Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯШЬЛЕК ЯМЕ

 

 Гөлнурлар группасы, философиядән имтихан тапшырып бетерү белән, күңелле шаулашып, университеттан чыкты. Шундук, урам як ишеге төбенә, ак колонналар янына җыелып, инде хәзер кая барабыз, дип киңәшләшеп алдылар да, Дилбәр белән Салаватны «Аккош күле» балетына билет алырга йөгерттеләр. Имтиханнан барысы да канәгать булып калган иде, башкалардан түбәнрәк билге алса да, Салават та канәгать иде, чөнки аны Антон Капитонович тиргәмәде, киресенчә, бик күңеле булып, өчле куеп чыгарды. Бөтен урамны иңләп, җырлап кайттылар. Соңгы ике-өч ай эчендә булып узган вакыйгалардан, берсе өстенә берсе өелгән борчулардан Таһирның күңеле ничектер бушанып, арынып калды. Имтихан тапшырган аудитория алдындагы котлау сүзләре, ике күзлекле Антон Капитонович турындагы, һәрвакыт очынып йөрүче, җиңел сөякле Дилбәр турындагы һәм менә хәзер үзеннән бер генә кеше аркылы шушы тыгыз рәттә кайтучы Гөлнур турындагы уйлар — барысы бергә кушылып, аның күңелен җилкетә башлады. Бүлмәгә кайткач та ул тыныч кына утырып тора алмады, нәрсәдер эзләп, койкасын тузгытып ташлады. Бер дә кирәксезгә чемоданын актарды, аны да капламаган килеш, онытып, юынырга чыгып китте. Тәнен кызарганчы уып, күлмәген киеп кенә бетерүе булды, ишек шакыдылар. Таһир, күрше бүлмәдән берәрседер дип уйлап, «да!»ны бик ансат кына әйтеп ташлаган иде, яңа күлмәкләр киеп, чибәрләнеп килеп кергән Дилбәр белән Гөлнурны күреп, аптырап китте. Каушады. Җыештырылмаган койкасын җилкәсе белән капларга тырышып, кызларга урын тәкъдим итте, ләкин кызлар түргә узмадылар. Бер группада укысалар да Гөлнур белән Таһирның соңгы ике-өч ай эчендә укудан башка нәрсә турында сөйләшкәннәре, бигрәк тә өй тирәсендә, яисә берәр аулак җирдә күзгә-күз очрашканнары юк иде. Лекцияне алар икесе ике башта утырып тыңлыйлар, тәнәфес вакытында Таһир тәрәзә буена сөялеп тәмәке тарта, лекцияләр беткәч, иң алдан чыгып йөгерә иде. Бюро утырышыннан соң ул ничектер кеше белән аралашмас булып китте. Гөлнур өчен бердәнбер шатлык булып, иртән, беренче лекция алдыннан исәнләшү калды. Ул ишек төбендәме, аудиториядәме Таһир белән очраша да, берничә секунд эчендә ниндидер бер эчке ялкын белән кабынып, күзләрен түбән иеп узып китә иде.
                     I Ахыры. Башы 10, 11 саннарда. 

 
Гөлнур, бәлкем, бүген дә килмәгән булыр иде. «Тилермә, җүләр, ниткән эшең ул!» — дип Дилбәр алып килде аны. Сылтавы да бар—-театрга алырга керделәр. Кызлар утырып тормадылар. Таһирның уңайсызлануын сизеп, йомышларын әйтергә ашыктылар. Таһир билетны алды, ләкин шул мизгелдә Мәрфуганың туган көненә чакырылуы исенә төште. Шушы яшенә җитеп аның әле вәгъдәсез булганы юк иде. Туры килсә килә бит ул! Дилбәр, Таһирның уйга калуын күреп: — Нәрсә аптырадың, Юлдаш?—диде.— Акчасын стипендия алгач бирәсе, курыкма.— Аннары ул Мостафа койкасына төртеп күрсәтте:— Ә бу мөртәт кая чыгып китте. Җанын алам әле мин аның. Дөньясын онытып йөрмәсен. Беркөн кинога билет алырга акча биреп җибәрдем — оныткан. Бүген тагын... Ул, җәһәт кенә килеп, Таһирның койкасыннан мендәрен алды, шапылдатып ике ягыннан кысты да урындык өстенә атты. — Аллам сакласын, урынымны шулай йөртәсе булсам! Ул каударланып койка жыярга тотынды һәм Гөлнур шул чакны колак яфраклары кызарырлык сүз ишетте. — Әйдәсәнә, Гөлнур, нәрсә терәлеп торган буласың? Җегетеңнең. урынын жыеп китү хәрам булмас! Гөлнур, Дилбәрнең шушы тамаша беркатлылыгына ни дип бәя бирергә белмичә, бит алмаларының уттай кызышуын тоеп, баскан урыныннан кыл кыймылдамыйча тик торды: ник кенә килде икән шушы тылакый кызга ияреп. Әмма иң коточкычы Таһир өстенә төште. Ул хәзер пыр туздырып койка җыеп яткан Дилбәрнең һәм, урынына кадаклаган кебек, башын иеп, басып торган Гөлнурның үзен «Аккош күле» балетына алып бара- чакларына тузан кадәрле дә шикләре булмавын аңлады. Нәрсә дип җавап бирә инде ул аларга? Ул арада Дилбәр, койканы җыеп бетереп, Таһирны җилтерәтергә дә тотынды: — Әйдә, әйдә! Этенеп торган булма! Гомер эченә бер театрга барасың... Теге имансызның җанын алам әле мин аның! Таһир дөресен әйтми булдыра алмады. — Чакырулы бит мин бүген, Дилбәр,— диде. — Шул гына калмаганые... Кая, кемгә? — Мәрфуга чакырды мине, туган көненә... Бу хәбәр Дилбәрнең шулкадәр кәефен алды, ул хәтта сөйләшеп тә тормады, авызын кыйшайтып, телен күрсәтте дә, ишекне шапылдатып ябып, чыгып китте. Аның артыннан Гөлнур да- китте. Әйләнеп тә карамады. Менә хәзер аларның коридорда аяк тавышлары да ерагайды инде... Уңайсыз килеп чыкты, бик уңайсыз килеп чыкты. Ул бит аны алмага кергән иде. Култыклап кына алырга иде дә: «Әйдә, киттек!» дип кенә әйтергә иде. Бары шул гына кирәк иде, бүтән бер ни дә кирәкми иде. Алар аңлашкан булырлар иде. Үпкәләшеп йөрүләре дә онытылыр иде. Уңайсыз килеп чыкты. Җимерелде. Бөтенесе җимерелде. Ул Мәрфугаларга барса да барды, бармаса да барды. Күкелдә Мәрфуга түгел иде, үпкәләп чыгып киткән Гөлнур иде. Аның уңайсызланып басып торуы күз алдыннан китмәде. Кунак өенә ул соңга калып килеп керде һәм үзен чиркәнчек алмыйча салкын суга чумгандай хис итте. Тәрәзәләренә юка тюль пәрдәләр корылган, идәннәренә хәтфә паласлар җәелгән, гадәттән тыш чиста, бай, якты бүлмәдә аны шаулап каршы алдылар. Озын итәкле, изүләре челтәрле зәңгәр күлмәк кигән Мәрфуга кунакларына аны бик хәтәр күпертеп тәкъдим итте:  

 
— Таныш булыгыз: Юлдашев! Безнең факультетның алласы! Бунтарь һәм романтик! Таһир уңайсызланып, кызарынып, бер кулына тоткан кепкасын кая куярга белмичә, кунаклар белән күрешеп чыкты. Киң генә көрән костюмына спортчылар значогы таккан, озын буйлы, чибәр ак йөзле егет аның белән ярты гәүдәсенә бөгелеп, балдаклы кулын күкрәгенә куеп исәнләште, дымлы кулында Таһирның кулын җибәрмичә, озак кына селкеп торды. Таһир аның исемен хәтерли алмый калды. — Двоюродный абыем,— диде Мәрфуга, елмаеп. Очучылар киемендәге, урта яшьләрдәге капитан гади генә итеп, «Анатолий» дип танышты һәм янында утырган бәрхет күлмәкле, олысымак йөзле апаны «иптәшем Фая» дип таныштырды. Аңа шундук зур бер рюмканы тутырып эчемлек бирделәр. Таһир яртысын эчте дә куйды. — Штрафной, штрафной,— диде Мәрфуга, килешергә теләмичә,— соңга калып йөргән өчен штрафной! Өстәлдә ризык күп иде. Хрусталь вазаларга кәгазьле конфетлар, печеньелар, кыпкызыл алмалар түбәләмә өеп куелган иде. Өстәлнең нәкъ уртасында, тасмалар белән уралган зур гына бер тартмада табак чаклы торт тора иде. Таһир аның өстенә сырлапсырлап язылган «Марго» дигән сүзне күрде, мәгънәсен аңламады; «Тортның берәр төредер инде»,— дип уйлады. Нәрсәдер кабасы иде. Ул аркасы буйлап, калак сөякләре тирәсен авырттырып, эчемлекнең тәнгә йөгергәнен, аяк табаннары җылынуын тонды. Ләкин ризыкларга үрелергә кулы бармады. Ап-ак эскәтер аркылы үзеңнең шыксыз зур кулыңны ничек сузасың. Өстәвенә кунакларның берсе дә ашамый иде: капитан аның килүе белән өзелгән ниндидер кызык бер маҗарасын сөйләргә керешкән иде инде. Значоклы егет, урындык аркасына ята төшеп, аның сүзен тыңлый, вакыт-вакыт кулъяулыгы белән авызын сөртеп, «Здорово!» дип куя иде. — Таһирчик, аша әле син,— диде Мәрфуга, аның янына утырып.— Аша инде, нәрсә алып бирим? — Я инде, ашармын әле,— диде Таһир чак кына ишетелерлек тавыш белән. Мәрфуганың үзенә карата артык игътибар итүе аиы тагын да катырак уңайсызландырып җибәрде, чөнки значоклы егет алар ягына таба кырын күз ташлап алды. — Аша инде, Таһирчик... — диде Мәрфуга аның колагына һәм, вазадан алма алып, урталай бүлде дә яртысын Таһирга тоттырды, яртысын үзе ашый башлады. Ул Таһирга орынып ук утырган иде, аңардан мул булып ислемай исе, баллы перәннек исе бөркелде. Бүлмәгә ян як ишектән чәчләре агара башлаган илле яшьләрендәге хатын килеп керде. Кулына тоткан подностан өстәлгә компотлы стаканнар китереп куйды һәм, җилкәсенә салган тастымалын алып, капитанга мөрәҗәгать итте: — Анатолий, кунакларны син тагын сүз белән сыйлыйсыңмыни әле? Ул, гафу үтеигәнсыман, бер Таһирга, бер значоклы егеткә карап алды. Таһир аның йөзендә капитан белән охшаш яклар тапты: икесенең дә борыннары туры, ирен читләрендә һәм күз кырыйларында мәңгегә кунып калган елмаю бар. Бертуганнар булса кирәк. Әллә улы микән? Мәрфуга аиы «хозяйкам Нина Михайловна» дип таныштырды. Таһир хуҗа хатынның бәләкәй, җылы кулын кыскан арада, капитан рюмкаларга эчемлек салды. Барысы берьюлы күтәрделәр. Нина Михайловна рюмкасын башлап куйды да тагын ян як бүлмәгә кереп китте. Компотлы стаканнарга барысы бердәм иелделәр. Бу юлы Таһир да кыстатып тормады. Икенче рюмка үз дигәнен итте, кыюлык кертеп

 
җибәрде. Аннары уңайсызланып торуның кирәге дә юк иде. Капитан үзен бик гади тота, яшьләргә күңелле итеп дәшкәләп ала иде. Бераздан значоклы егет капитанның пианино уйнавын сорады, үзе җырларга вәгъдә бирде. — Сорыйбыз, иптәш капитан, сорыйбыз! — диде Мәрфуга һәм, баскан урынында тыпырдап, кулларын чәбәкләп алды, капитанны култыклап урыныннан торгызды. Капитан музыка яратучы кеше иде ахрысы, башын бер яккарак салып, әкрен генә, җай гына Степан Разин турындагы озын, моңлы көйне уйный башлады. — Юк, моны түгел,— диде егет, кинәт бүлеп. Пианино бармакларына баскан килеш, уңайсызланып калган капитан башын борды: — Ииндине уйныйм соң? — Нинди дә булса күңеллерәкне. Чегәнчәне! Егет пианино кырыена тотынган килеш, калтыравыклы тавыш белән көйләп күрсәтте. Капитан аның тавышына яраклы ноталарны сайлап азапланды. Бүлмәдә бөркү була башлады. Таһир, сиздерми генә урыныннан торып, алгы бүлмәгә чыкты, тәмәке кабызды. Бераздан аның янына Мәрфуга килеп чыкты: — Таһирчик! Ай-яй-яй!.. Не хорошо... Ул Таһирның беләгенә тотынып, җилкәсенә башын куйды. Бөдрәләре Таһирның битенә килеп орынды, егетнең бөтен тәне буйлап калтырау йөгерде, тагын мул булып ислемай исе борынга бәрелде. — Тукта... Нишлисең син? — диде Таһир. — Гаһирчик... Ишек төбендә значоклы егет күренде. — Мин сезгә комачауладыммы? — Юк, мин сезгә комачауладым,— диде Таһир ачу белән һәм, аларның икесен калдырып, ишектән чыгып китте. 
16 Студентлар җәйге ялга тарала башлады. Күптән күзне кызыктырып торган Идел ярлары, яшел болынлы тугайлар һәм аксыл болытлар йөзеп йөргән зәңгәр һава — бөтенләе белән алар иркендә хәзер. Кыш буена бөкрене чыгарып, күзләрне талдырып китап өстендә утырган борчулы көннәр артта калды. Алда— кояш, кояш, кояш’ Комендантларга урак өсте җитте. Студентларның урын-җирен, чемоданын, урындык-өстәлеи кабул итеп, алар мәж килеп йөриләр, кара түгелгән яки папирос уты белән көйдерелгән одеяллар, ак япмалар, матрацлар өчен, торакларның аскы катында, складларда аларның еш кына сукранулары ишетелә: — Оят түгелме сезгә?! — Кара инде моны, элә танагы калмаган! — Кабул итмим. Күп булса бер атна үтә, барысы да тына, гөрләп торган аудиторияләр, торак бүлмәләре бушап кала. Университет залына яки торакка ялгыш кына килеп керсәң, анда-санда яңа килүчеләрнең бүлмәләрне тапмый йөрүен генә күрәсең. Гөлнур быел профессор Мохтаров белән фольклор экспедициясенә чыгарга" җыенганлыктан, тулай торакта бер ялгызы диярлек торып калды. Студентлар шаулашып юлга җыенганда, ул кадәр күңелсез түгел иде әле. Коридорда ишетелгән яңгыравыклы тавышлар аз гына

 
булса да күңелне юатып тора иде. Мостафа белән Дилбәрне поездга озатып кайтканнан соң, үзләренең бүлмәсендә тезелеп калган буш койкалар аның ялгызлык хисен көчәйтеп жибәрделәр. Дилбәр Мостафалар авылына китте. Ул әле ике көнсез кайтмас! Кешеләр бәхетле. Мостафа белән Дилбәр нинди матур итеп дуслашып йөриләр. Аларның бары да гади: хәзер даулашалар, хәзер килешәләр. Гөлнурның гына бәхете булмады. Хәзер җаның сөйгән кеше белән җәйге бакчада бер кич кенә сөйләшеп утырырга иде. Юк шул, хыял гына бу. Таһир аны җете дошман күрә. Кайчандыр Пушкиннар, Лермонтовлар сокланып йөргән Кавказның кар түбәле тауларын үз күзе белән күреп кайту теләге Таһирда күптән уянган иде, быел бу теләк аеруча көчәеп китте. Билгеле, җәен фольклор экспедициясенә чыгып керсәң дә начар булмас иде, ләкин күңел кыллары артык киеренке чагында Гөлнур белән бергә җан көеге булып йөрүне ул күз алдына да китерә алмады һәм Мохтаровның тәкъдименнән баш тартты. Туган авылына җәй көне торырга кайтуны шулай ук өнәмәде, чөнки бу аның төзәлеп җитмәгән ярасын бик каты кузгату булыр иде, шуңа күрә ул быел җәйне туристлар белән Кавказда үткәрергә булды. Гөлнур, билгеле, аның күңелендә нәрсәләр сакланганны белә алмады. Тик егетнең үзеннән быел бик нык читләшүен генә сизде. Читләшмәсә, бер кереп карар иде инде, шушы йортның өске катында гына яши бит ул. Ни өчен кызлар башлап сүз куша торган булмады икән? Егетләрнең беренче булып сүз кушканын көтү — нинди җүләр гадәт... Эч пошканнан тумбочкадагы дәфтәрләрне рәткә китергәндә, ул саргаеп беткән бер «Молпия»гә юлыкты. Дүрткә бөкләнгән кәгазьне чүгәләгән килеш тез өстенә җәеп, рәсемен карады. Баш түбәсенә ике потлы гер күтәргән, ялангач күкрәгенә кыеклап чемпион лавры кигән егет аякларын киң аерып басып тора иде. Рәсем астына: «Хыялбатыр Салаватның киләчәге» дип язылган иде. Гөлнур ышаныч белән ясалган шаржда Таһир кулын таныды, чаңгы кроссы вакытында Таһирны күңелсез хәлгә калдыруы исенә төшеп, <сМолния»не тиз генә дәфтәрләре арасына тыгып куйды. Актара торгач, иске дәфтәрләр арасыннан берничә записка килеп чыкты: «Гөлнур, көтәм сине», «Гөлнур, вәгъдәңне исендә тот!» Болары Айрат язуы иде. Кызый запискаларны кулында бөгәрләде дә, тумбочканы актарасы килмичә, урыныннан торды. Ул озак кына урамда йөрде, аннары ни өчен чыкканын хәтерләп, Мохтаров янына, Фәннәр академиясе филиалына барып керде. Профессор, гадәтенчә, имән өстәл артында эшләре белән күмелеп утыра иде, ул, башын күтәреп, Гөлнур белән исәнләште дә, хәл-әхвәл сорашкач, экспедиция турында сүз кузгатты: — Арада иң тел бистәсе кем әле безнең? Салаватмы? Нигә елмаясың? Сүз бозау имезә, дигәннәр картлар. Өйдән торып уйлаганда гына фольклор җыю ансат кебек. Бардын, яздың, кайттың. Юк, Гөлнур, алай гына булмый ул. Сәхипҗамал әби белән Гайнетдин бабайның теле бик тиз чишелми. Аларның үз кылын табарга кирәк. Үзе сөйләгәнне язып барсаң да яратмый ул. Кирәмәт өянәге тота башлый... Ә безгә шулай кирәк: берең сөйләтеп тора, берең үз эше белән утырган булып, яза бара, сиздеңме? Гөлнур профессорның сүзләрен игътибарсыз тыңлады. Болар .аның өчен хәзер әллә ни әһәмиятле әйберләр түгел иде. Юк, ул Мохтаровның инструкциясен тыңларга дип түгел, юлга кайчан чыгарга икәнен белергә дип керде. Мохтаров, башын сыпыргалап, уйлап торгач: — Ихтимал тагын бер дүрт көннән кузгалырбыз,— диде. Гөлнур ихтыярсыз:  

 
— У-у!—дип әйтеп салганын сизми дә калды. — Бик озакмыни?!—диде Мохтаров, елмаеп,— күңелсездер инде сезгә, белом... Менә эшемне бетереп җиткерә алмыйм бит... Аннары ул, Гөлнурның моңсу икәнен күреп: — Белмәссең, иртәрәк тә кузгалырбыз әле,— диде. Гөлнур, бу хәбәрдән күңеле булып, филиалдан махсус блокнотлар алып чыкты, магазиннарны әйләнеп, буяу карандашлары, чигү җепләре алып йөрде. Болары этнографик материаллар өчен кирәк булачак иде. Дилбәр белән икесенә парлап җиңел чүәкләр сатып алды. Рюкзакларны, сөлге-тастымалларны барлап куйды. Шуның белән көннең өйләдән авышканын сизми дә калды. Тулай торакка әйләнеп кайтканда, комендант хатын тетя Шура аның фамилиясен сорады. — Нигә кирәк ул?—дип гаҗәпләнде Гөлнур. — Латыйпова дип бер егет эзләп йөрде,— диде тетя Шура. — Кая китте? Ниндирәк? — Озын буйлы, таза. Ак майкадан. Ике-өч тапкыр кереп сорады. Юлга чыгам, ди. «Латыйпова кемең?» дигән идем, әйтмәде. Юан гәүдәле тетя Шура, «авызың белән кош тотып йөрмиләр аны» дигән кебек, хәйләкәр елмаеп, үз юлына китте. Гөлнурның кулыннан эш төште. Башта ул көне буе бүлмәгә кайтып карамаган өчен үзен тиргәде, аннан соң Дилбәрнең озак торуына кәефе китте. Тора-торгач, Салаватның ике көн буена экспедиция турында кайгыртмыйча, кайдадыр стадионнарда буталып йөрүенә ачуы чыкты. Әйтерсең, аңа гына кайгырырга дигән, ташладылар да качтылар. Дилбәр дә дус булып йөргән була... Ул, сатып алган әйберләрен койкасы өстенә ташлап, тагын урамга чыкты. Рәшәткә оялар эчендә утырган яшь юкәләрнең яфракларына үрелгәләп, урам буйлап барды. Яннан чуен кебек булып кояшта янган трусиклы малайлар чабышып уздылар. Аллы-гөлле салават күперләре кабызып, су сиптергеч машина узып китте. Трусиклы малайлар, кычкыра-кычкыра, яңгыр астына барып керделәр. Сабый чакларны искә төшерә торган якты бер нәрсә күңелгә орынды. Машина узгач, һава дымланып, чистарып калды. Рәхәт булып китте. Гөлнур юеш асфальт буйлап университетка таба атлады. Кавказга китүчеләр аның уенча шунда җыелырга тиеш иде. «Ул» андадыр әле... Бушап калган иркен коридорда аяк тавышы каты яңгырап ишетелгәнгә, мөмкин кадәр әкренрәк басып, тарих-филология факультетына таба барды. Әгәр «ул» очраса, серне сиздермәскә булды. «Нишләп йөрисең?» «Мохтаровны эзлидер идем». «Мохтаров монда түгел бит ул». «Ә мин монда дип ишеткән идем...» Факультетта аны шактый ук күңелсез күренеш каршы алды. Коридорда зур-зур буяу мичкәләре тора, стеналар аркылы-торкылы ак сызыклар белән ала-кола булып, тимгелләнеп беткән, идәндә пычкы чүбе, иске газета, ертык кәгазь кисәкләре аунап ята иде. Озын коридорны урталай бүлеп торган стена сүтеп ташланган иде. Кайдадыр бер ишек шыгырдап ачылгач, аны көтелмәгән өмет һәм курку чолгап алды. Йөрәге каты-каты тибеп куйды. * Шаулап сөйләшеп, озын пумала тоткан ике маляр килеп чыкты. Алар, кулларын таплы киемнәренә ышкый-ышкый, бу нинди тәти кош дигәндәй, Гөлнурга таба килә башладылар. Ул түзмәде, дөбердәп, баскычтан йөгереп төшеп китте... ...Алар көтмәгәндә очраштылар. Юк, очрашу булмады бу, әллә нәрсә булды. Гөлнур, филиал бакчасында, скамьяга утырып, бәләкәй ак сум

 
хасыннан кулъяулыгы алып маташа иде. Шул вакыт университет капкасыннан йөгереп ак майкалы егет килеп чыкты. Бу «ул» иде. Гөлнур аягүрә басты, маңгаена килеп төшкән чәч тәлгәшен тиз генә күтәреп куйды, яулыгын сумкасына яшерде. Куе агач арасыннан, селкенергә кыймыйча, капка төбенә карап торды. Таһир туктады, борылып кемгәдер күңелле итеп дәште. Итәк очларына, изүенә, җиңнәренә кызыл кайма тоткан кыска ак күлмәкле кыз йөгереп килеп чыкты. Алар җитәкләштеләр, көлешә-көлешә Бауман чатына борылдылар, әллә ни арада күздән югалдылар. Гөлнур, нәрсә булды соң бу дигәндәй аптырап, байтак вакыт баскан урыныннан кузгалмыйча торды, аннары башын иеп, кайтырга чыкты. .Морс киоскасы янына җыелган чират та, юеш асфальттан күтәрелгән пар да, кап-кара булып янган малайлар да хәзер пичектер күңелсез, бертөрле, эч пошыргыч булып тоелдылар. Бүлмәсенә кайтты, бикләнде, чишенмәгән килеш койкасына ятты да мендәренә капланды. Юк, гаепләмәде ул Таһирны. Гаепләргә хакы бар идеме соң аның? Ул үзе «аны» ничә тапкыр уңайсыз хәлгә куйды. Бюро утырышы... Семинар... Чаңгы ярышы... Университет ишек алдыннан чыга торган капка... Ак майкалы егет Таһир түгел иде бугай. Аңа охшаган гына. Озын буйлы, кара чәчле. Юк, ул, ул. Менә ул капкага таба борылды, аңа дәшә икән. Көтеп тора, елмая... Ул агач арасыннан чыкты, аның юлый бүлеп, яңгыр ява башлады. Су сиптергеч машина ич бу... менә ул яңгыр астында... җылы, йомшак яңгыр аның битләренә бәрелә. Нигә килми соң инде, Гөлнурның яңгыр аркылы чыга алмаганын күрә ич... Ул каты итеп ишек дөбердәүгә уянып китте, төшендә елаганын аңлап, юеш мендәрне кире ягына әйләндерде дә ишеккә таба юнәлде. Дулкынланып, дерелдәп, ишекне барып ачты. Бусагада күшеккән, күлмәге тәненә ябышкан Дилбәр күренде. — Үләм. Чат су булдым. Дөбердәтәм-дөбердәтәм — ачмыйсың. Урамда яңгыр ява иде. Тәрәзә буендагы трубадан шыбырдап су акканы ишетелә иде, ачык калган форточкадан, калтыратып, салкынча дымлы җил килеп керде. Сөйләшми генә йокларга яттылар. Иртәгесен яңгыр туктаса да көн болытлы булып, күңелне басып торды. Эшкә кул бармады. Салаватның юл йөрергә дип ясап алып килгән чуар таяклары да, Дилбәрнең дәртләнеп Мостафалар . авылын мактавы да — берсе дә күңелне күтәрә алмадылар. Төш вакыты узгач, торакка Гөлнур исеменә бер язу килде. Аны барысы бергәләп укып чыктылар. Профессор билетлар алуын әйткән, хәзер үк юлга әзерләнергә кушкан иде. Гөлнур бу хәбәрдән каушап калды. Л^охтаров аңа бик ашыга кебек тоелды. Шаулашып вокзалга төшәргә чыккач, бик кирәкле бер нәрсәсен югалткандай, авыртып-авыртып күңел сыза башлады. — һай, Таһнр кнләм дип әйткән иде,— дип офтанып куйды Салават. — Сез күрешмәдегезмени?—диде Дилбәр, дустының колагына пышылдап. Гөлнур дәшмәде. Вокзалда кеше күп иде, шау-шулы иде. Түбәләмә итеп посылкалар төягән вагонетканы этеп баручы ир кеше: «До-ро-гу! до-ро-гу!» дип кычкырып узды. Тимер юлчылар формасы кигән мыеклы проводник билетларны ачу китергеч дәрәҗәдә вәземләп, озаклап тикшерде. Ниһаять, урнаштылар. Мохтаров, тирләгән битен сөртә-сөртә: — Сез, яшьләр, булмаса, бер әйләнеп керегез, әйберләрне үзем урнаштырырмын,— диде.

