Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДУС


Майның соңгы атналары иде. Мохтар Салихов эшли торган учреждениенең коридорында, эш сәгате бетәргә ун-унбиш минут вакыт калгач, сотрудникларга таныш булмаган бер егет күренгәли башлады. Өстенә җәйге соры пальто, башына яшел велюр эшләпә кигән, эшләпәсенең, түбәсен франтларча ямьшәйтеп куйган, озын буйлы, төз гәүдәле, 27—28 яшьләрендәге бу егеткә башкалар игътибар иттеләрме юкмы, әмма. Салихов аңа беренче күрүдә үк игътибар итте. Моңа башта егет кулындагы шомырт чәчәкләре сәбәпче булды. Ул, шау чәчәктән торган, әле яңа гына каяндыр сындырып алган шомырт ботакларын зур букет птеп тотып, коридорның караңгы башында басып тора иде. «Бу чәчәкләрне безнең бакчадан алмадымы икән?» — дип уйлады Салихов һәм. бүлмәсенә кергәч, тәрәзә янына барып, бакчадагы агачларны игътибар белән күздән кичерде. Тәрәзә каршында гына үсеп торган шомыртлар, чияләр ап-ак чәчәккә күмелеп утыралар. Сынган, гарипләнгән ботаклар күренми. Мохтар Салихов бакчадагы агачларга һәм чәчәкләргә тигән кеше ләрне дошман күрә иде. Чөнки бу бакча аның күңелендәге бик матур хатирәләр белән бәйле иде. Андагы агачларга тию, андагы чәчәкләрне өзү шул хатирәләрне кимсетү, мыскыллау булып тоела иде аңа. Кайчандыр, яшь чагында, комсомолец булып йөргән вакытта, бу бакчаны алар булдырдылар, агачларны алар утырттылар, алар карап үстерделәр. Хәзер инде бакча шаулап үсеп тора, тәнәфес вакытында кешеләр аның аллеяларына чыгып йөриләр, ял итәләр... Аннары бу сукмакларда, бу агачларда бергә-бергә, шау-гөр килеп эшләп йөргән иптәшләренең дә истәлекләре саклана. Ул иптәшләрнең күбесе сугыш елларында фронтка китте. Кайберләре шуннан әйләнеп кайтмады. Мохтар Салихов, шомырт чәчәкләренең учреждение бакчасыннан алынмаган икәнлегенә ышангач, тынычлангач, шунда ук велюр эшләпәле егетне исеннән чыгарды, предприятиеләрдән яңа килгән, өстәл өстендә җәелеп яткан финанс отчетларын өйрәнергә кереште. Ләкин .берничә көн үткәч, эштән сон, өйгә кайтырга чыгып барганда, әлеге егетне ул түбәндә, урамга чыга торган ишек төбендә тагып очратты. Егет, югарыдан төшә торган баскычка караштыргалап алын, ишектән бер читтә, кемнедер көтеп басып тора иде. Бу юлы да җәйге соры пальтодан, эшләпәдән, тик кулында чәчәк кенә юк. Бер кулын пальто кесәсенә тыккаш икенче кулы белән ишек төбендәге скамья аркасына эре генә таянган. Егетнең басып торышында гына түгел, төсендә, күз карашында пәм бераз кармакланып килгән борынында да эрелек, горурлык бар. Хәтта 
GO
G1 
 
 
ул яныннан ашыгып узып, ишектән чыгып китүчеләргә дә ничектер өстән, югарыдан карап калгансымаи күренә. Егет Мохтар Салиховка ошамады. Андый горур кыяфәтле кешеләрне яисә үзләрен горур тотучыларны яратмый иде ул. Салиховның бу егетне очратуы моның белән генә бетмәде. Шуннан соц ул аны учреждение тирәсендә тагын берничә тапкыр күрде. «Берәр кызның башын әйләндерергә йөри, ахры,—дип уйлады Салихов.— Беләсе иде, кайсысыпыкын икән?». Аның күз алдыиа учреждениедәге бер төркем машинисткалар, секретарьлар һәм башка шуның кебек яшь кызлар килеп басты. Ләкин ул аларның берсен дә бу егет белән йөри итеп уйлый алмады. Кызлар, кычыткан чыпчыклары кебек, бик җиңел, тынычсыз хәрәкәтле, бер генә дә урыннарында басып тора белмиләр; тәнәфес вакытында . булсын, буфетта булсын, яисә җыелышта булсын, кирәкмәгәнгә пырхылдашып көләләр, очрашканда бер-берләреиә килеп сарылалар. Ә егет артык җитди һәм горур кыяфәтле. Әгәр ул учреждениедәге «кычыткан чыпчыклары» белән очрашса, алар арасына барып керсә, үзенең горур кыяфәте беләи аларны шунда ук өркетеп, качырып бетерер кебек тоела. Шуннан соң егет озак вакыт аның күзенә чалынмады. Салихов аны бөтенләй онытты. Дөньяда велюр эшләпәле егет бар идеме, юк идеме,— аның турында уйлап карамады. Әмма бервакыт аны, шәһәр читендәге киноларның берсендә, бер хатын белән очраткач, — дөресрәге, Салихов