Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ШӘЙХИ МАННУР ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ
 15 январьда Татарстан җәмәгатьчелеге күренекле татар совет шагыйре Шәйхи Маннурның тууына илле, иҗади-иҗтимагый эшчәнлегенә утыз ел тулу көнен билгеләп үтге. Язучыларның Тукай исемендәге клубында язучылар, журналистлар, партия һәм совет җәмәгатьчелеге работниклары катнашында, шагыйрьнең юбилеена * багышланган кичә уздырылды. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында докладны Газиз Иделле ясады. Докладтан соң шагыйрьгә төрле оешмалардан, учреждениеләрдән котлау адреслары тапшырылды. Татарстан Культура министрлыгы каршындагы радиоинформация работниклары юбилярны радио аша котладылар. Кинәт залда репродуктор аша Шәйхи Маннур сүзләренә язылган «Кичке Идел» җыры яңгырады. Аннан соң диктор шагыйрьне котлады һәм М. Мазунов үзенең Шәйхи Маннурга багышланган шигырен укыды. Татарстан радиосы работникларыннан, шагыйрьгә бүләк итеп, аның җырлары язылып алынган магнитофон пластинкалары тапшырылды. Аннан сүз Риза Ишморат белән Әхмәт Исхакка бирелде. Алар илебезнең төрле шәһәрләреннән, язучылар оешмаларыннан, шагыйрьнең дусларыннан килгән күпсанлы телеграммаларны укыдылар. Кичәнең тантаналы өлешеннән соя Татар Дәүләт Академия театры һәм Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры артистлары катнашында зур концерт булды.
 
ЯЗУЧЫЛАР ҖЫЕЛЫШЫ
 18 январьда Татарстан совет язучыла- рының, партия һәм совет җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында, шәһәр җыелышы булып узды. Җыелышта «СССР язучыла- рының Икенче Бөтенсоюз съезды йомгаклары һәм татар совет әдәбияты алдында торган бурычлар» исемле доклад белән Язучылар союзы правлениесе председателе Г. Бәшироз чыкты. Ул, язучылар эшендәге уңай һәм кимчелекле якларны күрсәтеп, съезд карарлары нигезендә татар совет әдәбиятын тагын да югарырак баскычка күтәрү өчен иҗат активлыгын бик нык көчәйтергә кирәклегенә басым ясап әйтте. Шул ук вакытта докладчы әдәби хәрәкәтнең бүгенге барышына комачаулый торган күп кенә кимчелекләрне тәнкыйть итте. Докладта кайбер язучыларның соңгы вакытта үз иҗатларына таләпчәнлекне йомшарта төшүләре, эчтәлеге һәм художество эшләнеше ягыннан сыек булган әсәрләрнең басылып чыгуы укучыларда канәгатьсезлек тойгысы тудыручы сәбәпләрнең берсе итеп күрсәтелде. Докладтан соң фикер алышуларда барлыгы 13 кеше чыгыш ясады. Алар Татарстан язучылар союзында кадрларга хуҗаларча караш һәм таләпчәнлекнең җитәрлек булмавы, әдәби тәнкыйтьнең артта калып баруы турында күп сөйләп тә аны үстерү өчен практик чаралар күрелмәве, шулай ук язучыларның тормышны тирәнтен өйрәнмәүләре, аларның күп кенә әһәмиятле проблемаларны игътибарсыз калдырулары турында сөйләделәр һәм әдәбиятны, тәнкыйтьне, оештыру эшләрен яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә тәкъдимнәр керттеләр. Җыелыш, Икенче Бөтенсоюз съезды куйгай бурычлардан чыгып һәм җыелышта әйтелгән фикерләрне искә алып, конкрет чаралар билгеләүне Татарстан Совет язучылары союзы правлениесеиә тапшырды.
 «СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ» ЖУРНАЛЫНЫҢ ТӘНКЫЙТЬ ҺӘМ ПУБЛИЦИСТИКА БҮЛЕГЕНЕҢ ЭШЕ ТУРЫНДА ТӘНКЫЙТЬЧЕ- ЛӘР КИҢӘШМӘСЕ 4 февральдә «Совет әдәбияты» журналы каршында «Совет әдәбияты» журналының тәнкыйть һәм публицистика бүлегенең эше турында тәнкыйтьчеләрнең һәм әдәбиятчыларның киңәшмәсе булып үтте. Г ази Кашшаф бу бүлекнең эше турында информация ясады. Ул үзенең чыгышында язучыларның Икенче Бөтенсоюз съездында күтәрелгән мәсьәләләргә игътибар юнәлдереп, социалистик реализм методын өйрәнү, матур әдәбият каршындагы актуаль проблемаларны яктырту бурычларына тук- талды.


