеген, аның сугыштан соң хуҗалыкны аякка бастыру өчен көрәштә хезмәттәге батырлыгын, бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәшен дөрес сурәтләгән әсәрләр тудырылды. Егерме ел эчендә яулап алынган художество культурасының зур казанышы булып СССР дагы барлык тугандаш халыклар әдәбиятларының көчле үсеше тора. Гугандаш халыкларның әдәбиятлары иҗади яктан җитлектеләр һәм хәзерге вакытта алар җиңеп чыккан социализмның идея эчтәлеге ягыннан бердәм һәм милли формасы белән күп төрле булган куәтле әдәбияты булып әверелделәр. Бу еллар эчендә совет әдәбиятының халыкара авторитеты үсте. Совет әдәбияты, империалистик идеологиягә капма-каршы буларак, гуманизм, тынычлык һәм халыклар арасындагы дуслык, эзлекле рәвештә хезмәт ияләре интересларын яклау, кешелекнең якты киләчәгенә какшамас ышаныч идеяләрен гәүдәләндереп, Советлар Союзыннан читтә булган миллионлаган укучыларның мәхәббәтен казанды. Бу уңышларга ирешү — совет язучыларының үзләренең иҗади эшчән- лекләрендә коммунизм өчен көрәш идеяләре, халык массаларының азатлыгы һәм бәхете өчен көрәш идеяләре, һәртөрле изелүгә һәм кешенен кешене эксплуатацияләвенә каршы көрәш идеяләре белән рухланулары нәтиҗәсендә мөмкин булды. Әдәбиятның җәмгыятьтән «бәйсезлеге» турында ялган һәм икейөзле лозунгка, «сәнгать өчен сәнгать» дигән ялгап концепциягә капма-каршы буларак, совет язучылары әдәбиятның хезмәт ияләре интересларына, халык интересларына хезмәт итү идеясен турыдан-туры һәм ачыктан-ачык яклыйлар. Икенче съезд, совет әдәбиятының узган чорда зур идея-художество үсешен билгеләп үтү белән бергә, әдәбият җәмәгатьчелегенең игътибарын совет әдәбиятының үсешендә сизелә торган җитди кимчелекләргә дә юнәлтә һәм язучылардан алардан арыну өчен иң актив эшчәнлек таләп итә. Безнең әдәбиятыбыз совет җәмгыятенең омтылышлы үсешеннән, уку- чыларыбызның үскәннәи-үсә бара торган рухи таләпләреннән әлегә күн мәсьәләләр буенча артта кала. Соңгы елларда безнең замандашлары- бызның күренекле художество образлары, миллионлаган хезмәт ияләрен рухландырырлык һәм үз артыннан ияртә алырлык образлар аз тудырылды. 

 
Аерым язучылар үз эшләренә, үз хезмәтләренә җитәрлек дәрәҗәдә таләпчән килмиләр, ә бу нәрсә уртакул һәм зәгыйфь, совет чынбарлыгын ярлыландырып күрсәтә торган әсәрләрнең дөньяга чыгуына алып килә. Күп кенә әсәрләрдә чынбарлыкны өстән-өстән генә һәм гадиләштереп гәүдәләндерү, чынбарлыкны бизәкләү, үсешнең кыенлыкларын һәм каршылыкларын йомып калдыру булды. Шул ук вакытта кайбер әдәбиятчылар, тормыштан аерылып, чынбарлыкны өйрәнмичә, дөрес булмаганны язуга, тормыш чынбарлыгын уйдырма конфликтлар белән алыштырып, совет җәмгыятен бозып күрсәтү юлына бастылар. Әлегә хәтле һаман әдәбият теориясенең һәм тәнкыйтьнең җитди артта калулыгы бетерелмәгән. Үсешнең хәзерге этабында совет язучылары алдына яңа җаваплы бурычлар килеп баса. Әдәбиятның иҗтимагый үзгәртеп кору һәм актив тәрбия роле чагыштыргысыз үсә. Совет язучылары коммунистик тормышны иҗат итүче, яңаның, алдынгының чит, катып калган, кирәге калмаган