J0 
 
— Әйдә, Гөлнур, мороженый алып керәбез,— диде Дилбәр, ләкин аныц чыгарга әйдәү максаты ул түгел икәнен Гөлнур яхшы аңлады. Алар перронга сикереп төштеләр, халыкны ыра-ера капка төбенә барып килделәр. Юк, көткән кеше күренмәде. Үзләрсшең' вагонына кайтып кплешлн кемдер «Гөлнур» дип дәшкән кебек булды. Кызлар кисәк кенә туктадылар. Ак костюмнан, салам эшләпәдән Айрат килеп чыкты. — Ай-яй-яй! Дәшәм-дәшәм... — Син ничек монда?!—диде Дилбәр, гаҗәпләнеп.— Морквашка китте диделәр бит сине. — Мин ни... болан гына... — Бу нинди чәчәкләр? — Сезгә бүләк итәргә могу. Дилбәр кыңгырау-кыңгырау розалардан торган зур букетны бөтен йөзе белән күмелеп иснәде дә, көлеп, Гөлнурга бирде. Тегесе, рәхмәт әйтеп, кызарып, башын түбән иде. Ачы итеп сызгырттылар. Кызлар ашыгып вагонга йөгерделәр. Поезд кузгалды. Озатучылар, үзләренең ни өчен килгәннәрен хәзер генә төшенгәндәй, дәррәү вагон тоткаларына ябыштылар, ашыгып- ашыгып соңгы сүзләрен кычкырдылар, һавада яулыклар, эшләпәләр чагылып калды. Поезд, ‘боларның берсенә дә исе китмәгәнсыман, тизлеген арттыәганнан-арттыра барып, рельслар өстеннән шаулап чапты... ...Гөлнур тәрәзә янына килде, вагон тәрәзәсен төшерде. Тышта ачык тәрәзә аша телефон чыбыклары гүләве һәм поезд тәгәрмәчләре шавы белән яшь үлән исе, кипшергән туфрак исе килеп керде. Күз иярмәс тизлек белән йөгереп узган иген басулары, яшел куаклар аның күңелендә сабый чак истәлекләрен уяттылар, истәлекләр үсте, көчәйде, университетта үткәргән көннәр белән кушылып, күңелне сагыш белән тутырды. Ул. тәрәзә яңагына башын куеп, кояшның әкрен-әкрен генә ерактагы таулар артына яшеренүен, үтә күренмәле каурый болытларның читләре ахактай кабынып, ялкынланып яна башлавын, офык читендә буяуларның куеруын карап барды. Таулар өстенә барып тоташкан аксыл- зәңгәр күк чите куе комач төсенә керде, аннан бераз өстәрәк кызгылт, сары, шәмәхә төсләр хасил булды, җир өсте эңгер дип аталган кичке бөркәнчеген ябынырга әзерләнде. Аның янына Дилбәр чыкты. — Син, ичмасам, Гөлнур, мәзәк сүз тыңларыең, нинди бетмәгән сагыш инде ул,— диде,— Салават көлдереп җаныбызны ала инде... Гөлнур дәшмәде. Купэга керде дә, беркемгә дә сүз кушмыйча, өске киштәгә менеп китте, йокысы килгәнсыман, урын җәя башлады, йокысы килми иде әле аның. Йомшак матрац өстенә сузылгач та ул бик озак уйларына бирелеп ятты. Сузып кычкырткан поезд гудогы белән бергә, аның күз алдына университет капкасы, ак майкалы Таһир һәм кызыл каймалы ак күлмәкле кыз килеп басты. Ул авыртырлык итеп иренен тешләде. 
17 
Җәйге авыл киченең йокларга ятар алдыннан була торган тын бер вакыты. Колхозчы эштән кайткан, мал-туарлар ябылган, кичке аш ашалган. Өйдә хатын-кыз урын-җир җәйгәләгәпче дип ир-ат капка төпләренә чыккан. Ара-тирә, быдыр-быдыр сөйләшеп, чиләк-көянтә күтәргән яшь киленнәр узып китә: сепаратордан сөт аертып кайталар. Авыл өстенә иңгән йомшак күләгәләр эченнән кеше тавышлары һәм кичке кыштырдаулар тынлыкны бозмыйча, серле һәм моңсу булып ише

11 
 
телә. Ерак кырларга барып тоташкан офык чите инде комач төсен жуйган, тоныкланып, сабыр .гына яна. Каяндыр шомырт яфраклары исе, дым тарткан әрекмән исе килә. Су буенда берсеннән-берсе уздырып бакалар сайраша... Карт өянкеләр эченә күмелеп утырган су буе йорттан чыккан ике кыз тын авыл өстенә, сүнеп барган шәфәкъ нурына озак кына карап тордылар. Кызларның чандыррагы, иптәшенең кулына орынып, серле тавыш белән әйтте: — Дилбәркәем, тыңлале, ишетәсеңме? — диде. Тынып калган авыл өстендә бер моң йөзә иде. Җырмы ул, гармонь тавышымы — аерып булмый иде әле. Дилбәр, башын кыегайтып, тыңлап торды да, тынлыкны ярып, көлеп җибәрде. — Нәрсә син, Гөлнур? Колагыңа ишетелә мәллә?! Гөлнур яңадан сүз кузгатмады, Дилбәрнең кулын ычкындырып, әкрен генә китә башлады. Дилбәр дустының нигә үпкәләгәнен аңламыйча, шелтә белән: — Менә инде, юкка да кәефе китте, — дип иптәшен култыклап алды. Бераздан моң көчәйде, җырга әйләнде. Бу юлы инде аны Дилбәр дә ишетте. — Менә. Әйттем бит, — диде Гөлнур басынкы шатлык белән. — Ә син туң колак... җиңешкән буласың. Ике дус, җитәкләшеп, җыр ишетелгән якка таба йөгерделәр. Буй җиткән кызларның урам буйлап йөгереп баруын күргән эшләпәле бер бабай, капкадан башын тыгып, сәерсенеп карап калды. Ләкин Гөлнур беләи Дилбәр аңа игътибар итмәделәр, җырны югалтудан куркып, йөгерүләрен белделәр. Клубка җитәрәк, җыр көчәя төште. Хәзер инде аның сүзләрен дә аерып була иде. — Бу ниндидер яңа җыр,— диде Дилбәр, әсәрләнеп.— Минем моны ишеткәнем юк. Их, магнитофонны алмадык. Матур җырлый... Алар сулулары кабып, клуб янына килеп җиткәндә, җыр тынды. Кызлар, җәберсетелгән балалар кебек, урам уртасында туктап калдылар. Каян ишетелде соң, әллә клубтанмы? Алай дисәң, клубта ут юк, яшьләр җыелмаган. Җәй көне клубка җыелмыйлар да бугай. Юк, җыр урамда иде. Бераздан ул тагын ишетелде. Клубтан ерак түгел генә бер өй алдына, чирәмгә, кешеләр тезелеп утырган иде. Тәрәзә кырыена беркетелгән гади репродуктордан, моңланып-моңланып уйнаган гармоньга кушылып, бер кыз җырлый иде. Гөлнурлар артка гына утырып, җырны тыңлый башладылар. Юлдаш дигән, ай-һай, баһадирның Кодрәткәе сыйма-а-ай көйләргә... Җырчы кызның нәфис тавышы, бормалы-бормалы тугайларны әйләнеп, торган саен көчәеп, ишелеп-ишелеп килде дә, кинәт ярга бәрелеп чайпалган дулкыннарны хәтерләтеп, үзәкне өзеп, күңелнең әллә кай төшләрен кузгатып узды: Ил онытмас Юлдаш батырлыгын Буыннарга калыр сөйләргә. Кешеләр башларын иеп, онытылып тыңлыйлар иде. Гөлнур үз гомерендә беренче тапкыр җырның чын матурлыгын, җанны тутыра торган сихри көчен тойды. Күнслне сафландырып җибәргән шушы минутларда аның күңелендә искиткеч уйлар терелделәр. «Без җырлыйбыз. Кайгы килгәндә дә, шатлык килгәндә дә җырлыйбыз. Кояшлы көн җыр тудыра. Кояштан башка тормыш булмаган кебек, җырдан башка да тормыш юк. Ә безгә җыр икеләтә кирәк. Чөнки кояш безгә үзенең нурлы йөзен күрсәтми». Тукта, кем сүзләре бу?
12 
 
Кояш нигә нурлы йөзеп күрсәтми? Фучик! Юлиус Фучик! Бу аның караңгы камерада бик азга гына төшкән кояш нуры белән бергә туган кадерле тойгылары... Дилбәр, иелеп, аның колагына пышылдады: — Каян соң бу җыр? Радио юк бит бу авылда. I өлнур дәшмәде, дустының беләгеннән кысып, репродукторга төбәлде. Гармонь өздереп бер сызып алганнан соң тагын элекке салмак моңлы көйгә күчте, тагын җыр тирбәлә башлады. Җырның соңгы авазлары кичке авыл өстендә тирбәлеп, еракларга китеп тынды. Өйдән яланбашлы бер кыз белән гармонь тоткан егег килеп чыкты. Кешеләр урыннарыннан тордылар, шаулашып егет белән кызны урап алдылар. — Фәйзерахман! Дустым! Бир кулыңны! — - Сания! Сания! Бәгырькәем! Тавышлар буталды, ыгы-зыгы башланды, гармонь тоткан егетне дә, кызны да күреп булмас булды. Кызлар аптырап калдылар. Җырның өйдән җырланган булуына ничектер ышанасы килмәде. — Әйдә, барып сорыйк әле,— диде Дилбәр. Гөлнур каршы төште, аның җырдан алган тәэсирен бозасы килми иде. — Кирәкми... Өлгерербез әле... Алар янына таяк атка атланган җиде-сигез яшьлек малай йөгереп килде. Кызлар үзләре фатирга туктаган йортның малаен танып алдылар. — Апайлар, әбием әйтте, чәй суына, диде. Теге абый и кызык: синең атың шәп икән, ди. Ул әле, әбием сыер сауган чакта, сөт сорап эчте. Дилбәр көлеп җибәрде: — Сөтегезне мактадымы соң? — Юк, ул әбиемне мактады. — Фәнис, карале, энем, Фәйзерахманны беләсеңме син?—диде Дилбәр яннан тыраклый-тыраклый йөгергән малайга. Фәнис, бу апай юри сорамыймы икән дигәндәй, шикләнеп карады да, юри түгел икәненә ышангач: — Гармунчы Фәйзи абыйны әйтәсеңме, апай?!—диде. — Әйе, шуны әйтәм. Шәп уйныймы ул?—диде Дилбәр, Гөлнурга терсәге белән төртеп. — Ээ, уйнамас сиңа бар! Аңа чыккан гармунчы да юк. Ул әле мине дә өйрәтәм, диде. Түлке апаең белән кинога барганны әниеңә әйтмәссең, диде. Безне тракторга да утыртып йөртә әле ул. — Ә син курыкмыйсыңмы соң? — Ээ, куркыр сиңа бар! Минем матасиклга да утырганым бар әле. Трактор нәрсә ул! Матасиклда, тотып бармасаң, кипкене җил очырып апкитә... Фәнис таяк атына чыбык белән сукты да сикерә-сикерә чабып китте. — Сиздеңме? — диде Дилбәр, серле итеп.— Фәнис сөйләгән шушы Фәйзерахман инде ул... Гөлнур ишетмәде. Аның уйлары башка нәрсәгә юнәлгән иде. Җырда җырланган Юлдаш батыр кинәт аның күңелен борчый башлады. Монда Таһир белән берәр бәйләнеш юк микән, дип уйлады ул, Таһирның әтисе дә колхоз төзегән елларны һәлак булган шикелле. Кулаклар үтергән, дип сөйләгән иде бугай... Шаршадыга алар кояш баер алдыннан гына килеп кергәннәр иде. Барысы да моның Таһирлар авылы икәнен беләләр иде. Юлда килгәндә дә ул хакта сүз булды. Ләкин берсе дә моңа артык игътибар итмәде. Моңарчы унбиш көн буе экспедиция йөргән башка авылларга ничек карасалар, моңа да шулай карадылар. «Таһир Кавказда йөри инде ул хәзер, безне уйламый да»,—дип куйды Салават. Гөлнурга ошамады бу
13 
 
сүзләр, шуңа күрә ул бу турыда сүз кузгатмады, эченнән генә уйлап килде. Ни генә дисәң дә, ул Шаршады авылына моңарчы узган башка авылларга караган кебек кенә карый алмады. Монда, аның уенча, Таһирның эзләре булырга тиеш иде. Юлдаш батыр турындагы җыр шушы эзнең башлануы түгелме? Капка төбендә алариы Мохтаров белән Фәнис каршы алды. Мохта- ров юл киемнәрен алыштырырга өлгергән, өстенә ак чесуча костюмын киеп алган иде. Фәнис, кулларын болгап, аңа нәрсәдер сөйли иде. Кызларны күргәч, ул әбисенә әйтергә йөгерде. — Я ничек беренче тәэсирләр?—диде Мохтаров, елмаеп. — Искиткеч җыр ишеттек,— диде Дилбәр. — ЯЬып алдыгызмы соң? — Язып бетерерлек кенә түгел... —- Шәп алайса,— диде Мохтаров, Дилбәрнең сүзен шаяруга санап.— Сиңа ошадымы, Гөлнур? Гөлнур күзләрен түбән төшерде. Профессор аның сагыш күләгәсе йөгергән уйчан йөзеннән чыннан да кызларның тормышында зур вакыйга булганын аңлады, хәзергә сораулар белән борчымаска булып, чәй эчәргә чакырды. Чәйне йортның иң зур хуҗасы, тешләре төшеп беткән җитмеш яшьләрендәге Хупҗамал әби әзерләде. — Килен ерак басуга куна киткәнне,— дип сөйләнде ул тустаган белән сөт, тозга ярып пешергән бәрәңгене өстәлгә куя-куя. — Кызым, кая, берәрегез самоварны алып куясыгыз мәллә? Бигрәк тә дәү инде, кечерәген алыйк дип киленгә ничә тапкыр әйттем. Ир-ат булмагач, җитешеп булмый шул. Улым сугышта үлде. Килен’белән генә торабыз. Кызы үсеп җитте инде, яшелчәдә эшли. Бишектә калган малае әнә ничаклы булды. И гомерләр... Ул ишек янында күлмәк җиңен авызына кабып торган Фәниснең башыннан сыйпап узды. Дилбәр, кызарып-бүртенеп, бер чиләк су керешле самоварны өстәлгә китереп куйды. Чәшкеләргә чәй ясады. — Идрис абый, Салават кайда соң? — диде Гөлнур. — Салаватны малайлар төнгә ат сакларга алып киттеләр,— диде Мохтаров, өстәл башына утырып.— Башкорт токымы бит, айгыр күргәч, ашавын да онытты. — Салават батыр яуга бара,— дип көлде Дилбәр. — Барсын әйдә, ат саклаганда әкият күп була анда, язып алып кайтыр,— диде Мохтаров,— кая, әбине дә чакырыйк инде без.... Хупҗамал әби озак ялындыргач кына утырды. — Ирләрдән тел яшереп йөри торган заманнар узды ич инде, әби,— диде Мохтаров, елмаеп. — Анысы шулай инде...— дип куйды Хупҗамал әби. Бер-ике стаканны, ара-тирә генә берәр сүз әйткәләп, тавышсыз гына эчтеләр. Бераздан Мохтаров: — Ничек яшисез соң, әби? — дип сорады. — Я'рый әле хәзергесен,— диде Хупҗамал әби, тешсез авызын мү- келдәтеп,— килен эшләп тора, кызы да кул арасына керә башлады. Башка елларны бик мантып булмады. Узган елгысы ярады. Яңа перси- дәтел куйдылар. Яшь кеше. Бик уңган дип сөйлиләр, чыгып йөрмәгәч, белмим инде мин. — Артистларыгыз күпме, әби? — диде Мохтаров, кызларга күз кысып. — Кайсы әртисләрне әйтәсең, нәнәм, каладан килгәннеме? — Юк, әби, үзегезнең артистларны. Каланыкын көн саен күрәбез. — Шулай булыр анысы... Былтыр да каладан ике-өч җегет килгәнне. Сорашып киттеләр, җырулар, бәетләр язып. Шулдыр алайсам...  
14 
 
Җыру турысына алдатмыйлар. Көн буе җырлыйлар, төп буе җырлыйлар. Кайчан йоклап, кайчан торалардыр — аптырашлы. Без яшь чакта андый галәмәтне күрмәдек. Әбинең җавабы Мохтаровка ошап китте. —' Шулай да, әби, сездә иң атаклы җырчы кем инде? Әби уйга калды, чандыр беләге өстенә сызганып куйган җиңен төшерде. кулына тоткан печеньесен әйләндергәләп: — Бер генә дә әйтәлмим, нәнәм. Күп бит алар,— диде. — Фәйзерахман дигән гармоньчы егетне белмисеңме, әби?—дип Дилбәр дә форсаттан файдаланырга уйлады. — Кайсы Фәйзерахман булыр икән ул? Шакмак Фәйзерахманны әйтмисендер кана? Ә-ә-ә! Шул инде алайсам, шул! Әтисенә ошаган, гармунчы дип сөйлпләрие. Алай булса, беләм, ник белмәскә: шайтан такмагының утаманы ул. Җырлый да, гармунын да уйный, ырадиу куйган дип тә әйтәләр аиы. Тырупкага гармун уйный ди, шул урамга ишетелә, ди. Анысы бер хәер, түлкә аиы бик узынган җсгет диләр. Ыәчәл- никләрне санга сукмый, ди... Әби эш белән өялдына чыгып киткән арада Дилбәр Гөлнурга төртте: — Шул инде, әйттем бит мин сиңа. Баягы Фәйзерахман шул инде. — Нигә син бик шатланасың әле аңа?—диде Мохтаров, көлеп.— Әллә танышып та өлгердегезме? Кинәт урамда гармонь сызып җибәрделәр. Дилбәр түзмәде, үрелеп, тәрәзәне ачты. Кичке урамның шыпырт авазларын, өй түрендәге өянке яфраклары шыштырдавын, ерактан ук ишетелгән трактор гөрелтесен — барысын-барысын күгмеп, авыл өстендә моңлы көй йөзә башлады. Оста уйнаучы кулына килеп эләккән назлы гармонь уйга чумгандай, әкренәеп, моңаеп, бер урында оеп торды да, яңадан көчәеп, тагын якыная башлады. — Фәйзи абый уйный, Фәйзи абый!—дип йөгереп керде Фәнис. Мохтаров чәйле тәлинкәсен бер читкә этеп куйды. — Хис белән уйный,— диде ул, якынаеп килгән музыканы тыңлап.— Танышырга кирәк аның белән. Кызлар җавап биреп өлгергәнче, ул урыныннан торды, чөйдән эшләпәсен алып, таягын тотып, урамга чыгып китте. Ачык тәрәзә аша аның аксый-аксый өй түреннән узганы күренде. Гармонь тавышы кинәт килеп чыккан кебек кинәт туктады. Кызлар Мохтаровиың гармоньчы янына барып җитүен аңладылар. Ләкин гармоньны Мохтаров туктатмаган иде. Ул үзе, егетне югалтудан куркып, тиз-тиз атлый иде әле. Эңгер куелыгында ул бер капка төбендә кеше барлыгын шәйләп, якынрак килде. Кара киемле, күн итекле берәүнең, башын иеп, скамьяда тәмәке тартып утыруын күрде. — Нихәл, иптәш? — диде /Мохтаров, аның каршында туктап. Тәмәке тартучы башын күтәрде, аның йөзен аермачык күреп булмый иде, ләкин кыяфәтендә тазалык, ныклык сизелә иде. — Сезгә кем кирәк? — диде ул карлыккан калын тавыш белән. Мохтаров шул мәлне скамьяда мехы ачыла төшкән гармоньны күреп алды. — Гармоньчы Фәйзерахман кирәк иде. Егет сагаеп калды, гармонен тезенә куеп, каешларын төймәли башлады. — Сез Казаннан түгелме? Мохтаров, танышу өчен җай чыгуга шатланып, скамьяга килеп утырды. — Әйе, Казаннан. Егет сүнгән тәмәкесен кабызырга дип шырпы эзләргә тотынды. Кесәләренә шап-шап суккалап, тагын сорау бирде:  
15 
 
— Сез профессор түгелме? Профессор килде дигәннәр иде. Бу ничектер' уңайсыз сорау иде. Мохтаров, җаваптан качарга теләп, егеткә сигарет тәкъдим итте. — Тартмыйм мин аны, йомшак ул,— диде егет, ниһаять шырпысын табып. Мохтаров ут яктысында аның киң маңгайлы, кырыс йөзен күреп калды. Беркавым сөйләшми тарттылар. — Алаай,— дип сузып куйды Мохтаров бераздан. —- Әгәр профессор булсагыз, әйтегез әле,— диде егет кинәт.— Кол хозга уполномоченный кирәкме? — Колхозына карап,— диде Мохтаров, туры җавап бирмичә. Егет тирән итеп эчкә төтен суырып алды, тәмәкесе чытырдап китте. — Ә минемчә, кирәк түгел. — Ни өчен? — диде Мохтаров, аңламыйча. — Эшкә мишәйт итәләр алар. Егет кисәк кенә профессорга таба борылды. — Менә безгә ел саен районнан уполномоченный җибәрәләр. Ә ул безнең эшне белми. Гомергә аның кабинетыннан чыгып караганы юк. Авылга килә дә сырлапсырлап таяк юнып йөри... Мохтаров тез арасына кыстырган таягын скамья кырыена алып куйды. — Я, я? — диде ул, елмаюын яшереп. — Начальниклар бик күп,— диде егет, аның тавышы ачулы яңгырады,— тегесе дә өйрәтә, монысы да өйрәтә. Үзләре кырга килеп карамыйлар. Мытыес директоры бер көн була, уполномоченный басуда ике көн була, райком секретаре машинасыннан да төшми, эшләпәсен болгап кына китә. Әйтәм ич, эшнең җаен белмиләр, Фәйзерахманны гаепләргә тотыналар. Фәйзерахман хезмәт дисциплинасын бозган, Фәйзерахман уполномоченныйга буйсынмаган... Әйтегез әле пожалыста, кем хуҗа тракторга? Минме — трактор бригадиры, уполномоченныймы — таяк юнып йөрүче? Ату исә шулай килеп чыга: уполномоченный килә дә тырмага алып китә, башкасына алып китә, рөхсәтсез-нисез икенче эшкә күчерә. Шулай йөрийөри, тракторның башы әйләнеп, радиаторы ага башлады. Әйтсәң, көләләр. Бер дә көлке түгел. Перерасход диләр, гарю- чииы әрәм иткәнсең диләр. Сатканмы мин аны, эчкәнме? Җирнең разные бар: карасы бар, сутлы кызыл балчык бар. Килеп керәм сутлы балчыкка, үзәкләргә үтә, уба гына гарючины, хет елап үл; колхозларда еллар буе сөрелми яткан ташландык җирләр азмыни? Ул, хәл җыйгансыман, тәмәкесен суырып, туктап торды. Мохтаров, Хупҗамал әбинең «узынган җегет дип әйтәләр аны» дигән сүзләрен исенә төшереп, уйга калды. Егетнең сөйләвендә хаклык бар кебек тоелды аңа. Фәйзерахман әйтәсе сүзен әйтеп бетермәгән икән әле, бераздан тагып сүз башлады. — Уполномоченныйны сүгеп җибәргән өчен миңа выговор бирделәр. Төкермим дә мин аңа. Хет кырыкны бирсеннәр. Дөрес выговор түгел ул. Алар сүзе белән йөрсәң, колхозчыны авыр хәлдә калдырасың. Кем гаепле булачак монда: уполномоченныймы, мытыес директорымы, әллә тракторчы белән председательме? Билгеле, без. Уполномоченный районга китә дә поса, директор кабинетына бикләнә. Бөтен бәла председатель белән тракторчыга кала. Ник дисәң, без шушы авылда яшибез, колхозчы белән көн саен очрашып йөрибез. — Шуны бит аңларга теләмиләр,— диде Фәйзерахман, кинәт юашланып.— Йөрәк әчетә, иптәш профессор. Авылга ел саен әллә ничаклы галим килә, зарыңны сөйли башласаң, сүзне икенчегә боралар. — Галимнәрне яратмыйсың алайса?

1б 
 
— Яратмыйм дип... Безгә файда китерерлек булмагач... — Мин менә, мәсәлән, сиңа нәрсә белән ярдәм итә алам? Авыл хуҗалыгы белгече түгел мин. — Булмаса соң?! — диде Фәйзерахман, гаҗәпләнеп.— Агроном булу гына дигәнмени! Сөйләгән сүзне тыңлап торсын ул, уйлап карасын. Менә иртәгә безнең мытыеста киңәшмә була, мин әйткән нәрсәләр турында сүз булачак анда. Киләсезме менә шуңа? — МТС еракмы соң сезнең? — Моннан унике чакрым. Мохтаров икеләнеп калды. Унике чакрымны ул авыру аягы белән җәяү бара алмаячак. Эш вакытында колхоздай ат соравы да уңайсыз, машина туры киләме, юкмы? — Җәяү бара алмыйм бит мин,— диде Мохтаров, уңайсызланып. — Галимнәрнең җәяү йөрмәгәнен беләм мин. — Юк, анда түгел эш. Аягым сәламәт түгел минем... Фәйзерахман, ник әйткәненә үкенгәнсыман: — Сугышта булдыгызмыни? — диде. — Күрергә туры килде, туган. Алар беркавым тын утырдылар. Фәйзерахман башын түбән иеп, итек башы белән җирне ышкый башлады. — Сез мине гафу итегез, иптәш профессор, йөрәк әчеткәннән генә әйткән идем. Әгәр инде барып карарга теләгегез булса... мин сезне үзем алып китәм, мотоцикл бар минем. — Ул чакта баш өсте, барам. — Тулько безгә иртәрәк кирәк инде. — Ничәдә? — Биштән дә калырга ярамый. Минем тракторчылар янына кереп чыгасым бар. — Була, була,— диде Мохтаров, урыныннан торып. Фәйзерахман да күтәрелде. — Шатландырдыгыз, иптәш... профессор... билләһи әгәр... Гафу итегез инде... Минем тагын бер соравым бар иде. Сезне җыр җыя дип ишеттем, дөресме ул? — Шулайрак... — диде Мохтаров, әкрен генә. Әле генә сөйләшкән сүзләрдән соң бу нәрсә аңа ничектер вак бер әйбер кебек тоелып китте. — Минем шундый бер уехМ бар әле,— диде егет,— әгәр шуны тормышка ашырырга ярдәм итсәгез... Мин сезгә җырны капчыгы белән биреп җибәрә алам... Мактана дип уйлый күрмәгез, чыннан әгәр.. Алар кул биреп хушлаштылар. Мохтаров үзенең учында егетнең каты, көчле кулын тойды. Авыл инде йоклый иде. Кайдадыр ялкау гына бер эт өреп куйды. Баш өстеннән лоптырдап ярканат очып китте. Фәйзерахманның җиргә күн итек белән каты-каты басып барган аяк тавышы ерагайганнан- ерагайды. 
18 Гөлнур, күзләрен ачып җибәргәч, беренче мәлне кайда икәнен аңламыйча, тирәягына карангалап, уйланып ятты. Тып-тып итеп сәгатьме- нәрсәдер йөргәне ишетелә, кайдадыр агач яфраклары шыбырдый, тавыклар кытаклый иде. Күз ияләнә төшкәч, колгага киндерә белән элеп куйган төенчектән чиләккә су тамып торганы күренде. Ә! Өй алдында ята икән ул. Хупҗамал әби, иртүк торып, эремчек сыгарга куйган икән. Чолан һавасы салкыпча иде. Аяк буыннарында, бөтен тәндә рәхәт бер арыганлык, иркәләнәсе килү сизелә иде.. Ул дустына таба борылды. Дилбәр, кулларын балалар кебек як-якка ташлап, изрәп йоклый иде әле.

 
Өй ишеген әкрен генә ачып, Хупҗамал әби чыкты, ишек ачканда бөркелгән күз камашлыргыч яктылыкта аның гәүдәсе төенчек кадәр генә булып күренде. — Гөлкәйләрем, тормыйсыгызмы әле? Хуҗагыз китте инде, теге җегет тә китте. — Кая киттеләр, әби? — Белмим шул. Иртүк Фәйзерахман килгәнне. Машинасына утыртып апкитте, икесен дә... . Гөлнур, Хупҗамал әби кереп киткән ишеккә карап, тагын бераз иркәләнеп ятты да, үрелеп, баскыч аратасыннан күлмәген алды, киенеп ишек алдына чыкты. Кояш инде биек күтәрелгән, яхшы ук кыздыра да башлаган иде. Каяндыр югарыдан, бер якынаеп, бер ерагаеп, тургай сайраганы ишетелә иде, әйләнә-тирә шундый тыныч, шундый тын иде, Гөлнур бу рәхәттән аерылырга теләмичә, ялан аякларын асылындырып, болдырга килеп утырды. Йорт нигезендә комда йокымсырап утырган зур гына ак песи кунак кызга иренеп кенә күзен ачып карады да тагын йомды. Гөлнур, аның бер колагы юк икәнен күреп, гаҗәпләнеп куйды. Хупҗамал әби, беләкләрен сызганып, кош-кортка җим сибәргә чыкты, көйле тавыш белән тавыкларны чакырды: — Ти-ти-ти-ти-ии! Ти-ти-ти-ти-тиии! Келәт асларыннан, лапаслардан, капка артыннан ак тавыклар йөгерешеп чыкты, кукыраеп, бер як канатын җиргә кадәр асылындырып, купшы әтәч килеп җитте. — Әби, песинең бер колагы нишләгән аның? — диде Гөлнур. — Күсе белән сугышканнар, нәнәм,— диде Хупҗамал әби, җимен сибә-сибә.— Күсенең бәк усалы туры килгән, колагын өзеп алган. Ярасы төзәлде инде... — Бәк кыздыра әле,— диде ул бераздан, кулын каш өстенә куеп.— Яумагае әле... — Яңгыр болыты күренми бит, әби,— диде Гөлнур сирәк кенә йөзгән аксыл болытларга карап. — Аңа карамый ул, кызым. Чәйне кичәге урынга, урам як тәрәзә буена әзерләделәр, биредән әйләнә-тирә яхшы күренә иде. Каз үләне түшәлгән урамның икенче ягында, йорт алларында шомырт, миләш, сәрби агачлары тын гына утыра, бер койма буенда кызыл бозау, муенын сузып, күшәп тора иде. Урамны күзәтеп утырган Дилбәр, кинәт әсәрләнеп: — Карале, Гөлнур, карале бер генә, кояш баешыннан нинди болыт килә,— диде. Гөлнур, тәрәзәдән башын тыгып, ерак күк читенә карады. Чыннан да, ярты күкне иңләп кара болыт күтәрелә иде. Күкнең әле икенче яртысында кояш иде, ерак буадагы казлар, аннан арырак иген басулары караңгы болыт фонында зур бер прожектор белән яктыртылган сәхнә декорацияләресыман күренә иде. Болыт бик тиз яшәрә. башлады. Җил белән шапылдап ябылган тәрәзә капкачын бәйләп йөрүче Хупҗамал әби, кинәт дуамал селтәнеп алган яшен камчысыннан куркып, өйгә йөгереп керде, дерелдәгән иреннәре белән нидер пышылдап, тәрәзәләрне сыпырырга тотынды. Тәрәзәгә эре яңгыр тамчысы китереп бәрде. Түбәнәеп калган күк гөмбәзенә утлы күмер белән сызган төсле, сынык сызыклар ясап, уалу- чан коры яшен атылды, шуның артыннан ук шашкын бер дуамаллык белән нәрсәдер чатырдап китте дә, күк йөзе тәмам актарылган кебек, орып-бәреп яңгыр коярга тотынды. Тугыз-ун минут үтмәгәндер, урамга атлап чыкмаслык гөрләвекләр агып төште. 
П
2. ,С. Ә," № 12. 

