Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСКЕЛЕККӘ КАРШЫ

Журналист С. Бәхтияров күптән түгел укучыларга «Яучылар елаганда» XLVII исемле җыентыгын тәкъдим цтте. Җыентыкка төрле вакытта язылган, төрле вакыйгаларга караган фельетоннар, ике кечкенә хикәя һәм бер пәрдәле комедия тупланган. Ләкин алар газета битләреннән китапка күчерелү белән үзләренең көндәлек кыйммәтләрен һич тә югалтмаганнар, киресенчә, барысы бергә тупланып, искелек калдыкларын төрле яклап тәнкыйть итүче әсәрләр җыелмасы буларак, көчәйгәннәр генә. «Гади вакыйга» («Обыкновенный случай») хикәясендә көндәлек тормышта очрый торган гади бер вакыйга сурәтләнә. Мөлаем карт Василий Кузьмич, вагонга кереп утыргач, билетын югалтканлыгын белә, һәм яңадан билет алу өчен (аның инде башка чарасы калмаган, поезд китәргә тора), вокзалга чыгып йөгерә. Ләкин поезд китеп бара. Нишләргә белмичә скамьяда аптырап утырган Иван Кузьмичиы милиционер эзләп таба һәм югалган билетын тапшыра. Карт вагоннан чыгып киткәч, проводница аның билетын утыргыч астыннан тапкан һәм, Иван Кузьмичның тышкы кыяфәтен сөйләп күрсәтеп, бер милиционерга тап- шырган икән. Шушы гади вакыйга аркылы автор совет кешесенең олы җанлы, сизгер, кешелекле образын матур итеп ачып бирә. Хикәянең йомшак юмор белән өретелгән булуы авторның үзенең дә хикәяләү барышында д у л к ы н л а н у ы н укучыга тул ы р а к итеп китереп җиткерә. Ә совет җәмгыятендә әле һаман да очрый торган искелек калдыкларын сурәтләгәндә автор безнең күз алдыбызга икенче яктан килеп баса. Ул хәзер — бюрократларны, семья тормышын җимерүчеләрне, спекулянтларны һ. б. соры кортларны мәрхәмәтсез тәнкыйтьләүче совет гражданы. Бу кире образларны тудыруда, аларның кабахәт йөзләрен ачып бирүдә ул төрле алымнар кулланып эш итә. «Тол әти» («Холостой папа») хикәясендә автор, әдәби алым буларак, контрастны бик уңышлы кулланган. Бер яктан, совет кешеләренең гуманистик хисләре — Ватан сугышы вакытында әнисе бомбежкада үлгән кызны кызганулары һәм аны тәрбияләүчеләргә кайнар теләктәшләре чагыла, икенче 
                     XLVII С. Бахтияров. Когда плачут сваты. Таткнигоиздат, 1955. 
яктан, аталык хисен югалткан эгоист кешеләргә нәфрәтләре белдерелә. Икенче урында автор, аерым бер деталь кулланып, кире образның художестволы гомум иләшүенә ирешә. Авылның бер башыннан икенче башына калын букчалы кеше йөри. Тәбәнәк буйлы, яшь, алсу йөзле. Бу — «калын букчалы дәрвиш» («Факир с толстой сумкой») фелье тонындагы спекулянт. Шушы «яшь, алсу йөзле» кешенең барлык эшләгән «эше» — шәһәр белән авыл арасында йөрү, авылда сирәк була торган әйберләрне шәһәрдән алып кайтып, аларның бәясен биш өлеш арттырып сату, халык арасында очрый торган беркатлы, юк-барга ышанучы кешеләрне алдап йөрү. Ләкин ул моның белән генә чикләнми, төрле гайбәт тә тарата. Укучыларга материалны ныграк аңлау һәм образларны бөтен тулылыгы белән күзаллау өчен ярдәм итүче, фельетончылар яратып куллана торган алымнарның берсе — классик язучылар тарафыннан тудырылган кире образлар галереясенә мөрәҗәгать итү. С. Бәхтияров та үзенең «Яучылар елаганда» исемле фельетонында шушы алымны кулланган. Ул үзенә квартира сайлаучы, квартираларның әле бер, әле икенче җиреннән гаеп табучы, үзе өчен генә кайгыртучы бюрократ Мирза Хашимович образын Гогольнең «Өйләнү» исемле әсәрендәге үзенә яраклы кияүләр сайлый алмыйча йөргән алты кияүнең я бер җирен, я икенче җирен килештерә алмаган купец кызы иркә Агафия Тихоновна белән чагыштыра. Фельетон стиле


 
