Логотип Казан Утлары
Роман

ГАДИ КЕШЕЛӘР 


11 Киңәшмә беткәч, Габитов, иртән сайлаган борауларны -машинага төятеп, буровойга чапты. Ул килеп житкәи чакта, кәкре каен астындагы яшел чирәмлектә кемнәрдер, мәш килеп, көрәшеп яталар иде. Габитов, шул якка карый-карый, машина кузовыннан сикереп төште. «Тагы Нурулла юләр сата торгандыр инде». — Бушатыгыз шушында, — дип, борауларны кую өчен урын күрсәтте дә үзе агачлар арасыннан кәкре каенга юнәлде. Мастер ялгышмады: Стрельцовның егетләре, көндезге вахта беткәнне көтеп, баядан бирле Нурулла белән көрәшеп яталар иде. Нурулла чыккан бер кешене ансат кына бөтереп сала торды. Бергә-бер булдыра алмагач, кул саен берәрдән буровой эшчесе Шамил Фәйзерахманов белән верховой Сабир- җан Миңнегулов икәүләп Нуруллага каршы чыктылар. Нурулла ал арның икесен берьюлы әйләндереп салды да, өсләренә атланып, «кикрикүк!» дип, канат кагып кычкырды. Шуннан соң Шамил белән Сабиржан янына слесарь Корнилов та кушылып китеп, өчесе өч яктан Нуруллага ябырылдылар. Габитов килеп туктаган чакта, тегеләр, өчәүләп ябышып, мышнашып, кызарышып, Нурулланы егарга азапланаДар иде. Габитов, йөгереп килеп, дүртенчегә үзе дә Нурулла өстенә асылынды. Дүрт кеше авырлыгына чыдый алмыйча, Нурулла, кыеш-мыеш килеп, бераз таптанып торганнан соң, чирәм өстенә егылды. Тегеләр дүртәү Нурулланың күкрәгенә менеп атландылар һәм, канат кагып, дүрт тапкыр «кикрикүк!» дип кычкырдылар. Нурулла сикереп торып басты. Аның калак сөякләре ямь-яшел булып чирәмгә буялган иде. Ул, елмаеп, тирән-тирән сулап, Тукайның Карахмә- те шикелле, беләк мускулларын уйнатып, уртада басып торды, ә жиңү- челәр — Шамил, Корнилов, Сабиржан, Мансур, әле һаман мыш-мыш килеп, елмаешып, аның тирәсендә таптандылар. — Көч бар малайда, — диде Шамил. Габитов тырналган кул аркасын суырып төкерде дә көлә башлады. — Юкка гына Камышев аны Поддубный батыр дип атамый шул. Николай кайда? Кемдер: «Ул сыекча базы янында кайнаша, ниндидер анализлар ясый», — диде. Сабиржан, Нурулланың аркан шикелле бөтерелеп-бөтерелеп килгән мускулларын капшап:  
                     I Дәвамы. Башы 1 санда. 
12 
 
— Айяй! Тимер кебек бит,—диде. Нурулла, иелеп, җирдә аунап яткан тимер чыбык кисәген алды да аны бүртеп торган беләк мускулына чорнап куйды. — Карагыз! — Барысы да аңа таба борылдылар. Нурулла малайлар башы хәтле йодрыгын үзенә таба китереп, кулын терсәктән бөгә башлады. Көчәнүдән аның бите, хәтта колаклары да кызарды, беләк мускуллары кабарып, түгәрәкләнеп, чукмар төсле булды. Тимер чыбык, ит эченә батканпан-бата барып, кинәт шарт итеп өзелде: Нурулланың беләгендә кып-кызыл булып түгәрәк эз калды. — Бот безнең авылда күзнең бар,—дип, Корнилов сөйләргә тотынган иде. Шамил Фәйзерахманов аны бүлдерде. — Ике сарык ашап бетерде инде, Нурулланы әйтәм,—диде, — сабан туена хәзерләнә бит. — Ах, шулаймыни әле! — Габитовның чырае җитдиләнеп китте,— канда көрәшмәкче буласың? — Үзебезнең авылда. — Ә эш белән ничек? Син көрәшеп кайтканчы буровой көтеп торамы? — Бер көндә әйләнеп кайтып җитәм ич мин. — Бер көнгә түгел, бер сәгатькә дә җибәрә алмыйм,—диде Мансур.— форсированныйга күчәбез. Фәйзерахмановның күзләре түгәрәкләнеп китте. — Форсированныйга? Кайчан? — Киләчәк буровойдан. Габитовны сарып алдылар, төрле сораулар ява башлады. — Чынлапмы? — Әллә приказ да бармы инде? — Яңа буровой кайда булачак? — Кем белән ярышабыз? — Приказ әлегә юк, — диде Габитов,— озакламый булыр. — И, әле «булыр» белән «булачак» икән, — Нурулла кулын селтәп куйды, — әти мәрхүм әйтмешли, сәнәк белән суга язган нәрсә икән. Габитов, өзлексез явып торган сорауларга җавап биреп өлгерә алмыйча: — Белмим әле, белмим, анда күрербез, — диде, — барыгыз, миңа Стрельцовны чакырып китерегез. Сабирҗан, бар, чакырып кил. Бөгелми торган брезент чалбар кигән Сабирҗан йөгереп китә башлагач, аның артыннан Габитов: — Культбудкага килсен, мин шунда булырмын, — дип кычкырды. Габитовка ияреп, барысы да культбудкага киттеләр. Килеп җитәрәк, Шамил, мастер ишетмәслек итеп, егетләргә нидер пышылдады. Бөтенесе, адымнарын акрынайтып, Мансурдан артка калыбрак бара башладылар. Будкага беренче Габитов барып керде, аңардан соң бүтәннәр тула башлады. Килеп керүгә күзләре стена газетасына төште (Газетаның редакторы Фәйзерахманов аны әле яңарак кына элгән иде). Карикатурада әлеге шул Карахмәт төслерәк, ярым ялангач бер кеше тимер чөел уйный иде. Карикатураның астына «чәнечкеле җырлар» да урнаштырылган иде. *— Әһә, Нурулла, тешләгәннәрме үзеңне!—дип, Мансур көлә-көлә артына борылып карады. Калак сөякләре ямь-яшел Нурулла, брезент күлмәген кулында уйнатып, салкын гына: — Бая күргән идем инде,—дигән булды, һәм, шаярып, Шамилгә ташланды: — Сындырам бит икегә үзеңне! Ник мыскыл иттең? Стрельцов килеп керде. Ул әле газетаны күрмәгән икән. Карикатурага карапкарап торды, ләкин көлмәде, ә мастерга таба борылып: — Чакырткан идегезме?—диде. Нурулла Фәйзерахмановның кулларын артка каерып маташа идег Габитов: 
13 
 
— Монда котырышмагыз!—диде. — Әпә урманда урын бетмәгән.— Тегеләр өерләре белән будкадан чытып киткәч, Габитов Стрельцовтан: — Ник болай күнелсез?— дип сорады. — Әллә Соняң белән борчагын, пешмиме? Әйттем бит мин сиңа боз кисәге ул дип! Николай чак кына кызарынды. — Ник шунда сугышмыйсыз, тамчы да эшем юк,—дип дәвам итте Габитов, — ә лабораториягә йөр, сыекчаның, хикмәтләрен өйрән. Форси- рованны'йга күчәбез. . — Форсированныйга? Менә яхшы! Мансур Николайның лаборатория турында сүз чыккач телен тешләвем сизеп: — Ишетсен колагың, — диде, — сыекчаны элеккедән битәр өйрән. Николай аптырап китте. Ул бит инде лабораториягә аяк та басмаска үзенә сүз бирде. «Юк, мин анда бармыйм», дип әйтер иде, мастер, «Ник бармыйсың?» дип төпчи башлар. Ничек дип котылырга инде моңардан хәзер? Стрельцов, кызарынып, бер сүз дә әйтә алмыйча, басып торганда, Габитов Николайны аркасыннан кочаклап алды да, сер әйткән кебек: — Тагын апкайттым,—диде,— запас — кесә тишмәс дигәннәрме әле? Тегеләре янына җыеп куй. Кара аны>, килгәи-киткән начальникларның күзенә бик чалынырлык булмасын. Бар, командуй! Николай сүзсез генә чыгып китте. Габитов өенә шалтыратырга тотынды: — Миләүшә, җаным, бәгырем, үлеп ашыйсым килә. — Габитовныц чыраена иркә малайлар төсе чыкты. — Хәзер кичке вахтага команда гына бирәм дә чабып кайтып җитәм. Әчегән кәбестә ашы булмагае, шайтан башы булса да ашыйм. Кашыктәлинкәләреңне кыймылдата тор, мин ялт бусагаңда булырмын. ...Әле коридорда ук Габитовныц колагына бала елаган тавыш ишетелде. Мансур, ишектән килеп керүгә: — Әллә тагы эчеме? — дип сорады. Миләүшә, эшен ташлап, ак тал чыбыгыннан үрелгән бала кровате янына йөгереп барды, бәбине кулына алды, тегесе елавыннан «лып» туктады. — Абау ла, кемнәр тия минем улыма, кемнәр генә тия шушы сандугач баласына? — дип, гөлдери-гөлдери, Миләүшә бәбисен кочкан килеш бүлмә буйлап йөрергә тотынды. Габитов: — Эче авыртмый торгандыр бит? — дип кабат сорады. — Юк, диген, улым, эчем авыртмый, диген, кулга алмаганга үпкәләп елыйм диген, — Миләүшә иренә борылды. — Әйдә чишен, юын, аннары баланы тотып торырсың. Миләүшә, сыңар кулына баласын тотып, икенчесе белән сузылып, буфеттан тәлинкәләр, кашыклар ала башлады. — Тукта әле, улым, безнең тоз савытыбыз кая киткән? Ә, монда качкан икән,— һәм ул ак, түгәрәк тоз савытын, борыч савытын буфет киштәсеннән алды,, кызыл шакмаклы эскәтер җәелгән өстәлгә китереп куйды. Мансур күрше бүлмәдән килеп чыгуга, Миләүшә: — Бар әле, улым, кунакла әле атаңа, арсын әле бераз куллары, — дип, бәбине Мансурга сузды. Мансур, зур кулларын әллә ничек уңайсыз тотып, баланы алды да аның кара карлыган төсле күзләренә, кечкенә ал иреннәренә карап тора башлады. — Син, кечкенә Габитов! Түшәм тактасын санама әле, әтиеңә таба кара, — Мансур, бәбине үзенә каратмакчы булып, селеккәли башлады.— Ай, ярамады: кашларын җыера, авызын чалшайта, сытыла, сытыла...  
14 
 
Миләүшә, утка баскай кебек, кухня белән ике арада йөгереп йөри. Кырт борылганда аның чәч толымнары бер якка атылып китә, итәкләре чөелә, күлмәк аркылы нечкә биле сизелеп кала иде. Менә ул тәмле ис аңкытып торган кәбестә ашын ак кастрюля белән табынга китереп утыртты да Мансурның чәчәкле тәлинкәсенә аш сала башлады. — Бир баланы, утыр. Габитов баланы әнисенә бирде, аш белән мөлдерәмә тулган тәлинкәсе каршына килеп утырды һәм, нәрсәнедер юксынып, Миләүшәгә күлгә р ел еп ка рады: — Ал үзең шунда буфеттан, — диде хатыны. Бер стакан кызыл аракыдан соң, Мансур, бик күп итеп кара борыч сибеп, ашын ашарга тотынды. Миләүшә әле һаман утыра алмый, бала кровате янында маташа иде. Габитов кашыгын куйды. — Кил инде, зинһар, синсез табынның күрке юк. Миләүшә: «Покысы килгәнгә елаган икән», — дип, кроватьны бераз селкетеп торды, аннары табын янына килеп, үз тәлинкәсенә дә аш салып алды. Мансур, хатынының хәрәкәтләренә сокланып карап: — Менә хәзер тамактан таш булып үтми, — дигән булды,— сии каршымда утырмасаң, ашым аш түгел. Елмаеп та җибәр инде, карчык, табын нурланып китсен. Көлү, шаяру дигәнгә Миләүшәне куш инде. Бер дә ялындырып тормас. 1Моннан бер генә ел элек ул әле яман чыркылдык, яман мут бер кыз иде. Габитовның «я, көл инде» дип шаяртуына каршы Миләүшә «Китсәнә!» дип кашыгы белән кизәнгән булды да үзе, тыелып кала алмыйча, көлеп тә җибәрде: тешләре, зәңгәр күзләре, бөтен йөзе нурланып, балкып китте. Миләүшәгә ияреп, Габитов үзе дә көлеп җибәрде. — Ай рәхмәт, ай рәхмәт, карчык! Ашың тәмле, ашыңнан көлүең тәмле. Гомер буе шулай каршыда көлеп утырсаң!.. Ату бит кай вакыт әче борычтан да әчерәк буласың. — Каян килгән бик төче кеше! Син үзең дә!.. Габитов бушап калган тәлинкәсен этеп куйды. — Икенчегә нәрсәң бар? — Икенчегә менә шул син ярата торган елмаю инде. — Шаяртма әле. Итең бармы? Миләүшә, тәлинкә тотып, кухня ягына чыгып китте. Габитов ит белән катыштырып кыздырылган бәрәңгене тәмләп ашарга тотынгач, Миләүшә: — Карале, Мансур, мин иске урыныма эшкә кермәкче булам,— диде. Габитовның чәнечкесе ярты юлда туктап калды. — Баланы ташлапмы? — Әни карчыкны китерербез. — Кирәкми! Карчыклар араны боза. — Алайса яслегә бирәм. Габитовның әле яңа гына битендә уйнап торган елмаюы сүнде. — Миләүшә, шул сабыйны кызганмыйча кеше кулына бирер идеңме? — Кеше бирә ич әле, берни булмый. Габитов: «Бар дөньяда таш күңелле хатыннар»,—дигәндәй, Миләүшәгә шелтәле күзләре белән карап торды-торды да кинәт: — Миннән рөхсәт юк!—дип кырт кисеп куйды, ашың тавышы каты, хәтта ачулы иде. — Кеше, бала ташлап, эшкә керә икән, нужадан керә, акчасы җитмәгәннән керә, ә без акчага мохтаҗ түгел. Телисең икән, мин сине акчага күмеп ташлыйм! Әйт, ничә күлмәк кирәк? Бишәүме, унаумы? Я әйт, ничә кирәк? Әйдә киттек хәзер магазинга: жаиың ци тели, шуны күтәрерсең дә кайтырсың! 
15 
 
Габитов, сикереп торып, өстәл артыннан чыкты да, утырып торган Миләүшәне артыннан кочаклап алды. — Әйдә! Быжбыжагың йоклаган арада, ялт барып киләбез. Яна күлмәк дигәндә элек атылып тора торган Миләүшәнең бу юлы бик кымшанмавына Габитов бераз гаҗәпләнеп китте. — Кирәкмимени? — Рәхмәт, Мансур, — Миләүшә иңбашы аркылы иренә ягымлы итеп карап куйды, — күлмәк кирәк булгач, мин сиңа әйтермен. Эшкә керәсем килә дип әйткәнмен икән, акча юктан түгел, өйдә ятасым килмәгәннән әйтәм. Иптәш кызларым әнә эшлиләр, ә мин бала таптым да өй тавыгына әйләндем. Беркөн шулай клуб яныннан узып барам. Артымнан: «Әнә •мастер Габитов хатыны», дип калдылар. Әйтерсең, мин кеше түгел, ә Габитов хатыны’гына... — Хатыны булгач, сиңа тагы ничек дип әйтсеннәр инде? Аннары Габитов хатыны булу хурлыкмыни? — Мансур кулларын чалбар кесәләренә батырды да ачуланган кыяфәт белән тәрәзә янына китеп басты. — Габитов хатыны була торып, министр хатыны димәсләр бит инде сиңа! Миләүшә, тәрәзә янына барып, Мансурның иңбашына кулларын йомшак кына итеп салды. — Я инде, үпкәләмә. И, кашы-күзе җимерелде. Миләүшә, елмаеп, иренең ачулы күзләренә карады. — Ай, үпкәчем минем. Я инде. — Башта аптыраттың бала кирәк дип, бала булгач, аңардан бик тиз туйдың. Яслегә бирәм, имеш. Сөйләмә, зинһар, шул ясле турында. Ясле- 4 дәге чирле чебешләрне күргәнем бар инде минем. Үз анасы булып үз анасы тәрбияләргә теләмәгән балага ясле кызының бик исе китә. Аннары, өйдә тик ятам дип, каян уйлап чыгардың әле син? Тик ятмыйсың, ә бала үстерәсең! Дәүләткә гражданин үстерәсең! Аннары, мине карап, минем тамакны туйдырып, минем эшемә булышасың! Миңа булышу ул бит инде шул ук хөкүмәткә булышу, нефть промышленностена булышу дигән сүз. А как же! у — Эшкә керсәм дә, барыбер сине мин карыйм ич, — диде Миләүшә. — Сигез сәгать эшләгәннән соң бик карый алмассың. Аның бит әле җыелышлары да була, политучебасы да... Син өйдә булмагач, өй ятим, бала ятим, мин ятим. Кайтып керсәң, ашарга хәзерләнмәгән, киям дисәң, күлмәк юылмаган. Шул да булдымы инде тормыш? Шуның өчен өйләндеммени инде мин? Миләүшә, көлемсерәп, башын чайкап куйды. — Аш пешертеп, кер юдыртып тоту өчен генә өйләндеңмени син миңа? — Иске козырь!—диде Габитов, — берни булса, «мин кухарка түгел! Мин техникум бетергән!» Л1енә минем дә ун еллык белемем бар. Ә мин мазутка буялып, пычракка чыланып, менә шушы кирзовый итекләрне сөйрәп, буровойда рәхәтләнеп эшләп йөрим. Рәхәтләнеп, ләззәтләнеп эшлим. Ә син — бирегез миңа чиста эш! Өй эше, янәсе, авыр, өй эше мәшәкатьле. Беләм мин синең философияңне: ансат эш кирәк, чиста эш. — Тукта әле, Мансур, кызма әле. — Өйне пәри кызы карасын, баланы — ясле кызы, ә мин киенеп- ясапып, ихахайлап-михахайлап, чиста эштә генә йөрим. Шул бит синең философияң! — Тукта әле, сүз әйтергә ирек бир. — Пожалысты, хет бер сәгать сөйләп тор. — Син әйттең,—диде Миләүшә, — үз эшемнән ләззәт табам, тәм табам, дидең. Дидең бит шулай? — Ну, дисәм? — Ә менә мин өй эшеннән бертөрле дә тәм тапмыйм. Мин аны эшлим, киләчәктә дә эшләрмен, чөнки хатын-кызның башына төшкән эш 

IG 
 
инде ул. Эшлим, ләкин тәм дә тапмыйм, ләззәт тә тапмыйм. Ә -минем яратып, ләззәтләнеп эшли торган эшем булырга тиешме, юкмы? Әллә мин I абитов ни кгшса, шуны гына эшләп торырга тиешме? Я, ник дәшмисен? — Сөйлә-сөйлә, регламентын беткәне юк әле. — Көлмә, зинһар! — Миләүшәнең зәңгәр күзләре кинәт каралып китте. — Мин барыбер керәм. әйткән иде диярсең. — Кер. кер...— Габитовпың тавышында янау да, -мыскыллау да бар иде. — Тик кара аны: кергәнче чытасыңны уйла! Кергән көненнән минем өемә кайтып аяк басмассың. Әнә балаң, әнә күлмәкләрең,— килгән юлың тап-такыр. Габитовныц чырае кара болыт төсле булды, күзләрендә яшен очкыннары ялтырап китте. Баскан җирендә тьпныч кына тора алмыйча, ул әле радиоприемник янына, әле тәрәзә каршына йөгереп барды. Миләүшә аның соңгы сүзләреннән хәрәкәтсез катып калды, гүя, аның башына китереп суктылар һәм, гүя, ул бер генә секундка аңын югалтты. Аннары, иренә таба борылып, жилкәсе аша аңа бик озак итеп бер карап куйды: Мансур приемннкны боргалап тора иде. Миләүшәнең аскы ирене тетрәп китте. Ул, иренен тешләп, үзен кычкырып елап җибәрүдән көч-хәл белән генә тыеп калды. Нишләгәнен дә белештермичә, бала кровате янына килеп басты да мыш-мыш йоклап яткан сабыйга карап тора башлады. Өйләнешкәннән соң алар әле беренче тапкыр шулай каты бәрелешәләр иде. Билгеле. Миләүшә бу сүзләрне тре чынлап әйткәндер һәм бу сүзләр өчен соңыннан үкенмәс дип уйламый. Ләкин шушындый тупас итеп, кешене хурландырырлык итеп әйтергә кирәк бит! Миләүшә, үзен бик бәхетле санап, иптәш кызлары арасында бераз борың да күтәреп йөргән иде. Чынлап та, ире төскә-башка чибәр, акчаны күп таба, кеше арасында дәрәҗәсе бар. Үзе, Миләүшәм, дип кенә тора. Бәхетле булу өчен тагын ни кирәк! Ә менә бүген Миләүшә, ишетермен дип күңеленә дә килеп китмәгән сүзләр ишетеп, хурлануыннан кычкырып елап җибәрә язды. Бер рәхәтләнеп еласа, җиңелрәк булып китәр иде кебек. Тик ул ничек кенә булса да, еламаска, сабыр, салкын булып күренергә тырышты-: әйдә, сөенмәсен әле. Аерып җибәрәм дип куркытуга үкереп еларга тотынды дип уйламасын, ә эшкә ул барыбер керер. Болай булгач инде бигрәк тә керәчәк. Аның да, бүтән кеше кебек, үзе теләгән эшне рәхәтләнеп бер эшлисе килмимени? Миләүшә: «хәзер ул, гафу үтенеп, яныма килер дә, мин аны кагып җибәрермен», дип көтеп торганда, Мансур киенде дә чыкты да китте. РТчмаса, кайчан кайтасын да әйтмәде. Миләүшәнең яңадан иреннәре тетрәп китте. Бу юлы инде тешләп тору да ярдәм итмәде. Миләүшә сулкылдап елап җибәрде. Ишекнең ачылуын Миләүшә сизми калды. Артында ишетелгән аяк тавышына сискәнеп, кинәт борылып карагач кына гаепле кыяфәт белән Мансурның кире кереп килүен күрде. Миләүшә чак кына иренен каршы- сына куенын ачып ташланмады. Инде талпыигаң иде, инде кулларын да сузган иде, ләкин баягы хурлау, баягы мыскыллау яңадай күңелен әрнетеп җибәрде дә, ул баскан уры-ныннан кузгала алмады. «Чыгып кит, күземә күренмә!» дип кычкырасы килде аның. Миләүшә иренә кырт аркасы белән борылды: чәч толымнары, камчы кебек, беләгенә килеп сыдырылды. Иңбашында Мансурның кулын сизеп, ул калтыранып куйды. Менә колагы янында Мансурның гаепле йомшак тавышы ишетелде: — Миләүшә, син болай үпкәләп калгач, ничек минем' кулы-м эшкә барсын инде... Менә хәзер Миләүшәгә борылырга да, яшь аралаш Мансурга бер елмаеп карап, шуның белән бөтенесен бетерергә кирәк иде. Әмма Миләүшә борылып елмаю урынына кеше танымаслык ниндидер ят, салкын тавыш белән: 

 
— Күрәсем дә килми, чыгып кит моннан!—дип кычкырды. Миләүшәнең, артында ишек шап итеп ябылды. Бүлмә эче тып-тын булып калды. 
12 Киңәшмәдән соң Сибгатуллин өенә кайттьп. Ишекне ачып килеп кергәч, хатыны Гөбәдия, әчүе килгән бодай камыры шикелле, күлмәгеннән ташып чыгарга торгаш урта яшьләрдәге бер ханым: — Пәрәмәч! Әле кайтып та җиттеңмени!—диде. — Ә минем бит ашым да өлгермәгән.—Гөбәдия ханым түгәрәк ак куллары белән симез бот башларына шапылдатып сукты да кухня ягына юыртып чыгып китте. Сибгатуллин килеп кергән зур якты бүлмә, кеше яши торган бүлмәдән бигрәк, комиссионный магазинга охшаган иде. Түрдә кара рояль тора. Гөбәдия ханым, күңеле нечкәреп киткән чакларда, шушы рояльдә ♦.Галиябану» көен уйнап моңлана. Рояль өстендә таш песиләр, чынаяк этләр, хәтфә чыпчыклар, сырлы-сырлы ислемай шешәләре торалар, калын бер китап (аш китабы) ята. Ерак та түгел, радиоприемник белән бор радиола күренә. Шунда ук ике тегү машинасы: берсе — аякныкы, анысына ак чехол кидерелгән, икенчесе — кул машинасы, анысының чехолы салдырылган, Гөбәдия ханым ансында нидер тегә иде булса кирәк; стеналарда көзгеләр: берсендә битеңне карасаң, икенчесендә җилкәң күренеп тора; идәндә калын паласлар, стеналарда шундый ук калын паласлар; югарырак, көзгесез дә, палассыз да җирдә, алтын рамалы ике рәсем — берсендә кояш нуры белән коендырылган җәйге нарат урманы, икенчесендә ниндидер бер ялангач ханым кушеткада аунап ята; бер- берсеиә янәшә ике сәгать, берсе кара, түгәрәк, цифрблатына французча «Париж» дип язылган, икенчесе — озынча, сары, яңа—хәзерге заман сәгате; бер почмакта өстенә ап-ак чехол кидертелгән диван, аның бер башында битенә яшел оҗмах кошы чигелгән бала мендәр, икенче башында янә бер бала мендәр, әмма бусының битенә инде оҗмах кошы түгел, ә кызыл әтәч чигелгән; тәрәзә каршыларында зур-зур фикус гөлләре башларын түшәмгә терәп торалар; аннары китә урындыклар, өстәлләр, гардероблар, буфетлар, —аларның кайсы яңа, кайсы иске, кайсы зур, кайсы (кечкенә, кайсы кара, кайсы сары... Барлык шушы әйберләр, бүлмәне шыгрым тутырып, кешегә борылырга дә урын калдырмаганнар. Сибгатуллин өстенә чуар халатын, аякларына йомшак өй катасын киеп алды да, музей карарга килгән кеше кебек, шушы әйберләр арасында йөри башлады. Көзге алдына туктап, ияген капшап карады: сакал пичек, җитмәгәнме? Колагында тырпаеп үсеп торган бер йонны йолкып алды; аннары, паласлар өстеннән тавышсыз гына атлый-атлый, рояль янына килеп җитте; рояльнең салкын, шома капкачына терсәкләре белән таянып, тәрәзәдән урамга карап торды: тротуардан сөйләшә- сөйләшә Алмаев белән Гыйльманов узып китте. «Кызык шушылар,— дип уйлады Сибгатуллин, — киңәшмәдә якага-яка килештеләр, ә хәзер, бернәрсә булмаган кебек, сөйләшеп кайтып баралар». Сибгатуллин рояль капкачы өстендәге әлеге калын китапны ачты. Әйтергә кирәк, балалар дәреслеген санамаганда, аларның өендә бу бердәнбер китап иде. Урта бер җиреннән ачып, караштыра башлады. «...Башлап сөткә ике йомырка сытарга, аннары...» Тагын берничә битне ачты. Кызыл, яшел, зәңгәр буяуларга буяп ясалган «салат из краба» дигән бизәкле рәсемгә карап торды. Сибгатуллинның авыз сулары килеп китте, аш казаны кысылып, сулкылдап куйды. «Туктале, моның ашы тиз буламы икән соң?» — Сибгатуллин җәлт- җәлт ишеккә таба китте. Ул ишеккә барып җитәргә өлгермәде, Гөбәдия ханым үзе килеп керде. 2. ,с. Ә." № 2. 17 
J8 
 