күренешләр белән көрәштә җиңеп чыгуын тәэмин итүче халкыбызның героик эшләрен һәм югары мораль сыйфатларын бөтен бөеклеге белән гәүдәләндерергә, кешеләр аңыннан искелек калдыкларын бетерүгә нәтиҗәле ярдәм итәргә чакырылган. Безнең әдәбиятыбызның әһәмиятле бурычы — яшьләрне коммунистик мораль рухында, хезмәткә мәхәббәт, көр күңеллелек, куркусызлык, эшебезнең җиңеп чыгачагына ышаныч рухында, социалистик Ватаныбызга һәм пролетар интернационализмга чиксез бирелгәнлек рухында тәрбияләү. Съезд балалар әдәбияты алдында торган җаваплы тәрбияви бурычларны искә төшереп үтә. Балалар әдәбиятына эзлекле игътибар күрсәтергә һәм аның туктаусыз үсеше турында хуҗаларча кайгыртырга кирәк. Хәзерге халыкара шартларда язучыларның изге бурычы—тынычлык эше өчен көрәш байрагын тагын да югары күтәрү, империалистик сугыш уты кабызучыларны тагын да зуррак дәрт белән фаш итү, совет халкы- £ ның сугышчан патриотик рухын бөтен яклап күтәрү, аның әгәр дә кирәк була икән, теләсә кайсы агрессорга җимергеч отпор бирергә хәзер торулыгын үстерү. Язучылар Союзы һәм аның җитәкче органнары киләчәктә дә үзләренең төп игътибарын әдәбиятыбызның идея юнәлешенә багларга, .язучыларның марксизмленинизмны иҗади үзләштерү нигезендә чынбарлыкны тирәнтен өйрәнүләрен һәм дөрес сурәтләүләрен кайгыртырга, социалистик реализм принципларыннан читкә тайпылуларга каршы, әдәбиятыбызны совет халкыннан, Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләте политикасының актуаль мәсьәләләреннән читкә алып китүләргә каршы, милләтчелек, космополитизм һәм буржуаз идеология рецидивларының башка күренешләренә каршы көрәш алып барырга тиеш. Язучыларның бурычы — үз әсәрләренең идея-художество сыйфатларын туктаусыз күтәрү, совет укучыларының туктаусыз үсә торган рухи таләпләрен тулы канәгатьләндерү өчен әдәби осталыкларын үстерү. Съезд совет әдәбиятының тагын да баюы һәм үсүе өчен социалистик реализм принциплары нигезендә үсә торган төрле иҗади агымнар ярышының зур әһәмияткә ия булуын, әдәби стильләр һәм формалар өлкәсендә кыюрак эзләнү кирәклеген басым ясап әйтеп китә. Бу — тулысынча һәм төрле яклап язучының индивидуальлеген ачарга, аның талантын җәеп җибәрергә ярдәм итәчәк. Артта калуны бетерергә, әдәбиятыбызның тәҗрибәсен гомумиләштерү, аның идея-художество үсешенә ярдәм итү, укучыларның эстетик зәвыкларын үстерү өчен чакырылган әдәбият теориясенең һәм тәнкыйтьнең әһәмиятен һәм ролен күтәрергә кирәк. Әдәби тәнкыйть догматизмга, на- четчиклыкка, идеясезлеккә һәм принципсызлыкка кискен рәвештә каршы 

 
чыгып, чит идеологиянең барлык төр күренешләре белән көрәштә, социалистик реализм принципларыннан читләшүләр белән көрәштә алда барырга тиеш. Совет әдәбиятының уңышлы үсешен тәэмин итә торган әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып язучылар Союзының инициатив эшчәнлеге тора. Язучылар Союзы соңгы егерме ел эчендә барлык партияле һәм пар- • тиясез язучыларны үз тирәсенә туплаган һәм коллектив җитәкчелек принцибы рухында төзелгән иҗади иҗтимагый оешма буларак, үзен тулы- сынча аклады. Съезд