Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

АЛЕКСЕЙ НИКОЛАЕВИЧ ТОЛСТОЙ
 Шушы елның 23 февралендә күренекле совет язучысы Алексей Николаевич Тол- стоиның үлүенә 10 ел тулды. Сүз осталарының иң зурларыннан берсе булган А. Н. Толстойның әдәби эшчәнлеге Октябрь революциясенә кадәр үк башлана. Ләкин ул совет әдәбиятына киеренке иҗади эзләнүләрдән, политик ялгышу һәм адашып йөрүләрдән соң гына килеп керде. Тик Коммунистлар партиясе идеяләренең уңай йогынтысы астында гына А. Н. Толстой яңа әдәбиятны башлап җибәрүчеләрнең берсе була алды һәм «Петр I» романы «Җәфа чигеп йөрү» трилогиясе, «Икмәк» повесте, «Иван Грозный* исемле драматик повесть, хикәяләр һәм Бөек Ватан сугышы елларында язылган мәкаләләр кебек гүзәл әсәрләр тудыруга иреште. Аның иҗаты социалистик реализм сәнгатенә кыйммәтле өлеш булып керде һәм бөтен халык ихтирамын казанды. Алексей Николаевич Толстой 1883 елнын 10 январенда Николаевск (хәзерге Пуга- чевск) шәһәрендә туган. 1901 елның көзендә Толстой Петербург технология институтына укырга керә. Ул елларда җәелеп киткән эшчеләр хәрәкәте студентлар тормышында да чагыла. Толстой да студентлар демонстрацияләрендә, забастовкаларда катнаша. Ләкин гомуми агымга ияреп киткән Толстой, ялкын сүрелгәч, политик тормыштан читләшә. А. Н. Толстой башта шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр яза. Алар халык иҗаты әсәрләре рухында язылган булалар. Ләкин әле бу әсәрләрдә эстетлык элементлары үзләрен бик нык сиздерәләр. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан А. Н. Толстойның «Чудаки» («Ике тормыш»), «Аксак барин» романнары һәм «Растегин маҗаралары» исемле повесте чыга. Соңгысында А. Н. Толстойның зур талант иясе һәм юмор остасы булуы аеруча көчле чагыла. Беренче бөтендөнья сугышы елларында А. Толстой хәрби корреспондент булып эшли, Англия һәм Франциядә була. Шундагы истәлекләрен ул «Англиядә, Кавказда, Волынь һәм Галиция буенча» исеме астында аерым китап итеп бастырып чыгара. Яна тарихи чор, революцион хәрәкәтнең үсүе, сугыш Толстой иҗатында яңа тема — халык һәм интеллигенция темасын күтәреп чыгара. Толстой сугышның империалистик характерда икәнлеген, аның басып алу сугышы икәнлеген аңламый әле; ләкин ул кешене кеше дошман күрү’ идеясен җырлагав декадентлар юлына да басмый. Ул кешенен бөеклеген җырлый. Соцга таба А- Н. Толстой сугышның ’ асылына төшенә, буржуазиянең паразитлыгын фаш итә («Кара көч» пьесасы, 1916 ел), хөкүмәт әһелләренең сатлык җан булуларын күрсәтә («Мракобеслар» исемлә пьеса, 1917 ел). Язучы февраль революциясен шатланып каршы ала. Ләкин Толстой төп нәрсәне — халыкның революцион көчен күрми. Шуңа күрә ул бөтен кешелек тормышында яна эра башлаган Октябрь революциясен аңламый һәм, Ватанын ташлап, чит илгә китә. «Эмиграциядәге вакытым минем тормышымның иң авыр чоры булды. Анда мин парий булуның, ватаныннан аерылган, бернинди дә үлчәве һәм беркемгә дә, бернәрсә өчен дә кирәге булмаган кешенең нәрса икәнлеген аңладым», — дип язды А. Н. Толстой үзенең автобиографиясендә. Эмигрантларның череп таркалуын, ватанга хыянәт итүләрен, политик баткаклыкка төшүләрен күргән Толстой чын сәнгать әсәрләрен үз халкың белән бергә булганда гына тудырырга мөмкин икәнлеген анлый һәм 1923 елның язында туган иленә кайта. А. И. Толстой кайту белән совет чынбарлыгын өйрәнә башлый. Аның иҗади үсешенә Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының художестволы әдәбият буенча 1925 елның июнендә кабул ителгән резолюциясе хәлйткеч йогынты ясады. А. Н. Толстой революция һәм гражданнар сугышының зур эпик полотносын тудыруга, революция кешеләренең героик характерларын тудыруга омтыла. Соңыннан, «Җәфа чигеп йөрү» трилогиясен һәм «Икмәк» повестен язып, Толстой моны тормышка ашыра. Бөек язучы рус халкы тарихына яңадан һәм яңадан әйләнеп кайта. Аның «Петр Ь романы — искиткеч зур әдәби әһәмияткә ия булган әсәр. Ул — совет тарихи романының иң яхшысы, социалистик реализм әдәбиятының классик әсәре. Бөек Ватан сугышы елларында Толстойның гүзәл таланты тагын да зуррак көч ала. Язучы «Петр I» романының өченче китабы өстендә эшләвен дәвам итә, «Иваь Грозный» исемле драматик повестен яза. Шуның белән бергә А. Н. Толстой совет 