 
Тәнкыйть әдәби мираска да игътибар биреп җиткерми. Күп кенә язучыларның, иҗатлары җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмиләр. Алар татар әдәбияты тарихыннан төшеп калу дәрәҗәсендә торалар. Әдәбият теориясе, эстетика проблемалары буенча да тәнкыйтьчеләребез һәм әдәбиятчыларыбыз тарафыннан җитди хезмәтләр тудырылганы юк. Театраль тәнкыйтькә дә игътибар ителми. Күп кенә әдәбиятчылар әдәби хәрәкәттәй читтә торалар; әдәби тәнкыйтьнең үз жанрлары турында тәнкыйтьчеләрнең чынлап торып фикер алышканнары юк. Филология фәнпәрө докторы Латыйф Җәләй үзенең чыгышында тәнкыйть әсәрләренең жанрлары һәм аның үзенчәлекләре турында . сөйләде. Тәнкыйть әсәрләрендәге һәм 
тәнкыйть мирасын өйрәнүдәге кимчелекләргә тукталды- Киңәшмәдә әдәбият теориясе һәм әдәби мирас проблемаларына карата журналда дискуссияләр оештыру хакында да сөйләнелде. Ф. Әмирхан, С. Рәмиев һ. б. иҗатларын яңадан карап чыгу һә у аларга әдәбият тарихында тиешле урын бирү һәм журналда аларның иҗатларына карата киң дискуссия оештыру кирәклеге тузында Баян Гиззәт сөйләде. Шулай ук киңәшмәдә чыгыш ясаучы X. Хәйри, И. Нуруллин, X. Госман, М. I ай- нуллин, Г. Халит, X. Курбатов һ. б. лар да журналның тәнкыйть һәм публицистика бүлегенең эшен яхшырту буенча кыйммәтле фикерләр әйттеләр.
 
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ УКУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУЛАРЫ Соңгы вакытларда • күп кенә язучылар төрле урыннарда укучылар белән очраштылар. Кави Нәҗми, Нәкый Исәнбәт һәм Нури Арсланов Арча районы хезмәт ияләре алдында чыгыш ясадылар. Ф. Хөсни, 3. Нури, Ш. Мөдәррис Апае районы колхозчылары, МТС эшчеләре һәм хезмәткәрләре, мәктәп укучылары белән, Бруно Зернит һәм Әнвәр Давыдов Укытучылар йортында Бауман районы мәктәпләренең 10 класс укучылары белән очраштылар. Өлкә партия мәктәбендә район партия работниклары белән очрашуда К. Нәҗми, Ә. Исхак, Г. Кашшаф, композиторлардан Җ. Фәйзи, 3. Хәбибуллин, Р. Яхин, артистлардан В. Жарков,' В. Шәрипова катнаштылар. Молотов районы башлангыч партия оешмалары секретарьлары җыелышында Г. Кашшаф язучыларның Икенче съезды йомгаклары турында доклад ясады. Каникул көннәрендә студентлар белән (Галимнәр йортында) очрашуда Г.* Әпсәлә- мов, Г. Кашшаф, Т. Ян, М. Хөсәен катнаштылар. Совет язучыларының Икенче Бөтенсоюз съезды делегатлары Г. Бәширов, К- Нәҗми, Г. Кашшаф, Ф. Хөсни, Ш. Маннур, Н. Исәнбәт, Г. Әпсәләмов, С. Хәким, М. Әмир, 3. Нури, Б. Зернит, Г. Гөбәй бик күп предприятиеләрдә, уку йортларында, китапханәләрдә, клубларда матур әдәбият сөючеләр белән очраштылар. Очрашуларда язучылар съездда куелган мәсьәләләр буенча чыгышлар ясадылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр һәм үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар.
 
ӘДӘБИ Язучыларның Тукай исемендәге клубы һәр атна саен әдәби җомга оештыра башлады. Ул җомгаларда язучыларның, шагыйрьләрнең, артистларның һ. б. иҗат кешеләренең киң җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашулары, иҗади чыгышлары булачак. « Шундый җомгаларның беренчесе 28 январьда үткәрелде. Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры солисткасы Әлфия Галимова, артист һәм нәфис сүз остасы Айрат Арсланов үзләренең иҗади концертлары белән чыктылар. Әлфия Галимова рус һәм көнбатыш классик музыкасы • әсәрләрен, татар 
ҖОМГА совет композиторлары һәм халык җырларын зур профессиональ осталык белән башкарды. Талантлы артист Айрат Арсланов, рус һәм татар совет язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләрен укып, залда утыручыларның зур ихтирамын казанды. Ул В. Маяковский, М. Җәлил, һ. Такташ һәм Г. Кутуй әсәрләрен аеруча оста башкарды. Тамашачылар көчле кул чабулар белән бу ике яшь артистның иҗатына югары бәя бирделәр һәм аларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр;