Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ХУДОЖНИКЛАРЫ

(Быелгы күргәзмә уңае белән) Совет сынлы сәнгате соңгы егерме ел эчендә искиткеч адымнар белән алга китте. Шул исәптән күп милләтле илебезнең аерым республикаларында да сынлы сәнгать бик нык үсә башлады. Москвада бөтенсоюз күләмендә оештырыла торган күргәзмәләр шул турыда ачык сөйли. Татарстан художникларыннан да бу күргәзмәләрдә катнашучылар саны елданел арта бара. Бу хәл безнең җитди әсәрләр бирә алырлык художникларыбыз барлыгын күрсәтә. Казанда Татарстан художникларының иҗади отчет рәвешендә ел саен күргәзмәләре оештырылып килә. Бу күргәзмәләрдә без профессиональ художниклар иҗаты белән беррәттән кайбер үзешчән художниклар белән дә танышабыз. Моннан алдагы күргәзмәләрдә катнашучы авторлар саны 30—35 булса, соңгысында 60 автор үзләренең ике-өч ел эчендә эшләгән 350 дән артык әсәрен күрсәтте. Сынлы сәнгатьнең күп төрле жанрлары арасында тематик әсәр тирән идеяле һәм катлаулы композицияле жанрдан санала. Тематик әсәрләр өстендә эшләүче художникка башка жанрларны бөтен нечкәлекләре белән үзләштерергә кирәк. Бигрәк тә ул портрет жанрында сизгер психолог, оста күзәтүче булырга, дөрес гәүдәләндерә белергә тиеш. Биредә художникның рәсем һәм живопись белеме дә хәлиткеч роль уйный. Кайвакыт әсәрнең живопись ягыннан үтәлешендә оста рәвештә салынган ике-өч буяу уңышлы әсәр тудырырга мөмкинлек бирә. Татарстан художникларыннан Сталин премиясе лауреатлары Л. А. Фәттахов, X. А. Якупов, художник А. П. Бурлай соңгы 4—5 ел эчендә актуаль һәм тарихи темаларга зур әсәрләр эшләделәр. Лотфулла Фәт- таховның колхоз производствосы темасына язылган «Игеннәр өлгерде» картинасы, Харис Якуповның «И. В. Сталин Туруханскида сөргендә» ҺӘхМ патриот шагыйрь Муса Җәлилнең героик образын гәүдәләндергән «Хөкем алдында» исемле, А. Бурлайның «А. М. Горький милли язучылар арасында» дигән әсәрүләре илебез художникларының яхшы әсәрләре рәтенә куярлык. Соңгы күргәзмәдә Л. Фәттахов «Күчмә лаборатория» исемле яңа әсәре белән катнашты. Художникның бу эше авыл хуҗалыгы буенча партия һәм хөкүмәтебез чыгарган соңгы карарлар белән бәйләнештә иҗат ителгән. Картинада игеннәре өлгереп килгән басуга урнашкан лаборатория, андагы фәнни сотрудниклар һәм колхозчылар күрсәтелә; өлгереп килгән башакларны тикшерү эше бара. Шул эштә катнашучы колхозчылардан бер төркем кеше лаборатория сотрудникларының консультацияләрен тыңлыйлар. Әсәр фән эшлеклеләре белән колхозчылар, ның бергәләп югары уңыш өчен көрәшүләрен гәүдәләндерә. Бу — татар колхозы, тамашачы картинада бүгенге колхозның киеренке эш белән
105 
 
 
кайнап торган тыныч тормышын күрә; әсәрнең төп идеясе шуны ачуга юнәлгән. Ләкин живопись ягыннан картинаның кимчелекләре юк түгел, бигрәк тә кешеләрнең йөзләрен күрсәтүдә кызгылт, ал буяулар кирәгеннән артык салынган. Шунлыктан әсәр тулы кыйммәтле картина булып эшләнеп җитмәгән. Художник Фәттахов иген басулары дулкынланып торган авыл пейзажларын, татар колхозчыларыкның типик образларын һәм гомумән )колхоз авылы тормышын оста тотып алынган детальләр аша дөрес итеп гәүдәләндерә ала. Октябрь аенда жюри утырышы РСФСР художникларының Москвада ачылачак күргәзмәсенә Л. Фәтта- ховның ике яңа әсәрен билгеләде. Бу картиналарның берсендә, «Бо- лельщиклар» дигәнендә, спорт белән кызыксынучы, мәктәп яшендәге ир балалар образы, икенчесендә, «Яшьлек» дигәнендә, яшь бер татар кызы образы бирелгән. Художникның бу соңгы полотналарыи иҗади уңышы дип билгеләп китәргә кирәк. Партия чакыруы буенча меңнәрчә комсомол яшьләр чирәм җирләрне үзләштерергә киттеләр. Художникларыбыз бу мөһихМ вакыйгаларга, әлбәттә, җавапсыз калмадылар. Татарстан художникларыннан С. А. Ротницкий һәм В. А. Попов быел Алтайга барып эшләделәр. Алар үз алларына әнә шул патриот йөрәкле эш батырларының җанлы образын, аларның мактаулы, гүзәл эш нәтиҗәләрен күрсәтүне максат итеп куярга тиешләр иде. В. Попов — пейзаж жанры художнигы. Аның «Чирәхм күтәрелә!» дигән әсәре әнә шул чирәм җирләрнең кеше тырышлыгы һәм техника ярдәмендә үзгәрә баруын күрсәтүгә багышланган. Автор бу эшендә зур гына уңышка ирешкән диясе килә. Менә картинада гасырлар буена тик яткан иркен дала кара кучкыл туфраклы, уңдырышлы басу җирләренә әверелеп бара. Беренче карауда ук кеше ихтыяры белән тын дала уянды, моннан соң дала каерылып үскән игеннәре белән диңгез шикелле чайкалып ятачак дигән тәэсирне аласың. Җир өстендә — һавада шаулап очкан кошлар төркеме бу күренешне тагы да җанландыра, һәм барлык табигать берьюлы уянган кебек тәэсир кала. Күргәзмәгә Поповның Алтайда эшләгән этюдлары да куелган. Боларда да оста 
гына тотып алынган детальләр бар. Натурадан эшләнгән бу этюдларны кайбер әсәрләрдән кызыклырак диясе килә. Шулай да Поповның әсәрләрендә профессиональ җитеш- сезлекләр аз түгел әле, бигрәк тә аңа живопись культурасын күтәрү өстендә нык эшләргә кирәк. Портрет әсәрләре белән халыкка таныш булган художник С. А. Ротницкий Алтайда күп кенә эш башкарып кайтты. Аның яхшы сыйфатлы итеп эшләнгән егермедән артык этюды зур әсәрләр тудыру өчен материал булып хезмәт итәчәк. Бу күргәзмәгә художник «Далалы Алтай» исемле пейзажын, яшьләрнең ял сәгатьләрен күрсәткән «Сменадан соң» исемле тематик әсәрен һәм өч портрет әсәрен куйды. Ротницкийның Алтай этюдлары тамашачыны Алтай белән шактый тулы таныштыра. Ләкин әйтергә кирәк, художник яхшы этюдларыннан тиешле дәрәҗәдә файдаланмаган. Менә «Сменадан соң» дигән тематик әсәрен алыйк. Бу картинада автор Алтайда эшләүче бер төркем яшьләрне күрсәтү бурычын куйган. Шулай да әсәрне уңышсыз чыккан дияргә туры килә: аның композициясе уйланып җитмәгән — картинада бер бүлмә эче күрсәтелә. Яшьләрнең кайсы йоклый, кайсы хат, кайсы журнал укый. Алгы планда ящик кырыенда бер кыз нидер тегеп утыра, аның каршында бер егет гитара уйнап, җырлап утыра. Әсәрнең идеясе караучыга барып җитми, картина тамашачыны дулкынландырмый. Без бу күренешнең Алтайда икәнлегенә берничек ю ышана алмыйбыз. «Далалы Алтай» пейзажы уңышлы эшләнгән. Пейзажда чын төсләр белән Алтайның әле кеше кулы тимәгән кыргый даласы сурәтләнгән. Көмешсыман үсемлек белән канланган очсыз-кырыйсыз дала — мул уңышлы басуларга әйләнәсе иркен мәйданнар! Монда табигать тә үзенә бер төрле һава сулыйдыр кебек. 
106 
 
 
Ротницкий күбрәк портрет жанрында эшли. Аның күргәзмәдәге бу төр әсәрләре арасында уңышлы эшләнгәне — биология фәннәре докторы Е. II. Павловский портреты. Биредә фән кешесенең образы сизелерлек итеп, ачык итеп бирелгән. Н1у- лай да художник үзенең живопись каләмен ямьсез буяулардан тазарту өстендә эшләргә тиеш әле. Аның эшләрендә саф колорит, ачык, матур буяулар җитеп бетми. А. П. Бурлай Татарстанның алдынгы художникларыннан исәпләнә. Ул бөтенсоюз күләмендә оештырыла торган күргәзмәләрдә катнашырлык яхшы әсәрләр өстендә эшләде. Ләкин аның соңгы күргәзмәдә катнашкан «Курыкты» («Струсил») исемле картинасын ахырынача уңышлы әсәр дип булмый. Чирәм җирләргә эшкә киткәндә, совет яшьләре, анда авыр шартлар кичерергә дә туры киләчәген белеп, анда баргач, үзләрен чын комсомоллар итеп таныттылар. «Семья гарипсез булмый» дигәндәй, алар арасында моңарчы әти-әнисе кадерендә генә яшәп, чирәм җирләргә баргач, кыенлыклардан куркып калучылар да булмады түгел. А. Бурлайның бу әсәре әнә шундый куркак типларны тәнкыйтьләүгә багышланган. Картинада әле бернинди торак урыны булмаган далага эшкә килүчеләрдән бер төркем яшьләр күрсәтелә. Сулдарак, иптәшләренә аркасы белән борылган хәлдә, әсәрнең тискәре герое— өенә кайтып китәргә карар кылган — куркак тип басып тора. Иптәшләре аны чын комсомолларча тәнкыйть итәләр. Картинадагы уңай тип геройларның хәрәкәтләрендә кире типка мөнәсәбәтләре һәм үзара бәйләнеш шактый сизелә, ләкин тискәре тип эшләнеп бетмәгән: аның торышыннан эчке кичерешен төрлечә аңларга мөмкин. Шулай итеп, әсәрнең эчтәлеген ачудагы җитди мәсьәлә чишелеп җитмәгән. Художник Мәхмүт Усманов соңгы елларда нефть эшчеләре темасына берничә картина язды. Шулар арасыннан уңышлырагы итеп «Татарстан нефтьчеләре иртәсе» дигәнен күрсәтергә мөмкин. Усманов бу өлкәдә иҗатын дәвам иттерә, анысы яхшы. Ләкин без художникның соңгы хезмәтләрендә игътибарга лаеклы яңалыклар күрмибез. Әсәрнең фоны итеп алына торган пейзажларын ул кабатлый башлады. Картинага карау белән автор бер сурәтләгән вышкаларын механик рәвештә икенче әсәренә күчерә дигән фикер туа. Менә аның соңгы күргәзмәгә биргән «Нефть промыс- лаларында» исемле эше. 
Бу картинада әсәрнең төп герое булырга тиешле кешеләр җаваплы образлар-' дан ерак торалар, алар пассив катнашучылар итеп, җансыз итеп бирелгән. Әсәрнең живопись ягы да күңелсез тәэсир калдыра: бик күн урыннар бер үк төрле буяу белән эшләнгән. Биредә машина көпчәге дә, җир дә, агач баскыч та — барысы да кызгылтсары төстә ясалган. Боларның фактура йөзләре күрсәтелергә тиеш иде бит. Димәк, картинаның колориты ярлы эшләнгән, шуның аркасында әсәр уңышлы булып чыкмаган. Пейзаж жанрында үзен оста художник итеп күрсәткән Усмановны соңгы әсәрләрендә танып булмый. Бу — ашыгычлык нәтиҗәсеме яки алынган темалар худо ж и и к и ы д у л к ы н л а н д ы р м ы й м ы ? Бу уңайдан әйтергә кирәк, нефтькә бай Татарстанның көннән-көн үсә, зурая барган производствосы, айдагы эш алдынгылары, мактауга лаеклы эшчеләренең гүзәл образлары безнең художникларыбызны аз кызыксындыра әле. Бу өлкәдә бер Мәхмүт Усманов кына эшли диярлек. Ә бит биредә темалар иксез-чиксез, кул да тимәгән. Бу темаларга башка художниклар да ныклап керешергә, нефть эшендәге мактаулы хезмәт батырларының портретларын язарга тиешләр. Татарстан художниклары иҗатында балалар образы моңа кадәр бик аз яктыртылып килде. Быел Л. Фәт- тахов һәм А. Родионов бу темага яхшы гына картиналар эшләделәр. Л. Фәттаховның югарыда әйтелгән «Болельщиклар»ы, А. Родионовның „ «Тәртип бозучылар», «Кышкы җылы көн» исемле эшләре,Г. Рахмаикуло- ваның соңгы полотносы бу өлкәне бераз җанландыра төште. Тамаша