хезмәт итә торган учреждениедә эшләүче утыз яшьләрендәге, әлегә матурлыгын, зифалыгын югалтып өлгермәгән Мәдинә Әхтәмова белән икесен бергә очраткач, бөтенләй аптырап калды. Аның киносы кино булмады. Бөтен игътибары аларга юнәлде, шул ук вакыт ул нигәдер, үзе дә сизмичә, хәтта аңа мәгънә биреп бетермичә, Мәдинә Әхтәмо- вага күренмәскә дә тырышты. Егет белән хатын аңардан берничә рәт алдарак утыралар иде, әгәр махсус әйләнеп карамасалар, аны күрүләре мөмкин дә түгел иде. Шулай да Мохтар Салихов бераз иеләрәк, басыларак төшеп утырды. «Нигә уңайсызланам соң мин?—дип, ул күңеленнән үз-үзеиә берничә тапкыр сорау бирде, ләкин аңа җавап таба алмады. — Дөресе, алар оялырга, Мәдинә оялырга тиеш». Ут сүнде. Зал караңгыланды. Аннары гөлт итеп экран кабынды, музыка һәм картина башланды. Салихов фильм барышында, экраннан күзен алып, Мәдинә Әхтәмова белән әлеге егет утырган урынга берничә мәртәбә карады. Тонык кына булып бөркелеп, аппараттан экранга сузылган якты астында аларның, башларын башка куеп, сыенышып утырганнары ап-ачык күренә иде. «Менә кемнең башын әйләндерергә йөргән икән ул! Менә кемнең!» — дип уйлады Салихов әлеге егет турында. Картина беткәннән соң: ул үзен алар артыннан барудан чак тыеп торды, шулай да аларның халык арасына кереп китүләрен әриүле күз карашы белән карап калды. Әлеге егет белән Мәдинә күздән югалды, халык, шау-гөр килеп, урамга агылып чыкты, төрлесе төрле якка таралды. Салихов, аптырап, әле генә күргән \әлгә ни дип тә әйтергә белмичә, гаҗәпләнеп һәм кинәт арып-талып, кыйналып ташланган кешесыман авыр-авыр атлап, квартирасына таба китте. Җитмәсә, урам да караңгы, фонарьлар да аз, тротуар да урыиы-урыны беләи бозылып, чокырланып беткән, аркылы- торкылы казылган канаулар да очрый, кайтырга, карамыйча гына басарга уңайсызлый иде. Салихов өчен Мәдинә Әхтәмова бер учреждениедә эшләүче кеше генә түгел, ә аның дустының, фронт иптәшенең хатыны да иде. Мәдинәнең ире Зариф Әхтәмов белән Салихов сугышка кадәр таныш түгел иде. Алар Бөек Ватан сугышының иң авыр көннәрендә, фронтта, бер полкка туры килделәр, шунда таныштылар. Икесе икс батальонда 

62 
 
 
булганга, баштарак алар ара-тнрә генә очраштыргаладылар. Шулай да очраган чакларда алар бер-беренә ерактан ук кычкырып эндәшәләр һәм, ашыгып килеп, дусларча җылы итеп кулларын кысышалар, Казан хәбәрләрен сорашалар иде. Бервакыт алар Ржев янындагы сугышта, полкта кешеләр бик нык кимегән айларда, ике ай чамасы бергә, бер окопта яттылар, бергә атакага бардылар. Зариф Әхтәмов яралангач, аныц ярасын Салихов үзе бәйләде, ут астыннан аны үзе алып чыкты, медсанбатка киткәндә күз яше белән озатып калды. Окопта бергә үткәргән айларда ул сержант Зариф Әхтәмовны, анардан биш-алты яшькә кечерәк булган, саф күңелле, соргылт күзле, яшьләрчә матур хыяллана белүче батыр сугышчыны, чын күңеленнән яратып өлгерде. Шуннан соң алар, сугыш беткәч, Казанда очраштылар һәм дусларча кочаклашып күрештеләр. Салихов Әхтәмовның туенда да булды, яшь кияү белән яшь бикәчнең тату тормышы, бәхетле киләчәге өчен бокал да күтәрде. Соңыннан аларның тормышлары белән кызыксынып, сораш- калап торды, өйләрендә дә, кунакта да булгалады һәм, дустының бәхетле икәнен белеп, чын күңеленнән шатланды. Менә хәзер Мәдинә, күрер күзгә тыйнак, басынкы хатын, шул тату семьяны бозуга, җимерүгә алып бара торган эш эшли. Әгәр моны Зариф белсә, ул ишетсә, аның өчен бик зур трагедия булачак. Салихов төнне Зариф өчен борчылып үткәрде. Иртәгесен учреждениедә Мәдинәне очраткач, аның яныннан салкын гына, аңа карамыйча, гына узып китте. Тик хатын аның исемен әйтеп исәнләшкәннән соң гына, анда да ул узып киткәч кенә, башын иде һәм бу салкын карашы белән аңа үзенең элекке ихтирамы юклыгын күңеленнән сиздерергә тырышты. Ләкин хатын моны сизмәде һәм төшенмәде булса кирәк, ул аның яныннан, ак босоножкасының үкчәләре белән коридор идәнен