Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ЗӘКИ НУРИ ★ ЮЛДА УЙЛАНУЛАР 
КҮҢЕЛ яктысы Поезд озын юлдан чаба. Юллардан да төн озын. Сузылып карыйм артка таба... Эзлим анда кем эзен? Якын дусларьпмны күзлим — Озатып калганнарын! һаман сөйлисездер сез, дим, Яңгыратып .вокзал залын. Ераклаша инде ара. Тирән уйга күмелдем. Миңа юлдаш булып бара Шат яктысы күңелнең. Әйдә, үзеңнекен ит, төн, Куркытмый безне караң. Дуслардан аерылып киттем, Дуслар янына барам. 
СИНЕҢ ҖЫРЛАРЫҢ Мин дә күрдем Тамбов урманнарын Көзге таңда узып барышлый. Матур икән, Такташ, туган ягың, — Йөрим дисәң, аяк карышмый. Шунда икән илһамланган көчең, Канат ярган шушы ояда; Шуннан очтың күтәрелү өчен Син текә һәм биек кыяга. Ишеттерде җырың монда усак Яфраклары ничек шаулавын. Яшьлегемдә минем бәлки шулчак Башлангандыр җырны аңлавым. Мин эзеңне синең эзлим монда: Кайдан үткән? Ничек танырга? Колак салу өчең таныш моңга Поезданмы әллә калырга? 
61 
 
Хыялымда чабып урман буйлый Аптырап та беттем, арып та. Ләкин юкка... Үткәнгә бит булмый Хат язып та, кире барып та... Очрамасмы диеп баскан эзең Ник эзләргә ерак юл үтеп — Арабызда син яшисең үзең һәм сөйлисең барысын җыр итеп! 
Мәңге шаулый торган урманнар да, Хисләре дә бунтарь чакларның — Тавышы булып безгә җитте бар да Киләчәккә язган хатларның. Моңы матур Тамбов урманының — Усаклар да шаулый, тирәк тә, Тик берсе дә синең җырларыңның Шаула)вына җитми йөрәктә. 
УРАЛЬСКИНЫ УЗГАНДА 
Юк, онытып булмый үткәнне,— Әрнүе канга сеңгән. Ул, ятим итеп, Тукайны Туган яклардан сөргән. 
Күрәм менә йөргән җирен: Менә шул урамнарда Уйлагандыр кайнар җырын Калтырап бураннарда. Саргайган кызны күргәндер Бәлки менә шул чакта? Җыр булган аңа бердәнбер Якын юлдаш ул чакта. 
Каен яфрак койган комга... Бәлки аңа бу каен Таныштыр, дим, уйлыйм: ул да Сагынадыр, дип, Тукаен. 
Ул шунда йөргән йөрәккә Өзелмәс юлл-ар салып; Музалар утын көйрәткән Пушкиннан үрнәк алып.:. 
Сулмаган зур йөрәк язы Кургашын тузанында. Дәрт белән шагыйрьнең сазы Сүнмәс җыр сузган монда. 
Шунда ул, шунда аттырган Кызганыч гомере таңын, Уйлары шунда яктырган... Яшьлеге белән аньпң


 
Очраштык гүя без бүген, Тыңладым калып тынга: Шагыйрьнең үлемсезлеген һәр нәрсә сөйли монда. 
...Ак төтен бөрки паровоз: Кер, утыр, дип вагонга. Үткәннәр белән арабыз Ераклашыр тагын да. 
Ашыгып үтәбез без алга. Туган илнең кай җире Булса да ул җирләр, анда Ишетелер Тукай җыры. 
ДАЛА ПЕЙЗАЖЫ 
Поездларга карап кала Муенын сузып дөя: Нинди тирән зәңгәр һава Диңгезе диеп гүя. 
Таң атуга көн кыздыра, Салкын булса да кичтән. Әйтерсең, җил өреп тора Гигант бер кайнар мичтән. 
Яшел киемен кигән дә Постка баскан саксаул, — Бархан күчмәсен дигәндәй, Тара кебек сакта ул. 
Кинәт һәр якта су! Кызык: Өстә күк, аста болыт... Ә уртада ике сызык — Юл сузыла тасма булып. . 
Елмая сәламләп, сөеп Казахларның киң йөзе. һавага чуртаннар чөеп Уйный Арал диңгезе. 
Күләгә дә юк, ышык та — Кая кунадыр бөркет?.. Кичен ут йөри офыкка Тоташ күп нокта төртеп. 
Я трактор чирәм сөрә, Я комбайн урадыр... Әнә тезелеп ЗИСлар килә, — Әйе, дөрес юрадым! 
Шәфәкъмы, таңмы —бу нәрсә? Бу, диләр, цехта ялкын. Кабызган монда сүнмәскә Мартен утларын халкым.