Гиз буламы инде?—дип, Сибгатуллин өч көн ашамаган кеше тавышлары чыгарып сорады. — Тукта, куырма ул хәтле. — Ай, мыштырдарга яратасын, да инде. —- Хәзер, токмачы күпереп чыксын. Борын очы онга буялган Гөбәдия ханым диванга килеп утырды. Диван сыгылып төште, пружиналар: «Ай, авыр да сон, син, Гөбәдия ханым», дигәндәй, ыңгырашып куйдылар. Хатынның битләре бодай кабартмасы төсле ак, күзләре йөзем җимеше төсле саргылт-кара, ә иреннәре кайчандыр, бәлки, кызарып пешкән чия төсле булгандыр, хәзер инде пешеп җиргә коелган чия төслерәк иде. — Ник бүген ашарга иртә кайтасы иттең? - - дип сорады ул иреннән. — Киңәшмә бетте дә кайттым. Сөртсәнә шул борын очыңны... Гөбәдия ханым, ашап туйган тавык борынын ничек сөртсә, шул рәвешле борын очын уч төбенә ышкып-ышкып алды. — Киңәшмә дигәнегездә берәр хәл булмагандыр ич? Кашың-күзен. бик җимерелгән. — Яман ашыйсым килде,— дигән булды Сибгатуллин. — Яшереп маташма инде. Төсеңә чыккан ич. Шул тәнкыйтьтер инде. — Тәнкыйть социализмның үсеш законы ул. Тәнкыйтькә тимә син. — Безнең коданы шул закон мәтәлдереп төшерде бит инде,—диде Гөбәдия,— сине дә бер мәтәлдерер әле. Бу дөньяда эшләп кешегә ярап буламыни... Икегә ярылсаң, ник дүрткә ярылмадың, дип тәнкыйтьлиләр. Нәрсә, бик каты бәрелделәрмени? — Юк ла.— Сибгатуллин, уңайлабрак утырып, аякларын чалып куйды. — Ансы инде, эт өрер, бүре йөрер дигәндәй, аларның тәнкыйтенә бик исем китми. Дөресдөрес дип, җайларына гына торам да бетте китте. — Җайларына торып ансы бик яхшы итәсең,— дип куйды Гөбәдия, — юкса алар хәзер һау-һаулап элеп алырга гына торалар. — Тфү телең! — Сибгатуллин хатынына шелтә белән карап куйды.— Бер дә тыела белмисең. — Ә үзең соң? Эт өрер, бүре йөрер дип хәзер генә кем әйтте? Ә, шулаймыни? Я, ярар. Өебезне кайчан салып бетерәләр? «Өебез» дип, Гөбәдия ханым нефтьчеләр өчен салынып ята торган, Сибгатуллинга да шуннан квартира вәгъдә ителгән йортны әйтә иде. — Ни җиттене генә бирсәләр алма,— дип ул иренә акыл өйрәтергә тотынды,— кояшлы як булсын, өченче каттан да югарырак булмасын, күршеләр яхшы булсын, бурычка сорап йөдәтерлек булмасыннар. Газ кертәчәкләрме? Электрдан туеп беттем инде: я плитасы яна, я чәйнеге бозыла. Бу сүзләрне көн саен ишетә-ишетә колагы сасып беткән Сибгатуллин чыраен сытып куйды. Гөбәдия, моңа бер дә исе китмичә, һаман үзенекен сөйли бирде: — Әнә Камәрияләргә керттеләр бит,— диде,— ул әйтә: газга рәхәтләнәбез, ди, гөж иттереп кабызып җибәрәбез дә китереп куябыз, ди. Чәй булса, борылып өлгергәнче шатырдап кайнап чыга, аш булса, лепер- лепер өзлексез кайнап тора, ди. Духовкасы үзе бер дәүләт икән: бәлеш- мазар пешерәсеңме, ит-әхрәт кыздырасыңмы, барысына да ярый. Байлык инде, зур байлык. Безнең бу йортка керттереп булмады. Газ яныннан йөрдек, газ рәхәтен күрмәдек. Яңа йортта, ишет аны, газ булсын, юкса сезнең ул таш тартмагызга аяк та атламыйм. Шул газы белән ваннасы өчен генә күчәм, күчсәм дә. Бәлешләр турында суз чыккач, Гөбәдиямен исенә килеп төште:

2* 19 
 
— Нефтьчеләр магазинына дөге кайткан икән,— диде,— сабан туйлары җитә, Татарстан бәйрәме борын төбендә. Мәрдәншага шалтыратып әйт, кичкырын берәр капчык ташлап китсен. Сибгатуллип уц аягын сул аягына чалып куйды. — Безнең бар түгелме сон, әле? — Аның, кебек ярты пот... Кунак дәшкәндә бер көтү дәшәсен бит Бәлешенә кирәк, полавына кирәк, сумсасына кирәк, ашына кирәк. Аннары бу заманда кем генә запассыз тора икән? Шалтырат, яме? Кара борыч та бетеп бара. Нефтьчеләр ашханәсендә бар, имеш. Камалига әйт, минем өчен бер ун пакет калдырсын. Кунакка килгәч, полауны тыгынырга бик ярата. Индийский чәй дә алып куярга кирәк. Кунакларга грузинскийиы эчереп утырмассың бит. Быел кемнәрне чакыртмакчы буласың? Ире кемне-кемие чакыртырга уйлавын әйткәннән соң, Гөбәдия ханым булачак кунакларның берничәсен тетеп салдыс аларкың ни пычагыма кирәге бар? Ни файда көтәргә мөмкин ул йолкышлардан? Ике ятып бер төшеңә керми торган кешеләрне чакырып сыйларга акчаң ташып торамы? Үзләре бер дә чакырмыйлар. Чакырсалар да, Гөбәдия ханым аларның кәбестә пирукларына калмаган. Шөкер, өендә ни тели шуны ашый ала. — Захар Захарич хәзер судья бит,— диде Сибгатуллин,— Нужаң төшеп калуың бар. Гөбәдия ханым тагын ботларын чабып куйды. — Судья! Шул йолкыш судьялыкка үрмәләп өлгергәнмени? — Өлгерде шул менә. — Алайса чакырт. Авызы кәбестә пиругына .туймаган нәрсә килеп минем бәлешне тыгынып китсен. Аңардан гына бөлмәбез. Гөбәдия ханым, Захар Захаричка бик тиз ризалык бирсә дә, икенче бер кандидатурага теше-тырнагы белән каршы торды. — Кыяфәтең үк яратмыйм: күрсәм, саруым кайный башлый,— диде.— Бүксәсен киереп, әлләкем булган диярсең. Килеп синдә ашый, синдә эчә, синдә... Әйтмим инде анысын. Урамда очрашсаң, күрмәмешкә салышып узып китә. Хатыны тагы... Беркөнне муенына төлке салып чыккан булган, ат койрыгы салса килешәрәк төшкән булыр иде. Иренен кып-кызыл итеп буяган, битен ап-ак итеп акшарлаган, килә түшләрен киереп... Дәшми узу яхшы түгел дип, дәшәсе иттем. Исәнмесез, мин әйтәм, нишләп ятасыз? Шунда бит адәм төсле сөйләшмәде дә... Юк, бусагадан да атлатмыйм үзләрен! Яратмыйм, җенем сөйми. Сибгатуллин, кинәт туңып киткәндәй, иңбашларын калтыратып куйды. — Гаҗәп син, Гөбәдия,— диде.— Яратмыйм, имеш. Мин бик яратам. йомышың төшсә, баганага сәлам бирерсең; дигәннәр. Кирәкле кеше! Яратасыңмы, яратмыйсыңмы, чакырасың да түреңә менгезеп утыртасың. Килсә ярый әле, килмәве мөмкин. — Белмим, шул гөрбиянның сиңа ни хаҗәте бардыр. — Кирәк, димәк. Синең баш җитә торган эш түгел. Тикшерә торгач, Алмаевка барып җиттеләр. — Ул дәрвиш ник өйләнми икән?—диде Гөбәдия.— йорт хозяй- касы белән гыйшыкмьгйшык уйный торгандыр ул, юкса нигә шушы вакытка хәтле өйләнмәс иде. Кырыкка җитеп бара торгандыр бит инде ул? — Үзеннән сорарсың,— диде Сибгатуллин,— ничек син кеше ту- рьпида гел начар нәрсә генә сөйләргә яратасың? Аның квартира хозяй- касы алтмышка якынлашып бара торган карчык бит инде. Гөбәдиянең бу дәлилгә дә исе китмәде. — Белмәссең хәзерге заманда кешене,— диде.  
20 
 
Алмаевның сөяген юып туйгач, Гөбәдия ханым Камышевка һәм аның Надясына күчте. Янәсе, Надя баласын тудыра алмыйча үләчәк икән. Докторлар Казанга алын барырга әйтәләр, ди дә, Камышевның Казан хәтле җиргә барып мәшәкать чигеп йөрисе килми икән. Соң билгеле инде: хәзер биг кызлар буа буарлык, бусы үлсә, яңасы булыр ди торгандыр. Камышев яшь бит әле ул. — Бар инде, токмачын ташып ятадыр. Телефон шалтырап, Сибгатуллинны чакырмасалар, Гөбәдия ханым, бәлки, әле тагын байтак кешенең башына җиткән булыр иде. Сибгатуллинны ни өчендер трестка чакыралар иде. Ул, бер кулы белән трубканы готып, икенчесен күкрәгенә куйды. Аның тавышы йомшарып, балланып китте, күзләре нурлы җыерчыклар эченә күмелде. — Тамак ялгап кына алырга рөхсәтме? Хәзер, бер-ике генә кашык кабам да... Хәзер...— Трубканы куйгач та, ул әле бераз вакыт кулын күкрәгеннән алмыйча торды. 
13 Алмаев, Камышев, Гыйльманов кызыл почмактан өчәү бергә чыктылар. Киңәшмәдәге бәхәс коридорга күчте. Гыйльманов, тимерне кызуында сугып калган яхшы дип булса кирәк, хәзер үк әйтеп куярга булды. — Лотфулла Кәбирович, мин сезне инженерлардан төзеләчәк комиссиягә кертмим,— диде. Алмаев, ихтыярыгыз дигән кебек, кулларын җәеп җибәрде: аның бер кулында портфель, икенче кулы буш иде. — Тиздән инде сез мине буровойга йөрүдән дә тыя башларсыз,— диде ул. Гыйльманов, инженерның -кәефе кырылуга бер дә исе китмичә: — Кирәк булса, тыярбыз да,— дип куйды һәм, Камышевка борылып:— Евгений Николаевич, ишеттегезме? — диде.— Үпкәли. Ә бит комиссиягә кертсәң, ул үзенең авторитеты белән комиссия членнарына комачау гына итәчәк. Минемчә, баш инженер инде үз фикерен әйтте, комиссиягә бүтән кешеләрне кертик. Барсыннар, өйрәнсеннәр, үз тәкъдимнәрен безгә әйтсеннәр: кайсы бригадаларны хәзер үк күчерергә, кайсыларын соңрак. Миңа килгәндә, мин ул бригадаларны бер кат та, биш кат та сынаган, аларның эшли алуларында тамчы да шигем юк. Ничек, Евгений Николаевич? Камышев, каршыларына килә торган ике кызга юл биреп (кызлар исәнләшеп узып киттеләр), яңадан коридорның уртасына чыкты. — Хәтерегездәме? — диде.— Киңәшмәдә мастер Зөбәеров чыгып сөйләде: Лотфулла Кәбирович яхшы инженер, без аны яратабыз, диде. Кайбер бүтән инженерлар кебек, буровойга кереп җитмәс борын блокнотын чыгарып:' «ничә метр?» дип, күпме бораулаганны язып алып, тизрәк чыгып китү ягын карамый. Ул башта индикатор янына чүгәли: нинди басым белән бораулыйлар, борауны вакытында алыштырганнармы? Аннары насослар янына кереп китә, буровойда эш бик тыгыз чак булмаса, егетләр белән сөйләшеп тора. Кайвакыт, безнең белән бергә утырып, ашапэчеп тә китә,— Камышев коридор чатына җитте дә туктады. Тегеләр дә туктадылар.— Мактаумы бу? Әлбәттә, мактау. Ләкин игътибар иттегезме икән, Зөбәеров үзенең бу мактау сүзен бик сәер итеп бетерде: «Ни өчен Лотфулла Кәбирович форсированный™ аяк чала икән, шуны аңлый алмыйбыз», диде. Алмаев портфелен тиз генә кулыннан кулына күчерде. — Арттырырга яратасыз, Евгений Николаевич. Ул «иик аяк чала икән», димәде, «ник каршы тора икән», диде. — Барыбер,—Камышев кулы белән хәрәкәт ясап куйды.,— минемчә, барыбер. Димәк, халык сезнең турыда форсированный режимга каршы
21 
 
дигән фикергә килгән. Ә сез беләсез, хәзерге заманда андый исем казану бик хәтәр нәрсә... Алмаевиың саргылт йөзенә кызыл таплар чыкты. Ул идәнгә карап тора башлады. Өчесенә дә әллә ничек уңайсыз булып юитте. Шушы уңайсызлыктан котылу өчен, Камышев: — Сезнең ярдәм хәзер безгә менә ничек кирәк,— дип, кулы белән муенына сызып күрсәтте.— Богдасаровтагы киңәшмәдә ишеттегез: аерым рекордлар заманы узды, бөтен коллективны форсированныйга канатландырырга вакыт җитте. Бөтен коллективны! Ә инде комиссиягә кертү- кертмәү мәсьәләсенә килсәк, минемчә, керсен. Комиссиядә баш инженер булырга тиеш. Камышев китәргә талпынды: аның әле парткабинетта эше бар икән, анда аны пропагандистлар көтеп торалар икән. Ул тиз-тиз китеп барды. Алмаев белән Гыйльмановка да инде коридор чатыннан кузгалырга вакыт иде. Ләкин инженер, башын төшереп, онытылып, басып калган: әйтерсең, көтмәгәндә чалт иттереп аның яңагына суктылар да, ул шуңардан аңына килә алмыйча тора. Киңәшмәдә үзен бер генә кеше дә якламады, җитәкче өчен моңардан да яманрак хәлнең булуы мөмкинме? Әле җитмәсә, директор әйтеп тора: кирәк булса, янәсе, буровойга йөрүдән дә тыярбыз. «Менә нинди көнгә калдың бит син Лотфулла?» Күп булса бер-ике секунд үткәндер, Алмаев үзен кулга алып өлгерде. Гүя берни булмаган кебек, ул үзен хәтта елмаерга мәҗбүр итте. — Мин бит әле бүген бөтенләй ашамаган,— дип куйды ул кинәт. Гыйльманов: «төшке аш ашарга үземә чакырсам, -барырмы икән?»— дип уйлады. — Әйдәгез, миндә генә ашыйк. Алмаев сәгатенә карады да башын селекте. Бик барыр иде дә вакыты юк. — Үпкәләттем ахры мин сезне, Лотфулла Кәбирович? Алмаев, бер сүз дәшмичә, почмакка таба карап-карап торды да уйчан гына итеп әйтеп куйды*: — Мин әле ышанам: сез үзегезнең ялгышыгызны төшенерсез. — Мин дә ышанам: сез дә үзегезнекен аңларсыз. Ләкин бу бит аштан баш тартуга сәбәп була алмый. Алмаев рәхмәт әйтте. Вакыты тар. Хәзер, ашханәгә кереп, аннан- моннан капкалый да алтынчы римскийга II китә. Үзе күз-колак булып тормаса, тагын берәр мөгез чыгарып куюлары бар. — Нәрсә соң анда сезнең бүген?—дип сорады Гыйльманов — Ә? Шуның өчен үзегез барасызмы? Җибәрегез әнә дежурный инженерны. Киттек, өйдән шалтыратып әйтербез,— Гыйльманов һаман каршы торган инженерны көчләп үзе белән альт китте. Эч пошканда, күңелне шик-шөбһә кимергәндә, кайтып зарыңны сөйләрлек кешең булса икән. Аш хәзерләп, көтеп тора торган хатының, «әти!» дип кычкырып каршылый торган бала-чагаң булса, өеңә кайтып керер идең дә көлмәс җиреңнән көлеп җибәрер идең. Хатының елмаеп каршы алыр иде, балаларың йөгереп килеп муеныңа сарылыр иде, эч пошуларың, күңел борчылуларың шундук онытылыр да китәр иде. Аның бит хәзер нәрсә... өенә кайтып керсә, дүрт стена да укылмаган китаплары гына өелеп тора. Ә бит ул да җан. Аның да бит, бүтән кешеләр кебек үк, тәмле аш ашыйсы, татлы сүз ишетәсе, ягымлы күз карашы белән очрашасы килә. Юк, бөтенләй картаеп беткәнче өйләнергә кирәк. Гыйльмановның чия, карлыган агачлары утыртылган җыйнак кына ишек алдына кайтып керделәр. Чүлмәк башлы, верандалы яңа өй бөтенләй яшеллек эченә күмелгән иде. Өйнең артында сөяп куйган текә
                     II Бер үк номерлы ико буровой булганда, берсен римский цифр белән йөртәләр. 
22 
 
тау; тауның аякларын су юа; су буенда, калын тамырларын мазутлы елгада чылатып, бер көтү өянке агачлары үсеп утыра. Гыйльманов, ишек алдына килеп керүгә яшел өянкеләргә таба күрсәтеп: — Әнә минем сыерчыклар фермасы шунда инде,— диде. Су буендагы өянкеләр янына төшеп киттеләр. Ничә ел шушында торып, Алмаевның әле бу тирәләрдә булганы юк иде. Ул як-ягына каранып алды. — Күңелле шкән сезнең монда! — Башын артка каерып, өянке ботагындагы сыерчык ояларына карап тора башлады. — Сыерчыклары юкмы әллә, тавыш-тыннары ишетелми. — Аналары корт алып кантсың әле, ишетерсез. Менә кара таш төсле атылып, сыерчык кайтып керде. Ояларда кинәт чыр-чу купты. Сыерчык алып кайткан азыгын балаларының чәрелдәп, ачылып торган зур сары авызларына тутырды-тутырды да яңадан кара таш кебек атылып очып китте. — Күрдегезме,— Гыйльмановның йөзе тәмам балкыган иде.— Бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле көн саен шулай ташый бит. Китаптан укыдым: шулай атылып очып йөри торгач, тәүлегенә әллә ничә йөз километр җыела икән!—Аның бу сүзләрендә гаҗәпләнү дә, балаларча сөенү дә, аннары тагын горурланусыман бернәрсә дә яңгырый иде. Гыйльмановның юкка да шулай шатлана белүенә сокланып, Алмаев көлемсерәп куйды: бөтенләй авыл малае бит. Кара инде син аны, сыерчык артыннан үзе очып китәрлек булып карап калды. — Оя сайлаганда күрсәгез икән сез аларны,— дип тотынды Гыйль- манов.— Сызгырынган булыр, муенын сузып, каранган булыр, ялт оя эченә кереп китәр, я тагын килеп чыгар... Ул да түгел, түбәсенә килеп кунар, яисә, берәр ботакка кунып, муенын бора-бора читтән карап торган булыр: матурмы икән минем булачак оям? Менә тагын, малайлар кебек, задорланып сызгырып җибәрер дә каядыр очып китәр. Яратмады, китте дип. куркып торганда гына, яңадан килеп җитәр. Бу юлы инде ялгыз гына түгел, ә өчәү-дүртәү, иптәшләре белән... Янәсе, киңәш итегез әле, дуслар. Шушында ояласам, ничек булыр? Тагын тикшерү башланыр: кереп-чыгып йөрүләр, читкәрәк китеп карап торулар, муен борып сызгырынулар... Гыйльманов, балалар кебек, баскан урынында кинәт сикереп куйды. — Әнә, кырый ояныкы кайтты! Сыерчык үзенең балаларын ашата калды, Алмаев белән Гыйльманов өйгә таба борылдылар. — Минем әле читлектә ике өйрәтелгән сыерчыгым бар,—диде Гыйльманов,— берсе «Өй артымда шомыртым» көенә сайрый белә. Алмаев күтәрелеп карады да көлеп җибәрде: сөйлә юкны. — Сайрый дигәч тә, радиокомитет җырчылары кебек үк сайрый алмый инде ул, билгеле,— дигән булды Гыйльманов,— шулай да маташтыра, менә ишетерсез. Бая ишек алды аркылы узганда, Алмаев әллә игътибар итмәгән: бер кош заты да юк иде кебек, ә хәзер бөтеи ишек алды күгәрчен белән тулган. Аяк астында кайнашып йөриләр, тамчы да курыкмыйлар. Инженер күгәрченнәр арасыннан атлый-атлый: — Болар бар да үзегезнекеме?—дип сорады. — Сез әнә тегендә карагыз әле,— диде Гыйльманов, өй каршындагы агач башларына күрсәтте. Агачларга, болыт шикелле, чыпчык саргай иде. — Болары да сезнекеме? Гыйльманов көлеп җибәрде: — Әни ияләштергән. Күгәрченнәрен дә, чыпчыкларын да... Ашар сәгатьләре җиткәнгә килеп тулганнар. Веранда аркылы өйгә кереп киттеләр.  
23 
 
...Алмаев яңадан коиторга кайтып кергәндә, аның кабинет ишеге каршында берничә кеше басып тора иде. Инженер, көттерүе өчен гафу үтенеп, кешеләрне бүлмәсенә алып керде. Алар белән сөйләшкәндә, һәм алар чыгып киткәч тә, аның күңелен Камышевның сүзләре, очлы кадак кебек, өзлексез тырнап торды: «Халык сезнең турыда форсированныйга каршы дигән фикергә килгән!» Халык... Ансы, мастер Зөбәеров әйткән икән, ул әле халык түгел. Тик шулай да... Бер яман атың чыкса... Нинди көннәргә калдың бит, Лотфулла... Күп еллык тәҗрибәсе аңа әйтеп тора: «Мондый эштә кабаланырга ярамый, бәлагә тап булуың бар!» Бакуда чакта ул шулай бер тап булган иде. Бер авызың пешкәч, өреп кабарга өйрәнәсең икән аны. Алар бит әле яшь җилбәзәк — авызлары пешкәне юк. Исән булсак, менә күрербез, эшнең ахыры ни белән бетәр. Борынгылар әйткән бит: һәр кеше зирәк, тик берәү — эшнең башында, берәү ахырында. Алмаевның зирәклеге ахырдан'күренсә, ни әйтерсез? Менә ул, кәгазь алып, Богдасаровка докладной язарга утырды. Кат- кат уйланган фикер тоткарсыз агылып кына торды. Башын кыңгыррак салып, тел очын чыгаргалап, Алмаев язды да язды. Инде өч бит тулды, ә фикер әле һаман агыла, дәлилләр берсе артыннан берсе килеп кенә тора... Бик дулкынланып язганга, аның бит алмалары кызарды. Бу инде гадәттәге докладной гына булып чыкмады, ә ялкынлы үтенү һәм бер үк вакытта җитәкчене куркыныч алдында кисәтеп кую да булып чыкты. Докладнойның ахырын ул мондый сүзләр белән бетерде: «Әгәр мин («мии»нең астына сы-зганда, каләме шытырдап китте) ялгышам икән, минем ялгышымны төзәтерсез, әгәр инде алар (каләм тагын шытырдап куйды) ялгышалар икән, зинһар дип әйтәм, һәлакәтле адымнан ул кешеләрне тыеп калыгыз». Алмаев язып бетерде дә, урыныннан торып, кабинеты буйлап йөреп китте. Аның сул якка тарап куелган кара чәчләре бераз чуалган (язганда ул башын тоткалады), күзләре нервланып ялтырый, хәрәкәтләре кискен иде. Кояш инде таулар артына төшеп өлгергән. Ялкынланып янган болытларның кызыл шәүләсеннән кабинет эчендәге әйберләр ал төскә кергән. Алмаев тәрәзәне ачты, ак кәгазь җәеп, күкрәге белән тәрәзә төбенә ятты. Кайдадыр, күрәсең, су буендагы таллардадыр, сандугач сайрый иде. Кылт итеп хәтеренә Гыйльмановның сыерчыклары килде. «Яшь кенә кеше ничек итеп үз-үзенә шул хәтле ышана?—дип гаҗәпләнде,— уйлап, үлчәп эш итәме ул, әллә яшьлек дуамаллыгы белән генә җилкенәме? Каян килгән аңа шулкадәр энергия, шулкадәр нык ышану?» Нидер хәтеренә төште дә, телефон янына барып, трубканы алды. — Николай Григорьевич, әле кайтып китмәдегезме? Хәерле кич. Ике йөз унберенчегә инженерлардан бүген төнгә кем бара? Әйе, Габитов буровоена... Барыгыз сез, Николай Григорьевич. Анда бүген обсад трубалары төшә, әйе, обсадный... Труббаза яңаларын илтте. Соң бит инде азмы сүгелделәр? Сүгеләләр, ә брак трубаларны һаман ташып торалар, □ле ярып, мастерның .очлы күзлесе туры килгән. Әлбәттә, башка кем гаепле булсын! Аяк абынса да баш гаепле, диләр бит. Ярый, барасыз алайса? Сез баргач, мин тыныч. Өстәлдәге абажурлы лампаны кабызып, докладноен укырга тотынды. Ул аны күңелдән диярлек укып чыкты. Бер-ике җирен төзәтеп җибәрде. Аннары, яңагын учы белән терәп, уйлап-уйлап торды да тагын өр-яңадан укырга тотынды. Алмаев бик сак кеше иде. Начальникка докладной язса, яисә берәр танышына гади хат кына язса да, аны шул көнне үк җибәрми, «яхшылап иртәгә тагын бер кат уйлап карармын әле» дип, өстәл тартмасына салып куя. Янәсе, кызулык белән берәр кирәкмәс сүз ычкынмагае. Шундый артын сак булуы аркасында ул, шушы яшенә житеп, өйләнгәне дә юк: берәр начар хатын эләгеп куйса, белмәссең!  
24 
 

Шулай итеп, Богдасаровка дигән кәгазьне «машинисткага» дигән папкага салмыйча, өстәл тартмасына тыгын куйды. Руслар әйтмешли, иртәнге акыл кичке акылдан зирәгрәк, иртә белән тагын бер тапкыр укып чыгармын да шуннан соц машинисткага бирермен, дип уйлады. Гомердә булмаган хәл: бүген Алмаевпыц киче буш. «Эш режимын менә шулай әкренләп үзгәртә башларбыз», дип үзенең бүген киче буш булуга канәгатьләнеп куйды ул. Ачык тәрәзә каршына барып, ерактагы буровойларның җем-җем иткән утларына карап тора башлады. Су буендагы талларда сандугач әле һаман сайрый иде. Аның чутчут итүләре, турлит-турлпт дип куюлары Алмаевка аерымачык ишетелеп тора. Эшчеләр торагы ягыннан, гармонь моңы белән аралашып, гыйшык җырлары агыла иде. Ниндидер бер кыз, ахры, яшь күңеленең җилкенүенә чыдый алмыйча, очынып-очынып такмаклый: 
— Их, ишектән керүләре, Елмаеп көлүләре, Әмма рәхәт була да соц Үзен бер күрүләре!.. Шунда ук булса кирәк, русча да җырлыйлар. Җырлаучы кызның бик чытлык, бик наян кыз булуы, биеп-биеп, көлә-көлә җырлавы әллә каян сизелеп тора: 
— На охоту мил ходил, Лису рыжую убил, С моей фигурою Нужно чернобурую... Кызның «ииех!» дип,- ярсып, кычкырып җибәрүләрен ишетеп, Алмаев җырчының каш сикертеп, күз уйнатып, котырынып биеп-биеп алуларын күз алдына китерде. Алмаевның үзенең дә иңбашлары тартылып-тарты- лып куйды, күзләре нурланды, елмайды. Аңа рәхәт тә, моңсу да булып китте. Кемгәдер яхшы, ягымлы сүзләр әйтәсе килде. Ләкин бу ягымлы, яхшы сүзләрне кемгә әйтергә? Аның бит әйтер кешесе юк... Берәр яхшы кызны сөю турында ул күп еллар буенча хыялланып йөри. Ләкин сөяргә һәм сөелергә тиешле ул кызның әле аңа очраганы юк. Баштарак бу сөеләчәк кеше — яшь, матур бер кыз булып күз алдына килә иде, соңрак ул бер таныш инженерның хатыны төсле кара күзле, кара чәчле булып күз алдына килә башлады, ә хәзер инде ул конкрет төскә дә керми... Ерактагы ут кебек, күңелне үзенә тартып, өметләндереп кенә тора... Менә Алмаев, тәрәзәдән башын алды да, кулларын артка куеп, кабинет эчендә йөри башлады. Маңгаена кагылгалап, туктап торгалап, байтак шулай йөрде. Ниһаять, өстәл янына килеп, бер сары папканы ачты. Башта аягүрә, аннары утырып, папкадагы кәгазьләрне берәм-берәм күздән кичерергә тотынды. Кәгазьләрнең битләре кырык төрле цифрлар белән чуарланып беткән иде. «Миңлегалиев буровое, I нче, II иче, III нче вахта» дип язылган аерым кәгазьне алып, инженер цифрлар эченә чумды. Аның кулындагы калын карандаш әле бер цифрга, әле икенче цифрга килеп-килеп кунды: кайсыларын алка эченә алды, кайсыларының астына сызды, кайсыларын аерым кәгазьгә күчерде. Аннары инженер цифрлардан ниндидер формулалар оештырды, аларны берәм-берәм исәпләп чыгарырга тотынды. Бер якта ноль, икенче якта икеле цифр килеп чыкты. «Ике тапкыр арткан!» Алмаев, бу икеле цифрга ышанасы килмәгән кебек, бераз уйланып торды да яңадан санарга, исәпләргә кереште. Тагын «2» килеп чыкты. «Дөрес, ике тапкыр!» Алмаев карандашын кәгазьләр өстенә ташлады. «Димәк, Миңлегалиев гадәттә секундына 38 литр сыекча кудыра торган насослар белән, секундына 48 литр кудырып, забойдагы турбинаның куәтен ике тапкыр арттырган. Ике тапкыр! Борау хәзер, элекке кебек, минутына биш йөз кырык биш тапкыр гына әиләнми, ә алты
25 
 
йөз туксан тапкыр әйләнә! Породаларны тизрәк кимерә, димәк, шулай булгач, бораулау тизлеге дә арта». Кәгазьләр астында күмелеп калган телефон кинәт шалтырап куйды. Өеннән Гыйльманов шалтырата икән. — Тыңлыйм, — Алмаев, бер кулы белән трубканы колагына китереп, икенчесе белән өстәлдәге кәгазьләрне рәтләргә тотынды. Гыйльманов заочный институтка булган бурычларын бетерергә утырган икән. Югары математикадан нәрсәгәдер килеп төртелгән дә, гадәтенчә ярдәм сорап, Алмаевка шалтыраткан. — Мин инде үзем дә, —дигән булды Алмаев,— дифференциал, интеграллар белән күптән эш иткәнем юк. Шулай да тыңлап карыйк: нәрсәгә килеп терәлдегез? — Гыйльмановның әйткәннәрен Алмаев кабатлый һәм яза барды.— Так. Площадь ограниченная одной дугой синусоиды... Шуннан соң? Кайсы күчәр белән чикләнгән? Абцисс күчәре... Так...— Алмаев гадәтләнгән хәрәкәт белән бер сызык — буйга, икенчене аркылыга сызды. Ике сызык кисешкән җиргә зур итеп К хәрефе язды, ягъни: күчәрләр. Аскы күчәр өстенә дуга ясап, дуганың эчен сызгалап каралтты. Аннары трубканы яңадан колагына китереп:— Ничек башладыгыз? — дип сорады.— Әһә. Өске чикне таба алмыйсыз? Алайса болай: синус икса деленное на два... Әйе, шушы функцияне нольгә тигезләгез. Шуннан килеп... Ә төшенеп алдыгызмы? Бик гади нәрсәдә төртелгәнсез. Нишләп утыраммы? Мингалиев буровоен тикшерәм. Әйе, теге материалларны... Ул бик зур резерв тапкан. Ә юк, мин андый капылт нәтиҗәләр чыгарырга ашыкмыйм әле. Мингалиев бит ул! Тегеләр бит алар сезнең «укымышлы» сыерчыкларыгыз янындагы «укымаган» сыерчыкларыгыз кебек кенә... Дөрес, кайчан да бер алар да Мингалиев югарылыгына... Әйе, кайчан да бер... Тик хәзергә алар әле... Әйе. Хәзергә экономия ясаудан бигрәк авария ясауга остарак. Әйе, мин һаман үз фикеремдә. Богдасаровка барам... Дөрес, ләкин кабалану борча тотканда гьина ярый. Өйрәнермен, әлбәттә... Бөтен материалны өйрәнермен. Бераз утырам әле, өйдә хатын- көтеп тормый. Яхшы, хәерле кич, татлы йокы...— Алмаев трубканы куйды да, уйланып торганнан соң, яңадан алды. «211 дә труба төшерү ничек бара икән?». Ләкин буровойдан җавап бирмәделәр. Күрәсең, культбудкада берәү дә юктыр. «Ник борчылам, Николай Григорьевич шунда бит» дип, үзен тынычландырды да өенә кайтырга җыена башлады. Квартира хозяйкасы көн саен бирә торган соравын биреп каршылады: — Арыгансыздыр инде? Чәй кайнатыйммы? Алмаев төнге башмагын, чуар халатын киде, чәй өлгергәнче дип, өстәл өстеннән бер китап алды: күптән чиратка куелган китапларның берсе иде бу. Кушеткага чалкан төшеп, китапның беренче битен ачты. Укыганда аның күңелен ниндидер ачык билгеле булмаган бер тойгы һаман борчып торды. Була бит шулай: күңел никтер борчыла, ә ник борчыла, үзең дә рәтләп белмисең. Алмаев, һәр җөмләне икешәр, өчәр кат укый-укый, беренче битнең ахырына барып җиткәндә, ни өчен борчылуын аңлап алды: обсад трубалары төшергәндә буровойга үзе бармыйча, тәҗрибәсез яшь инженер Николай Григорьевичны җибәргәнгә эче поша икән. Алмаев, китабын яңадан чиратка куеп, телефон янына килде. Бу юлы да буровойдан җавап ала алмады. Менә ул, гаражга шалтыратып, машина җибәрергә кушты. Тиз-тиз халатын, төнге башмагын салып атты. Урындык аркасына элгән пиджагын алып киде дә галстугын бәйли башлады. Хозяйка кайнап торган чәйнек тотып бүлмәгә килеп кергәндә, Алмаев инде резин плащын бөркәнеп, эшләпәсен киеп, чыгып китәргә талпынып тора иде. Моны күргән карчык бер дә аптырап калмады: иртә белән алмаган йомыркаларны инженерның бер кесәсенә, икмәкне икенче кесәсенә төреп тыкты, чәйнектәге чәйне термоска салып, кулына тоттырды.  
26 
 
14 
Алмаев буровом каршында машинадан төшкәндә, лебедкапың гөрелдәве ишетелә иде әле. «Өлгердем, әле төшереп бетермәгәннәр», дип, ул буровой күперенә таба ашыкты. Күпердә Габитов белән Николай Григорьевич очрады. Урак өстендәге кебек, изүләрен чишеп җибәргән 1 абитов кесә фонареның түгәрәк яктысын цифрлар белән тулган блокнот битенә төшерде. 169 ичы цифр инде сызылган, ә 170 әле сызылмаган иде. Мансур фонарь яктысын күпердә сузылып яткан кара трубалар өстендә йөртә башлады. Түгәрәк якты, трубадай трубага күчеп, кабыргасына акбур белән «170» дип язылган трубага килеп туктады да труба буенча бер уңга, бер сулга йөгерде. Габитов, блокнотын тезенә куеп, «170» нчене блокнот битеннән сыза башлады. Нәкъ шушы вакытта Мансур үзенең баш очында «хәерле кич!» дигән тавышны ишетте, тураеп, сәла м ка йтарды. Күпме төшереп өлгердегез? — дип сорады Алмаев. 170 нче чиратка басты. Димәк, 100 метр калган? Әйе, 10 труба. 1'имерчыбыктан үрелгән бау өстерәп, буровойдан Нурулла белән Фәйзерахманов килеп чыкты. Фәйзерахманов, елмаеп, Нуруллага нидер әйтте. Нурулла аңа бау белән кизәнеп куйды. Салып җибәрермен, әти мәрхүм әйтмешли, — аннары көлеп җибәрде, бауны тарта-тарта, дрты белән Габитов янына килеп җитте дә: «Кайсын?» дип сорады. Габитов «170» нче трубага якты төшерде. Нурулла белән Фәйзерахманов трубаны элмәкләп бәйләделәр, артына кечкенә арба куйдылар. Лебедка зырылдый башлады: кара бүрәнә төсле труба буровой капкасына сузылып кереп китте. Алмаевның килүен Николай Григорьевич, әлбәттә, яратмады. Айда бер дә кайда бер кулына җаваплы эш эләккән иде, аны да тартып алырга килеп җиткән. Мондый баш инженер белән гомердә дә эшкә өйрәнә алмассың. Рөхсәт итегез, Лотфулла Кәбирович, төшерүне мин алып барын :?—дип үтенде ул. Алмаев кулын аның иңбашына салды. — Кайтып йоклагыз, Николай Григорьевич. Аргансыз... — Николай Григорьевичка бу җавап: «Бар, хәзер кирәгең калмады» булып аңлашылды. Аның монда эшли башлавына инде тиздән бер ел тула, шул вакыт эчендә баш инженер ана вак-төяк эштән башка бер эш тә кушканы юк. Алмаев, кулын егетнең иңбашыннан алып: Әнә минем машинага утырыгыз да әйбәтләп кенә кайтып китегез. — диде. Машинага кереп утыргач, яшь инженер ачу белән уйлап алды: «Бит әле аның шунсы: ул моны яхшылык эшлим дип эшли. Янәсе, йокың калыр, башың авыртыр... Юк, болай булса, монда эшкә өйрәнеп булмас. Күп булса шул сводка җыярга өйрәнерсең»... Яшь инженер минем хакы.мда шундый начар фикердәдер дип башы- ш да китермәгән Алмаев тыныч кына буровой эчендә басып калды. Үз гомерендә аның, обсад трубалары төшергәнне күрә-күрә, күзе чыккан, шулай булгач инде туеп бетәргә кирәк иде кебек, ә юк: шундый коточкыч авыр, зур тимерләрне кечкенә генә кешеләрнең шулай уйнатып йөртүләрен күреп тору һаман рәхәт! Моторлар үкерә; лебедка чираттагы трубаны өстерәп буровойга кертте; Нурулла, йөгереп килеп, кулындагы авыр шаблонны трубаның бер башыннан кертеп җибәрде; труба үзенең ун метрлык зифа буе белән ялт аягүрә торып басты. Эчендәге шаблон, дөбердәп, трубаның икенче башыннан атылып килеп чыкты: димәк, тру
27 
 
бавың калибры дөрес; лебедка һаман зырылдый; корыч бау юан трубаны, каурыйны күтәргән кебек, очыртып күтәреп алды. Стрельцов берьюлы ике кулы белән тормоз рычагына китереп басты, аннары һавада асылынып торган матур, озын трубага козырек астыннан карый-карый, рычагны әкренләп күтәрә башлады. Скважина авызына сикереп менеп баскан Нурулла белән Фәйзерахманов һавадагы трубаны кочаклап алдылар, башындагы балдагын сүтеп ташлап, сырларын щетка белән чистарттылар. Сабирҗаи ялтырап торган сырларны сурик белән майларга тотынды. Алмаев, балаларның эшен күзәтеп тора торган укытучысыман, ялгышсалар хәзер төзәтеп җибәрергә әзер килеш, егетләрнең бер генә хәрәкәтен дә күздән ычкындырмыйча, карап торды. Ләкин егетләр күз иярми торган хәрәкәтләр белән, ялт та йолт китереп, шундый оста эшлиләр, Алмаевка йөгереп барып төзәтеп җибәрергә түгел, ә баскан җиреннән сокланып карап торырга гына кала иде. Стрельцов, үзенең яхшы эшләвен инженерның күз карашыннан ук сизеп, бик шатланып, дүрт йөз килограммлы трубаны муфта өстенә йомшак кына (шундый йомшак, хәтта килеп орынган тавышы да ишетелмәде) китереп төшерде. Егетләр, брезент бияләй кигән куллары белән трубаны шундук эләктереп алып, аны аскы трубаның авызына туры китерделәр дә борып кертә дә башладылар: сырлардан сытылып чыккан кызгылт сурик, күз яше кебек, трубаның бите буйлап агып төште. Ул да түгел, Стрельцов, индикатордагы монометрның чайкалып торган теленә күз сала-сала, рычагны бер кыса, бер җибәрә, бер кыса, бер җибәрә башлады. Ниһаять, бу труба да тавышсыз-тынсыз гына скважина эченә чумды. . Бер-бер артлы трубалар шулай чума барды. Ниһаять, чират соңгы трубага килеп җитте. Үзенең фонаре белән күпердә кайнашкан Мансурның: «Соңгысын җибәрәм!» дигән шатлыклы тавышы ишетелде. Корыч бау трубаны җилтерәтеп һавага күтәрде. Стрельцов аны йом-йомшак итеп муфта өстенә төшерде, Нурулланың зур авызлы ачкычы трубаны каптырып алды... Борып кертә башладылар. Габитов, соңгы трубаның төшкәнен карарга дип, күпердән буровой эченә йөгереп керде, йөз сиксәненче труба! Көтмәгәндә генә бик зур мәшәкатьләр китереп чыгара торган, чигә чәчләрен агарта торган друба! Скважина монысын да, элеккеләрен йоткан кебек, киреләнмичә генә йотып җибәрерме, әллә, җитте инде, артык сыйдырыр җирем калмады дигән кебек, соңгы трубаны йотудан баш тартырмы? Короттажчылар скважинадан гаеп тапмаган иде, димәк, скважина туры! Димәк, ул мең дә сигез йөз метрлык тоташ трубаны каршылыксыз йотып җибәрергә тиеш. Габитов үзе шулай дип уйлый, ә үзе барыбер борчыла. Маңгаена тир бәреп чыккан Стрельцов рычаг сабын әкрен генә күтәрде, труба сискәнеп китте һәм скважинага бата башлады. Труба төшә барган саен, Нурулла идәнгә чүгәли барды. Труба терәлеп торган арада: «Я инде, тагын бераз! Я инде, җанкисәгем!» дип, трубаны чын күңелдән дәртләндереп торды. Алмаев, куллары белән тезләренә таянып, алга таба иелде дә, әле скважинага чума торган трубага, әле монометрга карый-карый, Нурулла төсле үк, идәнгә чүгәли барды. Габитов та, блокнотын учына йомарлап, инде яртылаш чүгәләгән иде. Кинәт труба төртелде дә туктады, монометрның теле ялт сулга кайтып 1өште. Алмаевның саргылт чыраена хәтта газаплану билгеләре калыкты, ә Габитов чүгәләгән җиреннән күзләре белән монометрга төбәлде дә шул хәлендә катып калды. Аның төсләре агарып китте. Ул чыдамады, йөгереп барып, Стрельцовны бер читкә какты, рычаг сабын үз кулына алды, трубаны чак кына күтәртеп, яңадай забой эченә төрттерде. Шул төрттерүдән китте, китте.... Забойга төшеп җиткәнче труба тукталып тормады. 
28 
 
Менә Нурулла: «Забойда!» дип кычкырып, үрле-кырлы сикереп куйды. Барысының да чырайлары яктырып китте. Габитов: «Уф!» дип, җиңе белән маңгаен сөртеп алды. Сөенеченнән Ллмаевның да калын иреннәре кыймылдап куйды. Ул, килеп, Габитовның кулын кысты: — Молодец, бетердең. Мансур, чыраендагы җитдилекне көчкә .саклап, тңйнак кына елмайды, инженерның сузылган кулын каты итеп кысты. Аннары кинәт бөтенләй икенче тавыш белән, малайлар үзләренең әтиләренә дәшә торган тавыш белән, сорап куйды: — Ну, ипчек, Лотфулла абый, форсированпыйны булдыра алырмынмы? Алмаев, аяк астындагы тимергә абынып, чак кына егылмый калды. — Карарбыз, карарбыз. — диде ул һәм, тимергә аягы белән тибеп: — Ник аунатасың? Буровоенда чисталык юк, — дип куйды. — Нурулла!—дип кычкырды Габитов. Нурулла урынына Стрельцов йөгереп килеп басты. — Әйт камыр батырыңа, уенчыкларын аяк астыннан җыештырсын! — Стрельцов китә башлаган иде, Мансур аны туктатты да кинәт дусларча кочаклап алды. Николайның аркасыннан кагып: — Сөен, Коля, бу скважинаны да алып барып чыктык, — диде һәм, мут елмаю белән елмаеп, егетнең күзләренә карады. — Шушындый әйбәт егетне яратмаеңа аның ни хакы бар? Яратыр, яратырга кушарбыз! Николай кызарынды, уңайсызланды. Д^ансур тагын бер тапкыр аның аркасына сукты да бу юлы инде боерык тоны белән: — Скважинаны юдырта башлагыз!—диде, үзе Алмаев артыннан күпергә таба йөгереп китте. — Лотфулла абый, — диде ул, куып җиткәч, — Лотфулла абый, әйдәгез культбудкага, алар юдьнрган арада сез ял итеп алырсыз. Мин тампонажныйга шалтыратырмын. Цемент коярга килсеннәр. — Бүген коясын беләләрме соң? — А как же! Цемент болгаткыч машиналар инде көндез үк килгән иде, әнә алар, — һәм Габитов, артына борылып, караңгыдагы ниндидер зур күләгәләргә таба күрсәтте. Алмаев, бер багана төбеннән термосын алып: — Киттек алайса,—диде, — әти-бабай йоласын үтәп, чәй белән сыйланып алыйк. Артта насослар үкерә калды, инженер белән мастер төнге агачлар арасында күренеп торган, маңгаенда яп-якты булып электр лампасы балкыган культбудкага таба юнәлделәр. Будкада гадәттәге тәмле нарат тактасы исеннән, әчкелтем «керн» исеннән башка тагын кипкән үлән исе, ландыш чәчәге исе аңкый иде. Утны кабызып җибәргәч, өстәл өстендә газеталар, рәсемле журналлар, сулы стаканга куелган бер уч ландыш чәчәге күренде. Габитов, алгы бүлмәгә кереп, тампонажный цехка шалтырата башлады. Ул борылып чыкканда, Алмаев инде, газета-журналларны бер читкә алып куеп, кәгазь өстенә икмәк, шикәр, йомырка тезеп куйган да, термос капкачына чәй агызып, эчәргә хәзерләнеп тора иде. Ул Мансурны өстәл янына чакырды. — Әйдә, мастер, тамак ялгап ал. — Мансур кыстатып тормады: килеп утырды да бер йомырканы алып, аны өстәл кырыена бәрде, әрчи башлады. — Ну, бу соңгы труба җилеккә үтә!—дип куйды ул, йомырканың яртысын тешләп алып, бик тәмләп ашарга тотынды. — Бүген куркытып кына калды, — диде Алмаев, куркыткан булды да аннары шома гына төште дә утырды. — йөрәкләр алына инде килеп төртелсә.  
29 
 
Мансурга чәй эчәргә савыт юк иде. Ул ландышны чыгарып атмакчы, ә стаканына чәй агызып алмакчы булды. Ләкин чәчәкләрнең Николай тарафыннан куелган булуын, Соняның бүген цемент койганда бирегә киләчәген исенә төшергәч, үз алдына елмаеп, стаканны кире куйды. Тәрәзә төбеннән икенче стакан табылды. Чәй эчкәндә Мансур Миләүшә турында уйлап алды. Үпкәләшмәгән булсалар, Мансур инде будкага килеп керү белән үк телефонга ташланган, Миләүшәсеннән сөенеч алган булыр иде. Соңгы труба бит! Башка вакытта Мансур төн уртасымы, таң алдымы, шалтыратып әйтә торган иде. Миләүшәсе дә йокыны бүләсең, тынычлык бирмисең дип, һич үпкәләми иде. Мансурның уңышы өчен бик куана, җанны эретеп җибәрә торган сүзләр әйтә, телефон трубкасын тутырып, күңелле итеп көлә башлый иде. Соң билгеле инде, Миләүшә көлгәч, күңелне очындырырлык сүзләр әйткәч, Мансурның җилкәсенә канат үсә, арыганнары шундук онытыла иде. Тампонажный белән сөйләшкәндә, онытып җибәреп, чак кына-өенә шалтыратып куймады. Инде трубканы да алган иде, кире куйды. Юк инде, бүген сөенечне Миләүшә белән уртаклашып булмады. Шуңа күрәме, күңелендә ниндидер төер җыелып тора. «Ә бит аның, баланы ясле кызларына ташлап, эшкә барып керергә хакы юк,—дип уйлып башлады Габитов,—тудыра белгәнсең икән, рәхим итеп, тәрбияли дә бел. Ясле кызы балаңны ашатыр, эчертер, астындагы чүпрәген алыштырыр, ә бала тәрбиясе шуның белән бетәмени? Әнкәсенең тәмле сүзен туйганчы ишетмәгән, елмаюын туйганчы күрмәгән бала, ялгыз бәбкә кебек, мескен булып үсә ич ул. Юк, үземнең улымны ана рәхәтеннән мәхрүм итәргә ирек бирмәм. Аннары хатын-кызга, секундомер тотып, эшчеләрнең ачуын китереп, буровойларда басып тору, янәсе: бу кешеләрнең нормасын арттырып, хезмәт хакларын киметеп булмасмы, шуның аркасында эшчеләр белән ачылы-төчеле булып бетү бөтенләй килешми. Бигрәк тә минем хатынга килешми». — Габитов чәен эчеп бетерде дә Алмаевка күтәрелеп карады. Инженер ашап туйган да газета укып утыра. Бите сары, күз төпләре җилсенгән, — йокламаганга бик арыган булса кирәк. Габитов аның шома итеп таралган кара чәчләренә, талчыккан йөзенә карап-карап торды да кинәт сорап куйды: — Лотфулла абый, сез бер дә өйләнмәдегезме? Алмаев, газета битеннән башын калкытып, Мансурга күзләрен тутырып карады. Ни дип җавап бирергә белмичә аптырабрак торганда, тышта машина тавышы ишетелде. Алмаев, газетасын куеп, урыныннан торды. — Килеп җиттеләр бугай. Икесе дә будкадан чыгып киттеләр. 
15 
Нәрсә икән бу ярату дигәннәре? Үзенә күрә бер авырумы икән әллә? Авыру булмаса, ни өчен ул яратырга хакың юк кешене яраттырып, тең- кәңне корыта икән? Инде бит Соня безнең Стрельцовны, куыл чыгаргандай, чыгарып җибәрде. «Йөрмә артымнан, сөя торган егетем бар» дип, бик ачык (итеп әйтте шикелле. Николай инде үзе дә аяк та атламам дигән иде. Нишләсен бит, һич оныта алмый. Уйлап карасаң, хәзер Соня аның өчен юк хисабындагы кеше. Дөрес, лабораториядә балчык сыекчасына анализ ясаучы алтынсу чәчле кыз әле дә бар, ул әле дә, чемоданын тотып, буровойдан буровойга чабып йөри, очрашканда Николай белән баш иеп исәнләшеп тә үтә, ләкин шулай да Стрельцов өчен ул инде юк. Сөешкән кызың белән ярты ел, бер ел күрешә алмавың мөмкин, күреш- мәсәң дә кайчан да бер кавышу хыялы белән яшисең, ә бит бу бигрәк яман. Үзе янәшә генә йөри, ә үзенең янына барырга, сөйләшергә, сокланып карап торырга мөмкин түгел. Барсаң да ят кеше булып кына, бал
30 
 
чык сыекчасы турында сөйләшү өчен генә бара аласың. Һай, бөтенләй очратмаган булса, нинди яхшы буласы икән. Стрельцов’ янган йөрәген басар өчен, үзен муеннан эш белән күмде. Үзенә-үзе сулыш алырга да ирек бирми башлады. Вахтадай бушагач, төрле техник китапларда казына, нефть новаторлары хакында укый, яттан шигырьләр бикли. Лермонтовны укыганда ул үзен, Мцыри кебек, горур да, көчле дә итеп хис кыла башлый, «Хәерче» шигырен укыса (Николай ул шигырьне инде күрми дә белә), егетнең күзләренә мөлдерәп яшьләр килә. Бичара хәерченең сузып торган кулына кемдер, мәсхәрә итеп. таш салып киткән. Соня да аның өмет белән сузылган күңеленә таш белән атты бит. Лермонтовтан Николай Маяковскийга күчте. Маяковский, кашларын җыерып, Николайның мәхәббәтеннән кычкырып көлде. Аның күңелен игәүләп, ышкы белән ышкылап, сентименталь хисләрдән арындыра башлады. Ләкин барыбер арындырып бетерә алмады. Маяковский үзе дә сөйгән кызына бүләкләр ташып йөргән булып чыкты. Инде үзең янып- көеп йөргәнсең икән, ни өчен бүтәннәрнең янып-көеп сөюләрен мыскыл итәргә? Николай ахырга кадәр янарга карар бирде. Ул шигырьләр язарга тотынды. Күктә йөзгән болытларны, кичке кояш нурлары астында кызарып торган тауларны күрә дә, шундук егетнең күңелендә шигырь кыймылдый башлый. Бер тапкыр буровойдагы эш турында шигырь язып ташлады. Үзенә бик әйбәт чыккан кебек тоелды. Бөтен эш күренеп, тимер тавышлары колакка чаңгылдап ишетелеп тора кебек иде. Икенче көнне укып карады да һич кызганусыз ертып ыргытты. Язган шигырьләренең һәрберсенә Соняны кертергә тырышты. Ул кыз күбрәк шагыйрьнең җан көйдергече булып килеп керә иде. Николай аны шигырьләрендә әле ерактагы йолдызга охшата, әле кояш нуры белән тиңли иде. Бер тапкыр Стрельцов төнлә чатырдап яшен аткан тавышка уянып китте. Тәрәзәләр балкып-балкып куя, бүлмәдәге нәрсәләр, көндезге кебек, ап-ачык күренә, аннары тагын караңгылык эченә кереп чума, күк өзлексез күкрәп тора иде. Стрельцов шунда сикереп торып утырды да яшенле яңгыр турында шигырь яза башлады. Билгеле инде, бу шигырьдә дә Соня да, үзе дә катнаша иде. Николай шигыренә «Өмет» дигән исем бирде. Шулай поэзия белән саташса да, ул үзе көндәлек тормыштан аерылмады. Сыекча турында күп укыды. Борауның эшләү режимы хакында журналдан яңа фикерләр эзләп тапты. Забойдагы борауны алыштыру вакыты җиткәнен ничек белергә? Шушы хакта журналда Николай ишетмәгән өр-яңа нәрсә бар иде. Моңа кадәр әгәр Стрельцовтан: «Алыштыру вакыты җиткәнне каян беләсең?» дип сорасалар, ул, әллә ни уйлап-нитеп тормыйча: «Борау басымны кабул итми башладымы, димәк, аны алыштырырга кирәк», дип җавап биргән булыр иде. Ә менә журналда язган инженер әйтә: «Басымны кабул итмәслек хәлгә китереп җиткермәскә, кыршыла башлауга алыштырырга кирәк, ди, шулай иткәндә тиз дә, күп тә бораулап була», ди. Бу фикер Николайга башта гаҗәбрәк булып тоелган иде. Әле кыршылып җитмәгән борауны ни өчен алыштырып азапланырга? Ләкин үзе шулай эшләп карады да гаҗәпкә калдьи: ул көнне тизрәк тә, күбрәк тә бораулады. Хәзер инде гел кыршылганны көтмичә алыштыра башлады. Бу скважинага инде яңача бораулау күп эләкмәде, ә менә киләсеннән, исән-сау булса, Николай үзен күрсәтер. Алмаев белән Габитов чигә чәчләрен агарта торган трубаны батырганнан соң, культбудкага чәй эчәргә кереп киткәч, Стрельцов скважинаны юдырырга тотынды. Озакламый цемент коючылар килеп җитәргә тиеш, алар белән Соня да киләчәк. Ул цементны «на текучесть» тикшерәчәк. Николай кызга күренмәскә үзенә сүз биреп куйды. Менә бервакыт, буровой юлында автомашина тавышы ишетелде, машинаның нур сибеп килгән ике зур күзе күренде: тампонажный цех
31 
 
кешеләре цемент коярга килеп төштеләр. Алар арасында бит инде Николайның йөрәк ярасы да бар. Соня хәзер биредә! Бәлки, бүген аның урынына башка берәү килгәндер? Менә яхшы булыр иде! Стрельцовнын йөрәге болай сикермәс, күңеле иләс-миләс килмәс иде. Николайның күзенә Алмаев белән Габитов чалынып китте: алар тампонаж цехының инженеры Жуков белән сөйләшеп торалар иде. Менә цемент болгата торган машина шауларга тотынды. Элекке чак булса, Стрельцов инде Соня янында кайнашыр, аңа сыек цемент китереп бирер, анализ ясарга булышыр иде. Ә бүген ул, цемент болгаткыч машина тирәсендә айкалучы кешеләргә ерактан гына карап, агач төбендә тик басып тора. — Николай! Стрельцов! Кая югалдың? Бу мастер Габитов тавышы иде. Николай тавыш килгән якка йөгереп китте. Мастер аңа карчыга кебек ташланды. — Кирәкмәгәндә гел Соня тирәсендә сырпаланасың, кирәк чакта әллә кая китеп олагасың. Бар булыш кызчыкка! Синнән башка бездә •аның «фокусларын» белүче юк. Стрельцов мастерга нидер әйтә башлады, Габитов егеткә авыз ачарга да ирек бирмәде. — Беләм!—диде,—ник шунда арагыздан кара елан үтми, анда минем эшем юк. Булыш кызга. Марш! — Габитов хәтта Николайны җи- целчә генә төртеп җибәрде. Стрельцов, цистерналы машиналар яныннан, буш тимер мичкәләр яныннан йөгереп узып, «летучая мышь» фонаре яктысында үзенең лабораториясен таратып салган Соня каршына килеп чыкты. Гөлт-гөлт сикергән йөрәген басарга теләгәндәй, кулын күкрәгенә куйды, кипкән иреннәрен ялап алды. — Мине мастер җибәрде, сезгә булышырга... Соня, бер сүз әйтмичә, кулы белән кечкенә чиләккә күрсәтте. — Цемент китерегез! Николай чиләкне алды да йөгереп китте. Алып килүгә озын кружканы чиләккә батырып алып, Соняга сыек цемент бирде. Соня цементны түгәрәк шкала өстендәге конуска (кружкага охшаган, аска таба киңәеп киткән төпсез бер савытка) агызды да конусны күтәреп җибәрде. Цемент, шкала өстөнә коймак төсле җәелеп, 15ле цифрга хәтле килеп җитте. Соня кружканы суга тыкты, чайкады һәм яңадан Николайга сузды. Стрельцов ашы тагын чиләккә батырды, тагын цемент алып бирде. Соня кружканы төпсез савытка бушатты, савытны күтәреп җибәрде. Цемент тагын коймак төсле булып җәелде. Ләкин тагын 15 тән узмады. Цемент куерак! Сорап килгән кешегә — «куерак!» дип әйтеп җибәрделәр. Соня кушканнарны Николай автомат кебек эшләп торды. Биредә берьюлы ике Стрельцов бар иде: берсе салкын гына сөйләшә, кушканны гына эшли, үзен бик рәсми, бик тыйнак тота. Бу Стрельцовтан башка тагын икенче Стрельцов бар, ансы бөтенләй икенче кеше: аңа үзен шулай салкын тоту бик кыен, аның Соняга, Сонечка дип эндәшәсе, ягымлы сүз катасы килә, кызга карап елмаясы, кызның да елмайганын күрәсе, аңардан ягымлы сүзләр ишетәсе килә, — ләкин бу гашыйк Стрельцов салкын, рәсми битлек кигән иде. Николай кызның җитез, матур хәрәкәтләренә сокланып карап торды. Соня бүген чаңгы чалбары төсле чалбар өстеннән кара юбка кигән; чәчләрен челтәр эченә җыеп, артка ташлаган; беләкләрен ачып, җиңнәрен терсәкләренә хәтле сызганган. «Нинди кием кисә дә, килешә шушы кызга,— дип сокланып торды Николай, — нигә ул шундый чибәр һәм серле икән?» * Бу уйларны уйлаган чагында Николайның инде баягы куырылып, каушап төшүе беткән иде. Ул инде хәзер, автомат кебек, Соня ни кушса  
32 
 
шуны гына үтәп тормый, ә үзс белеп эшли иде. Әле һаман рәсми һәм салкын сөйләшсә дә, аның теле инде, иптәшләре белән сөйләшкәндәге кебек, оста әйләнә башлады. Ул хәтта Соняпыц сөйгән егете турында сүз катарга да батырчылык итте. — Тиз кайтамы соң әле? — Аны бирегә җибәрмәделәр,— диде Соня, — ул хәзер Куйбы- шевта. «Беткән баш беткән, тагын бер нәрсә сорыйм әле», дип уйлады Николай. — Ә сез биредә каласызмы, әллә аның янына китәсезме? Соня, бу сорауга жавап биргәндә, бераз уңайсызланып, тотлыгып калды. Николайга аның чырае моңсу һәм уйчан кебек күренде. Бәлки, фонарь яктысында гына шулай күренгәндер? Соня бераздан соң гына жавап кайтарды: билгеле инде, Володя кайда, Сопя шунда булачак. Стрельцов: «Энә кайда — жеп шунда» дип, кызны кечкенә генә чәнчеп алмакчы булган иде дә, үзен тыеп калды. «Тиле,— дип уйлады ул үзе турында,— китсә ни дә, калса ни, синең өчен барыбер түгелмени? Ул инде, рәхәтләнеп, мәхәббәт богавын киеп куйган, ә син әле һаман нидер өмет иткән буласың». Ах, бу гашыйк күңел, көнче күңел! Соняны Николай үзе богаулаган булса, ул хәзер богау турында фәлсәфә сатар идемени! Шулай инде: гашыйк күңел гажәп эгоист. Тик Николайның гына мәхәббәте -матур мәхәббәт, тик аның гына гыйшкы богау түгел. Ә менә Соня Володя-ны сөя икән, бу инде, әлбәттә, богау. Соня Володя артыннан икенче шәһәргә китә икән, бу инде, әлбәттә, җепнең энәгә тагылып йөрүе... Соня конусны күтәреп җибәрде, цемент шкалага җәелде. 16! Тагын бер тапкыр салып карадылар, цемент уналты белән унҗиде арасында туктады. Яхшы-, хәзер скважинага коярга була. ’ — Ә сез ник лабораториягә бер дә килми башладыгыз? Үпкәләдегезме әллә?— дип сорады- кинәт Соня. Ах, бу кыз әле мыскыл итә дә белә икән! Бу сорауга ни дип җавап кайтарырга? Бу юлы инде Николай үзе уңайсызланып, тотлыгып калды. - — Стрельцов! Нурулла Николайны дәшәргә йөгереп килгән иде. — Бик озакладың. Л4астер ачулана,—диде ул. Стрельцовка, кызга җавап бирмичә, китеп барырга туры килде. Соня приборларны, су белән юып, чиста тастымалга сөртә башлады. Ул аларны пөхтәләп корыта да чемодан эченә сала бара. Николай, аның Володясын телгә алып, кызның күңелен иләс-миләс- ләндереп китте. Их, хәзер Куйбышевка, аның янына очып кына барып кайтырга! Володя шунда эшли башлаганнан бирле, Соня үзенә яңа бер юаныч тапты. Ул Куйбышев ягына китә торган пассажир поездын озатып кала башлады. Шулай итү аңа, ни өчендер, бик рәхәт булып тоела. Куйбышевка баручы кешеләр, кешеләр генә түгел, хәтта поезд үзе дә: пар пошкырып, китәргә ашкынып торган кара .паровоз, тәрәзәләрендә пәрдәләр җилферди торган яшел вагоннар, вагон' ишегендә басып торучы проводниклар, — барысы да кызның күңелен дулкынландыра. Бит бу кешеләр, бу паровоз, бу вагоннар иртәгә Куйбышевта булачак, ә Куйбышевта аның Володясы. Бу кешеләр, бәлки, анда Володяны күрерләр. берсе булмаса, берсе күрер. Бүген монда аның күзләре карап торган кешеләргә иртәгә, бәлки, Володяиың күзләре карап торыр... Шулай дип уйлау, шулай булган кебек күз алдына китерү Соняга гаҗәп рәхәт. Шушы берничә минутлык рәхәт өчен, ул шәһәрдән вокзал тикле җиргә килә, халык белән кайнап торган перронга чыгып, «Уфа — Куйбышев» дип язылган вагоннарга, вагон тәрәзәләрендәге кешеләргә онытылып карап тора. Паровоз мон/ibi гына сызгырып, вагоннарны әкрен генә
33 
 
кузгаткач, перрондагы бүтән кешеләр белән бергә Соня да, яулыгын изәп, поезд күздән югалганчы озатып кала. Ул гы«на да түгел, Куйбышев шәһәренең дөньяда булуы Соня өчен үзе бик зур рәхәт. Соңгы хәбәрләрне биргәндә радио Куйбышев шәһәрен, бигрәк тә Куйбышевның нефтьчеләрен телгә алса, Соня, ашый торган сыныгын кире куеп, сулышын да алмыйча, тыңлап тора башлый. 4 «Куйбышевта бүген иртән фәлән градус жылылык булды» дип радио әйтсә, Соня шундук: «Бүген Володяларда иртә белән фәлән кадәр җылы булган», дип уйлый. Футбол ярышы һәм башка шуның кебек нәрсәләр турысында хәбәр итсәләр, Володя да аңа баргандыр, барысын да күреп торгандыр кебек тоела. Гомумән, Куйбышев аның йөрәгенә шырпы булып кадалды. Берәр яры география картасы эленеп торганын күрсә, Соня, әлбәттә инде, Куйбышев шәһәрен эзләп таба да Иделнең элмәкләнеп торган җирендәге «Куйбышев» дип язылган түгәрәк алкага бик озак карап тора, аннары көрсенеп куя. «Володя шушында бит инде», дип уйлый. Сүз уңае туры килгән саен Куйбышев нефтьчеләрен телгә алмыйча калмый. Алар хакында радиодан ишеткән, газетадан укыган хәбәрләр аның күңеленә җыр кебек сеңеп калалар, һәм Соня Куйбышев нефтьчеләренең бу кварталны нинди уңышлар, нинди кимчелекләр белән тәмамлауларын һәрвакыт белеп тора. 
16 
Әлеге киңәшмәдән соң Камышев пропагандистлар янына кереп, алар белән сөйләшәсе сүзләрен сөйләшеп бетерде дә, парткабинет китапханәсеннән берничә китап алып, өенә кайтырга чыкты. Надяның йөрәгендәге яман «блокада» көн буе аның исеннән чыкмады. Киңәшмәдә утырганда да, пропагандистлар белән сөйләшкәндә дә күңеле өзлексез борчылып, сызып торды. Хәтта башы онытып торган чакларда да күңеленең кай төшедер, сызлавык кебек, сулык-сулык сызлап, газаплап тора иде. Моннан унбер генә ел элек Евгений Николаевич Надяның дөньяда барлыгын да белми иде бит әле. Хәзер аңа гомер буе Надя белән яшидер, Надяның унҗиде яшьлек шаян кыз чагы да- булмагандыр, ул гел менә хәзерге төсле битләренә сары таплар чыккан сөйкемле, Евгений Николаевич өчен бик сөйкемле, бик матур хатын булгандыр, киләчәктә дә гел шундый сөйкемле дә, матур да булып яшәр кебек тоела. Ул Надя- сыз яшәүне һичничек тә күз алдына китерә алмын. Надя гел булган, гел булачак кебек. Л1әктәбенә укытырга киткән чакта да, ачуланышып, икесе ике бүлмәдә турсаешып утырган вакытта да, яисә берәр айга әниләренә кунакка кайтып киткәндә дә Надя гел бар, ул кайчан да бер әйләнеп кайтып керәчәк. Ә үлсә... (Евгений Николаевич үзе тора торган йортка якыная башлады) үлсә, бит инде ул бервакытта да кайтып кермәячәк! Әнә шул көләргә дә оста, үпкәләргә, еларга да оста булган Надя, ак башлы Владикның әнисе, инде дөньяда булмаячак. Евгений Николаевич үзенең Надясын әнә шулай тере килеш кабергә күмеп куйды да үзе дә аптырап калды. Аңа хәтта оят булып китте. «Надя бул- маса, мин ничек яшәрмен?» дип пошынуы белән ул күбрәк үзен кайгырта кебек тоелды. Соңгы вакытта Камышев: «Мин өйдә юк чакта Надяга берәр хәл булмагае» дип, курка башлаган иде. Менә бүген дә ул бик борчылып кайтып килә. Ләкин капкадан килеп керүгә, улы Владикның: «Әти кайтты... Әти кайтты...» дип, кычкыра-кычкыра, өйалдыннан тәгәрәп төшеп килүен күргәч, Евгений Николаевичның күңелендәге сызлавын әрнүеннән туктады. Камышевиың йөзе балкып китте. Егылган җиреннән торып маташкан улын йөгереп барып күтәреп алды да тәпиләренә бастырды. Тегесе елар- гамынкөләргәме белмичә, авызың кыек-мыек китерә башлаган иде дә, з. .с. ә.- № 2.
34 
 
әтисенең көләргә тотынуын күргәч, үзе дә көлеп җибәрде. Өйалды ишегеннән Надя күренде. Малай, тәкел-тәкел, әнисе өстеннән әтисенә жалу бирә башлады: — Мин телефонга тимәдем, тимәдем, әни әйтә — тидең, тидең, ди. Әнисе аның жалобасын баскыч башында елмаеп тыңлап торды. Евгений Николаевич, малай каршына иелгән җиреннән башын күтәреп: — Анасы, ул бит тимәгән, ник син тиде дип әйтәсең?—дип сораган булды. Надя, дәрес биргәндәге кебек, сүзләрне сузып-сузын, юри ачулы тавыш белән җавап кайтарды: — Җитешермен әле мин аңа! Бер минут тынычлык күрсәтми. Надя, ире биргән китапларны тотып, өйгә кереп китте. Аның артыннан аталыуллы болар да килеп керделәр. Надяның кәефе әйбәт күренгәнгә сөенеп, Камышев баягы күңелсез уйларыннан тәма-м арынды. Малае белән мавыгып китеп, аңардан күптән түгел үзе өйрәткән бер такмазаны сөйләтмәкче булды. — Яле, улым, теге коега төшкән мәче турындагысын сөйләп җибәр әле. Владикның да кәефе яхшы иде. Кыстатып-иитеп тормыйча, ул, сыңар аягы белән идәнгә тибә-тибә, сөйләргә тотынды. — Пишла киска по водичку И упала в криничку... Вытяг за ушко Посадил на сушку... Янәшә бүлмәдән Надя чыкты-. Ул да, туктап, тыңлап тора башлады. Малай, сөйләвен ташлап, әнисенә кулы белән кизәнде: — Тыңламасын! Тыңламасын! — Ул хәтта аягы белән идәнгә тибеп куйды. Янәсе, телефон белән уйнарга ирек бирмәде, тыңламасын! Камышев, малайдан читкәрәк борылып, Надяның куркынган кешенеке төсле зур, күгелҗем күзләренә карады. — Бүген хәлең ничегрәк булды? — Яхшы. Нәкъ менә бүген Надяның хәле көндәгедәй начаррак булган иде. Ләкин, ирен борчымас өчен, ул моны әйтергә кирәк тапмады. Өй эшен ■күбрәк эшләп ташладымы, бүтән берәр сәбәп булдымы, кинәт аның хәле китте. Урынга барып егылгач, пульсы бөтенләй сизелмәс булды, бармак очлары суынып китте. Ярый әле, хәл белергә дип мәктәптәй бер укытучы хатын килгән чак иде. Ул, дару эчереп, Надяга ярдәм күрсәтте. Озакламый Надяның хәле яңадан яхшырды. Ул, торып, бүлмәдә йөри башлады. Хәтта ире кайтуга аш та пешереп куйды. Владик, тыңлатып бетерәсе килеп, әтисенең кулыннан йолкырга кереште. Әтисе борылып карагач, тагын тиз-тиз такмаклап китте: — Сиди, киска, весела, А я пиду до села... Юк, аны рәтләп тыңламыйлар. Малай, ачуланып, идәнгә типте дә йөгереп китеп барды. — Каян өйрәнгән ул аяк тибеп куркытырга?—диде Камышев. — Балалар бакчасындадыр, кайда булсын. — Надя,—диде Камышев, хатынын, аркасыннан кочып, әкрен генә диванга утыртты, һәм үзе дә аның янына утырды. — Надя, ни өчен синең Казанга барасың килми? Надяның иреннәре кысылды, сары таплар чыккан йөзе кинәт картаеп китте. Иренең соравына ул бер җавап та кайтармады. Камышев кабатлап сорагач, Надя, капризланып, еларга җыенган балалар тавышы белән:  
з* 35 
 
— йөдәттең инде шул Казаның белән, — дип куйды, — ник барасым килмидер, үзем дә белмим. Евгений Николаевич, башлаган сүзне ничек тә ахырга җиткерергә теләп: — Казанда бит специалистлар, төрле яңа -методлар,—диде. Надя җавап кайтармасмы дип, бераз көтеп торды да, хатыны бер сүз дә әйтмәгәч, сүзен дәвам иттерде: — йөдәтә дип үпкәләмә, Надюша. Дөресен генә әйткәндә, мин... куркам. Үзең дә беләсең, йөрәгең әлләни шәптән түгел. — «Блокада» турында әйтсәм, бәлки, риза да булыр иде», дип уйлады Камышев. — Евграф Иванович әйтә, Казанда табу уңайрак булыр иде,— ди.— «Юк, «блокада» турында әйтергә кирәкми, хәзер аны борчырга ярамый, аңа тынычлык кирәк».— Надя, бәлки, риза булырсың? Надя, «Нигә мине газаплыйсың?» дияргә теләгәндәй, куркынган зур күзләре белән Евгений Николаевичка ялынып бер карады да артык бер сүз дә әйтмәде. Камышев, таш стенага барып төртелгән кеше кебек, аптырап калды. Ни өчен аның барасы килми? «Үзем дә белмим».дип әйтүе дөресме, әллә чын сәбәпне әйтәсе килмәгәнгә генә шулай дип җавап бирдеме? Әллә, сабый бала кебек, үзенең нинди куркыныч алдында торуын аңлап бетермиме? Евгений Николаевич җавап табып булмый торган сораулар эчендә торып калды. Күңелендәге теге «сызлавык» яңадан сулык-сулык итәргә тотынды. — Надя, бәлки, син әле уйлап карарсың? — Бу юлы инде Камышев үзе Надяның күзләренә ялынулы караш белән карады. Надя кулын иренең куллары өстенә куйды да күңелне тынычландыра торган елмаю белән елмайды. — Ярар, уйлармын, — диде, ләкин «уйлармын» сүзен ул шундый итеп әйтте, Евгений Николаевич аның җавабын: «Уйласам да, уйлама- сам да, барыбер, Казанга барып, пычак астына ятмам», дип аңлады. Кич белән Камышев, язу өстәле янына утырып, абажурлы лампа яктысында, кәгазьләрен өстәлгә таратып салды-. Бүген ул политик укулар буенча йомгаклау беседаларына хәзерләнә башламакчы иде. Менә « Евгений Николаевич парткабинеттан алып кайткан китапларның берсен ачып куйды да, терсәкләре белән өстәлгә таянып, укырга тотынды. Никадәр генә Надя турында онытып торырга тырышмасын, аның ярты күңеле, сыңар колагьи гел күрше бүлмәдә, Надя янында булды. «Ул анда нишли? Пошынып, уйланып утырмыймы?» Бераз укый да: «Надя, син нишлисең әле анда, ник ятмыйсың?» дип сорый. Бер соравында Надя аңа: «Бәбигә күлмәк тегәм», дип җавап бирде. Әйе, бая нидер кисеп утыра иде шул. «Димәк, ул үзенең тудыра алачагына ышана», дип сөенде Камышев. Ул бүген һич тә бирелеп, онытылып укый алмады. Аның башында берьюлы берничә уй йөреп торды-: әле бер уй, әле икенче уй аның игътибарын китаптан алып китә. Симфоник оркестрда әүвәле бер көй бик ачык булып яңгырап килә-килә дә, аннары икенче көй калкып чыгып, беренчесе яңа авазлар эчендә күмелеп кала, ишетелер-ишетелмәс кенә булып, янәшә агып бара. Ләкин озак та үтми, баштагы көй яңадан килеп чыга, баягыдан да катырак, көчлерәк яңгырап тора башлый. Ул шулай тантаналы яңгырап торганда гына өр-яңа авазлар дулкыны, диңгез дулкыны кебек шаулап килеп, нке көйнең икесен дә күмеп ташлый: инде беттеләр, югалдылар дип уйлый башлыйсың. Әмма югалган көйләр авазлар дулкыны астыннан яңадан килеп чыгалар, бер-беренә үрелеп, бер- сеннән-берсе уздырып җибәрергә теләгәндәй, янәшә ага башлыйлар. Евгений Николаевичның Надя турындагы уйлары кайвакыт бүтән уйларның барысын да басып киткәләде, йомгаклау беседаларына хәзерләнеп утыруын онытып, КаМышев хатыны турында гына уйлый башлый иде. Ул Надяның сабырлыгына гаҗәпләнә... Гаҗәпләнә дә, шатлана да. Әгәр Надя өметсезләнсә, Надяның үзенә дә, Евгений Николаевичка да
36 
 