107 
 
 
чылар А. М. Родиоиовиың күргәзмәдәге картиналарыннан «Тәртип бозучылар» дигәнен яратып карадылар. Художник матур гына тема тапкан. Урамда, уенга мавыгып, тәртип бозучы кечкенә гражданнар милиционер кулына эләккәннәр. Милиционер образын художник тәртип саклаучы официаль кеше итеп кенә түгел, бәлки балаларны тәрбияләүче ролендә дә күрсәткән. Аның йөзендә балаларга карата [йомшак мөгамәлә сизелә. Художник балаларны ярата, күрәсең. Ул аларга гына хас психологик моментларны оста тотып ала белгән. Балаларның иң кечкенәсе, берни аңламаган төсле, күзләрен зур ачып карап тора, ә зуррагы, үз гаебен белеп, уңайсызланып, басып тора. Әсәр тамашачыда матур тәэсир калдыра. Родиоиовиың РСФСР художниклары күргәзмәсе өчен яңа гына тәмамланган картинасы да шул ук балалар темасына язылган. Халык шагыйре Габдулла Тукай образына Татарстан художниклары күп кенә портрет әсәрләре багышладылар. Ләкин шагыйрьнең тормышы, иҗат эшчәнлеге белән бәйләнгән темаларга әсәрләр юк дәрәҗәсендә аз әле һәм булганнары да күп яктан канәгатьләндерми. Ачыграк әйткәндә, бездә Тукайның матур образын гәүдәләндергән яхшы тематик әсәрләр юк. Яшь художник И. Хәлиуллов соңгы күргәзмәдә Тукай тормышыннан бер эпизодны чагылдырган яңа эше белән катнашты. Әсәрнең композициясе «Крестьяннар авыру Тукай янында» дип атала. Лампа уты яктысында Тукайның йөзе күренә. Авыру шагыйрь янына крестьяннар килгәннәр. Алар аның авыруы өчен борчылалар, аларда Тукайга зур ихтирам, тирән мәхәббәт сизелә. Картинадан автор бу теманы дулкынланып эшләгән дигән тәэсир аласың. И. Хәлиуллов — өметле генә художник. Ул милли /типажны дөрес гәүдә лә нд ер ә. Худож и и кл ар союз ы Хәлиулловның иҗатын үстерүдә, профессиональ белемен күтәрүдә җитәкчелек итәргә, аны иҗат командировкаларына җибәрергә һәм башка шундый -ярдәмнәр күрсәтергә тиеш. Тамашачылар моңа кадәр күргәзмәдә пейзаж эшләре белән генә катнашып килгән Р. Нурмөхәммә- товпың бу юлы А. М. Горькийга багышланган «Сәяхәт еллары» исемле әсәрен карадылар. Яшьлек 
еллары Казан шәһәре, Идел елгасы белән нык бәйләнгән A. М. Горький образын тудыру өстендә Татарстан художниклары күп кенә эшләделәр. Бөек пролетариат язучысы А. М. Горькийның тормышын, иҗат эш- чәилеген, аның көчле образын сынлы сәнгать әсәрләрендә гәүдәләндерү өчен художниклар иҗади эзләнүләрендә дәвам итәләр. Р. Нурмө- хәммәтовның да бу соңгы эше шундый иҗади эзләнүләрнең берсе. Автор яшь Горькийны Иделдә, агып барган сал өстендә күрсәтә. Әсәрнең композициясе яхшы уйланган. Биредә сал өстендә басып карап барган яшь Горькийның тирән фикергә ия булган, көчле омтылышлы образын бирергә мөмкин иде. Аның образында киләчәктә бөек кеше булу чаткылары чагылырга тиеш иде. Болары менә әсәрдә юк. Сал өстендә басып барган егетне Горький дип әйтүе кыен, йөз охшашлыгы белән генә Горькийга якын килгән обра бу. Әсәрнең живопись ягыннан эи ләнеше дә, Идел күренеше дә т. машачыны канәгатьләндерми. Ком позициясе ягыннан уңышлы уйланган бу әсәре өстендә художник эш- ләвен дәвам иттерсен иде. Идел фонында бирелгән Горький образын эмоциональ яктан көчәйтергә, портретының эчтәлеген баетырга, фигурасын нык җанландырырга кирәк, югыйсә бу хәлендә ул тамашачыны үзенә әллә ни җәлеп итми, Идел күренеше эчендә югалып кала. Портрет жанрында эшләүче художниклардан: В. И. Куделькин, С. А. Ротницкий, Г. Д. Мелентьев, М. Семенов, Н. Никитин, М. Сама- каевның портрет әсәрләрен иҗади уңыш дип билгеләп үтәсе килә. Шулар арасында бигрәк тә В. П. Куделькинның «Яшь художник кыз» портреты һәр яктан яхшы сыйфатлы итеп эшләнүе белән аерылып тора.  