18 
 
•— Менә син ходаның рәхмәте,— диде Хупҗамал әби, каядыр, еракка китеп гөлдерәгән күкрәү тавышына колак салын.— Дәрья елгасы ясады да куйды... Яшенләп-давыллап килгән яңгырның күкрәүләре тынгач, аяза дип өметләнгәннәр иде, аязмады, куе кара болытлар җәелеп сыекланды да һаваны төтәп торган дымсу пәрдә томалап куйды. Беркая да чыгып йөрерлекне калдырмады. Кызлар, эшләрен алып, Хупҗамал әбинең печәнлегенә менеп киттеләр. Биредә түбә өрлекләренә, аркылы араталарга кемнеңдер хәстәрле кулы юкә миллекләре, мәтрүшкә үләннәре, кипкән шомырт һәм чәнечкеле гөлҗимешләр элеп куйган иде. Дымсу һава аларны тергезеп җибәргән, печәнлекне чәчәк исе, бөтнек исе, шомырт исе белән тутырган иде. Гөлнур, халат итәге белән ялангач аякларын ябып, китап укып утырды, Дилбәр чигү чикте. Дилбәр—кала кызы. Экспедициядә йөргәндә ул авыл кызларының егетләргә янчык бүләк итү гадәтләрен белеп алды. Каяндыр кара сатин табып, бик дәртләнеп янчык чигәргә тотынды. Янчыгының читенә ал, кызыл, яшел тасмалар тегеп чыкты. — Гөлнуркаем, карале, Мостафа алыр микән моны?—ди ул. — Мостафа тәмәке тартмый бит ул... — Тартмаса соң!.. Тәмәке салырга әрәм дә әле бу! Миңа шундый янчык бүләк итсеннәр иде әле, нәрсәгә тотарга икәнен белер идем. Кулымнан төшерми йөртер идем, ридикюль урынына. Менә кара, мин аңа Рамай җырын чигеп язам әле... — Әй, җүләр кызый, җүләр кызый!—диде Гөлнур, китабын печән өстенә куеп.— Тагын берәр ай экспедициядә йөрсәк, син әллә нәрсәләр уйлап чыгарырсың әле... Ләкин ул күңеленнән Дилбәрнең бу эшен хуплады. Ул үзе дә чигәр иде, берне түгел, унны, егермене, утызны чигәр иде, яратсын гына иде аны Таһир. — Ә син чикмәс идеңмени?..— диде Дилбәр, гаҗәпләнеп. — Кемгә чигим мин? — Ә соң Таһирга? Гөлнур дустының кояшта янып кубалакланган борынына моңсу гына карап торды да күзләрен читкә алды. Дилбәр авыр сулап куйды. — Синең урынында булсаммы, Гөлнур? Мин Таһирны, билләһи, дулатып йөртмәс идем. Сагайский биетер идем мин аны. Яраткан җеге- темне җибәрәмме соң! — Юкны сөйләмә, зинһар,— диде Гөлнур, әкрен генә. Шыгырдап капка ачылды. Дилбәр, муенын сузып, ишегалдына карады. Башына капчык бөркәнеп, Салават кайтты, йөгереп лапаска керде, утын әрдәнәсе өстенә лычма су булган капчыгын салып атты, печәнлектән башын сузып торган Дилбәрне күреп: — Әй, өшегән тавыклар, сез нишлисез анда? — дип кычкырды. Дилбәр аны кулыннан тартып печәнлеккә меңгерде. — Кайларда булдың, давай докладывай?!. Салават, тын алырга ирек бирегез дигән төсле, битеннән су тамчыларын сыпырып төшерде дә, аягын күлмәк итәге белән төреп утырган Гөлнурның каршысына килен: — Нәмә бирәсез, яңалык әйтәм? — диде. — Бирербез менә сиңа «нәмә!» — диде Дилбәр, йодрыгын күрсәтеп.— Төне буе, көне буе югалып йөр дә, без сиңа «нәмә» бирербез... Ләкин үзе түзмәде, яшереп куйган җиреннән янчыгын чыгарды. Салават сызгырып куйды.   Фью! Монысы тагын нәмә? Мочтакка хыянәт! Авыл егетләренә кашыгың төштемени инде?  
19 
 
—- By, беләсең килсә, Мостафага сюрприз! — диде Дилбәр, янчыкны Салаватның борын төбендә селкеп. Шуңарчы тавыш-тынсыз көтеп утырган Гөлнурның сабырлыгы бетте. — Сез нәрсә кылтаясыз соң? Сөйлә әле яңалыгыңны, Салават,— диде. — Ә мин Юлдаш батыр турында җыр ишеттем,— диде Салават, тантаналы кыяфәт белән.— Ә сез монда өшеп утырасыз... — Ип! Без аны кичә үк ишеттек инде,— диде Дилбәр, борынын кыерып.— Җырлаганнарын да тыңладык. — Тукта инде, Дилбәр. Сөйләргә ирек бир инде,— диде Гөлнур. — Сөйлә әйдә, сөйлә! — Без Идрис абыйны белмәйбез икән әле,— диде Салават, печән өстенә утырып.— Айяй хәйләкәр кеше икән ул. МТСта булдык без, директор кабинетында. Колхоз уполномоченные белән Фәйзерахман дигән тракторчы егетнең даулашканын тыңлап утырдык. Идрис абый уполномоченныйны төп башына утыртты. Вот утыртты. Фәйзерахман уполномоченныйга буйсыпмай икән. Уполномоченный трактор белән комбайнны бодай кырына күчерә, Фәйзерахман бирмәй. Уполномоченный куркыта, Фәйзерахман курыкмам... — Нәрсә дип куркыта уполномоченный? — «Икмәк задаииесен өзәсең! Бодай тапшыруны өзәсең! Мин сине судка бирәм! Мин синең ахмак башыңны төрмәдә черетәм!»—дип куркыта. Фәйзерахман курыкмай, мыегын да селкетмәй: «Күчермим дә, и все!»—ди. Шунда Идрис ага Фәйзерахманга сорау бирә: «Күчермәвеңнең сәбәбе нәрсәдә соң?» — ди. Чөнки тегеләр бер-берсенә акыралар, сәбәбен аңлатып бирә алмыйлар. Фәйзерахман бу сораудан акылына килә дә әйтә: «Без бүген арыш кырында урабыз, ди, гектарыннан унбиш центнер чыга, ди. Ярый, иртәгә арышны калдырып бодайга күчтек, бодай задаииесен тапшырдык, шуннан соң дүрт-биш көннән арышка күчәбез, ди. Ә арыштан, ди, ул чакта инде унбиш центнер түгел, тугыз- уи центнер гына чыга»,— ди. Шунда Идрис ага тагын сорау куя: «Кая киткән соң арышның биш центнеры?» — ди. «Кая китсен,— ди Фәйзерахман,— без болганып йөргән арада арыш өлгерүнең аръягына чыккан, комбайн канаты орыну белән шыбырдап җиргә коела»,— ди. Шунда Идрис абый урыныннан тора, каш астыннан күзләрен кысып, уполномоченныйга карый: «Бу ничек соң, иптәш уполномоченный, үзегез дәүләт интересы турында сөйлисез, үзегез дәүләт белән колхозчыны капма-каршы куясыз?» — ди. «Минме каршы куям, минме? — дип җикеренә уполномоченный, күзләре футбол була, үзе Идрис абыйның такыр башына нәфрәт белән карап тора,— мин, абзый кеше, беләсең килсә, ун ел заготживсырьеда эшлим, ди, бер тапкыр кисәтү дә алганым юк, ди. Фәйзерахманга ашарлык булып карый, — менә шундый чибәр егетләр аркасында бәлагә эләгерсең, алдый ул, арышның коелганы юк, коелырга уйлаганы да юк»,— ди. Фәйзерахман кесәсеннән бер көлтә кәгазь чыгарып сала, уполномоченный кушуы белән комбайн күчерү аркасында былтыр нәрсәләр килеп чыкканны фактлар белән раслап бирә. Ә факттан кача алмыйсың инде. Менә шул. МТС директоры комбайнны арыштан күчермәскә риза булды, бодай уру өчен өстәмә көчләр табарбыз, диде. 14 Фәйзерахман сөенде: «Рәхмәт, иптәш профессор, ярдәм иттегез!» — ди. Яңгыр килә дип тә тормады, безне мотоциклына утыртып, буран уйнатып алып кайтты. Авыл башына кергәч кенә яңгырга эләктек... Салават, печән арасыннан кипсә дә төсен җуймый сакланган зәңгәр чәчәк табып, кулында бөтерә башлады. Көн аяза бугай, түбә ярыкларыннан якты тасма булып, кояш нурлары килеп төште.  
20 
 
— Ә Юлдаш батыр турындагы җырны каян ишеттең? —диде Гөлнур, уйчан гына. — Шул инде, Фәйзерахман сөйләде. Анда җыр бер капчык. Безгә әле ул тагын унлап кещепе күрсәтте. Алар янына да барабыз әле. Идрис абый Шаршадыдан бер атнасыз китмибез, диде. — Шулаймыни?! — диде Гөлнур, сөенеп.— Бер атнасыз китмибез, дидеме? — Әйе, китмибез, диде. Бу авылда Фәтхи исемле карт коммунист бар икән, ул Юлдаш батыр җырының тарихын белә икән. Кич белән шунда барабыз. Бераздан арып-талып Мохтаров кайтты. Ләкин аның чырае якты иде. — Кызлар, сезне яңгыр агызып алып китмәдеме? — дип шаяртып та куйды. Чәй янында ул, көтмәгәндә, Таһир Юлдашев турында сүз кузгатты. Юлдашевның кулаклар үтергән әтисе, улының ВУЗ бетерүен күрү бәхетенә ирешә алмыйча, быел язга таба үлеп киткән әнисе турында сөйләде. Гөлнур да, Дилбәр дә аны тәэсирләнеп тыңладылар. — Авыл үзенең бәхете өчен көрәшкән кешеләрне онытмый,— диде Мохтаров, әкрен генә. — Таһирның әтисе турында җыр чыгарганнар. — Юлдаш батыр җыры шулмыни?—диде Гөлнур, дулкынланып. — Син каян беләсең аны? — Сезгә кичә әйткән идек ич... — Әйе, шул инде алайса,— диде Мохтаров, урыныннан күтәрелеп.— Фәтхи абзый аның каберен күрсәтергә булды. Барып кайтырга кирәк... Кичкырын, җыелышып, зиратка киттеләр. Бер күзенә ак төшкән, озын буйлы, какча йөзле Фәтхи абзый юл буе университет турында, авылдашы Юлдашев турында сорашып барды. Гөлнурга Таһир турында әйтелгән һәрбер сүз кадерле иде. — Безнең авылда аның университет бетереп кайтуын бик көтеп торалар инде,— диде Фәтхи абзый,— сугыш елларында бик булышты ул безгә... Мохтаров дәшмәде. Башын гына селкеп барды. Урам яңгырдан соң чистарып, яшәреп киткән, хуш ис белән тулган иде. Тын иде. Шундый тый иде, күңел тетрәүләре белән азапланган йомшак нервылы кешеләрнең дә җаны тынычланырлык иде. Авыл башына килеп чыктылар. Салкын сулы чишмә яныннан узып, зәңгәр рәшәткә белән әйләндереп алган агачлык янына килделәр. — Менә шушында ята инде безнең Юлдаш батыр,— диде Фәтхи абзый, көрсенеп.— Олы юл буена күмдек. Авыл халкы шуны сорады. Яшел ябалдашлы яшь агачлар арасыннан кабер ташлары күренде. Ташларда язулар бар иде: 
«Коммунист Юлдаш Шәрәфиев. 35 яшендә кулаклар кулыннан һәлак булды». Аның белән янәшә икенче бер яңа кабер өстендәге ташка: «Камилә Шәрәфиева» дип язылган иде. Гөлнур бераз астарак, ташка чокып язган язуда Таһирның кулын таныды: 
«Бар күңелләрдән җылы, Йомшак синең кабрең ташы». Барысы да тын гына карап тордылар. Куак яфраклары, батырлар турында истәлек сөйләгәндәй, әкрен генә шыбырдаштылар. 
21 
 
19 
Таһир Юлдашев студентларның туристлык походыннан август I ахырларында кайтты. Казан сагынылган иде. Поезддай килеп төшү белән аны кайнап, гөрләп торган вокзал каршы алды. Казан вокзалы. Ак яулыкларын эчкелләп бәйләгән авыл ' кызлары, капчыклы, күн итекле, кырыс йөзле авыл агайлары, чиста итеп киенгән йөзәрләгән кеше арасыннан, эшләпәләр, макентошлар, ялтыр йозаклы чемоданнар арасыннан аерылып, таныш һәм якын бу- I лып күзгә ташланды. Вокзал каршындагы бәләкәй бакча; бакча буена тигез рәт булып тезелгән такси машиналары, пассажирлар тирәсендә • бөтерелеп йөрүче әрсез шоферлар, мактый-мактый мороженый сатучы юан хатыннар — болар барысы Казанныкы, ул сагынып кайткан Казанныкы иде. Аркасына рюкзак аскан, бите-башы чуен китеге төсле булып кояшта янган япь-яшь, тап-таза егеткә кешеләр ягымлы итеп елмаеп уздылар. ! Кем белә, бәлки алар аның ял бәхетенә кызыгалардыр, «Җәй кояшы килешкән егеткә!» — дип сокланалардыр. Ни уйласалар да уйласыннар, алар бик матур итеп елмаеп узалар, Таһир үзе дә аларның елмаюын буш итми, һич тә саранланмыйча, эчкерсез елмаю белән елмаеп : атлый. Тар урамнар киң аңа бүген! Поезд Казан вокзалына якынлашып килгәндә үк аның күңеле җил- кенә башлаган иде инде. Үзен беркем дә атап каршы алмаячагын белсә дә, ул бүген бәхетле иде. Каршы алачак бер кеше турында уйлау, монда булмаса, торакта, торакта булмаса, университетта кем дә булса каршы алыр, сиздереп шатланмаса, эченнән шатланыр, шатлыгы йөзенә чыкмый калмас дип ышану — менә нәрсә бәхетле итте аны бүген! Хыял! Кешеләргә күпме бәхетле минутлар бүләк итәсең син, кешеләрнең тормышын бизәп, куаныч белән яшәтәсең син! Билгеле, Таһирны тулай торакта да беркем дә каршы алмады, иске танышлар әле килеп җитмәгән иде, университетта укулар башланырга ’ биш-алты көн вакыт бар иде әле. Бу хәл Таһирга күңелсез тоелмады. Аны каршы алмадылар, дип әйтү дә бик үк дөрес булмас. Ә аның соң ике-өч ел буе ияләнеп яшәгән бүлмәсе! Ә аның соң тумбочкасы, беренче көн университетка килгән елларны хәтерләткән буш койкалар, яңа буяу исе, ап-ак итеп агартылгаи стеналар. Ә комендант хатын тетя Шура! Урынсыз калудан куркып бер атна элек килгән ак йөзле яңа студентлар арасында иске танышын, ял итеп, чибәрләнеп килгән «иске» студентны күреп пичек яктырып, көләч йөз белән исәнләште ул, ордер- фәлән таләп итмичә үк урын-җир бирде, үз кул астында ремонтланган чиста бүлмәләрне күрсәтеп, туктаусыз сөйләнеп йөрде. Яна уку елын башларга дип көр күңел белән кайткан студент егет өчен бәхет түгелмени болар, шатлык түгелмени болар! Җилкәдән рюкзакны салып, урын-җирен көйләп җибәрү белән, ул, шәһәр белән танышырга дип, урамга чыкты, беренче эше итеп университет янына йөгерде. Август аенда Казанда яңгырлар мул яуган ахрысы, бакчалар ачылып, агачлар тагын да күперебрәк киткән. Урам яшьләр белән тулган. Казан каласына тагын яшьлек яме өстәлгән. Вузга беренче мәртәбә килүче яшьләр. Таһирга нинди таныш сезнең хисләр. Күңелле чаклар! Хыялың белән зәңгәр томан эчендә йөзгән чаклар! Шәһәрнең биек җиренә, «Чернышевский» урамына урнашкан ак колонналы йорт! Аның хисапсыз күп аудиторияләре, уку заллары, музейлары, яшел бакчалары. Аның кешелек дөньясы гомер буе онытмаслык бөек ачышлар ясаган галимнәре. Неивклнд геометриясен туды- ручы Николай Лобачевский дөнья фәне күгенә шушыннан күтәрелгән,
22 
 
рус әдәбиятына мәңгелек дап алып килгән Лев Толстой шушыннан узган. Революция даһие Ленин кешелекне таңга калдырган тиңсез көрәшен шушында башлап җибәргән. Ерактагы якты утлар төсле, болар барысы сине кызыктыра, чакыра, әйди, ләкин әле син беренче көннәрне бу тарихи бинада уку бәхете эләгүенә берничек тә ышанмый йөрисең... Беренче мәртәбә бу йортның бусагасын, изге урынга кергәндәй. тирән хисләр белән, эчке бер дулкынлану беләи атлап керәсең... Яңа уку елы башлана, һәркөн иртән иркен вестибюльгә куелган гаять зур Ленин, гайрәт белән кулын алга сузып, сине үз факультетыңа озатып кала, бик күп егетләрне, бик күп кызларны озата ул шулай. Университетның зур-зур аудиторияләре, лабораторияләре, музейлары, меңләгән кешене йотып алганчы заллар гөр килеп тора. Бераздан гөрелте тынгандай итә. Бары тик швфшр будкасында ара-тирә телефон шалтырый, яки лекциягә соңгарган берәр студентның тынып калган озын коридорлар буйлап йөгереп узган аяк тавышы гына икенче-өченче катларга җиткәнче ишетелеп тора. Шуннан соң бар да тына. Әйтерсең, бу бөек йорт, яңа бер ташкынны кабул итү өчен, беразга тикле тынып хәл җыя. Ләкин бу беренче карауга гына шулай, һичкайчан тынуны белмәгән, ярларын ашап, юлында очраган кантар- каитар ташларны актарып, баштүбән ташланган тау елгасы кебек, монда да тормыш йокымсырап ятуны белми. Ел саен ашкынып, белемгә сусап килгән меңнәрчә яшьләргә тормыш путевкасы хәзерләп, тарихи бүлмәләрдә тормыш, тау елгасы «ебек, ярсып кайный... Быел университет Таһирга тагын да матурланган, пөхтәрәк булып киткән кебек тоелды. Стеналар, аудиторияләр күз камашырлык ак итеп агартылганнар, сыек яшел панельләр үткәрелгән. Тарих-филология факультеты, уртадагы стенасы алынгач, ничектер киң, иркен, мәһабәт булып калган иде. Таһир университетка бер генә тапкыр килмәде. Көй саен бер әйләнеп чыга торган булды. Китапханәне карады, кабул итү комиссиясенә кереп, татар бүлегенә кайсы районнардан, ниндирәк укучылар кабул ителүе белән кызыксынды, профкомга кереп, ордер алып чыкты. Билгеле, көн саен университетка килүенең сәбәбе гади бер кызыксыну гына түгел иде, ул көн саен көтте, группадашларыннан берәрсен очратмаммы дип өметләнде, ә инде рияланмыйча, эчеңдәген яшерми әйткәндә, ул фольклор экспедициясеннән кайтучыларны көтте. Гөлнурны көтте. Бу очрашуны ул хыялы белән мең төрле итеп күз алдына китерде. Бер караганда, Гөлнур зәңгәр башлыктан, кулына сумка тоткан хәлдә килеп басты, икенче юлны — яланбаш итеп тә күз алдына китерде ул аны һәм шундук кәефе кырылып китте. Язын, Гөлнурлар экспедициягә киткәндә, кызларны озатып калырга дип, ул вокзалга төшкән иде, моңарчы аңлаша алмый йөрүләрнең чүп-чар әйбер икәнен кызга туп- туры әйтеп бирергә теләгән иде. Ләкин шунда Гөлнурга чәчәк бүләк итеп торучы Айратны күреп алды да, үз күләгәсеннән үзе курыккандай, атылып, перроннан чыгып китте. Шул бер күренеш аны күпме газапка салды. Гөлнурның бюро утырышындагы чыгышын әрнү белән кабат искә төшерде. Юкка тилереп йөрисең, Гөлнур сиңа пар түгел ул, аңа Айрат кадерле, Айратның даны бик кадерле аңа, дигән уйны тукып торды шул күренеш. Тик Кавказның ишелепишелеп күтәрелгән тауларында йөргәндә, кояш нурында якты тасма сузылган диңгез буенда кояшта кызынып ятканда Айратның күләгәсе юкка чыкты, күз алдында зәңгәр башлыгы белән Гөлнур гына басып калды һәм аның образын ул үзе белән бергә Казанга саклап алып кайтты. Тиздән, бик тиздән ул килергә тиеш, алар очрашырга тиешләр иде. Университеттан кайтып килешли, ниһаять, бер көнне ул, профессор Мохтаровны урамда очратып, чиксез шатланды:


 
— Исәнмесез, Идрис абый!—дип кояш кебек балкып исәнләште,— Экспедициядән кайттыгызмыни? — Кайттык, бик әйбәт йөреп кайттык, авылларны күрдек, әйбәт кешеләр күрдек,— дип, Л1охтаров та үз нәүбәтендә бик якын итеп, кул кысышып күреште һәм Таһирны баштанаяк күздән үткәрде. Кайтарма якалы ак күлмәк кигән озын гәүдәле егетнең кояшта янып каралган, яктырып, ачыкланып киткән озынча йөзенә эчке бер соклану белән карады профессор һәм, аның кулын үзенең көрәктәй дәү учында тоткан килеш, җибәрмичә, озак кына селкеп торды. Таһир да ул арада профессорны күзәтеп өлгерде. Ак чесуча костюм һәм костюм өстенә җилбәгәй салган зәңгәр яка аны яшәртеп җибәргән иде. — Я, Кавказ ошадымы, Каф таулары исәнме әле? — диде профессор, шаяртып. — Ошады дип әйтү генә аз, Идрис абый, искиткеч җирләр бар икән безнең!—диде Таһир. Мохтаров аның тавышында яшерелмәгән соклану һәм горурлык ишетте. — Әйдә мине бераз озатып куй,— диде Мохтаров,— сиңа йомыш бар... — Минем өчен шулкадәр күп яңалык,— диде Таһир янәшә атлый- атлый, — шулкадәр күп әйбәт кешеләр. Туристлар машинасы илтте безне. Шунда бер украин полковнигы белән таныштык. Отпускысы вакытында үзе сугышкан җирләрне карап кайтырга теләгән. Ә ул сугышкан җирләр хәзер карап туймаслык. Бакчалар ап-ак! Минем андый бакчаларны кинода гына күргәнем бар. Ә дала!.. Бер дә очы-кырые юк төсле. «Що здесь было, що здесь было-то!»—дип мыекны бөтерә полковник, көрсенеп-көрсенеп куя. Курскида ике-өч катлы яңа вокзал салганнар. Ыу полковникның кәефе киЛде: «Моцный!» — ди. Чыннан да мощный: ун метр булыр, артык булмаса, кантар-кантар ташлардан өелгән аркы. Тәрәзә борыслары да шундый. Чыннан менә, Идрис абый... — Шулай шул, брат,— диде профессор, көрсенеп, һәм протезын шыгырдатып туктады, йөзе аның, борчулы уйга бирелгән төсле, караңгыланып китте.— Шулай шул... Кара күмер иде ул яклар. Күрдем мин аны. Хәзер шау чәчәкле бакча дисең. Сугыш беткәнгә дә биш- алты ел узды инде. Безнең шартларда аз вакыт түгел ул... Профессор, таягын җиргә терәп, гәүдәсенең авырлыгын сәламәт аягына төшергән, аңа җәяү йөрү авыр иде бугай. Таһир шунда гына Мохтаровның квартирасы турында туктаганнарын абайлап алды, профессорны борчуыннан уңайсызланып, китәргә теләде. Ләкин теләген әйтергә өлгермәде, Мохтаров тураеп басты: — Әйдә керик әле безгә, иркенләбрәк сөйләшербез. Таһирның профессор квартирасында беркайчан да булганы юк иде. Кайбер әрсезрәк егетләр аңа зачет бирергә дә баргалап йөрделәр йөрүен. Профессорның әйбәт кабул итүен дә әйткәннәре бар. Шулай да әллә ничек — көчләп тагылган шикелле. Ләкин берәү сине олы башын кече итеп чакырып торганда керми китү дә уңайсыз. Таһир шул уйлары белән Мохтаров артыннан бүлмәгә килеп керде. Кергәч, ишек төбендәге палас өстендә таптанып, туктап калды. Профессор тәкәллефсез генә: — Әйдә, түргә уз,— дип, урындык китереп куйды.— Кил менә өстәл янына... Маһирә институттан кайтмаган икән әле. Мин хәзер... Үзе, дерматин белән тышланган авыр ишекне ачып, эчке бүлмәгә кереп китте. Анда аның стаканмы-нәрсәдер шалтыратканы ишетелде. Таһир, чиста паркет идәнгә җәелгән палас буйлап, түгәрәк өстәл янына узды, тиз генә әйләнә-тирәсенә күз төшереп алды. Көрәнсу обой ябыштырылган җыйнак кына бүлмә иде бу. Бөтен нәрсә—имән гардероб, путаллы зур көзге, соргылт киндер белән тышланган диван . һәм 

24 
 
ялтыравыклы кара пианино ныклы бер тәртип белән урнаштырылган; бүлмә, шундый зур җиһазлар булуга карамастан, тыгыз түгел, пичектер иркен, гади, купшылык күзгә бәреп тормый. Кемдер кул эше тота ахры, пианино белән диван өстендә пөхтә итеп чигелгән өлгеләр тора, өлгеләрнең берсеннән гаҗәпләнгән песи, икенчесеннән аксыл-сары чәчле кыз бала карый. Бу үз уңаенда бүлмәгә ниндидер семья җылылыгы өстәп җибәргән иде. Почмактагы фикус гөле белән янәшә куелган кечкенә этажеркада — дәфтәрләр, яшел ^кәгазь белән тышланган китаплар өеме. Болар укучы бала әйберләре булса кирәк, этажерканың иң өстендә, кулын билбавы арасына кыстырып, бөдрә чәчле башын аз гына кырын салган Володя Ульянов статуясы да шуны раслап тора. Таһир берьюлы тынычланды. Бүлмәдәге тәртип һәм тынычлык, өлгедәге гаҗәпләнгән песи белән сары чәчле кыз аның уңайсызлануын юкка чыгарды. Хәтта ул бу өйдә кайчандыр булган, биредәге әйберләр аңа таныш, үз, якын булып тоелды. Ул арада кулына җиз поднос күтәргән Мохтаров килеп чыкты. — Яфрак чәем, якты чыраем, дип әйтәләрме әле?—дип, шаяртып, подносын өстәл өстенә китереп куйды. Термостан ике стаканга чәй салды.— Әйдә, җитеш, булки теләсәң, булки ал, әнә май як. Мин үзем сохарига әвәсрәк... Башкача кыстауны артыкка санап, профессор стаканыннан чәй уртлап куйды һәм, сохариен кайнар чәйдә җебетә-җебетә, сүзен дәвам иттерде: — Чәйсез тора алмыйм мин, туган. Карчыклар кебек. Маһирә институтка киткәндә термосны кичтән тутырып калдыра, уникегә тикле бушатып куям. Әйдә, син студентларча бул әле. Без рабфакта укыганда кайнар су белән ипине бер дә талымламыйдыр идек. Ул стакандагы чәен эчеп бетерде дә тагын каты итеп чәй ясады, суынганын көткән арада үткән көннәрен искә төшерде. — Безнең заман авыррак заман иде ул, Таһир. Синең костюм бөтен әле, укыганда минем тез башларым ямаудан чыкмады. — Карагыз әле, Идрис абый, сезне рабфакта олайгач укыган диләр, дөресме ул? — диде Таһир, кызыксынып. — Олымы, кечкенәме, гражданнар сугышыннан кайтып, авылда дүрт-биш ел эшләгәч, укырга кердем. Дүрт класс белем белән рабфакка. Ул да низагсыз гына булмады. Әти бик хәтәр кеше иде минем. Акчага үлә иде. Авылда мин хисапчы булып эшли идем. Айга алты сум жалунья алам. Акча кыйбат чак ул. Әти минем жалуньямиың тиенен дә тотмый, җыеп бара. Укырга бару турында сүз кузгатсаң, чәчләре үрә тора. Ә укыйсы килә, тормышта көн саен әллә ничаклы яңалык. Романтика. Синең кебек минем дә һәр яңалыкка соклана белү сәләтем бар иде, Таһир. Яшьлек соклану, омтылу өчен бирелә дә ул кешегә. Соклана белмәгән кеше — ярым үлек кеше ул... Ул илһамланып сөйли: кайнар чәйдәй кызарган йөзе балкып-бал- кып китә, күз читләренә мөлаем җыерчыклар тезелә иде. Моннан уи- унбиш минут кына элек, җиргә таягын терәп, бөкрәя төшеп торган Мохтаров түгел иде инде бу. — Әтиегезне ничек җиңдегез соң? — дип сорады Таһир. — Җиңдем дип... ялвару белән эш чыкмагач, рөхсәтсез генә Казанга китеп бардым. Минем кебек тагын бер егет бар иде, ул әтисенә сиздерми генә төнлә атларын җигеп чыкты, мин әтинең булачак атына дип әзерләгән солысыннан бер капчыкны чәлдем, йөз чакрымны ике көндә килеп җиттек. Волкомол безгә бик шәп характеристика язып биргән иде, рабфакка берсүзсез кабул иттеләр. Әти нишли алсын, шыгырда- ган-шыгырдагандыр да тынгандыр инде. Актыктан хаты килде.  
25 
 
— Тавариш Мохтаров, сез ыстудин булгансыз икән, безгә акча сала алмассызмы? — дип язган иде. Таһир, эче катып, көлеп җибәрде, бераздан уйчанланып: — Шулай да, Идрис абый, ничаклы гына ачлы-туклы булмагыз, сезнең чорда романтика күбрәк булган. Хәзер андый романтика юк,— диде. — Дөрес түгел!—диде Мохтаров һәм тамырлары бүртеп торган куллары белән өстәл кырыена тотынды,— менә монысы дөрес түгел! Хәзер күбрәк тә әле, егеткәем, беләсең килсә. Ярый, мин сиңа бер факт сөйлим алайса. Газетадан укыган кызык бер фактны. Мансур исемле яшүсмер бер малай сугыш вакытында унөч яшеннән колхозда эшләгән. Әтисе аның сугышка хәтле үлгән булган, ике абыйсы сугышка киткән. Ул әнисе белән генә торып калган. — Әнисенең исеме ничек, белмисезме? — Юк, анысын хәтерләмәдем. Бүлдермә әле син. Менә шул унөч яшьлек малай, тәмле йокысын калдырып, таңнан торып кырга чыккан, ачлы-туклы килеш сука сукалаган, тырма тырмалаган. Көзге караңгы төннәрдә, җелеккә төшә торган суык яңгырларда оборона икмәге ташыган. Авыр булганмы аңа? Ай-Һай авыр булган аңа. Бәлки аның бодай капчыкларын күтәрергә көче дә җитенкерәмәгәндер. Бәлки әле аның көпчәге казылмага төшеп чыга алмыйча яткан чагы да булгандыр. Ләкин ул үз эшеннән баш тартмаган, еласа елаган, кешегә әйтмәгән, үз эшен эшли биргән... Ярый, хуш. Бер заман сугыш беткән.. Моның үзеннән биш-алты яшькә олы иптәшләре сугыштан кайтканнар. Югары уку йортына кергәннәр. Мансур да, кергән. Ул да калышырга теләмәгән. Моның иптәшләре анкеталарына «фронтовик» дип язалар. Ә Мансур? Мансур кесәсеннән таушала төшкән комсомол билетын чыгарып, моңаеп карап тора да анкетаның фронт дигән турысына «не участвовал» дип язып куя. Ничек синеңчә, шулай дип язу җиңел булгандырмы аңа? Таһир сагаеп тынып калды. Соң бит бу Таһир — үзе ич. Таһир кичергән хисләр бит бу. Ничәмә-ничә тапкыр шушы уй борчуга салды аны. Фронтовик егетләр белән даулашырга туры килгәндә, тегеләр кан коюлары турында сөйләгәндә, азмы гарьләнде ул? — Дәшмисеңме? — диде Мохтаров, Таһирның күзләренә карап.— Син тагын әйтерсең әле, энем, Мансурның иптәшләре ут эчендә булган, алар романтиканы күп күргәннәр диярсең? Ә Мансур? Нәрсә хакына эшләп йөргән соң ул? Ул яшүсмернең күңелен нәрсә күтәргән? — Сез миңа лутчы ул газетаның исемен, номерын әйтегез,— диде Таһир, кинәт кайнарланып.— Мин ул егет белән үзем сөйләшәм. — Номерынмы? Номерын әйтә алмыйм мин аның сиңа, энем. Ул егет яшәгән авылны әйтә алам. — Кайсы авыл? — Шаршады авылы. Таһир урыныннан сикереп торды: — Сез безнең авылда булдыгызмыни? — Әйе, булдык,— диде профессор.— Авылыгызның тарихы белән таныштык. Менә дигән егетләрне күрдек. Хәзер дә көрәшүче егетләрне! Ә менә Мансур, сугыш беткәч, тынычланып калган, күктә йөзгән ниндидер романтика эзли башлаган, шулай түгелме? Таһир, күзен өстәлгә текәп, эскәтер читен бөтерә башлады, ә Мох- таров, төзәлеп җитмәгән яраның кутырын куптарган төсле, соравын кабатлады: — Я, дөрес түгелме? Каты шелтәдән җебеп төштеңме? Яки син вузда ватылмый гына, бәрелми-сугылмый гына укып, тыныч кына эшкә китәргә мөмкин дип уйлыйсыңмы? Сугыш вакыты түгел, вузда
26 
 
уку — колхозда икмәк өчен көрәш түгел, шулай бит: нервыларны ял иттереп алырга да кирәк... Ул урыныннан торды, протез аягын шыгырдатып, бүлмәне урап килде, аның кыяфәтендәге ирония качкан иде инде. — Әнә синең дустың Фәйзерахман сугыш бетте дип тынычланмаган. Бер уполномоченный түгел, ун уполномоченный каршы торса да, үз дигәнен эшли. Беләсеңме спи шул хәлне, хат язамы ул сиңа? — Белом. Яза,— диде Таһир, башын күтәрмичә.— Только белмим мин. ул хаклы микән? «Барысы да мине обижать итәләр», дип яза ул. — Дөрес яза. Аны обижать иткәннәр. — Ничек? — Планнарын тормышка ашырырга ирек бирмәгәннәр. — Миңа ул кадәресен язмады ул. Җитәкчеләрдән зарланган иде. Сугышам әле, дигән иде. — Выговор биргәннәр аңа,— диде Мохтаров коры тавыш белән һәм, вакытвакыт Таһирның җиңенә кагылгалап, сораулар куеп, кисәк- кисәк тукталып, Фәйзерахман белән Шаршадыда ипчек танышуын сөйләп бирде. Таһир Мохтаров сөйләгәндә сүзсез генә тыңлап утырды, соңыннан: — Монда, Идрис ага, бәхәсләшеп торырга урын юк,— дип куйды. — Урын юк дисеңме? һе... Синең өчен, әлбәттә, юк, син вакыйганы ишеттең дә эшнең кая барганын аңлап алдың. Ә кайберәүләр әнә, тик- шереп-нитеп тормыйча, уполномоченный жалобасына ышанганнар, приказ чыгарганнар, выговор язганнар. Ә ул егет булсынга йөри, кибәк нәрсә дә, орлык нәрсә икәнен .туң җитәкчеләрдән күбрәк белә ул. Ә андый хәлләр бездә, менә монда, уииверситетта^юкмыпи? Комсомол бюросы сиңа каты шелтә бирергә дип карар чыгарды. Фактның үзен алганда шелтә сиңа дөрес бирелгәнме? Дөрес бирелгән. Син җәмәгать эшен инкарь иттеңме? Иттең. Ә ни өчен инкарь иттең? — Түзәрлегем калмады... — Менә шунда шул мәсьәлә: түзәрлегең калмады... Ә син шул турыда хаклыкны дауларга тиеш идеңме? Тиеш идең. Сии аны эшләмәдең, кинәт кенә үпкәң кабарып, чыгымчы ат кебек тәртәгә типтең дә, сбруйларны өзеп, чыгып чаптың. Кемгә ачу итәсең?! Ярый әле синең каты шелтәң озакка сузылды, расламадылар, бәлки күбрәк тәртәгә тибеп йөрсәң, раслап та куярбыз. Таһир дәшмәде, авыр сулап кына куйды. Профессор чәе суынган стаканнарга термостан кайнар чәй агызды, үз стаканына сохари салды һәм өренә-өренә эчәргә кереште. Таһир да кипшенеп киткән иреннәрен стаканга төртте. — Идрис ага, быел да Айрат Гыйльми секретарь булып каламы инде? — Нигә, начар эшлимени? — Шәп инде, факультетның җанын суыра инде,—диде Таһир, стаканы өстенә иелгән килеш.— Партоешмага шуның кай төше ошыйдыр... Парторг Таһирның фикерен ахырыиача ишетергә тели иде, ул әле нәтиҗә чыгарырга ашыкмады, чәйдә җебегән сохариен, сынып төшмәсен өчен, ике кулы белән тотып, сак кына сорау бирде: — Кешеләр белән уйнарга ярамаганны беләсеңме син, Таһир? Гыйльметдинов факультетка дисциплина керттеме, прогулларны киметтеме, имтиханнарны үз срогында тапшырттымы? Спорт буенча комсомол Өлкә Комитетыннан грамота алдыгызмы? Начармыни?! Таһирның тагын сабырлыгы төкәнде, ул, парторгның ирониясен аңламыйча:  __  Әйтергә түгел, грамоталарга карап, күңел юатырга калды. Өсте тәти, асты тәпи,—диде.  
27 
 
— Тәти аркылы тәпи күренми бит, менә ул тәпине кем ачып күрсә- тер икән? Бу инде, ниһаять, профессорның маңгайга терәп әйткән соңгы соравы иде. Таһир эшне яхшы төшенеп алды, факт сөйлим ди торгач, Мох- таров аны стенага китереп кысты. Бик каты кысты, ә менә хәзер аяусыз рәвештә җавап көтеп тора. Таһир, уңайсызланып, урыныннан торды. — Мин кайтыйм, булмаса, Идрис ага. Мохтаров ирен кырые белән генә елмаеп куйды: — Алаймы? Качарга җыенасыңмы? Ярый, без синең белән очрашырбыз әле... Бәлки монда, минем квартирада түгел, башка җирдә. Ләкин мин моңа ышанам! 
20 Таһир профессор яныннан күңел кузгаткыч, шашкын бер куаныч белән чыкты. Урамнан кайтканда да, университетның яңа төзелеп бет- , кәй хпмкорпусы яныннан узганда да, шул куаныч, шул күңел күтәренкелеге аны җилкетеп алып барды. Хәзер ул иптәшләреннән, якын кешеләреннән кем белән булса да сөйләшергә, хисләрен, тәэсирләрен уртаклашырга тели иде. һәм ул, Гөлнурны очрату хыялы белән янып, тулай торакка кайтты, үзләренең бүлмәсенә дә кереп тормыйча, туп-туры Гөлнурларга китте. г, Ишек төбендә аз гына таптанып торгач, чәчләрен кулы белән бас- калап, ишек шакыды. Җавап булмагач, кыюланып ишекне тартты. Бүлмәдә беркем дә юк иде. Ләкин Гөлнурның килгән булуы көн /»■'. кебек ачык иде. Әиә аның койкасы, чигүле мендәрләре, әнә аның этажеркасы, яшел кәгазь белән тышлап куйган китаплары, укучы балалар кебек китапларын тышлап йөртә ул. Әнә аның зәңгәр башлыгы! Беркем дә өйдә булмагач кереп утыру уңайсыз, билгеле, шуңа күрә ул әйләнеп чыгып китәргә дә уйлады, ләкин ишек ачкан уңайга, ачык тәрәзәдән кисәк кенә китереп бәргән җил тәрәзә буенда ук торган тумбочка өстеннән кәгазьләрне очырып төшерде. Хәзер инде теләсәң- теләмәсәң дә чыгып китеп булмый иде. Кәгазьләрне җыеп куярга кирәк иде. Таһир, артыннан ишекне ябып, идәнгә, койка өстенә чәчелгән кәгазь битләрен ашыгып җыярга тотынды. Кинәт шунда күзенә «Таһир» сүзе чалынып китте. Укып карыйсы килде. Рөхсәтсез-нисез кеше язуларын уку яхшы түгел иде түгелеп, ләкин ул укымый булдыра алмый иде инде. Үзен җииаятьчесыман тоеп, энҗе кебек вак хәрефле язуны кабалаиып- кабалаиып укырга тотынды. «Таһир Кавказдан кайткан диләр... Әле очрашканыбыз юк...». йөрәге кызурак тибәргә тотынды. Тукта, баштан укырга кирәк. Менә өченче бит, дүртенче бит, икенче бит, әһә, менә беренче бит: «Синең соңгы күләгәң минем йөрәгемнән китә». Кем күләгәсе? Кемнең йөрәгеннән китә? «Күптәй онытырга, күптәй йөрәгеңнән алып ташларга иде инде аны... Ләкин яшьлегеңнең якты көннәре сиңа аны бөтенләй онытырга ирек бирмәгәннәр». Тукта, нәрсә булды соң бу? «Тапшырылмаган хатлар» түгелме? Әллә Гөлнур да Галия кебек тапшырылмаган хатлар язамы? «Университетка килгәндә дә, кайтып киткәндә дә, мин сине күз алдыма китерәм...» «Унынчы класс өчен имтихан тапшырып йөргәндә мин сиңа бер хат язган идем. Ул хат сиңа барып җитә алмады. Чөнки татар әдәбияты укытучысы Маһирә апа алды да. никадәр сорасам да, бирмәде. Шун
28 
 
нан соң менә ничә ел узды инде, ләкин сиңа карата үземдә туган җылы хис, синең батырлыгыңа, эшчән булуыңа соклану, синең тирән кичерешләреңә хөрмәт белән карау бетмәде генә түгел, арта барды. Сигезенче мартта студентлар кичәсендә мин синең хатларыңнан бер өзек укыдым. (Бу кичәне Таһир хәтерли, Гөлнур матур иде ул кичне, күзләре уйчан иде.) Нәфисәне үлем тырнагыннан алып калуың турында язган урыннарны укыганда, мин, үз-үземне онытып, баланы коткару шатлыгын, үз эшеңнең бөек нәтиҗәсен күрү ләззәтен тойдым. Мин үзем врач булырга түгел, укытучы булырга җыенам. Ләкин нинди генә эшне дә күңел белән, җан җылылыгы биреп эшләсәң, нәтиҗәләре матур, ләззәте әйтеп бетерә алмаслык зур була. Мин алдан әйтә дә алмыйм әле, ии өчен сиңа хат яза башлавымны, озакмы язармын. Ләкин үткән һәрбер көндә шундый күп яңалык, бер көн икенчесеннән шундый аерыла, уй-фикер үзгәрә, шул хакта кем белән булса да уртаклашасы килә. Шуны билгеләп куясы, яңадан аларга әйләнеп кайтып, бик күп вакыт үткәч чагыштырасы, уй-фикер үзгәрешен, халыкның культурасы үсүен күзәтәсе килә. Көндәлек язып баруга караганда, кем белән булса да хат аша әңгәмә алып бару миңа күбрәк ошый. Әңгәмәче итеп мин сине сапладым. Әдәби образ-* ларның ничек тууын беләм мин. Аның конкрет прототибы булмаска да мөмкин. Ләкин мин сине безнең тормышта бүген дә яшәгән кеше итеп күз алдыма китерәм. Ышанмассың, Галия, сип миңа шатлыгың белән дә, кайгың белән дә шундый якын, шундый аңлаешлы... Бу хатны язганда син инде өлкән кешедерсең. Кадрия белән Рафаэль үсеп беткәннәрдер. Син 1923 елны рабфакка кергәнсең бит. Сиңа Галия апа дип олылап дәшү уңайрактыр. Тик мин алай дия алмыйм, син минем күз алдыма һаман яшь, көчле һәм җитез кыз булып киләсең... ...Бүген 1 апрель. Көн аяз, кояш җылына башлаган нурларын сибеп күңелне рәхәтләндерә. Иртүк без өч кыз — Дилбәр, Әлфия һәм мин: «Бүген беренче апрель — никому не верь» дип бер-беребезнең исебезгә төшердек. Университетка баргач, балалар кебек, бер-беребезне алдарга маташтык. Звонок булганнан соң, лекция башланмаудан файдаланып, мин коридорда җыелып торган студентларга: «Сөенче, сөенче, ни бирәсез, лекцияләр булмый»,— дип кычкырдым. Барысы да, куанышып, ашыга- ашыга киенә башладылар. Тик бөтен нәрсәне уйлап эшли торган Мостафа гына минем йөзгә туп-туры карап тора башлады. Мин түзә алмыйча көлеп җибәргәч, «Әй, алдый, бүген беренче апрель бит», — дип әйтеп куйды. Кулыннан уенчыгын тартып алгач үпкәләгән балалар кыяфәте белән барысы да миңа шелтәле караш ташладылар. Ә миңа нәрсә, көләм дә көләм. Ләкин шулай да уенымның усал чыгуы мине оялтты. Без группада 13 студент. Төрлебез төрле яклардан. Бер студент Башкортстаннан килгән. Салават исемле, Салават батыр дип йөртәләр үзен. Чөнки ул гел батырлык турында хыяллана. Табигате белән зур оптимист, шаян егет. Галия, син бер генә хатыңда да үз группаңны, 4—5 ел бергә укыган иптәшләреңне искә алмыйсың. Син бит ул хатларыңда бөтен үткәнеңне диярлек күз алдыңнан кичерәсең. Синең үткән, тормышыңда алар искә алырлык зур урын алмаганнар идемени? Әллә бөтен уеңны Искәндәргә булган мәхәббәт кенә биләгән идеме? Бик кечкенә бит ул мәхәббәт, Галия. Бәлки, чыннан да, шулай булгандыр. Хәзер дә әле мин парланган ике яшьнең коллективтан читләшкәннәрен күрәм. Миңа алар бераз кызганыч пар булып күренәләр, ачуымны да китерәләр. «Парлашкан» — бик тупас бит бу сүз, просто матур дуслыкны җәберләрлек! «Парлашкан» көе иптәшләрең арасында калу мөмкин түгел микәнни?  
29 
 
Биш ел бергә укыганнан соң, бпш ел буена студент тормышында була торган кайгыны да, шатлыкны да уртаклашып яшәгәннән соң, университет бетереп, төрлебез төрле якка китәрбез инде без. Еллар үтеп, бер-берең белән очрашканда, әдәп саклау өчен генә исәнләшеп китү мөмкин нәрсә түгел инде. Мин күз алдыма да китерә алмыйм. Безнең интереслар һаман уртак, максатларыбыз һаман бер һәм киләчәгебез барыбызның да мактаулы булачак бит. Ул чакта без, минемчә, аралар ерак булса да, тагын да якынрак булырбыздыр. Күбрәк эшләгәндә дусларның ярдәменә, җылы сүзенә мохтаҗ моментлар буладыр. Ә дуслардан, иптәшләрдән башка кем бирсен аларны? Эшләгән урындагы, эшләгән вакыттагы дусларың әйтер диярсең син. Алай булганда менә хәзерге дуслык хисем минем бик нык җәберләнә, кимсенә. Группада 13 кеше дигән идем мин. Без бик дуслар. Гомумән, миңа шулай тоела. Ләкин төрлебезнең төрле характерда булуы, акыл үсешенең һәм белем дәрәҗәсенең төрлебездә төрле дәрәҗәдә булуы дуслыкны күп кенә очракларда ямьсезли. Менә безнең факультетта мут киенеп йөри торган, зифа буйлы, зәңгәр күзле Мәрфугабыз бар. Галия, дуслык турында сөйләгән сүзләрдән соң мин әйтергә дә оялам: шул ААәрфуга- га минем караш көннән-көн ямьсезләнә бара. Беренчедән, аның һичкемнең сүзенә, үзенә карата төзәтмәләргә колак салмавы ачуны китерә. «Сезнең миндә эшегез юк», «теләсә нәрсә эшләрмен», «үзең харап инде...» Гаепләрен әйтә башласаң, икенче берәүне гаепли башлый. Ә бу гадәт иң начар гадәт бит. Үз гаебеңне ачканда икенче берәүне төртеп күрсәтү—нинди түбәнлек. Беләсеңме, бу юлларны язганда мин үземне шулкадәр түбән сизә башладым (Таһир да үзен шулай сизә, ишеккә дә ялт кына карап ала, ләкин укымый булдыра алмый). Дуслык үрнәкләре безнең илебездә шундый күп һәм шундый матурлар бит. ДАәсәлән, «ЯШЬ гвардия» членнары арасында булган дуслык. Павел Корчагин белән иптәшләре арасындагы дуслык һәм фронтта солдатлар арасында була торган дуслык — чыннан да, дуслык сүзен, аның эчтәлеген бирә алырлык дуслык. Минемчә, кешедә иң бөек һәм иң ка- t дерле хис — дуслык хисе. Ул хәтта мәхәббәттән дә өстен булырга тиеш. Чынлап торып дус булганда гына зур мәхәббәтнең булуы мөмкин... Безнең факультетта күккә чөеп макталган Айрат Гыйльми бар. Комсомол секретаре. Яшермим: ут егет. Үземнең дә аның белән мавыгып йөргән вакытларым бар иде. Ләкин шул егет соңгы вакытта гайрәтемне чигерде. Үз даны өчен кырыкка ярылырга әзер тора...» Таһир инде кызып, кабынып укый иде, аны сискәндереп, ишек ачылып китте. Яланбаш, чуар халаттан, кулына тастымал белән кастрюля тоткан Гөлнур килеп керде. Таһир тиз генә урыныннан торды, каушап, арты белән кәгазьләрне каплап, тумбочкага сөялде. Кастрюлясен идәнгәме куярга, өстәл янынамы килергә белми, аптырап, ишек төбендә туктап калган Гөлнур аңа шушы минутта шулкадәр кадерле, шулкадәр якын иде, ул аның кухняда, мич каршында озак торып алсуланган йөзенә, сабыйларча беркатлы оялчан кара күзләренә, алланып торган колак яфракларына карап, кинәт телсез калды, хәтта аның каршында булган гаебен дә онытты бугай. Алсу йөзле бу чандыр кызны кастрюляләрениләре белән бергә күтәреп, кочаклап аласы килде. Ләкин ул, кадаклап куйган кебек, урыныннан кузгалмый басып торды. Менә Гөлнур кузгалды, каш астыннан шомырт кара күзләре белән карап: — Исәнме, Таһир... син монда нишлисең? — диде. Таһир буталып калды: — Юк, мин ни... мин менә... чәчелгән кәгазьләрне җыеп куйдым. Гөлнур көлеп җибәрде һәм кастрюлясен бүлмә уртасында торган
30 
 
өстәл өстенә кигереп куйды да, шаярып тотылган балага дәшкән кебек: — Каяле, нинди кәгазьләрне җыйдың икән син?—дип, үзе кып- кызыл булып кызарынып, тумбочка янына килә башлады һәм, Таһир каушап әкрен-әкрен чигенгәч, ачылып калган язуларны кулына алды, борылмыйча: — Укыдыңмы? — диде. — Укыдым. Только мин аларны... укыйсы түгел идем. Җил чәчте аларны. Вот җыеп куймакчы идем... — Җыя-җыя укып чыктыңмы? — Юк... Бөтенесен укымадым. — Кая чаклы укыдың соң? — Укын гына башлаган идем... Дуслык турысына җиткәч... Гөлнур ялт итеп әйләнде. Озын толымнары алга, күкрәге өстенә кайтарылып төште. Аның күзләре шелтәле карый иде: — Кеше язуын рөхсәтсез уку әйбәт түгел... Таһир гафу үтенә белми иде, гаепле икәнен аермачык сизгән чакта да; эчтән әрнесә әрни, берәүдән дә гафу үтенеп тормый, җыерылып гафу үтенеп тору — үзе үк әллә ничек, ваклану кебек тоела иде аңа. Бүген үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, ул күңеленә килгәнне теле белән әйтми булдыра алмады: — Ачуланма, Гөлнур... Мин дә укытырмын... Минем дә язуларым бар... Гөлнур аңа шундый якын басып тора иде, сулыш алганда, күкрәге өстендә яткан чәч толымының чак кына селкенүе дә беленә, өскә таба бөгелгән озын кара керфекләрен берәмтекләп санарга мөмкин иде. Алсуланган йөзе әле сүнмәгән, маңгай турысына килеп төшкән бер генә тотам чәч алкасы да тибрәнеп тора, аны әкрен генә, ипләп кенә күтәреп куясы килә иде... Дөбердәп ишек ачылуга икесе дә дерелдәп киттеләр. Шаулап Дилбәр кайтып керде: — Уһу! Юлдаш! Әллә күземә күренәсең инде, малай! Исәнме? Кайчан килдең? Карале, кара. Безгә ничек килеп чыгарга уйладың?! Гомердә булмаган хәл! һавалар гына бозыла күрмәсен. Котлыйм, малай, лекцияләр кимергә булсын! Профессорлар юашланырга! Синең бит инде бер ел безгә килгәнең юк! Гөлнур, дим, карале моны, тазарган, чибәрләнгән!! Таһир, арты белән тумбочкага терәлеп, Дилбәрнең сүзләреннән кызарынып басып тора иде әле, бүлмәгә шаулашып башка кызлар да кайтып керделәр. Таһир шүрли калды: — Ярый, Гөлнур... мин ни... Дилбәр, хуш. Китим мин... Гөлнур, кисәк аңына килеп, назлы һәм җәберсенүле тавыш белән: — Кая ашыгасың соң? — диде. — Читалкага... — Карале, Гөлнур, син дә читалкага барам дип сөйләнгән идең ич,—диде Дилбәр, сөенеп һәм Таһирга күз кысып. — Әйдә, алайсам, бергә барабыз, иптәш булырсың...— диде Таһир. Бу сүзләр ничектер бик юаш, бик кыюсыз чыкты, әмма ишек тоткасына тотынгач, ул бик хәтәр сөенеч белән әйтеп ташлады: — Мин сине коридорда көтәм... Киеп әйдә! 
21 Яна уку елы Айрат Гыйльми өчен шактый күңелсез башланды. Ул узган ел язгы имтиханнар вакытында философиядән алган «дүртле»сен быел отличнога төзәтергә теләгән иде, ләкин Антон Капитонович кабат
31 
 
имтихан алудан баш тартты, күзлек өстенә күзлеген киеп, декан ярдәмчесе Сарымсаковның рөхсәт язуын карады да: — Кабат бирүегезнең сәбәбе нәрсәдә, күгәрченкәем, дүртлегә ни булган? — дип сорады. — Берни дә булмаган...— диде Айрат, кинәт бирелгән шундый сораудай аптырап.— Сез... сезгә билгеледер, Антон Капитонович... Минем бит беренче курстан бирле экзаменны дүртлегә тапшырганым юк... — Моңарчы нинди билгегә укыгансыздыр, анысын белмим мин, күгәрченкәем. Отличноны аны намус белән алырга кирәк,— диде профессор, коры гына.— Кат-кат тапшыргач, аны Митрофанушка да бирер... Экзаменатор бер Высокогорский гына димәгән! Кабул итүчене тапты Айрат. Деканатка йөреп, үз дигәненә иреште, зачет кенәгәсенә «отлично»ны бик шәпләп куйдырып чыкты. Ләкин тырышып йөрүе үкенечкә генә булган икән: аны барыбер аерым стипендиягә билгеләмәделәр. Отчет-сайлау җыелышын әзерләп йөргән көннәрдә факультетның Молотов, Тукай стипендиатлары арасында аның рәсеме юк иде инде. Ике ел стипендиат булып торганнан соң, шул тамаша тырышып та уза алмау аны бик хурландырды. Аның уенча, исемле стипендиат булмауның бәласе отчет-сайлау җыелышында килеп чыгарга тиеш иде. Җыелышка ул эчке бер сизенү белән килде, сизенү дөрескә чыкты... Дөрес, бишенче курс студентларын башка елларда да җәмәгать эшеннән азат итәләр иде итүен, ләкин бит аны быел бишенче курс студенты булганы өчен түгел, янәсе, факультетта тәрбия эшен дөрес алып бармаганы өчен сайламадылар. Аның урынына кемне куйдылар диген, Юлдашевны, аның дошманын, аның авторитетын җимергән кешене! Әгәр ул җыелышта чыгыш ясаучыларның сүзләрен, үзе ясаган отчетның эчтәлеген, үзен ничек тотуын аек акыл белән уйлап караса, ни өчен бюрога сайланмавының сәбәпләрен яхшы төшенер иде: отчет-сайлау җыелышында ул үзен бик һавалы тотты, үзен тәнкыйтьләүчеләрнең сүзләрен күтәрә алмыйча, артык кызып китеп, саксызлык белән, комсомол эшендә сводкаларның, цифрларның, шелтәләрнең кирәкле эш методы булуын, каты куллы булырга кирәк икәнен ычкындырып ташлады. Аның җыелышларда аеруча бер көч белән кабынып китә торган «патриотик» табигате сүз өермәсенә кереп буталды, цитаталар, шигырь өземтәләре белән тыгызлап тутырылган доклад, җитди отчет булудан бигрәк, юбилейларда сөйләнә торган тантаналы речькә әйләнеп калды. Фикер алышкан чакта студентлар шушы хәлне туп-туры чыгып сөйләделәр. Айрат башта ук үзенә каршы чыгачакларын уйлап килгән иде, шуңа күрә, чыгышларны ирония белән тыңлады, Таһир Юлдашев сөйли башлагач, бөтенләй сабырлыгын җуеп, ике-өч тапкыр аны дорфа гына бүлдерде, үзенчә аны кимсетергә, дәрәҗәсен төшерергә уйлады. Ләкин ул үзен үзе тотышы белән җыелышны үзенә каршы аякландырган булып чыкты. Бер-бер артлы трибунага чыккан студентлар аны узынуда, студентлардан аерылуда, диктаторлыкта гаепләделәр, һәм ул яңа бюро составыннан төшеп калды. Шуннан бөтенесе кирегә тәгәрәде. Чүп өстенә чүмәлә булып, Мәрфуга Миңвәлиева борчуы килеп чыкты. Узган ел, төнге вакыйгадан соң, алар арасында көнчелекле, киеренке мөнәсәбәт урнашкан иде. Җәйге каникулны алар икәү бергә Морк- ваш ял йортында үткәрделәр. Аннан кайткач, сентябрь урталарында Мәрфуга рәттәй берничә көн университетка килмәде. Шуның артыннан ук Айратка шактый ук шомлы бер хат та язып җибәрде: * «Айратчик! Положением ужасный. Ярдәм итәм дисәң — врач тап. Подходящиен. Әнкәй акча салган. Твоя Марго».  
32 
 
Шушы хат белән Айратның йөрәгенә кан сауды. Мәрфуганы ул эченнән: булдыксыз дип тә, тагын әллә кем дип тә сүкте. Сүгеп арыгач, сәгатьләр буе буталчык уйларына бирелеп, бүлмә буйлап чапты. Аның быел диплом яклыйсы бар. Аны секретарьлыктан алдылар, эшкә китәр вакыты җиткәндә генә бөтен репутациясе җимерелде. Тагын менә бу Мәрфуга бәласе студентларга билгеле булса... Яна секретарь, Таһир Юлдашев, былтыргы үчне ала инде хәзер... Аның бер^ үзенә авыр. Бүлмәдәш дипломнигы (димломникларга ике кешегә бер бүлмә биргәннәр иде) көне-төне фәнни китапханәдә ята. Сөйләшер кеше юк. Ялгызлык үтерә. Галифедән, яланаяк, кайчагында сыңар итеген кигән килеш, онытылып, бүлмә буйлап чаба ул. Ерып чыкмаслык мәшәкать тудырган өчен, булдыксыз кыз Мәрфушканы әй- ләндереп-әйләндереп сүгә: «Алдыңиы-артыцпы карап йөрмәгәч, нәрсә дип сөйрәлергә инде. Вот җебегән... Көт тә тор, шул булдыксыз аркасында бәлагә тарырсың...» — дип гасабилана иде. Өч көн рәттән шундый уйлар аның миен бораулап тордылар, өч көн рәттән ул бүлмәсеннән чыкмый ятты (дипломникларга лекцияләр юк иде). Ниһаять, бер көнне, көтмәгәндә, аның башына акыллы уй килде: «Мәрфуга белән бүтән очрашмаска! Шайтаныма олаксын! Кем ул? Үзе буталган икән, үзе ерып чыксын, бетмәс монда, бер миннән генә калмаган...» ...Мәрфуганың хәле Айратныкыннан җиңел түгел иде. Ул, авырлы икәне беленсә, кеше күз алдында хур булудан куркып, өч көн Айратны көтте. Өметләнеп тә, өметен җуеп та көтте. Ләкин бөтен бәлаләрнең сәбәпчесе булган егет күренмәде. Мәрфуга, өзгәләнеп, соңгы чарага тотынды. Акушерлык эше белән мактанырга яратучы күршесе, үткен сүзле җор хатыннан, акчасын кызганмыйча, зәһәр бер дару таптырды. Эшне тиз генә очларга исәпләп, берьюлы биш-алты таблетканы эчеп җибәрде дә, ишекне эчтән бикләп, койкасына бөгәрләнде. Кинәт аңа әллә нәрсә булды. Күз алды караңгылана, башы тубал кебек күперә башлады. Өй эчендәге бөтен нәрсә, дәһшәтле зураеп, өскә аугандай тоелды; аңын җуюдан куркып, тәрәзәгә карады. Тәрәзә рамнары бүрәнә юанлыгы булып күренде. Урамдагы әйберләр сикереште, биеде, күз аллары әлҗе-мөлҗе килде. «Үләм бугай», дигән коточкыч уй мине яндырып узды. Хәле бетә башлады. Уйларны кысрыклап, үтмәс пычак белән суйган төсле, тупас бер әрнешү тәнгә йөгерде. Ул, үзәк өзгеч сызлауга түзә алмыйча, ачыргаланып, куркыныч һәм ят тавыш белән ыңгырашып җибәрде. Эштән кайтып кергән хуҗа хатын, пальтосын да салырга онытып, ыңгырашу тавышына күрше бүлмә ишегенә килеп орынды, шакырга тотынды. Җавап булмагач, кул астына эләккән чыра пычагы белән келәне күтәреп, эчкә керде. Кергән мәлгә, мәгънәсез күзләрен тәрәзәгә төбәп, ыңгырашып утырган Мәрфуганы күреп, каушап калды. Аннары аңына килеп, ишек алдына чыгып йөгерде. Ун-унбиш минуттан ашыгыч ярдәм машинасы Мәрфуганы больницага алып китте. 
22 Идрис Мохтаров җәйге экспедициядән ничектер яшәреп, көр күңел белән кайтты. Татар теле буенча лекцияләрне ул, авылларда күргән кызыклы мисалларга баетып, дәртләнеп укыды. Гөлнур аның бер генә фактны да игътибарсыз калдырмавына, хәтта үзенә таныш булган гади генә әйберләрнең Мохтаров телендә яңа, матур яклары белән ялтырап китүенә сокланып, кызыксынып тыңлады.
3. ,С. ә.- № 12. 33 
 
I Профессор яшь экспедициячеләрне дә тыныч кына калдырмады. Авылда җыйган чи материалның төрен төргә аерырга, язып алу шарт- ларын күрсәтергә, нәтиҗәләр ясарга кушты. Кыскасы, беренче элементар фәнни эшне башкаруларын таләп итте. Бу таләпне вакыт җитмәү сылтавы белән, ыңгырашыбрак кабул иткән Дилбәрне ул шундый тотып кыздырды, тегесе атна буе Мохта- ровка күренергә уңайсызланып йөрде. Аның каравы профессорның таләбен Гөлнур бик теләп кабул итте. Ул үзе дә ашыгып язылган караламаларны шул килеш илтеп аудару ягында түгел иде. Аннары бит әле аның узган ел кул селтәп калдырган рефераты да бар иде! Ярты елдан артык кулга тотмау аркасында инде онытыла башлаган рефератын ул быел сагынып кулга алды һәм сәерсенеп укыды. Әйтерсең, аны ул үзе язмаган, кемдер бер чит кеше язган иде. Шулай да ул аның бер ягын ошатты: җылы язылган икән. Ашкынып йөрүләре бушка китмәгән икән. Тик менә тирәнлек ягы чамалы булып чыккан. Ул моны хәзер, экспедициядә йөреп кайткач, ачык сизде. Кызыйда иң элек доцент Сарымсаков белән сөйләшеп карау теләге туды. Сарымсаков бит узган ел шушы рефератны студентларның шәһәр конкурсына җибәрүгә каршы килгән, диделәр. Тәҗрибәле кеше рефератның хәзер Гөлнур үзе дә төшенгән җитешсезлеген— фәнни тирәнлеккә мохтаҗ булуын — бер күз төшерүдә сизеп алгандыр. Шул фикерен ачыграк итеп әйтеп бирсә, бер дә начар булмас... Студентларга киңәш бирүдән авырсынмый диләр аны. Сарымсаков Гөлнурны, чыннан да, ягымлы итеп каршы алды. Гөлнур папкасын күтәреп килеп кергәндә, ул озынча, кысан деканат бүлмәсендә телефоннан сөйләшеп утыра иде. Өстәл янында уңайсызланыбрак басып калган кызыйга, башын иеп, урын тәкъдим итте: — Гафу итегез, акыллым, бер генә минут... Утырып торыгыз. Ул, кабат гафу үтенгәнсыман, шешрәк кабаклы, кабарынкы күзләре белән юаш кына елмаеп куйды да, трубкасын учы белән каплап, сөйләшергә тотынды. Гөлнур, җылы каршы алынуына куанып, өстәл кырыена күп итеп тезеп куелган буш урындыкларның берсенә утырып, декан ярдәмчесенең бушаганын көтә башлады. Сарымсаков телефонда озак сөйләште. Гөлнурга чамадан тыш озак кебек тоелды, кызый ник кергәненә үкенә башлады, ләкин йомышын әйтми чыгып китүне яхшысынмады. Сарымсаков, ниһаять, сөйләшеп бетерде, авыр сулап трубканы куйды да өстәл янына килеп утырды. — Сезнең нинди йомыш, акыллым. Гафу итегез, мең җирдән шалтыраталар... Гөлнур өстәлгә якынрак килеп утырды. — Минем, Аллаяр ага, йомыш... оныттыгыз микән, былтыргы реферат турында. Сарымсаков, сары йөгергән бит тиресен йодрыклары белән җыерып, өстәлгә таянды: — Гафу итегез, ниткән реферат? — Сез былтыр караган идегез. Теге... — кызый бераз икеләнеп алгач әйтте: — былтыр конкурстан төшеп калган реферат... — Гафу итегез, акыллым, мин нәрсә белән ярдәм итә алам? — Мин рефератны быел яңадан эшләргә уйлаган идем, — диде Гөлнур. — Мөмкин булса, киңәшегезне әйтсәгез иде... Сарымсаков, маңгаен каплаган йомшак сары чәчен сыпыргалап, уйланып торды: Ах, да, әйе, әйе... Халык җырлары турында бит әле? Әйе, шулай. Ошады ул миңа. Ошады, кыю язылган. Ләкин, гафу итегез, Латыйпова, хәзерге студентларда бер начар гадәт бар. Белмим мин, каян киләдер
34 
 
ул: гыйльми авторитетны сайга сукмыйсыз. Неужели менә сезгә хәтле фольклорда бернәрсә дә эшләнмәгән. Хәзер, хәзер, гафу итегез, рус классикасы дисезме? Шулай анысы, бик дөрес, килешәм; бездә татар фольклористикасында күп нәрсә эшләнмәгән... Ул бераз дәшми торды, Гөлнурның йөзенә карап, уйларын укыды булса кирәк, аннары тавышын әкренәйтеп, ягымлы итеп әйтте: — Кимчелекләр күп безнең. Ләкин аңа карап, галимнәрнең эшен бер селтәнү белән юкка чыгарырга ярамый, акыллым. Лекцияләрдә күреп торасыз, мин гел шуны әйтеп киләм, тәнкыйть итәм дип, милли нигилизмга бирелмәгез, бик яман чир ул. Сез әле яшь кеше... — Бу бит, Аллаяр Шәкүрович, мәсьәләнең бер ягы... — Гафу итегез, төп ягы. Безнең студентларга җитешмәгән ягы. Күреп торасыз, мин үзем үзебезнең мәрхүм галимнәрне, хаталары булса да. бик ихтирам итәм. Барлык фәнни ссылкаларымда аларга таянам. Сарымсаков өстәл кырыена төреп куелган зур бер кәгазьне бик тырышып җәя башлады, ләкин кәгазь әйбәт кенә җәелми, бөтерелеп үз урынына китәргә чамалый иде. Сарымсаков, нервыланып, аның бер кырыен калын китап белән, икенчесен пресс-папье белән бастырып куйды. Гөлнур факультет расписаниесен таныды. Доцентның эшлекле кыяфәтенә карап, аның сүзләренә сәерсенеп куйды: «Бөтен ссылкаларымда аларга таянам». Яхшы, бу абзый үзен хәзер үк үлгән кешеләр янына китереп куйды. Ул профессор Мохтаровның сүзләрен исенә төшерде: «Әзер фәнни төшенчәләрнең кабыгын ватып, эчкә керегез. Материалны өйрәнегез». Бу ике фикер капма-каршы килеп чыга түгелме соң? Гөлнур шул уйларын әйтергә генә тора иде, почмактагы тумбочка өстенә куелган телефон тагын шалтырый башлады. Сарымсаков, кәефе китеп, юаная башлаган гәүдәсен авыр кузгатып, урыныннан торды, өстәл белән йомшак кәнәфи арасыннан борылган чакта, пиджак итәге белән ялгыш эләктереп, пресс-папьены идәнгә төшереп җибәрде. Йөктән котылган расписание кәгазе бөтерелеп үз урынына китте. — Да. да! Тарих факультеты,— диде Сарымсаков, кулында трубканы кысып. — Мин, әйе, мин үзе — декан ярдәмчесе. Сарымсаков. Кем дисез? Талибә?! Нинди җилләр ташлады? Каян шалтыратасың? То есть ничек? йөри, әйе, йөри бугай. Ничек? Булмас! Кил... Сөйләшербез... Ул трубканы шалт итеп урынына куйды да, борылып, өстәл янына килде. Аның төсе киткән, күзлек аша кабарынкы күзләре хәвефле ялтырый, баш түбәсен каплаган чигә чәче кайтарылып төшкән дә сәер булып колак турысына асылынып тора, ачылып калган такыр маңгаена тир бәреп чыккан иде. — Шул гына җитмәгән иде, мәшәкать азрак иде, — дип ул, авыраеп, кәнәфигә килеп утырды, Гөлнурга сөзеп карап: — Гафу итегез, акыллым... Без сезнең белән тагын бер очрашырбыз әле,— диде.— Рефератыгызны әйтәм... Уртак тел табарбыз. Хәзер минем бер кешене кабул итәсем бар... Гөлнур саубуллашты да тиз генә деканаттан чыкты. «Нигә шул хәтле хафага төште икән?—дип уйлады ул Сарымсаков турында. Баскычтан төшеп килгәндә аны җилкәсенә төлке мехы салган, кулына чигүле бәләкәй генә ридикюль тоткан бик чибәр йөзле, куркынган зәңгәр күзле бер хатын туктатты: — Миңа деканат бүлмәсен әйтә алмассызмы? — Сезгә кем кирәк иде? — Декан ярдәмчесе. Сарымсаков, — диде әлеге хатын, дулкынланып, һәм үзенә өздереп теккән нечкә билле, модалы яшел пальтосының җиңен күтәреп, бармак бите хәтле генә алтын сәгатенә күз төшереп алды.  
3* 35 
 
— Мии әле генә шуннан чыктым,—диде Гөлнур. — Кемнедер көтә иде. Менә өченче ишек. — Ярый, рәхмәт. Чибәр хатын, зифа гәүдәсен туры һәм горур тотып, тиз-тиз атлап барды да деканат бүлмәсенә кереп китте, ишекне ачканда, лаклы туф- лиләре белән кара үкчәле капроны гына ялтырап калды. Кем булды бу? Күзләре җете зәңгәр. Сөрмәле дә. Үзе болан бик яшь күренә. Әле генә булган хәлләр: Сарымсаковка киңәшкә килүе, «авторитетларны санга сукмау» турында шелтә ишетүе, җилкәсенә төлке мехы салган чибәр хатын — болар барысы бергә өелеп. Гөлнурның күңелендә буталдылар. Үзенең рефераты турында доцентның файдалы киңәшен ишетергә килеп тә, ишетә алмавы, киңәш урынына әллә нинди сәер хәлләргә тап булуына аптырап, ул урамга чыкты. «Мохтаровка барып караргамы соң?—дип уйлады. — Әллә Таһир белән сөйләшеп карыйм микән?» 
...Җилкәсенә төлке мехы салган ханым ишекне ачып керү белән, Сарымсаков, кызарынып һәм җыерыла төшеп, ашыгып-ашыгып ханымга таба килде. — Талибә! Шатмын, шатмын! Ул салкын гына күрешкән Талибә ханымның нәзакатьлек белән кулын үпте: — Аңламыйм, нишләп больницага эләккән ул? Бик әйбәт укып йөри иде. Өсте бөтен, чук күк киенә, күңеле шат дип сөенеп йөри идем... Талибә ханым, кинәт күңеле тулып, ридикюленнән уч төбе хәтле генә кулъяулыгы чыгарды да яшьләнгән күзләренә китерде. — Ышанычымны акламадың, Аллаяр... Ул «лып» итеп урындыкка килеп утырды, күз яшенә төелеп, такмаклап елый башлады. — Минме сиңа начарлык эшләдем... Җимермә репутациямне, дидең. Җимермәдем. Мәрфуга әтисез үсте, сине борчымадым. Алимент түләтмәдем, башкалар кебек эшләгән җирләреңә кәгазь җибәрмәдем, күршеләргә әйтмәдем. Үз фамилиямә яздырдым... Үзең биргән подачка- ларыңа риза булып тордым... Акламадың ышанычымны, акламадың... Казанга укырга килсен, дидең. Ижевски тикле җирдән шушында китердем. Үзем обижать итәргә ирек куймам, дидең, ышандым. Аның сулкылдаудан җилкәләре сикерә, тавышы калтыранып чыга иде. Ул күзеннән яулыгын алды, яшьле күзләре усал ялтырап китте: — Ә фактта... фактта нәрсә килеп чыкты! Ул бәхетсез бала бүген гинекология больницасында ята. Ә син, ата кеше, минем яшьлегемне алып, алдап киттең дә шуның белән эш беттеме? Атна-ун көн кызыңның кайда йөргәнен дә белмисең! Талибә ханымның деканатта, эш урынында кинәт елап җибәрүеннән башта каушап, югалып калган Сарымсаков, эш боланга барып җиткәч, түзмәде, шыгырдатып урындыгын этеп җибәрде. —- Куй син, Талибә, юләр хатыннар сүзен! Гафу ит, мин'сиңа ярдәм итмәдеммени? Егерме ел буена ул кыз ничек үсте дип беләсең? Кем акчасына үсте ул'кыз? Кем акчасына киенде ул кыз? Синең театр кассасында утырып алган биш йөз тәңкәңәме? Менә, менә, менә монда алар — квитанцияләр. Мең сум да ике мең... Егерме елга җәмгысы күпме була аның? Башына тай типмәгән кеше аңларга тиеш. Күңелләре булсын, Мәрфуга белән Талибә ялангач йөрмәсен дип, көн чаптым, төн чаптым. Хатынымнан яшереп, акча җибәрдем. Маңгай чәчем коелды. Күзе чыкмаган кеше күрә, чигә чәче белән каплап йөртәм. Кырык- маса кырык җирдә эшлим. Ә соң минем бер үземә бик күп кирәкме? 
36 
 
Кеше алган акча җитмимени миңа? Минем күкләр инде күптән доктор булдылар. Ә мин? Ә мин?! Унбиш ел доцент булып утырам. Талибә белән Мәрфуганың күңелен күрәм, имеш. Юк инде, Талибә, гафу ит, әгәр инде ул кызый маена чыдый алмый ашка каршы таш ата икән... мин бит... ни бит... Ул бит инде сабый түгел, балигъ булган, үз бәхетен үзе кайгыртыр вакыт җиткән. Законсыз кызы барлыгы беленүдән уттан курыккан кебек куркып яшәүче Сарымсаковның бүген кинәт шулай шаулый башлавы Талибә ханымны айнытып җибәрде, кайнарланган йөзендә кибеп бетә язган күз яшен сөртеп, ул урыныннан торды һәм, ата кешегә яны белән басып: — Мин, Аллаяр, синнән тик бер нәрсәне сорыйм... Мәрфуганың соңгы язмышы синең кулыңда.—диде. — Син декан ярдәмчесе. Син аны университетта алып калырга тиешсең. Син аиы булдыра аласың. Мәрфуга бу поступогы өчен университеттан куылса, сиңа яхшы булмас! Мин серне чишәчәкмен! 
23 Көз авышып бара. Болытлы, сүлпән көннәрдән соң әллә нидә бер нурланып, күңелдә сөенеч уятып китә торган кояшлы көннәр — әбиләр чуагы да узып китте. Агачлардан соңгы яфраклар коела. Бюро бүлмәсенең ян тәрәзәсе буенда иягенә таянып, университет ишек алдына карап утыручы Таһир Юлдашев кичке эңгер күләгәсенә төренә башлаган карт тирәкләр янында күпләп аунап ятучы сары яфракларны күреп, моңаеп куйды. Күңел басынкы, сагышлы. Башка елларны октябрьиың беренче атналарында һавада кар уйнап ала торган иде. Колхозда эшләп йөргән бер елны, хәтта сентябрь азакларында ук бер иле кар яуды. Кар астында калган бәрәңгенең соңгы гектарларын, өшеп-туңып, бияләйләр киеп алып бетерделәр. Аның каравы, ул елны, сентябрь узгач, бик матур көннәр булды, октябрь, ае белән кояшлы, җылы торды. Быел менә җылысы да юк, кары да юк: эшләр күңелсезгә китте. Урамга чыксаң — борынга дым исе бәрелә, бакчаларга керсәң, мургаи яфрак исе аңкып тора. Көзнең көз буе шәһәр кешеләре зонтик тотып, галошларын салмый йөрделәр. Хәзер белмәссең — кайчан туңдырып җибәрер дә, кайчан кар явар: билгесез вакыт. Ишек алдына җыелган күл-күл сулар аркылы сикергәләп планшет тоткан бер егет узды. Таһир аның чагылгалап калган күн пальтосыннан, эшләпәсеннән Айрат Гыйльми икәнен танып алды: уку залына баруыдыр. Диплом эше яклыйсы булгач, ул да китапханәгә йөри башлады. Айрат Гыйльмине секретарьлыкка сайламагач, Таһир инде явызлыкның чыганагы бетте дип уйлаган иде. Бик ялгышкан икән: алда икән ; әле ерып чыгасы чытырманлык: әнә ул үзе, сикергәләп-сикергәләп барды да, почмакта борылып, күздән югалды, ә баскан эзләрендә су җыелып калды. Нибарысы бер ел эшләү дәверендә Айрат Гыйльми студентлар ара- - сында шундый бер настроение урнаштырган: кешеләр эшне җиңел кул- - дан эшләргә өйрәнгәннәр иде. Әйтик, Мәскәү газетасы бер мөһим эш турында баш мәкалә урнаштырган. /Хйрат бер сызгырып җибәрә дә комсорглар, группорглар дәррәү бер план төзеп ташлыйлар. Давай куаларга, давай куаларга! Бер атнадан карыйсың, ул дәрт сүнә, планнар онытыла; аннары Мәскәү газетасы мәкаләнең инде яңасын бастырган; ныгытыбрак уйлап карасаң, икенче мәкалә бер дә беренчесен кире какмый, фактта алар янәшә алып барыла торган, бер-берсен тутыра торган эш булалар. Юк, факультет Гыйльминең сызгыруын көтеп тора; дәррәү икенче план төзеп, җанфәрманга икенчесен куа башлый: 
37 
 
стена газетасы да шул турыда шаулый, комсорглар да шул турыда җыелыш үткәрә, комитеттан, хәтта райкомнан шул турыда шалтыратып сорыйлар, ә көн саен, сәгать саен үтәлергә, түземлелек белән, көч куеп, эзлекле рәвештә башкарылырга тиешле бик күп мөһим эшләр әнә шундый «дәррәү кампанияләр» өянәгенә, штурмчылыкка килеп эләгә. Юлдашев бүген булачак бюрода, беренче мөһим эш итеп, әнә шул баш әйләндергеч «кампанияләр» өянәгеннән котылырга теләде. Отчет жыелышында сайланган яна бюро членнары белән ачыктан-ачык сөйләшергә, күңелдәге кыйтык урыннарны ачыкларга кирәк иде. Ләкин аңа кешеләр бик озак җыела кебек тоелды. Коридорга чыгып сәгатьне карап керде. Юк икән әле. Сабырсызланганга күрә генә шулай тоела икән. Бераздан Мостафа килде. Чуар косынка бәйләгән Лена Загорская килде. Аннары бергә җыелып, шаулашып комсорг кызлар, егетләр килеп керде. Кызларның чыркылдашулары, егетләрнең аларга әйткән шук сүзләре шундук борчулы уйларны таратып җибәрде. Салават белән Петр Гайкин да көлешеп килеп кергәч, бөтенләй күңелле булып китте. — Булмаса башлыйк, иптәшләр, — диде Таһир, диваннан тормыйча гына. Бүлмәдә кинәт урнашкан тынлык һәм егермеләп кешенең үзенә төбәлгән карашы аны каушатып җибәрде. Аны ничек тыңларлар, ышанырлармы аңа? — Сөйләшик дип чакырдым, — диде ул, тезләренә таянып.— Комсомол эшен ничек оештырырга уйлыйбыз? Менә шул — көн тәртибендә. .Монда күбебез узган ел эшләгән иптәшләр. Бер-беребездән тартына торган түгел. Кемнән башлыйбыз? Студентлар дәшмәделәр. Өстәл кырыена урнашып алган Петр Гайкин, маңгай «кикриген» сыпыргалап, нәрсәдер яза башлады. «Бүгенге хыелышны Айрат Гыйльминең ачмавы белән риза түгел, — дип уйлады Таһир аның турында, — эшем кешесе булып кылана». Юлдашев бер-ике тапкыр Лена Загорскаяга карап алды, ләкин тегесе башын түбән иде. Башлап сүз әйтергә кыенсына булса кирәк. Ахрысы, Таһир бик кискен куйды бугай мәсьәләне. Өмет белән ул Салаватка күз төшерде, бәлки ул башлар. Юк, ул да башламады. Җыелышларда бик чәчрәп чыгарга яратса да, кирәк чакта авызына су кабып утыра. Сүзен аркан белән генә тартып алып була торган Мостафаны кузгату өчен иң элек әле бүтәннәрнең сөйләве кирәк. Комсорг кызлар дәшмиләр дә дәшмиләр инде, алар әзергә хәзер — Айрат диктовкасына күнеккәннәр. Карале, сөйләр кеше дә калмады. Почмакка ук кереп утырган ике егет—беренче курс студентлары — гаҗәпләнеп, тирәякларына карандылар. Алардан, хәер, көтеп тә булмый, эш белән таныш булмагач, нәрсә сөйләргә икәнен дә белмиләр. Таһир соравын кабатларга мәҗбүр булды: — Я, кемнән башлыйбыз, әллә сөйләр сүз беттеме? — Ул, диваннан торып, өстәл янына килде, шаян балага укытучы шелтә ясаган кебек. Петр Гайкннның бик тырышып язып утырган дәфтәрен кире каплап куйды. — Нәрсә бу, Петя, иптәшләрне санга сукмаумы? Гайкннның ирен кырые, куянныкы кебек, тиз-тиз селкенгәләп куйды, ул, күзләрен йомгалап: — Каян килгән милиционер буласыз, иптәш? — дип авызын ерды. «Башлана, — дип уйлады Таһир. — Әгәр шушында, шушы бүлмәдә, сындырасы нәрсәне сындырмасаң, ахырдан авырга* киләчәк». Ул салкын кан белән, хәтта чамадан тыш салкын кан белән: — Газетаның чираттагы номерын нинди мәсьәләгә багышларга уйлыйсыз? — диде. — Секретарь нәрсә дип әйтер бит?!  
38 
 