бик авыр булыр иде. Надя тудьграчагыиа ышангач, Камышев та моның шулай булачагына ышана башлый. Камышевның хәтерендә: сугышта да шулай була торган гиде. Гайрәтле кеше белән бергә сугышканда, ул куркуның нәрсә икәнен дә белми иде, үзе дә бик гайрәтле һәм бик батыр сугыша иде. Ә менә бер тапкыр аңа куян йөрәкле бер бәндә белән батальонны атакага алып барырга туры килде. Бик хәтәр бер моментта, теге бәндә паникага бирелде, шул вакытны Евгений Николаевич (исенә төшкәндә әле дә булса оятыннан б итләр кызара башлый) үзе дә куркуга төшә язды. Камышев күрше бүлмәгә колак салды: әле һаман утыра икән, дип уйлады. Лампа тирәли очып йөргән төнге соры күбәләк кинәт Евгений Николаевичның кәгазьләре өстенә егылып төште. Камышев, аңына килеп, яңадан ручкасын алды, каләмен манып, яза башлады. Оркестрда яңа көй яңгырарга тотынды. Евгений Николаевич большевикларның июнь — июль чорындагы тактикалары хакында бер пункт язып куйды. Ленинның сул коммунистлар тактикасы турында авантюристик тактика дип әйтүен укыгач, Камышевның хәтеренә Алмаевның бүгенге киңәшмәдә әйткән сүзләре килеп төште. Инженер, яшьләрне форсированныйга күчерүне «авантюризм» дип атап, күчерүгә аяк терәп каршы торган иде. «Нәрсә бу? Ялгышу гынамы, әллә көтелмәгән яңа мәшәкатьтән куркып калумы?» дип уйлый башлады Камышев. Яңа «көй» оркестрның барлык бүтән көйләрен басып китте. «Бәлки, чынлап та, кадрлар өлгергәнгә хәтле күчүне ашыктырмаска кирәктер?» Камышев, күбәләкнең яңадан абажур эчендә бәрелә-сугыла очып йөрүенә карап, уйлап торды. «Юк, юк,— диде ул, «юк» дигән саен йодрыгы белән өстәл кырыена әкрен генә сугып-сугып куйды, — юк, гаскәр сугыша-сугыша өйрәнә. Сугышта, әлбәттә, берәү яхшы сугыша, берәү — начар, һәрхәлдә, ут астына кермичә торып, сугышырга өйрәнеп булмый. Әйдә, ядрә белән пуля астына кереп, сугышып карасыннар. Дөрес, яраланучы да булыр, үлеп калучы да... Шунсыз өйрәтеп булмый. Юк, шунсыз булмый!» Әйтерсең, Камышев каршысында абажурлы лампа түгел, ә Алмаев үзе утырып тора да, әйтерсең, Евгенйй Николаевич Алмаевның үзе белән сөйләшә. Ул хәтта кайбер сүзләрне ишеттереп үк әйтә башлады. Күрәсең, аның сүзләрен Надя да ишеткәндер, күрше бүлмәдән аның: — Женя, син миңа әйтәсеңме?—дип сораганы ишетелде. Камышев аның тавышын ишетте, ләкин ни әйткәнен аңламый калды. — Нәрсә син, Надя? — 1^\иңа дәшәсең дип торам. Юк, ул үз алдына сөйләнеп утыра. Оркестрда яңадан беренче көй калкып килеп чыкты. «Сул коммунистлар Россия пролетариатының революцион көченә ышанмадылар, алар...» «Әгәр Алмаев, Гыйльманов әйтмешли, юлга таш кебек аркылы ятса? Хәер, юл өстендә яткан бик зур ташларны да алып ыргытып була. Аннары Алмаев бик зур таш та түгел. Алып ыргытуга калса, ансы кыен булмас, ә менә унбиш еллык эш тәҗрибәсе булган инженерның шушы тәҗрибәсеннән ничек файдалана белергә? Бусы кыенрак мәсьәлә». Алмаевның кыш буе бер «Что делать?»ны конспектлап бетерә алмавы Камышевның исенә төште. «Кешеләр, күрәсең, әнә шулай саегалардыр инде»,— дип уйлады ул. Ләкин шушы вакытта оркестрда яңа көй, әлегә кадәр бөтенләй ишетелмәгән көй яңгырый башлады. Камышевның инженерны битәрләп ташлавына каршы дивизиядә бергә хезмәт иткән комиссар Голубев тавышы белән берәү Евгений Николаевичтан сорады: «Аны саектырмас өчен, син үзең нәрсә эшләдең? Кешене гаепләп, типкә- ләп ташлау бик ансат, апсын без булдырабыз, ә менә аны шушы хәленнән ничек тартып чыгарырга? — Комиссар салынкы кашлары астыннан Камышевка таба карап тора башлады. — Синең аның белән кешечә әйбәтләп сөйләшкәнең бармы? Тәнкыйтьләп ташлаганың бар, «вак эшләр 
37 
 
рыцаре» дип көлгәнең дә <5ар, ә менә икәүдән-икәү дусларча, иптәшләрчә сөйләшкәнең бармы? — Комиссар Голубев шундый сораулар белән парторгны стенага китереп терәде. — Я, дустым Евгений Николаевич, әйтеп кара? Кеше унбиш ел буе тормыш арбасында шалтыр-шолтыр селкенеп килгән, эшләгән, тырышкан. Әгәр шул вакыт эчендә аның байтак кына нәрсәләре коелып төшеп калган икән, .моның өчен ул кеше үзе генә гаеплеме?» Комиссар кинәт каядыр китеп юк булды, күрше бүлмәдән Надяның: — Нәрсә ятмыйсың инде? Җитәр инде сиңа, йокла!—дигән тавышы ишетелде. — Хәзер, бетерәм дә ятам,—диде Камышев. Ул тагын китабы өстенә иелде. 
17 Мансур үпкәләп чыгып киткәч, Миләүшә баскан җиреннән әлләни гомер кузгала алмыйча торды. Нәрсә ди бит! «Килгән юлың тап-такыр, китәрсең дә барырсың». Үләрсең бит хурланып. Минем өемә кайтып аяк басасы булма, имеш. Бик исем китте синең өеңә! Баламны кочаклармын да китәрмен дә барырмын. Синсез дә бик әйбәт кенә гомер итәрмен әле. Илдә чыпчык үлми. Алып биргән күлмәкләреңнең дә кирәге юк, өелеп кала бирсеннәр шунда. Туфлиләрең дә үзеңә булсын. Бала тугач алып биргән кул сәгатең дә. Барысы да өелеп калсын. Миләүшә үзен авылга әнисе янына кайтып бара итеп күз алдына китерде. Баласын төреп- күтәргән. Өстенә кыз чакта үзе тектергән зәңгәр күлмәген кигән; аягына үзе сатып алган туфлисен. Каршысына очраган кешеләр, аны кызганып, башларын чайкап, карап калалар. И, бичара хатын! Төнгә каршы, имчәк баласын күтәреп, кая китте инде бу? Берсе Миләүшәне таныды: «Бу Габитов хатыны ич!» дип, каерылып карап калды. Икенчесе: «Бу Габитовның аерып җибәргән хатыны», диде. Хурланудан Миләүшә елап җибәрә язды. Ул да түгел, мотоцикл белән чабып, каяндыр Мансур килеп чыкты. Төсе киткән, күзе-башы акайган. «Миләүшә, җанкисәгем, ни кылануың бу? Кайтыйк!» дип, Мансур яльь на башлады. Миләүшә, аның сүзләрен бөтенләй ишетмәгән кебек, бара да бара. Мансур тагын: «Миләүшә, бәгырем,—ди,—тупаслыгым өчен гафу ит мин тилене. Әйдә, кайтыйк. Синсез мин бер көн дә тора алмыйм», ди. Миләүшә аны тамчы да кызганмын: «Күрәсем дә килми сине!» дип җавап бирә. Мансур кинәт кенә юкка чыкты, Мансур урынына... Кем соң бу?* Ниндидер хатынкыз шәүләсе... Мансурның Миләүшәгә хәтле яратып йөргән теге кара кызы ич! Миләүшәнең йөрәге әллә нишләп китте. Кара кыз Миләүшә бүлмәсендә үз өендә йөргән кебек йөри. Өстендәге күлмәге, аягындагы туфлие, кулындагы сәгате, — барысы да Миләүшәнеке. Мансур да шунда, табын янында елмаеп, ашап утыра... Ул кара кызга өйләнгән. Менә кара кыз да югалды, ә Миләүшә бала кровате янына басканда әкрен генә елый. Тозлы яшь тамчылары, бите буйлап агып, авызына килеп керә. Кинәт Миләүшәнең тез буыннары йомшап китте. Ул бала кровате алдына сыгылып төште: чайрап йоклап яткан сабыйга мөлдерәп яшь аккан күзләре белән текәлеп карап тора башлады. «Син берни дә белмисең шул әле,—дип пышылдады аның кайнар иреннәре, — белмисең шул. Әтиең миңа әлләниләр әйтеп бетерде, әтиең мине мәсхәрәләде...> Миләүшә, Мансурның тәүлекләр буе буровойдан кайтмаган чакларында, аңа ашарга ташуларын исенә төшерде. Кышлый ачык машинада (ул чакта әле буровойларга автобуслар йөрми иде), ката-туңа, көненә икешәр тапкыр кайнар аш илтеп кайта иде бит. Әле авырлы килеш тә шулай ташып йөрде. Ул вакытта Мансур бер дә болай җикеренми тор
38 
 
ган иде. Кая ул җикеренү! Машинадан төшкәндә кочаклап күтәреп ала нде дә: «Минем миләүшә чәчәгем килгән, минем зәцгәр күзем килгән», дип сайрый-сайрый культбудкага, ут булып кызган калай мич каршына алып кереп утырта иде. «Тезләрең бик туңмадымы? Китер ышкыйк! У, кулларың күгәреп беткән ич, тизрәк мичкә суз!» дип, Миләүшә тирәсендә бөтерелә башлый иде. Ә бүген ниләр генә әйтмәде. «Ансы, кызулык белән генә әйтеп ташлады инде ул әйтүен дә бит, — дип уйлады Миләүшә,— барыбер пичек әйтсә дә... Үзем бик иркәләп боздым шул мин аны. Ир белән башта ук каты булырга кирәк икән, аның татлы сүзләренә ышанып, Мансурым, Мансурым дип, үлеп китәрлек булып йөрергә кирәкмәгән икән. Менә инде хәзер басынды, санламый башлады...» Миләүшә бәбинең уңайсыз яткан кулын төзәтте дә, тезләнгән җиреннән күтәрелеп, өстәлдәге юылмаган табак-савытны җыештырырга тотынды. Кылт итеп, Мансурның чыгып китәр алдыннан әйткән сүзләре хәтеренә килде: «Син үпкәләп калгач, минем кулым ничек эшкә барсын инде?» дигән иде бит. Миләүшәнең күңелендә ниндидер бер нәрсә кузгалды. «Ул бит инде үкенеп, кире кереп килә иде/ ә мин тырт иттем дә бөтен эшне бозып ташладым», дип уйлады. Хәзер инде Миләүшәгә бу бозылышуда үзе гаепле кебек тоела башлады. Ул тырт итмәгән булса, Мансур үпкәләп чыгып китмәгән булыр иде, эшен дә төи буе тыныч эшләгән булыр иде. Ә бит аның эшендә җан тынычлыгы бик кирәк. Миләүшәнең телефон трубкасын аласы, шалтыратып, бер-ике сүз белән Мансурны тынычландырасы килде. «Ягымлы сүзгә эреп китә торган кеше бит ул», дип уйлады. /Миләүшә инде, трубканы алырга дип, урыныннан кузгалып та өлгергән иде, башына килгән яңа фикер аны кинәт туктатты. «Ярый ла Мансур аны дөрес аңласа. Бу хатын ялгышын төшенеп үкенгән икән дә, вөҗдан газабына чыдый алмыйча, шалтыраткан икән дип уйла- маса? Ә бит Миләүшә үзен хаклы дип саный, үз фикереннән кайту башына да килгәне юк. Ул бервакытта да өйдә бала саклап ятарга риза булмас. Махсус техникум бетер дә иреңә аш пешереп, кер уып, бала чүпрәкләре арасында кайнашып ят, имеш». Миләүшә аш тәлинкәләрен, кашыкларны, ак тастымал белән корытып, буфетка куя барды. Эшен бетергәч, укый торган китабын алып, диванга барып утырды. Бу — хәзерге заман тормышыннан алып язылган бер роман иде. Миләүшә китапны бик яратып укын. Романның баш геройлары (колхозчы егет белән колхозчы кыз) берберен сөяләр, юк кына нәрсәдән бозылышып китеп, үпкәләшеп тә йөриләр, колхоз эшендә әле берсе, әле икенчесе алга чыга. Миләүшәгә бу үзенең Мансур белән яратышып йөргән чакларын хәтерләтте. Романдагы егет кебек, Мансур да үзенең Миләүшәсенә: «Мин сине өрмәгән җиргә дә утыртмам, гомер буе бер авыр сүз дә ишеттермәм», — ди торган иде. Миләүшә, кияүгә чыгып, бала табарга да өлгермәде, Мансур үзенең антларын онытты. Менә хәзер баланы Миләүшәгә богау иттереп кидермәкче була, хатынын өй тавыгына әйләндерергә тели. Романдагы егет нишләр икән? Мансур кебек, ул да өйләнгәч вәгъдәләрен онытырмы, ул да баласын хатынының муенына тагып куярмы, әллә алар икенче төрлерәк яшәрме? Икенче төрлерәк булса, ничегрәк яшәрләр? Миләүшәне әнә шул бик кызыксындыра иде. Бит болай, балаңны богау урынына киеп, иреңә кухарка, кер уучы, хезмәтче булып яшәрлек булгач, семья тормышының ни матурлыгы кала? Кыз чакта, үз иркендә чакта, егетләр синең өчен утка сикерергә хәзер торган булып кыланалар; кечкенә генә ермакны атлап чыкканда да, гел кул бирергә, хәтта күтәреп чыгарырга тырышалар; кичләрен йөргәндә «туңмыйсыңмы?» дип аптырата башлыйлар; «юк, туңмыйм» дип әйтүеңә карамастан, тизрәк пиджакларын салып бирәләр. Ә инде кинога чакыруларны, театрга алып баруларны, антракт саен конфет, пирожное ашатырга азаплануларны әйтмисең дә. Ә өйләнгәч, ярты ел гына татлы телле булалар да, аннары телләре дә тупаслана, үзләре дә
39 
 
тупаслата. Әллә нигә бер кинога да чакырмыйлар. Семья тормышы гел шулай бара торган булса, Миләүшәнең күңеле Мансурдан бизмәсме? Күкеле суынса, яратмаган кешесе белән Миләүшә ничек яшәр? Укый торган китабыннан ул шундый сорауларга жавап эзли иде. Әпә Миләүшә диванга аякларын бөкләп менеп утырган да кулындагы китабының битенә иелгән; сыңар чәч толымы иңбашы аркылы алдына асылынып төшкән; бер кулы белән ул диванга таянган, икенчесе белән китап битләрен ача. Романдагы егет белән кыз, аулакта очрашкан саен, я урак машинасы турында, я кондицияле чәчүлек турында, я минераль ашламалар хакында бәхәсләшәләр. Миләүшәнең бик хәтерендә: Мансур белән аулакта утырганда, аларның бар сөйләшкәне уен-көлке була торган иде. Тик кайвакытта гына Мансур бергә-бергә матур тормыш кору турында, бала-чага үстерү хакында хыялланып сөйли иде дә: «Чык миңа!» дип куя иде. Әнә шундый минутларда инде Мансур: «Мин сине өрмәгән урынга да утыртмам»,— дип антлар итә башлый иде. Миләүшә, аның матур вәгъдәләреннән тәмам исереп китеп: «Минем Мансур бик әйбәт егет,—дип сөенә, — аңа чыксам, бәхетле булырмын», дип шатлана иде. Ә менә бүген ул үзен бәхетле дип әйтә аламы? Ирең белән әле рәтләп тора да башламаган, ә инде әрләшеп тә өлгергән, шул да булдымы икән инде бәхет? Нигә соң Миләүшәнең йорт эшенә бер дә күңеле ятмый? Әллә ул чынлап та, Мансур әйтмешли, чиста, ансат эшне генә яратамы? Баласын ясле кызларына тапшырып, хезмәткә барып керергә йөрүе, бәлки, үзе уйлаганча, илгә файдалы гражданка булырга теләүдән түгелдер, ә кер уу, аш пешерү, бала карау кебек, мәшәкатьле эшләрдәй котылырга юл эзләү генәдер? Миләүшә, китап битеннән башын калкытып, үзенә шундый сораулар бирде дә, уйга калды? Аның бармаклары чәч толымнарын бер үрә, бер сүтә башлады. Юк, ул чынлап та файдалы гражданка булырга тели. Кыз чагындагы кебек, рәхәтләнеп эшләргә, иркенләп яшәргә тели. Аның семьяда хезмәтче булып яшисе килми. Миләүшә толымын артка алып ташлады, китабын ябып куйды. Ни өчен соң бу романнарда тормышның гел матур ягын гына язалар? Менә бу китапта да: сөешү, аулакларда очрашу, үпкәләшү, вәгъдәләшү, аннары өйләнешү,— шуның белән роман бетә. Ә туйдан соң кешеләр ничек яши? Ничек итеп а’лар бала тәрбияли, ничек көн итә,— ул хакта ни өчендер язмыйлар. Әллә Л1иләүшәнең укыганы гына юкмы? Ә мәхәббәт белән башланып, туй белән, тантана белән бетә торганны күп укыды. Ә бит туй тормышның башы гына. Чәчәк турында бик күп язып та, ни өчендер җимешнең үзе турында язмыйлар. Чәчәк матур булып, җимеш ачы булгангамы икән әллә? Бүгенгә кадәр Миләүшәгә мондый уйларның килеп караганы юк иде әле. Иргә чыкканга хәтле дә Миләүшәнең ир белән тормыш итүне күз алдына китерергә тырышып караган чаклары булды. Ләкин бу тырышып карау бервакытта да абстракт хыялдан уза алмады. «Мин, бүтән хатыннар кебек, ирем белән әрләшеп-талашып яшәмәм,— дип уйлый иде ул,— без бер-беребезне гел яратырбыз. Дөнья булгач, кашык-аяк шалтырамый булмый, дип әйткәннәр икән, бу бит иске тормыш турында әйтелгән. Без, яңа тормыш кешеләре, яңача яши белербез». Миләүшә шулай дип уйлый иде. Иргә чыккач, билгеле инде, бала да туачак. Миләүшә моны, әлбәттә, белә иде. Ләкин бала тәрбияләү бик мәшәкатьле эштер дип ул күңеленә дә китереп карамады. Балалы кешеләргә барган чакта, Миләүшә, аларның бәбиләрен кулына алып, уенчык белән уйнаган кебек, бала белән уйны-й-уйный иде дә, уйнап туйгач, анасына кире бирә торган иде. Хәзер, үзе аша булгач, баланың, күңел юаткыч уенчык кына булмыйча, зур хезмәт, зур түземлек сорый торган тыңгысы-з бер җан иясе икәнлеген Миләүшә аңлады. Бала аны эшеннән чыгарды, бала •аны өйгә бикләде, ә менә бүген хәтта ире белән бозылышуга да шул бала
40 
 
сәбәп булды. Миләүшәнең, элекке кебек үк ирекле буласы, элекке кебек үк үзенең яраткан эшен эшлисе килә. Аның шуңа хакы бармы? Миләүшә бар дип уйлый. Ә бала әйтә: әни, ди, -минем яннан син бер адым да китә алмыйсың, ди, мин синең муеныңа тагылган, ди. Өн тормышы, сазламык кебек, Миләүшәне үзенә суыра, йотарга тырыша. Хатынның сазламыктан котыласы килә. Баланы ясле кызларына биреп булса да, яңадан эшкә кайтасы, тормышта үзенә урып табасы килә. Өй эшен авырга санап, ансат эш, чиста эш эзләгәннән түгел, юк (йорт эше барыбер аның җилкәсендә кала), ә Габитов хатыны булып кына яшисе килмә- тәнлектән, үзенең дә кеше белән рәттәй кеше кебек эшлисе, кеше булып яшисе килгәнлектән. Техникумда алган белемен күмеп калдырасы кил- мәгәнлектән... Мансур Миләүшәнең шушы табигый теләген аңларга теләмәде. «Сыбызгының» уянып имәр чагы да җитәдер инде. Миләүшә, диваннан торып, бәбигә күз төшерде дә, аның чүпрәкләрен үтүкләргә дип. кухня ягына кереп китте. 
18 
Инженерлардан төзелгән комиссия, кайсы һәм ничә бригаданы күчерергә икәнен әйтеп, язма доклад тапшырды. Гыйльманов шушы докладны өйрәнеп утырганда, аның өстәлендә телефон шалтырады. «Бу кайсысы тагын вакытсыз борчый?» дип, Гыйльманов, ачуланып, трубканы кырт кына алды. Телефонда бик таныш тавыш ишетелгәч, директор сагаеп калды. «Юкка-барга гына шалтыратмый торган иде, берәр хәл булды микәнни?» Гыйльмановның күз алдына үзенең кара тимер бөдрәләре белән Богдасаров килеп басты. «Нәрсә әйтә инде бу?» Трубкада берләшмә начальнигының калын тавышы гөрелдәп ишетелде: — Нәрсә син* үзеңнең баш инженерың белән тыныша алмыйсың? Гыйльманов җиңел сулап җибәрде. Алмаев Богдасаровка жалоба белән барган икән. Трубкада яңадан калын тавыш гөрелдәде: — Менә нәрсә, директор: комиссиянең докладын ал да хәзер үк минем янга килеп җит. Инженер Алмаев миндә утыра. Монда мин сезне бик тиз татулаштырырмын. Күрәсең, Алмаев анда әллә ниләр сөйләп бетергәндер. Юкса, Богдасаров бу кадәр коры һәм салкын сөйләшмәс иде. Бер караганда начальникның шулай сөйләшүе яхшы да булды Әле. Хәзер ичмаса Гыйльманов үзен анда ничек каршылаячакларын белә һәм алдан хәзерләнеп бара ала. Гыйльмановның күңеленә: «Парторгны да алып барырга кирәк»,, дигән уй килде. «Икәү без анда үзебезнең авантюрист түгел икәнебезне исбат итә алырбыз». Гыйльманов парторгка шалтыратты. Ләкин. Камышев бара алмый булып чыкты: ул коммунистлар белән йомгаклау беседасы уздыра икән, һич ташлап чыгып китә алмый икән. Гыйльманов кулын телефоннан алмыйча гына бераз уйланып торды, аннары, бер нияткә килеп булса кирәк, комиссиянең докладын култык астына кыстырды да кабинетыннан чыгып китте. Машина каен катыш яшь нарат урманы аркылы Берләшмәгә таба чапканда, Гыйльманов, шоферның муен чокырына карап, уйланып барды. «Минем кулымда бик көчле дәлил бар,— дип уйлады ул,— Алмаев белән тартышып-сугышып күчергән өч бригаданың икесе бик яхшы показа- тельләр белән бораулап бетерде. Шушы дәлил үзе генә дә Алмаевның хаксызлыгы турында кычкырып тора. Богдасаров, күрәсең, Алмаевны салкын акыл белән эш итүче оста инженер дип, ә мине кайнар баш дип, киртә сикерүче дуамал дип уйлый торгандыр. Ярый, мин кайнар баш та булыйм, ә комиссиядә катнашкан инженерларның барысын да кайнар
41 
 
башка саный алмас. Менә аларның фйгкере,— Гыйльманов култык астындагы кәгазьләрне терсәге белән кысып куйды,— алар да шул без Камышев белән тәкъдим иткән бригадаларны ук диярлек күчерергә әйтәләр. Монда эш минем кайнар башлыкта булмыйча, кайбер кешеләрнең үлгән йөрәкле булуында түгел микән? Алмаевның Богдасаровны аварияләр белән өркеткән булуы мөмкин. Аварияләр Алмаев кулында, әлбәттә, зур козырь. Без әле авариясез эшләргә һаман өйрәнеп җитә алмыйбыз. Гыйльманов, нидер исенә төшереп, елмаеп куйды. Аларның авылында Гыймран исемле бер бик кы-зык кеше бар иде. Кечкенә генә таудан төшкәндә дә арба көпчәкләрен бәйли башлый иде. Янәсе, ат, тауга түбән дулап китеп, арбаны ватып ташламагае. Ут чыгудан куркып, хатынына җәйли мич яктырмый иде. Җәйге эссе көннәрдә икмәк сала алмыйча, хатыны, бичара, өйдән-өйгә икмәк сорап йөри иде. Колхозга кергәндә дә иң соңыннан, бөтен кеше кереп бетеп, өч ел ялгыз эшләгәннән соң гына керде. Тукта, бераз сабыр итик. Белмәссең, ни белән бетәр бит. Инженер Алмаев та, Гыймран абзый кебек, кечкенә генә тауга очрады исә, хәзер арбаның көпчәкләрен бәйли башлый. Тел белән, хәтта күңел белән дә, ул, әлбәттә, бригадаларны форсированныйга күчерү яклы, ә күчерә башласаң, тәгәрмәчләрне шундый кысып бәйли, кыймылдарга да «мөмкинлек калмый. Янәсе, әүвәле бурмастер инженер белгәнне белсен, бригада членнары техниканы су урынына эчсен, шуннан соң гына ул тәгәрмәчләрне чишеп җибәрергә риза. Шофер машинаны тормозлады, Гыйльманов, кинәт алга сөрлегеп, тезләренә таянды. Алда юл төзәтәләр икән. Машина, асфальттан яртылаш чыгып, кешеләр төркеме яныннан әкрен генә узды, аннары, яңадан асфальтка чыгып, элекке тизлек белән алга оча башлады. «Белмим, болай булса, мин аның белән тынышып тора алмам. Богдасаровка әйтеп, бүтән эшкә күчертеп булмасмы?» дип уйлады Гыйльманов. Богдасаровның секретаре, елга комы төсле аксьгл-саргылт чәчле, мөлаем гыиа карашлы бер ханым, Гыйльмаиовиың соравына каршы: — Москва белән сөйләшә, бераз сабы-р итегез,— диде. — Инженер Алмаев кайда? Ул монда булырга тиеш. — Ул... әнә ул,—секретарь ишектән килеп кергән Алмаевка таба күрсәтте. Инженер, директорның баскычтан менеп барганын күреп, тизрәк бирегә ашыккан иде. — Сөйләшеп бетерүгә мин аңа әйтермен,— диде Богдасаровның секретаре. Боларга, читкә китеп, урындыкларга утырудан башка эш калмады. Гыйльманов белән Алмаев, ят кешеләр кебек, икесе ике яры бер сүзсез утырып тора башладылар. Болай дошманнар кебек утыруны Гыйльманов килештермәде. Торып, инженерның каршысына барды. — Лотфулла Кәбирович,— диде,— сез кыскартып биргән техучеба программасын укып чыктым. Алмаев, гүя ишетмәгән кебек, бераз вакыт хәрәкәтсез утырды да, ниһаять, эшләпәсен салып, чәчләрен сыпырып куйды. — Соң? — һаман озын. — Мәсәлән, кай төшләре? — Башы, теоретик өлеше. Җирнең кабыгы, породалар, аларга ничә яшь, җирдәге җыерчыклар, җыерчыкларның типлары — антиклиналь, синклиналь, моноклиналь,— болар, әлбәттә, барысы да кирәк нәрсә, ләкин аларны кыскача төшендереп бирү өчен, минемчә, ике сәгать бик җиткән. Ә сез унны куйгансыз. Аннары нефтьнең яралышы турындагы гипотезалар... Бик кирәк, ләкин әлеге дә баягы: нигә бер сәгать түгел, ә биш сәгать? Кыскасы, теорияне унбиш, егерме сәгатькә кисеп булмасмы? Гыйльманов инженерга күз төшереп алды. Теге, бөтенләй тыңламаган кебек, яисә уйга чумган шикелле утыра иде.  
42 
 