108 
 
 
Художник В. И. Куделькин пор- трет жанрында уңышлы гына эшләп килә. Ул бөтенсоюз күргәзмәләрендә катнашкан кеше. Күргәзмә саен аның яңадан-яңа уңышлар күрсәтүче портрет әсәрләрен күрергә мөмкин. В. И. Куделькинның соңгы күргәзмәгә куелган натюрмот эшләре (чәчәкләре) дә чын төсләр белән ясалган. Шулай ук М. С. Самакаев- ның музыка дәресе өйрәнеп утыручы татар кызын сурәтләгән «Яшь виолончелистка» исемле портретын художникның уңышы дип билгеләргә кирәк. Шулай да әсәрне Самакаев картина дәрәҗәсенә күтәрергә, эшләп җиткерергә тиеш. Портрет эшләнеп бетмәгән. М. Семеновның бурильщик Драгунов портреты, А. Мацкевичның художник Липкент портреты, Г. Ме- лентьевның портрет әсәрләре дә игътибарга лаеклы эшләр. Портрет җаваплы һәм мөһим жанрлардан санала. Портрет художнигы — кеше күңеле инженеры; ул кешенең эчке дөньясына керә белергә, аны тирән итеп өйрәнеп, аңлап эшли белергә, үзенең портрет әсәрләрендә шул чор кешесен гәүдәләндерергә тиеш. Шулай булмаганда портрет уңышлы әсәр дигән исемне ала алмый. Татарстан портретчыларының бу өлкәдәге беркадәр уңышын әйтеп киткән идек инде. Шулай да кешене якыннан өйрәнү мәсьәләсе художникларыбызның күпчелеге өчен зур иҗади бурыч булып тора. Пейзаж сәнгате өлкәсендә безнең художникларның барысы да диярлек эшлиләр. Бер яктан караганда, бу дөрес тә: табигать — төсләргә бай натура. Пейзаж эше художникның живопись культурасын үстерә, аны төсләрне күрә белёргә өйрәтә, ху- дожикның колорит белемен баета. Безнең х у дож н и кл а р н ы ң күргәз- мәләрендә пейзаж эшләре һәрвакыт иң зур урынны ала. Ә тематик әсәрләр, киресенчә, бик аз санда була. Моны мактарлык дип булмый, әлбәттә. Тематик әсәрләр иҗат итү беренче планда булырга һәм төп игътибар шуңа юнәлдерелергә тиеш. Татарстан пейзажчыларыннан атказанган сәнгать эшлеклесе К. Е. Максимов, художниклар С. О. Ливии, П. И. Старостин, Н. Д. Кузнецов соңгы күргәзмәдә үзләренең соңгы эшләрен күрсәттеләр. К. Е. Максимов — урман художнигы, ул җәй айларында, урманнан кайтмыйча, киеренке эш алып бара. Художник үзенең 
күп сандагы яхшы әсәрләрендә Татарстанның табигатькә бай булган Моркваш, Займище, Крутушка урманнарын һәм башка урыннарын гәүдәләндерде. Бу соңгы күргәзмәгә Максимов берничә пейзаж әсәре бирде. Шулардан «Көз’- көне нарат урманында» дигәнендә худож н и кн ың иҗаты н д а моңа р чы күренмәгән кайбер яңалыклар сизелә. Менә урман эче. Алгы планда, авып, мүк белән капланган агач ята. Эчтәрәк, ачыграк урында, яфраклы яшь агачлар. Көзге болытлар арасыннан вакытвакыт күренеп китә торган кояш нурлары агачларны яктырткан. Шул яктылыкта художник юка яфракларның җилдә калтыранып торуын күрсәтә алган. Кыю омтылыш бу. Пейзажның икенче урыннарында да шул ук нәрсә сизелә: авып, мүк белән капланган агачка кояш нурлары төшкән. Бу нурлар җылы җәйге нурлар түгел инде, кыска вакытлы, көзге кояш нурлары алар. Художникның шушы картинасы һәм тагын ике пейзажы РСФСР худож н и к л ары н ы ң күргәз - мәсенә җибәрелде. П. Н. Старостинның пейзажлары шатлык тойгысы белән сугарылган. Аның әсәрләрендәге табигать күренешләре тамашачыда' матур тәэсир калдыра. Старостинның соңгы картиналарыннан «Каен урманы», «Кышкы пейзаж» һәм кайбер этюд эшләренә дә уңай бәя биреп китәргә кирәк. Талантлы яшь художник С. Лы- вии элекке күргәзмәләрдә үзенеи пейзажлары белән зур өмет тудырган иде: ул табигатьтәге үзгәрешләрне оста рәвештә тотып алынган детальләр аша гәүдәләндерә белә Аның кар эрегән көннәрне күрсәтә торган язгы күренешләре һәм башка пейзажлары да яхшы башкарылган. Ул соңгы күргәзмәдә индустриаль пейзаж эшләре белән катнашты. «Казан Кремле янында» исемле кар- 


 