63 
 
Күктә гүли самолетлар, Күләгә оча җирдә: Кирәксә әйт — килер, туктар, * Көттермәс алар -бер 
Үттек менә ак ком тавын. Шул комнар арасында Үстергәннәр шундый кавын, — Ышанмас карашың да. 
Менә кү.к үлән юрганы, — Төш тә муеннан күмел... О11 ыты л мае мояда булга н ы м, Сагынмый түзмәс күңел. 
УЧАК ТҮГЕЛ 
Җемелдәде карлар агы, Атылды ‘МӘЛЛӘ йолдыз? Әллә биек таулардагы Җәйләүдә чабан кыргыз 
Ут яктымы? Бик күп яна... Учакны күп якмыйлар... Учак түгел! Тауда әнә Баганалар атлыклар. 
Атлыйлар — әллә кайларга Менеп китәләр икән. Алар җилкәсе тауларга Нурлар күтәрә икән. 
Утлар яна җем-җем килеп, һәрбер баганасында. Куйлар көтүе йөри кебек Йолдызлар арасында. 
ДУСЛАРНЫ КОТЛАУ 
Кыргыз язучыларының II съездындагы чыгыштан. Котлы булсын, каләмдәшләр, бәйрәмегез! — Тәбрик сүзен күңел юллый күңелгә. Бик күп сезгә, бик күп сезгә сәламебез, — . Иделдәге утлар хәтле кимендә! Үтсә дә бу тавыш бик ерак араны. йөрәкләр янәешә, без — якын дуслар


 
Бертуган улы без 
зур Ватан-ананын, Сәнгать 
постлары — 
безнең уртак постлар. 
И решсси дусл арга 
безнең бу теләкләр Тянь-Шаньны үтеп — карлы тау башын. Җыр иптәш, алга! ярсулы йөрәкләр Шигырь домнасы булып кайнасын. Поэзия — хезмәт, шагыйрь — эшче ул. Әйтәбез: җыр, дип, кышлауларга менсен! Ләкин иң-.иң кирәклесе шул: йөрәк тирәнлегенә ул яхшы сеңсен. Укучы көтә җырларның тормышта Сафландыручы җилләр булып исүен, Сүнмәс дәрт һәм «көрлек ' өстәп сулышка. Рудникларга төшеп руда кисүен. Илһам —канатлы. Илһам ул оча. Аңа Төрксиб тизлеге генә җитми. Безнеңчә, эшендә шул иптәш ялгыша, Кем шигырьне бүлмә киңлегенә бикли. Тормыш — матур таң. Яктыр а к ул көн дә. Нурларын сибешик үзебез без таңның. Хезмәткә, көрәшкә көчлерәк өндә, Матур җырлары Кыргыз станның. Казан-Фрунзе, 1954 ел. 

 
ФӘЙЗИ СИРАҖЕТДИНОВ * ЯШЬ СОЛДАТЛАР 
Яшь солдатлар сафы килә, Җырга күмелә урам. Мин аларга карый-карый, Эчтән -елмаеп торам: Гимнастерка — җыерылган, Бушрак буылган каеш. Ләкин гаҗәпләнмим, — башта Җиңел була соң кай эш? Яшь солдатлар сафы килә Ныклы басып адымын, һәм ал арда мин үземнең Яшьлегемне таныдым. Күз алдына килеп басты Башлап форма алуым, Билгә патронтаж, иңбашка Яшел погон тагуым. 
Яшь солдатлар сафы килә, Җырга күмелә урам. Мин аларга сокланып һәм Ышанып карап торам. Аларда күрәм илемнең Җиңелмәс сакчыларын: Чигебезгә кул сузарга Дошманнар килсә тагын — Яшь солдатлар арттырырлар Абзыйларының данын.

 
МАННУР САТТАРОВ 
ЧЫГАМ ИРКЕН ДАЛАЛАРГА Чыгам иркен далаларга Җәйнең алсу таңында, Баш очымда кошлар сайрый, Ярың юк, дип, яныңда. 
Әй Дилбәрем, кошлар сайрый шул, Киң даланы яшьлек яулый шул. Яраттым мин Алтай якларын, Кил яныма син дә, аппагым. 
Чыгам иркен далаларга Сызганып җиңнәремне, • Басуларда бодай шаулый Чакыр, дип, Дилбәреңне. 
Әй Дилбәрем, бодай шаулый шул, Киң даланы яшьлек яулый шул. Яраттым мин Алтай якларын, Кил яныма син дә, аппагым. 
Самолет оча һавада, Тавышы якын кебек, Арабыз ерак булса да Кавышу якын кебек. 
Әй Дилбәрем, мотор шаулый шул, Киң даланы яшьлек яулый шул. Яраттым мин Алтай якларын, Кил яныма син дә, аппагым.

 
РӘШИТ ГӘРӘЙ ★ МИН МОҢАРЧЫ БЕЛМИ ЯШӘГӘНМЕН 
Матурлыгы синең яшьлегеңнең Тормыш булып килде бүлмәмә. Сүз бирештек шатлык, кайгыларны Икебезгә тигез бүләргә һәм үтәргә кулга-кул тотышып Ашкынулы еллар арасын... Ул чагында күпме җылылыкны Җыйган иде синең карашың! Әзер идең шулай көлә-көлә, Мең газаплы юлга чыгарга. Сизми калдым, әйтче, нинди сәбәп Мәҗбүр итте уйга чумарга? Шаянлыгы кими күзләреңнең, Тынычлыгың җуйдың төннәрен. Күп вакытта якты таңга кадәр Көтә сине юрган, мендәрең. ...Мин моңарчы белми яшәгәнмен Аналарның ничек януын; Өзгәләнеп бала көткән чакта йокысыз һәм ашсыз калуын. Үпкәләмә, дустым, уйларыңның Уртаклыгын соңлап төшендем: Син әнисе тиздән булачаксың Балабызның, яңа кешенең. Туры килмәс безгә гомеребезне Икәү генә яшәп чикләргә, йортыбызда үсәр яшьрәкләр Теләкләрне алга илтәргә. Алар безнең олы мәхәббәтне Изге мирас итеп алырлар; Киметмичә аның кайнарлыгын Бик еракка алып барырлар.