— Лотфулла Кәбирович, ссз >мпне тыңлыйсызмы? — Ишетәм. — Аннары сезнең анда буровой җиһазлары китә: турбина, ротор, станоклар, бораулар, блоклар, насослар,—бу өлеше яхшы. Тали канатының өзелүенә сәбәп булучы факторлар, — бусы программада юк иде, үзегездән өстәгәнсез, яхшы иткәнсез. Аннары тагын сезнең өстәмә: инструментның өзелеп забойга очуына сәбәпләр,— бусы да бик кирәк. Турбина белән тиз бораулау режимы», — бусы безнең техучебаиың кадагы. А\ин монда өстәргә тәкъдим итәм: «Атаклы мастерларның, турбина белән казанган уңышлары». ААиңгалиевтән сөйләтергә мөмкин булыр, һәм тагын мондый өстәмә: буровойда хозрасчет. Ансын экономистлардан сөйләтербез. Алмаев, иренен кысып-кысып, тыңлап-тыңлап торды да: — Кыскартасы урынга озынайтабыз түгелме соң?—диде. — Кыскартыр җирләрнең барысын да әйтмәдем,—диде Гыйльма- НОБ-— Мәсәлән, разведка... Бөтенләй төшерсәң дә була. Аннары... Шунда секретарь аларны кабинетка чакырды. Гыйльмаиов, Богдасаровиыц кешегә текәлеп карый торган зур, кара күзләре белән очрашырга хәзерләнеп, кабинет ишеген ачты, ерактан гына исәнләште. Теге тимер бөдрәле башын сизелер-сизелмәс кенә селкеп куйды һәм кулы белән Гыйльмановка урын күрсәтте. Богдасаровның мәһабәт, бөдрә башы, сакал-мыек урыны каралып, күгәреп тора торган зур, матур бите, карчыга күзләредәй зур кара күзләре Гыйльмановны һәрвакыт бераз каушатып җибәрә иде. Бу юлы да Гыйльмаиов начальникның салкын гына баш изәвеннән, салкын гы-на урын күрсәтүеннән беразга каушап калды. Вениамин Иванович комиссиянең докладын беренче битеннән соңгы битенә кадәр ашыкмыйча гы»на укып чыкты. Соңгы битне ул бүтән битләргә караганда озаграк укыды: нинди тәкъдимнәр ясалган, кемнәр кул куйган,— барысын җентекләде дә, үзенең зур, кара башын калкытып: — Соң шулай булгач? — диде. Бу сүзләрне ул Алмаевка әйтергә тиеш иде кебек, ә ни өчендер Гыйльмановка таба карап әйтте. Алмаев, үзе җавап бирмәкче булып, урыныннан күтәрелә башлады. Богдасаров: «Сине инде мин бая ярты сәгать буе тыңлап утырдым, хәзер аны тыңлыйсым КИЛӘ», дияргә теләгәндәй, кулы белән ымлап, Алмаевны туктатты да, яңадай Гыйльмановка борылды. Гыйльмаиов, кызып китмәскә тырышып, сүзләрне чүпләп-чүпләп кенә сөйли башлады. Ахырда барыбер кызып китте, хәтта йодрыкларын ук селки башлады. Богдасаров аны да кулы белән ымлап туктатты». Гыйльмаиов: «Хәзер Алмаевка эләгә!» дип уйлап торганда гына, Богдасаров яшь директорга шундый сорау бирде, Гыйльманен өчен бу бөтенләй көтелмәгән сорау булып чыкты. Ул бит инженер Алмаевның жалобасына җавап бирергә хәзерләнеп килгән иде, ә Богдасаров үзенең карчыганыкыдай күзләре белән төбәлде дә: — Сез әле һаман киңәшәсез дә сөйләшәсез икән, бригадаларны күчермисез икән,— диде. Гыйльманов»ның нидер әйтергә теләвең күреп:— шулай ич, хәзер генә үзең сөйләдең,— диде. Бәхәсләшәсез, комиссияләр төзисез, жалобалар күтәреп киләсез, ә кайчан соң сез эшкә тотынмакчы буласыз? — һәм ул, комиссиянең докладын ачып, аның соңгы битенә карандаш башы белән сукты. — Комиссия бармак белән төртеп күрсәтмичә, кайсы бригадаларны күчерергә икәнен дә белмисезмени? һаман «нидер әйтергә талпынган Гыйльмановка Богдасаров кулын селкеде: утыр, тыңлап бетер. — Сине бит без яхшы инициатор, яшь, энергичный кеше дип, директор итеп күтәрдек, ә сиьР Кайсы бригаданы күчерергә икәнен дә комиссиядән сорамыйча белмисең. Ә сез, Лотфулла Кәбирович, күптәнге нефтьче, яшь
43 
 
директорга ярдәм итәсе урында, петицияләр язып, ялгышыгызны (әгәр, янәсе, ялгышым булса) күрсәтеп бирүне сорыйсыз. Сезнең ялгышыгыз шунда, сез, бригадаларны тизрәк форсированныйга хәзерлисе урында, аяк астында бутала башлагансыз. Менә сезнең ялгышыгыз! —Богдасаров кискен хәрәкәт белән -маңгай өстендәге бөдрәләрен сыпырып ташлады.— Камышев сезне боргычламый, ахры? Аның урынында булсам, мин сезне жалобалар белән йөрүдән туктата белер идем. Аның кәефе ничек? Хатыны авырып киткән дип ишеттем. Соравына җавап алганнан соң, Вениамин Иванович, кара йодрыкларын өстәл кырына куеп: — Әйтегез хәзер,— диде,— миннән нинди ярдәм кирәк, ни җитми? Гыйльманов үзенең тенкәсен корыткан нәрсә турында сөйли башлады: — Вениамин Иванович,— диде,— үзегез дә беләсез, безне вышка монтажлаучылар пычаксыз суялар: бригада айлар буе вышка көтеп, эшсез тора торган булгач, форсированный белән бораулауның эффекты бик кечерәя. — Беләм,— диде Богдасаров, йодрыкларын өстәл өстеннән алды.— Бу проблема бер безне генә суя торган проблема түгел, ә бөтенсоюз нефтьчеләрен аптыраткан мәсьәлә. Бездә, ишеткәнсездер, инженер Бакинский вышкаларны эре блоклардан монтажлау методын эшләп бетереп ята. Монтажлау эшен бу бик тизләтәчәк. Хәзер генә миңа Москвадан министр шалтыратты. Шушы мәсьәлә буенча бөтенсоюз киңәшмәсе җыела. Министр ул киңәшмәне бездә уздырырга тәкъдим итте. Хәзерләнә башлыйбыз. Барыбызны да «суя торган» бу проблеманы якын арада хәл итсәк кирәк. Гыйльманов күңел теләгәнчә эшләргә ирек бирми торган бүтән мәсьәләләрне дә сөйләде. Богдасаров аларның кайберләрен язып алды, кай- берләренә шунда ук җавап кайтарды. Техника китапханәсе бик ярлы, техучеба өчен китаплар табып булмый дигәч, Москвадан китаплар кайтартырга вәгъдә итте. Богдасаров, үзенең барып кайтасы җире барлыгын әйтеп, аягүрә калыкты. Сөйләшү вакытында башын бөгеп бер сүзсез утырган Алмаев, урыныннан торып, портфелен кулына алды. — Вениамин Иванович... Богдасаровның зур күзләре Алмаевка борылды. — Вениамин Иванович, теләсәгез нишләтегез, әмма мин мондый дуамал күчү белән килешә алмыйм,— шулай диде дә, эшләпәсен тотып, ишеккә таба кузгалды. Богдасаров аны туктатты. — Нинди дуамал күчү? — Мин сезгә бая бит инде аңлаткан идем. — Сезнең аңлатуыгыздан мин бер генә нәрсә аңладым,— диде Богдасаров, аның кашлары салынды, күзләре тагын да карала төште,— сез һаман сүз көрәштерәсез, комиссияләр төзисез, ә реально эшләгән эшегез юк. Юк бит, Гыйльманов? Гыйльманов, сүз уңаеннан файдаланып калмакчы булып: — Күчәсе бригадаларны без үзебез билгеләдек, комиссия түгел,— дип әйтеп өлгерде. — Үзегез? Бигрәк яхшы!—Алар өчесе дә (алдан Богдасаров,- аның артыннан тегеләр) ишеккә таба юнәлделәр. — Беренче адым, димәк, ясалган. Хәзер смело күчә башлыйсы гына бар. Смело! Гыйльманов, син бит бик йөрәкле егет идең,— Богдасаров кулы белән аның иңбашына кагылды,— мин сиңа ышанам.— Аннары Алмаевка борылып:—Сугыш елларын, сугыш елларын хәтерләгез, Лотфулла Кәбирович,— диде.— Ул чакта сез кыюрак идегез.  
44 
 
Кабинеттан чыккач Алмаев белән I ыйльманов үпкәләшкән кешеләр- сыман сөйләшмичә генә аска төшеп киттеләр. Урамга чытуга Алмаев эшләпәсен батырып киде дә машинасына таба юнәлде. — Лотфулла Кәбировнч, туктагыз, мин дә сезнең белән... Гыйльманов шоферына: «Кайтып кит» дип, кул изәде һәм Алмаев артыннан машина эченә чумды. Портлар, йорт тирәсендәге коймалар, агачлар әйләнделәр дә артка таба киттеләр. Машина киң урамнан чаба. Алмаев, күзләрен бер ноктага терәп, таштан ясалган кебек, хәрәкәтсез утыра. Гыйльманов та почмакка сыенып хәрәкәтсез калды, тик әлләнигә бер генә Алмаевка кырын- кырын күз төшергәләп ала. «Кәефе кырылды,— дип уйлый,— Богдаса- ровның минем өскә ташлаган гаепләре барысы да рикошет белән аңа барып тиде. Үзе ышанмаган эшкә житәкчелек итү аңа бик кыен булачак». Көтмәгәндә генә Алмаев бөтен гәүдәсе белән Гыйльмаиовка таба борылып утырды. Аның калын иреннәре кысылган, саргылт йөзе, җилсенгән күзләре салкын иде. — Мин үз фикеремне язып бирдем, үз фикеремне язарга хакым бардыр бит? — Ул эшләпәсен артка табарак күтәреп жибәрде дә, соравына жавап көткән кебек, күзләрен Гыйльмаиовка текәде. — Богдасаровның җавабын ишеттегез,— диде Гыйльманов,— смелс күчәргә әйтте. — Ләкин смело ватарга әйтмәде,— Алмаевның кысылган иреннәрендә кимсетүле көлемсерәү чагылып калды. Гыйльмановның ачуы килә башлады: бу үз сүзле кире беткән инженерга кискен жавап кайтарасы килде. — Алайса сез Богдасаровны бөтенләй аңламагансыз. — Әгәр сез, смело ватыгыз, сезгә барысы да гафу ителер дип аңлаган булсагыз, димәк, сез дә аны ялгыш аңлагансыз.— Алмаев эшләпәсен яңадан маңгаена тартып төшерде.— Әгәр мин сезне менә болай,— диде ул һәм, чабып барган атны дилбегәсеннән тартып тоткан кебек, кулларын тартып тотты, аскы иренен тешләде,— менә шулай тотып бармага-н булсам, инде күптән муеныгызны сындырган булыр идегез. Бүген муеныгыз исән икән, миңа рәхмәт әйтегез. — Рәхмәт, ләкин муен исән калган өчен түгел, ә теге вакытта миңа жиңеп чыгарга булышкан өчен. Гыйльманов, үз алдына елмаеп: «Менә бит син аны,— дип уйлады,— аяк-кулны бәйләп тоткан өчен рәхмәт көтә. Ул, күрәсең, чынлап та муен сынудан коткардым дип уйлый торгандыр. Гыймран абзый да, бичара, көпчәк бәйләп, кирәкле эш эшләдем дип уйлагандыр. Атка авыр итүдән башка, белмим, файдасы булдымы икән ул көпчәк бәйләүнең?» Гыйльманов инженер Алмаев турында шулай уйлап барганда, Алмаев үзенең директоры хакында болайрак фикер йөртә иде: аның әле бәрелеп маңгаен күгәрткәне юк, шуңа күрә ул жанфәр манга чабарга атлыгып тора. Аның бәрелеп маңгай тишәсе көннәре алда әле. Абайлабрак йөрүчене ул әле куркакка саный. Үзе кебек, алдынартын караштырмый чапкан кеше генә аның каршында йөрәкле, батыр. Аларның машинасы цемент төягән, соры цемент тузаны очыртып чаба торган самосвалларны куып узып китте. Гыйльманов тагын техучеба мәсьәләсен кузгатты: тизрәк башларга кирәк. 
19 Камышев бер төркем яшь нефтьчеләр белән йомгаклау беседасын үзе уздырмакчы булды. Аның беләсе килә иде: пропагандистлар яхшы укытканнармы? Яшьләр кыш буе юкка гына селкенеп йөрмәгәннәрме?
45 
 
Политикага тешләре үтәме? Шушы ният белән ул яшь мастерларны, бораулаучыларны, бигрәк тә форсированныйга күчәргә тиешле бригадаларның егетләрен, парткабинетка җыйды. Бая Гыйльманов, шалтыратып, аны Богдасаров яиы-иа барырга чакырганда, Евгений Николаевич беседаны әле башлаган гына иде. Николай Стрельцов соцга калып килде. Ул парткабинетның китап- газета исе сеңгән озын коридорларына ашыгып барып кергәндә, беседа инде башланган иде. Николай, уңайсызланып, беседа бара торган бүлмәнең ишек төбендә тукталып калды. Ул, аяк очларына басып, өске өлеше пыялалы ишектән карады: мастер Габитов, торып баскан да, кулында кепкасын әвәләп, Камышевның соравына җавап бирә. Николай ишек аркылы тыңлап тора башлады. Камышев революцион ситуация турында сорау биргән икән. Габитов һич төртелеп тормыйча сөйли. — Илдә революция кабынсын өчен, түбәнге сыйныфларның искечә изелеп яшәргә теләмәүләре генә җитми, хөкем сөрүче сыйныфларның искечә рәхәт чигеп яшәргә булдыра алмаулары да кирәк,— диде ул. Стрельцов: «Лениннан алган», дип уйлап куйды. Габитов китаптан укытамын сөйләп бетерде, үзеннән сөйләргә тотынды. Аныңча, Франциядә, Италиядә пролетариат революциясе кабындыру өчен барлык нәрсә әзер. Анда да бит хөкем сөрүче сыйныфлар рәтләп идарә итә алмый: хөкүмәт кризисы артыннан хөкүмәт кризисы булып кына тора. Берәр ай буе хөкүмәт оештыра алмыйча аптырап чыгалар. — Тольятти әйтте ич,— диде ул,—безнең буржуазияне Америка штыгы гына коткарып калды, шул чакырылмаган штыклар артына посып кына ул власть башында утыра,— диде. Габитовның сүзләре сорау бирү кебегрәк булып яңгы-рады. Ягъни, мин дөрес уйлыйммы, ялгышмыйммы? Камышев, күрәсең, бу турыда бүтән кешеләрнең дә фикерләрен көткәндер. Тик ул арада Нурулла сикереп торды да, Америкага бәйләп, сорау бирде: — Ул илдә пролетариат ни карый?—дип тотынды *ул,— Америка империалистлары, олы юлдагы разбойник кебек, кая аяк басса, шунда талап, үтереп, яндырып йөриләр, ә Америка пролетариаты ник каршы күтәрелеп чыкмый? Ник буржуазиянең кул-аягын чапмый? «Ах, камыр батыр,—дип уйлады Николай.— Тәмәке тартырга чыккан чакларында керермен», дип, ул коридорның аргы башына, тәрәзә янына китте. Өй каршындагы тирәк агачыннан ап-ак мамык оча иде. Стрельцов урамнан узган машиналарга, ашыга-ашыга каядыр баручы кешеләргә, бигрәк тә көлешә-көлешә үткән кызларга карап тора башлады. Бүген аның Соня янына лабораториягә кереп чыгарга нияте бар иде. Бу ният аның күңеленә теге вакытта төнлә белән Соня: «Ник бер дә кереп чыкмыйсыз?» дип әйткәннән соң килде. Баштарак ул Соняның бу сүзен мыскыл итү дип аңлады. Кызның шул төнне әйткән сүзләрен ул әле теге якка, әле бу якка юрап, бу сүзләрдән әллә нинди мәгънәләр эзләде. Сүзләрдән генә түгел, аларның әйтелеш интонациясеннән, әйткән чакта елмаепмы, яисә елмаймыйчамы әйтелгән булуларыннан,— барысыннан да үзенчә мәгънә тапты. Тегеләй дә, болай да уйлап карады. Бер уйлаганда, Соня аңардан көлгән, чәнчеп сөйләшкән булып чыкты; икенче уйлаганда, шул ук сүзләрдән, интонациядән, елмаюдан Николай әлегегә капма-каршы мәгънәләр китереп чыгарды. «Юк, Соня көлмәгән, чәнчемәгән, бары шаярып кы>на сөйләшкән», дип уйлады, һәм Николайның оялчан күк күзләре дөньяга батыррак карый башлады. «Сөйгән егетем бар дип әйтүе дә шаяру гына булырга тиеш», дигән уйга килде Стрельцов. «Әле кайчан гына монда кайтасы дигән иде, хәзер инде, имеш, аны бирегә җибәрмәделәр, ул Куйбышевта. Юри генә әйтә ул». Кызның янына лабораториягә керү өчен, берәр сәбәп табарга кирәк, ә Николайның әле кеше ышанырлык сәбәп таба алганы юк. Сыекча
46 
 
фәлән дигән булып барып керер иде, Николайларның буровое инде бо- рауланып бетте, обсад трубалар да төште, герметичныймынокмы дип, скважинаны кичә сынап та карадылар, бүген инде «аттыру» булачакIII. Нинди сылтау табарга сон? Күңеле Сопя янына атыла. Николай инде, анда баргач, башлап нинди сүз әйтәчәген, кыз каршында үзен ничегрәк тотачагын,— барысын да уйлап куйды. «Мөмкин хәтле гадирәк тотармын,— дип уйлады ул,— узып барышлый гына кергән кебек булсын, атап килгәнне сизмәсен». Ә сылтау һаман юк! Ярый, анда баргач күз күрер. Николай бүген беседага кермәскә булды<: соңгы көне түгел әле, иртәгә дә качмас. Тәрәзә яныннан кузгалып, коридор буйлап китте. Чыгып барганда, ишек аркылы аның колагына Мамедов тавышы белән Нурулла тавышы ишетелде: Мамедов, күрәсең, Нурулланың сүзләреннән гаеп тапкан да төзәтмәкче була, ә тегесе моны яратмыйча: «Кысылмый тор, кысылып үләрсең», дип, Мамедовка каршы төште. Мамедов алар бригадасын, яңа буровойдан башлап, ярышка чакырган иде. Нурулланың. Мамедовка төзәтергә ирек бирмәве Николайга ошады. Коридорда аяк тавышы ишетелде, Стрельцов ялт кабинет ишегеннән читкә тайпылды һәм бик эшлекле кыяфәт белән тышкы ишеккә таба китеп барды. «Барырга булгач барырга!» Баскычтан йөгерә-йөгерә төште. «Сылтаусыз да ярар. «Ник бер дә кермисез?» дип әйтү шул чакыру бит инде». һавада тирәк мамыгы оча: йомшак мамык Николайның битенә сарыла, кашларына куна. Җил белән очып, чокырларга, канауларга тула. Лабораториягә житәрәк, Стрельцов юл өстендәге бакчага керде. Монда мамык өелеп-өелеп ята иде. Николай утырган скамьядан лабораториянең зур-зур тәрәзәләре, ак ишеге күренә икән. Бу нинди хәлдер. Соняга гашыйк булганнан бирле, Николай шушы лаборатория йортын, йорт каршындагы бөдрә сирень куакларын, хәтта лабораториягә борылып керә торган сукмакка хәтле ярата башлады. Менә хәзер дә ул шушы матур ак йортка, аның елмаюлы күзләр кебек, ягымлы итеп карый торган зур тәрәзәләренә, динле кеше үзенең алласына табынган кебек, табынып карап тора. Бәлки әле, Соня лабораториядә юктыр да, эш белән берәр буровойга киткәндер. Әмма Николайга Соня әлбәттә шунда, лабораториядәдер, күк халатын киеп, җиңен сызганып, искән җил кебек, җилфердәп шунда йөридер, я булмаса, берәр анализ белән шөгыльләнеп, өстәл янында утырадыр кебек тоела. Тукта инде, шушында утырып торыр өчен килмәде бит ул. Стрельцов, торып, агачлар арасындагы юлдан атлый башлады. Юлның кояш төшкән жире яп-якты, күләгәле урыннары кара иде. Җил агач башын селкеткәндә, күләгәләр юлдагы кояш яктысын куып китәләр дә, куып җитә алмыйча, кире үз урыннарына кайтып яталар. Николай, шушы чуар юлдан бара-бара, бер аулак аллеяга килеп чыкты. Ул ике генә адым атлады да «лып» туктады. Зәңгәр күлмәк кигән, чәчләрен эшләпә астына тыккан Соня (әйе, Соня, моңарда һич шик юк) ялгыз гына скамьяда утырып тора иде. Николай бер үк вакытта аптырап та, сөенеп тә куйды. Ләкин ник соң Соня кул яулыгы белән күзләрен сөртә, әллә елыймы? Стрельцов, алга таба кузгалыргамы, әллә тиз генә кире китеп барыргамы дип, аптырап торган арада, Соня көзгесенә карап, күзләрен, -битләрен сөртте дә скамьядан торды. Николайга хәзер инде китәргә соң иде. Соня аны күрде. Егет йөгереп диярлек кызның каршысына барды, аның кулларын тотты. — Соня, нәрсә сез?.. Еладыгызмы әллә?  
                     III «Аттыру» — жир астындагы нефть трубага бәреп керсен өчен, трубаның стеналарын эчтән тиштерү. 
47 
 
Кызның җилсенгән иреннәре калтырап куйды, күзләренә тагын яшь килеп тыгылды. Мөнә-менә яңадан елап җибәрергә торган хәлдә, ул Стрельцовка таба кыюсыз гына бер адым атлады да, сабый балаларча авызын ямьшәйтеп, үксеп җибәреп, Николайның күкрәгенә башы белән төртелде. Шундук ул яңадан башын күтәрде һәм Стрельцов яныннан йөгереп .китеп барды. Николай аның артыннан ташланган иде, әмма Соня: — Килмәгез, килмәгез минем арттан!—дип кычкырып, лаборатория сукмагына таба йөгерде. Стрельцов, ни дип тә уйларга белмичә, аптырап басып калды. 
Богдасаров яныннан кайтканда, Гыйльманов Алмаевны икенче эшкә күчерү турында сөйләшмәвенә юл буе үкенде. «Булмаса, Евгений Николаевич белән тагын бер киңәш итеп карыйм» дип, ул кайтышлый ук парторгның өенә сугылды. Алгы бүлмәгә кереп: «Өйдә кеше бармы?» дип эндәшкәч, янәшә бүлмәдән күлмәкчән генә Камышев килеп чыкты. Аның төсе агарган, куллары калтырый иде. Гыйльманов аптырап китте. — Ни булды сиңа? — Надя... приступ... үлә дип торам.:, иреннәре күгәрде. Камышевның үзенең дә иреннәре көл төсле булган, битеннән кан качкам -иде. Гыйльмановның күзе өстәлдәге телефонга төште. — Доктор чакырттыңмы? Тукта, мин Евграф Ивановичка шалтыратыйм. Гыйльманов телефонга бара башлаган иде, Камышев кул хәрәкәте белән аны туктатты. — Хәзергә кирәкми. Утырып тор. йомыш беләнме, болай гынамы? — Болай гына... Киңәш итәсем бар иде. Соңыннан, соңыннан, ашыгыч түгел. Камышев: «Мин хәзер», дип Надя яткан якка кереп китте. Бераздан ул тынычланган кыяфәт белән килеп чыкты. — Чырай керде, иреннәре кызарды,— диде. Гыйльманов тизрәк. Казан врачларына күрсәтергә киңәш итте. — Кайчаннан бирле барам дип йөрисең, ярамый бит болай. — Үзе теләми бит. Әйтсәң елый. Гыйльманов, эш хакында сүз башлауны уңайсыз санап, китәргә җыенды. — Минем кирәгем юкмы?—дип сорады һәм, борчып йөрүе өчен гафу үтенеп, чыгып китте. Икенче көнне иртә белән Камышев үзе аның янына керде. Гыйльманов аңа кичә Богдасаров янында сөйләшкән сүзләрнең асылын ике-өч сүз белән генә әйтеп бирде дә: — Алмаев белән мин хәзер инде Крылов бабай әкиятендәге кебек булдым,— диде,— беребез бер якка, икенчебез икенче якка тарта. Кара әле, Евгений Николаевич, Крылов бабай арбасыннан я мине, я Алмаевны туарып алырга туры килмәгәе? — «Я мине» дип ул, әлбәттә, болай гына әйтте. Аныңча, иң дөресе баш инженерны «туарып алу» булачак иде. Евгений Николаевич бераз вакыт җавапсыз торды, аннары: — Ашыкмыйк,— диде.— Син мәсьәләне бик круто куярга яратасың. Хәзер ул үзе дә уйлап карамыйча булмас. Сабыр ит. — Яткан ташның сикереп торып киткәнен кайчан күргәнең бар, Евгений Николаевич? — Арттырасың, — парторгның ике каш арасындагы җыерчыгы тирәнәйде,— аны бөтенләй хаксыз дип әйтеп булмый. Алыйк шул ук яшь кадрларның квалификациясе мәсьәләсен. Бит дөрес? Әлбәттә, без хәзер
48 
 