шакылдата-шакылдата, зәңгәр ефәк күлмәгенең итәкләрен җилфердәтеп, гадәтенчә җиңел генә узып китте. Аның артыннан бары канәфер чәчәген хәтерләткән хуш ис кенә бөркелеп калды. «Кичә мине күрмәгән икән»,— дип уйлады Салихов һәм, дусты өчен әрнеп, йөзен чытты. Мәдинәне* тагын бер тапкыр, ерактан гына булса да, әлеге егет белән күргәч һәм аның бу мавыгуы турында учреждениедәге кайбер кешеләрдән дә ишеткәч. Салихов бу турыда Зариф белән сөйләшергә кирәк дигән фикергә килде. Башта ул Мәдинәнең үзе белән генә сөйләшергә, аңа, ир хатыны, бала анасы булган кешегә, мондый эшнең ярамавын, аның бик зур түбәнлек, мораль бозылу икәнен, аннары аның бу эше семьяны бозуга алып баруын, шуның аркасында үзенең дә, Зарифның да тормышы харап булачагын аңлатырга, төшендерергә теләгән иде. Аның белән, Зарифның дусты, фронт иптәше буларак яисә, ин. кимендә, Мәдинәнең үзе белән бер учреждениедә эшләүче өлкән кеше буларак, сөйләшү урынлы булыр кебек тоелган иде. Ләкин ул, берничә- көн уйланып йөргәннән соң, бу фикереннән кайтты. Аның Мәдинә белән сөйләшәсе, ялгыз гына күрешәсе килми иде. Аннары әйтергә теләгән сүземне аңлата да алмам, аңларга да теләмәс дип уйлады. Иң яхшысы, Зариф белән сөйләшү, аңа дусларча барысын да сөйләп бирү, күзен ачу. Дөрес, Зарифка авыр булыр, ул чамасыз борчылыр, кайгырыр, өендә дә зур күңелсезлекләр туар. Күңелсезлекләр узып китәр, Салихов моңа ышана, Зарифның Мәдинәне сөйгәнлеген, Мәдинәнең дә моңа кадәр Зарифны сөйгәнлеген, аңа яхшы мөнәсәбәттә булганың белә. Мәхәббәт булганда, дуслык булганда, вакытлы чирләрдән котылырга мөмкин. Бәлки бу эш хатынның очраклы ялгышуы гынадыр. Әллә әйтмәскәме, Зарифны борчуга, кайгыга салмаскамы? Әйтмичә ярамый. Яшереп калу дуслык түгел. Намуслы кеше үзенең дустына авыр хәлдә беренче булып кул сузарга, ярдәмгә килергә, аны һәлакәттән, куркынычтан саклап калырга тиеш. Шатлыкны гына түгел, кайгыны да уртаклаша белергә кирәк. Әле сон. түгел. Төзәтергә мөмкин.  
63 
 
 
Il 
Мохтар Салихов Зарифның учреждениедә кичке сәгатьләрдә калып эшләгәнен белә иде. Беркөнне ул, уңай вакытны туры китереп, аның янына керде. Ул барып кергәндә, Зариф бүлмәсендә ялгыз гына утыра, өстәл өстендә яткан кәгазьләргә карап ала-ала, нәрсәдер яза иде. Ишек ачылганны ишеткәч, ул, кайсы болай вакытсыз йөри икән дигәнсыман, башын күтәреп, кашларын җыерып карады һәм шунда ук, кереп килүченең Мохтар Салихов икәнен күреп, елмаеп, урыныннан торды. — Мохтар абый, каян җил ташлады сине!—диде ул һәм, кулындагы каләмен куеп, аңа таба бер-ике адым атлады.—Менә рәхмәт үзеңә! Әллә кайчаннан бирле күргәнем юк иде. Алар дусларча җылы итеп күрештеләр, хәтта Зариф, шатлыгын баса алмыйча, якын итеп, үз итеп, Мохтар абыйсының иңбашына йодрыгы белән төртеп тә алды. — Бөтенләй ташладың безне. Узганда-барганда кереп тә чыкмыйсың. Мәдинәгә дә әллә ничә әйтеп җибәрдем: чакырып кайт әле, дип. Юк бит. Бергә йөргән вакытларны оныттың, ахры? — Юк, онытканым юк, — диде Салихов. — Онытырлык түгел аны. — Шулай, Мохтар абый, онытырлык түгел. Сугыш бит ул. Фронт. Тукта, нигә басып торасың? Әйдә, утыр. Ишек янынарак куелган зур, кара тышлы диванга барып утыргач, Салихов кичке кояш нуры төшкән бүлмәгә, андагы өстәлләргә, шкафларга, урындыкларга күз йөгертеп чыкты һәм янында балаларча куанычлы йөз белән утырган Зарифка да җентекләп карап алды. Өстендә ачык якалы ак күлмәк, аягында үкчәсе бераз ашала төшкән җәйге сары ботинка. Күлмәк итәген чалбар эченә җыеп кертеп, өстеннән каеш белән пөхтә генә буган, җиңнәрен беләгенә кадәр сызганган. Егетнең учреждениедә генә утырмаганлыгы сизелеп тора: матурлардан булмаса да, игътибарлы, ягымлы күз карашы белән кешеләрне җәлеп итәрлек йөзе, таза, нык муены, ачык якасы эченнән күренеп торган күкрәге һәм беләкләре кояш белән, җил белән шактый каралган, янган. Салихов, аның соргылт күзләренә, киң маңгаена, артка таба таралган, бераз