 
халкының фронт һәм тылдагы батырлыгын сурәтләгән «Иван Сударев хикәяләре»н яза; бу китапка 1944 елның, апрелендә язылган <Рус характеры» да керә. А. Толстойның патриотик публицистикасы совет халкының моральполитик бердәмлегенең, дошманга карата нәфрәт һәм социалистик ватанга карата мәхәббәтенең ачык чагылышы булып тора. «Сине сөю хисеннән дә ялкынлырак, тирәнрәк һәм изгерәк хис тормышта юк», — ди Толстой, Ватанга мөрәҗәгать итеп. Академик Алексей Николаевич Толстой киң рәвештә дәүләт һәм җәмәгать эшчәнле- го дә алып бара. Ул СССР Верховный Советы депутаты, культура тынычлыкны саклау буенча 
халыкара конгрессларда катнашучы. Совет дәүләте алдында күрсәткән зур хезмәтләре өчен уЛ Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә һәм өч мәртәбә Сталин премиясе лауреаты исемен ала. Коммунизм идеяләрнең чын халык сәнгатен тудырудагы ролеа A. Н. Толстой ижа^- ты бик ачык чагылдыра. А. Н. Толстой тормышы таланты халыкка, коммунизм төзелеше эшенә хезмәт иткән художникның безнең илебездә нивди ихтирам казана алуы турында ачык сөйли.
 
 
 
ВСЕВОЛОД МИХАЙЛОВИЧ ГАРШИН 
(1855—1888)
 Шушы елның 2 февралендә рус критик реализмының күренекле вәкиле В. М. Гаршинның тууына 100 ел тулды. 1861 елгы реформа тарафыннан таланган, бөлгенлеккә төшерелгән крестьян массаларының газаплы тормышы Гаршинда кече яшьтәй үк сызлану тудыра. 1877 елда, Төркия белән Россия арасында сугыш башлангач, Гаршин үзе теләп хәрәкәттәге армиягә китә. Сугышка катнашу Гаршинны бөлгенлеккә төшкән халыкның авыр тормышы белән якыннан танышуга этәргеч ясый. Халыкның газаплы тормышын якыннан күрү булачак язучыдагы социал^ хокуксызлыкка булган нәфрәт хисен үстереп җибәрә. В. М. Гаршинның иҗаты менә шушы социаль хокуксызлыкка нәфрәт рухында формалаша. Аның беренче әсәрләре үк гади халыкны кызгану, аңа теләктәшлек белдерү белән сугарылган. 1887 елда басылып чыккан «Дүрт көн» исемле хикәясендә В. М. Гаршин «түбән чиннар»ның газаплануга дучар ителүен сурәтли, сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән гади рус солдатларына үзенең мәхәббәтен белдерә. В. М. Гаршин башлыча социаль-исихо- логик характердагы хикәяләр мастеры буларак үзен танытты. Аның күпсанлы хикәяләрендә капиталистик чынбарлыкның көндәлек, гади күренешләре сурәтләнә. Гаршияның хикәяләре капиталистик стройның кешслексезлеген, шәхесне төрле яклап кысуын, түбәнлеккә, һәртөрле газаплануга этәрүен фаш итүче бөтен бер картинаны күз алдына китереп бастыра. Менә «Булган эш» хикәясе. Биредә Гаршин капиталистик тормышта бозыклыкның, фахншәлекнең иҗтимагый «пост», «дәрәҗә» булуын һәм аның буржуазия тарафыннан законлаштырылуын, аклануын тасвирлый. Ә «Очрашу» хикәясендә язучы капитализмның интеллигенцияне бозыклыкка этәрүе мәсьәләсен куя. «Художник» хикәясендә Гаршин «сәнгать өчен сәнгать» теориясенә каршы чыга, сәнгатьнең халыкка якын булырга тиешлеге, халык омтылышларын, халык теләкләрен чагылдырырга тиешлеге турында сөйли. Халыкка якын булу, халык өчен үз-үзеңне корбан итү идеясе бигрәк тә «Сигнал» хикәясендә ачык чагылган. Гади бер сторож Семенның поездны һәлакәттән саклап калу өчен кулъяулыгын үз каны белән чылатып флаг ясавы — чын-чынлап халык өчен эшләнгән зур героизм булып күз алдына килеп баса. Ләкин биредә Гаршинның иҗади йөзен ачыклауга ярдәм игүче икенче бер нәрсә дә әһәмияткә бик лаеклы. Семен'күбрәк буйсынучы итеп бирелгән. Семен образы изүче хуҗаларга булган ризасызлыктан җинаять‘юлына баскан һәм моны үзенең көрәше итеп таныган Василийга капма-каршы куелган. Монда «явызлыкка көч белән каршы килмәү» теориясенең йогынтысы сизелә. Бу реакцион идея, социаль хокуксызлыкка, явызлыкка каршы көрәштән читкә китү идеясе Гаршинның «Горур Аггей турында хикәя»сендә дә чагылып китә. Ләкин бу нәрсә аның иҗатында очраклы күренеш* кенә иде. Гаршинның тулаем иҗаты бу идеяне үзеннән кысып чыгара. Явызлыкка каршы актив көрәш идеясе, гомумән алганда, аның иҗатының зур өлешен тәшкил итә. Ул соңгы сулышына хәтле иҗтимагый явызлыкка каршы үзенең нәфрәтен саклый. Гаршин әсәрләрендәге гуманизм Ватанга һәм гади халыкка булган мәхәббәт, демократизм — аның исеменә демократ язучылар арасында мактаулы урыннарның берсен бирә һәм совет укучыларының игътибарын, мәхәббәтен үзенә тарта.