 тииасында художник — соңгы төзелешләр белән бәйләнгән күренешне — күпер салу эшен һәм Казан шәһәренең тарихи архитектура һәйкәле булган кремль күренешен күрсәтә. Идел образы рус художниклары иҗатында мактаулы зур урын алды. Бу бөек елга образын күп төрле темаларда күрсәтергә мөмкин. Идел— табигатькә бай, көчле, матур елга. Ул шулай ук эшче елга, зур транспорт елгасы, бүгенге көннең гигант ^төзелешләре белән яңа гүзәл образ алган елга! Кызганычка каршы, без 11 ең худож н и кл а р ыбыз н ы ң иҗатында мәһабәт Идел образы юк диярлек. Моңарчы пейзажларда күрергә туры килгән Идел күренешләре бу зур елганың табигате образын бирү ягыннан да, транспорт көчен, хәрәкәтен күрсәтү белән дә канәгатьләнерлек түгел. Яшь художник Архиповның күргәзмәләргә куелган этюдлары бер-берсен кабатлыйлар гына. Соңгы күргәзмәдә, беренче буларак, Идел этюдлары белән художник И. Ревин катнашты. Ул Иделне эшче елга — транспорт елгасы итеп күрсәтергә омтыла. Әйбәт башлангыч бу, шулай да башлангыч кына әле. Художникның профессиональ белеме югары түгел. Бу җитешсезлек безнең күп художникларыбызга хас. Яхшы әсәрләрнең аз булуы әнә шул кимчелектән килә. Бу күргәзмәдә графика буенча әйбәтәйбәт рәсемнәр куелды. Алар- ның күбесе аерым алып тикшерүгә лаеклы. Л. Потягунинның аквацин- та техникасында башкарылган эшләре, Э. Гельмсның 
Казандагы зур Идел төзелешләрен күрсәткән рәсемнәре, бигрәк тә аның Львов шәһәрендәге архитектура һәйкәлләренә багышланган яхшы рәсемнәре, И. Нестеров офортлары, Л. Фәгта- ховның К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романына эшләгән иллюстрацияләре Татарстанда графика сәнгате буенча оста художниклар барлыгын раслый. Шулай да бездә сатирик сәнгать, карикатура, политик плакат һәм гомумән плакат сәнгате артта бара әле. Скульптура сәнгате белән дә шул ук хәл. Күргәзмәгә скульптура әсәрләре бик аз куелган. Бу өлкәдә 4—5 кеше генә эшли. Дөрес, И. Новоселовның Г. Тукайның туган авылына һәйкәл куяр өчен эшләгән портреты җәмәгатьчелек тарафыннан яхшы дип кабул ителде. Яшь скульптор Н. Тузовның А. М. Горькийны давыл хәбәрчесе образында күрсәткән эше дә начар түгел. Анисимов һәм Васильев та бу өлкәдә тырышып эшлиләр. Ләкин скульптура сәнгатен үстерү өчен болар гына җитми. Гомумән алганда, соңгы күргәзмә уңай тәэсир калдырды. Меңнәрчә тамашачылар аны зур кызыксыну белән карадылар. Бу күргәзмә Татарстан художникларының иҗаты үсә барганын, аерым художниклар иҗатында зур уңышлар барлыгын күрсәтте. 1957 елны Москвада татар халкы сәнгатенең декадасы уздырылачак. Бу җаваплы чыгышка хә.зердән үк ныклап әзерләнә башларга кирәк. Татарстан художниклары бу җаваплы сыналуда үзләрен яхшы зур әсәрләр белән күрсәтергә тиешләр.