тузгып торган коңгырт чәченә карап алып: «Шундый егеткә хатыны хыянәт итә бит»,—дип, борчылып уйлады. Монда килгәндә ул, үз-үзенә ышанып, тыныч күңел белән килгән, күрешеп, исәнлексаулык сорашканнан соң беркадәр хәзерлек алып барырмын да ни өчен килүемне яшереп тормыйча, дусларча ачыктан- ачык сөйләп бирермен дип уйлаган иде. Аңа Мәдинәнең ниндидер бер егет белән мавыгуы турында әйтүе ансат булыр кебек тоелган иде. Ләкин ул, бүлмәгә аяк атлап кереп, Зарифның балаларча ышанып караган зур соргылт күзләрен күрү белән үк Мәдинәнең хыянәте турында сүз башлавы ансат булмаячагын, хәтта, киресенчә, бик читен булачагын сизеп алды. Бу хәл аның күңелен сүрелдерде, гадәттә сүзчән кеше булуына карамастан, тынып калды һәм, күңел кичерешенең билгесе булып, тавышы да пичектер моңланып, сагышланып чыга башлады. «Юк, хәзер үк әйтергә ярамый,—дип уйлады ул күңеленнән. — Бераз тынычланыйм. Аннары әйтермен». Зариф, исәнлек-саулык сорашканнан соң. Мохтар абыйсының диванда уйга бирелеп, күңелсезләнеп утыруына игътибар итмичә, үзенең эшләре, планнары турында рухланып, хискә бирелеп сөйләргә кереште. Әле ул моннан бер-ике генә көн элек авыллардан кайткан, колхозларда. МТСларда булган икән. — Колхозларга чыгасы иде сиңа бер, Мохтар абый, — диде ул, сүзендә дәвам итеп. — Чынлап, бер җилләнеп керергә кирәк иде. Ничә ел инде гел учреждениедә ятасың. Икмәкнең, бәрәңгенең ничек  
64 
 
 
үскәнен күргәнен юк. Болан булса, күгәреп, сөрсеп бетәрсең, — диде ул, елмаеп, һәм аның иңбашына дусларча тагып төртеп куйды. Аннары, аның беләгеннән тотып, күзләренә карап әйтте: — Әйдә, бергә чыгабыз, Мохтар абый. Алдынгы колхозларны, МТСларны күрсәтермен. Чынлап әйтәм. Отпуск ала алмыйсыңмы? Яисә болай, берәр командировкага чыгып булмыймы? 1 аҗәп бит айда, авылда. Ул басулары, ындырлары, оакчалары... Иркенләп сулап җибәрәсең. Казанга кайтып керәсе килми. Аннары кешеләре, дисеңме. Гаҗәп әйбәт кешеләр бар. — Димәк, син эшеңнән канәгать? — диде Салихов, аның сүзен бүлеп. — Канәгать. Эшемнән дә, тормышымнан да канәгать. — Канәгать булу яхшы, — диде Салихов сагышлы тавыш белән һәм күңеленнән: «Димәк, әле бернәрсә дә сизенми икән», — дип, кызганып куйды. — Шулай да бернәрсәне әйпнм әле, Мохтар абый. Бу белемем өстенә бакчачылык белеме дә кирәк иде миңа. Яратам мин бакчачылыкны. Тотынам әле аңа. Укырга керешәм. — Ул, сөйләвеннән туктап, Мохтар абый нәрсә әйтер икән дип, бераз елмаеп карап торды. Авың хуп күргәнен белгәч, яңадан сүзендә дәвам итте. — Кичә бер бакчачы килгән иде әле безгә. Колхоздан. Үзе чыгарган ике сорт алма да алып килгән. Алмалары бик матур. Тәмле. Ашап карадык. Министр янына да керде. «Нигә Татарстанда алма бакчалары аз,—ди.—Алмалы ил иде ул Татарстан. Нцгә сез аны яңадан алмалы итмисез?» ди. Шаулый. Тавышы да көчле икән үзенең. Кыю кеше булса кирәк. Гражданнар сугышы елларында Чапай дивизиясендә хезмәт иткән икән. Характерлы карт. Министр бакчачылык бүлегендәге белгечләрнең барысын да җыйды. Ике сәгатьләп сөйләшеп утырдылар. Чыккач, иптәшләр әйттеләр: министр картка әйткән булган: «Татарстанны алмалы итү сезнең кулда, колхозчылар кулында», дигән. Карт аңа бик матур җавап биргән: «Бик дөрес әйтәсез, министр иптәш, — дигән, — анысы безнең кулда, әмма оештыру сезнең кулда, — дигән. — Нигә оештырмыйсыз? Оештырыгыз. Әгәр оештырсагыз, берничә елдан без Татарстанны алма белән күмәрбез», дигән. Дөрес әйткән карт. Молодец! Чыннан да шулай, оештыру җитми бездә. Бакчачылык белән җитәрлек шөгыльләнмибез. — Әллә бакчаларның күләме сугышка кадәрге дәрәҗәгә җитмәгәнме? — Җитмәгән. Сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да җитмәгән. Бу өлкәдә бик калышабыз әле без. — Зариф, урыныннан торып, стенада эленеп торган Татарстан картасы янына барды. — Кырыгыичы-кырык беренче еллардагы салкыннарга кадәр Идел буенда йөргәнең бармы синең, Мохтар абый?