Гайкин «түбәнчелек» белән баш иде, кулларын җәен җибәрде, гүя ул Таһирны административ көч куллануда, инициативаны бууда гаепләргә тели иде, янәсе, безнең эш кечкенә, начальство ни кушса, шуны үтибез... Таһир, йөрәге сикерә башлау сәбәпле, Петр Гайкинга тиз генә җавап кайтара алмыйча, тотлыгып калды, әмма шунда көтелмәгән почмактан басынкы, авыр сүзләр ишетелде: — Куй син, Гайкин, фокус уйнавыңны! Таһирның гаҗәбенә каршы, бу сүзләрне Мостафа әйтте. Шундый сабыр итеп, шундый бер ышаныч белән әйтте, бюрода утыручылар ихтыярсыз сагаеп калдылар. — Нәрсә без монда... комедия уйнарга җыелдыкмыни?—дип ялгап алып китте Мостафа.— Беребез дә бюрога көчләп кермәдек. Сайлап куйдылар. Сине дә. мине дә, Юлдашевны да. Бер үк хокук белән. Тагын нәрсә кылтаерга. Сиңа Юлдашев ошамый икән, аңа карап син артың белән киртә җимерергә тиешме? Артык үчтекиләп җибәрделәр шул сине. Эреләнеп киттең: иптәшләрең алдында ике авыз сүз әйтергә хурлана башладың. Җилкә сикертергә, боргаланырга өйрәндең. Ләкин инде, Гайкин иптәш, Айрат синең йөрәгеңә бик якын дип, без быел да комсомол эшен халтурщикка тапшыра алмыйбыз... — Ишеттеңме? — диде Салават кинәт. Пырхылдап көлеп җибәрделәр. Таһир кашларын җимерде: — Сөйләр сүзең бармы, Атнабаев? — Бер сорау бар минем, — диде Салават, елмайган авызын җыя алмыйча.— Менә әйтсен әле безгә Петр Савельич: безнең факультетның главный редакторы буларак, газета чыгару эшенә ул нинди яңа тәкъдимнәр уйлап килгән? Башка факультетларны уздырып җибәрергә теләге юкмы? Быел да былтыргы шикелле спорт эшенә бармак аша карап, газетасында ике-өч юллык информацияләр бирү белән чикләнерме яки булмаганны булды дип, чаңгыда шумаганны шуды дип күпертелгән цифрлар бирерме? Таһир баштарак бу малай тагын берәр мәзәк сүз әйтеп ташлый инде, дип сагаеп куйган иде, Салаватның йөзе җитдиләнүен күреп, игътибар белән тыңлый башлады. — һәркем үз авыруыннан зарлана, — диде Салават, урыныннан торып. — Мин, егетләр, үзегезгә бик билгеле, кызлар, сезгә дә бик билгеле, спорт белән кендегем береккән булгач, спорт турында сөйләмәй булдыра алмаймын. Сүзем ялгыш булса, чыгып әйтерсез: һәркемгә полный ирек куелган; факультетта спорт эшенә җан өрергә кирәк. Кар яуганда бер кросс, кар беткәндә бер кросс үткәреп, обком грамотасы алудан файда аз безгә. Бу — шул ук күз буяу. Экзаменнарга без семестр башыннан ук хәзерләнә башлыйбыз, ә спорт ярышларына астыбызга су кергәч кенә әтәчләнергә тотынабыз. Исемлек кычкырып, көтүче кебек тораклардан куып, кросска җыеп йөрү бетсен! Кешеләр үзләре килсен, җаны теләп. Шуны оештыра алсак, менә булырбыз комсомол җитәкчесе... Башкалар да кузгалдылар. Лена Загорская сүз сорады. Таһир каршында Лена төпле, акыллы, ихтирамга лаеклы кыз иде. Бюроларда ул, кулы белән иягенә таянып, чыгышларны тыныч кына тыңлый, сүз алса, аз сөйли, чәчрәми иде. Яка берәр фикере булмаса, ул сүз сорап та тормый иде. Мәсьәлә бик кискен борылыш алган вакытларда исә үзенең ышанычлы, тыныч тавышы белән кешеләрне уйланырга мәҗбүр итә белә иде. Бүген дә ул сүзен әкрен генә, сабыр гына башлап җибәрде. 
 _  Хәлебез әйбәт түгел, иптәшләр. Узган елгы хәлләр тагын кабатланырга тора: отметкалар җыябыз, прогуллар саныйбыз, деканатның койрыгы булып йөри бирәбез. Ярамый бит болай...  
39 
 
Ул, җилкәсенә шуып төшкән косынкасына игътибар итмичә, сүзен дәвам итте. Сипкелле түгәрәк йөзенә, куе җирән чәчләреннән төшкән шәүләсымаи, алсулык кабынды. — Диспутларны эчпошыргыч дәрәҗәдә күңелсез оештырабыз, студентлар теләп катнашмый. Моның сәбәбе, минемчә, болай: әдәбият теориясен безгә еллар буе тукыйлар, кагыйдә ятлаталар, ә җанлы мисал өстендә анализ ясарга өйрәтмиләр. Өлкә газеталарында, әдәби журналларда безнең сәләтле генә иптәшләребез бастырган рецензияләр дә артык купшы сүзле, сай, ышандырмый торган булалар. Менә шул ту* рыда да Петяга уйлап карарга иде, стенгазетада культпоходлар турында, бәхәсләшкән китапларыбыз турында рецензияләрне төплерәк, кызыйлырак итеп урнаштырырга мөмкин түгелме? Мин монда әйтергә тиешмен: барысын да бер Гайкин өстенә өеп кую белән генә эш барып чыкмас. Ярый, без аңа бүген ябырылдык,—монысы бер ягы. Ә пичек ярдәм итәргә уйлыйбыз. Иптәш Юлдашев, син бит газета эшен күргән, үзең эшләгән кеше, беләсең: Петяныц бер ялгызына гына авыр бит, ә аны эшләмәде дип әйтергә хакыбыз юк, ике ел буе бер баш тартмыйча, ыңгырашмыйча, биш-алты кеше белән ничаклы газетаны чыгарып килә... «Кара син Ленаны! Гайкинның салпы ягына салам кыстырды,—дип уйлады Таһир, — бу кызый безнең кебек ордым-бәрдем түгел, нечкәрәк юллар белән эш итә». — Ярдәм итү буенча тәкъдимең? — диде ул, кәефле чыраен яшермичә. — Тәкъдимем... Белмим әле мин... дөрестерме ул, юкмы, шулай да бер тәкъдимем бар. Газетаны айга ике түгел, дүрт тапкыр, ягъни атна саен чыгарырга кирәк. Группа «Молния»ләрен дә, минемчә, «Сталинец» карамагына тапшырырга кирәк. Ленаның ягымлы сүзләреннән Гайкинның күңеле кузгалып, ирен кырые сикергәли башлаган иде — сүз болайга киткәч туктады: — Менә әйтте! Айга ике чыгарып та көчкә өлгерәбез әле, — диде ул ирония белән. — Салам кыстырырга, беләм, мастер сез. Тагын бераздан: «Я булмаса, Гайкин, «Молния»ләрне үзең чыгар инде», ди башларсыз. — Юк, димим, һич алай дип әйтергә теләмим. — Лена туп-туры Гайкинның чандыр аксыл йөзенә карап сөйли башлады.— һич тә салам кыстыруым түгел, Петя. Ким дигәндә, сиңа дүрт алмаш редактор бирергә, редколлегияне 15—20 кешегә хәтле үстерергә кирәк. Факультетта укучы 500—600 студенттан газетага өстәмә рәвештә дистә ярым кеше бүлү авыр булмас. Аның каравы, газета яхшырыр, кызыклырак булыр, к шуның аркылы студентларның комсомол бюросына булган ихтирамы артыр... Газета безнең бюро эшенең “көзгезе булсын. Җыелып торган бөенте кузгалды. Кешеләр инде утырып кына түгел, аягүрә басып сөйли башладылар. Таһир ялгыз түгел икәнен аңлады. Теләк кенә булсын — эшләргә атлыгып торучы иптәшләр бар икән. Тик Гайкин гына, башын иеп, караңгы чырай белән утырды. Аның кәефе киткәне күренеп тора иде. Таһир үзенең йомгаклау сүзендә, бүгенге чыгышларга таянып: — Тиздән факультетта тормыш кайнап торачак, иптәшләр!—диде. Бу бераз яңгыравыклырак чыкты, ләкин кызулык белән әйтеп ташлагач, инде сүзне алып булмый иде. Бюродан чыккач, аны «Лена туктатты. — Артык кайнар син, Юлдашев! Кирәк чакта сабыррак та була белергә кирәк, — диде, — бүген әле ярый, Мостафа яклады сине, югыйсә, көймәң комга терәлә иде, нигә кирәк иде сиңа Гайкинның дәфтәрен ябып кую, ул бит мәктәп баласы түгел... — Гаделсезлекне күтәрә алмыйм мин, — диде Таһир, кайнар сулап.— Гаделсезлеккә беркайчан да юл куймаячакмын!

24 
 
 
Көннәр эш белән тиз уза башлады. Барысына үзе чапмау, иптәшләренә ышану Таһирның вакытың , бермә-бер иркснәйтеп җибәрде. Көне буена лекцияләр тыцлап, бюро членнары белән сөйләшеп, китапханәдә утырып, арып-талып тулай торакка кайтканда да ул үзендә узган елгы кебек сөйләшәсе килмәү дәрәҗәсенә җитеп .хәлсезләнү, көчсезлек сизмәде, буыннарында рәхәт талчыгу тоеп, каты-каты басып кайтып керде. Өйгә кайтып, киемнәрен гардеробка элгәч, шкаф өстенә куйган радионы ярым тавышка көйләп, музыка, я җыр тыңлады, әкрен тирбәлүче ерак авазларга уйлары белән үрелеп, үзе турында, Гөлнур турында, группадаш иптәшләре һәм факультет турында, — сиздерми генә узып киткән яңа, авыр, эзләнүле бер көн үзенә нәрсә китерүе турында уйлады. Узган көн турында уйламый мөмкин түгел иде. Аудиторияләрдән ишетелгән туктаусыз гөжелдәү, тәнәфес араларында коридорны тутырган күңелле шау-шу, спорт залында агач боҗраларда атынучы тыгыз мускуллы егетләр белән зифа буйлы кызлар — болар барысы бергә бөтен бер картина булып аның күз алдында тордылар. Ул үзен тынгысыз корт иледәй гөж килеп торган шушы коллективның тормышын тагын да күңеллерәк, мавыктыргычрак һәм файдалырак итәргә куелган кирәкле кеше итеп тойды. Ләкин ул, беренче уңышлар белән мавыгып китеп, баш өстенә кара болытлар җыелганын сизмәде. Беркөнне кич Салават мышкылдап кайтып керде дә Мәрфуга Миң- вәлиеваның аборт ясап больницага эләгүен әйтте. Бу хәбәр көтелмәгән кискенлеге белән коточкыч тәэсир итте. Әйтерсең, аның матур планнарына лыҗырдатып пычрак аттылар. Студентларны матур мисалларда тәрбияләү, аларга тормышның кояшлы, нурлы якларын күбрәк күрсәтү өчен тырышып йөргәндә, ниндидер бер мәкерле явыз: «Менә мин сезнең эшегезгә дуңгыз борынымны тыгыйм әле», — дип хахылдап көлгәннән бер дә ким булмады бу. Аның җен ачулары чыкты, үзенең йомшаклыгына, Гөлнурга үч итәм дигән булып, узган ел Мәрфуга белән мавыгып йөрүенә кәефе китте. Ул кызның кыланышлары яхшыга алып бармаячагы билгеле иде бит инде... Геннадий белән Салават бу вакыйгага гади генә бәя бирделәр. — һәй, чүпрәк психологиясе йоктымы, ул кешедән кеше чыкмай инде, — диде Салават, — мин ул кыздан былтыр ук өметемне өзгән идем. Бай хатыннары кебек, ярты күкрәген ачып вечерларга йөрү студентка эшемени?! — Сикерә торгач, ирешкән икән,— диде Геннадий, аның сүзен хуплап.— Модница дип сөйләгән идең, шул кызмы? Әле бозылып җитмәгән булса, гомер буе үкенеп яшәр инде. Бозык юлга баскан булса, тирәнгә китәчәк. — Ул, ак керфекле күзләрен йомып, башын чайкап торды. — Бик тирәнгә китәчәк. Мин мондый бер хәлне беләм: безнең Омар ягының бер кыз, студентка, яшь кенә, бик обеспеченный семьядан, борынын чөеп йөри иде, соңыннан әти-әнисенә еларга туры килде. Кызлары, узынуның чигенә чыгып, рестораннарда типтерә, очраган кешеләргә сагызлана башлады. Бар әле бездә андыйлар... — Паника куптармагыз әле,—диде Кузьма. — Син, дустым, иң яхшысы, больницага барып кайт, дөресен белерсең. Нәрсә монда акыл сатып торырга. — Монысы, ичмасам, акыллы сүзгә ошый,—диде Мостафа да, сүзгә кушылып. — Бар син, Таһир. Бүген үк бар. Кешене баткан сазлыгына төртеп төшерү безнең эш түгел. 
40

41 
 
 
Чыинан да, бу — кулдан килгән эшнең иң нәтиҗәлесе иде. Таһир җыенып больницага китте. Юлда барганда ни өчендер Мәрфуга аңа кызганыч кебек тоелды, кибеткә кереп, авыруга бүләк эзләде, ләкин нәрсә алырга икәнен белмичә, бераз кангырап йөргәч, әй, бүләктәмени соц эш дип, бернәрсә дә алмыйча кире чыкты. Больницаның дару исе килеп торган караңгырак коридорында, күрешергә рөхсәт бирүләрен көтеп утырганда, аның күңелен тагын борчулы уйлар биләде. Мәрфугага ачуы чыкты. «Матур яшьлекне мыскыл иткән өчен, аны яшьлек сафыннан, комсомолдан куарга, университеттан эзен суытырга кирәк», — дип уйлады. Бу мәсьәләдә ул йөрәге белән рәхимсез иде. Чөнки ул кешеләрне матур итеп күрергә, яратырга өйрәнгән иде. Ә яраткан кешендә алдансаң — нәфрәтнең аяусыз көчен күз алдына китерергә мөмкинме? Акылы башка нәрсә тукыды: синең бит әле секретарь булып эшли башлавыңа атна-уи көн тулмаган, инде син кешеләрне комсомолдан куу турында уйлый башладың... Озак кына көтәргә туры килде. Больница кешеләре ничектер бик акрын кыймылдыйлар иде. Күрәсең, больница тормышының үз тәртибе бар. Чуар косынкалы яшь кенә сестраның кизү журналыннан Миңвәлие- ваның кайчан керүе, кайсы палатага урнаштырылуы турында белешергә дип кереп киткәненә ярты сәгатьтән артык узды инде, ә ул һаман күренми әле. Коридорда авырулар янына килүче кешеләр күбәйде. Алар шыпырт тавыш белән сөйләшәләр, авыр сулап куялар иде. Бер төркем студент — практикант, портфельләреннән таушалган ак халат чыгарып, берәм-берәм көзге каршында киенеп, баскычтан югары катка менеп киттеләр. Кулына роза чәчәге тоткан бер сестра, чәчәген бөтерә-бөтерә, телефоннан сөйләште, кемгәдер ачуланды, аннары ак чәчле чандыр бер кеше белән «справочная» дип язган яртысы пыяла ишектән кереп китте. — ДАиңвәлиеваны кем эзли? — диде хатын-кыз тавышы. Таһир урыныннан торды. Чуар косынкалы сестра Юлдашевның каршысына килде, коры тавыш белән: — Миңвәлиева биредә. Ләкин аның янына керергә бүген рөхсәт юк, — диде. — Мин биш-алты гына минутка... — Сез кеме буласыз аның? — Мин... университеттан... Сестра егетне сыиаулы караш белән баштанаяк күздән үткәрде һәм, зәңгәр күзләрендә бернинди җылылык күрсәтмичә: — Булмый. Авыруның температурасы югары, — диде. — Баш врач белән сөйләшергә мөмкинме? — Ул обходта. — Алайса дежур врачны күрергә рөхсәт итегез, — диде Таһир, ялынып. — Файдасы тимәс, — диде сестра баягы коры тавышы белән,-— авыру үзе беркемне дә кабул итәргә теләми. Таһир, башын иеп, больницадан чыкты. 
Мәрфуга турындагы хәбәр факультетка тиз таралды. Берәүләр моны гади бер вакыйга дип карадылар, икенчеләре кызны гаепләделәр. Таһир, томанлы уйларына бирелеп, сүзләргә колак салгалап, үз эшләрено тотына алмыйча йөрде. Больницага барып кайтканнан соң аңарда Мәрфугага карата кызгану хисе уянды. Кайчан гына активистка булып, факультетта ду килеп йөргән кызның шундый хәлгә төшүе аяныч иде. 
42 
 
 
Беркөнне Таһир яңа чыккан стена газетасы янында студентларның гадәттәгедән күбрәк җыелып торганын күрде. Кызыксынып якын барды. Газетаның соңгы баганасында зур кара хәрефләр белән «Позорный факт» дигән баш астында урнаштырылган мәкаләне күреп, тиз-тиз укый башлады. Мәкалә аның турында — Мәрфуга турында иде. Беренче җөмләсеннән үк Миңвәлиева турында башланып, аның бөтен факультетка, барлык студентлар өстенә җуелмаслык кара тап төшерүе турында мәкалә авторы кат-кат басым ясап яза иде. Таһир, мәкаләне ахырына кадәр укып чыгарга сабырлыгы җитмичә (алга таба мораль турында бик озын, ялыктыргыч, күңелсез фәлсәфә китә иде), мәкалә астына куелган имзаны карады. «А. Г.» дип куелган хәрефләрне күреп: «Кем булыр икән бу?»—дип уйлады. Тукта, кем соң бу? Очына чыга алмыйча, башын күтәреп, тагын укырга тотынды. Ул гаҗәпләнеп куйды. Автор яңа бюроны эшлексезлектә, дисциплинаны таркатуда, тәрбия эшләрен тиешенчә алып бармауда гаепли иде. Болар- ның бөтенесенә, аныңча, бюро секретаре Юлдашев гаепле булып чыга, чөнки ул ниндидер аулак вечеринкалар оештыра, тәнкыйтьне кыса, яшьләрне таркату эше белән шөгыльләнә... Таһир, бурлат кебек кызарып, студентлар арасыннан чыкты, бер читтәрәк гамьсез генә тәмәке тартып торучы Гайкинны күреп, газета ягына башы белән ымлады: — Кем язды? — Нәрсә бар? — диде редактор, тәмәкесен теш арасына кысып. — Кем язды дим? — Нәрсәне кем язды? — Әйдә белмәгән булып кыланма. Миңвәлиева турында кем язды? — Корреспонденциянең авторы әйтелми,—диде Гайкин, ирен кырыен кыймылдатып. Алар тирәсенә егетләр җыела башлады. — Керик әле комсомол бүлмәсенә,—диде Таһир. Аның инде сабыры бетеп килә иде. Гайкин баш тартты: — Нишлим мин анда?! Сүзең булса, шушында әйт. — Мин синнән иптәшләрчә сорыйм бит... — Яхшы. Керәбез. Гайкин комсомол бүлмәсендә дә үзен төрпә һәм тупас тотты. — Нәрсә син миңа бәйләнәсең әле, — диде ул, урындык терәгенә корсагы белән ятып. — Тәнкыйтьне кысарга минем ни хакым бар?! Бирделәр материал — чыгардык. — Фактларын тикшердеңме? — Тикшермәсәң дә билгеле алар: күз алдында. — Нәрсә күз алдыңда? — Изгегә салынып маташма инде, Юлдашев. ЛАиңвәлиева сине узган ел бюрода яклап чыктымы? — Чыкты. — Экзамен вакытында Миңвәлиеваларда кунакта булдыңмы? — Булдым. — Тагын нәрсә кирәк? Нинди факт таләп итәсең? Таһир шул мизгелдә мәкалә астындагы «А. Г.» хәрефләренең мәгънәсен аңлап алды: Айрат Гыйльми. Әйе, шуның эше. Аңардан башка Таһирның Мәрфугаларга барганын кем белсен? Бүтән кем тагын бу хәлне шулкадәр ямьсезләп, Гайкинны мәкалә чыгарырга күндерә алсын.   Әгәр мәкаләң яла булып чыкса, нишләрсең?—диде Таһир, Гай- кинның йөзенә төбәлеп. Редактор башын күтәрде, аның чандыр йөзендә уңайсызлануның әсәре дә юк иде.  
43 
 
 
— Жалоба бирә аласың. Ләкин Миңвәлиева белән буталганыңны белмиләр дип уйлама. Бу шулкадәр оятсыз итеп әйтелде, Таһир, каршы сүз әйтүдән гаҗиз калып, тешен кысты, йөзеннән каны качты, көл кебек агарды. Гайкин, ишекне шапылдатып ябып, чыгып китте. Башын кулларына куеп, Таһир күпме утыргандыр, бервакыт бүлмә ишеге ачылып китте, бусагада күзләре яшьләнгән Гөлнур күренде. Таһир күз ачып йомганчы өстәл артыннан торды: — Гөлнур!.. Кыз дерелдәп китте, өстәл янына таба атлады. — Гөлнур... дустьнм бул... Мәрфуга янына барып кайт. Кешене һәлак итәбез... — Мин... аның янында булдым, — диде Гөлнур, аскы иренен тешләп. — Аның хәле авыр... Авыруы көчәйгән... — Син мәкаләгә ышанасыңмы? Кем язганын беләсеңме? Гөлнур дәшмәде, озын керфекләрен түбән төшерде. — Мохтаровка керергә кирәк... — диде ул бераздан чак ишетелерлек тонык тавыш белән, — болай калдырырга ярамый... Җитәр. Моңарчы да Айратның тасма теленә ышанып килдек. 
25 
Сарымсаков деканат бүлмәсеннән төнге сәгать уникеләр тирәсендә чыкты. Коридорда кеше-кара күренми иде. Стенгазета янына килде. Көндез ул Мәрфуга турында мәкалә чыгуын ишеткән иде. Үрелеп, берәм- берәм барлык мәкаләләрне карап чыкты, эзләгән әйберсен таба алмады. Юк, бер җирдә дә Миңвәлиева телгә алынмый иде. йөрәге борчылып куйды. «Тикшерергә алдылар микәнни?» — дип уйлады, шул мәлне күңеленә «келт» итеп өстәл тартмасында калган язулары килеп төште. А1әшәкать булса да, деканатка кире керде, ут кабызды;’ өс киеменнән булганга мышный-мышный, өстәл тартмаларын актарырга тотынды. Әллә ни арада шабыр тиргә батты, тирен кулъяулыгы белән генә сөртеп бетерә алмагач, тунын салды, кепкасын салып атты. Иркенәеп китеп, тартмалардагы вак-төяк кәгазьләрнең, Талибә ханымга акча җибәргән квитанцияләрнең берсен дә калдырмыйча портфеленә тутырды, шуннан соң гына бераз тынычлангандай булып, өенә кайтырга чыкты. Деканат бүлмәсенә килеп Талибә ханым тавыш куптарганнан сон аның җан тынычлыгы югалды. Әйтерсең, кемдер аны чабуыннан тотып бара, аның яшерен серен ачарга тели иде. Ул гүя: «Синең, Аллаяр, гөнаһың бар икән бит, син аны яшереп йөрисең икән», — ди иде. Тора торгач, Сарымсаковка әлеге сер инде чишелгән кебек тә тоела башлады. Кайсыдыр бер көнчесе аны Мохтаровка барып чаккан, имеш. Менә аны партбюрога чакыралар. Усалусал сүзләр әйтеп, эт урынына сүгәләр. Каты шелтә бирмәкче булалар. Сарымсаков гаебен таный, төзәлергә сүз бирә. Ләкин шунда Мохтаров тора да әйтә: «Юк, егетләр, ди, каты шелтә аз аңа, халыкны, иптәшләрен алдап йөргән өчен аны университеттан куарга кирәк», — ди. Сарымсаковның тәннәре чымырдап китә... Юк, чарасына керешергә кирәк, ярамый болай. Вәсвәсәләнеп йөрүдән эш чыкмый, иң мөһиме — диссертацияне тизләтәсе иде. Доктор булып алса, төкерер иде ул дөньясына! Акча арта, мөнәсәбәт үзгәрә, иярүчеләр табыла. Ә Талибә нәрсә ул, төкерек ул. Бик сикеренә алмас ул чакта Талибәң. Аллаяр аның авызын бик тиз томалар: «Син инде, Талибә, юньле генә яшисең килсә, җилгә каршы төкермә, дияр, синең сүзләреңә профессор Сарымсаковның бер бөртек кылы да селкенми, син лутчы ул җибәргән акчага риза булып, тыныңны гына кысып тор инде»,—дияр.
44 
 
 
Бу кичне Сарымсаков шулап хыялланып кайтты. Үзен филология фәннәре докторы итеп күз алдына китерде. Әйе, әйе, тиздән ул көннең киләчәгенә аның иманы камил иде. Уңай язылган ике отзыв аның портфелендә ята иде. Тик Мохтаров— өченче рецензент—аның диссертациясен якларга куярга иртә дип тапты. — Аллаяр Шәкүровпч, — диде. — сиңа кпм дигәндә ярты ел, иик ныгытып, бик каты утырып эшләргә кирәк әле, — диде. Тагын ярты ел! Сарымсаковның юк-бар чәчләре үрә торды. Әйтергә генә ансат: ярты ел! Бу бит. ни бит., пычаксыз сую белән бер бу. Аңарчы аның язмышында нәрсәләр булып бетмәс... Шулап уйлады ул, ләкин шулай дип әйтмәде. Хәтта каушаганын ла белдермәде, уйга калган, кайгыргансыман, башын кашып торды, костюм төймәләрен бөтерепбөтереп куйды һәм Мохтаровның күзләренә ялва- рулы карап: — Гафу ит, Идрис, нигә алай уйлыйсың? — дип сорау бирде. Мохтаров фикере аның өчен гаять кадерле иде, чөнки Мохтаровны факультетта да, гомумән Казан филологлары арасында бик ихтирам итәләр иде. Сарымсаков, сак эш йөртүче, хәйләкәр кеше булганлыктан, аның фикере белән санашмый булдыра алмады, һәм әлеге сорауны биргәндә ул үзенең Мохтаров белән яшьтәш икәнен, бергә-бергә эшләвең, бер үк эш өчен кайгырып йөрүен сиздерергә теләде, үзенә калганда, бик үз итеп, бик якын итеп, йомшак кына итеп сорау бирде. Әйе, ни өчен алай уйлый икән ул Идрис? Ләкин менә Мохтаров, аның тойгыларын аңламаган төсле, төр- пәрәк торды: — Ни өченме?—диде ул, күзләрен бөркәп торган куе кашларын күтәреп, — синең анализ өлешең сай чыккан, Аллаяр агай. Менә шуны баетасы иде. — Конкретрак әйтә алмассыңмы, Идрис? — диде Сарымсаков, берни булмагандай, тыныч кына. Ләкин ул бу сорауны да бик үк изге ният белән бирмәде. «Туктале, гомуми замечаниене аны кем дә әйтә ала,— ди иде аның күңеле, — син менә конкретлаштырып* әйтеп кара аны». Мохтаров аның бу ниятен сизмәде. Сарымсаковка төбәлеп, туп-туры карады һәм декан ярдәмчесенең күзләрендә уйнаган хәвефле карашны, гаҗизлек билгесен күреп, аптырап китте. Ләкин ул кешеләрнең кызганыч булуын яратмый иде, алай гына да түгел, кызганыч кешеләрне ул күрә алмый иде. — Дөресен генә әйткәндә, син эчтәлек белән форманы аергансың. Әйе, әйе, аергансың. Кереш өлешендә марксизм классикларыннан китергән цитаталарың урынлы, аларга бәйләнерлек түгел. Анализ өлешендә шуны куллана белмәгәнсең. Милли үзенчәлекләрне аерым формаларга, тышкы бизәккә кайтарып калдыргансың. Телисеңме син, юкмы — шулай килеп чыккан: әдәбият, көрәш коралы түгел, бәлки күңел ачу чарасы, формалар җыелмасы. Ялгышмасам, киресе булса кирәк: көрәш коралы булса кирәк әдәбият? Сарымсаков, Мохтаровның ирониясен сизеп, — Нәрсә белән исбат итәрсең син аны, Идрис?—диде. — Татар әдәбиятындагы унарлаган мисал белән. Әйтик, Тукай белән, Такташ белән, Муса Җәлил белән... Әгәр бизәк кенә булса, милли мәсьәлә формага гына кайтып калса, аларны күптән яңгыр юып алып китәр иде, ә Муса Җәлилне фашист төрмәсе дә юкка чыгара алмады. Хакыйкать сүзе таш диварларны ватып чыкты. Сарымсаков кашын жыерды, күзлеген әйләндергәләп торды, каршы суз әйтә алмады.  
45 
 