ул теләгәнчә, бөтен кешене геология укырга утырта алмыйбыз. Ә бит инструкторлар бригадасын аякка бастырырга мөмкин иде. — Басып килә. — Минемчә, без аны хуҗалык эшләре белән күмдек. — 1\ем аны күмсен, ул үзе теләп күмелә... — Син аны бераз бушат. Ул алдынгылар тәҗрибәсен өйрәнсен, технология өстендә утырсын. Гыйльмановның ризалашып бетмәве чыраена ук чыкты: «киңәшләр бирү ансат, ә миңа ул колач җәеп эшләргә ирек бирми»,— аның йөзеннән шул фикерне укырга була иде. — Беләсеңме, ул миңа юлда нәрсә диде? — Гыйльманов кашларын күтәрде. — Кемнең хаклы икәнен тормыш күрсәтер әле, ди. Ул әле һаман үзен хаклыга саный. Менә күрерсең: беренче кечкенә авариядән соң ук ул безне шелтәли башлар. Әйткән идем мин сезгә, ә сез тыңламаган идегез, дияр. — Дисә, анда күз күрер. — Камышев йодрыгы белән тез башына сугып куйды.— «Алдым аттым, китердем куйдым» белән мавыгырга ярамый. Эшләсен. Куш, таләп ит, кирәк җирдә ярдәм күрсәт. Аның хәзер җиң сызганып эшләр чагы. Гыйльманов парторг белән килешә алмады. Камышев чыгып киткәч, ул болан дип уйлады: «Карап карыйк. Бәлки, юлда аркылы яткан ташның үзе торып чапканын күрергә насыйп булыр». 
20 
Берничә көн инде, Нурулланың күңеле үз урынында түгел. Тирә- күрше авылларда сабан туйлары башланды. Алар авылында да берсекөнгә булырга тора, ә Габитов Нурулланы җибәрми. Ничә тапкыр сорап карады, мастерның җавабы гел бертөсле булды: «Башны әйләндермә әле шул сабан туең белән. Тиздән яңа буровой кабул итәбез. Бер яры җибәрә алмыйм». Менә бүген дә Нурулла мастерны культбудка янында үзен генә туры китерде дә, күзләрен мөлдерәтеп, еларлык булып үтенә башлады. — Мансур, туган, җибәр инде, ә? Габитов, каршысында мескен генә булып басып торган Нурулланың кыяфәтенә күзен төшереп алгач, ирексездән көлеп җибәрде. «Кирәк чакта, ай, песиләнә белә!» — Мансур, ашаган сарык әрәмгә китмәсен инде, ә? Габитов, көлеп, кулын кыймылдатты. Аның бу хәрәкәтен Нурулла үзенчә аңлап, сөенеп: — Алайса рөхсәт?—диде. — Иртәгә иртә белән чыгып китәм, ике көннән, иске бер тиен кебек, ялт итеп әйләнеп кайтып керәм. — Кем әйтте сиңа китәсең дип? Юк. Аннары мин сине үзем генә җибәрә дә алмыйм. Гыйльмановтан рөхсәт кирәк. Ләкин шушы минутта Габитовның күңеленә: «Әллә китсенме?» дигән уй килде. «Мин монда яңа буровойны кабул иткәнче кайтып җитә бит әле ул», — Мансур, я ииде, тәртәгә аркылы килмә, җибәр,— Нурулла шулай диде дә кинәт бөтенләй икенче тавыш, башка кыяфәт белән:—телимсең, аягыңа егылам, итегеңне үбәм?—дип тотынды, аның чыраена, ялтырап торган күзләренә караганда, егылачагы һәм үбәчәге күренеп тора иде. Габитов хәтта арткарак чигенеп куйды. — Я, юләр сатма,— бу сүзне ул шундый итеп әйтте, Нурулла аны: «Кайтсаң кайт инде»,— дип аңлады һәм ялгышмады. — Ашаган сарыкларыңны кызганып кына җибәрәм,— диде Габитов,— берәүгә до тешләреңне агартасы булма, начальство белмәсен.


 
Нурулла тәмам балкыды, йөгереп китеп барышлый аяк астында аунап яткан ниндидер тимер кисәген иелеп алып, аны әллә кайларга, урман арасына тондырды. Буровойга таба киткән Нурулланың артыннан Габитов елмаеп карап калды. Шушы егетне ул нәрсәсе өчендер ярата. Циркачлыгын ташлап бетерә алмаган өчен әрләштергәләсә дә, болай үзен әйбәт эшче итеп саный. Мансурның, каршысына Стрельцов йөгереп килеп чыкты. — Мастер, перфораторны төшерделәр, хәзер аттыралар! 1 — Икесе дә тиз-тиз буровойга таба киттеләр. 
Нурулланың болай ялынып-ялварып соравының сәбәбе бар иде. Авылда бит аны сөйгән кызы Гадёлия көтеп тора. Сабан туена да кайт- масац, ул кы>зиы аннары кайчан күрәсең. Кич белән Нурулла, магазиннан магазинга чабып, әнкәсенә, сеңелесе Нәсимәгә һәм «теге кыйгач кашка» бүләкләр сатып алды да иртә белән юлга чыкты. Ул, кичкә үк кайтып җитәрмен, әле бүген үк «теге алма бит» белән аулакта бер рәхәтләнеп чөкердәшермен, дип хыялланган иде. Машинадан машинага күчеп утырып, очып кайткандай тиз кайтса да, кичкә'өлгермәде, төнлә белән соң гына кайтып төште. Берәүне дә уятмас өчен, Нурулла өйгә кереп тормады, ә киртәдәге печәнлеккә менеп, таң әтәчләренең моңлы тавышлары астында эреп йокыга китте. Нурулла чемоданын киртәдә калдырган иде. Көтү куарга дип торган унбер яшьлек сеңелесе Нәсимә, утыннар өстендәге кара чемоданны күреп, печәнлек баскычыннан атылып менеп китте. Кайткан! Кызның куанычы култыгына сыймады. Өйгә йөгереп керде, сөт сөзеп азапланган анасына: «Әни, тәти абый кайткан, тәти абый!» дип сөенечен алды. Нәсимә көтү куарга барган җирдә кызларга: «Ә минем абын кайтты! Нефтьче абыем!» дип мактанып та өлгерде. Менә инде аның көтү куып кайтканына да әлләни гомер, ә абыйсы әле тормый да тормый. Бу нефтьчеләр бигрәк озак йоклыйлар икән! Нәсимә печәнлек белән өй арасында бертуктаусыз киләп сарып тора. Юк кына бит, уянмый гына. Кояш инде әнә тал башына менеп җиткән, кешеләр, ат чабыштырганны карарга дип, урман ягына агыла башлады, ә аның тәти абыйсы, йокы чүлмәге, башын да күтәрмичә йоклый бирә. Болай бөтен сабан туен йоклап калырга мөмкин. — Әни, уятам!—дип, Нәсимә әллә ничә мәртәбә талпынып караса да, әнисе һаман: — Тимә, йокласын, - дип, уятырга ирек бирмәде. Нурулла урамдагы гармонь тавышына уянып китте. Печәнлек баскычыннан төшеп җйтәр-җитмәс, сеңелесе: «Абый җаным!» дип, аның муенына килеп асылынды. Нуруллах кызны биленнән эләктереп алып, аны һавага бер чөйде, ике чөйде, өч мәртәбә чөйде, аннары «тын» җиргә бастырды. — Бар, юынырга су алып чык! Нәсимә йөгереп су китерде. — Абый, сабын кирәкме? Ансын китереп бирүгә: — Абый, сөлге чыгарыйммы? Нәсимә өй белән ике арада атылып йөреп кенә торды. Инде Нурулла юынып, сөртенеп, өйгә таба кузгалгач, Нәсимә: — Абый, чемоданыңны алып керимме?—дип сорады. Нурулла: «Тукта үзем» дисә дә, кыз очып барып, зур, авыр чемоданга ябышты, алпан-тилпән килеп, аны өйгә алып керде һәм, шап иттереп, идәнгә яткырды. 
1 Ягъни, скважинадагы трубаны тиштерәләр. 4. .С. Ә-. № 2. 49 

50 
 
-> Тәти абый, үзем ачам! Нурулла, анасы каршына килеп, аның белән ике кулын биреп күреште. — Бик исән генәме, әни! Сәхипҗамал апаның күзләрендә яшь елтырап китте. — Әйдә, улым, утыр, коймак пешердем. — Абый җаным, ачыйм, ә? Әниләре: «Абыеңны бимазалыйсың» дип Нәсимәне чемодан яныннан куып җибәрергә теләсә дә, Нурулла: «Тимә, кайнашсын шунда», дип, ачкычны аның кулына тоттырды. Нәсимә шарт-шорт китереп, чемоданчың йозагын ачкач, абыйсы, иелеп, чемодан эченнән нәрсәнедер кесәсенә алып тыкты. — Калганы барысы да сезнеке, минем костюм белән ботинкаларны гына алып куегыз. Шулай дип, Нурулла өстәлдә сайрап торган самовар янына, тау булып өелеп торган коймак каршына барып утырды. Урамда берьюлы берничә гармонь сыза. Яшь-җилкенчәкләр күңелне очындыра, җилкетә торган җырлар җырлап узалар. Кешеләр сабан туена агыла, ә безнең Нурулла әле кайнар табадан төшкән майлы коймак белән чәй эчеп утыра. Сеңелесе, елтыр күзле, татлы телле Нәсимә, һаман аның тирәсендә сырпалана. — Абый җаным, көрәшергә кайттың бит, шулай бит? Нурулланың авызы тулы коймак. Ул «әйе» дигән шикеллерәк бер тавыш чыгарды да тырпайтып тоткан бармаклары өстендәге чәй тәлинкәсен авызына китерде. Аның каравы Нәсимәнең авызыннан сүз, борчак кебек, сибелеп кенә тора. — Тәти абый, күрше авыл көрәшчеләре килделәр,—ди ул. Бик куркыныч нәрсә турында сөйләгән кебек, аның күзләре кинәт зураеп китә. — Әзмәвер Габдрахман килде. Бөтен авылыгызны егып салам дип күкрәк кага, ди. Сәхипҗамал апа да табын янына килеп утырды. Үзенә чәй ясап куйды, коймак алып капты. — Тәти абый җаным, шул Әзмәвер пәрине, сыны катырлык итеп, бер чыркылдатсаң, ә? Икенче мактанмаслык итеп! Сәхипҗамал апа Нәсимәгә эндәшмичә түзә алмады. — Җитәр инде сиңа, бытбылдык! Кешегә тынычлап ашарга да ирек бирмисең, — аннары Нуруллага таба борылып: — Рәхәтләнеп аша әле, улым. Менә кайнарын китереп салдым. Тегендә сиңа коймак бик эләкмидер, — диде. Менә Нурулла ашап-эчеп табын яныннан кузгалды. Яда чалбарын, аякларына шакмаклы оекбашларын, сары туфлиләрен киде. Пиджагын иңбашына гына салып, ак күлмәк якасын төймәләмичә, муенын ачык калдырды, куе чәчләрен артка таба тарап, көзге каршына килеп басты. Матур! Нурулла көзгедәге Нуруллага каш сикертеп, күз кысып куйды. Абыйсының киенеп-ясанып бетүен түземсезлек белән көтеп торган Нәсимә сикереп торып басты. — Абый, мин дә синең белән! Өстенә чәчәкле ак күлмәк кигән, башына абыйсы алып кайткан ак яулыкны бәйләгән Нәсимә Нуруллага тагылып урамга чыкты. Урам җәйге кояш нурына күмелгән. Бу нур ашы-га-ашыга баручы кызларның көләч йөзләрендә, егетләрнең хәйләкәр, мут күзләрендә, гармоньчылар- ның, салават күпере төсле, аллы-гөлле күрекле гармонеида, чатыр-чотыр чабып баручы тарантаслы атларның тәңкәле сбруйларында, сабан туе карарга чыккан әбиләрнең җыерчыклы битләрендә, картаеп беткән картларның ак сакалларында, — барлык җирдә шушы нур балкый иде. Бүген кешеләр генә'түгел, хәтта яшел башларын зәңгәр күккә чөйгән
4* 51 
 
агачлар да, ак буяуга буялган тәрәзә капкачлары да, тәрәзә төпләренә куелган тамчылы гөлләрнең кызыл кыңгыраулары да, хәтта Нуруллаларның күршесе Гафифә нәиәйнең казык башына чыгарып элгән кызыл чүлмәгенә хәтле бәйрәмгә сөенәдер кебек иде. — Сеңелкәй, киттек! Нәсимәне җитәкләп килеп чыккан Нурулланы авыл егетләре күреп алдылар да: «А, Нурулла кайткан!», «Исәнме, авылдаш!», «Сау-сәламәт кенә кайттыңмы-!», «Мә бишне!» дип, шаулашып, төрлесе төрле яктан күрешергә кулларын суза башладылар. — Әле син чыгып кына киләсеңме? — Атлар чабышканны карамадыңмыни? — Ай, мирово булды! — Әйдәгез, көрәшне башлап куймасыннар. һәм менә алар, көрәш карарга баручы халык агымына кушылып, урам буйлап басу капкасына таба киттеләр. Бәйрәм киемнәрен киенгән кызлар, егетләр, хатыннар, ирләр, бала-чага — бар да шау-гөр килеп, күңелле җыр, чырык-чырык көлү тавышлары белән бөтен урамны тутырып, көрәш карарга баралар. Менә арттан егетләр, кызлар, балалар төялгән йөк машинасы кычкырта-кычкырта куып килеп җитте. Халык, як-якка сибелеп, аңа юл бирде. Нурулла, читкә чыгып, машинадагы кызларга карап торды: аның «матур күзе» шунда бармыймы икән? Машинадагы ерык авызлы кызлар, әзрәк төшереп алган егетләр, халык арасыннан Нурулланы танып, кулларын баш очларында болгап: «Нефтьчегә сәлам!» дип кычкырып уздылар. Нурулла иңбашына элеп җибәргән пиджагын тартып алып, аны әләм кебек болгый-болгый, машина артыннан елмаеп карап калды: юк, аның «кара кашы» машинада күренмәде. Авылны чыккач, ямь-яшел булып җәелеп яткан зур чирәмлеккә таба борылдылар. Нәсимә бер кулы белән абыйсының кулына ябышкан, икенчесен ул кызу-кызу бутап бара. Бер кешеләргә карый, бер абыйсына күз төшерә. «Менә минем нинди әйбәт абыем бар!» дигән кебек аның күзләре. Килеп тә җиттеләр. Чирәмлектә кеше, ат, арба, тарантас, машина — бары бергә буталган. Ялгыз имән астында, чәчәк бәйләме төсле булып, кызлар җыелган. Алар тирәсендә, бал янында айкалган шөпшәләр кебек, егетләр айкала. Уртада теттереп бииләр. Кемнәрнеңдер куллары чөелеп- чөелеп китә, кемнәрнеңдер ефәк яулыклары җилфердәп кала. Егетнең күңеле шул якка атлыкты, бәлки аның Гаделиясе шушы кызлар арасындадыр? Ә Нәсимәнең күзе кәрзин белән конфет сатып йөрүче апаның матур кәгазьле конфетына төште. Ул абыйсын «кәрзинле апа»га таба өстери башлады. «Абый җаным, әйдә инде, алып бир инде!» Нурулла аякларын терн-тери генә киткән иде, алар барып җиткәнче, кәрзинне кызлар сырып алды. Нәсимәне җитәкләгән Нурулла, елмая-елмая килеп басты да, кызларны шаккатырып, «апаның» ярты кәрзин конфетын берүзе сатып алды. Аннары көлешеп карап торган кызларга конфет өләшергә тотынды. Кызлар элеккедән битәр чыркылдаша башладылар. Исе китеп карап торучы Нәсимәгә Нурулла: — Тот яулыгыңны, авызыңны ачып торма! —диде. Үз кесәләренә дә баса-баса тутырды. Аннары биегән җиргә «киттеләр Кызлар сыңар куллары белән күршеләренең билләреннән кочалар да әүвәле бер якка, аннары, кулларын алыштырып, икенче якка биеп китәләр, үзләре җырлыйлар: — Ат эчерә торган иде, Сызгыра торган иде, Авыр сүзләр әйтергә дә Кызгана торган иде. Их, су алулары, Суның болганулары... 
52 
 
Юк. Гаделия биредә дә күренми. Кая олаккан соң бу рәхмәт төшкән кыз? Әллә, үзенең базарын күгәреп, качып йөргән буламы? Ул арада кемдер: «Башланды! Малайлар йөгереше башланды!» дип кычкырды. Нәсимәнең малайлар йөгергәнне бик күрәсе килде. — Тәти абый, әйдә инде! Тизрәк инде! — Седелкәй, син бара тор. — II... Үзе сабан туена кайткан. Әйдә инде! — Ул абыйсының кулыннан тарта башлады. — Бар, мин шушында булырмын. Нәсимә малайлар йөгерешкән җиргә чапты. Ә Нурулла, кызлар күзенә ешрак чалынырга кирәк, Гаделияпе күреп әйтмәсләрме дигән өмет белән тагын кыз-кымыз тирәсенә елышты. Ул, Гаделияне очрата алмыйча. эсседән пиджагын кулына тотып, ачуланып, йөгереш карарга килгән чакта, малайлар йөгереше инде беткән, егетләр йөгереше дә беткән, олылар, картлар йөгереше башланган иде. Уртада юл калдырып, халык буйга тезелгән. Нурулла артка килеп басты. Аркалар, башлар, тирләгән җилкәләр аша алга таба, йөгерешүчеләр күренергә тиешле якка карады. Ләкин дулкынланып торган кеше башларыннан бүтән берни күрә алмады. Менә каядыр, бик еракта, «һаа!» дигән тонык кына аваз ишетелде. Ярга таба үкереп килә торган дулкын шаулавы кебек, бу аваз якынайганнан якынайды. Меңнәрчә кешенең «ааа!» дип шатланышып үкерүе эченнән Нурулланың колагы кайбер сүзләрне дә аера башлады. «Хәмидулла абын, җәтрәк! Җәтрәк!» «Шәйхәттар, махы бирмә!» «Хәмидулла абзый, җаным, бирешмә!» «Бирешмә!» «Шәйхәттар, Шәйхәттар, бригаданы хур итәсең!» йөгерүчеләрне күрергә дип, халык алга сөрлекте. Кеше дулкыны Нурулланы да эләктереп алып китте. Дулкын алга чабып барды, барды да, кинәт артка чайкалып, чигенә башлады. Нурулланың аягына бастылар, ул да үкчәсе белән кемнекенәдер китереп басты. Нурулла йөгерүчеләрне күреп алды. Алар инде бик якын иде. Менә алда озын торыклы, сакаллы Хәмидулла абзый күренде. Ул башын артка ташлап, күкрәген егетләрчә алга чыгарып, терсәкләрен кызу-кызу уйнатып, җан-фәрманга чабып килә иде. Хәмидулла абзыйның артыннан ук, аның үкчәсенә ба- сам-басам дип, шундый ук озын буйлы Шәйхәттар абзый атлыгып чаба иде. «һаа!» дип үкереп торган тавыш Нурулланы күмеп, узып китте. Аның колак төбендә: «Хәмидулла!», «Шәйхәттар!» «Хәмидулла!», «Шәйхәттар!» дип кычкырган ачы тавышлар, шартшорт чыбыркы шартлаткан кебек, бераз ишетелеп торды. Дулкын йөгерүчеләр артыннан шаулап, үкереп алга таба китте. Артта калган йөгерүчеләр дә берәм-берәхм килә башлады. Инде беттеләр бугай дип торганда гына, Нурулланың колагына яңадан «ооо!»дип үкерешкән аваз ишетелде. Ул да түгел, көлешү башланды. Барлык кешеләрдән артта калып, авыл телендә «таш астыннан чыккан Мөхәмәдулла» дип йөртелә торган, чәч-сакалы агарган бер наян карт, кул-аякларын җай гына кыймылдатып, әкрен генә йөгереп килә иде. Аңа да: «Биреш мә, Мөхәмәдулла абзый!» дип кычкырдылар. Бер җилбәзәге, халык арасыннан йөгереп чыгып, картның юлы өстендәге чыбыкны алып ташлады: «Абынып китмә, Мөхәмәдулла абзый!» Ә Мөхәмәдулла абзагыз, иске җил тегермәне кебек, кылтый-мылтый килеп, селкенепме-селкенә. Инде туктый торган җирне дә узып китте. Халык көлешә башладьп: «Кая барасың? Тукта инде, килеп җиттең бит инде», диләр. Ә ул кулын гына селкеде. Янәсе, «бик туктар идем дә туктый алмыйм шул, оланнар. Сөякләр бер ходка киткәч, тиз генә туктап булмый шул». Яшен ташы "кебек атылып, Нурулла каршысыпа каяндыр Нәсимә килеп чыкты. v — И эзлим, и эзлим! Кая йөрисең? —дип тотынды. Хәмидулла абзыйның Шәйхәттар абзыйны узганын күрдеңме? Ә таш асты шхәмә- 
53 
 
дуллаиы? И, әкәмәт тә in иде... Туктатмагыз мине, ди, -мурт агач кебек, сындым киттем булыр, ди. Абый конфетын беттеме әле? Ә минем менә нихәтле! Нәсимә сикерә-сикерә Нурулла янытшаи - бара башлады, йөгерүләр бетте, көрәш башланырга тора. Нурулла үзенең Гаделиясен әле һаман очрата алганы юк. Тукта, моның өчен кич белән аулакта колагын бик әйбәтләп борыр әле ул. Көрәш буласы чирәмлеккә халык түгәрәкләнеп җыела да башлаган. Түгәрәкнең уртасында, озын таяк тотып, әлеге таш астыннан чыккан Мөхәмәдулла йөреп тора. Чигүле ал кәләпүшен кырын салган, озын ак күлмәк өстеннән кызыл эзәр бәйләгән, казакиен җилбәгәйгә җибәргән, аякларында читек... Түгәрәк уртасындагы яшел бушлыкны киңәйтү өчен, ул халык өстенә таягы белән кизәнә. — Чиген! Чиген диләр сиңа! Кешеләр таяк каршында кымшанмыйрак торсалар, Мөхәмәдулла күзләрен чытырдатып йома да (эләксә мин гаепле түгел, мин күрмим) түгәрәк буйлап таягы белән шундый сыптыра, кешеләр, өсләренә утлы кисәү башы аткан кебек, берберсен таптый-таптый чигенәләр. Нурулла тирәсендә яшьләр айкала башлады. «Көрәшергә ният бармы соң, Нурулла?» Нурулла иңбашларын кыса: «Буровойда тимер бик имгәтте шул, егетләр. Көрәшеп булырмы икән?» Яшләр тагын: «Бөтен өмет синдә бит. Әзмәвер Габдерахманга каршы куярлык бүтән кешебез юк. Ят авыл егете батыр калса, үзеңә дә күңелле булмас». Нурулла: «Га- делия турында сорасам, болар беләләр инде белүен,—дип уйлады,— тик, әти мәрхүм әйтмешли, үз өеңдәген күршеңнән сорау булыш чыга, килешеп бетми». — Хәтәр көрәшәмени?—дип сорады ул’егетләрдән. — Хәтәр дип...’ өч авылда батыр калган, хәтәрлеге шул. — Аның кебек, тавыклар арасында әтәч тә батыр,— дигән булды бер егет,— көрәшчегә очраганы юк әле аның, менә нәрсә. Нәсимә, ут капкан кебек йөгереп килеп: / — Абын, башланды! —дип кычкырды. Нурулла белән егетләр мәйданга якынрак килделәр. Түгәрәк эчендә туп шикелле шке малай кызарынышын көрәшеп яталар. Мөхәмәдулла чигүле кәләпүшен баш чүмеченә этәреп куйган, таягына әйбәтләп таянган (таяк башында җиңүче малайга дигән яулык җилферди), көлемсерәп, тегеләрнең күкрәккә күкрәк терәшеп, билләрен бирмәскә маташуларына карап, басып тора. Нурулла: «Кара син яшь әтәчләрне» дип уйлап та өлгермәде, теге малайларның берсе кинәт кенә артка таба ава башлады. Авып та китте, иптәшен баш аркылы атып та бәрде. Халык «һа!» дип кычкырып җибәрде. Егылган малай кызарынып кереп китүгә, аның урынына икенчесе чәчрәп килеп чыкты. Халык арасыннан: «Зур! Зур, көрәштермә!» дип, Мөхәмәдуллага кычкыра башладылар. Ләкин ул арада малайлар инде билләреннән алышып та өлгергәннәр иде. Озын малай, аерып ташлаганчы егып калыйм дип булса кирәк, ялт җиргә чалкан төшеп, туп малайны үзе аркылы чөймәкче булган иде, теге бака кебек җәелеп -моның өстенә ятты калды. Халык тагын шау-гөр килде: «Менә сиңа мә!» «Көчтә түгел, мәлдә шул хикмәт!» Көрәш әкренләп малайлардан самайларга күчә барды. Нурулланың бер күзе көрәшүчеләрдә булса, икенче күзе гел кызларда булды. Ул көрәш караучы кызлар арасыннан үзенең Гаделиясен эзләде. Бер тапкыр аның күзләренә Гаделиясе чалынган кебек булды. Нурулла; «Әһә, әнә кайда икән ул мут кыз!» дип шул төшкә йөгереп барды, тик ни эзләсә дә халык арасыннан аны таба алмады. «Мине күргәч посты, — дип уйлады Нурулла. — Ах, наян кыз! Туктале, мин сине!» Менә чәчен кичәле-бүгенле генә пәке белән алдырган ап-ак башлы, битләре, муены кояшта янып каралган, биленә буш кына итеп кызыл
54 
 