—диде. — Бигрәк тә яз көне? Менә бу тирәләрдә?— Ул картада зәңгәр төс белән күрсәтелгән, борыла-сырыла сузылып, Татарстанны кисеп үткән Идел елгасының Казан тирәсендәге өлешенә бармагы белән төртеп күрсәтте. — Ап-ак чәчәккә күмелеп тора иде бит яр буйлары. Исендәдер. Ә август аенда булганың бармы? Алма исен хәтерлисеңме?.. Нигә без аны хәзер шул хәленә китерә алмыйбыз? Алабыз. Алай гынамы соң әле... теләсәк, ныклап тотынсак, әлеге карт әйтмешли, Татарстанны берничә ел эчендә алма беләи күмә алабыз... Салихов та аның янына барып басты. Аның рухланып, дулкынланып сөйләгәнен тыңлый-тыңлый, күңеленнән үз-үзенә нык итеп әйтте: «Юк, Мәдинә турында аңа хәзер бернәрсә дә әйтмәскә кирәк. Егет яна. Матур хыяллар белән яна. Янсын. Бары хыянәт хәсрәтенең уты белән генә янмасын». ту . Алар, сөйләшә-сөйләшә, урамга чыктылар. Инде шәһәр өстенә караңгы төшеп килә, кайбер йортларда утлар да кабынган иде. Алар, аерылышыр вакыт җиткәч, бср-берсен килеп чыгарга чакырып, 


 
 
кысташып, шактый басып тордылар. Ләкин икесенең дә өйгә кайтасы бар, икесен дә хатыннары көтә иде. Салихов аерылып китү белән үк үз-үзен орышырга кереште. «Тинтәк,— диде ул, үзснәүзе ачуланып, — тинтәк! Егет иҗат уты белән яна. Татарстанны алмалы итү белән хыяллана. Ә син аны көнчелек утына салырга барасың. Илһамын, матур хыялларын көйдермәкче буласың. Ахмак!» Ул, үзенең моннан берничә сәгать элек булган уен яратмыйча, кашларын җыерып, башын чайкап куйды. Юк, андый ният белән барырга кирәк түгел иде аңа. Нигә аны борчырга? Нигә аны газапларга? Ах, син юләрне! Кырыктан узып барасың, әмма акыл дигән нәрсә әле һаман кереп җитми. Мәдинә белән генә сөйләшергә ярамас идемени? Өлкән иптәш булып, Зарифның дусты булып, ахры чиктә, Мәдинәнең үзе белән бергә, бер учреждениедә эшләүче кеше булып сөйләшергә? Күптән шулай кирәк иде. Дуслык шунда булыр иде ул. 
III Бер-ике айдан соң ул, Зарифның районнарга командировкага чыгып киткәнен ишеткәч, учреждениедә, эш вакытында, Мәдинәне ялгызын гына туры китерде һәм аңа карамыйча гына әйтте: — Сезнең белән бер нәрсә турында сөйләшәсе бар иде, Мәдинә, — диде. Электә ул аңа якын итеп, үз итеп, «син» дип эндәшә иде, әмма бүген алай эндәшә алмады, ничектер моңа теле әйләнмәде. Аның күңелендә Мәдинәгә карата салкынлык дип әйтикме, дусты өчен үпкә дип әйтикме, яисә ачуга әверелеп барган әрнү дип әйтикме, нәрсә генә булмасын, күңелендә бу хатынга карата читләтү бар иде. Үзе теләмәсә дә, бу читләтү хисе аның тавышына да чыкты. Сүзен коры гына бетерде: — Кайчан сөйләшергә мөмкин булыр икән? Хатын аның салкын карашын күптән сизенеп йөргән булса да, мондый коры тавышын ишеткәне юк иде әле. Ул бераз аптырабрак аңа күтәрелеп карады. — Ни турында? — Бик мөһим нәрсә турында. Сезгә бәйләнешле... Шулай ук Зарифка да бәйләнешле, — дип өстәп куйды Салихов. Хатын өстәле янында эшләп утыра иде. Кызыксынып һәм гаҗәпләнеп, урыныннан торды. — Әгәр кирәк икән, сөйләшергә мөмкин, Мохтар абый. Әйтегез, нәрсә? — Ул турыда биредә сөйләшү уңайсыз. Мәдинә бераз уйланып торды. — Алайса, менә нәрсә, Мохтар абый, безгә рәхим итегез. Фәридә апа белән парлап. Фәридә Салнховның хатыны иде. — Парлап ярамый шул. Икәүдән-икәү генә сөйләшә торган сүз иде ул... Фәридә апаң белән икенче бервакыт барып чыгарбыз. Хатынның карасу күзләрендәге гаҗәпләнү чаткылары ут кебек ялтырап китте. Ул, мондый сәер тәкъдимгә җавап эзләгәндәй, Салиховка берничә секунд төбәп карап торды, аннары чаткылар әкренләп сүрелде, сүнде. Хатын нәрсәдер сизенде булса кирәк, түбән карап, теләр-теләмәс кенә әйтте: — Әгәр шулай кирәк икән инде, Мохтар абый, ул чакта бүген килергә мөмкин. Кичке сәгать тугызларга... Зариф командировкада. Әни дә бала белән апаларга китәргә булган иде. 
... Билгеләнгән сәгатьтә инде ААохтар Салихов Әхтәмовларның пөхтә генә, гади генә итеп җыештырылган зал бүлмәсендә утыра һәм үзенең 
5. .С. ә.- № 12. 65 

66. 
