Логотип Казан Утлары
Шигърият

 ФӘСХИ 


«Бәлки әйтер кайберәүләр: — Булмый бит тормышта андый хәлләр, Булмаганны язасың нишләп? Ә мин әйтәм: булмаса, бик шәп». Әхмәт Исхак. 
Яндырырга, ахры, син телисең, Көлүеңнең зәһәр утында: «Кәҗәдән — сөт, дисең, күркәдән — ит, Ә Фәсхидән юк бит чуртым да. Ләкин, дисең, исеме киң таралган...» Көнләшәсең, ахры, булыр да. Иярергә аңа бик теләсәң, Киңәшем шул сиңа бу жырда:' Кадагына көннең сугыйм димә, Күп көч сарыф итеп язма син. Берәр мәзәк әйтеп, кеше көлдер, Уйлап торма аның файдасын. Шигырь нәфис булсын дип көчәнмә, Юлы тулса, ярый ничек тә. Ә рифманы әйтеп .торасы юк, Туры килсә «ишек» «тишеюжә. Тыйнак булма. Редакторлар әгәр Язганыңнан тапса кимчелек, Сез — наданнар, диген, кычкыр, талаш, Киемеңне ташла чишенеп. Кил, кабат кил, шул ук шигырең белән Җаннарын кый, туйдыр — эш беткән!
Тәрәзәдән килеп кер син, 
әгәр Чыгарсалар куып ишектән. Төшләрендә күреп курыксыннар: Мисал өчен, әйтик, бер заман, Тәрәзәләр һәм ишекләр бикле, Син керәсең, килеп, морҗадан! Шунсыз Фәсхи булып булмый, дускай, йөрүеңнән тәмам туйсыннар. Телиләрме, юкмы, шигыреңне Чыгарырга мәҗбүр булсыннар! Бер редактор бирешмәсә әгәр, Икенчесе җуяр түземен: Котылыйк инде, дияр, бу бәладәй — Ризалыгын бирер үзенең. Шул шигырең белән сәхнәгә чык, Бул барыннан ныг.рак кыю син. Бүксәң киереп кычкыр, стеналардан Штукатурка тетрәп коелсын! Кайда мөмкин, шунда чытып күрен, Шәп гадәт ул, аны ташлама. Шигырь язып, укы -кешеләргә, Песиегез бәби тапса да! Бик аз гына ялагай да бул син, Уңайсыз дип, җилкәң кашыма. Авызыңны чабатадай ерып Елмая бел «түрәң» каршында. Берәү әгәр авырып ята икән, Бик китмәсен исең аңарга. «Хуш, җаным!» дип, шигырь әзерләп куй, Зиратында чыгыш ясарга. Фәсхилекнең бөтен сере шунда: Вөҗданыңны кирәк җуярга, Зур талантлы мөртәт булу кирәк, Ирешим дисең икән моңарга.