башлы сөлге бәйләгән, тумран төсле гәптән юан бер егет өчне екты да, дүртенче кешенең чыкканын көтеп, мә^йдан уртасында йөренгәләп тора башлады. Ул Нурулла белән бергә уйнап үскән шушы авыл кешесе, хәзер МТС та тимерче булып эшләүче Хәбир исемле егет иде. Кемнәрнедер көчләп кулларыннан да сөйрәп карадылар, тимерче белән көч сынашырга берсенең дә йөрәге җитмәде. Нурулланың үз авыл егетенә каршы чыгасы килми иде. Л1өхәмәдулла, таягын атып бәрде дә, «Үземә көрәшергә калды алайса» дигән булып, билендәге кызыл эзәрен төзәтеп, тимерчегә таба бара башлады. Шул вакыт бер кызыл чырайлы таза егет халык арасыннан чыгып, җиргә пиджагын күтәреп бәрде, подтяжкаларын бушатты, учларына төкерде. — Җиһанша, юләр сатма, оин бит эчкәй, — дип әйтүләрне колагына да элмичә, егет мәйдан уртасында басып торган тимерчегә җилләнеп барып ябышты. Барып ябышуы булды, чырк итеп әйләнеп төшүе булды. Халык көләргә тотынды. Подтяжка баулары өзелгән, күлмәге яшелгә буялган Җиһанша сикереп торды да яңадан әтәчләнеп килеп ябышты. Кемдер: «Җиһанша, кереп кит, кеше көлдермә», дип киңәш итеп карады. Тимерче көрәшергә теләмәвен әйтте. Җиһанша: «Юк, не имеешь право көрәшмәскә!—дип аның саен бәйләнде. — Бая мин тотып та өлгермәдем, менә хәзер көрәшеп кара син егет булсаң!» Тик Җиһанша бу. юлы да егылды. Өченче тапкыр килеп тотынгач, чытырдап ябышкан җиреннән көч-хәл белән куптарып алып, түгәрәк эченнән алып чыгып киттеләр. «Ник чыкмый соң бу Әзмәвер Габдерахман? — Нурулла хәтта Гаде- л и ясен дә онытты, — ул чыкмаса, Нуруллага үзенең авылдашы белән, балалык дусы белән көрәшергә туры килә бит». Мөхәмәдулла кәләпүшен баш чүмеченнән маңгаеңа авыштырды. Каз кебек башын кырын куеп, кояшка күтәрелеп карады. («Бик кыздыра башлады әле бу нәмәстәкәй».) Шуннан соң яңадан таягына таянды. — Нәрсә, чыгучы юкмыни? — диде. — Кызлар тирәсендә чуалырга дигәндә егеттән күп нәрсә юк, көрәшергә дигәндә барысы да посып бетте. Чыгарга теләүче күренмәгәч, Мөхәмәдулла, кәләпүшен турайтты да: — Алайса тимерчене батыр кычкырам?—диде. Ул инде тимерчене батыр кычкырмакчы булып, зур итеп авызын да ачкан иде, шул вакыт, халыкны икегә ярып, Әзмәвер Габдерахман килеп чыкты. Чынлап та бу егетне әзмәвер диярлек тә бар иде. Буйга-сынга шәп. Күкрәге, кулбашлары, муены, аяклары — бар да килгән. Менә Габдерахман, салмак кына атлап, тимерчегә якынайды да кулларын аның биленә салды. Тимерче Әзмәвер Габдерахманның күкрәк астына керде дә бетте. Барлык кеше, ни булып бетә инде дип, тынып калды. Әле иртә белән генә «Тәти абый, җаным, чыркылдат шул Әзмәвер пәрине!» дип татылдаган Нәсимә дә телен тешләде. Мөхәмәдулла, күзләрен йомып, таягы белән кизәнә-кизәнә, мәйдан тирәли бер йөгереп узды: чигенегез, күрмисезмени, напропалуйга көрәш булачак! Нурулла янына төсләре качкан егетләр йөгерешеп килде: «Сиңа чират җитә! Көрәшәсеңдер бит?» Егетләр Нурулланың вәгъдәсен алып киттеләр. Халык арасыннан мут кыз Гаделия карап торганда, ул Әзмәвер Габдерахман белән генә түгел, колхозның пләмәнной үгезе белән дә көрәшергә әзер. Тимерче егет алай бик ансат кына ектырырга уйламый әле, күрәсең. Имән тумраны кебек авыр, бөтергеч кебек елдам тимерчегез бер дә Габдерахманга бирешергә теләми әле. Габдерахман күтәрә башлады исә, бу аякларын җыерып Әзмәвернең күкрәгенә менә дә, теге, егам дип, уңга яисә сулга селтәнүгә, аяклары белән җиргә «тып» иттереп баса. Габдерахман күтәргәндә «аһ!» иткән халык, ега алмагач, җиңел сулап җибәрә. Габдерахман да эшне сизеп алды, саклашыбрак кылана баш- 

S5 
 
лады. Хәзер инде, көч әрәм итеп, атлаган саен күтәрми. Сагаеп, көтеп йөри: тукта, бу нишләр икән? Утырган кешеләр бар да торып басты. Мөхәмәдулла абзагызның таягы өзлексез уйнап торуга карамастан, мәйдан эче кечерәйгәннән кечерәйде: соңга калып килүчеләр этептөртеп алга чыга башладылар. Артка этелгәннәр: «Мин монда синең аркаңны карарга килмәгән лә!» дип, үз чиратларында шулай ук алга омтылалар. Барысының да арка күрәсе килми, ә көрәш күрәсе килә иде. Нәсимәне китереп кыстылар. Аның каяндыр, кешеләрнең аяк араларыннан: «Абый!» дип, кәҗә бәтие тавышлары чыгарып кычкыруын ишеткәч, Нурулла, шул якка борылып: «Кая син? Монда кил!» дип эндәште. Шунда борылган арада -мәйдан өстендә: «Ах!» дип, берьюлы йөзләрчә авыздан атылып чыккан каты аваз ишетелде. Борылып караса, Әзмәвер Габдерахман чәчрәп барып төшкән, ә тимерче тумрандай гәүдәсе белән аның өстеннән торып килә иде. Нурулла аптырап китте. Хәзер аңа үзенең дусы белән көрәшергә туры килә ич! Әллә булмаса егетләргә: «Ярый әле екты, миңа чыгып сөяк ватасы калмады», дип әйткән булып, көрәшмәскәме? Юк, мондый вакытта дус дип торып булмый. Кайтасы юл кайтылган, ашыйсы сарык ашалган. Көрәшергә кайтып та көрәшмәсәң, нинди йөз белән Гаделиягә куренмәк кирәк? Нурулла пиджагын Нәсимә кулына ташлады да кызу адымнар белән •мәйдан уртасына барып керде. Килеп тимерченең кулын кысты: «Исәнме, кордаш!» Мөхәмәдулла абзыйга кул сузды: «Исән-сау гына торабызмы?» Тегесе, кәләпүше белән маңгаен сөртеп: — Шөкер, Нурулла, үзең нихәл?—диде. — Көрәшәбез, алайса? — Көрәшәбез. Мөхәмәдулла, таягын уйната-уйната, мәйдан тирәли бер зырылдап йөгереп узды да янә үз урынына барып басты. Нурулла килеп кергәч «гөж» итеп киткән халык шундук тынды. Кызлар колактанколакка нидер әйтешеп алдылар. Тимерче белән Нурулла, кулларын дусларча берберсенең иңбашына салып, елмаешып, бераз сөйләшеп торгандай иттеләр. • Нурулла: «Башладыкмы?» дигәч, тимерче, көлемсерәп: «Дуслык хакына әллә егылыйммы?» дигән булды. Тотынышуга Нурулла тимерченең билен тарткалап карады. А, МТСта эшли башлаганнан бирле бу егет шактый ныгыган. Моның белән хәзер уйнарга ярамый. Тимерче . Нурулланың күкрәгенә иңбашы белән кадалды да, терәп куйган имән багана кебек, тураерга, билен бирергә һич исәбе юк. Нурулла: «Көч саклый, үзе башларга теләми,—дип чамалап алды. — Алайса, без башлыйк әле!» һәм менә Нурулла, чорнасаң, өч кат тимерчыбыкны шарт иттереп өзә торган беләк мускулларын җыерып, тимерченең билен чынлабрак тартып карады. Каты көчкә имән багана да чыдамый икән. Тимерченең биле Нурулланың корыч беләкләре астына керә башлады. Менә Нурулла, кинәт бөтен көчкә җилкенеп, тегенең билен бөтенләй элеп алды да, яман кысу белән кысып (әллә үз кулы, әллә тегенең биле — шытыр-шытыр итеп китте!), тимерчене чак кына күтәрде һәм янтаеп- янтаеп сулга таба авыша башлады. Тимерче: «Шушы якка екмакчы икән» дин, аягын хәзерләп тә өлгермәде, Нурулла аны тез аркылы уңга тәгәрәтеп тә җибәрде. Шундук сикереп торды, кулын биреп, дусын тартып торгызды. Нуруллага чыгучы булмады. Үзен батыр кычкыра башлагач, ул: «Мин берне генә ектым, менә Хәбирне батыр кычкырыгыз» дип, тимерчегә күрсәтте. Мөхәммәдулла абзый икеләнә калды: чынлап та,’ шулай итсәк, дөресрәк булмасмы? Халык арасында шау-шу купты. Кайсы әйтә — икесен дә кычкыр! Кайсы — ике батыр булмый, ди. Нурулла, кырмыска оясын шулай бутады да, Нәсимәне ияртеп, мәйданнан чыгып китә дә башлады. Артыннан куып җитеп аңа өр-яңа самовар тоттырды- 

56 
 
лар. Муеньвна чүпләмле сөлгеләр элделәр. Мөхәмәдулла абзагыз, таягын һавада уйнатып, Нурулланы батыр кычкырды. Кич белән ул, Гаделиянсң моннан бер атна элек бухгалтерлар курсына укырга киткәнен ишетеп, бик күңелсезләнде. Икенче көнне иртән кояш белән үк торып, авылдан чыгып китте. Нәсимә үзенең абыйсын яулык болгап озатып калды. 
21 Хәйбул Закирович Сибгатуллин ничектер начальникларга ярый белә иде. Алар белән сөйләшкәндә, аның теленнән бал тама, күзләреннән нур ага, иреннәреннән татлы елмаю китеп тормый. Җыелышта берәр кешене тәнкыйтьләргә уйласа, кемне ничегрәк тәнкыйтьләргә икәнен Хәйбул Закирович бик яхшы белә иде. Ваграк кешеләргә кагылганда, аның теле, каеш камчы кебек, чарт-чорт суга башлый, кешесенә карап, кайвакыт' аның тәнкыйте мактау булып та килеп чыккалый. Ул хәтта каты күңелле Гыйльмановның да күңеленә юл салды: аның белән Хәйбул Закирович авыл хуҗалыгы корткычларын бетерү өчен сыерчыклар үрчетүнең никадәр файдалы эш булуы турында бик тәмләп, бик белдекле булып сөйләшеп утыра иде. Көндәлек хезмәтендә ул ата-бабадан килә торган «зирәк акыл» белән- рәк эш итә. «Кул кулны юа, ике кул битне юа», «майламаган таба купмый», «бәйрәм ашы< кара-каршы», — аның «практик фәлсәфәсе» әнә шушы тирәдәрәк әйләнә. Күрше бораулау конторалары белән, төрле трестлар белән хуҗалык эшләре алып барганда да, шушы ук «фәлсәфәг аны һәрвакыт бәладән коткарып кала иде. Мин сиңа борау — син миңа насос күлмәкләре, мин сиңа каустик сода — син миңа цемент, турбобур яисә көн яктысы лампалары»... Билгеле, бу алмаш-тилмәшлек итү закон нигезендә алып барыла, төрле гарантия язулары языла, вәгъдәләр бирелә һәм бу вәгъдәләрне мөмкин кадәр бозмаска тырышыла, чөнки бер бозсаң, икенче сиңа ышанмыйлар. Хәйбул Закирович 'күптән инде менә шушы рәвешле эшләп килә, бүтән төрле эшли белми һәм эшләү мөмкин дә түгел дип саный. Аңа бик күп төрле кеше белән эш итәргә туры килә, һәм ул үзен кешеләрне яхшы беләм дип исәпли. Аның каршында кешеләр сортларга бүленеп йөри. Беренче сорт: кирәкле кеше, димәк, андый кеше белән ягымлы бул, исәнләшкәндә иелебрәк исәнләш, сөйләшкәндә елмаеп сөйләш, бәйрәмнәрдә кунакка чакыр; икенче сорт: куркыныч кеше. Аныи тирәсендә итәгеңне җыебрак йөр, телеңне тешләп сөйләш, ул көлгәндә генә көл, кайгырганда гына кайгыр, ул мактаганны гына макта, ул яманлаганны гына яманла, ә өйгә кайткач, хатының белән икәүдән икәү генә утырганда, сөяген ю, гайбәтен чәйнә, кесәңнән йодрык күрсәт; өченче сорт: барлык бүтән кешеләр. Ләкин бу сортлар өзлексез үзгәреп тора. Бүген куркыныч булган кешенең иртәгә өченче сортка төшеп куюы мөмкин. Өченче сорттагыларның беренче, икенче сортка үрмәләүләре ихтимал. Болардан ты-ш тагын үзенә бер сорт кешеләр дә бар. Алары — дус-ишләр. Дуслардан сак бул, аларга сереңне ачма, һичбер вакыт ышанып бетмә, мактый дип эреп тамма, алдыңда мактар, артында гайбәтеңне чәйнәр, бурычка сораса, бирмәскә тырыш, бурыч дуслыкны боза, үзең дә бурычка аласы булма... Шушы «фәлсәфә» белән иптәш Сибгатуллин бик әйбәт кенә яшәп килә. Беркөн үзен телефон аша трестка чакыртып китерткәч, әлеге «куркынычлылар»ның берсе (хәер, бик куркынычлысы түгел) аны үз каршысына утыртты да: — Хәйбул Закирович, бәйрәмнәр якынлашып килә бит, —- диде. Иптәш Сибгатуллин шушы берничә сүздән үк тегенең тел төбеп аңлап алды. Арзан бәягә берничә сарык сатып алып кайту өчен, йөз егерме километрлык җирдәге базарга махсус машина җибәрде. Караңгы төшкәч, сарык
57 
 
ларны тиешле кешеләренә илтеп тапшырды. Билгеле инде, үзен дә өлешсез итмәде. һәр елдагы кебек, быел да Сибгатуллиннар Татарстан бәйрәменә кунак җыярга булдылар. Кемнәрне чакыру, кемнәрне чакырмау мәсьәләсендә бәхәс чыгып, ир белән хатын үпкәләшеп, әрләшеп беттеләр. Николай Николаевич кебек начальниклар исемлекнең, түренә аяк бөкләп бер кереп утырдылар да шуннан инде төшмәделәр. Әлеге, урамда Гөбәдия ханым белән очрашкач рәтләп сөйләшми торган, муенына төлке салып йөрүче гөрбиян Кадерия белән аның, «әллә кем булып бүксәсен киереп» йөри торган ире, аннары судья Захар Захарич («йолкыш, ничек аны судья иткәннәр!») ОРС начальнигы Гобәйдуллин («шунда кергәннән бирле рәхәтләнде, кечкенә генә зарплатасы белән министр кебек яши»), трестның баш инженеры Иванов («ике ятып бер төшкә керми торган бер юан кеше, ләкин йомыш төшә торган кирәкле бәндә») — болар барысы да Гөбәдия ханымның исемлегендә нык урын алдылар. Ә менә Алмаев, ел саен чакырыла торган кеше, быел исемлектән төшеп калды, чөнки имеш-мимеш хәбәрләргә караганда, ул баш инженерлыктан очып төшәргә тора икән. Богдасар аны яратып бетерми икән, ә менә Камышны Богдасар ярата, ди: хатыны Надяны Казанга озаттыру өчен махсус самолет та җибәрде. Камышны менә чакырасы иде дә, тик ул хәзер Казанда, кайтып җитә алмас, алай да өенә чакыру хаты җибәрергә кирәк булыр, кайтып төшкәч булса да күрер... Кунак чакыргач бит әле аларның «күңелен күрә белергә дә кирәк. Кем нәрсә яратып ашый, кем нинди эчемлекне яратып эчә, шул ашны хәзерләргә, шул эчемлекне табарга кирәк. Шулай итмәгәндә кунак сыйлауның. рәте буламыни? «Николай Николаевич, сез пилмән яратасыз, туктагыз, мин сезгә кайнарын гына тагын өстәп җибәрим» дип әйтсәң, Николай Николаевичның күңеле май кебек эреп китәчәк. Яисә: «Бу виноны, Захар Захарич, сез ярата дип алган идек, яшерә алмассыз, беләбез сезнең нәрсә яратуыгызны, рәхим итеп эчеп җибәрегез» дисәң, судка йомышың төшкәндә, ул бит инде сине бөтенләй үк бәреп екмаячак. Башкалар белән дә шулай. Кадериянең аның билгеле инде: ул вак бәлеш ярата. Вак бәлеш белән каен җиләге вареньесы дигәндә үлеп китәргә әзер тора. Шартлаганчы тыгынырга әзер. Әле өенә дә төенләп бирергә туры килә, аның ояты юк, битенә ыштыр каплаган «кебек, нихәтле бирсәң, шуны күтәреп кайтып китә. Ире инде аның бер ягы белән яхшы: нәрсә куйсаң, шуны сыптыра, аның морҗасы төтен кайтармый: ак аракы ни аңа да кызыл аракы ни, — эчәргә генә булсын! Пилмән ни дә әчегән кәбестә штие ни,—тыгынырга гына булсын! Ашый-ашый, эчә-эчә дә, кызарынып-бүртенеп, рәтләп сулышын да ала алмыйча, сыер кебек мышнап тик утыра. Нәрсәсенә кызыгып чыккандыр Кадерия шуңа? Хәер, ашарга дигәндә, алар пар килгән: икесе дә бирәннең бирәне... Кирәкле кешеләрнең берәрсе ялгыш онытылып калмаганмы дип, исемлекне яңадан тикшереп карасалар, Гөбәдия ханымның йөрәге «жу» итеп китте: трестта яңа квартиралар өләшә торган комиссиянең председателе Шахмаев бөтенләй төшеп калган. Аны да тиз генә кадерле кунаклар янына теркәп куйдылар. Инде бетте кебек. Бетте дип, әгәр Гөбәдия ханымның кодрәтеннән килсә, ул Богдасаровның үзен дә чакырып түр башына менгезеп утыртыр иде. Әмма Богдасар бик кәттә кеше, синең кебек ыбыр-чыбырның мәҗлесенә килергә теләмәс. Симертергә дип алган сарыклары бар иде, аны суйдылар. Май, йомырка, ак он, дөге, йөзем җимеше (Гөбәдия ханым аны «таракан җимеше» дип йөртә), индийский чәй, кара борыч һәм башка вак-төякне ОРС магазиныннан, нефтьчеләр ашханәсеннән алдылар. Мәрдәнша белән Камали кичкырын үзләре үк китереп бирделәр. Каен җиләге вареньесенә килгәндә, Гөбәдия ханымның әле узган ел кайнатканнан калган ун банка вареньесе бар. Сибгатуллин хәтта бер ящик алма да тапты. Гөбәдия
58 
 
ханым бусына аеруча куанды: «Әйдә, июнь аенда алма күреп, шаккатсыннар әле бер!» Менә мәҗлес көне килеп тә җитте. Гөбәдия ханым, үзенең кардәш- ыруларыннан бер көтү хатын-кыз чакыртып, бөтен эшне алардан эшләт- ге. Кунаклар килде. Яшь, чибәр хатыны белән бергә Николай Николаевич, аннары үзенең мыш-мыш ире белән Кадерия, селедка төсле хатыны белән Захар Захарич һәм башка бик күп кунаклар пилмән ашап утыралар. Без инде алар янына кереп тормабыз. Гөбәдия ханым безне чакырмады. чөнки без зур начальник та түгел, судья булып та эшләмибез, трестта яңа квартира 'да бүлеп утырмыйбыз. Аннары безгә анда кереп торуның хаҗәте дә юк. Гөбәдия ханым хәзер үзе безнең янга чыгачак. Әнә. чыгып та килә. Яна зәңгәр креп-де-шин күлмәгенең ачык изүеннән аның бодай камыры төсле ак түше ташып чыккан, гомумән, 'ул, үзенең матур, зәңгәр күлмәгенә сыеша алмыйча, ташып чыгарга тора. Билбавы кысып, җыеп тормаса, бәлки инде, күптән ташып идәнгә аккан булыр иде. Бераз пилмәнгә охшап торган колакларындагы кызыл алкалары, тамчылы гөл чәчәге төсле асылынып, хәрәкәтләнгән саен чайкалып-чай- калып китәләр. Бармакларындагы йөзекләре, муенындагы сары гәрәбәләре, беләгендәге алтын сәгате (бәлешне мичтән кайчанрак алырга икәнен белү өчен кирәк) — барысы да күз явын алырлык булып ялтырыйлар. Ул «тәмле аш» китабыннан нидер карау өчен йөгереп чыгып килә иде. Гөбәдия ханым үзе биредә булса да, аның күңеле кухняда, яңа гына мичкә тыккан сдобный печенье янында иде. Шуңа күрә ул, мичтәге пе- ченьемны онытып җибәрмим дип, «пичиньем пичтә», «пичиньем көймәсен», «пичтә пичиньем көймәсен» дип кабатлыйкабатлый, рояль янына юыртып килде. Көзге пыялаларында аның тулы гәүдәсе алдан да, арттан да күренеп-күренеп калды. Менә ул аш китабының майлы кул белән тотатота тапланып беткән битләрен актара башлады. Гөбәдия ханым Москва гастрономнары уйлап тапкан бер ашны татар корсагына ярый торганрак итеп, кайбер рационализация кертеп, үзгәртеп пешерергә маташа иде. Әгәр барып чыкса, ул үзенең рационализациясе белән бүген кунаклар каршында мактанмакчы була иде. Менә кирәкле битне эзләп тапты, иреннәрен кыймылдатып, укый башлады. Үзе укый, үзе: «салдым», «анысын да салдым», «монысын салмадым — кирәкми» дип үз алдына сөйләнеп куя, шул ук вакытта: «пичиньем пичтә», «пичиньем көймәсен» дип кабатларга да онытмый. Менә ул укып бетерде дә: «дөрес иткәнмен», «дөрес булган», дип сөйләнеп, рәхәтләнеп елмая-елмая, яңадай юыртып кереп китте. Әгәр без дә аның артыннан кергән булсак, Гөбәдия ханымның ялт кына алтын сәгатенә карап алып, кухняда аш-су хәзерләп йөрүче кызларга: «Пичиньены пичтән алыгыз!» дигән командасын ишеткән булыр идек; аннары кетердәп пешкән печеньега бармак очы белән басып караганнан соң: «Их, пичиньесы! Ашатырга кызганыч, сокланып карап торырлык кына!» дип, печеньеларны суынгачрак пыяла вазаларга салырга кушуын, аннары тагын, духовкага таба ишарәләп, рационализация белән пешерә торган гаҗәп ашы хакында: «Кызлар, ике күзегез дүрт булсын, көйдерә күрмәгез!» дип кисәтеп куюын, шуннан соң йөгерә-йөге- рә янә кунаклар янына кереп: «И, бер дә ашамаганнар, мин чыгып киткәндәге кебек, һаман шулай өелеп тора, ягез әле, тартынып утырмагыз», дип әйтүен ишеткән булыр идек. Ләкин без аның артыннан кермәдек, шуңа күрә бу сүзләрнең берсен дә ишетмәдек. Хәер, борчылыр урын юк, Гөбәдия ханым озакламас, тагын безнең янга чыгар. Әнә, чыгып та килә түгелме? Я, хода! Аңа ни булган? Бөтенләй танырлык түгел. Зәһәрле ачуы күзләренә чыккан. Менә ул диванга килеп ауды да елап җибәрде. Әллә теге гаҗәп ашы уңмаган булып, шуңа кәефе кырылганмы? Әллә ире берәр авыр сүз әйтеп, шуңа үпкәләгәнме? Юк, ашы әле духовкада, ире дә авыр сүз әйтмәде. Әнә Сибгатуллин үзе йөгереп чыгып килә.
 
Аның муенында яңа галстук, өстендә яңа берләнтин костюм, чырае болытлы. Дивандагы хатыны янына килде дә: — Нәрсә син атлаган саен мәҗлес ташлап чыгып китәсең? — дип, аны орышырга тотынды, — ни пычагыма монда елап ятасың? Сөрт күз яшьләреңне, кер хәзер үк. Гөбәдия ханымның ачудан чырае зәңгәрләнгән, сулуы кысылган иде. Ул бер сүз әйтә алмыйча торды. Аның күрсәтергә генә дип куйган «Косолапый Мишка» дигән конфетын Захар Захаричның селедка төсле хатыны икмәк урынына ашый башлаган икән. — Чыдый алмадым,—диде үкси-үкси Гөбәдия ханым, — ичмасам, ашаганын күрмим дип, йөгереп чыгып киттем. Икесе дә бөтен табынны ялмап йотарлык булып утыра. Бераз кунаклардан да тартына белмиләр. Бар бит дөньяда кешеләр! Сибгатуллин нидер әйтмәкче булган иде, Гөбәдия ханым аңа кул гына селтәде: янәсе, торма каршымда багана кебек, бар, кунакларың янына кер, яшьле күзләрем белән мин хәзер анда ничек күреним!

(Дәвамы бар)