 
 
ник килгәнен Мәдинәгә беркадәр калтыранган тавыш белән сөйли иде. Мәдинә, күрше бүлмәгә чыга торган ишек яңагына аркасы белән сөялеп, башын түбән иеп, кулындагы борып яулыгын бөтерә-бөтерә, Мохтар абыйсының сөйләгәнен тыңлап тора. Өстендә зәңгәр җирлеккә вак-вак алсу чәчәкләр төшкән озын ефәк халат. Аягында өйдә киеп йөри торган йомшак туфли. Бераз дулкынланыш бөдрәләнеп торган куе кара чәчен, приколкалар белән җыеп, баш артына өеп куйган. Хатынның колакларына кадәр кызарып басын торышыннан, кулындагы яулыгын өзлексез бөтерүеннән һәм, ара-тирә башын күтәреп, Мохтар абыйсына уңайсызланып карап алышыннан, борчылганы, дулкынланганы сизелеп тора. Кай секундларда ул, Салнхсвның каты итеп әйткән сүзләрен ишетеп, бик аз гына сискәнеп китә, шулай да үзен тыныч тотарга, борчылганын сиздермәскә тырыша. — Йөрәгем түзмәгәнгә килдем,—диде Салихов, сүзендә дәвам итеп, — бу эшнең бик начар, бик түбәнлек икәнен, Зарифка хыянәт икәнен аңлатырга килдем. Килмичә булдыра алмадым. Мин моны Зарифка әйтергә дә уйлаган идем. Шуның өчен аның эшли торган җиренә дә бардым. Ләкин көчем җитмәде. Дөресе, аны утка саласым килмәде... Зариф өчен хәзер мин сөйләшәм, Мәдинә. Мин аның фронт иптәше. Мин аның белән бер окопта яттым. Тездән кар суында яттык. Көненә җиде-сигез тапкыр атакага барган чаклар булды... Аның өчен сөйләшергә хакым бардыр дип уйлыйм... Зариф сезне ярата. Балагыз да бар... Минем беләсем килә: бу эшнең чиге булачакмы, юкмы? Әллә бу турыда чыннан да Зарифка әйтергә мәҗбүр итәсезме? Бу сүзләрне ишеткәч, хатын тагын сискәнеп китте һәм, карасу күзләрен тутырып, ялынган, ялваргансыман Салиховка карап алды, аннары күзләрен яңадан аяк очына текәде. Аның әле Салиховка каршы бер сүз дә әйткәне юк иде. Менә ул, кыюланып, башын күтәрде, кулындагы яулыгын икегә өзәргә теләгәндәй тартып куйды. — Мохтар абый!—диде ул, ниһаять. — Мохтар абый, ялгыша торгансыз. Андый кешене белмим мин. Күргәнем дә юк... Чынлап әй- тәм. Нигә яшерим?.. — Ә шомырт чәчәкләре? Сезгә алып килмәгән идемени аны? — Юк. Нигә миңа алып килсен? Азмыни бездә хатын-кызлар. Бе- рәрсенә алып килгәндер. Аннары, кем белә, аның, әлеге сез әйткән кешенең, бәлки, бездә тугаиыфәләне дә бардыр. Аңа алып килгәндер... Андый хәлнең булганы юк, Мохтар абый. Булса, әйтер идем. Нигә яшерим мин аны? — Ә кино?. — Кинога килгәндә, анысы дөрес. Бардым. Ләкин үзем генә бардым. Үзем генә кердем. Әгәр минем белән янәшә берәр кеше утырган икән, аңа мин гаеплемени? Кино билетларын мин сатмыйй. Очраклы рәвештә туры килгәндер. Аңа карап кына кеше өстенә шундый зур гаеп ташларга ярыймыни, Мохтар абый. Әле яхшы, Зарифка әйтмәгәнсез. Әйткән булсагыз, бөтенләй юкка араны бозган булыр идегез. Менә шуны төшенәсезме икән сез, Мохтар абый, юкмы икән? Өлкән кеше бит сез. Чәчегезгә дә чал кереп бара... Баштарак Мәдинәнең тавышы калтыраныбрак, дулкынланыбрак чыккан иде, ләкин тора-бара ныгыды, һәм ул, үз сүзенә үзе ышанып, тынычрак сөйли башлады. Ара-тирә инде ул Салиховка да шелтәле күзләре белән ачуланып караштыргалап ала иде. ’ Салихов, аның шулай сөйләгәнен һәм шелтәле күз карашын күреп, нәрсә дип әйтергә дә белмичә, аптырап калды. Ахырда, ул әрнегән, зарланган тавыш белән:   Әй, Мәдинә, сездән көтмәгән идем мин моны!—дип, кычкырып әйтеп куйды. — Көтмәгән идем! Аңларсыз, үкенерсез дип уйлаган идем. Ә сез мине ялганчыга чыгарасыз. Имеш, мин арагызны боз
& 67 
 
 
макчы булам. Кемгә әйтәсез моны? Мина. Зарифның дустына. Окон дустына... Бу юлы инде хатын аптырап һәм гаҗәпләнеп карап тора башлады. Салихов урыныннан торды, нигәдер тышкы ишек янынарак барып басты һәм, үзенең, яхшы ният белән, дус итеп, якын итеп килгәнен аңлатырга теләп, кызып сөйләвендә дәвам итте: — Арагызны бозарга телимме мин? Юк, һич тә юк! Киресенчә, төзәтергә телим. Әгәр бозарга теләсәм, күптән Зарифка әйткән булыр идем. Әйтмәдем. Күрәсез, сезнең янга килдем. Моның хыянәт икәнен, ярамаган нәрсә икәнен төшендерергә, аңлатырга тырышам. Юк, аңларга теләмисез. — Булмаганның нәрсәсен аңларга? — Булмаганнымы? — Әйе. — Алайса, тагын бернәрсәне исегезгә