язучылар Союзының һәм аның җитәкче органнарының эшендә күп кенә җитди кимчелекләр булуын билгеләп үтә. Еш кына демократик принцибы бозылган, һәм ул администраторлык белән алыштырылган. Җитәкчелекнең коллегиальлеге кирәкле дәрәҗәдә сакланмаган. Правление һәм президиумның утырышлары тәртипле рәвештә чакырылмаган. Президиум үзенең бөтен хокукларыннан тулысымча файдаланмаган. Союзда иҗади шартлар турында җитәрлек дәрәҗәдә кайгыртучанлык булмаган, һәр язучының мохтаҗлыгына һәм эшенә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар күрсәтелмәгән. Иҗади дискуссияләр, иптәшләрчә аңлату һәм ышандыру,' язучылар Союзы эшенең төп методы булып әверелмәгән әле. Дискуссияләр бик сирәк уздырыла һәм коллектив фикерләрен тулысы белән киң итеп чагылдыру мөмкинлеге һәрвакытта да тәэмин ителми. Президиум һәм секретариат Союзның матбугат органнары белән системалы рәвештә эш алып бармый. Секретариат һәм правление аппараты эшендә бюрократизм элементлары булгалады. Язучылар Союзының яңа җитәкчелегенә бу җитешсезлекләрне кискен рәвештә бетерергә кирәк. Язучылар Союзының эшчәнлеге демократизм принципларын киң һәм нык саклау нигезендә, чын коллегиальлек нигезендә, иптәшләрчә аңлату методлары нигезендә, әдәбият үсеше һәм язучылар оешмалары тормышы мәсьәләләрен ирекле иҗади тикшерү, тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне, кыю җәелдерү нигезендә барырга тиеш. Язучылар Союзында чын-чынлап иптәшлек обстановкасын тудыруны тормышка ашырырга, группачылыкның, бюрократизмның казенщинаның һәртөрле күренешләре белән рәхимсез көрәш алып барырга кирәк. Язучылар Союзы һәм аның җитәкче органнары язучыларның иҗади эшенә кайгыртучанлык күрсәтергә, аларга ярдәм итәргә, аларның сорауларына игътибарлы һәм сизгер мөнәсәбәттә булырга тиешләр. Съезд язучылар Союзы правлениесенец яңа составына әдәбиятны яңа кадрлар белән туктаусыз тулыландырып тору өчен башлап язучыларга эзлекле һәм нәтиҗәле ярдәм күрсәтү эшен йөкли. Съезд, күп кенә яңа журналлар чыгару турындагы карарны тәбрик итеп, белдереп, язучылар Союзы правлениесенә үзәктәге, республикалардагы һәм өлкәләрдәге журналларны һәм издательстволариы яхшырту буенча, әдәбиятның үсеше һәм укучыларның таләпләренә ятышлы рәвештә, аларның мөмкинлекләрен тагын да киңәйтү буенча кирәкле блуган барлык шартларны тудыруны йөкли. Съезд язучылар Союзының яңа правлениесенә бөтенсоюз һәм республика съездларында, шулай ук өлкәләрдәге оешмаларның җыелышларында әйтелгән тәнкыйть сүзләрен һәм тәкъдимнәрне тирәнтен өйрәнүне һәм Союзның эшен яхшырту өчен, совет әдәбиятының яңа, бөтеньяклап үсешен тәэмин итә торган шартларны тудыру өчен чара күрүне йөкли. Барлык тугандаш халыкларның әдәбияты белән союзның җитәкчелек эше аеруча көчәергә тиеш. Съезд—Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының котлавында әйтелгән совет язучыларының иҗади эшчәнлекләрс өчен сугышчан программа булган, язучыларны коммунизм төзелешенең бөек эпохасына лаеклы әсәрләр тудыруга илһамландырган киңәшләрне чын күңелдән рәхмәт әйтеп кабул итә.