 
Ул моны беркадәр үзе дә сизен килә иде, ләкин аның озаклап эшләргә вакыты булмады, кешеләр кат-кат эшләгәндә, уңышсызлыкларга очрап, иллешәр битне тоташ сызып ташлаганда, ул диссертациясеннән бер генә битне дә сызарга кызганды, алар аңа бик кадерле иде, мен төрле эше арасыннан вакытын бүлеп, йокысыз азапланулар бәрабәренә язылган иде. Мохтаровка асат аңа: кабат эшлә, ди, диссертацияң якларга куярлык түгел, ди. Баштагы ике-өч көндә Сарымсаков бер карарга да килә алмады, кабат язу фикерен ул, билгеле, кире какты. Нәрсә дигән сүз ул кабат язу? Кабат язу ул — беттең, юк булдың, көлкегә калдың дигән сүз. Факультетта шаулый башлаячаклар. Провал. Хурлык! Унбиш ел язга- ные, диярләр, рәте юк икән, беткән баш икән, диярләр, көчәнмәсен, кабат маташмасын, диярләр. Диссертациясен ул бер кат укыды, ике кат укыды, өч кат укыды. Башында яңа планнар туа башлады. «Бу төшен көчәйтеп җибәрсәң, бу җирен сызсаң, баштагы бер-ике цитатаны алсаң»,—дип фикер йөртә башлады. Күңелдә нурланып, өмет чаткысы кабынып китте. Ул кадәр бетерешергә ярамый әле, Мохтаров әйткән сүзләрне дә алырга кирәк, күңеле булсын, тәнкыйтьне кабул итә дисен: «Милли үзенчәлек ул — тышкы бизәк кенә түгел, шушы милләтнең кешелек культурасына керткән өлеше, кешелек бәхете өчен көрәшнең аерылмас кисәге». Бәйләнеп карасын Мохтаров. Бер атна чамасы ул, үзен-үзе онытып, Талибәне, больницадагы Мәрфуганы онытып, деканатта бикләнеп эшләде. Төнге уникеләрдә генә өеиә кайта башлады. Өмет чаткысы зурайды, кемнәрнедер ул яшерен генә янады, кемгәдер кесәдән йодрык күрсәтте, шулай дуамал сөенечкә бирелеп йөри торгач, бер-ике тапкыр расписаниене буташтырып чыгарып элде һәм хәтта лекция укыганда студентлар алдында хурлыкка калды. Бик яхшы кәеф белән, искиткеч күңеллеләнеп керде Сарымсаков ул көнне лекциягә. Дәртләнеп-дәртләнеп сөйләде, кулларын бутап-бутап алды, тавышын гадәттәгедән күтәрә төште, мавыгып китеп, тәнәфесне дә уздырып җибәрә язды. Тәнәфесне урлаган лектор ул — студентларның кан дошманы инде. Шаулашырга тотындылар, инде звонок булганын, керер вакыт җиткәнен берничә тапкыр аның исенә төшерделәр. Ул игътибар итмәде. «Иртәрәк сезгә мине өйрәтергә, башыгыз яшь», — дпп уйлады. Тәнәфестән кергәндә дә аның элекке гайрәте сүнмәгән иде әле. Гәүдәсе белән алга иелә төшеп, ачык яткан конспектын тиз генә укып алып китте. Кинәт студентлар пырхылдашып көлеп җибәрделәр. Сарымсаков башта аптырап китте, яшьләрнең тыйнаксызлыгына җен ачулары чыкты, аннары коточкыч бер тоену белән икенче әйбер сөйләвен аңлап алды. Беренче дәрестә ул Тукайның «Кисекбашын» сөйләп чыкты шикелле, ә бу дәрестә каяндыр Такташның «Җир уллары трагедиясе» килеп эләкте. Кирәк бит шулай саташырга. Ничаклы эзләсә дә, кирәкле җирне таба алмады, йомыш тапкан булып чыгып китүдән башка чара калмады. «Буташтырып куйганнар, сволочьлар», — дип уйлады. Шуннан соң ул диссертациясен хәзер үк якларга дигән ныклы карарга килде, әлеге ике әйбәт отзыв белән бергә СССР Фәннәр академиясенә түбәнчелек белән хат язып җибәрде. Хатында кайбер кешеләр белән караш аерымлыклары килеп чыгуын, объектив хакыйкатькә ирешергә теләвен хәбәр итте, диссертациясен Москвада якларга рөхсәт бирүләрен үтенде. Җавап озак көттермәде, атна-ун көн тулганда аны Москвага чакырып алдылар.
26 
46 
 
 
Больницаның соры халаты, ак буяулы хмсбельләре арасында, дару исе иснәп, таләпчән врачларның вакыт-вакыт ачулы, вакыт-вакыт киңәш итеп әйткән ягымлы сүзләрен тыңлап үткәргән ялыктыргыч көннәр артта калды — Мәрфуганы больницадан чыгардылар. Ике ай буена урын өстендә ятудан тез буыннары хәлсезләнеп, йөзе агарып, сулып калган, кайчандыр сөрмәсез йөрмәгән күз төпләре җилсенгән Мәрфуга, ак халатлы сестраның кулына тотынып, киенү бүлмәсенә чыкты. Гардеробтан үзенең күлмәкләрен алып кигәндә, аның күңелен авыр бер тойгы сызып узды. Никадәр генә ялыктыргыч һәм бертөсле булмасын, палатада үткәргән көннәр ул кадәр җанны ашамый иде әле. Ни генә дисәң дә, барысы алда иде: университет иптәшләренең шелтәле карашлары да, гаебеңне бюро бүлмәсендә хурлыклы рәвештә аңлатып бирү дә, мыгырданучан хозяйканың озынга сузачак нотациясе дә — барысы, барысы алда, кайчандыр буласы бер нәрсә иде. Ә менә хәзер ул әрнүле йөрәге белән үзе өчен газаплы минутлар якынлашуын сизде. «Кеше күзенә ничек күренермен?» — дип уйлады ул, иервыланып пальтосын төймәли-төймәли. Авыру кызны озата чыккан ак чәчле санитарка, Мәрфуганың дерелдәгән озын бармакларына карап, юаш кына: — Бәбкәм... дөрес төймәләмисең, кыек булды... — диде. Бу сүзләр, пәке белән сызган төсле, йөрәкне айкап алдылар. Башланды: «Дөрес түгел, кыек булды». Приемныйда Мәрфуганы әнисе көтеп утыра иде. Талибә ханым, йорт хозяйкасының ашыгыч телеграммасын алып, самолетта очып килгәннән бирле ике ай буе Казаннан китми кызының терелүен көтеп ятты. Ә менә хәзер киң кырыйлы эшләпәдән, җилкәсенә төлке мехы салган пальтодан, аякларын чабулары астына җыерып, кызының чыкканын көтә. Янында авыруны төрергә дип алып килгән йонлач зур доха белән фетр итекләр ята. Ана кеше үзе минут саен муфтасын ача, аннан кулъяулыгы чыгарып, яшьләнгән, елап кып-кызыл булган күзләренә кагылып ала. Киенү бүлмәсенең ишеге ачылуга, ул урыныннан торды, күз яшен яшерә алмыйча, сулкылдап кызына ташланды: — Боже мой, боже мой... Больницаның пыяла ишеге артында клиентларны көтеп, ярты сәгатьләр чамасы йокымсырап утырган «такси» машинасы гөрелди башлады, Мәрфуганы әнисе озаклап дохага төргән арада, машина берничә тапкыр кыска-кыска сигнал бирде һәм, ниһаять, көчкә күтәренеп килеп чыккан ана белән баланы утыртып, кузгалып китте. Урамда буран кузгалган иде. Юеш ябалак кар, бүрек-бүрек булып, каршы тәрәзәгә килеп сыланды, автомат стрелка, ничаклы тырышып сөртсә дә, аны сөртеп бетерә алмады. 1 Мәрфуга ян тәрәзәдән урамга карады. Тәрәзә турысыннан тоташ бер төссез тасма булып кар агылды; кешеләр, йортлар, машиналар төссез, тонык шәүләләр булып узды. Баш әйләнә, күңел болгана, ниндидер томанлы, күңелсез, эч өзгеч сагыш йөрәккә таба үрмәли башлады. Башта палатадан котылу, икенче бер тормышка аяк басу үзгәреше белән сизелмәгән бу яңа тойгы, машина эчне кытыклап кузгалып киткәч, йөрәкне кысып, тавышсыз гына ыцгыраштырып куйды: машина чапкан саен ераклаша барган әнә шул дару исле бинада, операция өстәлләре янында аның йөрәк тамырлары өзелеп калды. Узган яшьлекне инде, елап үлсәң дә кире кайтарып алып булмый! Ул, борылып, урамга арты белән утырды һәм йонлач доха якасы эченә муенын тыкты, күзләрен йомды. Аның, күз алдына шундук, мышык-мышык борын тарткан тавыш белән бергә, әнисенең кайгылы йөзе,
47 
 
 
үз гомерендә беренче тапкыр буялмаган, күгәргән иреннәре килеп басты. Кайчандыр якын һәм кадерле булган бу йөз хәзер ничектер читләшә, ераклаша барган кебек, хәтта гел сулкылдап торуы, елаклыгы белән күңелне кайтара башлаган кебек тоелды... Машина каты сикертеп җибәрде, чокырга туры килде бугай. Мәрфуга, сискәнеп, күзләрен ачты, аныц янында терсәкләре белән орынып ук әнисе утыра иде. Ул әле һаман тынычланып җитмәгән, муфтасыннан яулык чыгара, сулкылдап куя, күзен сөртә иде. Менә ул елап кызарып беткән күзләре белән Мәрфугага төбәлде һәм калтыранган көйле тавыш белән сөйләнә башлады: — Яшь чагында ни генә булмый... син инде, кызым, сабый түгел... Талибә ханым, хәзер менә шушы урында сөйләргә ярый торган сүзләр әйтәме икәненә бәя бирергә теләгәндәй, шикләнеп, шоферга карап алды, ләкин шоферның бөкрәя төшкән киң аркасыннан бүтән җире күренми иде, ана, кулын селтәп, кайнар пышылдап сүзен дәвам итте: — Узар әле, кызым. Кемдә генә булмый... — Кая барабыз соң без? — диде Мәрфуга боек һәм сагышлы тавыш белән. — Гостиницага, кызым. Номер алдым мин сиңа. Ял итәрсең. Синең миңа сәламәтлегең кадерле... Мәрфуга моңа каршы «ярый» дип тә, «ярамый» дип тә әйтмәде. Гомумән ул, гостиница номерына килеп җиткәнче, әнисенә башка сүз катмады. Гостиницада әнисе белән үткәргән берничә көн эчендә ул тагын да ябыга төште. Читлеккә ябып куйган кош кебек боекты. Әнисенең кәефен сорап, туйдырып бетергән сорауларына иренеп кенә, теләр-теләмәс кенә җаваплар кайтарды. Бер тапкыр хәтта әнисенең: «Температураң юкмы?»— дип сузган кулын дорфа гына этеп җибәрде һәм, гомер дә эшләмәгән бу эшеннән күңеле рәнҗеп, әкрен генә елап та алды. Талибә ханым, кызына ничек ярарга белмичә, моңарчы булган яхшы мөнәсәбәтләре суынудан коты алынып, тизрәк Казаннан китәргә җыенды. Ләкин ул шуңарчы Сарымсаковны тагын бер тапкыр күреп сөйләшергә уйлады. Бу юлы ипләп кенә, җае туры килсә, аулак урында. Бу минутларда ул Сарымсаков белән яшьлегендә үткәргән көннәрен исенә төшерде. Ул әле чибәрлегенең бәясен яхшы белә, Сарымсаковны тилертә алачагына шик тотмый иде. Ләкин аңа Сарымсаков белән аулак урында түгел, деканатта да очрашу насыйп булмады. Аллаяр әле Москвадан кайтмаган иде. Тарих факультетында беркавым каңгырап йөргәч, ул партбюро бүлмәсенең ишеген барып шакыды. Мохтаровның кешеләрчә кабул итүеннән күңеле тулып, яшьләнеп киткән күзләренә яулыгын тидергәләп, бердәнбер багалмасыдай кызының ялгышуы, студенткага килешмәгән эш эшләве турында сөйләп бирде, ярдәм итүләрен сорады. Икенче көнне ул, авыр йөгеннән бушанып калган хәлдә, факультетта кызын яклаучы әйбәт кешеләр табылачагына ышанып, самолет белән Ижевскига очты. Кайтып җитү белән ничек тә юнәтеп Мәрфугага күп итеп акча салырга булды. Шунда тагын күңеле тулды: «Миңа рәнҗерлек булмасын»,—дип уйлады. ...Мәрфуга әинсе дә киткәч, канат астына томшыгын тыгып моңаеп утырган кош кебек, гостиницада тагын бер көн япа-ялгыз ямансулап утырды да, өс-башын киенеп, факультетка барырга чыкты. Чыкты дигәч тә, бик җиңел генә, лекциягә барырга чыккан кебек кенә чыга алмады. Университет ишеген ачып кергәнче, аның аркасыннан җиде кат тир чыгып, җиде кат суынды. Тарих факультетына җиткәндә, коридорда таныш кызлар тавышы ишетелгәч, йөрәге туктап калгандай булды.
48 
 
 
Кызлар якыңлаштылар. Мәрфуга үзен тоташ уттан тора кебек тойды. Аяк астыннан кинәт идән ычкынды, стеналар, тәрәзәләр әйләнеп йөзтүбән китә башлады. Кызларның берсе кинәт туктады. Әнекәйге- нәм — Гөлнур! Таныды. Яктырып, йөгереп аңа таба килә... Кер-тузан кунмаган, яңа яуган кар кебек ап-ак, юка шәл Гөлнурның йөзен шундый ягымлы, шундый якты итеп ачып җибәргән иде, Мәрфугада сагыну хисе белән бергә, аның яшьлегенә, бәхетенә көнләшү хисе кузгалып китте, ул арада Гөлнур килен җитте. Мәрфуганы култыклап алды да сораша-сораша факультетка таба алып китте. Мәрфуга бармаска да теләде, икеләнде, әмма шулкадәр якын итеп култыклап алган кызыйга буйсынмый да булдыра алмады. 
27 Кичләрен шәһәр өстендә яп-якты булып утлар кабынганны күргәнегез бармы сезнең? Аларның күз кысышып җемелдәшүләрен күзәткәнегез бармы? Күзәткәнегез булса, белә торгансыздыр: утлар кышкы кичнең эңгер томанына төренеп тоныклана барган өйләрдәй башта берән- сәрән генә, сайлап-сайлап кына кабыналар, бераздан ишәяләр, бер-бер- сен күреп куанышкансымаи, дәррәү бер көч белән елтыраша башлыйлар. Менә шунда күңелне кузгатып, моңсу бер дулкын узып китә. Сагыш дулкыны яки шатлык дулкыны бу дип кенә уйлый күрмәгез. Күңелне кузгатып узган бу моңсу дулкында кешенең күргән-кичергән вакыйгалары, үз гомерендә алган сабаклары һәм барлык, барлык күңел байлыгы берьюлы кабына. Таһир моны соңгы вакытта аеруча көчле тойды. Кичләрен ул я үзләренең бүлмәсендә, я комсомол бюросында, я булмаса китапханәдә утырганда — кайда гына туры килмәсен — шәһәр өстендә утлар кабынуын озак-озак күзәтергә гадәтләнеп китте. Аның күз карашында шушы утлар кебек якты, шушы утлар кебек үк моңсу бер чалым барлыкка килде. Ул инде төплерәк, тирәнрәк уйларга, үзе кичергән хәлләргә бәя бирергә өйрәнде. Ә кичергән хәлләр турында уйларлык бар иде. Айрат белән Гайкинның тырнак астыннан кер эзләп казынулары алар өчен бик күңелсез тәмамланды. Аларның эшен университетның комсомол комитеты тикшерде. Айратка кисәтү ясадылар, Гайкин Айрат коткысына бирелеп, комсомол бюросына пычрак атканы өчен редакторлыктан алынды. Яңа редактор булып бертавыштан Лена Загорская сайланды. Ниһаять, һәртөрле газаплар беткәненә төшенде Таһир. Соңгы вакытта Айрат басынкы йөри, хәтта эшләгән эшләренә үкенә кебек күренә иде. Ләкин бу Таһирның беркатлылыгы белән ашыгып ясалган нәтиҗә булган икән. Юк, үкенмәгән икән Айрат. Кая ул үкенү! Икенче бер кабыкка гына төренгән икән. Бирешергә уйлаганы да юк икән аның. Үз исеменә, данына, гайрәтенә багынган кешене тиз генә тәүбә иттерермен дип уйлама икән. Таһир, беркатлылыгы аркасында, чак кына комсомол билеты белән саубуллашмый калды. Айрат һич кичекмәстән район комсомол комитетына гариза язган булып чыкты. Эшне тикшерү өчен райкомнан вәкил килеп төште. Бу — зәңгәр гимнастеркалы, портфельле, йөзендә җан әсәре булмаган егерме ике — егерме өч яшьләрендәге коры бер кеше иде. Комсомол бюросына ул һич көтмәгәндә килеп керде, бүлмәдән башкаларның чыгып китүен таләп итте һәм, портфеленнән бер көлтә кәгазь чыгарып, эш белән «таныша» башлады. Аның кулында оста язылган, фактлар белән дәлил- ләнгән шулкадәр күп материал иде — күрәсең, Айрат бу эшкә барлык талантын салган иде — вәкил, Юлдашевны соры күзләре белән бораулап, кысрыклый башлады.


 
 
Иц элек, райком вәкиле Юлдашевиың узган ел бюро эшеннән баш тартып йөрүен комсомолецларны оешмага каршы аякландыру дип атады. Шуның янына сәбәпсез дәрес калдырып йөрүләрен, мораль яктан тотнаксыз Миңвәлиевапы җәзасыз калдыруын, яклавын, тәнкыйтьне кысуын — барысын, барысын китереп ялгады. Бюро эшеннән баш тартмадым дип әйтә ала идеме Таһир? Юк, әйтә алмый иде. Ләкин ул моны, вәкил әйткәнчә, явыз ният белән эшләдеме? Үз карьерасы өчен тырыштымы? Бу гаеп аны бик гарьләндерде, шунлыктан ул акланып маташуны кирәк дип тапмады. Әгәр кеше синең турында алдан ук нәтиҗә чыгарып, сине җинаятьче итеп, өстән карап сөйләшә икән, андый кешегә күңелеңдә яткан төеннәрне ничек чишеп бирәсең. Төеннәрне чишеп бирү түгел, Таһирның сүз әйтергә дә теле әйләнми башлады. Ә вәкил үзен чамадан тыш җитди, эшчән итеп, фаш итүче төсендә тотты. Бер өч көннән Юлдашевиы райком бюросына чакырдылар. Чакыру кәгазендә, әгәр килми калса, мәсьәләне үзеннән башка хәл итәчәкләрен әйтеп, бик каты кисәтеп куйганнар иде. Белмим, бу эш нәрсә белән беткән булыр иде, мәсьәләгә Мохтаров килеп катнашты. — Барма, райкомга үзем барам,— диде ул, повестканы карап,— син анда ботка пешереп кайтырсың. Аның кайтуын комсомол бүлмәсендә бюро членнары, барысы бергә жыелып, борчылып көттеләр. — Күптән аның белән араны өзәргә кирәк иде инде,— диде Загорская ачу белән.— Узындырдык, йомшаклык күрсәттек. — Кем белгән бит аны шундый түбән тәгәрәр дип. — Бүрене кысрыклап китерсәң, өскә ташлана ул,— диде Мостафа. Мохтаров райкомнан караңгы чырай белән, кара күмер булып кайтып керде. Үзен чолгап алган бюро членнарына карап: — Безгә Юлдашев эшен тикшерү өчен комиссия төзергә кирәк, эшләр тирәнгә бара,— диде.— Аның өстенә тау кадәр гаеп өелгән. Комиссия өч кешедән сайланды: газета редакторы Лена Загорская, университет комитетыннан Кузьма Иванов һәм Таһирлар группасыннан Гөлнур Латыйпова. Мохтаров үзе эшнең барышын тикшереп торырга булды. Эш чыннан да зурга китте. Айрат Гыйльми райкомга язган жалобасын дөрес дип санады, «Комсомольская правда» газетасына язу белән куркыта башлады. Әмма Айрат Гыйльминең узынуларына бер нәрсә чик куйды. Комиссия членнары, җепнең очына чыга алмыйча азапланган көннәрдә Мәрфуга, алар янына килеп, Айрат белән булган мөнәсәбәтләрен сөйләп бирде. Күрәсең, факультетта үзен җылы каршы алулары, бюро секретаре Юлдашевиың бер дә юкка җәфа чигүе аның намусына тигәндер. Ләкин Мәрфуганың комиссиягә килүен Айрат белмәгән икән, ул кабат сөйләшү вакытында да якын килеп булмаслык фәрештә булып кыланды. Бу хәл барысына караганда да Кузьма Ивановның кәефен алды. — Яхшы, Гыйльми,— диде ул, Айратның каршысына басып.— Син әйтәсең, факультет өчен, комсомол намусы өчен көрәшәм, дисең, алай булгач, пик соң сии Миңвәлиевага безнең сафка кайтырга ярдәм итмәдең? Бу, минемчә, синең ниятләрең яхшы икәнен күрсәтүче беренче дәлил булыр иде. — Ә мин нәрсә белән ярдәм итәргә тиеш идем? — Нәрсә беләнме? Ул кыз узган ел бюрода эшләде, синең белән бергә. Сии аның кая таба баруын белмәдеңмени? — Каян белим мин аны. Мин аның өенә барып йөрмәдем. —. Моркваш ял йортында чакта да белмәдеңме? Лена белән Гөлнур сагаеп калдылар. 
4. .С. Ә.‘ № 12. 49 

50 
 
 
Айрат агарынды, сүзсез генә маңгай астыннан Кузьмага карады. — Ярар,—диде Иванов,— кеше ялгышырга мөмкин. Мәсьәлә анда түгел. Менә синең авыр чагында Миңвәлиеваның ичмасам бер генә мәртәбә дә хәлен белмәвең гаҗәп. — Мин аңа аборт ясарга кушмадым. — Кушмадым, кушмадым... Кушмасаң, бер генә мәртәбә булса да больницага барып капта ала идең бит? — Бозык кеше янына нигә барып йөрим мин... — Әгәр дә туачак бала үзеңнеке булса дамы?—диде Гөлнур, кинәт сабырлыгын җуеп.— Башка берәүне шул хәлгә кунсаң да бармас идеңме? Син бит... башкаларга да мәхәббәт тәкъдим итә идең... Айратның борын канатлары тетрәнде, яңак сөякләре уйнаклый башлады. — Сез нәрсә... /Минем өстән комедия уйныйсыз?!—дип елак тавыш белән кычкырынырга тотынды.— Мин моны болай гына калдырмаячакмын... Мин илем өчен кан койдым. — Истерикага бирелмә,— диде Кузьма, сабыр гына.— Кан коючы бер син генә түгел. Кешеләр сиңа яхшылык тели. Әгәр инде аңларга теләмисең икән, үзеңә үпкәлә. Безнең барыбызның да тормышы алда әле... ...Боларның барысы турында соңыннан Таһирга Кузьма Иванов сөйләде. — Сәләтсез кеше дә түгел ул үзе,— диде Кузьма, әрнеп,— ләкин аны узындырганнар, җиңел юлга, дан юлына бастырганнар. — Ә син аны тагын жалоба язмаячак дип уйлыйсыңмы? — диде Таһир. — Язмаячак,— диде Кузьма, нык ышанып.— Көчнең кем ягында икәнен күрде ул. Җанын корт ашый аның хәзер. Ләкин аның ярасын казып тормаска кирәк. Шәһәр өстендә кичке утлар кабынганда, Таһирның күңеленнән шушы уйлар узды. Ул кешеләр белән эшләүнең никадәр авыр икәнен, никадәр көч һәм түземлелек таләп итүен аңлады. Менә Кузьмада ул түземлелек бар, Кузьма синең уйларыңны үтәдән-үтә күреп тора кебек. Ничек шулай булдыра ала соң ул? Мохтаров инде олы яшьтәге кеше, күп яшь яшәгән кеше. Аның эшли белүенә гаҗәпләнерлек тә түгел. Кузьма бит Таһирдан өч-дүрт яшькә генә олы. Күрәсең, авыр сугыш юлын узу аны шулай акылга, хискә, тәҗрибәгә баеткандыр. Әйе, тормышта төрле кешеләр бар. Берәүләр әкрен генә, кычкырынмый. күкрәк сукмый гына үз эшләрен эшли бирәләр. Икенче берәүләр күп шаулыйлар, намус турында, тугрылык турында күп сөйлиләр, ә эчләреннән кисәү төтәтеп йөриләр. Доцент Сарымсаков турында кем начар фикердә иде? Берәү дә начар фикердә түгел иде. Аның студентка кызларга тыныч карый алмавы турында мәзәк анекдотлар йөри иде йөрүен. Ләкин аңа игътибар итүче юк иде. Лекцияләрен дә начар укымый иде, сүз куәсе дә начар түгел иде, көненә җиде-сигез сәгать рәттән лекция сөйләп чыгарга да көченнән килә иде. Ә менә университеттан кудылар. Студент яшьләрнең, коллективның, партия оешмасының ышанычын акламаган өчен кудылар. Лекцияләрендә намус турында, мораль турында сөйләп тә, үзенең намусы саф булмаган кешегә, үз баласын бала итмәве беленгән кешегә партия йөзәрләгән яшьләрне тәрбияләүне алга таба да ышанып тапшыра алмады. Мәрфуганың Сарымсаков кызы булуы сәер генә ачылды. Сарымсаков Москвадан кояш кебек балкып кайтты. Диссертациясен яклаган иде ул, югары аттестация комиссиясенең раслыйсы гына калган иде. Ул үзен хәзер урынсызга рәнҗетелгән кеше итеп сизә, кешеләр белән сөйләшкәндә Мохтаров турындагы уйларын яшермичә әйтә иде.
51 
 
 
— Көнче кеше, батырырга теләгән иде, барын чыкмады, Москва күрә белә ул... Сарымсаков шулай үзенең юкка рәнҗетелүе турында кешеләргә сөйләп йөргәндә, Мохтаровка Ижевскидан бер хат килеп төшә. Талибә Миңвәлнева кызына әтисенең ярдәм итәргә теләмәвен, ярдәм сораганы ечен мыскыллы хат язуын хәбәр итә. Күрәсең, Сарымсаков, җилкәсендә докторлык исемен сизгәч, Талибәдән барлык үчләрен кайтарырга уйлаган. Җепнең очын тапкач, йомгакны сүтеп бетерү әллә ни авыр булмады. Сарымсаковның соңгы хатынына да кешеләрчә карамавы беленде. Сарымсаков киткәч, озак та тормый, Москвадан, югары аттестация комиссиясеннән, диссертациянең расланмавы турында хат килде. Кызганыч, үзе университетта чакта ишетә алмый китте... бәлки Мохтаров- ның рәнҗетергә теләмәвен, Москваның «күрә белүен» аңлаган булыр иде. Китте Сарымсаков. Яңа урында аны ничек кабул итәрләр, кая эшкә урнашыр ул, хатасын кайчан да булса бер танырмы, әллә һаман да чигә чәче белән пләшеи каплап, эшләгән гаепләрен яшереп йөрерме — анысы хәзергә билгесез. Тик бер нәрсә Таһирны куандыра иде: комсомол бюросы, ниһаять, Мәрфуганы Сарымсаковлар, Айрат Гыйльмиләр кулыннан тартып алды... 
28 
Таһирның уйлары, бер-берсен кысрыклап, шундый тизлек белән куера иде, ул тыныч кына бүлмәдә утырып тора алмады, бүлмә тар кебек тоелып, коридорга чыкты, баскыч култыксасына утырып, сызгыртып, аскы катка шуып төшеп китте. Тулай торак коменданты тетя Шура, юлда очрап, бу әкәмәткә ни дип әйтергә белмичә, җилкәләрен генә сикертеп калды. Урамга чыкты Таһир. Декабрь киченең салкынча һавасын күкрәген тутырып сулыйсулый, пальто чабуларын җилфердәтеп урам буйлап китте. Аңа хәзер шау-шу эчендә, кеше арасында булырга кирәк иде. Бүлмәдә бер ялгызы утырырга көче җитми иде. Кулларын кесәсенә тыгып, йөзеп салкынча җилгә каршы куеп бара торгач, ул, үзе дә сизмәстән, музыка уйнап торган бакча янына килеп чыкты. Бу яшьләрнең кышкы каток бакчасы иде. Ындыр табагы кадәр мәйданда шулкадәр күп кеше әйләнә, аларга карап торсаң — чуарлыктан, туктаусыз хәрәкәттән күзләр тала иде. Түбә кыегына беркетелгән громкоговорительдән күңелле җыр ишетелде: Догоню, догоню, Ты теперь не уйдешь от меня! Бу җыр кинәт Таһирны чынбарлык дөньясына кайтарды. Гөлнур белән аларның икесе турында җырланган җыр кебек тоелып китте. Әйе, куып җитәм, ди, хәзер син миннән качалмассың, ди. Кайда икән хәзер Гөлнур? Торактамы, китапханәдәме? Аны табарга кирәк. Табарга кирәк аны! Ул йөгерә-йөгерә торакка кайтты, бүлмәләрне, уку залларын әйләнеп чыкты, университетка сугылды. Ләкин Гөлнурны беркайдан да таба алмады, һәм күпме генә эзләсә дә таба да алмас иде ул аиы. Чөнки Гөлнур бу вакытта профессор Мохтаровлар квартирасында утыра, Таһирның үзен шулкадәр сагынып эзләвен берничек тә белә алмый иде. Алар Мохтаров белән сөйләшәсе сүзләрен сөйләшеп бетерделәр инде. Гөлнур халык җырлары турында сорыйсы сорауларын сорап бетерде, профессорга берничә тапкыр рәхмәт тә әйтте, хәзер ишек тоткасына 4*
52 
 