төшерим. Бервакыт, июль аенда булса кирәк, караңгыда, аның белән бергә Болак буеннан узып бара идегез. Хатын мыскыллап елмайды. — Караңгыда? Төнлә?.. Төнлә бөтен мәче соры күренә, диләр түгелме?.. Аннары Болак буеннан кемнәр генә йөрмәс. Аида йөргән бөтен кеше өчен мин җавап бирә алмыйм. Оялырга кирәк сезгә. Салихов, кашларын җыерып, күзләрен кыса төшеп, аңа бераз төбәп карап торды һәхМ кинәт коры, салкын тон белән каты итеп әйтте: —- Шулай да сезгә бернәрсә өчен җавап бирергә туры киләчәк. Минем алда түгел, Зариф алдында. — Ни өчен? — Әлеге кеше белән ул көнне култыклашып, каядыр баруыгыз өчен. Яисә, иң кимендә, вөҗданыгыз алдында җавап бирерсез дип уйлыйм. Шулай түгелме? Хатын җавап бирмәде. Ул, туңган кешесыман, кулларын күкрәгенә кушырып куйган да еш-еш, өзек-өзек сулый иде. Күзләренә яшь тә килгән иде. — Бәлки, сез мине тагын ялганчыга чыгарырсыз,— диде Салихов, һаман да шулай салкын һәм коры итеп.— Аның белән бервакытта да култыклашып йөргәнем юк, диярсез. Ул чакта сез миңа Василий Петровичны шаһит итеп китерергә рөхсәт итегез. Аны да, ул карт кешене дә, ялганчы дип агарсызмы икән? Мәдинә, җавап бирәсе урынга, кинәт калтыранып сулыгып җибәрде һәм, өстәлгә капланып, үзен тыя алмыйча, еларга тотынды. Салихов бу хәлдән аптырап калып, нишләргә белмичә, аңа таба бер адым атлады, аның башыннан сыйпарга, юатырга теләгәндәй кулын сузды, ләкин шунда ук кулын кире алды һәм баскан урынында тынып калды. — Мәдинә, Мәдинә, мин сине елатырга теләмәгән идем,— диде һәм аңа, үзе дә сизмичә, «син» дип эндәште. Аның тавышы инде коры һәм салкын түгел, анда ниндидер җылылык, ягымлылык бар иде. Күз яше тудырган кызгану хисе идеме бу, әллә Салиховның, ялгышмадыммы икән дип, шикләнә башлавы аркасында туган хис идеме? Бу минутта моны Салиховның үзеннән сорасаң да, ачык итеп әйтеп бирә алмас иде. Бераз елаганнан, тынычланганнан соң, Мәдинә күз яшьләре беләк сөйләргә кереште: — Мохтар абый, сез мине гафу итегез,— диде.— Мин аны сездән яшерергә теләдем. Хәтта мин аны үз-үземнән дә яшерергә телим. Булды. Үтте инде ул. Үтте... Аны искә төшерәсем килми минем. Аңлыйсызмы, искә төшерәсем килми. Бик зур, бик зур ахмаклык булды ул... Сез тагын әллә ниләр уйламагыз. Җитди бернәрсә дә булмады/Үз
68 
 
 
үземне кулга алырлык көч таптым мин. Моннан соң андый эш беркайчан да, беркайчан да кабатланмас, Мохтар абый... — Алайса, үзең дә төшенгәнсең икән. Миңа шул гына кирәк иде. Рәхмәг. — Мин аны күптән төшендем, Мохтар абый. Күптән. Хәзер мин вөҗдан газабы кичерәм. йөрәгемне телгәлим. Төннәр буе йоклый алмый ятам. Ничек итеп шундый адым ясадым икән, дим. Җавап эзлим. . 1әкин җавабын таба алмыйм. Зарифым каршында чамасыз гаепле мин. Белә торгансыз: үз-үзеңне гаепләүдән дә каты хөкем юк дөньяда...— Бераз тынып торганнан соң сорады:—Ничек уйлыйсыз, Мохтар абый, Зарифка әйтергә кирәкме моны, әллә юкмы? Салихов нәрсә дип әйтергә дә белмәде. — Әйтергә кирәк,— диде хатын салкын кан белән.— Аңа әйтмичә ярамый. Бераздан, берничә айдан, мин аңа моны үзем әйтәчәкмен. Яшереп калыр дип уйламагыз. Сездән дә үтенәм: әйтегез, яшермичә сөйләп бирегез. Ләкин мин әйткәннән, аңлашканнан соң. Алтын кеше ул Зариф. Мин аңа барысын да сөйләп бирермен. Тәнем белән түгел, күңелем белән генә хыянәт иткәнемне аңлар, ышаныр. Гафу үтенермен. Гомергә сабак булыр... Алар берничә минут, сүзсез калып, тынып тордылар. Салихов китәргә дип. пальтосы белән кепкасын киде, кул бирмичә генә саубуллашып, ишеккә таба борылды. Ишек тоткасына кулын сузарга өлгермәде, Мәдинә туктатты. — Мохтар абый, туктагыз әле, бер генә минутка,— диде һәм кулы белән урындыкка күрсәтте.