Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ЯЗУЧЫ ӘХМӘТ ИСХАКНЫ ХЕЗМӘТ КЫЗЫЛ БАЙРАГЫ ОРДЕНЫ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘҮ 
 
УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ 
 
«ҮСҮ ЮЛЫ» АЛЬМАНАХЫНА БАГЫШЛАНГАН КИҢӘШМӘ
 17 ноябрьдә Татарстан совет язучылары союзы <Үсү юлы» альманахына багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә өлкән язучылар белән бергә күп кенә яшь язучылар катнашты. «Үсү юлы»ның 8 һәм 9 саннары җентекләп тикшерелде. Докладчы Г. Минский, «Үсү юлы»ның 8 һәм 9 саннарында басылган хикәяләргә тукталып, яшьләрнең тема сайлаудагы, безнең тормыштагы яңа әйберләрне күрә белүдәге өлгерлекләрен әйтеп үтте. Шуның белән бергә ул әле яшь язучыларга әдәби осталыкның җитмәвен билгеләде һәм моңа конкрет мисаллар китерде. Аның уенча, яшьләрдә иҗади фантазия аз, темаларга үзләренчә килү, яңа алымнар, кабатланмаган сурәтләү чаралары белән язу җитешми. И. Низамовның «Елга шаулый» дигән хикәясе тормышның үзеннән алган материалларга бай, кызыклы, ышандыра. Тик әле бу иптәштә геройларының күңел кичерешләрен тирәнтен ачып бирү, психологик анализ җитми. Кайбер хикәяләрдә тормыш детальләренә игътибарлы булмау күзгә ташлана. Моңа яшь язучы X. Сафинаның «Син миңа ышанасыңмы?» дигән хикәясе мисал була ала. Бу хикәядә яшьләрнең мәхәббәт хисләрен тасвирлауда ясалмалык бар. Яшь язучы Исхак Миңлебаев «Аның киләчәге өчен» дигән хикәясен мәктәп балаларын, яшьләрне тәрбияләү мәсьәләсенә багышлый. Хикәядә ышандырырлык, тормышчан эпизодлар байтак, әмма шуның белән бергә балаларга җил-яңгыр тидермәскә тырышу кебек кимчелек тә бар.
Шушы елның ноябрь аенда СССР Верховный Советы Президиумы язучы Әхмәт Габдулла улы Исхаковны матур әдәбият өлкәсендәге күренекле хезмәтләре өчен, илле яшь тулу уңае белән Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде. Татарстан язучылар җәмәгатьчелеге һәм татар хезмәт ияләре бу хәбәрне шатланып каршы алдылар. Язучы исеменә төрле өлкәләрдәге һәм республикалардагы әдәби оешмалардан 
һәм дусларыннан күп кенә котлау телеграммалары килде. Шулар арасында Москва язучылары һәм әдәбиятчылары Әхмәт Исхакны хөкүмәтнең югары бүләгенә лаек булуы белән котлап, аңа зур иҗат уңышлары телиләр. Башкортстан язучылар союзы правле- ниесе һәм башкорт язучылары телеграммаларында язучының уңышлары әйтелә һәм туган әдәбиятыбыз файдасына киләчәктә дә ацмыйталмый эшләве өчен теләк белдерелә. 
2 ноябрьдә Дөбъяз районының Культура йорты һәм район китапханәсе < Совет әдәбияты» журналын укучылар конференциясе үткәрде. «Совет әдәбияты» журналы сотруднигы Г. Ахунов укучыларны журналның 1956 елгы планнары белән таныштырды һәм укучыларның сорауларына җавап бирде. Фикер алышуда катнашучы иптәшләр соңгы елларда журналның кызыклырак булып чыгуын, яңа әсәрләргә бай булуын, бигрәк тә проза жанрының җанлануын уңай яктан бәяләп уздылар. Шуның белән бергә алар күп кенә таләпләр дә куйды 
лар. Дөбъяз урта мәктәбенең әдәбият укытучысы Госман иптәш Заһидуллин язучыларның тормышы һәм иҗат юлы турында мәкаләләрнең аз булуын, бу хәлнең мәктәпләрдә әдәбият укыту эшендә шактый зур кыенлыклар китереп тудыруын әйтте, әдәби тәнкыйть мәсьәләләренә игътибарны көчәйтүне сорады. Чыгыш ясаучы иптәш 3. Максимова (китапханәче) журналда сәхнә әсәрләре бастыру мәсьәләсенә тукталды. Конференциядә 150 дән артык кеше катнашты. 


 
 
Р. Саттаровның «Тауилендә» дигән хикәясендә диалоглар үткен һәм динамик атеп бирелә. Ләкин хикәянең урыны, вакыты төгәл тасвирланмый. Бу исә вакыйгаларны күз алдына китерүне авырлаштыра. Докладчы фикеренчә, альманахта басыла торган әсәрләргә карата таләпчәнлек Китешми, әсәрләр ашыгып редакцияләнә. Бер үк сурәтләү чаралары, кабатлаулар, бер үк метафоралар хикәяләрдә еш очрый. Альманахта басылган поэзия әсәрләре турында Зыя Мансур доклад ясады. Без тикшерә торган ике альманахта, Диде докладчы, 39 шигырь урнаштырылган. Шулар арасында бер-берсен кабатлый торган, бер үк стандарт белән язылган шигырьләр күп урын алып торалар (ай нуры астында гыйшык сүзләре сөйләүче егет белән кыз; батырлык, патриотизм турында гомуми сүзләр). Докладчы бу уңайдан И. Галләмов белән Салих Хәкимов шигырьләрен тәнкыйтьли, аларның байтак ел язуларына карамастан, үз иҗатларына таләпчән килмәүләрен әйтә, альманахта бөтенләй грамотасыз язылган шигырьләрнең дә булуын күрсәтә. Теләк рәвешендә альманахны катыргы тышта, яхшы оформление белән чыгарырга кирәклекне белдерә. Докладлар буенча фикер алышулар җанлы бәхәсләр белән барды. Фикер алышуда Ә. Давыдов, Ш. Маннур, Г. Гобәй, Ш. Мөдәррис, Г. Бәширов, Г. Иделле, М. Хөсәен, А. Кэли, И. Нуруллин һ. б. иптәшләр катнашты.