 
тотынган, менә-мепә чыгып китәргә тора. Ләкин ул профессорның нәрсәдер әйтеп бетермәгәнен, әйтергә уңайсызланыбрак торуын сизә, шуңа күрә ул. әле һаман юк сүзне бар итеп, ишек янында таптана иде. — Туктале, Гөлнур,— диде Мохтаров,— бер генә минутка китми тор әле...— аннары ниндидер яшереп сер әйткәндәй, әкрен генә: — бер хикмәт күрсәтимме? — диде. Идрис ага аны дәү генә бер сандык янына алып килде. Сандыкның капкачын ачып җибәргәч, Гөлнур авызын ачып шаккатып калды. Сандыкта дыңгычлап тутырылган борынгы китаплар ята пде. Чит-читләре ертылган, кайсы бөтенләй тышсыз, саргаеп беткән китапларның әле берсен, әле икенчесен кулына алып, ул сораулы күзләре белән профессорга карады. — Идрис абый, боларны нигә җыеп асрыйсыз? «Бу кызый нәрсә әйтер икән?» дигән төсле, сандык янында зур гәүдәсе белән иелә төшеп каран торган Мохтаров: — Кадерле китаплар ул...— диде. Профессор иске китап өеменә уйчан гына карап торды да кырыйлары чачакланып, тузып беткән калын бер китапны кулына алды, битләрен актара башлады һәм, бер битендә туктап, Гөлнурга сузды. — Менә, Гөлнур, шуның кырыена язган сүзләрне укып кара әле. Гөлнур гарәпчә язуны бик шома укый алмый иде, хәрефне хәрефкә ялгап: — Б-ба-баш... башларыңны,— дип азапланып укырга тотынды. Мохтаров көлеп куйды: — Син шулай гарәп хәрефен бик начар укыйсыңмыни? Ике ел буена гарәп теленнән нәрсә генә өйрәнеп яттыгыз соң сез? Каяле, мин аны бите белән тоташ күреп торам. Атаклы коръән китабы, беләсең килсә, шушы инде ул. Ә менә тыңла син: шәкертләр шул «изге» китапның читенә нәрсә язып куйганнар. Мохтаров китап битенең бөкләнгән почмагын сыпыргалап төзәйтте дә китапны кырынайтып укый башлады: 
Башларыңны ташка орсаң, Баш ярылыр, таш калыр. Ахры шушы кайтуларым Дөньялардин башкарыр. — Җыр язганнар,— диде Идрис Әлмиевич, тынып калган Гөлнурга карап.— Тормыш жыры. Шулай, сеңелем, халык диннең изге дип, күктән иңгән дип йөргән китабына кайгы-сагышын, моң-зарын язып куйган. Ул гынамы? Мондагы китапларда шундый сүзләр бар: укыгач, күзләрең маңгаеңа менә. /Муллалар адресына катлы-катлы сүзләр язганнар. Мин аларны, экспедицияләрдә йөргәндә, берәмтекләп җыеп алып кайттым. Менә алар бер сандык җыелды... Мин аларны караган саен уйга калам: шушы бер жырга бу китапларның бәлки бер сандыгы тормыйдыр... Китап өчен саклый дип беләсеңмени син аларны? Ул, кулын артына куеп, сандык тирәсендә әйләнгәләп килде. Аннары Гөлнурның каршысына ук басып, гүя кызга ачуланган төсле, кырыс тавыш белән: — Безнең китапханәләрдә китап белән кешечә мөгамәлә итә белмиләр,— диде.— Юк, кашыңны җыерма, туздырырлар, саклый алмаслар дип курыкмыйм. Саклавын саклыйлар, хәтта әле кирәгеннән артык саклыйлар. Бикләп куялар. Менә шунысы яман. Мин боларны илтеп бирермен инде. Менә шуңа кадәр, сез, яшьләр, күреп калыгыз дип әйтүем. Халык үз иҗатын ярата, бернинди дин схоластикасына алыштырмый...  
53 
 
 
29 
Гөлнур бер төш күрде. Әллә каян бер хыялый тау пәйда булды. Гөлнур шул тау итәгеннән килә, имеш, йөгерәйөгерә, келә-көлә килә. Хыялый тау, мең төрле нурларда балкып, күзне камаштыра... тау итәгендә ап-ак булып шомырт чәчәк аткан, чия чәчәк аткан, каяндыр бик матур булып, моңлы булып музыка ишетелә. Ул да түгел, алар икәү булып чыктылар. Яшь кенә егет белән җитәкләшеп киләләр. Каяндыр йөгереп Дилбәр Шаммазова, Мостафа Мәһ- диев, Салават Атнабаев, Геннадий Хубльдиков килеп чыктылар. Тау □ашыннан киләләр, Гөлнурларга кул болгыйлар: — Кая барасыз? — дип кычкыралар. Гөлнур җавап бирергә тели, ләкин сүзләре нишләптер бик әкрен чыга. «Менә егерме чакрым җир килдем, соңгы өч-дүрт чакрымны узганда шушы егетне очраттым,— дип әйтергә тели ул,— сукмакларыбыз бергә кушылды»,— дип әйтергә тели, ләкин әйтә алмый, егеткә карап елмая гына, егет тә елмая. Карале, егете Таһир икән бит... Таһир Юлдашев икән... Кояш нурында тау бик каты ялтырап күзне чагылдыра башлады. Тау башыннан баручы Дилбәр әллә кая китеп юк булды. Таһир да юк булды. Гөлнур бер ялгызы гына калды, йөгерергә теләде, ләкин аяклары буйсынмады. Кинәт ул тау түбәсеннән Таһирның упкын кырыена якынлашуын күрде... Коты алынып, күзләрен ачып җибәрде. Аның йөрәге еш-еш тибә иде. Инде яктырган иде, стенада әкрен генә радио уйнап тора, кызлар лекциягә барырга әзерләнеп йөриләр. Урамда ап-ак булып яңа кар яуган, тәрәзәдән бөркелгән кышкы яктылык, ак кар яктысы күзләрне камаштыра. Әле генә күз алдында торган нурлы тау, үзе белән бергә елмаеп атлаган Таһир, тау башыннан кул болгаучы иптәшләре — үзенең матурлыгы, бәхетле итүе белән йөрәкне кысып китергән шушы күренеш аның күз алдында балкып торды, моның төш кенә булуына ышанмыйча, ышанырга да теләмичә, ул тагын күзләрен йомды. 1Ок, бу төш кенә түгел, бу чын, аның бәхете бик якын иде инде. Кич белән Таһир килде. Дилбәр белән юк-барны сөйләшеп утырды, альбомнар карады, Гөлнур пальтосын киеп, ак шәлен бөркәнеп, аны озата чыкты. Алар шул чыгудан ярты төнгә кадәр йөрделәр. Чернышевский урамын пке-өч тапкыр әйләнделәр, Кремль янында булдылар, аннары кышкы каток янына килеп чыктылар. Алар сөйләшми генә йөрделәр. Бер-береңә сыенып, култыклашып, сүзсез генә янәшә атлау ничектер әйбәт тә иде. Урамда, багана башларында, йомшак нур бөркеп, фонарьлар яна, яшьләр култыклашып йөри, бала-чага аяк астында бутала. Дөнья күңелле, дөнья искиткеч күңелле. Әнә спорт костюмнары кигән бер егет белән кыз, конькиларыи кулларына тотып, җитәкләшеп каток рәшәткәсе янына йөгереп килделәр. Егет кызны берсүзсез күтәреп алды да рәшәткә аркылы ак кар өстенә ыргытты, аннары үзе сикереп төште, көлешә- көлешә, өсләреннән карны кагакага, боз өстенә таба йөгерделәр... Таһир Гөлнурны озатып куярга булды. Алар Чернышевский урамына күтәрелделәр, тагын каток янына әйләнеп төштеләр. Тагын күтәрелделәр, тагын төштеләр, соңгы тапкыр рәшәткә янына туктаганда таң беленеп килә иде инде. Дистәләгән морҗалары белән күкне уеп, югары сузылган шәһәр йортлары, караеп күренгән агач ябалдашлары әкренләп җанлана, ачыклана баралар. Шәфәкъ кабынырга тора. Бөтен нәрсә: кар мендәре күтәргән агачлар, коиькида шуып баручы пионер сыны, салкынча тымызык һава — барысы-барысы таң җиленең исеп китүен көтәләр шикелле. Таң җиле иссә, дөнья тирән итеп бер сулыш алыр иде дә, йокысыннан айнып, башын күтәрер иде кебек.  
54 
 
 
Таһир, бер кулы белән рәшәткә тимеренә тотынып, Гөлнурга каршы баскан, пальтосы чишелгән, зур ачылган күзләре унчан. Ул моңарчы индс^үзен рәхәт бер газап эчендә йөрткән уйларын, талпынып-талпынып та әйтә алмаган сүзләрен күңеленнән кичерә. Каршысында — аның бәхете, шомырт кара күзле, озын толымлы кыз. Таһир дәшми. Ул хисләрен сүз белән әйтеп бирә алырлык хәлдә түгел. Аның йөрәге сикерә, гәүдәсе кинәт җиңеләеп, җирдән аерыла, берничә секундка хәрәкәтләнү сәләтен җуеп, һушсыз кала, ә башында кайнар уйлары, берсен-берсе кысрыклап, күперәләр. Үзенең мәхәббәтен һәртөрле ваклыклардан өстен куеп, хисләренә җавап көткән шушы кара күзле кызны бәхетле итә алырмы ул? Бер күрүдә гашыйк булган кешеләрнең мәхәббәте көчле булуга ул ышанмый. Зур мәхәббәт, • чын сәнгать әсәре кебек, озаклап, тартышып туа, тугач үлми, үсә, яңара, дөньяга киң сулыш белән килеп чыга. Хисләреңне ашыгып аңлатудан ни мәгънә. Өлгереп җитмәгән картинаны күргәзмәгә куеп һәлак итүче художниклар юкмыни! Дуслар бит алар. Шул җитмимени? Каршысында аның—Гөлнуры. Шомырт кара күзләрендә кабынган шелтәле, ялварулы, хәтта үкенүле карашы белән ул күңеленә тулган хисләрен сүзсез генә белдерергә, «ник аңламыйсың син минем йөрәгемне?» — дип әйтергә тели кебек. Менә кыз кискен бер карарга килде. Таһирның рәшәткә тимере салкыны йоккан кулын алып кайнар битенә куйды. Таһир, сискәнеп, уйларын онытып, нишләгәненә хисап бирмичә, Гөлнурның чандыр иңнәреннән кысты... Кызый, бәхетеннән шашар дәрәҗәгә җитеп, эчке бер тетрәү белән Таһир иреннәренең үз иренен эзләгәнен тоя, ни гомерләр янып, сусап, көтеп алган бәхетенең кинәт килүеннән коты алынып, кайнарланган йөзен Таһирның күкрәгенә яшерә, аңлаешсыз сүзләрен пышылдый: — Кирәкми, Таһир, кирәкми... ...Күк читен инде яртылаш таң шәүләсе чолгап алган, тиздән кояш чыгар. Җил исеп китә һәм бөтен нәрсә җиңел сулап куйгандай була... 
30 Гөлнурның тагын бер шатлыгы артты. Икенче көнне бүлмәгә чук кебек киенгән Дилбәр кайтып керде. Эчкерсез бу кызыйның алсу йөзендә балаларча бераз өскәрәк чөелеп торган борыны, пешкән чия төсле кан бәреп торган иреннәре чиксез зур шатлыгы барлыгын сөйли иде. Гөлнурның бүлмәдәш кызлары да моны сизми кала алмадылар, үзара, сак кына: «Язылышканнар микәнни?» — дип куйдылар. Әйе, алар язылышканнар иде. Дилбәр, баскан урынында тыпырдап: — Котла тизрәк, Гөлнур,— диде һәм Гөлнурга урталай бөкләгән кәгазь тоттырды. Гөлнур, кәгазьне ачып карагач, үзенә хас булмаган бер җитезлек белән урыныннан күтәрелеп, Дилбәрне кочаклап үпте, һәм алар шулай кочаклашкан көйгә сикергәләргә тотындылар. Мостафа белән Дилбәрнең туе яңа ел кичәсенә туры килде. Гөлнурлар бүлмәсендә, буйдан буйга тезеп куйган озын өстәлләр әйләнәсен тутырып, яшь җилбәзәк җыелды: кияү белән кыз ягыннан студент дуслары килде, әти-әнисе, тугантумачасы килде, култык астына зур бер төенчек кыстырып, Идрис Мохтаров килде. Таһир белән янәшә утырган Гөлнур өстәлдәге чәчәкләргә, бәйрәмчә киенгән яшьләрнең күтәренке күңел белән шаулап сөйләшүенә, яңгыратып көлгән тавышларга онытылып, университетка килгәндә, моннан дүрт ел гына элек әле карточка системасы булуын күңеленнән уздырды. Бер дә онытмый әле ул: алар дусты Дилбәр белән беренче курста тәбә
55 
 
 
нәк үкчәле брезент туфли киен йөрделәр. Беренче тапкыр икесенең стипендиясен кушып, Дилбәргә биек үкчәле түфли алып кайткач, шуны алмаш-тилмәш киеп ничек шатланышканнар иде... ...Залны тетрәткән күмәк хуплауга уйларыннан арынып башын күтәрсә, Гөлнур кияү белән кызның култыклашып өстәл башына узуларын күрде. Кабатланмас минутларның рәхәтен, татлы каушау һәм куандыргыч хисләрен күңелдә озак саклап калырга теләгәндәй, Дилбәр белән Мостафа әкрен генә килә, баштанаяк актан киенгән Дилбәрнең озын һәм саллы итәкләре дулкынлана, атлаганда биек үкчәле туфлие ялтырап күренеп кала, Мостафа бераз таррак яңа костюмнан үзен тартынулы хәлдә тоя бугай, адымнарын ничектер сәер һәм тотрыксыз итеп баса. Алар артыннан билләренә кызыл башлы сөлгеләр бәйләгән «кодалар» — Салават белән Кузьма Иванов атлый. Кияү белән кыз өстәл башына килеп баскач, Гөлнурның күңеле бөтенләй урыныннан куба, керфекләренең җылынып китүен тоя ул һәм, үзе дә сизмичә, Таһирның беләген үзенә кыса. Аннары ул Салаватның бик кызык, буталчык, дилбегә буе озын сүзен тыңлый, ләкин мәгънәсен аңламый, өстәл тирәсендә кешеләр урынлашып, җитешмәгән әйберләр куелып беткәнче, Дилбәрнең кызарып балкыган йөзеннән, аптырап һәм каушап аның белән янәшә басып торган Мостафадан күзләрен алмый. Берсе бик юаш һәм сабыр, икенчесе өермәдәй җитез һәм кайнар табигатьле бу ике саф күңелнең яшьлек бәйрәме аның күңелендә давыл кузгата, ул дусты Дилбәргә эчкерсез бер кызыгу белән карый. Хисләренә бирелеп, Таһирның беләгеннән тагын да ныграк кыскан хәлдә гомуми ташкынга ияреп, эчемлек белән тулы бокалны күтәрә. Биш-ун минуттан гадәттә булмаганча сүзчәнләнеп китә, Таһирга өзлексез ниндидер бәйләнешсез сүзләр сөйли, бутала, ләкин элеккечә оялып кызармый, кояш кебек балкый иде. Икенче бокалны күтәргәч, иң оялчан дигәннәрнең дә телләре ачылып китте. Шаян сүз һәм шат көлү, иң яхшы теләкләр һәм мәдхияләр табында хакимлек итә башлады. Студентларның барысын хәзер күкрәккә сыеша алмый торган дәү бер шатлык ярсыткан иде. Мондый чын күңелдән, мондый ярсу шатлык булса, бары эш кешеләрендә, бәхеткә бик зур киртәләр, борылмалы- казылмалы юллар аша үтеп килгән кешеләрдә генә була торгандыр. Идрис Мохтаровның да күңеле нечкәреп китте. Менә бу Мостафалар, Дилбәрләр, әнә янәшә балкып, бер-берсенә сыенып утыручы Гөлнур белән Таһирлар, шушы татар балаларының яшьлек бәйрәменә нур өстәп, чын күңелдән куанып йөрүче Кузьма Ивановлар аның күңелендә әйтеп бетергесез яңа хисләр кабызды. Болар инде егерме бишенче елгы рабфак студентлары түгел. Болар татар кәләпүшенә ябышып ятучы да, аның иң матур җолаларына, ата-бабаларның мең еллардан бирле хәсрәт- сагышы белән туган өметомтылышларына нигилистларча караучылар да түгел. Тукта, Мохтаровка кирәкле нәрсә шушы түгелме соң? Шушы үзе бит. Бик озак эзләп тә, акыл белән аңлап та, йөрәк белән әле тоеп бетермәгән матур кыллар шушы түгелме? Киеренке кыллар. Нәни генә кагыл — хәзер яңгырап китәчәкләр. Мохтаровның уйларын аңлагандай, Дилбәрнең әтисе, ап-ак түгәрәк сакаллы олы яшьләрдәге абзый, урыныннан торды һәм, кинәт урнашкан тынлыкка гаҗәпләнгәндәй, бераз дәшми торды да сүз башлады: — Кызым Дилбәр тугач... бәхетле булырмы икән? дип ни... ут йоткан чакларым бар иде. Ул кыз җил-яңгырлы, иләмсез, күңелсез көнне туды, шуңа кызу канлырак булды ул.— Карт, залның көлеп җибәрүеннән һәм карчыгы чабуыннан тартканга каушап, гади фасонлы кара постау пиджагының якасын бөтерә башлады... — Ничек аңлатыйм икән сезгә... сүзләрем кыек чыкса, гаеп итмәгез, балалар. Заманында минем бар булганы бер дустым бар иде, рабочий егет. Шулай булгач, мәгълүм, яшәве
56 
 
 
авыр булды. Бүген менә сезгә карыйм да уйлыйм. Хәзинә бит бу: минем кызым белән киявемнең, нихәтле дуслары бар... — Бу бокалны мин дуслык хакына күтәрергә тәкъдим итәм,— диде Мохтаров, урыныннан торып. Профессорның теләген күмәк хуплау белән каршы алдылар. «Дуслар өлешен» күтәргәч, бер бөтен булып оешып торган игътибар төрле-төрле кисәкләргә бүленеп киткәндәй булды, һәркем үзенең күршесенә — күптәнге танышымы ул аның, әллә шушы туй мәҗлесендә урыннары гына янәшә килгәнме — ничек кенә булмасын, бер-берсеиә нык ышанып, моңарчы күңелендә йөрткән, ләкин әйтә алмаган, әйтәсе килгән бик кадерле уйларын уртаклаша башлады. Дилбәр йөгереп Таһирлар янына килде. Бәхеттән ташып торган ялкын белән, үзенең туй киемендә икәнен дә онытып, ул алариың икесен дә берьюлы кочаклап алды һәм икесен берьюлы үбә башлады. Хәзер инде беркем дә урынында тыныч кына утырып тора алмын иде. Шуңа күрәдер, университетның кино залыннан алып килгән радиола бүлмәне тутырып уйнап җибәргәч, яшьлек бәйрәменең үзе кебек дәртле, җиңел фигуралар, бизәкле күлмәкләр бүлмәдә бөтерелә башлады. Әгәр урамнан узып барышлый, студентлар торагы янында тукталып, тәрәзәгә корган юка пәрдәләрне күтәреп карасаң, залны тутырып әйләнгән түгәрәк эчендә яшьләрнең җиңел фигураларын күреп, күңелең кузгалыр, яңа ел бәйрәме алдыннан уянган дәртле хисләреңә канатлар үскән төсле булыр иде. Нәкъ менә шул вакытта, озын күлмәк итәгенә бутала-бутала, төнге урамнан баручы Мәрфуга Миңвәлпева торактан ишетелгән музыка тавышына туктап калды. Күңел сыкратырлык бер үкенеч аның үзәген өзеп алды. Ул үзе өчен авыр булган бу урыннан тизрәк китәргә теләде. Ләкин билгесез көч аны җибәрмәде. Соңгы көннәрдә ул әйләнә-тирәдәге бар нәрсәгә сагаеп карый, юк кына нәрсәдән дә сискәнә торган булып китте. Кая югалды аның университет залларында өермәдәй бөтерелеп йөргән көннәре? Барысы чит кебек, барысы аңа борын җыерып карыйлар төсле. Бәлки ул алай ук түгелдер. Аңа гына шулай тоела торгандыр... Юка пәрдәләр артыннан ишетелгән менә бу музыка, менә бу күмәк шатлык аның күңел бушлыгын бәлки тутырыр, җиңеләйтә төшәр иде, ләкин ул анда керә алмый, ул аларга иш түгел. Ул иптәшләрен алдады. Төннәр буе күз бетәштереп китаптан хәреф чүпләүне, имтиханнар алдында тетрәп торуларны аның вафасыз мул тормышка, әзергә күнеккән табигате күтәрә алмады. Акчаны әнисе мул җибәреп торды. «Яшь гомер ике килми» фәлсәфәсе аны үз ихтыярына бөгеп салды. Әнисенең җылы- назлы сулышына иркәләнеп, ул киңәшләргә төкереп карады. Аның бөтен эшләгәне, тәртибе бердәм, күмәк тормыш белән яшәгән студентларның киресенә әйләнде. Алар эшләгәндә, ул бәйрәм итте, ә менә хәзер алар бәйрәм иткәндә, җанын кая куярга белмичә тәрәзә артында йөрергә мәҗбүр... 
31 
Айрат бизәкле яңа галстугын бәйләп, эшләпәсен, пальтосын киеп урамга чыкканда, һавага ракета чөйделәр. Ракета биеккә-биеккә менеп ярылды да, төн зәңгәрлеге эчендә меңнәрчә кисәкләргә чәчелеп, Казан өстен күз камаштыргыч нур белән балкытып торды. Урамда халык күп иде, күңелле иде, каяндыр дәртле музыка ишетелә иде. Университетта да хәзер бик күңелледер, Актовый залда оркестр уйныйдыр, тайны барадыр, җырлыйлардыр, кул чабалардыр. Узган елгы кичәне Айрат алып барган иде, тилереп-тилереп «Цыгаиочка»ны биегән
57 
 
 
иде, аца түшәмнәрне күтәреп китәрлек итеп кул чапканнар иде, шаярышып чөйгәннәр иде. Быелгы кичәне инде аңардан, башка гына үткәрәләр. Ул быел анда бармады. Университетка барса, Юлдашев белән, Иванов белән,- Мохта- ров белән очрашудай шикләнеп, күңелне изеп торган уйлары белән тартышып, бүлмәдә бер ялгызы утырды. Ләкин, студентлар торагы әкреп- әкреп бушап калгач, урам утлар белән тулгач, бүлмәдә аның бер ялгызына эч өзгеч күңелсез була башлады. Ул киенеп урамга чыкты. Урамда гына, бары тик урамда гына йөрергә, башка бер җиргә дә бармаска, беркем белән дә очрашмаска, беркем белән дә сөйләшмәскә дип күңеленә беркетте. Әледәи-әле кабынган ракеталарга карап, музыка тавышына колак салгалап, кайсы якка юл тотарга икәнен белмичә, торак йорты алдында басып торды. Торак ишеге ачылган саен, сискәнеп, әйләнеп карады. Ул көтә иде. Аның белән очрашудан әле ул өметен өзмәгән иде. Әйе, Мәрфугадан башка бүтән беркем дә аның хәлен аңламаячак иде, аңлый да алмаячак иде. Аңа Мәрфуга да университетка бармагандыр, кайда да булса моңаеп йөридер, серләрен уртаклашырдай кешене эзлидер кебек тоелды. Ул университет янына барып кайтырга уйлады. Бары тик барып кына кайтырга. Китапханә капкасына җиткәнче генә барырга да, кире борылырга; кире борылып кайтырга да бүлмәгә кереп бикләнергә. Китапханә капкасы янына җиткәч, аның парадный ишеге төбенә кадәр барасы килде, ишекне ачып залга бер генә тапкыр күз төшерәсе килде. Ул баштарак, урамга чыккач та, күңеленә беркетелгән уйларына каршы килеп, парадный ишеге төбенә кадәр барды, ишекне ачып карады, ләкин шуннан ары узмады. Вестибюльдәге күңелле тавышлар, ачык ишектән бер көчәеп, бер ерагаеп ишетелгән музыка аны туктатты, эчкә узарга ирек бирмәде. Ул ишек төбендә бер кавым таптанып торды да кире борылды. Башын иеп, кызу-кызу кире йөгерә башлады. Аңа кемдер дәште, ул машиналь рәвештә эшләпә турысына кулын күтәреп, «Сәлам!» — дип җавап кайтарды да узып китте. — Айрат! Аңардан ике-өч кенә адымда Таһир белән Гөлнур басып тора, Гөлнурның башында кар кебек ак шәл иде. Таһир аны култыклап алган иде. Алар артында бер төркем яшьләр иде. — Шырпың юкмы? — диде Таһир, кулына тоткан папиросын бөтереп, ул тагын нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин Айрат җавап кайтармады, нервылаиып кире борылды. Күпмедер килгәч, аңа тагыи дәштеләр, ул кесәсеннән шырпы чыгарды. — Син нәрсә?!—диде хатын-кыз тавышы. Ул башын күтәрде, аптырап калды. Аның каршында ак шәлле кыз тора ич. Бу ипчек болай? Ах, бу Мәрфуга икән ич! — Кая качасың? — диде кыз. — Ничек качам?! Мәрфуга, иренен тешләп, аска карады. — Ник килмәдең?.. Мии сине көттем... — Кая килмәдем? Кая килергә тиеш идем мин? — Больницага... Вәгъдәләреңне оныттыңмыни? Ах, менә ничек! Бу турыда аңардан бер тапкыр сорадылар бит инде. Ул үз фикерен әйтте бит инде. Тагыи нигә аның җанын ашыйлар? Нигә Мәрфуга үзен аңардан өстен куеп, гаепләгән төсле итеп сөйләшә? — Мин бит сиңа аборт ясарга кушмадым,— диде ул, үртәнеп. Мәрфуганың зәңгәр күзләре зур булып ачылды, иреннәре тетрәп китте. — Подлец икәнсең! Болай ук дип белмәгән идем...


 
 
Айрат кисәк кенә нәрсә булганын аңлап җиткерә алмады, баскан урынында багана кебек катып калды, аннары Мәрфуганың елый-елый йөгерә башлавын күреп, аңына килде: аны мыскыл иттеләр бит, адәм актыгы дип атадылар, ул үз колаклары белән ишетте моны. Юк, инде бу хурлыкка түзәргә мөмкин түгел. йөгереп бүлмәгә кайтып керде, калтыранган куллары белән ишекне ачты, эшләпәсен салып атты, дөбердәтеп койка астыннан чемоданын тартып чыгарды, альбомын эзли башлады. Хәзер үк, хәзер үк кирәк. Аны альбом битеннән алып, тураклап, телгәләп ташларга кирәк! Бизгәк тоткандай калтыранып, ул альбом битен ачты. Ашыгуыннан /Мәрфуганың рәсемен таба алмады, баштан башлап актарырга тотынды. Менә аның беренче шигыре, янында рәсеме... Менә ул велосипедта бара, менә «Артек»... Менә ул чемпион... факультет чемпионы... Хәзер болар- ның берсе дә кирәкми. Берсе дә җанны җылытмый, куандырмый, хыял- ландырмый. Аны мыскыл иттеләр, адәм актыгы дип атадылар. Актарган саен аның ярсуы көчәя барды, куллары катырак калтырый башлады һәм ул калын альбомны шундый бер көч белән атып бәрде, катыргы бер якка, рәсемнәр икенче якка очып китте. Еллар буе тырышып төзелгән биография тузанлы идәнгә сибелде. 
1953—1955