— Утырыгыз әле. Салихов яңадан килеп утырды. Мәдинә аяк өстендә баскан килеш калды. Ул инде тәмам тынычланган, күз яшьләрен сөрткән иде. — Мохтар абый,— диде ул уңайсызланып кына,— бер нәрсә сорарга рөхсәт итегез әле сездән. — Сорагыз. Мәдинә, сорыйсы сүземне ничек сорасам яхшырак булыр икән дип, бераз уйланып торды. — Менә нәрсә, Мохтар абый,— диде аннары ул,— без монда икәүдән икәү генә сөйләшә торган сүз сөйләштек. Икебез дә күңелебездә- ген ачып салдык... Ахыр чиктә, мин гаебемне сездән яшерергә кирәк тапмадым. Барысын да сөйләп бирдем. Шулай булгач, сез дә бернәрсәне яшермичә әйтегез. Дөресен әйтегез. Нинди генә җавап булса да, икебез арасында гына калыр. Әйтерсез бит? — Әйтермен. • Мәдинә тагын бераз уйланып торды, аннары шешенгән күзләре белән Салиховка каран, әкрен генә, хәтта, кеше-кара ишетмәсен дигән- сыман, шыпырт кына сорады: — Мохтар абый, сез минем арттан күзәтеп йөрмәдегезме? — Ник күзәтим мин сезнең арттан?.. Мин сезне бары ике тапкыр гына күрдем. Анда да очраклы рәвештә генә. Башкаларын иптәшләр сөйләде. — Алайса, тагын бер сорау. Сезне бирегә, минем янга, нәрсә китерде? — Әйттем шикелле. Дусчык бурычы... Дуслык намусы. — Башка нәрсә түгелме? Салихов, сорауны аңлап бетермичә, аңа таба төбәп карап тора иде. Мәдинә ачыклап бирде: — Башка берәр көч түгелме?.. Ягъни көнчелек хисе? Салихов гаҗәпләнеп сорады: — Нинди көнчелек? Кемнән? Хатын һаман да әле шулай әкрен генә, ләкин бик зур кызыксыну белән җавап бирде:


 
 
— Әлеге егеттән көнләмисезме диюем. — Кемне?—дип кайтарып сорады Салихов. — Мине... Мәсәлән, сезне монда дуслык бурычы түгел, ә көнчелек хисе китермәдеме икән дин соравым. Салихов, бик гаҗәпләнеп, нәрсә әйтергә белмичә, урыныннан торды, кулларын җәеп җибәрде. Аның күзләре зур булып ачылган иде. — Бу ни дигән сүз, Мәдинә?!. Нигә мин аны сездән көнләргә тиеш? Әйтегез, аңлатып бирегез, нигә шулай дисез? Мәдинә җавап бирмәде. Салихов кабат сорады: — Нигә шулай дисез?.. Нигә әйтмисез?.. — Миңа шулайрак тоелган иде,— диде Мәдинә.— Хәтерегездәме икән, өченче ел мин Сочидан, кап-кара булып, кояшта янып кайткан идем. Очрагач, кулымны бик каты кысып күрештегез. Гарәп кызы дип атадыгыз. Шуннан соң бик озак шулай атап йөрдегез.... Ничектер, болай гына атау түгел иде кебек ул. Бәлки, мин ялгыша да торганмын, Мохтар абый. Ялгышсам, гафу итегез. Әмма ул миңа шулай тоелды... Бүлмәгә дә ешрак кергәли башладыгыз. Күз каравыгыз да үзгәрде кебек. Хәтта мин сездән кача да башладым. Хәтерлисезме икән? — Сез моның белән нәрсә әйтмәкче буласыз? Мәдинә аңа кыю итеп җавап бирде (Салиховның аны мондый кыю хәлдә бервакытта да күргәне юк иде): — Мине яраттыгыз, миннән дә шундый ук мөнәсәбәтне көттегез, бугай, димәкче булам. Без хатын-кызлар күзебезгә төбәп караучыларның гына түгел, арттан карап калучыларның да күз карашларын тоябыз. Салихов аңа ашыкмый гына җитди итеп әйтте: — Бик нык ялгышкансыз, Мәлинә ханым, бик нык ялгышкансыз. Мәдинә аны чын күңелдән әйтелгән бу җитди сүзенә каршы шундый мәкерле көлемсерәде, бу көлемсерәү Салиховның йөрәген кинәт өтеп алды. — Мәдинә!—диде ул аңа, бик каты үпкәләп, һәм хискә бирелеп кабатлады:—Мәдинә! Бу ни дигән сүзегез! Сез мине шундый түбәнлеккә, әшәкелеккә аяк атлый ала торган кеше дип уйлыйсызмы?! Иптәшемнең, дустымның хатынына шундый карашта булу! Әгәр күңелемдә инә очы кадәр генә шундый начар хис булса, мин аны йөрәгемнең каны белән суырып алып ташлар идем.— Ул уң кулы белән үзенеи йөрәк турысын чатырдатып учлап тотты һәм шунда ук, ниндидер бик кирәксез нәрсәне йолкып ташлагандай, ачуланып, кулын селтәде.— Каным белән!.. Әйе, Мәдинә, сез әле дуслыкның нәрсә икәнен белмисез икән! Бигрәк тә, дуслык белән мәхәббәтне аера белмисез икән! Сез мине бик каты үпкәләттегез. Бусы өчен мин сезне гафу итә алмыйм.— Ул, саубуллашмыйча гына, ишеккә таба юнәлде һәм аны шапылдатып ябып чыгын китте. Мәдинә, аңына килә алмаган кешедәй, берничә секунд баскан урынында катып калды, аннары, кинәт кузгалып, ишеккә йөгерде, аны киң итеп ачып, ялварган тавыш белән кычкырды: — Мохтар абый!.. Мохтар абый!.. Астан, җавап булып, тышкы ишекнең шыгырдап ябылганы гына ишетелде. Мәдинә, бусагада бераз вакыт торганнан соң, ишекне әкрен генә япты, бикләде һәм хәлсезләнгән тавыш белән үз-үзенә әйтте: — Мохтар абый, Мохтар абый, гафу итегез мине... Ә бу вакыт Мохтар Салихов, Мәдинәгә чын күңеленнән үпкәләп һәм дөньяда дуслыкны төшенеп бетермәүче, аның кадерен белмәүче кешеләрнең барлыгына әрнеп, борчылып, сүрән яктыртылган тротуар буйлап өенә кайтып бара иде