Логотип Казан Утлары
Мәсәл

ШАГЫЙРЬ, МУЗА ҺӘМ КУКУРУЗА 



(Мәсәл шикеллерәк нәрсә) 
Шагыйрь әйтте Бер көнне Музага: — Вакыт тотынырга Безгә дә кукурузага. Җитәрлек җырладык һәртөрле розаны, Җырлыйк, әйдә, без дә Кукурузаны! һәм тотынды шагыйрь Җырларга: Чәчтерде кукуруза ул Кәгазь кырларга, Буяды бөтен җирне Шәфәкъ алсуына, Сайраттырды шунда Бер сандугачны моңсу гына. Аннары, Моңайтып бер ялгызын, Чыгарды шул кырга Колхозның алдынгы кызын. Кыз шунда, Карап алсу кырларга, Сагынып тракторчысын, Тотынды җырларга: «Ой, яшел алтыным минем, Кукуруза...» 
* * * һәм килеп чыкты Менә дигән халтур-роза.