 нә төгәл салынган бу параллелизм Мирза Хашимовичның, гәрчә аның турында бер сүз әйтелмәсә дә, эчке дөньясы турында да фикер йөртергә мөмкинлек бирә. «Коряга» комедиясендә автор бюрократизмнан, ачык авызлылык- тан көлә, һәм, әйтергә кирәк, ул бу кире якларны үзенә туплаган шактый тулы образ бирүгә ирешкән. Төп геройның исеме дә җисеменә туры килерлек исеп сайланган. «Коряга» (коряга — суда бата торган ботаклы агач), су өстендә тора алмаган шикелле, безнең җәмгыятебездән югалырга тиеш. /Менә нәрсәне әйтергә теләгән автор һәм бу фикер комедиядә генә түгел, бөтен җыентык буена кызыл җеп булып сузылып бара. Җыентык кайбер җитешсезлек- ләрдән азат түгел. Фельетончының осталыгы, бер яктан, дөреслекне, икенче яктан, уйлап чыгаруны бәйли белүдә, вакыйгаларны, фактик материал рамкаларыннан артык читкә җәелмичә, художестволы гомумиләштерү аша бирүдә. Җыентыктагы кайбер фельетоннар, безнеңчә, вакыйгаларны коры рәвештә санап чыгучы газета мәкаләсенә охшый башлыйлар. Мәсәлән, «Корым» («Сажа») фельетонында образлылык җитеп бетми, монда материалның фактик ягын коры сөйләп бирү зур урын тота. Шуны ук «Киң авызлы бокал» («Бокал с широким горлышком») фельетоны турында да әйтергә мөмкин. Художестволы гомумиләштерүе җитмәгән бу ике фельетонны җыентыкка урнаштырмаска кирәк иде. Җитмәсә вакыйгалар коры тел белән сөйләнәләр. Авторның кайбер урында үткен сүзләр, чагыштырулар һәм хәтта җырлар куллануы әсәрне матурлый алмаган. «Коряга» комедиясендәге образлар, безнең карашыбызча, җитәрлек 
эшләнмәгәннәр. Коряганы исәпкә алмаганда, башка образлар тулысыңча ачылып җитмиләр. Ә Остряков образы гомумән схематик эшләнгән. Автор уенча уңай булырга, искелекнең ачы тәнкыйтьчесе булырга тиешле бу образ, соңыннан инде аның катнашыннан башка да ачыла башлаган җитешсезлекләрне тәкърарлап, автор тарафыннан көчләп кертелгән, акыллы сүзләр сөйләп йөрүче генә булып кала. Комедиядә вакыйганың чишелешеК Балыков 20 мең сум акча урлап качканнан соң башлана. Димәк, монда Коряганың ачык авызлылы- гын тормыш үзе күрсәтә. Остряков исә гаеплеләрне шуннан соң «ача» башлый. Коряганың тыңлыйсы килмәвенә карамастан, көчли-көчли аңа Балыковның хатын укый. Шулай итеп, Остряков образы берьяклы булып кала, комедиядә әйтелгәнчә, аның бик оста тәнкыйть итә белүе укучыга күренми. Комедиядә Хлопушина образы да бирелеп җитмәгән. Дөрес, ул образ артык ышанучаилык күрсәтә, кадрлар бүлеге начальнигы Корягага ышанып, Балыковның документларын тикшереп тормый, кассаны тапшыра. Ләкин бит ул озакламыйча үзенең бу гаебен төзәтергә омтыла. Балыковтан шикләнә һәм аның документларын карап чыгарга була. Димәк, ул бу өлкәдә Коряга шикелле үк «шыр ачык авыз» түгел, һәм шуңа күрә комедия азагында авторның Коряга белән Хлопушинаны бер үк җепкә тезүе, безнеңчә, бик үк дөрес булмас. Ниһаять, җыентыкка редакторларның игътибары җитәрлек булмаган диясе килә. Җыентыкның төзелү системасы да уйланып- бетмәгән. Фельетоннар арасында күмелеп калган ике хикәя ничектер үз көчләрен алып бетерә алмаганнар.